ШИГЫРЬЛӘР
Чулман
Утсыз төтен булмый, диләр,— хактыр, ә төтенсез янгын буламы?
Таң атканда, алсу нурга төренеп, дөрләп яна «Яшьлек» урамы!..
Ә дулкыннар биек ярга сикерә, теләмичә аста калырга...
Яшь каланы дулкыннары белән тели Чулман кочып алырга!..
Чал дулкыннар сары комны ялмый, күбекләнә Чулман, агара...
Найларгадыр дәшкән шикелле ул көймәләрне бәрә ярларга!
Романтиклар
Иркен далаларда булсак та, грузовикларга тулсак та, сорасалар бездән шул чакта:
— Юл тотабыз болай кай якка? —
— Без юлда!
Без юлда...
Без мәңгелек юлда!
Бераз гына сәер кеше без. Бөек хыял белән көчлебез. Палаткада — дала йортында жылынабыз өмет утында:
— Без юлда|
Без юлда...
Без мәңгелек юлда!
Матурлыкка барган юлларның иге-чиге мәңге юк аның, һәр матурлык, бөтен зур эшләр башланалар гади төзелештән!
— Без юлда!
Без юлда...
Без мәңгелек юлда!..
Буранга йөз куеп...
Күз ачырмый торган Тын алгысыз буран.
Буранга йөз куеп, Мин юлларга чыгам. Әй, буран!
Кар белән Юлымны каплыйсың. Тик язны көтмичә, мин алга атлыймын!
Буранга йөз куеп
киткәннәр хәтердә:
Хакыйкать юлында — билгесез кабердә,
Өши һәм калтырый
күк алар хәзер дә...
...Күз ачырмый торган
тын алгысыз буран. Буранга йөз куеп,
мин юлларга чыгам...
Яшьлек каласы
Әй, дусларым, хәзер Камада нинди матур булып таң ата!
Җил, кызларның чәчен сүткәндәй, дулкыннарны назлап тарата...
Бу җирләргә шундый биектән таң нурлары төшкән уйнарга! Ах, таң нуры, дисәм, яшь кала шулай чагыла икән суларда...
Гашыйк җаннар аны төзиләр, чын яшьләрчә шәһәр бу, җаным! Алма кебек тора кызарып, чыклар юа чорлар тузанын.
Яшь йөрәкләр мәңге ашкына, романтика дәшә, ил дәшә. Ярларына дулкын ыргытып, дала белән Кама серләшә...
Кама
Минем исемем Чулман иде, хәзер — Кама, Үзгәрә дә тора заман — барсы яңа!
Моңсу идем, хәзер инде башка көйләр.
Кырда икмәк үсә иде, хәзер — өйләр!..
Элек ярлы, бай бар иде, хәзер тигез.
Әйтерсең лә бертуганнар,— игез-игез.
Ялкауланып саллар ага иде элек...
Дулкыннарым ярга кага хәзер көлеп!
Кеше суны буып ГЭСлар төзи хәзер.
Арта гына бара бит, әй, безнең кадер!
Яшьләр килә...
Бер-берсенә гашыйк алар. Тик бу ни хәл: кая һаман ашыгалар?
Сирәк килеп, тиз китәләр мине ташлап.
Дулкыннарым туймый кала үбеп-назлап...
Минем исемем Чулман иде, хәзер — Кама!
Үзгәрә дә тора заман — бар да яңа!..
Ялвару
Кама суларыдай дулкынланам сине уйлап таңга кадәрле...
Бер айлы кич миңа тынгы бирми, үзе жанга шундый кадерле...
Үткән-киткән, диләр, беткән!., диләр, ә кем өчен яши үткәннәр? Алар безнең йөрәкләрне сүнмәс ялкыннарга салып киткәннәр.
— Янам, бәгьрем!
Кил син, коткар мине?! — дип кулларым сиңа сузылган. Мәңгелеккә мәллә арабызда чикләр булып офык сызылган?..
Ник елмаймыйсың?
Жырлыйм дисәм, моңым бар, сөйлим дисәм, серем бар. Тик сим генә елмаймыйсың, әллә инде күңелең тар, әллә берәр кайгың бар?
Мең кайгыңа мең җырым әзер минем, күз нурым. Кайгылардан саргайганда җыр белән юатырмын.
Салкыннарда, буранда син юлларда булганда, җаныңа моң тулганда, каршы чыгып алырмын.
Җырлыйм дисәм, моңым бар, сөйлим дисәм, серем бар. Ник син миңа елмаймыйсың? Әллә синең күңелең тар, әллә...
сөйгән ярың бар?!.
Бир кулыңны!
Моңа кадәр, сылу, кайда булдың, әллә инде качып айда тордың?..
Йолдызлардан гына төштең мәллә?
Шундый самими син, шундый садә.
Бер агачның ике тамыры без,
бер үк кайгы белән кайгырырбыз.
Бир кулыңны, бергә китик әле, бер бәхетне ике итик әле!