Логотип Казан Утлары
Роман

ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ


осман кармагын әле бу тишеккә китереп сала, әле тегесенә барып төртелә Капмый гына бит. Тиунов аңа елдырманың да шәбен, көмештән коеп ясалганын биргән иде, югыйсә. Әйбәтләп өйрәтте дә үзен.
Шофер Сәлим инде әллә өчне, әллә дүртне тартып чыгарды. Карасу-яшькелт сыртлы, буй-буй күлмәкле алабугалар салкын боз өстендә бер мәл генә тыпырчынгалап алдылар да тынып, шакыраеп каттылар. Сәлим сырмасы өстеннән киң генә каеш буып алган. Өлгер кылана. Актаныш егете ул. Агыйдел тирәсендәге күлләрдә аз йөрмәгән, кышын да балык каптыруның әмәлен әйбәт белә. Әнә ул тагын берне суырып чыгарды. Ачуың килмәгәе, беләк буе бардыр... Аргы читтә тал куагы төбендәрәк Тиунов карт мыштым гына чүпләштерә Чүмәләдән гәүдәле Мороз аның тирәсендә. Селеккәли торгач, бусы да бер-нке мәртәбә гайрәт белән тамак кыргалап куйды, димәк, бар, чыгаргалып... Бүтәннәр рәтен белә шул. Госманның мондыйга беренче килүе. Коры кайтыр микәнни? Менә инде бу чнттәрәк азапланган Левин да кисәкз
— Ге-ге, эләктеңме, матросик!—дип, күл өстен яңгыратып җибәрде.
Госманның көнләшүдән тамак төбенә төер укмашты Балыкка дип кил дә, бүтәннәр боз астыннан тыпырдатып балык чыгарып торганда, көнләшмә, имеш!
Сәлимгә табарак күчеп, үткен очлы сөймән белән тагын бер бәке тиште.
Көн әллә кайчан яктырып, дөнья йөзе бөтенләй ачылып киткән инде. Әнә анда, күлнең теге башындарак, салмак хәрәкәтләнүче
Ахыры Башы I, 2. 3 саннарда.
4. «К У» N 4.
Эдуард Касыймов
’»*A»**<5**M«*A*A»*'>»«***MAI*M# V
49
карачкылар күренеп алды, әмма озакка түгел: борылыш артына кереп югалдылар. Анда әйбәтрәк каба микән әллә?
— Нәрсә, Госман абый? Эләкмиме һаман? Кая. селекмәнне күрсәт әле,—дип, Сәлим Госманның боз астыннан өстерәп чыгарган көмеш елдырмасын кулына алып, әйләндергәләп карады.— Шәп уйнарга тиеш бу... Кая үзем! Син аны, Госман абый, менә болай, кабаланмыйча, ипле генә селеккәлә... Су төбенә тияр-тимәстә чак кына туктатып тор. Менә., эһе, сукты! Эһе...
Шофер Сәлим, кискен бер хәрәкәт ясап, балыкны ялт тартып та чыгарды. Буй-буй күлмәкле, әмма сарырак сыртлы алабуга авызыннан түгел, каяндыр саңагы төбеннән, кызгылт күкрәк канаты тирәсеннән эләккән иде. Госманның исе китте.
— Сиздеңме инде? Менә шушылайрак өшкерәләр аны! Бусы Чул- маннан кергән балыкка охшый... Мә. үзен!
Госман бер селкетте... дүрт... ун... Чү, сукты кебек... Тәне кисәк куырылып китте, гүя ул ялгышып электр тогына орынган иде... 0. булды бу! Капрон җеп чыңлап тартылды. Ах. ничек авыраеп, уйнаклап менә!.. Сикергәләнүен күр! Их, әттә генәсе!.. Госманның тамак төбендәге төере кисәк эреп, юкка чыкгы. Абзагызның дөнья шаулатып кычкырып җибәрәсе килде...
— Төшер тизрәк! Ташла тәмәкеңне! Балык бар монда...
Сәлимнең дустанә һәм серле пышылдавына колак салмыйча ярыймыни! Әһә, тагын берәү сукты, тагын...
...Яр читендә куе тал төбендә чытыр-чытыр учак яна. Зәңгәр төтеи ак кар өстенә сылана. Учакта чиләк. Анда Тиунов карт белән шофер Сәлим уха пешерә. Әнә инде алар янына карсаграк буйлы, юантык гәүдәле Левин да барып басты. Кайры тунын җилбәгәй җибәргән... Боз өстендә, үзара ярышка чыккандай хиресләнеп, Мороз белән Госман гына йөренә. Бозда тишекләр бихисап, талымсызланып се- леккәли бирәләр.
Балык байтактан инде «сугып» та карамый. Уха пешерүчеләр боз өстендәгеләргә әллә ничә тапкыр кычкырып, аларны учак янына ча- кыргалады. Болары аерыла алмый. Госман тоткан балыклар саны дистәдән артып китте инде. Ул торып-торып балык өеме ягына күз салгалый. Чибәр дә сон бу кызгылт канатлы, буй-буй киемле алабугалар! Җылыда җебегәч, аларның беришесенә янә җан керә, ди. хәтта суда йөзеп үк китә алалар, ди... Рөстәм белән Ләйләсе ул чагында...
— Киләсезме инде, юкмы? Иң тәмлесеннән колак кагып каласыз бит: «уха из петуха», дускайлар!
— Хәзер, хәзер!..
Ниткән әтәч монда? Ах, наяннар!.. Юк, барыбер яннарына бармыйча булмас, дуслардан бүленү килешми. Тик боздан калкынып, тырпаеп торган шушы чыбык янында гына сынап карар да кузгалыр, арылды, әлегә җитәрдер.
Бозга сөймән белән җәһәт-җәһәт бәргәли торгач, астан атылып су күтәрелде. Госман көмеш елдырманы карасу бәке күзенә төшереп җибәрде. Бер мизгел ганә көтте дә, елдырманың төпкә тигәнлеген абайлап, селкетеп куйган иде...
Чү. сукты! Зурысы! Шундук җен куәте белән өстери дә башлады. Түбәндә, су төбендә, теге тарта, боз өстендә бу көчәнә — и тартышалар! Госманның баш түбәсеннән бүреге төшеп китте —йөрәге бугазына килеп терәлде... Ниһаять, тарта торгач, балыкны бозга ук ките-
реп терәде. Тишекне бәләкәйрәк тишкән икән, сыймады бит теге, каһәр! Буылгандай ачы гыжлап кычкырды:
— Сәлим, тизрәк!.. Чуртан!
Учак янындагылар шундук калкындылар. Сәлим күз ачып йомганчы йөгереп килеп тә җитте.
— Күр, чын бит! Кәнишне, чуртан... Кая, чак кына аскарак бир ф Мин хәзер сөймән белән кинәйтәм тишекне... Чамала...
Госман капрон жепне аз гына жибәрә төште. Сәлим сөймәнне таза кулларында кысып, тишек кырыенда ипле генә бер орган иде... тишек күзеннән елдырмасыз-нисез буп-буш жеп башы килеп чыкты... Госман бер мизгел аңгы-миңге катып торды, хәлне аңлагач, еламсырап шыңшыды:
— Өзде!..
Тез буыннары ук йомшап киткән иде, лып итеп боз өстенә утырды Бүреге тегендә, ак кар өстендә аунап ята, үзе монда, бәке янында калтырана...
— Ки... кимендә кило... ярымнар булгандыр.,.
— Булгандыр, апаем...
Учак янындагылар, авызларын ерып, ах-вах итеп торалар иде. Госман аякларын өстерәп килеп житүгә, жеп очын күрсәтә-күрсәтә аилатмакчы булды:
— Менә, үткен пәке белән кискән кебек, керт кенә иттергән... Ай-яй, тартты да сои үзе! Кимендә ике кило булгандыр!..
— Икс кило!.. Левин Тиунов картка күз кысып алды — Иске масштаб беләкме? Яна акчага күчерсәң, алайса... ике йөз грамм' һе-һе...
— Чын, дим... Их, сезне!..
— Ә кем кушкан инде сина тишекне бәләкәй тишәргә? — дип, кырыс тавыш белән бер мәл акыл өйрәтеп торды карт балыкчы Тиунов, аннары мөлаем елмаеп, кулларын жәсп җибәрде.— Әйдәгез, суытмыйк! Хикмәтле хәлләр бетмәс монда
Госман шул чакны ипләбрәк күз салды Ни күрсен, яр читендәге тигезрәк бер төшкә киң генә плаш. плащ өстенә газеталар җәеп салынган һәм инде төрле ризык та өеп куелган иде Шунда ук зәмзәм сулы «акбаш» кукраеп утыра. Ул да түгел, урталыкта кайнар бу һәм тәмле ис таратып, күзләрне майландырып ни ята?..
— Әтәч!?
— Эһе, әтәч... Балык эләкмәсә, нишләр идең? — Тнунов чүгәли төшеп, әтәчне ботарларга әзерләнде.— Кире алып кайтырга да ярамый. Шулпасына, әнәтерә. балык жибәрдек. Балыклы, әтәчле уха белән сыйлыйм әле үзегезне, туганкайлар, бер!
— һо, хәйран ич бу!
Госман кабаланып үз букчасын актарырга кереште. Колбаса чыкты, ипи, сыр, термос, тагы нидер... Әмма әнә шул «акбаш»лы янына өстәп утыртырдай кадерле нәрсә букча төбендә юк иде. Үзе әйтә белмәде, Зөбәрҗәте исә... эх!..
— Балыкка барыр алдыннан кибеткә хатынны җибәрәләрмени, жү- ләр!—диде Мороз, өстендә озын һәм киң чабулы тун булганга, салкын кар өстенә курыкмыйча кырын ятып. Хәер, беравыктан бүтәннәр лә апа иярде.— Әйдә, шул гөнаһың өчен, безнең бу тылсымлы табында тамада булырсың.
— Э-э, юк, Иван Николаич кебек хөрмәтле кешене узып, андый зур эшкә керешә алмыйм.
...Тал куакларының шәрә ябалдашларында жил үзенең озын көен сузарга кереште, һавада ара-тирә ак күбәләкләр бөтерелгәләде. Кояш күк йөзеннән салмак агылган күгелжем-соры болытлар артына яшеренгән иде. Ул болыт ертыгыннан боларга нурлы йөзен бер мизгелгә
ЭДУАРД КАСЫПМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
генә күрсәтеп, күз сирпеп алды да янә качты. Сахрада жәяүле бурая кубарга жыена иде, ахрысы.
Ә куаклар ышыгында тын һәм рәхәт иде. Кайсы юка ак карга кырын ятып, кайсы чыбык-чабык өстенә җәйрәп утырган көенчә, ашыкмыйча, тәмләп кенә тәгам җыйдылар.
— Гажәп икән лә монда! —диде Госман, аяк бөкләп утырган жирендә жинелчә чайкалгалап.— Үзебез Чулман ярында яшибез, а кадерен шуның... бигрәк тә мин үзем... Эх!..
Тиунов, тез өстенә калкынып, бөеренә таянды:
— Рәхәтен бик рәхәт тә. кырын ятудан мәгънә чыкмастыр... Чәйме? Термоста бар әле, пожалуйста Бик кирәксә, соңрак чиләктә дә кайнатып алырбыз... Балыкмы? Хәзер капмаса, кичкә табан уйнамый калмастыр: жил кояш баешыннан ла...
— Әйе, тырышып карыйк әле! Балык ул сиңа бәкедән: «Менә мин. туганнар, зинһар, калдыра күрмәгез!» дип, үзе сикереп чыкмастыр, шәт,— дип. Госман, җәһәт кенә урыныннан кубып, жыена да башлады. Анын күңеленнән бая ычкынган чуртаны һич китми иде.— Жәл. жәл... Кимендә өч килолар булгандыр, җен!
Дәррәү көлешеп алдылар.
— Синең ул чуртанын, өеңә кайтып җиткәндә, ярты пот тарта башлардыр, ахрысы!
Тыныч күл битендә, баягыларына өстәлеп, яңа эзләр салынды, бәкеләрнең яңасы тишелде.
«Чуртанлы» тишек янында кармак сабын байтак селеккәләп торды Госман. Әмма балыкның хәтта «сукканын» да тоймады. Боз астындагы тереклек ияләре бөтенләй мәрткә киткән сыман иде. Алан да абзагыз- ның өмете зур да, көчле дә иде. Башы гаҗәеп саф, гәүдәсендә искиткеч бер җиңеллек, җаны исә берөзлексез көйнең иң матурын көйли дә тора иде.. Ничек чакыра белде икән аны Иван Николаевич?
Ул ипле генә селеккәләнеп торган урыннан әллә ни ерак та түгел, күл читендәрәк уентыграк бер төштә боздан ике-өч таяк очы калкып тора сыман иде. Кемдер анда тотып маташкан да бугай: юка кар астында иске эзләр беленә, ул да түгел, вак-вак боз өемнәре кабарып ята иде. Анда, күл төбендәге чыбык-чабык арасында, вак балыкны сагалап тормыймы икән теге иблис? Баягынак та шундыйрак төштә капкан иде ләбаса...
Ниһаять, хиреслеге җиңде: олы киез итекләре белән шыгыр-шагыр басып шунда таба юнәлде. Күңеле артык иләсләнгәнгә күрәме, аны-моны һич уена да китермәде, иреннәрен бөрештереп, «Яшь наратлар» көенә моңлы сызгырына-сызгырына, үз бәласенә таба ипле генә якынлаша бирде...
Әлеге таяк очлары тирәсенә сөмсезләнеп аяк баскан иде, кисәк юка боз чытырт итте, кулындагы коралы әллә кая очып барып төште., үзе күз ачып йомганчы тын куырырлык салкын суга чумды...
— Ай... әхәй! Кот... кот... гыз!
Иптәшләре, ят һәм яман тавыш ишетеп, капыл күз салдылар. Аннары күкрәк тиңентен бозлы суга чумган хәсрәт балыкчыны коткарырга әпен-төпен аңа таба йөгерделәр. Сәлим иң алдан килеп житте.
— Госман абый, нишләдең син?!.
Бәке читенен ныклыгына ышангач, егет Госманны, култык астыннан эләктереп, өскә иолка башлады, ниһаять, аны суырып та алды.
— Мурда бәкесенә эләккәнсең бугай... Эх, Госман абый!..
■ Госманның өстеннән шабыр су ага иде. Тик шәп пальтосының яка тирәсе һәм тиен бүреге генә коры иде.
— Мурда? — дип, бәбәкләрен агартты Мороз, авыр сулый-сулый.— Кайсы нәгъләте куйды икән? Нефтьчеләрме, әллә болын каравылчысымы?
Ләкин аны-моны нечкәләп торырдай чак түгел иде, кискен боерык ♦ авазлары яңгырады:
— Шакыраеп катасың бит! Ятьрәк машинага!
— Ә син, Иван Семеныч, монда кал, жыена тор! Без хәзер...
Бәхетләренә, нефтьчеләрнең болын түрендә агарып утырган будкасы бикле иде. Басып керделәр. Эчтә ярыйсы гына жылы иде. Сәлим шундук тимер «буржуйканы» көйләргә ябышты. Тиз арада мичтә газ дөрли дә башлады.
Госманны анадан тума калдырып чишендерделәр. Кайсы чалбарын, кайсы жылы свитерын тоттырды аңа. Юеш киемнәрне исә мич кызуы- нарак тегенә-моңа элгәләделәр.
— Сез... зин... зинһар, хатынга сиз...— сиздерә күрмә ., гез ия... инде! —дип үтенде Госман, тешләрен-тешкә тидерә алмыйча, һәм күгәренгән иреннәрен ялаштыргалады.— Хә... хәзер... жы... жыл... ынам мин.
— Эх, шешә төбендә калдыра да белмәдек, тинтәкләр! Тукта, монда чәйнектә су бар икән, кайнатырга куйыйк әле шуны,— дип кабаланды Левин һәм кинәт Сәлимгә текәлде — Оч син тизрәк авылга аракыга... Әй, тукта, икәү. Үзем, бәлкем, шәбрәген эләктерә алырмын
Тышта газик каты выжлап кузгалып китүгә, Тиунов моңсу төстә ияген каккалады:
— Левинның Бәзәкәдә таныш-белеше аз түгел: буш кайтмастыр.— Аннары карт авыр уфылдап куйды:—Үзем дә кисәтә белмәдем, аңгыра баш. Хәвеф ул заводта гына түгел, мондый жирдэ дә аяк астында гына сагалап ята... Кая, тегеләр әйләнеп килгәнче, тәненә, ичмаса, массаж ясыйм әле.
Каның кызыша торсын, дим. Сузылып ят менә монда сәкегә!
— Ә син бер дә хафаланма, Иван Николаич, этем дә булмас миңа,— диде Госман, карт дустын тынычландырырга тырышып. Аның йөзе әле һаман да агарынып торса да, калтырануы басыла төшкән иле инде. Сыртын шәрәләндереп, сәкегә сузылып ятуына, бар гәүдәсен дерелдәтеп шырык-шарык көләргә тотынды.— Инде бусында шәп булды дип, сөенә генә башлаган идем. Кая ул! Минем белән балыкка барсаң, берәр кайчан юлың уңармы сон?!.
...Күл буенда Мороз япа-ялгызы торып калган иде. Ул: «Шундый да күңелле, матур көнне харап итте, жебегән» дип, үзалдына сукрана, тиргәнә, бар нәрсәне дә жыеп, әзерләп куйган иде инде. Тик аның үзен һәм әйберләрне алырга машина килүен генә көтәсе иде.
Агай ара-тирә. каһәрләнүдән бигрәк кызыксыну белән Әхмеровны «йоткан» теге яман бәке ягына күз төшергәләп куйгалый иде. Ахырда, күңелендәге шайтан коткысына буйсынып, шагыр-шагыр бәкегә таба китте. Барып житкәч. бер мәл әйләнә-тирәсенә күз йөртеп торды, тынын кысты. Аннары, житез бер хәрәкәт белән мурданы, таяк очларыңнан эләктереп, өскә сөйрәп чыгарды. Тал чыбыкларыннан үрелгән юан бүксә эчендә берничә чуртан баласы һәм дистәдән артык табан балык чапыр-чапыр бәргәләнергә тотынды. Калган хәтлесен агай үтә кызу һәм шома тотты: мурдадагы балыкларны бозга бушатты да, маяга бер-ике балык кына калдырып, ауны ятьрәк бәкегә батырды. Моның соңында як-ягына карана-карана һәм: «Л\онын пирогы галәмәт булачак!» ди-ди, бозда сикерешкән кара сыртлы, лайлалы балыкларны гиз- тиз целлофан капчыгына тутырырга кереште..
Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә, дигәндәй.•
ЭДУАРД КАСЫПМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАП
26
— Алайса, тренировкага бармыйм, дисен? Баш тартасың?
— Бармыйм. Бөтенләйгә ташлыйм, Марс.
— Ә сәбәбе ни?
— Туйдым. Әллә олыгайдым инде. Җыен яшь тай арасында карт алаша сыман чабып йөрүнең кызыгы юк. Уңайсыз да...
— Егерме биш яшеңдәме? Көлдермә, Фуат...
— Ә син көлмә.
— Мәскәү «Динамосыннан атказанган спорт мастеры Масловны беләсеңме син? Җәен футбол тибә, ә кышын туплы хоккейда . Дөнья чемпионы!
— Әйттең дә сон, Марс! Ул бит атказанган. Җир йөзендә андый- лар бик сирәк... Ә мин кем? Кул башын бер гөнаһсызга ядрә тишкән бәндә кисәге шунда... Аннары вакыт дигәне, вакыт...
— Мескенләнмә, зинһар.
— Мин үз уемны комсомол башлыгы Фәрит Бәдриевкә дә әйттем: «Булды, житте, футболда моннан болай мина таянмагыз», дидем. Ыңгыр-шыңгыр итсә дә, ризалашты сыман. Мин барын да сиңа тапшырам, Марс. Аллаһы әкбәр! Кышкы тренировкаларны ничек оештырасын рәхим итеп үзең карарсың инде.
— Ә мин кемгә тапшырырмын?
— Син?..
Лапаста жәеп салынган такталар өстендә мотоцикл детальләре ята. Ике дус шуларны, жентекләп караштыра-караштыра. майлап маташа иде. Марс Абуздырин майлы кул аркасы белән текә маңгаен сыпырып алды да каш астыннан дусына текәлеп карап торды.
— Соң син минем кая жыенганны беләсең ләбаса!
— Әле кайчан китәсең анда? Китәрсеңме әле?
— Әйтәм бит: күңелгә кереп утырды, көн-төн уйлыйм мин андагы хәйран хәлләр турында...
— Аны айлар, еллар буе уйлап, хыялланып ятарга да була, туган.
— Ниятем нык! Тәвәккәллим! Әтигә дә тишмәдем әле: я кирегә сукалый башлар. Тик, чәнчелгере, Сәкинә белән генә киеренкелек әле. Шул гына тоткарлый.
— Нәрсә, ул да иярер, дисеңме?
— Энә кая, жеп шунда инде ул.
Таза майлы бармаклар әле бер детальне сөртештерә, әле икенчесенә үрелә. Фуат кинәт тирән итеп сулыш алды.
— Ә син, Марс, бәхет өләшкәндә чынлап та алдан йөгергәнсеңдер... Никме? Исән-имин армиядән хезмәт итеп кайттын. житмәсә. анда менә дигән һөнәр алгансың. Сәкинә дә кызның асылы — күпләргә эләкми андыйлар...
— Кызыгасыңмы? Әллә көнләшү дә бармы?
— Үз туганыңнан көнләшәләр димени, ахмак?!
— Алайса, ни...
— Мин үземнең хәлне уйлабрак әйтәм әле: бәхет өләшкәндә, кем әйтмешли, чабатам киндерәсе сүтелеп, шуны бәйләп калганмын, ахры Армиягә алмыйлар инде. Тишек жилкәле нигә анда?..
— Башыңны тагы да мескенлеккә салмасаңчы...
— Ниткән мескенләнү булсын! Бәхет турында гына мин Менә бит. туган, бик зур төзелешкә китәргә атлыгып торасың үзен.
— Әһә. женен кузгалдымы, кызыктырамы? Соң. әйдә бергәләп! Синең дә монда кендек бәйләнмәгән ич.
— Бәйләнгән. Чит-ят җирләрдә зимагур булып күп йәрдем ииде мин. Җиткәндер. Күңел бер эзгә утырды хәзер...
Марс башын кыңгыр салды да, дусын чак кына чәнчеп алырга
ниятләп, ахры, тавышына ирониялерәк төсмер биреп эндәште:
— Бәхет дигәннән, сизәм мин синең исәпне... Син менә мотоциклыңны рәткә китерәсең дә берәрсенә ычкындырасың...
— Алучы гына булсын!
— Аннары «Запорожец» үрел мәкчесен.
— Мая гына тупланып бетсен'
— Аңарчы, бәлкем, өйләнеп, башлы-күзле дә будырсын. Бала-чага диярсең...
— Дөнья миннән генә калмагандыр, Марс...
— Хатыныңны кочып, мал жыярга тырышып. ипле генә, тыныч кына яши бирерсең. Төтенен дә. бәлкем, туры чыккандай күренер.
— Тап эзенә бастың! Яшәрмен шулай имин генә, тыныч кына
— Күгәреп...
— Күгәреп’!. Син. нәрсә, мыскыл итүенме’ — Фуат. кисәк кабынып. кулындагы майлы чүпрәкне мотоцикл утыргычына тондырды, аннары кесәсеннән сигарет кабы тартып чыгарды. Конгырт күзләрендә яман чаткылар биеште.—«Күгәреп», имеш... Таптың сүз! Юк, дускай, ашыкма — пешәрсен. Безнең дә әйтердәй сүз әйтелмәгән әле. Мин аны, ул сүземне, бер дә әллә кайларга китеп әйтергә жыенмыйм Монда күрсәтермен мин кемлегемне. Шулай тиеш тә!.. Үзебезнең заводта' Барып життеме? Баш түбәнә төясе юкмы?.. Әйе. айга үрелмәсәк тә. без дә ким-хур булмабыздыр, без дә ялтырарбыз әле бер! Юк. ялтырау өчен дә түгел...
— Кызмасана! Мин бит юри генә...
— Юриме, түгелме, шаяртма син, яме!..
Бүлмәдә күз бәйләнерлек ярым караңгы иле. Зөлфә, калын цемент идәнгә шак-шок басып, түргә үтте һәм хикмәтле аппарат деривато- графка текәлеп, дөньясын онытып утырган шәүләнең тузгыган чәченә нәфис бармакларын тидерде
— Җиткәндер инде сиңа, Марс?.. Әйдә, тегендә без чәй өлгерткән идек. Зиһеннәрен сафланып китмәсме...
Таза һәм көчле кул капыл гына кызның беләгеннән эләктереп аллы, бүлмә тынлыгында ят бер пышылдау ишетелде:
— Марсмы? Ул хәзер... Их. Зөлфә, синен лә минем баштан сыйпар чагын булыр икән!
— Фуат!...— Кызый, утка орынгандай, кулын ялт кына тартып алды һәм жәһәт кенә артка каерылды Гәүдәсен әллә нинди кымыр- Жау өшетеп узды. Ничек абайламаган?
— Куркыттыммы әллә’
— Юк та... Ә Марс кайда?
— Хәзер кайтыр Сигарет алырга киткән иде.
— Кайткач, әйтерсең үзенә: югарыга чәй эчәргә менсен..
— Ә мин?
— Әйдә син дә...
Караңгыда да егетнең күз агы куркыныч елтырап күренде сыман.
— Чәегез тәмлеме?
— Тәмледер Кемгә ничек...
Зөлфә, артка таба чигенә-чигенә. бусага төбенә житеп килә иде инде, әмма ул абайлап өлгергәнче, егет тиз генә кызның юлына аркылы төште
— Бер генә минутка. Зөлфә!-.
— Җибәр! Кагылма миңа!
— Соң мәртәбә...
ЭДУАРД КАСЫЙМ OB ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ ф
— Кычкырам!..
— Кычкыр. Рәхәтлән!
— Аждаһа син! Дию!..
Егет җәһәт кенә кызны кочаклап алып, тыгыз күкрәгенә китереп кысты.
— Барыбер... уф!.. Барыбер...
— Бер генә тапкыр, дим... Юлларыбыз аерылса да... Мәңгегә хушлашу өчен генә...
— Җибәр, дим! Уф. тиле, ахмак!..
— Элгәреге яхшылыгын өчен зур рәхмәт дип кенә.... Беренче һәм сон мәртәбә... Я инде!..
Кайнар сулыш йөзен, муеннарын өтеп алды, ләкин кызый башын тегеләй боргалады, болай — ләкин утта янган дымлы иреннәрен бирмәде...
— Юк... юк... юк!
— Хуш, алайса... Бәхил!..
Коридор яктысына атылып чыккач, Зөлфә калтыранган кулын күкрәгенә куйды: йөрәге атылып чыгардай булып тибә иде...
«Мыскыл итүеме? Үч алуымы? Бәхилләшә, имеш... Ни пычагыма килеп йөри ул монда? Ничек чик куярга инде?».
Ләкин шушы хәлдән соң Фуат Шәйморатов аларнын үзәк лабора-ториясендә бүтән күренмәде.
27
«Коры плеврит» диделәр.
Өч-дүрт көн Госманнын температурасы галәмәт югары булды. Әле шабыр тиргә батып ятты, әле күкрәге катуының авырлыгын тойган хәлдә, коры ютәл белән газапланды.
Хатыны Зөбәрҗәт үзе дә врач кеше, авыру ирен җиренә җиткереп, бик әйбәтләп дәваларга тотынды: вакытында тиешле уколларны кадады, горчичниклар куйды, кирәкле даруларны бирде.
Әнисе Зөләйхабану апа авылда иде. Ул ахирәте Нурдидә түти белән монда кайтып, улы өендә дә карчыклар җыеп, матур гына аш мәҗлесен үткәргәч, бик тә күңеле булып, янә авылга китеп барган иде. Күнеле һаман да басыла алмый иде аның. Әлбәттә, карчыкны ирексезләмәделәр. Бу юлы да ул үзе белән Ләйләне ияртте. Тегеннән, авылдан, бер-ике мәртәбә шалтыраткалап, хәл белешкәләделәр белешүен. Күбрәге татлы һәм җор телле Миңнур сөйләште... «Әле тиз генә җибәрмибез, туган авылында бер кинәнеп ятсын, ичмаса»,—диде. Каз өмәләре үткән икән инде үтүен, әмма, аның каравы, гаҗәп матур һәм күңелле туйлар көтелә икән. «Иң кадерле кунаклардан булырсыз, ничек тә жаен табып, үзегез кайта күрегез инде, зинһар!»— дип. сандугачтай сайрап ялварды Миннур... Билгеле, улының балыкка баруын һәм менә хәзер түшәктә шабыр тиргә батып авырып ятуын хәбәр итсәләр, карчык минуты-сәгате белән юлга чыгар иде. Ләкин карт ананы нигә борчырга? Тыныч кына үз рәхәтендә ята бирсен.
Зөбәрҗәт эшкә киткәч, Госман янында Зөфәр торып калгалады. Иртәнге якта Рөстәмне мәктәпкә озаткач, кибеткә чапты, аптекага барып кайтты. Аның аш-суга да кулы ята икән. Ишле гаиләдә үскәнлеге әллә каян күренеп тора. Егетнең Кизелга туганнары янына кайтып китәр вакыты үткән иде инде. Әмма туганнан туган абыйсы шушылай каты сырхау белән яткан чакта, ничек инде ансат кына ташлап китәсең, ди? Ярардай, макталырдай эшме бу?.. Ләкин Зөфәрне монда’ тоткарлаган сәбәп абыйсының чирләве генә түгел иде...
Госман, ниһаять, бер иртэне хәле шактый гына жинеләеп киткәнлеген тойды. Ничә көнгә беренче тапкыр, кухняга чыгыл, кешечә габын янында кайнар ризык капкалады Шунда улы Рөстәмнен дә, сатыны Зөбәрҗәтнең дә йөзләрендә зур куаныч балкуын күрде.
Ләкин Госманның хәле юк иде әле. Көзгегә карагач, исе китте: шып күзләре генә утырып калган. Зур коңгырт күзләр. Ияк-яңакла >ын төк баскан. Әсирлектә ятканмыни■* Кырынып алгач та йөз-кыя- фәтенә әллә ни төс иңмәде: барыбер ач саргылт янак, какча борын. )члайганрак ияк. Күгелҗемләнеп көйгән иреннәрен жәйгән иде, алтын гешләренең елтыравы да бик шөкәтсез тоелды.
Кире үз бүлмәсенә кереп, түшәгенә ятты. Ачынып үз хәлен уйла- 1Ы. Чир бик тиз килә дә, бик озак китә шул, каһәр. Яше инде УТЫЗ 5иштә... Алай да, организмы нык һәм таза булса, бу кадәр үк бирешер <де микән? Димәк, яши торгач, йомшарган, артыгын йомшарган ул
Хатыны Зөбәрҗәт: «Эш дип, фән дип. көн-төн эшли-эшли бер 1аман чекерәеп катуың да бик ихтимал, аңлыйсынмы шуны?»—дип саклы тузына. Әйе, вакытыннан иртә абынып егылудан ни мәгънә? J бит аның киләчәккә эшлисе эшләре бихисап... Юк, эш һәм тормыш режимын тамырдан үзгәртмичә ярамастыр, ярамастыр!
...Өйдә тынлык. Госман япа-ялгызы. Гәүдәсендә бер төсле хәлсез кннеллек. Әмма башы саф.. Мондый иркенлек һәм рәхәт кайчан килер тагы? Вакытын бушка уздырсынмы? Укыйсы һәм кат-кат уйлыйсы }йберләре сансыз. Әлбәттә, ин әүвәл экономикага төптәнрәк ябышыр Илдәге химия предприятиеләренең экономика проблемаларына Инде байтак укылды, тикшерелде, белде, шулай да бу —аның әле иң йомшак ягы.
Хәтеренә килде: лабораториягә шалтыратмыйча ярамый Анда пенсионер карт Муралев нишли икән? Аның белән икәү хлорлы ба- знй производствосында, ай-һай, зур нәрсә кузгатмакчы булып тогын- 1ылар бит алар: кыскартылган технологик схема... Барып чыгардыр, шәт Муралев ул әйткән анализларны ясагтырдымы икән?
Ләкин лабораториядә Муралев юк икән Иртән бер күренгән дә, каядыр, хлорлы барий цехына, ахры, китеп барган
— Әйтерсез, күренгәч тә миңа шалтыратсын, яме? — дип үтенде Госман.
Аннары эш өстәлендә тәртип урнаштырырга кереште. Кәгазь пип- (алар, төрле брошюра һәм журналлар — бары бергә буталып, өелеп па иде. Тартмаларда да тәртип юк. Күптәннән эчен пошыра иде. Ак гарына, рәтли торгач, бер тартма төбеннән көрән клеенка тышлы (алын гына дәфтәр килеп чыкты. Көлемсерәп куйды көндәлек дәфтәре обаса! Төгәллек һәм эзлеклелек белән яза белмәде Күңеле артык килкенгән чагында гына уй-хисләрен теркәп баргалады: кызы Ләйлә (өньяга килгәч, диссертация яклап кайткач һәм завод юбилее булган (өннәрдә... Кызык, хәзер дәвам иттерсә, ничек булыр иде икән’ Шулай la иң әүвәл язылган хәтлесенә күз йөртеп чыкмыйча ярамастыр...
Бүлмә ишеге шыгырдады. Госман дәфтәрне тиз генә ябып куйды Абайламаган да: Зөфәр, кибеткә барып, сөт белән күмәч алып кайт- сан икән инде. Тик ул, кичәге шикелле, нишләп әле заводка яисә 'ЗӘК лабораториягә китеп бармады икән? Пропускаем кесәсендә it.. Аңлашылды абыйсы белән сөйләшәсе, жнтди киңәшәсе бар 1КӘН
— Абый, инде күренеп тора: син инде бөтенләй терелеп киләсең Чина китәр вакыт та житте. Дөресе, күптән узды...— Егет бер мәл 1яш жимереп. сүзен йотып торды — Турысын әйткәндә, китмәс идем >нн Синнән, абый, сорыйсым килә: монда эш табылыр иде микән «ана?
Эш? Кайда, кем булып?
— Заводта инде, билгеле... Бигрәк тә сезнен лабораториядә, Марслар. Рәшитләр янында... Башта өйрәнчек булып...
Зөфәрне завод цехлары белән күбрәге Зөлфә таныштырып йөргән иде. Балдызы чаткыны шәп сала белгән моның күңеленә!.. Хәер, Госман бу хәлне, шушындый сөйләшүне, үзе дә көтә иде.
— Соң син тегендә үзегезнең телеательеда эштә исәпләнәсең бит. Әтиең, әниең ни дияр тагы?
— Әти дә, әни дә каршы килмәс, куанырлар гына... Ә телеательеда тоткарламаслар: аларга минем кирәгем шул чаклы гына...
Бер кичне сөйләшеп утырганда. Зөфәр, беркадәр ачыла төшеп: «Бездә анда чумара каерырга яраталар. Иртән баш төзәтәләр, аннары тотыналар юк-барны чәйнәргә», дип, ихлас күңелдән зарланып алган иде. Техникасы-мазары гажәеп кызыктыр кызыклыкка, әмма егетнең урыны анда түгел: шушы яшеннән әллә нинди кыек юллардан китеп, харап булуы да ихтимал.
— Мин сезгә. Госман абый, тамчы да комачау булмас идем. Заводта штат чыкмый икән, телевизорлар төзәткәләп тә яши алыр идем әле. Тик шул Марслар янында...
— Ярар, ниятең изге, энекәш!—дип, Госман егетнең какча иңбашына шапылдатып кул салды.— Кадрлар бүлегенә кереп үзем сөйләшермен. Яна ел да ерак түгел. Безгә штат бирмәсәләр, КИПта, бәлкем, рәт чыгар. Заводта башлы егетләр бик кирәк! Тик соңыннан үкенмәссең микән?
— Үкенмәм!
Зөфәр инде юлга әзерләнеп тә куйган икән.
— Сәгать унбердә автобус көтә, шуңа өлгермичә ярамас,— дип, минутында кабалана да башлады.— Өч көннән дә ары тормам, көтәрсез, Госман абый, яме!..
28 10 декабрь, чәршәмбе.
...Монарчы белмәгәнмен икән- өйдә авырып яту бик уңай, бик файдалы икән: борчымыйлар...
Көндәлек тормыштагы жыен вак-төяк мәшәкатьләр кай ягы белән көчле? Мең төрле булуы белән! Алар еш кына адәмне баш түбәсеннән үк каплап, басып китәләр, изәләр, кысалар. Кайчакларда зурысын кечкенәсеннән, әһәмиятлесен чүп-чарыннан аера алмыйча йөдисен. Ә проблеманың иң зурысы, иң кирәклесе шул арада бер кырыйда, төтенсез генә көйри тора...
Муралев белән байтак утырдык. Өйгә үзе килде. Лаборатория анализлары өметле. Алай да кат-кат тикшермичә, сынап карамыйча ярамас. Хлорлы барий производствосын кыскартылган схемага күчерү, ниһаять, тормышка ашырылырдыр. Күптәнге уебыз. Теге чакны цехта эшләгәндә нидер житмәгән иде, тупикка кергән идек. Бәлкем, аны заводның план бүлегенә күчермәгән, ә мине баш инженер урынбасары итмәгән булсалар, әмәлен тапкан да булыр идек... Хәер, кем белә бит, ул заманда төплерәк сынау-тикшерүләр өчен бүгенгедәй шәп аппарат-приборлар бар идемени соң’
Муралев инде өч-дүртел пенсиядә. Әмма хәтеренә шаккатам мин бу бәләкәй гәүдәле мыштым картның. Тәжрибәсе дә галәмәт. Практик! Штатка бик алыр идем, Мороз каршы: имештер, «күперәбез». Бәхеткә. Муралев хак сорамый, аңа картлык көнендә лаборатория һә» цех ишекләре генә ачык булсын...
Әйе, бүгенгесе көнне хлорлы барий технологиясе — ин беренче мәсьәлә...
Рәхмәт яугыры, бер банка маринадланган ак гөмбә кыстыра килгән картым. Бәрәңге пешердем. Бергәләп сыйландык. Гаҗәеп!.. 11 декабрь, атна кич. ♦
Е
Икенче көне инде температурам нормаль диярлек. Ләкин хатын $ урамга чыгарга кушмый. Әмере каты.
Муралев белән янә бик иркенләп утырдык. Зөбәрҗәт аның килеп й утыруын белми, мине ял итәдер дип уйлый: үзе больницада... Ә картка $ мин хатынның эш графигын бик төгәл язып бирдем. Эш өстәлем бә- ; ләкәйрәк булганга, олы яктагы өстәлне төрле кәгазьләр, белешмә 5 китаплар, сызымнар белән тутырабыз. Кулларда карандаш... §
Муралев инде әлеге кыскартылган схеманың экономик ягын да л исәпләп караган. Эффект галәмәт булачак! Ашыкмыйча да ярамый > хлорлы барий производствосы өчен яна цех корылырга тора, проекты инде кайтарылып, фундаментына җир казырга да керештеләр. Ә бит анысы да иске технологик карта белән проектланган. Бигрәк тә шунысы эчне пошыра... Әйе, баш уйлар өчен, йөрәк яну өчен бирелгән!..
Ах, ай саен берәр атна шушылай бюллетеньдә ятсаң икән! Әллә ни каты чирләмичә, билгеле. Аулакта, тынычта, ай-һай, күп җимертеп була икән, билләһи! 12 декабрь, җомга
Бүген Муралев әйтә миңа)
— Идеябезнең барып чыгасына тамчы да шикләнмим инде. Ләкин аны
производствога тиз генә кертә алырбыз микән, Госман Габдулыч? Иң авыры алда булмагае,— ди.
— Әллә конструкторлык бюросына тыгылабызмы, Алексей Нико- норович? Алар бит күптән шомарган,— дидем мин юри генә.
— Син нәрсә?! — Картымның чал кашлары шундук югары сикерде.—Без үзебез конструкторлар! Алай да булышчылар кирәгер. Тик ышанычлы адәмнәр булсын!
— Әйе. соавторлар... Кемнәр? Директор белән Морозмы?
— Мороз? Тәтеми торсын! Инде күп суырды...— Бу очракта да карт коллегамның бай тәҗрибәсе, төпле практик акылы ашыгырга юл куймады.— Хлорлы барий цехының башлыгы Исхаковны тартсак, кулайрак булмасмы, дим? Аннан килеп, баш механик Сомовны, ә? Бик күп нәрсә аларга бәйле... Ярар, килеп төртелгәч, ныклабрак уйлашырбыз әле,— диде.
Дөрестән дә, эшне тизләтим дисәң, соавторлардан башка гына ерып чыгуы бик читенгә килер шул. Күңел тырнала, әлбәттә. Ләкин бүлешмичә дә булмас, бүтән чара юк.
Монда бит иң әүвәл дәүләт интересы...
14 декабрь, якшәмбе.
Тиунов килде. Ул әле һаман да минем бәкегә чумуыма үзен гаепле саный, хафалана икән.
— Үзем вакытында кисәтә белмәдем. Аның чуртаны да чуртан түгел, җен иде, ахрысы: шул тикле аңгыраймас иде кеше,—ди.
— Бик дөрес; чуртан гаепле! —дип шапырынып күтәреп алдым мин —Менә Зөбәрҗәттән сорагыз: температурам хәтәррәк чагында шул чуртан, шул алабугалар белән бөтенләй саташып яттым . Әмма
ЭДУАРД КАСЫИМОБ
барыбер, бу кышны булмаса, киләсе җәйне эләктерәм әле мин ул җенне! — дидем.
— Җенләнүен хак. Тик моннан болан тәтер микән сиңа балыкка барулар?—диде Зөбәрҗәт, усал көлемсерәп.
— Ә син, апакаем, бер генә дә кайгырма: җизнине сакларга үзем баргалармын... Менә, бик ялынса, Зөфәрне дә иярткәләргә булыр,— дип кеткелдәде Зөлфә һәм нәзек билле рюмканы кулына алып, югары күтәрде.— Әйдәгез әле, качкан һәм качачак балыклар хөрмәтенә тотыйк әле бер!.. Әйе, моңа өстәп, тагы суга чума белеп чумучылар исәнлегенә дә!..
Табын күңеллеләнеп китте. Картыбыз, барыбызны да уздырып, рәхәтләнеп көлде.
Аннары, бүтәннәр телевизор экранына кадалгач, Тиунов белән икәү минем бүлмәдә беравык гәпләшеп утырдык. Сүз уңаенда партком белән администрацияне дә читтә калдырмадык. Тиунов та минем парткомнан китүне өнәп бетерми икән. Әмма турыдан бәрми, астыртынрак һәм нечкәрәк суга: «Үзеңне күрсәтә белмисең, һаман да күләгәгә шыларга чамалыйсың кебек.— ди. Ә бит синең самый җегәрле вакытың, сахраларда ат уйнатыр чагың»,— ди...
Тиуновка ихтирамым чиксез булса да, аңа да чәчелеп түгелмәдем. Әле иртәрәк. Тик:
— Мин ат уйнатырга керешсәм, булышырсың микән, әллә читтән генә тел шартлатып торырсыңмы! — дип. төрттергәндәй иттердем.
— Мина да таянмасаң, кемең бар тагы? Их сине, Госман!—дип, бөтенләй ачулана язды картым.
Әлбәттә, озакламамдыр, кулдагы карталарны җәеп салырмындыр.» Ләкин иң әүвәл ачыктан-ачык парткомда Вероника Борисовна белән киңәшермен. Ныклы терәк кирәк. Ул акыллы ханым, бүгенге белән генә яшәми, киләчәккә дә аеграк күз белән карын белә...
29
Зөфәр абыйсы Госманның эшкә чыгуын гына көтә иде. Ләкин ул, вакытын бушка әрәм итәргә теләмичә, шундук яңа дуслары Марс Абуздырин белән Рәшит Сәлмәнев тирәсенә елышты. Тегеләр дә егетнең сәләтле һәм күндәм холыклы булуын бик тиз абайлап алганнар, аны бөтенләй үз итеп өлгергәннәр. «КИПта да кызык инде кызыгын, әмма син абыеңнан урынны безнең янга сора: дөнья кендеге электроникада! Теләсә, ничек тә җаен таба белер ул»,— дип, егетне дәртләндереп торалар иде.
Менә ул мыштым гына кайтып керде, чишенде һәм, түргә үткәч, ниндидер кәгазьләргә чумып, уйга калган абыйсы Госманга берни дә булмагандай гадәти тавыш белән әйтә куйды:
— Тегендә, абый, эстоннар килде.
— Эстоннар? Каян? Кохтла-Ярведанмы?
— Белмим. Шуннан бугай. Бер ир белән бер апа. Ире синнән дә яшьрәктер.
— Эһе, ниһаять, көймәләре комга терәлгән, ахрысы.
Госман шундук телефонга килеп ябышты. Ул югында үзәк лабораториягә баш булып өлкән инженер Мөстәкыймә Афзаловна калган иде. Ләкин чыбыкның теге очында трубканы алучы булмады: төшке тәнәфес вакыты иде...
— Алар дүрт-биш кеше өелешеп ашханәгә таба киттеләр.
Госман, үтә кәефле йөз белән кулын угалап, ишекле-түрле йөренергә кереште. Зөфәр аптырашта калды анда кемнеңдер көймәсе комга терәлсен дә шуңа бу тикле куан, имеш.
— Нишләп хәбәр итмәделәр микән миңа? Күр син оешмаган бәндәләрне!
— Борчыйсылары килмәгәндер. Син бит әле һаман да савыгып «итмәгән, абый.
— Аны кем әйтә? Врач җиңгиең! Монда шундый да зур, шундый да җаваплы эш чыгып торганда, сырхау, имеш, таптың!
Зөфәрнен кызыксынуы чиктән ашкан иде. Абыйсы, ниһаять, арлы- бирле йөренүдән туктап, йомшак кәнәфигә утыргач, егет аңа кыюсыз гына сорау белән төбәлде:
— Ни нәрсә соң ул?
— Улмы’— Госман, айнып киткәндәй, энесенә сәер генә карап алды һәм, бер мәл баш селеккәләп торгач, көлемсерәп куйды.— Ярый, сиңа сөйләсәң дә була: монда синнән файда ни дә, зыян ни...
Госманның уйлап табулары инде дистәдән артык иде. һәркайсына авторлык таныклыгы бар. Дүртесе турыдан-туры диссертациясенә бәйле. Шул дүртнең берсен, югары сыйфатлы саф гипосульфит җитештерү технологиясенә караган табышын, хәтта чит илләрдә дә па- тентламакчылар. Ләкин... үз Ватанында ул тиешле җирендә тиешенчә кулланыш таба алмый әле. һаман да кырынрак карыйлар. Югыйсә, Дәүләт комитетыннан таныклык алганына да өч ел тула бит инде...
— Син, Зөфәр, Эстониядәге янар сланецлар хакында беләсеңдер инде? Менә шунда Кохтла-Ярве каласында шул сланецларны эшкәртүче зур бер комбинат бар, янар газ җитештерәләр. Шул газны сода эремәсе белән тазартканда, производство калдыгы булып, үзеннән- үзе гипосульфит эремәсе барлыкка килә. Баштарак аны, нишләтергә белмичә, канализациягә агызганнар Аңлыйсынмы? Дистәләгән мең тонна гипосульфитны! Елгага. Фин култыгына түккәннәр. Ахырда, акылларына килеп, файдаланырга исәп иткәннәр. Цех корганнар Әмма продукцияләре бик түбән сыйфатлы чыга Ник дисәң, төрле кушылмалар күп. Аерата мышьяк зарарлы. Бүтәнен әйткән юк. гипосульфитлары хәтта фотографиядә дә кулланырлык түгел Андый продукциянең кемгә кирәге бар? Алсалар бик аптыраганнан гынадыр..,
— Ә син. абый, шуны...
— Әйе, бик гади нәрсә: махсус реакторда шул ташландык судагы ялама гипосульфитны натрий бисульфиты белән эшкәртсәң, менә дигән продукция аласың. Әллә ни чыгымнар да тотасы юк. технологиясе дә нигездә шул ук кала. Ә файдасы’ Үзең уйлап кара, Зөфәр: менә без үзебез дә аны җитештерәбез. Иң югары сыйфатта. Дәүләтнең «сыйфат билгесе» бирелүе дә ихтимал. Шул сәбәпле безнең завод гипосульфиттан бик шәп табыш та ала. Ә гомумән дәүләт күзлегеннән караганда, киңрәк колач белән эш йөрткәндә, ничек? Без читтән, җә-һәннәм тишегеннән китертелгән чимал исәбенә яшибез, бездә аның тоннасы йөз илле, йөз алтмыш сумнарга төшә, аларда исә... алтмыш- җитмеш сумнан да артмаячак. Производство калдыгыннан бит! Җитмәсә, безгә карый ике-өч мәртәбә күбрәк тә эшләп чыгара алалар Андый предприятие бер Кохтла-Ярведа гына булса икән. Бар әле индийлар... Табигатькә зарар китермәү хакында әнгмим дә инде. Борының сизәме. Зөфәр: монда бит миллионнар исе килә! Тик, кызганычка каршы, киртәләр дә бәләкәй түгел Зур әле киртәләр!..
— Ә сиңа, Госман абый, шуның өчен премияме инде?
-—Хикмәт премиядәмени, Зөфәр? Әле ул гынамы...— Госман, үзләрен берәрсе тыңлан тормыймы дигәндәй, як-ягына карангалап алды, тавышы пышылдауга ук күчте: — Калган хәтлесен әлегә үзең генә бел; әгәренки алар югары сыйфатлы гипосульфитны илгә, хәтта экс
ЭДУАРД КАСЫЙМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАП
портка да житәрлек итеп эшләп чыгара алсалар,— ә без аларга булышырга көчебезне жәлләмәбездер,— ул чагында беләсеңме нәрсә, Зөфәр? Ул чагында... ул чагында — шалт — Мөхәммәтҗан! — үзебездәге гипосульфит производствосын ябабыз да куябыз. Нигә ул андын кыйбатлы производство? Аның каравы, әллә ни зур чыгымнар тотмыйча 1 гына, бик әйбәтләп бром-йод җитештерүне җайга сала алабыз. Сиңа Зөлфәнең җир астындагы тозлы сулар хакында аңлатканы булдымы? . Менә-менә... Аның бездә технологик картасы бар инде, башка заводлар белән чагыштырганда да, бездә шактый арзанга төшәчәк ул... Сиздеңме инде, нигә күңел җилкенә минем? Кохтла-Ярвега моннан ике-өч ай элек каты иттереп хат язган идем. Бактың исә, почтадан җавап хаты көтеп ятканда, үзләре килеп төшкән. Шәп, шәп! Ашыктырмыйча да ярамый, энекәш: елның һәр кварталы саен миллионнар югалтабыз... Миллионнар! >
— Бик кызык әле бу! Син, абый, Американың эре капиталисты сымак: миллионнарны ансат кына чәпәлисең!
Госман ихтыярсыз көлеп җибәрде:
— Э-э, Зөфәр, Зөфәр, капиталист шуңа барамы соң, конкурентына ' андый идеяне бушлай бирәме соң? Җиде кат йозак астында саклый ул аны. Ә конкурентын суя, аннары чәйнәмичә йота... Син нәрсә, тарих-' тан йомшаграк идеңме әллә?
Зөфәр, йөзенә кайнар кан йөгергәнлеген тойган хәлдә, какча җилкә башларын тартыштыргалап алды да диван почмагына поса төште.
— Соң бит мин... бик сәер булганга күрә генә...
Госман янә телефонга үрелергә итенде, әмма, сәгатькә күз төше- . pen алгач, ниятеннән кире кайтты. Аннары, аякларын, билен язып, ■ беркавым йөренгәләп маташты да диванга Зөфәр янына утырып, ку- I •чын егетнең тез башына салды, ягымлы көлемсерәде. Госманның бу ; минутта күңеле гаҗәеп күтәренке иде.
— Син сәер дисең, кызык дисең... Ләкин ул уйлап табуның мәзәк 1 ягы да булды әле, юморы! Сөйлимме?
— Сөйләмичә!..
— Ничек булгандыр, уй туды бер заман. Лабораториядә чыга да инде. Әмма гипосульфитның әнә шул ташландык су хәлендәгесе юк. натурадагысы. Каяндыр табарга кирәк... Шуннан китте безнең егет командировкага... Юк, Кохтла-Ярвега түгел, Уралдагы бер заводка. Анилин буяулар заводына. Анда да пычрак, ташландык сулар Кохтла- Ярведагыныкына охшашрак: гипосульфитлы. Мышьягы да, бүтән катнашмасы да житәрлек. Биреп җибәрдем мин моңа бер канистр, «Шуна тутырып алып кайтырсың», дидем. Бу нишли? Барып керә туп-туры баш инженерлары янына. Бик әйбәтләп үтенеч-гозерне аңлата, ялвара. Ә баш инженерның, мескеннең, коты алына! «Юк, Главканың рөхсәтеннән башка җибәртә алмыйм, теләсәгез нишләгез», ди...
— Коты алына? Нишләп?
— Коты алынмаска, аларның ул пычрак сулары шактый ук зарарлы бит. Тазартулары да тәк сибә... Шүрләмәслек тә түгел тегенәргә... Ә безнең егет Васил Землянов җебеп калмый. Әле белмисең син аны.. Елгыр егет. Нишли бу? Завод ишегалдында тыр-пыр чаптырып йөргән әрҗәле мотороллерны туктата да шуның хуҗасына бер яртылыкны төртә... Аннары инде, син күр дә мин күр, мотороллер иясе безгә кирәк нәрсәне проходнойдан чыгарып. Василга тоттырып та җибәрә. Шәпме?! Монда кайтаргач, миңа тәҗрибәләр ясарга әйләнеп чыгарлык булды. «Суясы да туныйсы» гына диярлек... Әнә ничегрәк килеп чыкты ул уйлап табу, энекәш!
— Кызык икән шул, һе-һе...
16 декабрь, чәршәмбе, 1969 ел.
Аймэ Арнольдовна белән Эльмар Янович миңа шактый ук эрудицияле һәм кин колачлы инженерлар булып тоелды. Русчалары шома ♦ гына, акцентлары сизелми диярлек. Төптән кызыксындылар. Лабора- Е ториядә сорашмаган, күзәтмәгән нәрсәләре калмагандыр. Ә безнен 2 кунелләр чамасыз киң... £
Алар, үз күзләре белән күреп ышаныр өчен, беркадәр күләмдә ь производстволарындагы әлеге дә баягы эремәне дә алып килгәннәр $ икән. Рәхим ит — эшләп күрсәттек. Аннары үэ куллары белән дә ясап < карадылар. Шәп чыга! Гипосульфитның иң югары маркасы! Ах-вах 5 килделәр. 3
Цехта йөргәндә дә барын да энә күзе аша үткәрделәр. Безнең л максат —кунакларыбызнын күңеленә очкын салу гына түгел, аларны > бөтенләй яндырып җибәрү иде. Максатыбызга ирешә яздык шикелле
— Кайту белән керешәчәкбез. Үзебездәге кире беткәннәрнең ябагасын коячакбыз! — диделәр.
— Эшегездә алай-болай кыенлык туса, хәбәр итәрсез, шундук моннан төплерәк белгеч җибәрербез,— дидем мин.
Безнең халыкның кунакчыллыгы мәгълүм. Кичә кич аларга үз өендә Галиуллин сый-хөрмәт күрсәткән иде, бүген менә бик әйбәт, бик күңелле итеп бездә утырдык. Китеп өлгермәсәләр, әле Мөстәкыймә апа да кунак итмәкче, аннары тагы Рнва... Үзләре, эстоннарыбыз, бик тартынып кына риза була, оялчан, хәтта, әйтер идем, артык әдәпле кылана, ләкин без татарның басымына чыдап кара син! Шуңадыр микән, сүз арасында гына булса да, кайтыр якларына таба машина хакында белешеп тә куйдылар инде.
21 декабрь, 69. дүшәмбе.
Тагын ун көннән Яна ел!
Җитмешенче елга аяк басабыз — олы юбилейлар елына!
Шунысы кызык, хәтта, тарих күзлегеннән карасаң, гыйбрәтле дәт гомер түгәрәк санга ирешкән саен, каршыңда зур юбилейларның кайнар сулышын тоясың. Мәңге-мәнге шулай булачак бу!
Алтмышынчы еллар начар үтмәде. Сынатмадык. Шөкер. Тилпенә белдек. Зур-зур үрләр биреште. Түбәләрен күрдек. Ләкин биек үрләргә таулар ялганып китә ләбаса...
Җитмешенче еллар ни китерер икән?!
Шәт, янә сынатмабыздыр. Колач-канатларны тагы да киңрәк җәеп, тагы да куәтлерәк тилпенәсе килә. Үр-тауларнын тагын да биегрәкләре безнеке булырдыр.
Бүген минем кабинетка, эшемне бүлеп, Зөлфә килеп керде. Куанычы сөйкемле йөзенә үк чыккан. Ни икән дисәм, әйтә бу:
— Без Рнва белән яна күкерт цехына барган идек. Анда хәлләр әкәмәт шәп, җизни,— ди.
— Беләм,—дидем, әллә ни исем китмичә генә — Сыйфатның иң югарысына ирештеләр. Автоматлашкан цех бит ул. Өр-яңа техниканы жигә белсәң, шулай булмый ни...
Ләкин хикмәт бөтенләй бүтәндә икән: Зөлфәм аз гына көлемсерәп торды да, зәнгәр күзләрендәге куанычлы, шук чаткыларын сүндермичә, мин һич уйламаган яктан китереп чәпәде:
— Анда күгәрченнәр ияләшкән, җизни!
— Күгәрченнәр?! Тапкансың икән сөенер нәрсә,—дидем мин. Авышы ^зөннән-үзе кыйшаеп китте бугай.—Сон, кайбер цехларда синен
8ДУЛРД К А С Ы П М О В
ул чибәр кошларын нихәтле җиһазны эштән чыгармагандыр. Ничек I биздерергә белми йөдиләр...
— йөдәсәләр йөдәр... Ә син әйт, җизни: элгәре иске күкерт цехы контактный белән сернобашенныйда бар идеме алар, күренә идеме? Эһе, юк шул. Ачы газдыр, зәһәр сөремдер иде һавасы... Ә монда? Димәк, сафланабыз, агара барабыз, җизни!
Сулышымны йотып, тынып калдым, ә Зөлфә бер мизгелдән, тавышына чак кына сагыш төсмере катыштырып, өсти куйды:
— Әллә нихәтле алар. Суыктан качып керәләр...
Наз... сөрем... күгәрченнәр... адәмнәр..-, пычрак кунмаган саф һәм пакь җаннар..:
Тагын ун көннән Яна ел! Тагы да яңарырбыздыр..
31
Рәшит Сәлмәновның сәеррәк холкына күпләр, бигрәк тә яшь кыз- кыркын, әле һаман ияләшеп бетә алмый иде. Егет кайчакларда үтә мөлаем кылана, балавыздай эреп сөйләшә, хәтта төчеләнеп тә киткәли, кайвакытларда исә шуның киресе — сары сакалын сыпыргалап, сүзләрен вәкарь белән генә ычкындыргалый, үзен бер дә харап эре тота иде. һәм бер үк вакытта искитмәле беркатлылык та күрсәтеп куйгалый иде.
Бер мәлне шулай комсомол җыелышында стена газетасының яңа редколлегиясен сайларга керештеләр. Кемдер моның да кандидатурасын күрсәтте. Әмма җәмәгать эшләрен бөтенләй сөймәс җан, тыела алмыйча, кыбырсыланып, шундук урыннан купты һәм бик яман, бик ямьсез төстә үз кандидатурасын хурларга кереште, ахырда:
— Сайласагыз да, сайламасагыз да кыл да кыймылдатмаячакмын!— дип кырт кисте.
Шуның артыннан ук икенче берәү Зөлфә исемен дә кычкыргач һәм кызыйның, карулашуына карамастан, редколлегия составына үтәчәге шөбһәсездәй күренгәч, Рәшит янә сикереп торды да бөтен җыелышны шаккаттырып әйтә куйды:
— Алайса, мин дә риза!..
Җыелыштагылар дәррәү көлештеләр: яшьләрнең байтагы Рәшитнең шыпырт кына кемгә күз атып йөргәнлеген әллә кайчаннан ук сизенә иде. Егет бер тиенсезгә үзен-үзе сатты шулай иттереп...
Аның шунысы кызык бит әле тагы: Зөлфәне, укуы да бар, юбилей елында үзешчән сәнгать эшчәнлегендә дә җиде кат тир түкми булдыра алмаячак дип, редколлегиягә сайламадылар, Рәшит исә әнә шулай эләгеп калды. Соңыннан, җыелыш беткәч, бер-ике телчәне:
— Ә син, Рәшит, бер дә кайгырма, гәҗитеңә Зөлфә турында гына язып ятарсың,— дип, егетне чеметкәләп тә алдылар.
Ләкин моңа да карамастан, лабораториядә егеткә ихтирам кечкенә түгел иде: өлкәнрәкләр аны белемле, төпле булуы өчен хөрмәт итә, ә яшь-җилкенчәккә исә аның әнә шул сәер гадәтләре күбрәк ошый иде, ахрысы: ни генә әйтмә, мондый «хикмәтле сакалбай» аларның үзәк лабораториясендә генә түгел, бөтен заводта да бердәнбер ләбаса!
Әнә шулай ипле генә эшләп яткан чакларында, бер кичне «хикмәтле сакалбай» яман әкәмәт хәлгә юлыкты.
Гадәтләреңчә, өч егет, эштән соң да калып, кичке тынлыкта лабораториянең физхимия бүлмәсендә сихер кылырга керешкәннәр иде. Тикшеренүләре шома гына башланып киткән иде... Әмма бер мизгелдә Марс Абуздырин әлерәк кенә эшли башлаган суыткычның кинәт керт иттереп туктап калуын абайлады. Чехословакиядән кайтартылган бу җыйнак кына аппаратта температураны минус җитмеш икегә кадәр
гашерергә мөмкин иде. Суыткычны көйгә китермичә ярамый иде. Әл- 5эттә, мондый четерекле нечкә эшкә иң әүвәл Рәшит үзе тотына иде.
Менә ул суыткычның капкачын ачты, иреннәрен бүлтәйтеп, сакалын •ыйпаштыргалап алды, аннары тегесен боргаларга, монысын капшаш- гырырга кереште.
Ләкин егет бу аппарат схемасын ныклабрак өйрәнмәгән идеме, әллә ♦ илтифатсызлык күрсәттеме, яшен яктылыгы белән нидер чатырт итте!..
Бүлмәгә шундук яман ис — янган резин һәм көйгән йон исе таралды.
Әлеге яктылыктан Марс белән Зөфәрнең дә күзләре камашкан иде. Якадай шәйли алыр хәлгә килеп карасалар — Рәшит суыткыч алдында бөгелә төшеп басып тора, йөзен куллары белән каплаган иде.
— Сакал янды!..—диде ул ыңгырашкан бер тавыш белән.
Марс белән Зөфәр көлеп җибәрергә өлгермәделәр, Рәшит бер якка чайкалып китте, ләкин егылмады, кулларын алга таба сузып, иңрәгән тавыш белән:
— Сукырайдым, егетләр... Дөм караңгы...— диде.
Ике егет аны ике яктан кочаклап алдылар һәм хәлне аңлап, берсе о шундук телефонга йөгерде.
Бераздан ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитте...
...Иртәгәсен бөтен лаборатория халкы «ах» итеп, ут йотып калды у Мондый ук яман «ЧП»ның булганы юк иде әле. Әрәм бит егет, сөлектәй < чагы бит! Нечкәләбрәк сорашырлар нде, бу хәлнең бердәнбер шаһитла- х ры Марс та, Зөфәр дә юк. Лаборатория башлыгы Госман Әхмеров үзе « дә күренми иде.
Ниһаять, лабораториядә куанычлы хәбәр таралды. Бу хәбәрне s. Зөлфә китерде. Кызый, мондагы эшен ташлап, больницага чапкан икән, күз врачын күреп сөйләшкән дэ икән:
— Рәшит өч-дүрт сәгатьтән соң ук күрә башлаган, имеш. Әллә ни зыян килмәгән, бәхете бар икән. Аны инде чыгарып та җибәргәннәр. Марс үз өенә алып кайтып киткән бугай. Зөфәр дә шунда...
Ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр. Ләкин һәркайсы җиңел сулап куйды...
Көтә торгач, егет, ниһаять, үзе дә күренде. Лаборатория халкы коридорга сибелеште. Егетне күргәч ах-вах иттеләр, сөенештеләр. Рәшит авызын җыя алмады.
— Сез нәрсә инде? Бу хәтле кәмит итәргә... Университетта укыган чакта да бер булган иде инде шулай...
— Сине, Рәшит, алыштырып җибәргәннәр бугай, син түгел бу!..
Бөтен хикмәт шунда: Рәшитнең күпереп торган сары сакал-мыегы юк! Вольт дугасында көйгән сакалы белән кеше арасында йөрмәс бит инде! Кырдырып атмыйча нишләсен!..
Лаборатория халкы менә шуны хәйран итеп тамаша кыла иде.
Моңарчы һич абайламаганнар да икән- олы бер абзый кебек эре сымак кыяфәт белән сакалын сыйпаштыргалап кына йөргән Рәшит Сәлмәнов, бактың исә, бөтенләй яп-яшь чырайлы бер егет икән!
— Сине, Рәшит, туганкаем, бу хәтле дә сөендергәч, җитмәсә тагы, үзең шул тикле яшь тә, чибәр дә булгач, моннан болай эшләтмәбез инде! Өф иттереп кенә йөртербез, картинка итеп кенә тотарбыз! — дип, шау-гөр килде хатын-кыз.
Кая монда вәкарь, кая һавалану — егетнең буыны буынга бөтенләй таралып китә язды. Ахырда, ул бүтән әмәлен таба алмагач, үз бүлмәсенә кереп бикләнде.
Бәла дигәннәре һич уйламаганда көлкегә әйләнде дә куйды.
Әлбәттә, бу вакыйгадан соң Рәшит Сәлмәновның абруй-дәрәҗәсе бөртек тә кимемәде, хәтта, киресенчә, егетнең бәһасе күтәрелде дисәк тә, шәт, хата булмастыр.
ҺАВАЛАРДА ТУРГАЯ
32
Чаңгы юллары бормалы-сырмалы. Көч салып этенгән саен, йомшак карда таяклар батып-батып китә.
Зөлфә инде байтак элдертте. Гәүдәсендә гаҗәеп бер җиңеллек. Йөрәге ашкынып тибә. Куллары белән түгел, канатлар белән һаман алга таба тилпенә, оча бирә...
Күзләрне камаштырып кар бөртекләре җемелди. Зыңлап торган, чак кына яз исе сизелә башлаган февраль салкыны. Тын алуы җиңел һәм рәхәт. Әлегә шулай. Аяз күктән алтын кояш ягымлы итеп күз кыса_
Мәктәптә укыган вакытында Кукмараның тау итәкләрендә чаңгыда аз ярышмаган иде ул. Җиңгән чаклары да булгалады. Ярыйсы гына остарган, шомарган иде. Ах, бар иде заманалар!.. Монда килгәч кена ничектер ташлады. Әллә бик иртә олыгаеп киттеме?
Вак наратлы урман авызында, аланда дөрләгән газ факелы, берез- лексез һава бушлыгын ялаган телләре белән үчекләп, уң кулда калды. Көнләште бугай: Зөлфәнең дә мамык башлыгы һәм кофтасы ут төсен- дәрәк бит.
Чаңгы юлы сөзәкләнеп урман эченә юнәлде. Ап-ак карга аркылы- торкылы юан һәм озын күләгәләр сузылып яткан иде.
Кыз тукталды. Беравык тын алып торды. Борылып карады. Җнзнэсе Госман аңардан калышмыйча диярлек килгән иде. Мөгаен, ул Зөбәрҗәт белән Рөстәм каршысына таба кире борылгандыр. Тегеләре әкренрәк кыймылдый шул, бигрәк тә Зөбәрҗәт бераз гына ара үтүгә үк ах-ук килә башлый.
Алар дүртенче ялларын инде шулай бергәләшеп чаңгы шуып үткәрәләр. Җизнәсе Госман: «Саулыкны ныгытмыйча ярамый»,— ди һәм үз сүзен каты тота. Теге чыгуларында Туйрә буйларыннан гына әйләнгәннәр иде. ә бүген менә беренче тапкыр еракка, Чулман буендагы калын урман ягына юл тотарга исәп иттеләр. Хәтта шактый эчкәрегә, ерактагы пионер лагерена тикле үк барып җитмәкче булдылар. Анда шуарга таулар да искитмәле, имеш. Тик барып җитәргә көчләреннән килерме икән? Ай-Һай, азапланып атлыйлар...
Зөлфә уң кулындагы таякны күтәреп һавада селеккәләде дә тыгыз чаңгы юлы белән янә җәһәт-жәһәт алга таба элдертте. Шактый юл алгач, тагын туктады. Кызык: шәһәрдән чыгып киткән чагында урманга таба сузылган чаңгы юлларында халык байтак кебек иде, ә монда адәм заты сизелми дә... һәммәсен дә урман йотып алган. Эзләр, бихисап эзләр генә сырланган ак карда.
Сирәк нарат ябалдашлары өстеннән каркылдап ала карга очып китте.
Бүген үзәк лаборатория халкы да мондадыр. Кичә бик гайрәтләнгәннәр иде. Кызганыч, Зөлфә аларга иярмәде, апасы Зөбәрҗәтнең сүзен сүз итте. Хәзер тегеләр, мөгаен, пионер лагерена ук җиткәннәрдер дә рәхәтләнеп, шау-гөр килеп тау шуа торганнардыр. Бәлкем, карда, яр читендә, учак ягып чәй кайнату, бәрәңге пешерү хәстәренә дэ керешкәннәрдер инде. Кичәгенәк шулайрак сайрашканнар иде. Рәшитләр, Люсялар, Мәрьямнәр...
Кыз сулга каерылып, әле яңарак кына салынган тирән эз белән урман ешлыгына атлады. Аннары кинәт ачыклыкка килеп чыкты. Күр. Чулман-дәрья янәшәдә генә икән ләбаса! Әнә ул түбәндә калын боз һәм кар юрганына төренеп тыныч кына йокымсырап ята. Язга тикле шулай тын гына хәл җыеп ятар ул, аннан кубар... Аръякта — киң ак сахралар. Куе рәшә эчендә җир күк белән тоташкан. Кояш яктысында күзләр камаша. Тып-тын. Ах, бу кышкы урманның, кышкы дөньянын тын хозурлыгы! Күкрәкләр үзеннән-үзе киңәеп китә. Кинәт кенә канат-
ланырга иде дә чулман-дәрья өсләреннән әнә шул киң ак сахраларга таба тилпенә-тилпенә очып китәргә иде!..
Югарыда янә ала карга каркылдады. Әмма аның шыксыз авазы кызга ямьсез булып тоелмады, күңеленә пошаман салмады, киресенчә, кышның бу тылсымлы хозурлыгында үзенчә күркәм булып яңгырады...
Исенә килеп, текә яр өсте буйлап сузылган чаңгы эзе белән китте. ♦ Чикләвек куакларының, миләш, юкә агачларының шәрә чыбыклары- с иа орынып үтте, ылыс ботакларына кунган бүрек-бүрек карларны бия- S ләе белән сыпырып-сыпырып төшергәләде... >
Чү, үр кашы буйлап ике кеше бара лабаса. Кардагы тирән эз әнә и кемнәрнеке икән. Егет белән кыз. Яшел кофта белән көрәнсу свитер.. $ Белгән болар дөнья яменең кайдалыгын!
Зөлфә, үзе дә сизмәстән, адымын кызулый төште.
Яшел кофта белән көрәнсу свитер, әлбәттә, үзләрен арттан кемдер » кызыксынып күзәтүен уйларына да китерми иде. Менә егет чак кына - тилпенде дә кызы янәшәсенә басып, уң кулын аның иңбашына салды ф Шулай ярым кочаклашкан килеш әкрен генә атлый бирделәр. Менә бәхетлеләр!.. Кемнәр икән?!
Кечерәк кенә таучыктан төшкәндә икәвесе бергә этенеп киткәннәр иде... кинәт, кочаклашкан көенчә, яшь нарат төбенә карга чумдылар... Аннары шырык-шарык көлештеләр дә тынып калдылар.
Тукта, күрче үзләрен: йомшак карга муеннан чумган хәлдә үбешеп яталар лабаса! Кубарга уйламыйлар да...
Зөлфәнең хәтта башы әйләнеп киткәндәй булды.
Ниһаять, кузгалыштылар, бер-берсенә булышкалап күтәрелделәр һәм. өс-башларын да кагып тормастаи, янә кочаклаштылар, янә...
Кисәк Зөлфәнең зиһене чатнап китте, йөрәге жу итеп куйды Фуат белән теге Асия ич бу!.. Ах, аллам! Кызый шундук якындагы чыршы агачы артына посты, йөрәге аның чыннан да бугазына ук терәлеп, ярсынып тибә иде. Ярый әле, күрмәделәр шикелле, югыйсә, юри ияргән дип уйлаулары да ихтимал бит.
Асия булдырды, үз бәхете өчен көрәшә белде, жебеп ятмады Инде хәзер исемнәрен дә янәшә йөртәләр тырышып эшли дә, укый да беләләр дип, әле күптән түгел генә профсоюз жыелышында телгә алдылар үзләрен, ул да түгел, хәтта газетага да язып чыктылар. Инде хәзер, бик теләсәң дә. элеккеге егетеңне бу чегән кызының кочагыннан суырып ала алмассың. Мәңге ычкындырмас ул аны...
Теге елны Идел буендагы фестиваль дип башы әйләнгән чагында Зәбир очрамаган булсачы! Гомере буена каһәрләнәчәк сәгатьләре, көннәре... Фуат әҗәл белән көрәшеп, кызны көтеп ятканда да. Зөлфә аның янына бара белмәде. Асия белде, сыланды һәм җиңде... Ә Зәбире аны хәтта Яна ел белән дә котларга теләмәде, дуңгыз. Димәк ки. онытырга, оныттырырга исәбе... Ах, шул иблиснең мәкерле шаукымына иярмәгән булсамы? Фуат белән, мөгаен, шушылай ук ннне-ингә терәп, тез тиңентен карлар ерып йөрер иде. Инде былтыр ук өйләнешкән дә булырлар иде..
Имештер, Фуат — гап-гадн эшче, тормыш төбе, зимагур, ә бактың исә...
Әле былтыр гына Зәбир рухы белән шашынып, иләсләнеп йөргән чагында. Фуат аңа атлап кына үтәрлек ямьшәйгән һәм мескен бер түмгәк кебек тоелган иде, ә хәзер, дөнья айныткычында әвәләнә торгач, бактың исә. егет буй җитмәслек биек, текә һәм горур бер кыя икән .
Яшел кофта белән көрәнсу свитер, һич ни сизмичә, көлешә-шаярыша, урман эченә кереп киттеләр.
Зөлфә дә чыршы ышыгыннан чыкты һәм, кинәт авыраеп киткән гәүдәсен көчкә өстерәгәндәй, салмак кына атлаштырып, юан нараг, чыршылар арасыннан кирегә таба юнәлде.
ЭДУАРД КАСЫЯ.МОВ
Каян килде әле бу карга — нәләт! Үзе күренми дә, баш өстеннән генә әйләнә дә үтә. Тавышы шундый ямьсез, шыксыз.
Кая олакты соң әле җизнәсе белән апасы?
Урман тып-тын, урман эндәшми.
33
Тормыш үжәт нәрсә, бер дә шома гына бармый.
Җиргә тыныч җан, саф вөҗдан белән ипле генә басып йөрисең. Хезмәтендә уңышлар бере артыннан бере килә тора, әкренләп дан- шөһрәт яулый барасың... һәм әнә шулай акылың һәм җаның кушканны күтәренке кәеф белән эшләп килгәндә, бер дә бер сәгатьне син һич көтмәгәндә, баш түбәңә авыр күсәк белән кундыралар...
Госман Әхмеровка әнә шулай искәрмәстән һәм суга белеп суктылар...
Партком утырышында булды бу.
Үзәк лабораториядә партгруппа үз канаты астындагы комсомол һәм профсоюз оешмаларына ничегрәк җитәкчелек итә, ярдәме зурмы, кечкенәме дигәндәй — утырышта менә шушы мәсьәлә уртага куелган иде. Госман моңа риза булды гына түгел, андый тикшерүне үзе үк күптәннән теләп йөри иде.
Заводта гына түгел, бөтен ил күләмендә киеренке көрәш бара.
Бөек юлбашчының олы юбилее алдыннан игълан ителгән йөз көнлек удар ярыш!
Мондый чакта, бөтен Ватан буйлап сафландыргыч җилләр искәндә, иңбашларыңа кунган тузаннарны кагынып тазарынудан ни зыян?..
Партком үзәк лабораториядәге хәл белән төптәнрәк танышуны ПТО инженеры Роза Бариевнага һәм тоз-сульфат цехы мастеры яшь коммунист Ленар Хәкимовка йөкләгән иде. Әмма аларның берсе дә, үзәк лабораториядә ничә көн буена тыз-быз килеп йөрүләренә карамастан, Госманның үзе белән күзгә-күз карап сөйләшүне, хәл-әхвәл белешүне ни өчендер кирәксенмәде. Элементар нәрсә, югыйсә: итагатьлек йөзеннән генә булса да, җитәкчене күрмәмешкә, белмәмешкә салынмыйлар бит. Тикмәгә булмаган икән. Ленарның яшьлеге, тәҗрибәсезлеге аркасында шулай килеп чыккандыр, ә тегесе, мондый эшләрдә шомарып беткән хәйләкәр хатын, әлбәттә, юридер...
Утырышта партгруппорг Таися Мироновна, лабораториядәге унбер коммунистның роленә дөрес бәя биреп, хәлгә ярыйсы гына әйбәт анализ ясый белде. Мактанырдай эшләре аз түгел иде, әмма ул, һаваланудан бигрәк, аяк асларында чәбәләнгән, алга баруга комачаулык иткән җитешсезлекләргә күбрәк тукталды. Аның чыгышын профорглары Җәгъфәрия Муллина белән комсорг Наилә Сафина тулыландырды.
Партком бүлмәсендә җитди, эшлекле сүзләр сөйләп, үз-үзләренә принципиаль җирлектә бәя бирделәр.
Җәгъфәрия сөйләгәндә, заводның хәвефсезлек техникасына җавап бирүче Ваулин, әле күптән түгел генә Рәшит Сәлмәнов китереп чыгарган зур «ЧП»ны искә алып, профоргка бәйләнчегрәк сорау биреп маташты.
Ниһаять, сүз лабораториядәге хәлләр белән танышкан кешеләргә бирелде.
Ленарның вак-төяк кимчелекләргә әллә ни исе китмәгән иде булса кирәк. Ул уңай якларга, макталырдай нәрсәләргә тукталды. Партком утырышында, соңгы вакытларда гадәткә кертелгәнчә, завод идарәсеннән дә, цехлардан да зур гына актив катнаша иде. Ленар, шушы хәлне истә тотып, ахрысы, «менә нинди күренешләрдән, менә кемнәрдән үрнәк
1лганда зыян итмәс иде» дип, ап-ачык үгеткә дә беркадәр урын биреп ИДЫ.
Роза Бариевна купты, йомры иңбашларын селкеткәләп, тирән су- ian алгандай итте, нечкә итеп кырылган кашларын югары чөйде.
— Ленар иптәш хак сүз сөйләде: үзәк лабораториядә күркәм эшләр, катур башлангычлар аз түгел... Минем үземә калса, мина аеруча ♦ техник әдәбиятның күчмә китапханәсе ошады. Үрнәк төсендә куелган. с /зешчән сәнгать түгәрәкләре дә гөрләтеп эшли. Спорт та әллә ни * аксамый. Яхшы ял итә беләләр... Әмма иң әһәмиятлесе — күп кенә £ яшьләр иҗади эзләнүләргә тартылган...
Әйбәт кенә мактарга кереште әле бу! Роза Бариевна авызыннан 5 иондый мактауларны көтмәгән Госман мыштым гына көлемсерәп % утыра бирде. Дөрес, ханым аның исемен бөтенләй телгә дә алмады, 5 гүя лабораториядәге уңышларда Госманның катнашы бөтенләй юк « иде... Партгруппорг белән профоргны исә күкләргә чөйде. Анысы да «в ярый... Кызык бит! Госманның иреннәре капыл җыелды.
— Әмма эчне бик пошырган нәрсә дә бар, иптәшләр. Партгруппорг га, профорг та администрация эшенә, ачыграк әйткәндә, лаборатория җитәкчесенең кыланышларына күз йомыбрак карый кебек... Сорау бирергә рөхсәтме, Вероника Борисовна?
Әһә, шома гына сыйпаштыра торгач, ярык табып, чөйне әнә кая хыстырмакчы икән бу!
Өстәл түрендә терсәгенә таянып утырган партком секретаре, рөхсәт сиздереп ым кагуга, Роза Бариевна, нәзек кашларын җимереп, партгруппорг белән профоргка күз атып алды:
— Госман Габдулыч үз белдеге белән лабораториядәге шактый кыйммәтле приборларны, төрле реактивларны туган авылына үзе укыган мәктәпкә озаткан. Дөресме? Дөрес. Сез бу хәлне искәрмичә калдыгызмы?
Әллә...
Таися Мироновна, күзләрен зур ачып, иңбашларын бөрештерде:
-- Мин аны белмәдем дә...
— Ә мин белдем. Белдем генә түгел, кул да куйдым,—диде Җәгъфәрия Муллина, калкынып.— Озатса соң. Эшкә ярамый торган нәрсәләр бит инде алар... «Списанный»... Бездә тиктомалга бозылып ятканчы, ичмаса, файдага китте...
— «Списанный», имеш... Барыбер дәүләтнеке ич! — дип чытырдады Роза Бариевна.— һәркайсыбызның туган авылы бар, укыган мәктәбе бар... Эш болайга китсә...
Утырыштагыларның һәммәсе дә директорга күз салды. Марк Львович йомры ияген угалаштырды:
— Беренче ишетүем... Матур күренеш түгел югарыдан рөхсәт тә сорамыйча!.. Соң, безнең үзебезнең калада ике урта мәктәп бар, болар өстеиә тагы подшефный колхоз белән совхозда берәр Ай-Һай. юмарт кылангансыз, Госман Габдулыч!
— Исегез китте инде иске чикмәнгә! — дип, сүзгә катышты Тиунов карт, тамагын кырыс кыргалап.— Бик әйбәт, бик дөрес иткән. Үзебездәге мәктәпләргә аз булыштыкмы? Аз булышабызмы? Инде кадеребез дә кимеп бара кебек. Чит авылга, янәсе... Соң, чит илгәмени? Дошмангамыни? Монда мактарга лаек бер эш эшләнгән, ә без, ә сез... Эх, кайчагында үтә тар күңеллелек күрсәтәбез дә соң!..
Роза Бариевна бусын ук көтмәгән иде бугай, бер мәлгә ык-мык итеп торды, аннары йөзенә елмайган сыман төс чыгарды:
— Сезнең белән килешергә дә була, килешмәскә дә, Иван Николаич Ярар, бәхәскә кермик. 1Ок, минем сорауларым бетмәде әле, Вероника Борисовна... Мине тагы бер нәрсә хәйран аптырашта калдырды анда. Танышсаң, беләсең икән. Ә без үзәк лабораториядә барысы да ал да гөл дип тыныч кына яши бирәбез. Анда, бактың исә, Госман Габдулыч
ЭДУАРД КАСЫИМОВ
уз канаты астына балдызын тарткан, әле күптән түгел генә тагы читтән килгән энекәшен урнаштырган. Мөстәкыймә Афзаловна да кызын үз тирәсенә сыендырган, Римма Семелькина бертуган сеңелесен, тагы бер. ике кеше шулай... Кызганыч, юрист утырмый монда, хәер, Марк Львович бар, ул үз чыгышында әйтер: туган-тумачалыкка, ямьсез әшнәлек» тартмыймы икән бу? Законга сыйдырышлымы бу?
Бу хәлгә Госман Әхмеров мазасын җуеп утырган җиреннән купмыйча булдыра алмады.
— Белмим, законга сыядырмы-юкмы, тикшерүчесе мин түгел,— диде ул, сабырлык сакларга тырышып.— Әмма бәйләнергә икән, иц әүвәл менә ни өчен минем кулга сугарга кирәктер: нәкъ менә сез әйткән туган-тумачаны мин катырак кысам да инде. Кайчагында алар белән бергә бүтәннәргә шәп кенә төшкәли. Авыр йөкне бергәләп өстерәргә өйрәнәләр... Әйе, шулай, иптәшләр: гаепләргә икән, иң башта мине әнә шул кешеләрне буп-бушка артыгын эшләтүдә, ягъни изүдә, эксплуатацияләүдә гаепләү дөрес булырдыр. Минем файдага түгел, завод файдасына... Ник дисәгез, миңа фәнгә җаны-тәне белән бирелгән чын фанатиклар кирәк! Ә гыйльми эзләнүләрдә бернинди дә норма юк һәм һичбер кайчан булмаячак та... Мәгълүм нәрсә.
Роза Бариевна усал итеп, бәбәкләрен агартып Госманга караган иде. Инде менә уң кулы белән бөеренә дә таянды.
— Ярый, инде кушкансыз икән, яшермичә тагы шунысын да әйтегез, Госман Габдулыч: сез үзегезнең туган авылыгызга кайткач, үз кулыгыз белән карт-корыга хәер-сәдака өләшеп йөргәнсез икән. Дөрес сүзме ул?
Баягы сораулары баласы гына булган икән, яманның атасы менә кайда икән. Оста йөртә бу чая хатын итәк астыннан утны! Тик барын да каян, ничек төпченеп бетерде икән?
— Бик дөрес! — диде Госман, ачы көлемсерәп. Кинәт аның күңелендә юмор чаткысы кабынып алды.— Кулларым белән генә түгел, шушы бармакларым белән берәмтекләп саный-саный көмешен, бакырын жәлләмичә өләшеп йөрдем.
Әмма аның юморы кызган табага су сипкәндәй булды, ахрысы: каршы якны ярсындырды гына.
— Көлмәгез, зинһар! Партком бу! Коммунист башыгыз белән яшер-мичә, курыкмыйча җавап та бирә белегез.— Бу минутта Роза Бариевна үзен алланың кашка тәкәсе дип хис итә иде бугай.— Өегездә җыен диндар карт-кортканы җыеп, корьән укыттырып ятуыгыз да ялганмы? Җитмәсә тагы, атаклы фанатик карчык Мөхлисә абыстайны завод машинасында, аңлыйсызмы, завод машинасында! — өеннән китертеп, аннары кире илттереп куюларыгыз да дөреслеккә туры килмиме? Тагы да шул... Оятрак булса да әйтим: бердәнбер малаегызны бэлэ- кәйрәк чагында сөннәткә дә утырткансыз түгелме әле сез?.. Минем бүтән сорауларым юк, Вероника Борисовна...
Роза Бариевна тантаналы бер кыяфәт белән урындыгына утырды да кулларын калку күкрәгенә кушырды.
Госманның башына кинәт кайнар кан йөгерде, күз алдында ямьсез түгәрәкләр биешергә тотынды... Кая монда юмор!..
— Соң бит ул авыру иде... сөннәт, ди, сиңа... Аны бит хирург... Без юримени?
— Зинһар, койрык болгамыйча гына. Госман Габдулыч: сез бит коммунист кеше, җитмәсә, җитәкче кеше! Әле кайчан гына партком члены да идегез...
Роза Бариевнаның тавышында ук ачы мыскыл төсмере: янәсе, күр* дегезме, сиздегезме инде кемгә ышанып, кемне мактап, хуплап ятканбыз моңарчы!..
Госман бүлмәдэгеләргә күз йөртеп чыкты. Нәммәсе дә тонык пыяла аша күренгән сыман тоелды. Ваулин белән Мороз мәсхәрәле көлемсерәгән кебек авызларын кыйшайтканнар. Тиунов карт белән Герой Белобородов исә. муеннарын суза төшеп, иреннәрен кысып аптыраган хәлдә утыралар. Вероника Борисовна үзе дә шундыйрак халәттә шикелле: кашы-күзе җимерек, йөзе агарынган... Ичмаса, берәрсенен йөзендә ♦ теләктәшлек чалымы сизелсә икән! Госманга шулай тоелды Роза Бариевнанын зәһәр мыскылы түгел, нәкъ менә шушы хәл Госманның йөрәген яман ачыттырып алды...
— Димәк, мин икейөзле? Минем шәхес мәсьәләсе уртага куеласын уйламаган идем, көтмәгән идем... Әмма минем кирәгем монда шул хәтле генә кебек хәзер... Ярар, язма рәвештә аңлатма бирермен .. Гафу итегез, иптәшләр, гафу...
Идәнгә шыгыр-шагыр басып, ишеккә таба атлады. Аны туктатучы булмады.
— Эһе, күрдегезме, сызды... Туры әйткән — туганына ярамаган ди шул!
Шапылдап ишек ябылуы һәркайсын сискәндереп җибәрде. Бер мизгелдә айнып киттеләр. Иң әүвәл чәчрәп Тиунов карт купты:
— Ниткән туры әйтү булсын бу! Тырнак астыннан кер эзләү дә түгел... Чеп-чи яла ягу бу, иптәшләр! Җә, Госман Габдулыч җебегәнлек күрсәтеп чыгып кипе. Хәер, мин үзем дә мондый хәлгә түзеп тора алмас идем, пожалуй...
— Сез каян җыйдыгыз мондый информацияне? — диде Белобородов. Роза Бариевнага кырыс карашын төбәп — Үзеннән аныклап сораштыгызмы?
— Сорашмасам соң...— дип җавап кайтарды Роза Бариевна, тәкәббер генә кеткелдәп.— Кеше сөйли бит. Ә сүз. үзегез дә беләсез, иясе белән йөрми.
— Җыен имеш-мимеш! Партком хәтле партком утырышын гайбәт сату урынына әйләндердегез... Оятыгыз юк! — дип, янә гөрләп алды Тиунов карт.
— Аныклар өчен әллә сорау бирергә дә ярамыймы? Сез. Иван Николаич, зинһар, тәнкыйтьне кысмагыз әле! Яклашмагыз да
— Яла ягуның донос формасы, анонимкалар формасы гына буладыр дип йөридер идем моңарчы. Инде карглык көнемдә күрдем дә, ишеттем дә: бактың
исә, моның сорау бирү формасы да була икән!
— Комиссия төзик давай, комиссия! — дип аваз салды мастер Чернов. Берьюлы Роза Бариевнанын үзен дә тикшерергә кирәк',.
— Мине? — Роза Бариевнанын тавышы кисәк чатнап китте
Вероника Борисовна кулындагы карандаш белән графин пыяласын чыңлатып алды, аягүрә басты. Ниһаять, ул да үз хәленә килде бугай.
— Кызмыйк, иптәшләр, кызмыйк! һәр чүп-чар аркасында, һәр талаш-ызгыш өчен комиссия төзергә керешсәк, мещанлык сазлыгына муеннан батканыңны сизми дә калырсың монда ..— Партком секретаре, иренен тешләп, бер мизгел тын торды, аннары усал бер караш белән Роза Бариевнага кадалып алды.— Ә сез Госман Габдулычка бик зур гаеп ташладыгыз. Уңайсызлану гына түгел, хәтта оялып утырдым. Үзегез әйтмешли, партком бит бу, зур утырыш бу!.. Сезгә дә, Роза Бариевна, аңлатма язып бирергә туры килер. Тикшерербез, аңлашырбыз. Әмма фактларыгыз расланмаса, ҮПКӘЛӘШТӘН булмасын. Төрле гайбәткә чик куярга бик вакыт безгә! Җиткәндер’. Ярар, иптәшләр, төп мәсьәләгә кайтыйк. Бүтән вакланмыйк. Инде бал ай да . Кемнәр сөйләргә тели?..
ЭДУАРД КАСЫПМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАП
34
/■/ февраль, шимбә. 1970 ел.
Бу соңгы бер-ике көнемдә әллә нишләдем. Покы бөтенләй качты. Инде менә тагы төн уртасы. Аптырагач, шушы көндәлегемә ябыштым.
Барыбер ишетер дип, парткомда булган хәлне Зөбәрҗәткә текмә-тек сөйләп бирдем Шундук тузынып кабынды, әлбәттә.
— «Сөннәт», ди. ә, сыбызгы? Поликлиникада «авыру тарихыннан» күчермә алам әле мин. Йөрмәсен гайбәт чәчеп! Җитмәсә, кайда диген! Судка бирерлек нәрсә бит бу!..— дип ябышты.
— Вакланмыйк,— дидем.
Аннары ул берара чигәсен тотып утырды да капыл гына:
— Карале, Госман, сиңа килгән теге анонимкаларның да иясе шул бәдбәхет Роза Бариевнагыздыр әле,— диде.
Үзем дә уйга калдым. Ихтимал, әлбәттә, бик ихтимал... Әмма ул, нихәтле кара эчле булмасын, андый ук түбәнлеккә төшкәндер дип күз алдына китерәсе килми. Күңелгә сыймый.
— Тәгаен белмичә, гөнаһлы булмыйк, кулы да аныкына охшамаган иде бит,—дидем.
— Охшамаса! Бүтән берәүгә әйтеп яздыртуы кыен эшмени? — Зөбәржәт әнә шулай үзенекен тукый торды, мунча ташын кыздыра торды — Эх, бөтенесенең дә эзенә төшеп, анык дәлилләр белән көн яктысында халык алдында бер күрсәтсәң иде шуның кара йөзен!
— Пычранасың бик киләмени? — дидем.
Зөбәржәт акылсыз хатыннардан түгел, ахырда:
— Анысы шулай инде: яманның исе дә яман,— дип килеште тагы. Тына, тынычлана төште.
Әнигә сиздермәскә тырышкан идек, әмма аның белгән корткалары бар, ә тегеләренең я кызы, я килене заводта эшли. Ишеттергәннәр. Яхшы хәбәр атлап килер, яман хәбәр йөгереп килер, диләр бит... Кара хафага төшеп, бөтенләй каушап калган.
— Соң, корьән аятьләре укыштырып утыруларыбыз хак бит, ди, хәер-сәдакасы тагы... Коммунист өендә ярамый торгандыр шул инде, нишләтерләр микән сине, улым? — ди.
— Кайгырма юкка, заманалар үзгәрде хәзер, күсәк күтәргәннәрнең дә кулыннан тотып ала беләләр, миңа пычак та булмас, тик син үзең генә рәнҗи күрмә,— дидем.
Ни әйтәсең инде аңа?
— Рәнҗүе бер хәл, инде нишлим икән хәзер? — ди бу.
— Үзеңнекен бел. Вөҗданың кушканны эшлә,— дидем.
И газиз әнкәй... Аның үз кыйбласы, безнең үз кыйблабыз. Кемгәдер ярыйм, кемгәдер ошыйм дип, аны, бер аягы белән кабер якасына баскан кешене, рәнҗетеп, үз кыйблама таба борырга тиешмени мин?! Көченнән килгәнчә, бнрердәен биргән бит инде ул тормышта. Әйе, карт анаңа инсафлылык, чын итагатьлелек күрсәтү урынына каты бәгырьле, кансыз-жансыз ханжа булсаң, хакың бер тиен лә синең, адәм...
Уйлар йокыны качыра, йокысызлык уйлар тудыра. Сумалага баскач җәфаланган саескан шикеллерәк....
16 февраль, дүшәмбе.
Бүген эшкә барган идем, кабинетка Таися Мироновна, Җәгъфәрия Муллина һәм комсорг Наилә Сафина килеп керделәр. Өчәүләшеп. Лабораториядә гомуми җыелыш уздырырга уйлаганнар икән. Парткомның карары әйбәт. Хәтта жилкендергеч, аны тиз арада үзебездәге халыкка җиткермичә ярыймыни?
— Шәп булыр,— дидем.
Әмма алар мине сагаерга да мәҗбүр итте җыелыш исеменнән Роза Бариевнаның яман кыланышына, чүптә актарынуына протест белгертмәкчеләр икән.
— Тимерне кызуында сугарга кирәк, Госман Габдулыч. Ачуның да
кабарган чагы,—диде Муллина. ♦
Мин көлеп җибәрдем. Ләкин юморга урын юк иде монда .. Шундук Е төкселәнеп ачулана яздым. £
— Сез нәрсә? — дидем.— Шундый житди. зур мәсьәләләр белән»*
шөгыльләнеп ятканда, эшнең иң киеренке бер чагында, чүпрә өстәп күпертмәкче буласызмы? Юбилей вахтасында бит без... Аңлыйсыз- 4 мы? — дидем. $
Төшенделәр шикелле. <
Парткомда да Вероника Борисовна белән каты гына сөйләшү бул- < ды. Әлбәттә, гафу үтендем. Әмма ул, тыела алмыйча, мине шәп кенә “ кыздырып, әрләп ташлады. <Ир егетләрчә ныклык» күрсәтә алмауда ♦ гаепләде. Аннары, тынычлана төшкәч, барын да бәйнә-бәйнә сорашты. Язмача аңлатуны кирәксенмәде дә... Хәлгә керде кебек.
— Шулай инде, карт әнкәләрне рәнҗетергә беребезнең дә хакы юк,—диде һәм кырыс бер төстә өстәп куйды: —Тик үзең борыныңны салындырма тагы... Эшеңә зыян килмәгәе,—диде.
— Борын салындырырга уйлаганым’да юк.— дидем.
Ә Роза Бариевна, күтәргән күсәгенең бер башы үзе муенына төтәсен сизеп, чын-чынлап хафага калган, имеш. «Мин аны икейөзлелектә гаепләргә уйламаган идем, җыен гайбәткә чик куяр өчен, аныкламакчы гына идем», дип әйтә, ди. Хә1та миннән гафу үтенергә дә әзер икән Боларны миңа Тиунов карт сөйләде.
— Елан чага да белә, кача да белә,— диде ул —Шул бәндә югарыга
үрләмәкче бит. Юк, минем урын тәтеми торсын инде хәзер!.. Ә син, Госман Габдулыч, беләсеңме, ни өчен бәйләнеп маташты ул сиңа?
— Зинһар, юк белән башны катырмыйкчы! — дип кул селтәдем мин.
— Син тыңла әле!.. Парткомнан гөшеп калдың, яулаган позицияңне какшатып, ачык көрәштән читләшә төштең... Йомшардың! Менә ни өчен! Бүтәнчә булганда кыймас та нде ул .
— Көрәш дисең. Иван Николаич, көрәш Әмма аның ин зурысы, иң авыры алда бит әле... Роза Бариевна кебекләр белән генә дә түгел...
Шулай дидем дә ничектер ачылып китеп, күңелдәге серне,—әлеге дә баягы,— җитди проблемаларны картка сөйләп бирдем. Башта күзләре шар булды, аннары авызы җәелеп китте
— Нидер бар дип сизенгән идем шул... Әмма минем колакка икенче төрлерәк чалынган иде. имештер, син, җиң сызганып, докторлык диссер-тациясенә материал туплау, шуны язарга җыенып ятасың, дн... Бер китап төзегәнсең бит инде.
— Тагын имеш-мимеш.— дип көлемсерәдем мин.
Диссертация... Әлбәттә, аңа материал күп. әзер... Минем кул астында җитмештән артык кеше эшли. Телим икән, шуның яртысын, хәтта аннан да күбрәген берәр проблеманы тикшерүгә утырта алам. Зур мобильлек бездә! Җитмәсә, өстән контроль дә җинелчә генә... Кайсы фәнни институтта бар шушындый мөмкинлекләр, шушындый шартлар?.. Ләкин ашыкмыйк. Производствода принципиаль үзгәрешләр булырга тора. Миллионнар исе килә лабаса монда! Ә диссертация янмый әле — көне килгәнен көтәр..
Кичен Муралев белән байтак эшләр башкардык. Тәҗрибәләр өметле генә түгел, уңышлы. Ниле озакламый цехка күчәчәкбез . Экономик исәп-хисаплар да әзер. Ниһаять, соавторлыкка хлорлы барий цехы
ЭДУАРД КАСЫИМОВ
начальнигы Исхаков белән баш механик Сомовны тартырга ният иттек. Юкса ифрат кыен булачак. Ярый, хәерлегә...
Күнел җилкендергеч эшләр!.. Эч пошулар, җанны кимергән вак-төяк хәсрәт кыйпылчыклары булмаган да кебек...
Юл йөргән, эзләнгән адәмнең итәгенә сырыша инде аның тигәнәге, бүтән чүп-чары да... Кагынырга, тазарынырга, рәхмәт, Роза Бариевна булышты бераз!..
35
Проблемалар, проблемалар... Төрлесе бар. Көн саен туа торалар, кабыргага төртә торалар...
Әнә шул бетмәс проблемаларны хәл иткәндә, кем син, ни син?
Моңа чаклы, парткомда дилбегәне Вероника Борисовна Савченко үз кулына алганга кадәр, Марк Львович аяк астындагы җирнең тибрәнгә- ләп куюын әллә ни тойганы юк иде. Заводта ул үзенең төп хуҗа икәнлеген аермачык сизеп яши һәм моны бүтәннәргә дә шәп кенә сиздерә белә иде. Тезген аңарда иде, һәм ул үзен җитәрлек дәрәҗәдә көчле дә, булдыклы да дип исәпли иде. Инде кайчакларда абынгалап куйган һәм аңа шуның өчен шелтәсе дә эләккәләгән икән, ни хәл итмәк кирәк: тормыш юллары сикәлтәле шул. Эшләмәгән кеше генә хаталанмый...
Зур гына предприятиенең, бер ритм, бердәм сулыш белән уйнаган оркестр сыман, чатакламыйча бер көйгә гөрләп торуы, әлбәттә, бик тә хәерле. Өстән караганда, Чулман заводында шулай да кебек — монда оста дирижер бар кебек. Әмма Марк Львович үзе генә белә: дирижерлык таягы аның кулыннан төшеп киткән инде. Ул әлеге зур оркестрда хәтта беренче скрипкада да уйнамый шикелле инде. Скрипка бүтән берәүдә...
Олы юбилей алдыннан удар вахтада хезмәт ялкыны дөрләгәндә, бу хәл үзен аерата нык сиздерә иде. Ул җитәкләргә тиешле коллективта, бөтен ил күләмендәге кебек, көчле агым кузгалды, рухи күтәренкелек дулкыннары купты. Алар сиңа буйсынмыйлар. Алай гынамы, алар сине үзеңне, кочагына кысып, тирбәлдерә сыман. Марк Львович, әлбәттә, бу агым-дулкыннарның нидән, ни сәбәптән туганлыгын бик аңлый, бик белә, мондый хәлнең килеп чыгуына шатлана, әмма бер үк вакытта, әлеге дә баягы үз оркестрында дирижерлык итә алмавы аның күңелендә тирән пошаманлык кузгатып, җанын сызландырып та куя иде.
Вероника Борисовнаның хезмәт девизы да, эш принцибы да апачык: «Политик интереслар белән хуҗалык итү интересларын бергә үреп бара белгәндә генә төпле уңышка ирешеп була, партия безне шуңа өйрәтә»,— дип яши дә, эшли дә ул. Шуңа күрә аңа күп өлеш ансаттыр да. Ә Марк Львовичка ничек, ул иң әүвәл кемгә таянырга тиеш? Үзенең урынбасарларынамы? Производство киңәшмәләренәме? Болар да, әлбәттә, зур көч. Ләкин аның да төп терәге — Савченко җитәкләгән шул ук партком. Анда алар икесе дә берәр тавышка гына ия. Тик бөтен хикмәт шунда: Савченко бүтәннәрне ничектер үз ихтыярына ансат кына буйсындыра ала, ул гына да түгел, кайчагында үз теләген, үз фикерләрен зур бер коллективның уе-теләге рәвешендәрәк иттереп бик тә оста әйләндереп куя да белә. Аңарда бер төсле серле сиземләү бар сыман. Ә директор Марк Львовичка җитеп бетми шул андый осталык...
Хәер, Вероника Борисовна, чая һәм үткен хатын, партком белән дирекция арасында ерганак ерылырга тиеш түгеллеген үзе дә бик әйбәт аңлый шикелле. Берәрсе дә сорый калса, Левин, мөгаен, яшереп тормас иде: ул монысын да бик ачык сизде бит бер мәлне...
Бетен ил буйлап ныклы экономия режимы булдыру өчен кискен ярәш жәелде. Аны-моны уйламыйча, халык байлыгын унга-сулга тара- у, әрәм-шәрәм итүләр бетерелеп, һәр тиен исәптә булырга тиеш! Пария һәм замана шундый таләп куйды.
Болар ничектер абайламаганнар: соңгы елларда идарә аппараты цактый киңәйгән икән. Тыгызланырга, кысрыкланырга ниятләделәр. Ашыкмыйча, мәсьәләне һәр яклап һәм төптән килеп тикшерделәр. Тик (туннан соң гына керештеләр. Сыктану-зарланулар да булмады түгел. 1әкин нигездә шома үтте. Администрация аппаратында бүселгән өлеш- 1Әр киселде. Бер үк вакытта производствоның түбәнге звенолары идарә ипләреннән бушаган белгечләр исәбенә ныгытылды. Бу исә — артык 1ыгымнарнын киселүен әйтеп торасы да юк! —һәр кайда’ җаваплылык [исе үстереп җибәрде, оперативлык көчәя төште.
Шушы уңай белән Вероника Борисовна:
— Кулга-кул тотынышып көрәшсәң, әйбәт кенә нәтиҗәгә ирешеп 5ула икән, дөрес бит, Марк Львович? — диебрәк Левинның күңелен ачыктан-ачык кытыклап та алды.— Ләкин без идеалдан ерак шул әле... Сезнең ишеткәнегез булдымы икән: Донбасста бер яхшы завод бар, 1И. Бөтен предприятиеләре белән коммунистик хезмәт коллективы исемен яулап алганнар, ди... Әкәмәт, имеш, анда! Администрация дә, парткомнары да эшләрен искитмәле оста корганнар, ди. Ах, шундый бер тиргә барып, гыйбрәт-акыл җыеп кайтсаң иде бер, Марк Львович! Сезгә дә, миңа да... ә?!
— Әйбәт булыр иде,— диде Левин.
Ләкин Вероника Борисовна шушындый минутта да җиңел чә генә булса да төрттереп алудан тайчанмады:
— Кая инде безгә анда бару! Мәскәүгә аз йөрмибез. Щекино хим-комбинаты әнә башкаланың борын төбендә генә.. Щекино тәҗрибәсе хакында ни шаулыйлар, ни мактыйлар, әмма безнең чын-чынлап кызык-сынып шунда аяк басканыбыз булдымы, ичмаса? Әллә ниткән пошмас бәндәләр инде үзебез дә... Юк, болай ятарга ярамас. Эшчеләрдән, бел-
гечләрдән бер төркем активны анда җибәрмичә булмастыр.
Левин бусына да шундук күнде:
— Ә нигә, оештырабыз аны. Файдасы тими калмастыр, шәт.
Мөнәсәбәтләре менә болай һәр чак итагатьле, ипле булып, эшләре гел шома гына тәгәрәсә икән! Юк бит, тормыш дигәнең әллә ниләр китереп чыгара да сөзешгерергә генә тора...
Әле күптән түгел генә директор урынбасары Чагин белән ничек килеп чыкты? Транспортка җавап бирә ул. Ел ярым эчендә ул иң четерекле һәм авыр тармакта эшне ярыйсы гына көйли белде. Шомарган бәндә —тәмам эт каешы инде. Әмма ертлачлыгы да көчле үзенең. Шулай тыныч кына ятканда. Главка аны эшеннән азат итәргә кушты. Хикмәт шунда: директор урынбасарлары да, баш инженер яисә баш бухгалтер шикелле. Главка номенклатурасында исәпләнә. Ә Чагинның югары белем алганлыкка дипломы юк икән... Зар-үпкәсен шундук сиздерде, хәтта: «Китәм сездән», дия янады. Левин бу хәлдә нишләсен? Тотты да Чагнины шул ук транспорт бүлегенә баш итеп куйды һәм, өстәвенә, аның хезмәт хакын да. элеккеге белән чагыштырганда, кырык сумга арттырды. Мондый гына нәрсәләр директорның үз карамагында бит хәзер. Чагинның түбәсе түшәмгә тия язлы ..
Әмма шушы хәлне кемдер минуты-сәгате белән парткомга ишеттергән. Телефон трубкасында Савчснконың ачулы тавышы яңгырады:
— Сез нәрсә. Марк Львович, казна кесәсе дигәч тә. шундый ертлачлыкка юл куясыз? Главкага үч итүегезме? Аның акчасында гынамыни бәла? Политик һәм мораль җирлеген уйлап карадыгызмы? .Меңләгән коллектив ни әйтер? Нинди сүзләр таралмас, ә?-
ЭДУАРД КАСЫПМ0В ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
— Китәм дип куркыта бит,— диде Левин, кисәк кенә авызы КИПКӘЙ****** леген тоеп.— Әнә, Чаллыга барып, автозавод төзелешендә ниндидер урынга сөйләшкән дә бугай инде. Анда бит Чагин кебекләрне суырып кына алалар.
— Күпертәсез?
— Реаль карыйм. Транспорттагы хәл, Вероника Борисовна, үзегезгә дә бик таныш, мин монда ике кулсыз калыйммыни?
— Ә еез Чагинны гына алыштырырдай белгечләр бездә беткәндер дип уйлыйсызмы? Хаталанмагыз. Бусы бер... Аннан килеп, коммунист бит әле ул. Оятына көч килмәдеме икән? Тегендә киткән тәкъдирдә дә. бездән характеристика сорамыйча булдыра алмас ич. Чаллыдагы зур төзелешкә андый ертлач эшкуарны ансат кына озатып җибәрергә хакыбыз бармы әле безнең? Намус кайда? Килсен әле үзе! Сөйлә* шербез.
Парткомда гәпләре ни рәвешлерәк баргандыр — Левин, әлбәттә, тәгаенли алмады, әмма ул ап-ачык күрде: Чагин аның кабинетына чытык йөз белән килеп керде, сәер генә елмайгандай итте, аннары ку* лын селтәп:
— Төкерик без ул кырык сумга, Марк Львович! Дөнья кендеге шу* нарга терәлмәгән ләбаса...— диде.
Барий тозлары производствосында килеп чыккан вакыйга тагы.
Бусы да шул кадрлар мәсьәләсенә бәйле иде һәм. җитмәсә, Чагин белән булган хәлгә ялганып ук китте диярлек. Шулай инде: кадрлар проблемасын партия органнары һәр вакыт күз агында тота.
Берләштерелгән хлорлы барий цехына баш итеп кемне куярга? Төен очы менә нидә иде.
Левин ГОБ1 башлыгы Сулиминны яклады- имештер, тәҗрибәле, таләпчән һәм э-шчән кеше. «Менә ничә ел инде үз участогын алдынгылар рәтеннән төшерми, сыйфат өчен дә ныклы көрәш җәелдерә белде», фәлән дә фәсмәтән.
Вероника Борисовна исә хлорлы барий производствосын җитәкләгән Исхаковны хуп күрде. Савченконың да дәлилләре ышандырырлык иде: дөрес, ул яклаган кандидатура алай ук зур тәҗрибәле түгел түгелен, әмма, аның каравы, егетнең инженерлык белеме төпле, эрудициясе зур, болар өстенә, ул Сулимин шикелле тәкәббер, дорфа кеше түгел. Ни өчен ышанмаска ди аңа? «Яшь» булганы өчен генәме?
Левин ризалашырга теләмәде. Чагин вакыйгасыннан соң заводта бердәнбер хуҗа үзе икәнлеген катырак сиздерәсе килде бугай. Абруй- дәрәҗә дигән нәрсә дә бар бит әле кешедә!
Әмма Вероника Борисовна да алай ансат кына чигенергә теләмәде. Ханымның таяныр терәге нык һәм ышанычлы шул... Левин кабинетында йомшак кәнәфидә тез чәнчеп утырган җирендә, ул күкрәген кабартып авыр гына сулап куйды да, күзләрен кыса төшеп:
— Ярар, маңгайга маңгай бәреп, очкыннар очыртырдай нәрсә түгел, Марк Львович. Ләкин онытмыйк: киңәшле эш таркалмас, ди. Партия волюнтаризмның тамырына күптән инде балта чапты,— диде.
Мәсьәләне партком утырышына куйды.
Язылган приказны бу юлы да кабат үзгәртергә туры килде.
Профсоюз активында коллектив договорны тикшергәндә дә уйланырлык хәлләр булды. Елның елында кабатлана торган җыелыш. Тәмләп һәм кайнарланып сөйләгән әйберләре дә гадәттә тормыш-көнкүреш хәлләрен яхшырту, эш шартларын уңайлаштыруга һәм культура-агарту мәсьәләләренә кайтыбрак кала иде. Коллектив бакча булдыру, нефтьчеләрнеке шикеллерәк профилакторий оештыру, фәлән дә төгән-. Әлбәттә, кирәкле әйберләр.
****** ГОБ (гидрат окиси бария)—барий әчесе гидраты.
Бу юлы да завод һәм яшь «аланын социаль үсеш мәсьәләсенә тукталучылар булмады түгел, булды. Әмма ничектер гадәттә булмаганча кискен итеп хезмәт һәм производство мәсьәләләре куелды.
Шушы профсоюз активына кадәр завод цехларында җыелышлар булып узган иде инде. Левин аларның берсендә дә катнаша алмады: ничектер вакыт таба алмады. Ишетүенчә, аларында ук администрация ♦ адресына каты гына сүзләр әйтелгән, имеш.
Нилектән әле бу?
Әйе, баш ватып торасы юк монда: теге ел азагында гына партия Үзәк Комитетының, ВЦСПС һәм комсомол Үзәк Комитетының экономия режимы һәм хәстәрлелек турында хаты игълан ителгән иде. Әлбәттә, турыдан-туры шуның йогынтысы һәм тәэсиредер. Аннан килеп, бар халык бөек Ленинның юбилей вахтасына баскан лабаса! Рухларның иң кызган, иң кайнар чагы...
Бер-бер артлы ашкынып чыгып басалар. Каушап, тотлыгып калучылар да булгалый. Әмма барыбер трибунадан берөзлексез утлы очкыннар сибелә дә тора. Кай арада сүзләрнең аерата үткене Левинның йөрәгенә үк кадалып ала иде..
Кем ул Мирыч? Имеш, «Безгә дә шулай яманлыкка, әрәм-шәрәм итүләргә каршы күкрәк киереп, җан аямый ташланырга кирәк!» — болан дип, «Коммуна» кинотеатрының тынчу залын шаулатып, слесарь Әхмәтсафин әйтте... Мирыч... Чыннан да кем икән ул Мирыч? Левинның моңа кадәр андый бәндәне күреп сөйләшкәне түгел, хәтта исемен дә ишеткәне юк иде. Бу тикле һавага чөярлек ни эш кырды икән соң ул? Президиумда янәшә утырган цех башлыгы Белобородовтан сорашмакчы булып ымсынган иде, тыелып калды: Белобородов иягенә таянган хәлдә, колакларын торгызып, трибунага төбәлгән иде.
Ә менә мастер Черновны бик әйбәт белә Левин Өченче елны шушындый ук зур бер җыелышта Чернов «волюнтаризм калдыгы» дип үк әйтмәде әйтүен, әмма «кара акыл белән эш итүләрдән тәмам гарык инде, чик куярга бик вакыт» — диебрәк Левинга әйбәт кенә сылаган иде. Әйе, ул чагында хлорлы барий цехын реконструкцияләргә тотынып, аның алда уйлаиылганнан өчләтә кыйммәткәрәк төшәсе ачыклангач бәйләнгән иде Чернов... Күр, тагы «экономия» дип. «дәүләт дигәч та, әндри казнасымыни ул?» дип бигрәк хәтәр купты ла бу!
Үз чыгышында Марк Львович күңелендәге шөбһә һәм икеләнүен, әлбәттә, сиздермәде. Теленә елан төкергән аның — чит илгә дипломат булып китәрлеге бар... Кызган башларны ипләп кенә бераз суындыр- макчы булып маташты:
— Ныклап уйлашырбыз, киңәшербез, иптәшләр. Аннары. Главка ни әйтер бит? Күркәм башлангыч, билгеле, әмма ашыкмау, кабаланмау яхшы булыр,— диде.
Әллә ни ышандыра алмады шикелле. Күпләр аның чыгышына карт төлкенең койрык болгавы дип карады сыман... Вероника Борисовна төксе, хәтта караңгы чырай белән тыңлап утырды. Әмма ул, трибунага чыгып баскач, ни директорга каты орынмады, ни залдагы кызган башларны тагы да кыздыра төшмәде, сабыр һәм тыныч тавыш белән әйтте:
— Дөрес, иптәшләр, тәвәккәл — таш ярыр, ди. Дәүләтебез интересында бу . Хәлне әйбәтләп өйрәнербез, мөмкинлекләребезне ныклап тикшерербез. Әмма озакка сузуда ярамас. Шушы зур тантаналы, гажәеп күтәренке олы юбилей елында максатыбызга, һищвиксез, ирешергә тиешле боз. Бу — безнең намус эшебез...
...Профсоюз активы җыелышыннан сон, Левин берничә көн буена үзен куәтле пресс астыннан яньчелеп чыккандай хис итеп йөрде һай, авыр да соң бүгенге заманда җитәкче кешегә! Бер үк вакытта алла да син, иблис тә син, Адәм улы да син!
ЭДУАРД КАСЫПМ0В ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАП
Завод хәлләрен анализлаудан бигрәк, үз халәтен нечкәләүчән булып китте...
Ни сәбәпле адым саен диярлек сөрлегә һәм чигенә, хәтта җиңелә бара соң әле ул? Куәтле агымга аркылы бастымы әллә? Юк шикелле.., Ни җитми, нинди сыйфатлары яман? Принципиаль булам, таләпчәнлек күрсәтәм дип, әллә бөтенләй вакланып, бәйләнчек адәмгә әверелдеме? Белеме-колачы тармы, эрудициясе азмы? Хәзер социаль психология бик модада. «Үз канатың астындагы микроклиматны тирәнтен белү бик тә әһәмиятле», диләр. Шуның ни нәрсә икәнен тәмләп карамавы, аны юньләп белмәве аякларын чәбәләндерә микән әллә?
Курсларда гыйлем-гыйбрәт җыеп яту кешене яңарта, сафландыра, әлбәттә. Ләкин ул гына җитмидер, күрәсең. Кешенең үзендә төпле һәм ныклы бер нәрсә булырга тиеш, ахрысы. Күкрәген эчтән җылытып һәм нурландырып тоткан үз йолдызымы, үз кояшымы шунда... Анадан яңадан тусаң икән! Ул чагында, үскәндә, дөньяны өйрәнгәндә, нигә һәм ничек тотынасыңны бик белер идең.... Булмастай хәл шул бу!..
Замана кемнәрне сайлый, нинди типларны алга сөрә?
Бер мәлне Левин баш инженер Мороз хакында: «Тормыштан артта калып, бер урында таптана. Замана графигы өстерәп барасына ышанып яшәүче бәндә»,— дип, үзе өчен кызыклы гына ачыш ясаган иде. Инде хәзер менә ул үз-үзенэ мөнәсәбәттә тагын да зуррак ачыш ясады: соң ул үзе дә Мороз сыңары икән ләбаса! Дәрәҗәсе югарырак, хәле катлаулырак, әмма барыбер аның ише! Замана ике адым алга атлаганда, син бер генә адым ясарга өлгерәсең. Темп һәм ритм. Ритм һәм темп... Замана җитәкчеләрдән ничә адым алда баруын таләп итә? Икеме, өчме, дүртме?.
36
Үзе турында Марс Абуздырин алай шапырынмас иде, мөгаен. Тыйнак егет. Лабораториядә кичке чәй янында, ничектер күңеле йомшап китеп, Зөлфәгә сөйләгән, ә Зөлфәсе җизнәсенә...
Казанга профессор Бергман лабораториясенә баргач булган бу. Монда, үзәк лабораториядә, байтак кына матдәләрнең термо-химик процесста кинетик үзгәрешен сыйфатлаган мәгълүматлар алынган иде. Спектракль анализлары да бар. Ләкин дөресме алар, юкмы? Бүтән җирдә, бүтән приборларда сынап һәм чагыштырып карамыйча ярамый иде. Госман Казанга университет лабораториясенә Марсны озатты.
Барып кергән егет. Профессор үзе юк икән. Андагылар моны салкын каршылаганнар. Сәерсенеп һәм шикләнеп караганнар. Ник дисәң, кәефләре алама икән: полярографлары эштән чыгып, шуны көйләп азапланалар, әмма көйли алмыйлар икән. Марс нишләсен? Солдат халкы чигенергә өйрәнмәгән. Аның бит үз бурычы... Кыюсыз гына үзенең ярдәмен тәкъдим иткән. Шикләнсәләр дә, юл куйганнар моңа. Аптыраганнан. йөдәгәннәндер, мөгаен. Шуннан, Марс-солдат җиң сызганып керешкән дә тегеләр ике көн буена төзәтә алмаганны ике сәгатьтә рәтләп биргән. Полярографлары җырлап эшли башлаган. Ах иткәннәр.
Ул арада лабораториядә профессор үзе дә күренгән. Мактарга тотынган. Әмма лаборатория халкы чын хәлне төшендереп биргән
— О,— дигән профессор,— кулларың алтын икән, егет! Болай булганда, хөрмәтле дустым, бәлкем, менә монысын да рәтли алырбыз ә? — дигән.
Шулай дигән дә Марсны икенче бер прибор янына алып килгән.
Солдат чигенсенмени? Колак артын кашыган.
— Ярый, карап карыйк,—дигән.
Бәхете бар икән. Маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкса чыккан, әмма көйләп биргән ул приборның бусын да...
Моның соңында профессор:
— Инде үзеңне кем дип белик, кадерлем? Кайсы вузны тәмамладык, кайда эшлисең? — дип сораган.
Марс үзенең кемлеген дә, университет лабораториясенә нинди йомыш белән аяк басуын да аңлатып биргән, аннары:
— Ләкин мин вуз тәмамламадым шул әле, керергә генә жыенам,— дигән.
— Китче! .. Үзең вуз да тәмамламагансың, үзең инженер-мазар да түгел икәнсең, ә үзең... о, хәйран тамаша бит! — дип, профессор егетнең беләгеннән эләктереп алган.— Алайса, безгә кер снн. һич икеләнмичә! Үзем булышырмын. Синең кебек алтын башны читкә җибәрергә ярыймыни? — дигән, имеш...
Әкияткә тартым, әмма чынга да якын.
...Менә ул әлеге дә баягы «алтынбаш» Госманның каршысында кабинетта басып тора. Төз, чандыр гәүдәле солдат-ракетчик. Әмма аның хәрби киемне салып атканына биш былтыр инде. Өстендә ак халаты. Җиңнәрен сызганган. Кулында ак кәгазь бите. Иөзе борчулы.
— Ни йомыш, Марс?
— Менә, Госман абый, гариза белән кергән идем әле
— Гариза? Тагып ял кирәк булдымы әллә? Иртә булмасмы?
— Мин сездән китәргә исәп иттем әле. Эштән, дим.
Госман урыныннан ук торды.
— Нәрсә-ә-ә? Нишләп тагы? Син үз акылындамы? Исерек түгелме?
— Түгел... Шул, автозаводка инде. Комсомол путевкасы белән... Менә сезгә гаризам да шул хакта инде.
Госманның тамак төбенә йота алмаслык төер утырды.
— Чал... Чаллыга алайса?.. Соң... соң... хатының ризамы? Снн бит әле өйләнгән кеше.
— Риза булмыйча! Шуңа күрә без өйләнешергә ашыга төштек тә... Сәкинәгә дә путевка язалар. Энә кая, жеп шунда инде ул.
— Энә белән жеп. имеш... Күр сине! — Госман егет сузган гаризаны кулына алды, әмма укырга ашыкмады —Анда ни эшкә кермәкче булдыгыз соң?
— Анда шәпләп укыталар да, өйрәтәләр дә, Госман абый Сәкинә маляр булмакчы. Ә мин үзем... Белмим әле. Бәлкем, ташчы булырмын, ә бәлкем, монтажга тотынырмын. Минем кул теләсә нигә ябыша бит. Үзегез беләсез.
— Ябыша, ябыша...—Лаборатория башлыгы тыела алмады, ярсуы тышка бәреп чыкты —Аз гына миең эшлиме синең, юкмы, Марс? Дәүләт югарылыгыннан уйлап кара: кем белән алыштырыйм сине? Ташчы, монтажчы... Анысы ансатрак аның. Ә югары квалификацияле белгечне, электроникада синдәй останы өлгертүе җиңелме, ә? Акылың бармы, дим, иблис өшкергән нәрсә?!.
— Кеше акыл белән генә яшимени? Җан да бар бит әле.
— Җан?
Госман, башын түбән игән килеш, тәрәзә янына килде. Егеткә арты белән борылды. Укылмаган гариза өстәлдә ята бирде.
Күз алдына мондый күренеш килеп басты: юка кырпакка төренгән хицсахра.. Салам эскертләре.. Ачы жил Булачак автогигант җирләре— янәшәдә хезмәттәше Рнва белән шофер Сәлим . Нн дип лаф орган иде әле ул шул вакытта? Әйе; «Их, яшь чак түгел, һич нигә карамыйча
ЭДУАРД КАСЫЙМ ОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАП
килер идем мин мондагы гигант төзелешкә?» — дигән иде... Ә хәзер, бак, шуның киресен сукалый. Бүтән берәүгә... Ни хәл бу?
Алар заводыннан байтак кеше ияләшкән җылы урыннарыннан кубып, тегендәге михнәтләргә чыдарга китте дә инде. Шофер Сәлим да шунда. Директорлары Левин: «Каян табарга инде Сәлим кебек уңган егетне миңа?» — дип, зар сыкранып йөри хәзер... Нинди сихерле көчкә ия булды әле ул автозавод?
— Аннан килеп, Госман абый, мин үзем белән бер дивизионда хезмәт иткән ике иптәшкә дә хәбәр салган идем. Ахириләр идек. Аларда да дәрт кузгалган. Берсе — Кременчугтан, икенчесе — Җизказганнан. Бусы казакъ егете. Вәгъдә-иман бит.
— Казакъ егете. Солдатлар... Вәгъдә-иман, имеш... Соң, аңлыйсыңмы: тереләтә суясың бит син мине! Эшнең иң кызган чагы. Приборларны беткәнче җигәсе... Җан дисең икән, әнә кызларны, Зөфәрне бар при-борларның нечкәлегенә өйрәтеп китсәң иде, ичмаса.
— Зөфәрнеме? Соң... ул да өч-дүрт көн инде гаризасын кесәсендә йөртә бит. Сезгә күрсәтергә генә шүрли әле. Путевкалар бергә языла безнең...
— Зөфәр, дисеңме? Кая, чакыр әле үзен... тиз!..
Бусын ук көтмәгән иде Госман. Эшкә кереп, беркадәр вакыт үткәч тә, Зөфәр, җилкуар Зөлфә шикелле үк, үз-үзенә хуҗа булырга, мөстәкыйль яшәргә ниятләп, алардан киткән иде. Тулай торакта Рәшит Сәлмәнов үзе янына сыендырган иде аны. Соңгы араларда әнә ни өчен күзгә чалынмыйчарак йөргән икән, мәми авыз...
Керде. Колгадан гәүдәсен селкеткәләп алгач, тураеп катты. Күзлегенә орынды. Ә гаризасы инде таушалып беткән...
— Син үпкәләмә инде, Госман абый. Киңәшмәгән өчен дим. Тегендә әтиләр дә ачуланмаслардыр... Бүтәнчә булмый! Мин автозаводка барып кайткан идем инде. Искитмәле эшләр анда, абый! Әкияттәге кебек,— Зөфәр күзлеге аша күзләрен мөлдерәмә тутырып карады, сабыйларча беркатлылык белән авызын ерды.— Ә укырга кайчан да өлгерермен әле... Ие бит?
— М-м-да...
— Аннары, туганын үз янына алды дип, бәйләнәләр дә бугай әле сина...
— Чүп сүз ул. Аны әйткән кешенең йөзенә төкерик, энем... Ә мин сезгә шундый да өмет тоткан идем, шундый да...
Госман тәрәзәгә күз салды. Тышта иренеп кенә сирәк кар бөртекләре төшкәли иде.
«Автогигант... Әле төзелә генә башлаган. Җиргә ятып тыңласаң, андагы дөбердәүне ишетәсең кебек, анда купкан дулкыннар җанны айкап җибәрә сыман... Әллә ниткән катламнарга үтеп керә, әллә кемнәрне йокымсыраган хәлләреннән уята. Бу айларда, бу көннәрдә, хәтта шушы сәгатьләрдә менә болай йөзләгән, меңләгән конфликт туа торгандыр. Вагы да, эресе дә... Озакламас, тагын өч-дүрт елдан монда, алар каласында да, галәмәт зур төзелеш җәеләчәк бит Яна химкомбинат... Көтелмәгән нинди социаль, нинди психик үзгәрешләргә дучар булырлар икән әле? Чын әгәр, Ватан картасында Чулман-дәрья буендагы бармак бите белән генә басарлык нокта илнең үзәк бер җиренә әверелеп бара сыман...»
— М-м-да... Хикмәт өстенә хикмәт... Анда баргач та, шәт, сынатмас-сыздыр инде, ә? Тукта, ашыкмагыз, минем сезгә каты шартым бар әле: олы юлыгызга купканчы монда ун көн буена җимертеп эш күрсәтәсез! Көненә җиде сәгать түгел, уникешәр сәгать!
— Була ул, Госман абый!
Ике егет мыштым гына чыгып киткәч, Госман кайнар маңгаен бераз вакыт тәрәзәнең салкын пыяласына тидереп торды...
37
Яз котырынып килә... Галәмәт!
Иртүк уянып, эшкә барганчы, бераз саф һавада йөрүчән булып киттем әле. Шәп: жан уйнаклый, ә зиһен ачыла бара! ' ♦
Бүген Туйма буендагы әрәмәлекләргә үк барып җитә яздым. Аяк s астын төнлә яхшы ук чираткан, һава тыгыз—зыңлап тора сыман. 5 Үпкә белән түгел, йөрәк белән сулыйсың кебек... *
Кайткан чакта булачак «Яшьлек» паркы аша үттем. Көзен утырт- и кан үсентеләребезиең бөреләре инде күренә дә башлаган. Бары да хәл- $ ләнеп, тернәкләнеп китә алса икән! Яшеллек... Азабы, ах, күп булыр < әле аның! Әмма жанны аямабыздыр... 5
Үр битләре инде күптән шәрәләнгән. Озакламый анда кояш нурла- § рында җылынырга карт-коры чыгар, бала-чага чыркылдый башлар, ә Л дугайлы үр үзе йомшак һәм я.мь-яшел чирәмлеккә әверелер. Инде күп * көтәсе түгел...
Шунда басып торган чагында кисәк хәйран калдым: һавада, баш өстемдә, тургай сайрарга кереште... Тургай! Инде килеп җиткән дә икән беренче яз кошы... Үзе күренми дә!
Моңарчы аны үзебезнең бу тирәдә ишеткәнем юк иде минем. Элгәре дә килгәләде микән, оялады микән безнең кала тирәсендә? Әллә мин генә, туңган бәндә, моңа кадәр абайламыйча йөрдемме икән?
Шашынып сайрый. Куанычы зур, күрәсең...
Күңелне әллә нишләтте: нечкәртте, җилкетте... Ә бит жанның бик тә ямансулаган, бик тә кыйналган чагы иде. Бер дә сәбәпсезгә түгел, билгеле. Сәбәбе авыр...
Мин һич уйламаганда, Ривабыздан колак кактык: очты сөйкемле җаныбыз!..
Кай арада: «Абайлаган булсам, Нефте-Чала тарафына җибәрмәгән дә булыр идем»,— дип уйлыйм, пошынып... Ләкин кеше язмышына киртә кую килешер идеме? Ярамавы хак.
Күнелсн шунда калдырып кайткан икән, бахыр Егетенең исеме Җәвад. Сумала мыеклы. Болай чибәр генә. Акылга да төпле сыман...
Туйлары 8 иче мартта булды. Бөтен лаборатория купты. Мине дә дәшкән иде. Бик инәлгән ндс. Ләкин ничек барыйм?
Туйның олысы тегендә буласы, ди, әле.
Саубуллашканда Рива кулын озак кына ычкындырмыйча торды. Нәфис һәм йомшак кул. Кайнар кул! Ә зур дымсу күзләрендә сагыш та. куаныч та... һай, зур хәзинәмнән мәхрүм итте лә мине ул елгыр эзербәйжан! Кадерен белерме?
Авыр, бик авыр. Күңелдә бушлык.
Марс белән Зөфәрнең китүе башка балта түтәсе белән кундыргандай булган иде. Ә бусының очуы тәмам көл итте...
Шулай, лабораториябездә көчәю, ныгу урынына, таркалабыз, какшыйбыз сыман... Я, кем алыштыра алыр Риваны? Зөлфә дә, Люся да яшь әле, белгеч булырга өлгереп кенә киләләр. Боларынын да «гыйшык- мыйшык» дип, «парлашабыз» дип, мөгез чыгарып куюлары бик нхтимал бит. Тизрәк бер эзгә басып, төпләнеп куйсалар иде, ичмаса...
Планнар корган буласың, өметләрне таудай өясен, хыял челтәрләре үрәсең, бактың исә, үргәнең комнан ишелгән булып чыга. Тормыш усал кизәнә, каһәр... Ярар, өметсез шайтан булмыйк әле...
Ә Ривага мең рәхмәтләр! Күп булышты, күп тырышты Җитмәсә, киткән чагында: «Аралар өзелмәячәк», дип ышандырды. Мөлаемлыгын, тыйнаклыгын әйтмим дә. аның шикелле гыйльми эзләнүләргә беткәнче бирелгән фанатик җанлы берәү килерме инде безгә? Эх, кадрлар, дибез, кадрлар...
81
ЭДУАРД КАСЫПМОВ
& «К. У.» П, 4.
Ун-унбиш көн элек хатлар язып тараткан идем. Төрле институтларга, төрдәш заводларга.
Үзебездә гыйльми конференция уздырачакбыз.
Ярдәм итешергә ымсынып торучылар булган кебек, яшерен мыскыл белән:
— Ай-Һай, Госман Габдулыч, үзебездә ВХО советының башы булырга өлгермәдең, әнә ниләр кузгатып йөрисең. Тик фән әһелләре безнең ише завод җиренә килергә алай атлыгып торыр микән?— дип, көлемсерәгән адәмнәр дә юк түгел иде.
Телемне тешләдем мин. Сабырсызланып көттем. Өметем акланды. Инде менә Казан университетыннан, КХТИ дан, хәтта КГМИ дан җавап хатлары килде, икс-өч төрдәш заводтан тагы... Ризалар!
Фәндә без дә сүз әйтә алабыз лабаса. Әйтергә тиеш тә! Үзебездән дә биш-алты кеше әзерләнә.
Эх, алданрак кубасы калган икән! Ленин юбилеена өлгерә алмабыздыр. Хәер, хафаланмыйк: Татарстанның да олы юбилее ич. Ялганып китә диярлек.
Докладларның тезисларын типографиядә бастырасы. Шуны даулыйлар. Эшләрбез.
Көндезләрен күбрәк вакыт цехта уза. Хлорлы барий җитештерүнең кыскартылган схемасы белән янабыз. Яна соавторларыбыз Исхаков белән Сомов шәп. Идея кузгалуында, тикшерү-эзләнүләрдә катнашулары булмаса да, аны тормышка ашыруда җан аямыйлар.
Карт төлке Мороз да. безнең учак җылысына кул сузып, җылынмак- чы иде дә бу юлы без аңа елмаймадык.
Ә директор шундук күтәреп алды, хәтта ашыктырып маташа:
— Давай, давай, иң беренче эшегез шул булсын! — ди. Борыны сизгер аның: миллионнар исе килә ләбаса... Главкада соңгы арада хәле хөртирәк, ахрысы, анда да күкрәк сугарга җай...
Левинның уңай мөнәсәбәтен истә тотып, мин җир асты эремәләреннән йод-бром җитештерү мәсьәләсен дә ачыктан-ачык куйдым.
— Безнең гыйльми отчет әзер. Техник-экономик мәгълүматлар да эшләнеп ята. Бусын да озакка сузмыйсы иде. Директив органнарга кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кирәктер, Марк Львович,— дигән идем, чырае нишләптер капыл караңгыланды.
— Инде әзер дәме? Кабаланмадыгызмы? Зуррак фәнни учреждениегә тикшерергә бирәсе иде аны, һич югы, үзебезнең Главка карамагындагы берәр институтка тоттырасы иде. Шуннан соң күз күрер иде,— диде.
— Үз-үзеңә ышанмаумы бу? — дидем мин.— Юк инде, безнең проектның әллә ни гомерләр томаланып ятуын теләмим. Көн кадагына сугыласы нәрсә ул,— дидем. Нигәдер ачуым купты, тавышны күтәрә төштем: — Ә Главка институтлары минем өчен авторитет түгел. Турысын әйткәндә, аларның яртылаш туздырып, таратып, алардагы талантлар исәбенә безнең ише завод җирендә фәнни-тикшеренүчеләрне көчәйтеп җибәрер идем мин. Никме? Аларда байтак халык: «Алма пеш,— авызыма төш!» диебрәк утыра...
Әлеге институтларның бер ишесе, завод белән договорга кереп, Левинны кәкре каенга бер генә тапкыр терәмәде шикелле, алай да директорның күзләре шар булды, аннары миңа:
— Ревизионист! — диде.
Аңлап бетерә алмыйм мин Левинны. Хәтәр дулкыннарда айкала сыман: бер —дулкын сыртын иярләгәндәй була, бер —упкында тыпырчынгандай күренә...
Әллә томан, әллә куе рәшә. Күк гөмбәзен тоташ соры болытлар тозлап алган. Ал арның' агылганы сизелми дә...
Дым, дым... Тын алуы да кыен. Үзәнлектә бигрәк тә...
Кая монда сиңа тургай, кая кошлар сайравы!..
Табигать тикмәгә авыраймаган, тикмәгә хәлсез тынлыкта сагаеп ммаган икән...
Өйгә өстерәлеп кайтуыма, радиодан, балта түтәсе белән кундырган- ай, авыр хәбәр: кичә Казанда Гыйлем ага Камай вафат булган!..
Тетрәндем.
Соңгы мәртәбә Менделеев съездында очрашкан идек, бергә утырган, нергәләп йөргән идек. Дустанә сөйләшүе әле дә колак төбендә яңгырап ора сыман, мөлаем, саф елмаюы әле дә күз алдымда...
Пичәмә йөз кешегә аякка басарга булышкандыр, азмы кешене фән- ген тылсымлы юлына кертеп җибәрмәгәндер? Арада мине дә...
Үз тармагында аллаларның берсе иде, ачышлары белән бар дөньяга мәшһүр иде.
Фәндә аның урыны һәм йогынтысы кайбер академиклардан бер дә ким түгелдер.
Гыйлем ага Камай.
Бик тә бала җанлы кеше, диярләр иде. Үлеп чәчәк яратыр иде. Күп күргәләдем. Иснәп торулары әле дә күз алдымда...
Изге рухлы чын адәм...
Химиклар съездының азаккы көнендә Таврический сарайның Овал залында галәмәт зур банкет оештырылган иде. Гыйлем ага белән бер тирәдәрәк булдык без. Хәмерне әллә ни йотмады да бугай, әмма тостны шәп әйтә белде:
— Фәнебезнең киләчәге өчен, аның авыр һәм сикәлтәле юллары, әмма якты балкышы әчеп, менә Госман энекәш кебекләрнең янар йолдызы өчен бер күтәрик әле, дуслар! — диде.
Бу сүзләре мәңге онытылмастыр...
Әйе. аның хезмәте безнең эшләрдә дәвам итәр, көрәшебездә аның да ялкыны сакланыр. Авыр туфрагы җиңел булсын!..
38
Күптән күрешкәннәре юк иде.
Сәрия икенче нарасыен алып кайткач. Зөлфә аларпың бәбәй туенда була алмады алуын — чөнки анда Фуатның да булачагы шиксез иде— .әмма нәни җанны бик тә хөрмәтләве йөзеннән, бүләкнең әйбәтен илткән иде.
һәм менә кичен шактый соңга калып репетициядән кайтып килгән чагында, яңа кибет янында тап булды ул аңа... Кочаклаштылар. Нигәдер эссе булып киттеме, икесе бердәм диярлек пальто якаларын төшерделәр, маңгайларын ачып җибәрделәр. Витрина яктысында Зөлфә әүвәлге хезмәттәшен һәм дустын сагынып, сөеп җентекләде. Пөзе шактый сулып киткән кебек. Күз төпләре күтәренке. Ә тавышы көр. Бик әйбәт, таза-сау яшәүләрен әйтте, нәниенең тупырдатып үсүе хакында авыз тутырып сөйләде, бу мизгелдә аның чак кына һавалануы ла сизелде, әмма шуның артыннан ук көенечен дә әйтә күкрәгенә сөт аз килә, бәбиенә җитми икән. Ана кеше бит... Аннары сөзеп карап алды да:
— Соң, үзеңдә ни хәлләр? Бу араларда нишләптер кермисең дә, күренмисең дә... Әйбәт ятасыңмы? — дип сорады.
— Әйбәт. Шау-гөр!—диде Зөлфә, җинелчә кеткелдәп — Минем, беләсең инде: басылып эшлисе, күзләр тонганчы укыйсы, аннары тыпыр-
ЭДУАРД КАСЫПМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
тыпыр биисе, җырлыйсы... Цехлар арасында эстафета бара бит, оЛ пиада тагы... Удар юбилей көннәре ич.
— Беләм. Алайса, әйбәт, дисең? Мин генә ул өйдә бикләнеп бәб,
кочып утырам Ярар, көенмик! — Сәрия кинәт пышылдап әйтте: — бездә яңалык булырга тора: Фуат абый өйләнергә йөри бит. Туйлар» . тагын өч көннән. Бу ялда... I
— Өйләнсен. Бик әйбәт, бик вакыт,— диде Зөлфә, гамьсез генә. Бм мизгелдә аның бу хәбәргә чынлап та исе китмәгән иде, ул хәтта «кем! гә?» дип тә сорамады.
— Ә син кил, яме? Ул чакырмаса, мин чакырам менә... Бергә-бергэ
утырулары күңелле булыр. Чынлап. Зөлфә! 1
— Фуат туенамы? Ашларына таракан булып төшәргәме? Өнеңдәме син? Үзегезгә ничек тә бер сугылып чыгармын әле. Бер туйганчы сөйләшеп утырырбыз, гайбәт сатарбыз, ичмаса... Килештекме?
Дусыннан аерылып, караңгы сукмактан тулай торагына таба атлаган чагында гына Зөлфәнең йөрәге кисәк-кисәк чәнчеп-чәнчеп алди: димәк ки. өйләнә... гөрләтеп туй итәчәкләр.
Адымы әкренәйде. Ә сукмагы караңгы. Дөм караңгы... Нигә днг керде әле ул бу аулак һәм куркыныч тыкрыкка?
Кешеләр парлаша. Марс та өйләнде. Рива да очты инде, һәр кайсы үз оясын корырга кереште. Бәбиләре булыр...
Асия сихерли белде. Чибәрлегенә төкерәсе. Акылы белән дә Зөлфә-1 дән өстен булдымы әллә ул чегән кызы?
Үткән шимбәдә генә «Коммуна» кинотеатрында күргән иде ул алар-1 ны. Күрде һәм янып утырды.
Цехлар арасында юбилей эстафетасы бара. Бу шимбәдә Фуатлар цехы эстафетаны гипосульфиттагыларга тапшырды. Юри шулай оештырганнар шикелле: Фуат эстафета таякчыгын Асияга тоттыргандай килеп чыкты.
Фуат — алдынгы эшче. Мактап телгә алдылар. Аннары, цехларыннан өч-дүрт егет арасында аңа да «Үз профессиясенең алтын кулы» дигән грамота тоттырдылар. Бик бәләкәй, бик матур транзистор бүләк иттеләр. Шул транзистордан агылган күңелле һәм талгын музыканы тыңлый-тынлый бер-берсенә сыеныш-ып кайтканнардыр, әлбәттә. Бәлкем. шушы минутта да аның колагын икәүләшеп борып азаплана торганнардыр?
Залда Фуатның әнисе Рабига апа белән үги әтисе Мирыч та утыра иде. Алар белән янәшә үк нәфис озын муенлы, сумала чәченең тәлгәшләрен кабарткан Асия... Бер мәлне Сәрия Зөлфәгә сөйләгән иде: имештер. аның әнисе — Рабига апа ул «чегән кызын» тупсаларына якын да китерергә уйламый, имештер, аны җене сөйми һәм сөймәячәк тә, ди. Фуатның әнисе инде күнгән, инде буйсынган, күрәсең. Ә бәлкем, җанына якын да итә башлагандыр? Әнә бит ничек күңелле гәпләшеп алгалады- лар.
Ә Фуат, әлеге грамота белән бүләкне алгач, төз, калку гәүдәсен ничектер катырган шикелле, куанычын яшерә алмыйча, балкып, кире килде дә әнисе белән Асия арасына утырды. Асия һич тартынмыйча, беләген аның иңбашына салды... Нәкъ менә шул мизгелдә Зөлфә үзенең бар гәүдәсе көзән җыергандай тартышып куюын һәм табан асларына тикле кызыша башлавын тойган иде...
Ә Зәбиренә өмет бөтенләй киселгән инде. Егет кисәге Зөлфәне хәзер бөтенләй искә дә алмый торгандыр, инде ниндидер күбәләк белән тормышын төенләргә җыенып йөри, ди. имеш . Эх, шунда. Тольяттига барып, аның ул нәрсәкәенә бер күз төшереп үтсәң иде. Чибәрме, искитәрлек сөйкемлеме икән? Зөлфәдән күпкәме өстен икән?
Мондыйрак җай әле күптән түгел генә туа да язган иде.
Ел башында көтмәгәндә генә Главкадан жаваплы. кичектергесез бер зур эш — йөкләмә тагылды Идел буенда Тольятти каласында автозавод корылып бетеп килә, андагылар юбилей көннәрендә беренче автомобильләрен чыгарырга да җыеналар икән — менә шуларга ярдәм йөзеннән хикмәтле бер препарат әзерләп җибәрергә кирәк икән. Анда, кою цехларында, ахры, сыек алюминий эретмәсен ниндидер окисьлардан ♦ һәм эрегән газ калдыкларыннан тазарта торган препарат шунда... е Итальяннарда «Альпургол» дигән нәрсә бар ди барын, әмма аны алтын * валютага сатып алып ятаргамы? «Үзебездә булдырырга тиешбез!»—х дигәннәр югарыда. **
Җизнәсе Госман үзәк лабораториядә тәҗрибәле өлкән инженер $ Мөстәкыймә апалары җитәкчелегендә махсус «мобиль группа» төзеде. Көнне төнгә ялгап диярлек эзләнергә керештеләр. Бетмәс тәҗрибәләргә § күмелделәр. Зөлфә дә шул «мобиль группага» эләгергә бик кызыккан « иде. Җизнәсе: л
— Кирәкмәс, үз эшең дә муеннан әле! — диде. ♦
Хикмәт шунда: эшләре уңышлы тәмамланган тәкъдирдә, әзер про- а дуктны тегендәге автозаводка кем дә булса илтәчәк бит. Моны Зөлфә о бик тиз абайлап алган иде дә тәтемәде шул. 5
Эзли, азаплана торгач, нидер китереп чыгардылар. Әйбәт сыман, хәтта, сынап карар өчен, ике сыйфатта әзерләнгән. и
Тольяттига, тикшеренүләрдә иң күп тырышканы да шул булды, < үткенлеге дә җитәрлек дип, комсорглары Наилә Сафинаны озаттылар. а
Барып кергән бу. Сафинаның үзенең дә чаялыгы түбәсеннән ашкан, җитмәсә, лаборатория җитәкчесе дә юлга чыгар алдыннан өйрәтмичә < калмагандыр,— юморны аның җизнәсе Госманга бир инде,—кызын те- * гендәге белгечләргә иң әүвәл препаратның «әйбәт» дигәнен тоттырган. Сынап караганнар икән: «Шәп бара бу!» — дип мактаганнар.
Икенче көнендә «бик әйбәт» дигәнен биргән. «О, гаҗәп ич монысы! Чит илнеке бер кырыйда торсын! — дип, бусына бөтенләй һуштан Язганнар, имеш.— Инде болай булгач, аның производствосын да үзегезнең заводта җайларга туры килердер», дигәннәр.
Наилә, монда кайткач, түшен кнерә-киерә сөйләнде:
— Мактанырга да, һаваланырга да тулы хакыбыз бар, кызлар: «Жигули» конторыиа бездән дә өлеш кергән! Юлдан чаптырып үткән- сүткән чакларында, мыек чолгыйларын бөтерә-бөтерә карый алабыз!
Зөлфә аңа бернинди дә йомыш кушмаган иде, әмма Наилә үткер күзе, сак колагы белән ишетеп кайткан. Әйтте Зөлфәгә:
— Анда синең Зәбирен бер сыек сеңерне эләктергән. Кармагын тирән салган кебек. Үзләренең баш инженер кызы диме, баш электрик кызы диме... Эскәмия аяклырак, ә болай ярыйсы гына чибәр үзе,—диде.
— һи, исең киткән икән иске чикмәнгә! — дип, беркатлылангандай, кеткелдәгән булды Зөлфә.— Без инде, ачуланышып, араларны бөтенләйгә өзгән идек.
Белеп торуларың хәерле, әлбәттә...
Атлаган караңгы сукмагы урам яктысына чыгарды...
Алда игезәк таш пулатлар. Тәрәзәләрдә утлар
Каршыла сул кулдарак аның тулай торагы. Ул анда бүлмә ветераны Гомергәме?
Тәрәзәләрдә утлар. Бик күп утлар...
Кыз сулга үз тулай торагына таба борылмады. Унга каерылды Уңда янә тулай торак Монда берәү яши... Иң югарыда түбә кыегы астындагы почмакта аның бүлмәсе. Зөфәрне Чаллыга озаткач, тагын япа-ялгызы калды Рәшит... Үзе янына кеше кертәсе килми, ди. имеш. «.Минем өйләнәсе бар, бүлмәмне бүлмим», дип әйтеп әйткән, ди ..
Зөлфә Рәшит Сәлмәневнын кемгә ымсынып караганлыгын күптән сизә, гнк аңа җавапка үз дулкынын гына кузгата алмыйча йөди. Әлегә
булдыра алмый. Кызык: Рәшит сары сакалын тагын үстерә башлаган иде, әмма Зөлфә аны ошатмавын әйткәч, шуның иртәгәсендә үк шоп- шома иттереп кырдырып килде егет. Үзе күндәм ул бик...
Күктә болытлар тарала төшкән, ахрысы: сирәк-мирәк йолдыз җе-мелдәгәне күренә. Аяк астын инде чираткан...
Күз алдына китерде. Барып керер дә түргә узып, койкасына утырыр. Утырыр да: «Мин китмәскә дип килдем сиңа, Рәшит!» — дияр. Теге ни кыяфәттә калыр микән? Ә бәлкем, Зөлфә аңа бер сүз дә әйтмәс әле.
Рәшитне ул бик тә ихтирам итә, бик дус күрә... Тора-бара аның бу күркәм тойгысы, бәлки, яратуга да әйләнеп китәр?
Бер әйләнде, ике әйләнде. Тәрәзәсе яп-якты!
Яз исе борыннарны яра! Яз канны кыздыра. Яз башны әйләндерә! Подъезд ишеге ачык.
Баскычтан атлады. Тукталды. Уйга калды. Ниндидер сихри көч аны һаман өскә таба тарта иде.
Түбәндә — караңгы, югарыда — якты...
Янә менде. Янә тукталды...
39
Кышкы салкыннарда сынатканнар иде, инде хәзер, көннәр җылына төшкәч, парны дуамал кыздыралар.
Госман Әхмеровның киң маңгаенда бөрчек-бөрчек тир.
Техник белемнәр кабинетында утырыш бара. Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыятенең мондагы оешмасын җитәкләүче совет утырышы.
Советның элеккеге рәисе Иван Семеныч Мороз бер читтәрәк мыштым гына утыра. Моннан берәр ай чамасы элек баш инженер үз җилкәсеннән авыр гына йөкне аударып төшерүләренә бик куанган иде. Ни дисәң дә, дөнья мәшәкате кимрәк.
Ә яна җитәкче Госман Әхмеров байтактан сөйли инде. Аңа кулындагы карталарны җәмәгатьчелек алдында ачып салырга, ниһаять, көне җиткән, күрәсең... .
Аның инде, югыйсә, икенче утырышны уздыруы...
Стеналарга төрле диаграмма һәм схемалар эленгән. Ләкин Госман алар янына чыгып йөренеп маташмый, сүз сөрешендә кирәк булганда гына тиешле нәрсәнең номерын әйтә дә шуннан, түрдәге өстәл артына баскан җиреннән, кул белән ишарәләп күрсәтә. Чөнки бары да эре язылган, бары да ярылып ята.
Кабинетта кемнәр утырганлыгын бик әйбәт шәйләгәнгә күрә, Госман артыгын чәйнәп тормый, сүзләрен кистереп бер җепкә тезә бара...
— Шулай, иптәшләр, гипосульфитны ябарга туры килердер. Сез, иптәш Галиуллин, соңрак әйтерсез. Аңлыйм, авырдыр, һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре. Ә монда — завод, монда — халык милке. Дәүләт күзлегеннән карый белү дә безгә шарттыр... Эстоннар инде җиң сызганып тотынганнар кебек. Хатларында шулайрак язалар. Ләкин без аларга һәйбәт гипосульфит җитештерүдә зур ярдәм итәргә тиешбез. Сыйфаты безнекеннән түбән булмасын. Юкса, кызыгы калмый, юкса, безгә гипосульфитны бетереп, йод-бром производствосын җәелдерергә рөхсәт бирергә дә ашыкмаячаклар... йод-бромның файдасымы? Экономик исәп-хисаплар турында менә Муралев иптәш төплерәк аңлатыр. Хәер, әйтим алайса: Башка заводлар белән чагыштырганда, шул ук күләмдә продукция җитештерү өчен өч миллион сумлап акча янда калачак. Ягъни капитал чыгымнар ярты елда капланачак, аның соңында инде саф табыш... Сәерме? Ләкин һич сабын куыгы түгел бу. Барысы да гыйльми һәм реаль җирлектә, иптәш Ваулин™ Инде хлорлы барийга
(як. Әнә анын кыскартылган схемасы. Күз салыгыз. Хәер, беләсез |е. Эшләп ятабыз. Шушы юбилей көннәрендә цехта да ахырына чыгарадыр Дөресме, иптәш Исхаков, дөресме, иптәш Сомов? Шулай...
һ сономиясе... Иске цехта миллион чамасы. Чимал азрак тотыла. Эш еләя һәм ансатлаша. Ә бит әле бездә яна хлорлы барий цехы ♦ >1лып ята. Гигант цех. Вакыт көтми. Яна производствомын генераль = гктына тамырдан үзгәреш кертергә кирәк. Директив органнарга < .кмәстән һәм төпле, ышандырырлык дәлилләр белән мөрәҗәгать )гә тиешбез... *-
1имәк ки, иптәшләр, безнең бүгенге производствобызда җитди < принципиаль үзгәрешләр булуы ихтимал. Ә киләчәктә? О, гаҗәп шективалар! Ашламалар җитештерә торган гигант завод. Идел- п ман буйларында гына түгел, Европада бер... Киң колачлы, чиксез а
~! киплекләргә ия булган производство берләшмәсе. Концентрация 1 J специальләшү. Анын җылысында галәмәт киң һәм тирән гыйльми ф
I ti церенүләр, искитмәле эксперименталь җирлек. Әйе, әйе, фән завод- I, берләшмәнең үзендә канат җәя, фән турыдан-туры производствога I |леп, аңа таянып үсә. Безнең өчен заман җиле әнә ничегрәк исә кебек. |. I тою һәм аңлау өчен әллә ни зур акыл да кирәк түгелдер шикелле...
...Төн караңгысында ябалак-ябалак җепшек кар ява.
I Кар башын кар ашый.
I Техкабинетта бәхәсләр кайнар булган, ахры, чыккан бере маңгай- кн тирәсен сөртештерә, йотлыгып салкынча дымлы һаваны сулый.
— Кызганыч, Марк Львович булмады,— диде баш инженер Мороз, I ртком секретаре Савченкого елышыбрак.— Ай-яй, хәтәр кизәнде дә 1 I Госман Габдулыч! Тик абайламый әле. Каш төзәтәм дип, күз чыгар- гае.
— Чыгармас. Маңгай күзен ботак тишеге диебрәк карый ул.
г Мороз калын иренен генә бүлтәйтте.
Идарә турысына баш инженерның иске «Волга»сы килеп туктады. Мороз автомобильгә таба атлап, ханымга да ишарә ясады, әмма тегесе баш тартты.
— Сез нәрсә, Вероника Борисовна?.. Бу юештәме?
— Саф һаваның ниндие дә әйбәт... Мин Госман Габдулычның чыкканын көтәм әле.
40
Яз бик иртә килде.
k Казан урамнары, юып алгандай, ялт иткән Юбилей өмәсендә бик тырышканнар, күрәсең.
1 Еракта, Идел битендә, әллә су, әллә боз ялтырый. Биектә зәңгәрсу- ^ксыл болытлар агыла.
Левин, Кремль капкасыннан чыккач, беравык Муса Җәлил һәйкәле янында йөзен Идел ягыннан искән тыгыз һәм дымсу җилгә куеп торды. Тирән һәм авыр сулаштырды. Аннары кул сәгатенә күз төшереп алды да ашыкмыйча гына университетка таба атлады
Өлкә комитеты секретаре аңа; «Ярар, Марк Львович, сәгать дүрткә керерсез»,— дигән иде.
Аңлаша алырлармы?
Урам тулы яшьләр, студентлар, һәммәсе дә көләч йөзле, шат! Бөтен урамга тик ул гына, ахрысы, балтасын суга төшергән адәм кыяфәтендә... , _
Аңларга тиештер, хәленә керергә тиештер! Левин аны ярыйсы гына әйбәт белә: бик башлы һәм принципиаль кеше, әмма бер дә алай каты бәгырьле түгел кебек...
Е
Is
ЭДУАРД КАСЫЯМОВ
Ике елга якын элек алар заводының йөз еллык олы бәйрәмен» £ үзе килгән иде. Калку гәүдәле, чәченә бик иртә чал кергән житәхш
Завод байрагына хөкүмәт исеменнән орден кадады. Бик җылы, ы күркәм речь сөйләде. Аннары, инде соңга табарак, ничектер сүз арасы» да гына:
— Мондый бәйрәмдә гадәттә гел мактау гына ява. Алай да үпкәли әйтим әле, Марк Львович: ник кермисез, нигә күренмисез миңа? Әла киңәшер-әйберегез булмыймы? Ай-Һай, зур һәм җитди нәрсәләр б=и шикелле әле сездә!» — дип, Левинга төрттереп алган иде ул.
Инде менә киңәшергә килде.
Заводның киләчәк язмышы хакында сүз кузгатыр, аннан да бигрәи үз халәтен аңлатыр. Тик сөйләшүләре ни рәвештәрәк барыр икән Моны Левин, йөз кабат уйласа да, күз алдына китерә алмый иде. 1
Ихтимал, секретарь иң әүвәл Ленин өмәсенең пичек үтүе хакында сораша башлар. О, аз тырышмадылар, бөтен Ватан күләмендә туплаш торган маяга бәләкәй өлеш кертмәделәр алар! Левин монысын җирен! җиткереп тасвирлый белер. Аннан инде әкренләп уз хәленә күчәр, J бусы аның иң авыры булыр...
Заводка, әлбәттә, иң беренче нәүбәттә Мороздан котылырга кирәк булыр. Бу хакта Левин бер генә тапкыр баш ватмады. Яна кешене дэ1 күңеленнән күптән уйлап, әзерләп куйды. Ярып салыр: «Госман Әхме-1 ров яисә Вероника Борисовна Савченко»,— дияр. Сәбәбен дә төшенде-' pen бирер: «Оста оештыручылар, шәп белгечләр»,— дияр. Хәер, Савченко болай да үз урынында шикелле...
Ә бәлкем секретарь капыл гына: «Аңладым сезне... Соң үз урыны-' гызга кемне тәкъдим итмэкче буласыз?» — дип сорар. Левинның моңа да җавабы күптән әзер, җаны әрнесә дә, әйтер: «Бусы инде сезнең1 ихтыярда,— дияр.—Шул ук Госман Әхмеров ярап куймасмы икән? Андый йөкне дә күтәрмәстәй адәм түгел»,— дияр... Үзләре уйлашыр тагы...
Ирек мәйданы бигрәк күркәм! Әйләнә-тирәдәге йортлар елмаеп тора.
Мәйдан уртасында Ленин һәйкәле. Аның нигезе гөлчәчәкләргә күмелгән. Бик иртә өлгертелгән гүзәл чәчәкләр.
Марк Львович сквердагы эскәмиягә килеп утырды.
Халык арлы-бирле үтеп кенә тора, һәркемнең йөзендә яз кояшы балкый сыман...
Үзеңнең җегәрсезлегеңне. сәләтсезлегеңне тану, һай, җиңел түгел икән! Ләкин замана графигында өстерәлеп барыргамы? О, юк, мең кат юк! Синнән күп көчлеләр, күп сәләтлеләр үсеп өлгерүен күрә торып, андый җаваплы һәм олы урынны бушка җылытып утыруы үзе үк зур гөнаһ лабаса!.. Аңа да шулай эш тапмый калмаслар әле, ул да бирер-'' дәен биреп бетермәгәндер әле! Намусы аңа шулай ди...
Сәгатенә күз төшерде. Инде дүрт тулып килә иде.
Капыл купты. Җилкәләрен турайтты.
Бер минуттан Левин республика партия оешмасының штаб йорты эченә кереп китте...
41
Эпилог урынына
Әйе, олы юбилейлар елында яз бик иртә килде — табигать дөнья хәленә керә белде.
Текә Яр һәм Акбалык тирәләрендә мәгърур Чулман-. апрельнең ундүртендә үк кузгалды.
Ярларга t-j’ . дап-ватылып ага боз. Инде өченче
•вен шулай Ярты Чулманны инләп килгәннәре дә аз түгел
• Бүген һава аерата жылы Көн матур. Зэнгәр күктән кояш елмаеп рый. Йөзләрне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап, иркәләп саф жил исеп ра.
Шунадыр, бүген яр буена халык аерата күп сибелгән. Табигатьнен ыиа бер килә торган жанлы, иләсләндергеч манзарасын, карап туя ♦ шыйча. тамаша кылалар. s
Текә Ярда сыерчыклар туе. Туктала алмыйча, атынып-атынып сай- 2 аГйлар... >
...Югарыда, яр кашында, жирдә яткан иске телеграф баганасында ** <е кода кунаклаган: Гөргери карт белән Закир абзый. Икесе дә колак- $ JH бүректән, әмма берсендә кайры тун, икенчесендә тузгый төшкән < :.ске сырма. 5
Карашлары елгада. Сүзләре сирәк. ®
— Кояш жылысы сеңерләргә үтә башлады, кода,— диде Гөргери х
арт, тез капкачларын сыйпаштырып һәм сыңар аягын суза төште.— Ә ♦ ere чакны март уртасында, һай, беттем дә дип тордым! Ярый әле, в .уктыр уколның шәбен кадый белде. о
— Әйе, кояш берәгәйле жылыта бүген. Инде озакламый тәмам 2
ихәтләнеп китәрсен. Күз генә тия күрмәсен!.. Әле, алла боерса дигән- “ 1ӘЙ, менә парахуд юллары гына ачылсын, икәүләшеп теге рнстаннар о ятына барып кайтырбыз. Автозаводка, дим. <
Ике кода бердәм карашларын Чулман-дәрья аккан уңайга күчерде. х 5ик еракта, әнә, зәңгәр рәшәгә өртелгән офык артында, әкняттәгедәй « jyp корылыш купкан — берсенең улы, икенчесенең кызы да кайнаша Шунда... Юллар өзелгәнче бер күренеп киткәннәр иде Аңыштылар: үз- > ләре ир белән хатын, үзләре аерым-аерым тулай торакларда яшиләр * икән. Боларның үз оланнары әйтмәде әйтүен, әмма ишеткәннәре, ипидер, хак . Вәт бит, тормыш диген! Югыйсә, сөлектәй чаклары, югыйсә...
— Барсак барырбыз... Тик, кода, алар кулыннан чыккан нәрсәкәйләрне безгә күрергә насыйп булмастыр инде. Тупрагым тартканын яман да сизәм мин Инде оныкларыбыз эшен гүрдә килеш кенә тыңлап ятарбыз, дим.
— Ашыкмыйк әле. Анысына кайчан да өлгерербез...
Бер мәл тын гына утыргач, сүзне янә Гөргери карт Абуздырин кузгатты;
— Мирычиы икенче сменага төшә дидеңме әле син? Эшенә китеп барганчы, әллә сугылып киләбезме үзенә?
— Нигә?
— Нигә, имеш... Соң, үзебезнең Революция тавы хакында инде. Гәгаеи сөйләшәсе иде: кайчанрак тотынырбыз микән?
, — Җир ныклабрак кипкәч тә дидек бит инде. Материалы-ние әзер. *>елобородов үзе дә: «Татарстан бәйрәменә күз өстендәге каш итәчәк- *л*з Революция тавындагы туганнар каберлеген!» дип әйтеп тора ич. Шулай булгач...
— Ярый, алайсам...
Янә тынып калдылар...
...Бу мизгелдә болардан шактый читтә. Текә Яр поселогының аргы башындагы шәрә кашында, янә ике адәм — Госман Әхмеров белән аның хатыны Зөбәржәг —яз кошының тилерен сайравын сокланып тыңлый иде.
Кинәт баш өсләрендә сайрау авазы капыл киселгәндәй булды һәм шул секундта ук диярлек алардан чак кына кырыйгарак һәм түбәнгә- рәк күктән бер йомры нәрсә атылып төште. Төште дә юкка да чыкты...
Зөбәрҗәт, иреннән аерылып, шунда таба ыргылды.
— Ах, энекәем! Харап кына ла булды ла!
Әмма учка сыярдай гына җан кисәге шул мизгелдә үк әллә ниче кенә янә калкынды, бер тын түбәндә эленеп торды, аннары җит® җитез тилпенеп, янә югарыга үрли башлады һәм күз ачып йомган apj да диярлек һава зәңгәрлегендә юк та булды. Тик күк тирәнлеген^ зәнгер-зәңгер сайраган тавыш кына яңгырап торды. Үзенең йөрәкщ дә чәнти бармак башы кадәр бармы икән, ичмаса?
Бу минутта Госман Әхмеровның үз лабораториясендә уздырылц диспут капыл исенә төште: «Кош канаты белән көчле, ә без?!.»
Кайнарланып бәхәсләште яшьләр: «Кеше ул үзара дуслыгы бе.ц көчле», диде. Икенчеләре: «Мәхәббәт», дип расларга тырышты, өченщ ләре исә: «Хезмәт... Ник дисәгез, тормышның нигезендә хезмәт ята. хе мәт кешене күтәрә дә»...— диде. Әмма барын да тыйнак холыклы, ба тәҗрибәле Мөстәкыймә апалары уздырды шикелле. «Адәм баласы әүвәл үзенең саф намусы, какшамас вөҗданы белән көчле!» — диде у Чыннан да шулайдыр: саф намус һәм какшамас вөҗдан...
— Әтисе, дим! һай, тибә дә инде!
Зөбәрҗәт янә иренә килеп сыенды.
— йөрәгеңме?
— йөрәк һаман да тибә ул... Түшемдә түгел, түбәндәрәк... Менә Үземнең дә әле беренче сизүем...
Госман бу көнне, бу сәгатьнең килүен үзе дә күптәннән көтә щ бугай — куанычлы елмайды. Кулын бер мәл куеп торды.
— Чынлап та, ә! Химиклар нәселен ишэйтәбез, алайсам!
— Ә бәлкем ул врач булыр, әтисе...
— Кем булса да, чын адәм булсын!
Түбәндә Чулман-дәрьяда шашынып-актарынып боз ага, ә баш өсл рендә зәңгәр тирәнлектә дәртләнеп-дәртләнеп тургай сайрый иде.
1970—1971