Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪРИФӘТ НУРЛАРЫ ЭЗЛӘП...


инди шартларда, кайсы факторлар тәэсирендә алдынгы татар җәмәгатьчелеге марксизмга таба борылыш ясады? Бу борылыш ясалу өчен нинди идеяләрнең таралуы һәм үсүе кирәк булды? Сәвия ханым Михайлова үзенең күптән түгел университет нәшриятында чыккан яңа китабындаIII әнә шул мәсьәләләрне ачыкларга тырыша. Шундый максат белән ул 1800—1861 еллар эчендә татар дөньясында алдынгы фикер үсешен, мәгърифәтчелекнең формалашу һәм үсү процессын тикшерә.
Китап авторның үзенең кереш сүзеннән, профессор Р. Нәфиковның кыскача мәка-ләсеннән һәм 3 бүлектән тора. Бүлекләр «Казан университеты һәм аның татарларга, Идел буеның башка халыкларына мәгърифәт кертүдәге роле», «Хәлфиннәр семьясының мәгърифәтчелек эшчәнлеге» һәм «XIX гасырның 30—60 елларында алдынгы татар иҗтимагый фикере һәм аның татарларны агартудагы роле» дип исемләнгәннәр. Бу бүлекләрдә Сәвия ханым Михайлова бүгенге фән өчен зур әһәмияте булган күп кенә проблемалар куя һәм ышандырырлык дәлилләр, нык фәнни эзлекле-лек белән аларны уңышлы хәл итә. Хезмәтнең кайбер өлешләре фәндә инде ачыкланган дип йөртелә торган мәсьәләләргә җитди генә яңалык та өстиләр.
Мәсәлән, моңа кадәр еш кына: татарлар революциягә кадәр бөтенләй надан яшәгәннәр, алар арасында бер-ике дистә генә югары белемле кеше булган кебек сүзләрне ишетергә туры килә иде. Ә С. Михайлова үзенең эзләнүләре нәтиҗә-
1 С. Михайлова. Формирование и развитие просветительства среди татар Поволжья. Изд. КГУ. 1972. сендэ 1804—1904 елларда гына да Казан университетында 92 татар студенты укыганлыгын раслый. 1905 елдан соң исә
• Сборник Русского Исторического Общества— 115, стр. Э75.
аларның саны тагын да күбәйгән дип уйларга ки-рәк. В. И. Ленин файдаланган хезмәтләрдә' дә татарлар арасында 1910 елга Россиядә югары белем алган — 200, ә Көнбатыш Европада югары уку йортын тәмамлап кайткан 20 кеше булуы әйтелә. Бу саннар, әлбәттә, патша Россиясендәге татарларның тормышын идеаллаштыру өчен китерелми. Фәнни белемле кешеләр, әлбәттә, аз булганнар. Ләкин халкыбызның культурасын өйрәнгәндә аның үсешендәге һәрбер фактка дөрес бәя бирү кирәк. С. Михайлова үзенең китабында әнә шун-дый объектив һәм фәнни карашны алга сөрә.
Монография мәгърифәтчелекнең формалашуы һәм үсүе патша самодержавиесенең дискриминация политикасы астында, феодаль-крепостнойлык строеның иң кыен шартларында барганлыгын эзлекле һәм тирән итеп ачып бирә. Аның татар мәгърифәтчеләренең үлемсез эшчәнлеген яктырткан битләре авторның: әнә шундый шартларда да алдынгы фикер үсеше буыннан- буынга күчә, көчәя бара, дигән фикеренә ышанычлы аргумент булып торалар. Алар укучыга А. Ваһапов, С. Кукляшев, М. Мәх- мүтов, X. Фәезханов кебек укымышлылар һәм Хәлфиннәр турында бик күп файдалы материал бирә. Авторның фикерләренә кушылып, безнең тагын шуны әйтәсебез килә: В. И. Ленин рус мәгърифәтчелеген характерлаучы төп өч сыйфатны күрсәткән иде. Шуларның берсе — аң-белемне, азатлыкны, Россия тормышын һәрьяклап европалаштыруны кайнар яклау. Мәгъри-
Н
фәтчелекнең бу сыйфаты XVIII гасыр татар җәмгыятендә дэ ап-ачык күренә. Китапта күрсәтелгәнчә, С. Хәлфин — шул хәрәкәтнең күренекле вәкиле. 1797 елда аның фикердәшләре Екатерина комиссиясенә наказ итеп менә нәрсә яздылар: «Кем табигате буенча нәрсәгә омтылса, ул шуңар сәләтле: һәр дәрәҗәдәге кеше иген игүгә күнегергә мөмкин, шулай ук башкалар үзләрен сәүдә өлкәсендә файдалана алалар. Кешенең туганнан бирле азатлыгы һәрбөрендә рухи тынычлык булдыра, ул имин тормышны көчләү юлы белән түгел, ә үз ирке белән табарга тиеш»1. (Курсивлар безнеке.) Бу сүзләр крепостнойлыкны күралмаучылар тарафыннан феодаль бөйлелеккә каршы, В И. Ленин әйткәнчә. Россия тормышын европалаштыруны һәм халык азатлыгын кискен рәвештә таләп итеп язылган иде. Димәк, алардан күренгәнчә, Россиядә крепостнойлык чәчәк аткан вакытта шәхси иминлек таләп итүче татарлар үзләренең «туганнан бирле азат» кеше булуларын яхшы аңлаганнар.
XVIII гасырның икенче яртысында татар җәмәгатьчелегендә мәгърифәтчелекнең башка сыйфатлары да шактый үскән. Шулерның берсе — фәнни белемнәр тарату. Бу өлкәдә эшләгән кешеләр турында да китапта кызыклы материаллар бар. Мортаза Тевкилсв 1754 елда Абулгази Баһадир ханның «Монголлар һәм татарлар тарихы» дигән әсәрен тикшерә. Ул әсәрнең Петербург һәм Мәскәү нөсхәләрен чагыштырып чыга һәм фәнни искәрмәләр биреп бара. Уфа губернасы Күккуян авылы имамы Нигъмәт олан ибне Мәксүт шул тарихның 1772 елда күчерелгән нөсхәсеннән үэенә күчермә эшли. Әстерхандагы татар мәктәбе мөдәррисе Ахун-Ходжа аның бу күчермәсе ахырына үз искәрмәләрен язып куя. Халык арасында таралган мондый тарихи материалларны галимнәр, әлбәттә, дөньяга чыгарырга тырышканнар. С. Ми- хайлованың бу китабында күрсәтелгәнчә. Абулгази тарихы да И. Хәлфин тарафыннан 1825 елда беренче мәртәбә бастырылып чыгарыла.
Дәүләтнең милли-колониаль изүе көчле, крепостнойлык режимының юк диярлек булуы татар мәгърифәтчелеге үсүенә бераз башкарак төсмер биргән. Шуңа күрә без әдәбият тарихына күз салсак та, анда крепостнойлыкка каршы ялкынлы публицистик чыгышларны һәм башка әсәрләрне аз күрәбез. Сүз уңаенда, авторның бор тезисына карата, үз фикеребезне дә бел-дереп китик. XVIII—XIX гасырларда, бармак белән генә санарлык дворяннардан һәм бүтән сословиеләргә чыккан сирәк кенә кешеләрдән башка, барлык тагарлар да — ясаклылар да, йомышлылар да (шулар эченнән сәүдәгәрләр, муллалар һ. б.) — «податный окладжа яки җан башыннан налог түләүче дәүләт крестьяннары рәтенә кертелгәннәр. Завод хуҗасы һәм бурго-мистр булуына карамастан, Мөхәммәтрәхим Хәлфин до шул ук податный окладта булган. Податный складтан төшереп калдыруны яки кешено икенче урынга күчерүне бары тик сенат кына эшли алган. Ревизияләр 15—20 елга бер генә булып торганлыктан, аерым кешеләрнең подать түләүче общинадан чыгуы озак елларга сузыла торган була. Мөхәммәтгали Мәх- мүдовның общинадан чыгуы белән дә шулай килеп чыга. Ләкин бу хәл һич тә кре-постнойлыкны аңлатмый. Мондый феодаль бәйлелек барлык дәүләт крестьяннарына да таралган иде.
Сәвия ханым Михэйлованың бу китабындагы һәрбер бүлек бик күп файдалы материалга бай, алар укучыда зур кызыксыну тудыралар, белемен киңәйтәләр. Кайбер моментлар иске карашларны яңартып кына калмыйлар, ә бәлки тулы бер яңа проблемаларны ачып салалар. Мәсәлән, декабристлар хәрәкәтендә татарларның катнашуы турында моңа кадәр тарихта бәген- пай билгеле түгеп иде диярлек. Иптәш Михайлова татарларның әнә шул боек ва-кыйгалардай читтә калмавы аңа турыдан- туры катнашулары турында кызыклы фактлар китерә «Чыгышы буенча татар» А. А. Бурнашеа «Төньяк җәмгыятемнең составына кергән һәм 14 декабрь көнне восстание алдыннан К. Рылеевта үткәрелгән киңәшмәде катнашкан. Рамазан Семенов 14 декабрь кәйне восстаниедә булган, яраланып кулга эләккәч Потропавел крепостена ябылган. Көньякта баш күтәргән Чернигов полкында, Муравьео-Алостолга якын торган Гадг'- Фамилят кебек кече татар офицерлары, М. Баязитов, Ф Замтәе, И Биктимере» кебек рядовойлар булган.
XIX йөзнең 60 елларында Казанда татар студентларының революцион хәрәкәте турында язып та автор тарихның яңа бер сәхифәсен ачкан, диясе кило. М. Ниязов- иың татарларга рус телен әйрагү эчен мәктәп очу турындагы 1821 елгы проект материаллары, Исмәгыйль һәм Шагин-Горен Холфммиерноң укытучылык эшчәнлек-
лэре турында белешмәләр, Ибраһим Хәл- финның татарлар арасында беренче буларак мәгърифәтчелек идеяләрен формалаштыруы һәм шуларны тормышка ашыру өчен бөтен гомере буенча тырышуы турындагы битләр, XIX гасырның 60 елларындагы революцион хәрәкәт турында тарихта яктыртылмаган яңа материаллар — болар барысы да С. Михайлова хезмәтенең әһәмиятен нык арттыралар. Китапта китерелгән мондый фактлар, гомумән алганда, XIX йөзнең беренче яртысында татарлар арасында алдынгы фикер үсеше өчен җирлек булганлыгы һәм алдагы революцион көрәшләр өчен тәҗрибә туплау икәнлеге турында да сөйлиләр.
Язманың ахырында тагын бер нәрсәгә тукталасыбыз килә. Ул — «беренче» сүзен куллану турында. Автор үз китабында бу сүзне саграк кулланырга чакыра, чөнки берәр кешегә карата «ул беренче булган» дип әйтү, аңа кадәр бу эш бөтенләй булмаган дигән сүз. Шул ук таләптән чыгып караганда, безнең дә авторга берникадәр дәгъвабыз бар. Китагта «Сәгыйть Хәлфин татар теленең беренче дөньяви укытучысы иде» дип әйтелә. Хәлбуки, татар теленең аңарчы да дөньяви мәктәпләрдә укытылу фактлары, XVIII гасырның беренче яртысында ук татар теле буенча махсус мәк-тәпләр булуы да билгеле. Бу чорның безгә кадәр килеп җиткән эш кәгазьләре, васыятьнамәләре, Пугачевка кушылган крестьяннарның үз куллары белән язылган төрле язмалар — барысы да татарча, халык теле белән язылганнар. Аларда гарәп, фарсы сүзләре аз очрый. Бу факт бездә шундый уй тудыра: димәк, татар теле азмы-күпме күләмдә ул вакытта ук мәктәп- мәдрәеәләрдә укытылган. Шуның өстенә, XVII—XVIII гасырда татар теле Россиягә көнчыгыш илләре белән аралашу коралы булып хезмәт иткән, ә моның өчен илгә татар телендә укый-язз белүче чиновниклар кирәк булган. Шундый мәктәпләрнең берсен XVIII гасырның 30 елларында В. Н. Татищев оештыруы, анда татар телен Әстерхан «галим ахуны» укытуы мәгълүм. Ә 1740 еллардан башлап Уфада һәм Оренбургта «Татарская школа» эшләгән. Анда татарча укырга, язарга һәм русчадан татарчага тәрҗемә итәргә өйрәтүне максат итеп куйганнар. Гасырның икенче яртысында инде татар теле 20 гә якын уку йортында укытыла торган булган. Монда :егын шуны өстәргә кирәк. С. Хәлфин үзе де татар телен мәдрәсәдә укып өйрәнгән һәм аның китабын да «Казан имамнары карап хуп күргәннең соңында» гына чыгарганнар.
Китапта тагын, А. Ваһапов Казан татарларының телен мөстәкыйль тел дип санап, аны өйрәнүгә беренче буларак әһәмият бирде дип әйтелә. Ә бит Казан татарларының телен мөстәкыйль дип санау XVI гасыр чыганакларыннан ук күренә (С. Гер- берштейн, А. Курбский). XVII—XVIII гасыр-ның официаль документлары Казан татарларын «татар» дип йөртелгән башка этник группалардан (безнең санау буенча 20 дан артык исемдәге татарлар булган) һәр вакыт аерып йөртәләр.
Күргәнебезчә, автор үзе дә «беренче» сүзен кайчагында урынсызрак куллана.
Ләкин аңа да карамастан, Сәвия ханым Михайлова бу китабы белән үзенең армый- талмый эзләнүче яшь галим икәнлеген күрсётте. Аның хезмәте — культурабыз, иҗтимагый фикер тарихын һәм гомумән тарихыбызны өйрәнүгә зур өлеш.