РОМАНТИК ГЕРОЙ ЭЗЕННӘН
I
эак вакытлар адәби ит галимнәре романтизмның яшәү доверен XIX—XX 'Ә- сырлар белән чиклоп килделәр. Бу, елбәтте, берьяклы караш иде. Соңгы еллар әдәбият белемендә исе, реализм белән бергә, ромаитизмның да тарихи кыса-чикләреи киңөйту мәсьәләсе принципиаль тос алып бара. Күп кенә галимнәр романтизм элементларының бик борынгыдан яшәп килүен язып чыктылар. «Романтик тойгылы язучылар,—ди, мәсәлән, Н. А. Гуляш,— XIX йоэгә кадер до булган, тик алар үз методларын тешенмэгән хәлдә иҗат иткәннәр» '. Болан дигәндә ул, билгеле, программасыз «методины, ягъни романтизмның әдәби юнәлеш буларак формалашканга кадәрге билге-тосмерләрен күздә тота.
Соңгы вакытларда романтизмның аерым тосмәрләрон тикшерүгә багышланган махсус хезмәтләр дә очрый башлады. Шуның бер үрнәген, мәсәлән. Канчыгыш әдәбиятларындагы иҗат методларын ейрәнүде күрергә мемкин. Яңарыш чоры әдәбиятын тикшерүчеләр элегрәк аның реализмына гына басым ясал сейләгән булсалар, Н. И. Конрад фикерләренә караганда, ул чор әдәбиятында романтизм да булырга тиеш. Үзенең «Юлбарыс тиресе ябынган батыр» һем Яңарыш романтизмы мәсьәләсе* дигән хезмәтендә ул Ш. Руставели поэмасын Фирдәүсинең «Шаһ-иамә* (XI йоз), Гур- ганиның «Вис һәм Рамин» (XI йоз), Низаминың «Хосрәү вә Ширин» һәм «Ләйлә вә Мәҗнүн» (XII йәэ), Нәвоииың «Фәрһад ае Ширин». «Ләйлә ао Мәҗнүн» (XV йоз), Боярдоның «Гашыйк Роланд» (XV йәэ). Ариостоның «Акылдан язган Роланд. (XVI йоз) һәм Тассоның -Азат ителгән Иерусалим» (XVI йоз) дигән әсәрләре белән бер рәткә куеп карый. Бу әсәрләрнең романтик характерда булуларын искертеп, Н. И. Конрад Кенбатыш һәм Кенчыгыш Яңарышындагы романтизмнарның топ охшашлыгын түбәндәгечә аңлата: «Килечек тикшеренүләр безгә Яңарыш романтизмының асылын ачыл бирер һәм, ихтимал, аны «героин романтизм» буларак билгеләр. Шулай ук, ихтимал, Кеибатышта да, Канчыгышта до бу романтизмның иң типик геройларыннан берсо ител «мәҗнүн» танылыр»;.
Романтизмны бу юнәлештә ойрәнүио татар әдәбият белеме дә читләтеп үтә алмады. Иҗат методларын типологик ойрәнү юлында ирешелгәи яңа казанышларга таянып, Г. Халит, мәсәлән, безнең әдәбиятта да романтизм тесмерләренең урта гә- сырларда ук курено башлаганлыгын искәртеп чыкты Шулай да бездә бу мәсьәләне
■Н. Гуляев. О спорном в теории романтизма. «Русская литература» журналы. 1966 ел. 1 сан. 72 бит.
» Н. И. Конрад «Витязь а тигровой шкуре» и вопрос о ренессансном романтизме. «Народы Азии и Африки^ журналы. 1966 ел. 6 сан 79 бит.
•» Гали Халит. Тукай и его современники. Рус телемдә. Казан 1966 ел. 206 бит.
О
ойрәнү тиешле югарылыкка куелган дип булмый әле. XIX йөз азаклары һем XX Яез башы татар әдәбиятындагы романтизм турында кыйммәтле генә фикерләр әйтелсә дә ’, борынгы татар поэзиясендә урын алган романтизм төсмерләрен махсус өйрәнү мәсьәләсенә әлегә кадәр ныклы игътибар бирелгәне юк. Уйланулар рәвешендә язылган бу мәкаләдә исә татар романтизмының белгечләребез игътибарыннан читтәрәи калып килгән әнә шул якларын күзәтергә, ягъни XIII—XIX йөзләр татар поэзиясендәге романтик билге-элементлар хәрәкәтен тикшерергә омтылу максат итеп куела.
Н. И. Конрадның искә алынган хезмәтеннән күренүенчә, Яңарыш чоры әдәбиятларындагы романтизмда мәхәббәтне илаһилаштыру, «героик» башлангыч, геройларны гадәттән тыш хәлгә кую, хыял һәм фантастикага бирелү, реаль күренешләрне идеаллаштыру кебек билге-элементлар актив кулланылган; мәҗнүн образы типик герой дәрәҗәсендә йөртелгән, идеаль һәм реаль башлангычларның үзара аралашып-үрелеп килү очраклары булган. Әлбәттә, болар Яңарыш чорында кинәттән генә килеп чыкмыйлар; аларның күп кенә төсмерләре Урта гасыр әдәбиятларында ук яралып, эволюцион үсеш-үзгәрешләр кичерә килгәннәр; Яңарыш чорында исә, мәгълүм социаль- тарихи сәбәпләр нәтиҗәсендә, активлашканнар, алгарак чыкканнар.
Безнең әдәбиятның Болгар дәүләте чорыннан ук Көнчыгыш халыклары әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә булып килгәнлеген истә тотып, югарыда әйтелгән фикерләр яктылыгыннан карасак, әлеге романтик элемент һәм образларны теге яки бу дәрәҗәдә борынгы татар әдәбиятында да очратырбыз. Колгалинең «Йосыф вә Зөләйха7 (XIII ййЭ) поэмасында, мәсәлән, романтизмның бигрәк тә Фирдәүси, Низами һәм Руставели иҗатларында күренгән сыйфатлары шактый табылырга мөмкин. Бер үк Йосыф-Зөләйха темасына Көнчыгышның бик күп күренекле әдипләре игътибар иткән икән, бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.
Уртә гасыр әдәбиятларында бер үк тема, сюжет һәм образларның бер шагыйрь иҗатыннан икеччесенекенә күчеп йөрүен ничек аңлатырга соң? К. Маркс һәм Ф. Энгельс хезмәтләреннән күренгәнчә, борынгы дәверләрдә, ягъни җитештерү ысулы, җитештерү мөнәсәбәтләре әле «примитив булган һәм үсеш алмаган» чорларда, экономика һөм культура үсешендә «хәлиткеч рольине4 5 6 традиция уйнаган.
«Хәлиткеч роль» уйнаган шундый традицияләрнең берсе борынгы татар шагыйрьләренең нәкъ менә мәхәббәт проблемасына булган мөнәсәбәтләрендә күренә дә. Ә бу проблеманы чишкәндә алар еш кына әлеге дә баягы мәҗнүн образына мөрәҗәгать итәләр. Дөрес, «Йосыф вә Зөләйха» әсәрендә мәҗнүн характеры, телгә алынган башка поэмалардагы шикелле, егет образында түгел, бәлки хатын-кыз образында гәүдәләидерелә. Зөләйханы да, Роланд яки Тариэл кебек үк, көчле мәхәббәт ялкыны биләп ала: ул, ашау-эчүдән, йокыдан язып, авыруга сабыша, Йосыфны эзләп Мисырга килә... Биредә мәхәббәт проблемасының чишелеше дә Ш. Руставели поэмасына якынрак тора: финал гашыйкларның бәхетле кушылуы, Зөләйханың үз теләгенә ирешүе белән тәмамлана. Шулай ук «Йосыф вә Зелөйхапдагы фантастика күренешләре һәм мәҗнүн образының бернинди ирония, юмор элементлары белән сугарылмыйча, «җитди рәвештә» тасвирланган булуы да бу ике поэма арасында күпмедер уртаклык барлыгы турында сөйли. Геройларны гадәттән тыш хәлгә куюда, реаль күренешләрне идеаллаштыруда, реаль һәм идеаль башлангычларның аралашып-үрелеп баруында да, әйткәнебезчә, мондый уртаклыкны теге яки бу дәрәҗәдә күрергә була.
Ә менә «героик» башлангыч мәсьәләсенә килгәндә, эш бүтәнчәрәк тора. «Йосыф вә Зөләйха» поэмасында мондый башлангыч, егетнең, мәхәббәт яисә физик көченнән бигрәк, акыл көчендә чагыла. Әсәрдә мәҗнүн характерының нәкъ менә хатын-кыз образында бирелүе дә, безнеңчә, шуның белән аңлатылса кирәк. Дөрес, «героик»
* Моңа мисалларны Г. Сәгъди, Г. Нигъмәти, X. Госман, Г. Халит, И. Нуруллин, Й. Нигъмәтуллина һәм башка галимнәрнең хезмәтләреннән бик күпләп китерергә була.
5 Бу әсәрнең исеме төрле урында төрлечә («Кыйссаи Йосыф», «Йосыф-Зөләйха кыйссасы , «Йосыф вә Зөләйха» һ. б ) язылып килгән. Без аны, киң катлау укучыларга аеруча таныш булган «Татар поэзиясе антологиясе» (Казан, 1956) һәм «Борынгы татар әдәбияты» (Каэач 1963) исемле хезмәтләрдә кулланылганча, «Йосыф вә Зөләйха» дип алабыз.
6 К. Маркс и Ф. Энгельс. Сочинения. Рус телендә. 2 басма. 25 том. 356 бит,
Зооэйха обр.эмида да шаааый аур урыи м«са. «та» .ни» «ообботга нраш, юлында «үрсатаан «ыюаыгы. турылынлыаыгы. сабырлыгы Н1М канти-тиалл.р- га «ыдаылы булум «е6а« сыйфатларын «итарар,. Э««а а.лыат шунда:
Зал.йтаиың ботак гүаал сыйфатлары Йосыфның герои, тараиторыиа Нем югары мораль сыйфатларына буйсындырылган.
Әсәрдәге вакыйгалар барышыннан аңлашылганча, Колгали үз чорының тол героик ♦ характерын Йосыфның пәйгамбәрлек сыйфатлары һәм миссиясе аша күрсәтер-» тели. = Бу миссия һәм сыйфатлар Йосыфның алла кушуы буенча халык теләкләрем үтәл = йорүче изге зат итеп бирелүендә күренә. Ләкин Йосыф, алла ярдәм итеп торуга да 5 карамастан, үз максатына җиңел генә ирешә алмый. Базарларда сатып кертелгән гади "> кол хәленнән халык теләкләрен канәгатьләндерә алырдай пәйгамбәр-патша дәрәҗәсе- Е иә килеп җиткәнче, ул гаять авыр, газаплы юл үт». Шунда аның характер ныклыгы 2 һвм мораль сыйфатлары сынала.
Әмма тормыш юлында күп кенә тоткарлыклар кыенлыклар очратса да, патша а булып алгач, Йосыф белән аның тирәлеге арасында каршылык бетә, тулы гармония £ барлыкка килә, тормыш агымы Йосыф теләгәнчә бара башлый. Мәсьәләнең бу ягы 5 инде Колгали карашларындагы дини-дидактик тенденцияләргә бәйләнгән. Билгеле § булганча, романтик әсәрләр гадәттә чынбарлыкка карата канәгатьсезлек тойгылары ~- уятырдай шартларда туалар. Бу канәгатьсезлек,—ди, мәсәлән, У. Р. Фохт,—тәрле ф нигезгә — «мораль (Жуковский), социаль (Рылеев), психологик (Фет)» — корылырга һәм тәрле дәрәҗәдә — «абсолют, чагыштырма һ. б.п — чагылырга мәмкнн Колгалинең — үз чорындагы иҗтимагый монәсәбәтләрдәи канәгатьсезлеген» килгәндә исә, без бу п канәгатьсезлекнең нәкь менә, У. Р. Фохт әйткәнчә, чагыштырма дәрәҗәдә булуын г- һәм мораль нигезгә корылганлыгым күрәбез
Борынгы татар шагыйренең дәньяиы тигезләү турындагы идеалы — чикләнгән G идеал, әлбәттә. Әгәр шулай әйтергә яраса, аның «кысасы», «түшәме» бар. Шагыйрь- иең идеалы кайдадыр күктә «утырган» алладан югарырак күтәрелми, дин куйган кысалардан читкә чыга алмый. Ул чор шагыйре үзен алланың колы итеп кенә түгел. бәлки патшаның да хезмәтчесе рәвешендә хис ит», җирдәге иң боек, иң гадел затны пәйгамбәрлек сыйфатларына ия булган патша образында күрсрг» тели. Шуңа да п Колгали пәйгамбәренең тирәлек белән гармонияг» керә һәм тормышны үзгәртү бә- ° хетоне ирешә алуы гаҗәп түгел. Феодализм дәверендә мәйданга чыккан пәйгамбәр- патша образы белән капитализм чорында формалашып җиткән пәйгамбәр-шегыйрь образы арасындагы теп аерымлыкларның берсен әнә шулай аңлатырга момкин булыр иде.
Әмма моннан Колгали позмасында дини мотивлар остенлек итә дигән нәтиҗә чыкмый оле. Дәрес, «Йосыф вә Зәләйха» — дини сюжетка нигезләнгән, дини легендалардан кило торган осәр. Шулай да биредәге дини һәм доныви хисләр бәрелешендә соңгысының җиңеп чыкканлыгын күрми мәмкии түгел. Ә бу деиьяоилык тенденциясе исә нокь менә прогрессия романтизм, халыкчан гуманизм һәм реализм сыйфатларына бәйләнгән. Әйткәнебезчә, «Йосыф в» Зәләйха» позмасында реалистик элементларны да шактый табарга момкин. Мәсәле». Бәширнең кызганычлы тормышы феодализм чорында сатып йертелган меңнәрчә колларның трагик хәлләрен гәүдәләндергән типик күренеш булып тора Йосыфның үз хәле дә башта Бвшмр яки меңләгән бүтән колларның тормышыннан аерылмый диярлек.
Шулай итеп, Колгали әсәренде боз т»рле иҗат методларының яралгыларын, төсмерләрен очратабыз. Биред», 8. Г. Белинский сүзләре белән әйтсәк, реаль һәм идеаль башлангычларның кушылуын да, Г. Н. Поспелов әйткәнчә, стихияле рэмамтик агым '■ тенденцияләрен дә, дини-дидактик һом рационализм принципларын да табарбыз. Димәк, бик борыннан ук романтизм һәм рационализм принциплары, чорның.
’ У. Р. Фохт. Некоторые вопросы теории романтизма. «Проблемы романтизма, исемле җыентык. Москву, 1967 ел. 83 бит.
» Г. Н. Поспелов Что же такое романтизм! -Проблемы романтизма» ис«мм җыентык, Москву. 1967 ел. 63 бит.
иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең үзенчәлегенә карап, үзара «дуслар», «союздашлар» рәвешендә дә яшәргә мәмкиннәр икән.
Югарыда без пәйгамбәр-патша образының мәйданга чыгуы шагыйрьнең яшәп килгән тәртипләр белән өлешчә каршылыкка керә башлавына һәм аңарда дөньянь тигезләү идеалы тууга бәйләнгән булуын күрдек. Мәхәббәт өчен көрәш идеалы яралуга да, мәхәббәтне илаһилаштыруга һәм мәҗнүн образының мәйданга чыгуына да, әлбәттә, шул ук иҗтимагый мөнәсәбәтләрдәге үзгәрешләр (әйтик, индивидуаль җенси мәхәббәт барлыкка килүе) сәбәп иде.
2
Романтизмның билгеләре һәр вакыт үсеш-хәрәкәттә булып, аларның кайберләре бер чорда өстенлек алырга, алгарак чыгарга, ә икенче бер чорда пассивлашырга яисә бөтенләй төшеп калырга мөмкин. Бу исә гомумән романтизм үзе генә түгел, бәлки аның һәрбер билге-элементы үсеш-үзгәрештә каралырга тиеш дигән сүз. Әдәби хәрәкәтнең бер агымы буларак, романтизм үзе һич тә тулаем югалмый, ул бары теге яки бу чорда, күпчелек билге-элементлары пассивлашу яисә төшеп калу сәбәпле, хакимлек дәрәҗәсен генә югалтырга мөмкин. Әмма хакимлеген югалтканнан соң да әле аның аерым билге-элементлары яңа шартларда куәт алырга, яңа эчтәлек, яңа сыйфатлар белән баетылырга сәләтлеләр. Үзеннән-үзе аңлашыла ки, романтизмны бу рәвешле өйрәнгәндә, җитештерү мөнәсәбәтләренең асылы, җәмгыятьнең үсеше, үзгәреше, иҗтимагый-политик тәртипләрнең алышыну үзенчәлекләре кебек мәсьәләләргә дә нык игътибар итәргә кирәк.
Романтизмның Колгали поэмасында табылган билге-элементлары һәм образлары татар поэзиясендә алга таба ничек үзгәрәләр, нинди яңа сыйфатлар белән баетылалар, үстереләләр? Түбәндә без шушы проблеманың кайбер моментларына беркадәр кагылырга уйлыйбыз '.
Мәгълүм булганча, XIII йөзнең беренче яртысында, башка бик күп халыклар шикелле, болгарлар да катлаулы тарихи шартларга килеп керәләр. Гореф-гадәтләрен һәм телләрен саклаган хәлдә, алар политик яктан Алтын Урдага буйсынып, аның изүе астында яши башлыйлар. Бу хәл аларның мәдәни үсешендә дә үзгәрешләр тудырмый калмый, билгеле. XIII йөзнең икенче яртысыннан башлап татар әдәбияты, гомум кешелек гуманизмы, мәхәббәт кебек темаларны дәвам иттерү белән бергә, гаделлек һәм акылга хөрлек таләп итү, явызлыкка каршы көрәш юнәлешендә үсеп китә. Мисал өчен шул чорда аеруча популярлык казанган әсәрләрдән Сайядиның '•Дастан Бабахан» поэмасына тукталырга мөмкин. Биредә романтик элементлар шактый узенчәлекле кулланылган. Бу, барыннан да элек, шагыйрьнең патша сараена мөнәсә-бәтендә һәм мәхәббәт геройларының характерын сурәтләвендә күренә. Сайяди инде идарәчеләрдән пәйгамбәрлек сыйфатлары эзләми, киресенчә, аларга күпмедер дәрәҗәдә тәнкыйть күзе белән карый; патша сараендагы каршылыкларны, шаһның кан- сызлыгын, явыз характерлы булуын тасвирлый. Пәйгамбәрлек миссиясе шулай ук Таһир образында да чагылыш тапмый. Таһирның героин сыйфатлары. Йосыфныкыннан аермалы буларак, гыйлем көчендә яисә пәйгамбәрчә эш итә белүдә түгел, ә барыннан да элек — мәхәббәт көчендә һәм физик батырлыгында. Ул, намуслы, турылыклы кеше булу өстенә, оста һәм гайрәтле сугышчы, илне дошманнардан саклаучы да. Монда инде Көнбатышның рыцарьлык романнарында очрый торган романтик сыйфат күпмедер дәрәҗәдә сизелеп китә.
Сайяди поэмасында мәхәббәт һәм шәхес иреге проблемаларының чишелеше д® үзенчәлекле. Биредә шәхес иреге һәм ирекле мәхәббәт өчен көрәш сызыгы «Йосыф вә Зөләйха«дагы кебек гармоник рәвештә түгел, ә трагедия белән тәмамлана. Әсәрд»
1 Кыска гына мәкаләдә XIII—XIX йөзләр аралыгында иҗат ителгән шигъри әсәрләрнең барысына да тукталу мөмкин түгел. Шуңа күрә, романтик билге-элементлвр хәрәкәтен күзәткәндә, без күбрәк шул чор әсәрләре арасында манаралар кебек калкып торган, үзендә борынгы татар поэзиясенең иң характерлы тенденцияләрен туплаган һәм бүтән шагыйрьләр иҗатына аеруча көчле йогынтысы тигән әсәрләргә таянып эш итү дөресрәк булыр дип санадык.
Таһир белән Зеһрәнең үлеме феодаль чынбарлыкка, гаделсезлеккә каршы протест булып яңгырый; мәхәббәтнең үлемнән дә кочлерәк икәнлеге раслана.
Шул рәвешчә, «Дастан Бабахан» поэмасында, геройның пәйгамбәрлек миссиясе тешеп калу белән бергә, мәхәббәт һәм шәхес иреге ечен корәш, шәхес белән чынбарлык арасындагы каршылык тирәнрәк чагыла, «героик» башлангыч яна сыйфатлап . белән баетыла. Шул ук вакытта Сайяди әсәрендә дини мотивларның һәм фантастика элементларының кимрәк, ә реаль башлангычның зуррак урый алганлыгы да күренә, т;
Сайяди поэмасында яңа тенденцияләр урын алу һәм мәхәббәт иреге ечен кәрәш 3 идеалы алгарак куелуның башлыча ике сәбәбе бар. Беренчедән, «Дастан Бабахан»- £ иың сюжеты, Колгали әсәреннән аермалы буларак, халык легендасыннан кило. Икем- П чедән, югарыда искәрткәнебезчә. Сайяди яшәгән чор иҗтимагый монәсәбәтләрдә Е килеп чыккан үзгәрешләр белән характерлы. «Хосусый милек җәмәгать милке остен- х нән естенлек алгач һәм мираста, кызыксыну белән берлектә, аталык хокукы һәм мо- " ногамия хакимлек итү дәрәҗәсен алгач,— ди Ф. Энгельс,— никахлану эше бетенләе а белән экономик характердагы карашларга бәйле була башлады» '. Бу хәл феодализм җәмгыятендә, мәхәббәткә һәм хатын-кызга карата яңа, прогрессив монәсәбәтләр < барлыкка килүе белән бергә, хатын-кызларны тупас кимсетү, эксплуатацияләү күре- 5 иешләрен дә китереп чыгара. Хәзер инде, хатын-кызлар белән бергә, ирнең дә шәх- " си сыйфатларына карап түгел, ә мал-мәлкәтенә карап бәя бирелә башлый. Шул ф рәвешле, феодализм чорында хатын-кызга карата монәсәботтә ике терпе тенденция: _ прогрессив (индивидуаль җенси мәхәббәт үсеше) һәм регрессив (никахка мал-мелкәт х килешүе итеп карау) тенденцияләр формалаша. Колгали дәверендә бу тенденцияләр- 4 нең беренчесе мәйданга чыгып та, икенчесе әле ныклы үсеш алып епгермэгән булса, х Сайяди чорында инде икенче тенденция кочлерәк тамыр җәя. Алтын Урда һәм ислам дине изүе астында яшәгән татарлар тормышында моның аеруча иык сизелүе табигый £ хәл иде. 3
Явыз идарәчеләргә тәнкыйть күзе белән карау, кан коюлы сугышларны гәопляү __ һәм мәхәббәт иреге очен корош идеалын алгарак кую тенденциясе шул чорның беш- 2 ка зур шагыйрьләре иҗатында да бик ачык сизелә. Мәсәлән, Котби үзенең «Хесрәү г; вә Ширин»ында турыдан-туры болай язган:
Бу гыйшкым берлә башлап дастанны, Салабәт3 гыйшыкка ондедем җиһанны
Яисә менә Сәйф Сарайның «Соһәйл вә Телдерсен» исемле поэмасында Сеһәйлноң Голдерсенгә әйткән сүзләре:
Җаным мең булса да —сиңа, сойгон яр’ Шушы дуслыктан артык җирдә ни барП •
Кыскасы, Колгалинең «Йосыф вә Золәйха»еында дәүләт эшлере. ил белән идаро итү беренче, ә мәхәббәт мәсьәләсе икенче плангарак куеп сурәтләнгән булса (Зелойханың кечле мәхәббәте доүлет-идара эшләре җайга салынганга кадәр Йосыф тарафыннан кабул ителмичә торуы фактын хәтерләгез!), әлеге ике әсәрдә. Сайяди поэмасындагы кебек үк, мәхәббәт проблемасы үзәктә тора; саф мәхәббәт бар нәрсәдән югары, һәртерле байлыклардан, дәрәҗәләрдән һем кануннардан остен куела. Моңа ышану очен, шаһ кызы Гелдерсеннең зиннәтле сарайны ташлап Сайгон егете Соһәйл белән бергә сахрага качуы. Ширинның, патшалыктай ваэ кимеп. Иранга- Хесрәү янына килүе кебек вакыйгаларны иске тошеру дә җитсә кирәк. Тагым да меһимрәго, Котби һәм С. Саран әсәрләренең ф-нелы да. иокь «Дастан Бвбәваи.дагы шикелле, трагик рәвештә тәмамлана: мәхәббәт герое («Хесрәү әо Шир-н.да - Ширин.
I Ф. Энгельс. Семьяның, хосусый милекнең һәм дәүләтнең килеп чыгуы. Теткии- гоиэдлт 1952 ел. 95 бит.
’ С а л а б ә т — ночло.
» Борынгы тотар әдәбияты Казан 19*1 ее 1Б5 бит __________________ __________
« «Казан утлары» журналы. 1972 ел * сан. 137 бит Н. Арсламое тәрҗемәсе.
«Сөһәйл вә Гөлдерсенпдө— Сөһәйл), явыз тирәлек тарафыннан һәлак ителгән сөеклесенең гәүдәсе өстенә ятып, үз-үзен хәнҗәр белән кадап үтерә... Бу фактлар үзләре генә дә Алтын Урда чорында ирекле мәхәббәт идеалының ни дәрәҗәдә алга сөрелгән булуын раслыйлар.
Әлбәттә, югарыда сөйләгәннәрдән Алтын Урда чоры әдәбиятында яхшы патша проблемасы бөтенләй төшеп, югалып калган икән дигән фикер аңлашылмаска тиеш. Ул заманда язылган күп санлы әдәби әсәрләр һәм кулъязмалар арасыннан уңай яки тискәре сыйфатлары күпертеп сурәтләнгән патша образларын да, турыдан-туры дини мәгънәсендә кулланылган пәйгамбәр образларын да шактый табарга мөмкин. Әмма без андый образлар турында түгел, ә пәйгамбәр-патша, ягъни романтик мәгънәдәге пәйгамбәрлек миссиясенә ия булган — дөньяны тигезләргә омтылган — идеаль идарәче образы хакында сүз алып барабыз. Хәлбуки, азторлар тарафыннан макталган һәрбер патша яки турыдан-туры Корьәннән күчерелгән пәйгамбәр образы романтик герой була алмый.
Казан ханлыгы чорында (XV—XVI йөзләр), мәхәббәт культы һәм әкиятчелек- фантастика кебек билге-элементлар икенче планга этәрелеп, яңадан әлеге пәйгамбәр сыйфатлы патша образы алга чыга. Моның сәбәбе, барыннан да элек, Казан ханлыгының эчке яктан таркала баруы, хакимлекне бүлешү өчен ханнар һәм феодаллар арасында үзара көрәш кискенләшеп китүе һәм гади хезмәт ияләренең эксплуатацияләнүе нәтиҗәсендә шагыйрьләрнең тормышта тигезлек, татулык урнаштыру идеалын үзәккә куюларына бәйләнгән.
Бу тенденция шул чорның күренекле шагыйре Мөхәммәдьяр поэмаларында аеруча көчле чагыла. Шагыйрь үзенең гуманистик карашларын, гомум кешелек өчен файдалы булган фикерләрен дә алла, пәйгамбәр яки шундый сыйфатларга ия булган идеаль хөкемдар образына бәйләп үткәрә. Аның «Нуры содур» исемле поэмасындагы «Муса хикәяте»ндә, мәсәлән, бик шәфкатьле пәйгамбәр образы үрнәк итеп куела.
Әмма Мөхәммәдьярның идеаль патша образына якын килүендә үзенчәлекләр дә юк түгел. Беренчедән, аның пәйгамбәр сыйфатлы герое күп очракта тормышчан вакыйгалар аша гәудәләндерелә: түбән катлау вәкилләренә, кимсетелгәннәргә аерым мәхәббәт белән карый, беренче чиратта, шуларның язмышын җиңеләйтергә омтыла. Башкача әйтсәк, Мөхәммәдьяр поэмаларында «Йосыф вә Зөләйха» әсәрендә үк күтәрелгән «патша һәм кимсетелгәннәр гармониясе» мәсьәләсенә күбрәк басым ясала. Икенчедән, Мөхәммәдьяр иҗатында, Колгали һәм Сайяди поэмалары белән чагыштырганда, мәхәббәтне илаһилаштыру, мәҗнүнчелек элементы бөтенләй диярлек югалып, маҗаралы сюжет, әкиятчелек-фантастика элементлары шактый кими, зиннәтле сарай, сихри бакча шикелле күренешләрне сурәтләүгә азрак урын бирелә; аның каравы, Колгали заманыннан ук килгән дидактизм принциплары активлаша, аң-белем һәм мәгърифәтнең әһәмияте ныграк күпертелеп, романтизм-дидактизм синтезы көчәя төшә. Өченче яктан, Мөхәммәдьяр әсәрләренә яңа романтик төсмерләр дә килеп керә. Болай дигәндә, без романтизмның сәнгать культы дигән яралгыларын да күздә тотабыз. Мондый тенденцияне, мәсәлән, «Төхфәи мәрдән» поэмасындагы Һарун образының бирелешендә күрергә була. Һарун шаһ үзенең сараенда тирән моңы һәм гаделлеге белән танылган, әмма түбән катлау вәкиле булган Хушнәвага зур ихтирам саклый, аның эчкерсез таланты, халыкчан моңы, музыкасы алдында баш ия. Моңа кадәр аллалар, пәйгамбәрләрдән бүтән беркем каршында да баш бөгәргә гадәтләнмәгән патша хәтле патшаны гади сәнгать иясе алдында баш идерү, әлбәттә, сәнгатьнең тормыштагы роле күпмедер дәрәҗәдә арттырып күрсәтелүе һәм пәйгамбәр-патша обра-зының яңа романтик сыйфатка баетылуы турында сөйли.
XVI—XVIII йөзләрдәге татар поэзиясендә яңа прогрессив романтик билгеләр һәм образлар барлыкка килми генә түгел, бәлки элегрәк мәйданга чыкканнары да бик нык пассивлаша. Моның да сере шулай ук җәмгыятьтә килеп чыккай яңа тәртипләргә һәм татар шагыйрьләренең дөньяга карашларындагы торгынлыкка бәйләнгән булса кирәк. Мәгълүм ки, Казан ханлыгы рус дәүләте составына кергәч, рус дөньясында туган иҗтимагый фикерләр, культура яңалыклары татар җәмгыятенә дә күчә башлый. Ләкин бу прогрессив хәрәкәт җиңел генә, каршылыксыз гына бармый. Милли-коло- ниаль изү политикасын үткәргән Мәскәү патшалары һәм феодаллары вак милләтләр-
И.Ң, шул -сәптан татарларның да, культура үсашеи тоткарлыйлар. Ә татар шатыйры- ларе. кайбер дин башлыкларына тәнкыйть күзе белей карау югарылыгына күтәрелсә- лар да, гомумән ислам диненә, алла-а мөнәсәбәтләре белән нигездә Колгали дәоә- жасеидә калып килделәр. Шуңа күр, бу чор татар поэзиясендә. прогресс-, ромаит-к герой буларак, пәйгамбәр-патша образының кабат пассивлашуы һич тә гаҗәп түгел
XVII—XVIII йөзләрдәге татар поэзиясендә мәйданга чыккан суфизм агымын әдәбият белгечләре хаклы рә.ештә аскетизмның ислам дине белән үрелеп формалашкан бер төре дип атыйлар. Аскетизм белән консер«атн. романтизм арасында күп кенә охшашлыклар барлыгы да шулай ук мәгълүм. Мәсәлән, җир тормышын .акытлы дип санап, аны «теге дөньяга» каршы кую, язмыш каршында үз-үзеңие гадәттән тыш түбәнәйтү, дөньядан бизү кебек принципларда консерватив романтизмның кайбер сыйфатларын күрү кыен түгел. Димәк, шуннан чыгып, XVII—XVIII йөзләрдәге суфичылык поэзиясе (әйтик, Аллаһъяр, Мәүлә Колый һ. 6. шигырьләре) нигезендә консерватив романтизмның кайбер төсмерләре яралды, романтизмның XX йва башы татар әдәбиятында үсеш алачак консерватив тармагы өчен билгеле бер дәрәҗәдә җирлек хәзерләнде дип тә әйтә алабыз.
XIX йөзнең беренче яртысында башланган гомуми уяну хәрәкәте җирлегендә тормышны тигезләү, акыл һәм шәхес иреге өчен корәш идеаллары кабат игътибар үзәгенә куела. Татар поэзиясендә электән килгән дөньяви, гуманистик традицияләр һвм Мөхәммәдьяр иҗатында чагылган мәгърифәтчелек тенденцияләре алга таба үстерелә, тирәнәйтолә бара. Романтизмның суфичылык дәверендә «югалып» торган прогрессив билгеләре (мәсәлән, мәхәббәт культы) кабат җанлана, яңа сыйфатлар белән баетыла. Бу тенденция бигрәк тә Г. Кандалыйның җир кызларына дан жырл.'аи шигырьләрендә ачык чагыла (■Бслалмадым», «Сәхипҗамал*. «Фәрхисорур» һ. 6). X. Госман аңлатуынча, Кандалый «беренчедән, борынгы дөньяви поэзия традицияләрен яңарта, икенчедән, аларны үз заманы биргән яңалыклар белән баета» *. Аның поэзиясендә «дини хис асылда юкка чыга, кешегә соклану, кешегә мәхәббәт хисе тантана итә»’, Кандалый романтизмының асылы, безнеңчә, нәкъ менә шул .мәхәббәт хисе тантана итүпдә күренә. Шул ук әокытта Г. Кандалый шигыоьләрендә мәхәббәт тигезлеге һәм идеаль герой проблемасы үзенчәрәк хәл итоло. Аныңча, инде чын егетлек тә дел патша яки батырлык, рыцарьлык сыйфатларында түтәл, ә гомумән белемле, укымышлы кешо булуда. Калган бөтен матур сыйфатлар шушы сыйфаттан үсеп чыга. Кандалый фикерончә, иң сөйкемле, гүзәл кыз мәхәббәтеме фәкать шундый егет кенә лаек булырга тиеш. Бу инде Мөхәммәдьяр иҗатыннан килгән мәгърифәтчелек төс-мерләренең яңа шартларда үстерелүе, мәгърифәтчелек һәм романтизм билгеләренең кечлорәи аралаша баруы, әгәр шулай әйтергә яраса, тагар поэзиясендә мәгърифәтчелек романтизмы формалаша башлавы дигән сүз иде.
XIX гасырның икенче яртысында, җәмгыятьтә капиталистик мөнәсәбәтләр көчәю сәбәпле, татар романтизмы яңа үзгәрешләр кичерә, мәгърифәтчелек романтизмы формалашып җитә. Белгечләр бу чор татар әдәбиятында хакимлек -ткан иҗат мето- лыи хаклы рәвештә мәгърифәтчелек реализмы д-п атыйлар Әмма шушы төп юнәлешнең үз эчендә әле тагын романтизм принциплары зур урын алганлыгын да күрмичә калып булмый. Мәгърифәтчелек романтизмы дигәндә, боз мәгърифәтчелек реализмы эчендә хәрәкәт иткән әнә шул романтик принциплар, б-лге-зл.м.итл.р системным күздә тотабыз Бу мәсьәләгә, агъин бүтән иҗ.т принциплары белән аралашкан реализм проблемасына, заманында Г. Сәгъди дә -гът-б.р итчән. XIX йәз «з-я-Ры- күздә тотып, ул болай дигән: «Татар м.тур едөб-атында р-ц-о-ал-зм. с.итныәит—зм катыш ревлизм адымы башлан.. *. Соңгы әлл.рда бу ф-к.рн. тагын да ко-крәФ*-,
Г УСегъдҗ* Tartp Әдәбияты тарихы. Көзән. 1926 ел. 76 бит.
13. «К. У.» М> 3.
СӘЛИМ ШӘНДУ.1ЛИН ф РОМАНТИК ГЕРОИ ЭЗЕННӘН
• Г. Кандалый. Шигырьләр. Казан. I960 ал 11 бит
ачыграк әйтеп чыгучылар да булды. Мәсәлән, й. Нигъмәтуллина фикеремчә, татар мәгърифәтчелек реализмының үз эчендә ике төрле «әдәби сызык» бар. Боларның берсе критик юнәлештә, ягъни чынбарлыкны тәнкыйтьләү, фаш итү юнәлешендә хөрә- кәт итсә, икенчесе «турыдан-туры идеалны, мәгърифәтчелек романтикасын чагылдырырга омтылу»7 белән характерлана. Татар мәгърифәтчелек реализмы һәм аның эчендәге романтизм элементлары турында сөйләгәндә, Й. Нигъмәтуллина, әлбәттә, проза әдәбиятын — Ф. Кәрими, Ф. Халиди, Р. Фәхретдинов, М. Акъегетзадә, 3. Һади, 3. Бигиев кебек мәгърифәтче язучыларның әсәрләрен күздә тота.
Игътибар белән карасак, әлеге ике сызыкның, ягъни прогрессив романтизм һәм мәгърифәтчелек реализмы принциплары үрелеп, аралашып бирелү тенденциясенең, поэзия өлкәсендә дә чагылыш тапканлыгын күрербез. Мисал өчен Курмашиның Сайяди поэмасыннан файдаланып язылган «Таһир илә Зөһрә кыйссасынна тукталыйк. Бу әсәрдә кулланылган иҗат принципларын шикләнмичә шул чор татар мәгърифәтчелек романтизмының үрнәге итеп карарга мөмкин. Биредә «Дастан Бабаханядагы кире образларның үзгәртелүенә бәйләнешле урыннар барысы да диярлек мәгърифәтчелек идеалыннан чыгып эшләнгән. Тормышта тигезлек һәм татулык урнаштыру, мәхәббәт һәм шәхес иреге өчен көрәш — авторның төп идеалы. Кешеләрнең һәркайсы югары мораль сыйфатлы, мәгърифәтле, һөнәрле һәм сәламәт әхлаклы булырга тиеш. Әлеге идеалга, Курмаши фикеренчә, шул чакта гына ирешергә мөмкин. Әсәрдә хан, ханча һәм Кара гарәп образларының баштанаяк тискәре итеп бирелүләре шуның белән аңлатыла. Курмаши поэмасындагы бу өч образдан бер генә уңай сыйфат та таба алмыйбыз. Чөнки алар әшәкелек, әхлаксызлык үрнәге итеп бирелгәннәр. Бу исә нәкъ менә мәгърифәтчелек реализмы принциплары белән эшләнгән. Шундый ук принцип романтизмга да чит түгел иде.
Уңай геройлар образын тасвирлаганда да Курмаши романтик мотивларны тирәнәйтә торган күп кенә детальләр, яңа эпизодлар кертә. Мәсьәләнең бу ягы инде прогрессив романтик геройларның характерын калкытыбрак, ягъни акны агартыбрак сурәтләү принцибына бәйләнгән. Мондый үзгәреш, мәсәлән, Таһир образында ике төрле юнәлештә гәүдәләнә. Беренчесе — фантастика элементларын мул куллану ярдәмендә аның батырлык, рыцарьлык сыйфатларын арттыру (мәсәлән, берүзе сигезәр йөз сугышчыны кырып салу күренеше һ. б. ш.). Икенче юнәлеш Таһирның (шулай ук Зөһрәнең дә) күңел нечкәлеген, хис-кичерешләрендәге сентименталь күренешләрме көчәйтүдә чагыла. Зөһрә белән аның үзара назым әйтешүләре, кара-каршы җырлашулары һәм бик еш кына кайгыру-елашулары шул хакта сөйли. Курмашиның Таһиры, «саф Һәм сүрелмәс мәхәббәт герое» (X. Госман) булу белән бергә, ифрат талантлы җырчы, музыка коралында оста уйнаучы һәм назымчы да. Монда инде күпмедер дәрәҗәдә сәнгатьне илаһилаштыру билгесе чагыла. Бу деталь шулай ук геройның Сайяди әсәреннән килгән чын егетлек сыйфатларын арттыру, баету нияте белән кертелгән.
Романтизмның XIX гасыр татар әдәбиятына тәрҗемәләр аша кергән традицияләрен дә, әлбәттә, мәгърифәтчелек хәрәкәтеннән аерып карау кыен. Бу чор әдип-ша- гыйрьләре тәрҗемә мәсьәләсендә дә күбрәк Көнчыгыш әдәбиятына бәйләнгән һәм мәгърифәтчелек идеяләренә якынрак торган әсәрләргә мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, 1901 елда Ф. Халиди тәрҗемәсендә татар укучылары үз ана телләрендә «Ләйлә вә Мәҗнүн» поэмасын да укый башлыйлар»8. Шулай ук бу чорда А. С. Пушкинның Көнчыгыш әдәбияты тәэсирендә иҗат ителгән кБахчасарай’ ъфонтаны», «Романс», «Делибаш • исемле әсәрләре һәм төрек язучысы Н. Кәмалның чБичара бала» диган романтик пьесасы татарчага тәрҗемә ителгәнлеге мәгълүм.
XIX гасырның икенче яртысында татар әдип-шагыйрьләре, табигый, шәхес белән изүче җәмгыять арасындагы «абсолют» каршылыкны чагылдырган романтик әсәрләр тудыра алмадылар әле. Яңа формалашып килгән буржуаз мөнәсәбәтләр белән ныклы
7 Ю. Г. Нигматуллина. Национальное своеобразие эстетического идеала Рус телендә. Казан университеты нәшрияты. 1970 ел. 61 бит.
8 М. X. Гайнуллин. Татар әдәбияты. XIX йөз. Казан. 1968 ел. 120 бит.
каршылыкка кереп җитмеү сәбәпле. аларның тән игътибарлары исме тәртипләрне бетерү очеи көрәшкә юнәлдерелгән һәм шәхес-җәмгыять каршылыкларын сурәтләү мәсьәләсендә, югарыда әйткәнебезчә, әле һаман да .мораль нигез.дән чыгып бетә алмыйлар иде. Г. Халит аңлатуымча, «фольклор мирасына игътибар көчәю һәм кеше шәхесен богаулаган патриархаль-феодаль калдыкларга каршы керәш»9 бу чорда мейдаига килгән романтик әсәрләрнең җирлеге, чыганагы булып торды.
Шулай ител, без татар поэзиясенең Колгалидән алып Әхмәт Курмашига кадәр-е диереи кыскача карап чыктык һәм безнең әдәбиятта романтизм традицияләре, XIX йездән генә башланмыйча, бик ерактан, борынгы чорлардан ук килгәнлегем күрдек. Ләкин моның белән без һич тә борынгы татар поэзиясендә саф романтик әсәрләр иҗат ителгән дияргә дә, программалы романтик иҗат методы яисә романтизм юнәлеше булган дип нәтиҗә чыгарырга да җыенмыйбыз. Монда без, барыннан да элек, романтизмның кайбер билге-элементлары һәм образлары борынгы татар поэзиясендә үк мәйданга чыгып һәм терле иҗат принциплары белән аралашып, заман белән бергә үсеш-үзгәрешләр кичерә килгәнлекләрен искәртергә теләдек. Ул чор татар поэзиясендәге романтизм күренешләрен фәкать романтика тешенчәсемә генә кайтарып калдыру шулай ук дөрес купмас иде. Шуңа күрә бу күренешне. Г. Н. Поспелов әйткәнчә, программалы иҗат методына таба үсә торган стихияле романтик агым дип атау урынлырак булыр кебек.
Үз заманында В. Г. Белинский түбәндәге юлларны язып калдырган: .Урта гасырлар романтизмы үлмәде һәм югалмады: киресенчә, ул безнең заман җәмгыятендә дә, ләкин инде үзгәргән һәм кыйммәтен югалткан хәлдә, патшалык итә; а киләчәк аңа тагын да зуррак үзгәрешләр хәзерли» Боек тәнкыйтьченең бу фикерләрен, безнеңчә, татар романтизмының үсеш юлына карата да кулланырга мөмкин. Безнең әдәбияттагы романтизм да урта гасырлардан XX йәэгә кадәр стихияле әдәби агым реәешондо үсеш-үзгәрешләр кичереп килде. Ә XX йөз башларында инде ул яңа үзгәрешләр кичерергә, яңа үсеш баскычларына күтәрелергә тиеш булды.
9 Г.