Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРГАМАКЛАР ЮЛДА АРМАСЫН


агыйрь Решит Әхмәтҗанов поэзиягә «кыңгыраулар таккан атлар» белен җилдереп килеп кермәде Туган ягының яшел тугайларында кетү кеткәй, нефть каласы Әлмәттә яңа йортлар тезешкәндә ташлар күтәреп беләкләре талган бу егет үзенең хис һәм тойгыларын кәгазь битләренә башкаларга сиздермичә генә күчерде, язганнарын газета һәм журнал редакцияләренә кыяр-кыймас кына юллады. Кулына корал тотып, Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә, ил һәм халык алдында үзен тагын да җаваплырак итеп тою, авыр походларда һәм хезмәттә җырның иң тугрылыклы юлдаш икәнлеген аңлау, Казан дәүләт университетында укып, югары белемгә ия булу аның күзләрен ачып, иҗат офыкларын киңәйтел җибәрде Шуннан соң аның шигырьлоре вакытлы матбугат битләрендә, коллектив җыентыкларда тор>аи саен ешрак күренә башлады Беренче җыентыгының поэзия сәючеләр тарафыннан җылы кабул ителүе яшь шагыйрьнең күңеленә яңа канатлар естаде, аны элеккегә караганда да тырышыбрак дәртләнебрәк иҗат итәргә рухландырды
Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты Рәшит Өамәтҗановның «Ак канатлар»1 исемле яңа җыентыгын бастырып чыгарды. Җыентык авторның лирик хисләр белен сугарылган сиксәнгә якын шигырен эченә ала.
’ Рәшит Әхмәтҗанов. Ак канатлар Ши-гырьләр. Татарстан китап нәшрияты 197? Тиражы 3000 Бәясе 22 тиен. Редакторы М. Хесеен.
Шагыйрь озын язарга кайбер яшь әдипләребез шикелле, кирәксә-кирәкмәсә дә, образлар һәм детальләрне катлауландырырга. җәмләләр матур булсын эчен генә сүз уйнатырга яратмый Шигырьдә әйтергә теләгән фикерен ул үзенә генә хас булган сурәтләү чаралары ярдамеидә нәгрузкалы, тыгыз юлларга сыйдырырга тырыша Бу хакта шагыйрь җыентыкны ачып җибәргән «Керләр чайкый еикәй» дигән шигырендә үзе дә бик дәрес искәртеп үтә
Керләр чайкый әнкәй, кырлар чайкый. Уе китә сулар тобонә. Әйтерсең ул шулай диңгез айкый. Телбизәкләр эзләп телеме.
. Тел югалтса егет — ил югалткан. Сүз югалтса—иле оялган.
Ә чын сүзләр безнең иреннәрдә Ничә кабат канга буялган.
Шагыйрьнең әнә шундый чын сүзләрдән тукылган шигырьләре укучыны битараф калдыра алмый, аны уйланырга, үзенең үткененә, бүгенге һәм иртәгесе кәнәне аек акыл белән карарга мәҗбүр итә. «Юк озатмыйм», «Уем тирен», «Сугыштан каы- талмаган егет сүзләре», «Кошлар очып уза». «Тайгадагы учак». «Мәңгелекне дәеам итәбез», «Әй. сеңелем» кәбек шигырьләрендә Рәшит Әхмәтҗанов тормыштагы тор- ле хәлләрне кешеләр йороте аша уздырып тасвирлый. Менә шуңа күрә дә ул шигырьләр күңелгә үэлереинәи-үзләре агып керәләр, хәтергә тирән уелып калалар Шагыйрь күп кенә очракларда үзе бел. ен. үзе
Ш
11. «К. У,» М 3.
күргән һәм беренче карашка кечкенә булып тоелган бер вакыйганы тотып ала да, шуңа таянып, зур гомумиләштерү кеченә ия булган олы фикер әйтә. Менә бер мисал. Сазлыклар ерып килә-килә арган юлчылар, ял итәргә туктагач, агач төбенә учак ягалар. Учак, ялкыннарын өскә үрләтеп, шактый озак яна. Ләкин кинәт һәркемнең йөрәген әрнеттереп, өстә ниндидер кошчыкның үз-үзен кая куярга белмичә, шашынып-ярсынып агач ботакларына бәргәләнә башлавы лирик геройның бәгырен телгәли, һич көтмәгәндә күз алдына киләп баскан бу фаҗигале күренешнең сәбәбен автор җанны тетрәндерерлек ител ике-өч строфада әйтеп бирә:
И, Сандугач, хәсрәтеңне Әйтә күрмә дусларыма. Үзем генә йөрәгемне Кысыйм салып учларыма.
Кайгыларың коелмасмы, Ела, кошчык, кагын, очын!.. Бу агачта ояң булган. Балаң янган, сандугачым.
Шигырьне шушы урында тәмамларга да бик мөмкин булган булыр иде. Әмма шагыйрьнең әле әйтеп бетерәсе, башкаларның да колагына ишеттерәсе тагын берничә гыйбрәтле сүзе-киңәше бар. Ул сүзләрен автор шигырьдәге фикерне тагын да көчәйтү, тәэсирлерәк итү өчен ахыргы строфага калдыра:
...Соңгы күмер, утлы күзләр Булып миңа гел карыйсың... Сандугачлар янган утта Җылынырга ярыймы соң?!
Уйлана, фикер йөртә белгән кешегә бу юллар бик күп нәрсә турында сөйли. Афоризм булып яңгырарлык мондый канатлы сүзләрне Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләрендә шактый күп очратырга мөмкин. Аның бу җыентыкка кергән шигырьләрендәге «туган җирдә дошман каберләре... каберләрдән ирләр үч алмый», «сезнең җанда кояш бар шикелле, күңелегездә сезнең таң алды», «үзебезгә безнең сиздермичә, безне дә бит утка ягалар», «кыюлар ятып еламый кешеләр йөрәгенә», «туган илгә кайтыр аккошларга тамчылап күл җыя сагышым», «туган илдә кызлар җырламаса, егетләргә гомер нәрсәгә», «ак канат биргән идең дә, каралтты аны кайгым», «далаларны узгач, диңгез табыла безнең кебек йөргән юлчыга» шикелле тирән мәгънәле җөмләләрне истә калдыру өчен аларны кат-кат укып торасы юк. Бер тапкыр уку белән алар үзләре үк тел очына эленеп калалар. Әйе, Рәшит Әхмәтҗанов сүзнең кадерен белә, аның зур көчкә ия булуын яхшы аңлый һәм тел белән бик сак эш итә.
Шагыйрьнең кайбер каләмдәшләре арасында: «Ник соң ул зуррак күләмле әсәрләр тудыру өстендә эшләми икән?» — дигән сорауны ишетергә туры килә. Бер караганда, бу сорау урынлы да кебек. Әмма, төптәнрәк уйласаң, Рәшит Әхмәтҗановның озын язарга үз-үзен көчләп мәҗбүр итмәве һич тә гаҗәп түгел. Кайберәүләр гомуми сүзләр тезмәсеннән торган шигырь юлларын дилбегә буе сузып та әйтеп бирә алмаган теге-яки бу фикерне ул өч-дүрт строфада ачып бирергә тырыша. Хәзергә аңа, барыннан да элек, шигырьнең төп үзенчәлеген аңлап эш итү — үзенең яисә лирик геройның хис һәм кичерешләрен оста тотып алынган поэтик детальләр аша укучы күңеленә җиткерә белү кыйммәт. Шигъри осталыкка өйрәнгән һәм җитәрлек тәҗрибә туплаган әдипнең киләчәктә зуррак күләмле әйбәт әсәрләр тудырырга да көченнән килер. Җыентыкта урын алган «Уем тирән», «Балаларын эзли аналар», «Вожатыйлар», «Бәйрәм» шигырьләре аның инде әнә шул юнәлештә кыю гына адымнар ясавы турында сөйли, һәм бу юлда шагыйрьнең уңышка ирешәчәгенә шикләнмәскә мөмкин. Моңа аның көче дә, тырышлыгы да җитәрлек. Үз исеменнән сөйләп, бер шигырендә ул менә болай ди:
Ташлар белән үтә танышлык бар, Берәүләрнең карап күзенә, Сөйлим әле ташлар ярып тапкан Дөреслекне салып сүземә.
Туган туфрак яшәү көче миңа, һәр граммы яшәү запасы.
Таулар биек диеп уфтанганның Килми микән ташлар ватасы?!
Туган туфрагыннан яшәү көче һәм илһам алып, үзе әйтмешли, сүзенә тормыш дәреслеген салып иҗат иткән шагыйрьнең «Ак канатлар» җыентыгын зур канәгатьләнү белән укыйсың. Ләкин андагы шигырьләрнең бөтенесе дә бер үк дәрәҗәдә әйбәт эшләнгән, аларның берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел дисәк, бу һич тә дөреслеккә туры килмәс иде. Китапта әле тиешле
кондициягә килеп җитмәгән, кәгазь битемә күчкәнчегә кадәр күңел җылысы белән җитәрлек сугарылмаган шигырьләр дә юк түгел. Андый шигырьләрне җыентыктан берәм-берәм чүпләп алып, авторның үзенә кире кайтарып бирәсе килә. Шома гына язылган булсалар да, «Инде без дә китәбез бит», «Карлар ява», «Кагылулар, сугылулар булса», «Нишләдең син, нишләттең син илем күген», «Оял, денья, кодрәтеңне күргән күздән», «Бу далада эзләр, эзләр», «Яр сейгәииәр моңлы була», «Гомер шулай инде, знем», «Аккош йоклаган су кебек тыныч идем», «Җәй. Кызу. Гелләр күзендә. " дип башланып киткән шигырьләр Рәшит Әхмәтҗанов тарафыннан түгел, әйтерсең лә бетенләй башка кеше кулы белән язылганнар. Поэзиядә моңарчы инде бик күп тапкырлар әйтелгән фикерләр кабатланганлыктан, ул шигырьләрдә шагыйрьнең үз тавышы кечерәеп, тоныкланып кала. Фикер ярлылыгы, фикер сайлыгы исә «илдә батыр булу әйбәт _ кая барсаң, шунда, егет, батыр бул», «онытсаң да, энем, мине, онытма син туган илне», дип башкаларга үгет-нә-сихәт бирү белән чикләнүгә китерә. Билгеле булганча, маңгайга әллә каян бәрелеп торган коры сүзләр белән акыл бирүгә корылган андый шигырьләрнең хискә дә. акыл-а да тәэсире бик бәләкәй. Җыентыктагы әнә шундый уңышсыз шигырьләрне укыганда, безне бары тик бернәрсә юата: киләчәктә моның ише йомшак шигырьләрдән арыну эчен Рәшит Әхмәтҗаноаның тулы мемкин- лекләре бар. Бүгенге кендә аның иҗаты күтәрелеш, үсеш чорында. Алда аңа ләззәтле һәм газаплы кичерешләрдән соң туа торган берсеннән берсе уңышлырак шигырьләр юлдаш булсын. Шагыйрьне поэзия дип аталган чиксез зур дәиья.-а алып чыккан «йәрәк бәйрәмнәренең кыңгыраулар таккан» аргамаклары ярты юлда арып кал-