Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көзнең авырлыгы—алмада


Тупырдап алма коела Кош очып үткән саен: Көзнең бөтен авырлыгы Алмададыр, мөгаен.
Алъяпкычка алма җыеп Чыгып килешең иде, Бакчагызның бер алмасын Татып карыйсым килде.
Алдым, каптым, ал икән шул. Эче тулы бал икән, Кабынмастай булсаң гына Сылуга күз сал икән.
Кабынмассың! — Яшьлеккә мең Янгын сыенып тора: Кошлар очып үткәнгә дә Алма коелып тора.
...Чишмә ярында — икебез, Чишмә акты да акты, Күз дә йоммады йолдызлар Таңнар атканга чаклы.
Таңга табан әкрен генә Йолдызлар бетте сүнеп, Хуш исле авыр алманы Икәү ашадык бүлеп.
Җаннар шундый якты иде, Бу дөнья җылы иде, Йөрәкләр көзге алмадай Тойгыдан тулы иде.
Ни ул сөю? Әйе, дөрес, Гомернең ямедер ул, Икәү булып ашаган шул Алманың тәмедер ул.
Нишләрсең, җирдә яратып. Сөеп гомер иткәндә, Коелыр алма калмаса, Хәтта давыл үткәндә?..
Каюм
Кара төндә калган халыкларны Кояш читләп узган чагында Гел күрмәсә иде, күргәч — авыр, Бигрәк авыр «сукыр» Каюмга. Язмый Каюм, язмый —
чыра телә, Самавырчы малай шикелле.
Чыра түгел —
сүзләр яна, сүзләр!— Яктыртмакчы алар бу төнне. Чыра телә Каюм, сөялләре Канап чыга хәтта, түз генә.
Фанатик шат:
— Төнне тәңре биргән, һәм шул тәңре, сак бул, сукыр мөртәт, Төкерәчәк синең йөзеңә!
Бөек Мөрҗанинең кәвешләрен Кадак белән какты идәнгә — Фанатикка кызык: — Нишләр галим, Мәтәлмәсме кәвеш кигәндә? — Мәрҗани дә һәм Каюм да белә Заманнарның таңга агасын, Томананы
тузган кәвеш итеп Тарих идәненә кагасын. Бишегеннән алып
ләхеткәчә,
Үз күзләре йомык хәлендә, Насыйридан көлә шул томана:
— Юл яктырта сукыр пәйгамбәр,— дип,— Җыен хәерчеләр илендә.
Әрнүләрдән арган кайнар башын Салган чакта кайнар учына, Кемдер дәшә сыман караңгыдан:
— Күк капусы, галим, ачыла! Насыйриның авыр карашлары Балкып китә кинәт:
— О, бөек
Әбугалисина килгән икән. Бармы, Әбу, сиңа җиңеллек?
— Нихәл, Каюм? Яктыртабыз, димәк? Еллар кара синең Казанда...
— Авыр миңа, авыр, Әбү-Гали, Кайчагында язам, язам да Уйлап куям, нигә кирәк язу, Ипи кирәк чакта заманга?
Ләкин халкым... Ул барырга тиеш Җылы язга, якты язларга! Халкым рухы ачка тилмергәндә, Аһ, язарга кирәк, язарга...
Ипи җитми, рухи азык җитми... Икеләтә халык ачыга...
...Караңгыдан ерак җавап килә: — Күк капусы, галим, ачыла!.. Әллә ниләр күрер иде халык, Чорлар шундый кара чагында Кулларыннан алып яктылыкка Сөйрәмәсә «сукыр» Каюмнар. Урам теле түгел —
оран теле Иҗат иткән халкы алдында Барысын да күргәнлектән авыр, Ифрат авыр «сукыр» Каюмга. Шул яктыга карап, забойларда Сукыр калган сабыр Алыптай, Замананың кара шахтасыннан Югарыга менгән халыклар.
Ай һаман дәү
Сезнең баскыч култыксасы... Акбай, өреп куркытмачы! — Я, сыйлан да тын гына тор: Йолдызлы күк нинди якты, Ай нинди дәү, нинди матур! Сабыр, Акбай, тик кенә тор...
Ә син, ишек, ачыла бел. Шыгырдама, тик кенә тор: Йолдызлы күк нинди якты, Ай нинди дәү, нинди матур!
Чыкты ишек шакыганга, Бик ерак бит әле таңга; Йолдыз сүнәр, кояш балкыр, Бер гаеп юк: күк йолдызлы, Ай нинди дәү, нинди матур!
Чыккач башын игән икән, «Сөям, нишлим?» — дигән икән — Улмы кыю, минме батыр?
Шыгрым тулы күктә йолдыз, Ай нинди дәү, нинди матур!
Чыккач башын игән икән, Иренгә ут тигән икән — «Янам, янам!» дияр чактыр... Абау, күзләр — йолдызмыни, Карашы — ай! —нинди матур.«
«Синеке бу язым!» — диде, Саубуллашып башын иде...
— Онытмамын, сау булып тор, Ай-йолдызлы сөю күге, Сөю күге нинди матур.
Гомер кыска, юллар озын, «Нишлим?» — диган моңсу кызның Хатирәсе җенда, хактыр... һаман йолдыз яна күктә, Ай һаман дәү, һаман матур.
Их, син, язмыш, куркытмачы! Таныш баскыч култыксасы... Кабат кайттым юллар йөреп, «Нишлим соң?» — дип, ялгыз торам. Акбай гына чыкты өреп, Дәү айны һәм мине күреп...
Таныш баскыч култыксасы... Акбай, өреп куркытмачы, Сыен миңа, тын гына тор, Ник өрмәдең башкаларга? һаман йолдыз яна күктә, Ай һаман дәү, һаман матур...
Адашкан болыт
— Әни, мине найден талгын?
— Басудан, улым, арыш арасыннан.»
Авыл капкасына җитәр-җитмәс Машинадан төштем... Я, хода! — Басудагы һәрбер алтын арыш Түбәсеннән чумган яктыга.
Ул тургайдыр! —
Камыл төпләреннән
Зәңгәр күккә кадәр, мөгаен.
Кыллар зыңлый —
шул кылларга тиеп
Оча
Минем авыл тургае!
Арыш арасында ятам ялгыз, Басу төпләреннән ургылып Күккә аша җылы.
Күктә исә
Адашкан да йөри бер болыт.
Ишетәм күк:
каш өстенә учын
Куйган килеш
Ерып арышны,
Килә әни! —
Әллә мине шулай —
Улын шулай эзләп барышы?..
Мин керфек тә какмый аны көтәм, Табар микән мине, юк микән? «...кайсы юлдэ улым... нинди елда... ...тамаклары гына... тук микән?..» — Мин биредә, әни!
Күк астында!
Җир өстендә, әни, мин һаман! ...Гел онытам күптән киткәнеңне Без яшәгән якты дөньядан.
Арыш арасыннан гына түгел, Тын авылдан, шаулы каладан — Җиде юлның чатларыннан хәтта Табарсың күк мине яңадан. ...Үткәннәргә китте,
үзе һаман Миңа карый сыман борылып.
Зәңгәр күзләремнең төбендә үк Адашкан да йөри бер болыт...
Офыкларда төн канаты яна
ЦИКЛ
Таныш сагыш камыш тавышында, Таныш тавыш камыш сагышында, Дулкын-дулкын булып ага җәйләр, Бар гомерем — сулар агышында. Кире кайтмый сулар, кабатланмый. Сиңа салкын бугай.
Сыен миңа.
Бер карасаң, дөнья — тоташ сугыш, Бер карасаң — гади уен гына. Иңнәремә салып кулларыңны Тынып калдың. Сулар ага, ага...
Сулар акмый — без китәбез гүя Күз күрмәгән төбәкләргә таба. Сүзсез генә сөйлик. Сүз кирәкми. Газап — сөю каны, ә бит бу кан Хасил булган тып-тын гөрелтедән һәм гөрелдәп торган зур тынлыктан. Офыкларда төн канаты яна, Пәйгамбәрләр йоклый тарихларда. Сүзсез генә сөйлик.
Ага еллар Сүзсез генә бәргәләнеп ярга. Мизгел саен тәмамлана җанда Үткәннәрем, янә мизгел саен Киләчәгем шуннан юлын ала. Шуңа елыйсыңдыр син, мөгаен... Елыйсыңдыр, шушы мизгел аша
Атлап чыгып, килер көннәремә Китмәсеңне белеп,
каласыңны Үткәнемдә...
Ятып иңнәремә Елыйсыңдыр...
Күзләреңнән үбәм.
Бу — хыялдыр, бәлки, әйт, яшермә!
Тик хыялый иреннәрем яна
Йолдыз сыман кайнар күз яшеңнән... Бер карасаң, дөнья — тоташ сугыш, Бер карасаң — гади уен гына... Үткәнемдә сиңа салкын булыр. Сүзсез генә сөйлик.
Сыен миңа.
Көзләр булып ян да җылыт мине — Үткәнеңдә калам бер ялгызым. Бик куркыныч булыр бер үземә. Гомер нинди кыска!
Нинди озын!..
* *
Көзге учакларда сәер моңсулык бар, Бигрәк үзгә икән көзге моңсулыклар! Китү чоры шул бу — килү чоры түгел, Китү җыры шул бу — килү җыры түгел. Китә поезд, китә моңсу гудок биреп, Китә ерак, якты офыкларга кереп. Китә кошлар, китә, урман өсләреннән. Чаялыклар китә дулар хисләреңнән. Иреннәрдә калды үбү эзе — дөрли! Яшәгәнмен бик күп, тоймаганмын берни. Күңелләрдә калды зур ачыну — дөрли I Аһ, чәчкәнмен бик күп, җыймаганмын берни. Дөрләр чагым булган утлар булып кына, Сайрар чагым булган талга куныл кына, Очар чагым булган биек-биекләрдә, Ыргыласы чорлар алтын киңлекләргә! Күз күреме җитмәс ярга йөзәр чаклар! Бәйдә килеш мине көтеп калган чаптар, һәммәсе дә киткән...
Кырда учак дөрли, Сөйләгәнмен бик күп. әйтмәгәнмен берни... Көзге учак — йөрәк, аһ, бу моңсулыклар!
Көзге учакларда сәер моңсулык бар...
— Аңлагызчы мине* —
Ялварумы,
Ачынумы икән бу сүздә’..
Аңлагызчы, яңгыр чүлгә кирәк. Кирәк түгел яңгыр диңгезгә!
— Аңлагызмы мине? —
Кеше тора, Бер ялгызы тора ни көтеп? — Җирдә аның меңләп өмете бар һәм юк аның һичбер өмете.
Кулы белән чигәләрен кыскан, Соң түгел бит, коткар син аны: Җирдә аның меңләп иманы бар һәм юк аның һичбер иманы.
Сандугачы киткән тирәк кебек Моңсыз калган аның йөрәге: Җирдә аның меңләп терәге бар һәм юк аның һичбер терәге!
— Аңлагызмы мине! —
Туганың бит,
Кан туганың — кеше эндәшә, Имгәнерлек егылмый бит кеше Әгәр артык биек менмәсә!
Биеклекләр өчен туган хыял Хәлсезләнеп башын игәндә, Каршы тауда уйный якты буран... Тын кысыла ләкин түбәндә!
Җан әрнүе белән дәшә икән — Егылган ул, димәк, биектән.
— Аңлагызмы мине!
Аңлагызмы мине!
Аңлагызмы миме —
Мин көтәм...
Бихисап бит безнең сүзләребез, Нигә саран соң без бер сүзгә? Аңлагызмы: яңгыр чүлгә кирәк, Кирәк түгел яңгыр диңгезгә...