Логотип Казан Утлары
Роман

ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ


ин нәрсә? Бер әмер ителгәннән мин кире кайтыйммы? Син дә кеше көлдереп монда...
Мирыч бик әйбәт белә иде: цехтан берәрсе ял йортына яки санаторийга путевка алса, әүвәлрәк профсоюз кесәсеннән, соцгы вакытларда күбрәк цех башлыгы кул астында тупланып яткан ниндидер маядан, әлбәттә, кешесенә карап һәм үзенә күрә премия-мазар рәвешендәрәк иттереп, ярыйсы гына бүлеп биргәли иде. Аның бит, җитмәсә, путевкасы да бушлай әле...
— Соң бит- Аркадий Мефодич, без бит өйдә өчәү генә, хатын да әйбәт кенә хезмәт хакы ала. улыбыз Фуатны әйтмим дә, үзем тагы— Ну, ярый алайсам, ярый. Мең рәхмәтләр инде?
Санаторийның ни рәхәтен, ни шифасын әле барып, татып караганы булмады, әмма күкрәк кесәсендәге путевканың җылысын абзыең менә бүгеннән үк бик әйбәт снзә башлады инде, һәм ул, күңеле-жаны шатлыктан кымырҗып торганын тойган хәлдә, төштән соң баш күтәрмичә диярлек басылып эшләде. Чибәр мичкәләре берсе артыннан икенчесе, шәп тартылган барабандай, даң-дың, даң-дың яңгырашкалап, урталыкка таба тәгәри торды, бер сафка тезелә-өелә барды. Чуртан әмере-белән түгел, әлбәттә, абзагызның бүген әллә нинди тылсымлы көче-җегәре кузгалган иде, ахры...
20
Альбертны яследән болай иртә алганнары юк иле. Башта- «Ничек инде? Ул бит йокыдан торгач, тамагына да ашамаган әле»,— дип, каш- күз җимерделәр. Мирыч: «Миндә бик йомшак, бик тәмле печенье бар. кимерер» дигәч, янә күнмәделәр. Ахыр килеп, сәбәбен төшендереп биргәч кенә, риза булдылар.
Бүген сукмактан атлаганда куркасы юк аяк асты катырган иде.
Инде күзне бәйләп кичке эңгер төшеп килә иде.
Сукмактан каты-котыга сөртенгәләп атлаган шәпкә дә бабасы белән оныгының авызыннан сүз өзелмәде. Гадәтләре шулай Малайның теле ачылып көпнән-көн шомара бара — аның иң күңелле чагы иде.
Дәвамы Башы I, 2 саннарда.
Шулай, ипле гепэ сөйләшә-сөйләшә, алар, тәмам караңгы булып беткәнче. Альбертның әнисе белән барып күрешергә тиеш иделәр. Ләкин бу кичне бабасына да, малайга да анда барып җитәргә язмаган икән...
Автобус тукталышына күп калмаган иде инде. Дүртәр-бишәр катлы яңа йортларны читләтеп, тукталышка турыданрак кистереп чыкканда, әле шушы араларда гына салынып бетеп, озакламый ачылырга тиешле ике катлы зур универмаг бинасы яныннан үтәсе иде. Менә шунда бу өр-яңа бина янындарак кирпеч сынык-саныкларыннан тау өеп куелган иде. Сынык-санык дигәч тә, бу зур гына өем эчендә эшкә ярардай кирпечләр дә аз күренми иде. Яслегә Альбертны алырга барган чакларында Мирыч менә шушы кирпеч өеменә күптәннән инде күз мдйландырш йөри иде...
Аның үз хикмәте, үз уй-исәбе бар иде.
Моннан берәр ай чамасы элек, завод күләмендә зур өмә үткәрелеп, Революция тавындагы туганнар кабере тирәсенә яшь агачлар утырткач, Закир кодасы белән Гөргсри карт Абуздырнн:
— Анда безнең һәйбәтләп рәшәткә тотмыйча ярамый: шәрәләнеп тормасын! Синең башлыгың Аркадий Мефодич материалын, тактасы- мазарын аннан-моннан йолыккалап инде әзерләп тә куйган, әйдәле, кода, синең кул җиңел дә, шома да, булышсана безгә! — дип, Мирыч- ның якасына ябыштылар.
Мирыч риза булмыймы соң! Тара цехының столярлык бүлеге бер генә смена эшли иде — менә шунда кичке уңайларда өчәүләшеп тотындылар. Мирыч үзе Революция тавы кашында торгызылачак койма-рә- шәткәләрнең нечкәрәк, нәфисрәк төшләрен эшкәртергә алынып, кодасы белән Гөргери картка кисү, ышкылау кебек карарак эшләрне йөкләде. Әнә шулай җиң сызганып, рухланып ябышканнар иде ябышуын, әмма башлыклары Белобородов бер-ике кичтән соң ук боларны эшләреннән туктатты. Материал кызганудан түгел, аңарда икенче төрлерәк исәп туган икән, әйтте:
— Болан килешмәстер безгә, картлар. Агач ни ул? Черер, таралыр. Бар тырышлыгыбыз берничә елдан ук юкка чыгар. Рәшәткәсен тимер челтәрдән, баганаларын таштан куйсаң иде менә! Ул чагында безнең Революция тавыбыз күз өстендәге каш кебек күренеп торыр иде, ичмаса! — диде.
— Соң, бик шәп инде алай, әмма материалын каян, ничек табасын аның? — диеште болар.
— Кыш озын әле, язга тикле ничек тә әмәлләрбез. Тимере хакында ремонт-механика цехын үзем дыңгырдатырмын, ә ташын, кирпечен- пошынмыйк, анысы да табылыр,— диде Белобородов.
— Кышка кергәндә генә анда барыбер әллә ни майтарып булмас, баш өсте, без бик разый,— дип, шундук күнделәр картлар.
Яңа салынган универмаг янындагы кирпеч өеме турысыннан узганда, әнә шул сөйләшүләре Мирычның хәтер сандыгыннан капыл калкып чыга иде. Әйе, алар шушындый калдык-постык кирпечләрдән дә менә дигән баганалар күтәрә алалар лабаса — күңел сал да иренмә генә! Ә төзелеш-корылыш тирәләрендә азмыни мондый таучыклар? Шул уен Мирыч үзенең цех башлыгы Белобородовка да җнткермәкче иде, әмма, инде болан да тәмам әшнәләнеп беттек дип, ниятеннән кире кайтты. Ул кодасы Закир белән Гөргери картның очравын гына көтебрәк йөр:! иде — боларның күңеленә бер корт салсаң, әллә кемеңне күндерә алырлар кебек тоела иде аңа...
Менә хәзер куерырга торган кичке эңгердә оныгы Альберт белән универмагка якынлашып килгәндә, Мирыч атлаган яинрендая капыл тукталды: теге кирпеч өеме тирәсендә яман тавыш белән үкерелчуедиа
бульдозер актарына иде. Абзыйның бөтен гәүдәсе буйлап кисәк кенә салкын йөгерде.
— Әйдәле, Аликжан, кызулыйк әле, юньлегә түгел бу...
Универмаг бинасыннан артка табарак ни өчендер күмелмичә калган ф КИН һәм ярыйсы гына тирән чокыр бар иде. Мәгәр чын: бульдозер кирпеч өеменнән өлешләп эләктереп ала да шул чокырга таба шудырып бара иде...
Мирыч жәһәт бер житезлек ■белән килеп житте дә ачулы гына кул болгап бульдозерны туктатты һәм, анын табак битле иясе жнргә сикереп төшүгә, күңеленнән тыныч һәм ипле булырга тырышып, әмма ярсуын баса алмыйча, аңлатырга кереште:
— Син нәрсә, агай-эне? Бу бит... монда да бит кирпеч кисәкләренең менә дигәннәре бар, ә син нишлисен? Берәүгә бирсәң, шушынардан үзенә бик әйбәтләп гараж торгызыр иде, һич югы, менә юл-сукмакларга түшәгәндә дә файдасы булыр иде: тез тиңентен ләжбердек ерып интегәбез ләбаса! — Мирыч бу табак битнең башына барып житмәсен шәйләп. Революция тавында фәлән нәрсәне төгән итәсе бар иде дип, нечкәләп торуны кирәксенмәде дә...
— Шундый хәзинәне күрәләтә жиргә күмәргә жаның бармы синең?
— Җан, имеш. Ә син үзең кем соң әле? Кушканнар икән, эшлим, син дә тыкшынма, белдеңме! — Табак бит, авызын ямьшәйтеп. Мнрыч- нын аяк астына төкерде.— Хәзинә, имеш... Ычкын моннан, буталып йөрмә! Югыйсә...
«Мона арба ватылса — утын, үгезнең аягы сынса — ит. ахрысы...>
Мирыч, әле һаман да өметен жуймыйча, кире кабинасына кереп китәргә җыенган табак битнең майлы тужурка итәгенә ябышты, әмма теге:
— Син нәрсә...—дип, тимер дагалы күн итегенең үкчәсен күтәрде.
Калган хәтлесе күз иярмәслек тизлек белән булды — соңыннан Мирыч бу яман вакыйганың вак-төяген хәтерли алмады .
Бульдозер хәтәр үкерә-үкерә янә кузгалуга, Мирыч, гәүдәсендә үзенә бик таныш ямьсез дерелдәүнең кисәк кабынуын тоеп һәм үз-үзен онытып, машина юлына аркылы чыгып басты. Юк, бәлеш йөзле бәндә кисәге тукталу түгел, киресенчә, газны тагын да көчәйтеп жибәрде — бульдозер, куркыныч ялтыраган яссы пычагы белән жирне сыдырып һәм аждаһадай яман үкереп, абзыйның өстенә килә бирде. Мирыч чак- чак читкә тайпылып өлгерде...
Тайпылганда, сыңар аягы таш арасына кысылып, чалкан егылып китте —тубык тирәсе чатнап алгандай булды. Әмма, чиксез ярсуыннан, ахры, авыртуын тоймады, үз-үзен белешмәстәи, жнрдән калкына төште дә кулына эләккән беренче кирпеч кисәген кабинага тондырды — анда чылтырап пыяла коелды. Икенче селтәнүендә, кабинадан ухылдап сикереп төшкән бульдозерчының яньчелгән бәлеш йөзенә сылады
— Кабахәт!
Майлы таза куллар Мирычнын пальто изүеннән эләктереп, аны таш арасыннан йолкып алды һәм бер селтәнүдә әллә кая очыртып жибәрде Янә чылтырт итеп пыяла уалганы ишетелде. Ләкин бусында абзыйның варенье банкасы белән йөзем ширбәте тутырылган шешә генә чәлпәрәмә килгән иде.
— Таптап изәм бчт. үтерәм бит!..
Ләкин артыгына юл куелмады узгынчылардан кемнәрдер араларына кысылды, кемдер Мнрычка аягына басарга булышты.
— Сез нәрсә монда? Ни бүлешәсез, ни котырдыгыз?
Уң аягына басуга, чайкалып китте: һаман да шул сугышта җәрәхәтләнгән аягына эләксә эләгә.—
ЭДУАРД КАСЫЯМОВ ф ЬАВАЛАГДА ТУРГАЙ
Моннан шәһәр поликлиникасына нибары бер квартал үтәсе иде. Бәхетенә, хирург китмәгән икән әле. Мирычның туоык тирәсе шешен чыккан иде, врач карады-нитте дә әйтте:
— Алай куркыныч юк, биртелгәнгә генә охшый. Ашыгып барганда, тайпылдым дисез, ә? — Мирыч ана барын да аңлатып торсынмы соң? — Ярар, майларбыз, бәйләрбез... Алай да рентгеннан сурәтен алдырмыйча ярамас. Иртәгә килерсез...
Хирург кабинетыннан чыгуга, ни күрсен, теге табак бит, мангаен аклы-кызыллы чүпрәк белән бәйләгән килеш,— күлмәк итәген ертып алган, ахры,—коридорда арлы-бирле йөренә иде. Зәһәр гыжлап Ми- рычка бармак янады:
— Кемлегеңне белдем, свулыч! Врачтан справка алыйм, судка бн- рәм мин сине!..

Мирыч нык аксаңкырап, әмма авыртуын оныгына сиздермәскә тырышып, өенә кайтып керде.
Оныгы Аликжан белән тегеләй сөйләшкәләп, болай иткәләп вакыт уздырып яткан чакларында, ишеккә орындылар. Көткән кешеләредер дип, авызлары ерылган иде, әмма бусагада... маңгае ак марляга уралган теге табак бит пәйда булды.
— Тәки таптым бит... Безгә алан усаллану ярамастыр, Мирыч-
Сырма кесәсеннән бер яртыны чыгарып, аны алгы яктагы өстәлгә китереп куйды, үзе табуреткага утырды да майлы, таза бармакларын тез капкачында биетергә кереште.
— Әле син мине судка бирерсең дип куанып тора идем. Инде үземә йөрергә туры килер микәнни? — диде, ниһаять, Мирыч, зәһәр көлемсерәп.
— һәй, кызган баштан гына булды инде ул, кем, Мирыч... Ярар, чукынмый, кабинаны үзем төзәтермен. Тик тагын бер яртыны ипле син чыгарырсың. Әйе, без зурга җибәрмик. Как-никак, без эшче класс, нн кушылса, шуны үтәүчеләр...
— Син эшче класс? Тфу?!. Тагы казага керешмик, менә шешәң, әнә ишек... ыжгырт, дим!..
Альберт биек артлы урындык артына ышыкланып, инде еламсырый ла башлаган иде. .Мирыч кайнар маңгаен мичнең сап-салкын төнлек тимеренә тидерде. Бусага артыннан түгел, әллә каян упкын төбеннән гүелдәп күтәрелгәндәй, янап кычкырган сүзләр ишетте:
— Кеше монда яхшылык белән, ә син?.. Әле мең үкенерсең, свулыч!- «Кем белән киңәште, кайсы котыртты икән бу мескенне? Юк, суынырга ярамас безгә...»
— Улым, Аликжан, әйдәле, читен булса да бер жиргә барып кайтыйк әле, акыллым.
— Кая, бабай?
— Бер абыйларга. Автобус тукталышыннан әллә ни ерак түгел алар. Сугыштан герой булып кайткан ул. Әйбәт абый.
— Гелой? Ә тегь әсәке абыйны кыйный алылмы соң ул? Кәслеме ул?
— Бик көчле! Белер ул нишләтәсең...
...Тагын өч көннән соң «болышчныен» да яптырмастан — рентген сурәтендә чынлап та куркыныч нәрсә табылмаган, әмма, алай-болай тоткарламагае тагы дип, врачка кабат күренмичә — Мирыч ерак Кавказ тарафына сәфәр тотты. Сугыш ветераны, гап-гади эшче — мичкә төпләүче Рәкыйп Мирза улы Саматовка, алдагы көннәрен уйласа, какшаган нерваларын бераз дәваламыйча һич ярамый иде шул.
22
Кин елга өсләтеп сил килә.
Салкын. Югарыдан, зәңгәр урманлы борылыш ягыннан агым уңаена ф искән жил, куеннарга, тагы әллә кай төшләргә үтеп, бар гәүдәне калтырата. Тән дә, жан да мондый суыкка әле күнекмәгән.
Кыш үзен бу елны чынлап та һич көтелмәгәнчә бик иргә сиздерә башлады. Менә бит бөтен дәрья йөзен иңләп сил дә шуа инде. Эреле- Б ваклы юка боз кисәкләре бер-беренә бәрелешеп, ышкылгалап, шыгыр- < шагыр уалалар, әмма тузу, таралышу өчен түгел, бәлки, киресенчә, а? укмашу, ныгу һәм берегү өчен уала алар. Озакламас, син күр дә мин < кур. мәгърур Чулман-дәрья калын боз калканы белән капланыр. а
Элекке заманнарда, техникага бик тә фәкыйрь чакларда, ничек 5 булгандыр, ә бүген әнә адәм баласы табигать стихиясе белән көрәшеп азаплана әле. Затондагы калын гына боз кисәкләрен жимереп-ватып. * баржа һәм катерларны кышкы ялга кертеп маташалар. Байтагы инде я эчкәредә шыплап, тыгызландырып урнаштырылган да... Елга уртасын- 2 нан, куерып килгән силне корыч күкрәкләре белән яра-яра. үзйөрешле с баржалар, төрле кыяфәттәге куәтле буксирлар үткәли. Кышның зәмһә- з рир сулышын тоюдан һәммәсе, озын һәм авыр чабышның азагына җиткәндәй, ашыга, кабалана... х
Сыртына әллә нихәтле машина сыйдырышлы, олы һәм куәтле паромнарның икесе дә йөри иде әле. Иртәгә шуларның берсе генә калачак £ икән. Салкын жилдә йөзе уттай кызарган таза гына паромчы агай < сәфәрчеләрне, бигрәк тә шоферларны әледән-әле:
— Эшләр болайга киткәч, иртәгә-берсекөнгә генә эшләрбез дә инде « бөтенләйгә туктарбыз... Үз жаегызны үзегез белегез! — дип, кисәтеп куйгалый иде.
Ә яр буйларында, аерата уң ярда, Акбалык ягында, паромга тизрәк эләгергә ымсынган машиналарның исәбе-хисабы юк — чиратның койрык очы бөтенләй күренми дә иде. Нефтьчеләр дә, төзүчеләр дә үзләренә бар кирәк-яракны төп йортлары Әлмәт төбәгеннән китертә — юл өзеклегенә аз гына да маясыз калсыннармынн?
Госманнар, паромның беренчесенә үк эләгеп булмасмы дип. юлга шактый иртә кузгалганнар иде. Ләкин кая монда беренче паром! Ярый әле, шоферлары Сәлим уңган егет булып чыкты: тегесен узып, монысы арасына кысылгалап, ахыр чиктә, понтонга бәреп керде дә икенче паромга борын төртте. Иң кырыйда тик боларның газиклары гына сыярлык урын калган иде — бәхетләре йокламаган икән — керттеләр. Бу уңайдан Рива Галиевна:
— Ай-Һай, егет тә икәнсең үзен! — дип, шоферга соклаиып-сөеп карады.
— Солдат всегда солдат, апаем!—диде теге, эре тешләрен елтыратып.
Паром, агым уңаена түбән таба төшеп, тар гына утрауны әйләнгәч, мга урталыгына чыкты һәм тупас, киң корсагын агымга каршы салып, шыгыр-шагыр иттерә-нттерә, куе силне изә башлады. Җил монда куәтлерәк. ачырак иде, Госман белән янәшә паром бортына таянып торган Рива иңбашларын куыргалап
— Ай-haft ла!.. —дип, жилгә аркан борылды. Аның өстендә аксыл- саргылт джерси пальто, башында шул ук төстәге күперенке берет, ә муенына йомшак, нәфис ак шарф уралган иде Болар барысы яшь, чибәр ханымга бик килешле, аны тагы ла сөйкемлерәк итә иде.
Кичүдән астарак булачак ЧулманГЭС бөясе яртылаш диярлек өелгән дә елга уртасына таба бүселеп үк кергән. Ханым шундагы тимер мачталарга, вакытлыча салынган башка ише нәрсәләргә бер мизгел төбәлеп торды да карашын яр буйлап өелгән биек дамбага күчерде
— Тагын берничә ел үтүгә, бу төшләр, Госман Габдулыч, бары да су астында калыр инде. Ә плотина өстеннән поездлар, автомашиналар йөрер, ә ГЭС үзе берөзлексез гүләп торыр... Гаҗәп бит, иеме?!
— Әйе, Рива. Барысы да безнең күз алдында эшләнә.
— Ул чакны инде шушы җан көйдергеч паромның да кирәге калмас... Юк, чыдар чамам бетте, бигрәк өшетә лә... Керәм мин.
Рива ачы җилдән качып, газик эченә кереп посты. Шофер Сәлимда шунда әйләнә-тирәсендәге дөньяда бөтенләй гаме булмаган кыяфәт белән ниндидер журналга чумып утыра иде.
Яр-Чулман— карт та, яшь тә кала... ЧулманГЭСның яңа йортлары биредән, елга өстеннән, бөтенләй күренми дә икән, алар кайдадыр офык артында сыман. Берәр, икешәр катлы йортлардан торган иске каланың елга ягына караган өлеше исә күрер күзгә нигәдер бик мескен, нәүмиз булып тоела, хәтта күңелдә кызгануга тартым хис кузгата иде. Яшисе гомерләре инде күп калмагандыр, бер дә бер көнне шушы ала-кола тәбәнәк йортлар урынында киң дәрьяның шаян дулкыннары чайпалыр яисә таштан, бетоннан салынган матур яр буе сузылып киткән булыр...
Тик аз гына югарыда, калку яр текәлегендә, сырлы түбәсен горур кабартып, әүвәлге элеватор калкынып утыра. Атаклы эшкуар Стахеев истәлеге. Революциягә тикле Чулман-дәрья якасында торгызылган иң олы, иң мәһабәт корылмаларның берсе булгандыр әле ул...
Госман карашын түбәнгә, су өстенә, төшерде. Ярга елышканда сил тагы да куерак күренә, ул инде бөтенләй укмашкан да кебек: паром зур авырлык белән генә, двигательләрен бар җсгәренә эшләтеп, дебаркадерга якынаеп азаплана иде. Чыннан да, иртәгә ни булыр, берсекөнгә тагы?
Авыр сулап куйды: юлның иң азаплы чагына туры килделәр, каһәр. Бер уйлаганда, Бөгелмәгә — ТатНИИга сәфәрләрен, Чулман аша кышкы юллар салынганчы, берәр айга кичектерсәләр дә, зыян итмәс иде. Ник дисәң, үз тирәләрендәге нефть мәйданнарында тупланган җир асты суларының куәте хакында төпле белешмәне алар «Чулманнефть» геологларыннан инде алганнар, моның өстенә, ТатНИИ да әле күптән түгел генә шушы проблемага багышланган тикшеренү-эзләнүләренен гыйльми отчетын җибәргән иде. Химикларның бик күп нәрсәгә күзләре ачылган иде инде. Әмма күңелләрен борчып торган нәрсә дә юк түгел иде: әлеге отчетта кайбер моментлар өстән-өстәнрәк яктыртылган кебек күренә, Госманнарны аерата нефтьче галимнәрнең экономик исәп-хисап методлары кызыксындыра иде. Әмма барыннан да бигрәк, эшләр инде болай тирәнгә киткәч, күзгә-күз сөйләшеп, ике арада тагы да тыгызрак һәм якынрак мөнәсәбәтләр урнаштырмыйча ярамастыр кебек тоела иде...
— Директор машина да бирәм дип торганда, зинһар, юл авырлыгыннан куркып ятмыйк инде, суындырмыйк инде, Госман абый,—дип кымтырыклап торды Рива Галиевна, хәтта бер мәлне кыйгач кашларын җимереп, ачулы төстә янагандай итте: — Сез бик теләмәсәгез, япа-ялгызым барам, алайса...
Ханым әлеге фәнни-тикшеренү эше белән чын-чынлап мавыгып киткән иде. Ул үз тирәсенә, Зөлфәне генә түгел, соңгы араларда янә бер лаборантканы — Ася Люминаны да тартып, аның да күңеленә корт салырга өлгергән иде.
— Син хаклы, Рива, — дип, күнмичә булдыра алмады Госман.— Суындырмыйк. Бер җилләп кайтудан файда гына булыр.
Әйе, аның сәфәрдәше кем бит әле!
...Паромнан төшеп, Яр-Чулманның үзәк урамы буйлап беркадәр күтәрелгәч, Госман, шоферның иңенә орынып, аңа тукталырга кушты да, күзләрен очкынландырып, Ризага төбәлде:
— Әллә ниме.. Минзәлә юлына борылабызмы? Анда бит үзегез дә беләсез, автогигант... Мондый форсат тагын кайчан килә безгә?
Күңелләре бер тирәдәрәк айкала икән, шофер Сәлимнең авызы шундук жәелеп китте:
— Үзем дә шуны уйлый идем әле. Яр-Чулманнан унике-унбиш чакрымнарда гына, ди, ул, безнең өчен айн момент...
— Анда бер таш бар, ди, ана: «Шушында «Чулман батыры» төзеләчәк» дип
язылган, ди... Аны бер күреп китсәк, бик әйбәт булыр иде шул,—дип күтәреп алды Рива да.— Ә Бөгелмәгә ничек тә өлгерербез әле...
Ләкин Сәлим «айн момент» дип шапырынса да, алай тнз генә әйләнә алмадылар.
Яр-Чулманны артта калдырып, көзге пычракларда тәмам эштән чыгып бозылган чокыр-чакырлы юл белән бара торгач, янә бер авылны үттеләр. Инде хәзер күз күреме житмәслек томанлы офыкларга китеп кушылган киң сахра башланды. Олы юл да читтә калды. Җир күкрәгенә салынган яңарак эзләр белән әле тегеләйрәк каерылып та, болай таба сугылгалап та каралылар, әмма теге хикмәтле таш күзләренә чалынмады. Чем-кара туфрагы каезланып актарылган җиргә килеп төртелгәч, ниһаять, тукталдылар.
— Ул таш турында газетадан үз күзем белән укыган ндем бит, югыйсә,—диде Рива, уфтанып.
— Әйе, менә сиңа, хикмәти хода, дигәндәй, әллә җир йотканмы үзен?
Яр-Чулман каласы әллә кайда, офык читендә үк калган, аның яңа салынган ташпулатлары сыек рәшә эчендә тонык кына булып күренә иде. Ә монда, киң һәм аулак басу түрендә, анда-санла сырт кабартып салам эскергләре утыра ла ачы жил генә уйный иде. Бик текәлеп карасаң гына, көньяк гарафта, моннан шактый еракта, кемнәрнеңдер, вак кырмыскалар кебек, ыгы-зыгы килеп, ни бсләндер матавыклануын чамаларга була иде. !Ол төзүчеләр бугай. Әйе, шулардыр: әле бу көннәрдә генә республика газеталарында, дуамал шаулап, олы төзелешкә таба юл салучыларны мактап чыкканнар иде.
Кинәт әллә каян гына, Сарман юлыннан аерылып, ахры, болай таба чаптырып килүче ялгыз автомашина күренде. Зәңгәрсу төскә буялган үзбушаткыч икән, лынгыр-дыңгыр килеп житүенә, шып тукталды.
— Таш дисезме? һе, минем монда килеп эшли башлавыма атна да юк әле, кайдадыр шушы тирәләрдә булырга тиеш ул,—диде шофер, жнлкә сикертеп.— Үземнең дә бер күреп үтәсе килгән иде дә бит... Ә автозаводмы? һе, сез аның тап уртасына басып торасыз ла! — Кисәк ул кулын жәел җибәрде.—Монда күз күремең җиткән бар жнрләр булачак заводныкы инде, аптырыйсы юк, туганнар!
Өчесе бердәм киң һәм тирән сулап куйдылар.
— Әлегә шыр ялангач басулар гына... Әмма тик тор... Эх. шушындый сахраларда бер ут уйнатып йөрүләре үзе генә нидер, ә?! —дип. күкрәген сыпыргалады Сәлим.
— Соң, уйнат, итәгеңә ябышкан кешең юк ич,—диде Рива, үзе дә әсәрләнеп басып торган җиреннән.— Син дә уйнатмагач, Сәлим, кемнәр тагы?..
— Яшь чак, егет чак булсамы? Минме? һич нигә карамас идем, килер идем... Чын әгәр! —диде Госман, күз карашын бу кнн сахрадан аерып ала алмыйча.
Көзнең сикәлтәле каты юллары белән әллә кайлардан әйләнә-азап- ланл кире асфальтка чыккач, Госман, кинәт айнып киткәндәй, кул сәгатенә күз төшереп алды да ахылдап ук жнбәрде:
— 0, инде хәзер җилдәй очсак та, Бөгелмәнең үзенә түгел, Әлмәткә
ЭДУАРД КАСЫПМ0В ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАҢ
дә нибары төш турысында гына барып житәсе икәнбез. Ах, сине! Куныл калырга туры килмәгәе.
— Кунып калырга? Юк, юк, нишләп инде,— дип пышылдады Рива куркынганрак тавыш белән.— Паромны төнге унга тикле йөрер дигәннәр иде бит.
— Йөрсә сон! Анын азаккысына эләгүләре, ай-һай, икеле булыр шул, апаем. Нишлисен, юл юл инде ул: бер алдын күрсәтә, бер артын,— дип көлемсерәде Сәлим, тизлекне тагы да көчәйтә төшеп.— Ә куна калсагыз, мина мач кына булыр иде: Карабашта апа бар минем. Аралар да болай якын гына кебек, машина да йөреп кенә тора, әмма күреш мәгәнебезгә биш былтыр... Куабыз дөньяның артыннан шулай итте-реп...— Каршыга йөгергән юлга уйчанланып текәлгән хәлдә, бераз дәшми-тынмый баргач, егет сүзләрен чак кына суза төшебрәк, әмма бер сулыш белән диярлек әйтә салды тагы: — Завод, ах, бу автозавод! Юк, апаем, бу хакта да төптәнрәк уйламыйча ярамастыр!.
Әлмәткә барып кергәч, Госман капыл гына:
— Моннан алай жиңел генә үтеп китмик әле. Берләшмәгә сугылып, анда геологлар белән аз-маз киңәшеп чыкмыйча килешмәстер, һич бул- маса, күрешеп, танышып алырбыз. Югыйсә, тегеннән әйләнеп кайтканда сон булыр,— дип, сәфәрләренә төзәтмә кертергә кирәк тапты.
— Тик, зинһар, озакламасак иде анда,— дип үтенде Рива.
Хезмәткәрләрнең төшке тәнәфесе әле бетмәгән икән, болар да «Татнефть» берләшмәсе урнашкан бинаның аскы катындагы кафеда аяк өсли генә тамак ялгап алдылар. Аннары Госман белән Рива югарыдагы катка күтәрелделәр. Күтәрелделәр һәм... баттылар.
Берләшмәнең баш геологы боларның ни нәрсә белән кызыксынуы турында беркадәр хәбәрдар икән инде, үзе болан ачык һәм киң генә күңелле адәм икән, сәфәрчеләрне шактый тоткарлады. Ахырда, химикларның җир астындагы тозлы эремәләр белән чын-чынлап кызыксына башлавын бик тә хуплап, үзенең төпле генә киңәшләрен дә әйткәч, кабинетына өлкәнрәк яшьтәге бер абзыйны дәшеп алды.
— Кирилыч,— диде ул, керүчене мондагылар белән таныштырып һәм боларның асыл максатын аңлата-анлата,— син ул проблема белән турыдан-туры шөгыльләнгән кеше, тирәнтенрәк беләсең, бар нсчкәлек- рен төшендереп бир инде үзләренә, зинһар. Бездән калмасын.
— Бик рәхәтләнеп...
Кирилыч алып кергән бүлмәдә ике-өч өстәл бар, әмма аларнын ияләре күренми иде. Аулак һәм тыныч бүлмәдә үзенең тынгысыз һәм мен мәшәкатьле гомерендә бер генә пот тоз ашамаган, шул сәбәпле шактый шомарган геолог абзыкаең болар кузгатып йөргән проблемага якынаеп та, аңардан ярыйсы гына читләшеп тә, әмма һәр нәрсәне нечкә тәфсилләп аңлатырга кереште. Әмма Госман өчен иң кадерлесе бу карт гео-логның үз өлкәсендә балыктай йөзүе өстенә экономик исәп-хисап эшләрендә дә шактый ук мәгълүматлы булуы иде. Госман сораша торды, Рива исә үзенең куен дәфтәренә бар кирәк нәрсәне терки барды.
— Инде күзләр бөтенләй ачылып китте,— диде Госман, әңгәмәләренең ахыры якынлашуын тоеп.— Болай булгач, Бөгелмәгә барып торуның да хаҗәте шул хәтле генә...
— Юк, юк, нишләп? Алар, бәлкем, проблемага тагын да тирәнтенрәк килер. Инде бер юлга чыккач, иренмәсәгез иде. Әйе, якыннан дуслашу беркайчан да зыян итми ул. Тик ни... хәзер инде сез...— Кирилыч та, болар да, шунда гына исләренә кайтып, сәгатькә күз салдылар.— Күр. инде дүртенче киткән икән! Әйе, сез анда барып җиткәнче, аларнынэш көннәре тәмамланган да булыр.
— М-мда, инде нишләргә сон’
— Иртәгә иртән барырсың. Үзем аларга шалтыратып та куярмын, йезнен монда гостиницада хәзер алай тыгын түгел кебек, үзем әйтте- зермен...
— Бик зур рәхмәт инде сезгә, Андрей Кирилыч! Бу тикле үк...
— Ярар, төчеләнмик, сенелем. .
Шофер Сәлим теге журналының азагына житкән иде инде, ахрысы, ул машина эчендә, йомшак утыргычка ярым чалкан яткан көенчә, мәрткә киткән иле. Рива ишек тоткасына ябышуга, егет капыл тураеп утырды, күзләрен угалады.
— Бәхеткәйләрең басты, Сәлим: безгә шушында кунып ятарга туры килә,— диде ханым, үзе әйткән хәбәргә әллә ни куанмавын аермачык сиздереп.
— Эне. Бөгелмәгә иртәгә иртән китәргә киңәш иттеләр,— диде Госман—Инде хәзер син үз ихтыярыңда... Без монда нефтьчеләр гостиницасында булырбыз. Син инде, Сәлим, зинһар, иртәгә иртүк...
— 0. бик шәп! Карабашка искәрмәстән генә барып, анда апайны бер шаккатырыйм әле, алайса!.. Сәгать пичәгә? Җидегәме? Эһе, сигезләргә... Ялт каршыгызда булыр бу солдат!
Газик жәһәт кенә урыныннан кузгалып, артыннан сыек зәңгәр төтен бөрки-бөрки, урам чатында күздән югалуга, Госман дустанә көлемсерәп юлдашына күз атты:
— Эш бетте, көлтә жыясы гына калды Кызык килеп чыкты әле бу, әйеме? Ярар, иң әүвәл гостиницага урнашып алыйк, аннары хе, аннары нишләрбез икән монда? Тамак ялгарга әле иртәрәк, әллә вакытны тизрәк тәгәрәтү өчен кино-мазар карап чыгабызмы?
— Миңа барыбер. Ничек тә ярар...
Кичен, кинодан соң, гостиница ресторанына кереп утырдылар. Карыннары ярыйсы гына ачыккан булса да. ашыкмыйча, иркенәеп, тәмле ризык капкалый-капкалый, «вакыт тәгәрәтергә» тотындылар. Гәпләре һаман да әлеге дә баягы проблема, эш тирәсендәрәк булды, сүз уңаенда үзләренә күптәннән таныш әйберне — нефтьчеләрнең киң күңелле* леген, кунакчыллыгын мактап телгә алдылар һәм шунда ук моның киресен — Мәскәүгә барсалар, мәскәүлеләрнең, бигрәк тә министрлыктагы халыкның катылыгын, бәгырьсезлеген яманлап, зар сиздерделәр. Әмма ресторан мондый нәрсәләр турында сүз жебен үреп утырырга бик үк кулай урын түгел, әкренләп телләренә нкенчеләйрәк, жннелрәк, хәтта төчерәк тә нәрсәләр килгәли башлады. Госман — шактый гына юл йөргән, тегендә-монда булгалаган кеше, төрле кызыклар сөйләп алды. Рива баштарак чибәр йөзендә уңайсызлану чалымнары енздергәләде. ара-тирә. берәрсе күрмиме-ишетмиме дигәндәй, як-якка күз аткалап алгалады, әмма соңга табарак кыюлана төшеп, сәфәрдәшенең ярыйсы гына майланган күзләренә туры караудан һич тартынмыйча, үзе дә әйбәт кенә көлдерерлек бер-ике мәзәк сөйләп алды. Ни дисәң дә. ханым кеше, житмәсә тагы, офицер хатыны...
Үзе сөйли, үзе көлдерә, үзе бер үк вакытта житдирәк кыяфәт сакларга тырышып, әмма һич кыланчыкланмыйча
— Әллә ниләр ишетерсең бу дөньяда... Әкәмәт! — дип, алсуланып янган дымсу иреннәрен бөрештергәндәй итә нде
Госман исә, ничектер, үзе дә сизмәстән, торган саен тәкәллефсезләнә барып, ханымның аксыл, нәфне муеныннан, дымсу каннар иреннәре читендәге бәләкәй генә, күркәм генә миңеннән карашын ала алмыйча, күнелен-жанын әллә нинди сихер нркснә куя бирде
Өскә соң гына күтәрелделәр. Госманның бүлмәдәше, укырга дип алган газетасын юан бүксәсе өстснә төшергән килеш, борынына көй салырга да өлгергән нде. Ә Риманын . Юк. аңа бүлмәдәш кермәгән, ул әле һаман япа-ялгызы икән. Төн уртасында гына күктән берәвесс иң
ЭДУАРД КАСЫПМОВ ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЯ
мәстер лә инде... Ханымның бүлмә ишеге төбендә беравык басып тордылар. Госман эчкә үтәргә ымсыну сиздермәде, ханым исә дәшә белмәде.
— Башны йомшак мендәргә салыр вакыт та җитте. Әйбәтләп ял итик инде... Тыныч йокы, Госман абый!..
Ишек салмак кына ябылды. Госман бер мизгел баскан җиреннән кузгала алмыйча торды. Аннары аны зиһенен сөремләндереп айкалган хәмер парлары, тамырларында кызышып йөгергән каны баскычтан түбән таба текердәтте.
Ресторан буфетын, бәхетенә, ябарга өлгермәгәннәр иде әле Шәрабның иң һәйбәтен сайлады, кабарга шоколад-конфет алды. Буфетчы хатын, сөрмәле керфекләрен мут сирпн-сирпи:
— Ә нишләп берне генә аласыз? Соңыннан үкенерлек булмагае,— дип кеткелдәп куйды...
— Үкенмәбез...
Рива бүлмә ишеген бикләп тә алган икән инде. Бер-ике чиерткәч, Госман тынын кысты... «Йокларга ятмаган гына булса ярый ла...» Әмма шул мизгелдә үк геге якның күңелне иләсләндергеч рәхәт, татлы пышылдавы ишетелде:
— Кем?
— Бу мин, Рива...
Ишек ачылды. Ханым, күзләрен тутырып, Госманның бер йөзенә, бер күкрәгенә кыскан нәрсәләргә карады. Үзе шул арада чәчен тузгытыбрак җибәрергә һәм күлмәк изүенең төймәсен ычкындырырга да өлгергән инде...
— Мин, Рива... син инде ни...
Рива янә күзен мөлдерәтеп төбәлде. Аның нәфис борын яфрагы кисәк тартышып куйгандай булды.
— Кирәкми. Госман абый... ярамый! Син бик әйбәт кеше ләбаса. Зинһар, сиңа хөрмәтем югалмасын инде! Без бит дуслар да... Шулай булып калыйк та инде...— Карашында инәлү-ялвару да, сагыш һәм тилмерү дә бар иде сыман...— Зинһар, дим, кирәкми, дим... Госман- Госман Габдулыч!
— Шулай дисеңме?.. Эһем... Алайса ни... гафу... гафу...-
«Ахмак! Җебегән!—ди-ди, яткан җирендә ярсынып, баш астындагы мендәренә йодрык төйде Госман.— Тәбәнәк кенә, пүчтәк кенә киртәне дә атлап үтә белмә, пешмәгән җан!.. Гомерендә беренче тапкыр гөнаһлы, әмма баллы чәчәккә үрелүдә үк яндым, тинтәк! Әйтсәң, адәм түгел, тавык көләр... Иртәгә ни йөз белән карармын йөзенә... Ах, Рива, Рива. иблис хатын, нишләттең син мине, нишләдем мин?»
...Иртән уянгач, өстәлдә бөкесе дә ачылмаган килеш кукраеп утырган һәйбәт шәраб шешәсе күзенә чалынуга, янә тирән ярсыну аша сукранып куйды: «Ун кат жүләр, мең кабат тиле!»
Рива белән күрешкәндә, карашын читгәрәк йөрткән хәлдә, әмма дустанә елмаерга тырышып, аңа хәерле иртә теләде. Риваның исә кәефе ал да гөл икән: бик әйбәт, бик тыныч йоклаган, җитмәсә тагы, матур гына төш тә күргән икән.
— Имештер, үзебезнең Чулман буендагы ямь-яшел болынлыкта юа җыеп йөрибез — ышанасызмы, Госман абый? Бар дөнья ямь-яшел!- Юаның тәме ачы, авызларны яндыра, алай да ашыйбыз. Гөлҗимеш куаклары да шау чәчәктә утыра, ап-алсу, имеш! Боларының исе шундып тәмле, рәхәт!.. Тик бергә йөргән иптәшем кем иде соң әле минем? Әллә кем шунда...
Ханым, капыл телен тешләп, пешкән чия төсендәге дымсу иреннәрен бөрештергәндәй итте, хәйләкәр... Юк, төшендә бер дә «әллә кем» белән түгел, Баку тарафдарларыннан туктаусыз хатлар җибәреп, аз- лекссз бимазалап торган әзербәйҗан егете Җәвад белән сәйранда кү* ңел ачып йөргән иде лә ул... Хәер, яшерсә дә үз ирегендә ләбаса!
— Минемчә, безнең бүген Бөгелмәгә барасы юлларыбыз да унардыр, дөрес бит?
— Әлбәттә, Рива... Кеше шундый төшләр күрсен дә, юллар уңмасын, ди!.»
23
Завод директоры Марк Львович Левин, Мәскәүдә житәкче кадрларның квалификациясен күтәрү курсларында чагында ара-тнрә шалты- раткалап, мондагы хәлләр белән хәбәрдар булып торган иде. Эшләрнең ярыйсы гына шома баруын ишеткәч, әлбәттә, аның күңеле күтәрелеп китә иде. Шул сәбәпле, бик әйбәт җан тынычлыгы белән гыйлем һәм гыйбрәт җыеп ятты ул анда.
Ләкин, монда кайтып, хәлләр белән төптәнрәк танышкач, кәефе шактый кырыла төште.
Аның күңелен борчуга салган кеше баш инженер Мороз иде: ул курсларда чагында бу пошмас җан, әллә үзе теләп, әллә абайламыйча, идарә итүдә төп тезгенне партком секретаре Вероника Борисовна Савченко кулына тапшырган кебек тоелды Левинга. Ә хәзерге партком секретарена ирек кенә бир. Ирләргә тартымрак эре сөякле, салмаграк кыланышлы, кирәк чагында мөлаем һәм йомшак та, усал һәм таләпчән дә була белүче бу украин хатыны белән эш итүе, ай-һай. читен!..
Парткомда эш башында Вавилов утырган чагында күп тыныч иде Ул юк-барга тыкшынмый, завод директорының сүзеннән чыкмый, һәр вакыт килешеп эшләргә тырыша иде. Парткомда терәге әйбәт .чде Левинның. Әмма директорга бик тә уңай һәм кулай булган бу кеи.с коммунистларның күбесенә ярамаган, аны яратмаганнар икән: былтыр отчет-сайлау җыелышында: «Синең кебек пешка гомердә дә ферзь булмачак» дип, дуамал туздырып, тәгәрәттеләр үзен.
Левин, яңа сайланган партком составыннан «баш» билгеләгәндә, күңеленнән бик үк теләмәсә дә, Вероника Борисовна Савченко кандидатурасын хуплагандай итте, хәтта иң әүвәл үзе үк кул да күтәрде. «Бәлкем, ипле генә, тыныч кына эшләп китә алырбыз», дип өметләнде ул.
Өмете бөтенләй үк акланмады да түгел. Савченко үзе дә администрация белән уртак тел табып эшләунең кирәклеген, ниһаять, чын-чынлап төшенде шикелле, дирекциягә каты бәрелүеннән ничектер тыела белеп, иплерәк һәм нечкәрәк төстә эш йөртә башлады. Бүтәнчә юньле-башлы эш кырып буламыни?
Шулай, барысын да бер дирекциягә генә өстерәргә димәгән. Завод директоры ил һәм дәүләт алдында жавлп бирсә, партком секретареның да бер дә бер көнне халык һәм партия каошысында хисап тотасы булыр — җегәреннән һәм сәләтеннән килә икән, авыр йөкне, ингә-нн терәп, тартышсын, әйдә! Моның өчен рәхмәт сүзепнән бүтәнне ишетмәячәк ул.
Игенне дә өлгермичә урмыйлар
Производств.) да шулайрак: пробi ‘мзлариың пешеп өлгергәннәре бар. җитлекмәгәннәре, ямь-яшелләре бар.
Савченкога нигә инде вакланырга иде. пигә инде идарә аппараты миенә тыкшынып, премияләр өләшү принцибына да борын тыгарга иде? Тәэминат бүлегендә тузан куптаруы тагы!.. Ә нәтиҗәсе нәрсә? Иөэ чыту, ризасызлык. Ә план бүлегендә исә моның киресе анарчы да яна партком секретаре көен көйләп йөргән бүлек мөдире Курочкзн гына түгел, бүтәннәре дә Савченко ягына авышып беткәннәр, хәсрәт экономистлар...
Өтерге белән балык каптыралармы? Идарә аппаратында тиктомалга тишек ярыклар чокуның кемгә хаҗәте бар, анардан ни мәгънә?
ЭДУАРД КАСЫЙМOB ф ҺАВАЛАРДА ТУРГАЙ
Җитмәсә тагы, шундый да киеренке ел якынлашып килгән бер чакны... Вавилов, әлбәттә, мондый адым ясарга һич кыюлык итмәс иде. Әллә бу елгыр хатынның янә берәр төрле «мөгез» чыгарырга исәп тотып йөрүе микән? Үзе әлегә ләм-мим, каһәр!.. Левин. Мәскәүгә китмәгән булса, тегенәргә алай ук зурдан кубарга юл куймас иде, билгеле. Ә баш инженер Мороз үзенең хуҗа урындыгында утырып калганлыгын сиздереп, һич югы, дөньяда барлыгын төшендереп, тамак та кыргалый белмәгән, пешмәгән җан...
Ләкин күңелендә айкалган уй-хисләрне партком секретарена жнт- керергә җөрьәт итмәсә дә, Морозга мөнәсәбәттә үзенең үпкәсен сиздереп, аңа ара-тирә төрттереп алгалаудан тартынмады.
Бүген Левин баш инженерга шактый ук каты бәрелде. Бер уйлаганда, алай сүзгә үк килердәй житди мәсьәләне хәл итмиләр дә иде. югыйсә...
Мороз директор кабинетына гадәтенчә салмак кына килеп керде дә йомшак кәнәфигә тезгә-тез чәнчеп утыргач, кулындагы галәмәт калын папканы өстәлгә куеп:
— Әхмеровлар хезмәте. Китап чыгармакчылар... Күз салсагыз иде, Марк Львович.— диде.
— Китап?! — Левин, аптыраганрак кыяфәттә папканы чишеп, анык титул битенә күз төшерде һәм эре хәрефләр белән басылган сүзләрне укый башлады: — «Барий һәм сульфит тозлары производствосында анализ методлары»... «Кхем, кара син!» «Төзүчеләре техник фәннәр кандидаты Г. Әхмеров, ннженер-тикшеренүче Р. Смелькина һәм М. Гал- ләмова...» Менә сиңа хикмәт, үз белдеклекләре белән, ә!..
— Әйе. үз инициативалары...
Марк Львовичның капыл исенә төште. Бер мәлне, әле ел башында ук, Госман Әхмеров аңа: «Үзәк лабораториягә көн саен диярлек Советлар Союзының төрле җиреннән хатлар килеп гора, һәркайсы бездәге анализлар методикасы белән кызыксына, җавап жибәрә-җибәрә йөдәп беттек инде, һич югы, берәвебез көн дә шуның белән шөгыльләнә.— дип зар белдергән иде. Зар түгеп кенә калмады, үзенең уй- нияте белән дә уртаклашты: — Барын бергә җыеп, китап итеп чы-гармыйча котылып булмастыр. Безнең ише лабораторияләрне әйтмим дә, фәнни институтларда да ихтыяҗ зур андый китапка...»
Әхмеровка заводның үзәк лабораториясендә мондый хезмәт белән шөгыльләнеп ятарга рөхсәт бирелдеме-юкмы, бу хәтлесен Левин хәтеренә китерә алмады.
— Басылып чыккан тәкъдирдә, кулга тотардай китап буласы икән. Күр, чытырдатып, җиренә җиткереп, завод исемен дә куйганнар: Кызыл Байрак Орденлы... Кай арада өлгерткәннәр диген!..
— Алар өчәү бит. Язып утырганнар, аннары жәй-көзләрен... Кичләрен дә калып эшләштергәләгәннәр бугай...
— Соң... бездән ни?
— Дөньяга чыгаруны юллыйсыдыр. Әхмеров үзе Акбалык типографиясендә белешкән дә икән: булдыра да алмыйлар, теләмиләр дә, ди: ярардай шрифтлары юк. имеш... Соң, ни инде, Казандагы китап нәшрияты, яисә Татполиграф белән бәйләнешкә керергә кирәктер. Заказной итептер, билгеле... Без китап чыгарган кешеләрмени?
— Анысы алай да, Иван Семеныч...
Левин, чәнти бармак очы белән генә мыегын катыштырып алгач, ияген учлады. Әле кичә генә Госман Әхмеров, менә монда кереп, Бөгелмәгә ясаган сәфәрләренең бик күңелле һәм уңышлы булуы турында бәйнә-бәйнә сөйләп утырган иде. Аның күтәренке рухы Левинга
ла йогып, директор үзәк лабораториянең берәр хезмәткәрен Пермьдәге бром заводына командировкага җибәрергә дә күнгән иде. Ләкин Әхмеров. ни сәбәптәндер, шушы китабы турында авызыннан бер сүз чыгармады. Иң әүвәл баш инженерның фикерен ишетәсе килде ф микәнни’ с
— Кайчан кертте ул сезгә? Бүгенме?
— Түгел. Өч атналар бардыр инде. Теге айда...
— Өч атналап’—Левин, күзләрен зур ачып, Морозга төбәлде. н Баш инженерның кыяфәте үтә ваемсыз һәм гамьсез кебек иде. Таш та < таш, бу да таш... Кисәк Левин күкрәге түрендә саруы кайный башла- £ вын тойды. Бу яман нәрсәне басарга теләгәндәй, урыныннан торып. өстәл тирәли йөренеп алды.— Соң ул чагында мин Мәскәүдә идем и ич. Берәр шалтыратканда әйткән булсагыз, үзем йөри башлаган булыр 2 идем. «Химия» нәшриятында белешеп чыгар идем, бәлки, юньләбрәк сөйләшсәң, кулъязманы алырлар да иде. Эх, Иван Семеныч!
— Онытылган. Эш бит, эш... Әле менә, авыртмас башка тимер тарак дигәндәй,
үзебездә табигатьне саклау җәмгыятенә җитәкче итеп тә куйдылар тагы.
— Белеп торам: харап та җимертерсез инде анда да!..— диде Левин көлеп. Бу мизгелдә Госман Әхмеровлар хезмәтен яклаудан битәр, каршысында утырган таш йөзле адәмне ничектер авырттырырлык итеп чеметү теләге уянган иде Левинда... Тыела алмады — кадалды: — Китапмын титул битендә сезнең үз исемегез дә булсамы? О. ул чагында? Язылмас борын ук әллә кемнәрне кузгатыр идегез. Мәскәүдә таныш-белеш аз түгел бит сезнең, Главканың үзендә дә...
— Зинһар, шәхескә кагылмыйчарак, Марк Львович!
— Туры әйткән — туганына ярамаган, диме? Ярар, кагылмыйм... Алайса болан: бүген-иртәгә үк «Химия» нәшриятына һәйбәтләп хат язасыз. Күчермәсен, бәлкем, Главкага да җибәрерсез. Үзегезнең кулдан килми икән, ПТОда аны гына язардай кеше бетмәгән. Имзаны үзем дә салырмын... Э-э, юк, сезнең фикер
барыбер кирәгер, төпле, объектив сүзегез... Үзләренә премия биргәндә сезнең фикер нигез булыр.
— Премия?! Соң алар завод лабораториясендә, аш арасында бнт._
— Әлерәк кенә үзегез үк: «Кичләрен дә калып эшләгәннәр»,— дидегез ләбаса... Ах, Иван Семеныч. Иван Семеныч! Ярар, эш арасында булган, ди... Ә китапның кирәклеге? Авторларның даны яисә завод маркасы өчен гснәмени?.. Бик беләсегез килсә. Иван Семеныч, шушындый хезмәткә берәр фәнни институтта тотынсалар, әллә ничә кеше әллә ничә ай буена, бәлкем, ел буе. хезмәт хакы алып утырыр иде. Премиясен дә тамызмыйча калмаслар иде... Ә болар бит бер тиен дә сорамыйча!.. Бөтенләй бушлай'. Аз гына оят та кирәктер лә безгә!
— Ярар, премия икән — премия...
Иңбашлары салпыланып төшкән олы гәүдә атлаганда паркет идән, авыртудан ыңгырашкандай, шыгыр-шагыр итеп торды.
Мороз чыгып киткәч тә әле. Левин карашын тиз генә ишектән аерып ала алмады... Артык картаеп кжтеме бу? Әллә элек тә шулай идеме? Бәлкем. Левин үзе алга таба азмы-күпме адым ясагандыр да, Мороз бер урындарак таптанып калгандыр?
Әйе. карар төскә чибәр абзый, бик тә солидный абзый, хәтта акыллы кебек үзе. Әмма...
Мәскәүдә курсларда укыткан бер зур белгеч, дәрәҗәле лектор, ничектер сүз арасыннан сүз чыгарып, аларга: «Берише җирләрдә. 'Уртак график ничек тә өстерәп чыгарыр әле», дип черек принципка таянып эш кыйратучы хәсрәт җитәкчеләр дә аз очрамый бездә», дип ычкындырган иде. Шул сүз исенә төшеп, Левин үзе өчен зур ачыш
ЭДУАРД КАСЫИМОВ
ясагандай булды: «Ә мисалы әллә кайда түгел, тап үзебездә икән ич: Мороз —нәкъ менә шул тип, умыртка сөяге йомшарган бер бәнд.- шунда. Күрәләтә каршылык та кылмый. Чатнап торРан консерватор да түгел... Әмма иярдән төшәсе килми, кылычы күгәргәнлеген белми. Олы яуда мондыйлар куркынычрак та түгел микән әле? Ни жан, ни кан._
Ничә ел Мороз белән кулга-кул тотынышып эшләү дәверендә беренче тапкыр: «Алда тагы ни җимертербез икән без? Ичмаса, пенсиягә китәргә җыенса икән, аю!.. Югыйсә, телевизор карый-карый, рәхәтләнеп бармак суыра-суыра ятасы гына бит инде аңа үз өнендә» дип, ачыну һәм кызгану аша тирән көрсенеп куйды Левин.
24
Сагынып-зарыгып көткән кешеләре — Госманның үз әнисе Зөләйха- бану апа —кыш башының салкын һәм матур бер кичендә, ниһаять, боларның кочагына кайтып сыенды.
Карчык тагы да кечерәебрәк калган шикелле. Ул каударланып әле оныклары Ләйлә белән Рөстәмне иркәләргә үрелде, әле улы Госман белән килене Зөбәрҗәткә сыенырга итенде. Куанычлы кабаланудан, ахрысы, кавышканда әйтәсе сүзләрен дә юньләп әйтә алмады. Бер мәл шулай азапланганнан соң, сулышы ачылып, киңәеп китте бугай, сүзләре, бер мәрҗәнгә тезелгәндәй, ягымлы яңгырады:
— И бәбекэйләрем. Мәгез әле, мә — җылы учларыгызга тутырыгыз! Бусы — тупсадан атлап кергәчтен, аяк өсли генә бирә торганы. Күчтәнәчнең зуррагы тегендә, чомаданда әле... Бераз хәл алыйм да бирермен, яме, балакайларым!
— Рәхмәт, әбкәй! Без сине сагынып беттек!..— ди-ди, Ләйлә белән Рөстәм әбекәйләренә янә сарылдылар.
Ачнары Зөләйхабану апа, башындагы йомшак мамык шәлен тө- зәткәләп һәм плюш бишмәтенең төймәләрен ычкындырып, урындыкка утырды да пышын-пышын дога укып алды.
Җәелгән иреннәре арасыннан алтын нурлар чәчеп торган Госман, әнисе битен сыпыруга, үпкәчел тонда әйтә куйды:
— Нигә инде болай, әни? Юлга чыгуыгызны әйтеп телеграмма суккан булсагыз, ичмаса, Можгадан җиңел машинада, йончымыйча, рәхәтләнеп кайтыр идегез. Каршы алырга, менә балаларны да утыртып, үзем барган булыр идем.
— И улым,— диде Зөләйхабану апа,— кул астында машинаң булса иде. Аннары, эштәге кеше бит син. Мәшәкатьләмик инде үзен, дидем. Автобуслар йөреп тора.„ Юллары да алай тыгын түгел икая. Юк, юк, Зөфәр белән без бер дә җебеп калмадык.
Зөләйхабану апаны кызы Нурҗиһанның өлкән малае озата килгән икән. Зөфәр — какча йөзенең яртысын диярлек зур күзлек каплаган, юка гәүдәле буйчан гына егет. Үзе чытырдап торган кыюлардан да түгел. Монда килеп кергәч тә, ул барысы белән дә тыйнак кына күрешеп чыккан иде, менә хәзер, ни кылырга белмичә, олы гына төенчек һәм чемоданнар арасында, бу шау-шулы очрашу галәмәтенең тизрәк бетүен көтеп, мыштым гына басып тора иде.
— Автобуста әбекәйне мин иң алдагы урынга утырттым,— диде Зөфәр, саран гына елмаеп.
— Ни көттек бит, ни көттек’.. Кая. әнкәй, өс-башынны үзе« салдырыйм!—ди-ди, Зөбәрҗәт карчык тирәсендә бөтерелергә кереште.— Менә аякларыңа йомшак башмак киеп ал... Түрдән үт, әнкәй, син дә, Зөфәр —төкле аякларыгыз белән! Хәзер чәй куеп жибәраИЙ табын да әзерлим. Инде сине сагынуларыбыз! Рөстәм белән Ләйлә, кайчан кайтыр инде әбекәебез, дип йөдәтеп бетерделәр.-. Октябрь
бәйрәме үткәнгә дә биш былтыр бит. Әллә бер-бер хәл булдымы икән дип, шөбһә дә кергән иде. Ни хат, ни хәбәр...
— Сон, булды инде, килен, булды, гаеп бездәндер...—Зөләйхабану
апа, авыз эченнән генә бисмилласын укый-укый, олы бүлмәгә узды да ♦ диван-карават почмагына килеп сыенгач, янә бер тапкыр дога кылды. - Аннары, үзе югында боларда ниндирәк үзгәрешләр булды икән дигән- < рәк сынаулы бер караш белән, бай һәм матур жиһазлы бүлмәгә күз £ йөртеп чыкты. Канәгать төс белән тамак кыргалады.— Сон, килен, р юлга кузгалабыз дип торганда гына, уйламаганда салкын тидереп, < сырхаулап киттем. Картайгачтын саулыкка туеп булмый икән шул. Ул ь да түгел, чүп өстепә чүмәлә дигәндәй, олы киявебез, менә Зөфәрнең 5 әтисе хәвефкә юлыкты тагы... и
— Нинди хәвеф? Ни булды Шәрәф җизнигә?— дип сорады Госман, х
— Җиде кат җир астында эшли бит алар. Күмер чапканда, улым, ф беләсен
инде, килеп чыккалый ул хәтәр хәлләр... Үлем-җитем булмады булуын, ходага шөкер. Шәрәф җизнәцне балтыр сөяге чатнаган килеш менгерделәр. Аннары туп-туры булнискә. Тагы икәвесен шулай...
— Алай куркыныч түгел үзе,— диде Зөфәр, боларпы тынычландырырга ашыгып.— Шушы араларда аягыннан гипсын да алырлардыр инде.
— Ием, алла кушса, үз аяклары белән, берни булмаган шикелле, ипле генә йөреп тә китәр, бәлкем... Гөнаһлы бәндәләрдән түгел икән. Нурҗиһанның да, сабыйларның да бәхетләре бар икән. Алдагы көннәрендә дә рәхим-шәфкать бирсен инде үзләренә... Тик ни, җир астына бүтән төшмәстер, өстә генә эшләштереп йөрердер, инде җаныбыз тынычланып калырдыр, шәт, дисәк, «Юк, барыбер төшәм, минем чабасы күмерләрем чабылып бетмәгән әле», Дип ята бит...
— Тизрәк сихәтләнеп, аягына баса күрсен инде... Әнә бит нинднен хәлләр булган, тиккә генә күңелебез шомланмаган икән,— диде Зөбәрҗәт, кулларын
күкрәгенә кушырган хәлдә.
Карчыкка инде әллә кайчаннан ук балалар ягында, аерым бүлмәдә урып-җнр хәстәрләп куелган иде. Аңа, юл килгәннән сон, шунда бер мәл хәл җыеп ятып алырга тәкъдим иттеләр. Ләкин Зөләйхабану апа монысына әллә ни кабынып китмәде.
— Бик рәхмәт инде, килен, сипа да, улым, сиңа да... Тик юл газабы—гүр газабы дисәләр дә, кырын ятарга исәп итмим әле. Хәлем әйбәт, шөкер. Менә бит күз алмаларым — янымда. Алар икесе дә нәни чакларында минем куллардан төшмәде ләсә. Ипидер, сагындым үзләрен! Аз гына булашыйм инде үзләре белән, берүк,— дип үтенде.
Әбине үз иркендә, дөресе, балалар хакимлегендә калдырдылар.
Иртән торуларына карчык өйдә юк иде Кухняда ялгызы гына чәй эчеп алган. Моннан алты-җиде ел элек авылдан улы янына күченеп килгәч тә, газ плитасы белән эш итүнең бар хикмәтләрен өйрәнгән иде "идс ул. Җитмәсә, песи шикелле тавышсыз-өнсез генә йөрп дә белә иде. Әлбәттә, берәр эше булса, таң белән торып, җиң сызганып тотыныр мде, ә монда ни эш, ни мәшәкать ана?!
Аптырамадылар: карчыкның бу хикмәтен күптән беләләр иде.
Зөфәр исә диаан-караватта озынаеп яткан җиреннән ялт кына калкынды да, спорт трикосын киеп куйгач, Госманга ишегалдында «селкенеп керергә» тәкъдим ясады. Абыйсы көлемсерәп) «Эшкә ашыгам»,—диде. Ул инде тышта «селкенеп керүләр»не күптән оныткан иде...
Госман, эшкә барырга чыккач, әнпссн челтәрле җил капка төбендә
к «к. У» м э.
ЭДУАРД КАСЫЯМ0В
17
очратты. Улының йомшак" кына эндәшүенә дә сискәнеп киткәндәй күренде... Әнисе инде бер-ике урамны әйләнеп кайтырга да өлгергән икән.
— Хафаланма, улым, саулыгым да шөкер, кәефем дә әйбәт,— диде ул. ягымлы елмаеп. Аннары, әйләнә-тирәсенә, баш өсләренә күз йөртеп чыккач, сокланган төстәрәк әйтә куйды: — Инде сездә дә һавалар шактый ук сафланган шикелле, иеме?
— Әйе. әни. Тик жил завод ягыннан искән чакларда алай да бераз сиздерә әле. Әмма озакламыйча һаваны тагы да сафландыра алырбыздыр, шуңа таба бара эшләр.
— Ә Мортта?!, һай, үз авылыбызны» сихәтле һавасы!—Карчык мамык шәленең очын сыпыргалап алды да башын күтәреп, улы Госманга үтенгән бер төс белән төбәлде.— Улым, син, зинһар, ачуланма инде: мин бүген авылыбызга кайтып китәргә исәп иттем әле. Бүген үк! Зөфәр белән икәү... Син машина дигән идең бит әле. Хәер, ярый, мәшәкатьләнмә, автобуслар бар чагында... Тукта, ул хәтле үк каш җимер мәсәңче, улым!
— Машина булыр, табармын, ләкин хикмәт андамыни? Ничек инде0 Без сине шул тикле зарыгып көттек тә инде хәзер, ай күрде, кояш алды, дигәндәй... Балалар да монда...
— Ипләп кенә аңлатырмын үзләренә. Пошынма. Әле бергә-бергэ яшисе бит.
— Анысы алай да...
— Сезгә хәбәр итмәсәк тә. мин авылга кайчан кайтасыммы ачык әйтеп, Нурдидә түтиенә хат язып салдырган ием. Ике күзен дүрт итеп көтә торгандыр.
Госман көзге пальтосының якасын күтәреп куйды.
— Ә син. улым.— диде Зөләйхабану апа. кинәт моңсу пышылдауга күчеп,—Әтиеңнен кайчан вафат булганлыгын хәтерлисеңме? |
— Хәтерләмичә... Кырык дүртенче елның ноябрь азагында...
— Әйе, улым. Герман җиренә барып кергәч... Төп-төгәл чирек гасыр әүвәл... Авылга кайткач, дим. туган-тумачаны, карт корыны дәшеп корьән чыгартмыйча булмас, дим. Анда үзебезнең өй юк инде югын Нурдидә апаларында үткәрербез инде. Үзе ул ризамын. бик ризамын дип хәбәр иткән иде миңа. Турысын әйткәндә, шуңа күрә ашыгам да. улым...
Госман, аптыраган хәлдә, җилкәсен сикертте. Мөселман кешесе • :ты дөньяны куйгач, аның «өчесен», «җидесен», «кырыгын», ә сл тәү- ■ ге тулуга «елын» уздыруларны ул бик әйбәт белә иде. Авылда аны шетеп тә. күреп тә үсте Ләкин монда бит «чирек гасыры»... Анысын да үткәрәләр микәнни? Ул. сигарет алмакчы булып, пальто кесәсе!» тыгылды: әмма кулын шундук кире чыгарды: әнисе алдында тәмәке тартырга ул әле һаман да тартына иде.
— Нурдидә түтиләрнең өе иркенлеккә иркен инде. Килене Миннур ла — бик уңган хатын. Әйе. акча ягын үзем карармын, чыгымнарны үзем күтәрермен, әни.
— И улым, менә анысын карамасан да ярый: үземнең дә маям бәләкәй түгел минем. Өстәвенә, тегендә Нурҗиһан апаң белән Гөлфия сенелкәшен дә мул гына тоттырды. Шахтер кияүләрем үзләре тагы...— Карчык, улының шулай ансат кына күнүенә бик тә канәгать булыш җанлана төште. Аның үтенече алда әйткәне белән генә бетмәгән икән әле: — Инде. улым, алай риза булгачтын, бусына да күнәрсездер» бәлкем: монда да карчык-корчыкны җыярга ниятем бар ие минем. Авылдан әйләнеп кайткач, дим. Ипле генә, үзебез белгән корьән аятьләрен укып кына бер утырыр идек, ичмасам. Зөбәрҗәт килен дә. шәт. каршы килмәстер...—Госманның кыяфәте капыл төкселәнеп китүем Зөләйхабану апа шундук абайлап алды һәм, улына шөбһәле карашый
төбәгән килеш, сүрәнрәк тавыш белән әлеге үтенеченең бер дә тикмәгә түгел икәнлеген аңлатырга кирәк тапты.— Соң ни... шушындагы завод жире дә әтиенә чит-ят булмаган ич. Бер генә килеп аяк басканмыни ул монда? Үзең дә, улым, бик беләсең: яшүсмер чагында, сеңере дә . але катмаган вакытта килеп эшләгән. Гомеренең чәчәктәй вакытларын суырып алган лабаса синең бу заводың... =
Госман жавап кайтарырга ашыкмады. Әйе. әтисе хакында белә £ иде ул: заманасында ярым-йорты крестьян, ярым-йорты «пролетари- i ат» булган шул аның әтисе... Ләкин бу мизгелдә Госман ерак Балтика < буенда билгесез бер кабердә ятып калган әтисе турында түгел, бәлки, ? янәшә басып торган, җанына иң кадерле әнкәсе турында уйлый иде < Нилектән бу кадәр диндарлыкка сабышты соң әле ул? Элек, эшкә < һәм нужага муеннан батып, газап кичергән көннәрендә намазны бар < дип тә белмәде шикелле, тик ара-тирә ураза тотар һәм дини бәйрәм- ~ нәрнс хәленнән килгәнчә бәйрәм иткәләр иде. Туган туфрагыннан ♦ аерылып, читкә китүләре сәбәп булдымы әллә!? Тегендә, Кизелдә. а әнисенең, шулай ук туган якларыннан кендек җепләрен өзгән үтә дин- 2 лар корткалар белән дуслашып, әвеш-түеш кылануларын ишеткән дә. * сизгән дә иде Госман... 3
— Улым, ник тынып калдың әле? Берәр нидән шигәясенме, кур- и
хасынмы әллә? *
— Шикләнмим дә, курыкмыйм да, әни. Бары да син теләгәнчә “
булыр,—диде Госман, тирән сулыш алып, һәм кулын жил капкага салды.—Әйдәле, керик әле: Зөбәрҗәтне дә күндермичә булмас бу * хәлләргә... >
Зөбәржәт, үз өендә карчык-корчыкны җыюга куанып ризалашса * да, кайианасының менә шушылай капыл гына авылга китеп баруына гептан кубып, каршы күтәрелде. Ләкин үпкәсе бетеп, җаны беркадәр тынычлана гөшкәч, ничектер, карчыкның күз карашындагы тирән нәүмизлек һәм сагышны күреп, күнмичә булдыра алмады. Зөфәр исә, кырт кисеп, авылга кайтудан баш тартты.
— Жәй булса иле. Мондагы заводны әйбәтләбрәк күрәсем килә,— диде ул.
Төш тирәсендә тыныч һәм аулак тыкрыкта утырган шәп коттедж янына. Зөләйхабану апаны авылга алып китәр өчен, жинел машина килеп туктады.
25
— Әтисе дим... сине... Иван Николаич сорый бугай.
Госман өстәле яныннан бик иренеп кенә купты да телефонга килде. Дөрестән дә, Тиунов карт шалтырата иде Гөлдер-гөлдер хәл-әхвәл белешкәләде дә Госманны балыкка барырга чакырды.
— Сон. Иван Николаич, минем бер нием дә юк бит.
— Хафаланма, корал миннән. Син инде, туганкай, җылырак киен w кабарга тегесен бусын алырга онытма. Кемнәр беләнме? ЛАашинага утыргач күрерсең. Иртән сәгать алтыда капкаң төбендә булырбыз.
Госман, телефон трубкасын куйгач, ике куллап бөеренә таянды ым башын кыңгыр салып хатынына карады. Аның авызы колагына җиткән иде.
— Урыс әйтмешли: «И хочется, и колется...» Тун каян табасы икән? Кышкы пальто өстеннән кияргә зуррак плащ-мазар булса иде, ич- часа... Тукта, күрше Миңнехан абыйның бар бугай... Ә син, әнисе, каршы түгелме сон? Балыкка барсам, дим?
— Бар, бара гына күр! Монда көне-төне, фән дип. шайтан дип, 5врөзлекс«а баш катырып, сөрсенеп ятканчы
— Иртәгә лабораториягә Зөлфә белән Рива килергә тиеш, бераз /тырып алырга сүз куешкян идек. Ашыгыч карыйсы нәрсәләр бар
иде. Иван Николаичны да әйтер идем: көндезен күрешкән идек бит, югыйсә. Тегеләрне кәкре каенга терәткәндәй килеп чыга лабаса.
— Терәтсәң соң. Үзем шалтыратып аңлатырмын. Ял көне бит! Ичмаса, бер арып-талып кайтсаң, йокын әйбәтләнеп китәр иде. Балык шулпасы да сагындырды. Хәер, анысына өметләнәсе дә юк.
— Ә бәлкем, менә мондый-мондыйларны эләктереп куяр абзац, ә?..
Ирле-хатынлы шаркылдашып көлеп җибәрделәр.
-г Һи, кысыр хәсрәт, сиңа тагы! Кесәңә акча тыгып барсаң гына инде... Тукта, кабарына ни алырсың икән?
Госман вакыт соң дип тормады, пижамы өстеннән пальто гына элде дә күршесенә чыгып китте, ә Зөбәрҗәте кибеткә «.очты».
Иртән ул торганда сәгать дүрт тә тулмаган иде әле.
Кухняда чаж-чож бәрәңге белән колбаса кыздырып, тамагын туйдырды, чәй эчте. Моның соңында, күршесе Мнңнехан биргән «котыпка барырдай» җылы нәрсәләрне киеп алды.
һава шактый ук салкын иде. Кала тирән йокыда әле. Туйма ягында завод цехлары турысында төтен һәм парга сеңгән сыек кына яктылык балкышы беленә. Чулмаи-дәрья тарафында исә дөм-караңгы. Күк гөмбәзен юка болыт каплаган, ахры: йолдызлар сирәк күренә һәм тонык җемелди иде. Анда, баш өстендәге төпсез караңгылыкта, самолет гөрелтесе ишетелде, һәм менә инде ул, кызыллы-яшелле утлары белән генә күренеп, узып та китте.
Ниһаять, янәшә урамда нур көлтәсе сирпелеп, йорт түбәләрендә, алма һәм чия агачларының шәрә ябалдашларында биеп алгалагач, болай таба борылды да кинәт бөтен тыкрыкны яктыртып җибәрде.
Газик, аның янына килеп җитүгә, шып тукталды.
Госман, капыл ачылып киткән арткы ишеккә карап үтә көр аваз белән сәлам биргәч, беркадәр һаваланган сыман:
— Ә мин сезне әллә кайчаннан бирле көтәм инде монда,—дип куйды.
— Молодец! Чын балыкчы шундый түземсез булырга тиеш! — дип кеткелдәде карлыкканрак берәү.— Без сине хатының кочагыннан йолкып ала алмабыз дип курыккан идек әле.
һа, Тиунов картның юлдашлары бер дә әллә кемнәр түгел, завод түрәләре икән ләбаса: шофер Сәлим янында алда Левин җәелеп утырган, ә монда, арттагы утыргычта, Тиуновпы янга кысрыклап, Мороз җәелгән. Әмма монысына, олы гәүдәсен тарта төшеп, җыйнакланырга туры килде.
— Әйдә, хәерле сәгатьтә!..
Киченнән бераз кар явып алган иде. Биек үр сырты буйлап су- J зы.тган асфальт юлга нефтьчеләрнең төнге вахталары сырлы эзләр I салып үтәргә дә өлгергән. Фаралардан төшкән нур көлтәсе карангы-1 лык пәрдәсен сызып бара бирә. Ян якларда тимер челтәрле ЛӘП терәкләре ялтырап куйгалый, кара-кучкыл телеграф баганалары артка таба чабыша...
Алда үр битенә салынган Сәйтәк авылы һәм аңардан шактый арырак нефтьчеләрнең промысел базасы, термо-химик установкалары электр утларында коенып утыра. Җиңел машина выжылдап чаба бирә, утлар әкрен генә якыная бара. Ул да түгел, уң тарафта чиксез караңгылыкта анда-санда сибелгән газ факеллары калкынды... *
* * *
Левин кая гына барса да мәзәккә баеп кайта. Шома гына сөйМ дә белә. Бу юлы да курслардан ишетеп кайткан мәзәкләренең Серий- чәсен сөйләп, көлдереп аллы. Аннары бераз тын гына утыргач, юантык муенын янә артка таба кыйшайта төште. Ләкин монысында у’
болар һич уйламаган нәрсәне әйтеп, Госманга ару гына суктырып алды:
— Ә син. Госман Габдулыч, безнең «комнссарэны сырт йоны унае- на әйбәт сыйпый белгәнсең, ахрысы: синең самоотводны ничек яклап чыкты теге, ә!.. Тәки парткомнан төшеп калдың бит, әй! Оста, галәмәт оста!..
Әле ике-өч көн элек кенә заводта партия оешмасының отчет-сай- лау конференциясе булып үткән иде. Левинның шул уңай белән, соңгарып булса да, кылчык чәнчеп азаплануы иде. «Бавырына таш булып кунган, ахрысы. Иик яратмыйлар болай заводка ходай үзе бүләк иткән ул алтын хатынны?» дип, әрнү аша уйлап алды Госман, әмма теленә юньле җавап килеп өлгермәде:
— Комиссармы, түгелме, үз акылындагы хатын,— дип кенә мыгырданды.
— Комиссарның да комиссары!—диде Мороз, директор сүзенә куәт биреп.— Өстенә күн тужурка кидерт тә биленә каеш будыртып, наган такгырт... аннан инде строй башына! Җир йотсын, «Оптимистическая трагсдия>дәге теге чая хатыннан артык булмаса, кимеп куймастыр!
— Дөрестән дә, берише кәжә тәкәләренең койрык асларына кычытканны әйбәт кыстыра белә ул безнең Вероника Борисовна! — диде Тнунов карт, ачы кеткелдәп. Аның кем бакчасына таш ыргытуын юрап та торасы юк иде: Мороз утырган җирендә авыр кымшангалап куйды, Левин исә йөнтәс бүрек кигән башын тун якасы эченә сеңдерде. Ләкин аларга үткен, үтергеч җавап угын очыртырга насыйп булмаган икән, хәйләкәр карт сүзне капыл үз уңаена борып җибәрде: — Балык, балык... эләгергә тиеш лә инде ул безгә бүген! Әнә анда Чулманда су да ишәя төшкән, имеш...
— Белмим, рәт чыгар микән. Иван Николаевич? — дип, шик белдерде Госман, сүз сөрешенең икенче төс алуына сөенеп.— Минем белән берме-и кеме тапкыр барып карадыгыз биг инде. Ә ни кырдык? Әллә ничә йөз кармаклы подпускага көч-хәл белән генә ухалык чүпли алдык, анда да күбрәге шыртлака!
Газик кинәт кенә уңга таба борылып, асфальт юлдан читкә каерылды.
Сикәлтәле басу юлыннан ава-түнә бара торгач, ниһаять, үзәнлеккә төплеләр. Юл монда тигезрәк һәм ничектер йомшаграк кебек иде. Тнунов карт, алгы утыргычка таба авыша төшеп, күз карашын фаралар яктысына төбәгән хәлдә, Сәлимгә юлны өйрәтә барды.
— Булды, килеп җиттек!—дип гүелдәп алды ул, ниһаять, турая тешен.— Егет кеше икәнсең, Сәлим дус, рәхмәт! Машинаңны әнә каршыдагы тал куагы төбенә арты белән куярсың.»
Апып-тәпен җиргә сибелештеләр. Гәүдәләрен яздылар. Бер-икесе тәмәке кабызды. Көнчыгыш тарафта күк чите аз гына яктыра төшсә Ю, әле һаман күз бәйләнерлек иде. Якын-тирәдә кара-кучкыл чүмәлә- чәр тезелешкән — тал куаклары. Түбәндәрәк, яр астында, аксыл-сор- гылтланып киң генә тасма җәелеп ята...
— Пи бу, күлме?
— Әүвәле күл иде. Аргы башы Чулманга тоташкан хәзер: нефть- «еләргә дамба өйдерүче земснаряд шуннан ертып кергән иде,—дип тңлатты Тиунов.— Тап вакытына килеп җиттек. Хәзер тишкәли баш- парбыз, аннары ипләп кенә керешербез...
Беравыктан ярларын купшы таллар бизәгән борынгы күлне даң-доң 5оз ваткан тавышлар тирән йокысыннан уятты...
Ахыры бар