ОЧЕРКНЫҢ АСЫЛЫ
атар әдәбиятында, аерым алганда, ■Казан утлары» журналында соңгы елларда очеркларга игътибар сизелерлек көчәйде, дип әйтергә була. Үзенең күләме һәл» географиясе, тематикасы һәм әдәби эшләнеше ягыннан булсын, очерк жанры эзлекле төстә әдәбиятның алгы сафына чыгып килә. «Казан утлары» журналы былтыр угыз табаклап очерк һәм публицистик мәкалә бастырган булган. Бу елның сигез санымда басылган әдәби очеркларның гына күләме дә ун табакка җитә яза. Инде шулар янына «Публицистика», «Истәлекләр» дигән рубрикалар астында чыккан материалларны да китереп кушсаң, бу сан бик күпкә зураер иде.
Хикмәт, әлбәттә, күләмдә түгел, очеркларның сыйфаты үсүдә. Очерк кешеләрнең катлаулы язмышларын, рухи дөньясын, уй-хисләрен тирәнрәк чагылдыру юнәлешендә үсеп бара, һәм, чыннан да, егәр без чорыбызның данлы кешеләре, алар- ның героик эшләре, гыйбрәтле тормышлары турында белергә теләсәк, беренче чиратта, очеркларга мөрәҗәгать итәбез. Иң оператив жанр буларак, очерк әдәбиятка яңа геройлар алып килә, вакыйгалар ташкыны эченнән иң әһәмиятле тема һәм проблемаларны күтәреп чыга.
Очеркның географиясенә килгәндә исә, соңгы бер-ике елда ул нефть якларыннан, Зәй ГРЭСыннан, Түбән Кама шәһәреннән Чаллыга — КамАЗ төзелешенә күчеп килде. «Казан утлары» журналының без тикшерә торган сигез санында басылган очеркларның күбесе гигант автозавод төзүчеләр турында. Мин монда иң элек Равил Вәлиевнең 2—3—4 саннарда басылган «Каурыйлар чыныкканда» исемле очерклар циклына тукталыр идем. Яшь автор Равил Вәлиев, белгәнебезчә, университетның журналистлар бүлеген тәмамлаганнан соң, Чаллыга килеп, гади ташчы булып төзелешкә эшкә керә. Эшчеләр белән бергә яши, шунда көндәлекләр алып бара, соңыннан шулар нигезендә әлеге очеркларын яза. Мин КамАЗ төзелешенә багышланган очерклар арасыннан Равил Вәлиевнең очеркларын иң яхшылары дияр идем. Автозавод төзүчеләре тормышын үзе яхшы белгән, аларның кайгы-шатлыкларык бергә кичерешкән кеше генә шундый матур очерклар тудырырга мөмкин. Аның очерклары — билгеле бер сюжетка, композициягә корылган чын сәнгать әсәрләре. Монда без Ваэих Мәүлихов җитәкчелегендәге комсомол-яшьләр бригадасы, андагы ташчыларның образлары белән танышабыз. Автор безне гүя ниндидер тылсымлы көч белән үзенә ияртеп, үзе белән бергә йөртә: бригада кешеләре белән, аларның эшләре, характерлары белән таныштыра, төзүчеләр алдында торган кыенлыкларны һәм аларны җиңеп чыгу юлларын күрсәтә. Яхшы очерк язу өчен, характерлы вакыйгаларны, фактларны табу, әсәрнең сюжетын. композициясен төзи белү генә җитми. Моның өчен әле әдәби осталык та кирок- Равил Вәлиевтә бусы да бар. Мисал ечеи мин аның очерклар циклыннан берничә үрнәк китерер идем.
«Очкарик» булып «очкарикиның эчмәве, бары стакан кырыена иренен генә тиерап куюы тегенең җен ачуын чыгарды. Ул алдан тутырып куелган чемоданын тиз-тиз генә карават астыннан тартып чыгарды һәм:
— Эшкә барасылары бар. имеш! Пат
Т
риотлар. имеш! Чиләнегез, КамАЗ тезибез дип җаныгыз чыксын! Тугаи ил сезне онытмас! — дия-дия, ишеккә таба юнәлде.
Ул ишекне шундый каты итеп япты, аның артыннан ишек йозагындагы ачкыч чыңлап идәнгә тешеп калды. Әйтерсең шулай чыңылдап, ишектәге йозак ачкычы түгел, о әлеге «герой» егетнең йерәге- нә табылырга тиешле, әмма, күрәсең, табылып бетмәгән күңел ачкычы тешеп югалды...
Бер кулына кара чемодан тоткан әзмәвердәй егетнең — җиңел тормыш эзләп кител баручы безнең коинәр «доброволец Батыргали агайпның алпан-тилпән атлап, кәҗә сукмагыннан шул баткак сазлык эченә кереп китүен шәйләп калдым.
Кеше китте. Эш урынын ташлап, дусларының ышанычын таптап, дезертир кебек китте!
Белем, ул бу сазлыкны үтәр. Ә менә тормыш сазлыклары белән нишләргә! Исән-сау гына үтеп чыга алырмы ул алармы! Әллә күке кебек оя саен йомырка салып йореп, тормыш баткагында бетенләй күмелеп калырмы!» («Казан утлары» 2 сан. 154—155 битләр.)
Күрәсез, автор шушы бер күренешне тасвирлау эчен никадәр детальләр, чагыштырулар тапкан. Ә мондый детальләр Равил Вәлиев очеркларында бик күп һәм алариың барысы да тегел: я кешенең характерын, я әсәрнең эчтәлеген ачып бирүгә юнәлдерелгән.
Кешенең биографиясен биргәндә ул. очеркны җиңел яза торган кайбер авторларыбыз кебек: «ул фәләненме елда туган, фәлән эштә эшлә-ән» дип кенә калмый. Кирәк вакытта биографияне персонажның үз характерыннан таба:
•Хуш исле наратлыкны үткәч, «Каменев» идарәсе складларына таба сузылган тимер юлны чыгарга кирәк иде. Менә ул да артта калды. «Пош-ш, пош-ш-ш!» сулап, тезү материаллары тоялген тимер юл составы үтеп китте.
— Кара әле, сии ничек уйлыйсың! — дип, Хәбирдән тенге сменада ничек эшләячәгебез турында нидер сорарга җыенып авызымны ачкан идем дә. янымда аның юклыгын тоеп, кинәт туктал калдым. Артыма борылып карасам, аякларын ерып шпалга баскан да, чандыр гәүдәсе белей тимер юлда тырпаел. ерагая барган паровозга моңсуланып карап тора Хәбир
— Өйдә инде. нәрсә тораташ булып ханың анда!.. — дип кычкырам аңа.
Юк, кымшанмый да!_
Шул чак, кылт ител. Чаллыга КамАЗ тезешергә килгәнче Хәбирнең Казанда паровоз машинисты булып эшләае исемә теште. Ул бит тимер юлчылар мәктәбен бетергән. Ул бит һәнәре буенча тимер юл кешесе!
— Паровоз исе килә, — диде Хәбир, һаман да күзләрен горизонт чигенә китеп тоташкан корыч тасмадан алмыйча.— Сагындыра, шайтан алгыры-» (3 сан. 127 бит ).
Шушы эпизод аша Равил кешенең үз һеиәренә карата булган күпме җылылыгын, мәхәббәтен, сагышын бирә алган.
Штаб начальнигы Валерий Стеколь- щикоеның, бер җемлә әйткән саен, теле белән авыз эчендә бераз нидер әеәяәл торуын дә. тезелеш начальнигы Аркадий Владимировичның «бармаклары, чалкан ат тояклары тавышын хәтерләтеп, әстея естендә биешеп» алуларын да. «дядя Коляяның телеграмм баганасы кебек озын гәүдәсен до. хәрби ой рен үләргә чыккан ракета установкаларын хәтерләткән күтәрү краннарын да. куәтлә машиналарның, катюшалар залпына охшатып, субай сугуларын да — барысын да күрә, ишетә белә автор. Дәресе, тормыш ритмын тоя. чынбарлыкны тоя.
Журналның беренче санында Диас Вәлнеанең «Хәрәкәттә бәрәкәт» исемле очеркы чыкты. Әлбәттә, әдәби сурәтләү кече ягыннан аның очеркы Равил Вәлиев очеркларыннан шактый кайтыш. Ул аерым кешеләр, алариың язмышлары, характерлары турында азмый. Аның бурычы: Камадагы гигант тезелешнең колачын, эааодның һем шәһәрнең үсеш перс-пективаларын күрсәтү, андагы кыенлыкларны ачып салу. Шуңа күрә до автор әсәренең башына: «КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Рәис Беляев, Кама автоэааоды тезелеше начальнигының беренче урынбасары Евгений Никонороәич Бабеичук һәм «Гидро- проемт» институтының техник бүлеге баш белгече Иосиф Сергеевич Завалишин белен әңгәмә» дип куйган. Нигә, әдәби очерк ечон. бәлки, бу яңа алымдыр!..
Әдәбиятның бүген жанрлары кебек үк, очерк та тормышны сурәтләүнең терле алымнарыннан һем ысулларыннан файдаланырга хаклы. Юл взмалары, очерк-портрет, экономик һәм публицистик очерклар, фәннн һәм биографик
очерклар, проблемалы очерклар, гому- миләштерелгән очерклар — болар барысы да очерк жанрының чикләнмәгән булуы турында сөйлиләр. Танылган язучыбыз Ибраһим Гази үзенең бер мәкаләсендә аларны хәтта очерк-хикөяләргә һәм очерк-повестьларга да бүлеп күрсәткән иде. Мин үзем, мәсәлән, әдәби очеркны хикәя элементлары да, публицистика элементлары да булган синтетик бер жанр дип аңлыйм.
Ничек кенә булмасын, формасы, стиле, алымнары ягыннан никадәр генә төрле булмасын, әдәбиятның башка жанрлары кебек үк, очеркның да төп объекты кеше булырга тиеш, нигезендә кешеләр язмышы ятарга тиеш. Чөнки әдәбият үзе, М. Горький әйткәнчә, кеше турындагы фән. Бу җәһәттән караганда, Диас Вә- лиев очеркы нык оттыра. Автор кешеләрдән, аларның көндәлек тормышыннан читләшә, төзелеш белән танышлыгы да җитәкче работниклар белән әңгәмә ясаудан узмый. Ә бит автор очеркын башлаганда: «Блокнотларда өзек-өзек
язмалар күп. Әлбәттә, аларны теркәп бару өчен уннарча километрларга сузылган төзелеш мәйданында күп йөрергә, куәтле «КРАЗплар, «БелАзилар, «МАЗплар үтеп киткәндә болытларга кадәр күтәрелә торган Чаллы тузанын йотарга, дистәләгән кеше белән сөйлә-шергә, аларның тормышларын өйрәнергә туры килде» дип, байтак нәрсәләр вәгъдә иткән иде. Кызганыч, әсәрдән без аларны күрә алмадык.
КамАЗ кешеләре турындагы очеркларның өченчесе Барлас Камаловныкы. Очерк журналның 8 санында «Ул һаман солдат» диген исем белән басылган. Монда сүз СССР махсус монтаж эшләре министрлыгының Кама автомобиль заводын төзү буенча баш идарә начальнигы (исемен генә карагыз!) Зөфәр Садретдинов турында бара. Күрәсез, автор күсәкнең бик зурысын күтәргән, ләкин әйтер идем, суга алмаган. Хәер, автор үзе дә ө/* нәрсә вәгъдә итми.
■Моңа кадәр кеше белән танышуымны анкетадан башлаганым юк иде, хәерле булсын»... — дип, укучыдан гафу үтенгәндәй генә башлый. Ләкин укучыдан гафу үтенеп кенә файда юк, Барлас Камалов үзенең очеркында, чыннан да, анкетадан ерак китә, Зөфәр Садретдинов- ның кабинетыннан чыга алмаган. Хикәя һем повестьларының композиция сю-жетларын оста кора торган, телне ювелир дәрәҗәсенә җиткереп эшли белгән язучы Барлас Камалов очеркларга килгәндә, ни өчендер, гафу ителмәслек хөр- мәтсезлек күрсәтә. Ахры, бу аның очеркларга икенче, өченче сорт жанр дип кенә каравыннан килә торгандыр.
Мин КамАЗ турындагы очеркларга озаграк тукталдым. Чөнки КамАЗ тезелеше хәзер бөтен илебезгә билгеле. Ул язучылардан да үзенә аерым игътибар сорый, анда эшләүче кешеләрнең тормышларын, омтылышларын даими яктыртып баруны таләп итә.
Моннан унбиш-егерме еллар элек язучылар күбрәк тасвирый очеркларга мөрәҗәгать итә торганнар иде. Соңгы елларда очерк-портретлар күбәеп бара. Бу соңгыларының гадәти юл язмаларыннан беркадәр өстенлекләре дә бар кебек. Юл язмаларында, ягъни тасвирый очерк-ларда, автор күргән-белгәннәрен, ишеткәннәрен үтеп барышлый гына сурәтләп китсә, очерк-портретларда ул аерым кешеләрнең тормышына тирән кереп, аны нык өйрәнеп, белеп яза. Журналның быелгы саннарында нәкъ менә шундый очерклар өстенлек итә. 4 нче санда Ва-лентина Гудкованың «Профессор Мөштәри һәм аның мәктәбе», Марсель За- риповның «Диссертация» исемле очерклары, 5 нче санда шул ук М. Зарипов- ның «Тылсымлы нур» исемле очеркы басылган. 6 нчы санда Малик Хөмитов- ның «Бәхетле язмыш», Мәгъсүм Насый- буллинның «Прокурор», Зәки Әхмөтжа- новның "Герой каберендә чәчәкләр» исемле очерклары белән очрашабыз. Боларның һөркайсы очерк-портрет жанрына карый.
Күрәсез, очерк-портретлар бик куп. Журналга кергән 14 очеркның 7 се шул төркемгә карый, һәм шушы 7 очеркның 4 се галимнәр турында. Дөрес, галимнәр турында да язарга кирәк. Ләкин шунысы күңелне борчый, журналның быелгы саннарында авыл хуҗалыгы турындагы очерклар бөтенләй диярлек очрамый. Шулай ук безнең укучыларга күрсәтерлек кыр батырларыбыз, механизаторларыбыз, алдынгы терлекчеләребез юкмыни? Яки авыл кешеләре алдына куелган зур бурычлар, хәл итәсе проблемалар беттемени? Кая бездә авылны тирәнтен белүче язучылар? Моннан унбиш еллар элек, нефть районнарында яшәүче яшь
тучылар алдында чыгыш ясап Ибраһим Гази болай дигән иде:
«Сез нефтьне хәзер әйбәт чыгара беләсез. Сезнең бораулаучыларыгыз да шәл эшли, вышкачыларыгыз да буровойлармы дврес утырталар, алдынгыларыгыз да куп. Гомумән, сез нефтьчеләр турында яза беләсез. Лакин алфавитта 38 хәреф бит. Сезнең алфавитта «Н» хәрефе бар — нефтьчеләр. «Т» хәрефе дә бәр — техника. Ә кая сезнең «А» хәрефегез? Әйтик, аш пешерүчеләрегеэ. артистларыгыз. Кая «б» хәрефегез? Больницаларыгыз. балалар яслеләре, библиотекаларыгыз ... «8» хәрефегез, «Г» хәрефегез, «У» хәрефегез кая?..»
Моның белән нәрсә әйтәсем килә? Безгә, очеркистларга, колач киңлеге җитми. Тематикабыз шактый тар. Әйтик, шул ук КамАЗ тезелешендә дә әйбәт ташчыларыбыз, буяучы-штукатурчыларыбыз бар. Ә без алармы онытабыз. Безгә хәзер КамАЗдагы башка тор профессия кешеләре, шунда ук хезмәтләре белән автозавод салучыларга турыдан-туры бу-лышучы, аш пешерүче, җырлаучы-биюче һем тезелешнең гыйльми эшләрен алып баручы кешеләр турында да язарга кирәктер. Мәрхүм И. Гази сүзләрен искә тешерсәк, күрербез: бу — бер КамАЗ кешеләренә генә дә кагылмый,
Инде килеп, журналдагы калган очерклар хакында берничә сүз. Мин монда Мәгьсүм Насыйбуллннның «Прокурор» очеркын аеруча уңышлы дип әйтеп китер идем. Очеркның беренче юлларын укуга шикләнеп тә куясың: «Ходаем, бу инде тагын детектив нәрсә алган да, безне суд һем прокуратура эшләренең •баш житмәс», четрекле вакыйга-хәллә- ренә кертеп адаштырмаммы буладыр», дисең. Ләкин үз очеркында Насыйбул- лин месьеләге сак кило. Укучыны әкрен генә прокурор Шәйхетдииоаның холкы гадәтләре, характеры белән таныштыра Безне прокурорлар турындагы ялгыш фи- иерлоребездон арындырырга тырыша һем шуны уңышлы гына башкарып та чыга Күрсәнә, прокурор да кеше икән, ул әнә күршедәге егет булып житкәи малайның, иптәшләре белән аралашмыйча, беркая чыкмыйча, хетта кызлар янына да бармыйча, моңаеп утыруын сизә. Егет-нең күзенә тумыштан ак сауган икән Прокурор моны бер вакытта дә. хетта командировка белән республика прокуратурасына килгәндә дә истән чыгармый. һәм соңыннан, аңа ярдәм итеп, егетив бу мәңгелек хәсрәттән коткара. Дәрес, бу очеркта прокурорның үз вазифасыннан тыш эшләгән бары бер генә яхшылыгы яктыртыла, калган яхшылыклары җинаятьне табуда раслана. Ләкин шушы деталь есәрне детектив булудан коткара, әдәби очеркка тартым итә.
Марсель Зариповның «Диссертация» очеркы бик кызыклы яэыл-аи. Бер караганда, ул галимнәр турындагы очеркка охшый. Ченки монда Зариповның теп герое — райком секретаре — кандидатлык диссертациясе яклый. Очеркның тел сюжеты да шул диссертациянең эчтәлеген ачып салуга корылган. Ләкин тол игътибарны автор диссертациянең үзенә түгел, бүгенге колхоз авылы проблемвлфыиа юнәлдерә. М Зариповның журналга кергән һәр ике очеркы әйбәт тәэсир калдыра Автор, дәреслекне эзлеп, укучы белән, персонаж белән, хәтта үэ-үзе белән бәхәскә керә, шуның белән укучыда очеркка карата кызыксыну уята.
Бая әйткәнемчә, портрет-очерклар аерым кешеләрнең тормышын тиреитен яктыртулары ягыннан отышлы булсалар да. алар кайнап торган тормыштан аерым бер кешене генә «суырып» алалцр. Шуя яктан шактый оттыралар. Башлыча автор, бер кешенең генә биографиясенә игътибар биреп. персонаж тирәсендәге мохитны, аның белән бәйле вакыйгаларны, деньяны оныта. Ул гына да түгел (монысы бәланең иң зурысы). әсәрдә жаилы, чын кешенең үзен хәрәкәттә күрсәтел бирү урынына, аның биографиясен сейләп бирү юлына баса. Монда инде очеркны Марсель Зариповның эрудициясе де. Малик Хәмитоаиың оста коргаи композициясе да, Валентина Гудкоәаның кешене тирен ейрәнеп язуы да коткармый.
Очерклар турында сүз чыккач, тагыи шуны да ейтергә кирәк, очерк та, башка әдәби әсәрләр кебек үк, теләсе нинди материал җирлегендә языла алмый. Уя бүгенге тормышыбызның, Фатих ага Хес- ни әйтмешли, кайнап, бетерелеп торгам урыныннан гына табыла. Юкса, соңгы вакытларда очеркист лар, материал очерк эчен враклымы-юкмы, аны тикшереп тормыйча, күзлероие ни бәрелсә, шул турыда, юлларында кем очраса, шуның турында яэа башладылар. Бер карагайда, алынган кешесе до әйбәт кебек, аның гыйльми дәрәҗәсе. тоткан посты дә эур, ордеи-модальлере до күп. Ләкин бор
нерсэ юк — очерклык материал, әйтер сүз, вакыйга, язмыш. Димәк, теләсә кем турында, теләсә нәрсә турында очерк язарга ярамый икән.
Шушы уңайдан әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләргә дә бер-ике сүз әйтеп китәсе килә. Безнең татар очеркларының тарихы зур, ул — безнең бөтен прозабызның бабасы. Рус әдипләре үз прозаларын, әйтик, 15 гасырда һиндстанга сәяхәт иткән Афанасий Никитинның «Өч диңгез артына сәяхәт» исемле очеркыннан башлап китәләр икән, без дә үзебезнең прозаны Исмәгыйль Бикмөхәммәтовның 1762 елда һиндстанга сәяхәте вакытындагы юл язмаларыннан башлана дип әйтә алабыз. Ә 18 гасырның батыр сәяхәтчесе Гобәйдулла Әмировның һиндстан очерклары 1825 елда рус телендә дөнья күрә. Заһир Бигиевнең 1893 елда чыккан сәяхәтнамәсе, Каюм Насыйри язмалары, башка бик күпләрнең матур-матур сәя-хәтнамәләре һәм, соңгырак чорларга килсәк, Сафа Борһан, Гомәр Гали, Муса Җәлил, Гадел Кутуй очерклары кемнәрне генә сокландырмый икән. Шушындый зур очерк тарихыбыз була торып та аны белмәү, аны халыкка җиткермәү — гафу ителмәслек сүлпәнлек. Ул гынамы соң, кайсы тәнкыйтьче бу көнгә кадәр очерклар турында бер төпле сүз әйткәне, я булмаса, матбугатта чыгыш ясаганы бар! Очерк әле хәзер дә ятим жанр булып кала бирә.
Партия Үзәк Комитетының «Әдәбияг һәм сәнгать тәнкыйте турында» күптан түгел чыккан карары заманыбызның иң алгы позициясендә көрәшүче очерк жанрына да тәнкыйтьчеләрнең игътиба-рын юнәлдерер дип ышанасы килә.