Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ КИТМӘСКӘ КИЛДЕК!


Бүгенге проза турында сөйләшәбез
1. КАРАШ КИҢЛЕГЕ
үгенге татар прозасы турында башланган сүз ничек, кай якка таба дәвам итәр, кызыклы һәм күңелгә ятышлы фикерләр булырмы? Анысы безнең бу мәсьәлә белән ни дәрәҗәдә кызыксынуыбызга бәйле, дөресрәге, бу чаклысын киләчәктә күрербез. Хәтта, бик кызып китеп, игътибар казанырдай зур фикерләр кузгатылса да, бу сөйләшү генә әле безнең проза жанрын берьюлы яңа үрләргә күтәрер дип уйларга ярамый. Яхшы әсәрләр алай бер сөйләшеп алу нәтиҗәсендә генә тумыйлар. Әмма туң яту, яхшысы турында да, яманы турында да ләм-мим дәшмәү шулай ук эш түгел.
Сүзне башлап җибәргән Рафаэль Моста- фин, төрлечәрәк таләптән чыгып караганда, прозабызның бүгенге торышын тегеләй дә, болай да бәяләргә була дип куя мәсьәләне. Ишетү өчен күңелле, хәтта оригиналь яңгыраучы бу куелыш асылда буталчыклыкка алып бара Аңлашылып җитми, иик әле без югары таләп, урта таләп, хәтта кай очракта уртадан да түбән таләпләрне искә алып сөйләшергә тиешбез икән?
Р. Мостафинның күп кенә кызыклы һәм тәфсилле күзәтүләрне эченә алган «Тема, идея, әдәби осталык» дигән мәкаләсе тик бер елны, аны да элеккерәк еллар тезмәсеннән аерып алып тикшерүе һәм, җитмәсә тагын, «әгәр узган елгы әдәби әсәрләргә партия куйган таләпләр югарылыгыннан торып якын килсәк, ...1971 ел проза өлкәсендәге иң төссез һәм чырайсыз елларның берсе булды» дип үтә кистереп куйган нәтиҗәсе миндә берьяклырак тәэсир калдырды. Вәхаләнки, шул «төссез һәм чырайсыз» ел прозасында да «алдынгы замандашыбыз образын гәүдәләндерүнең уңышлы бер мисалы» була алырлык Халикъ Саматов (Г. Ахунов. «Чикләвек төше»), Барлас Камаловның «Ялыкмаслар» повестеның төп герое булган, эшлекле, принципиаль, кирәк чакта рәхимсез һәм каты куллы да була белүче чын коммунист Хафиз Кадергулов кебек образлар да иҗат ителгән икән ләбаса! (Әлбәттә, тәнкыйтьче алорның да кимчелекле якларын күрсәтә, йа хода, алайга китсә, быелгы чиктән ашкан кызу җәй кайбер тиз калгы- раучан кешеләрне хәтта кояшка да шомланыбрак карый башлауга китереп җиткерде бит!) Мин инде «мәктәп штангасын күтәреп җыйган мускуллары һәм батыр калырга чамалаган исәпләре белән бер якка чәчрәп барып төшкән» һәм үзен шулай шәп итеп атып бәргән Таш елга егетенә соңыннан ничек рәхмәт әйтергә белмичә аптырап йөргән колхоз председателе Ахунҗанов турында әйтеп тә тормыйм. «Кичәге көн председателе» башы белән бүгенге көн эшләренә тыкшынып йөрмәсен! Шулай да, уйлабрак карыйк әле, Рафаэль туган, шул «төссез һәм чырайсыз» ел прозасында да кемнәрдер булган ич! Дөрес, син аларны соңыннан үзең дә күрәсең, ләкин мәкаләнең беренче бүлеге азагында ук, булган барлы-юклы байлыкларны анализлаудан элек, бөтен бер елнын башына «төссез һәм чырайсыз ел!» Дил имән казык кагып куярга бераз ашыга төшмисеңме, дип кенә әйтүем. Аниары тагын шуны да онытмаска кирәк, аинаи элеккеге елда гына бездә «Этил суы ака то-
Б
pyjn (H. Фәттах) кебек зур тарихи роман, ■Күршеләр» (Б. Камалов), «Күпер чыкканда» (3. Нуруллин) кебек игътибарга лаек повестьлар, күзгә чалынырдай байтак кына хикәяләр деиья күрде. Инде килеп, шул •тессез һәм чырайсыз» 1971 елны алыштырган быелгы елда шактый киң диапазонлы, кешеләре төрле һәм кызыклы булган ике романны — Мөхәммәт Мэһдиевнең «Фроитовикларяын, Шамил Бикчуринның нефтьчеләр тормышын сурәтләгән һәм күл кенә гыйбрәтле хәлләрне, үзенчәлекле характерларны эченә алган «Каты токым» романын һәм дүрт-биш яңа повесть укыдык Шуның өстенә, журнал редакциясенең, нәшриятның киштәләрендә «Якын килмәгез! Юкса, шартлыйбыз!» дип торган ка- лыи-калын портфельләр бар — аларда яңа романнар, повестьлар, хикәяләр чират (?) кетеп ятмакта. Игътибар иттегезме икән, Ш. Бикчурин романының азагында «Ле- иииогорск, 1968—1972» дигән тамгасы бар. Мин моның шаһиты була алам, чынлап та, 1968 елда, Малеевка иҗат йортында ул моның башлангыч бүлекләрен миңа укып күрсәткән иде. Аннары бер елны Ибраһим Гази мәрхүмнең, Әлмәткә барып кайткач, ул «салам чәчле» егетнең өметләндергәч әйбер өстендә эшлөвен куанып хәбәр иткәнлеге хәтеремдә. Шул «төссез һәм чырайсыз» елда, бу авторның әлеге шул каты токымны: «Менә! Менә очына чыгам!» дип тирлеп-пешеп утырган чагы булгандыр- Ни өчен әйтәм мин бу сүзләрне? Прозабыздагы кимчелекле якларны ничек тә каплап калдыру яки акларга тырышу өчен түгеп — аллам сакласын! Озак сузып азаплануымның сере шунда: проза жанры кебек җитди һәм озак утырып эшләүне сорый торган жанр турында сүз ачканда, аллар тезмәсеннән яки чор каскадыннан аерым бор генә буынны өзеп алып, кисоп әйтелгән нотиҗәләр ясарга ашыкмыйк.
Тулаем алганда, прозабызда соңгы ун аллар дәвамында искә алырдай уңай яклар (күп кенә өметле яшь каләмнәр встөлде. Кеше-герой психологиясенә ти- рәигәрәк керә барабыз. Тематик диапазонның киңәя төшүе куэ алдында: нефтьчеләр, тезүчеләр, укытучылар, партия эшлек- лелере, художество интеллигенциясе вә-килләре. диңгез сәяхәтчеләре һ. б) булуга йа карамастан, уйландыра, хәтта борчый горгач кимчелекләр дә үзләрен сиздерә «илеләр Мин хәзергә әле Р. Моетафин мә- ■аләсон генә укыдым, фикер алышу барышында иптәшләр төрле якка кагылырлар дип өмет итәм, хәтта берсенә берсе охшаган фикерләр дә булыр. Булсын! Бары тик ханжалык, юкны бар итеп күрсәтергә маташу, ярашырга-хәтер саклашыр-а тырышу гына булмасын.
Мине соңгы еллар прозасында иң борчыган нәрсә: караш киңлегенең җитенкерәмәве. Моннан берничә ел элек мин, шушы юнәлештәге борчылуларымны белдерел: «Кайда сез, олы язмышлар?» дип язып та чыккан идем инде. Аннан бирле калын-ка- лын романнар, бер-бер - артлы повестьлар чыкты, чыга тора. Әмма «Менә бу безнең чорның колоритлы фигурасы!» дип төртеп күрсәтерлек катлаулы язмышлы әдәби образның өлегә күренгәне юк. Күрәсең, бу — әсәрдәге персонажның хәрәкәт итү ■платформасыпның киңлеге, аның, әйтик, атаклы зур төзелештә эшләве белән генә тәэмин ителми торгандыр. Югыйсә, соңгы елларда әдәбиятыбызда андый тезелешләрдә эшләүчеләрне күргәләдек, ләкин алар зур төзелештә эшләүче вак кешеләр, шомартыбрак әйтсәк, урта кул «работниклар» булып чыктылар. Ник алай? Барыннан да әүвәл, заманны дип әйтмибез дә инде, хәтта шул үзләре эшли торган зур заводның яки зур төзелешнең зурлыгын, нилектән зурлыгын, гомуми халык хуҗалыгы системасында аның нинди урын тотканлыгын тиешенчә төшенү, шуны төшенүдән туган иманның ныклыгы җитми. Алар бары тик үзләре эшли торган участокны гына беләләр, уңай дигәндә, шул участокны алга җибәрү өчен пыр тузып чалкан булалар, шул процесста я хатыны белен, я күрше участок кешеләре белән, күпкә китсә, заводның (тезелешнең) җитәкчеләре белән конфликтка керәләр. Әле тегесе до, бусы да уңай кеше булып, ышаиычларының-ка- рашларының төрле булуы нәтиҗәсендә туа торган конфликт булса бер хәер иде, ул чагында, кешеләр буларак, аларның карашлары, офыклары, эчке дөньялары ачыла төшер иде. Еш кына очракта консерватор-лыгы турыдән-туры эстә чекерәеп яткан бакча карачкысы белән көрәшәләр Ә укучы «уңай герой»ның юлына язучы үзе уйлап, үзе корып куйган ясалма киртәләрне, берсе артыннан икенчесен, сикереп үткәнен түземлеге җитеп укып утырырга тиеш.
Р. Моетафин. татар әдәбиятының совет власте елларында борлыкка килгән бай традицияләрен сүз арасында гына булса да искә төшереп; кайбер исемнәрне атап та үте. Әйе. бу шулай. Гадәттән тыш әдәби вакыйга булганлыктан түгел, ләкин шул
ТнаТГтЯВд^шләреЬбз тй4мәсеннән Ьерсе итеп һәм. әлбәттә, хәтердә нык сакланганлыгы өчен Гомәр Бәшировның «Намус» романындагы Нәфисә образын искә төшерик. Фронт һәм тыл, тылдагы халыкны, аерым алганда, үз бригадасындагы кешеләрне зур эшкә рухландыра алуы, кәкре куллы Сәйфи ишеләр белән конфликтка керүе — болары аның эшчәнлегенең, әгәр шулай әйтергә мөмкин булса, тышкы гәүдәләнеше. Шулар белән аралашып ук аның эчке драмасы үрелеп бара — ире Газизнең фронтта үлеп калуы, гармунчы Зиннәт йөзендә «иске романтика»ның яңадан терелеп, Нәфисәгә тагылырга йөрүе, Хәйдәргә мөнәсәбәтенә ачык караш билгеләү, төрле имеш-мимеш хәбәрләрдән килененә карата күңеленә шом кергән кайнананы тынычландырырга кирәклек — өстән-өстән генә санаганда да, яшь кенә бу авыл хатыны җилкәсендә, ай-һай ла, нихәтле йөк1 һәм ул шуларны, һич кыланусыз, көче җиткәнчә тартып бара. Әлбәттә, ялгыз үзе генә түгел, үз тирәсендәге коллектив белән. Ләкин Нәфисә уртак тел таба алган коллектив белән. Бусы — бер. Икенчедән — бусы, бәлки, иң әһәмиятлеседер — Нәфисәнең, шул гади генә авыл хатынының, чорга, ахыр чиктә безнең барыбер җиңеп чыга- чагыбызга, авылдашларына, үзенә, үзе алып бара торган эшкә бетмәс-төкәнмәс ышанычы. Менә шулар инде Нәфисәне, ул алып барган эшләрне, аның башыннан кичкәннәрне татар хатынының Бөек Ватан сугышы елларындагы олы язмышы дәрәҗәсенә күтәрә дә.
Соңгы ун-унбиш еллар эчендә иҗат иткән эшләребезне, шул җөмләдән, «Гыйл- мениса»ны бер яктарак калдырып, үзем язганнарны да, күз алдымнан үткәрдем. Әйтеп карагыз, бүгенге совет хатын-кызлары арасыннан Нәфисә язмышы накалы- на күтәрелгән хатын-кыз язмышы биргәнебез бармы? Әлбәттә, иренең үлеп калуы һич шарт түгел, ире һәм балалары белән тигез гомер итсеннәр, бәхетле булсыннар. Нәфисә кебек гел кирза итек киеп йөрү дә шарт түгел, иң соңгы модадагы ялтыравык туфли киеп йөрсен. Ләкин иҗтимагый аңы-иманы ягыннан, ягъни граж-данка буларак, андый дәрәҗәгә җиткән хатын-кыз образын мин күрсәтә алмыйм.
Шундый уңай традицияләр рәтеннән Р Мостафин Мирсәй Әмирнең «Агый- дел->ен дә күрсәтеп үтә. Совет властеның беренче ун елларындагы комсомол-яшьләр тормышыннан гыйбрәтле хәл-әхвәлләрне сурәтләү ягыннан «Агыйдел» дә. «лбөтга игътибарга лаек әсәр. Ләкин шул ук Мир сәй Әмирнең иң авыр сугыш елларычд! иң артта калган колхозга җитәкчелек итү гә үзе теләп керешкән фидакарь йөрим Миңлекамалы да бар ич. «Саф күңел» ро-манындагы Сания Ибраһимова да яхшы у> зур масштаблы персонаж. Инде килеп шушы М. Әмиребез, сугыштан соң егерме биш ел вакыт узгач, акылы һәм талантыиыи тәмам камилләшеп җиткән бер вакытындс «Балыкчы ялганнары»н бирде. Мин аиыч бу әсәрен кимсетү ягында тормыйм, анда кызыксыну белән укыла торган аерыи бүлекләр, эпизодлар бар. Әгәр «Балыкчы ялганнарычн тәнкыйть итәргә уйласам, мим, барыннан да әүвәл, авторны мавыктыргыч итеп ялганлый белмәүдә тәнкыйтьләр идем Шулай да әйтми булмый, гражданлык накалы ягыннан килеп карый башласак, бу әсәр «Миңлекамал» да, «Саф күңел» да түгел. Моңарга охшаш мисалларны барыбыздан да китерергә мөмкин. Ярый, картлар картайганнар, чишмәләре саеккан, ди. Кызганычка каршы, киң карашлы, зур эрудицияле, хәрәкәт-алымнары ягыинаи истә калырдай колоритлы образлар яшьрәкләр каләменнән дә сикереп кенә тетми ләбаса.. ' Кыскасы, язучыларыбызиьң саннары үсә, ә дөньяга карашлары тарая бара. Мондый нәтиҗәнең кайберәүләрн» сискәндерүе дә мөмкин, ләкин әдәби хәрәкәтебезгә җитди карарга һәм аны алга тибәрергә уйласак (ә без бу турыда уйлыйбыз да уйлыйбыз!), дөреслекне, гәрчә ул ачы булса да, әйтми мөмкин түгел. 2. ИХЛАС КҮҢЕЛЛЕЛЕК
Л. Н. Толстой әдәбият турындагы ** маларының берсендә әйтә: «Әсәр чын сәнгать әсәр булсын өчен, өч шарт кирәк: 1) әсәрнең эчтәлеге алып килә торгам аналык кешеләр өчен әһәмиятле булсын; 2) бу эчтәлекнең сәнгатьчә чагылышы кешеләр аңларлык ачык булсын һәм 3) авториы бу әсәрне иҗат итәргә кузгаткан этәргеч акын' эчке таләбеннән килеп тусын, ә тышлы этәргечләр нәтиҗәсендә генә булмасын». I
Бу шартларның бигрәк тә өченчесе»» ныграк тукталасым килә. Чөнки берех-н икесе бездә азмы-күпме саклана дип »»• тергә мөмкин. Менә өченчесенә килгән», билләһи дип әйтәм, минем үземдә һәр •»■ > кыт шик туа. Үзенекеме, үз җырымы! Жл- нында, йөрәгендә кайнап туганмы! Әллә заман шуны сораганлыктан, бу темни
саный. Ләкин тема җитдирәк һәм әһәмиятлерәк булган саен, аңарга мөнәсәбәт, аны сәнгатьчә чишә белү дә җитдирәк булырга тиеш. Аннан кала әлеге Лев Толстой куйган таләп: аны тасвирлау инде язучының эчке таләбенә, күңел җырына әверелгән булырга тиеш.
Әйтик, нефть турында бездә китаплар язылмады түгел. Беришеләре уңышлырак; икенчеләре төссезрәк — әмма нефтьчеләрнең, язучылар безне күрмиләр, дип әйтергә хаклары кж, алар турыида китаплар бар. Әмма шулар арасыннан миңа иң ошаганы Шамил Бикчуринның былтыр журналда басылып чыккан «Каты токым» романы булды. Бигрәк тә кай ягы белән? Язучының күңел җылысы салып, шатланасы урында чыи-чынлап шатланып, көләсе килгәндә чын ихластан көлеп, әйтә торган сүзен җырга — нәкъ үз җырына әйләндереп әйтә белүе белән ошады. Кешеләре дә җанлы кешеләр, төрле характердагы кешеләр, эшләренә дә ышанасың. Тин- Тинычның Валя дигән кызны каңгырып эзләү юлында нефть эзләүчеләргә кушылып китүе һәм ярым шуклык рәвешендә тас-вирланган бу лейтмотивның соңыннан коллективны тагын бер кат җанландыручы гомуми «хәсрәткә» әйләнеп китүе, авыл белән нефтьчеләр арасындагы элемтәләрнең җанлылыгы, табигынлеге. кызлар белен нефтьче егетләр арасындагы шуклыклар — кавышулар һәм аерылышулар, чын сүзләр һәм хәйләкәр мутлыклар — бөтенесе дә, бөтенесе дә үз урыннарында һәм бөтенесе дә язучының үз җыры, самими җыры булып яңгырый.
Шулай да бу авторның бер «саташып» китүен әйтмичә булмый. Әсәрдә күп кенә кызыклы һәм үзенчәлекле геройлар арасында Мотгәрәй дигән шәп бер егет бар. Кашларыннан алып аяк тырнакларына хәтле дияр идем мин—авыл егете. Авылны җаны-тәне белән сөя, авыл эшен белә, шуннан башка тора алмый. Хәтта бораулаучылар бригадасына кушылып, үз кеше булып киткәч тә, сменадан бушаган сәгатьләрендә якындагы колхоз кырына барып, элекке яраткан эшен — комбайнчылык эшен «татып карый» — рәхәт тә соң ком-байнга утырып иген диңгезендә чайкалу (үземнең «чайкалып» караганым юк, Мотгәрәй шатлыгын бүлешеп әйтүем!) Менә шул колхоз кырына бара-кайта йөргәч араларда Мотгәрәй кырчылык бригадасында пешекчә булып эшләүче Фәридә
ии зур кыемлыкларга дучар булмыйча әсәрнең двиья күрәчәгенә ышанудан гына аатор бу эшкә керешкәнме? Заман сораганга колак салмаска дигән сүз түгел бу. һәр художник, һәр зур художник, иҗатында барыннан да элек үз заманының ничек тә эзен калдырырга омтыла. Дәресен әйткәндә. бу — художникның чын бәһасен билгеләүче критерийдррнш»''берсе Ләкин, шуның белән бергә үк, үз ^түңеленә дә колак салырга тиеш^Мин соң бу зур- теманы әле тиешенчә үзләштереп әлсердемме? Тагын да җитдирәге: яратып өлгердемме? Бу — минем үз җырыма, үз моңыма әйләндеме? Матур сүз булганы өчен әйтелми бу.*ЛТйр чиктә, әнә шуннан, теманың һәм тормый! материалының язучыда аның чын мәгънәсендә үз җыры булып өлгерүеннән яки өлгереп җитмичә дөнья күрүеннән әсәрнең самимилеге, авторның ихлас күңеллелеге. яки, ширпотребка исәп тотып, аниан-моннан гына «ябыштырып куйганлыгы» ачыла да инде. Язучының ихлас күңеллелеге әсәрнең укучы тарафыннан яратып кабул ителүенең, эмоциональ йо-гынтылы булуының төп билгесе. Авторның кайвакыт заман кушканча дөрес кенә уйлап җиткермәве дә, икеләнүләре дә, эчке каршылыклары булуы да мөмкин — бу төзәтеп булмаслык бәла түгел. Безнең укучы акны карадан аера белә хәзер. Кирәк икән, ул аерым мәсьәләләрдә автор белән бәхәскә кереп, тегенең кайбер төгәл булмаган раслауларын кире дә кага ала. Иң әшәкесе: авторның үэ җаны белән тиешенчә исәпләшмичә, бары тик «товар»ның үтемле булачагын күздә тотып кына теге яки бу темага тотынуы. Шикләнмичә әйтергә мөмкин: соңгы елларда бездә язылган һәм күз иярмөстей тизлек белән басылып чык-кан калын-калын романнарның һәм урта калынлыктагы повестьларның йөздән сиксәне өнә шул принципта дөнья күргән әсәрләр. КамАЗ төзелешеме? Нинди сүз булуы мөмкин, яшел юл аңарга! Зәй ГРЭСына багышланганмы? Халыклар дуслыгы темасынамы? Сөйләшеп тә тормыйбыз, кулъязмаң ярты елдан китапка әверелеп өстәлеңә менеп кунаклаячак. Энәдән дөя ясарга яратучы һәртөрле демагогларга, тема базарында алу-сату белән шөгыльләнүче спекулянтларга тел чайкарга урын калдырмас өчен алдан ук әйтеп куям:
1 политик әһәмиятле бу зур темаларга ком каршы килер икән? Җитди художник. Ватанның чын гражданины андый әһәмиятле
атлы яшь кенә бер тол хатынны күреп ала. Монысы — мут, тегесе — тол,— уртак тел табалар болар, һәм чынлап табалар. Мот- гәрәйнең кулыннан килмегән эше юк, шуның естенә, ихлас күңелдән ярата да белә икән. Бергә кушылалар, язылышалар, ир- ле-хатынлы булып яши башлыйлар һәм сизеп торасың: бәхетле кавышу булды бу, ястык-түшәкләре түземле булсын! Ләкин юк, бораулаучылар бригадасы бу тәбәктә эшен бетереп, икенче тебәккә китәргә тиеш һәм шулар белән (ходай язмаганны, кул күтәреп язучы язып утырган) янәсе: безнең патриот нефтьчебез Мотгәрәй дә китә. Сау бул, Фәридә җаным, югалма, яңа гына табылган бәхет! Йа алла, «нефте- кярь»лыкның моннан да югарырак ноктасы булырмы! Нефть эзләү һәм нефть чыгару бик зур һәм әһәмиятле эштер, бәлкем, минем үземнең чыгарып караганым юк. Әмма да кеше дигәнең бер нефть белән генә дә туенып тормый бит. Авылны ярата, авыл эшен белә торган комбайнчы Мотгә- рәйне, шуның да естенә тагын, бәлки, бусы барысына караганда да өстенрәгедер — әле яңа гына үзенең Фәридәсен — бәхетен табып, матур гаилә корып җибәргән Мотгәрәйне, яшь кәләшеннән аерып, бригадага тагып җибәрү нигә кирәк булгандыр! Ул бит колхозда эшләп калса да шушы ил өчен үк файда китерәчәк. Ихтимал, бу да шул караш киңлеге җитешеп бетмәүдән, нефтьне фетишкә әйләндерүдән килгәндер!
Ихлас күңеллелек дигәннән, теге яки бу әсәрдә тасвир ителгән социаль вакыйгалардан, аларда катнашучы геройлардан тыш, дөресрәге, шулар арасында кысылып, вакыты белән яңгырап, вакыты белән иңрәп, үзен сиздереп торучы һәм асылда язучы өчен үтә газиз булган икенче лейтмотив булуы да мөмкин. Р. Мостафин тарафыннан чамача «тере классиклар» рәтеннән саналган исемнәр арасында минем «Җәяүле кеше сукмагы» дигән романым да бар. Мин үзем әйтә алмыйм, ничә мәртәбә татарча, ничә мәртәбә русча бастырып, бастырган саен корректурасын гына булса да укып, бу әсәрдә гадәттән тыш шаккат- тыргыч нәрсә таба алганым юк, шул ук вакытта, аңардан туя алганым да юк. Бу урында ул әсәрне шуның өчен телгә алам: анда минем: «Кеше нинди генә йөгерек акыллы, авызы белән кош тотучы булмасын, дөньяны, кояшны, кызларны, бигрәк тә кызларны ничек кенә диваналарча кайнар яратмасын, әгәр ул, шул булдыклылыгына масаеп, башкалардан үзгә сукмак салырга, бәхеткә җиңел юл белән ирешергә маташса, соңыннан үзенә үпкәләсен, аның ул юлы догалы юл түгел. Бәхеткә барыр юлны кешеләр бергәләп табарга тиешләр!» дигән җырым бар. Минем өчен ул җыр газиз, ул — минем иманыма әверелгән, шул җырдан башка мин ул әсәрне аза алмаган булыр идем. һәм әнә шуның булуы, шул җырның әсәрдә буйдан-буйга, кешеләр язмышы аркылы, әле сизелерлек шаулап, әле үзен сиздермичә генә иңрәд- елап килүе мине башка вакыйгаларны сурәтләгәндә дә илһамландырып торды.
Кыскасы, объектив дөньяны таныл-белу дә, кешеләрне һәм иҗтимагый барышчы дөрес аңлау да художник өчен бик кирәк, ләкин шуның өстенә художникның эчке иманы, үз җыры булу да зарури. Шуннан башка зур әсәрнең булуы мөмкин түгел. Калынлыкка калын, әмма иманы зәгыйфь китапларның булуы бик мөмкин. Безгә, ниһаять, бу ике төр китапны аера белә башларга бик вакыт. 3. СӘНГАТЬЧӘ ТӨГӘЛЛЕК
Сәнгатьчә төгәллек — әйтеп бетергесез зур нәрсә, һәм ул бездә — әдәбият белемендә булсын, тәнкыйть фикерендә булсын, иҗат практикабызда дип тә өстик — иң «онытыла» торган якларның берсе. Хәтта «онытыла» дип әйтү генә аз, гомумән, безнең тешебез үтми булса кирәк бу «чикләвеккә». Кайбер кагылган очракларда да әсәрдә форма белән эчтәлекнең тәңгәл туры килергә тиешлеге турында әстән-ос- тән берничә декларатив фраза ташлап китүдән узмыйбыз. Хәтта тәңгәллекнең нидән гыйбарәт булырга тиешлеге, аларның диа-лектик бердәмлеге, берсенең икенчесемә сәнгатьчә йогынтысы турында нинди дә булса махсус сөйләшү булганын, яки нинди дә булса бер әсәрне нәкъ әнә шул аспекттай чыгып тикшергән гыйльми хезмәтне мин хәтерләмим. Проза буенча да, драматургия һәм шигырь өлкәсендә дә. Хәлбуки, сәнгатьчә төгәддаи.— сәнгать әсәренең иң катлдүпы состав өлеше, һәм ул күп кенә аспектларны эченә ала. Әсәрдә эчтәлек белән формАның' бер-берсен тутырып, тулыландырып торуы шуның нәтиҗәсендә ирешелгәи камилле!». Әсәрдәге персонажларны,-«уйнаган рольләренә» <*• pan, урыннарына куя белү — берсен Д* кимсетмәү, берсенә дә «территориаль» өстенлек бирмәү. Артык кисәкләрне кирәк*
лед»н аерып ташлый белү. Әсәрнең эчтәлеген» һәм тасвирлана торган тормыш материалына хас аһәңен (интонациясен^ теву. һем аны әсәрнең азагыиача тигез саклау Җитдилек белән уен-көлкене. юмор элементларын аралаштыру, аларны урыи- лһ-урыисыз бутамау. шулай ук берсенә ген» үте естенлек биреп, икенчесен онытыл калдырмау. Ниһаять, әсәрне башлый белү (беренче дәрес аккорд) һәм нәкъ үз урынында, үз вакытында нокта куя белү. Дөньяда уз урынына куелган ноктадан да кемле нәрсә юк, дип раслый мәгълүм хикәя остасы И. Бабель.
Менә шушы саналып үтелгәннәр һәм баш «итмәү аркасында саналмый калган бүтән бик күп компонентлар — бөтенесе бергә сәнгатьчә төгәллек дигән төшенчәне тәшкил итәләр дә инде. Кызганычка каршы, безнең прозадан сәнгатьчә төгәллекнең түгел, сәнгатьчә төгәлсезлекнең мисалларын күпләп-күпләп китерергә мөмкин. Әлеге шул, күңел кушуы буенча булудан бигрәк, заман кушуы буенча, шау- шулы зур төзелешләргә барып, кулдан блокнотны төшермичә, бер участоктан икенчесенә сикергәләп, аяк астында буталып йөреп, соңыннан шул блокнотка теркәлгән факт валчыкларын, берсен икенчесене төкерек белән ябыштырып, ашык- пошык әвәләп чыгарылган романнарны, повестьларны алып карыйк. Уйланып «ит- мәген ситуацияләр, артык кисәкләр, метраж артыннан куу, чын белән ялганны, кешеләр белән пластмассадан катырган маиикеннарны аера белмәү — мисал китереп торуның киро'е юк — тулып ята болар Хәлбуки, заман бездән мондый маникен- нариы сорамый, алдашып маташуларга юл куймыйк, заман бездән катлаулы чынбарлыгыбызны бөтен катлаулылыгында. каршылыкларыннан курыкмыйча ачып салган һәм художникның ихлас күңеле белән нур- ландырылган җитди сәнгать әсәрләре сорый.
Тоташ пластмассадан катырган яесәр- ләрв турында озак тел чайкап тору кирәк ’• түгелдер, бәлки. Алар турында озаклап сөйли башласаң, алла сакласын, авторлары үзләрен язучылар дип уйлап, соңыннан жыеп бетерә алмаслык чүп-чар белән әдәбиятны күмеп ташлаулары мөмкин — талантсыз кешедән барысын да көт! Хәгта игътибарга лаек дип тапкан, зур коч салынып. гомумән, сәнгать әсәре югарылыгына күтәрелгән әсәрләребездә дә сәнгатьче төгәллек «аксаган* урыннар очрап-очрап куйгалый. Мин үзем, мәсәлән. Нурихаи Фәттахның «Этил суы ака торур» романын соңгы елларда дөнья күргән проза әсәрләре арасында иң җитдие дип саныйм. Иптәш зур көч салып, архив тузанында күп казынып. кузгаткан тормыш материалын үзе чын ихластан яратып, хәтта мавыгып һәм укучыларны да мавыктырырлык итеп, зур иҗат җимеше тудырган. Ләкин әнә шул җитди казанышта да әсәрнең беренче яртысы белән икенче яртысы арасында сөрлегеп китү үзен сиздерә. Әсәр, ислам кабул ителгәнче Идел, Кама буйларында яшәүче мәҗүси ыруглар, кабиләләр арасындагы үткен социаль мөнәсәбәтләрне, анарның көнкүрешендәге, гадәт-йолаларымдагы кызыклы үзенчәлекләрне сурәтләп киң планда башлана, ахырга тарая-тарая барып, ниһаять, бәк балаларының «башсыз» тәвәккәллекләрен, соешү-мәхөббәт романтикаларын бик тәфсилле сурәтләү белән очлана. Бу ыруглар арасында социаль наразыйлыклар берьюлы кодрәт белән алынып ташланмаганнардыр лабаса. Шул ук исламны китереп тагу да бер дә каршылыксыз, майлаган кебек кенә узмагандыр. һич югы, сәнгатьчә төгәллекне саклау зарурлыгыннан чыгып кына да автор мондый «сөрлегүләргә» юл куймаска тиеш иде кебек.
Барлас Камалоеның «Ялыкмаслар» по-вестенда сурәтләнгән ройком секретаре Хафиз Кадергулоа образының партия работнигы буларак та. иеше буларак та яхшы ук сөйкемле тәэсир калдырганлыгы әйтелде. Шуп җөмләдән, проза турындагы бу бәхәсне ачып җибәргән Рафаэль Мостафии да әлеге әсәргә югары бәһа биреп узды. Гадел хөкем. Әйе, Хафиэ Кадергулоа күп кенә каршылыклар алдына куелган һәм шуларны хәл кадәренчә дерес чишә ала торган җанлы, якты образ Ләкин мин үзем әсәрне беренче кат укыганда да, бу мәкаләне язу уңаеннлн яңадан карап чыкканда да бер икеләнүдән һич кена дә арыиа алмадым. Бер кеше җилкәсенә ертык күп йок йекламибезме икән без? Райком секретаре буларак, райондагы хуҗалыкларны һем кешеләр-кадрлар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне белеп тору дә Кадергулоа җилкәсендә. Баласын ташлап киткән Мәгъсүмә болан аның егет булып җиткәч кайтып төшкәй улы Азат Ишбулдии Ьөм Мәгъсүмәнең хәзерге ире. комсыз һәм көнче Әхтәм белой Мәгъсүмә арасында-ы катлаулы коллизияләр ... Шушы кыеи хәлдә Мәгъсүмә шулай ух райком секретаре
U <К У
177
оәттә, аны да тыңларга һәм булдыра алганча булышлык күрсәтергә тиеш. Шуның естенә Хафизның шәхси тормышы җимерелгән хәлдә. Сөекле хатыны, ике баласын — Ләйсән белән Рафисны ире карамагына калдырып, вакытсыз үлеп киткән. Хафиз яшьләй тол калу аянычын да татырга, балалар үстерү җаваплылыгын да күтәрергә тиеш. Шуның да естенә тагын җизнәсенә элек-электән гел яхшылык кына теләүче, ниндидер вак гайбәтләр аркасында ире ташлап качкан Гөләндәм балдыз да (син дә тол, мин дә тол, калган ягын белеп тор!) шул тирәдә бик сырпаланып йөри башлый. Кыскасы, мәшәкате баштан ашкан Кадергуловның. Бу хәлләрнең өстенә тагын кайдадыр Одесса өлкәсендә Елена Семеновна Солнцева дигән ханым да бар икән ич әле. Моннан күп еллар элек, Елена бу якларда медсестра булып эшләгәндә, Хафиз белән аның арасында яшьлек романы еыман саф җил дә булып алган. Еллар узган. Сугыш бетеп, еллар тынычлангач, Елена үз якларына кайтып киткән һәм.- «Инде менә ничә еллар үткәч, Елена исеме Хафиз колагында кабат яңгырый. Ул аның өчен яңадан туды. Ялгыз гына түгел, улы Владислав белән бергә пәйда булды».
Эшләр хәтәргә китте монда! Бөтен мондагы эшләр өзелә, Хафизны яңа табышмак биләп ала: «Кайдан килгән Владислав тагын?» Яңа тасвир, яңа бүлекләр һәм «Хат алышу озакка китәчәк» дип, без-нең хөрмәтле секретаребеэ, обкомнан рөхсәт алып, уттай эш өстендә Одесса якларына Еленаны эзләп очып китә. Эзли торгач, әлбәттә, таба. Икесендә дә үзгәрешләр. Иске хатирәләр, хәл-әхвәлләр, тәрҗемәи хәлләр. Ә ул Владислав дигәне Елена асрамага алып үстергән бер егет, имеш. Иске романтика, кабул булмаган теләкләр хакына Елена аңа Кадергулов фамилиясен биргән. Әлбәттә, берсүзсез ризалашалар һәм, көньяк күчтәнәчләре төяп, безнең секретаребыз кайту юлына чыга.
Хикәя эчендәге хикәя. Лә«ин бик озынга киткән һәм һич акланмаган хикәя. Әлеге дә баягы: бу да шул сәнгатьчә төгәллек дигән җитди хакыйкатьне онытып җибәрүдән.
Югарыда яхшы яктан телгә алынган «Каты токым» романында элекке диңгезче егет Валентин Валентинычның хат аша танышкан Валя атлы геолог кызны йөгерек фантазиясендә «гарше-көрсиләр»гә күтәреп. дагы нефть якларына килеп чыгуы, бриг», дага килеп кушылуы, бригада кешеләренең дә ярым ышану, ярым шуклык белән Тин-Тинычның хәлен уртаклашкан булып, аны әкренләп нефть эзләү эшенә ияләштерүләре кызыклы табылган оригиналь бер лейтмотив булып романның буеннан-буена сузылып килә. Дөресен әйтергә кирәк, бу сызык укучыны да яхшы ук «котырта»: нар- сә булыр, ни белән бетәр икән? Ленин ахырда бер нәрсә дә булмый. Яшь нефть-челәр слетында, бик тә прозаик шартларда егет озак хыялланып эзләгән кызын табып ала һәм кочак җәеп үк кзаышмасалар да, эшнең шул... кочакка таба юнәлеш алганлыгын сизеп, укучы күңелсезләнеп кала: «Әй, йөргән булды шашынып. Бактың исә, боларныкы да шул безнеке кебек соры финал белән бетәчәк!». Хәлбуки, нигә кирәк аларны табыштыру? Йөрсен иде Тин-Тиныч шул тиле хыялы белән. Бу тиле хыялы аны, бәлки, тагын да акыллырак эшләргә рухландырыр иде. Классик әдәбиятта шундый тиле хыяллар белән канатланып, кешеләргә файдалы эшләр эшләп йөрүче гуманист диваналар азмы!
Мәхәббәт романтикасын тизрәк «очлап» куярга ашыгу Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романында да үзен сиздергән иде. Ә болар бит барысы да ахыр чиктә, сәнгатьчә төгәллеккә зарар китерә торган ашыгучанлык.
Аяз Гыйләҗез безнең әдәбиятта — дра-матургиядә булсын, прозада булсын —үз почеркын тапкан язучы. Бу «почерк» дигәнебез, барыннан да элек, бер яки берничә аерым шәхесне төп фокуска алып, алар тирәсендә үтә төпченеп, нәзакәтле тәфсиллелек белән аларны әсәрнең «кеидегеонә әйләндерү һәм, булдыра алса, хәтта бөтен җир шарын да шул «кендекләр» тирәсендә әйләнә итеп күрсәтергә тырышу. Шул арада язучының урыны белән уйландыра торган, урыны белән буталчык философиясе дә, нечкәртелеп эчкә яшеренгән пессимизмы да кушылып китә. «Өч аршин җир», «Берәү», «Зәй энҗеләре» һәм, ниһаять, менә «Урталыкта» повесте. Мин боларны яки болай язуны хөкем итеп әйтмим — яза бирсен күңеле кушканча Мин хәтта «пессимизм» дигән сүзне дә чирканып кулланмадым. Кеше күңелендәге табигый бизәкләр палитрасыннан безнең бер бизәкне дә алып ташларга хакыбыз юк. Әгер тормыш чынлыгына тугрылыклы калыйк дисәк. Ләкин бер хакыйкатьне онытмаска
кирәк: без кешенең эчке күлмәкләрендә казыну чорында яшәмибез, без гомум халыкның уртак шигаре булган бердәм хәрәкәт, юктан бар итү, гомуми иҗат энтузиазмы, кешеләр һәм халыклар белән иулга-кул тотынып, яңа дөнья тезү юнәле-шемдә яшибез. Аяз Гыйләҗевнең исенә тешерергә һәм вакытында иптәшләрчә кисәтергә кирәк: әгәр ул чорның кире кагып булмастай бу хакыйкатен тиешенчә төшенергә теләмичә, гел аерым шәхесләр җамында казыну юлы белән китсә, аның иҗатының чор иҗатыннан аерылу куркынычы бар. Бусы инде сәнгать төгәллегенең җимерелүе генә түгел, бусы — хәвефлерәк. шомлану да бар шикелле Нәрсә генә Булмасын, алар шулай шаккаткан килеш торып калганнар, алар китмиләр, алар китмәскә, инанырга, какшамас иман белән инанырга дип килгәннәр, һәм югарыда әйтелгәннәр өстенә тагын алерның күз карашларында чак-чак кына фанатизм да бар иде түгелме икән!
Юк, мине аларның фанатизмы куркытмады, була бирсен, әмма ул кешеләрнең кояшка булган бөек ышанычлары ахыр чиктә бөтен нәрсәне җиңәчәк кебек күренә иде. һәрхәлдә, мин бу картинаны шулай тойдым.
Хәтеремә сеңеп калган: Тарусада, Ока елгасы ярына ябышып утырган һәм җәйләрен Мәскәүнең иҗат интеллигенциясе белән мыжгып торган сөйкемле Тарусада, Николай Богданов белән бер тәрҗемә өстендә «сугышып» көннәр, атналар уздырганда, колагым авырткач, мине Николайның хатыны, хәзер инде мәрхүмә Вера Дмитриевна, үзенең таныш профессорына алып китте. Заманында Кремль больницасында эшләгән, сабыр холыклы, кай ягы белендер Чехов заманындагы борынгы интеллигентны хәтерләтүче бик тә укы-мышлы бу күркәм адәм турында, ныклап тотынсаң, үзенә бер китап язарга мөмкин булыр иде. Мин бу очракта аның үзе турында түгел, аның особнягының зур бер залында, бәтен бер стенаны биләп торган картина турында сөйләмәкче булам. Билгесез бер художник тарафыннан эшләнеп, дөньяның шушы почмагында сакланып калган бу панно «Кояшка табынучылар иртә- са» дип атала иде. Бүгенгедәй күз алдымда: зәңгәр диңгез җәелеп ята. Кайдадыр еракта-еракта әлегә бик үк зәңгәрәергә өлгермәгән күксел офык диңгез белән тоташкан. һәм әнә шуннан, диңгезнең офык белән тоташкан серле ераклыгыннан, зур булып, тирә-ягына алсу нур чәчеп кояш чыгып килә. Ә бирге якта, алгы планда, диңгез ярында бер төркем олы гәүдәле мәһабәт кешеләр. Басканнар, баскан урыннарында катып калганнар, фани дөньяга ис китү юк, укыну-чукыну шулай ук юк, тынлык. тынлык! Һәм шул тынлык уртасында аларның чыгып килгән кояшка текәлгән күзләре. Олылау да бар ул күзләрдә, сәламләү дә бар. тантана да һем чак-чак
Азмы-күпме игътибар казанырдай әдәби әсәрне, үземнең чордашым иҗат иткән әсәрне укып чыкканнан соң, мин һәр вакыт үземә-үэем бер сорауны куям: мөмхинме бу әсәрнең авторын теге зур гәүдәле кешеләр төркеме янына илтеп бастырырга! Ышанычы, иманы ягыннан шул төркем-дә басыл торырлык коч вә түземлек бармы монда!
Дөресен әйтим, кайвакытта икеләнебрәк тә калам: эсер шома язылган, кешеләре дә, хәл-әхвәлләр дә үз урыннарында кебек, ә менә авторның үзе «чыгарган» кояшка теге зур гәүдәле кешеләрдә чагылган иман кебек чын ихластан инанганлыгы сизелми.
Ә бит без кояшның кайсы яктан чыгасын беләбез — безгә моны боек тәгълимат ияләре әйтеп, язып калдырган.
Без тагын шуны да беләбез: без кояшның чыгышына таң калып, аны сәламләп тору өчен генә килмәдек деиьяга. Без кояшны чыгарышу, аның чыгышына җирне һәм күкне әзерләү, иң әһәмиятлесе. кешеләрне, үзебезне әзерләү әчем киадек. һәм без үз алдыбызга бөек максат итеп куйган изге эшебезне җиренә җиткермичә, бер адым да чигенмәскә, бер кая да китмәскә дип килдек. Ә безнең алда торган бурычлар, кояшка табыиучыларныкыиа кә- раганда, чагыштыргысыз зуррак һәм җитдирәк Проза турындагы әңгәмәгә кушылып әйтергә тиеш тапкан бу сүземне мин каләмдәш иптәшләремнең барысына да — елкәниореие де. яшьләренә дә — иҗат эшләрендә какшамас имен, эур бурычлар алдында каушап калмастай көч вә гайрәт теләү белән бетерәм.