ЗУР ҺӘМ ҖАВАПЛЫ КҮРГӘЗМӘ
зган ол ахырында Ленинград шәһәрендә Татарстан рәссамнарының сәнгать күргәзмәсе булды. Ленинградның дәүләт Рус музеенда үткәрелгән һәм ай ярым дәвам иткән бу күргәзмәгә республикабыз рәссамнарының иң яхшы әсәрләре куелды. Күргәзмә тематик яктан да терле булып, анда республикабыз тормышын, аның алдынгы колхозчыларын. завод эшчеләрен һәм КамАЗ тезүчеләрне сурәтләгән полотнолар, инду-стриаль һәм лирик пландагы пейзажлар натюрмортлар. китапларга иллюстрацияләр, политик плакатлар да шактый зур урын алган иде. Ул әсәрләр техник яктан да тәрлечә башкарылган: линогравюра, офорт, акварель. Театр постановкаларына эскизлар, скульптура, декоратив бизәү сәнгате һәм халык иҗаты әсәрләренә шулай ук тиешле урын бирелгән иде.
СССР тезелүгә 50 ел тулган кеннәрдә Ленинградта оештырылган бу зур күргәзмә безгә. Татарстан рәссамнарына бер яктан, зур бәйрәм булса, икенче яктан бик җитди сынау да булды. Безнең әсәр- лоребеэиең йеэ еллар буена Рус музеенда җыйналып килгән классик әсәрләр белән реттон куеп күрсәтелүе, әлбәттә, бик зур һәм җаваплы эш- Шул ук вакытта бу без-нең сәнгатебезне хермәт итү дә иде. Без күргәзме ачылу кененә Ленинградка килгән Казан рәссамнары, асәрлеробеэнең әгеге музейда күрсәтеләчәген белеп дулкынландык. Чонки әсәрләребезне атаклы рус рәссамнарының заман сынавын үткән классик әсәрләре белән чагыштырып карарга, шуннан үзебезгә нәтиҗә ясарга мемкин булачак иде.
Ленинград урамнарын һәм мәйданнарым карап йергондә мин Габдулла Тукайны искә тешердем. Ул да заманында шушы шәһәрдә булган бит. Мин әиы шул үз гомерендә нибары бер талкыр килүендә Эрмитажны яисә Рус император музеен карап чыккандыр дип әйтә алмыйм. Мегаен авыру шагыйрьмен музейлар карап йерерлея хәле дә. вакыты да булмагандыр. Ләкин безгә шунысы яхшы мәгълүм: Тукай рәсем белән кызыксынган, шул турыда чын-чын- нан кайгырткан Шул елларда ук инде татар халкының уз профессиональ рәссамнарын күрергә хыялланган.
Шагыйрьнең хыялы тормышка ашты. Соңгы илле ел эчендә безнең Татарстаныбыз экономикасы ягыннан да. культурасы ягыннан да танымаслык булып алга китте Социалистик милләтләрнең тугандаш семьясында халкыбызның культурасы, сәнгате. шул исәптән рәсем сәнгате дә. бик нык үсте. Бүтән тугандаш халыкларның рәсем сәнгате белән үзара тыгыз бәйләнеш тотып, безнең ресем сәнгатебез заман сәнгате ирешкән югарылыкка күтәрелде, һәм менә хәзер ул совет җәмәгать челеге алдында бик җаваплы имтихан тота.
Күргәзмә залында поесс конференция
У
СӘНГАТЬ
бара. КПССның Татарстан өлкә комитеты культура бүлеге мөдире М. Мусин матбугат, радио, телевидение һәм төрле җәмәгать оешмалары вәкилләрен республикабыздан килгән сәнгать эшлеклеләре делегациясе белән таныштыра. Без барлыгы унтугыз кеше. Рәссамнар һәм сәнгать белгечләре. Бик истәлекле, дулкынландыра торган минутлар бу. Ленинград җәмәгатьчелеге безнең әсәрләрне ничек кабул итәр? Матбугат, радио һәм телевидение хезмәткәрләре безнең күргәзмә хакында нәрсә язарлар?
Ул минутларда мин менә шул турыда уйладым һәм бүтән иптәшләр дә шундый- рак хәл кичергәннәрдер дип уйлыйм.
Әле күргәзмә ачылганчы ук безнең янга космонавт Леонов килде Ленинградка комсомоллар чакыруы буенча килгән дә шул уңайдан безнең белән дә күрешеп китәргә булган. Мин рәссамнарыбыз белән таныштырганнан соң, ул бик җентекләп безнең әсәрләрне карал чыкты һәм күргәзмәнең кызыклы икәнлеген әйтте.
«Совет Татарстаны ошады,— диде ул, саубуллашып киткән чагында, — уңышлар телим. Казанга һичшиксез барачакмын.»
Күргәзмә ачылуга халык бик күп җыелды. Ленинград рәссамнары да. сәнгать яратучы яшьләр, якташларыбыз һәм Ленинградка килгән туристлар да бар иде анда. Культура идарәсе. Художниклар союзы һәм Рус музее безнең делегацияне кайнар котладылар, күргәзмәбезнең әйбәт булганлыгын әйттеләр һәм тагын да зуррак иҗади уңышлар теләделәр.
Күргәзмә ачу тантанасыннан соң бу зур вакыйга уңае белән безне беренче булып СССРның халык художнигы Е. Моисеенко котлады.
Безнең күргәзмә зур-зур җиде залга ур-наштырылган булып, анда сиксән ике рәс-самның һәм халык осталарының ике йөздән артык хезмәте куелган иде. Күпчелеге соңгы елларда иҗат ителгән ул хезмәтләр арасында республикабызның мәгълүм рәссамнары Л. Фәттахов. Н. Сокольский, Н. Кузнецов, С. Лывин В. Куделькин. М. Хәй- ретдинов Е. Зуев, И. Халиуллевларның рәсемнәре; Б. Урманче, Р. Нигьмәтуллина. В. Маликов, Н. Адылов, А. Бәширов, А. Абдрашитовларның скульптуралары, И. Язынин, Э. Ситдиков. Е. Киселева, И. Колмогорцева, В. Карамышев. Г. Рах- манкулова, Т. Хаҗиәхмәтов, В. Поповлар-ның график хезмәтләре; Ә. Тумашев,
П. Сперанский. Э. Гельмсларның театраль* декоратив эскизлары. Шунысы куанычлы, бу күргәзмәдә өлкән буын рәссамнарының әсәрләре белән рәттән яшь рәссамнары- бызның хезмәтләре дә шактый урын биләп тора.
Безнең күргәзмәнең экспозициясенә По- леновның этюдлары һәм «Христос и грешница» картинасы куелган зал аша керергә кирәк булачагын белгәч, без шундый атак, лы рәссамның әсәрләреннән соң безнекеләр ничегрәк күренер, югалып калмаслар микән, дип борчылдык. Өстәвенә, күрше залларга да атаклы рәссамнарның иң яхшы әсәрләре куелган. Безнең белән күршедә генә Репин һәм Суриков, Серов һәм Левитан... Менә шулар залыннан безнең залга кергәндә ничек борчылмыйсың инде.
Поленов залының ишегеннән керүгә минем «Минзифа Халиуллинапм — Питрәч районындагы Вахитов исемендәге колхозның алдынгы терлекчесе күренә. Ул елмаеп тора, күргәзмәгә «Рәхим итегез!» дип әйтә шикелле. Аның янында минем тагын бер картинам — «Көчле кешеләр». Бу да шулай ук Вахитов исемендәге колхоз тормышыннан алып язылган яшь һәм алдынгы сыер савучыларны чагылдырган әсәр.
Сул якта Л. Фәттаховның «Сабан туй» исемле зур полотносы. Сабан туена җыйналган халыкның дәртен, рухын дөрес итеп, җанлы итеп күрсәткән әсәр. Бу картинаны күргән саен мин Әтнә, Арча якларында сабан туйлары чорында Лотфулла Фәтта- хов белән бергә язачак картиналарыбыз өчен этюд материаллары әзерләп йөргән чакларыбызны искә төшерәм. Күргәзмәдә Л. Фәттаховның «Яңа буралармы да куелган. Бу шулай ук тамашачыларның игътибарын җәлеп итә торган картина.
Мин искә алып киткән әлеге картиналар белән рәттән туган ягыбыз табигате күренешләрен сурәтләгән картиналар да эленгән. Мәхмүт Усманов һәм Андрей Про- копьевның Идел һәм Кама пейзажларын чагылдырган картиналары. Николай Кузнецовның «Казан Кремле», «Казан — биш диңгез порты» исемле полотнолары. Сергей Лывинның «Кокушкино — Володя Ульяновның беренче сөрген урыны»._
Туган як күренешләрен сурәтләгән кар-тиналардан соң туган республикабызның колхозчылары һәм эшчеләре образларын чагылдырган полотнолар куелган. Монда Лениногорск рәссамы Мәснәви Хәйретди- новның «Вахтадан соң», Валерий Скобеев-
ның «Яшьләр, комсомоллар. Бораулаучыларны, яшь рәссам Варис Хәсәновның безне икмәк белән тәэмин итүче данлы игенчеләрне сурәтләгән «Икмәге»... Тарихи-ре- волюцион темага багышланган картиналар да байтак. Казан театрларында эшләүче рәссамнарның хезмәтләре үзләре аерым | бүлмәгә урнаштырылган. Ә графика залында И. Язынинның «Иделдә сугыш» исемле линогравюралар сериясе белән бергә Э. Ситдиковның «Кызыл байрак» кешеләре», В. Поповның «Героик симфо- нияясе, «Яңа Казаняы... Шунда ук Л. Киселева, В. Федоров, Н. Сәләхиев, И. Закиров, ларның совет индустриясе гиганты — КамАЗны төзүгә багышланган плакатлары. КамАЗ темасы безнең рәссамнар иҗатында тиешенчә чагылыш таба алганы юк эле. Ләкин шуңа омтылышлар бар инде. В. Ку- делькин һәм Е. Симбириннарның картиналары — әнә шул омтылышның мисаллары.
Бу күргәзмәне оештырганда без Ленинград тамашачыларын республикабыз хезмәт ияләренең тормышы һәм эшләре белән тулырак таныштыруны күз уңында тоттык: рәссамнарыбызның нәкъ әнә шул темаларны яктырткан картиналарын алып бардык. Шул ук вакытта рәссамнарыбызның нинди уй-хисләр белән яшәүләрен, аларның тематик диапазонын да ленинградлыларга күрсәтүне бурыч итеп куйган идек. Нигездә шул максатларыбызга ирештек шикелле.
Безнең әсәрләребез хәзер сәнгать тәнкыйтенең иң югары таләпләренә җавап бирә ала. Моның шулай икәнлеге соңгы елларда аеруча ачык чагылды. Республикабыз рәссамнары иҗат иткән әсәрләр РСФСР масштабында гына түгел, бәтен союз масштабында уздырылган күргәзмә-ләрдә дә күрсәтелеп, тамашачылар һәм сәнгать белгечләре тарафыннан уңай бәя алды, Ә кайбер рәссамнарыбызның хеэ мәтләре хәтта чит илләрдә уздырылган күргәзмәләрдә дә күрсәтелде. Шулай итеп, татар рәсем сәнгате үз республикабыз чикләрен үтеп, бик еракларга китте һәм һәркайда уңай бәя тапты.
Газета-җурналларда бу турыда үз вакытында языла килгәнлектән, хәзер артык күп сөйләп торуның хаҗәте юктыр дип уйлыйм һәм, Ленинград күргәзмәсенә йомгак ясап шуны гына әйтеп китмәкче булам: бу күргәзмә безнең иҗатыбызга тагын бор тапкыр җитди сынау булды һәм киләчәк иҗатыбызга ул, һичшиксез, уңай тәэсир ясаячак.
Әгәр Ленинградның үзе турында безнең республикабыз рәсем сәнгате үсешенә аның йогынтысы турында берничә сүз әйтми калсам, минем бу мәкаләм һич тә бо- тен була алмас иде.
Петербург Художество академиясендә әле егерменче гасыр башында ук Казан художество мәктәбен тәмамлаган байтак кеше белем ала. Аннары алар, Казанга кайтып, үзләре яшьләрне, шул исәптән булачак беренче татар рәссамнарын да укыталар. Николай Фешин, Павел Беньков кебек сәнгать осталары — әнә шундыйлар. Өлкән буын рәссамнарыбыэдан Садри Ахун, Мортаза Абдуллин, мине училище-да укыткан Нәбиулла Вәлиуллин, Константин Счастнев. яшьрәкләрдән Әнәс Тума- шев, Рада Нигъмөтуллина. Тавил Хаҗиәх- мәтов, минем укучым Евгений Сидоркин — барысы да Ленинград Художество академиясендә укып кайткан кешеләр. Василь Маликов һәм Сергей Бубеннов шулай ук Ленинградтагы Мухин училищесында белем алдылар. Республикабызның унбишләп егет һәм кызлары хәзер дә Ленинград художество уку йортларында белем алалар.
Зур сәнгать культурасы булган Ленинград безгә үзенең музейлары белән дә бик якын. Аларда тупланган көнбатыш Европа һәм рус сәнгатеннән без үрнәк алабыз, сәнгать серләренә төшенәбез.
Безнең буын кешеләре утыз тугызынчы елның көзен яхшы хәтерлиләр. Ак финнарга каршы сугышу... Ленин шәһәре куркыныч астында иде. Шул көннәрдә без, Казан художество училищесының бишенче курс студентлары, фронтка җибәрүләрен үтонеп. Хәрби комиссариатка бардык. Безгә унтугыз-егерме яшь иде. Әни бу хәлгә борчылып елап җибәрде. Чонки аның икенче улыннан да аерыласы килми. Олы улы — минем танкист абыем — инде яраланып. Ленинград госпиталендә ята иде.
Без, яшьләр, үз сүзебездә тордык: декабрь аенда Кызыл Армия сафында хезмәт итә идок инде.
Сугыш елларында Казанда яшәгән Ле-нинград рәссамнары, үзләренә һәм торак, һәм ризык белән ярдәм иткән өчен, республикабыз рәссамнарын хәзер дә иң җылы сүзләр белән искә апалар. РСФСРның атказанган рәссамы Костров, мәсәлән, «Казан кешеләре әйбәт алар», ди.
Казан рәссамнары сугыш елларында, үз авызларыннан езеп. блокададагы Ленинградта яшәүче 80 яшьлек рәссам Остро- умова-Лобедевага посылкалар җибәреп
торганнар Шул ук вакытта иҗатларын да дәвам иткән алар. Ленинградның иң елкән сәнгать белгечләреннән берсе Петр Евгеньевич Корнилов та ул авыр елларда Казанда яшәгән чагын хермәт белән искә ала.
Ленинград рәссамнарының елкәннәре Казанда яшәгән сугыш чорында безнең Татарстан рәссамнары Ленинград тирәсендә фашистларга каршы керешеп йөрделәр. Василь Маликов Ленинград фронтының алгы сызыгында сугышканда аңа нибары унсигез яшь кенә иде әле. Ә хәзер ул ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемне йөртүче рәссам. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике Дан ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән бу рәссам Ленинградта үткәрелгән күргәзмәдә «Хәтерли-сеңме, иптәш» исемле мрамор портреты белән катнашты. Бу — рәссамның полкташы, Ленинград тирәсендә барган сугышларның берсендә һәлак булган кызның портреты. Рәссамның шул күргәзмәгә куелган икенче портреты «Муса Җәлил» иде. Муса Җәлил шулай ук Ленинградтан әллә ни ерак булмаган Волхов фронтында фашистларга каршы көрәшеп йөргән бит. Сугыштан соң байтак еллар Казанда эш-ләгән рәссам, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Семен Ротницкий сугыш елларында шулай ук Балтик буенда—Ори- енбоум участогында артиллерист булып хезмәт итә. Сугышның безнең өчен иң кыен вакытларының берсендә, 1941 елның азагында, мин үзем дә Елец тирәсендә сугышта идем Шул кырык беренче елның 9 декабренда Ленинградтан ерак булмаган Тихвин янында безнең гаскәрләрнең немец оккупантларын туздыруы турында Совинформбюро хәбәрләрен тыңлаганда бүтән иптәшләр дә минем кебек үк шатланганнардыр дип уйлыйм. Ул чакта без барыбыз да бер уй — Ленинградны блокададан азат итү уе белән яна идек. Ленинград миңа тагын бер ягы белән ка-дерле: анда минем полкташларым. 148 иче укчы дивизия ветераннары яши һәм эшли.
Күргәзмә барган көннәрдә без. Татарстан рәссамнары, Ленинградның Пискарев зиратына да бардык. Ябалак-ябалак җепшек кар ява. Тантаналы-кайгылы музыка яңгырап тора. Зират капкасы буена корылган павильонда — рәсемнәр. Ленинград блокадасы күренешләре. Шул чактагы кешеләр. Павильондагы витриналарның берсенә мәктәп баласы Таня Савичева көндәлегенең битләре куелган. Барысы алты бит кәгазь. Аларга Таня кемнәр кайчан үлгәнен языл барган. Соңгы биттә: «Барысы да үлеп беттеләр. Үзем генә калдым. Таня» дип язылган. Блокада вакытында күпме кеше һәлак булган. Шушы Пискарев зиратында гына да 500 меңгә якын кеше күмелгән. Болар бөтенесе дә сугыш корбаннары. Гитлер Ленинградны тәмам юк итәргә боерык биргән. Ләкин Ленинград— герой шәһәр бирешмәде. 900 көн блокадада булуына да карамастан, җиңеп чыкты— Павильонның тышкы стеналарында алтын хәрефләр белән «Горур геройларга үлем-сез дан!» дип язылган. Ил-ана обелискы янына безнең делегация исеменнән кызыл канәфер чәчәкләре куйдык.
Ленин шәһәре сугыш калдырган яраларын төзәткән инде. Аның элек тә искиткеч яхшы проспектлары, мәйданнары хәзер тагын да матурланган. Яңа йортлар, культура сарайлары салынган. Шәһәр тирәсе бөтенләй танымаслык булып яңабаштан төзелгән. Кыскасы, Ленинградта тарихилык белән заманчалык икесе бергә үрелеп алып барыла һәм ул безгә күргәзмә көннәрендә әнә шул яклары белән дә кадерле булды.