Сүзләр иленә сәяхәт
Бала:
— Сүзлек бабай, Бай бабай. Бик күп сүзең Бар бабай. Сүз иленә Керимме, Ниләр барын Күримме, Сәфәр кылып Йөримме?
Сүзлек бабай: — Тере сүзләр Иле бу, Төрле сүзләр Җире бу. Кызыксынган Балага Кызык хәлләр Бар анда! Беләсеңдер Ич, балам, Яши монда Өч заман — Хәзергесе, Үткәне, Киләчәктә Көткәне... Өч заманда Берьюлы Йөрим дисәң, Шул юлы — Алфавитны Әйтеп бир, Әйтеп бир дә, Әйдүк, кер! Маҗаралар, Тылсымнар Сиңа юлдаш Булсыннар!..
Мәгънәсез
Җөмлә башына эләккән
Бер Баш Хәреф мактанды:
— Мин — иң зурысы, мин — иң алда, Сезнең урын арттан! —ди.
Әйттеләр бүтән хәрефләр
— Бик лаф орма, Баш Хәреф, Кара әле бездән башка Мәгънәле эш башкарып!
Ни белән очланды дисәң Мин-минлеккә дәгъвасе,— Бер ялгызы гына калгач Бетте аның мәгънәсе!..
Ирекнең ике җиңүе
КАРАҢГЫЛЫК ЧИГЕНДӘ
Ирек кереп Каранды — Бүлмә тулы Караңгы! Үзе болай Тып-тыныч, Эче тулы Куркыныч... Нидер килеп Тотар күк, Хап! иттереп Йотар күк!.. Бетеп шунда Чыдамы, Атыла да Чыга ул.
Ут кабызып Караса — Бүлмә буп-буш Лабаса!
Ирек берни Күрмәгән. Күрмәгән, ә Шүрләгән... Үзен-үзе Күндерде — Юри утны Сүндерде.
Куркынычын Куркыныч, Уйлый Ирек: «Бул тыныч! Юк монда бер Нәрсә дә!»
Бик чыгасы Килсә дә Түзде, карый Яхшылап — Ияләшкәч Яктырак!
Чигенде бит. Чигенде, Караңгылык Җиңелде!
ЙОКЫ КАЧТЫ
Ирек дәрес Хәзерли.
Йокы килә: «Хәзер, ди, Куяр малай Сабагын — Йомдырам күз Кабагын!»
Ирек күзен Угалый, Бирешергә Уйламый.
Йокы ястык Теләми: «Йом күзеңне Генә» ди. Башны түбән Идерә, Өстәлгә үк Тидерә...
Йокы тәмле... Эш тә бар! Ачу килгән — Көч табар!— Ирек тәмам Үртәлә, Авыр башын Күтәрә. Менә, кулын Селтәде. Сугамы ул, Төртәме?
Тик тормыйча Бер генә, Әрле-бирле Йөренә — Физзарядка Ясый ул. Иңнән селкеп Ташлый ул— Куа шулай Йокыны!
...Йокы качты, Юк булды!! Ирек оеп Төшмәде, Өй эшләрен Эшләде!
Юл ачам
Чокырларга Җыелып, Барыр юлдан Тыелып, Тора сулар Боегып.
Тыныч сулар Тымызык, Тымызыкка Юк кызык, Җибәрәм мин Юл сызып.
Әйдә, әйдә, Аксыннар, Үз юлларын Тапсыннар.
Гел-гел алга Чапсыннар!
Таныды!
Тышта күзне Чагылдыра, Өйдә Кояш Сагындыра.
Тәрәзәдән
Баксам, үзгә — Салкын карый Никтер безгә.
Танымыймы Әллә мине? Шунда кинәт Башка килде:
Таплы икән Пыялалар, Үрмәкүчләр Оялаган...
Ялт иттереп Юып куйгач, Танып күзен Кысты Кояш!
Паровоз, сиңа әйтәм...
Паровоз, дим.
Паровоз,
Күл-көзгегә
Карап уз;
Маңгайларың
Корымлы,
Яңакларың
Сөремле,
Юын инде,
Сөрт инде!
Юкса, җилләр
Буялыр,
Каеннарга
Уралыр...
Пычратырсың
Аккошны,
Акчарлакны,
Актүшне.
Шулай бар да
Каралса,
Ямьсез булыр Лабаса!
Юын, юын,
Паровоз,
Без бит чиста —
Карап уз!
Хоккей җене кагылган..
Ике малай шуалар,
Бозда алка куалар.
Тора торгач бер читтә, Маэмай да кереп китә. Ә малайлар алканы Бер-берсенә төртәләр,
Ике арада йөртәләр — Маэмайны йөгертәләр!
Узып бара бер агай Шугалакның яныннан:
— Маэмаена хәтле, ди, Хоккей җене кагылган! Тик үзе китә алмый — Ике малай, бер маэмай Алка куганны карый...
Стена аша.
Эре панельле өйдә Кайчак кыенга килә: Күрше баласы җылый — Дәрес хәзерләп булмый.
Ничекләр туктатасы, Мичекләр юатасы? Әнисе дә эштәдер, Әтисе дә эштәдер, Ямансулап бетәдер...
Кызык булсын әле, дим, Сарык булып бәэелдим, Кәҗә булып мәэелдим, Дуңгыз булып мыркылдыйм, Тавык булып кыткылдыйм, Күркә булып гөлдерим, Җылатмыйм, дим, көлдерим.
Төрле чакта төрлечә Җаен-әмәлен таптым, Стена аша димәдем, Әкият тә сөйләдем!
Ә көннәрдән бер көнне Күршеләр килеп керде.
— Үскән егет син! — диләр. Әниемә сөйлиләр:
— Стена аша ул безнең Балаларны караган.
Рәхмәт әйтеп без аңа Бирик быргы, барабан. Теләгән чакта уйнар. Безнекеләр дә тыңлар...
Эре панельле өйдә Яшибез без шул көйгә...
Яшь трамвай
Өсте-башы өр-яңа, Бүген чыккан дөньяга — Беренче кат рельскә Тәпи басып йөреш лә! Әй, йөгерә трамвай, Әй, элдерә трамвай!
Кирәк җирдә туктала, Тирә-юньгә күз сала, Таныш түгел шәһәргә Карый-карый кузгала. Йөрмәгән юллар тансык, Күрмәгән җирләр тансык!
Бер йөгереп карады, Ике йөреп карады, һаман бер үк араны Әрле-бирле урады... Күрде лә ич ул аны!
Ул бит яңа трамвай, Япь-яшь кенә трамвай, Яңа чыккан дөньяга, Аңа бар да өр-яңа! Туктап күпер өстендә Карар иде елгага... Чирәмнән чаба-чаба Керер иде бакчага... Китәр иде еракка — Болытлар аккан якка, Поездлар чапкан якка, «Ки-и-иттек!» дип сузып, Моңаеп дәшкән якка — Еракка, еракка-а...
Төннәрен дә, көндез дә, Гел бер эздән, гел бер эздән, Гел бер эздән чап инде, Шуннан кызык тап инде!
Өлкән трамвай абый Елмаеп кына тыңлый: — Эһем, эһем, эһем, ди, Сабыр, сабыр! энем, ди. Әнә нәни бала, ди, Үз юлыннан бара, ди, Синен юлыңа керми, Рельсләр буйлап йөрми! Нәрсә булыр, фаразан, Чыгып безнен арадан, Тротуар буйлап китсәң! Тыкрыкка кереп китсәң!
һәркемнең үз юлы бар, Үз юлыңнан туры бар!
Яшь трамвай төшенде. Урамга күз төшерде — Анда аны көтәләр, Көтә ничә тукталыш, Тукталыш тулы таныш! Җилкенеп алып китә, Җил кебек чабып китә, Тип-тиешле минутта Тип-тиеш төшкә илтә!
Нәкъ шулай тиеш тә шул — Бик кирәкле эштә ул!
...Ә шулай да, кайчакта, Офыклар көткән якка Поездлар дәшкән чакта Барып кайтасы килә Еракка, еракка-а...