УЛ-ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНДӘ
ӘХМӘТ ФӘЙЗИНЕҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ
Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Әхмәт Фәйзи «Тукай» романының беренче китабына эпиграф
итеп боек шагыйребезнең мәгълүм шигырь юлларын китерә:
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятимП Азрак үстерде сыйпап тик
маң'аемнан милләтем.
Ә. Фәйзинең үзе турында сүз алып барганда милләт, халык тешеичәлоре белән бергә беренче
чиратта Беек Октябрь революциясен телгә алабыз. Әдип 191$ елда ук яза башласа да, аның иҗаты
тулысымча Октябрь революциясеннән соң гына чәчәк атты.
Әхмәт Фәйзи 1903 елның 11 мартында Уфада итекче семьясыидв доиьягә килә. Аның әтисе үз
заманы ечеи укымышлы кеше була. Китаплар сатып ала. аена газета* журналлар алдыра. К Насыйри,
Г. Тукай, Н. Думаем әсәрләре белой Ә Фзйзмнең бала чактан ук танышканы билгеле.
Башта Ә. Фәйзи мәдрәсәдә белем ала. Аннары Уфадагы рус*тагвр мәктәбендә у:<ый. Соңрак
Оренбур'ка килеп Кенчыгыш институтына керә. Ләкин 1921 елдагы ачлык аны укуын ташларга мәҗбүр
итә. Ә. Фәйзи Теркмэнстаи якларына килеп чыга Монда ул балалар укыта, Канбатыш һәм Кенчыгыш
классикларыннан татарчага шигырьләр тәрҗемә итә.
19Т4 елдан Ә. Фәйзи — Донбасста. Татар һәм башкорт шахтерлары белемле, киң карашлы,
внергияле егетне тиз арада үз итеп, яратып әлсерәләр. Культура-агарту вшләре агып барганда аңа
торлечә ярдәм итәргә тырыиалар. Ә. Фәйзинең сәләтле яшь кечләрне: җырчыларны, биючеләрне,
башлап язу-тыгариы бергә туплап, «Теадус» («Театр дуслары») дигән труппа оештыруы да
донбасслылар тарафыннан суллап каршы алына.
Ө. Файзи Донбасста Г. Кутуй белән очраша һәм алар тиз арада дуслашып китәләр.
1929 елда Ә. Фәйзи Казанга килә. Момда Г. Кутуй аны һ. Такташ белән таныштыра. Әкренләп
Казанда кемле иҗат коллективы оеша. һ. Такташ. М. Җәлил. Г. Кутуй. X. Туфаннарның һәр кайсы шул
чорда ук инде әдәбиятта үз юлын, үз урынын таба. Алар белән тыгыз менәсәбәтто яшәгән һәм алар
белән бергә иҗат иткән Ә Фәйзи шигырь сеючеләр арасында кечкема күләмле фәлсэфи-лирик
шигырьләре белән популярлаша.
Зур таш багананың тебеиә Яшь гел чыккан шытып.
Сыгылып тора яшь гел, багананы Җилкәсендә тотыл.
Яшь гел ничек авыр багананы Күтәрсен ди. тиле!
Әмма никтер шушы әкияткә Ышанасы килде.
(•Яшьлек».)
1927 елда чыккан «Кызыл җырчы» исемле беренче җыентыгы белән Ә Фәйзи әзләнучән
шагыйрь буларак ачылса, 1933 елда иҗат ителгән «Флейталар» поэмасы белән ул фикер, хис
бердәмлегенә омтылучы үзенчәлекле талант буларак таныла. Бу поэманың шигъри тукымасы яшьлек
кайнарлыгы, романтик күтәренкелек белән сугарылган:
Кәрәш юлы көйсез... кытыршы...
Эстафета ерак...
Без егылсак, яшьлек егылмас, Яшьлек илне урар; —
кебек строфалар тәшкил итә.
Бөек Батан сугышына Э. Фәйзи хәрби корреспондент буларак катнаша. Бу ел ларда аның
әсәрләрендә совет кешеләреьен рухи ныклыгы, батырлыгы гәүдәләнә.
Сугыштан соң Ә. Фәйзинең иҗаты тагын да активлаша төште. Ул бер ук вакытта төрле
жанрларда эшләде һәм, прозада булсын, драматургиядә, публицистика өлкәсендә булсын, үзен
гаҗәеп сәләтле әдип итеп күрсәтте. «Тукай», «Пугачев Казанда» шикелле зур драматик вакыйгаларга,
тирән конфликтларга корылган әсәрләренең театрларда зур уңыш казануы әнә шул хакта сөйли.
Сәхнәне, театрны яхшы белүе соңрак Ә. Фәйзине опера театрына алып килде. Ул композитор
Н. Щиһаноа белән берлектә «Качкын». Фәрит Яруллин белән берлек тә «Шүрәле» операларын иҗат
итте. Бу әсәрләрне Советлар Союзында гына түгел, башка бик күп чит илләрдә дә тамашачылар җылы
каршыладылар.
Ә. Фәйзи тарафыннан иҗат ителгән пьесалар, либреттолар дистәдән артык. Шулар арасында
аеруча уңышлылары «Муса». «Тукай». «Кисекбаш». «Акчарлаклар», «Париж-Версаль», «Канлы
якшәмбе», < Матурлык дөньясында», «Рәүфә».
Драматургия өлкәсендәге уңышлары өчен Ә. Фәйзигә РСФСРның һәм ТАССРның атказанган
сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелде.
Ә. Фәйзи — күп еллар буе Тукай турында төрле истәлекләр, архив материаллар туплаган әдип.
Бу материаллар нигезендә ул халык шагыйренең якты образын ярыйсы ук тулы чагылдырган киң
полотнолы әсәр язды. Кызганычка каршы, «Тукай» романының икенче китабы тәмамланмыйча калды:
Ә. Фәйзи 1958 елның 11 августында вафат булды.
Шагыйрь С. Хәким моннан сигез-тугыз еллар элек болай дип язган иде: «Әхмәт Фәйзи үлгәннән
соң мине бер нәрсә гаҗәпкә калдырды. Аның артыннан ук җыр туды. Моңа хәтле бер дә ишетелмәгән
яңа җыр. Халык шагыйрьнең 1933 елда язган ■Умырзаяисын китаплары арасыннан эзләп тапты да үзе
көйгә салды, җырны бөтен ил буйлап таратты. Бу халыкның Әхмәт Фәйзи җырларын үз күңеленә
күчерүе, ятлавы, мәңгеләштерүе иде. Ул — халык арасында, халыкта».
Әйе, Әхмәт Фәйзи — бүген дә халык арасында, халык күңелендә.