ЗУР ДУСЛЫКНЫҢ БЕР ИСТӘЛЕГЕ
Д. Н Толстойның тууына 90 ел тулу уңаг белм
1941 елда, Татарстан азучыларының Габдулла Тукай исемендәге клубында уздырылган бер әдәби
кичәдә Алексей Николаевич Толстой: «Казан миңа туган шәһәрем кебек якын. Монда мин беренче
мәхәббәтемне таптым. Шушы шәһәрдә беренче тапкыр әдәби чиркөнчен алдым»,— дигән иде.
Дәрестән дә шулай Әле Октябрь революциясенә кадәр үк А. Н. Толстой берничә мәртәбә Казанда
булып китә. Казанда чыга торган «Волжский листок» газетасында үзенең беренче шигырьләрен бастыра.
Язучының Казан белән, татар язучылары белән дуслык злемтәләро совет власте елларында тагын
да ныгый, көчәя тешә. А. М. Горький исемендәге донья әдәбияты институты архивында шул хакта сойли
торган кул кенә материаллар: хатлар, телеграммалар, көндәлек дәфтәрләре саклана. Әлеге
документларның берсе белән без укучыларны да таныштырып уэмакчы булабыз.
193В елның 17 январенда Татгосйздатнын ул вакыттагы управляющие 3. Тинчурии, •Икмәк» исемле
повестен җибәрүен үтенеп, А. Н. Толстойга ашыгыч телеграмма суга. Архив материаллары арасында бу
телеграмма да саклана:
«Хөрмәтле Алексей Николаевич Толстой!
Ашыгыч тесто татар теленә тәрҗемә итү ечен. Татгосиздат Сездән «Икмәмв исемле соңгы
романыгызның бер данәсен түбәчдаге адрес балан җибәрүегезне үтено: Казан. Татгосиздат.
Татгосиздат управляющие Тинчу ринга*.
Үтенеч канәгатьләндерелгән булса кирәк Телеграмма тексты естенә кызыл карандаш белән
«эшләнде» дип язып куелган.
Нәшриятта «Икмәк» повестен тәрҗемә итү эшен Габдулла Хабиб белән Байый Халндкә
тапшыралар. Эш процессында күп кенә кыенлыклар килеп чыга. Тәрҗемә- челор. мәсәлән, оригиналдагы
кайбер фразеологик тезмәләрне һәм канатлы сүзләрне аңлый алмый аптырап бетәләр Ярдәм сорап,
яңадан азторның үзенә мерәҗәгать итәргә туры килә. Бу кадәресеи язучы Ибраһим Гази эшли.
Билгеле булганча, И. Гази ул елларда Татгосиэдатта редактор булып эшли. •Икмек» повестеның
тәрҗемәсен редакцияләүне нәшрият җитәкчеләре ана йекл-лэр. һем ул, есордеге аерым җөмләләрне
тәрҗемә итү буенча киңәшләр сорап, 1939 елның 13 февралендә А. Н. Толстойга хат яза,
Түбәндо хатның тулы текстын китерәбез.
«Кадерле Алексей Николаеаич!
Исәнмесез!
Сезнең «Икмәк» исемле повестегызны тәрҗемә иткәндә кайбер җомлә- лөрне һем сүзләрне
аңламадык:
Мәсәлән, беренче бүлектә (5 бит) штабс-капитан болай сойли: *Мы три года дрались, как
черти. Мы с братом загнали шпалеры и но пошевелимся.
Точка». Нинди «шпалерлар» хакында сүз бара, бу очрак’а «загнали шпалеры» нәрсә аңлата?
9 биттә шундый урын бар: «Кто-то в солдатской шинели покатился ctepiy на каблуках по
лучевому проходу к трибуне». «По лучевому проходувның нврса белдергәнен конкрет кына куз
алдына китерә алмадык, шуңа күрә тәрҗемә итәргә кыенсынып торабыз.
38 биттә болай диелә; «Двести тридцать человек, шаг за шагом, по ледяным кочкам, с
примерзшей к ним падалью...»
Сүз нинди «падаль» хакында бара* Бәлки, чүп-чардыр?
70 биттә: «... он обрастал людьми — энергичный, крепкий, на храпящей кусающейся
лошаденке». Нәрсә бу — авызын ачкан атмы, әллә, чыннан да. тешли торган атмы?
90 биттә: «— Смирно! Щоб вам на лупе нарвало, товарищи!» Сүэгә-сүз тәрҗемә иткәндә, бу
нәрсә дигән сүз һәм аны ничек тәрҗемә итәргә?
Аңлатыгыз, зинһар.
Татар язучысы И. Гази.
Безнең адрес: Казан, Татгосиздат, матур әдәбият секторы.
13/11 — 39 ел».
Игътибар иткәнсездер, хат мәрхүм Ибраһим Газига хас стильдә язылган. Ул тыйнаклыгы, конкрет
булуы белән аерылып тора. Шул ук вакытта югарыдагы хат аныц нечкә зәвыклы редактор булуы, сәнгать
әсәрләрен тәрҗемә итүгә ифрат сак килүе, җаваплы эш итеп каравы турында да сейли.
В Семенова, филология фәннәре
кандидаты.