ШИГЫРЬЛӘР
Кырларда давыл, кырларга Бер генә кара, дустым; Арышлар уйный җилләрдә, Дулкыннар кара-кучкыл. Әйтерсең үткән сугышның Калган көле кушылган, Кушылган сагыш аларга, Шуңа кара-кучкыллар. Төшәләр түбән, көтәмен Кабат чыкканын шуннан. Калкалар ерак елларның Кара сыртлары сыман. Моңнарым баса башымны, Бетми торган моңнарым, Онытма, мәңге борчулы Шул кырларда мин барын.
Тукта, бер үткән гомерне Искә төшерим дисәң, Искә төшереп, бурычны Өстән төшерим дисәң, Башка мәшәкатьләреңнең Карамый барлыгына, Ялгызың тот та кырга чык, Карабодай кырына. Иртән дә, көндез дә түгел, Көт кояш баеганын, Көт шәфәкъка манылганын Ышнада каеннарның. Карабодай чәчәгенә Йогар шәфәкъ сарысы, Хисләргә йогар сарысы, Уйнар күңел сагышы. Ахрысы, бу якты дөнья Бездән дә кала бугай, Офыклар артына батып Бара күк карабодай.
Күрше бит... Авыр, күңелсез, Гомумән, кемдер үлсә. Бакчасы. Чәчәкләр белән Беррәттән киндер үсә. Өч бөртек истәлек-киндер. Юк эше, юк карасы. Иделдә азыл, авылда Иске йорт, җеп кабасы. Гел киндер суккан анасы. Шүреләр дә сусалар... Идел буеннан җепләрне Еллар монда сузалар, Сузалар, ике арада Йөриләр киләп сарып.
Гөрләп яшәр чак, тормышны Җибәргән көйгә салып, Өзелә кебек шул җепләр... Көз. Шакый берсе, җилдер... Тәрәзәм каршында минем Үсә өч бөртек киндер.
* * *
Күпме моңайдым авылда Тәрәзә кадакланса;
Моңайдым караңгы, төпсез Сүнгән күз карап калса. ААоңайдым күреп нигездә Ташлар да тузан, тирес; Иң авыр хисләр уятты Ташланган, тузган нигез. Гүя белмичә йөргәнмен Яшәүнең элек тәмен, Ничә кат үлеп терелде Күңелдә өметләрем. Яшәр күк иде шул нигез Төзәлмәс яра булып, Кайтам, нәкъ иске урында Яңа йорт, яна бер ут. Төпләнә, урнаша, яши, Кулы нык, өйләре нык, Бирешми шаукымга, балә, Яшәүгә ышана нык. Юк, бетми нигезләр, халкым Давылы, җилләренә Бирешми, бара, ышанам Мәңгелек җегәренә.
* * *
Кайдан татар шагыйрьләре? Өчиледән, Дүртиледән Поэзия дөньясына Шаулап күпме кеше килгән.
Кайдан татар шагыйрьләое7 Котлап, мактап мин куп чабам, Талантлылар, ә үзләре Такталачык, Дүртмунчадан.
Сугышта һөҗүмдә белдем: Тылың нык булсын икән. Шигырьдә тылың — тарихың. Телең нык булсын икән.
Габдулла Шаму ковка Ходайдан мин сорыйм: алданрак, Яки соңрак, димен, ал җаным, Тимә миңа, тимә син миңа Сабан туе көнне Арчаның. Мин мәйданда... Мәйдан таралгач. Бүтән төштән мине син эзлә. Минем өчен дөнья рәхәте — Кайту шул көн кичке поездда Кала болын артта чәчәктә, Кала кырлар, кала су-инеш. Тыгыз, кыен, керә вагонга, Килеп керә мәйдан шул килеш. Гармун керә, төшкән салынып Гармуннардан арып кулбашы. Тыңлыйм шул кич халкым моңнарын Җаным тәмам гарык булганчы. Кешеләрнең ачык йөзеннән Бар уйларын шунда укыдым, Рельсләрдән өскә күтәреп, Бөек көче шулар рухының Каядыр бик өрак-еракка Илтә сыман, узып Казаннан, Барам, барам, мин бу поезддан Теләсәм дә төшеп калалмам, Телем, рухым шушы поездда, Әллә нинди үзенә бер поезд, Саклап барлык изге хисләрен, Тигез торсын иде йортыбыз. Ходайдан мин үтенәм: кичектер, Халәтемнең үлчәп бар ягын, Тимә миңа, тимә син миңа Сабан туе көнне Арчаның.
Үз ягы үзенең йөзендә Ни әйтсәң дә чагыла, Чаллыдан, үткән-узганы. Киләчәге Чаллыда.
Яңа, зур йортлар алдында Аның турайганын бер Күзәтәм, йөзендә моңы Чаллы тугайларының.
Минем дә шунда йөрәкнең Бәрелде кыллары бер, Йөзендә кичке салкыны Бәрәңге кырларының.
Тарихын, гореф-гадәтен Бер төшкә җыя торган Олылык, хәтта нидер бар Мәчете, зиратыннан.
Таныйм йөз меңнәр эченнән, Сакал, чәче чал гына...
Тукта, ни булды дигән күк Карап торам Чаллыга.
Аны маляр кыз диләр... Охшамаган малярга, Шәһәр сәхнәләренә Чыгып басса әгәр дә? Аны маляр кыз диләр... Ил үстергән яшь гөлен, Хәтерләтә сәхнәдә Ильская яшьлеген.
Аны маляр кыз диләр... Хисләр җыр булып ага, Нинди маляр! Сәхнәдә Тиң ул Ермоловага.
Атка күпме өмет багладым, Бер сукыр ат иде — бар малым. Кечкенәдән миндә ат җене, Кырга чыксам, тартты ат юлы. КамАЗда ат. Атны жәлләдем, Күз алдымда төште ат чоры. Без җиккән ат. Сәер, бик сәер Башка заман, башка масштаб, Чорлар — баскыч, Кама ярына Күтәреләм атлап-баскычлап. КамАЗда ат. Ерак бер вәкил. Көтүләрдән чабып монда кил. Өреккәнме бөек КамАЗдан, Ике күзен аның кан баскан, Чорын яклап үрә торган ул! Кем дә әйтмәс: үлә торган ул... Күзендә моң: тизрәк дагала, Үткәнемә озат, далага!
Мин ялынам: басып кал шунда, Тимерчелек цехы каршыда.
Бар нигезләр бергә буталганда, Күкрәгемне кайнар ут алганда,
Күр-әннәрче теркәп кәгазьгә, Мин дә йөрдем, йөрдем КамАЗда. Кама бөек һәм тарихы бөек, Бөтенесен бер таныйсым килеп. Торам ярда, Чаллы яланнары... Ишетелми чалгы янаулары Кара-кучкыл булып акты Чулман, Карады күк Болгар үзе шуннан, Калтырап ай йөзде су эчендә, Экскаваторный чүмечендә Чәбәләнде ае Болгарның, Болгандың син, Кама, болгандың. Вакытлы өй-аагоннарга кердем. Әйтерсең лә давыллардан кердем, Алды чорнап хисләр давылы, Чоры шундый, шундый дәвере... Зур эшләрнең безнең бар бит кылган, Ташладың син, чорым, Магниткадан Сталинградка безне, Дугаларга... Батырлыклар... исәп юк аларга, Магниткалар аша, язлар аша, Бөеклекләр — мин КамАЗлар аша Барам һаман алга, алда — ялан, Актарыла җирем, кайный ягым, Янам мин дә, шунда бергә янам. Чорым, синең хисләр белән янам.
Партия стажым өч дистә. Горурланып әйтәм: Дугадан... Булган, узган. Юлда ник тукталам, Атларымны нигә тугарам, Ник ул хакта бүген мин уйланам? Күптән тынды тавышы зур чаңның: Булган, беткән. Искә төшеп бүген Сөендерә нигә шул чагым? Партиягә кергәнемне хәтта Сизмәгәнмен, хисләр дулкыны, Тыл, фронтның көчле бер дулкыны Алгы сафка чөйгән туп-туры. Кергәнемне сизмәгәнмен хәтта. Карьерасы, посты, чиннары һич килмәгән башка, син — азатлык. Син — бәйсезлек, солдат син бары. Партиядә стажым өч дистә. Сугышып, яулап алган стажым. Ә остазың? Остазларга килсәк: Халык белән Ленин — остазым.
1972