Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУСЛАР ҖЫРЫ

Флор Васильев*
удмурт шагыйре.
Кайгыга бишек җыры
Йокла, кайгы,
Бер кайгысыз.
Йокла, күзләрең йом да, Төшләр күреп йокла, кайгы. Кара төн куенында.
Йокла, йокла,
Йокла, кайгы.
Ай чыкса да уянма,
Җир турында.
Гөл турында,
Көн турында уйлама.
Йокла, кайгы.
Йокла җиргә
Таң нурлары иңгәч тә.
Тып-тын кырлар,
Тып-тын сулар,
Тик яфраклар сөйләшә.
Көн сүрелсен,
Эңгер төшсен,
Ә син йоклавыңны бел.
Минем өчен,
Дуслар өчен
Йокла, кайгы, йокла гел.
Урының җайлы,
Йокла, кайгы,
Инде кояш та батты.
Син йокласаң,
Рәхәтләнеп
Яшәр җиһанда шатлык.
Йокла, кайгы.
Бер кайгысыз
Ай чыкты.
Үлән чыклы.
Саклап торырмын яныңда Мин синең тынычлыкны.
Нигәдер елый бер кош. Урман шавында — сагыш, Күлләр моңлы күз сыман, Болыт акмый, җил тынган.
Кайдадыр елый бер кош, Җирдә, күктә, суларда Тик бер өн, тик бер тавышкайдадыр елый бер кош.
Аны ничек юатыйм, Нинди җылы сүз табыйм? Ерагын ерак та кыш — Нигәдер елый бер кош.
Әни, нигә бу кулларың Яргаланган, сөялләнгән? Ат тарталмас йөкне ялгыз Тартып баргангамы әллә?
Юлга чыксаң, аякларың Нигә бик тиз арый, әни?
Безнең өчен бәхет эзләп Бик күп юллар үткәнгәме?
Әни, нигә төннәр буе
Интектерә билең сызлап?
Иңнәреңдә күгебезне Тотыл торгангамы озак?
Әни, нигә йөзләреңдә
Тирән-тирән җыерчыклар?
Безнең хактагы уйларың Әллә шулай йөзеңә чыккан?
Әни, нигә гомер буе
Синең күзләр җуймый нурын?
Теләгәнгәме күрергә
Безнең алгы тормыш юлын?..
— Мондый сораулар бирәлгәч, Җавап нигә сиңа, улым?!
ФАИЛ ШӘФИГУЛЛИН тарҗсмвлвре.
Максуд Сендекле,
башкорт шагыйре.
Кар шыгырдый аяк астымда
Кар шыгырдый аяк астымда, Суыкның да теле бар икән;
— Исеңдәме үксез-ятимнәр?
Җир сорыймы моны, кар микән?
Кар да түгел, җир дә түгел бу, Үз уйларым шулай сөйләшә, Күптән үткән кышкы юллардан Иске Рәсәй миңа эндәшә:
— Исеңдәме боек ятимнәр?
Ачы җилләр тәрәз какканда, Җылы эзләп салкын тимердән Шул балалар йөрде вокзалда.
Кайда гына сугылсалар да, Сабыйларның эше уңмады.
Тимер мичле «Максимка»да да «Куяннарга» урын булмады.
Гизде алар бөтен Рәсәйне Вагоннарның сәке астында, Калтыранып шулар утырды һәр шәһәрнең урам чатында.
Вокзаллардан, урам, юллардан Кирәк иде барын җыярга, Ленин бирде катгый әмерен Ятимнәрнең битен юарга...
Кайгы-хәсрәт иде ул чакта Киң Рәсәйнең моңсу йөзендә.м Яшьләр күрә аны кинода, Без яшәдек аның үзендә!
Кар шыгырдый аяк астымда:
— Исеңдәме синең шул еллар? Кемнәр алар бүген күр, әнә, Кимсетелгән «кара борыннар!»
Соңгы сүзем олы затларга Әйтелә торган сүз дә түгел дә, Ничек дим соң, Сабый чаклары
Шулай калган минем күңелдә...
Октябрьга, бөек Ленинның Байрагына килеп баш иям, Ул булмаса, күпме талантны Югалтачак иде Россиям!
1970
Оптимист
Картлык белән бәхәсләшәм: Нәрсәле син, кем булдың? — Дим, Җитмешкә дә җитмәс борын Тургә менеп утырдың, дим.
Уйлап кара, яшәүме бу, Чәчкәләргә күз дә салмый?.. Минем йөрәк сөйли моны Картлык белән килешә алмый.
Бәхәсләшә көне-тене,
Сүзне аңа син бир генә, Адым саен тотып тирги. Үзе йодрык кадәр генә.
Иссен, әйдә, көзге җилләр, Сүндермә шәм-утларыңны, Ычкындырма кулларыңнан Гомер иткән толпарыңны...
Бу картлыкка канат куйган
Башка берәр заттыр дисәм, Картаюны белми торган Шул оптимист — йөрәк икән.
1971
Юлдашларым
Аерылмас юлдашларым — Шатлыгым белән кайгым, Гел кабатланып тордылар Гомерем үткән саен.
Аямады мине еллар.
Бастырды җиргә ипле. Кайгыга да, шатлыкка да Бирешмәс кеше итте.
1971
Бир яктыны безнең тарафка
Яктырт, халкым, үтәр юлыңны.
Афәтләрдән җирне арала, Караңгыда кайный кара эш, Аждаһалар шунда ярала.
Бир яктыны бөтен тарафка, Гөлләр үссен, нурлар уйнасын, Суларга ат сары иблиснең Җәһәннәмнән тапкан бомбасын.
Прометей биргән бу утны. Явызлыкка кем ул юрады? Яндырырга тиеш түгел ут, Яктыртырга тиеш дөньяны!
1971
Салават һәйкәленә
Ат тирләтеп, ярсып, ашкынып Гасырларга үтте Салават, Җәяү түгел, аргамагында Үз иленә кайтты азамат Урал кызы!
Синең чәчкәгә
Бу баһадир тулы хаклы бит, Каны белән җирен сугарды ул, Туган Урал чәчкә атсын дип.