Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

БЕРЕНЧЕ ЗУР СӘЯХӘТ


6. Туган шәһәремдә
талииградтлн түбем тошеп «иткәч тә Идел бүтән тес апа, тирә-як
күренешләре үзгәрә, әйтерсең лә без инде ниндидер бүтән елга буйлап
барабыз. Кая кинә без сокланып карал килгәи таулар, мәһабәт кыялар!
Ике якта да киң дала җәелеп ята. Хәзер индә канчыгышка табарак
борылып ага торган Иделнең яңа тармагы хасил була,— Ахтуба дип
йертелә ул. Ташкын вакытында Идел белән Ахтуба икесе бергә
кушылып, хәтта ярлары бетемләй күмелеп кала, суның кырык
километрларгача җәелгән урыннары була икән. Без барганда су кайткан,
үз ярларына теткән һәм Ахтуба тугайлыгы дип аталган бу район хәзер
бай яшеллеккә чумып тора иде, Су басмый торган аерым калку
урыннарда авыллар, поселоклар күренеп кала. Мондый җирләрдә куе булып үскән куаклыклар, еянке,
тополь урманнары да еш очрый. Мондагы уңай табигый шартларда үстерелә торгам терло җиләк -
җимеш, виноград бакчалары, дәге һәм мамык плантацияләре бу тирә экономикасында шак тый урын
биләп торалар. Без туктаган һәрбер пристаньда алма, йезем, чия. карбыз, кавын, помидор һ. б
сатучылар мыж килә иде.
Менә без Идел тамагына — Әстерханга да килеп җигтек. Монда инде безне атна буе үз кочагында
тибрәткән Идел белән саубуллашырга туры килә. Маршрут буенча алдагы юл — Каспий диңгезе аша
Махачкалага. Дагстан автономияле республикасына.
Әстерхан™ Казан кебек үк чал тарихлы шәһәр. Аны XV гасыр азакларында ук тезелә башлаган
диләр. Ьорын-борыинан бик әһәмиятле порт шәһәре. Эчке Россия дон, Каспий аша. Кавказга, Урта
Азиягә үтә торган зур капка. Күп кенә атаклы тарихи исемнәр белән бәйле шәһәр: С. Разин, Т Шевченко,
Г Чернышевский М. Горький, Ф Шаляпин, С. Киров™
Бу шәһәрдә, туктаудан файдаланып, без монда беренче тапкыр халык бег.ән очрашып, беренче
чыгышлар ясадык, Әстерхан пролетариат язучылары оешмасы булышлыгы белән Гияк районында
әдәби кичә үткәрдек Әдәбият, сәнгать сеточе эшчеләр, күбесе яшьлер, безне бик җылы каршы
алдылар, җылы озатып калдылар
Монда без бик эссе вакытка туры килдек Кендеэләрен һаваның кызулыгы күләгәдә кырык
градуска җитә торган иде. Җил юк. яфрак та селкенми. Черки дә бик күп™ Ьер кон су коендык — шул
азрак хәл кертә, кәефне күтәрә торган иде. Мин
Дәвамы Башы 3 санда.
бала чагымнан ук Әстерхан эсселәренә күнеккән булгач, әллә ни сизмәдем Әмма кайберләребез
бу эсселекне авыр кичерде. Гумир ага Толымбайский, мәсәлән, бөтенләй авыруга сабышты. Әллә
нәрсә булды аңа. Температурасы күтәрелде. Врачларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Барыбыз
өчен дә күңелсез булды, борчылдык... Алдагы озын авыр юлда хәле тагын начарланудан куркып,
ул экскурсияне артык дәвам иттермәскә, кире Казанга кайтып китәргә мәҗбүр булды.
Әстерхан... Тияк... Минем туган шәһәрем, туган якларым... Шушында, шушы эшчеләр
бистәсендә мин дөньяга килгәнмен. Беренче тәпи басуларым, беренче хәреф тануларым... Ишле
эшче гаиләсендә авыр тормыш Революция, гражданнар сугышы. Шәһәрнең фронтка әверелүе.
Канлы көрәш һәм җиңү тантаналары... Татарча, русча укый башлау һәм шул ук вакытта бик яшьли
эшкә дә керешү... Мәктәп һәм завод: пароходлар ремонтлау, такта яру заводлары... Аптека...
складтан кул чанасы белән сөйрәп дарулар ташу, шешәләр юу, соңра фармацевт өйрәнчеге булу...
Яшьтәшләрем Мәгъҗан Эсперантский, Габдрахман Минскийлар белән шау-гөж килеп яшьләр
арасында эшләү, үз инициативабыз белән бер өйнең почмак бүлмәсен алып, ачык китапханә
оештыру, шәһәрдә чыга торган татарча газетага хәбәрләр язу... Ачлык елларны (1921) әти үлеп
киткәч, казакъ авылына, шунда эшләүче бер чыбык очы туганнарым янына барып тору, авыл
советында эшләү... Аннан укырга китү—
Әстерхан туфрагында. Тияк урамнарына хәзер кабат аяк басу белән, бу юлы инде
шушындый тарихи экскурсия кешесе булып аяк басуым белән, куанычлы-шатлыклы да, үкенечле-
көенечле дә көннәргә бай булган бу бала чак. үсмер чак берьюлы өерелеп искә төште, күңел тулып
ташты...
Әстерханда без ике көн булдык. Иптәшләрем шәһәр белән танышып йөрделәр, ө мин күбрәк
әнием һәм апа-абыйларым янында булдым. Әле узган елны гына биредә булып киткән булсам да,
сагындырган шул. Туганнар да, шәһәр үзе дә... Бигрәк то шушы күңелгә якын Тияк бистәсе, аның
кечкенә, тар урамнары, агач йортлары, аларда яшәүче яхшы җанлы эшче кешеләр...
Ә юл безне алга чакыра.
Алда — Каспий диңгезе.
Әстерхан Идел тамагында утыра. Ләкин шуннан ук Каспий башланмый әле. Аңа чаклы йөз
километр чамасы юл үтәсе бар. Идел һәм аның иң зур ерганагы Ахтуба, Әстерханга җитәрөк һәм
аннан түбән, Каспийга барып коелганга чаклы, бик күп вак тармакларга аерылалар. Аларның
күпчелеге тар, сай; тик Иделнең көнбатыш ягындагысы, Бахтимер дип атала торган тармагы гына
җитәрлек тирән һәм киң. Без дә хәзер, икенче бер пароходка утырып, Каспийга шул тармак аша
төшеп барабыз.
Юлыбызның Идел тамагы булган бу өзеге дә бик үзенчәлекле. Табигатьнең гаҗәеп бер
почмагы бу. Мондагы зур мәйданда нинди генә үсемлекләр, нинди генә җәнлек һәм кош-кортлар,
нинди генә балыклар юк! Монда, революциянең беренче елларында ук, Ленин декреты белән,
махсус заповедник оештырылган. Андагы сирәк очрый торган үсемлекләр, җәнлекләр нык
саклана, үрчетелә...
Ә пароход һаман алга бара. Бу сокландыргыч урыннар да артта калды, диңгез суларына
килеп кердек.
7. Максим Горький белән
Шәриф Камал
Каспий!
Авыл урамы буйлап килә-килә, басу капкасы аша киң яланга чыккан шикелле булды бу
диңгезгә килеп керү...
Диңгез суының төсе үк башка икән һәм төрле урында төрле-төрле: яр буйларында —
яшькелт, тирән урыннарда — яшькелт-зәңгәр. ә сай урыннарда — саргылт.
Без бара торган урыннар әллә ни тирән түгел әле, шуңа күрә безне Әстерханда утырган
кечерәк пароход алып бара. Шулай, Каспийның уң як ярлары буйлап, аның дулкыннары өстендә
берничә сәгать чайкалып баргач кына, «12 фут рейды» дигән урынга барып җиткәч кенә, чын
диңгез корабына күчеп утырачакбыз. Ә шуңа кадәр
6, .„геиед ,„,w леруча стол аа„аи гагын 6ар
уэөичәлекги ягы турында әйтмичә үтеп булмый
Мәгълүм булганча, Идел тамагы һәм Каспий диңгезе герле балыкларга б-к бай: сельдь, судак,
чабак, осетр, сазан, белуга, кефаль һ. б. Зур байлык алар Мондагы җирле халыкның ер олеше
балыкчылык белән шөгыльләнә. Каспийга җитәрәк тә - аңа килеп кергәч тә без яр буйларында балык
промыселларын еш кына очрата килдек. алар исә ике исем белән бергә бәйле рәвештә безнең
хәтердә урнашып кал- я дылар.
Берсе аның — Максим Горький. 2
Ул да бит яшь чагында (Казан янындагы Красновидоаодан китәргә мәҗбүр бул- fl- гач) нәкъ менә
без үткән юл буйлап шушы тирәләргә килеп чыккан һәм Каспий яр- » ларындагы балык
промыселларында эшләп йөргән. «Кабанкүлбай» дигән промыселда “ ялланып эшләдем, дип яза ул
үзе «Минем университетларым» исемле автобиографик = әсарендә. Моннан, ерактан гына,
пароходтан торып кына аны күреп-белеп булмый. әлбәттә. Әмма безнең эчен бүген шунысы ачык
билгеле: ул заманнарда монда ком- "° сыэ, шәфкатьсез промысел хуҗаларына ялланып эшләү бик-
бик газаплы булган ♦ Моны без Горький биографиясеннән һәм аерым хикәяләреннән укып беләбез.
Әйе. тагын шунысы да бар икән, моны укып кына беләбез шул. Ә менә безнең Шәриф ага Камал!
Шәриф еганы Горький белән янәшә куюым белән бу очракта ялгышмыйм кебек.
Бу тирәләргә килеп җиткәч, Шәриф аганың ничектер үзгәребрәк китүен, күз карашларының
үткенләнүен, әле сабырсызланып, әле уйланып, моңсуланып калуын күрдек без. Моның нилектән
икәне дә сер түгел иде. Ул үзе дә бит революциягә чаклы булган катлаулы тормыш юлында,
Максим Горький кебек, шушы Каспий ярларындагы балык промыселларында эшләп йергән!..
Шунда ук аның ■ Акчарлаклар» повесте искә төшә. Анда ул үзе күргән, үзе кичергәннәрне яза—
Хәзер дә, мөгаен, ул үзенең шундагы элекке тормыш сәхифәсен актарып, повестеның шул
тормыштан алып язылган геройларын күз алдына китереп дулкынлана торгандыр... «Сасыган
балык тирәсендә эт шикелле картайган» Шәрәфи ага, аның кызы Газизә — «үзен хермәт иттерә
торган хасиятле, сөйкемле, күңелгә ятышлы бер гөл чәчәге»; таза, акыллы егет Гариф, аннары тагын
— Сафа. Николай, Муса, Мәһди, Андрей. Хәйрулла...
үчегеп елыйлар.
...Хәлдән тайдыргыч хәтсез авыр хезмәттән соң, җиргә сеңгән, махорка төтене белән тулган
шакшы баракка кереп егылалар, 150 ләп кеше ире. хатыны-кыэы бергә... «...нар буена җәйгән салам
урыннар, озын такта өстәл буенда чәчелеп яткан чүп һәм икмәк валчыкл ары., диңгезгә караган бер
генә тәрәзә... йөрәккә боз булып утыралар. Урта бер җирдә генә саргылт-кызыл якты бирел торган
асылмалы лампа кисәге болытлы һавада төнлә белән диңгез уртасында уйчан булып күренгән маяк
утына охшый... Сәкегә сузылган кешеләр дә тетен дулкыннары астында д-ңгез мәх
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ
руслар, татарлар, казакълар, дагстанлылар...
«Акчарлаклари — бу исем повестьның эчтәлеген тулы ачып бирә. Бу тирәләрдә балык
сезоны башландымы — акчарлаклар көтүе дә ешая, бәхет эзләп йөрүче иешәләр дә ябырыла...
Тукта, Шәриф аганың һавадагы акчарлаклары да безгә күл нәрсә сөйлиләр түгел ме соң?..
«Очы-кырые күренми җәелеп яткан матур диңгез өстендә әллә нихәтле акчарлаклар, өермәгә
эләккән яфраклар төсле, буталып очыналар һәм акылдан шашкан кешечә эчләре катып көлгән,
яисә үчегеп ярсыган шикелле гыйгылдап, йөрәкләрне кытыкландыралар. Әллә алар шушы сәләмә
кешеләрнең дә, аларның үзләре кебек үк, оча аямауларыннан һәм, тамаклары өчен борыннары
белән җиргә абынып тырмалауларыннан көләләр, әллә болар балыкны бетерәләр, дип көнләшә
һәм
луклары төсле күренә иделәр».
д,,ңг..ндң мвгурпыу» ««Р’»"»’ Ш-Р-» — у>
б.Ш» ........................... PH» ШуШЫИДМЙ ф.ҖТ.™ «урт.«Р~Р- —«•“ «<■ •■>»- —-
р.п уйл.н.-ң.рс.ң. -ОРГЙ-Д-Р Шуңа -УР- Д» ®У У"
кырыс та булып күренгәндер.
Х.рр. ««».« бол.й уйлл.мм да Д.р«»«.. «-« »« *“*
Ч...Ң.Р.Ң.Ң Үз.Л«.«. Р«РР" «ЫЙММПД..У», Й...ҢД. .»«•« «..Г.ЙЧ» «•
күреп алам мин. Бу — аның үткен белән хәзергене чагыштыруыннан булса кирәк. Ихтимал, алай гына
да түгелдер, ул авыр заманнарда да, ул шартларда да кешеләрнең чын кешелеген дә күрә белгән бит
Шәриф ага. Гарифның акыллылыгы. саф күңеллеге, Шәрәфи картның олы җанлылыгы, кешеләрнең
нәкъ Горькийдагыча авыр хезмәттән дә үзләренә ямь табулары, Андрюшаларның, Гарифларның
котырган диңгез давылы эчендә кечкенә көймәдә килеш калып җан-фәрман көрәшүләре, үлем
куркынычы белән янаган стихияне җиңеп чыгулары... һәм, ниһаято, Газизә белән Гарифның эчкерсез
саф мәхәббәтләре—болар барысы да аны нигә шатландырмасын икән? Чын художник буларак,
катлаулы тормышның төрле якларын әнә шулай күрә һәм күрсәтә белгән ул безнең олы агабыз.
«Акчарлаклар»ның бу ягы да аның тормышка, кешеләргә һәр даим Горькийча тирән һәм киң карашын
раслый һәм хәэер дә ул үзе турында, үзенең үткәне, үзенең ул геройлары турында гына түгел, остазы
Горький турында да уйлана торгандыр...
...Ул Горький әсәрләре белән таныша, аларны йотлыгып укый, аңардан өйрәнә, аны үз
тормышына, үз рухына ин якын язучы итеп, чын остазы итеп таный. Шәриф аганың «Акчарлаклар",
«Козгыннар оясында», «Сукбай», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Бәхет эзләгәндә», «Матур туганда», «Чит
илдә», «Ут», «Таң атканда» кебек хикәя һәм повестьларында, пьеса һәм романнарында тормышны,
кешеләрне Горькийча аңлау һәм тасвирлау бик нык сизелә.
Бер карасаң, бу ике язучының биографияләрендә дә кайбер уртаклыклар бар кебек. Дөньяны
бик күп гизгән, күпне күргән, күпне кичергән язучылар алар. Шәриф ага авылда мулла семьясында туа,
дини мәдрәсәдә укый, әтисе аны да үзе кебек мулла итәргә ниятли. Ә нәрсә килеп чыга? — Олы
талантлы совет язучысы, зур стажлы коммунист (ул 1919 елдан партия члены). Бу ике арадагы үтелгән
юл — үзе бер әкият сыман: авыл, Оренбург, Петербург, Донбасс, Каспий, Рига, Одесса, Стамбул,
Каһирә, Казан... укучы, кара эшче, балыкчы, шахтер, укытучы, газета эшчесе... һәм, ниһаять, менә ул,—
безнең мәшһүр әдибебез, бай һәм катлаулы тормышның төрле чорларын, төрле якларын югары
художестволы итеп чагылдырган күп санлы хикәяләр, повестьлар, романнар, пьесалар авторы!
Дөресен әйтим, Казанда очраштыргалаганда да, хәтта менә хәзер шушы зур сәфәрдә гел бергә
булганда да, аның белән якыннан аралашырга база алмадым мин. Ул кем дә, мин кем! Ара бик ерак!
Аңа гел сокланып карыйм мин.
Ул һәр вакыт пөхтә киенеп йөрер, галстуктан булыр. Сакал-мыек гел кырылган. Сөйкемле ак
чырай. Кешеләргә гаять игътибарлы, әмма бик аз сүзле ул. Сак, акрын хәрәкәтле. Адымнарын да алдан
чамалап атлый сыман күренә миңа. Аны музыкаль кеше дип тә әйтәләр, скрипкада уйный, диләр. Әмма
миңа аның бу һөнәрен бер дә күрергә, ишетергә туры килмәде. Ә җырны, музыканы бик бирелеп
тыңлавын күргә- ләгәнем бар. Ул менә хәзер диңгез сулышын да аеруча дикъкать белән тыңлый, аның
телен аңлый кебек. Ә бәлки «Акчарлаклар»дагы дагстанлы Мәһдинең думбра чиртүе, балыкчыларның
ду китереп җырлаулары, Хәйрулла, Муса һәм башкаларның «Бала- мишкин» көенә алмаш-тилмәш
такмак әйтүләре, Николай белән Андрейның «Последний нынешний денечекмны сузулары, Сафаның
«Газизә җаным, сылуым иркәм, исеңә төшәр әле—■ дип мутлануы аның колагында яңгырап-яңгырап
торалардыр...
8. Каспий дулкыннарында
Кич Караңгы төшә башлый. Каспийның бу сай урыннарын да артта калдырып, без һаман
диңгезгә эчкәрәк керә барабыз. Ярлар да күренми хәзер. Әнә алда утлар җемелди — бер төркем
пароходлар, көймәләр, нефть баржалары икән... Алар су уртасында якорь ташлап, бер урында
хәрәкәтсез торалар. «12 фут рейды» шул инде, диделәр безгә матрослар. Шунда без чын диңгез
корабына күчеп утырдык. «Полуян» исемле бу кораб Баку белән ике арада йөри икән. Без шуның ярты
юлында Махачкалада төшеп калачакбыз.
I K1o»y.».r. утыру,», .р».р«ы „ врт.»„я пу,дав у,
™»О бот у»Ь>.ие «иңгеттелор», 6<ш„д.„ „ар нарсага »,а,»6,р
бол.» «арыйбыз, «оитоклоп кутотобот, Суы»ын л. Идол еуы», бор до о, шо».,.»„и
ИДО» »»де Та,XI» МО», «»рС». Годо„а о.ротодл.р б.рж.ЛОр «ОШОЛОр й.рТО, „рло йоклор
гошма. Моңа бот оуЯек«,»6от «идо - Идол «обо» тур су буоадо им вот бит Ә Косо.» ул-Идол тугол индо,
арлары „ w»„» торг,» онсытмырыйсмт ♦ су һәм мондагы «ораблар, баржалар тагы» бор остом» йок т»
ташыйлар, анысы- cyl берекче «арашта бик coop тоела бу: суда йотел барга» пароход утеидо су да
таи|ый| Ленин бу в»« кыска сеоундка гыиа е.ер бер тол булып тоела, Чонни Каеп»» суы готлы ул,
очарга да крансыз, башка кираи-лраклерга да кулланыл булмый аны. Шул сәбәпле дкңгео
кораблары, кирәкле кулемдә „», су алмыйча, голга да чыкмыйлар
Тозлы, авыр су булгач, анда коену-йезүе до рәхәт, җиңел икән, һәм файдалы да. Зур
сәяхәтебездә моны без үзебез дә татыдык, Тик менә хәзер, салон-ашхаиәдә зчеп утырган чәйнең
суы, мегаеи, үзебезнең Идел суыдыр дип уйлап, аны сагынып та алдым мин үзем.
Каюталарына кешеләр утырткан, трюмдагы зур бакларына теме су тутырган безнең
«Полуян», дулкыннар ярып, һаман алга бара Ә кая карама —су: алда, артта, уңда, сулда. Зур икән
ул Каспий. Картадан ук күренеп тора: киң дә. озын да икән үзе. Уртача киңлеге еч йәз километр,
диләр Тирәнлеге дә безнең Идел белән чагыштырырлык түгел, җиде йоз-тугыз йоз метр булган
урыннары бар аның (иң сай дигән урыннары да — егерме биш метр!). Ә озынлыгы! Коньякка таба
меридиан буйлап ул бер мең икс йоз километргача сузылган!
Каспий үзенең бик бай диңгез флоты ярдәмендә Кавказ һәм Кавказ арты республикаларын
Урта Азия республикалары белән тоташтыра, ә Идел аша — Ватаныбызның үзәк районнары белән
дә якынайта. Иран портлары аша экспорт-импорт сәүдәсе алып барыла. Шул сәбәпле диңгездә
хәрәкәт кемле гел йереп торган кораблар баржалар нефть, мамык, агач, балык, ашлык, тоз һ. б
ташыйлар Шуны да әйтергә кирок: Каспий диңгезенең бетен тире-ягында — нефтькә бик бай
районнар. Грозный олкосе, Дагстан, Әзербәйҗаи. кенбатыш Горкмонстан, конбатыш Казагыетан һ
б Алар доньяда беренче урыннарның берсен алып торалар Хәтта су астында да нефть чыга-
наклары күп: хәзер инде диңгез эченә кереп тә бораулыйлар һәм нефть чыгаралар. Мондый барлык
байлыкны да ташу юлы — Каспий диңгезе үзе.
.. Дулкыннар һаман зурая-биегәя барып, үз кәчләрен ярыйсы гына сиздерәләр Мәһабәт
корабыбызны да санга сукмыйча, уйнаталар-биетәләр генә бит!
Диңгездә беренче тапкыр булган иптәшләр ничектер күз алдында үзгәреп киттеләр, агарынып,
тынып калдылар. Сәйдәшнең гел коләч йозе уйчан бер roe алды. Такташ та, Кутуй да сүлпәнләнеп
калдылар Шәриф абый еларга карый да елмая гына, ул үзе кече яшеннән үк диңгез белән таныш бит,
мондый гыиа чайкалуга аиың бер де исе китми, «әле бу баласы гына, менә дигән зур дулкыннар
алдарак булыр алар», ди тесле ул.
һәм, чыннан да, алар озак кеттермәделәр Акбашлы биек дулкыннар, бере-бере- иән уздырып,
гайрәтле дулап килеп, корабны торле яктан кыйныйлар, аны әле уңга әле сулга янтайталар, кешеләрне
аяктан егалар. Кораб диңгезнең бу котырынуына бирешергә теләми, үз кечено һәм сәләтенә ышаныч
белән керәшә Каршы килгән биек дулкыннарны уртага яра. алар естенә сикереп менә, очып нитәрдәй
булып, борыны белән югары күтәрелә; тик шунда ук. упкынга тешеп киткәндәй яңадан чүгә бу юлы
инде аның борыны бетенлой суга чума диярлек. ә арты һавага күтәрел. Шул чакта аның судан оскә
калыккан винтының һавада чыжылдап ула.ын ишетү - бола- да алҗыган-сыкранган йерәккә-күңелг.
шундый шом сала ки. бу дәһш.тле керешнең очы-кырыо бер дә булмастай тоела, бер мәлгә бетен җан-
т.и газап дулкыны ^тындә күмелеп кала. . .
Шундый ....р «»»утл.р»жң «ер..».. «.»»•"• Ш~»Р UJ—"><"■» атжажп
„рд., Е-жлм.с .».» тотыныр «»Р=» »>«Р“
,р,г»« бпр т»ыш «.».», КСЫ«-АЫ|. «»п «ыннырды « У». »•• —■ койкага тотынып калды.
Бу вакытта барыбыз да шулай каюталарга кереп поскан ид.к инде Ә уп иишмл
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ ф БЕРЕНЧЕ ЗУР СЭЯХЗГ
йөргәндер Соңыннан әйттеләр: бу пароходның чайкалмый торган берәр ноктасы булырга тиештер бит
дип уйлап, Исмәгыйль Рәми белән бергә, шундый урынны эзләп йөргәннәр. Әмма андый хикмәтле
нокта табылмагач, аска йөгереп төшкәннәр һәм нәкъ шул секундта яннан китерел бәргән зур
дулкыннардан корабыбыз нык тетрәп- калтырап киткән, Шамильскийның «сын-ды!» дип кычкыруы
«пароходыбыз сынды» дип куркып кычкыруы булган икән. Әле хәлләре булганнар моңа көлеп кенә
җ авап биргәч, ул:
— Ә, ә, сынмадымыни? — дип тирә-ягына каранды да, бик зәгыйфь тавыш белән: — Как
бирегез— башым әйләнә, эчем чайкала... әлвә кагы бирегез! — дип ялына башлады. Беребездә
дә андый «дару» юк иде, әлбәттә. Шуннан соң ул, Галимҗан Нигъмәтине эзләп, бутән каюталарга
китте — җитәкче кеше, аңарда булырга тиеш...
...Бу аның чын кичерешләре идеме, әллә, форсаттан файдаланып, артистлык һөнәрен бер
күрсәтеп алу булдымы — аңлый алмый калдым. Хәер, кайсысы булса да — бик ышандырырлык
иде шул: котырынган диңгез дә корабны, ай-яй, нык чайката иде һәм Шамильскийның зур
талантлы артист икәнлеге дә барыбыз өчен дә бик ачык билгеле иде. Аны сәхнәдә төрле
амплуадагы җаваплы рольләрдә күреп күнеккән һәм талантына сокланган кешеләр идек без.
Шамильскийның сәхнә тормышы 1912 елдан ук Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волж- ская
җитәкчелегендәге «Нур» труппасыннан башлана. Шуннан китә үсеш баскычлары! Октябрь
революциясе, гражданнар сугышы елларында ул фронтларда театр бригадаларында эшли,
үзенең артистлык таланты белән сугышчыларыбызны рухландыра.
1922 елда ул инде Казан сәхнәләрендә уйный башлый. Нинди генә авыр һәм катлаулы
рольләрне башкармады ул монда! Шәриф ага Камалның «Ут» драмасындагы Рәүфне, «Томан
артында»гы парторг Кузнецовны әле дә хәтерлибездер. Ә Лавренев- ның Разломпыидагы
Годунны! Корнейчукның «Эскадрильянең һәлакәте»ндәге Гай дайны! Шекспирның Отеллосын,
«Король Лир»ындагы Кентны... Шамильский башкарган мондый рольләрне санап китсәң —күп
инде алар, һәрбер рольдә аның таланты үзенең яңа яклары, яңа бизәкләре белән ялтырый...
Аның режиссерлык осталыгы да бар бит әле. Нәкый Исәнбәтнең «Мәрьям», Салих Батталның
«Язулы яулык» пьесаларын Академия театры сәхнәсендә Шамильскийның әйбәт эшләнгән
постановкасында күрдек.
Шакир Шамильский турында сүз кузгаткач, минем үзем өчен аның исеме белән бәйләнгән
бик тә якын һәм кадерле булган бер иҗади очрашу турында сөйләмичә булдыра алмыйм.
Татар дәүләт академия театрында 1936—37 ел сезонында, Риза Ишморат поста- новкасында,
минем «Дәүләт Бәдриев» исемле драмам куелган иде. Андагы төп образ булган большевик Дәүләт
Бәдриев ролен гаять оста башкаруы белән Шакир Шамильский үзенең зур талант иясе икәнен
тагын бер тапкыр раслады. Ә спектакльдә бу рольне үтәү бер дә җиңел түгел иде, чөнки аңа
каршы куелган бик көчле, мәкерле дошман — Сәфәргали образы бар иде. Аны да атаклы артист
Хәлил Әбҗәлилов башкаруын да искә алсак, сәхнәдә бу ике титанның көрәше, тамашачыга
кайсысының күбрәк тәэсир ясавы спектакльнең язмышын хәл итәргә тиеш иде. Шунлыктан мин
премьерада бу ике көчнең бәрелешен тын да алмыйча күзәтеп утырдым... Драманың идея-
художество эчтәлеген, эмоциональ көчен нигездә автор тексты тәшкил итә, әлбәттә. Әмма шуны
да истән чыгарырга ярамый, спектакльдә рольләрнең дөрес, уңышлы бүленүе, төп рольләрне
башкаручы артистларның осталык дәрәҗәләре дә бу мәсьәләне, бер дә көтмәстән, теге я бу якка
хәл итеп куйгалау очраклары театр сәнгате практикасында булгалавы мәгълүм.
Минем әсәрне сәхнәгә куйганда шунысы куанычлы булды: Шакир Шамильский «втор
текстының бөтен асыл мәгънәсен дөрес аңлап, авыр һәм четерекле ситуацияләргә очраган чын
большевик образын, зирәк акыллы, көчле җитәкче образын, спектакльнең башыннан ахырына
кадәр, сокланырлык итеп башкарып чыкты, спектакльнең уңышын тәэмин итүгә күп көч куйды,
тамашачыларның симпатиясен, мәхәббәтен тулы- сынча яулап алды.
Мин бу зур сәнгать остасын гел шулай тирән ихтирам белән искә алам һәм, менә хәзер уңае
килгәндә, чигенү ясап булса да, шушы юлларны язып үтүне бурычым дип саныйм.
...Кв.и Нәҗми каюталарда күренмәде. Шундый сәгатьләрдә кайда булды икән ул? Моны соңыннан,
әлеге сәфәребездән кайткач кына белдек .Аска төшеп барган чагымда,-дип язды ул газетада,-сары
мыеклы бер матрос акыл өйрәтте каютага кереп ятуның файдасы юк. Иң еске палубага мен дә мөмкин
кадәр еракка карап бар. Шулай итсәң, нинди дулкында да башың әйләнмәс..»
Ул. матросның сүзен тыңлаган да. яңадан ескә күтәрелгән һәм диңгезнең шундый * котырган
чагында да палубада булган икән. Кораб командасыннан елкәнрәк бер-.е » белән дә сөйләшкән икән
ул.
— Жалко, черт возьми,— дигән тегесе,— Каспийның тын чагына туры килдегез 3 чынлап
чайкалуның тәмен белми каласыз. Хәзер еле Каспий эче пошканнан гыча £ шадралана. Дулкынның
яхшы сортлары октябрьдә гына башлана...
Дөрестер бу сүзләр. Китаплардан укыганым бар: мондагы җилләр, штормнар ? бүтән диңгезләргә
караганда да көчлерәк була икән (Европа һәм Азиянең көньягын- 2 дагылары белән чагыштырганда).
Елның 300 коне штормлы була анда, дип тә язалар 2 Шундый ул Каспийның холкы.
Нигә болай котырына ул? Океан түгел ләбаса, чагыштырмача әллә ни зур диңгез дә түгел бит үзе.
Җитмәсә, аны күл дип тә йөртәләр, чөнки ул океаннарга барып “ тоташмаган, бөтен тирә-ягы коры
җир... Энциклопедиядә «Европа белән Азич г; чигендәге иң зур күля диелгән. Менә бит ничек, үзе —
диңгез, үзе — күл._ Тукта. ы хикмәт шунда түгелме икән, дип тә уйлап куясың. Җир шары тарихын
өйрәнүче галим- нәр яза: бик борын заманнарда, моннан күп миллион-миллиард еллар элек ул океан-
нар белән дә тоташкан чын мәгьнәсендәге зур диңгез булган икән. Хәзерге барлык = Каспий буе
үзәнлеге — шул диңгез төбе булган: бөтен Әстерхан өлкәсе, Сталинградка « чаклы диярлек җирләр,
шулай ук Казагыстан далаларының бер өлеше Шундый J галәмәт зур диңгез безнең көннәрдә өнә ничек
корып, җыерылып кечерәеп калган. Диңгез тигезлегеннән 30 метр чамасы түбән тора икән ул хәзер
Гарьлек бит бу! Шуны онытмыйдыр, шул язмышына үпкәләп котырынадыр ул, мөгаен. Үзенең холкы
һәм күп кенә башка хасиятләре белән «диңгез мин!« дип кычкырып тора ул Моңа тулысынча
ышандырды безне. Гарык булганча чайкалдык. Шулай без до диң-езне күрдек, диңгездә булдык, аның
нәрсә икәнлеген белдек, дип әйтә алабыт инде хәзер.
„.Таң атты. Җил тукталды. Дөнья яктыра башлады, кызарып кояш чыкты- Төне буе котырынган
диңгез дә. арып-талып калган сыман, тынган иде инде һәм без унҗиденче августта көндез Дагстанның
башкаласы Махачкалага да килеп җиттек.
9. Догстан белән танышу
Дегетен... Нинди ил икән бу? Моңа кадәр аяк басмаган җирләр, таныш булмаган кешеләр...
Үзенең кайбер яклары белән уникаль җир ул Ботен Советлар Союзында аңа охшашлы бер генә
республика да юк...
Татарстан, Башкортстан, Үзбәкстан, Казагыстан, Дагстан.. Аңлашыла -атар башкорт, үзбәк, каэакь.
даг„. Тукта, болай барып чыкмый икән еле Аңлашылмый. Дагстанда даг дигән халык, милләт юк. Ә
кемнәр яши соң анда?
АНЫҢ оеренне --------
.«ял., яши дил.р. А.лрллр л..ги»и.р. «лргииилр. "•«»•₽ _ _____ * -- .-ten
шнчкпылао.
татлар... иовет ■ ---- -------
V» »«Р »
шлгмйрл. ».шһ,р лш„ С.Л.ЙМ.Н С,.ли.ий -»•-“. А*'"—“>
Ц.Д...-И.Р, ш.гыир.илр Ул.и.Л Ур.—t— ЬР- Н,рл- - «<Р
..Р ..... ................. ...... и6р.ь...х.л.с
чыларын, ашугларын, артистларын, музыкантларын, архитекторларын, галимнәрен һ. б. күпләп санап
китәргә мөмкин *.
Тигез хокуклы, күп милләтле бу республика тик бер милләт исеме белән гена йөри алмый,
әлбәттә. Шуның өчен дә ул аварстан да, комыкстан да һ. 6. түгел —ә Дагстан. Ә «даг» сүзе — анда
яшәүче халыкларның күпчелеге телендә тау дигән сүз.
Дагстан — «Таулар иле» ул.
Монысы — республиканың тагын да бер үзенчәлеге. Мәһабәт Кавказ тауларының төньяк -
көнчыгыш өлеше Каспийга килеп терәлгән өлешендә урнашкан ул. Башкаласы Махачкала үзе
Каспийның яссы ярында булса да, шуннан биш-ун километрдан ук таулар башланып китә һәм
аларның биеклеге урыны-урыны белән дүрт мең метрдан да артык исәпләнә икән. Мәңгелек кар,
боз белән капланганнары да бар. Сулак, Самур, Рубас, Уллугай елгалары шул бозлавыклардан
башланып агып киләләр. Терек елгасының да бер элеше Дагстан җирендә. Авыл халкы к үбрәк шул
таулар арасында, елгалар, күлләр тирәсендәрәк яши, терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә, о
Каспий ярларында урнашканнарның төп кәсепләреннән берсе — балыкчылык...
Дагстанда җир асты байлыклары да күп; нефть, газ, тимер рудасы, ташкүмер, известняк, гипс,
селитра һ. б. Шулар нигезендә промышленность та үсә башлый.
Ә Махачкала үзе — Каспийның көнбатыш ярындагы иң зур порт. Ростов — Баку тимер юлы да
шуннан үтә. Монда эш кайнап тора: төрле йөкләрне (нефть, ашлык, балык, агач, шикәр, мамык һ. 6.)
төрле юнәлештә — тимер юлдан диңгез корабларына, алардан тимер юлга өзлексез ташып
торалар...
...Алты тәүлек Идел кочагында йөзеп, тәүлектән артык Каспий дулкыннарында чайкалып
килгәннән соң, менә, ниһаять, коры җиргә, әнә шундый үзенчәлекле Дагстан җиренә аяк бастык.
Узган төн юньләп йокланылмаган да иде, хәзер менә ярга килеп төшкәч, ничек тер баш әйләнеп
киткәндәй булды. Аяклар тигез атламыйлар, каршыдагы биналар селкенеп торалар кебек, күз
күреме ераклыгындагы соры, яшел, ак таулар чайкала- бииләр сыман...
Тик мондый халәтем озакка бармады. Кунакчыл хуҗаларыбыз ирегенә бирелеп, кыска гына
вакыт эчендә (монда булуыбыз ике тәүлеккә дә тулмады) Дагстан нәшриятында булып, аның
эшләре белән таныштык. Беэдәгегә охшамаганча, катлаулы, кызыклы эш алып барыла анда.
Нәшрият кешеләре аңлаталар, басып чыгарган китапларны күрсәтәләр: фольклор әдәбияты,
классиклар, бүгенге язучылар... һәркайсының әсәрләре үз телләрендә басыла. Элек аларда гарәп
әлифбасы кулланылган, ә байтак халыкларның бернинди язма әлифбасы булмаган, авыз иҗаты
гына яшәп килгән. Узган елны (1928 елда) Дагстанда яшәүче төп җиде милләт өчен (аварлар,
даргиннар, лезгиннар, комыклар, лаклар, табасараннар һәм татлар өчен) латин әлифбасы эшләнеп
гамәлгә кертелгән һәм китап басу эше тагын да кызурак темплар алган. (Дагстанда яшәүче бүтән
җирле халыклар үзләренең телләре, гореф-гадәт, психологияләре белән шушы төп халыкларның
монысына я тегесенә якын торалар һәм шул телдә үзара аңлаша алалар, язма әдәбиятны аңлыйлар
икән.)
Бүген инде сүз уңаенда шуны да өстәп әйтеп үгик: 1938 елда Дагстан халыкларының культура
үсешендә тагын зур бер адым ясала: рус әлифбасы кабул ителә һәм бу вакыйга анда яшәүче
халыкларның бер-берсенә һәм бөек рус халкына, аның гаҗәеп бай культурасына якынаюына күп
ярдәм итә. Максим Горький да бу мәсьәләгә бик зур әһәмият бирде. «Алар,— дип язды ул,— үз ана
телләрендә грамоталы- лыкның әһәмиятен тиешенчә аңлау һәм аңа тиешенчә бәя бирү белән
бергә, шул ук вакытта котылгысыз рәвештә рус теленең әһәмиятлелегенә дә бәя бирәчәкләр, ә бу
исә шулай ук котылгысыз рәвештә аларны гомуми булган һәм һаман киңәя барган рус
культурасының олы юлына алып чыгачак».
Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә ленинчыл милли политиканың уңышлы төстә
гамәлгә ашырылуы нәтиҗәсе булып, бүгенге Дагстанның, аның халыкларының
1 Без аларның барысы белән дә очраша алмадык, әлбәттә. Шулай да кыска-кыска
очрашуларда үззра тиз таныштык, күп телле яшь совет Дагстаны әдәбияты һәм сәнгатенең беренче
үсү адымнарын күрә алдык. Алар исә татар совет әдәбиятының Һәм сәнгатенең инде нык үскән-
ныгыган булуына сокланып калдылар
гурэ •пх»лареид»
дошманкае басып ала һәм бу комитет Әстерханга күчерелә Буйнакский шуннан торып Дагстанда
яшертен эш алып баручы большевистик отрядларга җитәкчелек итә, Дагстандагы
контрреволюцион көчләрне тар-мар итү буенча С. М. Киров җитәкчелегендә төзелгән планны үтәү
өчен, бер төркем Әстерхан коммунистлары белән бергә. Буйнакский Дагстанга җибәрелә, монда ул
РКП(б)ның Дагстан өлкә комитетын һәм Хәрби советын оештыра. Буйнакский җитәкчелегендәге
Дагстан большевиклары бик кыска вакыт эчендә сигез меңләп исәпләнгән Кызыл Армия
отрядларын оештыралар. Дагстанда партизаннар сугышы, халыкның азатлык сугышы кызыл китә.
Тимерхан- Шурада оялаган контрреволюцион хөкүмәтне бәреп төшерү планын үтәгәндә Буйнак -
ский һәм Комитет членнары, бер провокаторның хыянәте белән, кулга алыналар һәм атып
үтереләләр.
Әнә шундый арыслан йөрәкле комык егетенең исемен йөрткән Буйнак шәһәрендә хәзер аның
батырлыгына лэек булырлык зур эшләр башкарыла; экономика һәм культура ягыннан гел үсеп
бара торган әйбәт шәһәрләрнең берсе булып исебездә калды ул.
Дагстан әллә ни зур республика да түгел үзе. Территориясе Татарстанныкының яртысы кадәр
генә диярлек. Халкы да күп түгел, бер миллионга да тулмый... Әмма шунда «күк йөзен кечкенә
йолдызлар да бизи» дигән мәкаль искә төшә. Ә кечкенә Дагстан үзенең тарихы, географик урыны,
кешеләре һәм эшләре белән би:< еракларга балкып тора торган якты йолдызларның берсе бит ул.
Бигрәк тә ул Октябрь кояшы орбитасындагы йолдызларның барсе булуы белән шулай. Ә бу
орбитадагы йолдызларның зурысы-кечкенәсе юк, барысы да бертигез. Ә кайвакыт бездә «кечкенә»
дип саналган йолдызлар яктырак та, ераккарак та ялтырап күренәләр. Дагстанның үсеш темплары
сокланырлык. Мин үзебезнең әдәбият өлкәсен генә алам. Бүген, мәсәлән, Кыргызстан дигәч тә.
укучы алдына Чыңгыз Айтматов килеп баскан кебек, Дагстан дигәч тә, безнең алдыбызга Рәсүл
Гамзатов килеп баса. Таланты, иҗат колачы белән бер Дагстанда гына, хәтта Советлар Союзында
гына да түгел, ә бөтен дөньяга киң танылган зур шагыйрь. Ә без Дагстанда булганда бу исем юк иде
әле. Рәсүл ул чакта алты яшьлек авыл малае гына булган. Әмма аның әтисе Гамзат Цадаса— үзенең
ялкынлы иҗаты белән яңа тормыш төзү өчен көрәшкән атаклы авар шагыйре бар иде. Ул авылда
яшәү сәбәпле без аның белән очраша алмадык, ләкин аның тормыш- көрәш юлының катлаулыгын
һәм иҗат көченең тәэсирлелеген без дә сизми кала алмадык. Соңрак Дагстан халык шагыйре
исемен алган Гамзат Цадаса шигырьләре кат-кат басылып, киң таралуын, аның исемен һәркайда
ихтирам белән олылап телгә алынуын белдек.
Аталы-уллы Гамзатлар...
Ләкин алар гынамы? Бу уңай белән тагын бер аталы-уллы атаклы исемнәр турында берничә
сүз әйтми үтә алмыйм. Алар — Нухай һәм Зәйнелгабидин Батырморзаев- лар. Комык язучылары.
Гаҗәеп биография, героик язмыш! һәр икесе әдип һәм революционер. Комык әдәбиятына нигез
салучылар. Атасы Нухай (1869 елца туган) — беренче комык прозаигы, улы Зәйнелгабидин (1897
елда туган) — шагыйрь һәм драматург. Алар Дагстанда совет власте урнаштыру өчен актив
көрәшәләр. Бергәләп «Таң чулпан» исемле түгәрәк һәм соңра шул ук исемдә журнал оештыралар
1918 елда Дагстанда власть вакытлыча дошманнар кулына күчкәч, алар икесе дә партизан булып
сугышып йөриләр, ә Зәйнелгабидин партизан отряды җитәкчеләренең берсе була. Алар халык
азатлыгы өчен көрәштә батырларча һәлак булалар, 1919 елда Деникин палачлары тарафыннан
атып үтереләләр.
Шунысы да характерлы: Зәйнелгабидин безнең Казанда да, аннары Әстерханда да укыган
икән. Дагстанда Совет властеның беренче елларында чыгарылган «Эшче халык» исемле газетаның
редакторы булган. Күп кенә ялкынлы шигырьләр һәм «Даниялбек», «Мәдрәсәгә мулла килде».
«Муллаларга каршы» кебек пьесалар иҗат итеп калдырган, аларда искелеккә, дини хорафатларга
каршы көрәш идеясе көчле чагылган. Комык халкы Лев Толстойның «Кавказ әсире» исемле әсәрен
дә аның тәрҗемәсендә укый.
Гомумән, Дагстан халкы — азатлык сөюче батыр халык, талантлы халык. Моны аларның
тарихы да, әдәбияты да сөйләп тора.
Давамы бар.