ДӘВЕР БЕЛӘН БЕРГӘ ЯШӘҮ
Газета һәм язучы
у тәшенчә гаять киң һәм аны кыска гына бер чыгышта колачлап бетереп булмый. Мин «Социалистик Татарстан» газетасы турында гына, аерым алганда аның кайбер традицияләре, язучыларның газетада катнашу формалары һәм редакцияне кызыксындырган аерым проблемалар турында әйтергә телим.
«Социалистик Татарстан» газетасы үзенең бөтен тарихы буена язучылар белән тыгыз элемтәдә яши. Газета — язучылар өчен иҗат трибунасы да. әдәби кадрлар әзерли торган мәктәп тә. Хәзерге бик куп олы язучылар зур әдәбиятка газета аша килде. Бу яктан безнең татар әдәбияты аеруча җимешле булды. Мисалга Фәтхи Бурнаш. Гадел Кутуй, Гомәр Бәширов, Фатих Хөсни, Муса Җәлил, Гали Хуҗиев, Зәки Нури, Гариф Галиев фамилияләрен атау да җитә. Газета художникны күзәтү- чәнлеккә. әһәмиятле фактларны сайлап алырга, аерым вакыйгалардан зур гомумиләштерүләр ясарга өйрәтә.
Фәтхи Бурнашның эшчәнлеген алып карагыз. Язучы, драматург, әдәби тәнкыйтьче, публицист, редактор. Ул гаҗәп бай мирас калдырган: 22 сәхнә әсәре, 30 лап поэма, 150 дән артык шигырь, 5 опера либреттосы, дистәләгән хикәя һәм фельетоннар. Төрле мәсьәләләргә багышлап, газетада биш йөзгә якын мәкалә бастырган. Авыз тутырып әйтергә мөмкин: иҗатта активлыгы, заманының иң актуаль проблемаларын күрә һәм яктырта алуы Фәтхи
Бурнашның вакытлы матбугат белән тыгыз бәйләнешеннән дә килә.
Инде Гадел Кутуйны алыгыз. Ул 1930— 40 елларда, кыска гына чорда, үзен ялкынлы язучы-публицист итеп танытты. Ул газета-журналларга биш йөзләп исемдә мәкалә, нәсер, фельетон, очерк, репортаж, рецензия язган. Аның политик яктан үткен, өлгер, оста публицист булып җитешүенә «Кызыл Татарстан» газетасында эшләве ярдәм итә. Язучының газета эшендәге ролен билгеләп, Кутуй мондый фикерне әйтә: «Язучы гадәттә хәбәрче күрә алмаган, тота алмаган күренешләрне күрә. Ул 15 юл белән генә аңлатып узган һәм укучы күзеннән югалыр дәрәҗәгә җиткән вак хәбәрне дә әһәмиятле итеп күрсәтә ала. Журналист-язучы вакыйганың тышкы ягын гына күрсәтмичә, вакыты белән укучыны сискәндерерлек итеп вакыйганың эчке ягын да тасвир итә».
Язучының газетада катнашуының кирәклеге, әһәмияте дә менә шунда инде.
Күренекле очеркист Гариф Галиевнең күп очерклары, авторның үзенең тануынча, «Социалистик Татарстан» газетасы заказларын үтәү нигезендә барлыкка килгәннәр.
Безнең бүгенге күренекле язучыпары- быз, бигрәк тә өлкән буын язучылары Тукай, Ибраһимов, Бурнаш, Кутуйлар традициясен уңышлы дәвам итәләр. Ләкин туп-туры әйтергә кирәк, урта буын яэучы- ларында, бигрәк тә яшьләрдә газета белән
Б
иҗади дуслык, дөресрәге, иҗтимагый-поли- тик активлык җитми әле. Менә шул кимчелек матбугатта да чагыла.
«Социалистик Татарстан» редакциясе язучыларны газетага тарту эчен нинди алымнарны, формаларны куллана соң?
Менә инде 12 ел буена газета даими рәвештә атна саен «Әдәбият-сәигать сәхифәләре» чыгарып килә. Бүгенге көндә без чыгарган бу сәхифәләрнең гомуми саны җиденче йөз белән исәпләнә башлады. Соңгы вакытта әдәбият-сәнгатькә багышланган тематик полосалар да киң урын алды. Мәсәлән, әдәбиятта эшчеләр тормышын чагылдыруга, Кама автомобиль заво-дын төзүчеләргә, нефтьчеләргә, химикларга, авыл эшчәннәренә, яшь язучылар иҗатына, балалар әдәбиятына, юмор-сатирага багышланган махсус сәхифәләрне укучылар җылы кабул иттеләр. СССРның 50 еллыгы уңае белән газета тугандаш халыклар әдәбиятына игътибарны нык арттырды. «Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы» дигән рубрика астында, татар язучылары һәм шагыйрьләре тәрҗемәсендә, рус, өзербәйҗан, кыргыз, казакъ, үзбәк һ. б. язучыларының әсәрләре аерым сәхифәләр булып та, эур-зур букетлар төсендә дә укучыга җиткерелә Әдәби сәхифәләрне менә шулай максатчан итеп чыгарырга омтылу, безнеңчә, иҗат интеллигенциясенең активлыгын үстерә, милли әдәбиятларның һәм сәнгатьләрнең үзара баетышуларына ярдәм итә. Газета әдәбиятыбызның күренекле вәкилләренең юбилейларын киң яктырта. Соңгы елларда гына Г. Тукайга, Г. Ибраһимовка. М. Җәлилгә, һ. Такташка, Г. Коләхметовка багышлап махсус номерлар чыгарылды. Моның естенә газета кән саен әдәбият-сәнт ать әсәрләренә урын бирергә тырыша.
1972 елгы подшиокаларны гына алыйк. Газетада барлыгы 69 татар язучысының 200 гә якын әдәби әсәре, мәкаләсе һәм очеркы басылган. Болар арасында Н. Дәү- ли, С. Хәким, 3. Нури. X. Туфанның яңа шигырьләрен, Г. Минский, Б. Камалов, Ф. Яруллин хикәяләрен, Г. Бәширов, А. Шамов, Ф. Хөснинең публицистик мәкаләләрен, берничә очеркны, күп кенә әдәби рецензияләрне күрсәтел үтәргә мөмкин.
Ләкин газетаның максаты үз агымындз килгән теләсә нинди әсәрне укучыга җиткерү түгел, татар совет әдәбиятының иң яхшы әсәрләрен пропагандалау булырга тиеш.
Әдәби актуаль мәсьәләләр тиресемә иҗат интеллигенциясенең, киң җәмәгатьчелекнең фикерен туплау максаты белән иҗади дискуссияләр оештыруны, редакциянең түгәрәк өстәле янында сөйләшүләр оештыруны без шулай ук бик үтемле чара дип исәплибез. «Социалистик Татарстан» газетасы татар драматургиясе һәм театры, әдәбиятта проза җанры, татар поэзиясендә Тукай һәм Җәлил традицияләре, тәрҗемә мәсьәләләре буенча иҗади дискуссияләр һәм киңәшмәләр оештырды. Газета инициативасы белән Нурихан Фәттахның «Этил суы ака торур» романы буенча язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында киң сөйләшү оештырылды. Болар барысы да газетада яңгыраш таптылар, язучыларның иҗат активлыгын күтәрүгә азмы- күпме ярдәм иттеләр. Ләкин иҗади дискуссияләр, түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр оештыруда инициативаны язучылар үзләре дә. шул исәптән язучыларның партия оешмасы да күрсәтсен иде. Кызганычка каршы, хәзергә мондый сөйләшүләрдә күп кенә язучылар катнашмыйлар, ә, иң мөһиме, газетага мәкалә язмыйлар. Күп иптәшләр читтән күзәтүче булып кына кала. Әдәбиятның нинди проблемаларына игътибарны туплау кирәклеге язучыларга, әдәбият казанында кайнаучы кешеләргә, күбрәк күренә бит. Быел да газета битләрендә әдәбиятыбызның берәр актуаль мәсьәләсе тирәсендә кин фикер алышу ачып җибәрәсе иде. Ул файдалы булыр иде. бәлки, әдәбиятта уңай герой, бүгенге заман герое турында газетада дискуссия ачып җибәрү кирәктер? Бәлки, урта-а салып сөйләшү өчен әдәбиятта интернациональлек һәм миллилек дигән проблемамы алыргадыр? Актуаль теме түгелме болар? Ләкин дискуссия ачабыз икән, янын беэ башлангыч һәм таяныч ноктасын табарга кирәк, һәм анда һәр язучы, һәр тәнкыйтьче диярлек катнашырга тиеш.
Публицистика һәм очерк
Владимир Ильич Ленин язучыларны һәм журналистларны публицист булырга, ягъни хәзерге заманның тарихын язарга чакырды. Владимир Ильич билгеләвенчә, публицист тормышта актив катнашырга, халыкны оеш- тыручы-әйдәп баручы булырга тиеш Хәзерге вакытта публицистиканың даими эше — партиягә һәм халыкка «эммунистиә төзелеште кендәлек булышлык итү.
Без язучыларның публицистки мәкаләләр белән газетада чыгуларын зур шатлык белән каршылыйбыз, чөнки биредә язучының иҗтимагый йөзе күренә, язучының тирән уйланылган, күңелләрне дулкынландыра торган һәр чыгышы йөз меңнәрчә укучыга барып җитә, аны рухи яктан баета, аны яхшырак булырга өйрәтә, тәрбияли. Узган ел Афзал Шамов Бөек Ватан сугышында катнашкан берничә татар хатын-кызын эзләп тапты, аларның тормышын өйрәнде, республиканың төрле якларыннан аларны редакциягә җыюда булышты һәм соңыннан гаҗәп көчле мәкалә язып чыкты, бу мәкаләне укыгач, героик хатын-кызла- рыбызның олы җанлы образлары гына күз алдана килеп басмый, бу мәкалә йөзләрчә, меңнәрчә кешеләрне илгә турылыклы булырга, Ватан мәнфәгатен барыннан да өстен күрергә өйрәтә. Шуңа күрә әлеге мәкалә уңае белән газетага күп кенә хатлар алыну гаҗәп хәл түгел. Күптән түгел Афзал Шамов «Аккошлар, кире кайтыгыз» дигән яңа публицистик мәкалә белән чыгыш ясады. Коммунист-язучының табигатьне сакларга чакырып, зур гражданлык хисләре белән язган бу мәкаләсе укучыда җитди фикерләр уята. Гомәр Бәшировның күптән түгел басылып чыккан «Исраф» дигән мәкаләсе — шулай ук публицистиканың бик яхшы үрнәге. Язучы ил байлыгын әрәм-шәрәм итүләргә каршы чын күңелдән әрни, мәкаләнең һәр юлыннан язучы- патриотның халык байлыгын кайгыртуы, аны арттырырга өндәве сизелеп тора. Шуңа күрә бу мәкалә укучыларда зур теләктәшлек тапты. Мәкалә буенча редакциягә күп хатлар килде. Аларның кайберләре басылып чыкты. Ә кайбер хатлар нигезендә автор газетада тагын бер мәкалә язып бастырды. Безгә менә шундый публицистика—кеше күңелен кузгата, сафландыра, үстерә торган мәкаләләр кирәк.
Язучы — җәмгыятебезнең иң актив кешесе. Аның активлыгы газетада чагылырга тиеш. Эчтән яну, эчтән көенү, эчтән шатлану гына җитми. Син аны тышка чыгар, укучың белән уртаклаш. Моны язучының гражданлык намусы таләп итә. Шушы гражданлык хисенең Габдрахман Әпсәләмов. Зәки Нури, Нәби Дәүли, Самат Шакир, Барлас Камаловта да көчле булуын әйтеп үтү күңелле. Шагыйрь Нәби Дәүли совет кешесенең патриотизмы һәм ил алдындагы җаваплылыгы зур булуын үзенең чит илдә йөреп кайткач язган һәм күптән түгел газе-табызда басылган «Бельгия тәрәзәләре» исемле публицистикасында дулкынландыр, гыч итеп күрсәтә алды. Барлас Камалов эшчеләр сыйныфы һәм колхозчы крестьяннар турында, КамАЗны төзүчеләр һәм пар- тия работниклары турында әледән-эле мәкаләләр һәм очерклар белән чыгыш ясый. Самат Шакир хәрби-патриотик теманы алып бара. Ул «Социалистик Татарстан» газетасында соңгы айларда гына да моңарчы укучыга аз таныш булган берничә ге-ройның рухи дөньясын, яшьләргә үрнәк булырлык тормыш юлын ачып бирде.
Татарстан язучылар союзы идарәсе председателе Зәки Нуриның, партоешма секретаре Габдрахман Минскийның газета белән тыгыз элемтәдә булуларын әйтергә кирәк. Зәки Нури, оештыру эше мәшәкатьләренең күп булуына карамастан, актуаль темага мәкалә язарга да, шигырь иҗат итәргә дә, интервью бирергә дә вакыт таба. Аның Язучылар союзы секретаре булып эшләгәндә үк башлаган бу матур традициясен Гариф Ахунов та уңышлы дәвам иттерде. Инде яңа секретарьлар да (алар хәзер икәү бит) газета белән язучыларның иҗади элемтәсен ныгытуда яхшы арадашчы, күпер ролен үтәсеннәр иде. Хәзергә моны шулай дип әйтүе кыен өле. Язучылар союзында 130 лап кешенең член булып торуын исәпкә алсак, шундый элемтәне һаман яңартып, үстереп торуның зарурилыгы бик ачык.
Яхшы публицистиканың булуы 150—160 мең тиражлы көндәлек газета өчен бик кирәк. Ләкин безнең күп кенә сүз осталары бу өлкәдә пассивлык күрсәтәләр. Атилла Расих һәм Әмирхан Еники, Нури Арсланов һәм Шәүкәт Галиев, Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗев һәм Илдар Юзеев һәм башка бик күп иптәшләр заманыбызның иң актуаль темаларына язылган чыгышлары белән газета битләрен бизи алырлар иде. Әдипнең публицистик чыгышы газета өчен генә түгел, иҗат эшлеклесенең үзе өчен дә бик файдалы. Ул публицистика аша бүгенге тормыш эченә керә, фактларны, вакый-галарны өйрәнә. анализлый, яңа әсәре өчен яңа образлар таба. Кыскасы, дәвер белән бергә яши.
Язучыларны газета белән бәйләүче икенче бер күренекле жанр — очерк. Соңгы вакытларда КамАЗ төзүчеләр турында язучылардан Барлас Камаловның, Мәхмүт Хәсәновның, Кама буе нефтьчеләре турында Эдуард Касыймовның әйбәт кенә очерклары басылды. Ләкин, гомумән алганда, әдәбиятта очеркка игътибар кимеде.
Заман кешесенең, без яшәгән дәвернең рухын чагылдыруда иң оператив әдәби жанр булган очеркка, берничә исемне исәпкә алмаганда, күпчелек язучылар игътибарсыз карыйлар, һәм. әйтергә кирәк, күл нәрсәне оттыралар. Гомәр Бәширов- ның атаклы «Сиааш» повесте очерк базасында барлыкка килгән бит. Максим Горь- кийның, Валентин Овечкинның очеркларын искә төшерегез. Ә хәзер татар әдәбиятында очерк—иң кыерсытылган жанр. Бигрәк тә яшь язучылар очеркны санга сукмыйлар. Республика матбугатында экономик темага очерклар бетенләй юк диярлек. Атаклы новаторларның казанышлары, хезмәт батырлары, Кама автомобиль заводын тезүчеләр, гүзәл нефтьчеләребез һәм химикларыбыз, катлаулы техниканы иярләгән бүгенге авыл кешеләре, тормышыбыздагы зур үзгәрешләр, коммунистик киләчәк үсентеләре турында язучының җентек-ле, төпле күзәтүләре нигезендә туган, кайнар йөрәге аша үткәрелгән, образлы әдәби тел белән язылган очерклар кирәк. Партиянең XXIV съезды карарларын тормышка ашыруда хезмәт ияләрен туплау максаты белән, Татарстан журналистлар союзы, «Социалистик Татарстан» һәм «Советская Татария» газеталары редакцияләре, Татарстан китап нәшрияты 1972 ел башында тугызынчы бишьеллык кешеләре һәм анарның эшләре турында иң яхшы очеркка, публицистик мәкаләгә, репортажга конкурс игълан иткәннәр иде. Конкурс әле дә дәвам итә. Ләкин шунысы гаҗәп, язучылар анда катнашмыйлар. Бу хәл безне бик борчый.
Безнең редакциянең ишеге һәр язучы ечен ачык. Без әдипләрне аяк өсте каршы алабыз һәм алачакбыз. Моннан берничә ел элек Әдип Маликов безнең командировка белән Себер нефтьчеләре янында булды. Газетага аннан берничә очерк бирде, аннары нәшриятта зур гына очерклар китабы чыгарды. Соңгы елларда безнең актив авторыбыз Габдрахман Минский редакция командировкасы белән ике тапкыр Әэер- бәйҗанга барып кайтты, газета өчвн бик кызыклы махсус номер әзерләде. Риза Ишморат берничә тапкыр Актаныш, Мин- зэлә якларына барып, бүгенге колхоз авылы кешеләре турында әдәби парчалар бирде. Кыскасы, иҗат командировкасы — язучыларны матбугатка җәлеп итүнең бик нәтиҗәле формасы. Бу форманы киңрәк файдалану турында язучылар союзы идарәсе һем партия оешмасы да ныграк кайгыртсыннар иде.
Әдәби тәнкыйть
Без газетабызда тәнкыйтьчеләрнең ак- тиярак катнашуын теләр идек. Дөрес, бер дә катнашмыйлар дип әйтеп булмый. А. Әхмәдуллии, Б. Гыйззәт, Н. Гыйззә- туллин, Г. Кашшаф, М. Гайнуллин, X. Хәйри иптәшләр редакциянең күп кенә заказларын үтиләр. Әмма байтак тәнкыйтьчеләр архивларда гына утырмыйлармы икән? Чөнки бүгенге әдәби хәрәкәт турында газета өчен иң яхшы тәнкыйть мәкаләләрен әлегә язучылар үзләре яза. Без бу җәһәттән Ф. Хөсни, Ш. Маннур, Б. Камалов, М. Мәһдиев иптәшләрнең исемнәрен зур ихтирам белән телгә алабыз. Ә менә тәи- кыйтьче-галимнәр арасыннан Г. Халит, И. Надыйров, 3. Мәҗитов, Н. Юзиевның соңгы елларда республика газетасына әдәбият проблемаларына багышланган бер генә мәкалә белән дә чыгыш ясый алганнары юк диярлек.
КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият- сәнгать тәнкыйте турында» махсус карары уңае белән редакция шактый эш алып барды. Түгәрәк өстәл янында күл кенә тәнкыйтьчеләр һәм язучылар белән киңәшмә дә үткәрелгән иде. Анда катнашучылар күп кенә мәсьәләләр күгәрделәр, газетага язарга сүз бирделәр. Шулай да тәнкыйгь- челәребезиең пассивлыгы нык сиздерә. Татарстан китап нәшриятында чыккан матур әдәбият китапларының зур күпчелеге тәнкыйть күзеннән читтә кала. Яшь һәм урта буын шагыйрьләреннән, прозаикларыннан дүртәр-бишәр китап чыгарып та, үз иҗатларына карата бер тәнкыйть сүзе ишетмәүчеләр дә бар. Әйтик, бер тәнкыйтьче бүгенге татар романының стиле турында тикшеренеп, газетага мәкалә әзерлесе, бик файдалы материал булыр иде. Әдәбиятта милли характер, уңай герой, әдәби әсәрләрнең теле, композициясе гу рында да хезмәтләр кирәк. Татарстан киностудиясе ел саен күп кенә документаль фильмнар эшләп чыгара һәм нәфис фильмнар тәрҗемә итә. Казан телестудиясе дә нәфис фильмнар эшли. Ләкин болар барысы дә хәзер ә безнең игътибардан читтә кала.
Язучы һәм журналист — коралдаш туганнар. Аларның коралы — ялкынлы большевистик сүз. Язучылар һәм журналистлар һәр вакыт кулга-кул тотынып эшләргә чакырылганнар. Газета — язучы эчен зур трибуна. Моннан вакытлы матбугат та, матур әдәбият га ота.