ШАЯН СӘХИФӘ
Ут ник сүнде!
Шырпы сыздым. Мичтә кабынды Ут. Мактанды Ут: «Эшли алам күпне!
— Кирәк икән, янгын була алам, Төтен булып каплый алам күкне!»
Мактады да шулай шашып үзен, Өлгермичә әйтеп соңгы сүзен.
Тынды Утым — гүя хуплау көтте... Ә ник тынды? Чөнки утын бетте.
...Юк, якламыйм, сүнгән Утымны мин, Мактыйм шырпым, мактыйм
утынны мин!
Күченә
Әләк язды таплап бик күп кешене .. һәм танылды... үзенең кара
исеме... Инде шуны сизенгәч һәм аңлагач, Яла ягар өчен кем дә
калмагач, Әнә хәзер, ачу йотып эченә, Бүтән йортка тиз-тиз бүген
күченә. ...Күпме торыр, тагын күпме азар икән — Яңа йортта күпме
әләк язар икән?
Дәвамы булачак кыйсса
Малай бердәнбер Исеме Иркәҗан! Ана һәм ата иртә торалар: Кояш
төшмәсен, уятмасын, дип, Караватын каплап пәрдә коралар.
Кояш чыкмаса, көн сүрән булса, Җил какмасын! дип, чара күрәләр.
Салган ашларын ашаган өчен, «Шоколадка!» дип акча бирәләр—
Ата-анасы шулай назлагач, «Бу — ,-әрәмтамак!» дип әйтер кемнәр?
Килмәсме икән «Бушка ашады, Бушка яшәде...» диясе коннәр?!.
Рәхмәте булмады..
Кара төндә Төлке әтәч буды. Өлгермәде ләкин
ычкынып — Эләкте ул хуҗа тозагына!
«Таңда.— диде,— каты кычкырып, Бүлдермәсен
әтәч дип тырыштым Хуҗасының татлы йокысын...
Рәхмәт кенә әллә әйтешеп, Китикме без өйгә
кайтышып?!» Көлде хуҗа: — Яка миңа түгел, Хатын
сиңа рәхмәт укысын.
Әйтеп узды
Күлдән әби бер чиләк су алган. Хәл җыя ул туктап
сукмакта. Бер чибәр кыз аны куып җитә, һәм,
тормыйча хәтта туктап та, Әйтеп уза: — Күп
калмаган инде, Бер сулышта менеп җитәрсең... Уң
кулыңны чиләк бик талдырса, Сул кулыңа, әби,
күтәр син!
Сәер бер хәл
Тычканнар Мәче күмәләр Бик күбәүләп җыелып.
Каян килгән игътибар бу, Каян килгән кыюлык?
Эш шунда: Мәче аларга Тими яшәгән икән —
Татлырак ризык сайлап, ул Акмай ашаган икән.
Төлке уенча
Әтәч белән Будильникны бутый кеше, Икесе дә эш
итә дип вакыт белән. Гомер буе дус булганга
хаклык белән, Әтәчне мин Будильниктан артык
күрәм: Будильникны чөнки тотып ашап булмый, Ә
әтәчне... аны цехта ясап булмый!