ХАЛЫК ҺӘМ ДИН
Һәр халык дингә, руханиларга каршы юнәлтелгән мәзәкләргә, шаян анекдотларга
бай, алар йөзләрчә, меңнәрчә еллардан бирле буыннан-буынга күчеп киләләр. Язучы
Гариф Гобәй тәрҗемәсендә шуларның кайбер үрнәкләрен укучыларыбызга тәкъдим
итәбез.
РУС ХАЛЫК ӘКИЯТЕ
ШАЙТАН БЕЛӘН АЛЛА БӘХӘСЕ
Көннәрдән бер көн шайтан кырда нишләргә белми аптырап йөри иде, алланы
очратты. Сөйләшеп киттеләр. Шайтан, аллага шикаять итеп, мине кешеләр һич юкка
тиргиләр, ә сине мактап бетерә алмыйлар, ди.
Алла шайтанга:
— Син кешеләргә гел явызлык кына эшләргә карыйсың, сине шуның өчен тиргиләр,
ә мине яхшылыгым өчен мактыйлар,— ди.
— Дөрес түгел,— ди шайтан.
— Дөрес.
— Әйдә, сынап карыйбыз.
Алла риза була. Болар бер урманга керәләр. Инеш буенда сыерлар утлап йөри
икән. Яр читеннән барган бер сыер, аягы таеп, ярдан егылып төшеп, пычракка кереп
бата.
Крестьяннар йөгереп килә. Ә алла белән шайтан шыпырт кына күзәтеп утыралар.
Крестьяннарның берсе сыер янына килеп:
— Кая китереп керткән бит, у-у, шайтан тәре! — ди.
Шайтан алланың кабыргасына төртеп:
— Ишеттеңме? — ди.— Мин бит синең белән идем, бер нишлә мәдем, ә мине
тиргиләр.
— Әйе, ишеттем,— ди алла.
Кешеләр, тырыша торгач, сыерны баткактан өстерәп чыгаралар. Сые р хуҗасы
бүреген салып бер чукынып ала да:
— Мең шөкерләр сиңа, аллам, сыерымны чыгарырга булыштың,— ди.
— Ишеттеңме? — ди шайтан аллага,— син булышмадың бит, нигә алар сиңа рәхмәт
әйтәләр?
— Ә мин каян белим,— ди алла.
УКРАИН ХАЛЫК МӘЗӘГЕ
ИЗГЕЛӘР «БУЛЫШТЫ»
Бер абзый шәһәргә китеп бара иде. Юлда көчле буран купты. Адашып йөри торгач,
абзый аты белән бер кипкән елгага барып төште. Но. но!..— дип куа бу атын. Аты
кузгалмый да. Абзый уйлап- уйлап торды да, бәлки булышыр дип, бер изгегә дога
кылды. Ә ат — каккан казыкмыни!..
«Тукта, Мәрьям анага дога кылып карыйм әле»,— диде абзый. Ә ат һаман
кузгалмый. «Хатын-кыз ничек ярдәм итсен инде, җит- 186
мәсә, кулында сабый баласы... Кырык изгегә мөрәҗәгать итеп карыйм әле...»
Менә ул кырык изгегә дога кылды, атына бик каты «Но-о!» — дип кычкырды һәм
каезларга кереште. Ат арбаны бер якка каерып кузгалырга теләгән иде. тәртә шартлап
сынды. Абзый кырык изгегә ачуыннан:
— У-у, шайтан алгырлары!.. Изгеләр! — дип тиргәнә башлады.— Үзегез изге булып
йөргән буласыз, үзегез шуның да җаен белмисез?.. Бөтенегез бер тәртәгә ягмасагыз
соң! Егермегезгә бер тәртәгә, егермегезгә икенчесенә ятарга иде.
БЕЛОРУС ХАЛЫК ӘКИЯТЕ
МУЖИК ГӨНАҺ КЫЛДЫ
Берзаман фәкыйрь генә мужик поп янына килде.
— Хатыным синең яныңа тәүбә кылырга җибәрде. Ләкин нәрсәдән тәүбә кылырга
белмим, бер гөнаһым да юк.
— Кеше үтергәнең бармы?
— Юк.
— Урлаганың?
- Юк.
— Зина кылганың?
— Юк.
Поп котырынып:
— Ә гыйбадәт кыласыңмы? — дип сорый.
- Юк.
— Үзең, гөнаһым юк, дисең. Гыйбадәт кылмаган кеше гөнаһсыз була димени... Бар,
кайт та оч көн рәттән гыйбадәт кыл.
Мужик тыңлый. Дүртенче көнне поп сорый мужиктан:
— Я, эшләр ничек?
— Начар,— ди мужик.— Гөнаһ эш кылдым.
— Пнчек?
— Шулай. Мин, юләр, син кушканча, гыйбадәт кылып яттым. 0 миңа игенемне
урырга кирәк булган икән.
КЫТАЙ ХАЛЫК МӘЗӘГЕ
БУДДАЛАР БӘХӘСЕ
Бер карчык кызыл балчыктан әвәләгән ике будда асрый. Карчык, гыйбадәт кылган
саен, алардан ярдәм сорап ялвара. Бер тапкыр аның оныгы: _ _ ,
— Әби, син бу балчык сыннарга ни дип табынасың/ — дип сорый.
Әбисе ачуланып:
— Дәшмә! — ди.— Үзләре ишетмәсен, ачуларын китерерсең.
Көннәрдән бер көн малай, уйнап йөргәндә, сыннарның берсен то- шереп вата.
Әбисе ачуланып малайга ташлана.
— Бер будданы ваткансың бит. юньсез!
— Мин түгел. - ЛИ малай.'- Л.тлр ухлар... Башта талантгылар. Аннары тегесе
монысынык башына таак белән шалт берне! ӘОланен кенә төште.
— Ялганлама. Алар сугыша алмыилар.
— Ә талаша да. сугыша да алмагач, алар ничек сиңа ярдам итә алалар соң?