Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ МӘКТӘП ҮСЕШТӘ


әр җәмгыятьнең, һәр милләтнең киләчәге, язмышы яшь буынны тормышка әзерләү белән, тәрбия системасы һәм процессы — мәктәп белән бәйләнгән. Шул сәбәптән һәр милләт үз мәктәбен даими камилләштерергә омтыла. Безнең Совет дәүләте моның белән даими шөгыльләнә.
Мәктәп турындагы 1958 елгы закон кабул ителгәннән бирле шактый еллар узды. Шуннан соң кабул ителгән мәктәпкә кагылышлы карарлар да кул үзгәрешләр тудырды.
Шушы елларда татар мәктәпләре нинди үзгәрешләр кичерде, алга таба нинди адымнар ясады соң? Аның үсү перспективалары, ягъни киләчәге нинди?
Узган бишьеллыкта төп игътибар яшьләрнең күпчелегенә урта белем бирү, программа һәм дәреслекләрнең эчтәлеген яңарту, башлангыч мәгарифне тамырдан үзгәртеп кору буенча партиянең XXIII съезды карарларын үтәүгә бирелде. Бу мәсьәләләр дәүләтебезнең экономик казанышларына таянып хәл ителде.
Партиябезнең XXIV съезды фән-техника прогрессы биргән мөмкинлекләрдән файдалану һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тизләтү нигезендә халык тормышының матди һәм мәдәни дәрәҗәсен шактый күтәрүне тугызынчы бишьеллыкның төп бурычы ител билгеләде. Җитештерүче көч. ягъни яшь буын, әзерләнмичә, хезмәт җи- тештерүчәнлеге үсмәячәге һәр кешег» мәгълум. Шул сәбәптән, гомуми белем мәктәбенең тормыштагы роле хәзерге заманда үскәннән-үсә бара.
Бу турыда аеруча КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының «Яшьләргә гомуми урта белем бирүгә күчү һәм гомуми урта белем мәктәбен тагын да үстерү турында»гы 1972 елгы июнь карарында ачык әйтелә. Гомуми белем мәктәбе, дип билгеләп үтелә карарда, соңгы елларда бердәм хезмәт һәм политехника мәктәбе буларак, шактый ныгыды. Шулай ук карарда, экономика, фән һәм культура өлкәсендә КПССның XXIV съезды карарларын практик тормышка ашыру, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшен тагын да яхшыртуны, гомуми белем мәктәбенең эш сыйфатын күтәрүне таләп итә, дип күрсәтелә. Хәзерге шартларда мәктәп эшен коммунистик төзелешнең яңа бурычлары, фән-техника прогрессы таләпләренә туры китереп алып бару аеруча әһәмиятле.
Киң колач белән коммунизм төзү бу-рычларына, фән-техника революциясе та-ләпләренә туры китереп, мәктәпләрдә белем бирүнең эчтәлеге камилләштерелә. Укыту программалары һәм дәреслекләр, уку-укыту ысуллары, методлары яңартыла. Укучыларга тирән белем, киң политехник әзерлек бирә торган, аларның фикерләү сәләтен үстерергә омтылган иң оста укытучылар тәҗрибәсен гамәлгә кертү дә шуңа хезмәт итә. Яшьләрне теге яки бу профессия белән кызыксындыруда промыш-
Һ
ленность предприятиеләре, колхоз, совхоз, фәнни-тикшеренү институты һәм югары уку йорты коллективлары да катнаша.
Уртак тырышлык бушка китми. Бишь-еллыктан бишьеллыкка мәктәпләребезнен эше яхшыра бара. Колхоз кырларына яки завод цехларына һәм югары уку йортларына килеп кергән яшьләр өлкән буынга лаеклы алмаш булалар.
1972 елда урта мәктәп тәмамлаган утыз алты меңгә якын егет һәм кызның 60 процент чамасы материаль җитештерү сферасына, шуларнын очтән бер өлеше авыл хуҗалыгына эшкә килде, 18,1 проценты вузларга, бер өлеше техникумнарга укырга керде. Алар барысы да диярлек тырышып эшлиләр һәм тырышып укыйлар. Намус белән эшләү һәм укулары —мәк-тәпнең яшьләрне тормышка, хезмәткә уңышлы әзерләвен күрсәтә.
Югарыда әйтелгәннәр тулысынча татар мәктәбенә дә ка-ыла. Чөнки аның экономик һәм политик, хокук һәм педагогик хәле нәкъ рус мәктәпләренеке кебек. Татар мәктәпләре дә һәрьяклап үскән һәм белемле гражданнар тәрбияләп, җәмгыятебез тормышының барлык сфераларына хезмәт күрсәтәләр. Практикадан күренгәнчә, татар мәктәпләрен тәмамлаган яшьләр, эшчеләр сыйныфы, колхозчы крестьяннар һәм интеллигенция сафларына кушылып, хәзерге заман профессияләрен тиз үзләштерәләр, иҗтимагый җитештерүдә һәм җә-мәгать тормышында актив катнашалар. Бу — хакыйкать.
Шул хакыйкатьне раслау өчен бик күп мисаллар китерер) ә мөмкин. Кайберләрсн генә алыйк. Мамадыш районының Үсәли татар урта мәктәбендә 503 кеше укый. Анда барлык предметлар буенча яхшы җиһазланган кабинетлар, мастерскойлар, физкультура залы бар. Техник җиһазлар җитәрлек. 200 урынлы интернат салынган. Анда яшәүче укучылар көнгә өч тапкыр түләүсез кайнар аш белән тәэмин ителә.
Биредәге укытучылар коллективы укы- ту-торбия процессын оештыруның аеруча нәтиҗәле юлларын эзли. Шуңа күрә монда өлгереш елдан-еп үсә, укучыларның бслсмо тирәнәя. Әгәр 1960 елда өлгереш 96,0 процент тәшкил итсә һәм укучыларның 2S проценты «дүрт» һәм абиш» билгеләренә укыган булса, 1972 елда исә тик 1% укучы гына икенче елга утырып кала. Укучыларның 35% ы «дүрт» һәм «биш» билгеләренә генә укый.
Соңгы 20 елда Үсәли мәктәбен сигез йөздәй артык кеше тәмамлады. Шулердан 336 сы югары уку йортларында белем ала, яки аларны тәмамлады инде. Үсәлидә эшләүче укытучылар, врачлар, агрономнар, зоотехниклар һәм механизаюрлар күпчелеге шушы мәктәпне тәмамлаган кешеләр. Бу мәктәп Калинин исемендәге колхоз территориясенә урнашкан, әлеге хуҗалыкның эшкә сәләтле барлык кешеләрнең 90 проценты чамасы урта һәм сигезьеллык белемле.
Яки менә Казандагы Татарстан мех берләшмәсен алыйк. Бу микрорайонда дүрт татар мәктәбе бар. Әлеге предприятиедә утыз яшькә кадәрге 4200 эшче һәм хезмәткәр эшли. Шулармын 2600 е — татарлар. 1800 кеше, ягъни 43 проценты югары, урта һәм урта махсус белем алгаи. Ике меңнән артык эшченең сигезьеллык һәм җидееллык белеме бар һәр биш эшченең берсе кичке мәктәптә, вузда яки техникумда укый Бу уку йортларында белем алучы 700 кешенең 500 е, ягъни җитмеш биш проценты — татарлар.
Шулай ител, илебездә социалистик төзелеш практикасы промышленность, ааыл хуҗалыгы, фән һәм культура өчен кадрлар әзерләүдә милли мәктәпнең гаять зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә Ул җәмгыятьнең яңа социаль структурасын формалаштыруда зур роль уйный.
КПСС ҮЗЙК Комитетының отчет докладында, партиянең XXIV съезды делегатларының чыгышларында совет җәмгыятенең социаль-политик үсешен анализлауга, аның структурасындагы тарихи үзгәрешләргә һәм совет милләтенең тарихи гому- милеге тууына зур игътибар бирелде. Бу— социаль группалар интеграциясе (ягъни иҗтимагый төркемнәр берләшүе) һәм илебездәге милләтләр, халыкларның акрынлап якынаюы нәтиҗәсе булып тора. Съездда күрсәтелгәнчә, шушы якынаю процессы милли үзенчәлекләргә, социалистик милли культураларга зур илтифат итү. аларның үсешенә даими ярдәм итү шартларында бара. Милли мәктәпкә игътибар һәм аның бүгенге, иртәгәге көнен кайгырту милли культураны үстерү юлларының берсо булса, культураны буыннан-буынга күчерүнең иң көчле чарасы — мәктәп.
Татар мәктәпләренең хәле, андагы уку-чыларның белем һәм тәрбиялелек дәрәҗәсе нинди сан һәм фактлар белән билгеләнә соңТ
Татарстанда 2802 гомуми белем мәктәбе бар. Шулерның 529 ы — урга мәктел-
ләр. 1417 мәктәп — татар һәм татар-рус катнаш мәктәпләр. Шуларның ике йөз ундүрте— урта мәктәп. Моннан тыш 119 чуваш һәм рус-чуваш, кырык ике удмурт һәм рус-удмурт, егерме мари һәм өч мордва мәктәбе дә бар.
Уку яшендәге (7—15) барлык балаларны мәҗбүри укуга тарту, нинди телдә укуларын исәпкә алып, укучыларны мәктәпләр белән тәэмин итү принциплары нигезендә мәктәпләрне рациональ урнаштыру эше системалы рәвештә алып барыла. Республика мәктәпләрендәге 650 меңгә якын укучының 412 меңе рус телендә бе-лем ала. Әйтергә кирәк: шуларның өчтән бер өлеше (140 мең бала) милләте буенча татар; 213 мең бала татар телендә, 22 меңе чуваш һәм башка телләрдә укый. Аларны 40 меңгә якын педагог укыта.
Соңгы елларда татар мәктәпләре челтәре ничек үзгәрә соң? 1960 елдан башлап, рус телендә укытыла торган мәктәпләргә һәм андагы контингентка карата татар мәктәпләре һәм андагы контингентның нисбәте чагыштырмача стабильләште. Әгәр 1960 елда татар мәктәпләрендә укучылар саны 32,6 процент, 1965 елда 32,2 процент булган булса, 1972 елда исә 33,0 процентын тәшкил итте.
Татар мәктәпләрендә укучылар саны соңгы унике елда шактый артты. 1960 елда алар 149 мең иде. 1972 елда 213 мең чамасы укучы булды. Татар сигезьеллык һәм урта мәктәпләрен тәмамлаучылар саны артуга таба билгеле бер тенденция күренә башлады. Әгәр 1960 елда сигезьеллыкны 11 мең ярым укучы тәмамлаган булса, 1972 елда исә 22,5 мең үсмер тәмамлады. 1950 елдан алып 1960 елга кадәр татар урта мәктәпләреннән кырык бер мең, ә соңгы ун ел эчендә 70 мең чамасы кеше укып чыкты.
Югарыдагы саннар татар милли мәктәбенең чәчәк атуын, аның гөрләп үсүен күрсәтә. Бу — партия һәм совет органнарының мәктәпкә зур игътибар бирүләре нәтиҗәсе. Ул бигрәк тә татар мәктәпләренең укыту-материаль базасын ныгытуда күренеп тора. Республикада соңгы ун елда татар мәктәпләре өчен 150 меңгә якын урынлы 608 бина салынды. Аларның күбесе типовой проект буенча таштан эшләнде. Төзелеш башлыча колхозлар исәбенә авыл җирләрендә алып барылды.
Барлык татар урта һәм сигезьеллык мәктәпләре кинофикацияләнде һәм күпчелеге радиолаштырылды. 1972 елда гына 158 да татар мәктәпләре 400 мең сумнан ар- тык күргәзмә әсбаплар һәм 900 мең сумлык укыту җиһазлары һәм техник җайланмалар сатып алдылар.
Мәктәп китапханәләренең китап фонды сизелерлек үсте. 1962 елда урта мәктәп китапханәләрендә 4 миллион 150 мең данә китап булган булса, 1972 елда аларның саны 6 миллион 731 меңгә җитте.
Без бүген татар мәктәбенең гомуми белем предметлары буенча үз укучыларына теләсә кайсы совет мәктәбе кебек белем бирүен һәм аларга теләсә кайсы совет мәктәбе кебек ук гомуми үсеш тәэмин итүен горурлык белән исбат итә алабыз.
Укучыларның белем дәрәҗәсен һәм аларның гомуми үсешен билгеләү критерийлары бармы соң? Әйе, бар. Укучыларның өлгереше, аларның мәктәпне уңышлы тәмамлап институт һәм техникумнарга керүе һәм производстводагы активлык дәрәҗәсе менә шундый критерийлар исәбенә керә.
1971—72 уку елында укучыларның өл-герешен күрсәткән чагыштырма мәгълүматлар татар мәктәпләре укучыларының белеме, кагыйдә буларак, канәгатьләнерлек дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Югары уку йортларына керүче татарлар саны елдан-ел арта. Әгәр 1958 елда югары уку йортларына кергәннәр арасында татарлар 27 процент тәшкил иткән булса, 1966 елда исә 35 кә җитә язды, ә 1972 елда 42 процент булды. Татарлардан техникумнарны бетерүчеләр проценты 45 кә җитте.
Соңгы 20 ел эчендә генә дә Татарстанда югары һәм урта махсус белем бирүче уку йортлары 170 мең белгеч әзерләп чыгардылар. 1000 кеше исәбеннән яшь белгечләр әзерләү буенча Татарстан күптән инде Франция, Англия һәм Көнбатыш Германия кебек алдынгы капиталистик илләрне артта калдырды, чөнки бездә быел югары уку йортларында укучыларның саны 10 мең кешегә исәпләгәндә 192 гә җитте, ә Франциядә 71, Англиядә 53, Көнбатыш Германиядә 44 студент кына туры килә. Мәсәлән, Кама тамагы районының Олы Кариле татар урта мәктәбен соңгы ун елда 446 кеше тәмамлады. Шуларның 91 е, ягъни 21 проценты, вузларга керде. Соңгы өч елда Сарман районының Мин- зәләбаш урта мәктәбен тәмамлаучыларның 25 проценты югары уку йортларында белем ала. Казанның 80 нче урта мәктәбен
соңгы ун елда «pi» дгьяа --мамЛамы. Шулардай 270 кеше, ягъни 47 проценты университет һәм институтларда укый. Татар мәктәбенең уңышлы рәвештә алга баруын раслый торган тагын башка бик кул мисаллар да китерергә мвмкин.
Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы, укучыларның белем һем фикерләү дәрәҗәсен аныклау максатыннан чыгып, методистлардан терле фәннәр буенча махсус танып-белү мәсьәләләре тезетте һәм алариы укучыларга тәкъдим итте. Татар мәктәбе укучылары тарих буенча бирелгән таиып-белу мәсьәләләрен ана телендә чиштеләр. Алариың язма рәвештә биргән җаваплары белемне тулы кыйммәтле, яхшы сыйфатлы итеп үзләштерүләрен, «тарихи фикерләү» һәм танып-белү сәләтләренең рус мәктәпләре укучыларыныкы белән бертигез дәрәҗәдә икәнлеген раслады. Мәсәлән, Казандагы 10 ичы татар мәктәбенең алтынчы классларында яңа уку материалын үзләштерү максатыннан чыгып тәкъдим ителгән танып-белү мәсьәләсен 35 укучының 33 е беренче вариантта, икесе җиңелрәк (өстәмә информациясе булган) икенче вариантта бирелгәннән соң чиштеләр. 113 нче татар урта мәктәбендә мондый мәсьәләне 32 укучының 28 е беренче вариантта, 4 есс икенче вариантта дәрес чиште. 19 ичы рус мәктәбендә 27 укучының 23 е беренче вариантны, 4 се икенче вариантны үтәделәр; 79 нчы мәктәптә исә 40 укучының 38 е беренче вариантны эшләде. Югарыда китерелгән саннар, шулай ук укучыларның җавапларына сыйфат анализы ясау рус һәм татар мәктәпләрендә укучыларның танып-белү сәләтенең һәм белемнәрне үзләштерү сыйфатының яхшылыгын һәм бертигез дәрәҗәдә булуын күрсәтә.
Рус һәм татар укучыларына рус теленнән бор үк танып-белү мәсьәләләре бирелде. Монысы түбәндәге өч максатны исәпкә алырга момкинлок бирде: беренчедән, укучыларның программа материалын үзләштерү сыйфатын тикшерү Икенчедән, рус һәм татар классларында укучыларның телне белүдәге һәм сөйләм күнекмәләрендәге аермалыкларны ачыклау һәм анализлау. Өченчедән, элек үзләштерелгән белемнәрне актуальләшторү һәм рус, тотар телләрендә яңа белемнәр алу буенча укучыларның танып-белү эшчонлогенә, фи-керләү үзенчәлекләренә чагыштырма анализ ясау максаты. Бу татар укучыларының туган телгә һәм һәм рус теленә нигезләнеп фикер йертү үзенчәлекләрен анализлау мемкинлеге бирде. Шул ук максат белән татар мәктәпләре укучыларына татар теленнән дә шундый ук танып-белү мәсьәләләре бирелде.
Язма җавап нәтиҗәләре гамәлдәге программалар һәм дәреслекләрдә күздә тотылган тел белеме минимумын укучыларның канәгатьләнерлек үзләштерүләре турында сөйли. Шуны да күрсәтергә кирәк, татар укучыларының күпчелеге рус теле буенча яңа мәгълүмат алуда һәм аннан файдалануда актив мөстәкыйль танып- белугә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Мәсәлән, дүртенче класслардагы укучыларның 96.6 проценты тәкъдим ителгән биремне нигездә уңышлы үтәделәр.
Ләкин татар мәктәпләре укучыларының рус телендәге җавапларына сыйфат анализы ясау (рус мәктәпләре укучыларының җаваплары белән чагыштырганда) рус һәм татар укучылары биргән җаваплар арасында зчтәлек һәм сүзләрне урынлы кулланып, бу җавапларны дәрес төзи белү ягыннан зур аерма булуын күрсәтте. Тәкъ-дим ителгән мәсьәләләргә рус мәктәпләрендә укучыларның 62 проценты, татар мәктәпләрендә 33 проценты гына тулы һәм нигезле итеп җавап кайтардылар.
...Мәктәптә тәрбия эше сыйфатын күт», рү һәм, хосусан, фикерләү сәләтен үстерү проблемасы, күрәсең, күп дистә еллардан соң да актуаль булып калачак Беренчедән, һәр чорның үзенә генә хас кыенлыклары һәм проблемалары бар. Алар һәр буынның холкында, фикерләү ысу-лында үзенең эзен калдыра Без еш кына өлкәннәрнең яшьләрне шелтәләп: «Безнең заманда яшьләр яхшырак, тыйнаграк иде...в кебек сүзләрен ишетәбез. Яшьләр дөньяга үэләренчәрәк карыйлар. Бәлки, шуңа күрәдер яшьләргә һәр елкән буын үзенең үпкә сүзен белдергән. Борынгы грек философы Аристотель үк инде яшьләрне тыйнаксызлыкта. үзсүзлелектә гаепләүләрдән яклап чыккан.
Икенчедән, «яхшының чиге юк* дигәндәй, кешене, шәхесне камилләштерүдә бернинди чик юк һәм булмаячак. Өченчедән, яшь буынга тәэсир итү мөмкинлекләре. аны тәрбияләү ысуллары камил түгел, ченки адәм баласы турындагы фән («человековедение») әле үзе дө туып кына киле.
Яңа шәхес тәрбияләү мәсьәләләрендә милли мәктәпнең кайбер үзенчәлекләре дә бар. Ләкин теләсә кайсы совет мәктәбендә тәрбиянең төп процессы һәм төп максаты— бер төсле үк. Бу мәсьәләләр мәктәптә тәрбия эшләренә җитәкчелекне камилләштерү бурычларына багышлап Казанда уздырылган (1971 ел, март) Бөтен- россия фәнни-практик конференциясендә тикшерелде. Конференция күрсәткәнчә, халык мәгарифе органнары һәм мәктәпнең тырышлыгы һәр баланың шәхесен һәрьяклап үстерүне тәэмин итә торган коммунистик тәрбия системасын булдыруга юнәлдерелергә тиеш. Менә шуңа күрә Татарстан Мәгариф министрлыгы төп игътибарны укучыларның социаль-политик аңын, аларның акыл сәләтен үстерүгә, аларда танып-белү мөстәкыйльлеге һәм иҗтимагый активлык тәрбияләүгә бирә.
Укучыларда дөрес социаль, иҗтимагый караш булдыруда патриотизм һәм интер-национализм хисе тәрбияләү беренче урында тора. Күп милләтле республика шартларында укучыларга интернациональ тәрбия бирү мәсьәләләре гаять зур әһәмияткә ия.
Бу эш, ягьни укучыларны югары совет патриотизмы һәм интернационализм рухында тәрбияләү эше, республика мәктәпләрендә бигрәк тә СССР төзелүнең 50 еллыгын лаеклы каршылау уңае белән киң җәелдерелде.
Рус һәм татар укучылары арасында пионер эшләрен туган якны өйрәнүгә бәйләп оештыру Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Шуның белән бергә, халыкның Октябрь социалистик революциясенә чаклы тормышын сурәтли торган җирле материалларны җыю балаларга тарихны тирәнрәк ача. Элек татарларның материаль һәм хокук хәле аларның нинди милләттән булула-рына гына карап түгел, е кайсы сыйныф вәкиле булуына карап та билгеләнүен, татар баеның беркайчан да татар батрагының туганы яки ярлы русның дусты бул- маганлыгына һәм була да алмаганлыгына балаларны ышандыра.
Укыту ике телдә алып барыла торган рус-татар мәктәпләре республикада күп. Бу мәктәпләр тәҗрибәсен өйрәнеп, без төрле милләт укучыларына интернациональ тәрбия бирүдә алар куллана торган методлар һәм формаларның нәтиҗәле булуына ышандык Дәрестән тыш тәрбия эшен оештыру формаларының берсе — халыкара дуслык клублары оештыру. Хв- зер мәктәпләребездә шундый 620 клуб бар. Укучылар төрле илләр, төрле халыкларның тормышын өйрәнәләр, башка республика һәм өлкәләрдәге, чит илләрдәге яшьтәшләренең тормышы белән танышалар, алар белән хат алышып торалар.
Мәктәпләребездә укучыларны В И. Ленин тормышы һәм эшчәнлеге үрнәгендә тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Мәктәп эшчәнлегенең бу төре халык мәнфәгате белән яшәүче, әдәпле һәм инсафлы кеше үстерүдә, шул исәптән укучыларда танып-белү мөстәкыйльлеге, интернационализм һәм эстетик зәвык тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.
Мәгариф министрлыгының игътибары педагогларны һәм укучыларны В. И. Ленинның иҗат мирасы белән коралландыруга юнәлдерелә. Шушы максат белән мәктәпләрдә даими рәвештә теоретик семинарлар оештырыла. Ленин тәгълиматын пропагандалау буенча укытучыларга ярдәм йөзеннән төрле брошюоа, җыентыклар һәм «Совет мәктәбе» журналында мәкаләләр бастырып чыгарыла. Шул исәптән укучылар өчен В. И. Ленинның мәктәптә өйрәнелә торган әсәрләре кертелгән җыентык чыгарылды.
Югары класс укучыларының Ленинның теоретик мирасын үзләштерүләренә ирешүдә төп нәрсә, партиябез ихтыяры һәм халык хезмәте нәтиҗәсендә Ленин идеяләренең ничек итеп чынбарлыкка әверелүен конкрет мисалларда күрсәтеп, педагогларның укучыларда Ленин тематикасы белән кызыксыну һәм марксистик теорияне үзләштерү ихтыяҗы тәрбияләүләреннән гыйбарәт.
Шулай итеп, татар мәктәбенең укыту- тәрбия процессын оештыру системасы (һәм аның нәтиҗәсе) башка совет мәктәпләренеке шикелле үк. Ул максатларына муафыйк шәхес тәрбияләү бурычын уңышлы үтәп килә.
һәрбер милли мәктәп үз ана телендә укыта. Бу аның төп үзенчәлеге. Билгеле булганча, татар теле — бик күптәннән язуы булган һәм нык үскән телләрнең берсе. 6 миллионга якын совет кешесе шушы телдән файдалана һәм төрле дәрәҗәдә аның әдәби пвариант»ында яки берәр диа-лектында сөйләшә.
Кеше тормышында туган телнең роле нинди? Марксизм классиклары, телнең фәлсәфи билгеләмәсен биреп, аны аралашу чарасы дип күрсәтәләр Бу аның җәмгыятьтәге төп роле.
Бөек рус педагогы К. Д. Ушинский туган телгә гаять зур әһәмият биргән. «Телдә бөтен халык һәм аның бөтен ватаны гәүдәләнә Тел инде гомерен үткәргән, хәзер яши торган һәм яшәячәк буыннарны бөек бер җанлы тарихи бөтенгә берләштерүче иң тере, иң бай һәм ныклы элемтә ул. Халык авызында халык теле исән икән, халык та исән» дип язган ул.
Туган телне үзләштергәндә, бала бары тик сүзләрне генә, сүзләр тезмәсен һәм аларның төрлечә үзгәрүләрен генә түгел, ә иксез-чиксез күп төшенчәләрне, предметларга карашларны, бик күп фикерләрне, хисләрне, әдәби сурәтләрне, телнең логикасын һәм фәлсәфәсен дә үзләштерә . Әдәбиятта туган тел турында, аның соци- аль-педагогик, тарихи һәм психологик асылын ачып бирә торган башка герле билгеләмәләр дә очрый. Татар мәктәбе укучыларының туган теле — татар теле турында да шул ук сүзләр белән, нәкъ шундый ук фикер-ләрне әйтеп була. Ләкин телнең чыннан да танып-белу коралы һәм шәхесне үстерү чарасы булып җәмгыятькә хезмәт итүе күптөрле шартларга бәйле.
Татар теле халык эшчәнлегенең барлык сфераларына хезмәт күрсәтәме соң? Совет иленең төрле почмакларында яшәгән та-тарларның төрле телләрдән файдалануы турында аерым сүз алып бармыйча, Татарстан турында гына сойгә: әйдә, татар теле халкыбыз тормышының һәрбер тармагында тиешле рәвештә кулланыла дип әйтә алабыз. Мәсәлән, авыл хуҗалы* ында, өлешчә, транспортта, элемтә, партия һәм совет аппаратларында, җирле промышленностьта, көндәлек тормышта, мәгариф, агитация-пропаганда һәм культура-агарту дөньясында ул шулай.
Тел кулланышының шул сфералары арасында иң әһәмиятлесө — мәктәп тормышы. Телнең кулланылуы — аның яшәве һәм үсешен тәэмин итә. Бу ике төшенчә үзара тыгыз бәйләнештә яши, бер-берсе- HJ «таяна» Ләкин телнең кулланылышы турында, мәгълүм бер чор белән чикләп
1 К. Д. Ушинский Әсәрләр 7 том РСФСР Педагогия фәннәре академиясе нәшрияты. 1948 ел. 557 бит.
’ Шунда ук. 560 бит.
фикер йөрткәндә, аның яшәве белән үсүе арасында аерма барлыгын әйтеп була. Мәсәлән, Татарстаннан читтә торып башка (рус, башкорт, үзбәк, казакъ һ. б) телләрдән файдаланучы татарлар өчен татар теленең үсү-үсмәве алай ук мөһим түгел, ләкин ул аларның тормышында яши. Шул күзлектән караганда, югарыда күрсәтелгән сфераларның кайсысы әдәби тел үсешенә барыннан да күбрәк йогынты ясый?
Укыту процессында танып-белү чарасы һәм фикерләү коралы булып торган әдәби тел үсәме яки шул көе генә яшиме? Табигый, укыту процессы, тел «эшчәнлеге» җирлеге буларак, телнең үсүенә йогынты ясаудан бигрәк, аның үсешен стимуллаштыра, яшь буынны (ягъни халыкны) ана телендә әдәбият, газета-журнал укырга өйрәтә.
Безнең карашыбызча, барыннан да бигрәк телнең үсешенә аның җанлы сөйләм телендә, әдәбиятта, матбугат, радио, телевидение һәм сәхнә сәнгатендә кулланылуы йогынты ясый Оригиналь матур әдәбият, проза һәм поэзия теле исә моңа үрнәк булып тора. Шушы таомакларда яшәп үскән тел мәктәптә уку-укыту коралы булып хезмәт итә.
Вакытлы матбугатта ана теле ничек кул-ланыла? Татар телендә «Социалистик Та-тарстан», «Кызыл таң». «Татарстан яшьләре» һәм «Яшь ленинчы» шикелле зур газеталар белән беррәттән. утыз җиде район газетасы һәм җиде журнал, шул исәптән КПСС өлкә комитеты органы «1атар- стан коммунисты» журналы чыгарыла. Соңгы ун елда журналларның тиражы бик нык үсте «Казан утлары» җиде мең данәдән 90 меңгә, ә «Азат хатын» 10 мең экземплярдан 360 меңгә җитте. Татар мәгарифчеләренең «Совет мәктәбе» журналы тиражы 5600 ден 23 мең данәгә кадәр үсте. Бу факт һем саннар киң катлау хезмәт ияләре туган телдәге вакытлы матбугатны актив рәвештә укыйлар һем үзләренең иҗтимагый тормышларында бу телне киң кулланалар, дип әйтергә мөмкинлек бирә. (Шул ук вакытта мәктәпнең ана телендә укыту нәтиҗәсе дә.)
вакытлы матбугат укучыларның тел культурасын күтәрүгә һәм аны үзләштерүгә ничек йогынты ясый? Беренчедән, матбугат —тел лексикасының барлык катлауларын диярлек активлаштыру чарасы. Һәм. димәк, лексиканың актив запасын тулыландыру чарасы булып тора Икенчедәҗ
матбугат — белемнең терпе өлкәләрендәге (промышленность, авыл хуҗалыгы, политика, спорт һ. б.) терминологияне үзләштерү чыганагы.
Матбугат теле белен саксыз »ш иткәндә, ул — мәктәп балаларының тел культурасын күтәрүгә комачаулый торган бер киртә булып та тора. Бу исә — бер үк сүзләрне төрлечә куллануга, кирәкле-кирәксезгә чит тел сүзләрен куллануга, сүзләрне дерес язмауга, синтаксик конструкция-ләргә һ. б. кайтып кала.
Югарыда әйтелгәннәр мәгълүм дәрәҗәдә радио һәм телевидение теленә дә карый. Радиотапшырулар мәктәп балаларының телне үзләштерүләренә ярдәм итә, телнең байлыгын, матурлыгын күрсәтә һәм тел белән кызыксыну тудыра. Шул ук вакытта, педагоглар һәм радионың үз хезмәткәрләре фикеренчә, микрофон алдында чыгыш ясаучылар, бигрәк тә врачлар, инженер-техник хезмәткәрләр, халык хуҗалыгы белгечләре үз ана телләрен ватып-сындырып сөйлиләр. Аларда телнең лексикасыннан файдалану һем дерес логик басым күнекмәләре җитәрлек түгел.
Телевидениенең тормышка киң үтеп керүе уңае белән татар әдәби теленең функциясе киңәйде: аның өчен яңа кулланылыш сферасы табылды. Телевизион тапшырулар тематикасы (вакыт лимиты сәбәпле) радиодагыдан таррак. Ләкин телевидение тапшыруларының гаять зур бер өстенлеге дә бар: тыңлаучы радиодан бары тик сүзне генә ишетсә, телевизордан ул чыгыш ясаучының үзен дә күреп утыра. Бу — тамашачыларга телевидение тапшыруларының йогынтысын күп тапкырлар арттыра. Чыгыш ясаучының үз авызыннан ишетелгән бик күп сүзләрнең мәгънәсе һәм мәгънә төсмерләре ачыла, һәм мәктәп балалары әдәби тел лексикасын аңлырак рәвештә һәм тизрәк үзләштерәләр. Ләкин педагоглар һәм телестудия хезмәткәрләренең күзәтүләренә караганда, ра-диотапшырулардагы кебек үк, татар телен кулланудагы кимчелекләр монда да кабатлана.
Студиягә татарча тапшыруларны арттыру, теге яки бу тамаша, кинофильмны күрсәтү, теге яки бу музыкаль әсәрне башкаруны һ. б. сорап мәктәп укучыларын- иан да хатлар килә. Мәгариф министрлыгы бу үтенечләргә кушыла һәм тапшырулар программасында мультфильмнар, ха* лык әкиятләре санының һәм фантастик темаларга тапшыруларның арттырылуын тели. Бу жанрлардагы әсәрләрне карау тел үзләштерүгә генә түгел, балаларның һәм яшьләрнең фикерләү сәләтен үстерүгә дә ярдәм итә.
Мәктәп тормышында татар теленең теп функцияләре нәрсәдән гыйбарәт? һәр уку-укыту теле кебек, ул бер үк вакытта берничә функцияне үти.
Беренчедән, укучы өчен ул педагог тарафыннан аңлатыла торган укыту мате-риалындагы, дәреслекләр, китаплар, маг-нитофон язмасындагы яңа белем чыганагы булып хезмәт итә.
Икенчедән, ул — укучыларның яңа белемне мөстәкыйль үзләштерү һәм фикерләү сәләтен үстерү чарасы да була.
Өченчедән, ул татар теле укытучылары кулында укучыларда дөньяга коммунистик караш тәрбияләү һәм аларны һәрьяклы үстерү чарасы булып хезмәт итә. Шушы мәкаләдә генә татар теленең югарыда күрсәтелгән өч функциясен укытучы теле, дөреслек теле һ. б. ягыннан карау мөмкинлегебез юк. Болар махсус фәнни тикшеренүне сорый. Ләкин шуны күрсә-тергә кирәк: тәрҗемә ителгән дәреслекләр, барыннан да элек физика, химия һәм биология дәреслекләренең теле хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала килә. Биредә Мәгариф министрлыгына да, Татарстан китап нәшриятына да эш җитәрлек әле.
Тәрҗемә дәреслекләр турында сүз башлагач, иң мөһим бер мәсьәлә турында әйтмичә булмый: бездә сүзлекләр юк. Иң элек терминнар сүзлекләрен төзү һәм бастырып чыгару безнең якындагы бурычыбыз булып тора. Мәгариф министрлыгы планында булган 6 сүзлектән хәзергә өчәве генә басылып чыкты (физика, биология һәм математика терминнары сүзлекләре).
Татар теле терминологиясе проблемасын хәл итүне дә кичектерергә ярамый. Мондагы буталчыклыкка тел белмәгән кеше дә дөнья хәтле мисал китерә алыр иде. Терминнарның тәртипкә салынмаган булуы укыту эшенә комачаулык итү белен генә чикләнми.
Татар теле мәктәптә укыту планнары һәм программалары нигезендә өйрәнелә. Алар бу эшнең төп документлары булып торалар. Укыту планнары һәм программалары мәктәпнең максатларыннан һәм бурычларыннан чыгып төзеләләр, җәмгыятьнең мәктәпкә таләпләре үзгәрү белән бергә алар да үзгәрәләр.
Татар мәктәбе өчен ике укыту планы бар. Алар бер-берсеинәи татар һәм рус Телен өйрәтүгә билгеләнгән вакыт күләме белән аерылып торалар. Татар мәктәбенең гамәлдәге төп укыту планында татар телен һәм әдәбиятын өйрәтүгә беренче класстан башлап унынчыга хәтле атнага 48 сәгать, ел буена 1532 сәгать бирелә (34 уку атнасы). Бу план буенча Татарстандагы мәктәпләр эшли. Татарстаннан читтә булган мәктәпләр (алар РСФСРның 24 өлкә һәм автономияле республикасында бар) бүтән план буенча эшли. Ул милли мәктәпләрнең («бердәм») укыту планында татар теле һәм әдәбиятына атнага 39 сәгать, ягъни елга 1226 сәгать бирелә.
Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә төп укыту планында күрсәтелгән вакытны без минималь кирәк вакыт дип саныйбыз һәм мәктәп программаларын төзегәндә моны исәпкә алабыз.
Алда әйткәнебезчә, хәзер мәктәпләрдә укытуның эчтәлеге үзгәрү процессы бара Ул татар теле һәм әдәбияты программаларында да чагыла.
Татар мәктәбендә өчьеллык башлангыч укытуга күчү рус мәктәпләре белән бер ук вакытта башланды. Байтак кыенлыкларга карамастан, бу процесс тулаем уңышлы бара. Өчьеллык укыту шартларында ана теле буенча яңа программаларның үзенчәлеге шунда: өйрәнелергә тиешле яңа төшенчәләр, яңа кагыйдәләр белем бирү һем тәрбия максатларына җавап бирә торган гел материалы нигезендә системалырак рәвештә тәкъдим ителәләр. Материалның эчтәлеген аңлатуның яңа принциплары укытучыдан тел төшенчәләре системасын ачуга һәм фактларны яктыртуга да принципиаль яңача карауны, о укучылардан уку материалын тирәнрәк төшенүне таләп ите. Беренче класста яңа программалар белән эшлеү укытуны дөрес оештырганда балаларның яңа программа «кыенлыклар»ын җиңә алуына ышандыра Димәк, эшнең уңышы, башлыча, укытучы кулында.
Урта һәм югары класслар өчеи булган татар теле һәм әдәбияты буенча яңа программаларның үзенчәлеге аларның фәнни, теоретик дәрәҗәсе күтәрелүдән гыйбарәт. Бу программалар һәм дөреслекләр укучыларның танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерүгә күбрәк шарт тудыралар. Яңа программаларда төп игътибар укытуны тормыш белән бәйләп алып баруга, укучыларның сейләм һем язма телем үстерүгә аларда эстетик һәм нәфислек зәвыгы тәрбияләүгә юнәлдерелә.
Кешенең эстетик идеалын һәм яшәү мәгънәсен фәлсәфи аңлау сәләтен тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле турында сөйләп торуның кирәге юктыо. Татар әдәбияты яңа кеше тәрбияләү өчен көрәштә нәтиҗәле корал булып тора.
Татар әдәбиятын яңа программа буенча өйрәнү ике этапка бүленә: беренчесе — 4—7 классларда әдәбияттан башлангыч мәгълүматлар бирелә. 4 иче класста, уку һәм сейләм күнекмәләрен тагын да үстерү максаты белән, татар классик һәм совет әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре өйрәнелә. 5—6 классларда исә әдәби әсәрләрне өйрәнү тематик бәйләнеш прин-цибында алып барыла. 7 иче класс программасы укучыларның әдәбият буенча алган белемнәрен системага салырга ярдәм итә торган әсәрләрне эзлекле хронологик тәртиптә өйрәтүне күздә тота.
Икенче этап: 8—10 нчы классларда әдәбият курсым тарихи-хронологик тәртиптә системалы өйрәнү башлана. Өйрәнелә торган әсәрләрме сайлау принцибы булып һәр әсәрмәм югары идеялелек һәм нәфислеге, үз заманы һәм хәзерге заман эчен актуальлеге, аның танып-белү һәм тәрбияви кыйммәте, укучылар өчен аңлаешлы булу сыйфатлары хезмәт итә.
Әдәбият буенча программа төзү логикасына килгәндә, ул укучыларның рухи үсеш һәм белем дәрәҗәсен тикшерү байтак кына әсәрләрне ейрәиүие югары класслардан түбәнрәк классларга күчерергә мөмкин икәнлеген күрсәтте
Яңа программада әдәби әсәрләр оч исемлеккә бүленеп туплана. Шулар арасыннан төп исемлек класста өйрәнелергә, тикшерелергә тиешле әсәрләрдән тезелгән. Аның белән нык бәйләнгән икенче исемлектә (программада ул остемэ. дәрестән тыш уку өчен бирелгән китаплар исемлеге буларак бирелгән) мәҗбүри рәвештә укылырга тиешле әсәрләр күрсәтелә. Ләкин алар дәрестә махсус тикшерелми укытучы бу әсәрләр турында укучылар белән тол әсәрләрне өйрәнү барышында гыив сейлешә, яки класстан тыш уку буенча әңгәмәләр эчен билгеләнгән дәресләрдә моңа махсус вакыт бирә Өчеичә исемлеккә кергән китапларны укучылар мөстәкыйль, ирекле укырга тиешләр, ләкин укытучы нинди әсәрләрне уку турында укучыга юнәлеш бирергә тиеш.
Программа әсәргә идея-тематик яктан
анализ ясауны, язучының телен, язу стилен өйрәнү, әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен ачыклау белән бергә бәйләүне күздә тота. Сәнгатьчә эшләнешнең әсәр эчтәлегенә бәйле булуына яңа программада элеккесе белән чагыштырганда шактый зур игътибар бирелә.
Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты, халык мәгарифе бүлекләре татар теле һәм әдәбияты буенча яңа программаларга күчү өчен зур әзерлек алып бардылар. Ten игътибар дәреслекләр төзүгә һәм укытучылар белемен күтәрүгә бирелде
Инспекторлар, методистлар, Казан дәүләт педагогия институты, Г. Ибраһимоа исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының кайбер галимнәре. РСФСР милли мәктәпләр институтының Татарстан филиалы гыйльми хезмәткәрләре мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның торышын өйрәнделәр. Өйрәнүләр нәтиҗәсендә тел- өдәбият укытучыларының күпчелеге төп игътибарны укытуда эзлеклелеккә, укучыларның танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген күтәрүгә бирде, шул юнәлештә сизелерлек уңышларга ирешүе күренде.
Татар теле һәм әдәбияты буенча Б. Хафизова, М. Якупова, Р. Мәрданова, В Фаз- лыева, Р. Курмаева, С. Сафина, Н Миң- леханова, А. Бакирова, И. Сафина, Ф. Сә- гыйтова, Д Нуриәкметова, Р. Галимҗанова, С. Мостафина кебек алдынгы укытучылар иҗади мөстәкыйль эшләр үткәрүгә зур урын бирәләр, аларны укучыларның фикерләү сәләтен үстерү чарасы итеп кулланалар Мөстәкыйль эшләр әдәбият дә-ресләрен нәфислек ягыннан да, эстетик һәм мәгънәви яктан да баеталар.
Алдынгы педагогик тәҗрибәне гамәлгә кертү, ягъни укытуның нәтиҗәле алымнары һәм методларыннан файдалану нигезендә укучыларның ана теле һәм әдәбияты фәненнән белемнәре күтәрелә: алар- ның сөйләм һәм язма теле яхшыра. Укучыларның күпчелеге грамматик кагыйдәләрне беләләр һәм аларны практикада (уку процессында) дөрес кулланалар.
Ана теле һәм әдәбиятны өйрәтүдә соңгы вакытта гына бер үзенчәлекле хәл туды. Халыкның шәһәрләргә тупланганнан-тупла- на баруы рус телендә укучы татар балаларының санын да арттыра бара. Ләкин рус мәктәпләрендә татар теле элек укытылмады. Махсус белемле милли кадрлар, башлыча, республика районнарына җибәреләләр һәм алар андагы татар авылларында агроном, зоотехник, врач, инженер һәм укытучы булып эшлиләр, массаларга партия карарларын җиткерүче төп кадрлар — агитаторлар һәм пропагандистлар бу-лып торалар. Тормыш күрсәткәнчә, үз ана телеңне, культураңны һәм әдәбиятыңны белми торып, халык арасында эшләү бик кыен. Шуңа күрә Татарстан Мәгариф министрлыгы, ата-аналарның сорауларын искә алып, рус мәктәпләрендәге татар балаларына ана теле укытуны кертергә кирәк дип тапты.
Татарстан АССР Министрлар Советының «Рус мәктәпләренең автономияле республика телен өйрәнергә теләүче укучыларын укыту турында»гы карары нигезендә, татар теле рус мәктәпләренең 2—8 нче классларында атнага ике сәгать укытыла.
Укучылар татарча укырга өйрәнәләр, грамматика буенча гомуми белем алалар, аңлатмалы һәм әдәби уку курсын узалар, татар әдәбияты һәм сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән танышалар. Рус мәктәбендә татар теле укыту эшен уңышлы алып барган бик күп укытучыларны әйтергә мөмкин. Алар арасында Казан укыту- чыларыннан Ф. Мифтиева (97 нче мәктәп), Ф. Җәләлиена (№ 72), К. Шагалиена (№ 10), К. Ишнаэарова (№ 137), Г. Хали- уллина (№ 38), И. Сункишева (№ 55), М. Га- ликова (№ 94), К. Сабиров (№ 62), М. Ио- сыпова (№ 99), Әлмәтнең 4 нче мәктәбе укытучысы Н. Галиева, Зеленодольскиның 5 нче мәктәбеннән Л. Зарипова, Азнакай эшчеләр поселогының 2 нче мәктәбеннән С. Вильданова һәм башка иптәшләр бар. Алар үз эшләрен яраталар, укучыларны кызыксындыра беләләр.
Ләкин кайбер ата-аналар балаларын татар теленә өйрәтергә теләмиләр, аерым мәктәп директорлары да бу проблеманың асылын төшенеп җитмәгәннәр әле, шунлыктан укучыларның татар теле белән кызыксынуларын көчәйтү һәм аның авторитетын күтәрү өчен тиешле шартлар тудырмыйлар.
Әдәбиятны укытуда һәм укучыларның бу предметны белүләрендә дә җитди кимчелекләр бар. Күп кенә укытучылар, бигрәк тә сигезьеллык мәктәпләрдәге иптәшләр, өйрәтелә торган әсәрләрнең эчтәлеген үзләштерүгә төп игътибарны туплап, укучыларга әдәбият белеме төшенчәләрен өйрәтмиләр, эстетика нигезләре буенча программада күрсәтелгән мәгълүматны би-
pen җиткермиләр укучыларны матур әдә. бият әсәрләрен мөстәкыйль анализлауга күнектермиләр. Укучыларның күпчелеге әдәби тәнкыйтькә мөрәҗәгать итми, әсәрләргә тәнкыйть күзлегеннән карый алмый
Кайбер укытучылар әдәбият укытуда тарихилык принципларын бозалар. Укучы-ларның бер өлеше классик әдәбиятның теге яки бу әсәрләрендә сурәтләнгән эпоха үзенчәлекләрен аңлап җиткермиләр Мәсәлән, укучыларның Г. Тукай иҗатын Октябрьдан сонгы чорга кертү очраклары да була.
Кайбер укучылар теоретик мәсьәләләрне йомшак үзләштерәләр, әсәр төрләре һәм жанрларын, сюжет һәм композиция төшенчәләрен, язучының стиле һәм иҗат алымы мәсьәләләрен начар беләләр Язылган сочинениеләрдә шактый күл хаталар җибәрелә. Аерым укучылар үз фикерләрен логик эзлеклслектә аңлата алмыйлар, аларда сочинениеләрнең логик яктан акланган дөрес композициясен төзү, темага яраклы материалны төгәл сайлап алу, үз тезисларын кирәгенчә нигезләү һәм цитаталардан файдалану күнекмәләре юк. Төрле мәктәп укучылары белән сөйләшкәндә аларның әдәбият белән кызык-сынмавы да еш кына сизелә.
Шулай итеп, уңышлар белән беррәттән, татар телен һәм әдәбиятын укытуда кимчелекләр дә бар әле. Апарны бетерү мәгариф хезмәткәрләренең һәм укытучыларның мөһим бурычы булып кала.
Мәгариф министрлыгы татар мәктәпләрендә ана телен һәм әдәбиятын укыту сыйфатын күтәрү теләге белән зур эш алып бара. Шушы максат белән министрлыкның басма органы — «Совет мәктәбе» журналыннан нәтиҗәле файдаланыла. Аңарда галимнәрнең, методистларның мәкаләләре басыла, яңа программа һәм дәреслекләргә анализлар бирелә, алдынгы тәҗрибәләр яктыртыла, укыту эшендә турыдан-туры файдалану өчен кирәкле материаллар (үрнәк тематик планнар, дәрес эшкәртмәләре һ. б.) басыла. Бу журналның мәйданы киң. Чөнки ул утызлап әлкә һәм республикада укыла торган, татар телендәге бердәнбер педагогик журнал.
Татарстан Мәгариф министрлыгы РСФСРның башка республика, өлкә һәм крайларындагы татар мәктәпләренә ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, башлангыч класслар һем татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен оештырылган өлкоара курслардан ел саен йөздән артык кеше уза Моннан тыш. Институт методистлары һәм Милли мәктәпләр институтының Татарстан филиалы фәнни хезмәткәрләре башка өлкәләрдәй укытучылар белемен күтәрү институтлары чакыруы буенча укытучыларның семинарларын уздыру өчен шул якларга баралар. Мәсәлән, соңгы ике елда Пермь, Оренбург, Куйбышев, Ульяновск тәм Төмән өлкәләрендә шундый семинарлар уздырылды.
Татар теле һәм әдәбиятың укытуда хәл ителмәгән күп төрле проблемалар бар. Моңа укытучыларның белем дәрәҗәсен арттыру да, татар теле орфографиясен камилләштерү дә, терминнарны тәртипкә салу да. мәктәп китапханәләрен матур әдәбият белән тәэмин итү дә керә. Партия-совет органнары ярдәмендә, иҗат ин. теллигенциясе катнашында бу мәсьәләләр якын елларда хәл ителер дип ышанасы килә.
Татар мәктәбен үстерүдә рус теле әһәмиятле роль уйный. Барлык совет кешеләре диярлек шул тел аша аралаша, шул телдә куп тиражлы дистәләрчә мең китеп басыла. Моңа мисал итеп физика буенча басылып чыккан барлык гыйльми хезмәтләрнең яртысы диярлек җир йөзендә рус телендә чыгуын әйтү дә җитә. Хәзер Көнбатышның һәм Көнчыгышның күп илләрендә рус телен өйрәнә башладылар һәм ул халыкара телгә әверелеп бара инде. Барлык совет кешеләренең рус телен яхшы үзләштерүе җәмгыятебезнең прогрессына зур йогынты ясый.
В. И Ленинның рус телен өйрәнүгә нинди зур әһәмият бирүе һәркемгә дә билгеле. ■ ..либерал әфәнделәр Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең — бөтенесенең изелгән сыйныфлары арасында мөмкин кадәр тыгызрак аралашу һәм туганнарча бердәмлек урнашуын без сездән артыграк телибез һәм без, әлбәттә. Россиянең һәрбер кешесенә бөек рус телен өйрәнү мөмкинлеге булдыру ягында торабыз.
Без бер генә нәрсәне' ирексезләү элементын гына теләмибез. Без оҗмахка күсәк белен куып кертергә теләмибез»,— дип язган В. И. Ленин. (Әсәрләр, 4 нее басмадан тәрҗемә. 20 тәм. 60 бит.)
Рус телен үзләштерү мәсьәләсендә татар халкы озын һәм катлаулы юл узды. Мөселман руханиларының каргышына, рус
чиновникларының золым-җоберенә дә ка-рамастан, һәр татарда рус телен үзләштерүгә омтылыш зур булды. Бу турыда әле үткән гасырның 70 нче елларында Каюм Насыйри язган иде. Совет власте елларында гына Татарстанда рус теле киң таралды һәм татарлар тарафыннан актив кулланыла башлады. Хәзерге көндә аны өйрәнү мәгълүм бер системага салынды инде.
Халык тормышында рус теленең әһәмияте киләчәктә тагын да үсәчәк. «Тормышта, туган тел белән беррәттән, ирекле рәвештә рус телен өйрәнү процессы баруның уңай әһәмияте бар. чөнки ул үзара тәҗрибә алмашуга, һәр милләткә һәм хөлыкка СССРдагы башка барлык халык-ларның культура казанышларын һәм бөтендөнья культурасын үзләштерүгә ярдәм итә», диелә КПСС Программасында. Башка милләт халыкларының рус телен үзләренең икенче туган телләре дип атый башлаулары очраклы хәл түгел, әлбәттә.
Мәктәптә укыту —рус телен үзләштерүгә алып бара торган төп юл. Шуңа күрә Совет властеның беренче елларыннан ук милли мәктәпләрдә рус телен укыту мәсьәләләренә зур игътибар бирелә башлады. Баштарак татар мәктәбенең укыту планына рус телен өйрәнү кертелмәгән иде. Ләкин тиздән ул 5 нче класстан, аннары икенче класстан башлап укытыла башлады һәм, ниһаять, хәзер беренче класстан ук өйрәнелә.
Татар мәктәбендә рус телә белән бәйле барлык мәсьәләләрне без ике ноктадан: фән нигезләрен рус телендә укыту һәм рус телен уку предметы буларак өйрәнү нокталарыннан чыгып карыйбыз.
Рус телендә укытуны шулай ук берничә вариантка бүләргә мөмкин. Беренче* дән, дистәләрчә мең (ә илдә йөзләрчә мең) татар балалары рус мәктәпләрендә укый. Бу очракта суз, рус телен йомшак белүе аркасында, кагыйдә буларак, укуның беренче ике елында балаларның фән нигезләрен кыен үзләштерүләре турында гына барырга мөмкин. Икенчедән, бик күп татар мәктәпләрендә рус телендә укый торган параллель класслар бар. Өченчедән. 9 нчы, 8 нче яки 5 нче класслардан башлап аерым предметлар рус телендә укытыла торган татар мәктәпләре аз түгел. Безнең республикадан читтә алар тагын да күбрәк. Дүртенчедән, барлык предметлар 5 нче класстан яки беренче класстан ук инде рус телендә укытыла торган мәктәпләр бар.
Бу вариантларның һәрберсенең үз кыенлыклары бар. Рус телендә укый тор. ген параллель классларны алыйк. Анда русча укырга теләүче (яки аларның ата- аналары шуны тели), ләкин бу телне кирәкле дәрәҗәдә белми торган укучылар туплана. Кагыйдә буларак, мондый мәктәпләрдәге укытучылар, бигрәк тә тирә- якта рус телендә сөйләшүчеләр яшәмәгән хәлдә, бу телне үзләре дә йомшак беләләр. Шуңа күрә фән нигезләрен үзләштерүдә эчтәлекне бирү кыенлыгына телне камил белмәү дә кушылып бара.
Укытуның башлангыч һәм урта этабында тулысынча рус телендә укытуга күчә торган мәктәпләр категориясенә килсәк, безнең күзәтүебезчә, хәзерге чорда аларның перспективасы югарыда сурәтләнгән мәктәпләрнекеннән кимрәк. Дөрес, аларның саны да зур түгел. Ченки тулысынча рус телендә укый торган класслар башлыча элек район үзәге булган җирдә яки хәзерге район үзәкләрендәге, шулай ук эшчеләр поселокларындагы, ягъни руслар да яши торган урыннардагы мәктәпләрдә генә бар. Тулаем татарлар гына яши торган авыл мәктәпләрендә дә мондый класслар оештыру очраклары булды. Әлбәттә, алар үзләрен аклап бетермәделәр.
Мондый мәктәпләрдә укыту сыйфатын күтәрү проблемасын хәл итү өчен нинди эшләр башкарыла соң? Мәгариф министр, лыгы татар мәктәпләрендә рус телендә укытыла торган параллель класслар төзүдәге башбаштаклыкны, стихиячелекне бетерү ягында. Теләсә кем теләге белән балаларның язмышын русча белер-белмәс кенә сөйләшүче «укытучылар» кулына бирергә ярамый. Русча укуга күчү идарә ителә торган процесска әверелергә һәм ул процессның үз принциплары булырга тиеш. Аннары, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты каршындагы курслардан үткәрү һәм урыннарда семинарлар уздыру юлы белән рус теле укытучыла- рының квалификациясен күтәрү буенча системалы эш алып барылырга тиеш. Мәсәлән, институт оештырган өчьеллык стационар һәм читтән торып уку курслары зур файда бирде. Бу курсларда төп игътибар рус грамматикасын үзләштерүгә генә түгел, бәлки, укытучыларның русча сөйләшә белүләренә дә юнәлдерелде.
60 нчы еллар башында Татарстан Мәгариф министрлыгы аерым предметларны рус телендә укыту инде берничә ел рәттән алып барыла торган кайбер урта мәктәпләр тәҗрибәсен өйрәнде. Мәсәлән, Тәкәнеш, Иске Тәрбит мәктәпләренең өлкән классларында физика, химия һәм математика дәресләре рус телендә укытыла иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, югары класс-ларда русча укытуга күчүне дәрес оештырган шартларда мондый практика укучыларның рус телен белүләрен яхшыртып кына калмый, ә башка предметларның да тирәнрәк үзләштерелүенә ярдәм итә ала. Чөнки рус телен белү һәм предметны рус телендә үзләштерү укучыга русча басылган һәм татарчага тәрҗемә ителмәгән күп санлы өстәмә әдәбияттан файдалану мөмкинлеге тудыра (мәсәлән, без татар мәктәбе укучыларына физика буенча дөреслектән тыш башка бернәрсә дә тәкъдим итә алмыйбыз әле).
Без мондый укыту укучыларның фән нигезләрен үзләштерү дәрәҗәсен күтәрә, аларның тел белемен шактый арттыра дигән нәтиҗәгә килдек. Шунлыктан 9—10 нчы классларда физика, химия һәм математика дәресләрен рус телендә укыта бешларга рөхсәт иттек. Практикадан күренгәнчә, ике мәҗбүри шарт булган очракта гына бу эштә уңышка ирешеп була: а) әгәр укытучы, рус телен үзе бик яхшы белеп, өйрәнелә торган фәннең топ тө- шончәлореи укучыларга тулысынча җиткерә алса (ягъни, аларның шул төшенчәләрне аңлы рәвештә үзләштерүләренә ирешә алса); б) әгәр укучылар рус телен башка предметларны русча өйрәнә алырлык дәрәҗәдә белсәләр. Бу ике шарт булмаса, русча укытуга күчү вакытсыз һәм фай-дасыз дип саналырга тиеш.
Хәзер 63 урта мәктәпнең югары классларында физика, химия һәм математика рус телендә укытыла. Моннан тыш кайбер сигезьеллык мәктәпләрдә аерым предметлар шулай ук русча алып барыла. Югарыда әйтелгән шартлар булганда аерым предметларны рус толендә укытуга 9 нчы класстан башлап кучү нәтиҗәле. Бу мәктәпләрне рус телен яхшы белүче предмет укытучылары белән кыска срокта тәэмин итәргә мөмкин. Моңа укытучыларны район күләмендә мәктәптән мәктәпкә күчерү, төрле курслар һәм семинарлар аша аларның бер өлешенең рус толе буенча белемнәрен күтәрү һәм, яшь белгечләрне эшкә җибәргәндә, бу мәктәпләрнең ихтыяҗларын исәпкә алу юлы белән ирешеп була.
Аерым предметларны 9—10 нчы классларда русча укытуга уңышлы күчү максатында, урта этапта (4—8 нче класслар) һәр класс өчен термин һәм сөйләм модельләренең билгеле бер минимумын эшләргә кирәк. Бу термин һәм модельләр русча укытуга күчүне беркадәр җиңеләйтәчәк һәм күп мәктәпләр өчен хас булган төп кыенлыкларның берсен бетерергә ярдәм итәчәк.
Республикадагы педагогия вузлары рус теле факультетында гына түгел, ә башка факультетларда да тагар группаларындагы студентларның тел әзерлегенә игътибарны көчәйтергә тиешләр. Чөнки тормыш шуны таләп итә. Милли мәктәпләр институтының Татарстан филиалы, Казан һәм Алабуга педагогия институтлары бу проблеманы тикшерү белән җитди шөгыльләнергә һәм аерым предметларны рус телендә укытуга күчү методлары буенча мәгариф органнарына фәнни нигезләнгән тәкъдимнәр бирергә бурычлы.
5—8 нче классларда кайбер предметларны рус телендә укытуга күчү мәсьәләсенә килсәк, татар мәктәпләренең күпчелеге моңа әзер түгел дип саныйбыз. Беренчедән, бишенче класс укучыларының рус теленнән төпле белемнәре юк. Грамматиканы өйрәнү сигезенче класста гына тәмамлана. Тирә-якларында рус халкы бул-маган авыллардан бишенче класска рус телен бик йомшак белүче, математика, физика һәм химия кебек предметларның катлаулы төшенчәләрен, законнарын ейрә- нугә бөтенләй әзерләнмәгән балалар киле Шуның белән бергә, бу предметлардан белем нигезләренең укучыларда нәкъ менә укытуның икенче этабы башында салынуын онытырга ярамый. Икенчедәй, 4—8 иче классларда эшләүче куп кенә предмет укытучыларының белем дәрәҗәсе куелган таләпләрдән түбән. Татар мәктәпләренең 9—10 нчы классларында математика укытучыларының 70 проценты, физика буенча — 80 һәм химия укытучыларының 90 проценты югары белемле икән, 4—8 нче классларда исә математика һәм физика укытучыларының 30 проценттан кимрәге, химикларның 42 проценты гына югары белемле. (Боз аларның рус телен белү дәрәҗәсе турында әйтеп тә тормыйбыз.)
Әлбәттә, бу — югарыда күрсәтелгән ике мәҗбүри шарт булганда һәм руслар
яши торган урыннардагы мәктәпләрнең 5—8 нче классларында аерым предметларны рус телендә укытуга күчү мөмкин- леген юкка чыгармый.
Укучыларның акыл көчен тәрбияләү һәм аларның дөньяга карашын формалаштыру чарасы буларак, рус теле һәм әдәбияты татар мәктәбендә бик мөһим уку- укыту предметы булып тора. Шуннан чыгып, рус теле һәм әдәбиятына укыту планында шактый күп сәгать билгеләнә. Төп план буенча бу максатка беренче класстан алып унынчы класска кадәр атнага 66 сәгать, ягъни елга 2244 сәгать вакыт билгеләнә. Программаларның эчтәлеге үзгәртелү уңае белән рус телен укытуда нинди үзгәрешләр күздә тотыла соң?
Соңгы елларда безнең республикада татар мәктәпләренең башлангыч классларында укытуның күләмен һәм эчтәлеген билгеләү мәсьәләсендә зур эш алып барылды. Мәгълүм булганча, башлангыч мәктәптә яңа эчтәлекле укытуга күчү соңгы еллардагы психологик-педагогик тикшеренүләр белән әзерләнеп килде. Бу тикшеренүләр укучыларның белемнәрен җитди арттыру һәм сыйфатын яхшырту, укыту процессын рациональләштерү мөмкинлеген күрсәтте. Моннан тыш татар мәктәпләрендә мондый күчеш укучыларга рус телен өйрәтү спецификасына бәйле байтак кына факторларны да исәпкә алуны таләп
Татарстандагы татар мәктәпләрендә соңгы егерме елда рус телен укыту һәм укучыларның бу телдән белем сыйфатын өйрәнү әлеге эшнең совет мәктәбе үсеше белән тыгыз бәйләнештә баруын күрсәтә.
Илленче елларда укытучылар эшенә һәм укучыларның белем сыйфатына анализ ясау түбән өлгерешнең, асылда, укытучының белем дәрәҗәсенә бәйле булганлыгын ачыклаган иде. Укучыларының белем сайлыгы исә милли мәктәпләр өчен рус телен укыту эчтәлеге һәм укыту методикасының эшләнмәгән булуыннан килә иде.
Соңгы ун елда татар мәктәпләре уку-чыларының рус телен белүендә һәм аңардан файдалану күнекмәләрендә нинди үзгәрешләр барлыкка килде? Мәгариф министрлыгы төп игътибарны өч мәсьәләгә — укытучыларның белемен күтәрүгә, дәреслекләрне үзгәртүгә һәм укыту методларын камилләштерүгә туплады. Та-тарстан укытучылар белемен күтәрү институты методистлары һәм Казан дәүләт педагогия институтының рус теле кафедрасы һәм Милли мәктәпләр институтының Татарстан филиалы галимнәре алдынгы укытучылар катнашында укучыларның рус телен үзләштерү сыйфатын күтәрүдә һәм аны куллану күнекмәләрен үстерүдә кайбер уңышларга ирештеләр. Моңа дәүләт бюджеты хисабына рус теле дәресендә классны икегә бүлеп укыту да зур ярдәм итте.
Рус телен укыту һәм укучыларның белем сыйфатын яхшырту буенча республикада алып барылган зур эш нәтиҗәсендә рус теленнән өлгереш беркадәр күтәрелде. Мәсәлән, Әтнә мәктәбе шикелле авыл мәктәпләренең 8 нче класс укучылары, саф татар авылында яшәүләренә карамастан, рус телен элеккегә караганда яхшырак белә башладылар.
1971—1972 нче уку елының беренче яртысы ахырында үткәрелгән контроль эш нәтиҗәләренә караганда, өлгереш 85,5 процент (контроль эшләрдә өлгереш гадәттә түбәнрәк була), «4» һәм «5» билгеләренә генә өлгерүчеләр саны 34 процент тәшкил итте, ягъни 1957—58 нче уку елын- дагыдан ун процентка артты. Укучылар-ның бер өлеше рус телендә укуга күчүе дә, вуз һәм техникумнарга керү имтиханнары нәтиҗәләре дә рус телен үзләштерү дәрәҗәсенең күтәрелүе турында сөйли.
Рус телен укытуда уңышлар белән бер- рәттән, һичшиксез, кимчелекләр дә бар. Барыннан да элек, рус телен укыту тормышның һаман үсә барган таләпләреннән артта кала килә. Укытуның нәтиҗәлелеге түбәнрәк әле. Практик юнәлеш принцибы тиешенчә файдаланылмый. Күп төрле техник җайланмалар һәм күргәзмә әсбаплар нәтиҗәле кулланылмый.
Рус телен үзләштерүдә класстан һәм мәктәптән тыш төрле чаралар җитди ярдәм булып торыр иде. Ләкин күпчелек мәктәп китапханәләрендә класстан тыш уку өчен русча китаплар бик аз һәм шуңа күрә класстан тыш уку эшен киң җәелдереп булмый. Укытуның радио, телевидение кебек техник чаралары бөтенләй файдаланылмый диярлек. Тиешле укьгту методикасы булганда, алар рус телен өйрәтүнең иң нәтиҗәле чараларына әверелерләр иде.
Рус телен һәм әдәбиятын укыту методларын камилләштерү проблемасының асылы укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру, аларның фикерләү сәләтен үстерү алымнарын һәм методларын ээ-
ләүдән гыйбарәт. Проблемалы укыту — бу максатка ирешүнең теп чарасы. Алдынгы тәҗрибә һәм фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсе бу фикерне раслыйлар.
Алдынгы педагогик тәҗрибәне әйрәнү һәм гомумиләштерү, аны теоретик нигезләү эше хәзер көчәйде. Милли мәктәпләр институтының Татарстан филиалы, СССР Педагогия фәннәре академиясенең Казан дидактика лабораториясе фәнни хезмәткәрләре һәм Татарстан укытучылар белемен күтәрү институты методистлары бу мәсьәләдә күп эш башкаралар. Төп максат — физика, математика, телләр һ. б. фәннәрне укытуда булган иң нәтиҗәле алым һәм методларны һәрбер мәктәптә тизрәк гамәлгә кертү.
Укучылар белеменең, бигрәк тә алар- ның фикерләү сәләтен үстерү дәрәҗәсенең укытучыга бәйле булуы күптән билгеле. Узган 12 елда Казан һәм Алабуга педагогия институтларында 968 рус теле укытучысы һәм 490 татар теле укытучысы әзерләнде. Моннан тыш вузларны читтән торып 400 гә якын рус теле һәм 100 го якын татар теле белгече тәмамлады. Педагогия училищелары бу вакыт эчендә татар мәктәпләренең башлангыч класслары эчен 1410 укытучы әзерләделәр Нәтиҗәдә югары белемле укытучылар саны өч тапкыр артты һәм барлыгы 16,5 мең кешегә җитте. Татар мәктәпләрендәге рус һәм татар теле укытучыларының составы сыйфат ягыннан да үзгәрде. Рус теленнән югары белемле укытучылар саны 42 проценттан 52 процентка, ө татар теле буенча 45 проценттан 60 процентка җитте.
Мәктәпнең яңа программалар буенча эшләүгә күчүе шартларында укытучыларның белемен күтәрү аеруча зур әһәмияткә ия. Укытучылар белемен күтәрү институты курсларында ел саен республика һәм Россия Федерациясендәге татар мәктәпләреннән җиде мең чамасы укытучы үз белемен күтәрә. Соңгы вакытта еллык һәм икееллык стационар һәм читтән торып уку курслары укытучылар квалификациясен күтәрүнең төп формасы булып тора.
Татарстан китап нәшрияты үз респуб-ликабыз һәм Россия Федерациясенең башка өлкәләрендәге татар мәктәпләре өчен ел саен ике миллион 600 мең данә дәреслек бастырып чыгара. Яңа укыту программаларына күчү уңае белән 70 оригинал һәм тәрҗемә дәреслек әзерләргә һәм бастырып чыгарырга кирәк булды. Шулерның 58 е 1972 нче елда чыгарылды инде. Перспектив планда яңа дәреслекләр бастыруны 1973—74 нче уку елында нигездә тәмамлау күздә тотыла. Алдагы уку елына, мәсәлән, 71 исемдә дәреслекләр басыла. Аларның 30 ы огригинал. калганнары — тәрҗемә дәреслекләр. Болар- дан тыш укытучылар өчен 16 исемдә методик кулланмалар һәм укучылар әче и биш исемдә ярдәмлекләр бастырып чы-гарылачак.
Гомумән, министрлык һәм нәшрият укытучылар өчен методик әдәбият һәм укучыларга ярдәмлекләр чыгаруга зур игътибар бирәләр. Туган якны өйрәнү буенча укучылар өчен ел саен ярдәмлекләр бастырыла. Күп еллардан соң сүзлекләр дә бастырыла башлады Русча-татар- ча мәктәп сүзлеге (авторы М. Мәхмүтое), математик терминнар сүзлеге (авторлары В. Закиров һәм 3. Мортазин), -физика терминнары сүзлеге (М. Галиев) һәм башлангыч класслар өчои орфографик сүзлек (авторы А. Нуриева), биология (авторы У. Кур- маев һем башкалар) укучылар кулына керде инде Тиздән астрономиядән русча-татарча терминология сүзлеге (М. Галиев), югары уку йортларына керүгә әзерләнү өчен математикадан мәсьәләләр җыентыгы (И Me" дорисов. В. Замиров) басылып чыгачак.
Шуның белен бергә гомумледагоги- кага, методиканың аерым мәсьәләләренә кагылышлы күп кенә проблемалар да bap Алармы хәл итү татар мәктәбе укучыларын укыту һәм коммунистик тәрбияләү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәр. Тугызынчы бишьеллык план буенча коммунистик киләчәкнең акыллы, аңлы, гадел, тугры, әдәп ле һем югары әхлак иясе булган кешене тәрбияләү шартлары тудыру өчен тагын да киңрәк мөмкинлекләр ачыла Шул мем кимлекләрдән файдаланып, яшь буымны эшлекле, үз халкына, Ватанына турылыклы, димәк, бәхетле итәр ечен, мәгариф әһелләре көчләрен аямыйча җиң сызганып эшләячәкләр.