ЭПИГРАММАЛАР
Нәкый Исәнбәткә
Хуҗа Насретдингә шарик кеше — Нәкый агай йөри ялан баш,
Үткәннәрдән алган шәриф эше Килер заманнарга замандаш.
«Намус»лы авторга
Мин тәүфыйклы егет, мал да табам, Кысып кына торам бу кесәмне,
Мин аермам аны, Гомәр агам, Кияүгә бирчәле Нәфисәңне!
Сибгат Хәкимгә
Туры юлдан чапкан пар атларны Нинди җеннәр куа торгандыр,
Мактау көтеп яткан братларны Бер җылы сүз әйтеп куандыр.
Гариф Гобәйгә
«Маякчы кызы»н алды да Корьәнхафиз булды Гобәй,
Саваплы да, оҗмахлы да, Хурлар белән, әйдә, гүляй!
Фатих Хеснигә
Корычтан көбәсен кия, Янына укларын өя. Тисә тиенгә дә
тия, Тимәсә ботакка тия, Тимәсә дә үзен сөя.
Шәүкәт Галиевкә
Берәүләр эченнән тынды, Берәүләр сөйләшерләр: —
Шәүкәт тә начальник булды...
— «Бар икән күрәселәр...»