БЕР ЮЛДА
тасы әйткән васыять Сөләйманның күнеленә кереп калган. Күнеленә генә түгел, зиһененә, канына сенгән.
«Кеше өлешенә кермәслек намуслы бул! Үз өле-шеңне ычкындырмаслык тешләк бул! Карак кайчан да булса бер тотыла. Алладан көтеп яткан кеше ачтан үлә. Кешегә сукма, суксалар — карап торма! Юашны басалар, усалны асалар! Ярлы ярлы инде ул — мескен. Алпавыт, кулакларны сөрдерделәр. Урталар калды. Боларны мина бабам әйтә торган иде. Беркайчан да шушы сүзләрдән тайпылганым булмады».
Олыгая төшкәч, Сөләймән, үзе дә сизмәстән, шушы сүзләрне һич кенә дә үзгәртмичә бүтәннәргә кабатлый башлады. Кабатлап кына калмады. үзе дә шул кагыйдәдән тайпылмыйча яшәргә тырышты. Эшне, әтисе кебек, төгәл итеп, җиренә җиткереп, яратып эшли. Әтисе кебек сабыр. Бу сыйфатлар. Әхмәтша абзыйдан күчереп куйган кебек, Сөләй-манга кереп калган. Үсеп җитү белән, һич уйлап тормастан, Сөләйман әтисе эшли торган заводка урнашты. Әйтерсең башкача булуы да мөмкин түгел. Сөләйман-үсмер нәрсәгә генә тотынса да: гади игәү белән кадак игмме, цехтагы, завод ишегалдындагы вак-төяк йомышларны үтиме— һәммәсен зур теләк, ләззәт белән, кызыгын табып эшли иде. Әкренләп Сөләйман абруйлы эшче булып китте. Берничә елдан инде аның исеме иң алдынгы осталар белән бер рәттә тора башлады. Сөләймән бер кем белән ачуланышмый, бәхәсләшми — барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә, хәтта өйләнер вакыт җиткәч тә. ул, мин аны белмим, мин аның белән бик аз таныш, дип тормады, тотты да беренче димләгән кызга өйләнде дә куйды. Шулай итен, Сөләйманның тормышы түгәрәкләнеп китте. Ул язмышыннан канәгать иде.
Үзе атлыгып тормаса да, цех башлыгын пенсиягә озаткач, Сөләйманны аның урынына куйдылар. Башта бу эш Сөләйманга бер дә ошамады. Ни әйтсәң дә, җаваплы эш. Кешеләр белән ачуланышмаска өйрәнгән Сөләйманга бимазалы бу урын һич тә кулай түгел иде. Беренче атнаны ук Сөләйман аракы эчүчеләр белән бозылышып алды.
«Кызык кына бу тормыш! Гомер буе цехта эчкәннәрен күреп тә сүз әйтми торган Сөләйман, башлык булгач кына кичәге нитешләрен ачу
ланырга тотынсын, имеш. Әллә кем булган, юньләп сөйләшми дә!> — диярләр.
Шуннан соң Сөләйман тотты да гариза язып кертеп бирде. Гариза бирдең дә — котылдың түгел шул! Эшләп карарга куштылар, күндерделәр. Тора-бара ул шактый күнегеп китте. Эшчеләр белән уртак тел тапты, бөтен нәрсә җайланды дигәндәй — цех артык куәтлеләрдән саналмаса да, төшеп калганнардан да түгел. Сөләйманның үзе кебек, сабыр гына, ару гына эшли башлады коллектив.
Шулай тыныч кына яшәп ятканда заводка баш инженер итеп Фәр- рахов Васихны китерделәр. Сөләйман кайчандыр аның белән бергә укыган иде. Менә шул Фәррахов килгәч, гел бер сукмактан гына бара торган тормыш шактый нык үзгәрде. Яна урынга күчү мәшәкатьләре белән йөрептер инде, Фәрраховның Сөләйман белән кара-каршы утырып сөйләшкәне булмады. Инде эшләр җайлангач, баш инженер Сөләйман цехында еш күренә башлады. Кайда очратса, шунда туктатып, бала-чагасын сораштыра торган булып китте. Кабинетка чакырулар күбәйде. Ни дисәң дә — танышлар бит. Хәл-әхвәлләр сораштырудан башланган әңгәмә һәр вакыт бер темага әйләнеп кайта иде.
Цехтан баш инженер кабинетына барган арада Сөләйман:
— Ачуым да бер килмәгәе, эш вакытында юк-бар белән баш катыра! Бүген тотам да, син, агайне, мине тинтерәтмә инде, дим!—дип уйлады.
Кабинет ишеген ачып керү белән сүзне Сөләйман башлады.
— Чакыртмаган атнаң юк, Васих, тагы ни йомыш?
Фәррахов җавап бирмәде. Ул, Сөләйманга урын күрсәтеп, озак кына чәч тарап азапланды. Тарап бетергәннән соң, тарагындагы чәч бөртекләрен берәмләп алып ташлады.
Сөләйман җавап көтә. Ул Фәрраховның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Әйтәрсең лә баш инженер аны ничек итеп чәч таравын күрсәтер өчен генә кабинетына чакырткан.
Фәррахов тарагына өргәләп сыпырды да түш кесәсенә тыгып куйды һәм Сөләйман каршындагы креслога утырды. Сөләйманны яңа күргәндәй, баш инженер елмайды.
— Я, Сөләйман, кәефләр ничек? Бала-чага үсәме? — диде Фәррахов.
«Элеккеге башлык сыман, килеп керү белән эш турында кычкыра башламый бу, һәр вакыт елмая, мәшәкатьләр турында сораштыра. Каян өйрәнеп алган бу Васих мондый төчелекне?.. Элек дөморынып йөрүдән башы чыкмый иде!»» — дип уйлады Сөләйман, ә үзе:
— Хәлләр ярыйсы. Балалар үсә, — диде.
— йомыш һаман бер, агайне Сөләйман!—диде баш инженер.— Синең партиягә кермәвең белән кызыксыну.
— Партиягә кермичә генә яхшы эш башкарып булмыймыни, Васих? Партиясез кеше ватанына файда китерә алмыймыни соң?
Васих тагын елмайды:
— Мин бит сине партиягә кер дип кыстамыйм әле. Ни өчен партиягә кермисең дип кызыксынам. Уйлап кара, син кадровый рабочий, озакламый югары белемле буласың... Быел бетерәсеңме әле син институтны?
Сөләйман дәшмәде, чөнки Фәррахов моны бик яхшы белә иде.
— ...син цех башлыгы, син алдынгы эшче, менә хәзер сине тагын да югары күтәрергә булдык... Партиясез булсаң да сиңа күпме кешенең язмышын ышанып тапшырганнар...
— Беренчедән, минем инженер урынына утырасым килми. Икенчедән, минемчә, кадрлар сәләткә, талантка карап сайланырга тиешләр. Әйтик, бөтен җирем килгән икән, бары тик партия члены булмаганга гына мине куймыйча, миннән күп сәләтсез, булдыксыз, аның каравы, партияле кешене куясыз, ди. Ә логика? Бу очракта хөк\мәт тә, халык та зыян күрмәсме икән, иптәш Фәррахов?
Баш инженерный елмаюы юкка чыкты.
«Менә хәзер ул элеккеге Васихка охшаган»,— дип уйлады Сөләйман.
— Аңла син, юләр баш! — диде баш инженер салмак кына.— Бола й бит син гомерең буе цехта утырып калачаксың. Тәжрибәң дә, сәләтен дә кайбер инженерлардан өстен...
— Салпы якка саламмы?
— Син ул урында гына калырга тиеш түгел! Син башка жирдә кирәк! Фабком, инженер, баш инженер, директор. Цехка кеше табып була, анда хәзер кадрлар житәрлек.
— Дан, абруй өчен генә, күтәрелер өчен генә партиягә кермәс идем мин... Әгәр көчемнән килсә, сине шушы сүзләрең өчен генә дә партиядән чыгарыр идем, Васих!
— Но-но-но! Син чамалап сөйләш, Сөләймән Сакмаров! — дип кыч
кырды Васих. Аннан соң шактый йомшак тавыш белән сөйли башлады— Мин синнән мондый дорфалыкны көтмәгән идем! Болай тарткалашкан- ң нарны инженер итәсе урында, цех башлыгыннан алып, станок янына * бастыралар. Бу сүзләреңне син дус буларак, иптәш буларак әйтәсең < инде, беләм. Ләкин бит, Сөләйман дус, көрәш барганда туганнарның да о юллары аерылганын яхшы беләсең! н
Сөләйманның ныклап ачуы килә башлады. Фәрраховның болай сөй- ~ ләшүе ана ошамады. Сөләйман китәргә дип урыныннан торды. Ләкин аны и Фәррахов туктатты. о
— Утыр әле, утыр! Сөйләшү бетмәде бит әле. Сөйләшәсе сүзне б^ген. х хәзер ук сөйләшеп бетерергә кирәк! Нигә аны сузарга, шулай бит?
Сөләйман теләр-теләмәс кенә кире утырды.
— Син бит әле, туган, минем баштагы соравыма жавап кайтармадың.— Васих бу сүзләрне шул кадәр ипләп, гади итеп әйтте, әле. ген- килеп туган киеренкелек юкка чыкты — Ни өчен? Сәбәпсез берни дә булмый бит. Әллә коммунистларга бер бер үпкәң бармы?
— Чын коммунистларга юк!
— Юри коммунистлар да буламыни?
— Карьера өчен генә партиягә кергәннәрне күрәм дә ачуым килә, Жаным әрни. Минем турыда да шулай искә үрләр өчен керә дип әйтерләр сыман.
Васих көлемсерәп куйды.
— Әнә ни уйлыйсың син, мыштым Сөләйман! Мин сиңа алай сөйләнеп йөрергә юл куймам, мыштым Сөләйман!
— Сөйләнеп йөргәнем юк минем!
— Сөйләнеп йөрмәсәң, үзеңне тотышың белән син шуны күрсәтәсең!
Фәррахов бу сүзләрне кычкырмыйча, ләкин катгый рәвештә, өзеп- өзеп әйтте.
— Маташтырма! — диде Сөләйман.—Мин сине шактый яхшы беләм бит! Син моннан ун ел элек нәкъ киресен сөйли идеи. Мин ул вакытта да кычкырып йөрмәдем!
— Аңламаган кеше ни сөйләмәс? Ул хәлләрдән соң ун ел узган, ун!
Бу юлы Сөләйман елмайды.
— Ун ел узуын узган, ә фикерләрең шул ук калган! Син фикерләреңне яшердең дә. киресен кычкырасың. Син хурлау, зарлану модада чакта хурладың, зарландың, хәзер ул юл белән барып булмасын тошенгәч: «Юл куймам!» дип лаф орасың.
Фәррахов тәмәке кабызды. Сөләйманны беренче мәртәбә күргәндәй, озак кына карап торды, ләкин дәшмәде. Ул Сөләйманның сүзе бетмәгәнен сизенеп, сабыр гына көтә иде.
Сөләйман дәвам итте:
— Шулай булгач, ахнрн, син мине тинтерәтмә инде! Мин планны икеләтә үтимме’ Үтим! Сводка саен безнең цех графигы самолет кебек өскә күтәрелә! Шул җитмимени! Хатыным белән яхшы торам. Бадала-
БЕР ЮЛДА
рымны кыйнамыйм. Эчүем дә. тартуым да чамалы гына. Беркемнән дэ куркыр урыным юк! һич бәйләнер хатам юк бит, әй! Шуңа күрә мин сиңа турысын әйтәм. .
Сөләйман Фәрраховның күзләренә туры карап сөйләде дә сөйләде, сөйләде дә сөйләде.
— Күршеләр белән ун ел торып та сүзгә килгән булмады. Мине шел-тәләргә сәбәп юк. агайне. Мине урынымнан алырга җай юк! Юк — и все! Мин кулымнан килгән хезмәтемне хөкүмәтебезгә бирам! Үземне мин илебезнең тулы хокуклы гражданины итеп беләм! Бетте-китте!
Сөләйман болзрны Васихны үртәгән сыманрак әйтте: янәсе, син миңа җәза бирә алмыйсың, син мине куркыта алмыйсың. Эшчеләр мине ярата, квалифицированный рабочий буларак, мине бөтен завод белә, ннчу куркырга!
Васих бүлдермичә, сабыр гына тыңлап бетерде. Сүнгән тәмәкесен көл савытына куеп, өстәл тартмасыннан озак кына нидер эзләп маташты. Ниһаять, эзләгән кәгазен тапты да аның өстенә нидер сызгалады.
— Син цех башлыгы булудан азат! — диде Фәррахов, әйтерсең бу игътибарга лаек вакыйга түгел.— Мин хәзер приказ язам.
— Ничек? Ни өчен? — диде Сөләйман.
— Сиңа ачу итеп түгел, бүгенге дорфалыкларыңа үч итеп тә түгел. Син яман уйлама. Сиңа кыен, үзең дә: эш шактый борчулы, нервларың гына түзсен, дип әйткәләгән идең. Син яхшы слесарь, менә дигән токарь — күп яклы талант. Шул якларың турында уйладым да сиңа яңадан станокка басарга киңәш итәргә булдым! Слесарь синнән күбрәк ала. Акчасы да булыр. Эшләрсең, тыныч кына яшәрсең, дигәндәй. Бары тик үзең өчен генә җавап бирерсең!
Сөләйман башта аптырап утырды, аннан соң сүзнең кая таба барганын аңлагач, кычкырып көлеп җибәрде. Бу көлү кызыктан түгел, бу көлүдә ачу да, ачыну да, җәберсенү дә — бар да бар. Көлеп туктагач:
— Хәтерлисеңме. Васих!— диде Сөләйман.— Бер тапкыр соңгы акчага тушенка алып кайткан идек. ФЗУда укыган чакта. Аш әзерләү синең чиратта иде. Без имтиханнарга әзәрләиеп ятабыз, син кухняда тушенка белән макарон җылытасың. Бер заман син өстәлгә чыҗылдап торган таба китереп куйдың, без өчәүләп ашарга утырдык. Ләкин таба капкачын ачкач. Таһир: ә моның ите кая киткән? — диде. Без гаҗәпләнеп табага карадык, чыннан да табада макарон арасында сирәк-мирәк кенә ит җепселләре күренгәли. Күпме генә актарсак та. йодрык хәтле симез тушен- кадан бер кабым ит табалмадык. Шаяртасың мәллә, дип. сиңа төбәлдек. Авыз кырыйларың майлы иде. Үзең, берни аңламаган сыман, күзләреңне тасрайтып безгә карыйсын: сез бит симез ит ашамыйсыз, икегезнең дә бавырыгыз авырта, сезгә симез ит ярамый, мин сезнең бавырыгызга тимәсен дип. барыбер сез ашамассыз дип. салкын көенчә ашап бетердем, дип аклана башладың. Ач кешенең ачуы яман. ди. Таһир чәнечкесен ташлап якаңнан алды. Син һаман гаепсез кебек кыланасың: валлаһи, сез бит үзегез, сезгә врач симез ашарга кушмады, дип сөйләнгән идегез, дип кычкырасың. Ачуыбыз яман булса да, сине тукмый алмадык. Чын-нан да без симез итне сирәк ашый торган идек. Син рәхәтләнеп ашагансың, кеше өлеше белән туенгансың. Кеше өлешен ашавыңны акларга алдан ук корал әзерләп куйгансың. Ул корал: кешеләргә яхшылык эшләү йөзеннән кабахәтлек кылу!
— Син лирик чигенешләргә кереп киттең, Сөләйман! Нечкә күңелле булсаң да, син вак кеше икәнсең. Мин ул хәлне хәтерләмим. Син ачу сак-лагансың. Бала вакыттагы вак бәхәсләрнең яман ягын гына хәтерләп калгансың. Сине мондый кешедер дип уйламаган идем.
Сөләйман:
— Әгәр дә мин үзем теләп кнтмәсәм? Гариза язмасам, ничегрәк итеп, нинди дәлилләргә таянып син мине урынымнан алырсың икән?
Фаррахов:
— Син инде үз телоген белән киттек. Сөләйман! Танышлык хөрмәтенә генә мин синең белән болай озак сөйләшеп утырам! Мәсьәлә .хәл ителгән! Менә!
Фәррахов эзләп тапкан кәгазен Сөләйманга күрсәтте. Сөләйман кәгазьгә күз йөртеп чыкты. Фәррахов тиз генә кәгазьне өстәл тартмасына ♦ тыгып куйды. <
— Нәрсә бу?— диде Сөләйман. ?
— Гариза!—диде Васих. Үз кулың белән язган гариза. «Заводның 2 баш инженерына сигезенче цех башлыгы Сак.маров Сөләйманнан гариза. =- Бу эш минем мөмкинлекләрем һәм белемемә туры килми. Гомумән, мин а кешеләр белән эшләргә өйрәнмәгән, зинһар, бу вазифамнан азат итеп. * элеккеге урыныма кире кайтарыгыз! Имзам...»
Сөләйман Васихның күзләренә карады. Васихның күзләре чак кына < елмаюлы. Бу елмаю Сөләйманга мыскыллау кебек тоелды. Ул аягүрә п басты, тагын баш инженерга сөзеп карады да. ярым пышылдап:
—Кабахәт! — диде.— Кабахәт! Бу гаризаны биргәндә син заводта < юк идең бит! Эш башлаганда кызып китеп, язып ташлаган идем! «
Васих демонстратив рәвештә гариза салынган тартманы ачкыч белән н бикләп алды да тагын тәмәке кабызды. „
— Шулай, туган,—диде Васих.—Кендектән югары сикереп булмый! «
Булмый! 2
Ул тәмәке төтенен Сөләйманга өрде. Сөләйман кулы белән җилпеп, төтенне таратты. Тәтеп арасыннан Васихның бәхәскә, көрәшкә чакыручы йөзе күренде. Сөләйман ипләп кенә:
— Иптәш Фәррахов! — диде.—Мин моны болай гына калдырырмын, дип уйлыйсыңмы? Ә профсоюз? Кешеләр5 Газета? Гомере буе минем белән эшләгән карт эшчеләр, коммунистларны кая куясын5
— Болай гына калдырырсың, дип уйламыйм, Сөләйман! Язарсын' Шалтыратырсың! Гаделлек эзләрсең. Сиңа ул «гаделлек» килер дә. Аңынчы күпме вакыт үтәр? Нашатырь сөрттең — мыек чыкты түгел бит ул. Күпме тинтерәрсең. Күпме чәчен агарыр! Ә миңа зыян булмас, мин бит сине үз гаризаң нигезендә азат иттем.
— Менә кемнәр партия исеменнән җинаять эшлиләр икән? Син икән ул партиянең абруен төшерүче! Синен белән бәрелешкән кешеләр барча коммунистларда шулай, дип уйлый һәм шул фикерен башкаларга да тарата. Синең кебекләр озын телләргә азык бирә. Менә кем булып өлгергәнсең син, Васих Фәррахов!
Сөләйман Фәрраховка якынрак килде, ләкин тегесе тәрәзә ягына күчте. Фәррахов һич сәбәпсез урамга карап тора башлады. Сөләйман аның карашын тотарга тели, ләкин караш кача. Инде күзләрен очрата алмагач, колаклары ишетсен дигәндәй. Сөләйман кычкырырга тотынды.
— Син — агач кимерүче корт! Синен чын йөзеңне фаш итәргә кирәк! Үзең кебекләрне син партиядә үрчетеп ята торгансыңдыр! Ю-уук! Болай булмый, агайне! Мин ялгышканмын нкән! Сез хаклы икәнсез, иптәш Фәррахов! Мин бүгенге көннән партиягә керергә тиешмен! Бүгеннән гариза бирәм! Белеп тор, мин синдәйләр белән давыл кебек сугышачакмын! Иманым белән, намусым белән ант итеп әйтәм, нинди генә кыенлыклар күрсәм дә. мин бу юлдан тайпылмам. Син минем күземне ачтың! Белом, син озак тарткалашачаксың Ләкин минем иманым шул! Син .
Сөләйман, ярсыган арысландай, бүлмә буйлап йөрн-йөри, жан ачуы белән котырынып, ачынып сөйләде. Инде әйтер сүзе калмагач, бала башы чаклы йодрыгы белән өстәлгә сукты. Өстәл өстендәге калын пыяла чырт итеп урталай сынды. Пыяла ватылган тавышка Фәррахов борылды. Ләкин Сөләйман аның күзләрендә ачу да. курку да күрмәде. Фәррахов ниндидер сак елмаю белән Сөләйманның ярсыганын сабыр гына тың-
лап торды-торды да, инде Сөләйман өстәлгә китереп суккач, көтмәгәндә шаркылдап көлә башлады. Сөләйманның ярсуына сап-салкын су китереп койгандай булды. Ул, ни әйтергә белми, Фәрраховка озак карап торды. Фәррахов аңа игътибар итмичә һичтуктаусыз рәхәтләнеп көлә дә көлә.
— Великолепно!—диде .Фәррахов, һаман тыела алмыйча.—Велико-лепно! Афәрин! Менә кем йоклап ята икән синең эчеңдә, мыштым Сөләйман!
Фәррахов аптырап калган Сөләйманны яңадан урынына утыртты.
— Мин сине инде ваемсызлык, битарафлык, гамьсезлеккә колагыңнан артык баткансыңдыр, дип уйлаган идем. Эшендә дә тәртипле, өендә дә намуслы. Үзем намуслы булгач, башкаларда эшем юк. дип яшәүче, артык намуслы, артык тәртипле бер бәндәгә әйләнеп беткәнсеңдер, дип курыккан идем. Егет икәнсең! Рәхмәт, дустым! Кер, бүгеннән гариза яз! Үзем рекомендация бирәм.
Фәррахов өстәл тартмасыннан алып Сөләйманга кәгазь сузды.
— Бу гаризаңны ертып ташла! Ул үз эшен эшләде инде!
Сөләйман, ихтыярсыздан, һич карышмыйча Фәррахов биргән кәгазьне алды.
— Гафу ит! — диде Фәррахов.—Шушылай усал шаярганым өчен гафу ит! Башка кеше булса, болай шаяру тыелган алым саналыр иде. Ә без бит ул кадәр ят кешеләр түгел, андый экспериментларны гына эшләргә мөмкиндер. шулай бит, Сөләй?!
Сөләйман һаман гаризасын бөтергән килеш утыра бирә.
— Аңламый калдым.— диде ул. ниһаять.— Бу нәрсә була инде бу? Я син үтә хәйләкәр... Минем коточкыч ачу белән инанып сөйләвемне күргәч, тактикаңны үзгәрттең... Яки син талантлы психолог, оста җитәкче!
— Комплиментларың өчен рәхмәт, Сөләй дус! Бу сөйләшү сиңа зыянга булмагандыр, дип уйлыйм. Хәзер син педант булып яши алмыйсың. Ионычны хәтерлисеңме? Безгә Ионычлардан арынырга күптән вакыт, дус кеше! Ярамый бит. ярамый. Сөләйман, урлашып озак яшәп булмаган кебек, тәти егет булып кына яшәү дә мөмкин түгел бу дәвердЗ'. Бөек үзгәрешләр дәверендә алай яшәү үзе җинаять! Уртада кысылып калу сиңа килешә торган эш түгел. Үзең әйткәнчә, давыл булып яшәргә тиешле кеше син. Шул давылда әллә ничә җәрәхәт алырсың, әмма вөҗданың саф калыр. Картлык көнеңдә горурланырлык узган юлың булыр. Ә болай шома гына яшәүдән соң пенсиядән башка берни дә калмый... Ә ту- шенкага килгәндә, чыннан да мин аны хәтерләмим.... Бәлки булгандыр да... Ун ел түгел, дүрт ел эчендә кеше тәнендәге бөтен күзәнәкләр дә тузып, алмашынып бетәләр. Фикерләр, дөньяга карашлар үзгәрә. Кешене дуслары, танышлары гына түгел, еллар узу белән аны әти-әнисе, хәтта кеше үзен-үзе танымый башлый. Дуслар телендә әйтсәк, безнең заманда кеше заново перековывается! һәм кеше җисеме, вөҗүде белән мохит кушканча, бөек идеал кушканча үсә. Яна кеше туа, яңа кеше!
Фәррахов бераз туктап торды. Сөләйман ни дә булса әйтергә теләк белдермәгәч:
— Шулай, туганкай!—диде, сөйләшүне дәвам итү тулысы белән баш инженер инициативасына буйсынганын Сөләйман яхшы сизде.—Без шундый могжизалар чорында яшәү бәхетенә ирешкән кешеләребез! Идея берләштерә кешеләрне! Хәтта балыкчылар да җыелышып үзләренә җәмгыять төзиләр, хәтта марка җыючылар да... Ә без, совет кешеләре, бер идеягә, бер максатка, бер сверхзадачага хезмәт итәбез, түгелме соң?! Ул сверхзадача — КОММУНИЗМ! Шулай булгач...
— Мин үземне коммунист дип хисаплый идем...— диде Сөләйман.
— Мин үземне Зевс дип уйлыйм да, әмма кешеләр белми бит аны!
Үзең коммунист дип хисаплыйсың, үзең читтә йөрисең... Бу бит. турысын гына әйткәндә — дезорганизация! Башкалар бит синнән үрнәк ала!
Сөләйман Фәрраховка яшьтәшенә караган кебек түгел, олы укытучыга. остазына карагандай, хөрмәт белән, шул ук вакытта бераз гына шүрләү тоеп карый һәм чак ишетелерлек итеп:
— Үзгәргәнсең син, ахири!—диде.— .Чин сине гел белмимен икән...
Бүлмәгә сызымнар күтәреп техник керде. Фәррахов, сөйләшү' тәмам дигән сыман, урыныннан торды.
— Димәк, мин иртәгә, үз урыныма ышанычлы кеше таптым, дип әйтә алам? һәм иркенләп, тыныч күңел белән китә алам!
Бу сүз Сөләйманны тагын аптырашта калдырды.
— Бәрәкәт, син китәсеңмени? Кая?
— Хәзергә сер! Әмма сиңа әйтә алам.— Фәррахов Сөләйман колагына иелеп: — Мине, дустым. Чаллыга, автогигантка җибәрәләр!—диде.— Син монда бераз эшләрсең, урынына кеше әзерләрсең. Аннан соң — дуй минем янга! Чаллыга синдәй кешеләр менә моннан кирәк! Чаллы — ул Татарстан уртасындагы платформа! — Фәррахов бу төштә бармакларын җәеп һаваны йомарлады. Сөләйманга кысылган бармаклар арасыннан үзле балчык пычтырдап. сыгылып чыккан сыман тоелды —Гаять әһәмиятле үзәк — йодрык булачак! Илнең барлык ягыннан җыела халык. Зур эш булачак. Сөләй. зур төзелеш. Бу сиңа Әлмәт, Түбән Кама гына түгел, бу зур завод, зур кала булачак!
Сөләйман тирән итеп көрсенде.
— Килерсеңме?— диде Фәррахов,
— Егет сүзе!—диде Сөләйман.
Ул баш инженер бүлмәсеннән чыкканда багана башындагы репродуктор партиянең егерме дүртенче съезды карарларын тапшыра иде.