ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
Әмәттә дә шул ук кояш, Әлмәттә дә шул ук ай. Тик гомерем язы гына җәйгә авышты бугай.
Якын дуслар, көнче ятлар бар анда да, монда да. Кайда да җыр. Ил күңеле дәрткә дә бай, моңга да.
Рухи байлык сөендерә. Сиздерә юклыгы да. Кайда да кирәк таяну вөҗданың ныклыгына.
Бүген фейерверк чөеп фанфаралар уйнап та, киләчәгең турында син карамасаң уйлап та...
Нинди мәгънә буш иҗаттан, бүгенге рәсми синнән,— әгәр киләсе буыннар чирканса исемеңнән.
Халык белән булсаң гына хаклыкны танып була. Янар йөрәгең булганда кайда да янып була.
Кайда да кирәк шул вөждан, иманыңның ныклыгы. Яшермим, сиздерә кайчак фидакарьләр юклыгы.
Үзгәрдемме? Сагынаммы? Сагынмый буламыни! Ялгышкан чаклар да булды, абынмый буламыни!
Хыялларның да беразы киселеп калды бугай. Ул урынны күңелемдә исәп, гамь алды бугай.
Әмәттә дә шул ук кояш, Әлмәттә дә шул ук ай. Мин генә бераз үзгәрдем һәм олыгайдым бугай.
Еллар китә... Чайкала-айкала Иделдә ай кала.
Без китәбез...
Җир — бирә,
Җир — ала...
Озатып җыр кала.
Могҗизага яшьрәк чакта ышан.
Гөл асылын җәен өз икән.
Язгы эзләр белән килгән идем,— сезнең урамда да көз икән...
Бер вакыты җиткәч кай җирдә дә пәрәвез җепләрен җил өзә.
Әй, авыр, кайтмаска киткәнгә — «озак йөрмә, тиз кайт!» — дип кул изәү...
Урсал тавында
Үрсәләнеп үрдә, һай, яна ут! Шәфәкъка да карый, таңга да. Бар януның мәгънә төсмерләре, аңлый алсаң, барсы бар анда.
Барыбер түгел бөтен кешегә дә килер буыннарның язмышы.
Җаны януларын шушы утка тиңләп йөрүчеләр азмы соң!
Кем шакымас толлар ишеген...
Шакыдылар. Син ачмадың. Китте.., Корт иледәй купты бар шигем. Ачу тынгач, аек акыл әйтте: кем шакымас толлар ишеген!
Ни уй белән килеп, кем шакымас — яхшылардан азмы яманы!
Толлар яше ачылана бара, матурайган саен заманы...
Ирле хатыннарның кайгылары — таңдук эрер җәйге бер кырау.
Толлар күңеле — тышы мәңге бозлы, ә эче гел ут булган утрау.
...Әй, ул язгы төнге тамчыларның котыртып һәм көлеп тамуы.
Урын җәйгән чакта бер мендәрнең артык булып моңаеп калуы!
Сантый телләр әйтә: толлар бай ул, алтыннан, ди, ишек төбе дә.
Толлар исә — ана назын биреп, гөл үстерә тәрәз төбендә.
Ачу — бик тиз. Хөкем итү — җиңел.
Ирлек кирәк дөрес аңларга.
Толлар күңеленә рәнҗү салмас ялгызлыкны татып караган!
...Хәзер менә кемдер шакып китте.
Ни уй белән килгән ул бәндә? Икебезнең дә башлар иелгән, ңидер югалган күк идәндә.
Мин диңгезгә таба китәм, дидең...
«Мин диңгезгә таба китәм!» — дидең.
Гөрләвекләр буйлап йөгердең.
Нәфис иңнәреңне миңа кадәр нинди җилләр кочып өлгерде...
«Мин диңгезгә таба китәм!» — дидең.
Гөрләвекләр буйлап йөгердең.
Ул еллардан бирле күргәнсеңдер байтак матурлыгын бу Җирнең.
«Мин диңгезгә таба китәм!» — дидең. Гөрләвекләр буйлап йөгердең.
Нигә дип соң әле кире кайттың, чәчәк чагы үткәч гомернең?
Син диңгезгә каршы киткән чакта озатып калган идем берүзем. Яши торгач, һәркем бу дөньяда таба икән үзенең диңгезен.
Тик шулай да килә синең белән гөрләвекләр буйлап чабасы. Үткәннәргә кайтып, син эзләгән шул диңгезне килә табасы.
Яшьлегеңне, гомереңне миңа багышладың да, хәзер инде гел әзер тор яңа сагышларыңа.
Мине яз дип белдең, ахры, мин бит ноябрь сыман.
Кояшым аз, күгем тулы — салкын яңгыр да томан.
Мин үзем дә белми торган бер сәерлектә яшим. Челләләрдә кайчак өшим, кышларны ярып яшьним.
Үзем дә кайчак төшенмим күңелемнең хәлләрен.
Көтәм җылы ләйсән яңгыр, чыга зилзиләләре.
Шулай барам мин таңнарга, шулай чыгам мин язга.
Үземнең наз юк, ө үзем шашам, туялмыйм назга.
Хисләр үзгә. Мәхәббәтне, шәхесне аңлау үзгә.
Күпләр кебек гомер итеп, тыныч яшәү юк безгә!
Мин, ахрысы, сабыйлыктан — җырдан китә алмамдыр.
Сине беркайчан да тулы бәхетле итә алмамдыр.
Мин әле син уйлаганча тугры да түгелмендер. Син белмәгән яралары бар бугай күңелемнең.
Яшьлегеңне, гомереңне миңа багышладың да, әзер тор кайгыларыңа, яңа сагышларыңа.
Зәй буенда сугыш уены.
Ак халаттан бар да ак карда. «Сугышчылар» хәзер бүленми кызылларга яки акларга.
Бер сүз — «дошман» — һәр як өчен дә. «дошманыңны» юк ит, из, тапта!
Юри сугышуны бик җитди командирлар күзәтә «штабта».
Бер вахтадан кайткан егетләр Бер-берсенә каршы йөгерә. Беренчесе «тереләй» алганчы, икенчесе «атып» өлгерә.
Берсе «газ!» дип, яман кычкыра, сигнал бирә ракета чөеп.
Кайсы ава, кайсы йөгерә башларына маскалар киеп.
Зурлар уйный, зурлар мәш килә. Тавышлары җитә Бигәшкә*. Малай-шалай килгән карарга, күбесенә булыр ун яшьләр
Авызларын ачып торалар, онытылган чана шуасы.
Зурлар булып зурлар уйнагач, малайларны ничек тыясың?
Малайларга кызык: «Урра!»лар тәэсир итә әле, җилкетә. «Сугыш» бетеп, өйгә кайтуга, йомшак күмәч, җылы сөт көтә.
...Карт солдатлар бара азаеп.
Солдат уенында — яңалар.
Әллә инде сугыш зәхмәте буыннарга күчеп ярала?..
Зәй буенда сугыш уены...
Бигеш — АВЫЛ исеме.
Чабылгач та, таң атканда чыклар белән кем көлә?
...Хәер, без үлән генә, җирдә бер келәм генә!..
Кояшка дип, күккә багып
үскән идек гел үргә.
Яшәргәнне күрсәләр дә, корган чакта кем күрә?
Хәер, без үлән генә, җирдә бер келәм генә!..
Бала чакта — зур буласы, кояш нурына тотынып, тизрәк үсәсе килә.
Хәзер — язгы тамчы буйлап гамьсез сабыйлык иленә кире күчәсе килә...
* * *
Бер хатирә
Без Болгарда төн үткәрдек. Йолдызлар якын иде.
Көймәгә түшәлгән печән хуш исле, салкын иде.
Сихри төнге авазлар, ахры, камыштан иде. Без ул чак — яңа табышкан, яңа кавышкан идек.
Яшь идек, һәр таң безгә көч алып килә иде.
Көлә идек! Безгә кушылып дөнья көлә иде!
Таң алдыннан су коендык аксыл томан эчендә.
Миннән башка ак тәнеңне күрмәде бер кеше дә...
Сине тибрәткән дулкын да миңа бик якын иде.
...Яр буенда безнең учак һаман ялкынлый иде.
Бер дуска
Син, әлбәттә, бездән акыллырак. Бәлки үзең дә беләсеңдер.
Ә без менә һаман элеккечә — күрәсеңдер.
Бездә әзрәк дуамаллык, бераз баламишкинлык. Аңа да риза. Алмасын тик мушкасына — мескенлек.
Безнең балаларчарак шул исәп тә, куаныч та.
Күпме кирәк бу дөньяда без — коры куанычка! Югарочтан сызгырсалар — без хәзер шул ук очта!
Элеккечә — беркатлылык, ышану, сусау назга.
Тубыклар көрткә батса да, күзләр төбәлгән язга, һаман төшенеп җитеп булмый яшәү хәйләләренә.
Куллардан бигрәк, җан белән нык бәйләнгән бала чакның әйлән-бәйләннәренә!
Син, әлбәттә, бездән акыллырак. Миеңдә бар хөкемчең.
Безнең исә — шашкынлы хис генеральный йөртүче.
Без чәчелдек бераз.
Мәхәббәттә, эштә, уйда да. Син, мөгаен, бездән акыллырак, тик шулай да, бәхетлерәк диеп уйлама!
Бай көз яхшы, тик шулай да ярлы яз күркәмрәк.
Яз көне хаста җанның да күңеле бүтәнрәк.
Әй, ул беренче чирәмнең яшеле күренүе!
Бераз күшеккән күңелдә өметләр терелүе!
Ни хозурлык — тамчыларның кояшта көлүләре!
Әй, кызларның язгы кичтә тәүге җилкенүләре!
Көз гел бөтен, бай булса да, җилбәзәк яз дәртлерәк.
Язын бүтәнчә ашкыну, язын бүтәнчә йөрәк.
Мин һәр яздан үзенә бер яңа наз һәм ямь көтәм. Көзге таңнарда уянып, яз дип өмсенеп китәм.
Ишетелеп куя кебек кайткан кошлар авазы. Куркам тормышта җуюдан мәхәббәт белән язны.
1971—.72