ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
СССР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНДА
СССР язучылар союзы, илебездә чыга торган әдәби
журналларның баш редакторларын жыеп.
Мәскәүдә зур киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә КПСС Үзәк Комитетының «Әдә- бият-
сәнгагь тәнкыйте турында»гы карары чыгуга бер ел
тулуга һәм әдәбн журналларда тәнкыйть
жанрының үсүенә багышланган иде
Киңәшмәдә СССР язучылар союзы идарәсенең
беренче секретаре Г. Марков доклад сөйләде,
аннары фикер алышулар булды.
Әдәбиятчыларның үзәк йортында илебездә чыга
торган әдәбн журналлардан күргәзмә оештырылды.
Редакторлар өчен илебезнең экономикасы турында
лекцияләр сөйләнде, яңа фильмнар күрсәтелде,
киңәш- мәдогеләр күренекле совет язучысы А. Фа-
деевка һәйкәл ачуда катнаштылар.
Бу киңәшмәдә безнсн республикадан «Казан
утлары» журналының баш редакторы Гариф
Ахунов катнашты
РСФСР ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ
СЕКРЕТАРИАТЫ
РСФСР язучылар союзы секретариаты ның
киңәйтелгән утырышы булды. РСФСР- да чыгын
килә торган әдәбн журналларда яна бишьеллык
сәхифәләре һәм хезмәт кешесе образы мәсьәләләре
каралды
Баш редакторлар М Алексеев («Москва» журналы).
II Шунднк («Волга»), С. Викулов («Наш
современник»). Г. Ахунов («Казан утлары»), Р
Ннзамоа («Агыйдел»нен баш редактор
урынбасары). А. Смердов («Сибирские огни») үз
журналларының эше турында белдерү ясадылар.
КОЛХОЗЧЫЛАРДАН АЧЫК ХАТ
Питрәч районының Мулланур Вахитов исемендәге
колхоз членнары Татарстан әдәбият һәм сәнгать
эшлеклеләренә ачык хат белән мөрәҗәгать
иткәннәр нде (Ачык .хат «Социалистик Татарстан»
газетасының 1973 ел. 21 январь санында басы лып
чыкты.)
Бер төркем язучылар, сәнгать осталары шушы хат
уңае белән Шәле авылына бардылар.
Колхозчылар кунакларны культура йортында
кабул иттеләр. Колхоз председателе Ф Сафнн
хужалар исеменнән иҗат кеш. ларек котлады
Татарстан язучылар союзы ндарәсе председателе 3.
Нури колхозчылар язган хатның барлык
язучыларда, сәнгать эшлеклеләрендә зур рухлану
тудыруы турында сөйләде.
Аннары ул вахнтовлыларга язучылар автографлар
язган китапларны бүләк итте.
Хезмәт кешеләре турындагы иң яхшы әдәбият
әсәрләренә конкурска йомгак ясау өчен жюри
составына язучылардан А. Расих белән Р Харисов,
колхозчылардан биш кеше тәкъдим ителде.
Н Дәү ли. М Файзуллина. Р Гәрәй. Г. Рәхим. Ф
Гыйззэтуллина колхозчыларны яна шигырьләре
белән таныштырды. Г Ахунов «Казан утлары»
журналында басыла торган әсәрләр турында
сөйләде Ш Рә- кыйпов. Р Хисмәтуллин хикәя-
н.керләрен укыды зар М Җәлил сенелесе Хәдичә
Җә- лилова Шәле кешеләренә Оренбург хезмәт
ияләреннән сәлам тапшырды Сәнгать оста-
ларыннан Р Ибраһнмовз. Ф Садыйков, Г.
Җәмлнханов концерт номерлары белән чыкты.
Язучылар М. Вахитов исемендәге колхоз
членнарына түбәндәге җавап хатын тапшырдылар.
Кадерле дуслар' Мулланур Вахитов исе мендәге
колхоз хезмзт ияләре!
Әдәбият һәм сәнгать зшлеклеләренә язган ачык
хатыгыз белән танышканда без. Татарстан
язучылары тирән бер дулкынлану хисе кичердек.
Әйе. без гаять матур чорда яшибез. Безнең
һәркайсыбыз туган илебезнең, туган pei
публикабызның казанышлары. алар алдында
торган якты һәм бөек идеаллар белән горурлана.
Барлык халыкларны моңа кадәр тиңе булмаган
тату һәм матур семьяга берләштергән гүзәл
Батоныбызның бер республикасы— тиган
җиребез Татарстан' га гына күз салыйк.
Туган илебездә көчле йөк автомашиналары эшләп
чыгаручы иң зур завод булачак КаиЛЗны салуда
алтмыш милләт вәкиле булган ватандашларыбыз
катнаша. Нефтьчеләребез, химикларыбыз,
машиналар һәм приборлар төзүчеләребез гомумән,
завод-фабрикаларда, фәнни лабораторияләрдә һәм
кеше эшчәнлегснең башка тармакларында хезмәт
итүче якташларыбыз- ның фидакарьлеген
кайларда гына белмиләр дә. кайларда гына мактан
сөйләмиләр.
Ә сезнең, безгә ачык хат белән мөрәҗәгать иткән
игенчеләребез һәм терлекчеләребез. авылларда
яшәрче дусларыбыз, бүгенге көнегез аеруча
җаваплы. хезмәтегез аеруча мактаулы.
Сезнең максатыгыз — ил табынына мул ризык, мул
сый кую. Шушы максатыгызга ирешү өчен
фидакарьләрчә тырышлыгыгыз безнең күңелләрдә
сезгә карата тирән ихтирам һәм мәхәббәт хисләре
уята.
Сезнең киеренке һәм иҗади хезмәт рухыгыз
партиябезнең XXIV съезды карарларын тормышка
ашыру өчен, дәртләнеп һәм Җиң сызганып эшләргә
әзер булуыгыз турында сөйли.
Кадерле дуслар, якташларыбызның күп милләтле
Ватаныбыз халыклары белән уртак теләк, уртак
максатка омтылып хезмәт итүләре нәтиҗәсендә
яңа, моңа кадәр әле тарихта күрелмәгән иң гүзәл.
иң камил җәмгыятьнең— коммунизмның
материаль нигезе корыла. Шушы ук хезмәт
процессында кешеләр арасында яңа матур
мөнәсәбәтләр. замандашларыбызның холык
фигыльләрендә яңа күркәм сыйфатлар барлыкка
килә. Бу яңа матурлыкны, бары тик безнең
көннәрдә генә туарга мөмкин булган бу
кешелеклелекне талантлы әсәрләрдә сурәтләү
безнең изге бурычыбыз.
Хезмәт кешеләре белән, колхоз һәм сов хоз
кырларында, фермаларда эшләүче якташларыбыз
белән тыгыз элемтәдә торып иҗат итү —
әдипләребезнең язу практикасында төп алым.
Узган юбилей елы йомгакларына гына күз төшерик.
Укучылар белән барысы 1.741 очрашу үткәрелде.
Шуның 814 е авыл җирләрендә. Азучыларыбыз һәм
тугандаш республикалардан килгән кунакларыбыз
утызга якын районда очрашулар һәм әдәби кичәләр
үткәрделәр. Бу чараларның барысы да
заманыбызның — хезмәт кешесенең эше белән,
аның үзе. уй-тойгы- лары, омтылышлары,
гомумән, рухи дөньясы белән якыннанрак
танышуга ярдәм итә
Шуның өчен дә без. Татарстан язучылары,
сезнең Питрәч районы М. Вахитов исемендәге
колхоз членнарының, Татарстан әдәбият һәм
сәнгать эшлеклеләренә язган хатыгыздагы
тәкъдимнәрегезгә шатланып кушылабыз.
Татарстан язучылары киләчәктә сезнең белән
тагын да якыннанрак, тагын да нәтиҗәлерәк
итеп аралашырлар, алар- ның яңа әсәрләрендә
бүгенге авыл хуҗалыгы хезмәт иясе образы тагын
да ачыграк чагылыр. Шул ук вакытта без. сезнең
арада. әсәрләребезне яратып укучылар арасында
татар совет әдәбиятын киң рәвештә про-
пагандалаучы китап сөючеләр тәрбияләнер дип
ышанабыз.
Без авыл кешеләре турында язылган әсәрләргә
конкурс үткәрергә теләвегезне аеруча хуплап
каршы алабыз.
Без. сезнең белән кулга-кул тотынып, илебез
матурлыгы өчен хезмәт итәргә әэербез. дуслар!
Хатыгыз өчен рәхмәт! Фидакарь хезмәтегездә
уңышлар телибез.
Татарстан язучылары
ӘДӘБИ ЕЛ ЙОМГАКЛАРЫ
Татарстан азучыларының әдәби ел йом-
гакларына багышланган гомуми җыелышы ике көн
барды. Анда 1972 ел проза әсәрләре буенча
тәнкыйтьче Ф Миңнуллин. поэзия буенча
филология фәннәре кандидаты Т. Галиуллин,
драматургия турында филология фәннәре
кандидаты А. Әхмәдуллин. тәнкыйть һәм әдәбият
белеме буенча филология фәннәре кандидаты Н.
Юзнев. очерклар буенча тарих фәннәре кандидаты
Ф. Әгьзәмов. балалар әдәбияты турында шагыйрь
Р. Мингалнмов, Татарстанда яшәүче рус
язучыларынын иҗаты турында филология фәннәре
кандидаты Л. Юдкееанч доклад ясады. (Докладлар
журналның алдагы саннарында укучыларга
тәкъдим ителәчәк.) Докладлар буенча фикер
алышуга С. Хәким. X. Вахит. Ill. Рәкыйпов. Җ. Тәр-
җеманов. М Елизарова, әдәбият сөюче X. Алмаева.
Мәгариф министрлыгы вәкиле М. Хәсәнова. X.
Сарьян. Ф. Хөсни, Г. Рәхим. Татарстан
киностудиясе вәкиле Р. Колосов. тел. әдәбият һәм
тарих институты хезмәткәре И. Бәширова. «Казан
утлары» журналының баш редакторы Г. Ахунов.
«Ялкын» журналының баш редакторы Р Хафизова.
X. Туфан. Р. Гатауллин. М. Маликова. Г. Минский.
С. Ибраһимова. Татарстан язучылар союзы
идарәсенең җаваплы секретаре Р. Харисов,
филология фәннәре кандидаты Ф. Ибраһимова.
РСФСР язучылар союзы идарәсе вәкиле Я- Моста-
фин. Татарстан язучылар союзы идарәсе
председателе 3. Нури катнашты. Чыгып
сөйләүчеләр аерым әсәрләр, бүгенге татар
әдәбияты күтәргән проблемалар турында
фикерләре белән уртаклаштылар, алда торган
бурычлар турында әйттеләр. Соңыннан КПСС өлкә
комитетының культура бүлеге мөдире М. Муснн
зур һәм кызыклы речь белән чыкты.
ЯЗУЧЫЛАРГА БҮЛӘКЛӘР
Татарстан АССР Верховный Советы Пре-
зидиумы Указы нигезендә балалар язучысы Әминә
Бикчәнтэевага 60 яшь тулу уңае белән Почет
грамотасы тапшырылды.
Совет һәм Чехословакия халыклары арасында
дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыту буенча актив
эшләве өчен шагыйрь Мөхәммәт Садрины
СССРнын чит илләр белән дуслык һәм культура
элемтәләре союзы советы Грамота белән
бүләкләде. Грамотаны Совет-Чехословакия
дуслыгы җәмгыяте Казан бүлеге председателе.
РСФСРның һәм ТАССРның халык артисткасы
Мөнирә Булатова тапшырды.
ЛАУРЕАТЛАРГА - ДИПЛОМНАР
Муса Җәлил исемендәге республика комсомол
премиясе 1972 елда В. И. Ленин исемендәге
культура сараеның татар халык хорына һәм «Кеше»
ораториясе өчен шагыйрь Р. Харисов белән
композитор М. Яруллинга бирелүен журналыбызда
инде хәбәр иткән идек.
Шушы кемнәрдә Казан нкгсрлар йор- гынде
лауреатларга дипломнар тапшыру тантанасы
булды. Тантанага катнашучылар •чей Культура
сараенын житмеш кешелек татар халык хоры һәм
сәнгать осталары зур концерт бирде.
ТАТАР ДРАМАТУРГЫ ӘСӘРЕ
МӘСКӘҮ СӘХНӘСЕНДӘ
Мәскәүнен М. Н. Ермолова исемендәге театры
татар драматургы Диас Вәлиевнен «Сина тормыш
бүләк итәм> исемле пьесасын тамашачыларга
күрсәтте. Спектакльдә илебездә барган зур
тезелешләрнен берсе, тезүчеләрнең батыр хезмәте
тасвирлана.
Спектакльне сәхнәгә театрнын баш режиссеры.
РСФСРнын халык артисты В. Андреев куйган.
ЯНА СПЕКТАКЛЬ
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры
беек рус драматургы А. Остров- скийнын «Агай-
эне ак мыек» исемле әсәрен сәхнәләштерде.
Спектакльнең режиссеры — Татарстанның
атказанган сәнгать эшлекле- се, Габдулла Тукай
премиясе лауреаты М. Сәлнмжанов Ten рольләрдә
Ф Халитов. М Миңлебаева. Ә. Шакиров. Ф.
Әхтәмова һ. б. лар уйный
ЯНА ПРО1 РАММА
Татар дәүләт жыр һәм бию ансамбле «Идел
бәйрәме» дигән яңа тематик программа әзерләде.
Анда татар халкынын милли бәйрәме — сабан туе
күренешләре тасвирлана. Биюләрне балетмейстер
Арслан Ваһапов куйган, хормейстерлар — Лима
Кустабаева белән Венера Гәрәсва
Музыкаль оформлениесен Татарстанның халык
артисты. Г. Тукай премиясе лауреаты Заһид
Хәбнбуллнн белән яшь композитор Рәшит
Мостафнн эшләгән, жыр текстларын М. Садрн
язган.
ХАЛЫК ТЕАТРЛАРЫ ӨЧЕН
Бетен Россия театр жәмгыяте каршында эшләп
килә торган халык театрлары режиссерлары өчен
ижат лабораториясенең чираттагы утырышы
Казанда үткәрелде
Халык театры режиссерлары алда торган бурычлар
турында сөйләштеләр, эш тәжрн- бәләре белән
уртаклаштылар, республика театрларында куела
торган яңа спектакльләр белән таныштылар.
РСФСР КОМПОЗИТОРЛАРЫ
СОЮЗЫНДА
Мәскәүдә РСФСР композиторлары союзы
идарәсенең чираттагы пленумында башкорт дәүләт
хор капелласы татар композиторлары Ж Фәйзи. М.
Яруллин. Ә Баки- ровный хор өчен язылган
әсәрләрен башкарды. Татарстан җырчылары В
Шәриповэ пәм J /Кэләлетдинов башкала музыка
җәмәгатьчелеген татар композиторларыммы сонгы
елларда ижат ителгән романслары белән
таныштырдылар.
Пленум эшендә татар композиторларыннан Н
Жиһзнов. А. Монасыйпоз. М Яруллин X.
Вәлиуллин. музыка белгечләре 3. Хайруллина. М.
Ннгьмәтжанов һәм 3. Сәйдәшева катнашты
ФАТЫЙМА ИЛЬСКАЯГА 70 ЯШЬ
Республикабыз җәмәгатьчелеге татар театрына
нигез салучыларның берсе, күренекле сәхнә
остасы. РСФСРның һәм Татарстанның халык
артисткасы Фатыйма Ил- скаяга 70 яшь. ижадн
эшчәнлегенә 55 ел тулуны кин итеп билгеләп үтте.
Шул уңай белән Г. Камал исемендәге татар дәүләт
академия театры бинасында тантаналы кнчә булды.
Татарстан Министрлар Советы Председателе
чрынбасары М Хәсәнов КПССнын Татарстан өлкә
комитеты. ТАССР Министрлар Советы. Рес-
публика Верховный Советы Президиумы
исеменнән, И. Хәбнбуллнна Казан шәһәр Советы
исеменнән юбилярны котладылар.
Филология фәннәре кандидаты, театр белгече Б
Гыйззәт артистканың тормышы һәм ижат
эшчәнлеге турында доклад сөйләде. Докладтан соң
республика театрлары. ижат союзлары. «Спартак»
аяк киемнәре комбинаты. X. Ямашев исемендәге
мех- комбинат эшчеләре, ннженер-техник хезмәт-
кәрләре. «Кожгалантерея» фабрикасы коллективы
Арча районы «Үрнәк» колхозы членнары Арча
районы культура йорты Алма-Ата шәһәре
тамашачылары. Казан шәһәренең 35 нче мәктәп
укучылары һәм пионерлары һ. б. бик күп оешмалар,
учреждениеләр исеменнән Фатыйма Ильскаяга
котлау адреслары тапшырылды Язучы Н. Исәнбәт
артистка турындагы истәлекләрен сөйләде Гарәп
язучысы. «Фатыйма Сабри» әсәренең авторы
Сәхнп Жамал да юбилярны котлап чыгыш ясады
Соңыннан А. Островскнйнын «Соңгы корбан»
драмасыннан өзек күрсәтелде. Анда яучы карчык
Глафира ролен Ф Ильская башкарды
ЗӨЛӘПХА ХИСМӘТУЛЛИНАГА
SO ЯШЬ
РСФСРнын халык артисткасы. М Жәлил
исемендәге опера һәм балет театры солисткасы
Зөләйха Хнсчәтуллннага 50 яшь, нжа- дн
эшчәнлегенә 30 ел тулды. Опера һәм балет театры
бинасында республикабыз җәмәгатьчелеге бу
датаны зур итеп билгеләп үтте. Юбилярны котлау
тантанасыннан сон тамашачылар 3 Хисмәтуллина
катна шинда Д. Пуччининын «Чно Чио-Сан» опе-
расын тыңладылар.
РЕЖИССЕР КӘШИФӘ ТУМЛШЕВАГА
70 ЯШЬ
Казан Актерлар йортында беренче татар хатын-кыз
режиссеры Кәшифә Тумашевага 70 яшь тулу уңае
белән тантаналы кичә булып үтте. Анда артистлар,
драматурглар, нжат оешмалары, озак еллар бергә
эшләгән иптәшләре юбилярны тәбрикләделәр,
котлау адреслары бирделәр.
КУЙБЫШЕВ ШӘҺӘРЕНДӘ
СӘНГАТЬ БӘЙРӘМЕ
СССР төзелүгә 50 ел тулу уңае белән январь аенда
Куйбышев шәһәрендә бөтен Россия зона смотры
булып үтте. Смотрга тугыз өлкә һәм автономияле
республика- ларнын үзешчән сәнгать
коллективлары, шулар арасында Татарстаннан 260
үзешчән сәнгать остасы катнашты.
Татарстан үзешчәннәре 18 номер белән барганнар
иде һәм аларның 13 номерына катнашучылар
лауреат исемен алды, ә калганнарына 1 Дәрәжә
дипломнар бирелде. Мөслим районы культура
йорты хоры Балтач районы халык музыкасы ко-
раллары оркестры. Чнстай совхоз-технику- мы
егетләре биюе жюри членнарының һәм
тамашачыларның игътибарын аеруча жәлеп этте.
Республикабыз үзешчәннәре, смотрга катнашу
белән рәтгән, клубларда, культура сарайларында
чыгышлар ясап, шәһәр эшчеләренә культура
хезмәте күрсәттеләр, һәркайда якташларыбызпыи
чыгышларын зур алкышлар белән каршы алдылар.