Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИМЕРЧЕ СУГЫШТА


Ф Кәрим поэзиясендә солдат образы
1
роит каһарманнарының җанлы образларын сурәтләү — Ватан сугышы чоры татар поэзиясенең зур казанышларыннан берсе. М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ш. Медәррис, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи. С. Баттал, Г. Хуҗиеә, С. Хәким, Ә Ерикәй, М. Садри кебек шагыйрьләребезнең сугыш чоры иҗатында, лирик герой белән рәттән, психологик тирәнлек белән сурәтләнгән совет солдаты образы үзәктә тора дип икеләнмичә әйтергә мөмкин.
Туган илебезнең азатлыгы өчен сугышып йөргән солдатның фронттагы батырлыкларын конкрет эпизодларда ачу белән бергә, шагыйрьләр аны берьяклы итеп, бары тик сугышчы итеп кенә күрсәтүдән сакландылар. Алай гына да түгел, алар смет сугышчысы йөзендә бөтен җаны-төне белән тормышка, туган җиргә, кояш чыгуым* тын күлләрдә йөзгән аккошларга гашыйк нечкә күңелле, әмма шул ук әакыттә, кирәк чагында ир йөрәкле һәм сабыр табигатьле дә була белүче олы җанлы кешенән реаль, табигый образын сурәтләделәр. Аның фикерләү һәм кичерү дөньясын конкрет детальләрдә һәм моңарчы татар поэзиясендә кеше образын сурәтләүдә күрелмәгән тематик колачы белән ачуга ирешелде. Бөек Ватан сугышы чорында татар соеет поэзиясе ирешкән иң зур казанышларның, новаторлыкның төп моментларыннан берсе нәкъ шушы реалистик сурәтләү көченең үсүе дә инде.
Сугыш совет кешеләренең мораль һәм рухи көченә, кешелеклелек сыйфатларына хәлиткеч сынау булды. Совет кешеләре каушап калмадылар, үлемнең күзен» карап, батырларча көрәш алып бардылар. Барлык совет халыклары поэзиясендәге кебек, татар поэзиясендә дә солдат шушы сыйфатлары белән гәүдәләнде. Фат»* Кәрим, мәсәлән, әле 1942 елның яз айларында ук «Дусларга» шигырендә: «Сугыш — сугыш инде, рәхимсезлек ия булып йөри күңелгә»,— дип язды. Әмма бу рәхимсезлек совет солдатының тупаслануы, кыргыйлануы дигән сүз түгел иде. Киресенчә, бу хис солдатның, көн саен, сәгать саен үлем белән күзгә-күз очрашып торуына кар*- мастан, каушамавын, ил каршындагы бурычын үтәүдә нык торуын күрсәтү бел»» бәйле иде. Икенчедән, бу рәхимсезлек фашистларга карата булган иң гадел, «я кешелекле, иң тирән нәфрәттән туган иде Ерткычларга карата йомшак күңелле бул/ үлем белән бер иде. Поэзиядә баштарак публицистик формада белдерелгән нәфр” тойгысы алга таба солдат йөрәгендәге кичереш буларак сурәтләнә башлый.
Шәрәф Мөдәрриснең 1942 елгы «Парчалар» циклыннан бер шигырьле салыйк
Ф
Күп булса да йерәк ялкыннарым.
Чит-ят җиргә чәчәр цылым юк. Үтсәм дә мин кургаш яңгырларын. Сыкранырга туган җырым юк! ■
Биредә лирик геройның шагыйрь икәнлеге күренеп тора. Ләкин лирик герой шагыйрь генә түгел, солдат та. Ул да, башкалар белән бергә, кургаш яңгырлары ♦ астында иори. көрәш дәрте белән ярсый. «Сыкранырга туган җырым юк» — бу инде < шагыйрьнең эстетик кредосы. Шагыйрь-солдат керешнең бетен авырлыкларын иңенә д ала. Җырның да вазифасы сыкрану түгел, ә кәрәш. Дошманга нәфрәт белән тулы 3 күңе* бу кәрәш ярсуын көчәйтә. Мәхәббәт һәм нәфрәт җыры шулай бергә үрелә >
Күп гаять тә мерәк түрләремдә
Дус-ишемә рәхим-шәфкатем,— Ялкын булып ярсый күкрәгемдә Дошманнарга каршы нәфрәтем.
Бу юллар «күңеленә рәхимсезлек ия булып йергән» солдатның нәкъ менә «гаять тә күл рәхим-шәфкатьле» кеше икәнлеген ача да. Татар шагыйрьләренең бу елларда язылган нинди генә шигырен алма —совет кешесенең шушы олы сугышчан гуманизм хисенә ия булуын гәүдәләндерү белән очрашабыз. Бу чор поэзиясенең тел герое — солдатның кешелек сыйфатларын ачуда беренче урынны нәкъ менә аның беек кеше- леклелеген күрсәтү алып тора. Әмма солдат рәхимлелек һәм нәфрәт хисләрен йөртүче генә түгел. Поэзия солдатның рухи деньясын ачу юлыннан бара. Солдатны без дошманга каршы һөҗүмгә ташланганда да, авыр сугыштан соң землянкада ял иткәндә дә, туган җирен, анда калган сәекле кешеләрен сагынып җырла!аида да. моңайганда һәм шатланганда да күрәбез.
Солдат образы Фатих Кәрим поэзиясендә аеруча тулы ачылды.
«Хәзер фронтларда авыр һәм хәлиткеч сугышлар бара. Кызыл Армия искиткеч батырлыклар күрсәтә, зур уңышларга ирешә бара. Ничек кенә булса да вакыт табып шуны иҗат итәргә тиеш мин»,— дип яза Фатих Кәрим сугыш чорындагы бер хатында < Ничек, нинди чаралар белән сугыш баһадирларының образларын ача соң шагыйрь?
Менә «Иптәш» шигыре. Әсәр соң чиккәчә җыйнак, кыска гына бер хикәяләүгә Охшый Хикәяләү шигырьгә гадилек һәм ышандыру кече бире:
Канлы башын салып пулеметка
Үлде илтеш—
Үләр алдыннан,
Ялкынлы күз карашлары белән. Чакырып алды мине янына.
Бу юллардан күренгәнчә, шагыйрь булган хәлне бизәми-иитми генә сейли Шигырь юлы белен җәмле арасындагы симметрия шул максаттан чыгыл «бозыла» (җемлонең бер елеше, шигырь юлы ахырында була торган гадәттәге тынышны бетерел, икенче юлга күчә). Рифманың да үтә тегел булуы, үт* күзгә күренеп «ялтыравын кирәк түгел (үләр алдыннан — мине янына) Аннары «иптәш» дип алуга да игътибар итмичә мемкин түгел Иптәш — күлләрдән береү, гади солдатларның берсе. Ләкин ул меңнәр шикелле үк батыр сугышчы, меңнәр шикелле ук (һәм бигрәк тә Шагыйрьнең үзе шикелле үк) үлемнең күзенә туры карый белә торган кеше. Шуңа күрә шагыйрь зур кайгыны ирләрчә сабыр тонда белдергән хикәяләү интонациясен сайлый да. Биредә лирик геройның үзенең дә ирләрчә нык, олы йерекле булуы ачылып китә.
Аның кулларында минем куя. Кулларымны сыйпап ейтте ул.
Бу —икенче строфа. Ул бик урынлы рәвештә ике юллыга әйләндерелгән. Нык ихтыярлы кешеләр хушлашканда артык сүзгә урын юк.
1 Ш Мөдәррис Җыр үткән юл Казан 1947 ел. 23—24 битләр.
’ Шагыйрьнең семья архивыннан — 3- М.
П «X Ул М Э
3 О Е Т МӘҖЫТОВ
I6J
Шигырьнең соңгы строфасы — якын иптәшнең үләр алдыннан әйткән сүзләре: I Башың түбән имә, әгәр минем Тыныч үлүемне теләсәң: Илле фашист
исән йөрер иде әле. Мин бирегә килеп үлмәсәм.
Бу сүзләрдә бөтенесе дә гади, ирләрчә тыйнак. Сурәтләр бөтенләй «бизәксез». ««Бизәксезлек» биредә үзе сурәтләү чарасы хезмәтен үти, илле фашистны кырыл сугыш кырында калган нык ихтыярлы, үлгәндә дә әрнү-сызлануны җиңеп үлгән совет кешесе образы йөрәккә уелып, онытылмас образ булып кала.
Ф Кәримнең батыр сугышчы образын сурәтләвендә күренгән беренче үзенчәлек әнә шул. Әмма Ф. Кәрим сугышчы батырлыгын сурәтләүдә күп төрле алымнарга мөрәҗәгать итә һәм һәр вакыт тиешле тонны, тиешле сурәтләрне таба белә. «Шөкү- ров турында җыр» шигырендә, әсәрнең исеменнән үк аңлашылганча, Ф. Кәрим батыр сугышчыга дан җырлый. Интонация дә, ритмика да шуңа бәйле рәвештә сайлана. Менә беренче строфа:
Корыч канатлы яшь лачын
Сыкратты фрицларны:
Каныкты безнең лачынга Кипкән йөзле, бүре күзле Дошман зенитчылары.
Бу инде бүтән стиль, бүтән ритм. Батыр егет образы «корыч канатлы яшь лачын» итеп алынса, дошман зенитчылары — кипкән йөзле, бүре күзле». Бер карауга биредә сәрәтләүләрдә схематиклык бар шикелле. Ләкин әсәрне укый барган саен, анда җыр стиленең өстенлек итүен, җырга хас булганча, шигырьдә буяуларның ачык төслвре генә салынуын күрәбез:
Меңләгән тупларның берсе
Тигәч самолетына,
Туган илне, киң Иделне Искә алды егет, ләкин Борылмады артына.
Җыр да сюжетлы хикәяләү төсен алды. Бер яктан, күтәренке, романтик яңгыраш, икенче яктан, сюжет-хикәяләү үстерелә. Шунлыктан җыр предметсыз-обраэсыз тантаналы мактауга әйләнеп китми, киресенчә, гади, табигый хикәяләүгә күтәренкелек өстәлә. Табигыйлек тә бар, күтәренке пафос та. Шакуровның батырлыгы җырга лаек. Ул, капитан Гастелло шикелле, «янган самолеты белән «атылган йолдыз сыман, бик биектән, зәңгәр күктән» дошман зениткасына ташлана. Җырның соңгы куплетында Ф. Кәрим уңышлы гомумиләштерү ясый:
Шулай үлде ватан улы
Сугыш барган кырларда;
Сагынган саен, без аны Бик биеккә, зәңгәр күккә Күтәрербез җырларда.
Биредә гипербола ярдәмендә хикәяләүгә күтәренке пафос салына.
Җырның төзелешенә һәм ритмикасына килсәк, монда ике момент игътибарга лаек: беренчедән, эре сызыклар белән генә сюжет-вакыйга үсеше бирелә. Икенчедән, һәр куплет, җыр яңгырашы алып, бишәр юллы итеп төзелә: һәр строфаның 3 яки 4 юлы эчке рифма белән яисә янәшә рифмалар белән каймаланып, көчәйтеп барыла. Беренче строфада — «кипкән йөзле, бүре күзле», икенчесендә — «туган ипне, киң Иделне», өченчесендә — «бик биектән, зәңгәр күктән», дүртенчесендә —«бу чокыр калганнарына, немец-фин еланнарына», бишенче строфада «бик биеккә, зәңгәр күккә» дип алына.
Ниһаять, тагын бер кызыклы моментны әйтик: батыр очучы Шөкүров — яшь лачын итеп, ә дошманнар немец-фин еланнары итеп бирелә. Лачын янып торган
мо лет hi белей, йолдыз сыман, күктән шул еланнарга ташлана һәм җиңеп үлә. , Горькийның «Лачын турындагы җыр» әсәрен искә төшермичә мөмкин түгел бу ракта Шагыйрь шигырьдә Горькийның онытылмас образларын уңышлы файдала- , М. Горькийның революцион романтизмы шагыйрьгә сугышта күрсәткән бөек пырлык романтикасын бирүдә ярдәм итә.
Ф Кәримнең башка әсәрләрендә дә сугышчы образы гаҗәп уңышлы ачыла ф длер», «Связной» шигырьләрендә, мәсәлән, иң авыр һәм иң мактаулы хәрби про- < ессия кешеләренең типик образлары бирелә.
2 §
Фатих Кәрим шигырьләрендә сурәтләнгән солдат фронт тормышының төрле а КЫйгаларына катнаша; без аны яңа гына тылдан кайтып кабат окоп тормышына £ (шылып киткән хәлдә дә, землянкада ял иткәндә дә, разведкада да. мина кырында ~ л ярганда да күрәбез. Ләкин нинди генә очракта да Ф. Кәрим солдатның ру» • ~ зньясын тулы ачуны беренче планга куя. Солдатның сагышларын, моңнарын, кайгы- >рын да. үч һәм нәфрәтен дә, мәхәббәт һәм хөрмәтен дә. һәм, иң мөһиме, авыр фда көр һәм җор күңелле була белүен дә күрәбез без анда.
«Окоп» (1942 ел) шигыренә күз салыйк. Көзнең кук томанлы таңында солдат (бат фронтка кайткан.
Мылтык яңа, дуслар да яңа. Окоп иске, таныш мин аңа.
Әйе. Солдат инде күпне күргән Окоп шартлары аның ечен яңа нәрсә түгел, 'иегелгяи. Әле күптән түгел генә («Дусларга». 1942 елның кышы), беренче талкыр ронгка килгәндә, шагыйрь окопны:
Төтәп торган кырның окоплары Серле генә каршы алдылар,—
«I, «серле» эпитеты белән сурәтләгән иде. Хәзер исә окоп гал-гади. иске, күнегел- И урын булып калган. Алай гына да түгел, лирик герой аңа, иске танышын очраткан- •й, ярым юмористик елмаю белән карый:
Сержант та дус булып өлгерде, Консерв һәм граната бирде: «Консервысын үзең ашарсың. Бусын... немецларга ташларсың».
Шул ревешчә, окоп тормышының солдат өчен искиткеч бер шарт түгел, ә керәш •ртлчрында көндәлек яшәү урыны булып әверелүе күрсәтелә. Ләкин бу хәл солдат фвгандә дошманга булган ачу давылының сүрелүе дә, солдатның инде тормыштагы ire нәрсәләргә мөнәсәбәте тупаслана төшү дә түгел. Киресенчә, сугыш сузылган •и, фашистларның ерткычлыклары ишәйгән саен, шагыйрь-солдатның дошманга фата ачуы арта, совет кешесе өчен изге нәрсәләргә олы һәм нечкә мәхәббәте раиоя генә бара. Ф. Кәрим шигырьләрендә мәхәббәт һәм нәфрәт аерылгысыз 'лып әвереләләр. Ф. Кәримнең сугыш елларында чыккан беренче җыентыгы Аехәббәт һәм нәфрәт» (1943 ел) дип аталу очраклы түгел. Җыентык туган илгә. ТДерла кешеләргә, тормышка мәхәббәт, дошманга ачы нәфрәт хисләре белән тулы мгьфьлөрне эченә алган.
«Совет солдаты» (1943) һәм «Сапер» (1943) кебек шигырьләрендә Ф. Кәримнең •лдат образын сурәтләүдәге тагын бер үзенчәлеге — монументальлеккә омтылу •ык күренә. Образның монументальлеге детальләрнең искиткеч конкретлыгы һәм Лигыйлоге белән бирелә. «Совет солдаты» шигырендә бәз иң эләк сугышчының ту- •мдвге портретын күрәбез:
Канатларын кагып сызгыра җил.
Тузып-тузып оча күк болыт;
ЗӘЕТ м ә щ и т о в
Тамчыларын коя көзге яңгыр, Җыела су юлга кул булып.
Башны саклый торган каскалардан Җилкәләргә салкын су ага;
Манчып алган кебек шинельләрнең
Салмак итәкләрен жил кага.
Гранаталар билдә, капчык иңдә. Анда патрон, анда запаллар;
Иңбашларын кисә капчык баоы,
Тирле аркалардан калка пар.
Бу сурәтләүдә детальләр капшап карыйсы килерлек дәрәҗәдә конкрет. Конкрет лаштыруда төп рольне эпитетлар үтәве дә бәхәссез: «күк болыт», «көзге яңгыр, «башны саклый торган каскалар», «җилкәләргә агучы салкын су», «манчып алг« кебек шинельләр», «шинельләрнең салмак итәкләре», «тирле аркалардан калх! пар».
Бу — шигырьнең беренче өлеше. Монда шагыйрь аңлы рәвештә конкретлык бир, торган буяуларны актив куллана. Солдатның табигый-конкрет образы тудырыла, Бола> эшләү шигырьнең икенче яртысында әйтеләчәк фикерләрнең көчен арттыру, сурвг ләүгә монументаль яңгыраш бирү өчен кирәк:
Ә тамырлар бүрткән: кан куп бездә.
Көч куп бездә — әйди ашкыну,-
Совет солдатының йөрәгендә
Шаулап бара һөҗүм ташкыны.
Бу строфаның беренче ике юлы белән соңгы ике юлы арасында бер «ярашмау» бар. Беренче ике юлда лирик герой «без» исеменнән сөйли. Соңгы ике юлда солдм берлектә алына. «Минине дә, «безине дә бер үзенә туплаган, эреләндерелгән соя- дат — совет солдаты образы төсмерләнә. Аның «каны күп, көче күп, әйди ашкыну* Аның йөрәгендә «шаулап бара һөҗүм ташкыны». Гиперболик сурәтләү биредә эре- ләндереп гомумиләштерү өчен килә. Солдатның тышкы портреты эчке портрет бела» тулыландырыла:
һәр солдатның күкрәк кесәсендә
Туганнардан килгән хаты бар;
һар солдатның гадел вөжданында
Ватанына биргән анты бар.
Әгәр шигырьнең беренче өлешендә эпитетлар конкретлаштыру, индивидуаяы ләштерү өчен хезмәт иткән булса, биредә алар гомумиләштерү, монументальләшмр! өчен киләләр, «һәр солдатның күкрәк кесәсе», «туганнардан килгән хат», «һәр солдатның гадел вөжданы» һәм «Ватанына биргән ант». Нәкъ менә «күкрәк кесәси, нәкъ менә «гадел вөҗдан», нәкъ менә «Ватанга биргән ант1».
Шигырьнең соңгы строфасы бөтенләе белән «без» исеменнән әйтелү Д» 6“ әһәмиятле:
Кызганмыйбыз көчне... Яшь гомерне
Кызганмыйбыз кирәк урында;
Ут давылын ерып үтәбез без Илне азат итү юлында.
Күллек куллану совет солдатының конкрет образын томалап калдырмый, б»««" аны эреләндерү, мәһабәт монументка әверелдерү өчен хезмәт итә. Бу монуме» ! шагыйрь игътибары барыннан да элек солдатның ихтыяр көчен, җиңүгә омтылыш күрсәтүгә юнәлә. I
■Сапер» шигырендә дә конкретлык белән монументальлек бергә бирелә.
эпизод-портрет дип та атарга мамкин булыр иде. Пулем*т уты. Салер — ••*** с0
шуыша Ракеталар оча. Сапер естендә кар кебек халат. Икенче строфада шагыйрь портрет сурәтләүдән солдатның рухын, кечен сурәтләүгә күчә. Сурәтләүдә солдатмын арысланлык сыйфаты, зур йәрәге, җиңү һәм яшәү хисе тулы киң күкрәге очраклы тына бергә китерелми. Дошманга каршы күкрәгендә олы ачу саклаучы, зур рухи кәчкә ия булган саперның мәһабәт портреты тудырыла Шагыйрь таби'ыйлекне саклар ечеи алдагы строфаны яңадан конкрет детальләр белән бирә:
Килеп җитә. Ул-бү юкмы!
Шаулап җил исә.
Җил дә аны сайласын:
Салер чәнечке чыбыкны Тын алмый кисә, Ача һеҗүм капкасын.
Строфаның вакыйганы хикәяләү рәвешендә тезелүе күз алдында. Инде соңгы 5 строфа килә. Соңгы строфа сапер батырлыгының әһәмияте турында сейли:
Кабына һеҗүм ялкыны.
Ашкына күңел, ®
һәркем хәнҗәрен тоткан,— к
Коела фашистлар камы.— Кызганыч түгел
Тире суы тесле кан.
Бу строфада инде саперның үзе турында сүз юк тесле Суз берлектә алып сурәтләнгән сапердан күллеккә — һеҗүм итеп баручы солдатларга күчә «Совет сол- -э даты» шигырендә дә нәкь шушы алым кулланылуын һәм аның образны моиумен- ° тельләштерүдә роль уйнавын күрдек.
Шушы рәвешчә, Ф. Кәрим солдат образын гәүдәләндерүдә табигый-конкрет сурәтләүне гомумиләштерү, эреләндерү белән берләштерә Бу да Ф Кәримнең солдатны. бер яктон, конкрет, гади кеше итеп, икенче яктан, Ватан язмышы ечен керештә олы батырлык эшләүче каһарман итеп күрүеннән килә Мене шуңа күрә дә кайбер хезмәтләрдә, Ф. Кәримнең образ тудыру принциплары турында сойлегенде. кайбер теголсезлекләр җибәрелүгә игьтибар итми мемкин түгел.
«Ф. Кәримдә героизм,— дип яза В Г. Воздвиженский,—реаль кыяфәттә күрсәтелә. Ул гадәти һәм гади, ченки батырларча керәш солдатның кендәлек тормышына әйләнгән. Югары тойгыларны һәм данлы эшләрне шигьриләштергәндә Ф Кәрим үз лирикасында зурайтылган образларга һәм күтәренке интонацияләргә мореҗәгать итми, үз героен «җирләштерә» (ләкин түбән тешерми)» *.
«Геройлык Ф. Кәрим поэзиясендә реаль кыяфәттә бирелә» дигән фикергә каршы килеп булмый. Әмма шагыйрь күтәренке образлар һем югары интонацияләрдән файдаланмый, геройны «җирләштерә» ди ю белән килешүе иыен. Әле генә кара ан шигырьләр Ф Кәримдә солдат образын сурәтләүдә «җирләштерелгән» очраклар да. күтәренке-эрелондерелгән очраклар да, ягьни тәрле алымнар куллану барлыгы турында сай лиләр. Әле 1942 ел уртасында ук ул. «Шакуров турында җыр» белән рәт тән, «Тимер һәм тимерче» балладасын язган иде.
Баллада жанрына мерәҗегать итү үзе үк инде сугышның драматик вакыйгалары эчендә романтик-күтәренке эпизодлар күрү белән бәйле иде. Сугыш кырында ике кеч: колхоз тимерчесе Саттар белән тимер тавы — үлем алып килгән дошман тан- кысы бәрелешә. Баллада алымы шагыйрьгә барлык буяуларны калку ител бирергә, Саттар образын гомумиләштерүне кечәйтергә, конфликтны кискен итеп сурәтләргә, сугыш эпизодының драматизмын калку күрсәтергә мәмкинлек бирә. Баллада
1 В Г. Воздвиженский Моабитские тетради М Джалиля и их место в советской литературе военных лет. Кандидатлык диссертациясе. Казан 1969 ел. 269 бит
сугышның зур гомумиләштерү белән сурәтләнгән тулы бер эпизодына, яшәү һәм үлем арасындагы, тимер тавы һәм кеше арасындагы көрәш эпизодына әверелеп кмг». Әсәрдә Саттарның тимер тавын җиңеп чыгуы аша тормышның үлемне җиңеп чыгуы җанландырыла.
Тимер тавын туктатырлык көчкә ия булган тимерче Саттар, бер яктан, совег халкының искиткеч табигыйлек белән сурәтләнгән гади бер вәкиле, икенче яктаң гаять гомумиләштерелгән образы булып күз алдына баса. Икенче төрле әйткәндә конкретлык, табигыйлек гомумиләштерүне, гомумиләштерү-эреләндерү реальлекне тутырып торалар, образга мәгънәви тирәнлек өстиләр. Шунлыктан балладада сурәтләнгән бөтен эпизод, сугышның җанлы эпизоды булуын югалтмастан, фәлсәфи мәгънәгә ия булган гомумиләштерелгән эпизодка әверелә.
Баллада һәркайсы өч катрен һәм бер дистихтан 1 гыйбарәт булган 14 әр юллы 7 кисәктән тора һәм абба4-вггв+ддН~ежже рәвешендә рифмалашкан катлаулы строфага охшый. Балладаның буеннан-буена шушы форма саклана. Бу исә әсәрнең тышкы төзелешенә үк мәгълүм бер төзеклек, монументальлек төсмере бирә. Шигъри форма сурәтләүнең эчке табигатенә гаять төгәл туры килерлек итеп сайланган. «Тимер һәм тимерче» балладасына шактый кызыклы анализ ясаган Г. Кашшаф бу хакта түбәндәге юлларны яза:
«Бу батырлыкны бирү ысулы турында шагыйрь шактый озак уйланган булырга тиеш, һәм ул, безнеңчә, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып эш иткән: танкны кем ясый! Аны кеше ясый, һәм танк кешедән дә көчле була алмый, аны тимерче үк үтерә ала һәм соңыннан аның ватыкларын сандалга салып, теләсә нәрсә ясый ала. Шагыйрь исә киләчәктә тимерче шул танк ватыкларыннан вандалга богау ясар дигән уй белән поэманы тәмамлый» 1 2.
Г. Кашшаф Саттар образын иҗат итүдә Ф Кәрим «аны үлемнән курыкмаучы, тимер тавын әйләндереп ташлый торган әкият батыры итеп сурәтләмәгән», аның «реалистик сыйфатларын поэтик тукыма'а кертеп барган» дигән караштан чыга. Шунлыктан тәнкыйтьче Саттар образының башлыча бер ягын — «Ватан сугышының рядовой солдаты» булу ягын гына күрсәтә. Әмма Саттар образының җыелма образ итеп сурәтләнүе тәнкыйтьче игътибарыннан читтә кала.
Ф. Кәрим «Тимер һәм тимерче» балладасын, тәнкыйтьче әйкәнчә, чыннан до озак уйланып язган. Шагыйрьнең фронт блокнотларында ' балладаның 4—5 вариантта язылуын раслый торган караламалар бар. Мисал өчен берничә строфаның ничем табылуын гына күзәтеп үтик.
Балладаның экспозиция өлешендә Саттарның сугышта булуы, бервакыт дошман танкысы белән кузгә-күз очрашырга туры килүе хәбәр ителә:
Колхоз тимерчесе Саттарга,
Яше үрләгәндә иллегә. Гранаталар тагып биленә. Туры килде илен сакларга,—
дип башлана ул. Моннан соң окопта булган конкрет эпизод сурәтләнергә тиеш Беренче вариантта түбәндәге юллар языла:
Саттар бүген сугыш кырында.
Тимер ауный, тимер һәр җирдә.
Тимерченең күзе тимердә.
Нинди генә тимер юк монда!
Күпме тимер булыр бер тупта, Яңгыр булып күктән туп ява. Гөрселдәп таш кыялар ава, Карый Саттар тирән окоптан.
1 Дүрт юллы һәм ике юллы строфа исемнәре.
2 Г. Кашшаф Муса Җәлил. Казан 1961 ел. 268 бит.
2 Блокнотлар шагыйрьнең семья архивында саклана.— 3. М.
Шунда ук, 268 бит.
Амык ки. бу вариантта ук шагыйрь Саттар һәм тимер мәсьәләсен эләктереп алган һәм «тимерченең күзе тимердә» дип юкка гына әйтми. «Бу тимерләр үлем ә түгел, тезелешкә киткәндә никадәр файдалы булыр иде» дигән төслерәк фикернең шагыйрь күңелендә ятуы ачык сиземләнә. (Бер вариантта тимерченең исемен Гарә- фи дип алуны да искәртеп үтик.) Әмма бу фикер бик турыдан-туры әйтелгән сай фәлсәфә булып аңлашылуданмы, сугыш эпизодының кырыс фонында табигый яңгыра- ♦ мауданмы, шагыйрь аны бөтенләе белән сызып ташлый һәм строфаны яңабаштан яза башлый: 2
Киләләр, тәреле танклар. _
Бу да сызыла. Чөнки Саттар берәү, танклар күплектә. «Танклар» дип алганда > шагыйрьнең бергә-бер баскан тимер һәм тимерчене калку итеп эчке мәгънә белән сурәтләү мөмкинлеге югалыр, сугыш эпизоды гадәти сурәтләүгә әверелеп китәр г иде. Яңа юллар языла: 2
Танк килә — кара тәреле,
Танк килә безне таптарга:
һәркем карый аңа үрелеп, ♦
Һәр кешегә яшәү кадерле. са
Кайбер төзәтүләр ясала: °
Танк килә — кара тәреле. Үтерергә килә, таптарга,— Саттар карый аңа үрелеп. Үлем килә күзгә күренеп. ь
ы
«Танк килә — кара тәреле» эзләгән сыйфат. Дошман танкысы берлектә алына rs һәм «кара тәреле» дип көчәйтелә. Әмма «безне таптарга», «һәркем карый аңа үре- га леп» дигән формада бирү уңышсыз. Бердән, дошманның бер танкысына «без» каршы куела. Танкка каршы торучы көчне кечерәйтү төсле килеп чыга. Шунлыктан «безне I таптарга» урынына, «үтерергә килә, таптарга» дип, күплектә «һәркем» дип алынган урынга Саттар дип кенә калдырыла. Әмма әле дә строфа табылып җитмәде. Берен- , чедон, ул төзек түгел (рифмовкада), икенчедән, «үтерергә килә, таптарга» дип алу I тачк алып килгән куркынычны артык күпертә. Ниһаять, эпизод түбәндәге рәвешне
ала:
Карый Саттар, карый үрелеп, Үлем килә күзгә күренеп; Танк килә — кара тәреле.
Улап килә Саттар янына: Тимерчеме тимер тавына. Таумы тимерчегә бәрелер.
Әүвәлге вариантта ахырда килгән юллар алга күчерелде (дистих) һәм тулы катрен төзелде «Тимерчеме тимер тавына, таумы тимерчегә бәрелер?» дигән рито- рик сорау, сюжетның тоенсн тәшкил итү белән бергә, зур фәлсәфи мәсьәлә кую булып та тора. Бетен әсәр нәкъ менә шушы фәлсәфи сорауны чишүгә юнәлдерелгән эпизод итеп төзелергә тиеш икәне шагыйрь өчен ачык, һем ул. караламалардан күренгәнчә, күп вариантлар язу юлы белән төгәл, күп сыйдырышлы шигъри сурәтне эзли. Балладаның без белгән вариантында ул аны соклангыч шигъри төгәллек һәм тирәнлек белен кәгазьгә төшерүгә ирешкән.
Балладаның иң әһәмиятле казанышы — тимерче Саттар образы. Моны югарыда телгә алган хезмәтендә тәнкыйтьче Г. Кашшаф та билгеләп үтә. башка хезмәтләрдә дә ул зур уңыш буларак тел: ә алына. «Ул (Саттар).—дип яза Г. Кашшаф.— җанлы һәм тегәлленгән әдәби образ булып, бетен эчке дөньясы белән күз алдына баса»
Ф Кәрим Саттарның нинди сыйфатларын күрсәтергә тели соң?
Саттар —колхоз тимерчесе Яше иллеге үрләп бара, димәк, инде елкән кеше Менә ул сугышта, дошман танкысы белән бергә-бер очраша. Саттарның да. лирик
геройның да уйларын бергә кушып (эчке монолог алымы белән), Ф. Кәрим шигырь- нең икенче кисәгендә түбәндәге юлларны китерә:
Үлем үрләмәсен терегә, Тере тәгәрәтсен үлемне! Моның ечен уйны, күңелне Кирәк броняга төрергә.
Җан кадерле, дуслар, сугышта, Сугышырга чөнки җан кирәк. Үлә калсаң, әйдә, бу йөрәк Сер бирмәсен соңгы сулышта.
Бу строфаларның да төгәл бирелешен Ф Кәрим шактый күп вариантлар аша эзләп таба. Башта мондый юллар табыла:
Бу доньяда яшәү кадерле, Сине җиргә салып изәргә Танк килә — кара тәреле.
Аннары ул үзгәртелә:
Җан кадерле, дуслар, сугышта,
Кадерлегә күрә туган ил;
Сугышырга чөнки җан кирәк, Вөҗдан кирәк, кайнар кан кирәк.
«Йөрәк» сызыла һәм «вөҗдан» сүзе белән алыштырыла.
Йөрәк кирәк соңгы сулышта.
Юк, әле шагыйрь канәгать түгел. Тагын эзләнү:
Җан кадерле, дуслар, кадерле, Үлем торса басыл яныңда.
«Үлем торса басып яныңда» юлы «үлем йөрсә тирә-ягыңда» дип алыштырып! Ахырда хәзер безгә билгеле булган югарыдагы ике строфа туа. Беренче варианттагы, «бу дөньяда яшәү кадерле» дигән сүзләр ни өчен кире кагыла соң! Безнеңчә, моның ике сәбәбе бар: беренчедән, бу — бик билгеле хакыйкать, икенчедән, сугыш эпизоды белән бәйләнешсез әйтелә. Өченче вариант та төгәл түгел. «Үлем тирә-ягыңда йерса генә җан кадерле» дигәндәй абсурд фикер кала.
Икенче вариантның беренче ике юлы безнең утызынчы еллар поэзиясендага, традициябезгә туры килә, тышкы патриотик бизәк тә бар төсле: «җан кадерле, дус- лар, кадерлеге күрә туган ил». Ләкин бит туган ил һәр вакыт кадерле. Биредә логиг эзлеклелек, фикер төгәллеге җитми. Ф. Көрим, хаклы рәвештә, ул вариантларның барысын да кире кага һәм гади, ачык, мәгънәле ител әйтелгән:
Җан кадерле, дуслар, сугышта.
Сугышырга чөнки җан кирәк. Үлә калсаң, әйдә, бу йөрәк Сер бирмәсен соңгы сулышта,—
дигән вариантка туктала. Ә нәрсә-ә ирешелде соң?
Шушы эчке монологта без Ф. Кәримнең образны сурәтләүгә эстетик яктан ниче" якын килүен дә, балладада әйтергә теләгән төп фикерен дә төсмерлибез теспе- Сүзне беренче строфадан башлыйк. Беренче ике юлда, риторик эндәш формасынд! «үлем үрләмәсен терегә, тере тәгәрәтсен үлемне» дигән ритмик фигура бел»" бирелгән антитеза ясала. Канатлы сүзләр, публицистик пафослы тәгъбир барлыйк* килә. Аннары «моның өчен уйны, күңелне кирәк броняга төрергә» дигән фөлсаф* фикер. Тимерче Саттарның броня тавы каршындагы калканы — броняга торелг»и күңел! Шулай итеп, без тимерче Саттарның корыч ихтыярга ия булган кеше иквие" күрәбез. Ләкин бу кабарынкы сурәт Ф. Кәримдә һич тә плакатка әйләнеп китми, чөнки моның артыннан ук бу сурәтләүне табигый тасвир белән тулыландыра торг**
юллар киле. Биредә «дусларига мөрәҗәгать итеп, ачыктан-ачык сөйләшү рәвешендә «җан кадерле, дуслар, сугышта» дию бик урынлы. Ф. Кәрим өчен «бу дөньяда яшәу кадерле» дип әйтү төгәл булмаса, «сугышта» (нәкъ менә сугышта!) итеп алу бик егышлы. Сугышта да кеше яшәү турында уйлый. Ләкин моны да Ф. Кәрим башкача әйтә: «сугышырга чөнки җан кирәк». Аннары «үлә калсаң» дигән шартлы форма ф. Кәримнең яшәу һәм үлем турындагы гомуми концепциясенә дә туры килә. Әйе ♦ сугышта үлемгә дучар булуың да ихтимал. Шулай итеп. Ф Кәрим, бер яктан, Саттар- иың тимер тавына каршы торырлык рухи көче барын, каһарманлыгын калкыта, я икенче яктан, аның гади сугышчы, солдат һәм үлүе дә ихтимал, гадәти кеше булуын 3 ассызымлый. Шушы яше иллегә үрләп килгән тимерче каршына «танк килә — кара “ тереле», «тимерчеме тимер тавына, таумы тимерчегә бәрелер». Беренче кисәк ° ахырындагы бу төенләнеш икенче кисәк ахырында да килә һәм вакыйгаларны куль- _ мииациягә таба үстерә торган үзенчәлекле рефрен рәвешен ала. ?j
Балладаның өченче һәм дүртенче кисәкләрендә Саттарның яңа бер сыйфаты ачыла: бу аның үлем каршында куркып калуга мөнәсәбәте. Кара тәреле танк улап н килүдән куркып бер шәүлә артка йөгерә. ф
Бу йөгергән куркак гәүдәгә я
Саттар мылтык төзәп өлгерә. о
Белүебезчә, М. Ю. Лермонтов үзенең «Беглец» поэмасында куркакның классик S образын иҗат итеп калдыра. Куркакны сөйгәне дә. туганнары да, хәтта анасы да ~ кабул итми. Ф. Кәримнең фронт поэзиясендә дә куркакны шушы планда гәүдәләнде- - рү берничә тапкыр кабатлана. Куркакка мондый мөносәбәтне без башка ша ыйрьлэ- рсбсэ поэзиясендә дә күрә алабыз. «Тимер һәм тимерче» балладасында куркакны ы тимерче Саттар атып үтерә, чөнки «вөҗдан рөхсәт итә атарга».
Дүртенче бүлекчәдә Саттарның курчакларга, илгә биргән антын бозучыларга менособото тагын да тулырак ачыла:
Саттар әзер аның гомерен Яшәү дәфтәреннән сызарга.
Куркакны Саттар дошманга Ватан капкасын ачучы итеп, Ватанын ташлап качучы ител карый.
Куркусыз тимерче Саттарның морале әнә шундый. Ул бүген җаваплы постта, ул бүген Ватаны өчен үлемгә каршы гранит кыя булып баскан Күренә ки, Ф Кәрим каһарман образын эзлекле рәвештә үстерә бара, аның сугышчы буларак батырлыгын тимер ихтыяр белән бәйләп, образны калкулата, эреләндерә килә.
Балладаның бишенче бүлекчәсендә, куркак образына бәйләнешле эпизодны сөйләп бетергәннән соң, шагыйрь кабат каршына улап килгән дошман танкысын Сагтар- иың ничек каршы алуын сурәтләүгә күчә.
Яшереп булмый, курка тимерче: «Ычкынмасын кулдан бу «үлем», Үзем үлсәм, бәхил бул, илем»,— Дип тимерче җыйный бар кечен,—
диген строфа уңае белой Г. Кашшаф, Саттар образын характерлап; «Ләкин никадәр ул җимерә алмаслык мораль броняга төренмәсен — ул кеше, аңарга каушау, курку да хас нәрсә» дигән нәтиҗә ясый. Ягъни тәнкыйтьче биредә шагыйрь образмы батырлык, куркусызлык сыйфатын гына йөртүче итеп сурәтләми, аны күпьяклы итеп •чарга телм, дигән фикер әйтә. Ф Кәримнең образны герле яктан ачарга омтылуы дерас билгеләнә, әмма бу очракта Саттарның куркуын сейлеү урынлы булыр идеме! Дошман танкысына каршы күтәрелү куркаклыктан гына зшләнгән батырлык булып «ык мае идеме! Шигырьдән Саттарның дошман танкысын җимертүе турындагы юл- Мрны укыйк:
Ул кулына граната тоткан. Ул урмәләл чыга окоптан;
Г. Кашшаф. Муса Җәлил. Казан. 1961 267 бит.
Ул үрмәләп каршы бара да:
Танк боргаланган арада, Бәрә төзәп бензин багына.
Биредә Саттарның куркуына ишарә булырдай бер генә сүз дә юк. Соң моннан алдагы строфада ни өчен «яшереп булмый, курка тимерче» диелде? Җавап бик гади: «Ычкынмасын кулдан бу «үлем». Димәк, Саттар танкка тигезми кала күрмим, дип курка. Бу — табигый сурәтләү, сугышта була торган табигый курку. Ләкин моның дошман каршында куркып калу шикелле нәрсә булмавы да бик ачык. Димәк, Саттарга «курку, каушау хас» дип нәтиҗә чыгару дөрес үк булмас. Сугышның бү киеречке-драматик моментында Саттарга курку турында уйлап торыр вакыт юк. Аннары «Саттар каушады» дигән характерда искәрмә ясау Ф. Кәримнең образ (каһарман) сурәтләү принцибына ятышмас иде, чөнки шагыйрь үз каһарманын бу очракта нәкъ менә калку сынлы, мәһабәт-монументаль планда сурәтләргә омтыла. Балладаның алтынчы бүлекчәсенә игътибар юнәлтик:
Тимерченең тимер йорәге Ачу уты белән тулышкан, Күрек кебек калка сулыштан, Колачка чак сыяр күкрәге. Сулый Саттар танк янында, Гүя аны өрел яндыра.
«Тимерченең тимер йөрәге», «күрек кебек калкучы колачка чак сыяр күкрәк* кебек сурәтләр, «гүя танкны өреп яндыра» дигән чагыштыру Саттарның эреләндерел- гән-мәһабәт портретын ачык күрсәтсә кирәк.
Ниһаять, балладаның җиденче йомгаклау кисәгенә күчәбез. Ул түбәндәге строфадан башлана:
Яна дөрләп ләгънәт утында,
Яна танк — кара тәреле;
Тимерчегә килеп бәрелде
Тимер тавы сугыш судында.
Бу — балладаның «тимерчеме тимер тавына, таумы тимерчегә бәрелер» дигм төенләнешенә, ягьни әсәрдә куелган төп проблемага җавап булып килә торган чишелеше. Тимерче тимердән көчлерәк булып чыкты. Тимер белән тимерче мәсьәләсен балладаның буеннан-буена үстерә килү дә «тимер» сүзен стиль чарасы буларак] куллануны күрү читен түгелдер. «Тимерче», «тимер тавы», «тимер бикле капке»,; «тимерченең тимер йөрәге» һ. б тәгъбирләр һәм аларның әледән-әле кабатланып- градацияләнеп килүләре, сурәтләнгән сугыш эпизодының мәгънәсен тирәнәйтә барып, аңа эчке мәгънә — фәлсәфи фикер сала киләләр һәм без балладаның үзәгендә зур фәлсәфи фикер ятуын төшенәбез: дошман никадәр генә көчле булмасын, ничек кенә үлем кораллары белән ябырылмасын, хаклык каршында. Ватан намусы эчен көрәшүче броня ихтыярлы (нәкъ менә броня, чөнки ул тимердән ныклырак: «моның өчен уйны, күңелне кирәк броняга төрергә», дигән юллар юкка гына килмәде) совег кешесе каршында көчсез. Хәзер инде Саттар образының җыелма образ булуы, аның сугышучы совет халкын сынландыруы, кара тәреле танкның да фашизм символы итеп алынуы ачык аңлашыла. (Кара тәреле танк та балладада стиль чарасы буларак еш телгә алына.)
Балладаның йомгаклаучы юллары нәкъ шушы фикерне раслыйлар:
...Җиңү җәелер тиздән һәр якка. Тимерченең туган иленнән
Мәгърур тавыш яңгырар. «Суд килә!»
Юлбасарлар басар аякка.
Җинаятьләр тавы чишелер. Өсләренә килеп ишелер.
пүреиә ки, тимерме оиредя оңлы рәвештә серлектә алына пам—юлоосорга суд «саучы, җинаятьләр тавын дошманның үз естенә ишүче итеп сурәтләнә. Соңгы строфа балладаның бетен фәлсәфи фикерен йомгаклап, бер йодрыкка йомып әйтеп бирә;
Танк ватыкларын сандалга
Салыр бу көн безнең тимерче. Чүкеч үтә йертел бар качен Богау ясар һәрбер вандалга.
Тимерче образының җыелмалылык сыйфаты биредә югары дәрәҗәгә җиткерелә. Дошманның сугыш машинасы җимерелер һәм ватыклары сандалга салыныр — фашизмның үзенә богау ясалыр.
Бу фикерләрнең еракка карап әйтелгән булуын күрү читен түгел.
Җыеп әйткәндә, тимер тавын туктату кеменә ия булган тимерче Саттар образы — совет халкының зур осталык белән иидивидуальләштерелгән, табигый буяулар белән бирелгән җыелма образы, калку итеп сурәтләнгән оригиналь тибы. Шулай итеп, азатлык керәшенең романтик гәүдәләнеше барлыкка килде. Романтик күтәренкелек белән гомумиләштерү Ф. Кәримдә реализмны көчәйтүгә хезмәт итте. Менә ни эчен соңгы чор тәнкыйтендә Ф. Кәрим поэзиясенең төп үзенчәлеге итеп «җирләштерелгән реализмны» гына күрсәтү тенденциясе белән килешәсе килми. Образ сурәтләүдә теге яки бу сыйфатның активлашуы Ф. Кәримдә теманың характерыннан, әйтәсе фикер, гәүдәләндерәсе хиснең табигатеннән килеп чыга.
Шулай итеп. Фатих Кәрим поэзиясе сугыш чоры вакыйгаларын, сугыш кешеләрен җанлы һем тулы итеп гәүдәләндергән, югары сәнгать дәрәҗәсенә ирешкән поэзиянең үрнәге булды.