ТОРМЫШ БЕЛӘН ТАНЫШКАНДА
уэ-узебезне аңларга бетем китаплардан эртыграи ойрәтә Чанни ул безгә каршылый күрсатә
СЕНТ-ЭКЗЮПЕРИ.
1
ошлар булып кошлар да бер- берсенә охшамыйлар. Кешеләр бигрәк тә. Нониа Орешинаның да «Беренче адым» китабында үз каләме, үз стиле күренеп килә. Алар нәрсәдә күренә соң?
Н. Орешина — һичшиксез, романтик юнәлештәге язучы. Аның күңел гүрендә туган зәңгәр кояш образы бар. Бу образ аның беренче повестеның яшь героинясы Анка характеры белән бик нык бәйләнгән һәм повесть үзе дә «Зәңгәр кояшым» дип атала.
Бу повесть та, аннан соң килә торганы кебек үк, яшьлек турында, аның хыяллары турында, кичәге укучы кызның өлгерә- җитлегә баруы турында.
Повесть башында Анка белән Шурка тау битеннән түбән таба төшеп киләләр, һәм менә шунда инде героиняның зәңгәр кояш турындагы шактый гына озын һәм безне ирексездән ерак әкиятләр дөньясына алып китә торган хикәясе, төгәлрәк әйткәндә. монологы башлана.
«Кояш инде урман артына китеп баеды, шомлы алсу шәүлә сүрәнләнде, күгелҗем рәшә белән капланды, һәм бөтен дөньяга зәңгәр яктылык җәелде.
Агачлардан, әйләрдән зәңгәр күләгәләр тошә, күк куе зәңгәргә әверелде, биегәйде, салкынайды, бакчалардагы төнге миләүшә чәчәкләренең ягымлы да һәм шулай ук зәңгәр дә исләре аңкыды Офык кәмешсыман үтә күренмәле балкыштан кабынып китте, әйтерсең анда, урман артында, тылсымлы зәңгәр кояш күтәрелә, ләкин аны күрү һәркемгә дә насыйп түгел. Ә зәңгәр кояшның ничек яктыртканын бер күрә алган кеше аны гомере буена эзләнәчәк һәм табачак, аның бөтен теләкләре...
— Ә елга нинди тын,— дип гаҗәпләнә Шурка.
Мин сүзсез генә баш селким».
Биредә фикернең төгәлләнмәгән булуы игътибарны үзенә тарта. Нишләп соң әле фикер үсеше тоткарланды? Контекстны конкрет тикшерүдән чыгып, бу сорауга бик җиңел генә болай дип җавап биреп булыр иде: геройларның сөйләшүен чынга охшату һәм аларның барганлыкларын күрсәтү өчен. Ләкин мондый кыска җавап кына әллә нәрсә бирми. Чынлыкта исә хикмәт тирәндәрәк. Ныклабрак караганда, бу өзектә повестьның бөтен контурларын диярлек күрергә була.
Уналты яшьлек кыз нәрсә турында хыялланырга мөмкин соң? Билгеле инде, мәхәббәт турында. Саф, беек, мәңгелек мәхәббәт турында. Аның барлык уе, теләге, омтылышы, ашкынулары, призмадагы кебек, барысы да мәхәббәттә чагыла, һәм менә мәхәббәтнең прелюдиясе башлана. Анкага үзенең ике классташы — ике Сашка: кара Сашка һәм җирән Сашка гашыйк бу-ла. Аннары ул үзенең тренеры Княжинга карата балаларча күтәренке хисләр кичерә, ләкин Княжин хатыннар артыннан чабучы алабай гына булып чыга. Ниһаять, повестьны ябып куяр алдыннан, инде икенче җәйдә, Анка үзенә «язган» кеше — монтажник Павел белән очраша. Бу күре-нешләрнең һәрберсендә үзенең бөтен мавыктыру кәче болен артык субъектив
К
12. «К. У.* Ак 4.
177
та. артык интим-лирик та булган зәңгәр кояш образы катнаша Анка аны кура алдаганнардан бик тиз баш тарта. Үз күңелендә булган зәң'әр кояшның бүтән кешенең башына да килмәскә мөмкин икәнлеген ул уйламый да. Шул ук вакытта үзенең хисләрен дә башкалар-а бик ачасы килми аның. Менә Павел газосварка оч-кыннарына сокланып карап торучы Анка- дан сорый (зәңгәр кояш образ» биредә һич уйламаганда җиргә төшә):
«— Нәрсә, матурмы? — Ул тагын каплавычын күтәрде, миңа карады.
-— Бу —ул суз түгел.
— Элек мин дә менә шулай тора идем. Хәзер ияләндем».
Димәк, икесе дә элекке позицияләрендә калдылар. Анканың тойгылары элеккечә романтик — күтәренке, ә Павелның карашлары эш кешеләречә — аек.
Шулай итеп, характерларның үзгәрүе, үстерелеш ягыннан караганда повесть килеп чыкмады. Язучының повесть ахырында идиллик финал ясавы да, анда Анканың теләкләре, ниһаять, кабул булдылар, ул үзенең мәхәббәтен тапты дип язуы да безне ышандырмый.
Повесть ахырында язучының стиле дә сентиментальлөшә, ул бәрәңге балы кебек күңелгә тия башлый.
Без биредә үзебезнең әдәби практикабызда еш очрый торган кызыклы гына парадокс белән очрашабыз: язучы үзенә генә хас. тик ул гына булдыра алган нәрсәне укучыга җиткерергә тели, ә фактта бөтенләй киресе килеп чыга. Бу повестьта да шулай: аның ситуацияләре тормыштагы чын байлыктан мәхрүм һәм туры сызык буенча гына бара, ул алдан ук уйланып, тезеп куелган.
Өле без язучының бер генә конструкциясен — аның фикерне әйтеп бетермичә стоп-кранга ябышуын һәм шуның белән үз героеның хыялларына басым ясавын гына тикшердек. Повестьның башка кимчелекләрен дә күрсәтергә булыр иде. Менә китапның 24 нче битен ачыйк. Укыйбыз: «Мин аның борынындагы һәрбер сипкелне һәм кечерәеп калган күз алмаларында үземне күрәм». Икенче төрлерәк кенә әйтелгән шул ук фикерне Рөстәм Кутуйда да табабыз: «Күзләренә карады, аның күзләренең карашында үзен табарга тырышты» («Җыр» хикәясе). Виктор Чугуновта да шундый ук фикер, «...зур һәм елтыр күз каралары кыймылдамыйча бер урында тора иде, аларда мин үз-үзөмне күрдем». («Таежина» повесте). Күрәсең, Нонна Орешина кайчандыр бу авторларның китапларын укыган булган (бигрәк тә Казан язучысы Рөстәм Кутуйныкын), ә беренче повестен язарга дип үзе өстәл янына утыргач, алардагы фикерләр сиздермәстән ге-нә язучыны кызык иткәннәр.
Ә хәзер әсәрдә язучы сурәтләгән тормышка игътибар итик. Менә Княжин, укучыларны сокландыра-сокландыра, снарядта күнегүләр ясый.
■ — Ну, ясый да соң...— дип пышылдады кемдер, түзеп тора алмыйча.
Княжин борылып та карамады. Брусья- дан боҗраларга ике адым. Гәүдә югарыга җиңел, бөтенләй авырлыгы булмагандай менеп китте, туп-туры катып калды, аннан перемах, тагын бер, кулларын җәеп, кара кош кебек селкенми торды һәм кинәт гаҗәп матур сикерү — кедалары идәнгә чат ябышты, читкә атлады.
Без иркенләп тын алдык».
Монда чыннан да тормыш дөреслегеннән «читкә атлаган» Нонна Орешина игътибарына, гимнастларның перемах белен боҗраларда түгел, ә атта гына уйнаганнарын әйтеп үтик! Ул, мөгаен, «мах» төшенчәсе белән «перемах» төшенчәсен бутагандыр. Шуңа күрә образ тиенгә тиясе урында, ботакка тия, безнең күңелдә язучыга ышаныч югала һәм без язучының «без иркенләп тын алдык» дигән фразасын, йомшак кына әйткәндә, елмаеп кабул итәбез.
Спортка багышланган битләрдә гади укучы күзе белән караганда да дәреслеккә хыянәт иткән җирләрне шактый гына табып була Мәсәлән, Княжинның йөгереш- челәрне гимнастика күнегүләре белән шө- гыльләндерүе — шундый ялгышларның берсе.
Безнең аңлавыбызча, хикәяләрдән үзенең беренче повестена күтәрелгәндә Нонна Орешинаның бүгенге яшьләрне борчый торган проблемалар белән танышлыгы чамалы булган. Аның күп кенә очракларда төгәл булмаган, гомумирак сүзләрне генә куллануы да шуңа ышандыра. Ә бит тормыштан алган тәэсирләре, күзәтүләре һәм ачышлары Н. Орешинага караганда чагыштыргысыз дәрәҗәдә күбрәк булган Куприн да үз вакытында болай дип язган иде: «Иң зур кыенлык —ул сүз өстендә эшләү, ә иң кирәкле, иң төгәл сүз җитме-
Хмр, язучының остазы Куприн түгеп Ул күз алдында Паустовский, Толстой, Нагибин һем Актуан де Сент-Экзюпери кебек язучыларны тога. Лакин, белүебезчә, алар да бит әдәбиятның беренче элементы булган сүзгә карата үте сак булганнар, йомгаклап кына әйтсәк. аерым уңышлы битләре булуга карамастан, Нонна Ореши- наның беренче повесте схематик. реаль тормыштан артык ерак һәм ярым фантастик булып чыккан.
Ләкин без, В. Воздвиженский кебек, язучының бетен иҗатын сызып ташласак та гадел булмас идек. Ул үзенең мәкаләсендә («Советская Татария* газетасы. 1972 ел, 2 март саны) «вексельләр түләнмичә калды» дип яза, яшь язучының үсешенә бетенләй игътибар итми, язучының беренче һәм икенче повестьлары арасында идея-эстетик яктан бернинди дә аерма күрми. Ә чынлыкта исә аерма бар һәм ул аз да түгел.
Әдәбият ул — образлы. эмоциональ информация һәм әнә шул сыйфат беренче чиратта стильдә күренә. Әгер Нонна Орешина ваолюциясенә шушы ноктадан карасак, без аның үзенең теле, стильне сиземләве, тормыш тәҗрибәсе арткан саен үсә һәм ныгый барган хис һәм фикерләр музыкасы барлыгын күрербез Моңа ышану ечен без аның «Җирдәге адым» повестеннан, бүгенге новелла манерасында язылган түбәндәге езегеи укып, аны тыңлап карыйк.
«Күзләремне кысып, одеалымны иягеме кадәр тарткан хәлдә, мин двигательләр музыкасын тыңлыйм. Аваз, яңгырап, ишәеп, күкне тутыра: юк, ул күккә сыеша алмый башлый, кайтавазлар берсе остенә берсе еелел, җиргә ишеләләр. Җилкәләр бәйләвеч каешларның авырлыгын тоеп киерелә, бармаклар калтыранып торган штурвалны кыса. Герелдәү сызгыру катыш гүләү белән алышына, әйтерсең гигант борау пыялаланган һаваны тишә. Кояш яктысыннан бераз тоныкланган ут кәлтәсе җиргә бәрә, үләннәрне яндыра.
Очып китү полосасының плиталары шассилар кагылудан очкынлана, самолет плита җәйләрендә сикергәлән ала, тизлекнең •ртуы күкрәккә баса, җир каршыла очып Килә дә артка ташлана һәм кинәт офык тарафыннан түгәрәк итеп киселеп, аска чума. Кабинага кояш тула».
Мәгаен. бу езеккә Паустовский үзе дә кул куяр иде. Чәнки ул — бик тегел, тыгыз, экспрессив. Бы редә чын мәгънәсендә сүзләргә кысан, фикерләргә иркен.
Шуи ысына игътибар итегез, бу шигъри монолог бик күпне күргән профессиональ очучыныкы түгел, е әле яңа гына уянып, урынымда хыялланып ятумы Оксананыкы. Дересеи әйткәндә, бу кичерешләрне язучының уз башыннан кичергән булуында минем шигем дә юк иде. Челки мин Нонна Орешинаның хмммя-техмо- логия институты пабораториясеннән (профессиясе буемча ул — инжәиер-химик) Казан аэродромына эшкә киткәнен, планер-лардан алып, тая ыштан да югары тизлектәге самолетларда очканым, катапульт- таи сикереп караганын белә идем. Ә аның үземнән һич уйламаганда «юк, бу — минем авиациягә кадәрле чорым ида» — дигәнне ишетү минем ечен зур яңалык булды. Бер интуиция белән гене шундый реаль тойгыларны аңлау һем укучы күз-алларлык итеп бирә белү ечеи никадәр хыял байлыгы кирәк 6ит1 Бу инде язучының үз иҗатымда үсә барганлыгын күрсәткән зур дәлил.
Ә язучы иҗатының калган яклары ничек үсә соңГ
Героиняларына характерны Нонна Орешина ике повестенда ике терпе бире. Айка инде балигъ булган, е үзе һамаи бала гына. Аны алдавы да бие җиңел һем повесть барышында ул берничә мәртәбә ялгыша да. Бу бик аңлашыла, чомки бү-генге мещанлык социаль мимикриянең бик купшы киемнәреме яки урә-лотрмотмк фразеологиягә терәнгән була. Ө Оксан я тормышка шактый аек карый һәм обыва-тельләрнең терпе кыяфәтләрен яхшырак аера Кыскасы, алар арасындагы аерма— характерлар тирәнлегендә, типларның психологын актан эшләнү дәрәҗәсендә.
Анка белен Оксананың сайлаган егетләре Павел белән Дмитрий образлары дә әсәрләрдә терлечә сурәтләме Аыка Павелны повесть бетер алдымнан гына очрата һәм безгә алар арасындагы менәсе- бетнең кияәчәге мәгълүм түгел. Оксана, ки росение, әсәр башымда ук үзенең элекке сабакташы Дмитрийны — хәзер иҗат эшенә тотынган яшь язучыны ярата. Бә-
ренче повестьтагы Павел өстән генә, сай һәм схематик эшләнгән. Ә Дмитрий—бөтенләй икенче, һич курыкмыйча әйтергә мөмкин, бу образга язучының бөтен игътибары тупланган. Бер-берсен яраткан ике йөрәкнең куңел хәрәкәтен язучы зур игътибар белән күзәтә. Ул Оксананың катлаулы, яну-сөюләр белән тулы юлын, һәм бу юлның үз кульминацион ноктасына килүен күрсәтә: туй алдыннан гына Дмитрий һәлак була, геологлар белән тайгада йөргәндә ул урман күленә бата.
Дмитрий повестьның буеннан-буена диярлек сурәтләнә һәм ул Павелга караганда тулырак та, ачыграк та чыккан. Ә моның сере бик гади, чөнки Дмитрий образы язучының үзенә бик якын. Дмитрийның язмышында күпмедер дәрәҗәдә язучының үзенең дә әле төгәлләнмәгәч иҗат эволюциясе чагыла. «Тормыш ишеген ничек ачарга?» — дип газапланып уйлый Дмитрий һәм аның белән бергә язучы үзе дә уйлый. Дмитрий әле халыкка килергә өлгермәгән. Аның әле йөрәге дәшми. Шуңа күрә Дмитрий пешеп җит-мәгән уңышсыз әйберләр яза. Аның каравы, Дмитрийның үлем алдыннан Оксанага язган хаты бөтенләй аерылып тора- андагы фразалар үткен, тыгыз, алар тормыш белән тулы. Дмитрийның үлеме белән Нонна Орешина, күрәсең, элекке язучы үлде һәм яңасы туды дип әйтергә тели. Ләкин әсәрдә язучының нияте тор-мышка ашмый — чөнки Дмитрийның соңгы хаты безгә инде аның язучы буларак туганлыгын күрсәткән иде.
Дмитрийның һәлак булуы—мәгънәсез очраклылык, ләкин бу очраклылыкта Н. Орешина фикеренчә шундый закончалык бар: кеше «гомерен сагаймыйча һәм әрәмгә дә уздырмый яши ала һәм ул шулай яшәргә тиеш тә, ләкин моның өчен күп нәрсәне нык итеп булдыра алырга кирәк. Ул чагында иң авыр нәрсә дә һәлакәт белән төгәлләнми».
В. Воздвиженский үзенең мәкаләсендә әлеге юлларны күптән билгеле хакыйкать дип саный. Ярый, алай булса Чернышев- скийның: «Җәмгыятьнең әхлаки сәламәтләнүенә ярдәм иткәндә язучылар билгеле нәрсәләрне кабатлаудан да курыкмаска тиешләр», дигән фикерен аның исенә төшерергә туры килә. Бөек революцион- демократның бу фикере әле бүген дә бик актуаль яңгырый.
Воздвиженский каршы тошкәи бу (1ПЬ1 сүзләрдә авторның принципиаль лозици.- се ята. Ул позициядә батырлыкның Гу. манистик асылы бик ачык күренә Һә« язучыны нәкъ менә сәнгатьтәге батырлык идеясе кызыксындыра. Бу—күңелле факт.
Дөрес, әле Нонна Орешина геройлары уз тормышларында бернинди батырлык та эшләмиләр, алар бары тик батырлык турында хыялланалар гына. Шуңа күрә аларның тормышында китап күп урынны алып тора. Ләкин үсә барган саен тормыш аларның капкаларына ныграк кага. Нәкъ менә капкаларына! Чөнки әле алар романтик хыяллар һәм хисләр бүлмәсендә генә яшиләр. Зур дөнья, зур тормыш хәзергә әле аларның яныннан гына үтә. Гәрчә язучының «Зәңгәр кояшым» повесте «Сарайлар салу булмасын, кешеләр яши торган гади йортлар салу гына булсын, — барыбер ул менә дигән эш битһ дигән сүзләр белән тәмамланса да, бу теләк әле иҗат практикасында расланмыйча, символик булып кына кала.
Ill
Киләчәктә Нонна Орешина кайсы юлдан китәр соң? Аның иҗаты нинди юнәлештә үсәр?
һәрбер гади әйбер бөек булмаса да, һәр бөеклек — гади, дигән сүз бар. Нонна Орешина өчен бу сүзләр хәзерге чорда юл күрсәткеч кебек. Ул үзе дә: «Кайчагында бик калку, күзгә ташланырдай итеп язалар, — ди. — Коеп куйгандай ча-гыштырулар һәм образлар, образлар - Бер карасаң, бик әйбәт кебек (нәкъ инде Нонна Орешина китабындагыча — И. А.). Ләкин менә шул стиль белән «Корыч ничек чыныктыпны язып карасаң — корыч түгел, ә никельләнгән калай гына килеп чыгачак». Әйе, безнең авторның юлы — ялган катлаулылыктан гадилеккә, тик тәҗрибәсез күзне генә шаккатыра торган, артык тыгьОланган образлы чаралардан чорның олы проблемаларын ачык һәм дөрес гәүдәләндерүгә таба бара, Әгәр ул киләчәк иҗатында төп игътибарны тормышта кешенең әһәмияте проблемасына. Экзюпери әйткәнчә, «чорның иң зур проблемасына» юнәлтә алса, аның әсәрләре укучыда, һичшиксез, уңыш ка-заначаклар. Мин аның кыю һәм чигенми торган талантына ышанам.