Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТЫЙМА ИЛЬСКАЯ


үзләр. Чем-кара һәм яшьләрнекедәй гаять җанлы, нурлы күзләр. Күрәсең, талант ияләренең, зур максатларга омтылып, өзлексез иҗат итеп яшәүчеләрнең күзләре гел яшь кала торгандыр. Сүз РСФСРның һәм Татарстанның халык артисткасы, театрыбызның иң якты йолдызларыннан берсе Фатыйма Ильскаяның күзләре хакында бара. Әйе, аның күзләрендә һәр вакыт фикер һәм уй-тойгыларның киеренке хәрәкәте чагылып тора. Алар инде җитмеш еллыгы якынлашып килә торган театрыбызның бай һәм катлаулы иҗат дөньясына кергәндә, анда Фатыйма Ильская тудырган образлар галереясы белән танышканда бернәрсә белән дә алыштырмаслык акыллы һәм турылыклы юлдашлар. Бу күзләр, шәкертен күзәткән остаз йөзе кебек, синең серле һәм изге сәнгать дөньясында дөрес «адым ясавыңны» күргәндә яктырып, «кыек басуыңны» сизгәндә сүрелеп, салкынаеп китә шикелле—
Фатыйма Ильская театр белән беренче тапкыр 13 яшьлек кыз чагында, 1915 елда, таныша. Бер елдан соң «Сәйяр» труппасына алына.
Бу, А. Н. Островский әйткәнчә, «милләтнең җитлегү билгесе булган милли театр» бездә дә туып, үзенең ун еллыгын бәйрәм итәргә ашкынып йөргән чор була. Халыкның культурасы тарихында яңа бер өлкә булып барлыкка килгән, эстетик фикер үсешендә шактый актив эш алып баручы театр сәнгатенең башында Габдулла Кариев тора. «Үзенең шөһрәте белән татар дөньясын яңгыраткан Габдулла Кариев түбәннән, татар тормышының төбеннән, ярлы авыл, караңгы авыл эченнән күтәрелде. Иге-чиге булмаган газаплар, михнәтләр аша барып, татар театр мәйданында беренче уңышны алды гына түгел, татар дөньясында сәнгать-нәфисә тудыручыларның берсе, беренчесе булды. Кариев өчен тормыш, дөнья, бәхет, сәгадәт юк иде, тик театр бар, шул театрны үстерү өчен яну, шуның шатлыгы белән шатлану, кайгысы белән көю бар иде».— Галимҗан Ибраһимов бу шәхеснең тарихи ролен әнә шулай бәяләде.
Өлкән әдипнең «татар театрының атасыпна биргән бу бәясе революциягә кадәр язмышларын сәхнә белән бәйләгән Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Нури Сакаев, Зөләйха Богданова, Касыйм Шамил, Зәки Баязитский, Зәйни Солтанов, Шакир Шамильский, Нәгыймә Таҗдарова, Бари Тарханов, Фатыйма Ильская, Нәфига Арапова, Әшрәф Синяева һәм башка талантларга да карый. Чөнки театр, барыннан да элек, бер ук идеалларга омтылучы фикердәш художниклар коллективы.
Фатыйма Ильскаяның труппага килүе коллектив өчен зур куаныч була. Беренче күрүдә үк әсир итә торган чибәрлек, ягымлы, матур тембрлы тавыш, ачык дикция, буй-сындагы сылулык, бик яхшы хәтер, хисләр белән хәрәкәтләрнең гармониясе — боларның бер шәхестә туплануы, чыннан да, сирәк очрый торган күренеш. Табигать тарафыннан бирелгән күркәм сыйфатлар зур бәхет. Ләкин алардан, актер буларак,
К
МОН ИП Г АЗ АР ф ФАТЫПМА ИЛЬСКАЯ ф
Малый һәм Александрийский театрларында Горький драматургиясенә борылыш ясала.
Ул чорда татар театрында да шундый ук революцион пафос хөкем сөрә. Гражданнар сугышы «орының революцион һәм политик максатларына хезмәт итү, әдәби эшләнеше йомшак булса да, шул чорның рухын чагылдырган, заман темасына язылган әсәрләрне сәхнәләштерү, тарихи вакыйгаларга, легендаларга нигезхм язылган классик Европа драмаларындагы тираннарга каршы көрәшне заманга аваздаш мотивлар, революцион аһәң белән сугару — барысы да театрның ул көннәрдәге тормышын характерлый торган сыйфатлар иде.
Шушы җәһәттән Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә» - әсәре буенча куелган спектакльнең сәхнә тарихына күз салыйк.
Фатыйма Ильская бу спектакльдә Зөһрә образын иҗат итә. Артистка үз алдына шундый максат куя: Зөһрә халык аңында мәхәббәткә тугрылыклы кыз символы, легенда герое булып яши. Аны бу җирлектән әз генә дә аерырга ярамый. Шул ук вакытта ул җанлы һәм аның хәрәкәтләре, кичерешлере психологик яктан тиран мотивлаштырылган булырга да тиеш. Ф. Ильская менә шул максатына тулысынча ирешә һәм ул иҗат иткән Зөһрә образы тамашачылар тарафыннан гаять җылы кабул ителә.
Менә спектакльдән бер күренеш. Зөһрәнең әтисе, кызның ай-ваена карамыйча, Караханга бирергә карар итә. Сарайда туйга соңгы әзерлек бара. Нишләргә белмәгән Зөһрә-Фатыйма Ильская, бераз гына булса да ялгызы калырга теләп, үз бүлмәсенә керә, һәм шунда... Таһиры, аны коткарырга килгән Таһиры, белән очраша.
Зөһрә-Фатыйма Ильская куана: җан сөйгәне Таһир тагын аның янында! Шунда ук ул кинәт коелып иңә: бу шатлыкның гомере үтә кыска, тиздән-тиздән Таһирның монда икәне беленәчәк. Кисәк тагын җанланып китә — Таһир белән качарга кирәк. Күңелен тагын өметсезлекнең кара болыты каплый — бу ниятне тормышка ашыру
мәхәббәткә тугрылыклы, бөтен барлыгы белән бәхеткә омтылучы Зөһрәнең бәгъ- рен талаган, берсен икенчесе юк итеп торган каршылыклы хисләр, уй-тойгы- ларның киеренке агышын психологик төгәл һәм реаль кичерешләр, хәрәкәтләр аша тасвирлый.
Спектакльнең уңышын нигездә Фатыйма Ильскаяның уены хәл итә. Таһир белән Зөһрә фаҗигасен тамашачы бу ике гашыйкның мәхәббәтенә каршы килгән кара көчләргә нәфрәт итеп кенә түгел, бәлки әле күптән түгел генә җи-мерелеп төшкән, бөтен әшәкелекләре белән тарихка китеп баручы иске тормышка нәфрәт итеп тә кабул итә. Таһир белән Зөһрәгә теләктәшлек тамашачы күңелендә яңа тормыш төзү өчен, революция тантанасы өчен корбан булганнарга мәхәббәтне үрләтеп җибәрә. Шулай итеп, «Таһир-Зөһрә» трагедиясе революцион спектакль төсен ала.
Шушы җәһәттән татар театры 1924 елда Урта Азиядә булган гастрольләр вакытында чыгарылган афиша кызыклы. Әлеге «Таһир-Зөһрә» спектакленең афишасы уртасында Ленинның зур портреты урнаштырылган. Афиша спектакльдә татар артистлары белән бергә үзбәк артистларының да уйнаячагын һәм бөтен
өчен бер генә өмет чаткысы да юк— Фатыйма Ильская шул рәвешле саф
Фатыйма Ильская — Зөһрә.
керемнең Бохарада Ленин һәйкәлен салуга китәчәген кабар ите. (Шул керем хисабына салынган һәм 1925 елның 21 январенда тантаналы таста ачылган бу һайкал хәзер дә Бохараның С. Айни исемендәге алка музыкаль-драма театры каршында тора.)
Егерменче еллардан башлап татар театры сәхнәсендә донья классикасының иң танылган әсәрләре куела башлый. Шекспирның ■Гамлотжы, «Отелло»сы бераз соңрак «Ромео һәм Джульетта», «Король Лир» сәхнәләштерелә. Тамашачылар татар сәхнә- ♦ сендә Шиллериың «Мәкер һәм мәхәббәт», Гоциның «Принцесса Турандотаын, Лопе де Веганың «Пәчеи естеидәге эт», Бомаршеның «Фигароның әйләнүе» әсәрләрен күрүгә ирешәләр. Шуның белән бергә Осгроаский, Горький драматургияләре хаклы рәвештә театрның игътибар үзәгендә була бирә.
Югарыда саналган әсәрләрдә Фатыйма Ильская Оделия, Дездемона, Джульетта, Корделия, Луиза, Турандот, Диана, Сюзанна образларын башкара.
Бу спектакльләрнең кайбәрләрендә, мәсәлән, «Отелло», «Мәкер һәм мәхәббәт», «Ромео һәм Джульеттамда характерларны ачу артисткага чагыштырмача җиңел бирелә. Моның сәбәбен, курәсең, татар әдәбиятында һәм шулай ук театрда да теманың шактый эшкәртелгән булуы, «бәхетсез мәхәббәт турында гүзәл поэмаларны» (мәсәлән, «Таһир-Зеһрә», «Галиябану») кабул итүгә тамашачының әзерләнгән булуы белән аңлатырга кирәктер.
«Ромео һәм Джульетта»ны куйганда режиссура (баш режиссер Е. Амантоя, режиссерлар 3. Солтанов һем К. Тумашеаа) тел игътибарны спектакльнең тышкы матурлыгына, мизансценаларның отышлы булуына гына түгел, бәлки характерларның психологик дореслегенә дә юнәлтәләр. Шуның белән әсәрнең социаль яңгырашын тиррнрөк ачуга ирешәләр. Спектакльнең уңышын бигрәк тә тол геройларны уйнаучы артистлар Камал III — Ромео һәм Фатыйма Ильяская — Джульетта хәл ите.
Спектакльгә язган рецензиясендә Гадел Кутуй бу талантлы уенны түбәндәгечә бәяләде: «Фатыйма ханым Ильскаяиың акыллы Джульеттасы үзенең тышкы гүзәллеге белән, эчке рухы-кичерешләре белен Ромоога тиң. Ул да шулай ук безнең күз алдыбызда яшь кыз булудан тормышны яхшы аңлый башлаган героиня булуга кадер үсә. Ильскаяиың табигый матур тавышы шул кадәр бай ки, аның «Ромео— Ромео...» дип әйтүендә, Ромео белән саубуллашканда: «йеэ тапкыр сәлам сиңа!» диюендә дә чиксез шигърият аңкый, Джульеттаның Ромооны никадәр тирән ител сәюе беленә ... Ильскаяиың Джульеттасы —- кыю».
«Король Лир» спектаклендә Фатыйма Ильская иҗат иткән Корделия образын да тамашачылар хуплап каршы ала.
Артистканың Корделиясе ягымлы, йомшак табигатьле, мелаем. Корделия образын моңа кадәр иҗат иткән артистлардагы сентиментальлекне Фатыйма Ильская аңлы рәвештә кире каккан.
Фатыйма Ильская, артистка буларак, һәр терле фальшьны, һәр терле ялгам пафос, ясалма хәрәкәтләрне бетен табигате белән чит күрә. Ул образга оәерелүиең (перевоплощониеның) остасы, ул образның философиясенә, эчке дәньясынә тирән үтел керә, характерларны иҗат иткәндә һәр вакыт сүз палитрасының, хиснең һәм хәрәкәтнең бердәмлегенә, гармониясенә, табигыйлегене ирешүне үземе максат итеп ку». Бу — аның өчен закон, иҗатының какшамас принцибы.
Фатыйма Ильская иҗат иткеи Сюзанна («Фигароның ойленуе») образына «Театр» журналында бирелгән бәягә генә күз салыйк: «Аның яңгыравыклы, ягымлы келүе ашкынулы һәм җитез, биегәндәге шикелле җиңел йерешенә гаҗәп матур булып үрелеп тора. Ике яклап иркен генә сарылып тешкен йомшак кара чәчләр, очкынланып янып торган зур күзлар, тәненең каралыгы һәм күэ явын алырдай елмаюы Сюзанна-Ильскаяны чын мәгънәсендә испан кызы итә .. Кайнар темперамент, эчкерсезлек, музыкаль тавыш һәм тирәм мәгънәле мимика — болар барысы де аның ер-яңа һәм якты талант булуын сейлиләр».
Театр җәмәгатьчелеге һәм тамашачылар Фатыйма Ильекавиың Горький, Островский драматургиясен сәхнә/ештергәндә иҗат иптән образларым шулай ук хуплап каршы алды. «Гроза»дагы Катерина образын — Добролюбов бик тапкыр характерлаганча, «караңгылык патшалыгына», Кабанихалар. Днкойлар хакимлек итә торган җәмгыятькә, патриархаль семья коллыгына каршы күтәрелгән «яктылык нуры.ның 1и«
МӨНИП ГАЗАР ф ФАТЫЙМА ИЛЬСКАЯ
Фатыйма Пльскаяның татар совет әдәби ятының күренекле вәкилләре Муса Җәлил. Фәтхи Бурнаш һәм Әхмәт Ерикәй белән төш- кән рәсеме.
фаҗигасен психологик гирәнлек белән тасаирлавы артистканың иҗатында тагын бер баскычка югары күтәрелү иде.
Рус һәм Европа классикасында төрле характердагы образларны иҗат иту артистка өчен зәвык һәм осталыкны камилләштерү мәктәбе булды, ул традицияләрне иҗади үстерүгә, ягъни новаторлыкка өйрәнде. Кешелекнең мәңгелек проблемаларына философ һәм художник буларак карау артисткага үз халкының эстетик хәзинәләрен тирәнрәк аңлау мөмкинлеген бирде.
Фатыйма Ильскаяның Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт һәм Бөек Ватан сугышына кадәрге рольләре, Татар академия театры сәхнәсенә менгән башка драматургларның пьесалары буенча куелган спектакльләрдә иҗат иткән образлары дөнья классикасы белән татар классикасының аерылгысыз берлеген, артистканың иҗат осталыгын камилләштерүдә аларның бер-берсен тулыландыруларын раслыйлар.
Кырыгынчы еллар башында Фатыйма Ильская инде 300 гә якын рольдә уйный. Романтик әсәрләрнең геройларына хас хәрәкәт иркенлеге, реалистик драмалардагы
психологизм, төрле характердагы персонажлар белән эш итү һәм һәр вакыт диярлек баш рольләрдә уйнау артистканың осталыгын аерым бер амплуада гына түгел, бәлки күпкырлы итеп формалаштыра.
Актер осталыгының шундый бай арсеналына ия булуы Фатыйма Ильскаяга һәр вакыт үсештә, үзгәрештә булган катлаулы образларны уңышлы иҗат итәргә мөмкинлек бирә Мисал ечеи Алексей Арбузовның «Таиявсы буенча куелган спектаклен ♦ алыйк. к
Әсәр 1940 елда сәхнәләштерелгән. Ул—театр коллективының заман темасына х куйган иң уңышлы спектакльләренең берсе. Бу уңыш эчен ул нигездә баш рольне j уйнаган Фатыйма Ильскаяга бурычлы. X
Менә Таня-Фатыйма Ильская эштән кайтып килүче иренең — Германның аяк та- < тышын ишетә. Йөзеннән, хәрәкәтләреннән сафлык, беркатлылык, ягымлылык бөрке- g леп торган Таня-Фатыйма Ильская, багалар шикелле, гардеробка кереп кача. Аның 3 мәхәббәтенең иге-чиге юк. Германы белән гел бергә булу эчен ул дус кызлары < белән күрешүләрне дә оныта, хәтта медицина институтын ташлый, семья кысаларына бикләнеп кала. Барысы да мәхәббәт хакына, барысы да Герман белән мемкин кадәр ♦ бергә булу хакына. д,
Ә инде Герман, җәмгыятьтән аерылган Тананың мәхәббәтеннән туеп, башка ха- < тынга гашыйк булгач, Таня-Фатыйма Ильскаяның дөньясы җимерелеп төшә. <
Әле яңа гына шатлык, бәхет кочагында күбәләктәй очып йөргән Таня-Фатыйма u Ильская, бу ачы хакыйкать белән очрашкач. Германнан китәргә карар кыла. Менә ул С чемоданын тоткан килеш ишек катында тора: иңнәрен кайгы баскан, йөзендә элек- = ке шатлыкның эзе дә юк. анда Германга әйтелмәгән үпкә, рәнҗү ..
Фатыйма Ильская Таня образын спектакльнең буеииан-буеиа әнә шундый тегел, Я тормышчан кичерешләр аша сурәтли.
Шушы ук чорда артистканың «Бәхетсез егет» спектаклендә (Г. Камал әсәре буенча) иҗат иткән Гаини образы шулай ук үзенең реалистик планда, хисләр һәм хәрәкәтләр төгәллеге, образның фәлсәфи яңгырашын тирән ачуы белән характерлы.
Биредә шунысын да әйтергә кирәк, образны иҗат иткәндә Фатыйма Ильская драматургии материал белән генә чикләнеп калмый, бәлки образның прототибы булган шәхесләрнең, яки шундый типтагы кешеләрнең тормышларын күзәтә, характерларын, үзенчәлекләрен әйрәне, үзенең табышлары белән драматург язган рольне тулыландыра, баета. Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсеэләр»еидәге Дилбәр, Фәтхи Бурнашның «Тукучы Әсма»сындагы Әсма, Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал»ыи- дагы Миңлекамал нәкъ әнә шундый, чын художникларга тына хас булган күзәтү, тормыш белән турыдан-туры бәйләнештә булып иҗат итү нәтиҗәсендә туган образлар.
«Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» драмасы белен танышкач һәм спектакльдә баш рольне уйнарга тиешлегемне белгәч, мин пароходка утырдым да Красный Бор районындагы бер колхозга киттем. Анда председатель булып эшләгән хатынның үз йортына квартирага төшеп, аның белән бер атна буе бергә тордым, бергә эшкә йөрдем, бергә райком бюросына бардым, бер үк вакытта йокларга яттым_ Ул бераз корырак иде, бу сыйфаты миңа бик ошамады, ә калган яклары Миңлекамал образын тудыруда миңа бик нык ярдәм итте»,—ди Фатыйма Ильская, үзенең Ватан сугышы чорында тылдагы хатын-кызларның каһарманлыгына дан җырлаган образны ничек иҗат итүен искә алып.
Камилләшкән актер осталыгына ия булу, бирелгән ропь турында өзлексез уйлану, эзләнү Фатыйма Ильскаяга мөлаем, тамашачы хәтерендә мәңге җуелмаслык, театр тарихының матур сәхифәләре булырдай уңай герой образларын иҗат итәргә мөмкинлек бирде. Үзләренең дөньяга карашларында гаделлеккә, революцион идеалларга тугрылыкның җанлы чагылышы булган характерлардан Гафур Коләхметоаның «Яшь гомер» һәм «Ике фикер» драмаларындагы хатын-кыз образлары. Фәтхи Бурнашның тукучы Әсмасы. Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» һем «Тормыш җыры» драмаларындагы Миңлекамал һәм Фатыйма, Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» трилогиясе һәм «Чын мәхәббәт-ондөге Айсылу, Гөләндәм. Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы буенча эшләнгән «Сәүбановлар» спектаклендәге мөлаем рус ватыйм Ксения,

И» ань'Ң рухын сындыра алмыЯ. Полиция еле аның исемеи да белми Термада Фатыйма Сабрины Фәрһад белая күэгә-күэ очраштыралар, полициянең максаты әсирнең шәхесен ачыклау: әгәр бу Фәрһад Сабри булса, Фатыйма түзмәс, улы икәнен ничек кенә булса да сиздерер.
Фатыйма Сабрины улы янына кертәләр. Аның күзләре коточкыч газапларга дучар булган улының күзләре белән очраша. Аналар гына күтәрә алыолык авыр тойгылар миен, күкрәген кыса. Улын соңгы тапкыр күрү. Нишләргә? Вакыт тукталып калгандай була. Ә ул түзә... Түзә!
Фатыйма Ильская 1967 елда Мәскәүдәге гастрольләрдән кайткач, «Советская Татария» газетасында болай дип язып чыкты: «Актрисаларның кайсы гына героин образ турында хыялланмый икән. Менә мии шундый батыр, кәчле хатын-кыз. минем ечен ана мәхәббәтенең һәм тугрылыкның гәүдәләнеше булган героиня белән очрашу бәхетенә ирештем. Кайвакытларда, Фатыйма булып киенгәч, кәэге алдында грим-ның соңгы тесмерләрен салып утырганда, мин ирексеэдән үземнең бердәнбер улымны иске тешерәм. Пьесада Фатыйма Сабри — политикадан ерак булган гарәп хатыны, улының — коммунист Фәрһаднең фикердәшенә әверелә.- Минем бердәнбер улым, танкист Фуат, шулай ук коммунист иде, ул Боек Ватан сугышында Ватаныбызны яклаганда һәлак булды.
Миңа гареп илләрендә булырга туры килгәне юк. шуңа күрә Мәскәү вузларының берсендә укучы гарәп егетеннән мактау сүзләре ишетү минем ечеи бик күңелле булды. Ул сехиә артына керде дә, мине канчыгыш гадәте буенча сәламләп:
— Фатыйма ханым, сез минем әниемне искә тешердегез! — диде.»
Фатыйма Ильскаяның иҗат юлы гаять бай. Ул үзенең сәхнә гомерендә 400 дәи артык образ иҗат иткән. Классика һәм заман темасына язылган әсәрләр буенча куелган күп спектакльләрдә ул тудырган образлар чын мәгънәсендә актер осталыгының олы бер мәктәбе, һәрберсе — тирән философик уйланулар, Фатыйма Илъ- скаяга гына хас булган әзлексез, ару-талуны белмичә зэләиү, рухланып иҗат итү нәтиҗәсе, һәрберсе аерым ейрәнүне, гадел зстетии хеке мне һәм тиешле бәяне сорый.
Йомгаклап шуны гына әйтәсе киле: бу күп кырлы бай иҗат — сосет театры тарихының кыйммәтле хәзинәсе. Ул талантлы, чын мәгънәсендә гуманистик сәнгать буларак, гел гаделлеккә, гел матурлыкка чакырып тора.