Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСЫРЛАР ТИРӘНЛЕГЕННӘН


орынгы әдәбиятны тирән һәм һәрьяклап өйрәнү хәзер барлык әдәбиятларда актуаль төс алды. Әдәбият тарихын, әдәби традицияләр үсешен шунсыз күз алдына китерергә мөмкин түгел. Борынгы әдәбиятның халык иҗаты белән бәйләнешен өйрәнү бу өлкәнең мөһим бер юнәлеше булып тора.
Әдәбиятыбызга тирән урнашкан күркәм традицияләрне, борынгылыкка ук кайтып, тәүге чыганакларында барлау һәм ачыклау соңгы елларда басылып чыккан хезмәтләрнең кыйммәтен тагын да күтәрә. Татар поэзиясендә традицион образлар һәм тас- зир алымнары мәсьәләсе Хатип Госман, Шакир Абилоа, Роберт Бикмөхәммәтоа, Мәдинә Җәләлиева һәм башка галимнәрнең хезмәтләрендә яктыртыла
Аерым образларның эволюциясен өйрәнә башласаң, син котылгысыз рәвештә иң борынгы әдәби язмаларга килеп чыгасың. Тәмам милли күренеш булып киткәнче, андый образ үзендә болгар-татар фольклоры үзенчәлекләрен һәм гарәп яки фарсы поэзиясе традицияләрен берләштергән булып чыга.
Фарсы әдәбиятының борынгы терки әдәбиятларга, шул җөмләдән татар әдәбиятына да, зур йогынты ясаганлыгы фәндә мәгълүм. Татар поэзиясенең күп гасырлык Юлын билгеләгән күренекле язучыларны күздән кичереп чыкканда ук, тәэсирнең гаять тирән һәм күпьяклы булуына инанырга мөмкин. Кайбер шигъри образлар поэзиябезгә турыдан-туры фарсы поэзиясе аша кереп, шагыйрьдән-шагыйрыә эшкәртелә килә. Андый обрез тора-бара милли шигърият күренешенә әйләнә һәм, традицион образ буларак, совет поэзиясенә килеп керә, эшкәртелә-эшкәртелә яңа чорда яшәвен дәвам иттерә. Инде әдәбиятка бер килеп кергән образ төрле чорның каләм осталары тарафыннан камилләштерелә, үстерелә, яңа аклары белән ачыла. Андый образларның эволюциясендә нигезгә салынган шигъри мәгънә бик тотрыклы, даими булып чыга. Шушы тотрыклылык инде образны, нинди әдәбият үрнәгемдә килеп керүенә карамастан, тәп чыганагы халык иҗаты икәнне күрсәтә. Без биреда ике образның— таң җиле һәм күңел кошының гыйбрәтле эволюциясенә тукталырга уйлыйбыз.
Таң җиле
Бу образ халык шигъриятемдә һәм язма поэзиядә үзенең төрле нюанслары белән хәзер дә киң кулланыла. Аның шушы тотрыклылыгы, мәгънә даимилеге фольклордан ук килә һәм образны традицион итә. «Таң җиле* татар халкының сагымулы, сагышлы мәхәббәт җырларында күбрәк очрый. Шулай ук аның шатлыкны гәүдәләндереп килгән очраклары да аз түгел. Менә бер мисал:
Безнең каршыбызда тал да тирәк, Сандугачка сайрарга шуп кирәк. Исә таң җиле, тибрәтә гөлне. Көттеңме мине!
(•Кайттым телә»)
Б
Монда таң җиле образы кавышуның лирик фонын төсмерләтеп килә. Шатлык кичерүче лирик геройга ул сагышлы үткәннәргә чигенеп алырга, тугрылык турында сорау куярга ярдәм итә.
Ләкин күпчелек җырларда таң җиле сагыш юлдашы булып, илче вазифасында йөри. Бер очракта сөеклесе истәлегенә тугры хатын-кыз таң җиленнән сәлам җибәрсә, икенче очракта сөеклесе үзе сәлам көтә.
Әкрен нскән җәйге таң җилләре Миннән сиңа сәлам әйтсеннәр. Киң далада яткан кабереңне Сыйлап алар үбеп китсеннәр.
(«Кетам але>.)
«Җилфер-җилфер» җыры тулысынча җил образына нигезләнгән:
Җилфер-җилфер җил искәндә, Беркәй зәңгәр шәлеңне;
Таң алдыннан искән җилгә Әйтеп җибәр хәлеңне.
«Котәм әле» җырындагы сурәтнең лирик бизәкләренә игътибар итегез: сәлам таң җиленең «җәйгеясеннән әйтеп җибәрелә — җылы сәлам! Аның да «әкрен искәнпеннән. Димәк, сәлам җибәрүченең хәлен җил озаклап сөйләргә тиеш. «Киң далада яткан каберне» озаклап, җылытканчы сыйпарга тиеш. Тукай әйткәнчә, «зур, көчле, ...шагыйрь, әдип» булган халык образга ничаклы тирән мәгънә һәм эмоция салган) Образ бу камиллеккә үсә-үсә ирешкәндер дип уйларга кирәк. Моңа образның язма поэзиядәге эшкәртелеше дә тәэсир итми калмагандыр, билгеле.
«Таң җиле» образын язма поэзиядә беренче тапкыр Колгалинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында очратабыз.
Сәбах йили халикъга зари кыйлдый,
Фазли бергә халикъ аңа дәстур вирдн, Бәширдән ун кон Ш.1ЛӘ бер өн кәлди, Йосыф исен Ягкубә кәлтүрер имди.
Искәдисә халикъга шокер кыйлдый,
Мәхзунлекдән Ягкуб нәби хәррәм упды.1, Әйдер: «Бәнем Йосыфым иси хәлди, Сәбах йипи кәлтурди»,— дийүр имди.
— Акры» искел, сәбах йили, нә утәрсән, Сән хакыйкать Йосыфымдан ис дотарсән. Җәрәхәтем уңэрмага сән йитәрсән, Сән игапи мән мефәррих улдым имди.
Тәхкыйкъ белдем, моҗдәчисән, саба йили, Йосыф иси икселмәз сән исали, Дин дойдым, асудә булдым, бәли, Йосыф иси табармын,—дийур имди.
Колгали образны бөтен нәфислеге белән ача. Сөекле улын югалту хәсрәтендә 70 ел гомерен кичергән ата очен хуш, рәхәт беренче хәбәрне таң җиле (сәбах йили) алып килә. Ул атага кавышу якынлыгын искәртә. «Тэң җиле» поэмада ата-угыл арасында илчелек итә. Шушы хәл аңа гаять җылы лирик яңгыраш бирә. Художник образны өстәмә сәнгать чаралары ярдәмендә җанландыра. «Сәбах йили»нең риторик эндәш булып килүе образның эмоциональ көчеч арттыра.
Сабе йиле, исар булсаң Парәу
атлыйг нәфис >ңайга.

Шул ук вакытта бу —образның татар поэзиясендә «саба җиле» рәвешендә йөрүенә соңгы мисал да. XX
йөз башыннан образның язма поэзиядә һәм халык шигъриятендә ике төрле тәгъбир ителүе шушында
туктый, бары таң җиле кала. Дәрдмәнднең үзендә үк икенче урында бөтенләй яңача «таңгы җил»
тәгъбире
кулланыла.
Тәгәрәп, аунап
Буй үскән
Туган илем, исән бул!
Чәч кузгатып,
Җай искән
Таңгы җилем, исән бул!..
(иВидагъ».)
Шунысы характерлы: «саба җиле», «таң җиле» образы Колгалидән башлап Канда- лыйга,
Дәрдмәндкәчә нигездә риторик эндәш рәвешендә кулланыла, һәм бу, мөгаен, татар поэзиясендә
табигать күренешенә җанландырып эндәшүнең иң борынгы үрнәгедер.
Таң җиле образы татар совет поэзиясендә аеруча Бөек Ватан сугышы чорында җанланып китте.
Муса Җәлил, Фатих Кәрим һәм башка күренекле шагыйрьләрдә киң урын алган фольклоризм
күренешенең бер чагылышы ул.
Күңел кошы
Турыдан-туры фарсы поэзиясеннән килеп кергән, ләкин татар поэзиясе тарафыннан бөтенләй үз
итеп кабул кылынган күңел кошы образының да эволюциясе шактый кызыклы.
«Кыйссаи Йосыф» поэмасында шагыйрьнең аеруча теләктәшлек һәм мәхәббәт белән иҗат иткән
геройларыннан Ягкубның үлеме болай тасвирлана:
Шәриф тәндин аерыпдый газиз җ а и и, Коша биңзәб оҗмах таба очар
имди.
Бу мисалда фарсылардагы халык ышануының ислам тәгълиматы белән аралашуы чагыла.
Кошка тиңләү әле тулы образ көченә ирешеп җитмәгән. Чөнки фарсыларда «җан тотемистик карашлар
тәэсирендә гадәттә матди тереклек иясе, башлыча кош сыйфатында күз алдына китерелгән»'. Мондый
ышану борын-борыннаи фарсылар белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәгән төрки халыкларга да, шул
җөмләдән болгар-татар халкына да үтеп кергән. Сәнгать һәм тарих белгечләре татар халкының
декоратив, чигү сәнгатендә аның чагылуын күрсәтеп узалар3. Колгалидәге мисалда шушы ышану
турыдан-туры күчереп алынган, «тән» һәм «җан» сүзләренә кадерләү эпитеты өстәлү генә аны
эмоциональ итеп образлылыкка якынайткан. Шулай да моның татар поэзиясендә сәнгать әйләнешенә
кертеп җибәрелүе әһәмиятле әпе.
«Җан кошыина тулы образ көчен Колгалидән соң килгән Идел буе төрки шагыйрьләре бирә.
Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтанвында Гайсә Җөмҗөмәнең баш сөягендә мондый язуны укый:
Ким сән, и баш, монча йүрүб, монча йат!
Йәяә сәндин монча ишләр кичисәр, Суңра җаниң куши сәндин учисәр! з
Җөмҗөмәгә икенче кат киләсе үлем шулай алдан хәбәр итеп куела. Һәр ике мисалда җан кешенең
үлеменә бәйле рәвештә кош сурәтендә телгә алына. Әг.г монда тәгъбир үзенең беренче чыганагыннан
бик ерак китмәгән, һәр ике очрак та дини мотив белән сугарылган.
1 И. С. Брагинский. Из истории таджикской народней поэзии. 1956 59 бит
2 Кара: Ф. X. Валеев. Орнамент казанских татар. Казан. 1969 ёл 9з б <т
3 Татар әдәбияты тарихына материаллар. «Җөмҗөмә солтан... Төзүчесе һәм Жәнни
редакторы проф. X. Госман. Казан. 1970. 35 бит. «зүчесе һәм фәнни
.Җан кошыян тулы оораз куәтендә һәм саф дөньяви яшәешкә бәйле мәгънәдә беренче талкыр
Котбидә очратабыз.
Бу күңелемнең куши ким табти хуш баг, Кәрәк былбыл укуб орсуи, кәрәк заг.
Йәнә күңлум сүз ара кыйлдый аваз.
‡‡‡‡‡‡ §§§§§§
Ким, әй, былбыл, ачылды гел кәлиб йаз
X
Монда инде «җан кошы» «күңелем кошы» булып китә. Ләкин шагыйрь тыйнаклык ? йөзеннән дә,
башка сәбәп белән дә уз күңелен «былбыл» яисә «зәндыаач» дип кон- _ кретлаштырмый. Былбылны
ул янә тиңләү өчен критерий итеп резервта калдыра ~ •Күңел кошы» иҗат җимешенең эстетик
кыйммәтенә нык ышанган хәлдә аны курык- = мыйча «былбыллар» һәм «каргалар» (заг) хөкеменә куя.
Котбинең традицион образга н керткән принципиаль яңалыгы шунда, ул тотемистик һәм дини-мистик
мәгънәдәге 1 тәгъбирне шагыйрь һәм иҗат даирәсенә алып керә. Образның поэзиядәге бу эволю- Ч
циясе, бәлкем, фарсы поэзиясендәге әверелеш белән янәшә баргандыр. Мәсьәләнең з бу ягы аерым
ачыклауны сорый.
Мөхәммәдьярда бу образны төрле конструкциядә һәм төрле мәгънәдә очрата- ~ быз. Бер очракта
образ «гакыл кошы» булып килсә, икенче очракта «җан кошым ♦ рәвешендә кулланыла. Бу инде
образның бары сәнгать чарасына әверелеп, үзенең я жисмани мәгънәсенә хас рәвештә, кош сыман
ирекле төс алуын күрсәтә. Поэзиядә ул ° ■гакыл кошы» буларак беренче тапкыр кулланыла
Мән ирермәи бу шәһәрдә бер фәкыйрь, Ил күзендә гаҗиз вә хур, вә
хәкыйрь.
Мәңа тикмәс кем гестахлык кыйлмага —• Олуглар риштәсигә кагылмага.
Йорермән бу сәбәбдин халем белеп. Юк исә гакълым кошы бәс кыйлып.
Кыйлмас ирсә телеңә әйдәр хөкем, Яхшыракдыр булмакы соммеи-бекем *.
Бу өзектә шагыйрьнең бик катлаулы, драматик халәте күз алдына килә Шагыйрь Жвмгыятьтәге
«бу дөньяның көчлеләре» файдалана торган зиннәтләрдән мәхрүм. Ул иҗтимагый баскычларның
демократиягә якынрагында торып иҗат итә. Мондый хәлдә беренчелек өчен көрәш, югарырак
дәрәҗәдәгеләр белән тартышу, көнләшү үзеив килешмәвен һәм моның мөмкин дә түгеллеген ул яхшы
төшенә. Бу исә аның шигъри вөҗданын карьера исәпләреннән, кемнәргәдер ярарга тырышудан азат
итә. Хәлбуки, мондый четрекле шартларда ул үзенең һәр шигъри сүзен үлчәп сөйләргә тиеш Әгәр инде
вөҗдан кушканны сөйләргә мөмкинлек юк икән, ул чакта чукрак һәм телсез булу артык, димәкче
шагыйрь Шул рәвешчә, гакыл кошы Мөхәммәдьярда вак исәпләрдән өстен булган иҗат ихтыярын
гәүдәләндерә
Икенче бер урында шагыйрь образны «җан кошы» тезмәсендә куллана.
Җан кошыйга мескен адәмдер кафәс,
Гаклыңа килгел, фәкыйрь, сән бер нәфәс.
Бу озектә кешенең гали рухи ихтыяҗлары аның вак матди мәнфәгатьләренә каршы куела. Кешенең
(шагыйрь барыннан элек иҗат кешесен, үзен күздә тота) рухнете (•жаи кошы») хәрәкәткә, биеккә
омтыла, ә аның нәфсе шушы омтылышка тышзу
1 Котби. Телгә алынган чыганак 30 бит
§§§§§§ Мөхәммәдьяр. Телгә алынган басма. 26 бит.
Кара: М Горький. Собрание сочинений. Москва. 1955 ел. 30 том. 30 бит.
булып тешә: ваемсыз кеше җанны, ягъни югары рухи ихтыяҗларны читлектә асрый, шулай итеп, аны
тормыш кәрваныннан аерып калдыра.
Шагыйрь «җан кошыпна ярдәмгә «гакылпны чакыра. Шулай итеп, гакыл кешенең югары рухи
омтылышларына юл ачучы итеп бирелә.
Образны үстерүдә Мөхәммәдьяр алып килгән принципиаль яңалык аны антитеза дөньясына
алып керүдән гыйбарәт. Образ гакылны — дуамаллыкка (телгә акыл хөкеме), югары омтылышларны
түбән мәнфәгатьләргә каршы кую чарасы булып китә. Шагыйрь, болгар-татар поэзиясендә беренче
тапкыр буларак, кош һәм читлек идеясен алып килә.
Менә XX йөз башы поэзиясенә Тукай килеп, бу образның гасырлар буенча тупланган нюансларын
бергә җыеп ала һәм гаять мәгънәле, тәмамланган метафорик образ тудыра.
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, Шат яратса да җиһанга ят
яраткан раббысы.
(t Өзелгән өмит» )
Тукай шигырендә образның конструкциясе Котбидәгечә (күңелем кошы) алына. Кешенең җан өчен
читлек булуы идеясен Мөхәммәдьярда күрдек, ә аның «очып* китүен Колгалидә һәм Хисам Кятибта
очраткан идек. Монда аларның барысы да бар. Ләкин катлаулырак, югарырак катнашмада.
Беренчедән, халык шагыйре образны җан турындагы дини-тотемистик инанудан азат итеп, аны
кешенең реаль яшәешенә бәйле югары рухи даирәгә күчергән. Ул аны кеше тәне читлегеннән түгел,
«дөнья читлегеннән» очырта. Икенчедән, монда тоткын җанның азатлык идеалы чагыла. Ләкин трагик
рәвештә. Ул үзенә җирдә урын тапмый.
Күз алдына җанлы күренеш булып ике гигантның конфликты килеп баса: дөнья һәм шагыйрь
күңеле. Ул күңел нинди зур! Дөнья аңа читлек кенә.
Образның метафорик көче шунда ки, шагыйрь әле җисмани яши, ләкин рухи яктан инде үз
чорының кысан иҗтимагый шартларыннан ятсынып читләшкән. Шулай итеп, татар поэзиясенең күп
гасырлык үсеше дәвамында төрләндерелгән образ яңа тарихи шартларда принципиаль яңа сәнгать
куәтенә ирешә. Ул капитализм чорының гаять зур каршылыгын, шәхес һәм җәмгыять, шагыйрь һәм
җәмгыять каршылыгының фаҗигале чишелешен гәүдәләндерә. М. Горький Тукай шигырендә чагылган
трагик мотивны, гомумән, художниклар язмышына хас фаҗига итеп аңлаган (С. Н. Сергееэ- Ценскийга
хат) *.
«Күңел кошы» образы татар совет поэзиясендә яңа мәгънә, яңа эчтәлек алып яшәвендә дәвам
итә. «Борынгы татар әдәбияты» дигән хезмәттә аның авторларыннан б ерсе Ш Абилов образның совет
поэзиясендә кулланылуына бик матур мисаллар китерә.