Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЙДӘ КИТТЕК СӘФӘРГӘ...


окман Бадыйкшан язган хикәяләрнең III эмоциональ яңгырашын нәкъ менә шушы чакыру тәшкил итә дисәк, әллә ни хата булмас шикелле. Җыентыктагы һәр хикәя яшь укучыны сәяхәткә өнди, тирә-якны танып белергә димли. Әлбәттә, коры угет-нәсихәт белән түгел, персонажларны эштә, хәрәкәттә сурәтләү аша. Бер-бер артлы «агып» торган хәрәкәт, гыйбрәтле маҗара белән автор яшь укучыны үзенә каратырга һәм аңар йогынты ясарга омтыла.
Шул кадәресен дә истән чыгармаска кирәк, әсәрне маҗаралы итеп кору — балалар язучысы алдына куела торган формаль таләп кенә түгел, бәлки яшь укучыга йогынты ясау чарасы да. Чөнки, психологлар күрсәткәнчә, балаларның игътибары агым су кебек үзгәреп торучан. Менә шушы үзенчәлек язучылар алдына таләп куя: балаларга адресланган әсәрләрнең сурәтләү тукымасы хәрәкәткә, динамикага, маҗарага бай булсын.
Локман Бадыйкшан бу таләпне истән чыгармый: һәр адымда бала табигатен аңлап эш итәргә тырыша. Әмма уңышлы әсәр иҗат итү өчен, бала табигатен белү генә җитми, өстәвенә, әле баланы бала итеп сурәтли дә белергә кирәк. Бу яктан караганда, Локман Бадыйкшан хикәяләрендә эш ничегрәк тора соң?
Билгеле булганча, тормышта һәр кешенең үз-үзен ничек тотуы ике төрле хискә бәйле. Аларның берсен кешенең табигый теләк һәм омтылышлары дип йөртәләр. Икенчесе — тиеш булу, бурычлы булу хисе. Мәктәп яшендәге укучыларда әлеге ике хиснең беренчесе көчлерәк була, табигый теләк еш кына бурыч хисен күмеп китә. Балалар өлкән яшьтәге кешеләрдән шул яклары белән аерылалар да. Локман Бадыйкшан хикәяләрендәге маҗаралар нәкъ менә шушы җирлектә — мавыгу, һәвәслек аркасында, мәсьәләгә җитди итеп карый белмәү нәтиҗәсендә килеп чыгалар. Автор моны ышандырырлык һәм үтемле итеп сурәтли. Мисалга «Биктимер абыйның дуслары» дип исемләнгән хикәяне алыйк.
Балаларның яраткан укытучылары Биктимер абый гаҗәеп матур кораб моделе ясый һәм аны
III Л. Бадыйкшан. Атау егете. Казан. 1971 ел.
дружина сборында пионерларга бүләк итәргә була. Шуның өчен өенә Әхмәт исемле малайны чакыра һәм аңа болай ди:
«— Бүген бу модельне сезнең дружинага бүләк итеп бирәм. Сбор башланганчы мәктәпкә илтеп куярга кирәк...»
Әхмәт бу йомышны шатланып кабул итә: «Менә бит ул ничек! Димәк, бүләкне мәктәпкә Әхмәт үзе алып барачак.» (4 бит.) Шул ук вакытта Әхмәттә икенче төрле хис —- малайлык шуклыгы, табигый теләк баш калкыта. Мәктәпкә пионер сборына дип чыгып киткән малайны юл елга янына алып килә.
«Әхмәт арба тәртәсен җиргә куйды да як-ягына каранып алды. Бер кем дә күренми. Сбор башланырга да әле шактый вакыт бар. Өлгерер әле...
— Йөздереп карасам... Агач бит ул, аңа ни булсын?..»
Менә шушы йөздерел карау теләге Әхмәткә кушылган йомышны арткы планга этәрә: теләк бурычны, «тиеш булуины күмеп китә. Шуның нәтиҗәсендә малай шактый күңелсез хәлдә кала: Биктимер абыйлары ясаган корабны эштән чыгара яза» дружина сборын өзә.
Бу, шөбһәсез, балаларча эш итү галәмәте. Автор биредә бала табигатен дорос сурәтли.
Л
итеп сурәтләүне бетен яктан китереп, һәр очракта
да уңышлы хәл итеп җиткерә алмый әле. Алыйк
диалоглармы. Менә Әхмәт белей Хәсән сейләшә:
«— Әле үзем сезгә барырга тора идем, иик
озакладың?
— Нәрсә борының салынды? Әйттем ич инде,
тотабыз да артларыннан китәбез...
— Ничек инде китәбез, җәяүме?
— Аида күз күрер.
— Җәяү йәрисем килеп тормый әле ...
— Их, син, сәяхәтче! Әйдә, мин сиңа бер нәрсә
курсәтәм». (14 бит.)
Югарыда китерелгән еэек буенча сей-
ләшүчеләрие бер-берләреннән аерысга мемкинме?
Юк. Ченки сәйләмдә бала холкы чагылмый,
индивидуаль сыйфатлар сизелми. Бу —гади
информация. Аеторга балаларның — Әхмәт белән
Хәсәннең — сәфәргә җыенуын хәбәр итәргә кирәк
булган һем әлеге сейләм ярдәмендә ул моиы эшли
дә.
Хәлбуки, диалог — ул характер кезгссе. Анда
сейлошүчелернең индивидуаль тес- мерләре
чагылырга тиеш. Ниһаять, җыентыктагы хикәяләрдә
сурәтләү тукымасына ятышмый торган тагын бер
нәрсә бар. Ул шуннан гыйбарәт: автор еш кына
укучыны алдан хәзерләп-нитеп тормыйча, аңар бә-
тәнләй кетелмәгән яңалык китереп тоттыра. Әйтик,
менә «Биитимер абыйның дуслары» хикәясендә
Сәлейман бабайдан автор мондый сүзләр әйттерә:
«...Шулай да тапкансыз вакыт, явымлы кәйдә
әрәмәгә квдәр иеймә йездерергә килмесегез»... (Ю
бит.) Моннан чыгып фараз иткәндә, безнең яшь
персонажлар яңгыр астында кәйме йездереп йергән
булып чыга. Ләкин бу — укучы әчем кәтел- мвгәи
яңалык. Чәнки хикәяләү дәвамында явымлы кен
турында ләм-мим сүз булмады.
Шундый ук хәл белән «Җилкәннәр» исемле
хикәядә да очрашабыз. Әйтик, әллә найда, ерак
урман эчендә калган Әхмәт янына эте Актүш килеп
чыга. Мем- кннме бу очрашу? Әгәр Актүш эзтабар
булса, мемкин. Ләкин автор бу турыда укучыга үз
урынында хәбәр итмәде. Шулей булгач, әлеге
очрашу да бәтенлей ясалма Иилеп чыга. Әйтәсе дә
юк, мондый очраклыкларны сәнгать есоов күтәрә
алмый. Ченки алар сурәтләгән вакыйгаларның та-
бигый агышын бозалар, хәрәкәт логикасын !Мме
реләр. шәүлә тешерә торган кимчелекләр эрасында
иң җитдие тагын шул: автор кайбер хикәяләрендә
сюжет ситуацияләрен мәктәп яшендәге балаларга
хас конфликтларны тәгъбир итүгә нигезләми, бәлки
аларны теге я бу күренешне, хәлне барлап чыгуга
гына кора. «Ташкыялар атасында»—шундый
хикәяләрнең берсе. Биредә балаларның эшчәнлеге
тирә-якны танып белүгә юиәлтелгән күзәтүчелектән
узмый. Нәтиҗәдә автор геройларның эчке
дәньясына үтеп керә алмый, хикәя укучыда тышкы
кызыксыну гына уята.
Локман Бадыйкшаиның иҗат биографиясе
күптәннән, атап әйткәндә, 30 еллар азагыннан
башлана. Артта калган еллар саны кебек үк, автор
язган хикәяләр саны да аз түгеп. Аларның
кайсылары альманахта басылган, кайберләре елкә
газеталарында, байтагы район газетасы битләрем-
дә. «Атау кызы» Локман Бадыйкшанмың 1959 елда
басылып чыккан беренче месте- кыйль җыентыгы
иде. Җыентыкны, бигрәк тә анда урнаштырылган
легендаларны, укучылар нигездә яратып
каршыладылар. ■Татарстан яшьләре» газетасының
1960 елгы беренче ноябрь санында басылган ре-
цензиясендә Әнәс Камал болай дип язды: «...автор
легендаларны бик бирелеп, бик рухланып яза. Сүз
агышы җылы диңгез җиледәй йерәиләрге үтел керә
һәм җыр булып яңгырый— Легендаларда халыкның
халык уллары, халык кызларының батырлыкларына
дан җырлана».
■Атау егете» — авторның икенче җыентыгы.
Биредә язучының яшь укучы күңеленә салган
сукмагы тагы дә киңәя тешмен. Дәрес, әле хәзер дә
Локман Бадыйкшаи хикәяләре әдәбиятыбыз
мәйданымда үзяе- ренә «тәхеттән» урын дәгъва
итәрлек түгел. Ләкин моңар карап Локман Бадыйк-
шан хикәяләрен бетенләй юкка чыгарырга да
ярамый. Ченки деиьядә бер генә әдәбият та тоташ
гениаль әсәрләрдән гене тормый.
Шушы караштан чыгып фикер йерткәм- дә.
Локман Бадыйкшаи хикәяләренең дә әдәби
процесста үз урыны бар Алар яшь укучыларны эшкә,
день яны таныл-белерге рухландыралар. Аларда
меңлеген эзтабарларга тебәлгән чакыру яңгырый —
әйдә киттек сефергә?
Шәрәф Әвмәдулллм.