СИНЕҢ ҖЫРЫҢ
ӨЧ ПӘРДӘЛЕК ПЬЕСА
КАТНАШАЛАР;
Зариф — тезүчеләр бригадиры. Зарифа — хатыны.
Мөнирә — яшь врач.
Ф ә р н т — Мөнирәнең танышы. Ульянцсв — ннженср-төзүче. Валентина — хатыны Алмабикә — кранчы кыз. Салават — колхозчы егет.
Булат — үзешчән сәнгать коллективы члены.
3 ә й д ү к — азгын егет.
Ибәт абзый — карт ташчы.
Станция дежурные.
Вакыйга безнең көннәрдә, яңа төзелешләрнең берсендә бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Тынлы оркестр гөрелтесендә пәрдә ачыла. Тимер юл станциясе алды —мәйдан Буй- дан-буйга: «Коммунизм төзелешләре безне көтә!» дигән лозунг сузылган Баганада' — мектр сәгать. Шау-гөр килеп, юл капчыклары аскан, гармун, гитара тоткан егетләр- кыэлар төркеме уза. Бер кулында чемодан, икенче кулы белән хатынын кочып житәкләгән Зариф керә.
Зариф Йөрмәм! Чит илгә китмим бит. Кала салырга барам! Яхшы кешеләр аз дисеңмени андый төзелештә?
Зарифа Кара аны, Зариф, яхшы кешеләр арасында берәр җан көеге табыла калса игелек көтмә. Барам да калагызга ут тәртәм.
Зариф. Зарифа дим! Уйлап сөйләш. Кеше ишетсә^ ни дияр?!
Зарифа, йөрәгем янгач әйтүем инде. Әйттем исә кайттым. Андый ярамаган эш эшлимме соң, аллам сакласын!
3 а р н ф. Менә шулай. Яшеңне дә сөрт. Елама.
Зарифа. Елагач жиңел була.
Зариф. Сина жиңел дә бит... Миңа авыр менә. Синең күз яшеңне күрсәм, бәгырем телгәләнә. Прәме агу эчәрлек булам.
Зарифа. Шушы бер! Дурак сүз сөйләмә! Ярый, бетте. Әйбәт кенә барып жит, яме? Фатир алуга миңа телеграмм сук, яме? Бер кумыт булса да җиткән безгә. Очып барырмын. Минем өчен борчылма. Үзеңне кара. Ачлы-туклы йөрмә.
Зариф. Үзеңне дә онытма син. (Кисэтүле.) Кара аны, наный, сиңа хәзер ике кеше өчен ашарга, ике кеше өчен яшәргә кирәк!
Зарифа. Онытмам, җаным, онытмам. (Аңа сыена. Тирә-ягына каранып берәүне дә күрмәгәч, Зарифның кулын алып корсагы өстем куя.) Сизәсеңме?
Зариф (елмаеп, башы белән ымлый). Дәвәйгән бу, әкәмәт! Зарифа. Я, бар, кичекмә.
Зариф. Хуш, наный. (Кочаклашып үбешәләр. Зәйдүк керә.) Зәйдүк. Әй, Йосыф-Зөләйха! Вагонда ялашырга да калсын.
Зариф. Үзең болай әйбәт кенә күренсәң дә, эчтән бозыла башла» гансың, ахры.
Зәйдүк. Эчемә кереп чыктыңмыни?
Зариф. Күренеп тора. Тышыңа чыккан.
Зәйдүк. Үлчәп сөйләш!
Зарифа. Мин сине шулай үлчәрмен... Бар, юлыңда бул!
Зәйдүк. Китәм, китәм. Минем елап калучым юк бит. Аннары юлым да ерак түгел. Әнә, «Буфет» дигән язуны күрәсезме?! Әйдә, «өч борын» га» кушылмыйсыңмы?
Зарифа. Бирермен мин сина «өч борын!»
Зәйдүк. Ша! Аңлашыла. Усал хатыннардан ерак булуын яхшы, дигән Сократ Хәким исемле бер иптәш. (Китә.)
Зарифа. Әйдә, проводнигыңа ук илтеп тапшырыйм әле үзеңне. Әйберләрен күтәреп чыгып китәләр. Мөнирә белән Фәрит керә. Егетнең кулында бәләкәй матур чемодан. Кызнын кулында сирень чәчәкләреннән букет.
Фәрит. Нәрсә дип ашыга бу сәгать. Йөрми, чаба! Әллә инде менеп телләрен туктатырга?
Мөнирә. Сәгать телен туктатып кына вакытны туктатып булмый шул, Фәрит. Күп калдымы әле поезд китәргә?
Фәрит (ачу белән сәгатькә күрсәтеп). Әнә ич—10 минут.
Мөнирә. 10 минут!.. Ә аннары?..
Фәрит. Ә аннары. (^Дулкыннар» романсына импровизация ясый.) Минутлар, минутлар, Ник болай чабасыз, Ник болай ашыгып, Кайларга барасыз,
Минутлар, минутлар! Ник болай ашыгып, Агыласыз атлыгып. Очарга талпынган Канатлы кош кебек.
Минутлар, минутлар...
Эх, канатлы кош булсаң иде...
Мөнирә. Нишләр идеи?
Фәрит. Очар идем! Әкияттәгечә сине канатыма атландырыр идем да әллә кайларга алып китәр идем.
Мөнирә. Матур әкият.
Фәрит. Ә мин тормышыбызның да матур булуын көткән идем, Мөнирә
Мөнирә. Монысы нинди җырдан?
Фәрит. Көләсең?!
Мөнирә. Көләргәме, әллә еларгамы?..
Фәрит. Соңыннан еламас өчен тыңла киңәшемне! Вакыт әле узмаган. Минутлар әлегә безнең файдага йөри. Тагы биш минуттан —соң булачак. Китмә! Кал монда, иркәм...
Мөнирә. Монысы да таныш җырдан.
Фәрит (аңламыйча, ачуланып). Нинди җыр?!
Мөнирә (әкрен көйләп):
Син кал, иркәм, бездә, китмә, китмә Дустың сине сөеп иркәләр.
Монда атсын синең бәхетең таңы, Монда үтсен матур иртәләр.
Фәрит. Соң, мин нәрсә дим?! Мин дә сине шул бәхетле иртәләргә чакырам бит...
Мөнирә. Мин дә сине чакырам. Киттек бергә!
Фәрит. Аңла, Мөнирә, анда бәхет иртәсенә ерак әле. Анда бәхет кайгысы түгел, анда торак кайгысы. Брезент чатырларда, кысан вагоннарда яшиләр анда.
Мөнирә. Күп калдымы?
Фәрит. Нәрсә «күп калдымы»?
Мөнирә. Минутлар ..
Фәрит. «Минутлар». (Сәгатенә карап.) Биш!
Мөнирә. Шушы кадерле биш минутта гына булса да миңа хәерле юл тели аласыңдыр бит..
Фәрит. Ә минем хисләрем?.. Тойгыларым?.. Мәхәббәтем? Алар шушы дуамал биш минутта ишеләмени?
Мөнирә. Мәхәббәт канатлы да була бит. Фәрит
Фәрит (бердән өметләнеп). Аңлыйм! Канатлы мәхәббәтең кире алып кайтыр димәкче буласың?..
Мөнирә. Киресенчә.
Фәрит. Аңламыйм.
Мөнирә. Сине очыртып алып килер димәкче булам Килерсең бит?! Мин көтәр идем, төннәрен йокламыйча сагынып көтәр идем. Теге бер кыз кебек... Кинода... «Ал җилкәннәр» идеме әле?
Фәрит. Көтәрсеңме?
Диктор тавышы. Гражданнар, поезд кузгалырга өч минут вакыт калды!
Фәрит. Тагы минут. Ну, теңкәгә тидегез дә соң!..
Мөнирә Хуш, Фәрит!..
Фәрит. Китте... (Зәйдүк күренә.)
3 әйдүк. Күрәм, яхшы ук борчылгансың син, егет. А... аңладым . Яна! Биредә (йөрәгенә күрсәтеп). Яна! һей, безнең заманда йөрәк януын баса торган менә дигән бальзам бар. Әнә! Күрәсеңме?! «Ьу-ф-фет» дип язылган. Пөрәк януның беләм мин нәрсә икәнен. Дошманыңа язмасын! Кем булуым кызыксындырамы? Әйтмим Паспортта бир минем, менә! Урак-чүкечле, шагыйрь әйтмешли. Күрсәтмим. Пычрана төшкән азрак, юарга кирәк. (Поезд кузгала) Эх-ма! Киттеләр Мин Дә барам әле, кимсетелгән җанга җылы урын эзләп. (Чыгып китә. Ти- юлчы — дежурный күренә.)
ГАБДРАХМАН МНИ СКИП ф СИНЕҢ ҖЫРЫҢ ф
Фәрит. Китте!
Дежурный. Ә син калдынмы?
Фәрит (өзгәләнеп). Ә нәрсә эшләргә иде сон мина?!
Дежурный. Анысын йөрәген кушарга тиеш...
Фәрит. Йөрәгем поездны туктатырга куша!
Дежурный, һей... әйтте сүз! Эш поезддамыни? Аны туктатуы да ул чаклы читен түгел. Стоп-кранны тарттың — пажалысты! Яшьлекнең аннан да хикмәтле көче бар. Ул көч кешегә канат куя. Канат!
Фәрит. «Яшьлек»... «Стоп-кран»... «Канат». Барысы да сүзләр. Сөйләргә бик өйрәндек! Ә хисләр?! Хисләр кайда? Эмоция! Сез, хөрмәтле тимер юлчы иптәш, мәхәббәт фажигасе кичермәгәнсез. Кичергән булсагыз, бу хәтле ансат фикер йөртмәс идегез. Йөрәк яна, аңлыйсызмы, йөрәк яна! Ничек басарга аны?!.. (Бердән хәтерләп.) А... әле генә теге егет нәрсә дигән иде әле?.. «Безнен заманда йөрәк януын баса торган менә дигән бальзам бар». Әйе. Барыем әле. Басып карыем әле йөрәк януын. (Чыга).
Дежурный. Күрдегезме егетнең хәлен?! Йөрәге яна... Ишеттегезме егетнең зарын! «Мәхәббәт фаҗигасе!» Көл дә, жыла да.
Кайдадыр маневр ясаучы паровоз тавышы, дежурный ана кулындагы фонаре бели ишарә ясый-ясый чыгып китә.
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Тимер юлы разъезды. Зур булмаган ялгыз таш өй. Тирә-як —бушлык, дала. Вакыт тан алды Күктә тан йолдызы яна Еракган поезд килгән тавыш. Тавыш якынлаша. Разъезд семафорынын яшел уты кабына. Поезд тавышы һаман якынлаша, паровоз күзләренен уты сәхнәгә тула. Поездның туктавы ишетелә һәм, минут узуга, кузгалып китеп тә бара. Сәхнәгә чемоданын тоткан Мөнирә керә. Артта жырлап килүчене» тавышы ишетелә.
Таң таң ата,
Чулпан калка,
Таң чулпанны уята.
Кызарып таң аткан чакта Җырлата да жылата...
Булат керә. Ул Мөнирәне күрә.
Булат. Здрасти!
Мөнирә. Сәлам!
Булат, һәй... Татар апасы икән.
Мөнирә. Әйбәт җырлыйсыз.
Булат. Йөрәк янганда ярый шунда.
Мөнирә. Ник яна соң йөрәгең?
Булат. Бәхет җимерелде әле, апаем, бәхет. Точнысы — җимерделәр Төзелешкә килдегезме?
Мөнирә. Төзелешкә килүемне каян белдең?
Булат. Бу разъездга бары төзелешкә килүчеләр генә төшә. Әлегэ аны, мунча тазы кебек, номер саны белән атап йөртәләр. Әнә: «86 км>. Ә килер шундый бер көн, бу разъездның даны барлык республикага-- яңгырар. Газеталарда да язарлар: «Элек бушлык хөкем сөргән урыннарда...» Красота!
Мөнирә. Алайса, сез дә төзелештән.
Булат. Шулайрак.
М ө н и р ә. Нигә «шулайрак», ә «шулай» түгел!
Булат. Летчиклар теле белән әйтсәк — «вынужденная посадка»* Югыйсә, монда таба идемени минем юл?
М ө н и р ә. Ә кая таба иде?
Булат. Сәхнәгә! Менә кая таба!!
Мөнирә. Артист булырга теләгән идегезмени?
Булат. Була алам дип уйлыйсыз мәллә?
М ө н и р ә. Ә нигә? Сәхнәне сөйсәгез — булырсыз.
Булат. Шул сәхнә сөйгәнгә дә инде йөрибез, менә, су сипмәгән гөлләр кебек янып-көеп... ♦
Мөнирә. Төзелештә клуб юкмыни?
Булат. Төзелештә торырга урын юк, апаем!
М ө н и р ә. Ничек инде «урын юк»?
Булат. Ә сез сразы борыныгызны салындырмагыз. Сезгә табарлар. Палаткасы булыр. Яисә вагонда бер койка бирерләр. Берничә таш йорт өлгерергә тора. Но, анысы, мин уйлыймын ки, первым долгом, дигәндәй, кешесенә карап. Кызык та сон бу дөньяның хәлләре, ә? Берәүләр, ягъни менә мин, кала ягына ычкына алмыйча йөрим, ә икенче ф берәүләр, ягъни менә сез, үзегез теләп каладан далага киләсез, ә?!
Мөнирә. Коммунизмны калада гына төземиләр бит.
Булат. Беләбез лә анысын. Но, шулай да, әйтергә кирәк, кала җи- 5 рендә ансатрак ул. Анда аның яртысы төзелгән дә инде. Ә монда җир о казырга, таш ярырга, урман кисәргә кирәк. Төзүчеләр теле белән әйт- ~ сәк, нулевой эш әлегә монда. (Паровоз тавышы ишетелә.) Әнә, мин s көткән тимер айгыр кешни башлады. Уралмаштан краннар килергә тиеш. Белеп кайтырга җибәрделәр. Көтәм дисәң, пажалыста, апкайта “ алам үзеңне. г
Мөнирә. Рәхмәт, мине алырга киләчәкләр. *
Булат. Ярый, алайса! Күрешербез әле. Төзелеш башлана гына. * Тик сез минем баягы сүзләргә карап күңел төшермәгез. Барысы да бу- п лыр, барысы да! Мәскәүне дә берьюлы гына салмаганнар. «
Поезд тавышы сәхнәне яңгыратып туктый. Булат ашыгып чыгып китә Сәхнә иртәнге кояш нурларыннан яктыра башлый Ирле-хатынлы икәү керә. Кулларында чемодан, төенчекләр, хатынның кулында чүлмәкле гөл.
Ульянцев. Валюша, кара! (Кулларын җәеп тирә-якны күрсәтә.) Нинди гүзәллек. Бу бит бөек художник — табигатьнең...
Валентина. Ах, калдыр, зинһар, Володя! Миндә хәзер художник кайгысымыни?!
Ульянцев. Валюша, синнән шундый сүзләр ишетәм?
Валентина. Ишетерсең дә! Чөнки мин хәзер йокысызлыктан миңгерәүләнгән.
У л ь я н ц с в. Аз гына түзә төш. аз гына.
Валентина. Мин утыз ел түзәм инде.
Ульянцев. Утыз ел түзгәнне утыз минут түзә алырсыңдыр бит? Тиздән безне алырга килерләр. Тиздән без үз куышыбызда булачакбыз...
Валентина. Гамьсез кеше син, Володя! «Куышыбыз», имеш. Әзерләп куйганнар, ди, синең өчен тугыз катлы өйнең тугызынчы катында квартира.
Ульянцев. Анысы да булыр.
Валентина. «Булыр». Шул «булыр» белән утыз ел син мине гвзелештән төзелешкә өстерәп йөртәсең..
Ульянцев (чыраен сытып). «Өстерәп!» Нинди ямьсез сүз! Эх, Валюша, мин сине, шушы гөл кебек, күңелем түрендә генә саклап йөр- гдм бит. (Җитди.) Валюша, дустым, енн бик кирәк миңа бүген. Бик Кирәк! Безнең дуслыгыбыз да Урал таулары буенда башланды бит...
Валентина (онытылып) Миасс елгасы буенда!.. Чиләбе трактор Мводы салына башлаган көннәр иде. Мин, әле генә институт тәмамла* •’и кыз, әле дә хәтерлим, утыз беренче елның көзге төне нде. Чиләбе Юыалында поезддан төшеп калды.м.
СИНЕҢ ҖЫРЫҢ
Ульянцев. Кем уйлаган, еракта калган шул көзге төндә, салив Чиләбе вокзалында, мин, 24 яшендәге яшь төзүче. Валентина атлы кызны очратырмын дип...
Валентина. Син бик күзәтүчән, игътибарлы иден шул ул чакта. Әле дә хәтерлим, таң атып, шәһәр ягыннан беренче трамвай килгәнче син мина салкын вокзалда тунарга бирмәдең, иңемә пальтоңны салдың...
Ульянцев. Ә кипяток табып китергәнне оныттыңмы?
Валентина. О... Ул көннәрне онытаммы соң!..
Ульянцев. Бүгенге көнебез тагын да матуррак! Шулай да, Валюша. мин синен әнә теге тирәләргә күз ташлавыңны теләр идем.
Валентина. Биш-ун минут кына күз йомып алуымны теләр иден, ичмасам.
Ульянцев. Йокы керәме кешегә мондый сихерле таңда! Әйдә, Валюша, яшьлеккә әйләнеп кайтабыз...
Валентина. Синең шагыйрь буласың калган.
Ульянцев. Ә кеше, Валюша, күңеле белән шагыйрь булырга тиеш, һәркем! Шул чагында гына без мәгънәле итеп яши алабыз. Яшәүнең күрке нәрсәдә? Бу сорауга галимнәр «хезмәттә — хәрәкәттә» дип жавап бирәләр. Килешәм. Бабайлар да бит «хәрәкәттә — бәрәкәт» дигәннәр. Хәрәкәт итү — иҗат итү дигән сүз, ә иҗат итү өчен кешегә кан тамырларыннан башка хисләр ташкыны да кирәк.
Валентина. Безгә хәзер, Володя, машина кирәк, аңлыйсыңмы, барасы җиребезгә тизрәк барып җитү өчен машина кирәк. Әнә. тегендә, лапаслар тирәсендә, ниндидер машиналар күренә башлады. Карап килим әле.
Валентина чыгып китә. Ульянцев ялгыз кала. Кесәсеннән бәләкәй тартма чыгара, ачып карый — буш, шул чагында Мөнирәне күреп ала.
Ульянцев. Исәнмесез? Хәерле иртә! (Мөнирә утырган цирендз йокыга талган.) О, гафу итегез, белмәдем. Йоклыйсыз икән.
Мөнирә (күзләрен ача). Ә... юк. юк. Болай гына. Исәнмесез!..Сез мине алыргамы әллә?
Ульянцев. Сезне?.. Ә... әйе. Юк* мин... ни... Әлбәттә. Ягъни сез нәрсә димәкче буласыз?
М ө н и р ә. Мин төзелешкә килдем...
Ульянцев. А, әнә ничек икән. Бик әйбәт. Котлыйм, коллега! Бер язмыш кешеләре икәнбез...
Мөнирә. Сез дә врачмыни?
Ульянцев. Врач? Мин шулай врачка охшаганмыни?
Мөнирә. Бер язмыш кешеләре дисез ич...
Ульянцев. А... Ну, ягъни, без дә төзелешкә димәкче идем (Кинәт.) Алайса, сез врач?
М ө н и р ә. Әйе. врач!
Ульянцев. Хөрмәтлем, сездә валидол табылмасмы?
Мөнирә, йөрәгегез борчыймыни?
Ульянцев. «Борчыймы» дип әллә ни борчымый да. әмма бер валидол капканда зарар итмәс иде.
Мөнирә. Карап карыйм. (Саквояжыннан таба.) Менә, рәхим итегез.
Ульянцев. Рәхмәт сезгә. Доктор минем сезгә тагы бер үтенечем бар. Үтенеч дигәч тә, сезнең телдә әйтсәк, «врачебная тайна» кебегрәК- Эш шунда ки, минем сездән валидол сорап алуымны хатыным белмәсэ икән...,
Мөнирә. Хатыныгыз?
Улья наев. Л. әйе, сез йоклыйдыр идегез бит әле. Хәзер бирегә бер ханым керер. Валентина Сергеевна Минем хатыным булыр ул. Ул белмәсен иде диюем. Югыйсә, паникага бирелүе бар. Үзегез беләсез, хатын-кыз халкы... (Кинәт абайлап.) Гафу итегез, хатын-кыз халкы дип, .мин «әйбәт халык алар» димәкче идем.
Ашыгып Валентина керә.
Валентина. Володя, беләсенме нәрсә, безне алырга ат жибәр- •? гәннәр!.. з
Володя. Әйттем ич, барысы да булыр дип. ~
Ибәт абзый кера. j
Ибәт. Исәннәр генәмесез? Сау-сәламәткилеп җитә алдыгызмы?! 5
Ульянцев. Бик исән. Бик әйбәт килдек. Ә... кем...
Ибәт. Ибәт атлы булабыз.
Ульянцев. Әйбәт абзый!
Ибәт. Разыймын. Әйбәт абзый дисәң дә сүзем юк, әйе. Машина жибәрмәкчеләр иде. Каршы төштем. Ни өчен дип, мин әйтәм, хөрмәтле кешеләрне бензин сасысын иснәтеп кайтарабыз? Болын буйлап иртәнге саф һава сулап, хуш ис йотып, хозур кылып кайтуын, кем әйтмешли, үзе бер гомер бит ул, мин әйтәм.
Ульянцев. Гаҗәп тә дөрес әйткәнсез, Әйбәт абзый! Рәхмәт, алайса, болын буйлап диген, ә?!
Ибәт. Болын буйлап, җырын җырлап, һавасын сулап! Значетсе дигәндәй, сез, алайса, доктор?
Ульянцев. Мин инженер-төзүче.
Ибәт. Доктор да булыр дигәннәр иде
Ульянцев. И... доктор?! Бар, бар! Менә ул. (Мөнирәгә күрсәтә.) Валентин а. Доктор?!. Аңламыйм. Сез доктор?
Мөнирә. Әйе, врач.
Валентина. Гаҗәп!.. Нишләп сез врач?.. Әллә сезне махсус җибәрделәрме?
Мөнирә. Әйе. Махсус.
Валентина. Ульянцевны каршыларгамы?
Мөнирә. Нишләп? Төзелештә эшләргә. Ирегезне мин беренче күрәм.
Валентина. Ә нишләп ул ссзнен доктор икәнегезне белә?
Мөнирә. Ә без... ни... танышып өлгердек.
Валентина. Гаҗәп, гажәп... Танышып та өлгергәнсез. Сез, зинһар. мине ялгыш аңлый күрмәгез. Мин бит бөтенләй башканы уйлап борчылган идем.
Мөнирә. Нәрсәдән борчылырга?
Валентина. Нишлим соң?.. Без хатын-кызлар шулай инде. Бу минем гел аның турында, аның авыруы турында уйлануымнан, күрәсең?.. Беләсезме, доктор, минем ирем авыру һәм хәвефле авыру, тик ул моны үзе белми.
Мөнирә. Нәрсә сон аңарда?
Ульянцев белән И бат абзый керә.
Ульянцев. Валюша, бер вакытта ла болай шатланганым юк иде. Беләсеңме, миндә хәзер шундый бер көч. шайтан алгыры, син минем күземә. Валюша, яшәрә барган төсле күренәсең, йөзләрең алсуланган синең! Ә доктор чын мәгънәсендә шәфкать туташы. Шулай бит. Әйбәт абзый? Кара син аларга...
Ибәт. Тан атып кояш күтәрелгән сәгатьләрдә бар нәрсә шулай ямьләнеп, яшәреп күренә инде анысы. Табигать тә, кешеләр дә...
Г A D Д Р A X М A II М H Н С К Н Я
Ульянцев. Ишеттегезме?! Яшәреп һәм ямьләнеп!
Ибәт. Безнең яклар сихәтле. Барып ипиебезне ашап, суыбызны да эчкәч, гөл кебек ачылып китәрсез әле. Я, әйдәгез!..
Ульянцев (шаян кыяфәттә). Әйдәгез, карета безне көтә!
Ульянцев белән Ибәт абзый алдан чыгалар.
Валентина. Әнә шундый ул... Тынгысыз җан. (Күз яшен сөртә.)
Мөнирә. Нәрсә соң аңарда? Сез әйтмәдегез бит әле.
Валентина. Әйтергә дә куркам мин, доктор.
Мөнирә. Аңлыйм. Сез әйтмәкче буласыз аңарда...
Валентина (куркып та, ашыгып та аны бүлә). Юк, юк, мин аны әйтергә теләмим... Теләмим! Әйтмәгез сез миңа ул чирнең исемен.
Мөнирә. Ә сез нык булыгыз. Ныклык ул кешенең беренче ярдәмчесе.
Валентина. Рәхмәт. Рәхмәт сезгә, дустым!
Артта Ульянцевның тавышы: Ва-лю-ша!
Валентина. Әйдәгез, безне көтәләр. (Чыга башлыйлар, Валентина кинәт борылып.) Минем, доктор, сезгә бер үтенечем бар. Безнең бу сөйләшүләр ике арада калсын. Бигрәк тә Владимир Яковлевич белмәскә тиеш. (Артта Ульянцев тавышы: Ва-лю-ша! Доктор!)
Валентина. Киләбез!.. Киләбез! (Чыгалар.)
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Вакытлы баракларнын берсендә Ульянцевлар квартиры. Уц як почмак ширма белая бүленгән, анда Мөнирә яши. Валентина иртәнге чәй әзерләү белән мәшгуль. Ул моны яратып һәм тырышып эшли. Уртада аш өстәле. Ак җәймә. Валентина үзе чәй әзерли, үзе ара-тирә тәрәзәгә барып тышны карый: «Кайтмыйлармы?» Экскаватор, бульдозерлар гөрелтесе, баракны дер селкетеп динамит шартлаган тавыш ишетелеп ала.
Валентина (сискәнеп). Ай! Өйрәнә алмадым бит шул шартлау тавышына. Иртә торалар да, бернигә карамый, төзелешкә чабалар. Ашау юк, эчү юк. (Телефон шалтырый. Валентина ашыгып барып трубканы ала.) Володя! Әгәр син мине бирегә, көн дә шулай, иртәнге чәйгә көтеп, зарыгып утырырга алып килгәнсең икән... Ничек борчылмаска?! Ничек ачуланмаска?! (Бердән басыла төшеп.) Кайтасыңмы? Менә әйбәт! Кайт, көтәм. (Трубканы куя да яңадан ала.) Коммута-тор?! Медпунктны бирегез. Медпункт? Мөнирә Кәримовна? Карагыз әле, хөрмәтлем, вакытында ашап-эчүнең әһәмияте турында, ышанам, сез. докторлар, үзегез дә белә торгансыздыр? Чәйгә кайтыгыз. Хәзер үк! Бер хәбәр әйтсәм, оча-оча кайтасың инде анысы! Ә-ә, «Нинди хәбәреме? Хат бар! Берьюлы ике. Әһә, хәзер «кайтам» булдымыни... Тиз кайт. (Трубканы куя. Көзгегә килә, ыспайлана.) Хәзер кайталар. (Ишек шакыйлар.) Рәхим итегез!
Кыяр-кый мае Зариф керә.
Зариф. Гафу итегез, миңа Владимир Яковлевич кирәк иде.
Валентина. Владимир Яковлевич минем үземә дә бик кирәк иде, хөрмәтлем.
Зариф. Мин инде, үземчә, өйдә туры китерермен дип иртәрәк килдем.
Валентина. Ә ул сездән дэ иртәрәк чыгып китте. Ашамыйча, имичә! Хәер, аны аш-су түгел, бетон измәсе күбоәк кызыксындыра.
Зариф. Гафу итегез, Валюша апа...
Валентина. Нинди йомышыгыз бар иде сон?
Зариф. Йомыш дип әллә ни зур йомыш та түгел инде ул..
Валентина. Зур йомыш булмагач, нигә иртүк килдегез?..
Зариф. Эш сәгатендә вакытны алмыйм дигән идем. Аннары йомышым да минем үз йомышым кебегрәк... Казанга кайтып карчыгымны китерәсе иде.
Валентина. Карчыгыңны?
Зариф. Хатынымны дигән сүз, конкретно.
Валентина. Хатыныгызны? Карагыз әле, егет, сез уйлап сөйлисезме, әллә уйламыйчамы? Ни өчен алып килергә булдыгыз әле хатыныгызны?
Зариф. <Ни өчен» дип... Понятно инде, Валентина Сергеевна, са- гыныла. Башта сагынмас кебек идем. Хатының яныннан бер чыгып киткәнче генә икән ул. Усаллыкларын да, тиргәүләрен дә, барысын онытасын Фәрештәгә әйләнә дә кала, прәме
Валентина (ачулангандай итеп). Ә сез ирләр без хатыннарның теләге белән дә исәпләшәсезме соң?
Зариф. Исәпләшмичә! Мин үзем беренче йортлар салынып беткәнче сабыр итү ягында идем, юк бит, хат язган. Ну язган да инде, Валюша апа, хатны! Менә, шушы төшен генә тынлап карынсызмы әллә? (Кесәсеннән чыгарып хатны укый.) «Сине сагынып сары сагышка сабыштым. Ятсам, торсам гел күз алдымда. Уйлансам уйга батам да, уйларым, күз яшенә әйләнеп, дәрья булып ага башлый». Монысын арт-тыра, кәнишне, ну, шулай да йөрәк өздергеч сүзләр болар. Хет китапка басып чыгар! Менә аның главные монда: «. Кечкенәбез көннән-көн үсә бара. Бик усал булыр төсле күренә. Барысын да сизеп, барысын да белеп ята. Борчылсам, каш-кабагымны җыерсам, хәзер тибешә башлый. Сиңа охшаган».
Валентина. Кечкенәгез дә бармыни?
Зариф. Булачак
Валентина. Ай, ходаем, сез икегез дә шашканнар, аңлыйсызмы, шашканнар! Юк, егет, мин сезнең мондый дуамал эшегезне хуплый алмыйм Владимир Яковлевичка да әйтәм: Не за что! Акылыгыз бармы сезнен?! Карчыгыгызга мин үзем хат язармын. Сез, чибәр егет, хатыныгызның кадерен белегез.
Зариф. Үз янымда яшәгәч, кадерлерәк булыр дигән идем шул мин .
Валентина. Юк, юк. мин каршы бу эшкә! (Телефон шалтырый. Валентина трубканы ала.) Соңгарак кайтасың? Ни өчен? Хәзер кайта алмыйсың, Володя? Эш качмас. Хәзер кайт! Мин каршы... Володя’.. Володя!! (Трубканы куя.) Телефонда сөйләшергә дә вакыты калмый башлады бу кешенең.
Зариф. Без бүген «Бсренче»нең этажларын сала башлыйбыз шул. Ярый, мин дә киттем инде...
Валентина. Егет, сез мина бер яхшылык эшли алыр идегезме?
Зариф. Бик теләп.
Валентина. «Бик теләп» лисез икән, хәзер үк барыгыз да Владимир Яковлевичны эзләп табып өйгә кайтарып җибәрегез.
Зариф. Була ул Тик сез мина юкка ачуланасыз, Валюша апа. Мин бит карчыгымны китергәч, аңа да, мина да әйбәт була. Әнә, сез ннчск Владимир Яковлевичны кайгыртасыз.
Валентина. Сез гамьсезләрне кайгыртырга да кеше кирәк бнт.
Зариф. Мин дә шуны әйтәм ич! (Чыга.)
ГАВДРАХМАН МИ ИСКИ П ф СИНЕҢ ҖЫРЫҢ
Валентина (ялгызы). Ах, бу ирләр. Хәер, аларга бераз гамьсез булу да килешә кебек. Балага охшап куялар.
Мөнирә керә.
Мөнирә. Уф... Көчкә кайттым. Шундый эш күп. Я, көттермәгез инде, Валюша апа!
Валентина. Ә мин сезне көткәндә әйбәтме? (Ясалма җитдилек белән әмер иткән булып урындыкка күрсәтә.) Утырыгыз! (Мөнирә утыра.) Эчегез! (Мөнирә стакандагы сөтне эчә.) Менә шулай. Бу студентка чакта, хат килсә биетмичә бирми торганнар иде. Ә миңа биетәсе урынга ашатырга туры килә. (Ике хат бирә. Мөнирә йотлыгып хатларны укый.)
Мөнирә (хат укыган арада). Әткәй белән әнкәйдән. Сезгә бик күп сәлам. Менә тынлап кына карагыз «...Бигрәк әйбәт кешеләр икән. Сине үз канат асларына алуларына без бик шат. Алар безгә туганнарча якын булып киттеләр. Бүгеннән ары Ульянцевлар безнең бик әйбәт танышларыбыз булачак...» (Икенче хатны ала.) Ә монысы минем кечкенә генә секретым.
Валентина, йөрәк серегездер әле?.
Мөнирә. Шуңа охшаш.
Валентина (бердән тәэсирләнә). Ах, ул йөрәк сере!.. Әле дә хәтеремдә. Володя белән танышкан айларыбыз. Безнең Володя егет чагында бик юаш, оялчан табигатьле иде. Әле дә оныта алмыйм: бер вакыт, шулай, театр фойесында йөргәндә, мин моңа: «Ни өчен син мине култыклап алмыйсың?» — дип үпкәләгәндәй иттем. Егетем каушап төште. «Валечка, зинһар, ачуланма, мин бик теләп култыклар идем дә... Оялам»,— ди. Ә бүгенге яшьләр, оялмыйча, көпә-көндез урамда кочаклашып йөриләр. Кыяфәтләре! Сакал-мыек, попныкы кебек чәчләре. белмәссең: кайсысы егет тә кайсысы кыз. Ә безнең яшьлек... Менә Воодяның шул еллардагы фотосы. (Стенадагы фотоны алып Мөнирә янына килә, ләкин Мөнирәдә кинәт туган ниндидер күңелсезлекне күрә.) Күрәсеңме, нинди пөхтә ул минем Володя...
М ө н и р ә. Ул сезне... рәнжетми идеме?
Валентина. Мөнирә Кәримовна, ни өчен мондый сорау? Ни өчендер үзгәрдегез кебек тә... әллә....
Мөнирә. Ашыйсым килгәнгәдер. Ай, нинди тәмле беленнәр.
Валентина. Володя да бик ярата беленне.
Мөнирә. Валентина Сергеевна, ә сез Владимир Яковлевичны бик ярата идегезме?
Валентина. Ни өчен «идегезме»? Сезгә нәрсә булды? Нигә узган эш итеп сөйлисез?
Мөнирә. Яшь чагыгызда дип сорамакчы идем мин.
Валентина. Яшь чагында кеше беркадәр тилерәк була ул. Бар ялтыраган алтын дигән кебек, барысы да мәхәббәт аңа. Мәхәббәтне, дустым, киләчәк өчен саклый белергә дә кирәк. (Телефон шалтырый. Мөнирә трубканы ала.)
Мөнирә. Тыңлыйм. Шулаймы? Ярый, хәзер, хәзер. (Трубканы куя.)
Валентина. Володямы?
Мөнирә. Мине чакыралар. Бер яралыны китергәннәр. Ашыгыч, ди (Халатын, халат өстеннән плащын киеп чыгып китә.)
Валентина. Өзеп кенә ташлыйсы шул телефонны...
Ибәт абзый килеп керә
Ибәт. Өйдә икәнсез, Валентина күрше!
Валентина. Кайда булыйм соң? Мин бит өй колы.
И бат. Өй күрке диегез. Өйне бит аны. Валентина күрше, гөлләр үзләре генә бизәми Кешесе дә кирәк анын. Инженер иптәш кайда сон?
Валентина. Кайтырга тиеш. Чәем әзер менә.
Ибәт. Чәйгә бал да әзер менә.
Валентина. Бал?!
Ибәт. Башкорт балы! Чәчәк балы! Шифалы зат. Владимир Яков- * левичиың үз заказы г
В ал е нт и н а. Бал сорадымы?.. £j
Ибәт. Сорадымы дип... мин үзем кинәш иттем. Бер көн шулай х очрап сөйләшкәндә, йөрәгеннән зарланды бу. Ә минем әткәй карт андый — зарнын мәгънәсен яхшы белә. Исән. Туксан биш белән бара. Бала чак- = тан умартачылыкта үскән. Хәзер дә колхозда шул эштә. Ашаганы бал. 5 Бал кешенең йөрәк тамырларын ныгыта, ди Ә йөрәк тамыры нык кеше озын гомерле була икән. Әткәй моны, үзенчә, бик гыйбрәтле аңлата. * сәгатькә пружин ничек кирәк булса, йөрәк тә кешегә шул чаклы кирәк, = ди. Пружинасы өзелеп туктаган сәгать кебек, кеше дә йөрәк тамыры ” езелүдән шып туктый икән. Менә, ашасын әле. Әткәй балы бу о
Валентина. Рәхмәт инде. Күпме бирим? Бәясен әйтмәдегез = бит. g
Ибәт. Шифасы тисен дип биргән әйбернең бәясе булмый аның. _ Ярый, хушыгыз, эшкә кичегәм. Без бит бүген беренче йортны сала баш- ® лыйбыз. Беренче йортны! (Чыга.) s
Валентина (ялгызы). Володя йөрәгеннән зарланган. Мина әйт-* ми Мине белми дип уйлый. Шуларны уйласам, үз йөрәгем дә сызлый а. башлый. (Ульянцев керә.) Володя, кайттыңмы?
Ульянцев. Бик азга, бик азга. Бер стакан чәй эчәрлек кенә ва- < кытым бар. Ну, ике стакан. (Өстеннән сала, сөйләнә-сөйләнә кулларын юа.) Беләсеңме, Валюша, мин кемне очраттым. Алмабикәне! Ну да, бу әле сиңа бернәрсә дә аңлатмый. Миңа сүзне беркадәр тарихка кайтыбрак, 1930 елларда Чиләбе трактор заводы төзелешендә эшләгән көннәрдән башларга кирәк икән. Шул елларны, мнн бригадир булып эш-ләгәндә, бригадамда Рамазан атлы бер башкорт бар иде. Мәһабәт буйлы, чем кара сакаллы, Спартак диярсең. Оста куллы ташчы иде. Шул кешенең Алмабикә исемле внучкасы бүген минем участокта эшли икән. Әгәр син аны күрсәң!.. Чын мәгънәсендә Алмабикә. Безнеңчә тагы да матур яңгырый: Яблонька!
Валентина. Чәең суына.
Ульянцев. Чәй?! Ах, чәй... (Өстәл кырына итыра. Кулына стаканны ала һәм тагы онытылып сөйли башлый.) Авыллары ерак түгел икән. Ә авылда сөйгән егете калган. Исемен дә әйтте — Салават Матур бит?!
Валентина. Күрденме сон егетен?
Ульянцев. Курмәдем. Салават булсын да матур булмасын Валентина. Си на бар нәрсә матур.
Ульянцев. Син тынлап бетер. Егет кызны «көтәм сине» дип авылга чакыра, кыз егетне — «үзең кил» дип төзелешкә чакыра. Кызык бит, ә?!
Валентина. Синең өчен кызыктыр, әлбәттә...
Ульянцев. Күрәм, син нәрсәгәдер борчулы
Валентина. Хәлемне күрә белү сәләтен дә бар икән
Ульянцев. Валюша, беләсеңме, менә тиздән...
Валентина. Тиздән бергә яши башлавыбызга егерме биш ел тула. Егерме биш ел! Без хатын-кызлар өчен аз гомер түгел. Егерме биш ел буена син мине «тиздән» белән юатып киләсең. Канчан бетә бу күчмә тормыш? Тиздәнме?!
Ульянцев. Син тагы иске жырны кабатлыйсын, Валюша. Тынычлан. тынычлан, минем кадерле иярченем. Юату түгел бу. Әле генә тиздән дип, беләсеңме, мин сиңа нәрсә әйтмәкче идем? Мин бит сине айга алып менәргә хыялланам.
Валентина. Җирдә булмаган урыныбыз калмады шул.
Ульянцев. Мин төзүче бит, Валюша. Төзүченең урыны төзелештә. Аер син аны төзелештән — якты көннән аердың дигән сүз. Якты көннән аерылган кеше суы кипкән күл балыгыдай тончыга башлый. Ә без тончыкмаска тиеш. Кеше бәхете өчен якты йортлар, яңа шәһәрләр үсә. Килер көн, шул килер көннең гражданнары шәһәр салучылар исемлегендә безнең исемнәрне дә укырлар. Күрдеңме, кая бара тарихның бер очы! Ә син юк өчен борчыласың...
Валентина (яшь аркылы елмаеп). Синең өчен борчылам, Володя. Вакытында ял итмисең, ашау-эчүеннең рәте-чираты калмады. Кеше машина түгел. Машина тузса — алыштырып була, ә кеше тузса? йөрәге тузса?!
Ульянцев. йөрәк эшсезлектән тизрәк туза ул, Валюша.
Валентина. Синең кебек дөньясын онытып йөргән кешеләрнен йөрәкләре... (Ульянцев каерылып хатынына карый, Валентина сүзен кисә.)
Ульянцев. Нәрсәдер әйтмәкче идең, Валюша.
Валентина. Чәең суына.
Ульянцев. Чәй суына, дисең инде, ә? (Өстәл катына утыра). О, бал!
Валентина. Әйбәт абзый кертеп чыкты.
Ульянцев. Шулаймы?! (Бал каба.) Нәрсә ди?
Валентина. Владимир Яковлевич заказы, ди.
Ульянцев. Шулай диме?.. А, әйе, бер көн шулай әтисенең умартада эшләвен сөйләп, балын мактагач: «Безгә дә китер», дигән идем. Рәхмәт әйттеңме?
Валентина. Акча да бирмәкче идем, алмады.
Ульянцев. Алмады? Бүләк итә, янәсе.
Валентина. Шифасы тисен дип бирелгән әйбергә акча алмыйлар. ди.
Ульянцев. Күр, нинди акыллы сүзләр! Гомумән, кешеләр һәрнәрсәне шулай изге нияттән шифасы тисен дип бирергә яраталар. Рәхәттә соң яхшы күңелле кешеләр белән янәшә яшәү, ә?!
Валентина. Чәен суына!..
Ульянцев. Чәй суына?.. Ә, әйе, әйе. (Валентина кухняга чыгып китә. Шул вакыт Ульянцевның күзләре өстәлдә Мөнирә калдырган хатка төшә һәм ул аны укый башлый: укыган саен аңарда үзгәреш чагыла. Укып бетергәндә кәефе кырылган була.) Нинди чепуха! (Урыныннан тора. Нишләргә белмичәрәк басып калгач, барып шкафтан папирос алып кабыза. Валентина керә.)
Валентина. Володя, син тартасың? Ни булды?!
Ульянцев. Ярамаган эш эшләдем!
Валентина. Ни генә эшләдең соң ярамаслык?
Ульянцев. Кеше хатын укыдым.
Валентина (тынычланып). Ай, ничек куркыттың син мине.
Ульянцев. Мин бит белмәдем. Карыйм — ачык хат. Күземә безнең фамилия чагылды. Чепуха шунда. Укырга кирәкмәгән икән.
Валентина. Мөнирә Кәримовнанын йөрәк сере ул. Ә син чепуха дисең. Бер дә ярамый инде, Володя, мондый дорфалык.
Ульяипев. Дорфалык миндә түгел... ву хатны язучыда! Шундый ■кьсез булып күренде мина хаттагы сүзләр, аптырагач папироска сузылганмын. Әшәке истән качкан хирург кебек.
Валентина. Безнен фамилия каян кергән соң ул хатка?
Ульянцев. Менә тынла: «...ниндидер Ульянцевларга тап килүең һәм аларны мактый-мактый һуштан язуын мине аз гына да кызыксын- ♦ дырмады. Мин үзем, мәсәлән, пенсия яшенә житкән һәм валидолсыз яши алмаган узган заман кешеләре канаты астында, жятмәсә, «угловой жилец» хәлендә яшәр өчен институт тәмамлап, диплом алып яна төзелешкә эшкә китмәс идем...» (Бик каты борчылып.) Ишеттеңме?
Валентина. Җитәр. Укыма.
Ульянцев. Әйе, житәр. (Хатны урынына куя.) Әйдә, бергәләп чәй эчәбез. Менә бал белән. Мичкәсен кара син! Бер мичкә балга бер кашык дегет... (Телефон шалтырый.) Тынлыйм. Әйе, юк инде, хөрмәт- лем, чәйне ташлап китә алмыйм. Мин машина түгел Машина тузса алыштырып була, ә кеше... Кладка башлау өчен мин бик кирәкмени? Бездә незаменимыйлар юк! Бригада тели? һем... Ярты сәгатьтән. Күп! Ну, егерме биш минуттан. Тик бер шарт белән: егерме минуттан сон сез миңа тагы шалтыратыгыз. Онытып куюым ихтимал (Ульянцев трубканы куя. Валентина сиздермичә генә телефон шнурын ычкындыра. Чәйгә утыралар.)
Валентина. Бригадир Зариф килгән иде.
Ульянцев. Нәрсә ди?
Валентина. Вак мәсьәлә белән Владимир Яковлевичны эшеннән аерасым килмәгән иде, ди.
Ульянцев. Нинди вак мәсьәлә икән? Берәр справка-мазар сорый мы әллә?
Валентина. Рөхсәт сорый. Кайтып хатынын кнтермәкчс була.
Ульянцев. Шуны вак мәсьәлә диме?
Валентина. Ул бит моны...
Ульянцев. Яклама, яклама! Вак мәсьәлә, имеш Хәтерлисеңме, мин Магниткада эшләгәндә син мнна, яныңа алдыр, дип хат яздын. Ничек алдырыйм? Бер баракта житмеш биш кеше яшибез. Шуны әйтел язганым өчен син ничек үпкәләдең миңа: «Җнтмеш биш кешене сыйдырган барак житмеш алтынчысын да сыйдырыр әле», дни язуыңны оныттыкмы’ Ә болар вак мәсьәлә, имеш. Китерсен! Семьясыз кеше оясыз кош ул! Рөхсәт!
Валентина. Үзең әйтерсең. Шатланыр.
Ульянцев. Шатланыр дисен икән инде, ул чагында кешене тизрәк шатландырырга кирәк. (Телефонга килә. Трубканы ала.) Алло! Алло!.. Нишләп жавап бирми бу?
Валентина. Ял сәгатьләре ич.
Ульянцев. Коммутаторда ял сәгате булмый Чү. моның бөтенләй Жаны юк. (Шнурның ычкындырылуын күреп ала.) Синен эш бу!
Валентина. Минем эш.
Ульянцев. Алайса. 20 минут узгандыр да! Син мине кичектердең.
Валентина. Тагы бер генә стакан.
Ульянцев. Нинди стакан ул?! Анда тарихи акт — булачак шәһәрнең беренче йортын сала башлыйлар. Аялыйсынмы, булачак шәһәрмен беренче йортын! (Өстенә плащын киякия чыгып китә, Валентина, мың шарфын алып, артыннан йөгерә.)
Валентина. Володя, шарфыңны... Володя!..
Пррд- теш».
& «к. У.» м а. 81
ГАБДРАХМАН МННСКИЯ ф СИНКЦ ҖЫРЫҢ
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Төзелеш мәйданынын бер өлеше. Артта, ерактагы яшел түбәлектә, авыл күреиә. Алги планда нулевой эш башланган урын. Кран китерелгән Сәхнәдә — А л м а б и кә, эш киеменнән Кранны эшләтү әзерлеген күрә. Авыл ягыннан башкорт композиторы Заһир Исмәгыйлевнен «Көтәм. сине» көенең курайда яңгыраганы ишетелә.
Алмабикә. Туктамай бит. сабакы... (Лвыл ягына кулындагы гайка ачкычы белән яный.) Мин һине!..
Мөнирә керә. Кулында врачлар сумкасы.
М ө н и р ә. Әбәү, Алмабикә, кемгә яныйсын?
Алмабикә. Ишетмәйһеңмени, ана, «Көтәм һине>не уйнай.
Мөнирә. Уйнаса?! Көткәч сагына да торгандыр.
Алмабикә, һагынган кеше кош кеүек осоп етә ул...
Мөнирә. Ә ул анда үзе шулай уйласа? Уйламаса «Көтәм синеме уйнамас иде.
Алмабикә. Уйнар-уйнар да килер әле.
Мөнирә (үз сагышына бирелеп). Килерме икән?
Алмабикә. Осоп килер. Көтә белергә генә кирәк. Ул «Көтәм һинежне уйнаһа, йөрәгеңә «һин дә көт!» тип приказ бир.
М ө н и р ә. Әйбәт кыз син, Алмабикә.
Алмабикә. Сез бик тә әйбәт, доктор апаем!
Мөнирә. Әгәр дә килмәсә?..
Алмабикә. Килмәһә... мәхәббәте канатһыз уның.
Аяк тавышлары.
Мөнирә. Кемдер бармы әллә бу тирәдә?
Алмабикә (Салаватны сизеп ала.) Ул!..
Мөнирә. Кем?
Алмабикә. Үзе инде. «Көтәм һине».
Мөнирә. Канатлы икән!.. И... онытканмын, мине ашыгыч эш көтә ләбаса. (Чыгып китә. Салават күренә.)
Салават. Алмабикә!
Алмабикә. Салават!.. (Алар сагынышып күрешәләр. Аннары Алмабикә бердән кырыслана.) Нәмә тип килдең?!
Салават. Бәй, ошондай һорау буламы? һагынып килдем.
Алмабикә. Рабочий времедә һагынып йөрергә ярамаузы белмәй- һеңме?
Салават. Асыуланма инде.
Алмабикә. Нәмә уклау йоткандай катып тораһың?! Помошок булһа әйт. Тиззән бригада килә, эш башлайбыз.
Салават. Алмабикә, мин һинән кәнкрит яуап алырга тип килдем, һин колхоздан киткәндән бирле әсәйем дә борсола.
Алмабикә. Аңлат әсәйеңә. һин комсомол дабаһа. Аңлат. Коммунизм төзелешендә эшләйем бит мин.
Салават. Коммунизмдың төзелеп бетүен көтәйемме?
Алмабикә. Сеү, кыскырма!
Салават Кыскырмаймын. йөрәк янганда тауыш үзе кыскырып сыга инде ул.
Алмабикә, йөрәгең янһа, әйрән эс.
Салават. Колхозда сагында арыу гына кыз инең. Салбар кенеп алгас, ямең калмаган, бахыр. Ябыкканһың да. Ашатмайзармы әллә?-
Алмабикә. Ябыкһам, чертежлы уйлап ябыктым чия
Салават. Кемде?! Ул ниндәй Сережа?
Алмабикә. Сережа түгел, чертеж. Ошо кранлы яхшыртыу ту- раһында уйлайым. (Салават бердән көлә башлый.) Нәмә көләһен?
Салават. Ыскынмаганһындыр бит һин. ауылдаш?!
Ал м а б и к ә. һин үзең ыскын бынан! (Ачулана.) һәй, колхозсы измә белә ул!..
Салават. Асыуланма, Алмабикә, мин...
Алмабикә. Сеү, ана, Володя агайым килә. Кас!
Салават качып өлгерә алмый. Ульяниев килеп керә.
Ульянцев. Я. Алмабикә, кран әзерме? Бу егет кем?
Алмабикә. Был егет... Был егег... Ошо егет. Нимә... Минең авылдан... Салават...
Ульянцев. A-а, шушымыни инде ул Салават? (Кул биреп күрешә.) Я. герой, син дә эшкә килдеңме?
Салават, йомош менән килдем. Алмабикәгә йомош төште лә.
Ульянцев. Шулаймы? Ярый. ярый, йомышын төшеп үзең килүең яхшы анысы. Тик, кара аны, йомышың төшеп кранчы кызыбызны алып китәсе булма. Так что-ли?
Салават. Так. так...
Ульянцев. Менә аклаштык та. (Кран ягына уза. Ульянцев чыгып китүгә Алмабикә пырхылдап көләргә тотына.)
Салават. Нәмә көләһен?
Алмабикә. Так-так тип такылдавыннан көләм.
Салават. Начальник кеше такмы тип һорагас. так тип яуап бирә- һен инде уны.
Алмабикә. Бар, кайт, Салават. Эшкә башлау вакыты ста, ана, бригада ла килә.
С а л а в ат. Кәнкрит әйтмәнен бит әле һин, Аламабикә.
Алмабикә. Кәнкрите: һин үзен бында кил.
Салават. Нисек мин колхозды ташлап киләйем? Мина прсндәтел агайым самаход комбайны бирәбез тип ышандырзы.
Алмабикә. Улайһа «Көтәм һи не» тип самаход комбайныңа йыр- ла. йәме?
Салават. Асыуланмаһана...
Алмабикә. Асыуланмай! Мин бит һиңә самаход комбайн түгел!
Кеше! йэнем бап. йөрәгем бар...
Салават. Минең юкмы?
Алмабикә. Күренмәй!
Салават. Мин дә кирбестән яһалмаган. Салбар кейеп алган да...
Талашырга кнлмәнем мин. Китәм
Алмабикә. Бар кит, эшемде калдыраһың.
Салават. Китәм!
Алмабикә. Кит!
Салават. Бына китәм.. Күрмәйһенме?
Алмабикә. Хуш, һау бул! (Берсе киткән була, икенчесе игътибар итмәгән була, ләкин икесенең дә күңеле тыныч түгел )
Салават һау бул. киттем. Киттем тим бит инде, ишетмәйһеңме’ (Чыга. Алмабикә ул киткән якка ташлана, ләкин юлы бүленә Сәхнәгә Ульянцев. Зариф. Ибәт абзый. Булат керә. Барысы да эш киемнәреннән )
Ульянцев. Я. егетләр, башлыйбызмы’!
Зариф. Башлыйбыз. Менә. Владимир Яковлевич, бригаданың хез- чэт йөкләмәсе бу.
ГАВДРАХМАН МИН СКИП ф СИНЕҢ ҖЫРЫҢ ф
Ульянцев (йөкләмәне карый). Егерме биш көндә?! Ну, егетләр!.. Сез беләсезме?!. Әгәр бу йөкләмәгезне үти алсагыз!.. Сез бит моның белән югары хезмәт темпын тудырасыз. Коммунистик хезмәт ударниклары мәскәүлеләр генә бер йортны егерме биш көндә салалар.
Зариф. Ә без мәскәүлеләрдән күреп шундый йөкләмә алдык та.
Ибәт. Әйе? Шуның өчен көрәшәбез дә. Бар эшне намус белән эшләргә! Графиктан чигенмәскә, бернинди хәлдә дә!
Ульянцев. Уңыш телим, егетләр!
Зариф (сәгатенә карап). 5 минуттан башлыйбыз, егетләр! Барыгыз да эш урыннарыгызга! Алмабикә, башняга! Булат, измәгә! Заһидулла! (Тирә-ягына карана, Заһидулланы эзли.) Кайда бу кеше! Заһидулла?!
Ибәт. Заһидулла!
Булат (артка таба кычкыра). За-һи-дул-ла!..
Зариф. Кайда бу кеше, ә? Өзә бит эшне.
Ибәт. Син нәрсә сөйлисең?!
Алмабикә. Өзә?! (Бердән дала ягына таба кычкыра.) Са-ла-ват! (Ул башнядан сикереп төшә дә Салават киткән якка таба чабып чыгып китә.)
Ибәт. Менә сиңа график.
Ульянцев (сәгатенә карап). Г рафик вакыты житә!
Зариф (ярсып). Кайда соң бу кеше? Күрүче булдымы аны?
Булат. Эштә күренмәде ул бүген.
Ибәт (ачуланып). Эш кешесемени ул!
Булат. Ну, өйрәтәм мин ул көекне! Өйрәтмәсәмме, исемем Булат булмасын!!
Ульянцев. Ничек өйрәтү турында соңыннан. (Сәгатенә күрсәтеп.) Ә хәзер эшне башларга киңәш бирәм мин сезгә.
Ибәт. Үзем басам Заһидулла урынына.
Салаватны җитәкләп Алмабикә чабып керә.
Алмабикә. Бригадир! Володя агайым!.. Бына... Ул эшләр... Эштән курыкмай ул... (Барысы да бу көтелмәгән хәлдән әсәрләнеп сүзсез кала.)
Ульянцев. Күрәм!.. Күрәм!!! Эштән куркыр егеткә охшамаган бу. Ибәт. Егетнең асылы икәнсең, улым!
Зариф (шатлыгын яшерә алмыйча). Алмабикә! Давай!..
Мотор гүләгән тавыш.
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Баракта эшче-яшьләр тулай торагы. Стенада «Коммунизмнк безгә төзергә, коммунизмда безгә яшәргә» дигән лозунг, репродуктор, телевизор, берничә плакат. Караватта, чишенмичә, Зәйдүк сузылган. Авызында папирос, кулында гитара. Репродуктордан
диктор тавышы:
— Яшьләр өчен тапшыруыбызны башлыйбыз. «Хезмәттә югары күрсәткечләргә ничек ирешергә?» дигән темага репортаж тыңлагыз.
Зәйдүк (барып радионы ычкындыра). Ишеттек! Культуралы ял итәргә мишәйтлисең. (Килеп урынына сузыла.) Их, мин әйтәм, гел генә менә шулай йомшак караватта сузылган көйгә, эшләмичә акча алып ятсаң иде... Бер ягында ярты, бер ягыңда автомат төймәләре... Кемгә нәрсә, рәхим ит, ихтыяҗыңа карап, төймәгә басасың—ишек ачыла да йомышчы килеп керә: ни боерасыз? Балмы, маймы? Тагын төймәгә басасың...
Булат керә.
Булат. Исәнмесез!
3 ә й д ү к. Бәй, әле килеп тә җиттеңмени син?
Булат. Сез дип эндәшергә кирәк.
3 ә й д ү к. Молодец! Ошый бу миңа!..
Бул а т. Ә мина сезнең ятып сөйләшүегез ошамый.
3әйдүк. Җитәр! Мин алай акыллы булып күренүчеләрне ярат- ♦ мыйм.
Булат. Мина сез хезмәтне дә яратмый дип сөйләделәр.
3 әй д ү к (сикереп тора). Нинди допрос бу?! Кем син?
Булат. Танышыйк, алайса, Булат атлы мин.
3әйдүк. Булат икәнсең... Әнә, аргы почмакта койка буш. Ордерын булса, ят та ябыш — итмә тавыш!
Булат. Койка кирәкми миңа.
3 ә й д ү к. Койка кирәкмәгәч, ни дип килдең?!
Бул а т. Эш белән.
3 ә й д ү к. Эш кирәксә, участокка бар. Монда тулай торак.
Булат. Мине монда жибәрделәр.
3 ә й д ү к. Әллә комендант итепме?
Булат. Тәрбияче итеп.
3 ә й д ү к. Кем итеп?!
Булат. Тәрбияче.
Зәйдук. Әй-й, баш катырып йөрмәсәнә! Детсадка бар, энекәш, детсадка! Монда тәрбия яшеннән узган абзыйлар яши
Булат. Шундый абзыйлар арасында тәрбиягә мохтаҗлар да бар икән
Зәйд үк. Кем икән ул андый сакаллы сабый?!
Булат. Сезне әйттеләр.
3әйдүк. Мине?! Рәхмәт кайгыртулары өчен Мохтаж инде аны сы, бик мохтаж. Бар кеше эшкә чыгып китә дә, ятим баладай бер үзем калам Әйбәт булган! Давай, егет, бераз гына кара әле үземне. Чәй Иәбезме? Түлке син китерәсең
Булат. Сүз культура тәрбиясе турында бара.
Зәйдүк. Культурасы җиткән лә аның Әнә, каршыбызда гына телевизор, менә, кулыбызда гитара, баш очыбызда лозунг, авызда папирос, теләсәң радио кычкырт, теләсәң папирос пыскыт...
Бу л а т. Ә эшләргә?
3 ә й д ү к. Анысы инде сәләтенә карап.
Булат. Ялкаулыкка сәләтегез күренеп тора
ЗәЛдүк бердән үагарә. Ул Булат каршысына килә дэ аның якасыннан эләктереп ала.
3 әй д ү к. Күпне күргәннең күзе чыккан!
Булат Якадан кулыгызны алыгыз. (Ул моны тыныч кына әйтә, теге алмый.) Алыгыз кулыгызны! (Бу юлы тавыш кисәтүле яңгырый, ничек кулын алуын үзе дә белми кала һәм шулай, кулын кая туярга белмичә, уңайсыз хәлдә басып тора.) Бу кадәресен мина әйтмәгәннәр иде. Әлегә ике арада калсын. Ышанам, моннан ары кул озынай- гу хәрәкәте кабатланмас?
3 ә й д ү к. Нишләрсең? Кисеп ташларсыңмы?
Булат. Нигә кисәргә? Кул бит кешегә әйбәт эш эшләр өчен бирелгән. Агач утыртырга, йорт салырга, икмәк үстерергә, сөйгән кызыңның гаченнән сыйпарга. Кыскасы, бәхет корырга.
Зәйд үк (ачу белән). Сыйпарга? Йолкырга диген.
Булат. Аңлашыла. Сезне кызыгыз рәнҗеткән булса кирәк.
3 ә й д ү к. Рәнҗеткән генәме икән?
Булат. Шу-лай-мыни? Нишләгән?
3 ә й д ү к. Мәхәббәтне кире какты.
Булат. Дөрес эшләгән.
3 ә й д ү к. Ничек дөрес эшләгән?
ГАБДРАХМАН МИНСК IIП ф СИНЕҢ ҖЫРЫҢ
Булат. Әгәр кыз булсам, мин дә кире кагар идем...
3 ә й д ү к. Ник?
Булат. Менә, бригадага бар, шунда аңлатырлар.
3 ә й д ү к. Беркая да бармыйм. Мин авыру!
Булат. Докторга бар.
3 ә й д ү к. Доктор үзе килсен. Нәрсә өчен акча ала ул?
Булат. Эшләгән өчен.
3 ә й д ү к. Аңлашыла. Комментарийның артык кирәге юк!
Булат. Мин дә шулай дип уйлыйм.
3 ә й д ү к. Все, агай-эне, все!
Булат. Әйе, бүгенгә җитәр.
3 ә й д ү к. Җитсә — шул: ишек, әнә, бу якта!
Булат. Рәхмәт. Хәзергә хушыгыз! (Кулын суза. Зәйдук кулын бирмичә тора.) Я, иптәш, бир кулыңны!
3 әйдүк (уңайсызланып та, оялып та кулын бирә). Сагыз булдың, Ничава гына кеше, ахрысы, син, шайтан алгыры!
Булат. Менә бу юлы сүзең урынлы.
3 әйдүк. Кара әле, тәрбияче, әгәр син чыннан да бик акыллы баш икәнсең, бер соравыма җавап бирә алмассыңмы?
Булат. Әйтеп кара соравыңны.
3 әйдүк. Менә син: кул кешегә бәхет корырга бирелгән, диден. Әйт инде алайса — бәхет кешегә каян килә?
Булат. Каян килә дисеңме? Чү, уйлыйк әле азрак. (Бармагын маңгаена терәп уйлаган була.) Әһә, белдем! Каян килә дисеңме әле? Менә — ишектән! Әйе, әйе. Менә шушы ишектән. Син шулай эшләми* чә генә күшәп ятканда, ишек ачыла да бәхет килеп керә. (Кыланып күрсәтә.) Исәнмесез, Заһидулла Курамшин иптәш! Мин — бәхет. Рәхим итеп алыгыз да булыгыз бәхетле!..
3 ә й д ү к. Ха-ха-ха... Артист син, артист.
Булат. Эх, егет, син уйлаганча, каяндыр үзе килергә тиешле әзер бәхет юк бит ул. Бәхетне коралар аны.
3 әйдүк. Нинди материалдан? Ничек коралар? Әһә, один ноль безнең файдага.
Булат. Шигырь белән җавап биримме?
3 ә й д үк. Давай!
Булат. Тыңла!
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә, һәр олуглар эшләгәнлектән олуглыклар таба, Уйнады дип, бирмиләр ошбу җиһанда мәртәбә. Яшьлегемдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
3 ә й д ү к. Килештергәнсең. Үзең чыгардыңмы?
Булат (мыскыллап). «Үзен чыгардыңмы?» Тукай абзаң шигыре булуын мәктәп баласы да белә бит. Йөрисең шунда буй үстереп, ә үзен Тукай шигырен дә белмисең.
3 әйдүк (бик уңайсызлана. Ояла да, гарьләнә дә кебек). Кара әле, Булат, минем турыда тагы нәрсә диләр?
Булат. Нәрсә дисеннәр... Хезмәт сөйми, диләр.
3 әйдүк (ярсып). Ишеттек! Ну күрсәтермен мин аларга хезмәт сөймәгәнне!
Булат. Әйе, эш белән.
Зәй ду к. Салам кыстырма, яме! Ачык сөйләшик. Әгәр’ сезне, тәрбияче иптәш, минем дөньяга карашым кызыктыра икән, рәхим ит! Әнә, лозунгны күрәсеңме? Мин шуның икенче яртысы өчен.
Бул а т. Әлегә лозунгның беренче яртысы гамәлдә.
3әйдүк. Мина ашыгасы түгел.
Булат. Ул чагында ни дип төзелешкә килдең?
3әй д ү к. Җыр белән жавап биримме?
Булат. Тыңлап карыйк. .
3 ә й д ү к.
Урманда куак кына.
Яфрагы бар вак кына, Күпсенмәгез, күп тормабыз. Без монда кунак кына.
Булат Кара аны, болай жырлап, соңыннан еларга туры килмәсен, к кунак егете! ®
3 ә й д ү к. Без елый торганнардан түгел. и
Мөнирә керә. S
Мөнирә. Сез Заһидулла Курамшинмы?
Зәйдүк. Мөгезем бармы әллә? Ник аңардан сорамыйсыз? Бәлки ® улдыр? g
Мөнирә. Булатны таныйм. Ә сезнеберенче күрәм. к
Зәйдүк. Беренче күргәч, минем Заһидулла Курамшин булуымны * каян беләсез? ч
Мөнирә. Сурәтләүләренә караганда, сезбулырга тиеш. ®
3 ә й д ү к. Давайте, иптәшләр, яхшылык белән таегыз моннан. Авы- u ру кешене борчып йөрмәгез. Нервный система шәптән түгел минем. (Барып урынына сузыла.)
Мөнирә. Тикшереп карарбыз.
3 ә й д ү к. Каян килгән доктор.
Мөнир ә Ялгышмадыгыз, мин доктор
3әйдүк. Шулаймыни? Менә әйбәг булган Югыйсә, докторсыз яшәве, ай-яй, читен безнең заманда. Авырыйм дисәм, ышанмыйлар. Хәзер инде сезнең справка да булгач... Печәтегез бардыр бит? (Булатка.) Ярый, энекәш, тәрбия сәгате бетте. Күрмисезме, мине медицина көтә. Тарттыр... тарттыр. ((Ул Булатны озатып чыгарып җибәрә.) Я, доктор, без культурный кешеләр бит әле. Башта танышып жибәрнк: СССРнын ирекле гражданины Заһидулла Курамшин. Кайберәүләр иркәләп-наз- лап Зәйдүк дип тә йөртәләр.
Мөнирә. Нәрсәдән зарланасыз?
Зәйдүк. Ошый мина бу сорау. Турыдан-туры. яшерен-батырын- сыз әйтимме? Сезнең ише чибәр дуенын булмавыннан зарланам.
Мөнирә. Тегермәнне шәп тарттырасыз
Зәйдүк. Кинаягез дә ошый: янәсе, бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. Шулай бит?
Мөнирә. Күтәрегез күлмәгегезне. Йөрәгегезне тыңлап карыйм.
Зәйдүк. Тыңлагыз. йөрәгем дә бер үк сүзне кабатлаячак, мин сезне...
Мөнирә. Сулагыз! Суламагыз! Сулагыз... Суламагыз. (Тыңлап бетерә.) Төшерегез күлмәгегезне.
Зәйдүк. Я. ничек сон. доктор?!
Мөнирә. Сез сәламәт һәм шуның өстенә ярыйсы ук симулянт та икәнсез
Зәйдүк. Кызмагыз, доктор! Сез, докторлар, үзегез бездән салкын ханлы булуны сорыйсыз, ә үзегез...
СИНЕҢ ҖЫРЫҢ
Мөнирә. Сезнен мәгънәсез сүзләрегезне тыңларга вакытым юк минем. (Китмәкче була.)
Зәйдүк (аның юлына каршы чыга, кисәтүле). Сез үз бурычыгыз* ны үтәмәдегез бит әле.
Мөнирә. Ул нинди бурыч тагы?
3 ә й д ү к. Әнә өстәл. Менә автомат. Утырыгыз да авыру дип мина справка языгыз.
Мөнирә. Мин андый справка яза алмыйм!
3 ә й д ү к. Мин ике әйтергә гадәтләнмәгән.
Мөнирә (кинәт бер карарга килеп). Ярый! Справка дидегезме? (Яза.) Мәгез сезгә справка.
3 әйдүк. Менә шулай. Дусларча. Тату гына. Рәхмәт сезгә, доктор! Пардон-мерси!..
Мөнирә чыгып китә.
3 әй дү к. Күрдегезме?! Мин сездән кабат сорыйм: күрдегезме? Менә шулай хәрәкәт итәргә кирәк аны. Зәйдүк абзагызның кулында справка. Ю-к, справка түгел, козырь бу, ә козырьны берни белән дә яба алмыйсың. Менә шулай!
Эшләпә кигән сакаллы абзый керә.
Сакаллы абзый. Әй син, тарттыр әле моннан арбаңны!
Зәйдүк. Чү! Бу ниткән башбаштаклык? Сез кем?
Сакаллы абзый. Комендант мин.
Зәйдүк. Ах, комендант!.. Көтеп алынган кадерле кунак! Мин сезне көтәм. Рәхим итегез!
Сакаллы абзый. Мина сезне эшкә чыкмый дип әйттеләр.
3 ә й д ү к. Ә мина сезне бик әйбәт абый дип әйттеләр.
Сакаллы абзый. Ялагайланмагыз! Сезне эштән качкан ялкау диләр.
Зәйдүк. Фу, нинди әшәке сүз. Ничек шундый сүзне әйтергә телегез бара? Үзегез алдынгы профсоюз члены. Культурный. Эшләпә кигәнсез...
Сакаллы абзый. Бездә эшләмичә ашап ятучы әрәмтамакларга урын юк!
Зәйдүк. Фу, тагы әшәке сүз. Хөрмәтле комендант, мин авыру!
Сакаллы абзый. Аны син әйтәсең бит.
Зәйдүк. Сез дип сөйләшергә кирәк, монысы бер. Ә икенчесе — мин әйтмим, ә докгор әйтә.
Сакаллы абзый. Без сүзгә генә ышанмыйбыз, син безгә доктор язуын китер. Справка!
Зәйдүк. Справка сорыйсызмы? Справка бар бездә! (Справкасын чыгарып бирә. Сакаллы абзый справканы укый башлый һәм укыган саен җитдиләнә бара, ара-тирә кызганган төсле Зәйдүккә карый.)
Сакаллы абзый. Әй-яй-яй...
Зәйдүк. Нәрсә булган?
Сакаллы абзый. Харап бит синең эш, егет!
Зәйдүк (шикләнә башлап). Нәрсә бар?
Сакаллы сабый. Ничек инде нәрсә? Язган ич менә монда. Врач әйтмәдемени сиңа?
Зәйдүк. Әйтмәде.
Сакаллы абзый. Әйтмәс тә. Врачебная тайна дигәндер.
Зәйдүк (курка барып). Нәрсә булган соң?
Сакаллы абзый. Харап! Харап синең эшләр!!.
Зәйдүк. Ә?! Тинтерәтмә инде, әйт!
Сакаллы абзый. Бик хәвефле чир тапкан бит синдә врач.
Зәйдүк. Нәрсә? Әллә ракмы?
Сакаллы абзый, һәй... Рак нәрсә ул моның алдында. Менә гынла алайса. (Укый.) «Бу справка бирелде Курамшинга шул хакта, анарда табылды...» Әй-яй-яй-яй, ә? Нәрсә табылган бит! Кара әле, бәлки, укымаскадыр, ә?! Бәлки, чынлап та, бу врачебная тайна, ә? Менә, ватинча язылган. ♦
3әйдүк. Әй газапламасана! Кая, бир әле монда... -
Сакаллы абзый. Чү, үзем укыйм. Менә тыңла. «...Курамшин- ? га шул хакта, анарда табылды...» (Авыз эченнән мыгырдый.)
3 ә й д ү к. Нәрсә табылган?
Сакаллы абзый. Тел бармый бит, әй, тел бармый әйтергә, s «-.анарда табылды башлангыч стадия тунеяттуссимулянтус...»
Зәйдүк (берьюлы аңламыйча). Анысы нәрсә була инде?
Сакаллы абзый. Ачык язган ич, менә. Тунеядснмулянт, дигән. *
Зәйдүк. Җитәр!
Сакаллы абзый (җитди тонга күчеп). Юк, җитмәсен инде, Заһидулла Курамшин!
Зәйдүк (каушап). Ә?! Нәрсә җитмәсен?
Сакаллы абзый. Бу кылануларың!
Зәйдүк. Нишләгән соң мин?
Сакаллы абзый. Күшәп ятуың җитмәгән, хезмәт дисциплинадан бозарга булдыңмыни?
Зәйдүк. Чү, кычкырма әле ул хәтле! Ишетерләр!..
Сакаллы абзый. Кычкырмамыни? Юк инде, брат, бу справкада бөтен дөньяга ишеттереп укырга кирәк булачак безгә! Радиоаркы- 1Ы бөтен республикага!
Зәйдүк (чын-чыннан өркеп). Комендант абзый...
Сакаллы абзый. Әһә, абзый булдыкмыни?..
Зәйдүк. Комендант абзый, ертып кына ат син ул справканы.
Сакаллы абзый. Ертып ату белән генә эш төзәлми бит.
Зәйдүк. Нинди эш?
Сакаллы абзый. Ну, менә синдәге чир. Аны кызган тимер 1елән көйдерергә кирәк.
Зәйдүк. Нишләмәкче буласың соң?
Сакаллы абзый. Әүвәле, бүген кич, клубта кино башланыр цдыннан, үзеңне экран каршына бастырып, шушы справканы укый- 5ыз.
Зәйдүк (бик нык шүрләп). Зинһар... Кирәкмәс иде...
Сакаллы абзый. Монын белән генә бетми әле. Аннары изоля- орга бикләп куябыз үзеңне. Чөнки чирен йогышлы. Башкаларга да юкмасын өчен, сине изолировать итәргә кирәк. Менә, яшә рәхәтләнеп, 1лгыз башың, эшләмичә.
Зәйдүк. Кирәкми... Кирәкми...
Сакаллы абзый. Чү, әллә еларга чамалыйсың инде? Син бит *3 елый торганнардыр түгел, дип лаф орган идең.
3 ә й д ү к. Кайчан? Кемгә?
Сакаллы а б з ы й. Бая гына. Миңа.
Зәйдүк. Мин сезне беренче тапкыр күрәм.
Сакаллы абзый. Ә мин икенче тапкыр! (Эшләпәсен сала һәм Шан сакалын ала.)
Зәйдүк (тәмам аптырый). Бу сез’
Булат. Менә «сез» дидегез. Тәрбияне шушы әйбәт сүздән баш- Шйбыз.
Зәйдүк. Бу-ла-т!..
Булат. Я. әйт инде: бу справканы нишләтәбез?
Зәйдүк. Ертып атабыз. Дусым бул. Яртыны куям!
ГАБДРАХМАН МИНСК II П
Булат. Шулаймы? Ярый, алайса. Ул чагында болай итәбез: бер кулына шушы справканы, икенче кулына яртыны тоттырып, рәсемгә төшерәбез дә элеп куябыз.
3 ә й д ү к. Шаярма инде.
Булат. Юк, туганкай, син үзең шаярма, яме? (Бик җитди.) Кайда синең эшче намусың?
3 ә й д ү к. Ярый инде... Ике арада гына калсын.
Булат. Калмасын. Син әле менә бригада алдында җавап бирергә әзерлән.
3 ә й д ү к. Булат, бәлки шулай гына уздырып җибәрербез, ә? Хур итмә инде.
Булат. Мин хур итмим сине. Син үз-үзеңне хур итәргә җыенган* сын. Ярый әле. справкада башлангыч стадия диелгән. Бик тирәнгә китмәгән, димәк. Тик яхшы бел, егет: яшерергә ярамый моны, чирен яшергән үләр дигән халык сүзен онытма.
Заһидулла, нишләргә дә белмичә, чарасыз басып тора.
АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Дүртенче күренештәге декорация. Порт стеналары шактый күтәрелгән. Әбәт сәгате. Сәхнәдә Алмабикә һәм Салават. Алмабикәнең бер кулында шешә белән сөт, икенче кулында күмәч. Салават аның каршына утырганы хәлендә курай уйный.
Салават. Бер көн гәзиттә укыдым: фермада радио-музыка уйнап торһа, һыерлар һөт тә күбрәк бирә ти.
Алмабикә. Мин һыер түгел бит.
Салават. Беләм уныһын. һин һөтте күбрәк эсһен тип уйнайым.
Алмабикә, һин үзең ас түгелме?
Салават. Каршымда һин булганда, мин аслыкты белмәйем.
Алмабикә. Китапта шулай язалар.
Салават. Минем тураладыр инде ул.
Алмабикә, һинен турала, һин бына китапка язырлык итеп эшендә эшлә.
Салават. Пажалыста!.. Эшләйбез уны (кураен салып, кулына мастерокны һәм ящиктагы бетон измәсен алып, өйрәнү өчен куелган махсус квадратны сылый башлый.)
Алмабикә. Улай түгел, улай түгел, бына былай. (Күрсәтә.) Растворзы ошолай итеп алаһы ла сап итеп ябаһың...
Салават. Өйрәтү анһат ла ул.
Алмабикә, һөйләшмә! Был производство.
Салават. Стройка. Производство булһа, завод була.
Алмабикә. Эшеңдә күр. Мине өйрәтергә алыс һинә. (Салават эшли.) Калагынды кыйуырак йөрәт. Курыкма, кирбес бит ул. Мин кил- гәнсе ошо квадратны һылап куй.
Алмабнкә чыгып китә. Салават ялгызы тырыша-тырыша раствор сылый.
Салават. Растворзы ошолай итеп алаһын да, сап итеп ябаһың. (Зәйдүк керә. Салаватның эшен күзәтеп тора.) Сап итеп ябаһын да-
3 ә й д ү к. Нәрсә син... Сапылдыйсын?
Салават. Сапылдамайым, агайым, эшләйем.
Зәйдүк. Шулай эшлиләрмени?! Яле, яңабаштан!.. (Салаваттагы сылый башлый.)
~ Зәйдүк. Алай түгел! Бир әле! (Калагын алып күрсәтә.) Менә болай растворны салмак кына бәр, мунча ләүкәсенә су бәргән кебек; нык ябыша ул. Понятномы?
Салават. Аңлаткас понятно инде.
Зәйдүк. Кем син?
Салават. Рабуси.
Зайду к. Рабочийлыгың бик чамалы.
Салават. Мин өйрәнчек рабуси. Килмәй инем. Ялварып сакыр- ас, унан һун срочный за булгас килдем.
Зайду к. Кирәкле кишер яфрагы икэнсен
Салават. Улай тимә. Мин килмәһәм график өзелә ине. ♦
3 а й д у к. Нишләп өзелә сон син килмәгәч график? sr
Салават. Берсе сирләп киткән дә эшкә сыкмаган...
Зайду к. Кем сон ул? Кем әйткән чирләгән дип.
Салават. Дуктыр справка язып биргән, ди, тунеядес сире менэн й нрли дип. һин таный торганһындыр уны? Заһидулла Курамшин. Е ‘аныйһыкмы? (Зәйдүк ни әйтергә белми.) Танымаһац, әнә һурәте. = Беэзен Чаян»га төшереп куйзык үзен. (Зәйдүк <Безнең Чаян» плакаты с хяына килә. Карап торгач та, каһәрләнеп сурәтне каерып алмакчы ф <улып кулын суза.)
Са л а в а т. Әй, нәмә эшләйһен?! х
3 ә й д ү к. Алып ыргытырга кирәк аны! х
Салават. Окшамаймы? Мин яһаным был һүрәтте. "
Зайдук. Син?! Адәм рәтле ясый алмас идекмени? Нәрсә бу?! я Сүрәлеме? Дию пәриеме? a
Салават. Карикатур бит был, агайым. Унан һун тунеядес үзе дә я зәи рәтле булмай тизәр. <
Зайду к. Диярмен мин сиңа? Менә сиңа приказ: үз кулын белән £ сагайсын икән, үз кулын белән алып ат! <
Салават. Приказ булгач алабыз инде. (Карикатураны ала.) а. Зайдук. Бир монда! Кара аны, исендә тот: Заһидулла Курамшин д зеннән көлгәнне яратмый! Әгәр тагы күрсәм... (Бармак янап чыгып < итә. Салават ялгызы. Ул бик борчулы.) 14
Салават. Бәй, асыуланды бит был кеше. Бинават яһамаһа ярай. (ем булды икән? Нәчәлләрдең береһе бул һа? (Ибәт керә.) Ибәт тайым, анау кем ул?
Ибәт Кемне әйтәсең?
Салават. Әнә, әнә, китеп бара.
Ибәт Зәйдүк түгелме сон? Үзе ич!
Салават. Зәйдүк?! Кайһы? Заһидулла Курамшннмы?
Ибәт. Шул үзе инде.
Салават. Тунеятулла-Заһидулламы?!
Ибәт. Чү... Сиңа нәрсә булды. Салават?
Салават, һорама, һорама, Ибәт агай!
Ибәт Рәтләп кенә сөйлә әле, нәрсә булды?
Салават (бердән ыргылып) Мин уны!.
Ибәт. Әллә әбиҗәйт иттеме? Кыйнадымы?
Салават. Тукмаһын ине!.. Кәсе етһә. Алданы ул мине! Көлде ул 1Инән!..
Ибәт. Келде?! Мыскыллап көлдеме?
Салават. Алдап көлде! Куркак йән! (Зәйдүк керә.) .
Зәйдүк. Шулай әйтәсенне күңелем сизде. Кире кайттым Мә УДОЖестванны. Куй урынына. Мина алмаска кирәк икән аны. Барыбер хшамаган. Менә хәзер үземә карап, охшатып ясый аласың. Давай, яса! Поза ала.)
И б ә т. Шүрләдең, безобразник!
Зәйдүк. Акчаңны урлап качмаган бит... шүрләргә.
Бригада членнары, Алмабикә, Булат, Зариф керә.
Зариф (җитди шаяртып). А чирләгән егетебез савыккан дамы *ллә? Куркыттың безне. Нинди чир дн әле? Справкаң кая? Без справ-
канны карый торганчы син, әнә, кыяфәтеңне карый тор. (Карикатура ның урынында юклыгын күрә.) Кайда мондагы рәсем? (Дәшми торс лар.) Канда дип сорыйм мин сездән?!
Салават. Миндә.
Зариф. Ни дип алдың? Әллә ул алдырдымы’ Әйт, ник дәшмисең? Ул алдырдымы?
Салават. Алдык әле, бригадир. Әйбәт булып сыкмаган бы, һурәт. Окшамаган да.
Зариф. Салават! Син нәрсәнедер әйтеп бетермисең. Яшерәсең.
Салават, йәшермәйем, бригадир.
3 ә й д ү к. Яшерә! Мин алдырдым!!
Зариф. Судить итәбез без сине бу хулиганлыгың өчен!
3 әйдүк. Итегез! Курыкмыйм судыгыздан! Ишетәсезме!? Курык мыйм!!
Ульянцев керә.
Ульянцев. Кем кемнән курыкмый?
Зариф. Менә бу калай әтәч. Судтан курыкмый.
Ульянцев. Кара, нинди батыр икән, ә? Заһидулла Курамшин мы әллә? (Көлүен яшереп.) Теге, врач справкасындагы...
Ибәт. Нәкъ үзе! (Пырхылдап көлеп җибәрә.)
Ульянцев. Шу-ла-п дисәнә... Судтай курыкмый икән... Ә хезмәт тән курка! (Сәхнәдәгеләр хахылдап көлә башлый.) Ишеттем... ишетте» Курыкмый икән шул. Булатны якасыннан алырга булып кулын күтәр гән икән... Ә менә носилка күтәрергә курка! (Басыла башлаган көлк яңадан кабына.) Иптәшләре сүзеннән дә курыкмый икән, ә менә «Бк нең Чаян» чагудан кур-ка-а!..
Салават (борчыла барып). Володя агайым, ул... хурлана.
Ульянцев. Ә без берәүне дә хурламыйбыз. Турысын әйтәбе. Бигрәк тә менә Курамшин кебек начар чиргә юлыгучыларга. Ә чирт яшерергә китап кушмый. Сине телгә осга дип тә сөйлиләр, егет, әйте бир инде алайса безгә: нинди җир өстендә басып торасың син хәзер (Курамшин ни дип әйтергә дә белмичә аптырап сүзсез тора.) Әйтә aj масан, мин әйтием инде алайса: коммунизм шәһәрләренең берсе саль начак җир өстендә Шәһәр синен яшьтәге бер егетнең исемен мәнп ләштереп салына. Ул егет тә курыкмаган! Үлемнән курыкмаган у. Ә син!.. (Сәхнәне авыр тынлык баса, аннары шул тынлыкны уяткс төсле чаң сугалар.) Сөйләгән булыр идем мин сиңа, егет, тик вакып быз бетте. Әнә, эш башларга чакыралар.
Бригада членнары эш коралларын алалар, эш урыннарына басалар. Заһидулла & ялгызы нишләргә белмичә басып тора. Бердәм хезмәт башлана.
Пәрдә.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Баракта вакытлыча ачылган медпункт. Алгы планда врач өстәле. Мөнирә рснтп рәсемнәрен карап, журналына нәрсәләрдер яза.
Радиодан жыр-музыка тапшыралар.
Синнән башка бер ямь юк миңа, Син килмәсәң бәйрәм юк миңа.
Таң балкуы кебек кил, иркәм. Мин сине көтәм, көтәм. көтәм!..
Мөнирә, барып, радионы өзә.
Мөнирә. Әллә мине үртиләр инде?.. (Репродукторны үртәп.) Кө- > тәм... Көтәм. Бик кирәгең бар. (Ишек шакыйлар.) Рәхим итегез! (Хаты ны Зарифаны җитәкләп Зариф керә.) =
Зариф. Исәнмесез, доктор! Менә карчыгымны китердем әле. Ял- = гызын җибәрергә курыктым Опасно. (Зарифа, уңайсызланып, нәрсәдер g пышылдый.) Бетте, бетте, карчык! Безнең доктор гаеп итә торган түгел _ ул. Хушыгыз, доктор! Эшкә барышлый гына озата килүем иде. (Хаты- у нына.) Карчыгым, мин киттем, яме? (Чыга башлый, кире борыла, ха- = тыны янына килә һәм ярым тавыш белән.) Минем теләк турында да u әйтергә онытма, яме? Бетте, бетте. (Чыга.) ♦
Мөнирә (урын күрсәтеп). Рәхим итегез. Нинди теләк турында «= әйтергә куша ул? =
Зарифа. Әй... Шуларның әйткәннәренә карасаң.
Мөнирә. Нәрсә ди?
Зарифа. Нәрсә дип... (Көлеп әйтә алмый тора.) Малай тап, ди. S Әйтерсең лә мин ул малайны камырдан әвәлим.
Мөнирә. Үзенә шулай диясең калган. =
Зарифа. Дидем. -
Мөнирә. Нәрсә ди? к
Зарифа. Доктор белән киңәш, ди.Медицина хәзер барысын бул- <
дыра: теләсәң ир малай, теләсәң кыз малай... Бик тә теләсәң, берьюлы вкесен таптыра ала, ди.
Мөнирә. Алайса, әтисе ир малай көтә икән, ә? Ә син кемне кө- * тэсен?
Зарифа. Әтисе көткәнне көтәсең инде. (Мөнирә Зарифаның пульсын тикшерә, күз төпләрен карый, кан басымын үлчи, аннары фонендоскобын ала.) Әйдәгез әле, икегезне дә тынлап карыймчы. (Ширма артына узалар, сәхнә буш тора. Валентина керә.)
Валентина. Кайда икән бу кыз?
Мөнирә (ширма артыннан). Мин биредә, Валюша апа! Утыра торыгыз. Хәзер бушыйм.
Валентина (аңарда эчке борчылу. Ширма ягына колак сала.) Хатын-кыз белән сөйләшәсең түгелме?
Мөнирә (ширма артыннан). Булачак ана белән.
Валентина О. кадерле пациент икән. Менә шулай башлана инде ул тормыш дигәнен. Ин элек буш дала. Землянкалар, аннары бараклар калка, йортлар үсә. Ул йортларга семьялар килә. Семьялар булган җирдә балалар туа. Бер көнне Владимир Яковлевич сөйләп утырды: узган елда гына да безнең Советлар Союзында биш миллион бала туган. Мәскәүдә икенче «Детский мир» магазинын ачалар икән. (Мөнирә белән Зарифа ширма артыннан чыгалар.)
Мөнирә. Менә шушы инде ул безнең кадерле пациентыбыз.
Валентина. Бригадир Зарифның карчыгы түгелдер бит?
Зарифа Ул кадәресен каян беләсез?
Валентина. Мин, акыллым, сез күз кабагыгызны йома башлауга кечкенәгезнең ничек тибешүенә кадәр беләм.
Зарифа. Әнием!.. Шуларына хәтле сөйләдеме?
I Валентина. Әле ничек сөйләде!..
Зарифа (усалланган булып) Ну мин аны!.. Кайтсын гына әле •йгә. Имансыз!
Валентина. Чү, чү, нигә ачуланырга? Сөйләсә?! Шатлыгын сөйли бит ул. Ярата!
За рн фа. Мин дә яратам шул үзен, юньсезне. Шуңа күрә, тырышып йөргән булам да инде.
Валентина. Тырыш, тырыш, акыллым. Тырышкан табар ди,сна дә ул тап!
Зарифа. Зариф га шулай ди. (Мөнирә Зарифага берничә рецепт бирә.) Рәхмәт инде, доктор. Сезгә дә рәхмәт яхшы телегез өчен. Хушыгыз!
Зарифа китә, Валентина иркенләп келә.
Валентина Я, хода, нинди әйбәт кешеләр! Тырышам диме? (Көләләр.) Бер дә болай рәхәтләнеп көлгәнем юк иде. Кайгыларым таралып китте.
Мөнирә. Кайгыларыгыз?
Валентина. Мине бит, Мөнирә Кәримовна, сезнең кабинетка кайгыларым өстерәп китерде. Ә хәзер менә әйтерсең лә каядыр сибелеп таралдылар.
М ө н и р ә. Нәрсә дип инде, Валюша апа, гел борчыласыз?
Валентина. Миңа гомер-гомергә борчылып яшәргә язган, күрәсең. (Күзләрен сөртә.)
Мөнирә. Беләсезме, Валюша апа, борчылусыз яшәүне мин яшәү димәс идем.
Валентина. Кара нинди героиня! Нигә алай дисез? Хәер, сез яшь бит әле. Сезгә ни әйтсән дә килешә. Сез яшисе заманнар — алда. Сезнең заманда борчулар азаер, бәлки, бөтенләй булмас. Кеше борчылудан бөтенләй туктар.
Мөнирә. Кеше борчылудан, бәләсезме, кайчан туктар?
Валентина. Әйтеп карагыз.
Мөнирә, йөрәге туктагач.
Валентина (җитди). Мөнирә Кәримовна, бүген иртә белән Владимир Яковлевичның йөрәк өянәге булды. Шундый курыктым, шундый курыктым! Аптырагач, сезгә килдем. Сезгә, хезмәт урыныгызга, кабинетыгызга килдем. Сез минем теләгемне үтәргә тиешсез. Владимир Яковлевичка төзелештә эшләүне тыярга, хезмәттән аерырга кирәк аны.
Мөнирә. Бик читен эш кушасыз сез миңа, Валюша апа.
Валентина. Сез врач. Бу эш сезнең ихтыярыгызда.
Мөнирә. Әйе, мин врач. Яшь врач! Менә шушы яшь врачнын, Валентина Сергеевна, сезнең теләгегезгә каршы килгән үз фикере дә бар бит әле.
Валентина. Ни өчен каршы?
Мөнирә. Беләсезме ни өчен? Тагы да бер биш-ун елдан кешене хезмәттән аеруны гаеп эшләүчегә карата җәза тәртибендә куллана башларлар. Ә хезмәт кешесе мондый җәзаны авыр кичерер. Әйтегез инде, алайса, инженер Ульянцевның нинди гаебе бар?
Валентина. Инженер Ульянцевның йөрәге авыру, хөрмәтлем!
Мөнирә. Владимир Яковлевичның йөрәге турында, шушы көнгә кадәр, мин дә нәкъ сезнеңчә уйлап йөргән идем, ә хәзер ул уемнан кире кайтырга туры килә...
Валентина. Сез ни сөйлисез?
Мөнирә. Бу минем үз диагнозым. Мин Владимир Яковлевичнын рентген рәсемнәрен өйрәндем һәм яңасын эшләттем. Менә карагыз. Хәзер менә монысына карагыз. Әнә, бер бик кечкенә, чикләвек теше кадәр генә кара тапны күрәсезме?
Валентина. Шеш?
М ө н и р ә. Әйе.
Валентина (бик нык сискәнеп). Я, хода?
Мөнирә. Курыкмагыз. Шеш. Ләкин медицина телендә әйткәндә некачественный түгел.
Валентина. Нинди шеш соң ул?
Мөнирә. Шул шеш эчендә тары бөртегедәй бер нәрсә күрәсезме? <эер, моны тәжрибәле күз генә күрә ала.
Валентина. Доктор, сез мине куркытасыз. *
Мөнирә. Әлегә мин ул нәрсәне ят бер әйбер — чужеродное тело— * 1ип язып куйдым. &
Валентина. Кайдан килеп кергән соң ул? 3
Мөнирә. Менә, менә, үзегез дә минем уйларыма килеп житәсез ~ сэзер. Кайдан килеп кергән дисезме? Владимир Яковлевичның авыру з 'арихын өйрәнә торгач, мин шундый бер фактка туры килдем. Влади- 5 аир Яковлевич 1945 елның мае башында, Берлинны алу өчен барган ° угышларда яраланып, госпитальгә керә. Госпитальдә ана операция ♦ ican ике осколка алалар. Өченчесе, бик нәние, яшеренеп кала һәм иушы көнгә кадәр яшеренеп ятмакчы була. Ләкин авыруның организмы, көрәшә торгач, аны кысрыклап, безнең күзебезгә күренерлек кый...
Валентина. Ничек кенә моңа ышанырга сон, доктор?
Мөнирә. Ышану өчен иң элек барлык ят уйларны башыгыздан «уып чыгарыгыз.
Валентина. Чыкмыйлар! Куган саен күбәяләр генә. Бәлки, Зерәр чарасын белә торгансыздыр?
Мөнирә. Кайгы куа торган бик шифалы <дару» бар дөньяда — сеэмәт!
Валентина. Сез миңа бетон эшенә чыгарга кушмый торгансыз- хыр бит, доктор?
М ө н и р ә. Безгә бетоннан башка әйберләр дә кирәк бит әле, Валентина апа!
Валентина Мәсәлән?
Мөнирә. Гөлләр-чәчәкләр.
Валентина Чәчәкләр!?
Мөнирә. Сез аларны тәрбияләп үстерә алмас идегезмени’
Валентина. Миңа Володяны тәрбияләргә дә кирәк бит. Ул шә- тәрләр сала! Ә шәһәрләр матур, төзек салынсын өчен семьяда да төзек- чек кирәк: кем дә булса барысын жайлап, көнләп торырга тиеш Мон 1ый мәшәкатьне без хатын-кыздан да түземле алып баручы юктыр, күрәсен. Доктор Мөнирә Кәримовна, әйтегез, зинһар, Владимир Яковлевич белән нишләргә кирәк?
Мөнирә. Операция өстәленә.
В а л е н т и н а. Ә?!
СИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Шул ук медпункт. Эңгер-меңгер чак. Мөнирә хат аза.
Мөнирә. «Әгәр дә син бу минутлардагы минем эчке кичерешләремне рентген нурлары аша яктырта алсан, миндәге үсә барган беренче •УР шатлыкны күрер идең. Ләкин, үзен беләсен, кешенең рухи халәтен «ктыртып күрсәтә алган хикмәтле нурлар әлегә табылмаган. К>.м белә •агы, бәлки, андый нурларны эзләргә дә кирәкмидер, алар безнен үзебездә, жылы караш балкыткан күзләребездә, әйбәт теләкләр телн алган шифалы сүзләребездэдер, бәлки. Яшәү, үсү, ижат итү өчен безгэ кояш
ГАБДРАХМАН МИНСКИЙ
җылысы кебек үк кешелек җылысы да кирәк бит. Менә мин шундый җылы хисләргә юмарт әйбәт күңелле кешеләргә юлыктым, шатлыгым хәтсез зур. Шундый кешеләрнең берсен, бер дә арттырмый әйтә алам, фаҗигадән алып кала белдем, минем диагнозым буенча ясалган операциядән сон, ул яңадан хезмәткә кайтты, я, әйт инде, алайса, шул үзе безнең өчен шатлык була алмыймыни? Шундый зур ул, минем шатлыгым, бер үзем өчен генә бик күп, мин аны иң якын кешем белән —синең белән уртаклашасым, бүлешәсем килә. Эх, хәзер менә, Фәрит, син дә булсаң иде! Ничек кирәк син мина хәзер! Ничек кирәк! Якын дус булып кына түгел, коллега булып та кирәк син миңа бүген». (Хатыннан аерыла да эчендәге уйларын үз алдына сөйли).
Кызык булыр иде... Шулай, сагынып көткәндә генә килә дә керә ди, ә?! Менә кызык булыр иде. Тормышта шулай буламы икән соң? Әйе, әйе, нәкъ син өмет иткәнчә килә дә чыга ди. Менә шулай, бердән ишек ачыла...
Ишек ачыла, бусагада — Фәрит.
Мөнирә (гаҗәпләнеп). Фәрит?!
Фәрит. Мөнирә!
Мөнирә. Ай, Фәрит!.. Күземә күренәсең мәллә?
Фәрит. Әйттем ич мин сиңа килермен дип.
Мөнирә. Киләсенне сизеп көттем, күрәсең,
Фәрит. Дөрес сизгәнсең. Сизгер икәнсең. Син бит миңа: «Мәхәббәтең канатлы булса очып килерсең»,— дигән идең. Алайса, бел: чын мәгънәсендә очып килдем. Самолетта. Сәгатенә дүрт йөз километр тизлектә. Кырык биш минут элек Казанда булсам, хәзер менә —синең янда.
Мөнирә. Бигрәк тизләгәнсең.
Фәрит. Безнең атом гасырында моның өчен ниндидер хыялый канатлар кирәкми икән. Самолетың булсын, таксиең булсын... һәм, әлбәттә инде, кесәңдә сәмәнен булсын!
Мөнирә (шатланып көлә). Матур шаярасың.
Фәрит. Юк, Мөнирә, бу юлы мин шаярмыйм. Шаярып торырга вакытым да юк.
Мөнирә. Аңламыйм.
Фәрит (кесәсеннән бер кәгазь чыгара.) Менә бу документ барысын да аңлатыр. (Кәгазьне Мөнирәгә бирә һәм кире ала.) Бир, үзем укыйм. Мондый документны Левитан кебек тантаналы тавышта укырга кирәк. (Укый.) Приказ. Врач Мөнирә Кәримовна Әхметованың гаризасын искә алып, шәһәр поликлиникасына кайтарырга.
Мөнирә. Ха-ха-ха!.. Әй, шаяртырга оста да инде. Гариза?!Нинди гариза?!
Фәрит. Синең гариза. Менә ич. Кулыңны да куйгансың. Ха-ха-ха- Мөнирә. Әбәү, минем андый гариза язганым юк.
Фәрит. Кешеләр алдында шулай диясе булма. Мин яздым аны. Син булып.
Мөнирә. Мин булып?
Фәрит. Мәхәббәт көче бар нәрсәне дә эшләтә ала икән!
Мөнирә. Мин булып алдап яздыңмы?
Фәриг. Ташла, зинһар, шул ямьсез сүзеңне: алдап. Алдаумыни бу? Бу бер ход кына. Менә әгәр син шуны аңламасаң, ул чагында алдау була. Әйе, алдау һәм кем тарафыннан диген? Синең тарафтан. Ул чагында инде мин дә алдакчы булам. Чөнки мин сине шәһәргә күчерүнең төп сәбәбе итеп семья корырга теләвебезне күрсәттем.
Мөнирә. Фәрит!..
Фәрит. Алдап түгел, курыкма, чынлап! (Үзенә зур бер ышаныч белән.) Мөнирә, мин сиңа өйләнергә карар иттем! Менә шул карарым
очыртып алып килде дә мине Минем дә бит инде теләкләрем, интересларым бар. Миңа бәхетле тормыш корырга вакыт җитте.
Мөнирә. Алайса, син бәхетле тормыш корыр өчен мине алырга виден?
Фәрит. Самолетта! Коштай очып! Мәхәббәт шулай очыртты мине.
Мөнирә. Мәхәббәтеңне самолет канатларына тагып очып килгән- сен, алайса, ә?!
Фәрит. Ышандыңмы инде хәзер?
Мөнирә. Ә син минем тормыш төзи башлавымны белмәдеңмени? Менә, күрәсең ич.
Фәрит. Шушыны тормыш дисеңме?
Мөнирә. Нигә алай дисең? Монда мин үземнең хезмәт юлымны таптым.
Ф э р и т. Тагы фәлсәфә.
Мөнирә. Тормыш фәлсәфәсе!
Фәрит. Тормышка фәлсәфә аркылы түгел, ә ачык күз белән карарга кирәк, дустым! Син бит үзе килгән әзер бәхеттән йөз чөермәк буласын. Кеше ышанмас, билләһи! Я, әйт, ни өчен син минем тәкъдимемне кире кагасың?
Мөнирә. Ни өченме? Әйтмим инде.
Фәрит. Әйдә, алайса, болай сөйләшик...
Мөнирә. Фәрит... Минем берничек тә сөйләшәсем килми...
Фәрит. Менә сиңа мә! Ит яхшылык, көт яманлык булып чыкты бу. Менә, фәлсәфә нишләтә кешене. Зарар юк. Киткән бездән китсен. Аның ише генә югалтулар...
Мөнирә. Фәрит, ничек син мине шулай кимсетергә оялмыйсың?
Фәрит. Сине? Синең турыда әйтәмменя мин? Самолетка, таксига киткән акчаны әйтәм. Я, ярый, ялгыз каласым килә дисең бит, чынлап га ялгыз калып уйла әле. Уйлар алар гел үзгәрә тора. Менә, бу документ та калсын. Аның сиңа бу аю өненнән ычкынырга ярдәм көче барын онытма.
М ө н и р ә. Фәрит...
Фәрит. Фәрит ике сөйләшергә яратмый. Гафу ит, такси көтә. Счетчик...
>арит чыга. Мөнирә ялгыз кала. Ул бу очрашуга ышанырга ышанмаска да белын-
• Штырап тора, аннары ачуыннан приказны ерткалан ташлый һәм үксеп-үксеп елый
башлый. Ишектә Зәйдүкнен башы күренә.
1 Зәйдүк. Доктор, рөхсәтме? (Мөнирә ишетми, Зәйдүк эчкә керә. һ Мөнирәнең елавын белми.) Доктор! (Мөнирә бердән сискәнеп артыма әйләнә.)
Мөнирә (ярсып). Сезгә нәрсә кирәк?
k 3әйдүк (гаепле кешедәй башын иеп дәшми тора). Доктор...’
Менн рә. Нәрсә кирәк? Инде монда килдегезме?
* Зәй дү к. Килдем... Йөрәк сызлагач килдем
Мөнирә (үзен кулга ала, урын күрсәтә). Утыр менә монда. Нәрсә «улган йөрәгегезгә? Нигә сызлый?
3әйдүк. Сызлый дигәч тә, авыру түгел мин, доктор. Сездән гафу У*РГЭ килдем. Бригадада эшлим. Беренче йортны салып бетерәбез. «Фу итегез мине, доктор. Теге чакта рәнҗетүем өчен гафу итегез мин Авене.
Мөнирә. Ни өчен минем гафу итүем кирәк сезгә?
Зәйдүк. Кирәк икән, доктор, йөрәк сызлый да шабаш. Башкача •ичек аңлатыйм?..
Мөнирә (аның янына килә, кулын иңбашына куя) Аңлыйм мин Ж егет, аңлыйм. Рәхмәт сиңа, Заһидулла Курамшнн!
Зәй д ү к (бик нык гаҗәпләнеп). Рәхмәт? Мина?! Ни өчен?
ГАБДРАХМАН МННСКНП ф СИНЕҢ ҖЫРЫҢ
Мөнирә. Йөрәгең сызлавы өчен.
3 ә й д ү к. Доктор... Сез... Бигрәк инде... Көләсезме?
Мөнирә. Әйбәт күңелле кешедән көлмиләр, Заһидулла.
3 әйдүк. Сез болай әйтеп минем күңелне үстереп җибәрдегез, доктор. Ә күңел үскәндә кеше гел яхшыга омтыла. Рәхмәт, доктор, бик рәхмәт сезгә. (Ишеккә бара башлый, кире кайта.) Доктор, әгәр берәрсе.... рәнжетә-нитә калса, фамилиясен генә әйтегез, яме? Рәнҗетүче юктыр бит?
Мөнирә. Юк, юк.
3 ә й д ү к. Юк дигәндә дә килеп чыга ул берәр хулиган. Кешенек төрлесе була бит. Хушыгыз. (Чыга башлый.)
Мөнирә. Карагыз әле... Ә сез ни өчен рәнҗетү турында сорадыгыз?
3 ә й д ү к. Ни өчен дип... Күзегез яшьле булганга.
Мөнирә. Болай гына ул, болай гына...
3 әйдүк. Болай гына булсын. Сезнең кебек кешеләрне рәнҗетергә ярамый.
Чыга. Мөнирә ялгызы кала. Бердән анын кайгысы җиңеләйгәндәй була. Яшь аркылы елмая ул. Барып радионы тоташтыра. Чайковскийның «Сентименталь вальмын тапшыралар. Шул чагында ишек ачыла. Мөнирә ишеккә таба борыла.
Мөнирә. Владимир Яковлевич?..
Ульянцев. Әйе, бу мин. Ләкин мин сезгә авыру булып, ярдам сорап килмәдем, доктор. Мин сезгә күңелле хәбәр алып килдем.
Мөнирә. Күңелле хәбәр?..
Ульянцев. Тик менә күңелле хәбәрне әйтмәс борын, үзегез әйтегез әле миңа, ни өчен сез күңелсез?
Мөнирә. Болай гына.
Ульянцев. Болай гына бернәрсә дә булмый. Димәк, сез яшерәсез?
Мөнирә. Яшерү түгел бу.
Ульянцев. Яшерү түгел икән, яшермичә әйтегез, сездә «йөрәк сере» кузгалып алган, ахрысы, шулай бит?
f Мөнирә сүзсез тора.
Ульянцев. Аңлыйм, аңлыйм. Мондый чакта әйтер сүз тиз табылмый ул. Мәсәлән, мин дә, утыз ел моннан элек, шушындый хәлемдә, әйтер сүз таба алмас идем. Мин ул хәлемне сезгә бүген генә сөйли алам. Шулай бер вакыт, хисләрем бөреләнгән көннәрдә, мин дә сезнен кебек күңелсез минутлар кичергән идем. Ул чагында дөньяда миннән дә бәхетсез кеше юк кебек иде. Бүген шуларны исемә төшерсәм, көләсем килә. Ни өчендер, Мөнирә Кәримовна, сез дә миңа шулай күренәсез хәзер.
Мөнирә. Көлке булыпмы?
Ульянцев. Түгел, бәхетле булып.
Репродуктордан диспетчер тавышы: «Инженер Ульянцевны беренчегә чакыралпр!»- Тавыш кабатлана.
Ульянцев. Әнә, мине эзлиләр. Беренчедә!
Мөнирә. Владимир Яковлевич, күңелле хәбәрегезне әйтмәдегез бит әле.
Ульянцев. Ах, да... Онытып чыгып барам икән. Тыңлагыз, алайса, тиздән беренче йорт өлгерә. Булачак шәһәрнең беренче йорты! Шул тарихи йортның аскы катында сезнең өчен медпункт җиһазландырыла. Шул үзе генә дә күңелле хәбәр була алмас идемени?!
Мөнирә (профессиональ җитдилек белән). Хәзер сез мине тыңлагыз инде.
Ульянцев. Приказ?
Мөнирә. Приказ түгел, ә минем карарым: беренче йорт бетәр ул. 1ин сезгә бик алай эмоциягә бирелмәскә кушам.
Ульянцев. Я, әйт инде, яшь дустым, эмоциясез, хиссез яшәп уламы? —
Мөнирә (кисэтүле). Сезгә операциядән сон бик күп шатланырга исә борчылырга...
Ульянцев. Ха-ха-ха. Эх, яшь дустым минем. Әгәр сез мина мон- ый шартларны алдан ук әйтеп аңлаткан булсагыз, мин... операциягә ермәгән булыр идем...
Мөнирә. Менә монысы инде...
Ульянцев. Гафу... гафу!
Мөнирә. Сезне көтәләр!
Ульянцев. Көтәләр?.. Кемнәр?.. Ах, да барам, барам.
Мөнирә. Шулай да минем киңәшне тыңларга кушар идем мин :езгә.
Ульянцев. Есть, тыңларга!
Мөнирә. Кайчагында сез нәкъ бала төсле...
Ульянцев. Менә... менә... Бездә, доктор, беркадәр балалык та 5улырга тиеш...
Репродуктордан баягы чакыру кабатлана.
Ульянцев. Барам... барам... (Чыга.)
ТУГЫЗЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Ян» салынып беткән йорт. Арткы фонда — тезелеш панорамасы. Сәхнәдә Зайду к белән Салават. Алар яна медпунктка вывеска урнаштыралар
Салават. Ишеттеңме, Заһидулла, Володя агаем больнистан сыккан
3әйдүк. Ишетмичә! Яхшы хәбәр тиз ишетелә ул, брат
Салават. Йөрәгеннән пуля сыккан, ти.
Зәйдүк. йөрәгеннән түгел, ә йөрәккә якын иттән, аннары пуляда түгел, ә кыйпылчык кисәге генә.
Салават һиңә докторзын по.мощнигы булаһы калган.
Зәйдүк. Була алмам дисеңмени? Тырышканда, брат, помошннгы түгел, үзе булып та була. Тырышырга кирәк, Салават, тырышырга. Я, намә карап торасың, бир теге яртысын.
Алар, шулай сөйләшә-сөйләшә, вывесканы урынына куеп бетерәләр. Ибәт абзый килеп керә.
Ибәт. Булдымы, егетләр?
Зәйдүк. Анысын сез әйтегез инде, Ибәт абзый!
Ибәт. Хәзер комиссия членнары килә, алар әйтер инде булганын.
Алмабикә чабып керә.
Алмабикә. Киләләр, киләләр!
Сәхнәгә Ульянцев, Мөнирә һәм аларга ияреп комиссия членнары керә.
Ульянцев. Менә безнең беренче йортыбыз! Бик тиздән бу яна йортта тормыш башланыр. Аның бусагасыннан атлап безнең замандашлар керер. Мин. хөрмәтле дуслар, митинг ачарга җыенмыйм Ләкин айтмичә дә булмый. Йөрәк түзми! Дөрес, мина моңарчы бик дулкынланмаска, борчылмаска кыскасы, чамасыз куанмаска киная биреп
Г А ЬД РАХМАН МИ 11 СКИП ф СИНЕҢ ҖЫРЫҢ
килделәр. Янәсе, йөрәгемә ярамый. Юк, дуслар, йөрәкләр таза икән безнең! Әгәр инде йөрәкләребездә узган хәвефле елларның кургаш тузаны яшеренеп яши икән, яныбызда оста куллы врачларыбыз булганда, анысы да куркыныч түгел. Шатлыгымны әйтергә рөхсәт итегез: мин хәзер теләгәнчә көлә дә, дулкынлана да. борчыла да, елый да, кирәк икән, жырлый да беләм. Башкача яшәү мөмкин түгел, Алмабикә, син кранчы кыз, гел югарыда — биектә очасың. Башкача яшәүнең берәр башка юлы күренмиме сиңа анда? Син моңа ни әйтәсең?
Алмабикә. Мин, Володя агайым, шуны әйтә алам: беззең «уылда бер колхозсы карт, әблигәииясе машина откас, кыуанысыннан сак йөрәге шартламый калды. Сама менән кыуаныу кирәк, агайым, сама менән.
Барысы ла көләләр Валентина Сергеевна күренә. Кулында банкалы гөлләр.
Валентина. Нәрсәдән көләсез бу хәтле?
Ульянцев. Әнә, Валюша, Алмабикә миңа чама белән генә куанырга киңәш бирә.
Валентина. Бик акыллы киңәш! Бер дә көлкесе юк. Син бит операциядән соң торып чыккан кеше.
Ульянцев. Ишеттегезме, иптәшләр?!
Валентина. Юк. моны син ишет!
Ульянцев. О!.. Мин, Валюша, кулыңда гөлләр күрәм.
Валентина. Дөрес күрәсең. Син элек-электән үткен күзле идек шул. Әйе, гөлләр, яран гөлләре! Беренче йортыгызга яз яме кертсен бу гөлем...
Ульянцев. Бер гөл генә яз ясамый бит, Валюша.
Валентина. Яз килерен хәбәр итеп башта бер гөл ачыла, ә аннары бакчалар шау чәчәк ата.
Ибәт. Дөрес, Валентина Сергеевна! Без сезне булачак яна шәһәребезнең бакчачысы дип санарбыз моннан ары.
Ульянцев. Валюша, ишетәсеңме?! Ишетәсеңме нинди исем?
(Изүләрен ычкындыра.)
Валентина. Володя, әйттем мин сиңа...
Мөнирә. Валентина Сергеевна, тыныч булыгыз әле, зинһар.
Ульянцев. Валюша, берни булмас, дустым, барысы да узар. Ә гөлләр калыр. Без үстергән гөлләр бик озын гомер яшәр. Карагыз, нинди матур гөлләр үсә безнең тирә-ягыбызда! Әнә теге алма чәчәге Алмабикәне генә карагыз сез. Шулай бит, Салават?
Салават. Әллә, мин әйтәм, Алмагөл тип куябызмы атынды, Алмабикә?
Алмабикә. Куйырмын бына мин һиңә.
Ульянцев. Безнең гөлебез ачулана да белә икән.
Салават. Кәрәхтере шундый уның.
Ике кулына ике чемодан тотып Зариф килеп керә.
Ибәт. Менә беренче квартирант та килде. Үзең салган йорт— рәхим ит!
Ульянцев. Менә ачкычың, әнә квартирың, рәхим ит!
Салават. Бар байлыгың ошо гынамыни?
Зариф. Нишләп шушы гына булсын. Байлыкның иң зурысыя карчыгым күтәргән.
Зарифа керә. Кулында ефәк юрганга төрелгән бала.
Салават. Вәт был байлык тиһәң дә байлык!
Алмабикә. Тәк кенә тор тинем бит мин һиңә.
Салават. Тәк торып буламыни бындай сакта, Володя агайым әйтмешләй.
- Ибәт. Әйдә, Зарифа килен, төкле аягын белән? Әнкәсе кочагындагы нәни гражданин беренче булып рәхим итсен инде, алайса, бу яңа йортка.
Валентина (Зарифа янына килә). Менә без тагы очраштык. Иске танышлар бит әле без, кадерлем. Мә, ал син минем бу кечкенә бүләгемне. Ал син аны. Ямьле тормышыгызның түрендә чәчәк атсын ул.
Зарифа. Рәхмәт инде, Валентина апа.
Валентина. О, сорарга онытканмын бит әле.. Кем? Кечкенәгез кем? (Зарифа оялып та, уңайсызланып та иренә карый).
Валентина (Зарифка). Әтисе, әйт, кем?
3 а р и ф. Бу юлы кыз булып чыкты бит әле!
Мөнирә. Исеме?
Зарифа. Чәчәк.
Ульяниев. Менә сезгә тагы бер чәчәк!
Ибәт. Тере чәчәк!
Салават. Күрдеңме, карчыгым?!
Валентина. Нинди карчык ул сиңа?
Салават. Алмабикә хәзер минең бисә бит
Валентина Булса?! Ә нигә карчык дисең?
Салават. Яратып әйтүем инде. Бригадирдан күреп әйтүем.
Алмабикә. Тәк кенә тора алманың?!
Ульянцев. Мөмкин түгел, мөмкин түгел, Алмабикә, сез уйлаганча тик кенә торырга Ярый, дуслар, яна өйдә тормыш башлау сәгате житте. Әйдәгез, бригадирның тормышын котлап чыгыйк. (Барысы да бара башлый. Кинәт Ульянцев туктый, башкалар да туктый.) Өстәл янында, тост күтәргәндә әйтермен дигән идем... йөрәк түзми менә!
Ибәт. Әйт сүзеңне! Шундый чакта әйткәч, йөрәккә рәхәт булып китә ул.
Ульянцев. Менә, менә! Бик дөрес, Ибәт абзый, әйтәсе сүзеңне әйткәч йөрәккә рәхәт булып китә
Валентина. Әйт инде, алайса, Володя.
Ульянцев. Дусларым, мин сезгә бер серемне ачмакчы булам Бу серем бигрәк тә медицинага, аеруча сезгә кагыла, минем яшь дустым — хөрмәтле доктор!
Әгәр мин берәр шатлыклы вакыйга кичереп чамасыз куансам, мина ничектер әйбәт булып китә. Әйтерсең лә тәндәге һәртөрле чир берьюлы чыгып бетә дә, үземне сәламәт итеп кенә түгел, ә хәтта яшәрә төшкән кебек итеп тә сизә башлыйм... Менә хәзер, шушы минутларда да. мине әнә шундый гажәп бер кичереш биләп алды, дуслар Менә ул беренче йорт! Карыйм да мин аңа, күңелләр ачылып китә Юк, юк, бу рапорт- отчетларда язылганча «срогына төгәлләдек» өчен генә дә түгел, ә шушы беренче йортның бусагасыннан атлап кергән вакытта куаначак семьялар өчен, дуслар! Менә ул безнең хезмәтебез нинди шатлык тудыра! Бу әле беренче йорт Ә бу далада килер көннәрнең шәһәре күтәрелгәч, без-нең хезмәтебез нәрсәгә әйләнер? Миллионнар шатлыгына! Менә шул чагында, дуслар, бу йортларны төзүчеләр әйтерләр: бу шәһәрне без салдык! һәм бу гади сүзләр миллионнар өчен хезмәт җыры булып, минем дә, синең дә жырың булып яңгырар...
ПӘРДӘ.