Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮЗЕМНӘН ДӘ АРТЫК ЯРАТАМ


белән без апрель аенда. Восстания мәйданыннан ерак түгел бер урында очрашкан идек. Мәскәүлеләр бу ыгы-зыгылы урынны яхшы беләләр: яр читендә мыжлаган тукмакбашлар кебек, машиналар әрле-бирле чаба, ә кешеләр мәйдан аша үтеп китәргә ашыгып чәбәләнәләр һәм уттан качкан тараканнарны хәтерләтәләр. Алар берберенә игътибар да итмиләр — һәркайсыныи үз эше.
Мәйданда күкләргә ашкан бер йорт тора. Мәскәүле алар жидәү. Җидесе дә солдатлар шикелле бер береннән аерып алгысыз. Карангы көннәрдә ул йортның түбәсен болыт каплый, шуңар күрә йорт, башын кисеп алган шикелле, тәбәнәк булып күренә. Түбә астында таштан ясалган кеше сыннары утыра һәм алар кулларындагы скрипкаларга, китапларга, жәзбәләргә аптырап карыйлар сыман. Әйтерсең лә боларны безгә инечен бирделәр икән дип гаҗәпләнәләр алар. Боларнын барсы турында да җентекләп сөйләгәнгә аптырамагыз, еллар үткән саен кешеләр «ларга әһәмият бирми башлыйлар, ияләнәләр, оныталар, үзләреннән башка берннне дә күрми торган булалар.
Ул көнне апрельнең салкын бер иртәсе иде Әйтерсең күктә кояш түгел, ай йөзә. Юкәләрдәге бөреләр бодай башагындагы бөртекләр кебек бүрткәннәр. Топольләр, борын төртерг.» торган яфракларын көн яктысы на чыгарырга курыккандай, сагызлы яшьләрен түгәләр
Бераздан мин дустымның хәле авыр икәнен белдем. Әледән-әле кулын күкрәгенә куып, авырлык белән генә йөри ул Төннәрен бер дә йокламый икән. Ә ул искиткеч авыр хәл: төннәр озын һәм куркыныч булып Тоела. Андый сәгатьләрдә кеше үзен галәм киплегендәге бер тузан бөр
ин дөньяда аз тордым, ләкин намус белән яшәдем. Инде сонгы сәгатьләрем житте. Шуңар күрә үземнән дә артык яраткан бер дустым турында сөйләп калырга ашыһам. Кайберәүләргә ул сәер тоелыр. Үзеннән дә артык яратып буламыни дип әйтерләр. Ул дустым турында сөйләп бирсәм, сез, мөгаен, бу хәлнең мөмкин булуына һәм бу хиснең чын бәхет бирүенә ышанырсыз
Ул көнне мин гомерем буена истә тотам. Аның
теге итеп сизә һәм үз-үзен кая куярга белми. Ул аңлашылмаган бор тәшвишкә, караңгылыкның серле тынлыгына бирелә, җаны өши. Шул вакыт минем дустым тап атуына бар кешедән дә ныграк шатлангандыр,! бәлки. Дннгез һәлакәтенә очраган кешенең җиргә аяк басарга теләве шикелле, көн тууын көткәндер ул. Әйтерсең лә таң белән аның хәле җиңеләячәк иде.
Борын заманнардан ук безнең ерак бабаларыбызны караңгы төн куркуга салган кебек, хәзерге заман кешесен дә караңгылык шөбһәгә сала.
Чыннан да, көн тууга дустым тамырларга кайнар канының каты бәреп агуын да, арган йөрәгенең туктап-туктап тибүен дә сизмәс булды. Аның күңеле яктырды. Шатлык, бәхет, газап белән тулы тормышы тынычланып киткәндәй булды, төне буе газапланып чыккан җанын балаларча соклану биләп алды. Төнлә коточкыч бер төш күрдем дип, ул үз- үзен ышандырырга да әзер иде инде. Ә хәзер хәтта үлемгә дә ышанмый башлады. Ничек шулай булсын инде ул: җир өстен мәңгелек караңгы-лык каплап алсынмы, кешеләрнең көлүләре, шау-шулары, тормыш ыгы- зыгылары инде бүтән кабатланмасынмы, табигатьнең мең төрле төсләре сүнсенме...
Бер вакыт, ул үзе сәламәтләнеп җиткәч, балалар кызамык чире кичергән кебек, барлык кешеләр дә ни белән булса да авырып алырга тиеш дип әйтеп куйды. Авыру кичермәгән, шуның газабын башыннан үткәрмәгән кеше сукыр кешегә охшый, тирә-ягыпдагы дөньяны ул бары бер төсле генә итеп күрә башлый...
Аның шулай уйларга хакы бар иде, күрәсең. Чөнки авырган чагында нервлары табигатьтәге кечкенә генә хәрәкәтне дә сизә торган катлаулы приборларга охшап калган иде.
Бер көнне авыр уйларыннан арынырга һәм кешеләр күрергә теләп, минем дустым Горький урамына чыкты. Иртәнге сәгать уннар тирәсендә биредә әле бернинди ыгы-зыгы юк. Анысы аның соңыннанрак, шәһәргә килгән кешеләр, сумка тоткан хатыннар һәм пенсионерлар йөри башлагач булачак.
Тимер юл вокзалы өстенә атланып торган Белорус күпере аша узганда, күперне ул бик зур китиең кара аркасына охшатты. Ә күпер өстендәге фонарьлар кит тәненә кадалган гарпуннарны хәтерләтә иде. Түбәндә вокзал мәйданындагы кешеләр кырмыскалар кебек йөгерешәләр. ЛАетро янында әрекмән яфрагыдай зур кепкалы кавказлылар чәчәк сатып торалар. Эссе июнь көннәре булса да, өсләрендә яхшы кара костюм, кояшта янган муеннарына, сәер булып, ак алъяпкычлары эленеп тора. Үзләре алтын тешләрен ялтыратып, тамак төпләре белән кычкыралар: «Яка китергән розалар, әле яңа гына китергән розалар! Алы-гыз, үкенмәссез! Өч кенә тәңкә! Алыгыз!»
Шунда ук ак яулык япкан озын күлмәкле хатыннар зәңгәр чәчәкләр, кыр ромашкалары һәм хуш исле миләүшә чәчәкләре сатып торалар. Алар чәчәкләрен күкрәкләренә кысканнар, ә кипкән иреннәре кыюсыз гына пышылдый:
— Букеты унбиш тиен, унбиш тиен букеты...
Үзләре милиционер узып киткән саен, шикләнеп, аңа карыйлар. Узып йөрүчеләр аларны ишетми дә.
Юлүткәргеч янындагы юкә күләгәсенә, яшел үлән өстенә, чегәннәр туктаган. Мәскәү урамнарында алар май аенда күренә башладылар һәм шуннан бирле Белорус вокзалында үзләрен туган таборларындагы кебек хис итәләр иде. Битләре пычранып беткән чегән малайлары, алсу уч төпләрен сузып, узып барган кешеләргә бәйләнәләр:
— Абзый, бер тиен бир әле! Апа, акча бир инде!
Әгәр «абзый» я «апа» акча бирми узып китсә, артларыннан:
— У-у, саран,—дип кычкырып калалар.
Ләкин бу сәгатьтә бала-чага яшел чирәмдә изелеп йоклый әле. Шунда ук япь-яшь һәм сакаллы карт чегәннәр сузылып ята. Алар, күзләрен йомган көе, иренеп кенә сүз катышып алалар. Ике яшь чегән хатыны чуар яулыкларга төрелгән ябык балаларын имезә. Тротуар читендә алтын алкалы чибәр чегән хатыны утыра. Карменга охшаган бу хатын нык күкрәгендә куллары белән имчәккә чытырдап ябышкан бала йок * лый. Ә ул баласының башы салынып төшүгә дә игътибар итмичә, тузып < беткән карталарын бутый-бутый, үткән бер кешегә бәйләнеп кала. 5
— Багыйм әле, бәхетеңне кайда табарсың, кайчан югалтырсың, тор- =
мышында ниләр булган, ниләр булмаган, казна йортында үзеңне ни х көтә —барын да әйтеп бирермен... 3
Шунда ук сөттән, кефирдан бушаган кәгазь каплар, булка кыерчыклары, колбаса кисәкләре аунап ята... Папирос капкан чегән карчыкла- п ры егермешәр тиенгә һава шарлары сатып торалар. Алар аны чәчәкле * итәкләренең сырлары арасыннан алалар да шунда ук өреп кабарталар. 5
Менә алар янына алсу яңаклы яшь милиционер-сержант килде. Үзе = тыныч сөйли, ләкин эчтә ачуы барлыгы сизелеп тора. “
— Гражданнар! Шарлар белән сату итәргә ярамый. Газоннарда *
яту да тыела. Гражданнар, газоннардан торыгыз... ♦
— Урлаганны сатабызмы әллә? Без аларны ни белән туйдырырга =
тиеш?— диделәр карчыклар, балаларга күрсәтеп.— Кара син аны? Әл- “ лә үзен туйдырасынмы? Я. ал, алып кит, ашат! <
Юан бер чегән хатыны милиционерның каршына ул килеп басты. *• Анын чуар яулыгы җилкәсенә шуып төште һәм аркасына чал чәчләре □ таралды. a
— Таралыгыз, гражданнар, таралыгыз. Җәмәгать урыннарында л йокларга ярамый,— сержант уңайсызланып кызарынды, тавышын күтә- * рә төште, ярдәм эзләгәндәй, үтеп баручыларга карады. Ләкин тегеләр я туктап тормадылар, читкә борылып уза бирделәр.— Карагыз инде, ни- « чек чүпләп бетергәнсез.— Бу сүз инде йоклаганга салынып дәшми яткан чегәннәргә кагыла иде. Көрән эшләпәсен сыңар күзенә каплап яткан карт чегән генә, итегенә чыпчык килеп кунгач һәм ул сикергәләп нөри- йөри ак тап калдырып очып киткәч, күзен ачып карады, сукранып куйды, ләкин урыныннан кузгалмады.
Үз эшен эшләгән чыпчык икмәк кыерчыгын чукып торган күгәрченнәр инына очып килде. Шырпыдай нечкә аяклары белән сикерә-сикерә чибәр күгәрчен янына килеп туктады да аның тирәсендә бер әйләнеп чыкги, аннары, җаен туры китереп, кыска каты томшыгы белән икмәкне чукып алды һәм канатларын җилпеп, юкәнең түбәнге ботагына килеп кунды. Күгәрчен аптырап анын артыннан карап калды.
— Торыгыз! Сезгә әйтәләр бит,— дип шелтәләвен белде милиционер.— Монда ятарга ярамый. Табор кормагыз —Аннары юри күкрәген япмыйча утырган чибәр чегән хатынын күреп алды.— Синең оятың бармы, юкмы? Япь яшь башын белән! Кыяфәтеңә кара!
— Нәрсә булган? Я. ни булган? —диде хатын, урыныннан торып Шунда аның баласы елап җибәрде һәм каядыр култык астына кереп тә югалды,—Имчәк күргәнен юкмы әллә? Мә, кара! —дип, ул күкрәген киереп милиционерга таба бара башлады. Аның тавышында шаянлык 1им котыртасы килү сизелә иде.
Милиционер кызарып артка чигенде. Чегән картлары кычкырып келеп калды, узып баручылар аларны әйләнеп үтә бирделәр.
Сәгать унберләр тулып килә инде Пенсионерлар магазиннан магазинга йөри башладылар Кай яклары беләндер алар бер-берсенә бик охшыйлар иде. Язмышлары беләндер, ахры, һәркайсынын сумкасында берәр шешә сөт я кефир, йөз граммлап май. берәр пачка эремчек, яна пешкән булка һәм иртәнге газеталар булыр.Танышларын очратсалар, бәхетле минутларын озайтырга теләгәндәй, ашыкмыйча, озаклап сөйлә
шәләр. Яшь чакларында бер үк йортта торсалар да. эш дәрәҗәләре төрле булганга, бер-берсен әлегә хәтле танымый яшәгәннәре дә хәзер очраша. Еллар инде үзенекен иткән,— ул аларны таныштырган, тигезләгән... һәм алар тормышның асылын, ниһаять, аялаганнарына шатланганнар. Вак-төяк үпкәләшүләр, йөрәкне туктаусыз кимереп торган көнләшүләр инде онытылган, инде күңелле картлык тынычлыгы биләп алган, һәм алар шушы вак борчулардан башка тормышның тулырак, күңеллерәк барганын аңлап алганнар. Ләкин шунысы кызганыч, гомернең иң шәп чаклары шул ваклыклар белән үткән.
Минем дустым кандай кызыл хәрефләр белән «Ит» дип язган магазин янында илле яшьләр чамасындагы таза гына бер ир кешене еш очрата. Ул һәр вакыт төсе уңган кепкадан булыр һәм сырма өстеннән куе зәңгәр халат киеп йөрер. Ул гомере буе пычаклар кайрады. Карт шарман- чыга охшаган бу кеше ун ел элек кайракларын аяк белән әйләндерә иде. Ул чагында аркасын бөгеп, пычак жуылдаган көйгә туктаусыз чайкала иде. аның күзләрендә бетмәс хәсрәт бар сыман тоела иде. Хәзер ул кайрагына электр моторы көйләгән. Хәзер аның станогы үкереп эшли. Ә үзе элеккечә караңгы йөзле, аз сүзле. Аның кулыннан мал суя торган меңнәрчә зур пычаклар, ит чаба торган балталар, сакал кыра торган пәкеләр, кайчылар үткән. Аның каралып беткән юан бармакларында гел яра булыр, шушы тупас бармакларның шулай оста эшләвенә гаҗәпкә каласың. Ул үзе бик аз сөйләшә һәм эшен мактаучыларны тыныч кына тыңлый. Ләкин эченнән шатланганы сизелеп тора.
Шул ук сәгатьләрдә минем дустым тагын бер кешене очрата. Анысы да илле яшьләрдә булыр. Ике аяксыз бу кеше кечкенә арбасын еш-еш әткәләп, тротуардан шалтырап килә. Аның чандыр йөзе имәннән шомартып эшләнгән сынны хәтерләтә. Матур иреннәре, гомергә ачылып карамагандай. нык йомылган. Хәтта тротуарда кеше күп булып, аяк астыннан үтәргә кыен чакларда да ул коры гына әйтеп куя: «Рөхсәт итегез! Юл бирегез!» Шул чакта да аның иреннәре каты кысылган булыр, әйтерсең лә ул кеше үзе түгел, ә аның эчендә утырган башка берәү тавыш бирә. Үтеп баручылар, үзләренең сәламәт булуларына читенсенгәндәй. уңайсызнып аңа юл бирәләр. Гарип кеше аны күреп тора. Шуңар ул аларның аяк астыннан тыныч һәм салкын бер ваемсызлык белән үтеп китә. Кешеләр ялгыш кына башына сумка белән бәргән өчен кыенсынып аннан гафу үтенгәндә дә күтәрелеп карамый.
Бу кеше өчен дөнья тормышның башка принципларыннан, әлеге ыгы-зыгылардан әһәмиятлерәк принциплардан тора диярлек. Бу кешенең тормыш белән үз исәп-хисабы бар, ул, күрәсең, аңа үзенчә бәя бирә. Аның моңар хакы да бар. Башкаларның бәхете өчен ул сәламәтлеген бирде шул.
Минем дустым бу кешене очраткан саен кайда яралануы турында сорашмакчы була. Ләкин аның кырыс карашып очратып һәр чак югалып кала.
Күз карашларында дөньяга булган мәхәббәт һәм тормышны сөю яшеренеп яткан ул кешеләр инде көннән-көн азая бара, йөзәр ел яшәргә хаклары булса да. ул кешеләр, илле яшькә дә җитә алмыйча, тын һәм тыныч кына дөньядан китеп баралар. Алар тиз янып сүнгән метеорны хәтерләтәләр.
Бу сәгатьләрдә минем дустым тагын бер кешене — егерме яшьләр тирәсендәге егетне очрата. Ул гарипләрне йөртә торган кул арбасында утыра, аны талчыккан йөзле чал хатын этеп бара. Егетнең аякларын зәңгәр одеял белән төргәннәр. Алар үзара бик аз сөйләшәләр. Дустым бары тик бер генә тапкыр егетнең әкрен һәм серле тавыш белән әнисеннән:
— Әнием, йөргәндә кешеләр арыйлармы?—дип сораганын ишетте.
— Арыйлар, улым, арыйлар...— диде әнисе.
— Алай булгач синец дә аякларын арыйдыр?
Хатын улынын йомшак чәчләрен сыйпап алды да:
— Минемме? Ни сөйлисең? Мин бер вакытта да арымыйм Мин бит синен белән йөрим...
— Ә-ә-ә,— диде егет һәм, урамнын икенче ягыннан йөгереп үткән ике малайны күргәч, өмет белән сорап куйды:
— Аякларым йөрсә, мин дә шулар күк көне буе йөгереп йөри алыр идемме икән?
— Йөрер идең, билгеле...
Егетнең түгәрәк йөзе елмаюдан яктырып китте, ул кәкрәеп каткан бармаклары белән алдындагы одеялын төзәтеп куйды һәм күк йөзедәй зәңгәр күзләрен алга төбәде. Аның күзләре ялтырап китте һәм үз аяклары белән йөрүчеләргә ашардай булып карады.
— Әни, тизрәк узып китик аларны! —диде егет, балаларча бер ша янлык белән.— Тизрәк инде! — аның тавышы түземсез иде.
— Хәзер, улым, хәзер,— диде хатын һәм арбаны кызу-кызу этеп китте. Зур тәгәрмәчнең ялтыравык чыбыклары асфальтта нур булып уйнады. ананың йөзе алсуланды, агарынган маңгаена тнр бәреп чыкты,
чигәләренә зәңгәр тамырлар бүртте. Биек үкчәләре асфальтта шак-шок 4 килде. Барган саен кызулыгын арттырган тәгәрмәчләр артыннан ул хә- = зер көчкә җитешә иде. =
— Тизрәк, тизрәк! — диде улы. <
Егет үзе дә алга омтылып утыра, менә-менә ул сикереп төшәр дә аяк н астындагы җирнең катылыгыннан рәхәтләнеп, йөгереп китәр сыман . £ Үтеп баручыларның берәрсе кояш нурында кызган бу соры асфальтны - шул чагында ике кеше кадәр үк көчле ярата алыр иде микән! л
— Шәп, улым. шәп...— ди хатын, ә үзенең тыны кысылган, әмма үзе ч улының рухлануына сөенә. Ул хәзер рикшага охшый. Ләкин ул бәхетле. “ Улының шатлыклы бер елмаюы, бәхетле бер тавышы хакына йөгерергә « дә йөгерергә һәм аналар өлешенә тигән авыр йөкне гомере буе алып барырга әзер ул... Хатын инде тирә-ягында беркемне дә күрми башлады, чал чәчләре таралып төште. Ул бары тик бәхетле улынын балаларча куанып кычкыруын гына ишетә иде. .
Ул көнне алар әлегә бүтәннәр шикелле кызу йөри алмый торган дустымны да узып киттеләр. Ләкин хатын белән анын улы бу кеше турында берни белмиләр. Аларныц икесенең дә күңеле шатлык белән тулган хатын әле үзенең карт булмавын, улына күп ярдәм итә алачагын, аның авырудан йөдәгән җанына шатлык бирәчәген аңлады, ә егет тизлекнең Матурлыгын, кешеләр белән янәшә бара ал унын рәхәтен тонды
— Узып киттеләр! Узып киттеләр.! — дип кычкырды егет һәм әнисенә борылып карады. Шул вакыт арба кыңгыраеп китте һәм бер тәгәрмәче тротуардан чыкты. Хатын кычкырып җибәрде, арбаны тотып калырга тырышты.
Алар янына кешеләр йөгереп килде, хатынны күтәреп торгыздылар, арбаны тротуарга куйдылар. Хатын үз-үзен онытып, улына ташланды
— Бәгърем минем, улым...—диде ул. күз яшьләрен чак-чак тыеп, тирә-ягында кешеләр барлыгын да онытып, улының кулларын, йөзен үбә башлады.
— Бәрелмәдеңме, улым?
— Шәп төштек бит, энеме, әни? — диде егет.
Ул сокланып тнрә-яктагыларга карады һәм шатлыктан кычкырып Жибөрде. Әнисе түзмәде, елап җибәрде Кешеләр борылып китә башладылар. Ә егет әнисенә кулынын сыдырылган җирләрен күрсәlepra тотынды.— Кара, ничек күгәреп чыкты! Үзе бер дә авыртмый . Ә син каты төштеңме? Нигә елыйсын? дип сорады ул борчылып
— Юк. шатлыктан гына елыйм.
Мондый очрашулардан сон минем дустым үз-үэенә ныграк ышана,
ҮЗЕМНӘН ДӘ АРТЫК ЯРАТАМ
сонгы вакытта еш кына башына килгән күңелсез уйлары өчен ояла тор» тан булды.
— Үзегездән башка берни дә күрмисез, бары тик авыруыгызны гына сөйлисез, әйтерсен лә иң бәхетсез һәм кыерсытылган кешеләр инде,— дип, тормыштан канәгать булмаганнарны шелтәләп торганын еш кына ишеткәнем бар.
Андый чакта тегеләр кызып үз-үзләрен акларга, уңышсызлыкларын, хәсрәтләрен, башларына төшкән авырлыкларны санарга тотыналар.
Әйтерсен лә алар, чыннан да, бәхеттән өлешсез калганнар. Кемнеңдер хатыны явыз, портны начар карый, икенчесенең эштә начальнигы холыксыз, артык акыллы түгел, мәкаләләрне, докладларны анар язып бирәләр, ә ул бары тик кул гына куя һәм талантлы җитәкче дигән исем алып йөри.Моны бары да белеп тора, ләкин ләм-мим дәшмиләр, чөнки күбесе шулай эшли... Өченчесенең балалары телевизор яныннан китми, дүртенчесенең бакчадагы агачларын корт ашаган...
Язмыш андый кешеләрне кыерсытмаса да, алар сәламәт булсалар һәм җитешлек белән яшәсәләр дә, бәхет үзләрен читләтеп үтмәсә дә, тормышның кайсыдыр бер ягын тоя алмыйлар иде.
Бу очрашулардан соң дустым күңелсезләнеп кала, аның кешеләргә ярдәм итә алмавыннан, гомумән, дәшмәс була. Дөрес, күңеленнән ул һәр кешенең үз намусы алдында үзе хисап бирер көне җитәр, шуннан соң алар анадан тугандай сафланып калырлар, дип ышанып йөри. Мин дустымны яхшы аңлыйм. Чөнки үзем дә ярамаган берәр нәрсә эшләсәм, соңыннан борчылып йөрим, намусым шул кадәр газаплана, кеше күзенә күтәрелеп карарга оят була.
Авырудан сәламәтләнеп киткәч, дустымның күңел күзе ачылып. җа« ны тынычланып калгандай булды. Тайгада озак адашып йөргәннән сон кешеләр яши торган җиргә килеп чыкканда шундый хәлне кичерәсең.
Бер вакыт мин төнлә, барысы да йокыга талгач, аның елаган тавышын ишеттем. Дустым хат яза иде. Күземне дә алмыйча аңа карап торам, ә ул моны сизми... Мин аның хисләрендәге һәрбер үзгәрешне кичереп утырам. Ул үзенең бала вакытын, әнисен һәм шул чакларга бәйле булган башка вакытларны хәтеренә төшерә.
Хәтердә искә алырлык хәлләр калу яхшыдыр ул. Ә менә мин әниемне дә, балалык елларымны да белмим...
Кешеләр бездән бәхетлерәк.
Менә минем дустым абыйсының ишле семьясында үсте. Икенче класска гына йөри иде әле ул. Ләкин олы кешегә хисаплап, башкалар белән беррәттән ана да өй эшләрен эшләргә кушалар иде. Суыктай агачлар шартлаган кышкы төннәрдә, кар өстенә көмеш ай нуры төшкәндә ул сыерга һәм сарыкларга печән бирергә чыга иде. Караңгы сарайда аңар бик куркыныч була. Ул. як-ягына карана карана, капшанып, тага-рак янына килә һәм ашыгып печән сала. Юеш борыны белән шаулатып мышнаган һәм җилененнән сөт исе килеп торган сыерга килеп төртелгәч кенә ул бераз тынычлана. Караңгы почмакта сарыклар ята. Алар нидәндер өркеп сикереп торалар һәм бер җиргә җыелалар. Бу хәрәкәттән курыккан малай сыерга тагын да ныграк сыена.
Дүртенче класска җиткәч, абыйлары ана кыска чалбарлы яна костюм сатып алдылар. Бу аның гомерендә беренче тапкыр яна костюмга тиенүе иде. Мәктәпкә киеп барган беренче көнне үк иптәшләре мыскыллап көлделәр, чалбар кигән иркә малай, дип үртәделәр. Дустым аларга каршы торып карады, мин иркә малай түгел диде, кыска балаклы бу чалбарны абыйлар көчләп киертте, дип алдады, мин аны бер дә кызганып кимим, диде. Шунда бер малай:
— Кызганыч булмаса ерт! — дип куйды.— Ә, куркасыңмы?
Дустым, кыйналган эт баласы шикелле, кызганыч ител иптәшләренә карады һәм мәктәп ишегалдындагы эрбет агачына менә башлады.
Кызганыр дип уйлыйсызмы? — диде ул, корсагы белән агачның кытыршы кабыгыннан өскә шуышып.—Менә карагыз, хәзер ертам.
Ул бик югары менде, ләкин шул чак астан укытучының тавышы ишетелде:
— Хәзер үк төш. Муеныңны сындырырга телисеңме әллә? Туганнарын сина яна костюм алганнар, ә син... Оятын кая?
Малай чалбарын ертырга теләп ботакларга эләгә-эләгә аска шуа башлады. Җиргә баскач ул өс-башына карап алды — бер җире дә ертылмаган, берничә җирендә генә ялтырап сагыз күренә.
Дәрестә анар, бу бит кызлар ыштаны, син аны кызганасың, абыйларын көчләп кидермәгәндер әле, үзең мактанып йөрергә уйлагансыңдыр, диделәр Шул чак нишләргә белмәгән дустым кара савытын алды да карасын чалбарына түкте. Чалбар балагы буйлап шәмәхә кара агып төште. Малайлар тыннарын да алмыйча ана карап калдылар. Ә дустым, андый чалбар киеп йөрергә мин кемнән артык, мин әле үземне җитәрлек җәзаламадым, малайлар ни кушсалар, шуны эшләргә тиешмен, дип уйлый иде. Ул чалбар бавын йолкый башлады Шытырдап материя ертылган тавыш классны сискәндереп җибәрде. Идәнгә зәңгәр төймә тәгәрәп төште, берничә кат сикерде дә, парта астына кереп китте. Дустыма ертылган чалбарыннан бигрәк тә төймә кызганыч булды.
Өенә ул чалбарын кулы белән күтәреп, шыншый-шыңшый, бер ялгызы кайтты Шул чакта кечкенә генә бер яхшы сүз дә аның сызланган йөрәген тынычландырган булыр иде. Ләкин янында беркем юк — һәр- кайсы үз эше белән мәшгуль иде.
Кич белән абыйлары эштән кайтты, хатыннарының сөйләгәннәрен тынлап тордылар да дүртенче класс баласын зурларны җәзалаган күк җәзаладылар. Дустым төне буе йоклый алмады — иптәшләренә, олы ларга аның бик каты хәтере калган иде. Ул карага буялып беткән ертык чалбарын мендәр астыннан алып карый һәм гомерендә беренче кат әшәке көнчелекнең корбаны булганын төшенмичә, кайнар күз яшьләрен түгә бирде.
Шуннан сугыш башланды. Әле унбиш яше генә тулса да, минем дустым башкалар кебек үк уникешәр сәгать эшләде. Ул елларда үзе ач булса да, әнисе улын тәрбияләргә тырышты, ул аңар я зуррак икмәк кыерчыгы биреп җибәрә, я ашның куерагын бүләргә тырыша, ә үзе син аша. мин тук инде, дигән була. Табигатьнең үзе шикелле үк юмарт булган аналар мәхәббәте иде ул
Соңыннан анасы үзенең кышкы пальтосын һәм итеген сатып билетлык акча юнәтте дә улын зур шәһәргә укырга җибәрде. Дустым аны белмәде дә, күрмәде дә. Дөнья минем өчен генә яратылган дип йөргән чагы иде. Аның яшендә, мөгаен, барысы да шулай уйлыйдыр .
Намусы газаплаган бер төндә әнкәсенә булган җылы хисләрен ак кәгазьгә генә булса да төшерергә утырганда, аның алдында булган гаебен соңга калып булса да танырга теләгән вакытта, анар барысын да сөйләп бирергә теләгәндә инде ул бик сонга калуын белми иде әле. Кеше гомере мәңгелек түгел шул. Ул, һәр вакыттагыча, бу юлы да сонга калды. Мәңгегә соңарды. Шул төннән элек кенә, зур шәһәрдән ерак урында аның әнисен җирләгәннәр иде. Әнисе үләрен улына белдермәскә кушты. Шуның белән тагын бер тапкыр, соңгы кат улын борчудан саклап калды...
...Мин инде дустым турындагы хикәямне тәмамлыйм. Мин бәхетле яшәдем. Хәтта бик бәхетле. Тормыштан уңдым мин-»■ менә дигән дустым булды. Мин аны түгел, ул мине тапкан иде. Бала чагында ул мине бик яратты, тик мин үзем генә анар бәя бирә белмәдем, шулай булырга тиештер дип уйладым. Бервакытта да яратуыбыз турында әйтешми идек без, аның кирәге дә юк иде Дустымның кулы башыма орынган чагында Һәм аның:
» «х у.» м а
Я МИЛЬ МОСТАФИН 4 ҮЗЕМНӘН ДӘ АРТЫК ЯРАТАМ
— I itfpiu, дускан. минзяоызмыг— дигән сүзен ишеткәндә кәефем килә, рәхәтлектән башым әйләнеп, күзләрем йомам. Мондый бәхетле минутларымда йөрәгемне ярып дустыма бирерлек булам. Ул мине аңлый һәм:
— Я. нигә дип хискә биреләсез? — дип сорый.— Берәр нәрсә әйтер иден...— ди.
Мин бәхетемнән буылып дәшми калам, дустымның чиксез кадерле Сулуын гына тоям.
— Дәшмәвен, бәлки, яхшыдыр,— дип әйтә ул,— сөйли белсәң алай ук яратмас идең.
Бу сүзгә хәтерем кала, әйтерсең лә мине типкәләп кыйныйлар, йөрәгем әрнеп, бөтен тәнеп куырылып килә. Дустым хәлемне аңлый, аркамнан сөя һәм гаепле кеше сыман:
— Ялгыш әйттем, ялгыш,— ди.— Кешеләр тормышка һәркайсы үз күзлегеннән карый. Үзләрен хаклы һәм һич гөнаһсыз дип исәплиләр. Бөтен явызлык шуннан киләдер, мөгаен.
Шундый сүзләреннән сон дустымны кызганып куям, аңар карата да көчлерәк ярату хисе тоям. Кешеләрнең йомшак яклары турында ул шундый борчылып сөйли, әйтерсең лә бу борчылудан ул кешеләрнең үзгәреп китүе мөмкин, һәркемнең тормышка үз күзлегеннән генә каравы күп бәлаләргә китермиме икән? Дустым да. үзе белә торып, ялгыш бара сыман тоела һәм ул миңа бик кызганыч булып китә.
Мин борыным белән аның куенына тыгылам, ырлыйм һәм аның хәлен аңлавымны белдерергә телим.
Бервакыт ул муенымнан кочып алды да күзләремә төбәп карады һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде:
— Дускаем! Син бит сөйләшә беләсең! Күзләрен сөйли синең, ханын. һәрбер күзәнәген сөйли! Кичер, дустым, мин бит моны белми идем.
Мин дустымны ялап алдым. Кешеләр моны үбү диләр. Рәхмәт әйт- | кәндәй. җилкәсенә башымны салдым. Ниһаять, ул мине аңлады! Ул ялгышмый иде — мин чынлап та сөйли беләм, иң тугры, ин ихлас тел — хисләрем теле белән сөйлим мин.
Мин инде үләм. Бәхетле булып үләм. Чөнки җир йөзендә дустым — минем ачышым, намусым кала. Мин аны үземнән дә артык яратам, барлык йомшак яклары белән яратам. Чөнки ул хисләр телен, башкалар- ҺЫҢ хәсрәтен, газапларын аңлый белә торган кеше.