БҮГЕНГЕ ТӘНКЫЙТЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
крынлык белән булса да, әдәби тәнкыйть тә җанланып килә. Тәнкыйть мәкаләләренең һәм рецензияләрнең ышандыру кече, фәннилек дәрәҗәсе арта бара. Тәнкыйтьчеләр хәзер, әдәби әсәрләргә идея-тематик анализ ясау белән генә чикләнмичә, аларның эстетик дәрәҗәсенә, сәнгатьчә эшләнешенә дә ныграк игътибар бирә башладылар. Нәтиҗәдә әдәби тәнкыйтьнең һәм әдәбият белеменең авторитеты үсә төште, укучылар даирәсе шактый киңәйде.
Моңа ышану өчен, узган ел дөнья күргән тәнкыйть җыентыкларына, газета- журналларда басылып килгән мәкалә һәм рецензияләргә игътибар беләнрәк күз ташлау да җитә. Менә Р. Мостафинның «Тема, идея, әдәби осталык» исемле мәкаләсе. («Казан утлары» журналы. 1972 ел. 9 сан ) Исеменнән үк күренгәнчә, автор әдәби иҗат эшенә кагылышлы зур. мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Мәкалә иң элек әнә шул ягы белән игътибарга лаек Икенчедән, тәнкыйтьче 1971 ел^ы проза әсәрләренә тәфсилле, тирән күзәтү ясый. Зур таләпләр югарылыгыннан чыгып, һәр әсәргә төпле бәя бирә.
Яки Тәлгат Галиуллинның «Яңа үрләр яулаганда» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгын алып карыйк. Җыентык татар поэзиясенең хәзерге торышын, аның уңай һәм тискәре тенденцияләрен шактый тулы яктырта. Автор Сибгат Хәким. Хәсән Туфан, Нури Арсланов кебек олы буын шагыйрьләренә дә, Ш. Галиев, Г. Афзал. И. Юзеев кебек урта буын вәкилләренә дә, яшь авторларның иҗатына да ярыйсы ук киң туктала. Китап махсус рецензиягә лаек. Биредә мин аны бүгенге әдәби тәнкыйтьнең төп юнәлешен тулы һәм матур чагылдырган җыентык булганга гына телгә алдым.
Әдәби тәнкыйтьнең активлашуын раслый торган мисаллар эзләүне дәвам иттерсәк, Р. Мостафинның тагын бер мәкаләсенә тукталып узмый булмый. Сүз «Казан утлары» журналының 1972 елгы 1 санында басылган «Җаваплылык хисе» исемле мәкалә турында бара. Алда телгә алган беренче мәкаләсе кебек үк, Р. Мостафинның бу мәкаләсе дә төпле һәм тирән булуы белән аерылып тора. Мәкалә урта һәм яшь буын шагыйрьләр иҗатына багышланган. Алар иҗатын автор бөтен совет поэзиясендә барган үзгәрешләр белән тыгыз бәйләнештә тикшерә, һәр буынның бүгенге поэзиябезне үстерергә керткән иҗади өлешен ачыкларга тырыша. Тәнкыйтьче фикеренчә, беренче дулкын шагыйрьләреннән Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеевлар үзләренә булган ышанычны аклаганнар. Р. Әхмөтҗанов, Н. Мадьяров, Е. Уткин кебек икенче дулкын шагыйрьләре исә яшьг.әре ягыннан яшьләр рәтеннән чыксалар да, аларның байтагы өлгергән шагыйрьләр сафына кушылып китә алмый тора икән. Өченче дулкынны тәшкил иткән Р. Файзуллин, Р. Харисовлар иҗатын тәнкыйтьче хаклы рәвештә югары бәяли һем мәкаләнең төп өлешен шуларга багышлый. Тулаем алганда, «Җаваплылык хисе» — бүгенге әдәбият мәсьәләләренә багышланган тирән эчтеләкае, кызыклы мәкаләләрнең берсе»
А
Вугенге әд»би хәрәкәткә багышланган мәкаләләрдән Р Фәйзуллиниың әдәби ел йомгакларында сейләгән доклады игътибарга лаек .Казан утлары, журналында ул «үр артында яна үрләр бар. дигән исем белән басылган Мәкалә бү-еиге поэзиянең иң югары ноктасыннан-Сибгат Хәким әсәрләреннән башлана Алга таба аның интонациясе дә. эмоциональ яңгырашы да акрынлап түбәнәя кебек Аяторның хис-тойгылары куера бара, сүзләое дә кискенрәк чыга башлый. Шул уңайдан ша- гыйрькайбер каләмдәш иптәшләренә ярыйсы ук чәнечкеле, әмма, һичшиксез, гадел ♦ тәнкыйть сүзләре дә әйтә, һәм, минемчә, бик дәрес эшли. Принципиаль тәнкыйтьсез поэзия үсә алмый.
Ләкин принципиаль тәнкыйтьнең язмышы билгеле инде — ул кайбер иптәшләргә £ ошамый башлый. Бу очракта да шулайрак килеп чыкты. Шагыйрь Роберт Әхмәпңа- g коя мәкалә авторына вульгар социологизм күсәге белән ташланды. (Сүз «Социа- g листик Татарстан, газетасының 1972 елгы 27 август санында басылган «Әгәр без дә " дәшмәсәк?» дигән мәкалә турында бара) Курәсең, Роберт Әхмәтҗанов безнең бү- тенге поэзиядә тәнкыйтькә мохтаҗ башка нәрсә тапмаган. Кызганыч, әлбәттә. Мин ~ Равил Фәйзуллинны тәнкыйть итэр'э ярамый дияргә җыенмыйм, билгеле. Мәсьәлә х башкачарак тора. Минем аңлавымча, Роберт Әхмәтҗанов белән Равил Фәйзуллин § иҗатлары арасында ярыйсы ук зур уртаклыклар бар: идея-тематик юнәлештә дә, w эстетик принципларда да. Шуңа күрә әлеге мәкаләдә әйтеггән фикерләрнең әд- — ресларын алыштырып, мисалларны Роберт Әхмәтҗанов әсәрләреннән китерсәк, мә- w келәнең идея-эстетик яңгырашы әллә ни үзгәрмәс иде һәрхәлдә, талантлы шагыйрь £ буларак танылган авторга үзенең шигъриятне бәяли белү сәләтенә, эстетик зәвыгына күләгә тешерү нигә кирәк булгандыр — аңлашылмады..
Узган ел матбугат битләрендә драматургия турында да кызыклы гына мәкале- а ләр күренеп китте. Шулардай берсенә — Туфан Миңнуллинның «Без «театр, уйный- = бызмы?» исемле мәкаләсенә («Казан утлары». 1972 ел. 5 сан) аерым тукталып утесе г килә. Күләме белән мәкалә зур түгел. Әмма аның күтәргән мәсьәләсе зур. Балалар = драматургиясенең бүгенге хәле турында автор чын мәгънәсендә ачынып яза. һәм J бик дерес эшли. Ченки яшь буында туган илгә, үз халкыңа, ата-бабалардаи калган а. матур традицияләргә ихтирам тәрбияләүдә балалар драматургиясе балалар театры ** гаять зур роль уйный. Тик бу эш безнең игътибардан һаман да читтә калып килә, х Акрынлап без балалар эчен татарча спектакльләр куюдан ботенләй читләшеп бара- з быз бугай... <
«Казан утлары, журналы үзенең узгаи елгы 3 нче санында КПСС Үзәк Коми- е тетының «Әдөбият-сәнгать тәнкыйте турында.гы мәгълүм карарын басыл чыгарды. Шул ук санда, әлеге карарга җавап тесендә Р. Мостафииның «Тәнкыйтькә — тәнкыйть уты» дигән мәкаләсе дә урнаштырылган У»ур мәсьәләләр кузгаткан мәкалә бу Бүгенге тәнкыйтьнең бик күп актуаль проблемаларын күтәрү белән бергә, автор практик бурычларга да, тәнкыйтьне оештыру мәсьәләләренә до туктала. Бу мәкалә турында озак сейләп тормастан, шуны гына әйтергә кирәк- әгәр мәкаләдә куелган таләпләр, тәкъдимнәр тулысынча үтәлсә, безнең бүгенге тәнкыйть шактый зур уңышларга ирешә алыр иде. Автор хәзерге тәнкыйтьтәге ваклык, принципларның ачык булмавы, терло мәкалә-рецензияләрдеге шаблон алымнар, рецензия белән аннотацияне бутау кебек күренешләр турында яза Кызганычка каршы. Р Мостофин күрсәткән кимчелекләрнең байтагы әле хәзер дә яшәп кило. Билгеле, аларның һәммәсеннән дә җиңел генә котылып булмас. Ләкин мәсьәлә принципиаль рмешто куелган икән, аның уңей нәтиҗәләре дә булмый калмас дип уйларга кирәк
Хәзер безнең газета-журналларда тирән принпициальлек белен сугарылган рецензияләр л. күбрәк күрен. б.цзл.д.з. Ө-т.и, Фетия Хәен—н М. М.Кд... ре- мвныня б.с.шл.нг.н .Кешеләр, золл.р, жырл.р. неемле рецензиясе әдәби асар кебек үк «иңел укыл., (.Социелнстин Ъүерсзен. гезетесм. ml ел. I ■»-.) Язу.ы романның күл не», үз.ни.леклере зурында ее«лн. ееери.ц зор.ыцз.әи.ыгың, -да.ы образларның зогеллегеи «ыалыЯ. ҮДЛ-СҮИЛН алымнарының ...иллеге» «үрс.ү.е у,ә. Яки М. Әмирнең .Яң. ..... Ь.м М. м.ли«е..-..к .Тормышлы ........................................................................................................ "
роц.нзи.л.рен алыйк (.К.З.Н 2 """ ’ Б»
зи.л.р әдәби исәрнең с.нг.тн.е зукымасы... ..pen, .«ик укышлы б.м ......... ее ...эрми з.р.н ..... .зылгаззн.р- Прз... есәрлере-е .•₽•>. рец.-.-.л.р
арасында да яхшы ук җитдиләре бар. Тәлгат Галиуллинның «Дөньям кызыксындыр* са...» исемле рецензиясе Ренат Харисовның «Ак сөлге» дигән җыентыгы турында сөйли. (.Казан утлары». 1972 ел. 6 сан.) Тәнкыйтьче шагыйрь иҗатына шактый киң һәм тирән анализ ясый, аның шигырьләренә хас үзенчәлекләрне конкрет мисаллар нигезендә дәлилли. Шәрәф Әхмәдуллинның «Иҗат үзенчәлеген раслаганда» дигәч рецензиясе дә күңелдә матур тәэсир калдыра. («Казан утлары». 1972 ел. 7 сан.)
Газета-журнал битләрендә сәнгать кешеләре, аларның иҗат эшчәнлеге турында, шулай ук аерым спектакльләргә багышланган төрле характердагы язмалар-очерклар, рецензияләр күренгәләп тора. Шундыйларның ярыйсы ук унышлысы төсендә Роберт Батулланың «Акчарлаклар» сәхнәдә» дигән язмасын күрсәтергә мөмкин. («Казан утлары». 1972 ел. 3 сан.) Мәкалә әдәби әсәрне сәхнәләштерү турында сөйли, һәм шактый аңлаешлы итеп, матур итеп сөйли. Ул шул ягы белән игътибарны тарта да.
Югарыда саналган материалларның һәр кайсы диярлек бүгенге әдәбиятка, бүгенге сәнгатькә карый. Әмма безнең әдәбиятның бай һәм зур тарихы бар. культура хәзинәбезнең алтын фондына кергән мәңгелек җәүһәрләребез күп. Газета-журнал- ларыбыз мәсьәләнең бу ягын да онытмый. Әдәби мирас мәсьәләсе хәзерге тәнкыйтьтә булсын, әдәбият белемендә булсын, үзенә лаек урын ала бара. Әйтик, 1972 елның башыннан «Казан утлары» журналы «Әдәби мирас» исемле даими бүлек ачып җибәрде. Бу, минемчә, бик вакытлы, күптән көтелгән башлангыч. Әгйр китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе дә әнә шундый фәнни, һич югында, фәнни- популяр «Әдәби мирас» сериясен ачып җибәрсә, искиткеч яхшы булыр иде.
Журналның әнә шул «Әдәби мирас» бүлегендә әдәбият тарихына караган шактый материал чыкты. Гариф Ахунов Ибраһим Гази турында мәкалә, аның хикәяләрен, публицистик чыгышларын һәм хатларын бастырды. Гали Хуҗи, Шәрәф Модәр- рис кебек шагыйрьләр турында язмалар, аларның хатлары дөнья күрде. Мондый материаллар аерым әдипләрнең иҗатын киңрәк һәм тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
1972 елда «Казан утлары» журналы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан басылган материаллар татар совет әдәбияты узган зур юлны күзаллау өчен күп нәрсә бирде. Журналның юбилеен билгеләү алдан төзелгән конкрет план нигезендә барды шикелле. Беренче санда ук «Казан утларыиның кыскача биографиясе игълан ителде. Бу — үзенчәлекле кереш иде. Өченче санда Гази Кашшафның «Нигез ташларын салганда» исемле мәкаләсе басылды. Аны татар совет тәнкыйте тарихына эскизлар дип атарга мөмкин. Тик аның эчтәлеге исеменнән киңрәк булып чыккан. Мәкалә үзенчәлекле фәнни күзәтүләрдән башланып, истәлекләргә кереп китә. Нәтиҗәдә стиль чуарлыгы килеп чыга, һәрхәлдә, ике мөстәкыйль мәкаләгә җитәрлек материал нигәдер бер генә язмага тутырылгандай тоела. Гомер Бәширов «Уйланулар»ының (4 сан) жанрын билгеләми. Олы кешеләргә хас тыйнаклык белән «нәрсә язылса, шул булыр» дип куя. Миңа калса, тирән дулкынлану белән язылган бу «Уйланулар»ны язучының фәлсәфи фикерләре белән сугарылган истәлек дип әйтергә мөмкин. Гомумән алганда, мондый истәлекләр зур әһәмияткә ия. Аларда үткәндәге әдәби хәрәкәт җанлы бер процесс буларак гәүдәләнә. Олы әдип-ләрне без теге яки бу әдәби әсәр авторы итеп кенә түгел, конкрет кешеләр, шәхесләр итеп тә күз алдына китерәбез. Ниһаять, журналның 5 нче саны тулаем юбилейга багышланып чыкты. Шул унайдан баш мәкалә, тантаналы котлаулар, Газиз Иделленең «Ул елларда» исемле истәлекләре һәм язучыларның анкетага җаваплары басылды. Юбилей уңае белән чыккан материаллар журналыбызның әдәби-иҗтимагый кыйммәтен, аның халкыбызның рухи тормышында тоткан урынын ачыграк күзалларга ярдәм итте.
Соңгы вакытта әдәби хәрәкәтне, шул исәптән әдәби тәнкыйтьне һәм культура тарихын өйрәнүне нык җанландырган, аның яңа проблемаларын күтәргән бик зур юбилейны аеруча әйтеп үтәргә кирәк. Узган 1972 елда совет халкы СССРның 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу бәйрәм уңае белән төрле газета-журналлар, халыклар дуслыгы проблемасын үзәккә алып, татар культурасының башка халыклар культурасы белән бәйләнешләрен даими яктыртып килделәр. Бу яктан бердәнбер калын журналыбыз «Казан утлары» аеруча әһәмиятле материаллар бастырып чыгарды. Ипполит Ивановның «Рухи туганнар» (2 сан), Солтанморат Акбисвның «Мә-
дәии бергәлек» (6 сан), Зәки Нуриның «Янка Купала һәм анын иҗади варислары» (7 сан) исемле мәкаләләрендә һәм олы юбилей уңае белән басыл*ан башка кайбер материалларда гаять җитди иҗтимагый-политик проблемалар күтәрелә Тәкъдим рәвешендә әйтел үтик: зур юбилей уңае белән башланган бу эшне алга таба да дәвам иттергәндә яхшы булыр иде Ченки төрле халыклар арасындагы мәдәни багланышлар — интернациональ дуслык темасының аерылгысыз бер елеше Конкрет алганда, татар мәдәниятенең рус, казакъ, үзбәк, башкорт һәм башка кайбер халыкларның мәдәниятләре белән бәйләнешен, элемтәләрен киңрәк яктырту журналның эчтәлеген тагы да бастыр иде. Аннан соң, мәдәни багланышлар проблемасын яктыртуда үзебезнең татар галимнәрен һәм әдипләрен күбрәк тарту да зыян итмәс кебек.
Бүгенге әдәби хәрәкәтнең, тәнкыйть һәм әдәбият тарихының тагын бер үзенчәлекле тенденциясе турында әйтеп үтәргә кирәк. Ул да булса халкыбызның үткәненә, культурабыз тарихына игътибар арту. Бу тенденциянең конкрет чагылышы буларак, 1972 елда «Казан утлары*нда Хатип Госманның «Эмоциональ тәенләнешле шигырь» дигән теоретик мәкаләсе (4 сан), Хатип Миңнегуловның «Сейф Саранның яңа әсәрләре» исеме белән бирелгән публикациясе (6 сан). Әнвәр Шәрипоаның «Мөһиммәт эз-заман» кем әсәре?» дигән тикшеренүе басылып чыкты (4 сан) Алар- иың һәммәсе әдәбият тарихына билгеле бер өлеш кертә.
Шулай итеп, бүгенге әдәби тәнкыйтьнең принципиальлеге, эстетик таләпчәнлеге көчәю белән бергә, әдәби хәрәкәттәге кайбер тенденцияләр дә алгы планга чыга Төрле характерлардагы мәкаләләрнең иҗтимагый эчтәлеге, социаль мәгънәсе киңәя Һәм тирәнәя, культурабыз тарихын марксистик-ленинчыл тәгълимат нигезендә өйрәнү торган саен ныгый бара. Бу күркәм күренешләр КПСС Үзвк Комитетының «Әдәбият- сәнгать тәнкыйте турындаигы махсус карарының уңай йогынтысы дип бәяләнергә тиеш.
Ләкин бу әле безнең бүгенге тәнкыйтьтә хәл итәсе проблемалар калмаган икән дигән сүз түгел. Юк, алар бар, бар гына да түгел, шактый күп әле Югарыда сүз нигездә яхшы мәкаләләр турында барды. Әмма соңгы бер елдагы тәнкыйть мәкаләләре алар белән генә чикләнми, билгеле Тәнкыйть мәкаләләрен, библиографик материалларны күзәтергә алынган автор алдында гадәттә бер җитди сорау тууы мөмкин: бүгенге тәнкыйть бүгенго әдәби хәрәкәтне ничек чагылдыра? Минемчә, иңләп бетерә алмый, сыйфаты белән генә түгел, хәтта эчтәлеге белән дә 1972 елда басылып чыккан проблемалы мәкаләләрнең иң зур күпчелеге поэзия е карый. Ә менә проза бераз читтәрәк калып килә 1971 елда «Казан утларыянда гына да иллегә якын прозаик әсәр басылган Арада ике роман, җиде повесть. Шулар турында сүз тик узган елгы 9 санда гына, Р. Мостафинның югарыда күрсәтелгән «Тема, идея, әдәби осталык» дигән мәкаләсендә генә башланды. Бүгенге проза турында кач, әнә шундый сораулар туа.
Гаэета-журналларда басылган аерым мәкаләләрнең теп проблемасы «дея- зстетик юнәлеше ачык булмый. «Казан утлары.нын 1972 елгы 3 имә евмыкда М Харисов нын «Театр һәм драматург» дигән күләмле язмасы урнаштырылган Бу — чын мәгънәсендәге тәнкыйть мәкаләсе түгел, е бәлки драматур-лар киңәшмәсеннән репортаж гына. Репортаж — репортаж инде ул. Шулай да аның да эзлеклерәк, бе- тонрәк булганы яхшы. Киңәшмәде терле кешеләр артистлар режиссерлар, драма-турглар катнашкан Аларның һәркайсы җитди фикар әйткән булса кирәк М Харисов әнә шулерның һәркайсыи зур бер проблема тиресенә тупларга, бер җепкә
сөйләшү хәзергә сүлпәнрәк алып барыла
Бүгенге тәнкыйтьтәге кимчелекле яклар турында сөйли башлаган идек Сүзебезне дәвам иттерик. Менә Малик Хәмитовның «Очерк гыйбрәтле булсын» дигән мәкаләсе («Казан утлары». 1972 ел, 7 сан.) Ул болай ярыйсы гына язылган кебәк. Тик анда ярылып яткан бер каршылык күзгә ташлана Мәкаләнең баш өлешендә автор очеркларда очрый торган типик кимчелекләр турында тәфсилләп сөйли. Ә инде конкрет әсәрләргә килгәч, үзе үк санаган әлеге кимчелекләр бөтенләй онытыла. Безнең очеркларда барысы да ал да гөл булып чыга Шулай булгач, кайчандыр кай. дадыр булган кимчелекләр турында язу нәрсәгә кирәк булды икән? Әллә авторның бүгенге очеркларны җентекләбрәк анализлыйсы килмиме? Мәкаленә укыл чык
тезергә тырышкан. Ләкин җебе, күрәсең, нечкәрәк булып чыккан. Ул вакыт-вакыт өзелеп китә...
Аерым очракларда әдәби әсәрне яки берәр язучының иҗатын бөтен бер әдәби хәрәкәттән, герле традицияләрдән, хәтта хәзерге тормыш мохитыннан йолкып алып, ялангач, такыр бер урында пәйда булган «тәти» ител кенә карау тенденциясе дә сизелеп куя. Әдәби әсәр аерым бер кешенең генә эше була алмый. Чөнки әсәр киң катлау укучылар өчен, халык өчен языла. Аны әнә шундый киң иҗтимагый позициядән килеп кенә дәрес бәяләргә момкин. Менә бу принцип сакланмаганда, мәкалә һәм рецензияләр урта кул, төссез булып чыга. Мәсьәләгә теоретик яктан килсәк, хәзерге рецензияләрне, мәсәлән, берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Аларның иң яхшылары — китапны тулаем иңләп, тирән анализ нигезендә язылганнары— телгә алынган иде инде. Икенче бер рецензияләр, бигрәк тә фәнни яки фәнни-популяр басмаларга карата язылганнар, китапта китерелгән материалларны яңа мәгълүматлар белән баету юнәлешендә бара. Әйтик, Ш. Хаммэтовның «Большевистик татар матбугатына нигез салучы» исемле рецензиясе. (-«Казан утлары». 1972 ел. 4 сан.) Мондый рецензияләр нигездә уңай бәяләнергә тиеш. Гагы бер төрле рецен-зияләр китапка өлешчә анализ биреп, калганнары турында ике-өч җөмлә әйтү белан чикләнә. Моның мисалы рәвешендә М. Вәлиевның «Инешләр Иделгә кушыла» дигән, нигездә матур гына язылган рецензиясен күрсәтергә мөмкин. («Казан утлары». 1972 ел. 4 сан.) Дүртенчеләре — гади аннотацияләр. Мәсәлән, М. Сираҗиның Ә. Гыйззөтов җыентыгына язган рецензиясе. («Казан утлары. 1972 ел. 2 сан.) Гомумән алганда, «Казан утлары» журналының 1972 елгы 1—8 саннарында басылган 21 рецензиянең җиде-сигеэе генә яхшы тәэсир калдыра. Калганнарын уртача дип кенә бәяләргә мөмкин. Мондый рецензияләр укучыда яңа фикер уятмый, тын елга өстеннән үткән көймә эзе кебек, тиз хәтердән чыга. Бигрәк тә проза әсәрләренә карата язылганнары. Аларны укыдың ни дә, укымадың ни. Бездә ярыйсы ук еш языла торган гадәти рецензияләрнең шаблон композициясен һәм таушалган эчтәлеген чак кына чамалаган укучы андыйларны үзе дә «иҗат» итә ала.
Хәзерге рецензияләрнең байтагы бик вак, күләме белән генә түгел, эчтәлеге белән дә. Алар еш кына урта кул китапларга карата языла. Мәсәлән, узган ел безнең прозаны үз җилкәсендә күтәреп баручы язучыларга карага бер генә рецензия дә булмаган диярлек. Еш кына рецензиягә алынган китап зур фәлсәфәгә лаек булмый, җитди фикер уята алмый. Нәтиҗәдә рецензия дә уртача булып чыга.
Бүгенге тәнкыйтькә диапазон, мәкалә-рецензия авторларының кайберенә эрудиция киңлеге җитеп бетми. Рецензияләрнең авторларын гына алып карагыз. Алар арасында танылган әдипләребез яисә галимнәребез юк дәрәҗәсендә аз. Әйтик, моннан нибары берничә ел элек Ибраһим Нуруллинның үткен телле мәкаләләре һәм рецензияләре еш күренә торган иде. Гали Халит тә ешрак яза иде. Хәтта ел-ел ярым элек кенә тәнкыйтьнең, гомумән, бүгенге әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайнаган Нил Юзиев та күбрәк, ешрак күренми идеме икән? һәркайсыбыз да тирән ихтирам иткән бу галимнәрне һичнәрсәдә гаепләргә җыенмыйм. Тик күңелне менә нәрсә борчый: бездә тәҗрибәле, көчле урта һәм олы буын тәнкыйтьчеләре бар. Алар артыннан ярыйсы ук өметле яшьрәк буын килә. Менә шул ике буын арасындагы иҗади купер'иСмшаграк кебек. Җимерелеп китмәсен өчен, аны беркадәр ныгытасы бар. Ул чагында бүгенге тәнкыйть тагын да җитдирәк, абруйлырак булыр иде.
Күрсәтелгән кимчелекләрдә «Казан утларылн яки газета редакцияләрен генә гаепләү бөтенләй үк хаклы булмас иде. Минемчә, мәсьәләгә киңрәк килергә кирәк. Журнал редакциясенә исә түбәндәге юнәлешләр буенча тагы да колачлырак эш җәелдерергә генә тәкъдим итәргә мөмкин: авторлар коллективын киңәйтү; кайбер актуаль проблемалар, басылып чыккан яисә чыгасы китаплар буенча аерым тәнкыйтьчеләргә махсус заказлар бирү һәм төрле фикер алышулар, дискуссияләр оештыру. Ә инде әлеге җитешсезлекләр исә бүгенге көн культура тормышына, әдә- бият-сәнгать тәнкыйтенә игътибар җитмәүдән дә килеп чыга. Дөресен әйткәндә, хәзерге тәнкыйть мәсьәләләре иҗат оешмалары, фәнни институтларның әдәбият һәм сәнгать секторлары, югары уку йортларының әдәбият кафедралары, хәтта китап нәшрияты игътибарыннан да читтәрәк тора. Шуның нәтиҗәсе буларак, бездә профессиональ тәнкыйтьче дәрәҗәсенә күтәреш ән, теләсә нинди әдәби әсәргә,
сәнгать күренешенә квалификацияле бәе бирә алырлык, даими рәаешгә илвт- бугатта чыгучы авторлар бармак белән генә санарлык. һәрхәлдә, тәнкыйтьче буларак танылган авторлар санын талантлы прозаиклар, шагыйрьләр, драматурглар саны белән берничек тә чагыштырып булмый. Профессионаллар булмагач, бу турыда үзешчән авторлар яза да мәкалә яисә рецензия астына бик зур горурлык белән «музыка белгече» яки «театр белгече» дип куя. Ә язмасын укый башласаң, аның «белгечлегеннән» аллам сакласын!
Бүгенге тәнкыйтьнең үсешен беркадәр тоткарлаган тагын бер сәбәп бар: бездә әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме буенча китаплар, җыентыклар сирәк һәм аз чыга. Изге теләк булганда, китап нәшрияты бу җитешсезлектән котыла алыр иде. Әйтик, кайбер 20, 50, хәтта 100 мең тираж белән чыга торган китапларның, бигрәк то чиле-пешле басмаларның тиражын бераз кысыл, алар урынына тәнкыйтькә, әдәбият белеменә караган китаплар чыгарырга мөмкин булыр иде._ Шагыйрьләр, мәсә-лән, беренче җыентыкларын 20—25 яшьләрендә «ыгарса, тәнкыйтьче яки әдәбият белгеченең беренче китабы гадәттә 35—40 яшьләрендә чыга, һәрхәлдә, тәнкыйтьче яки әдәбият белгече үзенең китабын 30 яшендә әзерләп биргән булса, китабы чыкканчы үзе 5—10 яшькә картая. Шуның нәтиҗәсендә ул тәнкыйтьтән йөз чөерә, аның дәртс-теләго сүнә, һич югы, ул вак-төяк язмаларга күчә яки киң катлау укучыларга барыл җитмәстәй табак-табак гыйльми язмалар әзерли башлый. Чөнки ул язмалар аңа, ахыр чиктә, фәнни дәрәҗә алып бирүе мөмкин.
Димәк, безнең тәнкыйть чынлап та киң колач белән үсеп китсен өчен, баштарак күрсәтелгән уңай тенденцияләр җиңеп чыксын өчен, безгә әле шактый зшләр зшлисө бар икән, һәм аларны эшләми дә мемкии түгел. Моны бездән партия таләп игә. «Әдөбият-сәнгать тәнкыйте турындапгы карарында КПСС Үзәк Комитеты иҗат союзларына әдәби тәнкыйтьнең идея-теоретик һәм профессиональ дәрәҗәсе турында көндәлек кайгыртучанлык күрсәтергә, коммунистик тезелеш бурычларын хәл итүгә, җәмәгать фикерен формалаштыруда, чит карашлар һәм концепцияләр бегән көрәштә аның ролен күтәрергә тәкьдим итте Иҗат союзлары, диелә карарда, әдәби иҗатның актуаль мәсьәләләрен, әдәбият һәм сәнгатьнең аерым әсәрләрен тикшерү инициаторлары һәм оештыручылары булырга, социалистик реализмның теоретик проблемаларын эшләүгә үз өлешләрен кертергә тиешләр.