БАҺАДИР ДӨНЬЯГА КИЛӘ
КамАЗ КӨНДӘЛЕГЕ
амАЗ турында язганда вакытны «кичә, бүген, иртәгә» дип кенә билгеләп булмый, сәгате-минутына хәтле төгәл әйтеп язарга кирәк, югыйсә, иң өлгер хәбәрченең дә вакыйгалардан соңга калуы бар*. Төзелешнең иң кызган чагында Чаллыга килеп төшкән бер журналист әнә шулай диебрәк әйткән иде.
Ләкин шушы бишьеллыкның иң күренекле эше. легендар Магнитка. Комсомольск, Братскиларнын дәвамы булган бу төзелешнең эш ритмы шул кадәр тиз, шул кадәр кызу,— сәгатьләр һәм минутлар да
күреп калдык.
Чаллыга колхозчыларның Өченче бөтен союз съезды тәмамлангач та бардык без. Шул съездда КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Л. И. Брежнев Совет хөкүмәтенең Кама буена зур йөк автомобильләре заводы салырга карар иткәнлеген әйтте. Бу төзелешкә биш ел вакыт бирелгән. Хәер, биш ел эчендә генә аның бөтен эше бетмәс, төзүчеләргә эш житәрлек табылыр, әмма 1954 елда инде конвейердан беренче автомобиль төшәргә тиеш.
Чаллыга без декабрь аенда килдек һәм беркадәр сонга да калган булып чыктык. Көнбатыш сәүдәгәрләре, Сәмәрканд кәрванбашлары һәм славян купецлары килеп йөргән заманнардагы байтак кына борынгы сыйфатларын саклаган кечерәк кенә бу шәһәр берничә гасыр буена үсә алмаганын менә хәзер кайтарырга керешкән сыман. Егерменче гасыр да Чаллыга дан китерми. Ул зур гына бер төбәкнең район үзәгенә әйләнсә дә, исеме әллә ни шауламый. Җәй көне әле монда килүе ансатрак: теплоходлар, «метеор»лар йөреп тора. Ә менә кыш көне Чаллыга эләгүе шактый кыен. Тимер юлдан ул ике йөз чакрым читтә, бөтен өмет самолетка кала. Ләкин самолетка ышанып бетеп булмый: көн әйбәт булса —оча. булмаса — юк.
Чаллыны танырлык та түгел хәзер: бу шәһәр, ун еллар, йөз еллар буенча урнашып килгән тәртибен оныткан кебек, тыгыз, кызу, ашыгыч бер график белән яши.
Инде юллар да сала башлаганнар: өсләренә кыска тун кигән таза-таэа егетләр туң жирне жылытып тигезләп баралар, киң юлның як-ягына инде беренче йортлар да килеп утырган.
ОЧЕРКЛАР
артык күп булыр кебек.
Әйтергә кирәк, без бәхетле кешеләр — КамАЗның ничек башланганын
Аэродромдагы кечкенә генә йортта шыгрым тулы халык. Беришелә- ре бирегә әле яна килеп төшкән — «КамАЗ кайда ул?>—дип сорыйлар, икенче берләре китәргә жыена —өйләренә кайтып, монда килергәме-юк- мы икәнен хәл итәсе бар Өченчеләренен халык арасында йөрисе, тегене моны ишетәсе, яна хәбәрләр беләсе килә. Шуңа күрә халык корт иле кебек кайнап тора, КамАЗ турында, шәһәр турында, монда кузгалган ♦ эш турында ниләр генә сөйләмиләр! Ләкин шау-шу. гөж килү юк. тәртип- о лебер жыелыштагы кебек, берәү сөйли башласа, бер-ике сүз әйтсә дә. S аны бүлдермиләр, игътибар белән тыңлыйлар. 2
Юлларына бетон жәелмәгән менә шушы гади аэродромны, андагы < халыкны күргәч үк, әле кәгазьгә генә сызылган бу зур төзелешкә безнең = хөрмәтебез уянды һәм күңелебездә туган беренче тойгы күп еллар яшә- = гән, ияләшкән урыннарыннан кубып, зур эшкә килүче кешеләргә сокла- & иу, алардан көнләшү тойгысы булды. Әйбәт кешеләр алар! Эш әле яңа о. гына башлана бит, рәткә-жайга да салынмаган, читенлек-унайсызлыкла- ры да бик күп. шулай да курыкмаганнар, жыелып монда килгәннәр. 2 Аларнын Чаллы жиренә килеп яши башлаганнарына әле бер генә атна- а дыр, мондагы бөтен нәрсә әле чит-яттыр, шулай да алар инде төзелеш нек киң колачлы булуы белән горурланалар, «жин сызганып эшләргә». * «үзенне күрсәтергә» жыенуларын яшермиләр.
Аннары без проектчылар белән сөйләштек Шәһәрнең киләчәген бөтен в нечкәлекләренә хәтле белә икән алар. Кичә, бүген генә монда килгән ке- s шеләрнен эш турында, шәһәр турында шул чаклы белеп сөйләүләренә исебез китте. Завод хакында алар барысын да белә икән, авторитетлырак « башка чыганакларны эзләп йөрисе дә юк. л
Бу төзелешкә. Тольяттидагы шикелле үк, биш ел вакыт бирелгән, лә- ч кин монда Идел буе автозаводындагыдан бер ярым мәртәбә артык эш “ эшлисе бар икән. а.
1980 елда илебезнең автомобиль транспорты 4,8 мәртәбәгә артачак. < Моның шактый өлешен КамАЗ машиналары тәшкил итәчәк.
Кама буенда тугыз, унике катлы йортлардан торган шәһәр салыначак, аның драма театры, циркы, йөзү бассейны, институт, техникумнары булачак икән...
Төзелештә эшләүчеләрнең бар нәрсәне белүләре гажәп түгел. Алар бит монда турист булып сәяхәткә килмәгәннәр, эшлисе эшнең колачын алдан ук күз алдына китереп, зур җаваплылык тоеп, хужа булып килгәннәр.
Төзелешнең беренче эшен Татарстанның үз егете — скреперчы Аяз Насыйров башлый. Бу фактның үзендә бәйрәмчә тантаналы бер мәгънә бар. Шулай булмаска — республика үзенең яна биографиясен — автомобиль төзү эшен башлый бит. Борын-борыннан иген игеп, мал-туар асрап, бакча үстереп кенә яшәгән кешеләр бер буын гомере эчендә самолет ясарга, каучук, полиэтилен алырга, электр генераторлары әйләндерергә. Жир астыннан нефть чыгарырга өйрәнгәннәр, ә хәзер тагы бер һөнәр — автомобиль төзү эшен үзләштерәләр.
Кышның бу аена хас булганча көн салкын. Камада боз өстендә балыкчылар тезелешеп утыра, яр буена бик күп халык жыелган.
Насыйров — киң жилкәле таза егет, үзе бер дә дулкынланмый кебек. Машинасын әйләнеп узды, кем беләндер бераз сөйләшеп торды, аннары, киез итеге белән скреперының чылбырларына типкәләп алганнан сон гына. кабинасына керде. Гадәттәге эшенә тотынган кебек — исе дә китми!
Дөресен әйткәндә, биредә мондый машинаның әллә ни кирәге дә юк иде бугай. Кар әле аз төшкән, бульдозер, экскаваторларны туп-туры эшкә кушарга да мөмкин иде. Әмма бәхетле минутларны озаккарак сузмыйча да. йоланы үтәмичә дә булмый бит! Зур корабны беренче тапкыр суга төшергәндә ни өчен бер шешә шампан ваталар’ Яңа йортның нигезенә ни өчен көмеш тәңкә салып калдыралар? Бәхеткә булсын
дип шулай эшлиләр. Кораб төзүчеләр берне генә түгел, унны ясыйлар, яна йортлар да аз салынмый, ә менә КамАЗ шикелле төзелешне тагын кайчан башларсың? Шулай булгач, нигә йоланы җиренә җиткереп үтәмәскә, үзеңә бәхет-бәрәкәт теләмәскә?
Насыйров кабинага кереп утыргач та сабыр, салмак кыланды: уңга күз салды, сулга күз салды, аннары үз алдына баш кагып куйды да үз машинасын ап-ак кар өстенә алып кереп китте... Анын артыннан өр-яңа өч бульдозер кузгалды, аннары төзелешнең иң яхшы машинисты Михаил Носков та экскаваторын эшкә кушты. Яр буенда «Ура!» тавышлары яңгырады. Беренче машинаның кузовына төзелеш мәйданының беренче балчыгы шыбырдап коелды. Бу хәл 1969 елның 13 декабренда булды. Бу датага әле без тагы да зуррагын — беренче автомобиль туган көнне дэ өстәрбез дип өметләнәбез.
Менә без ике елдан соң КамАЗ белән тагын очраштык, 1972 елның 1 мартында дип төгәлрәк әйтик, чөнки монда вакыт исәбен еллап санамыйлар, Чаллыда хәзер вакытны айлап, көнләп, сәгатьләп исәплиләр.
Барган чакта очеркны юл килүдән яза башларбыз, Кама елгасы буендагы иске бер Чаллы каласының колач җәеп яңарып китүе, анык зур төзелеше, туганда ук гигант булып туачак заводы турында әйбәтләп язарбыз да укучыга тәкъдим итәрбез дип уйлаган идек.
Чаллыга килеп төшкәч тә иң элек телефон станциясенә керергә туры килде,— каядыр шалтыратасы булды,— һәм анда кергәч тә КамАЗ турында язачак әйберебезне алдан ук планлаштырып кую мөмкин түгел икәнлеген, аның дөрес, төгәл булмаячагын аңладык. Бу рәвешчә эш итү, әйтик, бернинди корал-приборсыз Венера белән Юпитер планеталары арасындагы ераклыкны чамаларга тырышу сыман бер эш булыр иде.
Станция әле энәдән-җептән генә чыккан, өр-яңа. Наладчиклар эшләрен дә бетермәгәннәр, чыбык очларын тоташтыралар, төрәләр, ә телефонистлар инде эшкә керешкәннәр — абонентларны тоташтыралар. Станциянең алты мең номеры бар, бу әле Чаллыны Казан, Мәскәү белән, бөтен ил белән тоташтырачак биш элемтә үзәгенең нибары беренчесе. Башка шәһәрләр белән әле телефонистлар ярдәменнән башка сөйләшеп булмый, Мәскәү белән Казанны алу исә бик ансат. Ун-унбишләп санны җыясың да теләгән кадәр сөйләшәсең.
Смена башлыгы Клавдия Васильевна Рукавишникова (Чаллыдагы телефон станциясендә кыз чагыннан бирле, егерме биш ел эшли икән инде ул), элек мин бер үзем колхозларны да тоташтыра, Казанны да ала идем, ә хәзер утыз кеше эшләсәк тә көчкә-көчкә җитешәбез, ди. Станция тәүлек буе тоташ эшли, иртән кояш әйләнеше буенча Владивостокны. Новосибирскины, Свердловскины, Мәскәүне алалар, каналлардан файдалану коэффициенты — сиксән процент. Зур сан бу Моның өчен телефон станциясенә никадәр эш башкарырга кирәклеген элемтәчеләр яхшы беләләр.
Клавдия Васильевна безгә кырый коммутаторны тыңлатып карады. Без төзелешнең кызу эш ритмын, КамАЗның бишеге өстенә иелгән зур илнең йөрәк тибешен шундук тойдык. Кама автозаводының проектын илебезнең алтмыш шәһәрендә эшлиләр. Аның заказлары Союзның бөтен җиренә таралган биш мең предприятиегә тапшырылган. Элемтә исә монда фронттагы кебек кирәк. Бер-берсеннән мен километр ерактагы абонентлар цемент, металл хакында сөйләшәләр; станок, машиналар ясауга бирелгән заказларны аныклыйлар; смета, проект документацияләре турында бәхәсләшәләр. Менә әллә кайдагы Сахалин бәйләнешкә керде, бик ерактан өзек-өзек ишетелгән тавыш: «Без төзелешкә балык җибәрергә наряд алдык,—диде.— Төзүчеләр балыкның ниндиен яраталар: йөз тонна Тын океан селедкасы җибәрикме, әллә ярты тонна кета балыгымы?»—дип сорады Мондагылар да юморны яхшы аңлыйлар икән, шундук җавап бирделәр:
— Без дә балык ашый беләбез. Икесен дә җибәрегез,— диләр.
КамАЗ нәрсә соң ул? Чаллыга килгәч тә ачыклыйсы килгән бсенче сорау әнә шул. Бернинди гомумиләштерү, чагыштырусыз, паспорты буенча гына әйткәндә — Кама буендагы автомобиль заводы ул. Әмма КамАЗ автомобиль заводы гына түгел КамАЗ ул — илебезнең атаклы полуторкаларыннан, бөтен сугыш юлын йөреп чыккан таза «ЗИС>ла- ♦ рыннан башланган автомобиль биографиясе, үз илебездә һәм бөтен п дөньядагы автомобиль төзү эшенең тәҗрибә сөземтәсе, киләчәктәге = автомобильләрнең нинди буласын бүген үк күрә алучы талантлы а конструкторларыбызныц кыю фикер табышы, социалистик экономика- 5 нын зур үсеш, көч-куәт күрсәткече, узган илле елда СССРда тормышка 5 ашырылган өр-яна үзгәрешләр нәтиҗәсе. =
Үзәк Комитетның: «"Совет Социалистик Республикалар Союзы төзе- 4 лүенә 50 ел тулуга хәзерлек» турындагы карарында әйтелгән: «Комму- = НИЗМНЫҢ материаль-техник базасын, коммунистик җитештерү көчләрен 5 булдыру, иҗтимагый производствоны һәр яклап интенсивлаштыру, хә- зерге заманның фән һәм техника казанышларын социалистик планлы а хуҗалык системасының өстенлекләре белән органик рәвештә кушу, хез ф мәт ияләренең материаль һәм культура тормышы дәрәҗәсен тагы да күтәрә бару, яңа кеше тәрбияләү кебек зур мәсьәләләрне хәл итү күп о милләтле совет державасыннан бөтен көч-куәтен бирүне сорый Аның с җитәрлек байлыгы, бик күп төрле ресурслары, бөтен халыкның оешкан- ? лыгы, көйләнгән бердәм хәрәкәте боларга ирешү өчен бөтен шартны < тудыра»,—диелгән. «
Нинди булачак соң ул КамАЗ? Бу турыда байтак язылды инде, шу- л лай да төзелешнең никадәр зур, никадәр катлаулы икәнлеген күз алдына китерү өчен тагы бер тапкыр әйтеп китәсе килә. Автогигант үзе “ тулаем унбиш заводтан торачак, шуның алтысы Кама буенда Чаллыда ь. төзелә, калганнары башка шәһәрләрдә салыначак Чаллыдагылары йөз < квадрат километр зурлыгындагы мәйданны биләп торачак. Мондый хәлнең безнең ил практикасында да. бөтен дөнья күләмендә дә булганы юк әле. Квнбатыш Германиядәге «Даймлер-Бенц» фирмасының президенты Цаан әфәнде СССР автомобиль промышленносте министры А М. Тарасов белән әңгәмәсендә: «Бу кадәр зурлык безнең өчен «яна җир» ачу булыр иде. Сездәге мондый комплекс төзү планы Көнбатыш Германиядәге йөк машинасы заводларының барысын бергә узып китә Андый нәрсә АКШта да юк».— дигән иде Кама автозаводы халык хуҗалыгына ел саен & 16. 20 тонна йөк сыйдырышлы 150 мен автомашина, 250 мең дизель моторы биреп торачак. Егерме дүртенче съезд директиваларында Кама автозаводының эшли башлау срогы да әйтелгән — ул 1974 елда эшкә керешәчәк.
Без тиз арада яхшы итеп күп төзергә тырышабыз Днепрогэс. Амур буендагы Комсомольск каласы, легендар Магнитка һәм Братскнлар әнә Шулай төзелде. Магнитканы төзегәндә Магнит тавыннан беренче руда кисәген куптарган корал — гади көрәк булган Горькиндагы автомобиль заводын салу олы абзый, апайларны укырга-язарга өйрәтүдән башланган Кама автозаводы исә алдагы елларда тупланган индустриаль, техник, сойиаль һәм әхлакый тәҗрибәнең сөземтәсе ул. Беренче адымыннан ук ул кызыл сызыктан, бөтен державаның куәте җирлегендә зур егәрлек белән, дәрт-тырышлык белән төзелә башлады. КамАЗами бәхете дә, {Кыенлыгы да шунда. Беренче елында ук инде илебез бу төзелешкә куәт- * өч мең автомобиль, биш йөз экскаватор биш йөз кран, меңләгән буль- Ден;|. панель ташыгыч. скрепер җибәрде X «зерге төзүчеләрнең кайгы- укырга-язарга өйрәнү түгел,—институт, техникумнарда укый алар. К мАЗ путевкасы белән башкала вузларына автозавод эшенә өйрәнер- Ги Казандагы авиация институтының автомобиль төзү факультетына уъырга баралар Кем әйтмешли, заманы да башка, җыры да башка? Бу
*• «к. у.» х з. 113
төзелештәге эш исәбе саннарын чагыштырып карасак, үзебезнең никадәр алга киткәнлегебезне. никадәр кыюрак фикер йөртә алуыбызны, мөмкинлекләребез артканлыгын күрәбез. КамАЗны төзеп җиткерү вчен, Идел буе автозаводындагы кебек үк, биш ел срок бирелгән, әмма Чаллыда андагыдан бер ярым тапкыр артык — өч миллиард сумлык эш башкарып чыгарга кирәк. Бу сумма сигезенче бишьеллыкта Татарстанның халык хуҗалыгын үстерүгә тотылган акча кадәр.
Кама автомобиль заводының илебез экономикасында тотачак урыны турында әйтеп киткән идек инде. Аның Татарстанга. Кама аръягы төбәгенә никадәр социаль, экономик һәм культура үзгәрешләре китерәчәген аерым әйтеп китәсе килә. Безнең республика, әлбәттә, беркая да исеме чыкмаган, даны таралмаган бер өлкә җире түгел. Самолетлар ясавы, ел саен җир астыннан 100 миллион тонна нефть чыгаруы, әжир өстендә 100 миллион пот икмәк үстерүе, изопрен каучугы, мех, төгәл приборлар җитештерүе белән кайсы як җире мактана ала?! Хәзер Татарстанның Кама аръягындагы кечкенә генә бер мәйданы,— курыкмыйча әйтик.— дөньяда иң индустриаль төбәкләрнең берсенә әйләнә. Ике зур су юлы — Идел белән Кама, аларнын энергия куәсе, илдә иң бай саналган нефть промыселлары, җирле чималдан югары сыйфатлы таза изопрен каучугы җитештереп, үсеп килгән Түбән Кама нефть химиясе комбинаты, химкомбинат һәм автозавод ТЭЦлары белән бергә Братск станциясе эшләгән кадәр электр энергиясе бирәчәк Зәй ГРЭСы һәм Түбән Кама гидростанциясе — Татарстанның бер төбәгендә — Кама аръягында гына да әнә шундый экономик көч тупланачак. Инде килеп, Әл- мәт. Түбән Кама, Лениногорск, Зәй шәһәрләре, бик тиз үсеп барган Чаллы каласы — болар безнең якнын өр-яңа культурасы, йөз меңләгән кешенең социаль тормыш, эш-хезмәт шартлары үзгәрүе дигән сүз.
Төгәлрәк булырга тырышыйк: скреперчы Аяз Насыйров төзелешкә беренче эз салганнан бирле ике ел да ике ай һәм унҗиде көн вакыт узды. Чаллыга килгәндә без заводның төзелә, үсә башлаганын белә идек, инде байтак эш эшләнгәндер дип күз алдына да китерә идек, ләкин, килеп күргәч, гаҗәпкә калдык. Билгеле, завод үзе юк әле, әмма аның төп производство корпуслары инде җирдән калкып чыккан, 1980 елда 350 мең кеше яшәячәк шәһәрнең нинди буласын чамаларга мөмкин инде. Менә төзелешнең ритмын якынча гына күз алдына китерердәй берничә сан. Эш әле җәелә генә башлаган беренче елда төзүчеләр 60 миллион сумлык эш башкаралар. Шуннан соңгы елда эш күләме дүрт тапкыр арта. Бишьеллыкның икенче елында исә узган ике елдагыдан кырык процентка артыграк эш эшләргә кирәк. Әйтәсе дә юк, башлар әйләнерлек кызу темп! Графикны вакытында үтәп бару өчен көн саен бер миллион сумнан артыграк акчаны эшкә әйләндерергә кирәк. Өстәвенә. бу әле эшнең башы гына, үргә таба күтәрелә башлау гына. Эш темпы көннән-көн үсә барачак, чөнки Кама автомобилен бөтен ил көтә.
Төзелеш башлыгының беренче урынбасары Евгений Никанорович Батенчук (киң колачлы эшкә өйрәнгән, Чаллыга килгәнче Вилюй гидростанциясендә, Якутия төзелешләрендә эшләгән кеше), безгә аңлаешлырак булсын дип. гадирәк итеп, көненә бер миллион сумлык эш башкару өчен ниләр эшләнергә тиешлеген аңлатты. Көн саен 3 мен кубометр бетон салырга. 2 мең кубометр тимер-бетон конструкция корырга, 100 мең кубометр балчык чыгарып ташларга кирәк икән. Моңа тагын җир асты коммуникацияләре, юллар да өстәлә. Икенче төрлерәк чагышты-рып әйтсәк, бер көн эчендә унике катлы йорт салып куярга кирәк. Әйтик, иртәнге алтыда геодезистлар килеп йортның урынын тамгалап чыгалар, тәүлек бетте дигәндә инде йорт әзер булып, монда яшисе кешеләргә квартир ачкычлары өләшәләр.
Зур төзүчеләр коллективының эш үзенчәлеген, тырышлык-дәртен, җитезлек-оешканлыгын әнә шул темп билгели. Шуңа күрә КамАЗнын
эле кичә генә дә практикада куллану турында уйга да килмәгән кыю фикер-табышларны сынап карау урынына әйләнүе бер дә очраклы түгел.
Әйтик, иң гади бер мисал. Гадәттә, төзелеш котловансыз, нигезсез булмый. Борын-борыннан дигәндәй, нигезне болай салып киләләр: башта жиде-сигез метр тирәнлегендә чокыр казыйлар, балчыгын читкә чыгарып ташлыйлар, шуннан соң тимер-бетоннан бинанын нигезен са- ф лалар. Аннары инде нигезгә якадан балчык ташыйлар, йорт утырмасын өчен, балчыкны кире үз урынына төеп тутыралар. КамАЗ шикелле төзе- ч лештә исә аның зурлыгы эшнең тизлеген тоткарлый торган җитди бер х мәсьәлә булып килеп баса. Миллионлаган кубометр балчыкны әвеш-тә- < веш китереп кара син! ’ £
КамАЗга килеп төшкәч тә күзгә ташлана торган нәрсә шул: завод = салынасы жирләр актарып-казып ташланмаган, иске хәленчә калган § диярлек Завод биналарын гадәттәге нигез белән салмыйлар, бәлки 16— ь 30 метр тирәнлектән коеп менгезгән тимер-бетон субайларга утырталар § Бина корыласы мәйданга скважиналар бораулыйлар да, шуңа тимер ар- < матура төшереп, бетон коялар. Субайларга бинаны күтәреп тора торган < тимер-бетон ныгытмалар утырталар.
Батенчук шушы «субай идеясе» хакында ничек бәхәсләшүләрен сөй- * ли. Мона каршы килүчеләрнең дә фикерләре нигезсез түгел, ни дисәң ® дә автозавод кечкенә бер алачык кына түгел бит, шул кадәр авырлыкка с субайларның түзмәве мөмкин. Исәпләп-хисаплап карыйлар — түзәргә = тиеш. Шуннан соң инде бу яна эшне тиз арада гына өйрәнеп булырмы’ * дигән шик туа. Эшне киметү дигән нәрсә вакыт оттыру булып чыкмас- п мы? Меңләгән субай коярга кирәк бит! Искечә генә эшләү хәерле бул л маемы: алай авыррак булса да, ышанычлырак; әкрен киткән—тиз жит- п кән, дигәннәр бит. Бу идеяне тормышка ашыру производство башлыкла- “ рынкам зур инженерлык сәләте, эшне башкаручылардан профессиональ x осталык кына сорап калмый, ул кадәр җаваплылыкны үз өстенә алыр < өчен зур батырлык, тәвәккәллек тә кирәк.
Бу яңа эшне өйрәнергә Виктор Кузьмин, Алексей Мартьянов, Виктор Молостов, Николай Кудрявцев бригадалары керешә. Өстәвенә, бо- ларвын берсенең дә бораулап-коеп ясалган субай хакында ишетү түгел, гомумән, төзелештә дә булганнары юк икән. Чаллыга килгәнче Кузьмин Ленинградтагы атаклы Путилов заводында автоматлар көйләүче булып эшләгән, Мартьянов — җыючы-слесарь. Кудрявцев — түбә ябучы, Молостов колхозда төзүчеләр бригадасында эшләгән. Горький заводының ятаклы эшчесе — Форд заводы тимерчеләрен дә уздырган Александр Бусыгин бишектә чагында ук кулына чүкеч тотмаган бит. Ә Стаханов, Кривонос, тукучы Виноградовалар? Эшне без беренче тапкыр әнә шулай кульдән башлыйбыз. Хикмәт нәрсә эшләүдә генә түгел,—ничек эшләүдә!
Башта бер бораулау җайланмасы белән көненә ике субай эшләсәк, шәп булыр иде, дип хыялланалар. Моңа рекорд итеп карыйлар Төзелешкә без кыш көне, иң салкын чакларда килгән идек. Борау бораулый алсын өчен, туң җирне ут өрдергечләр белән җылытып эретәләр иде. Шундый авыр шартларда Юрий Девяшкин экипажы бетон кою өчен алты скважина ясап өлгертте. Дизель производствосы төзелешендә февраль аеның беренче яртысында алдагы бер айныкы кадәр субай ясыйлар. Скважиналарга коеп субай ясаунын бик отышлы эш икәнен бага- на-багана саннар китереп дәлилләргә дә мөмкин Болай эшләгәндә миллионлаган кубометр балчыкны арлы-бирле күчерәсе юк, шулай булгач, машиналар да, кешеләр дә азрак сорала, югыйсә, бу эшкә меңләгән кеше кирәк булыр иде. Шулай да ни зур отыш — вакыт, темп ягыннан КамАЗда нн элек детальләр кою заводын сала башлыйлар, калган участокларда эшкә соңрак тотыналар Нигезен искечә. чокыр казып салганга, детальләр кою заводы әле җирдән калка да башламаган, дизель заводында инде монтажчылар субайларга бина каркасының әзер r Ш
секцияләрен утырталар Леталь кою заводының дизельне куып житэ алмаячагы күренеп тора!
Төзелешнен елъязмасы, чынында, әнә шундый мисаллардан җыела. Алар КамАЗнын, эшчеләр коллективының, автогигантны төзешүче һәр кешенең биографиясе язылачак зур бер китапның аерым сәхифәләре кебек. Төзүчеләр бу зур горурлыкның бәясен беләләр.
«Главмосстрой» бригадиры Жигачевны эзләп йөрүебез истә калырлык булды. Әйе, Чаллыны мәскәүлеләр дә төзешә, өстәвенә, бик тиз, бик яхшы эшлиләр,— бүгенгә әнә шул Жигачев могҗизалар тудыра, диделәр безгә. Прораб бүлмәсенә кердек — анда юк, бригаданың тәмәкечеләр бүлмәсенә сугылдык — анда да күренми. Шуннан соң йортка киттек — урмандагы шикелле, беркемне табып булмый. Унике катлы зур йортның тимер ныгытмалары буйлап өскә үрмәлибез, квартирдан квартирга керәбез, бригадирны сорыйбыз, «Әле генә шушында иде»,—диләр. Ниһаять, ип өскә менеп җиттек, бездән дә өстә инде берни юк — югарыда эшләүче монтажчылар тавышы гына ишетелә. Прораб Володя Ковалев (ул дз Мәскәүдән килгән): «Жигачевны тотасыгыз килсә, тагы да югарырак менегез»,— ди.
— Тагы да югарыракта нәрсә бар соң анда?
— Жил,—ди.
Иң югарыда, чыннан да, салкын җил өрә, суыктан тунган кебек, зәңгәр төтенгә өретелгән кояш сүрән генә елмаеп тора, ә аста — төзелеш, төзелеш, төзелеш . Бер як офыктан икенче як офыкка чаклы. Кама инде күренми, аны кар каплап киткән, ул язын җәелеп-ташып агар өчен көч җыеп ята. Кама буеннан ук Түбән Кама ГЭСын төзүчеләр салган поселок башланып киткән, аннары тәбәнәк йортлары белән Иске Чаллы күренә. шуларның барысы өстеннән хәзерге заманча салынган биек бина-лар калкып тора. Төзелешнең икенче башында исә завод каркаслары күтәрелеп килә.
Мәскәүдә, Ленинградта, Ташкентның Чиланзарә дигән яна районындагы, Тольятти каласындагы шикелле, унике катлы матур-матур ап-ак йортлар тезелешеп киткән, алар якын гына, кул белән үрелеп орынып булыр кебек. Берәү, икәү... җиденче... унберенче... Магазин, газета киос- касы, ашханә бар, автобуслар йөреп тора.
Жигачев вакытын әрәм итүдән курыккан кебек, безнен янга тиз-тиз менде дә, сүзне озакка сузарга теләмәгән сыман, шундук: «Николай» дип кул да сузды.
Ул утыз яшьләр тирәсендәге тәбәнәгрәк буйлы, ябыграк тәнле бер кеше булып чыкты. Кыяфәтенә карап кына көн ярым вакыт эчендә йортның бер катын салып өлгертүенә ышанып та бетмәссең. Болай эшләү — Мәскәү төзүчеләренең графигы икән.
Жигачев белән Петр Мазур дигән икенче бер бригадир (алар «Кайсыбыз тизрәк?» дип ярышып эшлиләр) унике катлы йортны 4 нче декабрьдә сала башлаганнар. 1 нче январьда инде йортны дәүләт комиссиясенә тапшырганнар, тагы ун көннән соң бу йортта кешеләр тора башлаган.
«Главмосстрой» төзүчеләре Кама буена быел җәй килгәннәр. Тиз генә урнашып алганнар да төзү эшенә дә керешкәннәр. «Төзү» диюдән бигрәк «җыю» дисәк дөресрәк булыр, чөнки йортны соңгы кадагына чаклы Мәскәүдә ясыйлар. Башкала төзүчеләренең бик тиз эшләүләренең сере дә йортны әнә шулай тулысынча завод конвейерында эшләп җибәрүләрендә. Былтыр алар илле мең квадрат метр тапшырган булсалар, быел бермә-бер артык бирәчәкләр.
Төзелешнең колачы, ритмы турында әйткән идек инде. Иң әһәмият- лесе — кешеләрнең үз эшләренә мөнәсәбәте икәнен дә әйтеп китик, чөнки ахыр чиктә калган барлык якларны да шушы мөнәсәбәт билгели. Төзелештә руслар, украиннар, белорусслар, татарлар, үзбәкләр, кыргызлар,
башланган 2 п гына язма- ♦ башладым. ш
«Россия» гостиницасын салыштым. Шул вакытта Ташкентта җир тетрәде, о Җыенып, анда киттек. Алты айга гына дип барган идек—дүрт ел эш- ® ләргә туры килде. Аннары Тольяттида — Идел буе автозаводында эш- о. ләдек. Хәзер менә Чаллыга килдек. Мәскәүгә кайтасы килә, билгеле. < Ташкенттан өйгә сигез тапкыр, Тольяттидан алты тапкыр кайткан идем. ° моннан ике генә мәртәбә кайтып килдем әле. Мәскәүдә Кызыл Пресня- £ да минем апам яши. Кайтып бер өч көй торам да туган якка — Плав- ы скига кайтып килербез, аннары — яңадан монда. Хәзер без биредә биш £ кеше —сеңелем, энем Иван, киявебез Алексей һәм җиде айлык нәни < энекәш бар. Гомумән, монда безнен Мәскәү кешеләре бер мең ярым- з лап Җыела. Эшлибез, йортлар салабыз. Шәһәрдә үзең салган йортларда кешеләр яшәвем күрүе бик күңелле икән. Яртысы биредәге халык. Без үзебез кайчандыр моннан китәрбез, ә безнеңчә — Мәскәүчә эшләү алымы калыр, кешеләр безнең график белән эшләрләр. Бәлки, бездән дә тизрәк, бездән дә яхшырак эшләрләр. Начармыни алай?»
Геворг Геворян — ташчылар бригадиры, Татарстан АССРның атказанган төзүчесе: «Кавказда минем бертуган биш ага-энем бар. аннары туганнан туган бер абыем — совхоз директоры. Шул әйтә: «Кайт, совхозда эш табылыр»,— ди. Тик ничек китәсең инде моннан? Минемчә, кеше илгә кайда күбрәк файда китерә — ватаны аның шунда».
Женя Гавриленко—монтажчы: «Безнен Белоруссиядә дә төзелешләр куп, зур, кызыклы, җитди төзелешләр бар. Ләкин КамАЗ бит бер генә! Мин үзем шофер идем, үзбушаткычлы машинада эшли идем. Монда килгәч, әйттеләр: «Бездә шоферлар җитәрлек, әйдә, монтажчы булырсың», — диделәр. Шулай итеп, яна эшкә өйрәндем, булдырам кебек РИЗ га автозаводны иң беренче эшләтә башлау комплексына эләктем Корпусы бик зур, баганалары гына да тоташ урман кебек, берьюлы биш бригада эшләде; үзебезнең пролетны без беренче булып тәмамладык »
Аяк өсли генә дигәндәй язып алынган мондый әңгәмәләрне ике-өчис генә түгел, унлап, йөзләпме китерергә мөмкин булыр иде. Боларнын барысына да туган җир өчен, ил эше өчен җан ату дигән уртак бер тойгы хас _
КамАЗнын тагы кай яклары әйтелми калды3 Эшчеләр коллективының ин күркәм сыйфаты нәрсә? Бу сорауга бер сүз белой генә җавап биреп булмый, чөнки коллектив ул үзен» генә хас холык-гадәтле төрле кеше- лардан җыела, тик шулай да еш кына очракларда бер кешенең, бер бригаданың аерым сыйфаты, меңләгән кешенең хезмәт девизы, байрагы
молдаваннар илебездәге барлык милләт вәкилләре диярлек бер гаилә кебек яшиләр, бергә эшлиләр. Төзелешкә алар «чит-ят» бер җиргә эшкә килгән кебек кенә килгән булсалар, хәзер Чаллының киләчәге турында, автозавод турында туган шәһәре яки авылы кебек яратып сөйлиләр
Өч йез еллык гомере эчендә Чаллы 35 мен кешеле бер калага әверел гән. Ә сонгы бер ел эчендә исә шәһәрнең халкы 80 менгә җиткән Монда ♦ табигать шартлары җиңел түгел, кышын утыз-кырык градуслы салкын- га нар була, язын-көзен исә, трактордан башка, олы юлдан читкә чыгарлык S та түгел, ә кешеләр һаман килә тора. Биредә, Кама буенда, бишьеллык- 2 нын язмышы, совет иленең иртәгәге экономик һәм техник куәте мәсьәлә- < се хәл ителгәнен алар аңлыйлар, зур эштән читтә калырга теләмиләр, к
Төзелештә кемнәр белән генә танышырга туры килмәде, моңарчы = Братскида яки Асуан гидроузелы корылышында эшләгән монтажчылар S белән дә, татар авылыннан килгән тракторчы егет яки КамАЗга о. ВЛКСМ Үзәк Комитеты тарафыннан җибәрелгән «Дуслык» отряды член- § нары белән дә сөйләштек. Ал арның һәркайсы Кама буенда төзелешнең зур, җаваплы бурыч икәнлеген аңлап эшли.
Куеи дәфтәренә теркәлгән ике-өч әңгәмәбезнең кыскача сын китереп китәм: Николай Жигачев: «Монтажчы булып Мәскәүдә эшли
булып китә. Төзелештә хәзер ин таралган сүз — Салаховча эшләү, Салахов үрнәге, Салахов принцибы дигән сүзләр. Утызынчы елларда Алексей Стаханов исеме ничек шаулаган булса, Чаллыда хәзер Рәис Салахов исемен шулай еш телгә алалар.
Рәис Салахов һәм аның иптәшләре ни эшләгәннәр соң? Алар икәү өч кеше хәтле эшләргә, көн саен 140 процент норма үтәп барырга, бншь- еллыкныкын 1974 елның 7 нче ноябрена башкарып чыгарга карар кылганнар.
Гомумән, берәр тапкыр рекорд яки югары эш үрнәге күрсәтеп макталу әллә ни кыен эш түгел. Ләкин монда хәл башкача: бөтен сәләт- тырышлыгыңны җигеп эшләү көндәлек бер кагыйдәгә әйләнгән. Рәис Салахов һәм аның иптәшләре бөтен кеше күз алдында көн саен, атналар, айлар буе, ике ел буена —завод конвейерыннан беренче йөк машинасы төшкәнче—үрнәк эш күрсәтергә карар кылганнар.
Хәзер һәр төрле анкета тарату гадәткә кереп китте. Әгәр социологларның: «Кама автозаводы төзелешендәге әллә ничә мең кешелек коллективның иң беренче булып күзгә ташлана торган сыйфаты нәрсә?» — дигән соравына җавап бирергә туры килсә, без: «һәр нәрсәдә, иптәшләреңнең кечкенә генә бер эшендә дә файдалы асылын күрә һәм һәр кешенең тәҗрибәсен эшкә куша белү», дияр идек. Салахов бригадасынын башлангычын барлык коллективта тикшерәләр, бәхәсләшәләр, ничек итеп эшне тагы да яхшырта төшү турында уйлашалар. Кашшаф Хамитов җитәкчелегендәге машина йөртүчеләр бригадасы һәр айнын 4—5 көнен янга калган ягулык белән эшләргә карар кабул итә. Петр Камаев автоскреперчылары кыш көне норма ярым, җәй көне ике норма эшләргә йөкләмә алалар. Машина рамнары ясау заводы пролеткаларын җыючы Виктор Деребнзов бригадасы монтажчылары биш еллык программаны өч ел ярым эчендә башкарып чыгарга сүз бирәләр...
Зур Идел дәрьясы кечкенә инеш, елгалардан җыелган кебек, һәр кешенең, һәр бригаданың эш планы үтәлү нәтиҗәсендә дәүләт күләмендәге зур бурыч — 1974 елда Кама автомобиль заводын төзеп җиткерү бурычы тормышка ашырыла.
Без Чаллыга килер алдыннан гына төзелештә бер хат алганнар. Аны өлкә газеталарында да басып чыгардылар. Беренче бишьеллыкларның каһарманнары Алексей Стаханов, Александр Бусыгин, Мария Виноградова, Иван Гудов, Петр Кривонос үзләренең хатларында КамАЗны тезүчеләрнең эштә кыю, тапкыр булуларын, бүгенге заманга хас булганча колачны киңрәк җәеп эшләүләрен теләгәннәр.
— һәр буынның үз Магниткасы бар. Без сездән көнләшәбез. Утызынчы еллардагы белән чагыштырганда, сезнең — җитмешенче еллардагы яшь эшчеләрнең — мөмкинлекләре бик зур.
Яңалык ансат кына юл ярып чыкмый: шуңа күрә сезнең тырышлыгыгыз да күбрәк, адымыгыз да ныграк булырга, характерыгыз да чыныга барырга тиеш, дигәннәр алар.