Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ИЖАТ ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯСЕ БЕЛӘН
ОЧРАШУ
Февраль ахырларында КПССның Татарстан
елкә комитетының конференц залына
шәһәребезнең ижат интеллигенциясе вәкилләре
җыелды. Партия елкә комитетының беренче
секретаре Фикрәт Табеев язучылар, художниклар.
композиторлар, артистлар, журналистлар һәм
идеология учреждениеләре работникларына
КПССның XXIV съезды карарларын тормышка
ашыру буенча өлкә партия оешмасының эшчән-
леге, республикада экономика һәм культураның
үсеш перспективалары турында сөйләде һәм
идеология работниклары алдында торган
бурычларга тукталды Күп санлы сорауларга жавап
бирде.
МӘСКӘҮДӘ киңәшмә
РСФСР Министрлар Советының нәшрият.
полиграфия эшләре һәм китап сәүдәсе буенча
Дәүләт Комитеты. РСФСР язучылар союзы.
РСФСР художниклар союзы һәм РСФСР Мәгариф
министрлыгы 14—16 мартларда Мәскәүдә балалар
әдәбияты буенча Бөтенроссия киңәшмәсе үткәрде.
Киңәшмәдә:
Балалар өчен лениниана һәм тарихи-
революцион әдәбият.
Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп
балалары өчен әдәбият.
Балаларның әхлак тәрбиясе һәм балалар әдәбияты.
Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү мәсь-
әләләренә багышланган әдәбият.
Балалар өчен хәрби-патрнотик темага
багышланган әдәбият днгән мәсьәләләр буенча
секцияләр эшләде Секцияләргә Мария
Прилежаева. Агния Барто. Анатолий Алексин.
Алексей .Мусатов һәм Юрий Яковлевлар
җитәкчелек итте. Бу' киңәшмәдә Татарстаннан
Язучылар союзы идарәсе председателе Зәки Нури,
шагыйрьләрдән Шәүкәт Галиев һәм Рөстәм
Мингали- мов. тучылардан Ләбибә Ихсанова һәм
Шамил Рәкыйповлар катнашты Татар балалар
әдәбияты турында Шамил Рәкыйпов чыгыш
ясады. торлары һәм галимнәр килгән иде.
Очрашуга катнашкан язучылар арасында ике көн
буена кызыклы фикер алышулар булды. Кунаклар
башкалабызның балалар әдәбияты
нәшриятларында, газета-журнал редакцияләрендә
булдылар. Үзәк балалар театры коллективы белән
очраштылар. А П Гайдар исемендәге балалар
китапханәсенә, Пионерлар сараена бардылар.
Союзлар йортының Колонналы залында Бөтен-
союз китап атналыгын ачуда катнаштылар.
Яшь буынны тәрбияләү эшендә гаять
әһәмиятле булган бу форумда татар балалар
язучысы Ләбибә Ихсанова катнашты.
ӘДӘБИЯТ ТАРИХЫ ТУРЫНДА
СӨЙЛӘШҮ
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы
Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих
институтының конференц залында «Татар
әдәбияты тарнхы*- ның план-проспектын
тикшерүгә багышланган киңәшмә булды.
Киңәшмәне институтның директор урын-
басары Азат Әхмәдуллнн ачты Кереш сүзне
тәнкыйтьче Хәсән Хәйри ясады
Фикер алышуларда филология фәннәре
докторы Гали Халит, тарих фәннәре докторы
Рәфынк Нәфиков. Татарстан язучылар союзы
идарәсе председателе Зәки Нури, язучылардан
Афзал Шамов, Риза Ишморат. Башкортстан
галимнәре Әхнәф Харисов. Гайсә Хөсәенов, Үзбәк
Гыймадиев, Суфьян Сафуановлар катнашты.
ТУГАНДАШ РЕСПУБЛИКАЛАРГА
БАРУЛАР
Өлкән буын язучыларыбыздан Әмирхан
Еники казакъ халкының күренекле язучысы.
академик Габидин Мостафннга 70 яшь тулу
бәйрәменә татар язучыларыннан вәкил булып
барды.
Юбилей кичәләрендә, казакъ әдәбият сөючеләре
белән очрашуларда Әмирхан Еники татар һәм
казак ь халыкларының гасырлар буе килгән
дуслыкларыннан матур истәлекләр сөйләде.
19—26 мартта Мәскәүдә балалар һәм яшьләр
өчен язучыларның Халыкара очрашуы булып үтте.
«Бөтендөнья язучылары һәм яшь буынны
тәрбияләү* дигән темага багышланган бу
очрашуга 36 илдән 60 лап балалар язучысы,
балалар нәшрияты дирекБашкортстан язучылар
союзы идарәсе председателе Хәким Гыйлажевның
50 еллык юбилеена Татарстан язучылары- ның
котлау сәламен Ләбибә Ихсанова алып барды.
ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ БӘЙРӘМ
Йошкар-Олада Идел буе автономияле
республикалары азучыларының СССР тезелүгә 50
ел тулуга багышланган очрашулары булды
Очрашулар Мари республикасында әдәбият
бәйрәме төсен алды Әдәбиятлар дуслыгын
чагылдырган бу оч- 6ашуларда Мәскәүдән,
Чабаксардан. |жевскидан, Уфадан, Казаннан килгән
язучылар катнашты Студентлар, колхоз- совхоз
хезмәт ияләре, завод-фабрика эшчеләре алдында
рус. мари, башкорт, чуваш. татар телләрендә үз
әсәрләрен укып, күп кенә язучылар чыгышлар
ясадылар Безнен Татарстаннан бу очрашуларда ша-
гыйрә Гөлшат Зәйнашева катнашты.
ИЖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Шагыйрьләр секциясенең февраль ае
утырышына Сибгат Хәким. Шәйхи Маннур.
Мөхәммәт Садри. Нәби Дәули. Шәүкәт Галиев,
Марс Шабаев, Ренат Харис. Гәрәй Рәхим, Зөлфәт
11. б. шагыйрьләр килгән иде. Алар яшь шагыйрь
Кадыйр Сибга туллиннын иҗатын тикшерделәр.
Март ае утырышын балалар язучылары Мэскәү
киңәшмәсе нәтиҗәләренә багышладылар. РСФСР
язучылар союзында үткәрелгән балалар әдәбияты
киңәшмәсендә катнашкан Шәүкәт Галиев, Ләбибә
Ихсанова, Шамил Рәкыйпои һәм Рөстәм
Мннгалнмовлар киңәшмәдә алган тәэсирләре белән
уртаклаштылар. Тугандаш өлкәләрнең балалар
әдәбияты якалыклары турында сөйләделәр. Күп
төрле сорауларга җавап бирделәр.
Проза секциясе «Герой, стиль, осталык» исемле
коллектив китап буенча фикер алышу үткәрде. Бу
китапка кергән тән кыйть мәкаләләре турындагы
кереш сүзне секция җитәкчесе Барлас Камалов
ясады Филология фәннәре кандидаты Азат Әхмә-
дуллнн, язучылардан Әмирхан Еники, Гонор
Баширов, Габдулла Шәрәфетдиновлар чыгыш ясап,
ки ганка нигездә уңай бәя бирделәр һәм
тәнкыйтьчеләребез әсәрләргә бәя биргәндә тагы да
таләпчәнрәк бул сыннар, анализларны тугандаш
әдәбиятларның үсеш дәрәҗәләре белән чагышты-
рып ясарга тырышсыннар, язучының иҗат
лабораториясенә тагып да тирәнрәк үтеп керсеннәр
иде дигән фикерләр әйттеләр.
ЯЗУЧЫ ҺӘМ УКУЧЫ
Казан Дәүләт музееның татар әдәбияты
бүлегендә язучы Гомәр Бәшнровнын «Туган ягым
— яшел бишек» дигән әсәре буенча укучылар
конференциясе үткәрелде. Конференцияне Гариф
Ахунов алып барды.
Чыгып сөйләүчеләр бу әсәрнең язучы иҗатында зур
уңыш икәнен әйттеләр
Автор әсәрне ничек язуын сөйләде,
укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде.
Март башларында республикабызның Кукмара
районында әдәби атналык булды. Кукмара
поселогы культура йортында һәм колхозларда
язучы Габдрахман Минский. шагыйрь Әхмәт
Исхак, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева. драматурглар
Туфан Мнннуллин һәм Рәисә Ишморатова. Та-
тарстанның халык артисты, язучы Габдулла
Шамуков күп санлы әдәби кичәләр үткәрделәр.
Эшчеләр, укытучылар, механизаторлар, сыер
савучылар, мәктәп балалары татар әдәбиятындагы
яңалыклар белән таныштылар, язучыларның
автографы белән китаплар алдылар. Әдәби атналык
районда культура бәйрәменә әйләнде.
Драматург Хәй Вахитның «Мәхәббәтең чын
булса» дигән әсәре Татар дәүләт академия
театрында зур уныш белән бара. Укытучыларның
авыр һәм мактаулы кет мәтенә багышланган бу
спектакль республикабыз мәктәпләрендә дә зур
кызыксыну уятты, мәктәпләргә чакырып, авторга
хатлар килә башлады Шуны искә алып, февраль
аенда Хәй Вахит Саба. Арча районнарында
укытучылар белән очоашты. Әсәр буенча кызыклы
һәм файдалы сөйләшүләр булды.
Юныс Әминовнын «Гөлҗәннәтнең җәннәте»
дигән әсәре Минзәлэ татар дәүләт театрында
куелды. Беренче спектакльләрдә автор үзе дә
катнашты, тамашачылар белән очрашты.
ПОЛОТНОЛАРДА КамАЗ
Татарстанның сынлы сәнгать музеенда 23
февральдә КамАЗга багышланган рәсем күргәзмәсе
ачылды. Бу күргәзмәгә республикабызның 24
художнигы 94 *ш куйган иде Камадагы гигант
төзелештә эшләүче хезмәт алдынгыларының порт
ретларын. Яна шәһәр күренешләрен, бүгенге хезмәт
шатлыгын сурәтләгән карти палар, плакатларны
шәһәребез халкы зур кызыксыну белән карый
Күргәзмәгә куелган полотнолар арасында Виктор
Ку делькнн. Илдар Әхмәдиен. Николай Кузнецов,
Рәшит Госмаяов. Екатерина Киселева. Иван
Язынин. К. Сафиуллиннврның эшләре бар.
АЛМАШ ӘЗЕРЛӘҮ
Татарстан Культура министрлыгы һәм
Бөтенсоюз Театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге
Татар театр техникумы ачылуы 50 ел тулу уңае
белән конфереы.ии үткәрде Республикабыз һәм
Идел буе республика ларындагы татар театрлары
эчен иҗат
көчләре әзерләү мәсьәләләренә багышланган бу
конференциягә партия һәм совет житәкчеләре.
театр эшлеклеләре. язучылар, композиторлар,
журналистлар катнашты.
Республика театрлары өчен нжат көчләре
әзерләү турында ТАССР Культура министры Булат
Гыйззәтуллнн, Татарстан театрлары өчен кадрлар
әзерләү тарихы турында сәнгать фәннәре
кандидаты, доцент Рауза Усманова доклад
ясадылар
Фикер алышуларда нжат көчләре әзерләүче
уку йортларының житәкчеләре, Идел буе, Мәскәү,
Ленинград театр белгечләре һ. б. катнашты.
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘ
Актаныш районының «Игенче даны» газетасы
каршында яшь язучыларның әдәби берләшмәсе
эшли башлады. Яшь каләмнәр бу берләшмәгә
«Агыйдел дулкыннары» дип исем бирделәр. Аның
беренче утырышында шигырьләр, хикәяләр укыл-
ды. Район газетасының әдәби сәхифәсенә тәкъдим
итү өчен кулъязмалар сайлап алынды
ЯШЬЛӘР КОНЦЕРТЫ
Г. Тукай исемендәге татар дәүләт фи-
лармониясенең яшь артист пары Свердлов- скида
концертлар бирде ТАССРның атказанган артисты
Әмил Җәләлетдинов. Бөтенсоюз конкурсы
дипломанты Зиннур Нурмөхәммәтов. Рабига
Снбгатуллина җырлавын, татар халкының яңа
биюләрен һ. б. чыгышларны тамашачылар
алкышлап каршыладылар.
ВЕТЕРАННАРГА ХӨРМӘТ
28 февральдә Казан курчак театрында бу
театрның өлкән буын артистлары иҗатына
багышланган кичә булды. Кичәдә курчак
театрының татар бүлегенә озак еллар җитәкчелек
иткән, әсәрләре белән анын репертуар байлыгын
арттырган һәм шул хезмәтләре өчен ТАССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы
исемгә лаек булган Сәләх Хөсни, ТАССР- нын
атказанган артистлары Мәрьям Хиса- мова. Вера
Третьякова. Борне Рычков. Вәли Гафаров һәм
артистлардан Сара Валиуллина, Николай
Кнрилловлар балаларда сәнгать зәвыклары
тәрбияләүдә куйган зур хезмәтләре өчен бик күп
рәхмәт сүзләре ишеттеләр.
Кичәнең ахырында тамашачыларга
спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде
БӘЙРӘМ КИЧӘЛӘРЕ
Язучыларның Г Тукай исемендәге клубында
традицион әдәби кичәләр аерым темаларга
багышланып үтә.
Совет Армиясенең 55 еллыгы уңае белән
жыелган әдәби кичә аеруча күтәренкелек белән бай
эчтәлекле булып үтте.
Совет Армиясенең сугышчан юлы һәм куәте
турында кереш сүз белән кичәне Бахман районы
хәрби комиссары Фәтхулла Азизов ачты
Күкрәкләренә орден һәм медальләрен тагып
килгән фронтовик язучылар сугыш истәлекләре
сөйләделәр, окопларда тез өс- тенә куеп язган
шигырьләрен укыдылар Яшь буын шагыйрьләрнең
дөньяны тынычлыкка чакырган ялкынлы
шигырьләре яңгырады.
Татар халкының сугыш елларында яратып
җырлаган җырларын, композиторда- рыбызның
Совет Армиясенә багышлап язган яңа әсәрләрен дә
тамашачылар дулкынланып тыңладылар.
Кичәдә язучыларны бәйрәм белән котларга дип
хәрби курсантлар килгән иде. Язучылар аларга
автографлар белән китаплар бүләк иттеләр.
Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартка
багышланган кичә дә жанлы үтте. Бу көнне
республикабызның хатын-кыз язучылары Әминә
Бикчәнтәева. Кояш Тимбикова, Марзия
Фәйзуллина. Мәдинә Маликова, Резеда
Вәлиеваларның шигырь һәм хикәяләре укылды.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ
Оешманың бер утырышында Гамил Афзалның
нжат отчеты куелды. Докладчы Сажндә
Сөләйманова авторның «Челлә» исемле шигырьләр
җыентыгына, кулъязма хәлендә булган
«Тынлыкта», «Кышкы озын кичләрдә»
җыентыкларына җентекле анализ ясады
Фикер алышуларда Сәет Кальметов, Рафанл
Төхфәтуллин Юныс Әминев, Мәхмүт Хәсәнов,
Әдип Маликов. Фазыл Мос- тафин, Фәрхәт
Нуруллиннар катнашты.
1973 елның 3 ноябрендә Әлмәт шәһәре
салынуга 20 ел тула Нефть каласында яшәүче
язучылар бу бәйрәмне каршылаганда Әлмәт
шәһәренең үткәне, бүгенгесе, аның хезмәт
батырлары турында очерклар, хикәяләр,
шигырьләр һәм Әлмәткә багышланган җыр язарга
булдылар.
Шушы уңай белән шәһәрнең 1 номерлы татар
урта мәктәбендә «Картада — яңа шәһәр» дигән
темага пионер сборы үткәрелде. Сборда Гамил
Афзал һәм Әдип Маликовлар катнашты Алар
Әлмәткә багышланган шигырьләрен укыдылар,
нжат планнарын сөйләделәр.