Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Колхозда бер очрашу
Килеп кердем рәис бүлмәсенә. Тавыш-тынсыз тордым беразга. Бүлмә эче охшый күргәзмәгә: «Басу кыры». «Стан». «Буразна». Диаграммалар, төрле күрсәткечләр, Көлеп тора бодай көлтәсе!..
Стенада — рәт-рәт үрнәк көчләр... Гүя музей рәис бүлмәсе.
Мине хуҗа үзе таныштыра:
— Бусы мәшһүр сыер савучы. Бусы менә — ап-ак чәчле бабаң — Яңа сортлар уйлап табучы.
Гүпчим бездә халык начар түгел. Бердәм чыкты барсы уракка, һичбер кырчы, һичбер тракторчы Юл куймады эштә бракка.
Үзем булсам, кырдан кырга чабам, Эш уңсын дип янам иртә-кич. Давай, мәйтәм, илгә күбрәк әпәй! Заман шуны талап итә ич.
— Ул якларың әйбәт.
Көзләр җиткәч, Чебешләреңне шәп чутлыйсың. Ә менә син, председатель иптәш, Шигырь китаплары укыймсың?
— Ник кирәк ул?
Шигырь дигәннәрен Ялгышып та кулга алмадым. Ә шулай да эшем ходта минем. Күрәсең ич, төшеп калмадым. Такмак әйтеп тамак туймый, энем. Орлык шытмый җырлап ятудан. Шигырь укып колхоз алга китмәс, Иген уңмас гармун тартудан...
— Ялгышасың түгелме соң. агай? Сәнгать бит ул — яме дөньяның. Җир белән җыр,
Шигырь белән бодай, Ике ягы бер үк медальнең. Тракторчың Кави кырдан кайтмый.
Чын юлдашы шигырь бит аның. Кесәсендә йөрәгедәй саклый Тузып беткән Такташ китабын... Үзеңнең дә булгандыр ич синең Учак ягып кырда кунганың? Тыңлаганың сызып таң атканда Сандугачның дәртле моңнарын? Шул ич инде шигырь.
Булгандыр ич синең янып-көеп, Өзелеп яр сөйгән чакларың? Тыныч кала алмагандыр күңлең Укыганда иркәң хатларын?.. Шул ич шигырь.
Иксез-чиксез кырлар киңлегендә Чаптарларда бардыр очканың?
Ап-ак карның тәнен шыгырдатып. Шугансыңдыр чаңгы кышларын?.. Бу да шигырь.
Җирне ашлап тозлы тирең белән, Алтын уңыш җыеп аласың...
— Бу да шигырьмени? — диде рәис.
— Ә ник моңа хәйран каласың?
Иген үстерү ул җыр язу күк — Күпме көннәр уза газапта!..
һәр өлгергән башак, әйбәт җырдай. Сөендерә сине азакта.
Игенче ул үз эшендә шагыйрь, Шигырь аның һәрбер җиңеше. Шигырь бит ул, агай, җан икмәге, Акыл нуры, йөрәк җимеше.
Әкрен генә рәис чәчен тарап, Тәрәз аша күккә төбәлде. Озак торды тургайларга карап. Моңга чумды күңел төбәге...
Мемдөл.
Шахтер агай
Сурәттә син — Алтын йолдыз таккан, Ил шаулаткан дәртле каһарман. Ак башыңда — кара түбәтәең, Кашларыңа кадәр чаларган.
Син күтәргән күмер катламнары, Өйсәң, җитәр иде айларга. «Күмер агай» дигән даның китте Дала буйлап әллә кайларга.
Дәшә Донбасс, Урал. Кузбасс яза, Килеп тора хатлар Мәскәүдән... Янар йөрәк мән табалмый, дисең, Мыштым гына пыскып яшәүдән.
м.» барган итеп,
Хәтереңне юри алдыйсың:
«Мин үземне эшсез Сизәм кечсез,
Ни чуртыма миңа ял?1» — дисең.
Шахтаң алда барса, бәйрәм сиңа. Шатлык белән уза һәр кенең... Уең оча Идел буйларына — Туган ягы газиз һәр кемнең! Дәү гомерең күз алдыңа баса: ...Унбиш тулар-тулмас чагыңда, Тукай томын биштәреңә салып, Китеп бардың Донбасс ягына.
Забойларда тау-тау күмер тарттың. Ат урнына төпкә җигелеп...
Тик син үзең, юк, калмадың төптә Тачкаң кебек тузып, җиңелеп.
Уең илтте сине яхшыга, Юлың илтте сине яктыга — Күтәрелдең, үстең, танылдың.
Донбасслардан казакъ даласына Иңдерергә килдең таң нурын. Караганда, кочагын киң ачыл, Урын бирде сиңа түреннән.
Өйләнергә вакыт җиткәч, Кайттың —
Кәләш алдың бабаң җиреннән...
«Тормыш, әйе, нәкъ төш кебек»,— дисең, Узганнарны сабыр хәтерләп...
Туган ягың зурлап искә ала, Ил исмеңне йөртә кадерләп.
Син тапшырган Байрак-эстафета Данлар илне бик күп тапкырлар! Җир астыннан яңа кояш эзли Син үстергән кыю батырлар. Гүя җил дә синең хөрмәтеңә Комнар өя, комнар туздыра... Аннан гүя бөтен дала буйлап:
— Күмер а-га-а-а-й! — диеп сызгыра!
Бабай дисәм, синең хәтерең калыр. Якташ агай дисәм, ярар күк. Шатлык бөркеп янган күзләреңдә Ялкын дөрли төнге фонарь күк. Күзләреңдә, әйе, моң мөлдери, Нур җемелди сул як түшеңдә... Ил куәтен, җир кодрәтен күрәм Мәһабәт һәм горур эшеңдә
Карагайда.
Ара өзелмәгән
Хәерле көн, ханым, аяз иртә! Тынычлыкмы? Тормыш барамы?..
Син ничектер, ә мин саный алмыйм Өзелгән дип безнең араны.
Өзелмәгән ара.
Ялгый аны бала.
Хәтерләтә бала беренче кат Онытылып сине үпкәнне. Ак биләүгә төргән бүләгеңне Саклык белән өйгә илткәнне...
Үпкән-кочкан җилгә очкан, диләр.
Бала булгач, алай түгел ул.
Олы хисең тирән сеңгән җанга, Аязайта күңел күген ул.
Хәтерләтә бала яшьлегемнең Кире кайтмас күркәм чакларын, Өч-дүрт көнгә киткән арада да Сагындым дип язган хатларың...
Хәтерләтә бала барсын-барсын, Тик начарны түгел, яхшыны. Шул яхшыны саклый алдыкмы соң? Тыңлый алдыкмы соң акылны?..
Гыйшкыбызны үз кулыбыз белән Агым суга салып агыздык... Шәфкать качты идән ярыгына, Менеп басты түргә явызлык...
Шул мизгелдә ник без оныттык соң Син ана, мин ата икәнне?
Синең, минем йөрәк бер җан булып Балабызда безнең типкәнне?!
Ник без югалттык соң ил алдында Җаваплылык хисе барлыгын?
Ник күтәрдек квадратка, кубка Җан ачуын, күңел тарлыгын?!.
Димәк, ханым, тигез гаепле без. Сәбәпләрен читтән эзләмик. Таудай баса тормыш кайчак иңгә. Шулай да без түзик, төзләнмик.
Үткәннән үч алмыйк, алга карыйк, Балабызның уйлыйк язмышын. Кабатламасын үз тормышында Ата-анасының ялгышын.
караңгы HOJ, салкын караш күреп. Өшемәсен сабый күңеле.
Сизмәсен ул исен ятимлекнең, Матур узсын аның гомере.
Теләгәндә юлын тоткарлама, Килсен, керсен ачып ишегем. Өйне күрсен, аштан авыз итсен, Тойсын назын ата кешенең. Кайтуыңа сиңа күрсәтер ул Әтисенең биргән бүләген... Әйбәт диген, елмай!..
Каш җыерып, Сискәндерә күрмә йөрәген!..
Аерылсак та, бала уртак безнең. Бала — бәхет. Шуны онытма. Балабызның киләчәге өчен Без җаваплы һәрбер минутта.
Хәерле кич, ханым, тыныч йокы. Мин ялгыз дип рухың төшермә. Баласы бар кеше ялгыз булмый. Хуш! Уңышлар телим эшеңдә.
Җиз тәңкәләр
Ибраһим Нуруллиига
Арттан килеп:
«Тукта!» дигән кебек.
Берәү тартты мине җиңемнән.
Мин борылдым.
Күрәм: бер яшь егет —
Таяк тоткан, соры шинельдән.
Мин кем дип тә белмим эндәшергә,
Икебез дә авыз ерабыз.
Яшь Ульянов эзе калган төштә Ике студент басып торабыз.
Танышуга телләр чишелделәр.
Чыгып киттек иркен урамга.
Ә урамда көзге яшь юкәләр Сары яфрак сипкән юлларга.
Уйный җилдә, бии, бөтерелә
Җиз тәңкәләр — көзнең бирнәсе. Ә яшьлекнең, җитез җилне җиңел. Җирән аттай килә җиләсе!
Җил каера шинель чабуларын, Җил үрмәли җиңнәр эченә...
Җил. көзге җил, дымлы окопларны. Походларны искә төшерә...
Казанда көз.
Җиз тәңкәләр тузгый — Күбәләкләр туе диярсең. Җиз тәңкәләр тулы юлдан атлап, Көлемсерәп каршы киләсең.
— Сәлам, Мәхмүт.
— Саумы, профессор дус!
Без йөрибез озак гәпләшеп. Олайсак та. җил һич картаймаган — һаман чаба гайрәт-дәрт чәчеп.
Җиз тәңкәләр әнә картайганнар — Йөзләренә сары йөгергән...
Ә үзләре һаман кыю алар — Тарткалаша карлы җил белән! Шулай инде, көзләр, кышлар узгач, Җырлап килә җиргә тагын яз. Яз шикелле ямьле яшьлек таңын, Яшьлек чагын кемнәр сагынмас?!
И бу дөнья!
И тынгысыз тормыш!..
Башладык без аны окопта... Шуннан бирле каләм тибрәтәбез, Үзебез гел юлда, походта.
Ә күңел яшь һаман.
Көзге җилләр
Баса алмый йөрәк кайнарын...
Мул җимешле булгангамы, белмим, Никтер сөям мин көз айларын!
Юкәләр җиз тәңкәләрен җиргә Очырсыннар, мулрак өйсеннәр... Яшьлектәге кебек картлыкта да Алар безгә илһам бирсеннәр!