Логотип Казан Утлары
Поэма

ҖИТМЕШ ИКЕНЧЕ ЕЛ ИКМӘГЕ


Хыялым — зурайткыч пыяла...
Зурайттым да арыш бөртеген, Тикшерәм, өйрәнәм. Бу бөртек Былтыргы бөртектәй көр түгел.
Табигать бер генә боерган — Бөртеккә зур упкын уелган. Упкынга коточкыч фәрманның Хикмәтле мәгънәсе җыелган.
Гуҗ кебек ачкан да авызын, Акылга, йөрәккә шом өрә... Шулай да
Төшимче аңа бер, Җитимче, җитимче серенә!
Таугизәр күк төшәм...
Югалды
Җир исе, җил исе, аш исе... Җитимче серенә — безгә бит Алда да әле күп яшисе!
Капшанам һәм карыйм — Упкынның
Йөзенә сызылып ятканнар Тыңлаган кешегә кешечә Сүз әйтә алырлык катламнар.
Катламнар эчемдә — йа бәндә,— Интегеп, кысылып, басылып, Нәрсәдер әйтергә тилмереп, Ята ич елның һәр фасылы. Сөйләшәм.
Мин күптән күнеккән Яшәргә киңәшеп-табышып... Упкында коточкыч пышылдау, Упкында — фасыллар тавышы.
Кыш әйтте:
— Мин сине сынадым — Уҗымга япмадым карымны. Син моңа игътибар итмәдең. Чөнки тук иде шул карының. Бүгенгә бер кашык аш булса, - Уйларга иртәгәң хакында Оныттың син, кеше, оныттың, Офыгың тар синең, якында...
— Алдашма, рәхимсез, алдашма! Менә бу — син яткан катламда Фидакарь хезмәтем эзләре Хаклык күк чип-чиста саклана. Сабыйдай уҗымнар өстенә, Юргандай, син түгел, мин яттым. Кар суы булып та яз көне Тамырга син түгел, мин актым. Син мине ашалый үттең дә, Уҗымга боз булып йөткердең... Яралы уҗымны күтәреп,
Мин язга китереп җиткердем.
Сүзгә яз кушылды:
— Җиткердең,
Сүзем юк, тырыштың-тырмаштың, Син кышның аяусыз кырында Каһарман булалдың бер башың. Ләкин син акланып маташтың. Килешәм, аклана аласың.
һәм шулай, мең сәбәп табыл та, Буш табак янында каласың.
Акланып маташма!
Син уйлан!
Хаклык бар кышның бер сүзендә — Ваемлык җитешмәү эзе дә Саклана катламнар йөзендә.
Уҗымны икәүләп күтәрдек, һич ирек бирмәдек аварга. Син биргән шифаны, дәрманны Җиткерә бардым һәр тамырга. Афәтне яшереп, кырларда Ямь-яшел дулкыннар уйнады... «Яз — кышның азагы, ә җәйнең Дәвамы була», дип уйладың. Оныттың, башыңа килмәде Тәмугтай җәйләрнең барлыгы. Менә шул — ваемлык җитешмәү. Менә шул — офыгың тарлыгы. Җәй сине алдады...
— Алдадым,
Дөресен әйткәндә — сынадым.
Сынауның җибәрдем Егерме Беренче елгылар сымагын. Иртәгә явар дип, явар дип, Бер яңгыр көткәндә ил белән, Корылык җибәрдем, эсселек, Болгаттым барысын җил белән. Ялкынлап яндылар урманнар, Хәтта җир түзмәде, кабынды...
— Шул утлы табадан игенне Ялан кул җыючы табылды —
Без җыйдык бөртекләп-бөртекләп...
— Бүлдермә син елның фасылын. Телләшмә, тыңлап тор, син, кеше, Фасылның гүзәлен, асылын. Телеңә салынып, өздең син Фикернең эзлекле агымын. Бәхетле булырга теләсәң, Бүлдермә табигать канунын... Башаклар өлгергәч, аларны Талкыдым теткәләп-теткәләп — Икмәкнең кадерен белергә Өйрәттем мин сине типкәләп. Рәхмәтле була бел!
Бөртеккә Менә бу упкынны мин уйдым. Егерме бердәге Ачлыкта Чокрайган яңакка тиң уйдым. Белергә теләдем: син һаман «Ни булса — шул ярар» кешеме? Юк икән — син яңа игенче, Яңача корасың эшеңне. Боз белән башына томырып. Бихисап башакны үтердем. Син җансыз башакның улларын Сау килеш коткарып өлгердең. Хезмәтең уңышка иреште Йөрәккә сыйганга Ватаның! Үз илен кайгырткан кешенең Намусы ак аның, пакь аның...
Көз әйтте:
— Кешенең ныклыгын, Акылын, куәтен, түземен Мин быел үземчә сынадым. Я, кеше, үзең әйт сүзеңне.
— Җыярлык игене юк җирләр Корыда яттылар каңгырып. Уңышын аласы кырларга Өзлексез яудырдың яңгырың. Намуссыз кыландың, намуссыз. Әле дә аңламыйм — ни сәбәп?
— Икмәкнең мәгънәсе турында Уйламый башладың һәр сәгать!
— Юк, уйлыйм!
Икмәк ул — олы көч! Икмәкнең мәгънәсе бик тирән... Таш бәрер җирләргә аш белән Бәрәм дә мин ташны үтерәм. Буйсына миңа һәр машина, Урманнар, елгалар буйсына. Тик океан... Тик кояш...
Тик җилләр...
Аларга бәрелеп уй сына.
— Җилләргә киртәләр, океанга Күперләр, дамбылар салырсың. Шуны әйт, менә бу упкыннан Син ничек котыла алырсың? Син кайчан котыла алырсың? Куәтле, кодрәтле булсаң да, Бер сүзгә тиеш син күнәргә — Бөртеккә уелган упкыннан Котылу юлы бер — күмәргә! Күперләр коткармас афәттән, Күперләр — вакытлы юл алар. Күперләр астымнан кайгылар «Йотам!» дип һәр вакыт янарлар... Без сине сынадык дүртәүләп Каныгып-каныгып сынадык... Амбарың, табының буш түгел,
Син түздең, сынауга сынмадың. Җир шарын без яхшы беләбез — Күтәрми шушындый шартларны Күп илнең, күп җирнең күп тапкыр Умыртка сөяге шартлады Тарихта яманат калдырып, һиҗрәткә бирелде халыклар...
— Язмышым ак булыр, әгәр дә Керталсам мин сезне калыпка.
— Без көчле!
Булырмы? Ай-һай-һай...
Тагын бер сүз әйтәм — тыңла син: Илең яу күрмәсен дисәң — бел — Җиреңдә тук башак җырласын!..
Егерме беренче ел булып, Илемне, Иделне өркеткән Упкыннар уелган булган бит Ипекәй дигән бу бөртеккә,
Мин шуның төбендә...
Куркыныч!..
Гүр кебек тынган ул, туңган ул. «Ни булса — шул ярар!» дип торсак, Тирәнрәк буласы булган ул,
Җитәсе булган ул тәмугка, Чәчәсе булган ул ялкынын... Тик җиңә алмаган йөрәген, Акылын игенче халкының.
Мин упкын төбендә...
Түзәрлек!
Суыкка түзәрлек, утына...
Шулай да егылма икән ул Бөртеккә уелган упкынга.
Җирдәге иң тирән, куркыныч Упкыннар — барысы чүп кенә. Иң шомлы упкыннар, чоңгыллар Бөртекнең битенә типчелгән.
Тиңләсәң, аларга без белгән
Бары тик бер упкын тиң кебек — Кырык ай фашистлар камаган Каланың чокрайган күз төбе.
Хыялга ияреп кенә дә
Бу чоңгыл төбенә төшмә син — Үзгәрә дөньяга карашың, Болгана хыялың чишмәсе.
Буйсына максатлар тамакка...
Көн сүнә, сүрелә,
Төн — яна...
Ә без бит Җир шарын бизәргә Керешкән кешеләр дөньяда.
Бакчалар салдык без, калалар — Тарихлар күрсә шаккатарлык...
Барыбер, күрәсең, икмәксез
Көр булмас, тук булмас матурлык!
Мин төштем упкынның серенә, Ләкин мин төшмәдем егылып, Каһарман булмаса игенче, Шәт калыр идем мин йотылып.
Югары калыктым ук сыман, Аш исе җәелгән дөньяга. Учымда — ач арыш бөртеге. Хыялым — зурайткыч пыяла.
Ә тормыш, ә табын гап-гади, Күзгә дә күренә мул булып...
Бу упкын төбенә сәяхәт Калсачы хыялый юл булып.
1972, декабрь.