Логотип Казан Утлары
Очерк

ТОРМЫШКА АШКАН ХЫЯЛ


езнең танышып китү уйламаганда булды Яна технология процессларына өйрәнергә, бер үк вакытта ремонт эшләренә дә катнашырга дип, мине изопрен-каучук җитештерү цехына практикага җибәрделәр.
Күкләргә ашардай булып, парларын бөркеп торган мәһабәт ак колонналар янында үзеңне бер мәлгә диңгез корабле палубасында, я бул- маса ерак космик очышларга әзерләнгән старт мәйданында итеп хис итәсең. Аларны йөгәнли, зур эшләргә җигә алган кешеләргә карата үзеннәи-үзе соклану туа, шулар кебек булырга омтылыш арта, йөрәкләргә дәрт, беләкләргә көч өстәлгәнен тоясың.
Шундый кичерешләр белән аппаратларны күздән үткәргәннән соң. приборларның ничек күрсәткәнен карарга дип, операторный™ кердем. Беренче реактордагы басымны күрсәтү приборы янына шактый кеше җыелган. Нигәдер басым артканнан-арта бара. Сәбәбен белүче юк. Әгәр ул чикләнгән нормадан узып китә икән, шартлау куркынычы туа. Вакыт бик аз калган. Нәрсәдер эшләргә, аны булдырмас өчен бердән-бер дөрес юл сайларга кирәк.
Уртача буйлы, зәңгәр күзле, коңгырт бөдрә чәчле егет регенератордан реакторга катализатор килүне азайтырга кирәклеген әйтте, һәм үзе ук аны эшләр өчен аппаратлар янына йөгерде.
Тиздән басым азайды. Приборлар технологик режим саннарын күрсәтә башладылар. Хәлне ишетеп, ашыгып килеп жнткән цех начальнигы Лев Давыдович Котлер, тынычланып, эчке бер горурлану белән
— Сменада Шамил эшләгәндә дүрт күзем бар кебек дигән идем бит мин сезгә,— дип куйды.
Шунда «Нефтехимик» газетасында укыганым искә төште. Анда ♦СССР Верховный Советы Президиумының 1971 ел 20 апрельдәге Указы белән, сигезенче бишьеллык заданнеләрен уңышлы үтәгәне өчен комбинатның 4 иче цех өлкән аппаратчысы Имаметдннов Шамил Имаметдин улы Ленин ордены белән бүләкләнә»,— дип язылган иде.
Б
Әллә шул, әллә Шамилнең ачык йөзе, сабыр карашы, тыйнаклыгы тәэсир итте, үзем дә сизмәстән, аңа тартыла, күбрәк аның янында булырга тырыша башладым...
Татарстанның гүзәт почмакларыннан берсе — Мамадышта туып-үскән Шамил. Бөек Ватан сугышы еллары бала чакларының тәүге хатирәсе булып әле дә хәтерендә саклана аның.
Үзәкләрне өзеп авыл өстендә җыр агыла:
Кояш чыга әйләнеп лә.
Алмагачка бәйләнеп шул. Җннү белән, әй туганнар. Без кайтырбыз әйләнеп.
Җыр зәңгәр тәрәзәләрнең челтәр пәрдәләрен кагып, тыныч өйләргә керә, якты урамнарга сибелә, кояшлы киң тугайларга тарала. Илнең типсә тимер өзәрдәй арыслан ир-егетләре сугышка китәләр. Алар- ны озата чыккан авылның аксакаллары соңгы киңәшләрен әйтәләр, газиз аналар җиңү көннәре телиләр. Бераз арырак яшь киленнәр монсу гына басып калганнар. Ә сылу кызлар сөйгән ярларына истәлек ядкарьләрен— төннәр утырып, күз нурларын түгеп, чиккән бизәкле кулъяу-лыклар бүләк итәләр.
Әнисенең күлмәк итәгенә чытырдап ябышкан кечкенә Шамил абыйларыннан күзләрен ала алмый. Әнә алар утырып барган кыңгыраулы атлар авыл башындагы калкулык артына кереп күздән дә югалдылар инде. Бары җиз кыңгырау моңнары гына бик озак чыңладылар...
.. Якшәмбе көн, Казан радиосыннан ял концерты бара.
Ж,из кыкгырау моңнарында Үткәннең тавышлары Очрашулар, кавышулар. Аерылу сагышлары.
Иркен, тыныч өйдә улы Айратны рәсем ясарга өйрәтеп утырган җиреннән Шамил кинәт туктап калды. Кайда ишеткән иде соң әле ул күңелгә шундый якын, таныш бу моңнарны. Эфир дулкыннары аны бала чак хатирәләренә, үткән елларга алып киттеләр...
...Җиңү көнен якынайтү өчен якташларының тылдагы хезмәт фронтында көне-төне барган көрәше. Хезмәтнең олылыгын, икмәкнең кадерен кечкенәдән күреп, татып үсте Шамич. Менә илне шатлыкка төреп, якты нурларга күмеп зарыгып көткән Җиңү көне килде. Күрешүләр, шатлыклы һәм кайгылы күз яшьләре. Нәни Шамил абыйлары чыгып киткән юлларга, басу капкасы баганасына басып, бик күп мәртәбәләр каеры- лып-каерылып, күз керфекләре талганчы караса да, алар күренмәделәр. Таныш җиз кыңгырау моңнары ишетелмәде...
Әллә семьяда төпчек бала булганга, әллә спортны кечкенәдән бик тә яратканга, яшьтән үк төп кебек нык, таза булып үсте ул. Райондагы спорт ярышларының аның катнашыннан башка үткәне сирәк булгандыр.
Мамадыш җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң — техник училище. Аннан сон хезмәттәге тәүге адымнар. Мамадыш промбазасынын тимерче егете Шамилнең осталыгы турындагы хәбәр якташлары арасында тиз таралды. Ләкин егет үзе генә калган чакларда кулындагы тимергә карап озак-озак уйлана торган иде. Нигә ул тутыга? Нәрсәдән кислоталарга тиз бирешә? Бәлки, аларга бирешми торган яна материал эшләп караргадыр? Моны бары тик химия генә булдыра ала. Ләкин ничек? Гади бер тимерчелек алачыгында бу хыялны тормышка ашыру мөмкин түгел. Дөньяны яңа танып белә башлаган авыл егете өчен болар катлаулы сораулар иде әле.
Менә Шамил —Хәрби Диңгез Флоты хезмәтендә. Еракларга җәелгән диңгез офыкларына карап дулкыннар тавышын тыңлаганда тальян 138
гармунда уйнап авыл урамнарыннан узган чаклары, күкрәк киереп печән чапкан болыннары сагындыра, туган якнын сызылып аткан алсу таннары өздереп искә төшә иде.
Ә корабль механизмнары җай гына әйләнәләр. Ягулыкның төрле булуына карап, аларнын йөреше, корабльнең тизлеге дә төрлечә Аны сынап карау эшләрендә кече сер.кант Шамил Имаметдннов та катнаша * Химиянең чыннан да тылсымлы көчкә ия икәнлегенә көннән-көн ыша- 5 нычы ныгый, аңа мәхәббәте арта. з
Менә флот хезмәтенең соңгы елы. Шул елларда партиябез, халык * хужалыгының башка тармаклары белән бергә, химия промышленностен < үстерүнең дә яна үрләрен билгеләде. |
Шуны раслагандай республикабызның башкаласы Казанда химая < гиганты — органик синтез заводы төзелеп ятуы бөтен илне шаулатып. < Шамилгә дә барып иреште. Бу хәбәр аның яшьлек хыялларын кабат g уятты. |
Хәрби хезмәт һәм политик хәзерлек отличнигы Шамилнең кая кайту х мәсьәләсендә командирларына жавабы әзер иде инде. Бары туган ягына 5
Абыйлары, апалары кайсы экономист, кайсы укытучы, кайсы Совет ф Армиясе офицеры булдылар. Ә ул химияне сайлады
Казан. Органик синтез заводы. Ул аның беренче нигез ташларын са- “ луга катнашты. Беренче продукциясе аның кулыннан да үтте, йөзләрчә о. аппаратларның язмышы ана ышанып тапшырылды. Алар катлаулы. - Алар өчен һәрбер очракта нык ихтыяр көче, салкын канлылык, сәламәт < акыл сорала. Шундый техниканың, зур көчнең чын хуҗасы булыр өчен « Шамилгә тимерче ныклыгы һәм оста спортчы өлгерлеге генә җитмәгән- ь леге, белем кирәклеге адым саен сиздерә килде.
һәм менә ул химия-технология техникумының кичке бүлеге студенты, u Китаплар, исәп-хисап, сызымнар белән төннәр буе утыруның нәтиҗәсе ” үзен озак көттермәде. Тиздән ул өлкән аппаратчылыкка имтихан бирле. Үзе эшләп чыгара торган продуциянең сыйфаты да яхшырганнан-яхшы- ра барды.
Завод коммунистлары Шамилне үз сафларына кабул иттеләр. Ә ул күрсәтелгән олы ышанычка тырыш хезмәте белән җавап бирде. Хөкүмәтебез аның җиденче бишьеллыкта ирешкән уңышларын Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән билгеләп үтте.
Ьер көнне аны завод парткомына чакырып алдылар Хөкүмәтебез республикабызга зур ышаныч күрсәткән — чорыбыз химиясенең иң олы гигантларыннан берсен Татарстан җирендә, Түбән Камада төзергә карар ителгән. Бөтенсоюз удар төзелешенә — хезмәтнең алгы сызыгына тәҗрибәле, тирән белемле коммунист-бслгечләр кирәк икән
Менә 1968 елдан бирле ул Түбән Кама нефтехимия комбинатын төзүдә. Комбинатның беренче продукциясе — сыйфаты ягыннан натураль каучукка тиң синтетик изопрен каучук алуга да аның турыдай туры катнашы бар.
Шамил үзе дә, тормыш иптәше Флера да коммунистик хезмәт ударниклары. Татарстанның 50 һәм В И. Ленинның 100 еллык юбилейлары хөрмәтенә алган социалистик йөкләмәләрен унышлы үтәүләре өчен икесе Дә «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә» медале белән бүләкләнде Флера комбинат лабораториясендә химик анализлар ясый Ә Шамил эшли торган цехтан каучук алу производствосы башлана. Продукциянең нинди сыйфат белән алынуы аның осталыгына да нык бәйле
Ә кичен — техникум. Быел бишенче курс. Флераның да аннан калышасы килмәгән. Икесе дә бер курста укыйлар. Бер-беренә ярдәмләшеп яшәү, игътибарлы булу аларны тагын да якынайткан, кыенлыкларны Жиңәргә ярдәм иткән. Улларының матур булып үсеп килүе семья түрендәге ямьгә нур өстәгән.
Чыннан да тынгысыз кеше ул Шамил. Цехны эшләтә башлауларына күп вакыт үтмәгән әле, ә аның рационализаторлык тәкъдимнәре белән шактый экономия ясалган инде. Өстәвенә, комбинатның партком члены буларак, ул зур җәмәгать эшләре алып барырга да вакыт таба.
Күптән түгел генә цех коллективы матур башлангыч белән чыкты. Коллектив, комбинатның эшли башлаячак яңа цехларына үз кадрларын җибәреп, практик ярдәм күрсәтергә карар кабул итте. Бу эштә дә беренче адымны Шамил ясады. Ул узган ел эшли башлаган каучук производствосы цехына килде. Аңа монда цех сменасын җитәкләү эше тапшырылды.
Яңа производство куәтләрен үз вакытында үзләштерү өчен цех коллективы шулай ук шактый эшләр башкарды инде. Инструкцияләр алдан ук әзерләнеп куелды. Техник минимумнар да тапшырылды, һәр эшче илебезнең Ярославль, Тольятти, Ангарск һ. б шәһәрләрендәге химия предприятиеләренә җибәрелеп алдынгы тәҗрибә алды, хезмәт алымнарын камилләштерде. Технологик процессларда кайбер төгәлсез-лекләр. хисаплаулар белән расланып бетмәгән җитешсезлекләр бар иде. Аларны төгәл хәлгә китерүдә Шамилгә дә цехның технологы Ю. Ризванов белән шактый тир түгәргә туры килде. Ләкин продукция алыну аппаратындагы җылылыкның аз булуы сәбәпләре һаман билгесез кала килде. Фәннең соңгы казанышындагы яңалыкларны кулланып, исәп-хи- саплаулар, сынап карау эшләре үткәргәч, ныклы бер карарга килделәр: җылылыкның аз булуы пар трубаларының кирәгеннән артык озын булуында икән. Эшләрнең нәтиҗәсе белән уртаклашырга дип комбинатның баш инженеры П. А. Вернов янында да булдылар. Ул аларнын эшенә уңай бәя бирде, киләчәктә дә яңа инженерлык тәкъдимнәре көтеп калачагын әйтте. Олы белгечнең якты сүзләре Шамилгә дә үз көченә ышаныч өстәде.
Күптән түгел СССР Министрлар Советы Председателе А. Н. Косыгин нефтехимкомбииат эшчеләре һәм җитәкчеләре янында булып китте. Коллективның эшләре, бүгенгесе һәм киләчәге белән якыннан кызыксынды Хөкүмәтебезнең комбинат язмышы хакында аталарча кайгыртуы, бер яктан, коллективка зур бурычлар йөкләсә, икенчедән, партия куйган планнарны уңышлы үтәүдә олы ышаныч күрсәтү билгесе иде.
Комбинат коллективы ул ышанычка фидакарь хезмәте белән жавап бирде: еллык план срогыннан ай ярымга алда үтәлде. Туган илебезгә планнан тыш меңнәрчә тонна Татарстан каучугы озатылды. Ә Нефтехимия һәм нефть эшкәртү промышленносте министрлыгы, предприятиеләр арасындагы еллык социалистик ярышка йомгак ясагач, Түбән Кама нефтехимия комбинатының икенче урынга чыкканлыгын, аның бүләкләнүен билгеләп үтте.
Уфа шәһәрендә Союз күләмендә үткәрелгән нефтехимикларнын иҗади киңәшмәсенә җибәрелгән делегация составында Шамил Имамет- динов та бар иде. Илебезнең башка алдынгы химиклары белән тәҗрибә уртаклашу, яңа фән казанышлары белән танышу Шамилгә үз һөнәренең серләрен тагын да аңлый төшәргә ярдәм итте. Бигрәк тә нефтехимия промышленносте министры В. Федоровның делегатларга сөйләгән сүзләре аеруча хәтерендә калды. Ул илебез химиясенең бүгенгесе һәм киләчәге, аның халык хуҗалыгы өчен тагын да зур әһәмияткә ия булачагы хакында сөйләде. Шулай ук Түбән Кама нефтехимкомбинатынын киләчәгенә дә киң тукталды.
Ә аның бүгенгесе матур булса, киләчәге тагын да гүзәлрәк. Партиябезнең XXIV съезды карарларында: «Түбән Кама нефтехимия предприятиеләре төзелешен тизләтергә»,— дип аерым әйтеп үтелгән. Шуннан чыгып тугызынчы бишьеллыкта гына да һәр ел саен икешәр завод сафка кереп барачак. Димәк, бик күп яңа продукцияләр дә артачак. Ә ун ел
эчендә комбинат үзенен масштаблары буенча ЕвроПа^а .«па деиья күләмендә ин зур химия гигантларының берсенә әвереләчәк. Sy — Шамил кебек үк гади совет кешеләренең хезмәт нәтнжәсе, милләтләр дуслыгының тантанасы, ленинчыл политикабызның дөреслек көче дә булып тора.
Түбән Кама шәһәре белән янәшәдә генә үсеп килгән икенче бер индустрия гиганты — Кама автомобиль заводының шиннары да алар чыгарган каучуктан эшләнәчәген ишетү Шамилнең үз коллективы белән горурлану хисләрен тагын да арттырды. Кама буендагы киләчәк буыннарга олы бер тарих булып калачак шанлы хезмәт мәйданнарында үз эше- нен дә нәтиҗәсен күрү үзе бер зур шатлык бит ул. Ул киңәшмәдән яңа дәрт, яна рух белән, киләчәк зур эшләргә канатланып кайтты.
Ә тиздән шәһәр күләмендә җиңел атлетика буенча спорт ярышлары икән. Лиа да әзерләнәсе бар. Комбинатның спорт данын яклауда һәр вакыттагыча Шамил тыныч кала алмый. Күп ярышларда җиңеп тә чыга. Бәлкч, бусында да иптәшләренең ышанычын аклар...
...Менә көн дә кичкә авышты. Смена эш тәмамлады. Шамил дә, цех- нынбер төркем эшчеләре белән, кайтыр юлга чыкты.
Кама-Чулман ягыннан кешеләрне матур эшләргә дәртләндереп талгын җилләр исеп узды.
Ә аяз күктә балкыган меңләгән йолдызлар, комбинатның бир ераклардан балкып күренгән якты утларына кушылып, тагын да нурландылар. Җирдәге күркәм эшләргә, хезмәт йолдызларына сокланып алар да яктырак яндылар.