Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ЗУР СӘЯХӘТ


СҮЗ БАШЫ
у сәяхәт турында язмый калу мемкин түгел, һем хәзер инде аны тулырак, тәфсиллерәк ител те язарга кирәк.— шундый карарга килдем мин, озак уйлана торгач.
Ченки беренче зур сәяхв истәлекле Тарихи.
Горький исеме белен бейле.
рылган. Язучыларыбыз, сәнгать эшлеклеләребез, журналистларыбыз,— олылары да. не- челоре дә,— республикабыз районнарында гына түгел, илебез буйлап та туктаусыз йерилер. Украина һәм Урал, Үзбәкстан һәм Себер, Белоруссия һем Казагыстан Латвия һәм Кыргызстан, Ерак Канчыгыш һем Әрмәнстаи...— нермәгән, күрмәгән җирләр аз калгандыр. Шулай, халыклар дуслыгы, әдәбиятлар дуслыгы тирән тамыр җәя. Офыклар киңәя. Хәтта күп кенә чит илләрдә дә йереп кайтулар булып тора. Иска тәшкәннорен генә санап китсәң дә Польша һәм Финляндия, ГДР һәм Сүрия, Монголия һәм Теркия, Румыния һәм ФРГ. Болгария һәм Ливан, Чехословакия һәм Куба. Корея һәм Бельгия.» Самолетларда, океан лайнерларында ...
Ә кайдан һәм ничек башланды болар!
Минем бу язмаларым нәкъ менә шул турыда, зур сеяхетләребезнең беренче ремне. кичергән хисләремне яңартам.
адымнары турыида.
Бу беренче зур сәяхәтебез турыида мин менә бүген, аңа инде кырык елдан артык вакыт үтог киткәч язам һем үз вакытында газете-журнал битләрендә басылган очерк-репортаж лардан да. тагын башка терле чыганаклардан да файдаланыл, күңелемдә аны яңадан кабатлыйм, күз алдымнан үткерем, күргәниеремне-ишетиеннә
нинди уңышлар-җиңүләр белен каршыладык! Шулар нетиҗе- сенде, инде беэге, безнең иҗади эшебезгә дә бетен шартлар, киң мемкинлеклертуды-
Бор үк вакытта бу үземнең яшьлегемә дә сеяхет була икән еле Инде олыгайган аң, акыл, белем белән яшьлеккә сеяхет. Ә мондый хәлнең әйбәт үзем*
Истәлек кыскартып басыла.
•әлекләре дә булмый калмый. Ул магында тиешенме, «ирегенме күрми-белми калган, яки күреп тә аларга төпле бәя биреп җиткерә алмаган нәрсәләр бүген инде бик яхшы танышлар,— алар турында мин инде ул чакта күргән-белгән, хис иткәннәремә бүген укып-өйренеп белгәннәремне дә куша-ести барам.
Автор
Август, 1972. I. Максим Горький киңәше белән
Барыбыз да бик уңайлы каюталарга урнашып беттек. Аккош кебек ак матур пароход соңгы гудокларын биреп, пристаньнан кузгалып китте. Хушлашулар, кул болгаулар, яулык селкүләр...
Казан артта калды. Ә алда — зур сәяхәт юлы! Йөрәкләр җилкенә, ниндидер сабырсызлык та, алдагы ниндидер билгесезлек хисләре дә кузгалып куя; шатлану да, беркадәр борчылу да, пароходыбыз артыннан калмый очып йөргән акчарлаклар кебек, безнең белән ияреп баралар... Шундый озын юлны ничек үтәрбез, найларда булырбыз, нәрсәләр күрербез, кемнәр белән очрашырбыз, нинди нәтиҗәләр белән әйләнеп кайтырбыз?..
Бу — язучылар экскурсиясе. 1929 елның август ае. Маршрут: Казан — Әстерхан— Махачкала — Баку — Тифлис — Батум — Ялта — Симферополь — Харьков — Мәскәү — Казан. Заманына күрә — баш әйләндергеч озын юл, төрле шәһәрләр, төрле республикалар, төрле халыклар, төрле табигать күренешләре. _
Экскурсиядә катнашучылар исемлегенә игътибар итегез: Галимҗан Нигъмәти (җитәкче), Шәриф Камал, Гомәр Гали. Кәрим Тинчурин, Гумир Толымбайский, Мөхәммәт Гали, Кави Нәҗми, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Закир Гали, Салих Сәйдәш, Сәрвәр Әдһөмова, Исмәгыйл Рәми, Шакир Шамильский, Зариф Бәшири, Гавриил Беляев, Лев Рубинштейн, яшьләрдән — Мирсәй Әмир, Демьян Фәтхи һәм бу язмаларның авторы. Әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең якты йолдызлары — киң танылган өлкән язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, тәнкыйтьчеләр, композитор, артист һәм журналистлар, һәм шулар арасында—әдәбиятка яңа гына аяк атлап килә торган безнең ише яшь язучылар. Үз эченә әдәбият-сәнгатебезнең төрле катлау көчләрен туплаган шундый зур төркем белән ясалган шундый озын юллы экскурсия — культурабыз тарихында беренче буларак, һичшиксез, зур әһәмиятле һәм һич тә онытылмаслык олы вакыйга ул. Чөнки бу сәяхәт якын дустыбыз һәм бөек оста-зыбыз Максим Горький киңәше белән башланып китте, заманында ул үзе булган урыннар аша үтте һәм Мәскәүдә аның янында булу, очрашу-сөйлөшү беләк төгәлләнде.
Мин бу бөек язучының, бөтен дөньяга киң танылган титан художникның әсәрләре белән инде таныша башлаган булсам да, үзен моңарчы күрә алганым юк иде. Аның гаҗәеп авыр һәм катлаулы да, шул ук вакытта сокландыргыч бай һәм игелекле дә тормыш-иҗат юлы миңа тулысынча таныш иде дип шулай ук һич тә әйтә алмыйм. Ул вакытта шәһәребездә хәзерге мәгълүм Горький музее да юк иде әле. Ул 1940 елда гына оештырылды һәм, сүз уңаенда әйтеп китмичә булмый: бетмәс-төкәнмес энер-ияле Мария Николаевна Елизарова тырышлыгы белен бу музей елдан-ел киңәя- байый бара һәм илебезнең төрле почмакларыннан, чит илләрдән килгән экскур- сантлерны, туристларны үзенә тарта торган гаять әһәмиятле культура учакларыбыз- нын берсенә әверелде.
Горький!.. Әле бала чагымда ук, русчаны аз-маз сукалый башлаганда, минем кулыма ничектер юка гына бер китап килеп эләккәнен хәтерлим. «Челкаш». Китап-
нык да, геройның да исеме шулай иде. Автор турында уйлаган да юк ул чакта, • менә Челкаш үзе һем авыл егете Гаврила исте калган. Авыр тормыш аркасында тайгак юлга кереп киткән, угрылык белән шегыльләнүче сукбай Челкашның бик оста күрсәтелгән уйлары һәм эшләре, киң диңгез күренешләре күз алдыннан озак китми торды. Челкаш үзе кыек юлда йөри, ә үзе ничек ирек сеюче кеше! Ә менә авыл егете Гаврила бозык кеше дә түгел, ә эчке рухи деньясы белән Челкаш ф Гавриладан күл естен тора. Башта ул хәл ничектер сәер сыман да тоела. Әмма н ныклап уйласаң, монда бик зур һәм тирен идея ята икән! Фаҗигале язмыш колы J булган Челкашта бик яхшы кешелек сыйфатлары сакланып калган икән әле: ул § хосусый милекчелеккә, комсызлыкка дошман! °
Ул чагында, беренче укыганда, миндә мондый фикер йәртүләр. әсәрне, образ- ?; ларны болей «анализлавым» булмаган, әлбәттә. Инде менә байтак еллар үткәч. ” «Челкашпны кабат берничә тапкыр уку нәтиҗәсендә туган уйларым болар.
Горькийның «Балачак», «Малейлыкта», «Минем университетларым» кебек авто- ~ биографик әсәрләре миндә аеруча кечле теэснр калдырды. Бигрәк тә — Казан ы чорына багышланган хикәя һәм повестьлары. Алариы мин әледен-әле кулга алып м карарга да гадәтләнеп киткәнменф
Әйе, әсәрләрен яратып укысам да, ул елларда Алексей Максимовичны күргәнем юк иде әле. Аның җанлы образы минем хыялымда гына яши иде. Сәяхәттә катнашучы башка олы язучылар исә бу яктан да бәхетлелер: аларның күбесе моннан бер ел элек Максим Горькийны күрү, аның белән очрашу-сейләшү бәхетен татыганнар, Ничек булган бу?
...1928 елны, нәкъ шушы август аенда, без кузгалып киткен Казан пристанена «Урицкий» исемле пароход килеп туктый һәм ул үзе белән бик кадерле кунак алып килә: Горький Казанда!
Мин ул чакта Казанда булмый калганмын, отпуск алып, ялга чыгып китмәнмен Кем белгән бит! Нәкъ шул айда Горькийның Казанга килечеге билгеле булса, ял белән исәпләшеп торыр идеммени! Минем эчен генә түгел, күпләр ечен бу шулай иотелмегон, алдан билгеле булмаган вакыйга булгандыр дип уйлыйм. Чеики Алексей Максимович, мәгълүм булганча, какшаган сәламәтлеген ныгыту ечен, Владимир Ильич киңәше белән, чит илләргә киткән иде Анда алты ел булды ул. Чехословакия, Германия һәм соңра Италия курортларында дәваланганнан соң, 1928 елның май азагында (28 майда) Ватаныбызга, Мескеүгә кайтып тәште һәм менә август башында ук (4 августта) — ул инде Казанда! Яшьлек елларында үзенең кырыс тормыш университетын үткән һәм, үзе әйткәнчә, рухи яктан туган шабере Казанга әнә ничек ашыккан ул!
Республикабызның югары оешмалары тарафыннан экскурсия месье лосе уңай хәл кылынгач та, бигрәк тә аның составы билгеләнгәч һем шулар исемлегенә яшьләрдән мин дә кертелгәч, сораштыра башлыйм, газета подшиекаларын актарам Ул чакта Татарстан хокүмәте вәкилләре Горькийны Кама тамагында ук херммләп каршы алганнар икән.
Кешеләр Казан пристанена агылган. Бик күл халык җыелган анда. Пароход пристаньга килеп туктар-туктамас — кадерле куиокны котлаулар, кул чабулар белен бетен тире-як гәрлеп торган. Шеһердә җомегатьчелек белән беренче очрашу шул ук кенне кич җиде сәгатьтә, Бауман урамындагы Зур драма театры бинасында булган. Теләгән барлык иешене дә театр сыйдыра алмаган, әлбәттә. Әмма күпмедер язучылар анда була алганнар Гадел Кутуй, Габдрахман Мин ский кебек елгер, кыю егетләр исә пристаньде чекта ук пароходка кереп, Алексей Максимовичны котлаганнар һам аңа үзләре эшли торган «Авыл яшьлере» журналының Горькийга багышланган санын тапшырганнар.
1 Сервер ханым Өдһәмоәа тарафыннан татарчага торҗеме итеп басылган шундый бор томга бик дулкынланып язган рецензиям де матбугатта басылып чыкты («Соеет әдәбияты» журналы. 1949 ел. № 5).
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ
Ә менә Кави Нәҗми барыннан кыюрак, тәвәккәлрәк булып чыккан! Бу очрашуда ул Алексей Максимовичка үзенең «Шобага» исемле хикәясенең русчага тәрҗемәсен буләк иткән. Алексей Максимович Мәскәүгә кайту белән аны укып та чыккан һәм Кави Нәҗмигә бу хикәясе турында фикерләрен әйтеп хат та язып җибәргән! (Бу хат М. Горький әсәрләренең 30 нчы томында урнаштырылган.)
Икенче көнне исә аеруча истә калырлык вакыйга була: Татар мәдәнияте йорты (хәзерге ТЮЗ бинасы) залына язучылар, журналистлар, эшче хәбәрчеләр җыела. Анда алар үзләренең боек остазлары Максим Горький белән очрашалар. Шунда үзара дусларча бик җылы, җанлы әңгәмәләр була. Горький илдә үзе күргән уңышлар турында бик сокланып сөйли, «Наши достижения» исемле журнал чыгара башларга һәм анда уңышларыбыз турында киң итеп, матур итеп язарга кирәклеге турында сөйли, безнең уңышлар турында бөтен дөнья белергә тиеш, ди. Аннары халыклар дуслыгын чагылдырган милли әдәбиятлар альманахы чыгара башларга бик вакыт җиткәнен әйтә. Бер-беребезне әле тиешенчә яхшы белмибез, ә бу бик кирәк, ди. Татар язучыларына ул тагын бер практик киңәш бирә: сез илебездә күбрәк, ешрак сәяхәт итегез, күпне күрергә, күпне белергә тырышыгыз, чын язучы өчен андый сәяхәтләр бик файдалы була, ди.
Моңдый акыллы киңәшкә колак салмый мөмкинме соң!
һәм бер елдан соң ул сәяхәт башланып та китә. 2. Ул елларда
1929 ел. Түбәләр күккә тигән чак: «Безнең юл», «Авыл яшьләре», «Азат хатын» журналларында, газеталарда беренче хикәяләрем, очеркларым басылып чыкты. («Кабул булмаган корбаннар», «Саҗидәкәй», «Икмәк һәм хатын» һ. б.) Мине да яшь язучы дип йөртә башладылар. Бу яңа исемгә бәйле булып, ниндидер зур җаваплылык белән борчылу хисләре дә, бер үк вакытта моңарчы булмаган горурлык та хәзер инде, үзләрен физик сиздереп, Казан урамнарында минем белән бергә йөриләр. Алар әле җилкәгә авыр йөк булып менеп басалар, әле әллә кайларга еракка, биеккә очырып алып китә торган канатларым булып әвереләләр. Ничек |.енә булмасын — ө күңелгә рәхәт! Уен түгел — яшь язучы! Түбәләр күккә тими хәле юк.
Яшьлеккә хас булган шундый исерткеч уйлардан айныйсың да, тирә-ягыңа җентекләбрәк карыйсың, күктән җиргә төшәсең. Күк дигәне дә аның әле —һи, безнең ишеләрнең күге нәрсә ул! Инде канатлары ныгыганнан-ныгый барган яшь совет әдәбиятыбызның гомум күге, ой-яй, әнә нинди чагыштыргысыз биектә икән инде.
Исемнәр, аларның иҗат җәүһәрләре...
Әнә, озын сары чәчле, зур зәңгәр күзле, калын иренле, гел елмаеп, атлаган саен тирә-ягына шатлык таратып, хәтта «айга да шлем кидереп» йөрүче Такташка кара син. «Җир уллары» белән күтәргән шау-шуы әле тынып та җитмәгән, «Нота», «Провокатор», «Чемберлинга җавап нотасы» белән гүләп ала ул һәм безнең борыбызны да ярсытып, уяулыкка өнди, көрәшкә әйди. «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын язып, куәтле уйлар, тирән хисләр ташкыны белән үлемсез Ленин исемен, Ленин байрагын тиңсез биекләргә күтәрә. Бу политик һәм поэтик гүзәл әсәрләренә өстәп, тагын аның бай таланты белән иҗат ителгән «Давылдан соң», «Күмелгән кораллар», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Мокамай», «Алсу», «Нәни шаярулар» кебек энҗеләре гел укучы кулында, уенда, күңел түрендә.
Сәхнәләрдә Кәрим ага Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр», «Ил«, Шәриф ага Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Ут», Фәтхи ага Бурнашның «Таһир- Зөһрә», «Хөсәен Мирза», «Камали карт» пьесалары шаулап бара. Афишаларда яшьлек дәрте белән үткен, кызыклы итеп язылган пьеса авторлары Гадел Кутуй, Риза Ишморат, Габдрахман Минский исемнәре дә ен> кына күренә башлый. Китап кишта- ләрендә, укучы кулларында Галимҗан ага Ибраһимының «Безнең көннәр», «Казакъ
КЫ1Ы», «Тирен тамырлар», Шариф ага Камалның яңа гына басылып чыккан -«Таң атканда» романнары, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Фатих Сәйфи-Казанлы кебек үзенчәлекле талант ияләренең терле жанрда язылган яңадан-яңа әсәрләре... Революция һәм гражданнар сугышы комиссарлары һәм солдатлары Шамил Усманое, Кави Нәҗми, Гомәр Гали, Афзал Шамов, Гумир Толымбайекий, Махмуд Мачсудлао хәзер инде үзләренең хикәя һәм пьесалары, шигырь һәм нәсерләре белән укучы- ♦ ларның игътибарын яулап алып, үзләренең көрәшче-сугьгшчы сыйфатларын шулай әдәбият фронтында да бик нәтиҗәле, тәэсирле итеп күрсәтеп киләләр...
Кыскасы, прогрессив иҗатлары белән патша Россиясендә ух үз халкына турылык- S лы хезмәт иткән һәм Октябрь резолюциясен котлап каршы алып, талантларын ° тулысынча яшь Совет Ватанына багышлаган мәшһүр исемнәр белен янәшә, оеволкэ- ~ ция дулкынында күтәрелеп чыккан яңа яшь кечләрнең әдәбият-сеягать мәйданында п тарихи зур һәм изге эш алып барулары белән характерлы еллар иде бу. Әдәбияты- У быз күге түбәсенең һаман-һаман биеккә күтәрелә барган еллары иде.
Минем һәм минем яшьтәш каләмдәшләрем ечен, ягъни яңа гына тернәкләнеп килә торган яшь калә/лнәр эчен исә алар — әле*с саналган исемнәр — шулай ух бум я җитмәслек югарыда торалар кебек, без аларның һәркайсын үзебезнең остазыбыз ф итеп таныйбыз, һәм менә шулерның алдынгы вәкилләре белән бергә безгә дә, миңа да, ил буйлап экскурсиядә йөрергә, айлар буе гел янәшә булырга, аралашырга, бер һаваны суларга, бер табыннан ашарга туры килү... Баш әйләндергеч бәхетле язмыш дими нәрсә дисең моны...
Ләкин шул ук вакытта безнең алдыбызда тагын бер хакыйкать ачылып китә. Ул да булса, едеби кичәләрдән, матбугатта басылып килә торган мәкаләләрдән, очрашып сөйләшүләрдән, яңа язылган әсәрләрне тикшерүдә (әле тыңлаучы булып кына) катнашулардан алган тәэсоратлар... Ул зур остазларыбыз бик тыйнак һәм үз-үзләренә таләпчәннәр икән, үзләрен бер дә алан зур итеп санамыйлар икән. Ирешелгоннән канәгатьләнү, масаю дигән нәрсә дә юк аларда. Уңышлар турында гына түгел, кимчелекләр турында, аларны бетерү һәм алда торган зур бурычларны хәл кылуга омтылу турында сүз күбрәк ишетелә. Кыэу-кызу бәхәсләр алып барыла. Ә чыннан да шулай кирәк бит ул! Артка карап түгел, алга карал яшәү — эшләүнең асылы шулдыр бит. Тормыш тәҗрибәсе шуңа ейрәтә. хөкүмәтебез, партиябез шуңа әйрәтә ләбаса.
Ә әдәбиятка партиянең игътибары бик зур. Ленин әйгеп-аэып чалдырган васыятьләрнең берсе бу.
Татарстан өлкә партия оешмасы язучыларның зше, тормышы, иҗаты белен гел кызыксынып тора. «Татар матур әдәбияты фронтының хәзерге хәло һәм партиянең бу юлдагы бурычлары» турында елкә комитеты тарафыннан !9?9 ел май аенда кабул ителгән тезисларының әһәмияте зур булды Анда, күп кенә бик тә вакытлы һем файдалы күрсәтмәләр җөмләсендә, әдәбиятта халыклар дуслыгын чагылдыру, язучыларны интернационализм рухында тәрбияләү чараларына да аеруча басым ясала. Бу эштәге кимчелекләр күрсәтел үтелә һәм аларны бетәру-булдырмау чаралары билгеләнә
Татар әдәбияты һом әдипләр хәзергә үз тирәләрендә генә әйләнәләр, диелә тезисларның бер пунктында. Алар арасында интернациональлек тәрбиясе конкрет юлга салынып җитмәгән. Хәтта рус әдәбиятыннан татарчага һәм татарчадан русчага тәрҗомәлор дә юк дәрәҗәсендә. Көнчыгыш күрше республика һем өлкәләрнең әдәбияты, әдипләре белән мөнәсәбәт куелмаган диярлек.
Бик конкрет чаралар да билгеләнә ул тезисларда. Мәсәлен, «Әдип, шагыйрь һәр вакыт тормышның киң катлавы белән танышып, өйрәнеп торырга тиеш. Әнә шул багланыш юлларыннан итеп, татар язучыларына авылларга, күмәк хуҗалыкларга, эшче, промышленность районнарына, күрше республика һәм өлкәләргә, хәтта чит иллөрга чаклы борып танышырга мөмкинлек тудырырга, моның өчен аларның матди якларын тәэмин итеп, командировкалар бирергә, озаграк сроклы экскурсияләр оештырырга һәм башка шундый чаралар күрелергә тиеш».
Бу сүзләр когазьдо генә калмый. Татарстан партия һәм хөкүмәт оешмалары махсус карарлар да кабул итә, шулардай берсе — әлеге безнең экскурсия турында. Вакыты, маршруты, составы билгеләнә, кирәкле күләмдә акча җибәрелә.
ГАЗИЗ ИДЕЛ Л
10 август «Кызыл Татарстан» газетасының бер бите шушы экскурсиягә багышланган. Бөтен бит буена эре хәрефләр белән аншлаг: «Пролетариат матур эдәбитын һәм сәнгатен үстерү өчен халыкара элемтә юлында.
Бүген татар пролетариат язучылары ассоциациясе, татар совет язучылары җәмгыяте членнары һәм сәнгать көчләре СССРның көнчыгыш, көньяк җөмһүриятләренә экскурсиягә ч ы г а л а р».
Бу биттә экскурсиянең максаты һәм әһәмияте турында Галимҗан Нигъмәти, Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәш, Гадел Кутуй мәкаләләре урнаштырылган, катнашучыларның исемлеге, кыскача әдәби характеристикалары һәм рәсемнәре бирелгән, экскурсиянең маршруты күрсәтелгән.
Юлга чыгар алдыннан, иртән сәгать унда «Кызыл Татарстан» редакциясенә җыйналдык. Ул чакта хәзерге Матбугат йорты юк әле. Редакцияләр Ленин урамындагы Икенче Советлар йорты дип аталып йөргән бинада (үзәк почтамтка каршы) урнашканнар. Редактор Сафа Борһан кабинеты әллә ни зур булмаса да, ничектер барыбыз да сыеп беттек. Казандагы соңгы сөйләшүләр, киңәшләр шунда булды. Аннары барыбызны бергә рәсемгә төшереп алдылар, фотография шул ук бинаның аскы катында урнашкан иде...
Безне үзенең якты, җылы почмагына алган «Год революции» исемле пароход көндезге сәгать бердә Казан пристаненнан кузгалып китте.
Һавалар кызу тора. Берәүнең дә каютада бикләнеп утырасы килми. Әйберләрне (алар күп түгел, нибары берәр чемодан) урнаштырдык та палубага чыктык. Монда һава саф, җиләс, сулавы җиңел, рәхәт! Яр буйларында бер-берен алмаштырып торган матур күренешләр дә сокландыра безне. Әле текә яр, әле киң болын, әле куе урман, әле авыл, әле шәһәр... Боларның барысы күңелдә нинди дә булса э> калдырмый үтми. Я шунда ук, я каюталарга кергәч тә, блокнотлар өстендә каләмнәр кыштырдый башлый. Уйлап карасаң, Горький киңәше белән башланган бу сәяхәтебез үзенең бик күп башка яклары белән дә Горькийга, аның исемен» бәйләнгән булып чыга бит әле. Менә, пристаньга килеп төшү, пароходка утыру белән ук—
Казанда чагында шушы пристаньда ул грузчик булып эшләгән, ә аңа кадәр, малай чагында, шушындый пароходларның берсендә Идел, Кама буйлап йөзеп йөргән. Кем булып? — Кухняда бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы савыт-саба юучы булып— «Шушындый пароходларның берсендә» дип ялгыш әйткәнмен, әкрен йөри торган, кечерәк кенә иске бер пароход була ул. Исеме «Добрый» була һәм ул иронияле яңгырый, чөнки эче һәм эше катылык, бозыклык, явызлыктан гыйбарәт була. Җыен вак-төяк һәм шикле кешеләр генә утырган, ахры, аңа, чөнки бер үк вакытта ул буксир хезмәтен дә үти—тимер богаулы арестантлар төялгән рәшәткәле баржаны сөйрәп бара. Ә пароходтагы матрослар да, кухня эшчеләре дә, пассажирлары да юләрлек белән кыргыйлык җыелмасы булган кешеләр була һәм аларның орышу-сугышуларын күреп, төрле оятсыз сүзләрен ишетеп, баржадагы бичара тоткыннарның газапларын күреп, яшь Алешаның җаны сыкрый...
Казаннан кузгалып китүгә 2—3 сәгать үткәч, Иделнең уң як ярында зәңгәр гөмбәзле чиркәве һәм шуңа тоташып тезелеп киткән салам һәм такта түбәле йортлары белән бер авыл күренде. Идел буйларында күп очрый торган авыллардан әллә ни аерылып тормаса да, олы абыйларыбыз һәм аларга ияреп без дә бу авылга аеруча игвтибар итми калмадык. Шулай булмыйча! Бу бит Горький исеме белән бәйләнгән мәгълүм Красновидово авылы.
Зур пароходлар бу Красновидово пристанена туктамый — ул авыл озакламый артта калды, һәм Алексей Максимовичның «Минем университетларым» исемле әсәренең ахыргы битләре яңадан хәтергә төште.
Деренков булычныенда эшләгән, рухи һәм физик газаплар белән изелгән бер чоры... Шундый көннәрнең берендә, пекарнядан магазинга килеп кергәч тә, Горький таныш булмаган бер кешене очрата. Дөресрәге, бу кеше — украин Михайло Антонович Ромась — үзе Горькийиы очратырга дип монда килгән икән. Ул аны үзенә—Красновидовога чакыра, миңа кибеттә булышырсың ди, буш вакытларыңда укырга миндә китаплар күп, ди.
Горький ризе була һем аңа иярә.
Ромась бу авылда күз буяу өчен генә кибет тота, асылда исә ул — сергеннәрдә булган революционер,— авыл халкы арасында аң-белем, хаклык тарату белән ше- гыльгәнә, мужикларны, вак бакчачыларны артельгә оештыру, спекулянтлар, байлар изүе астыннан котылу кирәклеген аңлата. Горький аңа бу эшләрдә якыннан торып булыша. Сабыр табигатьле акыллы Ромасьны ул бии яратып китә. Шунда бик күп ♦ укый да: Ромась китапханәсендә табигать фәннәре турында төрле китаплар һәм н Писарев, Добролюбов, Чернышевский, Пушкин, Некрасов, Гончаров әсәрләре 3 була.
Авылның карагруһлары, байлар, поплар Ромасьны, Горькийны дошман күрәләр, ° террор оештыралар, кибетләренә, йортларына ут тертеп яндыралар. Кәчле янгын вчендә калган Горький үлемнән чак котыла һәм шуннан соң, бу кабахәт тормыш шартлары белән аяусыз көрәшергә кирәклек турындагы уйларын күңелендә инде -J ничәнче тапкыр кабатлап, яңадан юлга чыгып китә: Идел буйлап түбәнгә, Каспийга - һем тагын арыракка... хәзер без барасы юллар...
Юлга чыгу белән үк Горький турында шулай дип уйландырган Красноеидово -3 авылын, ялгышмасам, беренче булып күрүче һәм безгә күрсәтүче — Галимҗан ага ф Нигъмәти булды бугай. Ул безнең экскурсиябезнең җитәкчесе булуыннан да түгел иде бу. Ул бит, без яшьләр кебек, Горькийга табынучы гына түгел, ә минем уемча, гомумән, безнең арабызда бу бөек язучының тормышын һәм иҗатын иң күп һәм г- тирәнтен белүче әдип. Аның Горький иҗатына багышланган махсус әдәби-тәикыйть ы хезмәтләре булуына таянып әйтәм моны. =
Галимҗан Нигъмәти. Зур әдип, тәнкыйтьче, әдәбиятчы, бу өлкәдә зур авторитет. Ә үзе шундый садә. Мин аңа сокланып, зур ихтирам белән карыйм, күзәтәм. 2 Ул, берүзе булганда, читтән караганда гел уйчан булып күренә, инде шунда ук п берәр кеше белән сөйләшә башладымы,— ә ул бик җылы, ягымлы итеп сөйләшә,— "" аның йөзендә елмаю сызыклары хасил була, кинәт үзгәреп китә, сиңа бик якын, күптәнге танышын булып, дустың булып күренә, сиңа төбәлгән елмаюлы күзләре синнән дә шундый ук елмаю, җылылык таләп итә кебек. Бераз туктал тора дз борынын тартып куя (аның шундый сәер гадәте дә бар). Нинди генә хәл булмасын, ул үзен гел тыныч тотар, чыраен сытмас, тавышын күтәрмәс, бәрелеп сугылмас. Җитди чакларында да эчне җылылык чагыла аның чыраенда...
Моңа кадәр миңа аның белән (гомумән, бу сәяхәттә катнашучы күпчелек олы кешеләр белән) болай якыннан аралашырга бер дә туры килмәгән иде. Күзәтүләрем— шушы сәяхәт барышында гына. Уңае килгәндә, алда ук әйтел куйыйм, со- ныннан да Галимҗан ага Нигъметигә карата миндә туган ул яхшы хисләр үзгәрмәде Ул минем «Пумала башлар» исемле беренче җыентыгымны 1930 елда үзе карал бастырып чыгарды. Нәшриятта эшли иде ул. Мондый яхшылыкны, мондый ярдәмне оныту һич момкин түгел, ченки язучы биографиясендә беренче китап — ааыр һем озын, кадерле һәм мактаулы юлның беренче җитди адымы бит. 3. Идел куенында
«.Пароход киң Идел суын ярып, артта күбекле дулкыннар калдырып, һаман алга бара. Идел! Җиде мең километрга диярлек сузылган беек, матур су юлы. Европаның иң зур елгасы. Россиянең олы урамы! Монда җәй буе кызу хәрәкәт Кешеләр тулы пароходлар, терле мал-мәлкәт теягеи эрелә-еаклы баржалар, озынга сузылган саллар еледән-огс очрап тора. Пароходлар гудоклары белен сәламләшәләр, кешеләр палубалардан бер-берсена кул болгап, яулык селкеп калалар. Мондый эчкерсез МОлаемлык хәрәкәтләренә без дә кушылабыз. Идел, шулай, таныш булмаган кешеләрне дә бер-беренә якынайта, бер-беренә тарта икән. Үз тирәсенә һам үэеиә килеп коя торган кече тугай елгалары тиресенә урнашып гомер игүче бик куп хаяык-
ларның (рус, татар, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмурт һ. б.) үзара дуслык һәм туганлыклары шул Иделнең киң һәм җылы кочагында бергә ныгып килә түгелме соң!
Менә Кама тамагын да узып киттек. Монда, Кама елгасы килеп кушылгач, Идел тагын да мәһабәтрәк булып китә, кеч-куәте арта аның һәм матурланганнан-матур- лана бара ул.
Без инде икенче, өченче көн юлда. Картага күз төшерәбез. Вак-төяк борылышларны искә алмаганда, Идел, Казаннан алып Самарага (хәзерге Куйбышевка) хәтле, туры юнәлеш белән коньякка таба ага. Без моны көндез кояшка, төнлә йолдызларга карап та чамалыйбыз. Тик менә бер урында ул үз юлында элмәк сыман бер матур борылыш ясап куя. Бу — Самара борылышы. Пароходыбыз, сулъяк ярдагы Ставрополь шәһәре турысына килеп җиткәч тә, үз юлында горур булып басып торган текә таулар тезмәсенә килеп бәрелә яза... һәм урыны-урыны белән уннарча километрга җәелеп торган Идел бу урында ярты километргача тараеп кала, агышын үзгәртеп, көнчыгышка карап китә, аннары яңадан көньякка борыла, бу юнәлештә озак бармый, төньякка таба борыла һәм Сызрань шәһәреннән соң яңадан үзенең туры юлына төшә — көньякка омтыла. Бер-ике. җөмләдә генә әйтелеп киткән бу борылыш үзе алай кечкенә түгел — 200 километрга сузыла ул (ә борылышны алып ташлап, Ставропольдән Сызраньга туры юл сузсаң—аңа нибары 20 километр гына була икән!).
Казанда чакта Идел буйларына килеп чыкканда, каршы ярдагы Ослан тауларына карап еш кына соклана идем. Туган шәһәрем Әстерхан тирәсе тоташ тигезлектән, сахра-далалардан гыйбарәт булганга, бу Ослан миңа шулай тәэсир итә булгандыр, ихтимал. Үзе әллә ни дә түгел, югыйсә, ә менә нишлисең — тигезлектә матур калкып күңелгә хуш булып торган ямьле бер урын ул. Күзләргә ял биреп торучы яшеллеккә чумган пейзаж, тау итәгендәге авыллары, алма бакчалары сине үзләренә гел тартып торалар сыман. Ул елларда олы язучыларыбызның кайберләре җәйге ялларын да семьялары белән шунда (Югары Осланда, Түбән Осланда) үткәрәләр иде.
Ә менә хәзер без Жигули тауларына бәрелә язып, бәрелә язып барганда, аның матурлыгы һәм мәһабәтлеге алдында сокланмый кала алмадык.
Күбебезнең бу Жигули тауларын да беренче күрүе түгел, әлбәттә. Ләкин шунысы бар бит: матурлык дигән нәрсәнең аның һәр күрүеңдә яңадан-яңа яклары ачыла тора, шуңа күрә дә аны кабат карыйсың-күрәсең килә.
Жигули, текә ярлары белән Иделгә герәлеп, мәһабәт күкрәген киереп торган баһадир сыман күренә. Тауның биеклеге урыны-урыны белән 370 метрга җитә. Хикмәт аның бу биеклегендә дә түгел. Аннан да биегрәк, аннан да мәһабәтрәк таулар күп безнең илебездә. Ләкин аларның кайсысын (мин үзем күрә алганнарын, әлбәттә) бу Жигули белән тиңләргә мөмкин! Узган гасырларда Идел буйларындагы мәгълүм крестьян хәрәкәтләре белән, Степан Разин исеме белән бәйләнгән, үзе турында җырлар, легендалар тудырган тарихи урын ул Жигули. Бу турыда энциклопедик белемле булуы белән арабызда аерылып торган Кави Нәҗми сөйләп китә. Аңа шагыйрь Такташ кушылмый кала алмый. Жигули турындагы җырларны, леген* даларны искә төшерә ул. Пароход барышында Жигули безгә барлык матурлыгың барлык сокландыргыч сыйфатларын төрле яклап күрсәтергә өлгерә. Әйтерсең лә күз алдыбыздан җай гына, салмак кына булып гаҗәеп гигант кинокадрлар үтә. Менә ул, пароход ярга төртелеп үк барган минутларда, ялангач, текә биек кыя булып, кызгылт, каралҗым, саргылт-аксыл төсләргә буялган үзенчәлекле матур мозаик стена булып күренә. Ә пароход ярдан ераклашканда, түбәсе яшел урман белән капланган, аркылысына-буена күз җитмәслек гаять зур бөтен бер тау булып горур басып тора. Менә ул бер бөтен түгел, ә тирән ерганаклар, тарлавыклар белән телгәләнеп ташланган аерым-аерым таулар тезмәсе булып күренә. Әйтерсең лә яшел-зәңгәр сыртлы таш дулкыннар, чайкала-чайкала киг.еп, Идел буйларының гаҗәеп матурлыгына хәйран булганнар да шулай кинәт бер урында тынып катып калганнар. Вакыт-вакыт хыял аларны катып калган итеп түгел, ә зәңгәр күк, якты кояш алдында гел шулай чайкалып-дулкынланып торган итеп күз алдына китереп бастыра. Бу тирәләрдәге матурлыкның кешегә тәэсире шундый көчле!
— Әнә нинди даһи художник бит ул табигать,- ди арабыздай кемдер. Юк, моиы безгә таныш булмаган бер юлчы әйтә икән, ул үзе дә художниктыр, ■ шагыйрьдер, миңа шулай тоелды. Хәер, мина гынамы икән, күңелләрне, хисләрне биләл алган бу гаҗәп терпе манзаралар алдында хәзер һәркем — художник, шагыйрь...
Жигули турында сөйләгәндә аның табигый байлыклар чыганагы икәнлеген дә ф онытырга һич тә ярамый, әлбәттә. Югыйсә, бу — аның шул ук матурлы*ын кимсетү дә булыр иде. Беренче урында — аның нефть байлыгы. Тагын, тезелеш ечеи, гому- £ мен. крайның һәм илнең зкономик үсеше ечеи бик тә кирәк булган терле кыйммәт- « ле казылма байлыклар: известняк, асфальт, күкерт, гипс, сланецлар, фосфоритлар... u Жигули тауларында һәм бөтен Самара борылышы районында елдан-сл күбрәк — чыгарыла торган бу материалларның социалистик төзелешебездә лаеклы урын алып п торулары билгеле. Алга сикереп булса да әйтми үтү ярамас, нәкъ менә шушы ы урында. Иделнең Жигули таулары арасына кысылып-тарәел калган, суы тирәнәеп, = агымы көчәеп торган урында мәшһүр Куйбышев ГЭСы төзелде дә бит! Бу куәтле S һәм матур корылма Самара борылышы, Жигули таулары матурлыгын тагын да а арттырып, бик еракларга балкып тора! Нур естеиә нур булып тешә.
Юлда, Иделдә без тукталган зур шәһәрләрнең берсе Самара (хәзерге Куйбышев) булды. Бу шәһәр өнә шул Жигули районында, Самара борылышының урта бер җирендә,— нәкъ түреидә дип әйтсәк тә ярый,— урнашкан. Якшәмбе кон булуга карамастан, монда безне матбугат вәкилләре каршы алды. Ничектер шул арада бик тиз пароходта иптәшләрчә аш мәҗлесе до оештырылган булып чыкты (моның инициаторы безме, алармы икәнен генә хәтерли алмыйм). Сүз, әлбәттә, күбрәк әдәбият турында, безнең маршрут туоында барды. Без сөйләгәннэ алар, алар сөйләгәнне без кызыксынып тыңладык. Күбрәк без сораштырабыз Чөнки бу шәһәр безнең өчен тагын бер ягы белән кадерле: 1895—97 елларда монда Максим Горький яши, «Самарская газета» редакциясендә эшли, үзенең үткен фельетоннарын, хикәяләрен, очеркларын бастыра. Башта якшәмбе көннәрне генә, соңрак һәр кен саен диярлек басылып чыга торган бу әсәрләрендә ул актуаль политик мәсьәләләр күтәрә, шәһәр хуҗаларының, байларның комсызлыгын, кабахәтлеген фаш итә, эшчеләрнең, крестьяннарның, хезмәткәрләрнең интересларын яклый. Горьиийның «Лачын турында җыр», «Кез кене», «Изоргиль карчык» һ. б. мәгълүм хикәяләре дә беренче тапкыр шул Самара газетасында басылып чыгалар. Алар арасыннан хәзер аның сайланма әсәрләре томнарына кергәннәре генә дә кырыкка якын1 Шулай итеп, бу Самара Горький иҗатында ачың башлангыч чорлары өчен әһәмиятле урын алып тора.
Пароход бу пристаньда берничә сәгать торганлыктан, бераз гына шәһәргә дә чыгып йери алдык. Матур, төзек, чиста урамнар, яшеллеккә чумган бакчалар, скверлар. Горький эзләре буйлап атлап киттек сыман.
Ләкин шулай да шәһәр ничектер бушап-тынып калган кебек булып күрәндә. Моны бәзгә бик тиз аңлатып бирделәр: бүген якшәмбе, йен бик эссе, ә мондый көннәрдә халык шәһәрдән читкә китеп ял ите. «кул астында гына» булган табигать кочагына, урманнарга, Идел буйларындагы матур дачаларга, пляжларга күчә. Чыннан да, бу шәһәр тирәсендәге табигатьнең муллыгы-гүзәлләге, күңелгә бик тә хушлыгы белен макталырлык та шул. Яр буенда, тау башында яшел куе агачлар эчендә урнашкан дачалар, ял йортлары, коттеджлар читтән караганда ук күз яәыи алып торалар: аларда ял итү, тирә-як табигать иркене бирелеп хозурлану түгел, хәтта менә хәзер аларны үтеп барышлый пароходтан күзәтү дә шундый рәхәт тоела. Гомумән. Идел буенда ял йортлары, дачалар бик күп. Әмма Самара тиресендәгедер барыннан да өстән, диләр. Мин үзем моңа ышанам, чәнки соңыннан, армия сафларында хезмәт иткән елларымда, мин бу тирәлөрде сш кына булгаладым, ял иткеләдем һәм һәр юлы бик канәгать булып кала идем.
Самара шеһеренде булу, аның урамнарын айкап йерү барыбыздан да бигрәк Кутуйга кочле тәэсир иткәнен әйтмичә үте алмыйм Бу аның йөзенә үк чыккан иде ул чакта. Әйтерсең ул үз шәһәрендә. Казанда йери Күзләре зур ачылган, еле елмая, ело уйчанлана ул. Мондагы һәрбер урәм, һәрбер бина аның ечеи күптән таныш кебек»
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ
Ә, әйе шул, чыннан да, Кутуйның үз шәһәре бит бу. Аның биографиясе иске төште. Яшьлек еллары (1917—1922 еллар) шушы Самарада үткән ич аның. Шунда укыган, беренче тапкыр олы әдәбият чишмәсеннән авыз иткән: күренекле рус язучысы А. Неверов җитәкчелегендәге әдәби түгәрәкнең актив членнарыннан берсе булган. Үзе дә каләм сыный башлаган. Аның беренче шигыре 1920 елда «Эшке» исемле газетада шушы Самара шәһәрендә басылып чыккан булу факты үзе ни тора!
Ул еш кына Маяковскийның «Сул маршмын искә төшерә. Аның ялкынлы иҗатының көчле тәэсирен дә Кутуй беренче башлап шушы Самарада тойган, соңыннан да аның белән мавыгуы, аңардан тырышып өйрәнүе барыбызга да мәгълүм. Кайбер шигырьләрен, шул җөмләдән «Сул марш»ны да, татарчага тәрҗемә иткән. Замандашлары хәтерлидер, бу марш-шигырьне ул концертларда, әдәби кичәләрдә сәхнәдән үзе бик оста укый торган иде.
Казанда чакта да Кутуйны мин күргәли-очраштыргалый идем, чыгышларын да еш кына сокланып тыңларга туры килә иде, ә менә хәзер, бу сәяхәттә — бергә- Аннан соң да байтак еллар аралашу.. Миңа Иделле псевдонимым табып бирүче дә шул Кутуй булды бит. Бу турыда Габдрахман Минский язып та чыкты («Казан утлары». 1965 ел. № 12). Шуңа күрә аны биредә кабатлап тормыйм, тик Кутуйның минем истә калган кайбер сыйфатлары турында гына, сүз уңаенда, әйтеп китү урынсыз булмас кебек... Олырак язучылар арасында дип әйтмим дә инде, үзенең яшьтәшләре арасында да (үзеннән яшьрәкләр арасында да) аның кебек җитез, хәрәкәтчән, өлгер, әтрафлы белемле кешене мин моңарчы белмим. Күзләре... Ук күзләр. Караганда чәнчеп ала торган диярлек шундый үткен күзләре хәтердә нык калган. Күзләрнең, гомумән, нинди йөздә булуы әһәмиятле икән. Тупас, ямьсез, шөкәтсез чырайлы кешедә мондый күзләр — куркыныч. Ә Гаделнең йөзе, чырае күбрәк көлеп-елмаеп тора иде. Көлмәгәндә, елмаймаганда да ул күзләр шулай ук үткен килеш калып, тик нәрсәнедер белергә, үтәли күрергә теләүләре белән аерылып торалар иде. Кешеләргә дә, тирә-якка да сынаулы караш. Җитдилек, уйчанлык белән шат күңеллелек бер үк вакытта бергә тоташа аламы, юкмы, белмим. Ә менә хосусан Кутуй чыраенда алар тоташа гына түгел, ничектер бер-бере белән аерылгысыз бәйләнгән булып, икесе бер сыйфат тәшкил итәләр иде кебек. Аның бик җитди мәсьәләләо турында сөйләгәндә дә, хәтта трибунадан ялкынлы речь тотканда да (ә ул чын мәгънәсендә трибун иде!) йөзендә, ниндидер, күпләр өчен, ихтимал, яшерен булган, ә аны якыннан танып белгәннәр өчен ачык бәрелеп торган сыман елмаю сызыклары күренә иде. Башкалар турында әйтә алмыйм, мин үзем шуны күрә идем. Шулай ук күтәренке кәефле чагында, шаярып-елмаеп торган чакларында да анын чыраенда җитдилек, тирән уйланучанлык чагылып торганын күрмичә калу мөмкин түгел иде кебек... 4. Экспромт концерт
Шундый зур сәяхәт башланган икән — ул мөмкинлекләр сыйдырган кадәр файдалы үтәргә тиеш. Бу өлкәдә өлкәннәребезнең, җитәкчеләребезнең мәшәкатьларе җитәрлек. Алар (Галимҗан Нигъмәти, Гомәр Гали, Кави Нәҗми...) безне еш кына үз яннарына җыеп, блокнотларын ачалар, сөйлиләр, аңлаталар, искә төшерәләр...
Ә безнең төрле чагыбыз була... Музыкант һәм язучылар, артист һәм шагыйрьләр... Шулай булгач, бигрәк тә шундый озын юл шартларында, Идел кочагында, табигый ки, поэзия, лирика, музыка тәэсиренә бирелеп киткән чаклар да була. Шундый минутларыбыздан берсендә, кемдер, әйдәгез, егетләр, әйбәт кенә бер концерт оештырып җибәрик, диде. Кайсыбызның уена килгәндер бу, хәтерләмим. Хәер, моның әһәмияте дә юк, чөнки кемнең тәкъдиме булса да, бу шартларда ул барыбызның да уртак фикерен әйткән булып чыкты. Шунда ук бу тәкъдимне эләктереп алып, куәтләдек. Төшке аштан соң, кичкә табарак, салонга җыелдык та, шунда экспромт рәвештә генә кызыклы концертыбыз башланып китте. Музыкасыз
ЯШИ алмый торган Сәйдәш пианино янына утырды, кей артыннан көй ага- «Зәң-әр шелхдан, «Наемщикитан... «Күзләрядәи— Маршлар, аерым җырлар— Меча Captap ханым Әдһәмова үзенең яшеренеп яткан талантын ачып җибәрә — җыр артыннан жыр суза, хәтта казакъ көйләренә казакъча итеп тә җырлады, әйбәт, моңлы ител җырлады. Аннары Такташның, Кутуйның, моңарчы да квт-кат ишетелгән булуларына ■арамастан, «Нәни шаяруларны, «Сул марш» һәм «Пулеметчылар»ы, тагын шундый ♦ популяр шигырьләре безне поэзия деньясыиа алып кереп китте... и
Концерт үзебез өчен генә дип оештырылган булса да, пароходтагы байтак и халык, аны тыңларга дип, бик тиз арада салонга килеп тулды. Бу исә музыкант j һам артистларыбызга яңа дәрт кенә астәде. Номерлар өстәлә торды, кабатлана торды. Z
Дәррәү алкышлар белән барган бу үзенчәлекле, күңелле тамаша, ниһаять, тәмамланып, халык һәм безнең дә бер өлешебез палубага чыгыл таралгач та әле ~ Сәйдәш музыкасы тиз туктамады. Тирә-якка татар, рус, башкорт моңнары мул 2 таралып, безне генә түгел, пароходтагы күп кенә бүтәннәрнең дә күңелен һаман- 2 һаман яулап алуын дәвам итә, хыял канатлары тага: һәркем үзе теләгән дөньяга ° очып китә сыман, рухи сафлана, байый.
Әнә, бер ягыңда — яшеллеккә чумган, төрле төстәге чәчәкләр белән бизәлгән киң кырлар-болыииар, икенче ягыңда — такыр башлы текә таулар, яшел түбәтәйле кыялар, ә уртада безне Идел суын ерып, җай гына алга алып бара торган пароход... Кичке эңгер-меңгер... Кояшның актыккы нурлары ачык күк йөзендә, офык тирәсен- дәрәк йөзеп йоргән кисәк-кисәк ак болытларны алсу-кызыл төсләргә буяп калдырган...
һем шул вакыт салонда музыка яңгырап тора, юк, салонда гына калмый ул, киң Иделгә, очсыз-кырыйсыэ болыннарга, далаларга, яр буйларында безне озатып кала торган авылларга, шәһәрләргә барып җитә.— барыбызны да тагын да алгарам, югарырак, яктыгарак әйди сыман...
...Идел акмый, музыка ага, пароход түгел, музыка киң колач салып йөзә, ул шундый гали, шундый көчле, шундый бөек һем серле, сихерле, һем шул мизгелдә бу гаҗәеп моң дулкыннары алдында үземнең бик-бик кечкенә булып калгәнлыгым- ны сиэөм сыман һәм моңа бер дә гарьләнмим, аның сихри бөеклеге алдында баш иеп җиргә тезләнәм... Шулай гынамы? Юк. түгел. Музыка шунда ук серле ду/жыннары өстене мине күтәреп ала да биеккә ыргыла, мин күтәрелөм, һаман күтәреләм. йом-шак, җылы дулкыннар өстендә рехәт чайкалып күкләргә ашам—
-Мондь.й хыялый кичерешләр тирә-ягыбызда булып торган гүзол, бай табигать күренешләренә тәңгәл килүеннәндер, ихтимал— Чәнки калкулыклары, таулары, кыялары бер-беренә тоташып диярлек гел шушылай сузылып торган уң як ярга якынлашканда безнең дәү пароходыбыз ничектер бәп-белекей булып кала, е инде түбән, яссы ук ярга таба авышканда — ярлар урыны-урыиы белән бөтенләй күреиммчө дә нала һем пароход суда да түгеп, «айдадыр югарыда, биектә йәзеп-очып бара кебек тәэсир калдыра.
һерхәлде, музыканың шундый сихри көчен, уй-хислөргә тәэсирен бу шартларда кабат һем бик тулы сиздем мин.
Мин генәме икән?
Барыбыз өчен дә имчектер уйланыбрак, хыялланыбрак калган шундый минутлар иде. ахры, болар.
Идел үзе да шулай бик күп уйландыручаи бмт. Аның үзенең дә үткене, бүгенгесе. киләчәге турында да уйланасың.
Идел —дуслык өлгвеы ул, аның тирө-якларыида төрле милләт халыклары яш». эшли, үзара туганнарча аралаша. Ул ундүрт өлкә һам автономияле республикалар җире буйлап ага Идел белән төрле чорларның атаклы исемнәре нык бәйләнсен Ленин һем Горький. Чернышевский һәм Разин. Некрасов һем Азим, Тукай һәм Иее- ноя, Шевченко һем Киров, Гафури һем Шаляпин.. Бик күп алар.
Бер генә мизгелгә чигенеш ясап, бүгенге көнге кайтам
Әле шушы арллаода гына мин тагын бөр тапкыр Горький музеен карап чыктым.
Анда хәзер «Горький һәм Шаляпин» дигән ана бүләк ачылган. Бик оригиналь һәм
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ
бай эчтәлекле ул. Феодор Иванович Шаляпин безнең Казанда туган, бала чапя Горькийныкы кебек үк авыр тормыш шартларында үткән, итекче, токарь ярдәмчесе, грузчик һ. б. кебек эшләрдә булган, чиркәү хорларында җырлап йөргән. Яшьтән үк театрга, сәнгатькә гашыйк булган ул, соңра зур җырчы булып үскән һәм даны бөтен дөньяга таралган. Горький белән бик якын дус булган алар... Музейның аңа багышланган бүлегендә — тарихи рәсемнәр, фотолар, афишалар, шәхси әйберләре, төрле вакыйгалар, кичерешләр турындагы үз сүзләре, аның турында зур кешеләрнең фикерләре... Шаляпинның зур рәсеме астына язып куелган аның шушы сүзләре миңа аеруча нык тәэсир итте:
«Мин кайда гына үлсәм дә. хәтта чит илләрдә дөнья куйсам да, минем гәүдәмне Иделдә, нәкь яр буенда калкып торган биек бер урынга күмсеннәр. Аның яныннан җилкәнле көймәләр, саллар, баржалар йөзеп үтсен, гади рус кешеләренең җырлары ишетелсен, пароход гудоклары яңгырасын, җил шаулап иссен, кичләрен яр карлыгачлары һаваны сызгыртып очып йөрсеннәр — Иделнең әнә шундый бер урынына күмсеннәр мине». (Кызы Ирина Федоровнага язган хатыннан.)
Катлаулы язмыш, тормыш дулкыннары Шаляпинны чит илләргә илтеп ташлады, шулай да ул үз иленең патриоты булып калды. Туган илен, Идел буйларын сагынып, Ватанына кайтырга омтылулар ясаган булса да, ни сәбәптәндер, моңа ирешә алмады ул. Аның әлеге васыяте дә үтәлми калды,— гәүдәсе ерак Франциядә күмелгән аның (1938 елда Парижда үлә).
—Шунда, музей залында ук, кинәт минем башымда менә мондый бер уй да килеп туган иде: заманында Горькийның якын дусларыннан булган, Ватаныбызның музыкаль-драма сәнгатен моңарчы булмаган зур югарылыкка күтәргән искиткеч олы талант иясенең ихлас күңелдән, йөрәк түреннән моңланып-ургылып чыккан бу васыятен үтәү әле дә соң түгелдер, бәлки? Узган гасырлар азагында Англия туфрагында күмелгән талантлы рус шагыйре, публицисты, революционер-философ Николай Платонович Огаревның гәүдәсен әле моннан берничә ел элек уз Ватаныбызга күчереп җирләдек бит. Шундый ук мөкатдәс бер чараны, халыкларыбыз тарафыннан һәр даим тирән хөрмәт ителә торган тиңдәшсез сәнгать остасы Федор Иванович Шаляпинга карата да кулланып булмасмы икән?
...Уйлар, уйлар... 5. Көтелмәгән очрашу
Көннең күп өлеше палубада, җиләс һавада үтә. Берәүләр креслога утырып газета, китап укый, икенчеләре — кырыйда басып, тирә-якның гел алмашынып торган күренешләрен сокланып күзәтә, өченчеләре — палуба буйлап, берәмләп тә, култыклашып та «әкрен басып, вак-вак атлап» йөреп тора... Безнең экскурсия кешеләрен до шул төркемнәрнең һәркайсында очратырга мөмкин. Юлчыларның күбесе белән танышып та беттек инде. Куллар бирешеп, дусларча озак сөйләшеп утырырлык якын танышулар түгел иде бу. Әмма көн саен палубада булсын, ашханәдә булсын, гел очрашып торганлыктан, һәркайсының төсе-бите, кием-салымы, гореф-гадәте, үз-үзеи тотышы дигәндәй шактый таныш иде инде. Безнең үзенчәлекле коллективка аеруча игътибар да гел сизелеп тора иде. Безнең киң танылган Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми кебек олы әдипләребез, һөнәрләрен инде күрсәтеп тә өлгергән Сәлих Сәйдәш, Һади Такташ, кешеләр белән тиз һәм җиңел аралашучы Гадел Кутуй белән баш иеп, җылы елмаеп исәнләшүләр, тегене-моны сөйләшергә, әңгәмәдә катнашырга теләүчеләр аеруча күзгә бәрелә. Пассажирлар составының алмашынуы без барган классларда әллә ни сизелми, юлдагы пристаньнарда төшеп калучылар, утыручылар аз. Күпчелеге рейсның ахырына — Әстерханга чаклы баралар булса чирәк; җәй айлары бит, ял вакыты, ә ялны шушылай пароходта, Иделдә үткәрүнең тәмен-рәхәтен халык күптән белә инде.
Яңа пәйда булган юлчылар безнең игътибарны җәлеп итми калмый. Шундыйлардан берәү безне аеруча кызыксындырды. Әнә ул, салмак кына атлап, палубага
ныгып басты. Тышкы кыяфәте, йезе-ч пае белән беренме карашта ук ул күпләрдән нык аерылып тора. Өстендә — инде искерә-уңа башлаганы күренеп торгам күм куртка, башында керән кубанка бүрек (шундый ЭСсе җәй кениәрендә!). Дегеттәй кап-кара куе сакалы битенең күл елешем каплап алган һәм бүреге кырыйларыннан чыгыл торган шундый ук кап-каоа чәчләре белән бергә укмашып кушылган, кайда сакал, кайда чәч — тиз генә аера да алмассың... Елтырап торган үткен карашлы ф каралҗым күзләрен еракларга текәп, тыныч кына басып тора-
Кем соң бу? Ят та, таныш та кебек үзе. Аиы без кайдадыр күргән-очраткан да 3 идек түгелме соң? Тукта— әйе, аны без үзем түгел, ә газеталардагы рәсемен күргә- г ләгән идек ләбаса! Кинәт хәтер ачылып китте: бу кеше—Халатов ич, дәиьядагы иң бай, иң куәтле нәшриятларның берсе булган РСФСР дәүләт нәшриятының медире, £ дәүләт эшлеклесе, атаклы Артемий Багратович Халатов! «
Ә тышкы кыяфәте?.. Ләкин— инде бер танып алгач, соңыннан, Халатовны элег- 2 рәк тә күргәләргә туры килгән олы иптәшләрсбезиең аңлатуларын да ишеткәч, аны башкача күз алдына китерүнең гомумән мамкин түгел икәнлегенә дә шулай ук темам ышандык. Күрәсең, һәрбер кешенең үзенә генә хас сәер гадәтләре була ® торгандыр. Аның белән һәр кан очрашып-аралашып йерүче мәскәүлеләр эчен ул ф бер дә сәер күренми, киресенчә, аны бүтән киемнәрдә күрү хәтта аптырашта калдыра икән.
Сүз уңаенда, шушындый бер эпизодны да (үзе тарихи ул!) китерел үтик.
«Литературная Россия» газетасының Максим Горькийиың тууына йәэ ел тулуга багышланып чыккан 1968 елгы 13 санында язучы С. Евгсновның ■Мәскәүлеләр Горькийны каршы алалар» дигән зур гына истәлеген мин бик кызыксынып укыган идем. Ул истәлектә Максим Горькийның чит илләрдә алгы ел дәваланудан соң 1928 елның май аенда Советлар Союзына кайтуы һәм Мәскәүдә ничек тантаналы каршы алынуы бик тәфсилле итеп язылган. Анда шушындый юллар да бар иде:
«...Еракта, тимер юл полотносында, пар һәм татен боркеп, пухылдап киле торган паровоз күренде... Горький кайтып килә, тиздән без аны күрәчәкбез. Менә поезд без басып торган платформага килеп җитте. Күз алдыннан бер-бер артлы вагоннар үтеп бара һәм алар берен-боренә теркәгән беркеткечләрен эыңылдатып-чыңлатып, әкрен генә туктап «алалар. Безгә якында гына тукталган вагоннарның берсеннән алгы басмз-а ниндидер бер «атаклы чит ил кешесе» килеп чыга: сакалы бик ләхтә-ыспай итеп кыркылган аның, естено корыч тесле бик тә шәп модалы җәйге пальто кигән, башында шундый ук тестәге фетр эшләпә.
— Я, хода’ Бу—Артемий Багратыч түгелме соң? һич тә танырлык түгел үзен!
Шунда терле яктан:
— Исенме, Халатов!
— Ә Горький кайда?
— Кубанканны кая куйдың? — кебек сүзләр ява башлый.
Мәскәүлеләр Холатоәны кышын да. җәен дә искерәк күн курткадан һәм керән кубанкадан күрәләр иде, аларны ул беркайчан да, беркайда да салмый иде. Менә хәзер до эшләпәдән үзе, ләкин, мегаеи, гадәттәгечә кубанкадан мин, дип уйлый торгандыр. Ә аның шулай кәяз киенүенең сәбәбе: Гсрманиядо Кельн шәһәрендә ачылган Халыкара күргәзмәнең совет павильонына ул комиссар итеп билгеләнгән һәм Горькийны Германиядән ул каршы алырга дип шул ук киемнәрдән барган. Әнә безгә башын чайкый ул, хәйләкәр генә итеп елмая, янәсе, менә күрегез мин нинди, сезгә Горькийны апкайттым, е аиы тиз үк күрсәтергә ашыкмыйм әле!
Вагон эчонә Орджоникидзе, Луначарский, Енукидэе, Ярославский кереп китәләр.
һәм, ниһаять, аннан Горький үзе килеп чыга».
Әнә шундый атаклы да, бик ягымлы һәм гади дә кеше ул Халатов.
Җитәкчеләребез аны күрүгә кинәт җанланып киттеләр, башта Нигьмәти. Кави. Камал, Гомер аның янына барып күрештеләр, үзләрен таныштырдылар. Аннары — боз...
Кызыклы, күңелле очрашу идо бу. Без моңа бик шатландык. Юлда берьюлы шундый зур торком татар язучыларын очратуга Артемий Багратович та шундый ук
глзиз иделле
хисләр кичерде булса кирәк — йеэе әледән-әле елмаеп торды аның. Бик җитди һем эшлекле дә, олы җанлы, сөйкемле дә кеше булып чыкты ул.
Безнең экскурсия җитәкчеләре белән әңгәмәләрнең берсендә ул, маршрутыбыз белән җентекләп танышкач, юлыбызның бик озын, эшебезнең-мәшәкатебезнең д» зур булачагын искәртеп, Ялтага тукталганда, шунда Кырым һавасында, диңгез буенда, азрак ял итеп алырга кирәклеген әйткән һәм үзеннән кечерәк кенә бер язу да биргән, «Гаспра» санаториясына барырсыз, шунда сезне бер атна-ун көнгә ур. наштырырлар, ул безнең галимнәр санаториясы, дигән. (Соңыннан белдек: Халатов бер үк вакытта Цекубу дигән оешманың—галимнәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту Үзәк Комиссиясенең — рәисе дә икән.) Аның бу тәкъдимен без бик теләп кабул иттек. Чөнки Ялтада беркадәр вакытка тукталу, анда дәваланып ятучы Галимҗан ага Ибраһимов белән очрашу чарасы безнең маршрутта алдан ук билгеләнеп куелган иде.
Халатов белән юлда ике тәүлек чамасы бергә булдык без. Артемий Багратович иң кадерле кунагыбыз булды. Озакка сузылган әңгәмәләрдә күп һәм төрле мәсьәләләр телгә алынды.
...Әдәбият, нәшрият эшләре, гонорар мәсьәләләре... Казан язучылары, нинди яңа кызыклы китаплар басылып чыга... Мәскәү язучылары, аларның иҗатлары..: Безне аеруча Максим Горький кызыксындыра. Артемий Багратович аңа иң якын кешеләрнең берсе бит. Нәшрият буенча гына да түгел, дәүләт эшлеклесе буларак та... һәр ике яктан тартынусыз сораулар, аларга тәфсилле, кызыклы җаваплар...
Кыскасы, бер дә көтелмәгәндә шундый шатлыклы, файдалы очрашу булды бу. Артемий Багратович безнең бу сәяхәтебезне бик яхшы уйланылган чара дип тапты, хуплады. Максим Горький киңәше-тәкъдиме белән оештырылган булуын да белгәч, тагын да җанланып китте, Мәскәүдә безне тиешенчә каршы алуны оештырырга булды. Горький белән очраштыру эшендә дә булышачагын әйтте.
Артемий Багратович Саратов шәһәрендә төшеп калды. Бик җылы саубуллаштык. Аның белән алдагы эшлекле рәсми очрашу — озын юлыбызның азагында — Мәскәүдә булачак.
Дәвамы бар