Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уй елгасы

Троицк шәһәре Уй елгасы буенда Тукай анда 1912 елда булган. Буын арты Буыннарны Танып килә. Уй елгасы Гасырлардан Агып килә. Уй елгасы, Уй елгасы Күңелендә. Заманыңнан Качып шунда Күмелергә?.. Кемнәр аңа Керә алган Бары тездән. Кемнәр аның Чоңгылларын Иңләп йөзгән. Юк, шагыйрьнең Ялгыз гаме Булмый, булмый — Халкын уйлый, Илен уйлый, Телен уйлый... Уйга чумып Тукай үтә Шушы ярдан. Үләренә Аның бер ел Гомер калган... Үтә шагыйрь. Уй елгасы Буйлап үтә. Әйтми калган Күп уйларын Уйлап үтә. Тыныч кына Ага бирә Уй елгасы. Үтә шагыйрь — Уе моңсу, Уе ачы. ...Үләренә Аның бары Бер ел калган. Уй елгасы Кебек чиксез Гомер алда!