СӘХНӘДӘ АЙРАТ АРСЛАНОВ
езга, бер төркем татар язучыларына, Татарстанның эстрада осталары белгн бергаләп, Донбасс якларында булырга туры килде. Гадаттэ хелык белән очрашуларда язучыларның игелекле юлдашлары актерлар була, андый очрашуларга, җилкәсендә мең төрле эш, мәшәкать булуга карамастан, Айрат Арсланов та бик теләп катнаша.
1972 елгы яз аендагы сәяхәтебез, СССР төзелүгә илле ел тулу уңае белән Украинаның Ворошиловград өлкәсендә үткәрелгән татар әдәбияты атналыгы көннәре, минем үземдә Айрат Арсланов иҗаты хакында мәкалә язып чыгу теләген уятты.
Бу — әлбәттә — беренче сызмалар. Мин һич кенә дә тулылыкка, нәфис сүз сөйләүнең барлык нечкәлекләренә төшеп язуга дәгъва кылмыйм Максатым тыйнаграк: Айрат Арсланов иҗатының берничә төп моментына сәнгать белгечләребезнең һвм сэн'ать сөючеләребезнең игътибарын юнәлтү.
Халык улы булуыңны аңлау. Атналыкка без унике язучы, биш җырчы, бер нәфис сүз остасы һәм берничә журналист барган идек. Ворошиловград предприятиеләрендә чыгышлар яса аннан соң, безне төркемнәргә бүлеп, районнарга чыгарып җибәрделәр.
Дүрт-биш кешелек безнең төркемдә Айрат Арсланов та бар иде. Безгә Кремен- ное, Рубежное кебек шахтерлар шәһәрләрендә дә, ТЭЦ төзүчеләр янында да. терлекчеләр җәйләүләрендә дә булырга туры килде. Юллар һәр урында да асфальт түгел, басу юллары бар, тузаны бар, баш өстендә утлы шар кебек кыздырып торгаи кайнар кояшы бар, көн саен шундый юллардан йөзәр чакрым җир узарга туры килә. Табигыйдер ки, эсселектән, юлдан, тузаннан шактый ук арыган язучының, актерның, шушы хәлләргә җайлашып, җәйләүләрдә җиңелчәрәк киемнән, өс-башын сәхнә киеменә алмаштырмыйча сөйләргә дә омтылуы мөмкин. Әмма бу очракта безнең барыбызга да мисал булып Айрат Арсланов килеп чыга иде. Йөзәр чакрымлы юлга ул кунак йортыннан дәү бер чемодан да күтәрел чыга. Бактың исә анда шыплап тутырган нәрсә дә юк, бик һәйбәтләп үтүкләп салынган сәхнә костюмы. Безнең Айратыбыз шул зур чемоданны, кайда гына бармыйк, һәр вакыт үзе белән йөртә, иң кыен урыннарда, мәсәлән, төзелеп яткан ТЭЦның таш-кирпеч өемнәре арасына, яки берәр будкага барып киенә һәм... халык алдына һәркайчан ялт итеп торган киемнән, пөхтә булып, матур булып, гаять төз һәм зифа булып килеп чыга.
Пөхтә киенү, чибәр күренергә тырышу — кешенең тумыштан ук килгән табигый бер гадәте булырга мөмкин, һәм бу, шулай ук, сәнгать кешесенең үз урынын, дәрәҗәсен белеп, аңлы рәвештә эшләгән эше дә булырга мөмкин.
Айрат Арслановта боларның һәр икесе бергә кушылган. Әмма аңлы рәвештә алып барганы көчлерәк булса кирәк. Без аңардан үзара, якын итеп, ничек син һәрбер очрашуга шул хәтле дә пөхтә киенергә, иң кыен шартларда да тышкы кыяфәтеңне сакларга иренмисең? — дип сорагач, ул, гади генә итеп, болай дип җавап бирде:
— Без бит Татарстаннан килдек. Безне татар халкының уллары итеп кабул игәләр. Ничек инде үз халкыңны, Максим Горькийлар, Чеховлар патша Россиясенең иң авыр елларында да пөхтәлек һәм хезмәт сөю ягыннан зурлап телгә алган халкыңны, бүгем, чиста-пөхтә киенү өчен бөтен шартлар буг.ган заманда, ким итеп күрсәтәсең?!
Б
Әйе, Айрат Арсланов белән бер атна йөргән чакта без, язучылар, аңаода үз халкымның улы булу тойгысы ифрат зур икәнне күрдек. Минемчә, бу тойгы һәркемнең канына сеңгән булырга тиеш.
Җаваплылык тойгысы. Актердагы б/ сыйфат турыдан-туры аның беренче сыйфатына килеп тоташа, алай гына дз түгел, аның шул сыйфатыннан үсеп тә чыга. Үз халкыңның улы булуны аңлау тойгысы ул үз халкыңның нәрсәгә сәләтле икәнен башка халыкларга мөм- кии хәтле тулырак итеп китереп җиткерү дигән сүз түгелме?
Әгәр бу шулай икән, актер үзен һәр җәһәттән камил югарылыкка күтәрергә тиеш. Иҗаттагы җаваплылык тойгысы программа тезүдән башлана.
Айрат Арсланов, артистларның үз терминнары белән әйтсәк, сөйләү жанрында егерме ел буена эшләп килә. (Башка жанрлардагы хезмәте хакында соңыннанрак сөйләрбез.) Егерме ел вакыт эчендә ул дистәдән артык программа төзеде, һәр программасын нык уйлап төзеде, гражданлык позициясе белән югары сәнгать законын бергә куша алуын раслады, һәм шул сәбәпле ул иң таләпчән тамашачы, башкалабыз Мәс- квү тамашачылары алдында да югары бәя алды Программаларга күз салыйк.
Туган ягым Татарстан.
Татар совет поэзиясе.
Шагыйрьнең гомере (Г. Тукай поэзиясе).
Герой шагыйрь Муса Җәлил.
Бетен тавышка (8. Маяковский поэзиясе).
Мәхәббәт лирикасы.
Кыска хикоя кичәсе.
Антон Чехов хикәяләре. Чит ил поэзиясе кичәсе. Мин — Советлар иле гражданины. Күңелем Ленин белән сөйләшә. Бу программаларда беренче карауга ук тирән идеялелек җаваплылык күзли) ташлана. Татар совет поэзиясенең, татар классик поэзиясенең югары үрнәкләре сайланып, ныклы бер композициягә корылган. Аннары — рус шагыйрьләре, рус язучылары, илебезнең барлык якларында яшәүче тугандаш халыкларның әдипләре тупланган. Әгәр актерның һәр программасын җентекләп күздән үткәрсәгез, аларның нинди зур җитдилек һәм киң диапазон белән тязелгәнсно игътибар итми кала алмассыз.
Иң элек бор нәрсәне онытмыйк: сәнгать иҗатчыдан чама хисе, такт һәм югары зәвыклы булуны таләп итә. Хәтеремдә. Айрат бер мәртәбә шигырь бәйрәмендә урта кул бер шагыйрьнең Тукайга багышлап язган йомшак шигырен сойләде, ә шуның эчен халыктан, язучылардан күпме шелтә ишетте. Бу аңа гомерлек сабак булды Айрат Арсланов төзегән программаларда чын мәгънәсендәге талантлы зур язучылар, зур шагыйрьләр генә түгел, аларның да үз гомерләрендә иҗат иткән иң көчле әсәрләре, эстәвенә, актерның үзе иҗат иткән программага, үзе халыкка тәкъдим итәчәк образга туры килә торган әсәрләре алына.
ДисҮ&дән артык программаның өзелү принципларын сөГ >әп чыгар өчен ген* д# нәфис сүз сәнгате хакында зур бер китап язарга кирәк булыр иде һәм мин Айрат Арслановның эш үрнәгендә андый китап әле язылыр дип бик нык ышанам! Ә хәзергә программаның бары тик икесенә — «Күңелем Ленин белән сөйләшә»гә һәм ВороШилов град программасына гына тукталам. Шушы ике программа А. Арслановның сәхнә почеркын, актерның йөзен һәм зәвыгын беркадәр ачып бирә алыр дип уйлыйм.
Иң элек Ворошиловград программасы турында. «Дуслыкның көче океан» дигән программаның унбиш минутлык бер кисәге иде бу.
Айрат Арсланов — ялт итеп киенгән, озын буйлы, искиткеч ягымлы йөзле актер— халы.с алдына чыгып баса. Сәхнә ягымлылыгы актерның ярты уңышы, дигән К. Станиславский. Безнең Айратыбыз белән зал арасында шундук үзара ягымлы аңлашу, бер-берсенә ышану тойгысы уяна. «Здравствуйте!» — дип, русчалап дәшә Арсланов. Бу — аның, Татарстан вәкиленең, Донбасс шахтерлары белән исәнләшүе дә, шул ук вакытта рус шагыйре Владимир Солоухин шигыренең исемен әйтүе дә.
Актерның йомшак, матур тембрлы тавышы зал өстенә агыла башлый. Бар иде бит безнең матур бер гадәтебез, без бер-беребезгә «Исәнмесез!» дип дәшә идек, юл чите тездән кар булса да, хәтта ләпек булса да читкә чыгып юл бирә идек, Без ул гадәтләребезне шау-шулы шәһәрләрдә югалта башладык түгелме? Чыннан да, халык ташкыны агылып торган Горький урамында яки ГУМда һәр кеше белән берәм- берәм исәнләшеп йөрмәссең бит. Ә «Исәнмесез»! — нинди олы сүз, нинди ягымлы сүз, сәламәтлегегез әйбәтме, исән-сау яшисезме дигән сүз бит инде. Ә менә хәзер мин сезгә зур бер шатлык хисе белән күңел тойгымны әйтеп бирә алам: «Здравствуйте!*— Исәнмесез!
Зал өстеннән янә бер мәртәбә ягымлы, эчкерсез елмаю, дустанә хис уза. Актер белән халык арасы тагын да якыная, тагы да җылына төшә кебек. Менә шуннан инде Арсланов украин шагыйре Рядченконың Муса Җәлилгә багышланган шигырен укый. Ни өчен татар шагыйренең яки башка халык шагыйренең түгел?
Беренчедән, без тугандаш украин халкы җирендә, икенчедән, Рядченко Муса батырлыгының төп мәгънәсен башка шагыйрьләргә караганда кыскарак та, остарак та итеп әйтеп бирә алган. Игътибар итик, «Исәнмесез!»не укыган чактагы Айрат тавышындагы лирик җылылык, дуслар белән күрешү сөенече инде бу юлы җир өстеннән узган трагедияне аңлату, фашист палачларына карата аяусыз нәфрәт хисе —Айрат тавышындагы интонацияләр — залны электрлаштыра, гүя халык йөрәгеннән кайнар ток уза. Салават күперендәге төрле төсләр кебек, Айрат тавышындагы интонацияләр үтә дә табигый рәвештә үсә, үзгәрә, байый бара, совет поэзиясенең йөз аклыгы булган Җәлилгә, шагыйрьне тудырган һөм үстергән Татарстан җиренә карата рәхмәт хисе булып тулышып җитә. Әнә шундый табигый җирлекне тудырганнан соң гына актер Муса Җәлилнең үз шигырьләрен укуга күчә. «Ышанма» шигыре белән ул аны барыннан да бигрәк туган-үскән җиреннән, гаиләсеннән еракта газап чигүче тоткын шагыйрь итеп, кеше итеп бирә. Аннары герой шагыйрьнең «таш капчыкта» рухы сынмавын аның шаян шигыре аша җиткереп, оптимистлыгын раслый, «Татарлар елмаеп үлделәр!» дип Мусалар үлемен күргән шаһитләр әйткән сүзне сәнгать теле белән исбат итеп бирә, тик шуннан соң гына туган хал сына. Совет ватанына, совет поэзиясенә васыять итеп әйткән «Җырларым* шигырен сөйли. Юк, сөйли дип әйтү аз, ул драматик актер булып, әйе, әйе, нәкъ менә драматик актер булып, Муса батыр монологын залга әйтеп бирә. Менә кайчан аңар Татар дәүләт академия театрында эшләп, драматик актер булып җыйган тәҗрибәсе ярдәмгә килә. Дөресен әйтергә кирәк, Айрат Арслановка актерлык әллә ни шөһрәт китерә алмады, академтөатр аның бушке уздырган вакыты диебрәк караучылар да булмады түгел. Тик актер үзе моның белен һич тә килешә алмый, сөйләү жанрына өстәлгән ныклык, җитдилек аның сәнгатенә академтеатрдан башлап салынды, ә ул үзе шул ныклыкны, чынлыкны, үз-үэен тотуда, халык белән уртак тел табуда булган ышанычын театрда таптым дип, «академга» күңелендә рәхмәт хисе саклап йөри. Нәфис сүз осталары, дөресрәге, сөйләү жанрын* да эшләүчеләр өчен драматик театр өйләнеп узылмаска тиешле зур бер мәктәп дип карый.
Безнеңчә, бу шулай ук Айрат Арслановның үз иҗатына булган таләпчәнлегеиең, халык алдында җаваплылык хисе тоеп эшләвенең тагын бер әйбәт мисалы.
Айрат Арслановның талантын халык та, Татарстан хөкүмәте дә аның иҗатының реиче дәверендә үк күрделәр. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты м сәнгате декадасыннан соң ук аңар Татарстанның атказанган артисты дигән нлк- улы исем бирелде.
Әнә шул исемне әле алга таба аклыйсы, үстерәсе, сәнгатьтә беркетәсе бар иде
Сәнгатьтә барлык художниклар омтылган һәм барлык җан җылылыгын салып иләгән бер тема бар. Ул — Ленин темасы.
Айрат Арслановның да дистәдән артык программасы арасында Ленин темасы ерым бер югарылыкта тора.
Моңа ул гаять зур эзләнүләр, иҗат газаплары аша килде.
беренчедән, Айрат программасы башка сүз осталары поограммасын кабатламас- I, аиың Ленин темасына үз мөнәсәбәтен, үз карашын белдерел тооырга, кыскасы, ха бер ачыш булырга тиеш иде.
Айрат эшне Ленин мирасыннан, юлбашчы турындагы әсәрләрне, истәлекләрне яудан башлый. Казанның театр училищесында һәм Мәскәүдә читтән торып театр нститутында укыган дәверендә, институтларда ейрәнелгән Ленин тәгълиматының, црксизм тәгълиматының төп нигезләрен янә бер мәртәбә барлап чыга һәм аның гүз алдына: ни өчен Ленинны барлык изелгән халыклар да бердәй тигез итеп күрә- ер. ни өчен алар аны үзләренең юлбашчысы, изелүдән чыгу юлын табып бирүче тел таныйлар? — дигән сорау килә. Айратка мәсьәлә ачыклана башлый. Ленинны үз (елкың язмышы белән бәйләп күрсәтә алган сурәттә генә максатыңа ирешеп булачак.
Актерны шагыйрь Сибгат Хәкимнең Ленин турындагы әсәрләре байтактан дулкын- 1андырып йөри иде. Менә хәзер ул моның нигә шулай икәнен аңлый. Ленинны Сибгат (әким беренче чиратта кеше ител, гаять дәрәҗәдә кешелекле итеп биргән, Ленин мыли аркылы татар халкының язмышын үткәргән, татар крестьянының атлы булу 1ЫЯЛЫН үткәргән. Бөек Октябрь революциясе булганга илле ел, ярты гасыр тулган минорда, бу хыялларның инде тормышка аша баруын, инде Ленинның титаник план- илры меңләгән тракторлар, «электр елгалары» булып әверелүен, Татарстан җиренә 5вхет килүен күреп тору — Ленинны иллюстрация итеп кенә калдырмаган, әдәби кернең тулы канлы, тере образы иткән.
Уз уйларыңның дөреслеген башкалар уе белән чагыштырып караганда хакыйкать габыла, диләр. Бүгенге заманның зур шагыйре һәм акыл иясе Пабло Неруданың Ленин турында әйткән сүзләре Айратка канат биргәндәй була.
«Минем эчен Ленин, барыннан да элек, гадилекнең беек үрнәге, — дип яза Пабло Неруда.— Аның бик күп әйбәт сыйфатлары бар, ул даһи теоретик һәм практик,
»< >0 <К У.» м з
амма мин аның гадилеген аеруча үз итем.
Гомер буе тәҗрибә җыйган, барлык сәгатьләрне тәртипкә китереп, вакытны тегел яүрсогергә мәҗбүр иткән сәгать остасы кебек, Ленин җир йөзенә дөньяны сүтеп кыярга килгәндер төсле тоела миңа. Аның карашы зурайткыч пыяла аша механизмың иң вак кисәкләрен күрә алган зирәк сәгатьче карашы кебек үткен. Шундый ук .үткен караш белән ул тарихны өйрәнә, әйберләр, кешеләр хәрәкәткә килә җанлана. (,ңалык чаңы суга, аннары тормыш үзе аны чолгап ала. һәм ул әнә шул иксез-чик- ,:*з дөньяда гади бер оста киемендә зирәк акыллы, елы җанлы кеше булып йери. ( Үзен тотуы белән ул бик күп кешеләр төсле гади, эшләгән эше белән дәиья та- зкхын үзгәртеп җибәргән даһи — әнә шул контраст — мине гел үзенә тартып, мавыктырып тора, һәм мин Бөеклекнең кешечә гади бер остасын, барлык олы һем кәчө (шларна башкарган гади дә, куәтле дә иптәшне күңелемдә тергезәм...»
, Сибгат Хәкимнең «Күңелем Ленин белән сөйләшә» исемле шигыре нәкъ менә Пабло Неруданың Ленингә биргән бөясе белән аваздаш иде. Шигырь актер эчен программаның лейтмотивына, нык нигезенә әйләнде Галәмнең ифрат дәрәҗәдә гади һәм бөек» кешесе белән бүгенге заман кешесенең әңгәмәсе — менә нәрсә •ирек тамашачыга — эшчегә, колхозчыга, интеллигентка.
Димәк, яңа программа ачыкланды. Хәзер шуның шигырьләрен туплап, ныклы ^ор композициягә салырга һем... айлар буена, яртышар елга сузылган зур эшне — ' үзиа халыкка җиткерү, сүзгә көч-җегәр салу сәнгатенә керешергә кирәк
Әңгәмәдә Бүгенге Кеше һем Ленин катнашырга тиеш. Биредә сиңа янә дә югары "мрәҗедего чама хисен, тактны һем зәвыкны югалтмаска кирәк. Туган телнең биэөк-
ләрен, тирәнлеген, югары идеал, бөек сәнгать хакына, халыктан армый-талмый эзед табарга кирәк...
Без халыкның яраткан артисты, җитди уйланучан артисты Айрат Арслановның хезмәтендәге бер-ике моментын гына сөйләп бирдек, һәр шигырьнең үз аһәңем габу аны цезураларга бүлеп чыгып, логик басымын, яң'ыраш басымнарын билгеләү, «гыо шигырьне буынтыклап сүтеп чыгып, яңадан җыю көне-төне эшләүне, армый-талмый эшләүне сорый. Шуннан соң аны укучыга җиткерү — үзе зур бер хезмәт таләп игә Илһам Шакировның табигый моңына сокланган кебек, Айрат Арслановның д| сәхнәдән әдәби әсәр укуына, кыланмыйча, кулларын бутамыйча, нәфислекнең хакый- кать дигән югары дәрәҗәсенә ирешә алуына, камиллекнең югары дәрәҗәсенә иреш| алуына без сокланабыз.
Әмма без аның нинди титаник хезмәт белән ирешелүен күз алдына китермидв| идек әлә
Татарстанның атказанган артисты Айрат Арслановка «Күңелем Ленин белән сөйлә шә“ исемле концерт программасы өчен 1969 елны республикабызның иң зур бүләге— Габдулла Тукай премиясе лауреаты исеме бирелде. Бу — эстрадада сөйләү жаирыньм югары бәя алуы иде.
Ә шагыйрь Сибгат Хәкимгә Ленин поэмалары өчен РСФСРның Максим Горьки» исемендәге премиясе бирелде.
Димәк, актерның репертуар сайлаудагы җаваплылькын тормыш тагын бер мэр тәбә раслады.
Моңарчы без Айрат Арслановның иҗат алымына, иҗаттагы үсешенә тукталдык, Ләкин иҗаттагы үсеш художникның җәмгыятьтәге урыныннан беркайчан да аерып була алмый. Моны инде безнең Тукаебыз моннан алтмыш еллар элек үк әйтеп калдырган. Айрат Арсланов егерме елдан артык дәвам итеп килгән иҗатында илебезнең бик күп калаларында — Мәскәүдә һәм Ленинградта, Ульяновскида һем Волгоградта, Свердловскида һәм Чиләбедә, Оренбургта һәм Уфада, Төмәндә һәм Томскида Ташкентта һәм Сәмәркандта, тагын бик күп, бик күп калаларда булып, татар һәм рус телләрендә совет әдәбиятын пропагандалады, Татарстанның нәфис сүз сәнгатен күтәрде. Язучылар бригадалары, әдәби атналыклар, Мәскәүдә үткәрелгән Тукай һи-; Такташ бәйрәмнәрендә татар совет әдәбиятының, татар классик әдәбиятының җвгврап һәм нәфислеген, илебез халыклары әдәбиятлары белән тугандаш гаиләдә гврлвс; үсеп килүен күрсәтеп бирде. «-Л
Бөтенроссия конкурсларында ул ике мәртәбә лауреат булып дипломнар һа* кыйммәтле бүләкләр алды. Татарстан радиосында һәм телевидениесечдә тамашачылы рыбыз аның тавышын ишетеп, йөзен күреп тордылар.
Кабатлап әйтәбез, Айрат Арслановның сөйләү җанрында ирешкән уңышлары безне канәгатьләндерә һәм, күңелдәгесен яшерми әйткән чакта, бераз хәаефк» төшерә. Безнең менә дигән җырчыларыбыз бар. Ул өлкәдә өлкән җырчылар тәҗри-; бәсе тупланды, урта буын халык ихтирамын казанды, яшь җырчыларыбыз үсеп килв, Ә менә сөйләү җанрында инде ветераннар булган Фәйзи Юсупов, Әзәп Яһудю, кебек эстрадачыларга алмаш килмәгән кебек, Айрат Арсланов артыннан ялтыр», үсеп килүче нәфис сүз остасы да юк. Казанның театр училищесында, культура иисты туты филиалында һәм Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә ивф*. сүз осталарының яңа буынын тәрбияләү, татар әдәбиятын пропагандалау мәсьәләләр, көн тәртибенә җитди итеп куелырга тиештер. I 31
Без, язучылар, Айрат Арслановның югары сәнгать законнары буенча башкар* зур хезмәте Ворошиловград өлкәсе хезмәт ияләрендә тирән ихтирам һәм зур соклан1,,, уятуын күреп кайттык. jl1
Без Айрат Арсланов кебек җитди зур актерның филармониядә партоешма секре; тарс булып олы җәмәгать эше алып баруына да их’ирам белән карыйбыз, шул У- вакытта язучыларның иң зур дусты итеп, иптәшләрчә әйтер сүзебез дә бвр,
— Хөрмәтле дустыбыз Айрат, актер буларак та, партоешма секретаре булар** Ф нәфис сүз осталарыбызның җырчылардан калышмавын кайгырту, сөйләү жанрын# эшләүчеләрнең яңа буынын тәрбияләү синең шәхси җаваплылыкка да кагыла. БезК сиңа, синең зур һәм күп яклы иҗатыңа булган изге теләкләребезнең тагын берсы әнә шул!