Логотип Казан Утлары
Юлъязма

АМЕРИКА БУЙЛАП СӘЯХӘТ


н=ь ~у зган елның 19 октябреннан 1 ноябрена тикле миңа
gjfcZl / Америка Кушма Штатларында туристик сәяхәттә
булырга туры килде. Сәяхәтне СССРның «Белем» ВИцгД җәмгыяте галимнәр өчен махсус оештырды. Сәя-
1;Г-Я W хәтчеләр төркеме зур түгел, нибарысы 12 кеше, <, алар фәннең төрле тармакларыннан һәм илебезнең
төрле республикаларыннан иде.
«й*** Безнең максат шактый ук тыйнак. Без, турис
тик сәяхәт биргән мөмкинлекләрдән чыгып. Америка тормышы белән танышырга, Советлар Союзы турында сөйләргә, укымышлылар белән, америка-совет дуслыгы җәмгыятендәге дуслар белән очрашырга тиеш идек.
Ике атна вакыт эчендә без Вашингтон, Лос-АнджелоС, Сан-Франциско, Чикаго, Нью-Йоркта булырга өлгердек. Әлбәттә, шушы аз гына вакыт эчендә Американы барлык аспектларында күреп бетердек дип әйтү дөрес булмас иде, монда сүз бары тик без күрергә өлгергән, без шаһит булган кайбер нәрсәләр турында гына барачак. Шуның өстәвенә, мин журнал укучыларның үзләренең дә Американы һәм экономик, һәм политик, һәм социаль яктан белүләренә таянам, шунлыктан мин укучыларга таныш булган, яки теләсә кайсы белешмә китабыннан алырга мөмкин булган фактларга тукталып тормыйм.
Америка Кушма Штатлары — бик катлаулы, каршылыклы ил: гаять зур байлык туплаган, шул ук вакытта халыкның байтак өлеше хәерче хәлендә яши торган ил.
Фән һәм техника өлкәсендә бик нык алга киткән, шул ук вакытта җәмгыятьнең билгеле бер өлешендә әхлакый деградация кичергән ил.
Гаять зур җитештерү куәте булган, әмма культурасы бик әкрен үсә торган ил.
Бер якта болытларга ашкан биек йортлар, мәһабәт сарайлар сала, икенче якта негрларны кварталы-кварталы белән алачыкларда яшәтә торган ил.
Американы аңлар очен бу илнең географик шартларын һәм табигать уңайлыкларын да истән чыгарырга ярамый. Боларның барысы
өстенә Америка Кушма Штатларында төньяк белән көньяк сугышкан дәвердән бирле сугыш булмаган. АКШның хәтта төньяк чиге дә безнең Харьков белән Волгоград киңлегенә туры килә. Климат шартларына ике океан уңай тәэсир итә. Илнең көньяк районнары, мәсә- ф лөн, Флорида, һиндстан киңлегенә тәңгәл килә, һава шартлары иген игү, мал-туар үрчетү өчен бик уңайлы. Илнең күпчелек районнарында терлек ел буе җәйләүләрдә йөри. Хуҗаларның эше көтү йөри торган кишәрлекләрне электрлы койма белән әйләндереп алудан гыйбарәт. Хуҗа бер атнадан мал-туарын барлап, койманы арырак күчереп куя, яңа порция тоз сибә дә, мәшәкате шуның белән бетә. Илнең урта бер өлешендә безнең Кавказдагы төсле шартлар. Кар монда ике-өч елга бер генә мәртәбә, анда да аз вакытка гына күренеп ала.
Ноябрь-декабрь айларында Флоридада бәрхет сезоны, монда илнең иң зур «бүреләре» — миллионерлар, миллиардерлар җыела.
Табигый шартлардан файдалану, ел саен капитал салу, техника белән тәэмин итү, химияләштерү, селекция эшләре башкару сәбәпле, авыл хуҗалыгы нык кына алга киткән.
Кыскасы, Америка җәмгыяте — катлаулы организм, аны гадиләштереп күрсәтергә ярамый, яхшысын-яманын бергә кушып, бер бөтен итеп карарга кирәк. Тагын бер нәрсәне әйтик, без Америкага ике илнең үзара мөнәсәбәте уңай нәтиҗәләргә ирешкән чакта бардык. Коралсызлану мәсьәләсендә, экономик элемтәләрдә, ленд-лиз буенча килешүләрдә беренче адымнар ясалган иде. Бу процесс үзен- иән-үзе генә бармый, аның күп кенә катлаулы яклары, кыенлыклары бар. Булган катлаулылыкларны җиңеп, америка империализмына үзебезнең курсны тагарга кирәк. Әнә шул юнәлештә партия һәм хөкүмәт ныклы эш алып бара.
Без реаль чынбарлыктан чыгып эш йөртәбез. Америка Кушма Штатлары — көчле экономик держава, аның зур гына экономик, хәрби потенциалы бар, Европада һәм Азиядә салган зур капиталы бар, империалистик политиканың барлык җепләре бирегә килеп тоташа. Шундый ил белән үзара мөнәсәбәтне җайлау бик мөһим. Май аендагы очрашулар алдыннан ике альтернатива бар иде. Беренчесе — АКШның хаким даирәләре дөньяда киеренкелекне көчәйтү ягында торалар һәм бу хәл илнең үз эчендә әллә ни каршылык тапмый иде. Икенчесе — реаль чынбарлыктан чыгып эш иткәндә, дөнья проблемаларын акыллы итеп чишәргә кирәклеген Американың хаким даирәләре аңламый булдыра алмыйлар иде. Хәлләр әнә шул акыллы якка таба китсен өчен Советлар Союзы кулыннан килгәннең барысын эшләде.
Безңең сәяхәтебез шактый ук тыныч үтте: сионистлар теңкәбезгә тимәде, безгә каршы бернинди диверсия дә эшләнмәде, безне таларга өлгермәделәр. Талау дигәннән Америка шартларында ул гадинең дә гадие, өнә бит Валентин Зоринны Нью-Йоркта, көпә-көндез, милли паркта таладылар. Америкадагы мондый хәлләргә без әле алга таба тукталырбыз. Ә хәзергә үзебезнең сәяхәт белән турыдан-туры бәйле хәлләргә тукталасы килә.
19 октябрьда без Нью-Йоркка килеп төштек, безне шундук икенче аэродромга озаттылар, аннан без Вашингтонга очып киттек һәм кичен анда булдык. Урамда эт адәм дә юк. Кичен Америка шәһәрләрендә кеше йөрмәвен газеталардан укыганда ышанмыйчарак тора идек, менә хәзер караңгы төшү белән Америка башкаласында тормышның тынып калуын үз күзебез белән күрдек. Талану яки үтерелүдән куркып, кешеләр өйләрендә утыралар икән.
М Ө Җ Ә ҺИ т В Ә Л и Е в ф АМЕРИКА БУ ПЛАН СӘЯХӘТ
Икенче көнне экскурсия Ак йортны күрсәтүдән башланды. Танцылар залын, кызыл залны, ашханәне, президент кунаклар кабул итә торган залны күрсәттеләр: стеналарда кайбер президентларның портретлары эленгән, Джон Кеннединыкы да бар, бик мәгънәле, сәнгатьчә эшләнгән портрет: әйтерсең ул үлем сәгатен көтеп утыра.
Ак йортның тышкы күренеше әллә ни искитәрлек түгел, үзе ул яшеллеккә күмелгән, янәшәсендә генә парк бар. Линкольнны үтергәннән соң ул паркны кечерәйткәннәр. Кыскасы, президентның резиденциясе гади генә аулак бер почмакны хәтерләтә, монда зур дәүләт эшләре эшләнүенә хәтта ышанасы да килми.
Американнар сәяхәтчеләргә күрсәтә торган- икенче истәлекле урын — Капитолий. Анда сенат, вәкилләр палатасы утырыш үткәрә, конгрессменнар, сенаторлар җыела. Зур һәм нык бина ул, башында купол, аның түбәсенә Азатлык статуясы куелган. Безгә вәкилләр палатасын, сенат урынын күрсәткән чакта кемнең кайда йоклавын, эш вакытының күпмегә сузылуын, монда нинди мәсьәләләр каралуын бик җентекләп аңлаттылар. Капитолий залында Америка тарихының аеруча әһәмиятле чорларын тасвирлаган картиналар, Америка тарихында зур урын тоткан эшлеклеләрнең статуялары куелган.
Вашингтонда без хәтта Пентагонда да булдык. Хәрби ведомствоның исеме аның биш почмаклы булуыннан килә икән. Аның биш каты җир өстендә, өч каты җир астында. Янәшә генә автомашина куяр өчен гаять зур мәйдан, мөгаен, ун мең урынлык бардыр. Гидлар әйтә, сугыш вакытында монда 50 мең кеше эшләде, диләр, хәзер 25 мең кеше эшли икән. Безне экскурсия тәртибендә Пентагонга алып керүләренә баштарак гаҗәпләнеп калган идек, соңыннан моның аерым бер мәгънәсе барлыгына төшендек. Бактың исә, икенче катта Пентагонның сул канаты хәрби хезмәт өчен түгел, төрле-төрле характердагы тыныч хезмәт өчен файдаланыла. Магазиннар, кафетерий, бар һәм башкалар урнашкан монда, хәтта христиан, протестант, католикларга дога кылу өчен аерым билгеләнгән урыннар да бар. Кыскасы, бу куркыныч хәрби ведомство түгел, Вьетнам һәм башка илләрнең тыныч халкын кырып бетерү өчен сугыш планнары корыла торган урын түгел, кеше үзенең теләсә нинди ихтыяҗын үти ала торган тыныч бер ведомство икән дигән иллюзия тудыралар. Безне шуннан ары алып бармадылар. Без АКШның иминлегенә бернинди куркыныч та тудырмадык.
Безгә Вашингтонның яңадан салына торган районын күрсәттеләр. Американнар үзләре моны киләчәк шәһәре дип атыйлар. Мондагы корылмалар үтә дә заманча: иркенлек күп, һава күп, архитектура мәсьәләләренә, биналарны матур итеп салуга, көнкүреш хезмәте күрсәтүгә бик нык игътибар ителгән. АКШта театрларның кечкенә, 75—100 урынлы гына булуын, кинокартиналарның озлексез күрсәтелеп торуын әйттеләр.
Вашингтонда безгә Вашингтон, Линкольн, Джеферсон һәйкәлләрен озаклап күрсәттеләр. Алар бер-берсеннән тигез ара калдырып куелганнар, һәркайсы үзенчәлекле, зур, мәһабәт һәйкәлләр. Алар куелган турыда бакчалар, парклар тезелеп китә, бакчалар гүя бөтен Вашингтонны кисеп узалар, һәйкәлләр рәтендә, калкурак бер урында Джон Кеннеди кабере. Кабер өстендә зур мәрмәр таш, янәшә Роберт Кеннедига кечкенә генә таш куйганнар, таш өстендә ак тәре, һәммәсе гади, иң характерлысы — Джон Кеннединың кабер ташы бөек президентлар һәйкәле рәтенә туры килә.
Һәйкәлләр тирәсендә хәрбиләрнең, атаклы кешеләрнең каберләре тезелеп китә, шул исәптән Вьетнамда һәлак булганнарга бик күп кабер ташлары куелган. Бу каберлек безнең көннәрдәге Америка чынбарлыгының җанлы трагедиясен гәүдәләндерә.
Безне Вашингтон туып-үскән утарга да алып бардылар. Анда эләгер очен Александрия дигән кечерәк бер шәһәр аша узарга кирәк. Күпчелеге ике катлы йортлардан гыйбарәт булган ул шәһәрдә йортлар беркайчан да искерми, ватылмый икән. Монда бик күп йортлар ф 1750 елдан ук саклана. Яңа йортлар борынгы стильне саклап. ансамбльгә туры китереп салына.
Вашингтон утары Потомак елгасы ярында яшеллеккә күмелеп 5 утыра. Каршы як ярда урман, ул яр калкурак, безнең урта рус ° полосасындагы табигатьне хәтерләтә. Вашингтон утары — ике катлы 5 бина — ял итү, эшләү, кунак кабул итү өчен уңайлы итеп салынган. 5 Әйберләрнең күпчелеге Вашингтон яшәгән чактагы чын әйберләр. * Берничә урында хуҗалык каралтылары: аерым кухня, азык-төлек < келәте, кием тегү мастерское, карета сарае. Вашингтонның һәм аның 2 хатынының шәхси әйберләре аерым биналарда саклана. Вашингтон g мемориалына американнар зур милли хәзинә итеп карыйлар.
Бу — рәсми Вашингтон, ягъни Американың алгы ягы. Ләкин американнар тормышларының бар ягын да күрсәтергә теләмиләр. * Кайтышлый без негрлар яши торган урамнарны күрсәтүләрен үтен- “ дек. Алар безнең үтенечне кире дә какмадылар, негрлар урамына х алып та кермәделәр.
Нәр көнне сәгать 4 тә безнең программа бетә. Безгә беркетелгән а машина кайтып китә. Вашингтонга килеп төшкән көнне үк безнең н янга Вашингтондагы совет хезмәткәрләре килде. Алар белән бергә ~ без негрлар яши торган районнарны карадык. Без иртәнге якта күр- о гәннең капма-каршысы бу. Безне озатып йөрүчеләр әйттеләр: гаран- 2 тия бирәбез, сез бу районда бер генә дә ак тәнлене очрата алмассыз, ® диделәр. Чыннан да шулай булып чыкты. Төзек йорт очратуы да * кыен монда. Кайсы бинаның тәрәзәсе ватык, кайсысына аркылы такта кагылган, стеналары кара күмер булып калган йортлар да бар. Безгә 1968 елны. Люгерны үтергән чакта, негрлар кузгалышы вакытында җимерелгән биналарны күрсәттеләр, алар әле һаман җимерек хәлдә торалар.
Негрлар районында без бер генә дә яңа каралты күрмәдек. Район ташландык бер урынны хәтерләтә. Негрларның җимерек биналарны төзәтергә, аларны сакларга һәм нормаль рәвештә эксплуатацияләргә акчалары юк. Эшкуарлар моңа акча тотарга теләмиләр, чөнки аннан бернинди дә табыш килми. Алар монда яңа биналар салырга да теләмиләр, чөнки аларда таза хәлле кешеләр тормаячак, йорт салуга тотылган акча әрәм булачак. Бу районнарда магазиннар, яңа пред-приятиеләр дә салынмый, чөнки капиталистлар таланудан куркалар. Негрларның яшәү шартлары бик начар, ә бит алар биредә халыкның 70 процентын тәшкил итәләр, шул исәптән, мәктәпләрдә укучы балаларның 85 проценты негр балалары.
Америка мәктәпләренең күбесендә тәртипсезлек. Без хәтта штатында полицейский булган мәктәпне до күрдек. Без кораллы полицейскийның мәктәптә нигә кирәк булуын сорагач, безгә әйттеләр: укучылар тәнәфес вакытында укытучы хатын-кызны көчләмәсеннәр өчен кирәк, диделәр.
Соңга табарак. Лос-Анджелоста сәяхәттә булган чагында, амери- ка-совет дуслыгы җәмгыятеннән бер карчык безгә укучыларның ир- ат укытучыны талауларын сөйләде. Укытучыга ике укучы ташланган. әмма аның кесәсендә берничә центы гына булган, ул аларны мыскыллы елмаеп тегеләргә биргән, укучылар шуның өчен аны бик каты кыйнаганнар, һәм ул әле дә булса больницада ята икән. Болар- ның барысы мәктәп ишегалдында булган.
Мал-мөлкәтләре зур булган негрлар негр геттоларында яшәмиләр, алар башка районнарда яшиләр. Ләкин монда негрның баен да ярат
мыйлар, бай негр йортка күчеп килү белән аның күршесе — ак тәнле ничек тә булса башка урынга күчеп китү ягын карый. Раса дискриминациясе Америкада бик көчле һәм ул тормышның барлык өлкәсенә үтеп кергән.
Безнең икенче көнебез төшкә тикле буш иде. Без үз теләгебез белән сәнгать музеена киттек. Музей бик бай булып чыкты. Монда дөнья культурасының күп кенә җәүһәрләре тупланган. Подвал катларында бүгенге заман художникларының эшләре эскиз рәвешендә куелган. Бүгенге Америка сәнгатен без Чикаго музеенда тулырак күрә алдык. Ул хакта әле сүз булыр.
Башкала тормышының, биредәге башка шәһәрләр тормышы кебек үк, үзенчәлекле бер сыйфаты — җәмәгать транспорты булмау. Шуңа күрә шәхси машинаң булу — ул зиннәтле әйбер булдыру түгел, беренче ихтыяҗ. Машинаң юк икән, уку, эшләү, бару-кайту ифрат кыенлаша. Миңа илчелекнең бер киңәшчесе әйтте: аның шоферы негр икән, инде унбиш ел аңарда эшли икән, аның шәхси файдалануда өч машинасы бар. Берсендә — ул үзе эшкә килә, икенчесендә — хатыны бара, өченчесендә — кызы укырга йөри. Әгәр шул машиналары булмаса, ул яши, көн күрә алмый.
Сүз уңаеннан әйтик, машина белән бәйле хәлләр Американың барлык тормышына кагыла. Илдә куәтле автомобиль промышленносте булу да, бүгенге заман таләпләренә җавап бирердәй автострада да, күперләр, күчеш урыннары да шуңа бәйле; машина, аны карау, әйбәт итеп тоту американ семьясының шактый табышын суырып ала; юл катастрофалары милли проблемага әйләнә; мәйданнардагы, йортларның төрле катларындагы гаражлар — тормышның гади бер күренеше.
Калифорния университеты профессоры әйтте, бездә 30 мең студент укый, шуларга 17 мең урынлы гараж тотарга туры килә, диде. Эш патологиягә барып җитә. Американнар шактый күп вакытларын машинада үткәрәләр, ә ул машиналарда тизлек кул белән күчерелми, газ уң аяк белән кабызыла, шунлыктан америка шоферының уң аягы көчлерәк була, имеш.
Хәзер мин үзебез узган шәһәрләр буйлап укучыларны да йөртеп чыгарга телим, ул безгә, бергәләп, бу ил хакында кайбер гомуми нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирер.
20 Октябрьда без «Дуглас» тибындагы самолетта Лос-Анджелоска киттек. Халык күп сыя торган, кәнәфиләре өч рәт итеп тезелгән иркен самолет бу, рәт араларында төркем-төркем җыелып торырга була. Американнар юлда бик шаулап бардылар, виски һәм башка эчемлекләр эчтеләр, без, тыйнак кына булып, үз урыннарыбызда утырып тордык. Кино булачагын хәбәр иттеләр. Тавышлы кино итеп карау өчен махсус шнур алырга, шул шнур өчен ике доллар түләргә кирәк икән. Бизнес иле, ни хәл итмәк кирәк. Шулай да без кино карый алмадык. Аппаратура ватык булып чыкты. Монтерлар керде, самолет түшәменнән аппаратураны сөйрәп чыгардылар, бик озак казындылар, шулай да төзәтә алмадылар. Бәлки, американнар безнең тынычлыкка гаҗәпләнгәннәрдер, ник дисәң, аппаратура безнең баш өстендә асылынып торды, аның тирәсендә кайнаштылар, Әзер- бәйҗан Фәннәр академиясе президенты иптәш Абдуллаев, хатыны белән янәшә, аппаратура баш өстендә асылынып торган хәлдә, тыныч кына йоклап үткәрде.
Лос-Анджелос — төрле якка җәелеп үскән бик зур шәһәр. Хәтта самолетта очкан чакта да аның очы-кырые юктыр кебек тоела. Бер юнәлештә аның озынлыгы 100 километр. Көндезен игътибар иттек, моның шулай булуы табигый икән, чөнки шәһәрдә күпчелек йорт бер-ике катлы. Соңгы елларда гына биек йортлар салына башлаган. Хикмәт шул — шәһәр җир тетрәү зонасында. Ул Тын океан ярында.
Биредә субтропик климат, пальмалар үсә, октябрь ахырларында да эссе була икән әле. Американнар үзләре әйтә, Лос-Анджелос ул — һавасы иң күп бозылган шәһәр, диләр. Монда 10 миллионнан артык машина бар, 8 миллион чамасы кешегә җәмәгать транспорты юк диярлек. Шәһәрнең таза хәлле кешеләре бозык һавадан качып, шәһәр аръягындагы виллаларында яшәүне артыграк күрәләр.
Һәрбер шәһәрдә безгә истәлекле урыннарны бик тырышып күрсәттеләр, ләкин ике-өч көн эчендә, программа никадәр зур булмасын, америка тормышы лабиринтларын күреп бетерә алмадык. Бу мөмкин дә түгел, һәркем сине кисәтеп куя: караңгы төшү белән урамда калу куркыныч, талыйлар, үтерәләр. Без андый хәлләргә тарымас өчен тәртип белән генә йөрдек. Хәер, без амернка-совет дуслыгы җәмгыятендәге дусларыбыз ярдәме белән кайбер өстәмә нәрсәләр дә күрә алдык.
Лос-Анджелосның горурлыгы — Диснейлэнд паркы. Аның проекты 1928 елда ук төзелгән булган, тик 1956 елны гына гамәлгә ашкан. Бәясе — 500 миллион доллар. Ул 200 акр күләмендәге зур гына мәйданны алып тора. (Бер акр безнең үлчәүдә ярты гектар чамасы.) Паркта аттракционнар бик күп һәм аларның байтагы балаларга исәп тотып эшләнгән: мавыктыргыч — күңелле һәм танып-белү өчен файдалы. Мәзәк карусельләр, гасыр башындагы тимер юл. күз иярмәс тизлектә чана шуу, Марк Твен заманнарындагы пароходларда йөзү, ат тартып алып бара торган трамвайларда сәяхәт кылу, әкият калалары, бүгенге Америка күренешләре — боларның барысы паркта бар.
Паркта йөреп чыккач, шундый тәэсир кала: аны ата-аналар һәм балалар өчен дип зур бер художник уйлап тапкан. Бу күңел ачу, ял итү урыны. Идеясе: менә күрегез, дөнья нинди матур, нинди иркен, нинди күңелле, тормышның вак-төяге, гаделсезлеге хакында уйлап баш ватмагыз, рәхәтләнеп, гамьсез ял итегез.
Ике-өч аттракционны гына сөйләп бирим. Паркка керү нидән башлана? Кешеләр әкият дөньясына килеп эләгәләр. Читән сыман бер нәрсә белән әйләндереп алынган утар, аның тирәсендә идоллар, гадәттән тыш агачлар, тирәкләрдә кошлар. Тамаша башлана. Кыңгыраулар чыңлый, җилләр исә, ат тоягы тавышлары ишетелә, әйтерсең тройка җил уйнатып килә.
Менә идоллар — яңгыр һәм җил аллалары хәрәкәткә килә. Уңдырышлы иген басулары пәйда була. Бер агач авыл хуҗалыгын тасвирлый. Аңарда йөзем үсә, кү?гә күренеп үсә, кошлар көн туганны хәбәр итә, шул мәлне сине кечерәк бер залга чакыралар, ул тормыш уңайлыклары тулып торган матур бер бакча булып чыга.
Тамашачылар утырып бетүгә попугайлар төрле яктан сөйләшә башлый: кешеләрне тәбрикли, нинди күп җыелган халык дип гаҗәпләнә, бәйрәм белән котлый. Аннары алар тавышына оҗмах кошларының сайравы килеп кушыла, гөлләр чәчәк ата, тормыш соклану белән тула; шуларның барысы чын булып тоела, хәрәкәтләнә, кыймылдап тора, хис уята, тәэсирләндерә, әмма боларның барысы ясалма рәвештә эшләнә.
Бераздан көн караңгылана, әйләнә-тирә хуш исле саф һава белән тула, югарыдан, түшәмнән бер агач төшә, аның ботакларында тылсымлы кошлар утыра. Алар сайрый, алар сайравына джаз килеп кушыла, крокодиллар, башка җанварлар үзләренчә бакырыша, кыс касы, төсләрдән, тавышлардан чуар сабан туй хасил була һәм шуларның барысын бүгенге заманның модалы музыкасы бергә бәйли.
Бераздан яңгыр коя, күк күкри башлый, табигать ярсынырга керешә. Әкренләп анысы да тына тагын. Оҗмах кошлары пәйда була, чәчәкләр баш калкыта. Кошларның күзләре ачыла-ябыла, ка-
МӨҖӘЬИТ ВӘЛИЕ B ф АМЕРИКА БУЙЛАП СӘЯХӘТ ф
«атлары җилпенә, болар барысы ярашып эшләнгән гамәл-хә- рәкәтләр, шулардан табигатьнең бөтенлеге, ритмда кабатланып торуы, аның байлыгы һәм төрлелеге аңлашыла.
Без сөйләргә теләгән икенче аттракцион — джунглидагы пиратлар. Бу күренеш бөтенләе белән җир асты куышларында эшләнә. Тирә-юньдә тропик урманнар, ерткыч хайваннар. Унбиш-егерме кеше, көймәләргә төялеп, су өстеннән йөзә башлый, чынлыкта исә көймә су асты рельсларыннан бара. Син үзеңне джунгли уртасыннан барам дип хис кыласың. Юлда сиңа чын филләр очрый, алар шарлама буенда торалар, арысланнар төркеме сине озатып кала, жирафлар үлән чемченеп йөри, тагын әллә ниткән җанварларны күрергә өлгерәсең. Монысы әле тыныч-имин тормыш. Барган саен куркыныч арта: текә тау сукмаклары һәм куера барган караңгылык — болар барысы күңелгә шом сала; агач арасында пиратлар яшеренеп тора, әйләнә- тйрөд» .шакаллар йөри, кыргый гориллалар килеп чыга, әледән-әле баш сөякләре, череп бетә язган кием калдыклары, көймә ватыклары очрый. Тагын бер мәртәбә текә кыядан аска төшкәч, көймә кинәт караңгы бер култыкка барып керә. Сулда пиратлар корабы, анда пиратлар акырыша, аларның йөрәк яргыч кыяфәтләре күренә (алар барысы без белгән-ишеткән хикәяләрдәге пиратларны хәтерләтәләр). Уңнан, крепостьтан туплар ата, тирә-юнь төтен белән тула, монда ин”“ сине, мөгаен, таларга тиешләр. Ләкин көймә уңга борыла. Тормыш тагын үзенең гадәти бер агымына кайтып төшә. Уң яктан син шундый бер күренешне күреп барасың: әсир төшкән кешеләрне пиратлар җәзалыйлар, салкын сулы коега салалар. Пиратлар тантана итә, ә әсирләр куырылып, боегып калганнар, үлем көтәләр. Арырак киткәч, тагын бер күренешкә тап буласың: пиратлар җиңү бәйрәме үткәрә. Өстәлләр тулы нигъмәт, шәраб, бизәнгән-киенгән хатын-кызлар. Пиратлар инде исергән, хатын-кызларны куып йөртәләр. Икенче бер күренештә, киресенчә, тап-таза бер хатын ябык кына пиратны куып бара. Көлке-тамаша.
Бу котыру-шашынулар югарыгы ноктасына җитә: пиратлар кәеф- сафа кылган йортлар яна, пиратларны көтмәгәндә килеп тоталар. Бераздан пиратлар ябылган казаматлар яныннан узып китәсең, пиратлар җәзаларын алганнар. Сул якта пиратлар талаган тау-тау байлык өелеп кала. Көймә үз җае белән джунглига килеп керә, тамаша бетте, пиратлар җиңелде; көймәне яр буенда яңа бер төркем сәяхәтчеләр көтеп тора.
Әкият геройлары белән очрашу истә кала. Дүрт кеше сыешлы җилкәнле көймә жир асты куышлары буйлап йөри. Убырлы карчык патшалыгына барып чыга, яки тирән упкыннардан сине аударам-ау- дарам дип кенә узып китә. Йөри-йөри башлар әйләнеп бетә, йөрәккә шом төшә, җир астыннан яктыга килеп чыккач, иркенләп бер сулап куясың.
Күңелдә калган тагын бер тамашаны әйтим. Линкольн турындагы киножурналны күрсәткәч, караңгы бер залга алып керәләр, сәхнәсе якты, ләкин әле пәрдә ачылмаган. Халык утырышып беткәч, пәрдә ачыла да син сәхнәдә утырып торган Линкольнны күрәсең. Ул үз зурлыгында, тере. Әкрен генә күтәрелә, тамашачыларга карап сүз башлый, аның атаклы бер реченең бер кисәге сөйләнелә. Сөйләгән чакта Линкольн кулларын болгый, күзләрен йөртә, керфек кага, аның үз-үзен тотышы да, басып тору рәвеше дә, төсе-бите дә сөйләгән сүзенә туры килеп тора, кыскасы, син каршыңда тере Линкольн сөйли дип хис итәсең. Аннары ул халыкка баш ия, әкрен генә утыра һәм пәрдә ябыла.
Кабатлап әйтәм, парк балаларга һәм олыларга: Америка гүзәл, аңардан да матуррак ил юк, дигән фикерне җиткерү өчен файдала-
ныла. Моңа махсус кинопанорама, Айга очу белән бәйле аттракционнар да булыша.
Мондый парк Америкада бердәнбер, шуның төсле икенче паркны Флоридада ясарга теләгәннәр, тик анысы начаррак чыккан, диләр. « Паркка керү шактый кыйбат. Без карыйсы аттракционнар бәясе н 6 доллар тора иде. Димәк, бер семьяда 4 кеше булса, паркка керү 2 24 доллар тора дигән сүз. Ә бу аз акча түгел.
Американың башка урыннарындагы кебек, бу паркта да тормыш ° социаль экономик шартлар белән бәйле итеп күрсәтелми, аерым алып < күрсәтелә. Янәсе, тормыш бит ул әнә нинди матур нәрсә, әгәр синең £ бәхетең юк икән, үзеңә үпкәлә. Дөресрәге, син дә бәхетеңне сабыр 2 гына көтеп ал, тормыш авырлыгын уйлама. <
Лос-Анджелоста атаклы Голливуд киностудияләре урнашкан. = Хәзер аның хәле мөшкел: монда инде картиналар төшерелми дияр- ; лек, кыска метражлы телевизион фильмнар гына төшерелә. Фильм төшерү башлыча Европада яки Англиядә эшләнә, американнар моны файдалырак дип саныйлар. Шулай да Голливуд белән бәйле нәрсәләр Лос-Анджелоста саклана.
Голливуд районында 20 мең кешелек җәйге театр бар, ул моннан = илле еллар элек ачылган булган. Хәзер дә әле ачык театрларның иң „ зурысы санала. Сәнгатьнең үзенчәлекле бер хатирәсе итеп американ- а нар 1927 елда салынган кытай театрын саныйлар. Театрга кергән ь чакта кечерәк бер мәйдан бар. Шул мәйданда аяк, кул эзләре, Аме- “ рика сәхнәсенең йолдызлары кул куйган язулар саклана. Аның тра- о дициясе дә бар икән. Театрны оештыручы театрны ачкан чагында х атаклы бер кешене чакырган (исеме исемнән чыкты). Бу мәйдандагы 2 бер плита әле кипмәгән булган, шунда аның аяк эзләре төшеп калган. л Шуннан бирле эзләрне саклау традициясе дәвам итә. Мәйданда инде төрле заманнарның атаклы кешеләреннән 150 тамга бар. Тагын әле 150 тамгалык урын бар, атаклы кешеләр ашыксыннар, юкса, урынның бетеп куюы да ихтимал. Шул ук районда, тротуарда йолдыз рәвешендәге кызыл тамгалардан иң атаклы кино йолдызларының, җырчыларның, телевидение артистларының исемнәре язылган, яннарына кемнең кем булуына карап, кинокамера, пластинка, телекамера төшерелгән.
Болар барысы Стрит урамында, элек ул урам гөрләп торган, диләр, анда модалы рестораннар булган, рестораннарда кино йолдызлары күңелле кичәләр үткәргәннәр, аларның күбесе шушы урамда яшәгән, соңыннан бу урамда хиппилар күренә башлаган, алар атаманлык итәргә керешкәннәр, халыкка ул ошамый, урам инде элекке данын югалта бара.
Голливудның кино йолдызлары яши торган өлешен дә күрергә туры килде. Бу — аристократик район, Лос-Анджелосның иске өлешенә охшамаган. Монда яшеллек күп, урамнарны пальмалар, культуралы үсемлекләр бизәп тора, утарлар төзек, аерым йортлар ерактан ук күзгә ташлана, кимендә алар 200 мең доллар торалар. Юл уңаенда безгә: менә монда Джек Беллекс, Дин Марти, Марис Карлов яши, ә менә монда Элиз Тейлор туктала торган гостиница дип күрсәттеләр. Бу гостиницада ул 32 бүлмә ала, аның артыннан 20 кеше карый икән. Ул инде өч ир алыштырган, әмма кунак йортын алыштырмый, диделәр.
Голливуд районындагы яшәү шартлары кино йолдызларын инде канәгатьләндерми, алар Финикс шәһәрендә аулаграк урыннарда яшәүне кулайрак күрәләр.
Безгә җәмәгать үзәген дә күрсәттеләр, анда 2 мең урынлык концерт залы бар. Аны әле берничә ел элек кенә салганнар. Безне гаҗәпләндергәне шул булды: 8 миллион чамасы халкы булган шәһәрнең
үз опера театры, даими эшләүче драма коллективы юк. Килгән артистларга ышанып торалар. Күрәсең, барысы бизнеска бәйле. Театрлар табыш бирми, шунлыктан театр салу, театр тотуга берәү дә акча чыгарырга уйламый. Хәтта федераль хөкүмәт тә моңа бармый. Аның каравы, шәһәрдә бер театр бар, анда бөтенләй ялангач артистлар уйный. Сәхнәдә генә түгел, витриналарда да шулай куелганнар.
Лос-Анджелоста америка-совет дуслыгы җәмгыятеннән безнең дусларыбыз күп булды. Төнге Лос-Анджелосны карар өчен алар безгә ярдәм иттеләр. Хиппилар җыела торган мәйданда да булдык. Ул Калифорния университетыннан ерак түгел икән. Алар хакында күп ишеткән бар бит инде. Телевидение экраннарыннан, киножурналлардан күргән бар, вакыт-вакыт алар фильмнарда да күренгәләп китәләр. Юк, үз күзең белән күрүгә җитми. Тышкы кыяфәтләре белән алар сине шаккатыралар: котсыз озын чәч, кыяфәтсез сакал, берсе дә таралмаган, тузгып, укмашып беткән; аларның күбесе Иисус Христоска охшатып чәч үстерәләр, кайберләренең чәче шул кадәр дә озын ки, аны хәтта арттан ат койрыгы кебек итеп төйнәп, бәйләп куялар. Башы пеләшләнә башлаган кешенең ат койрыгы чаклы чәч йөртүен күз алдына китерегез! Нинди генә кыяфәттәгеләре юк аларның: яшь кенә бер егет килә, аның өстендә чалбар дисәң чалбар түгел, көчләп умырып, ертып бетергән джинси калдыгы, җепләре асылынып бара. Әнә шул иң югары мода санала. Үзе ялан аяк. Башы арыслан ялын хәтерләтә. Яки кызны алыйк. Кигәне — күзгә күренер- күренмәс чүпрәк. Күкрәге генә аз-маз капланган. Сәгать кичке уннар. Безнең янда ике кыз туктый, аларга күп булса уналтышар яшьтер, берсенең аягында ак йон оекбаш, шуның белән ул Лос-Анджелосны аркылыга-буйга йөреп чыккан. Шунда ук бер почмакта, безнең Казандагы пассажга охшашлы бер бина эчендә, хиппилар үзләренең продукцияләрен саталар. Бу базарда хиппилардан һәм бездән башка бүтән халык булмады. Без үзебезне ерткычлар оясына килеп эләккәндәй хис иттек, әйтерсең алар төрле дәверләрдән һәм төрле яклардан җыелганнар, алардан исән-сау котылып булыр микән дип тә уйлап куясың. Американнар үзләре моңа гаҗәпләнмиләр, бу күренеш аларның ачуын китерми, шулай да өнәп бетермәгәннәре сизелә.
Хиппилар артамы, кимиме? Безгә аларның Сан-Францискодагы җыелу урыннарын күрсәттеләр, әмма алар бу шәһәрдән бөтенләй диярлек киткәннәр. Вашингтонда, алар җыела торган бакчада да күрергә туры килмәде, суык иде инде. Суыкка түзмиләр икән мәхлуклар. Чикагода без алар мәйданын иртән иртүк уздык, бу вакытта алар әле йоклыйлар икән. Нью-Йоркта да алар кими бара, күрәсең, күбесе олыгайган, яңадан килүчеләре сирәк.
Бездә шундый тойгы калды: хиппи ул —студентларның тышкы күренешендәге билгеле бер холык иреге, порнография, секс. Болар барысы — яшьләрне тормышның каршылыклы зур проблемаларыннан читкә алып китү чарасы. Сез, янәсе, ирекле дөньяда яшисез, сезгә барысы да рөхсәт ителә, телисез икән Иисус Христос булып киенегез, телисез икән, хатын-кызлар кебек чәч үстерегез, телисез икән, сәгатьләр буе сексуаль фильмнар карап утырыгыз — барысы сезнең карамакта, сезгә тагын ни кирәк? Бу әхлакый йөгәнсезлекнең һәм аңа түзеп торуның морале әнә шул.
Без караган икенче бер истәлекче урынны әйтми торып, мин Лос-Анджелостан чыгып китә алмыйм. Бу — дөньядагы бердәнбер тамаша, безнең аны телевизор экраннарында өзек-тәтек кенә күргәнебез бар. Тын океан яры буенда диңгез җанварлары аттракционы эшләнгән. Ачык һавада диңгез суы тутырылган өч зур бассейн. Беренчесендә дельфиннар тамаша күрсәтә: койрыгында йөри, һавада өч мәртәбә сальто ясый, ике метр югары атылып, утлы боҗра аша
сикерә; яр буена чыга да үзенчә әкәмәт тавышлар чыгара. Болар барысы кеше командасы белән, күчтәнәч биргәнгә эшләнә. Бер команданы үтәгәннән соң аларга вак балык бирәләр.
Алар белән бергә тюленьнәр осталыкларын күрсәтәләр. Алары «Олимпиадага әзерлек» девизы белән эшли. Арадан берсе бик хәтәр ф тизлек белән йөзеп китә, шактый зур трамплиннан сикерә, су өстендә алка җыя, һавада әллә ниткән әкәмәтләр ясап бетерә. Монысы яшь © тюлень. Өлкәнрәге яр буена чыгып утыра да, һәрбер номер саен, « йөзгечләре белән шап-шоп китереп «кул чаба», ул да моның өчен © бүләк ала. е
Бер ярты сәгатьтән икенче бассейнга эләгәсең. Монда инде дель- g фин белән бергә ике кит баласы сиңа үз һөнәрен күрсәтә. Алар үзлә- ■* ренчә җырлый, үзләренчә бии, бөтен гәүдәләре белән судан сузыла, аннары шап итеп су өстенә егылып төшә, алгы рәттәгеләргә су чәчрә- б тә. Дельфинның баш өстенә балык асып куялар, ул сикереп аны F эләктерә. Бер читтәрәк китлар койрыклары белән «кул чабалар» £ һәм шуның өчен «хезмәт хакы» таләп итәләр. Аннары китлар судан < чыгып, берничә мәртәбә һавада атыналар, шактый ук биеккә элеп ф куйган балыкны алалар, калкавычларын кага-кага, сырт өстендә йөзәләр, гүя саубуллашалар. Дельфиннар ул чакта бергәләп югары ® сикерәләр, шундый да бердәм үтиләр бу эшне, әйтерсең аларны бер = җепкә тагып куйганнар.
Өченче бассейнда биш-алты метр озынлыгындагы зур китлар a осталык күрсәтә. Алар, багана кебек сузылып, турыга сикерәләр; н бала-чага чыр-чу килә, олылар аһ итә, ауган чакта су өстенә шапыл- = дап килеп төшәләр, аннары хуҗа янына килеп, үз тавышлары белән о бүләк сорыйлар. Балык биреп аларны тынычландыралар. Аннары £ китларның берсе су өстеннән бөтен буена күтәрелә дә шапылдап сырт © өстенә ава, су шундый күп чәчри, бишенче-алтынчы рәтләргә хәтле * барып җитә.
Оригинал номер бу. Күпер өстендә торган хуҗасы турысына хәтле күтәрелә кит. Хуҗа аны иркәли, башын анын авызына тыга (кеше үзенең бичара башкаен кая гына тыгып карамый!). Бу номерларның барысы китлар белән яки аудитория белән сөйләшкән хәлдә алып барыла.
Китларның сырт өсләренә әйләнеп, корсакларына кеше утыртып алып барулары да кызык, кеше авып китмәсен өчен алар аны йөзгечләре белән тотып алып баралар. Югарыга элеп куйган балыкны алу да бик мәзәк. Моның өчен китлар судан гәүдәләре белән чыгып кына калмыйлар, сикерәләр, һавада мәтәлчек аталар, шапылдап килеп төшәләр. Соңыннан кит баш өстендә торып, тамашачыларга койрыгын болгый — саубуллаша.
Биредә иң зур океанариум урнашкан. Океанда нинди балык бар — һәммәсен күрергә була. Төсләре, формалары, кыяфәтләре, йөзү рәвешләре — мең төрле, әмма сугышмыйлар, ызгышмыйлар, дөньялары түгәрәк.
Лос-Анджелоста без америка-совет дуслыгы җәмгыяте вәкилләре белән берничә мәртәбә очраштык. Ике мәртәбә аларда кунакта булдык. 40—50 кеше җыелды. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре: пенсионерлар шундый карт, машиналарын кайда калдырганнарын оныталар, шулай да әле машиналарын үзләре йөртәләр; студентлар, укытучылар, хәтта буржуйлар да бар иде. Биредә без бер-беребезне кызыксындырган нәрсәләр турында сөйләштек, таныштык, илләребез турында сораштык. Кыскасы, без америка-совет дуслыгын ныгытуга һәм бу җәмгыять активистларының исемен күтәрүгә хезмәт иттек. Сүз уңаенда әйтим, Лос-Анджглоста Макговернны сайлау
о. «к У.» № 4
129
хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлескә дә чакырганнар иде безне, әмма без рәхмәт әйтеп баш тарттык, әгәр без анда катнашсак, рәсми даирәләр моны АКШ эчке политик эшләренә тыкшыну дип караулары мөмкин иде.
Калифорния университетында булдык. Файдалы очрашу вәгъдә иткәннәр иде, лабораторияләр карамакчы, уку-укыту процессы белән танышмакчы идек. Ләкин эш шундый итеп оештырылган иде, танышуыбыз университетны тышкы яктан карау һәм проректор җитәкчелегендә укымышлылар белән төшке аш ашаудан ары узмады. Күпмедер дәрәҗәдә русча белә торган галимнәр чакырылган иде, безне американнар белән аралаштырып утырттылар. Бәхәс-мазар купмады, үзара сорашып, сорауларга җавап биреп утырдык. Бездә шундый хис калды: американнар тышкы нәзакәтлелекнең барысын эшлиләр, әмма турыдан-туры эш белән таныштырырга, бигрәк тә яшьләр белән совет кешеләрен контактка кертергә теләмиләр. Безнең арадан 4 кеше студентлар белән очрашырга сүз куешкан иде. Без бу эшкә ике ректор һәм Мәскәү университеты профессоры белән бик җитди әзерләндек, ниһаять, күңел теләгәнчә сөйләшербез, кирәксә бәхәсләшербез дә дип өмет иттек. Нәтиҗәдә без биш-алты студент белән сөйләшергә мәҗбүр булдык. Ягымлы гына егетләр, кызлар, рус телен, рус әдәбиятын өйрәнәләр икән. Университетның 30 мең студентыннан 400 кеше славян факультетында укый икән. Безне озатып йөрүче бу студентлар киң күңеллеләр, совет кешеләре белән очрашу алар өчен кызыклы. Алар безгә аудиторияләрен, китапханәләрен бик теләп күрсәттеләр, университетны әйбәтрәк күрсәтү өчен алар безне 14 катка хәтле алып менделәр. Шуның белән университетта булу төгәлләнде. Кызыклы бер фактны әйтеп узмый булдыра алмыйм. Ереван авыл хуҗалыгы институты ректоры Американың авыл хуҗалыгы колледжы белән таныштыруларын бик теләде. Каршы килмәделәр. Безне йөрткән профессор аңар хәтта язу да язып бирде. Без Сан-Францискога килгәч, ул такси яллап 60 миль барырга тиеш, аны анда каршы алачаклар. Тиздән моның мөмкин булмастай хәл икәне беленде. Беренчедән, әгәр ул анда такси яллап барса, безгә бирелгән барлык акчасын тотса да җитми, икенчедән, хәтта Сан-Франциско- дагы консуллык хезмәткәрләре дә шәһәрдән ары егерме километр гына чыга алалар икән. Менә сиңа америкача ягымлылык!
Лос-Анджелоста без комфортлы гостиницада яшәдек. Идәннәре тоташ келәмле. Американнар исәпләп чыгарганнар, идәнгә линолиум җәюгә караганда келәм җәю арзангарак төшә икән. Гостиницада ресторан бар, киоскылар бар, тормыш кирәк-ярагы алырга, сувенир булдырырга була, иртәнге сәгать өчкә тикле массаж ясыйлар — теләгең генә булсын. Массажны доллар хакына чибәр кызлар ясый. Ишектән чыгып китү, килеп керү берни тормый, син якынаю белән ишекләр, әфәнделәр алдында ачылган кебек, үзләреннән-үзлә- ре ачылып китәләр, аларга фотоэлемент куелган. Аның каравы, номерга килеп керүгә өстәлдә кисәтү кәгазе ята: ишекне барлык бик- ләгечләренә бикләгез, чылбырлы бикне төшерергә онытмагыз, чит кешегә ишек ачмагыз, юкса, сезне талап чыгулары мөмкин. Бу хәл һәрбер шәһәрдә кабатланды. Чикаго белән Нью-Йоркта тагын да катырак куркытып язганнар иде.
Лос-Анджелос гостиницасына кергән чакта игътибар иттек, уң тарафта бик зур полотнода ярым ялангач хатьщ-кыз кырын ятып тора, сул тарафта — шундый бер хатын-кыз кап-кара костюмлы ир белән янәшә ята, күрәсең, хатын-кызның ялангачлыгы кара фонда ныграк күзгә ташлана. Шуны да әйтеп үтим, Америкада хатын-кызның ялангачлыгы ифрат күп эксплуатацияләнә, ниләр генә кичерми бичара хатын-кыз тәне! Журнал битләрендәге фотографияләрнең
көйчелеге ялангач, яки .—-ягач хатын-кызлардан гыйбарәт; китап тышында, гостиница фойесында, рекламаларда, Бродвей утларында — кая карама ялангач хатын-кыз, порнография магазиннарын инде әйтеп тэ торган юк, анда тоташы белән шулар, тик бер генә кисәтү сүзе бар, олыларга гына керергә рөхсәт, диелгән. Бу мәсьәләдә иң нык тырышканы — Сан-Франциско. Безнең сәяхәтебез хәзер * шунда. g
Без Сан-Францискога караңгы төшкәч килдек. Кичке аштан соң * ‘төнге шәһәрне карарга тәкъдим иттеләр. Сан-Францисконың үзенчә- 3 леге шунда, ул 44 тауга урнашкан. 1906 елгы җир тетрәүдән соң с 'яңабаштан төзелгән. Бу шәһәрнең тарихы узган гасырның алтын < эзләү дәвере белән бәйле һәм әле хәзер дә ул Американың иң бай с шәһәрләреннән санала. я
Шәһәрне төнлә карау зур хис калдыра. Без иң текә тауларга кү- < тәрелдек, асылмалы трамвайларны күрдек, дөньяда бердәнбер = саналган кытай каласында булдык, Сан-Франциско Бродвее аша 5 уздык, гостиницаның иң югары катына чаклы менеп җиттек. Анда £ республикалар партиясенең сайлау алды штаб-квартирасы урнашкан булган. Без шуннан төнге шәһәрне карадык. *
Төнге шәһәрне карап йөргәндә без әкәмәт хәлләр күрдек. Брод- о вейда шыр ялангач кызлар бии һәм хезмәт күрсәтә торган йортлар “ бар икән. Тәрәзәләргә куелган кызыктыргыч рекламалардан тыш ч монда ишек төпләрендә таза-таза ирләр басып тора, алар сине рәхәт g татырга чакырып, һичбер тәкәллефсез беләгеңнән эләктереп алалар. Болары әле аның чәчәкләре генә икән. Ленинградтан килгән иптәш- - ләр сөйләп торды, алар булган көньяк районнарда, Флоридада, ялан- л гач кешеләрнең тамашасы ачыктан-ачык эшләнә, аның өчен хәтта 3 доллар да түләргә кирәкми икән. Безнең иптәшләр Сан-Франциско £ урамында кыргый бер күренешкә тап булганнар. Бродвей буйлап а машинада баралар икән, карасалар ни күрәләр — билдән түбән ягы бөтенләй ялангач хатын-кыз урам аркылы чыгып бара, өстендә нейлон кофта гына. Күрәсең, наркотикны яки спиртлы эчемлекне артыграк җибәргән. Шунысы бик гаҗәп, аңар һичкем игътибар итми.
Баерга ашкыну, доллар чире берәүләрне байлыкның һәм хакимлекнең югаргы баскычына күтәрә, икенчеләрен пычракка салып таптый. Порнография белән секс доллар җыюга корылмаган булса, шул хәтле күп тарала алмас нде.
Ярый, Сан-Францискога кайтыйк. Иртәгесен иртән безне шәһәрнең үзәк районнарына алып бардылар. Атаклы Сан-Франциско күперен уздык, аның озынлыгы 8,5 миль, үзе ул ике катлы һәм берничә районны берләштерә икән. Халыкара күргәзмә булу сәбәпле 1939 елда ясалма рәвештә өелгән утрауга алып чыктылар. Хәэер анда хорби-диңгез базасы. Безне, билгеле, анда кертмәделәр. Утраудан шәһәрнең биек йортлары, аксыл таулары бик матур күренә дигәннәр иде, ләкин без барганда томан иде, без аларны күрә алмадык.
Аннары без Окленд исемле кечерәк бер шәһәрне узып киттек. Анда американнарның атаклы хоккей командасы яши икән. Беркли районына килдек. Программада каралмаган булса да, гид безгә университетны күрсәтергә риза булды. Университет ишегалдының урта бер җирендә биек бер манара бар, аны караучы әйтә, бу Мәскәүдәгө Останкино, Париждагы Эйфель манарасыннан кала дөньядагы иң биек манара, ди.
Без манара янына сәгать 10 туларга берничә минут кала килдек. Ишек таяк белән бикләп куелган иде. Караучы безнең Советлар иленнән икәнне белгәч, ботенлой үзгәреп китте, безне бик теләп манара эченә үткәзеп я;ибәрде, манараның тарихын җентекләп сөйли башлады. Узган елны манараны 100 мең кеше караган, алар 11»
илдән булганнар, манараның биеклеге 100 метр. Манара урта гасыр, лар стилендә салынган, аның дүрт ягына зур-зур сәгатьләр, иң югарыга 12 колокол куелган. Өстән караганда Беркли университеты бик әйбәт күренә, ул университетта 28 мең студент укый. Үкенечкә каршы, без университет белән бу юлы да иркенләп таныша алмадык.
Кайту юлында без 5,5 миль озынлыгындагы икенче бер күпер аша уздык. Аның ике урында, океан судноларын уздырып җибәрү өчен, махсус җайланмасы бар. Күпер аша узганга 1,5 доллар түләргә кирәк. Без барасы юл да хосуси милек булып чыкты, юл азагында шофер тагын 1,5 доллар түләде. Сан-Францискога икенче яктан кергәндә алтын күпер бар, аны узганда бер доллар түләтәләр. Кая карама. кая борылма — доллар да доллар. Калифорния университетының ишегалдына керү өчен генә дә доллар түләргә кирәк, университетның ишекләре ачыламы әле сиңа, юкмы — анысы билгесез. Барлык төр түләү автоматик рәвештә башкарыла, монда бер кем дэ бер кемне алдый алмый. Хәер. Америкада зур эшкуарлар гына байый ала, вак хезмәткәрләр моңа исәп тота алмый. Күңел ачу, тамаша кылу йортларына керү техника тарафыннан контрольләнә. Монда махсус билет системасы кертелгән. Синең керү юлыңда биш почмаклы тәгәрмәч сыман бер нәрсә бар, син узасың, бер кигие этеп куела, ул автоматик рәвештә билгеләп кала. Счетчик ни күрсәтә, билетлар саны шуңа тигез булырга тиеш. Капиталист алданамы соң!
Юл уңаенда безгә нефть чистарту заводын күрсәттеләр. Завод океан яры буенда ук, тауларга кушылып үскән сыман тоела. АКШтагы иң зур төрмәне күрсәттеләр, анда Роберт Кеннедины үтергән кеше утыра икән. Ниһаять, без 1937 елда төзелгән «Алтын капка» күперенә килеп җиттек. Аны 33 ел буена төзегәннәр һәм ул 3 миллион долларга төшкән. Аны һәр елны буйыйлар, күпер алагаем зур булганлыктан, бер башыннан буяп бетерүгә, икенче башыннан янә буйый башлыйлар икән. Бу күпердән инде 500 кеше суга ташланган — әнә шул ягы белән дә атаклы икән әле ул.
Күпердән ерак түгел генә бер үр бар, үрдән Тын океан, шәһәр өсте аермачык күренә. Бу вакытта инде томан таралган иде, без шәһәрне дә, култыктагы утрауны да күрә алдык. Утрауны әйтүем шуңа, анда 1883 елдан 1962 елга тикле Американың мәшһүр төрмәсе булган, аны без кинокартиналардан күргәнебез бар. Утрау әле хәзер дә серле булып тоела, андагы биналар кырыс чырайлы һәм нык булып күренәләр. Бу төрмәдән бер генә кеше дә качып китә алмаган дип сөйлиләр, чөнки төрмәне материктан 3—4 километрлы култык аерып тора, ә култыкның суы боз кебек салкын икән. 1962 елны төрмәне япканнар, чөнки Сан-Францискодан азык ташу экономик яктан файдалы түгел, дигәннәр. Бирегә индеецлар күченгән, хәтта алар да 1970 елны утрауны ташлап киткәннәр. Хәзер анда кеше яшәми.
Безне океан култыгы ярына урнашкан зиннәтле бай кварталлар аша алып чыктылар. Болар ифрат төзек, матур, йортлары кыйммәтле, утарлары чиста-пөхтә. Анда таза хәлле кешеләр яши. Америкада гел шулай, кайда яхшы, кайда зиннәтле — анда байлар. Тын океанның нәкъ үзенә кадәр китереп җиткерделәр. Монда океанны карый торган аерым урыннар бар. Яр буена ни сәбәпледер кытай статуясы куелган. Корсагы ялтырап тора. Шундый бер риваять бар икән, әгәр аның корсагын сыпырып узсаң, теләгәнеңә ирешәсең. Шуңа күрә аның «изге урыны» ялтырап калган. Безнең иптәшләр дә статуяның бронза корсагына кагылып уздылар, сорарга онытканмын, юраганнары юш килдеме икән?..
Сан-Франциско кешеләре үзләрен кайнар табада кебек хис итәләр. Шәһәр тирәсе гел судан гыйбарәт булса да, су керә алмыйлар, чөнки моннан салкын агым үтә, махсус костюмнарда гына коенып
була икән. Ә бит Сан Францискода ел әйләнә җылы тора, кешеләр юка киемнән генә йөриләр.
Сан-Фраицискода 1915 елны ук салынган бик әйбәт парк бар. Ул иркенәеп, җәелеп үскән табигый урманны хәтерләтә. Без паркның япон почмагында булдык. Анда һәр нәрсә шул илнең милли үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән. Нәкышләре, буяулары, йортлары, табигате — барысы аларныкы, гүя син шул ил белән миниатюрада очрашасың. Шәһәрдә яшәүче японнар моны шәһәр халкына бүләк итеп ясаганнар.
Экскурсия 44 тауның берсенә күтәрелү белән тәмамлана. Тау шәһәр читендә. Көн кояшлы иде. Без шәһәрне күккә сузылган биек йортлары һәм аксыл-якты биналары белән күрдек. Бу, һичшиксез, матур шәһәрләрнең берсе.
Кичен америка-совет дуслыгы җәмгыятеннән безне дуслар үзләре карамагына алдылар. Вице-консул безгә — Камил Фасиев белән миңа — хәтта бер татар да тапты. Аны Женя Кутепов диләр. Вицеконсул аны бик яхшылап тәкъдим итте безгә, шуннан соң без аның машинасында курыкмый-нитми төнге Сан-Францисконы карап йөрдек. Нинди татар ул — анысы башка мәсьәлә.
25 Октябрьда кичкә таба без инде Чикагода идек. Аэродромнан кузгалып китүгә гид безгә Чикагоның иң куркыныч шәһәр икәнен, төнлә ялгыз-ярым йөрмәскә, гостиница номерында ишекләрне ныгы тып бикләргә кирәклеген аңлатты. Без инде мондый кисәтүләргә күнеккән идек, әмма аның Чикаго турында шундый куркыныч итеп сөйләве безнең сизгерлегебезне арттыра төште.
Гостиницада электрга көйләнгән автомат чәй кайнаткыч бар дигәннәр иде, ләкин ул Камил Фасиев белән мине алдады, нке стакан чәй бирде дә шуның белән туктады. Ә безгә, татарларга, берәр стакан чәй чәймени ул! Ваннада бер генә ут бар иде. без һәр вакыт шуны кабыздык, бераздан битләребезнең язгы кояшта янган кебек кара луын сиздек. Ул. бактың исә. кварц лампасы икән.
Чикагода 7 миллион халык яши, зурлыгы ягыннан ул Америкадагы өченче шәһәр. Ул гүя ике кисәктән — иске һәм яңа кисәкләрдән теркәлгән. Иске өлеше тәбәнәк һәм корымлы. Негрлар яши торган урамнары бик шыксыз, ә мондагы бер миллион негрның 85 проценты бер урында яши. Урамнар пычрак, җимерек, биналар буш. тәрәзәләрнең байтагы ватык. Кая карама — шул хәл.
Чикагоның аристократик өлеше Мичиган күле буена урнашкан. Биредә байлар өчен күп катлы биек йортлар, яхталар куяр өчен махсус урыннар, хосуси самолетларда очу өчен борын төбендә генә аэродром. Яр буеннан төрле конструкцияләрдәге биек йортлар күренә. Шәһәрнең символы булып түгәрәк биек йорт санала, аның астагы 16 катына гараж урнашкан. Чикаго миллионерлары Нью-Йоркны да уздырып җибәрергә телиләр. Шәһәрдә бер йөз дә унбер катлы небоскреб төзелеп бетеп килә.
Шәһәрдә сәяхәт кылып йөргәндә гид безгә Чикагода беренче мәртәбә 1 Май демонстрациясе булганын әйтми калмады, шунда ул бер полицейскийның үтерелүенә һәм аңа һәйкәл куелу фактына аеруча басым ясады. Ул бик тә горур кыяфәт белән Чикагоның атаклы гангстер Алько Пони ватаны икәнен, аны әле аферада бер генә мәртәбә дә тота алмауларын, ә төрмәгә налогларын түләмәгәне өчен утыртуларын һәм аның ярдәмчесе әле дә исән-сау икәнен сөйләде. Шул гангстерның штаб-квартирасы урнашкан йортны үзенчәлекле бер • мемориал» итеп күрсәтте.
Чикагода без университетны карадык. Анда 15 мең студент укый. Бинасы борынгы, авыр итеп салынган, тоташ бер кварталны алып тора. Университетның эчке өлешендә беренче атом реакторын
иҗат иткән итальян галиме Энрико Ферми хөрмәтенә һвйхэл куелган. Университет ишегалдында часовня бар, анысын Рокфеллер акчасына салганнар. Сүз уңаенда әйтик, америка бизнесменнары ара- тирә сәнгатькә дә акча биргәләп, төрле корылмалар салдыралар. Беренчедән, бу — миллионерның исемен мәңгеләштерә. Икенчедән, миллионерлар әнә шундый материаль ярдәм күрсәткәннәре өчен налог түләгәндә билгеле бер ташлама алалар. Шул уңайдан тагын бер фактны әйтеп китик. Нью-Йоркта музыкаль үзәк төзелгән. Шәһәрнең үз акчасы белән бергә, аны төзүгә 500 миллионер өлеш керткән. Аның каравы, опера театры кәнәфиләренә аларның һәрберсенең исеме шәфкать күрсәтүче итеп язылып куелган.
Чикагода күргән нәрсәләребезнең иң истә калганы — фән, техника, индустрия музее булды. Без анда ярты көн йөрдек, шулай да экспонатларны өстән-өстән генә карарга өлгердек. Менә шуннан сез аның нинди зур һәм экспонатларга нинди бай икәнен күз алдына китерә аласыз. Музейның танып-белү әһәмияте зур. Биредә фән һәм техниканың төп өлешләре күрсәтелә, үсештә итеп, күргәзмәле итеп, гади итеп күрсәтелә, фәндә зур әзерлеге булган кешеләр генә түгел, гадәти кешеләр, хәтта балалар да аңларлык итеп күрсәтелә. Әйтик, медицина бүлеге. Төрле-төрле экспонатлардан сез кешенең йөрәге нинди икәнен һәм ничек эшләгәнен күрә аласыз. Баланың яралуы һәм үсүе атналап күрсәтелә. Аппендицит һәм аны алып ташлау кебек кеше белергә тиешле элементар авырулар аңлатыла. Сезнең алда натураль инкубатор, менә чеби борынлый, аның күкәй кабыгын ватуы, томшыгын тышка сузуы — барысы бар. Күп кенә экспонатларны сөйләп-аңлатып та бирәләр, әлбәттә, техника ярдәмендә аңлаталар, приборларны тотып карарга, утка тоташтырырга була, алар нык итеп, ватылмаслык итеп эшләнгәннәр.
Автомашиналар бүлегенә керәбез. Анда беренче өлгеләреннән башлап, соңгы модельләргә тикле чын машиналар тезеп куелган. Берничә зал телефон элемтәсе үсешенә багышлана. Машина ясау, космонавтика, очкыч аппаратлар, су асты һәм су өсте флоты һ. б. бүлекләр бик бай җиһазландырылган. Авыл хуҗалыгындагы элекке фермалар да, хәзергеләре дә барлык тормыш шартлары белән күрсәтелә.
Без музейда төшкә чаклы булдык, караучыларның 90 проценты балалар иде. Билгеле, алар мәктәптә өйрәнгәннәре өстенә биредә яңа мәгълүмат алып, реаль чынбарлык дөньясына килеп тоташалар.
Без чын мәгънәсендә тере капиталистик банкта булдык. Гранит һәм пыяладан салынган 60 катлы бина. Ул дөньядагы иң зур банк санала. 1863 елдан бирле яши, күп кенә илләрдә аның филиаллары бар. Безне кайбер катларда йөрттеләр, президентның кабул итү бүлмәсен күрсәттеләр, без хәтта банк председателенең чит илдә булуыннан файдаланып, аның кабинетын да карадык. Президентны көтү бүлмәсендә безгә келәмнәрнең Таиландта эшләнүен, кәнәфиләрнең шотланд замше белән тышлануын, өстәлләргә пуэрторикан сукносы ябылган булуын әйттеләр. Банкирлар бөтен дөнья белән элемтәдә торуларын күрсәтү өчен акча кызганмыйлар.
Банкта безгә байларның билгеле бер түләү хакына шәхси акчалары саклана торган сейфларны, камераларны күрсәттеләр. Бу лабиринт иртән сәгать 8 дә ачыла, көндезге 4 тә ябыла. Шул вакыт эчендә үзеңнең асылташларыңа, долларыңа сокланып торырга, кирәге чыкса, аларны алырга мөмкин икән.
— Банкны талау очраклары булганы бармы? — дип сорадык без.
— Әйе. Әле кичә генә ике талаучыны тоттык, алар банктан акча алучыларны таларга теләгәннәр иде.
Таларга омтылу аена ике мәртәбәдән дә ким булмый икән. Әмма але бер генә талаучының да моннан исән чыкканы юк диделәр. Хәвефсезлек хезмәте банкта нык куелган: стеналарда телевизион камера, сигнал җайланмалары да бар, теләсә нинди инцидент шундук фотога төшерелә, ул җинаятьчене табарга ярдәм игә, аскы катта махсус бүлмә бар, шуннан дежурный кереп-чыгып йөрүчеләрне кү * зәтә ала. g
Банктан чек алыр өчен кимендә 500 доллар акча салырга кирәк. S Безгә банктагы хатын-кызлар бүлеген бик теләп күрсәттеләр. Булган 3 заманнар, банк эше белән ир-ат кына шөгыльләнгән. Хәзер х аста хатыннар өчен махсус ике кат эшләнә. Мөстәкыйльлек аларга * бик тә ошый диләр.
Хатын-кызлар өчен махсус кат булдыру, күрәсең, очраклы хәл ® түгел. Безгә Америкадагы хатын-кызларның иң бай кешеләр икәнен 5 әйттеләр, барлык акчаның 80 проценты алар кулында икән. Ирләр = күп эшли, зур киеренкелек белән эшли, табигый хәл, алар иртәрәк “ үлә. Хатыннары капитал белән кала, күңел ача, чит илләргә йөри < башлый, алар өчен пароход трюмнарында махсус цинклы табутлар йөртелгәнне белми. Безнең гидыбыз, гел менә борын астыннан нидер көйләп йөрүче, шат күңелле, кырык яшьләрендәге егет; «Тормыш 2 ның гел шулай беткәнен белгәнгә, мин инде өйләнмәскә булдым»,— х диде. п
Беренче катта безгә егерме кеше сыешлы утырыш залын күрсәт- a теләр. Бу бүлмәнең әллә ни аерылып торган ягын күрмәдек, әмма н аның үзенчәлеге шунда икән, кем дә кем утырышка соңга калып я килә, залга уза алмый, залда ни барганны пыяла аша гына күзәтеп Q тора, ә залдагылар аны күрми икән. Ул гына да түгел, коридорга ■£ куелган телефоннан фикер алышуны да тыңларга була. Шушы ук = залда экран куелган, идән, сиздермәстән генә, стенаның бер өлешендә я экранга тоташып китә. Тикшеренү эшләре күрсәтүенчә, кешенең карашы нәкъ әнә шулай сиздермәстән генә идәннән экранга күчә икән.
Азактан безне ресторан урнашкан 57 нче катка күтәрделәр, анда эшлекле кешеләр сөйләшеп утырыр өчен әзерләнгән 5—7 кешелек кенә бүлмәләр дә бар. Әнә шул 57 кат биеклегеннән без шәһәрне карадык.
Чикагода безнең программаны төрләндерделәр. Су чистарту заводын күрсәттеләр. (Монысы, күрәсең, безнең үтенечләрдән котылу өчендер.) «Сан-таймс» газетасы (650 мең данә), «Дейли Ньюс» (450 мең данә) газетасы редакцияләре белән таныштырдылар. Газетаның икесе дә аерым кеше кулында, аларны маршал Фильт чыгара. Газета эшләүне без, бая әйткәнебезчә, коридордан гына күзәтеп тордык. Гаять зур зал, берсе өстенә берсе диярлек журналистлар утыра, бер почмактан бер почмакка материал күчереп, баш өстендә конвейер йөри. Монда кешеләр түгел, автоматлар утыра бугай дигән тойгы уяна. Чыннан да, китәр алдыннан безгә биргән «Дейли Ньюс»ны карагач, анда бик күп нәрсәнең механик рәвештә эшләнгән булуын аңладык. Газета рекламалар, фотографик информацияләр, вакыйгаларны ашыгып сөйләп чыгу белән тулган, 56 биттә бер генә дә җитдк зур әйбер юк.
Америка матбугатының кирәкле информацияне бирүе, дөресрәге, киресен биреп, җәмәгатьчелек фикерен туплавы әкәмәт дәрәҗәдә сәер төс алган. Берничә мисал. Җитди бер Америка газетасында, эре хәреф.;әр белән, күзгә ташланырдай алгы урында, бик хәтәр нәфрәтләнеп материал урнаштыралар: америка дипломатын совет властьлары бары тнк икенче автобуска утырганы өчен генә эштән
чыгарып кыйнаганнар. Икенче көнне күзгә таптланмастай гына бер почмакта хәбәр басыла: дипломат хәрби автобуска утырган булган икән, аның төшүен үтенгәннәр һәм сорау алганнар. Бер карасаң, хакыйкать үз урынына кайтты, ләкин бит инде беренче хәбәр үз дигәнен эшләп өлгерде. Хәтерегездәме, Ханойны бомбага тоткан чакта дипломатик квартал да бомбага эләкте, француз консулы үләрлек булып яраланды. Америка матбугатында моны ничек бир-деләр? Беренче биргән хәбәрдә, корбаннар юк, дип язылган иде. Икенче көнне вак кына хәрефләр белән, шулай ук газетаның бер почмагында гына яңа хәбәр бирелде: француз консулының тәне пешкән, ул, мәгълүм ки, ярасыннан терелә алмыйча, үлеп киткән.
Чикагодагы сәнгать музее турында бер сүз дә әйтмәсәм, минем хикәям тулы булмас кебек. Чикагода ул музейны карау программада юк иде. Без, бер төркем иптәшләр, вакыт табып, ул музейны карадык. Анда борынгы һәм бүгенге сәнгать әсәрләре куелган. Без бигрәк тә бүгенге сәнгатьне карарга дип барган идек, кайтуын бик авыр тойгы белән кайттык. Берсеннән-берсе әкәмәтрәк нәрсәләр күрергә туры килде. Киндергә чүпрәкләр ябыштырып, шөрепләр беркетеп, кадаклар эләктереп бетергәннәр. Шуларның барысы тоташтан лак белән йөгертелгән һәм шул картина дип атала. Консерв банкысы ачкычы аерым куелган, билгеле, аның күләме гадәти ачкыч күләме чаклы гына түгел, ул да сәнгать җәүһәре, ул да музейга куелган. Тимер-томыр өеме, бер күчкә бәйләнеп, төрле төскә буялган таяклар, кәкрәйтеп-бөкрәйтеп бетерелгән хатын-кыз гәүдәсе; хатын-кыз тазы аркылы күк йөзен күзәтү һәм тагын башка шундый әкәмәтләргә карыйсың да. аптырап, кайгыга батып торасың. Нәрсә бу? Кая бара буржуаз сәнгать? Бу бит маразм, бу бит реалистик традицияләрдән бөтенләй читкә китү.
Классик сәнгать бүлегенә кергән чакта без тумышы белән чит илдән булган бер америка кешесе белән таныштык. Ул русча яхшы белә, аңарда ихласлык бар. Безнең совет кешеләре икәнебезне белгәч, ул бик теләп сөйләшеп китте һәм күңелендә җыелган барлык борчуларын әйтеп бирде. АКШ гражданы булган ул кешенең шул кадәр дә ачыктан-ачык сөйләве безгә хәтта кыен булып калды. Ул турыдан-туры болай диде: бу милләт — үз культурасын үстерү ягыннан бичара милләт, аңар Европа культурасын аңлаганчы һәм ни дә булса юньле сәнгать тудырганчы дүрт-биш буынның җитлеккәнен көтеп алырга кирәк. Биредә каты бәгырьле, тупас кешеләр яши, аларның бар табынганы — доллар, әгәр синең миллионың булса, син иң зур жулик булсаң да, алар сиңа табыначаклар, сиңа ияреп китәчәкләр. Пенсиягә тикле генә яшим, аннары мин Латин Америкасына китеп барам, анда халык кешелекле, ә монда тынчу, монда сулыш кысыла, мин менә һич ияләнә алмыйм. Америкада уннарча милләт вәкиле яши, алар бар да американнар хисапланыла, ләкин аларның күбесе монда үз ватаннарын таба алмадылар, чит ил кешеләре булып калдылар, ди ул.
28 октябрьдә без сәяхәтебезнең соңгы пунктына — Нью-Йоркка килдек. Тагын куркыныч булачагын кисәттеләр. Кичен кайсы урамнардан йөреп булачагын белешәбез, өйдә утыру яхшырак диләр. Шунлыктан без рәсми программа әсирлегендә булып чыктык.
Килгәннең беренче көнендә үк без Рокфеллер үзәген карадык. Бу — бүгенге заман небоскребларының зур бер каскады. Алар төрле типтагы учреждениеләргә бирелгәннәр. Иң биек бинаны телевидение кампаниясе биләгән, аның 65 нче катында иң бай, иң зиннәтле кичке клуб эшли, анда америка эстрадасының атаклы йолдызлары чыгыш ясый һәм биредә гади генә кичке аш та 20—30 доллар тора.
Изге Патрик чиркәвенә алып керделәр. Джон Кеннеди җеназасын шунда үткәргәннәр. Ул Кельн чиркәвенең игезәге. Без кергәндә дини йола вакыты иде, рухани көнеңне иртән үз-үзеңә анализ ясаудан башларга, ягъни син үзеңә ничек карыйсың, яратасыңмы син үзеңне икәнне ачыклаудан башларга өнди иде. Һәрбер колоннада . билгеле бер биеклектә телевизор куелган, руханиның үзен күрү мәҗбүри түгел. Сүз уңаенда әйтик, заман билгеләре чиркәүләргә дә ка- о гыла башлаган. Сан-Францискода католик чиркәүләренең берсе * бүгенге заман стилендә эшләнгән. Анда тәрәзәләр дә, изгеләрнең 3 сурәтләре дә, рәсем төшерелгән стеналар да юк. Зур сәхнәсе, хәзерге с заман органы, әллә кайларга чаклы менеп киткән гөмбәзе булган u концерт залын хәтерләтә бу чиркәү. -
Әгәр без дүрт көн эчендә Нью-Йоркта йөргән урыннарыбызны 2 эзлекле рәвештә сөйләп чыга башласак, бу ялыктыргыч сүз сәяхәте < булыр иде. Аның турында гомуми тәэсирләребезне әйтү дөресрәк = булыр. з
Нью-Йорк — күп яклы шәһәр, аңарда Америка җәмгыятенең барлык катлаулылыгы һәм барлык каршылыгы чагыла. Нью-Йорк ул миниатюрадагы Америка дип юкка гына әйтмиләр. Без бу ала- * гаем зур шәһәргә дөньядагы иң биек небоскребның 102 нче катыннан о карадык. Ул, утлары белән балкып, бар ягыннан күренеп тора иде. _ Сирәк очрый торган аяз төн. Безнең гид — университет аспиранты — ч танышканнан соң әйтте: төнен бу шәһәргә карап тору нинди рәхәт, ’ ә көндезен анда яшәп булмас дәрәҗәдә кыен. Нью-Йорк өстендә корымлы тынчу һава, төтен беркайчан да бетеп тормый, халык тыгыз £ вакытларда, пик булган чакта, җәяүләп 20 минут үтәсе араны, л машинада бер сәгать яки артыграк та үтәсең. ®
Нью-Йоркта биек йортлы, реклам утлары балкып торган мәһабәт * урамнар бар, океан култыгы ягыннан берсе өстенә берсе өелгәндәй з биек йортлар күренә. Шул ук вакытта үзәктән бераз гына китү белән шыксыз йортлы иске урамнар бер-бер артлы тезелеп китә. Аларга карап торуы кызганыч. Монда икенче сорт кешеләр — негрлар, пуэр- ториканнар, мексиканнар яши, аларның тормышы — фәкыйрьнең дә фәкыйре. Без Паули дигән районны уздык, бу Горький язганга караганда да күбрәк тормыш төбе. Монда алкоголиклар, наркоманнар, йортсыз-җирсез сукбайлар, эшсез кешеләр йөри. Алар 50 цент бәрабәренә берәр йорттан асылмалы урын алалар, иртән хуҗа ул урынны җыя, ә фатирчы үз юлына китә. Без бу районнан иртән узып киттек, шешенгән, сакал-мыек баскан, алама киемле кешеләрне күрдек, алар магазин ачылганын көтеп таптанып торалар иде.
АКШта хәер эстәү рәсми рәвештә тыелган. Кешеләр моның да җаен тапканнар. Алар сиңа хезмәт күрсәткән булалар, ә хезмәт өчен түләргә кирәк. Без Нью-Йоркның аулак бер урамыннан уздык. Машина, юл тыгыз булу сәбәпле, тротуарда туктап калды. Каршыда бакча сыман бер нәрсә бар иде. Эчеп алган өч негр, кулларын бутый- бутый, бер-берсенә нидер исбат итәләр иде. Машинаның туктавы булды, арадан берсе безнең якка таба килә башлады. Кулында аның сөлгегә охшаган ак чүпрәк. Чайкала биреп, ул безнең машинага якынайды һәм машина тәрәзәләрен сөртә башлады. Сөртә дип ул кулын бер-ике тапкыр әрле-бирле селкергә генә өлгерде, чынында исә аның тәрәзә сортергә исәбендә дә юк. Аңа теләнү өчен сылтау гына кирәк. Шофер безгә әйтте: 25 цент әзерләргә кирәк, диде. Ник? Бирмәсәң бик хәтәр сүгенеп, кычкырып, безнең арттан йодрык селкеп калачак. Акча алгач, ул канәгать булып нидер әйтте, миңа ул борын астыннан мыгырдана кебек тоелды. Бераз киткәч, нәрсә әйтте ул, дип сорадым. Бәхетле көн китергәне өчен язмышына рәхмәт әйтә, диде шофер.
Нью-Йорк милли яктан караганда чуар шәһәр. Монда 3 миллион еврей яши, — Израильдән дә күбрәк. Шуннан чыгып ни өчен сионистларның башбаштаклыгы Нью-Йоркта башланганын аңлау кыен булмас. Бергә оешыбрак негр халкы яши, — алар 1,5 миллион, 750 мең пуэрторикан, ярты миллион итальян. 100 мең кытай, американнар үзләре бераз гына мыскыллап әйткәнчә, бераз гына американ.
Негрлар, барлык Америкадагы кебек, монда да иң кыерсытылган халык. 125 нче урам — аларның төп урамы. Без ул районнан уздык. Тагын шул ук ватык тәрәзәләр, җимерек стеналар; юлда морфинистлар очрый, шуларга өстәп, гидлар, бу районның иң әшәке ягы таракан белән күсенең күп үрчүендә, диләр.
АКШта халыкның 6 проценты эшсез, шуларның күпчелеге негрлар. Нью-Йоркта негрлар арасындагы эшсезлек 40 проценттан 60 процентка кадәр.
Американың иң зур трагедиясе — наркомания. Аның куркынычлыгын американнар үзләре дә аңлый башлаганнар’ инде. Аңламый хәлең юк, чөнки мәктәп балаларының да биштән бере наркоман булып киткән, һәм аның белән көрәшү җиңел эш түгел. Наркотиклар сату бик табышлы. Бер куллану өчен сатыла торган порция 80—250 доллар тора, күп кенә эшкуарлар шуннан кесәләрен калынайталар. Аның трагедиялелеге шунда ки, наркомания үтереш, талаш, фәхишә- лек китереп чыгара. Наркоман каян гына булса да акча табарга тиеш. — ул билгеле бер доза наркотиксыз яши алмый, шунлыктан ул теләсә нинди җинаятькә бара. Әгәр тагын шуңа Америкадагы гангстерлыкның табышлы һөнәр булуын да өстәсәк (1971 нче елны мафилар 30 миллиард доллар саф табыш алганнар, аңардан налог алынмаган, ә бу Франциянең берьеллык табышына тигез), шуннан инде капитал дөньясына җинаятьләр тамыры никадәр тирән киткәне аңлашылыр. Көрәшеп кара син ул җинаять белән! Монда дәүләт эчендә дәүләт килеп чыга.
Ә менә миллионерлар яши торган 5 Авенюда тын, аулак, тәртипле. Матур зур-зур йортлар урамның бер ягына тезелеп киткән, кар- шыда парк җәелеп ята, яшеллек күп. һава күп, иркенлек күп. Бу райондагы һәрбер квартира 125 меңнән 500 мең долларга чаклы хисаплана. Безгә 10/40 йортны күрсәттеләр, аның 3 катындагы 23 бүлмәсендә Жаклин Кеннеди яши. Миллионерларның клубы күзгә ташлана. клубның члены булу өчен кимендә 1 миллион долларың булу кирәк. Америкада кешеләр байлыкларына карап берләшәләр.
Без финанс операцияләре башкара торган биржада булдык. Бу — кайнап торган кырмыска оясы. Кешеләр, файдалы килешү ясар өчен, бер-берсен эзләп, кычкырып ыгы-зыгы киләләр. Як-якларына караналар. утлы таблодагы саннарның үзгәрүен, конъюнктураны күзәтәләр, әйтерсең алар нәрсәдәндер соңга калу, нәрсәнедер югалтудан куркалар. Без бу кырмыска оясына икенче каттан, пыяла стена аша карап тордык.
БМОга кызыклы экскурсия булды. Безне йөртүче рус кызы булып чыкты. Безгә аның белән бер үк союздан булуыбызны тою рәхәт иде. Без бик җитди кыяфәт белән куркынычсызлык советы, ярдәм советы, социаль-экономик мәсьәләләр советы залында йөрдек. Ул залларның күләмнәре, формалары бертөрле. Аерма тик шунда гына, һәрбер залны теге яки бу дәүләт үзенчә бизи, шунлыктан ул халыкның үзенчәлеге, культурасы, сәнгать дәрәҗәсе аермачык күренеп тора. БМОга модернизм һәм абстрактлык стилендәге скульптура, картина, бизәү әйберләре күп үтеп кергән. БМОның пленар утырышлары за-лында да булырга, кунаклар өчен куелган галеркада утырып торырга, дәүләтләрнең бөтендөнья форумы обстановкасын күрергә туры
килде. Кызганычка каршы, бу вакытта пленар утырышның тәнәфесе иде. Делегатларны эштә күрә алмадык.
Нью-Йоркның төп өлеше урнашкан Манхеттен утравы тирәли пароходта өч сәгать буе йөрү дә күңелле һәм файдалы булды. Пароходтан шәһәр төрлечә күренә. Аның Атлантика ярларына чыккан үзәк өлеше, асылмалы күперләр бик матур. Шул ук вакытта ватык * машина өеме, чүп-чар күзгә ташлана. Төзек булмаган яр буйлары, t ярлылар яши торган казармалар — дәүләт йортлары күренеп тора. *
Без Нью-Йорк белән 1 ноябрьда, төнлә Бродвейда саубуллаштык- 3 Без җирле вакыт белән кичке сәгать 5 тә гостиницадан кузгалырга „ тиеш идек. Әмма безнең самолет әле Мәскәүдөн чыкмас борын ук < 9 сәгатькә соңга калган, аны Лондон кабул итмәгән. Без кыен хәлдә Е калдык. Гостиница сәгать 5 кә чаклы гына түләнгән иде, китү өмет 3 иткәнлектән, акчаны тотып бетергән идек. Хәзер безгә гостиницада < иртәнге сәгать 3 кә кадәр торырга, өстәвенә, кичен тамак ялгап = алырга да кирәк. Менә хәзер безне Америка капитализмы чытырда- j тып кысачак дип шаярттык. Ләкин кинәт ресторанда кичке аш була J дип хәбәр иттеләр. Ашадык, аш әйбәт иде. Капитализм безнең белән кешечә кыланды дип тагын шаярттык, чөнки Америкада сәяхәт ♦ кылып йөргән ике атна вакыт эчендә бу чын мәгънәсендә яхшы, a тәмле аш иде. Соңыннан без үзебезнең Совет аэрофлоты исәбенә аша- “ саныбызны белдек.
Кичке аштан соң сәгать 9 лар тирәсендә без, ирләр, зур бер кам- о пания булып, үзебезне куркыныч астына куймас өчен шулай җые- ® лып, Бродвейга киттек. Ул без ишеткән хәтле үк искитәрлек түгел. Төнлә Бродвейның бер өлеше генә яктыртыла. Чыннан да, ут күп х анда, җемелдәвек рекламалар да күп, бик зур полотнога ясалган алып батыр өзлексез тәмәке тарта, һавага күп итеп төтен чыгара, * аның янында һәр вакыт кеше җыелып тора. Бездә Бродвей әллә им а зур тойгы калдырмады.
Америка турында кайбер гомуми фикерләр
АКШта тормыш дәрәҗәсенең чагыштырмача югары икәнен һәркем белә. Шул ук вакытта тормыш ьйонда иң хәлиткеч урында шактый ук кыйбат. Америкада медицина хезмәте күрсәтүнең бик кыйбат булуын ишеткәнебез дә, укыганыбыз да бар. Ләкин үз күзләрең белән күрмәгән чакта ул абстракт бер төшенчә генә булып кала, ә Америкада бу һәр адымда сизелә. Нью-Йорк буйлап барабыз. Гид автомобиль тәрәзәсеннән яңа больницаны күрсәтә. Анда бер тәүлек булу 120—140 доллар икән. Балалар больницасы яныннан узабыз,— тәүлегенә 160 доллар түләргә кирәк. Миңа бер якын иптәшем сөйләде. Аның таныш бер архитекторы бар икән. Аның хатыны авырып больницада яткан һәм терелә алмыйча үлгән. Ул хатыны яткан койка өчен көненә бер йөз доллар түләп торган, шуның өстәвенә, даруга, врач килгәнгә 200 доллар түләп барган. Безнең илчелек хезмәткәре Геннадий Домахинның малае туган. Бала табу йортында өч кон асра ган өчен 1200 доллар алганнар. Бер хатын кыз хезмәткәрнең баласы төшкән, икенче конне үк ул эшкә чыккан, аңардан R00 доллар алган нар. Минем танышым үзе ничектер битен пешергән. Бары тик караган өчен генә 15 доллар, примочка ясаган өчен 10 доллар алганнар. • Совет Лайф» журналы редакциясенең шефы елмаеп сөйләп торды: балаларының теше сызлаган. Врач әле берни дә эшләмәгән, ике мөр-
тәбә врачка күренгән өчен генә аңардан инде 112 доллар алганнар. ♦ Нью-Йорк Таймс» газетасының 1971 елда хәбәр итүенә караганда, Америкада акча алыр өчен 2 миллион кирәксез операция ясаганнар, һәр операция 2500—3000 доллар тора. Менә шундый шартларда авырып кара. Хәтта таза хәлле кешеләрне дә ике-өч атналык авыру чыгырдан чыгарып ташлый.
Аннары. Хезмәт ияләренең җилкәсенә авыр йөк булып квартира хакы төшә. Тагын факт китерик. Мин Нью-Йорктагы ТАСС корреспондентының квартирында булдым. Ул 4 бүлмә алып тора, шуның өчен Америка хакы белән аена 420 доллар түли. Моның азмы-күпме икәнен белү өчен чагыштырып карыйк: квалификацияле американ эшчесенең уртача хезмәт хакы 300—350 доллар. Безнең үлчәү белән килгән чакта андый квартираны хәтта доцент та биләп тора алмас иде. Чөнки ул аңа айлык хезмәт хакын биреп бетерергә тиеш булыр иде. Бер бүлмәле квартира биләп тору аена 120 долларга төшә. Әгәр американ йорт сатып ала икән, хәтта яхшы хезмәт хакы алып торган сурәттә дә 25—30 ел түләп барырга тиеш. Мин шундый бер йорт хуҗасын очраттым. Әллә ни олы кеше түгел әле ул, әмма ул йортның бөтен хакын түләр өчен мин ул чаклы яшәмим бит, дип мыскыллап көлде.
Америкада хезмәт күрсәтү гаять кыйбат. Бер мәртәбә ашап чыгу 4—5 доллар, Нью-Йорктан Лос-Анджелоска чаклы очу 320 доллар. Нью-Йорк операсына керү билеты 4,5 доллардан 70 долларга чаклы, премьерага 25 тән 100 долларга чаклы. Колумбия университетында бер ел уку 5 мең долларга төшә, укыган өчен түләү 3100 долларга, дәүләт университетларында түләү кимрәк.
Менә шуннан соң американның барлык нужаларын күз алдына китереп карагыз, шуңа тагын аның иртәгесе көнгә ышанмый каравын да китереп кушыгыз. Эшсез калдың, авырып киттең — җәһәннәм төбенә очасың. Сине беркем кайгыртмый, америка «демократиясе» сине бәладән йолып алмый, зарланып барырдай оешма да юк.
Без Америкада сайлау алды кампаниясе барган чорга туры килдек. Билгеле, шуның кайбер билгеләрен без шәһәр урамнарында да, телевизорда да күрдек. Бигрәк тә Никсонның Мәскәүгә һәм Пекинга барганын еш күрсәттеләр. Америка президенты администрациясе сайлау алды кампаниясендә Америка-Совет мөнәсәбәтләренең яхшыру фактын үз мәнфәгатенә файдаланды.
Американнар сайлау алды кампаниясен бу юлы көрәшсез үтә дип санадылар. Әле еайлауларга чаклы ук Никсонның җиңәчәгенә ышаналар иде. Макговерн әйткән сүзендә тормады. Аны зур эшкуарлар да, эре капиталистлар да якламадылар, Америка обывателен икеләндерү өчен аны куркыныч бер либерал итеп күрсәттеләр, аңа таянып булмый, диделәр, аның Вьетнам позициясе уңыш казана алмады. Хикмәт шунда, американнар коточкыч прогматиклар. Америка егетләрен Вьетнамда атнасына йөзәрләп кырган чакта бу хәл бөтен Американы кузгатты, сугыш дәһшәтенә каршы кампания җәмгыятьнең барлык катлауларын аякка бастырды. Әмма гаскәрләрне чыгару, авиация белән флотның ударларын көчәйтү, сугышны вьетнамлаштыру турында хәбәр әйтелгәннән соң, ягъни америка егетләре азрак кырыла башлаганнан соң, Вьетнам проблемасы Америка өчен кискен проблема булудан туктаган иде. Макговерн да нәкъ әнә шул мәсьәләдә оттырды. Шуның нәтиҗәсендә сайлауларда Никсон өстенлек алды.
Безнең өчен Никсон белән эш итү бер яктан яхшырак та әле. Ул үзен коммунистларга каршы дип игълан итте. Әгәр ул Советлар Союзы белән билгеле бер килешүгә адым ясый икән, аңа як-ягына карангалап торырга кирәкми, Макговерн либерал булып дан алгач,
һәр адымында акланырга тиеш, янәсе, ул Советлар Союзы белән бергә ерак бармаячак һ. б. Икенче яктан, әгәр дә Никсон сайлауларда бик күп тавыш алмаган булса, аның каршылык күрсәтүе кимрәк булыр иде. Ләкин президент кем генә булмасын, без эре капитал хезмәтчесе белән эш итәбез, хикмәт менә шунда.
Америкада телевидение — идеологии йогынты ясауның гаять көчле коралы. Ул иртәнге 6 дан төнге сәгать 3 кә кадәр өзлексез g эшләп тора, аның 7—8 программасы бар, күпчелеге төсле програм- * ма. Телевидениенең никадәр йогынты ясавын кайбер саннар да әйтеп g бирер. 50 миллион американ семьясына 80 миллион телевизор туры килә, шуның янына җәмәгать урыннарындагы телевизорларны да < кушарга кирәк. Социологик тикшеренүләр америка кешесенең 5—6 § сәгать вакытын телевизор янында үткәрүен һәм аңардан 70—80 д процент хәбәр алуын раслыйлар. (Американ газета укуга нибары < 10—12 минут вакытын бүлә, анысын да социологик тикшеренүләр « мәгълүматы буенча әйтәбез.)
Телевидение квалификацияле эшли, максатына ирешә. Ул максат, әлбәттә, эре капитал интересын яклау. Барлык телевизион кампанияләр аерым кешеләр кулында. Болай тышкы яктан караганда, ♦ телевидение объектив эшли кебек. Әйтик, билгеле бер хакыйкатьне а маңгайга бәреп әйтмиләр, шулай да һәрбер тапшыру билгеле бер ы юнәлештә алып барыла, җәмәгатьчелек фикерен туплауга хезмәт ® итә. Телевизордан президент адресына да күпмедер дәрәҗәдә тән- о кыйть әйтәләр, Вьетнамдагы солдатларның тәртибен дә тәнкыйтьли- ° ләр, шәррән яра фашистны фаш итәләр, телевизордан коммунистлар- £ га да чыгыш ясарга ирек бирәләр. Әмма боларның барысы билгеле л бер дозада, Америка обывателен алдау, Америкада ирек һәм демо- ® кратия бар дигән хакыйкатькә инандыру өчен генә эшләнә.
Ил хәбәрләренең иң зур өлеше телевидениедән тапшырыла. Шу- « ның өстәвенә, вакыйгалар турыдантуры булган урыныннан күрсәтелә. Тапшыруларда күргәзмәлелек, документальлек күп. Диктор укуыннан тыш барлык тапшырулар кәгазьгә карап түгел, турыдантуры сөйләү ысулында алып барыла.
Телевидениедән мавыктыргыч материаллар бик күп бирелә, аның өчен телевизион жанрларның алдан әзерләп куелган запасы бар. Программаны карыйсың — экрандагылар көлә, кул чаба. Бу тамашачыга исәп тотып эшләнә. Без мавыктыргыч программа барган студиядә булып, моның ничек эшләнгәнен карадык. 200—250 кешелек зал. Сәхнәдә көлдерүчеләр. Югарыда утлы табло, аңарда: кул чабарга, көләргә дип язылган. Ут януга карап аудитория тиешле команданы үти. Димәк, кул чабулар да, көлү дә, юморга реакция дә алдан программалаштырып куела.
Телевидениенең тагын бер үзенчәлекле сыйфаты — реклама бик күп. Кинокартиналар, спектакльләр, әңгәмәләр һәм башка төрле тамашалар һич тә көтмәгәндә иң кызыклы урында, төрле товарлар, кием-салым әйберләре, хезмәт күрсәтү турындагы рекламалар белән бүленә. Бу хәзер Америка тормышының зарури сыйфаты булып киткән.
Реклама бик кыйбат тора. Әгәр телевизордан президент чыгыш ясый икән, ул минутына 4—5 мең доллар түләргә тиеш. Ярты сәгать сөйләсә, 120—150 мең доллар җыела. Димәк, сайлау алды кампаниясен алып бару, телевидениедән чыгыш ясау мөмкинлеге алу, киң катлау аудиториягә мөрәҗәгать итү өчен дә акчалы булу кирәк.
Гадәти реклама яхшы урында, үз вакытында бирелсә, минутына 5 мең долларга төшә.
Кыскасы, АКШта телевидение — идеологах йогынты ясауның, пропаганданың көчле бер чарасы, анда югары квалификацияле ке
шеләр эшлп һәм алар капиталистлардан акчаны юкка гына алмыйлар. Һәммә нәрсә «кем акча түли, шул музыканы заказать итә» дигән принцип белән эшләнә.
АКШта Советлар Союзы турында аз беләләр. Ә иң начары — безнең илне анда бозып аңлаталар. Без Лос-Анджелоска инженер-авиатор белән бергә очтык. Мин аңардан Советлар Союзы турында ни белүен сорадым. Ул бик аз белүен яшерми әйтте. Ә ул бит авиация инженеры, югары белемле кеше, авиа кампаниягә хезмәт итүче.
Безгә Советлар иленә барып кайткан американнарның кайбер тойгыларын әйттеләр. Мәскәүдә бер журналист булган. Өенә кайтканнан соң ул: Мәскәүдә төнге сәгать икедә бик иркенләп йөрергә була, анда сине, бездәге кебек, берәү дә үтерергә яки таларга уйламый, дигән. Америка хатын-кызы турист булып Мәскәүгә барган. Өенә кайтканнан соң, аптырашка калып, Кызыл мәйданда кешеләр иркенләп, һава сулап йөри алалар, җитмәсә, балаларын җитәкләп йөриләр, дип сөйләгән. Ә моның нәрсәсе гаҗәп дип сорагач, ул: мин анда беркайчан да аерым кешеләр йөрми дип уйлаган идем, дигән. Мин үзебезнең телевизордан яки кинодан Кызыл мәйданда хәрбп парадлар узганын гына күргәнем бар. Мин анда гаскәрләр генә йөри ала дип торам.
Менә сезгә Советлар Союзы тормышын белмәүнең яки аны бозып күрсәтүнең нәтиҗәсе.
Безгә илчелектә әйттеләр: сез американнарга иң гади нәрсәләрне — бушлай белем алуны, бушлай медицина хезмәте күрсәтүне сөйләгез. Ул бик кирәк, чөнки күпчелеге моны белмиләр.
Без АКШта СССР төзелүгә 50 ел тулу алдыннан булдык һәм, табигый, рәсми Американың әһәмиятле, тарихи бу вакыйгага ничек каравын белергә теләдек. Без, беренчедән, коммунизмга каршы алып барыла торган политиканың характерлы күренешеп күрдек. Анда бу политик вакыйга турында бер сүз дә әйтмиләр, әйтерсең ул юк; икенчедән, СССРдагы милли мәсьәләне бозып күрсәтү өчен еврей мәсьәләсен бик нык күпертәләр. Беренче мәлне сионистлар һәм алар- ның хезмәтчеләре СССРда еврейларның чын хәлен белмәүдән файдаланганнар. Аларга чын статистиканы күрсәтеп, безнең илдәге еврейларның хәлен төп-төгәл әйтеп биргәч, алар тынганнар.
Аннан соң еврейларга Израильгә чыгу тыела дигән мәсьәлә тирәсендә сүз куертып җибәргәннәр. Анысын да аңлаткач, ул сүзләрнең дөрес түгеллеген раслагач, мәсьәләнең ул ягы да тынып кала. Шулай да еврей мәсьәләсе теләсә нинди сылтау белән, СССРны ямьсез итеп күрсәтү, безнең эчке эшләребезгә тыкшыну, коммунизмга каршы идеологияне кыздырып тору максатыннан чыгып файдаланыла.
Безгә каршы алып барыла торган өченче эш — СССРдагы Америка корреспондентларыннан безнең ил хакында ялган сүз сөйләтү. Алар сөйләвенчә, бер республикада тоташ караклар, икенчесендә — хөкүмәт басымыннан канәгать түгел кешеләр, өченчесендә милләтчелек чәчәк ата.
Алар сыналган алымнарга тотыналар. Тормыш төбендәге берәр йолкышны эләктереп алалар, яки шундый кешене уйлап чыгарып, теләсә нинди чүп-чар сөйлиләр...
Һәм, ниһаять, дүртенчедән, СССР халыклары телендә радио пропагандасы көчәйтелә. Бу планда яңадан-яңа идеологии диверсияләр әзерләнә. Грециядә куәтле яңа радиостанция төзелеп бетеп килә, әнә шуннан безнең илнең урта өлешенә һәм Себергә тапшырулар бирергә җыеналар.
Ике ил арасында яңа мөнәсәбәтләрнең туып, үсеп килү ноктасыннан караганда, американнар моны идеологии планда файдалы дип саныйлар, чөнки идеологик яктан үтеп керүгә зур мөмкинлек туа,
диләр. Ике ил арасында киеренкелекнең кимүе совет кешеләрен ко-ралсызландыруга алып килер, аларның сизгерлеге кимер дип өмет итәләр. Контактлар арту, аралашулар артуны алар идеологии йогынты ясау өчен файдаланырга исәп тоталар. Шул ук вакытта алар контактлардан куркалар: предприятиеләрен, негрлар яши торган районнарын һәм башка күп кенә нәрсәләрне күрсәтмиләр, кешеләре белән аралаштырмыйлар, бигрәк тә эшчеләр сыйныфы янына җибәрмиләр. Әмма боларның барысы елмаеп-көлеп, билгеле бер дозадагы ягымлылык, киң күңеллелек белән эшләнә.
Совет кешеләреннән берәү, минем дустым белән без соңгы көнне Нью-Йоркта йөрдек. Аның АКШтагы хезмәте инде төгәлләнә, ул туган илебезгә кайтырга тиеш. Мин аңар исеме белән дәшеп, ачык- тан-ачык сорадым: әйт әле, син күптәннән Америкада, телен беләсең, илнең гадәтләрен беләсең, тормышың да начар түгел. Син үзебезнең илгә кайтуыңа ничек карыйсың, дидем.
Ул миңа әйтте: плакат сүзе сөйли дип уйлама, кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, мин бу илдән бик теләп китәм. Үзең уйлап кара: американнар производство, техника, фән мәсьәләләрен хәл итә алалар, аларның күбесе биек йортларда яши. начар яшәми. Ләкин алар бичара адәмнәр. Алар кичен урамга чыга алмыйлар, таланудан куркалар, алар иртәгесе көннәренә ышанып яши алмыйлар, долларга табыну аларны басып тора. Кызганыч тормыш бу. шунлыктан аның сине дә басынкы итми хәле юк. Шуңа күрә мин алар арасыннан үз илемә бик теләп кайтам.
Шушылар янына мин тагын нәрсә әйтә алам? Без АКШта 14 көн булдык. Бу ил белән танышу файдасыз булмады. Ләкин «чәчәк аткан» Көнбатышның тормыш «рәхәтлекләрен» күргәннән соң, күңелдә илебездәге бар нәрсәгә зур мәхәббәт хисе тоеп, туган-үскән җиреңә кайтасың һәм социализмның кадерен ныграк беләсең.