АЯК БЕЛӘН ЙӨРҮГӘ НИ ҖИТӘ?
Бүгенге проза турында сейляшзбез
урналыбыз үзенең былтыргы 9 нчы санында күренекле тәнкыйтьче Рафаэли Мостафинның «Тема, идея, едеби осталык» исемле мәкаләсен тәкъдим итеп, бүгенге проза мәсьәләләрен уртага салды да әйтте: мәгез, бәхәсләшегез. Бик бәхәсләшер идек, әмма мәкалә моның ечеи җитәрлек азык бирми шикелле Мисал итеп алынган әсәрләргә — «Тын елга буенда» (С. Рафиков) һәм «Ут һем Су» (Ә. Баянов) романнарына, «Чикләвек теше» (Г. Ахунов), «Идел хикәяте» (Г. Әпсоләмов), «Мәйдан» (Ф. Хәсни), •Ялыкмаслар» (Б Камалов) повестьларына—тәнкыйтьче дәрес бәя биргән. Шушы әсәрләр уңае белән күтәргән мәсьәләлә-ренең күбесен шулай ук дерес хәл иткән (һәрхәлдә, миңа шулай тоела).
Шулай да мәкаләдә бәхәсләшерлек урыннар бар. Мин анда хата фикер үк димим — һәрхәлдә, ялгыш аңларга мем- киилок калдыра торган раслаулар таптым.
Менә безне сагайта торган беренче җәмло: «...классиклар югарылыгына күтәрелү ечен, аларны кабатлау (?) гына җитми, башкача язарга, заманга хас сурәтләү чаралары эзләргә һәм табарга кирәк». Классикларны кабатлау турындагы сүзләргә бәйләнеп тормыйк, биредә «техник» хата киткән булырга тиеш. Менки әдәби иҗатта беркемне дә, шул исәптән классикларны да, кабатларга ярамаганны тәнкыйтьче яхшы беләдер. Ә менә «башкача язарга кирәк» дигәнне ничек аңларга? Бүгенге модернистлар һәм модернизм теоретиклары да шулай диләр бип классик реализм инде искерде, аның алымнары һем принциплары, форма һәм жанрлары XX гасыр чынбарлыгын сурәтләү ечен ярамый.
Р. Мостафии, әлбәттә, бу кадәресои үк әйтергә җыенмый. Шулай да мәкаләдә реализмның чиксез зур мемкинлекләреиә шикләнеп карауга юл ача торган сүзләр ычкындырып ташлаган. «Соңгы елларда,— дип яза тәнкыйтьче,— безнең әдәбиятта тышкы охшашлыкка нигезләнгән традицион хикәяләү стилендәге проза естаилек ите». Юк, ди ул, мии бу стильгә дә каршы түгел. Тик аның болен генә чикләнмисе иде. Әнә бит Коибатыш әдәбиятында «реаль булмаган, фантастик алымнар» белен язучылар да байтак. Хетта Бальзак та ■Шагрень күне» романында фантастик алым кулланган. Безнең Ф Әмирхан да •Фәтхулла хәзрәт» повестенда фантастикага мерәҗегать иткән. Г. Колехметоа та «Ике фикер» пьесасында Давытның иске һәм яңа фикерләрен адәм кыяфәтендә сәхнәгә мендерел җибәргән.
Әйе, болар барысы да дерес. Әмма шунысын да онытмыйк: Бальэакиың «Кешелек комеднясекн таш кил итә торган 92 әсәрнең (күбесе роман) тик берсендә, әлеге «Шагрень күнә» романында гына, шартлы- фантастик алым кулланылган. Л. Толстой яисә И. Тургеневта мондый алым бетенләй юк. А. Толстой һәм М. Шолохов. А Фадеев һәм К. Федин әсәрләрендә де андый- ларны очратмыйбыз бугай.
Классиклардагы мондый «бертәрлелек», тәнкыйтьче сүзе белен әйтсәк. «тышкы ох-шашлыкка нигезләнгән традицион хикәяләү
Ж
10»
IV
стиле» _уз заманының укучыларын ничек туйдырмаган икән? Ярар, ул заман укучы-ларының зәвыклары таррак булсын, ди. Ә инде XX гасырның соңгы чирегенә кереп бара торган укучы ул «искергән» әсәрләрне ник кулдан төшерми укый?
«Фәтхулла хәзрәт» исә, мисал буларак, ялгыш килеп кергән. Аңа калса, «Гаргантюа һәм Пантагрюэль», «Гулливер сәяхәте» әсәрләре яисә М. Е. Салтыков-Щедринның башында ми урынына орган булган градоначальник образы да бар ич. Ләкин бит болар сатирик әсәрләр. Сатираның бер үзенчәлеге исә чынбарлыкның реаль пропорцияләрен үзгәртеп сурәтләүгә кайтып
«Ике фикер» пьесасына да ышыкланырга урын юк. Театр сәнгате, үзегезгә мәгълүм, сүз сәнгате белән чагыштырганда, шартлылыкка күбрәк урын бирә. Шуңа да карамастан, А. Н. Островский яисә безнең Г. Камал, мәсәлән, шартлы алымнарга ихтыяҗ сизмәгәннәр.
Адәм баласы, турайганнан бирле, аяк белән йөри. Инде килеп, берәү: «Алай йөрү инде искерде һәм туйдырды, кул белән йөрергә вакыт», дип чыкса, белмим, кем генә моңа җитди карар һәм бу кешене чын новатор ител санар икән. Дөрес, кул белән йөрү дә кайвакыт үзен аклый. Әйтик, циркта яисә спорт залында. Ә инде берәү, оригиналь булам дип, урамда кул белән йөреп китсә, без аңа, ким дигәндә, болай дияр идек: оста йөрисең, тик ерак бара алырсың микән?
Әнә шуның шикелле, «тышкы охшашлыкка нигезләнгән традицион хикәяләү стиле», фән теле белән әйтсәк, тормышны үз формасында, үз кыяфәтендә чагылдыру принцибы моңарчы реализмның «табигый хәле», олы юлы булып килде һәм, шикләнми әйтергә мөмкин, киләчәктә дә ул шулай булачак. Аерым очракларда язучылар билгеле бер максат белән сатира төренә кермәгән әсәрләрдә дә шартлы алымнарга мөрәҗәгать итәләр икән һәм бу алым аклана икән, анысы — бүтән мәсьәлә.
Ә инде тормышның үз формасы белән эш итә торган реализмның мөмкинлекләрен шик астына алып, прозаны алга җибәрү өчен шартлы-фантастик алымнар кулланырга чакыруны, теләсәгез ни әйтегез, мин аңлый алмыйм.
Классикларны һәм, гомумән, талантлы язучыларны кабатлау дигәндә ике нәрсә бутала булса кирәк. Чынбарлыкны сәнгатьчә чагылдыруның гомуми принцибы һәм аны кабатлау —бер нәрсә. Конкрет әсвр- нең конкрет типларын яисә кулланылган алым һәм сурәтләү чараларын кабатлау — бөтенләй бүтән нәрсә.
Беренче төр «кабатлау», ягъни тормышны үз кыяфәтендә чагылдыру принцибына нигезләнеп иҗат итү, бер дә начар эш түгел. Бу юнәлеш, тиешле шартлар булганда, зур- уңышларга китерә ала һәм китерәчәк. Икенче төр кабатлауны исә без кире кагабыз, һәм ул әдәбиятның үсешен тоткарлый дибез. Р. Мостафин дәрес билгеләп үткәнчә, 1971 елгы прозаның йомшак, лыгы да шунда: язучылар әдәбиятыбызда булып үткән типларны һәм алымнарны кабатлыйлар, идея-художество ачышлары юк дәрәҗәсендә.
Г. Ахуновның «Чикләвек төше» повестен алыйк. Тәнкыйтьчегә кушылып, мин бу әсәрне 1971. елда дөнья күргән әсәрләр арасында чагыштырмача иң уңышлысы дип саныйм. Шулай да повестьта кабатлаулар шактый күп.
Хикәяләү рәвеше һәм интонациясе белән ул иң элек Ә. Еникиның «Йөрәк сере» повестен хәтерләтә. Әсәрнең төп герое Халикъ, ягъни артта калган колхозны күтәрүче председатель образы, бер яктан, А. Расихның «Язгы авазлар» романындагы Ифрат Аллаһияровка, икенче яктан, Солтан Фәхретдиновка барып тоташа.
«Чикләвек төше» повестен чынлап торып җентекләсәң, кайбер бүтән әсәрләрнең дә эзен табып булыр иде. Халикъ, мәсәлән, исереп килгән Мөбәрәкшаиы тибеп ега. Шуннан тегесе нишли? Икенче көнне председательдән гафу үтенә һәм, күпмедер вакыттан соң, төзәлеп, Халикъның уң кулына әверелә. Бу— «Педагогик поэма»дан. Задорновның да төзәлүе Макаренко аның «яңак төбенә менеп төшкәч» башлана бит. Бер урында автор үз-үзен кабатлавын да абайламый калган. Бер персонажы турында ул болай ди: «Буе-сыны бар. нәсел айгырларын егып салырлык тазалыгы бар». «Хәзинә» романын ачып укыйбыз: «...гайрәте белән иәсел айгырларын сугып үтерә ала торган электр тогы».
Күл кенә проза әсәрләрен укыганда, Тукайның юмористик очеркындагы бор эпизод хәтергә килә.
Тукай бер иптәше белән ресторанга барган икән до, швейцар аларны: «Сезне кертмибез», дип каршылаган.
— Ни өчен?
— Өс-башыгыз начар—
Шуннан болар, бүрекләрен альтотътрвгн, «надан килгәннәр. Швейцар, аларга күз генә сирпел алып:
— Сезгә әйтелде бит инде, әфәндедер,— дигән, имеш.
Бүреген алыштырып кигән шундый пер-сонажларны 1971 елда чыккан бүтән әсәрләрдә дә шактый күп табабыз. Әлеге шәейцар тәҗрибәсенә ия булмаган беркатлы укучы алариы, ихтимал, яңа типлар сыйфатында кабул итә торгандыр. Әмма үткен күзле тәнкыйтьчене алдый алмыйсың. Менә ул бер үк елда, бер үк журналда басылган ике әсәрдәге ике персонажның бер-бер- сеиэ ике тамчы су кебек охшаганлыгын дәлилләп күрсәтә. Сүз биредә «Тын елга буенда» романындагы Васил һәм «Ут һәм Сумдагы Фәез турында бара.
Зур таләпләр белән килгәндә, 1971 елгы әсәрләр арасында чагыштырмача уңышлы- сы булган «Ялыкмаслар» повестендагы Хафиз Кадергуловны да оригиналь тип итеп карап булмый. Дәрес, әсәрнең үзәгенә куелганга һәм җентеклерәк күрсәтелгәнгә, райком секретаре образы шактый җылы тәзсир калдыра. Бу яктан Р. Моста- фин белән килешергә кирәк. Әмма Хафиз кебек гаять сабыр, басынкы, уйлап кына сәйли торган, акыллы, ейрәтергә һәвәс, чигәсенә чал тошкән партия җитәкчесе образларын әдәбиятта күп мәртәбәләр күргән идек инде. Тәнкыйтьченең мин бер сүзен аңлый алмадым. Моңарчы, ди ул, партия җитәкчесе образы тоссеэ-чырайсыз булып чыга иде, ченки «язучылар гадеттә ике генә терле буяудан: я дегет кебек кара, я сет кебек ак буяулардан гына файдаланалар иде». Безнең әдәбиятта мин кара буяу белән генә бирелгән партия җитәкчесе образын белмим. Ике буяуны катыштырыл ясалганнары да сирәк булса кирак. Ә менә ак буяу белән генә ялтыратылганнары исә — рәттән. Партия җитәкчесе образларының тоссез, чырайсыз чыгуыма китергән сәбәп, минемчә, язучыларның тормышның үзеннән килеп түгел, балки партия работнигы нинди булырга тиеш дигән принциптан чыгып »ш итүләренә кайтып кала.
Чын сәнгать әсәре һәр вакыт — зурмы, кечкенәме — ачыш ул. Ачыш исе, беренче чиратта яңа, оригиналь тип рәвешендә була. Менә татар әдәбияты тарихындагы идея-художоство ачышларының тулы булмаган ягалереясо». Г. Ибраһимовның Шаһи карты һәм Фәхрие, Ф Әмирханның Габделбасыйры һәм Хеяты, Г. Кутуйның Галиясе һәм Г Бәшироаның Нәфисәсе М. Әмирнең Гаязы һәм И. Газиның Федюшкины, Ә Еникиның Зефәр Сабитовы һәм А. Расихның Заһид Сафичы, Р. Тәхфәтуллииның Нәбие һәм Н. Фәттахның Һаруны һ. б.
Ә бит бу әсәрләрнең һәркайсы «традицион стильдә», ягъни тормышның үз кыяфәтендә язылган. Әгәр болар янына яңа типларны зчеиә алган, димәк, яңа мәсьәләләр күтәргән һәм шундый ук «традицион стильдә» язылган әсәрләр тезелеп китсә, укылыр идеме алар? Ничек кенә әле! һәм биредә гаҗәпләнергә урын юк: укучының игътибары тормышка, аның яңа күренешләренә, яңа мәсьәләләренә шул мәсьәләләрне гәүдәләндергән яңа типларга юнә-лә. Форма «шакиатыризмы» исә аны бик аз кызыксындыра. Әлеге тормышны, кешеләрне, обстановканы бетен җанлылыгы белән күз алдына бастырырга хезмәт итеп тә, үзе сизелми торган форманы гына без яхшы форма дип саныйбыз.
Шулай итеп, без мондый нәтиҗәгә килдек: бәла прозаикларның «традицион стильдә», ягъни тормышны аның үз кыяфәтендә күрсәтү принцибына нигезләнеп язуларында түгел. Бәла күп йене язучылары- бызның тормышка тирән үтел керә аямауларында, иҗтимагый үсешнең яңа тенденцияләрен тотып алып, проблема тесендә куя белмеүлоренде, шул тенденцияләрнең гәүдәләнеше булган яңа типларны иҗат итүгә кечләре җитмәүдә.
Моннан инде прозаикларның игътибарын кай якка юнәлтү тиешлеге дә ачыклана булса кирәк.
Кенбатыш Европа әдәбиятларындагы шартлы һәм фантастик алымнар белән азыкландырып прозаны алга таба әйдәүнең тиешле нәтиҗә бирмәячәге кен кебек ачык. Моның хәтта зарар кигерүе мәмким. Эзләнүне, эчтәлектән бигрәк, форма әнкәсенә юнәлтүдән башка нәрсә түгел бу. Ә моннан формализмга да бәр адым гына кала.
Ерак барасы юк, үзебездә үк бүтәннәр» гә охшамауны, оригинальлекне теп максат итеп алып, форма епкәсенде шикле экспериментлар белән мавыгу кечәеп «итте. Япон Таначаларын амсе Фредерик Гарсиа Лорка шигырьләрен укып, шигъри кроссвордлар белән сыйлаучыларыбыэ юкмыни? Метерлинк яисә Ибсен алымнарын механик үзләштереп, драматургиябезгә «яңалык» кертергә тырышучыларыбыз да булмады түгел. Прозабыз да модадан читтә калмады кебек. Ә. Бааноаның «Ут һәм Су» романы.
мәсәлән, әнә шул турыда сөйли. Анда без кыз да, елга да дип аңларлык серле сурәтләрне дә, төп геройның саташуга охшашлы уйлануларын да, авторның Фәез исеменнән әйтелгән парадоксларын да, хикәяләүнең күнегелмәгән күп кенә алымнарын да очратабыз. Әмма форма оригинальлеге эчтәлек оригинальсезлеген каплап җиткерә алмый. Моны Р. Мостафин да танырга мәҗбүр: «Ә. Баянов та әзер штамп һәм схемалардан котыла алмаган»,— ди ул.
Димәк, прозаикларның, аеруча яшьләрнең игътибарын башлыча эчтәлек оригинальлеге мәсьәләсенә юнәлтү дөресрәк булыр. Чын мәгънәсендә идея-художество ачышы итеп саналырлык әгәр тудыру өчен нәрсә кирәк соң? Бу сорауга билгеле сүзләр белән җавап бирергә туры килә: тормышны белү, яңаны коруда гражданин буларак катнашу, киләчәк өчен үзеңне җаваплы итеп сизү һәм күргән-белгәнеңне фило-софча гомумиләштерә белү. Әмма моның белән генә дә эш бетми әле. Тагын бер «кечкентәй» генә нәрсә кирәк. Ул да булса талант.
Гаҗәеп хәл, әдәби тәнкыйтьтә дә. әдәбият белемендә дә талант мәсьәләсенә кирәгеннән аз игътибар ителә. Мәгълүм булганча, иң камил корал да. остасы кулына эләкмәсә, юньле нәрсә тудыра алмый. Шуның шикелле, художниклык таланты җитенкерәмәгән язучыны тормышны биш бармагы кебек белү дә, эрудиция дә, дөньяга дөрес караш та, сыналган иҗат методыбыз да коткара алмый.
Р. Мостафин әлеге мәкаләдә талант мәсьәләсенә кагыла, ләкщ, әрсез чебеннән котылырга теләгәндәй, селтәнеп кенә уза. «Кайберәүләр бөтен эш талантка бәйләнгән дип котылмакчы булалар,— дип яза ул,— Янәсе, Пушкин, Тукай яисә Лаз Толстой кебек талант туса, әдәбият шунда ук алга сикерәчәк. Бу дөрес караш түгеп». Әйе, даһилар сирәк туа. Әмма талантлар турында моны әйтеп булмый. Халкыбыз талантларны, әгәр артыграк тудырмаса, һич тә элеккегедән ким тудырмый. Әнә шулерның күпме өлеше генә әдәбиятка килә икән? Мәгълүм булганча, талантлы яшь кеше кулына каләм алсын өчен, аның ниндидер «әдәби атмосфера»га эләгүе кирәк. Шулай булмаганда, ул бүтән һөнәр сайларга һәм үзендә әдәби талант барлыгын белмәгән килеш гомер юлын узарга мөмкин. Әдәби атмосферага эләгү мөмкинлеге исә балалар бакчасы һәм мәктәптән ук башлана. Бу — мәсьәләнең бер ягы һәм ул үзенә игътибар итүне сорый.
Әдәбиятка талантлар кирәгеннән азрак килә икән, табигать бушлыкны яратмый дигәндәй, аларның урынын бик тиз талантсызлар биләп ала. Урта кул әсәрләр күпләп чыгып тора икән, моңа бер дә гаҗәпләнергә урын юк. Тәнкыйть исә, шул исәптән танылган талант ияләре, никтер турысын әйтергә, туганкай, синең күңелеңә «ходайдан килә торган очкын» салынмаган, башка һөнәр сайлый күр, дип әйтергә тартыналар. Бусы мәсьәләнең икенче ягы.
Ахыр сүз шул: талантларны эзләү, табу, дөрес тәрбияләү, алар алдына зур таләпләр кую, халтурага, төссез-чырайсыз әсәрләргә каршы аяусыз көрәш алып бару,— менә нәрсә безнең прозаның алга китешенә күпмедер этәргеч ясарга мөмкин.