Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЬЛЕК УТРАВЫМ


'’8И!тИ арнизонга кайту белән үзебез яшәгән казарма буса- X гасыннан атлап керергә туры килмәде, мине туп- туры санчастька озаттылар. Петлицасына бер О ■ «шпал» таккан өлкән врач авызымны ачтырып, та-магымны карады, үпкәмне тыңлады.
. — «Ангина. Плюс воспаление легких»,— дип
’ башын чайкап куйды.
Мин а1'* ЯРЫМ буе санчасть койкасында аунаган *1 арада.безнең взвод разведчиклары «дошман»окоп- ларына чын гранаталар ыргытырга, наганнан, дөресрәге, пистолеттан атарга өйрәнгәннәр. Болар турында мина хәлемне белергә килеп йөргән Миңнулла сөйли:
— Бөергә таянып кына атып җибәрүгә, уң кулың наган белән бергә өскә күтәрелә. Шул вакыт күзне йоммаска кирәк, якташ,—ди.
Ә мин монда үз-үземә, язмышыма үпкәләп ятам Ил чигеннән ике йөз метр гына ераклыкта, самурай туплары прицелы астында... төрле дарулар кабул нтәм...
Төнлә тревога булган саен безне, носилкаларга салып, урыннан* урынга күчерәләр, юри мыскыл иткән сыман, салкын коридорга чыгаралар...
Штык сугышы өчен карачкылар үреп җыйган Миңнулла Старшинага бер чемодан да үреп биргән. Якташым мина Мәйсәрәнең хатын укып күрсәтте. Оекбаш белән йон бияләй бәйләп салдым, тиздән алырсың, дигән. Ферма мөдире абзар түбәсеннән егылып, аягын имгәткәч. аның урынында вакытлыча Мәйсәрә эшли икән. Сыерларын да сава, фермага да баш. Хатның ахыры җыр белән тәмамлана:
Тал бөгелә. тал бөгелә. Әллә тамырсыз микән? Аккош булып очып барсам. Каршы алырсыз микән?
Ахыры Башы II санда.
— Полк оркестрын уйнатып каршы алырбыз, килүен генә кил,— ди Миңнулла, ихлас күңелдән елмаеп.
Отделение командиры да бер-ике тапкыр хәлемне белеп китте. Беренче килүендә ул үзен ничектер сәер тотты, рәтләп сөйләшмәде дә, гел читкә карап утырды. Әйткән сүзе шул булды: «Тизрәк терел...» Минем тизрәк терелүем отделениене койрыкка сөйрәмәс өчен генә кирәктер инде аңа.
Икенче килүендә дә шул ук сүзләрне кабатлады, ләкин аларга башка мәгънә биреп: «Тизрәк терел, якташ, Амурда боз кузгалыр чак җитә»,— диде.
Отделение командиры чираттан тыш нарядны кире алды. Миңа жи- нел булып китте, хәтта хисләрем ташый башлады. Караштырып ятсын дигәндер инде. Батраков мина хәрби уставлар алып килгән, шулар янына «Хуш, мылтыгым»ны да кыстырган.
— Укып чыктым,— диде ул, китапны тумбочка өстенә куеп,— мә-хәббәт бик матур бирелгән. Мәхәббәтнең кайчан ямьсез булганы бар инде аның...
Батраков бер ноктага текәлеп, тынып калды. Күрәсең, роман аның күңелен кузгаткан, уйланырга мәҗбүр иткән.
— Лейтенант Генри Кәтриине ничек кенә яратмасын, аны барыбер бәхетле итә алмады шул,— дип авыр сулап куйды командирым,— читлектәге кош бәхетле булмый инде ул.
Ул гимнастерка кесәсеннән фотокарточка алып, мина сузды. Биш- алты яшьләр тирәсендәге малай белән кыз урындыкка утырып, рәсем гә төшкәннәр. Яннарында гади генә киемнән, бик мөлаем бер хатын басып тора. Малайның йөзе, Батраковныкы шикелле, түгәрәк. Кызы очлы иякле, күрәсең, әнисенә охшаган.
— Походта йөргәндә дә, ату кырына барсам да, шуларны уйлыйм, йөрәккә төшәрдәй салкыннарда шулар җылысы белән җылынам,— диде Батраков, күзләрен моңсуландырып. Бераз тынып торганнан соң, миннән кинәт сорап куйды:
— Синең яраткан кызың юк, ахры, кызлардан бер дә хат алмыйсың шикелле!..
Батраков киткәч, мин бик озак уйланып, үземчә ләззәтле тойгылар кичереп яттым. Җылы сүз — җан азыты дип, юкка гына әйтмәгәннәр, мөгаен. Дөньям бер кешегә киңәйгәндәй булды.
һәркемнең изгеләрдән изге әтисе, әнисе бар. Ләкин кеше тормыш юлына аяк басканда өченче берәүне сайлый, йөрәгемә ут салырлык, хисләремне яңартып торырлык кемем бар минем? Сабый чактан күңелемдә йөрткән бер кыз бар барын. Тик аның исемен кемгәдер белдерергә, кычкырып әйтергә куркам. Иллюзияләрем челпәрәмә килер, аннары дөньяның кызыгы бетәр төсле.
Җиденче класста укып йөргәндә, Аксәет авылы клубында бәйрәм саен спектакльләр куя торган идек «Йолдыз» дигән пьесада ул пионерка кыз йолдыз ролен башкарды. Мин —Марат. Без аның белән сәхнәдә гел бергә булдык, соңгы пәрдәдә колхоз амбарына ут салырга килгән кулак малаен караңгыда сагалап тордык. Йолдыз куркуыннанмы, дулкынлануыннанмы, дер-дер калтырап, минем кулыма тотынды. Аннары, бер-беребездәи ераклашкач, кулак малае кызның галстугыннан буып алды, ә мин көтмәгән дошманның җилкәсенә сикердем. Шунда ук чатан каравылчы килеп чыгып, вакыйганы безнен файдага хәл итте. Тагын ниләр булды соң? Без, залдагылар ишетерлек итеп, киләчәк турында хыялландык, мәктәпне тәмамлауга, вузга китәрбез, дидек. Мин боларны күңелемнән чынга юрадым...
йолдыз миннән берничә яшькә кече иде. Ләкин миңа караганда кыюрак та, чаярак та Концерт вакытында Тимеркәй абый баянын сыздырып җибәрсә, йолдыз (мин аны киләчәктә дә сәхнәдәге исеме белән йөртер-
мен), дөньясын онытып, күбәләк шикелле талпына башлый. Аннары аты- _ лып, бөтерелеп сәхнәгә чыга. Шундый җитез, шундый да җинел бии, залда 5 ана сокланмаган кеше калмый Мин мәктәпкә йолдыз йөри торган сук- в мактан барырга тырыша идем. Капка төбенә чыгып басам да, аның =- сельпо тавыннан күтәрелүен көтеп алам. Зәңгәргә ал бизәк төшкән яу- > .тыгын бәйләгән, зәңгәр пальто кигән ул килә. Бер кулында сумка, нкен- х чесендә кара савыты. Аскы иренен аз гына турсайткан да, шундый £ горур, шундый омтылышлы итеп атлый, ә мин анардан да горуррак = булып, аны күрмәмешкә салышып узып китәм...
йолдызга хәзер ничә яшь икән инде?-
Яз бирелә иртә һәм бик кинәт килә. Бездәге шикелле, гөрләвекләр ташып акмый. Барлы-юклы кар берничә көн эчендә эреп, комга сеңеп бетә. Март урталарында инде гимнастеркадан йөрергә мөмкин. Көньяк океаннар аша, Бөек Кытай стеналары өстеннән очып, үз илләренә ашкынып кайткан елтыр канатлы сыерчыклар өздереп-өздереп язны мактыйлар, рәхәтләнеп кояш нурында коеналар. Безнең гарнизонда сыерчыклар да, күгәрченнәр дә күп. Күгәрченнәр строй барган чакта аяк астында чуалалар. Алар штыклы мылтыктан да, җырдан да курыкмый- лар. Сыерчыклар тынычрак урынны ярата. Чөнки шау-шу эчендә моңнары югалып кала. Сыерчыклар оя сайлаганда гарнизонда тынлы оркестр тавышы ишетелмәде. Май парадына хәзерлек башланыр алдыннан музыкантларга ял бирделәрме, әллә канатлы дуслар турында шулай кайгыртканнармы'-' Кызылармеецлар, командирлар кушканны көтмичә, полигоннан табып алып кайткан калдык-постык мишень фанерларын файдаланып, аллан ук сыерчык оялары хәзерләп куйганнар. Мин санчастьтан терелеп чыгуга, Миңнулла да ике сыерчык оясы ясап элгән
— Берсең сиңа атадым,— диде якташым, казарма түбәсендәге янәшә торган ояларга күрсәтеп. — җанын теләгәнен сайла.
Старшина Громов безне Амур буена алып чыкты. «Чик буенда йөрергә разведчикларга гына рөхсәт ителә»,— диде ул. Без бу дәрәҗәбез белән горурлана һәм разведка взводының батальондагы башка подразделениелардан кай ягы беләкдер аерылып торуын тели идек. Ләкин аерма шунда гына була походта, хәрби өйрәнүләрдә без барысыннан да күбрәк йөрибез, чабабыз һәм, киресенчә, барысыннан да азрак ял итәбез «Дошман» белән, әлбәттә, беренче булып очрашабыз. Егетләр шуна да риза.
Кулда бинокль. Бөтен взводка бер стереотрубабыз да бар Амур аръягындагы һәр күренешне күңелгә язып, кәгазьгә төшереп барырга кушты взвод командиры.
Елганын киңлеге биредә дүрт йөз метр чамасы булыр Боз кузгала башлаган чак иде. Дәһшәтле шыгырдау, ыңгырашу авазлары ишетелеп куй. Күз алдында калын бозлар чатнап, кара упкын хасил була Куәтле язгы агым белән боз утраулары арасында үлем тартышы бара Ике дәүләт чигендәге нейтраль бозлар шашынып үрә басалар да, кинәт су астына чумып, юк булалар. Аннары башка урыннан калкып килеп чыгалар.
Маньчжурия таулары киртләч киртләч. Урман мазар, агач заты күренми. Кем әйтмешли, маймылның арт ягы шикелле Амур яры буйлап шоссе юлы сузылган. Берәм-сәрәм машиналар үтеп тора
Калкулык өстендәге мәйданда ниндидер ярышлар бара Моңа беренче булып Батраков игътибар итте:
— Иптәш старшина, ориентир номер 2, атлы белән җәяүле куыша. — дип доклад ясады ул.
Без бу тамашаны кызыксынып күзәтә башладык. Атын камчылап, бөи-н куәтенә чабып барганы — офицер, күрәсең. Ул янәш.-еидә барггч
әдип МАЛИКОВ
жәяүлегә дә кизәнеп ала. тегесе, хуҗасына ияргән акыллы эт шикелле, артка да калмый, алга да чыкмый.
— Чираттагы дрессировка,— диде взвод командиры, бераз паузадан соң,—солдатларны җитезлеккә өйрәтәләр, йөгерә алмагаинарны, гадәттә, муенына бау кидереп, ат койрыгына тагалар. Әнә, күрәсезме, берсен носилкага салып алып киттеләр.
Самурайлар физик көчкә ныграк исәп тоталар, элек-электән калган дзюдо көрәше алымнарын өйрәнәләр, үзләрендә виртуозлык тәрбиялиләр дип, батальон комиссары да сөйләгән иде.
Маньчжурия чигендә безгә каршы Квантун армиясе тора. Император гаскәре — Совет кешеләрен күралмау рухында тәрбияләнгән башкисәрләр.
Хәйхә горнизонында нинди частьлар урнашкан булуы да безгә мәгълүм иде: Кореяда һәм Кытайда сугыш чыныгуы үткән укчы-тау дивизиясе, бер кавалерия бригадасы, артиллерия дивизионнары, «үлемдар»- лар батальоны, танк астына ташланырга өйрәтелгән сумкалы этләр көтүе... Шулар белән йөзгә-йөз килеп, кайчан да булса бер очрашырга туры килер микән?
Без дәүләт чиге буендагы траншеяларда ятабыз. Күңелдә әллә нинди шомлы уйлар кузгала. Туган ил менә шушы тревогалы сызыктан, күңелдәге әнә шул борчулы уйлардан башланмый микән?
Амур елгасы безнең күз алдында боздан әрчелә бара. Ат эчергән бәкеләр, яр буйлап сузылган кышкы юллар ага. Ят күз карашлары, мылтык прицельләрс белән икегә бүленгән Амур, тәүге дулкыннарын тәгәрәтеп, кояш нурларында иркәләнә. Елга өстендә каяндыр акчарлаклар пәйда булды.
Амур буйлары белән без җәй көне саубуллаштык. Ул һич көтелмәгәнчә булды.
Полк ул чагында Благовещенскидан йөз кырык чакрым ераклыкта оборона эшләре белән мәшгуль иде. Бу ерак араны илле градуслы июнь кояшы астында, бөтен хуҗалыгыбызны үз җилкәбезгә салып, җәяүләп үттек. Итек кунычы балтырны пешерә, итекләрдән балык мае саркып чыга. Башка киеп куйган корыч каска, тимер мич шикелле, ялкын бөркеп тора. Юлда берничә тапкыр сазлык кичәргә туры килде. Сусаулары чигенә җиткән кызылармеецлар, үз-үзләрен белешмичә, тутык төсендәге сасы саз суына ташланалар. Командирлар аларны кире борып җибәрә. Бил каешындагы флягалар бушап калган. Янәшәмдә Миңнулла атлый. Ул ялгыш кына минем флягама кагылып куйды. Су чапылдаган тавыш ишетелде. Чылтырап аккан чишмәләр, туган якның бормалы инешләре, сиртмәле коелары күз алдына килде. Фляга төбендә запаска бер йотым су калган иде. Без аны Миңнулла белән бүлешеп, иреннәребезне чылаттык. Шуны һич онытмады якташым, соңыннан да телгә алып, гел сөйли торган булды. Бу хакта Мәйсәрәгә дә язган. Бәлки шул кечкенә, бик кечкенә нәрсәләрдән, әйтик, бер йотым судан башланадыр ул солдат дуслыгы...
Юлда ике тәүлек буена рәтләп ашау да, ял да булмады. Без аяк өсте йоклап бардык. Колонна туктаса, алдагы иптәшнең ранецына борын белән төртеләсең, шунда гына уянып китәсең. Соңгы тукталыш ясыйсы әрәмәлеккә таң алдыннан килеп җиттек. Тирә-якны сөт сыман куе томан чолгап алган. «Чыбыксыз телефон» буенча, колактан-колакка гына, полк командирының приказын җиткерделәр: тавыш-тын чыгармаска, плащ-палаткаларны корырга. Ил чиге булып аккан Амур елгасы янәшәбездә генә икән. Томан күтәрелгәнче учаклар ягып, чәй кайнатыр, га олгердед. Аннары, үлек шикелле, тәгәрәшеп йокыга киткәнбез.
Көндезләрен кояш кыздыруына, черки талавына чыдарлык кына түгел, «гнус» дип аталган вак черки чалбар-ыштан эченә, итек кунычы һә.м чолгаулар аша аяк йөзенә кадәр үтеп керә. Куак төпләренә туры китереп, отделение саен землянка казырга әмер бирелде. Без тизрәк жир куенына кереп яту турында гына хыялландык.
Оборона эшләре төнлә башкарыла иде Безнең батальон танкка ♦ каршы корылмалар төзеде. Амур ярлары белән янәшә, текә һәм бик g тирән ясалма ярлар барлыкка килде. Кызылармеецлар белән бергә 3 кече һәм урта командирлар да кулларына көрәк тотып, сигезәр сәгать < жир казыдылар. Иртәнге куе томан таралуга, казылган урыннарны ь дошман күзәтчеләреннән яшереп, ягъни яшел кәс, чыбык-чабык белән ~ каплап, ялга туктыйбыз. Ярканатлар шикелле ышыграк урынга, окоп 5 төпләренә, үзебез казыган базларга кереп сыенабыз. Без бер ай буена 5 колактан-колакка гына сөйләшеп яшәргә мәжбүр булдык, җыр. музыка g тавышы ишетмәдек. Громовның, иңбашларын калтыратып, «һир-раа!» дип команда бирүләрен, гарнизон ашханәсенә дөнья шаулатып жырлап ♦ баруларны сагына башладык. и
Безнең бер юанычыбыз бар иде: кыр кәжәләре. Алар Амур уртасын- 2 дагы яшел утрауда, нейтраль зонада яшиләр. Шуннан беркая да чыга = алмыйлар. Көндез кәҗәләрнең тавыш-тыннары ишетелми. Кич булды- “ мы, хор белән кычкырырга тотыналар. Иң әүвәл арадан берсе нечкә, 5 моңсу аваз чыгарып суза башлый:
— Мэ-э-э-э... -
Аннары һәммәсе күтәреп ала. Төрле тавышлар: «тенор»ы да, «соп- £ рано»сы да, «баритон»ы да бар.
— Монысы, мөгаен, карт кәжә тәкәсе,—ди Миңнулла, башкаларыннан аерылып торган калын «бас»ка игътибар итеп,— ә тәүгесе — быелгы бәрән...
Якташымның авылда көтүче булып йөргән чаклары исенә төшә, ахры, ул уйга, хыялга бирелә. Кайвакыт яр буена барып, бер ялгызы, без «серле утрау» дип атаган жир кисәгенә карап утыра.
Кыр кәжәләре тан алдыннан кояшны каршыларга ялан урынга чыгалар. Күп булып, көтүләре белән ярга тезелешеп басалар, «шылт»тз итмичә, бик озак хәрәкәтсез тора беләләр.
Кәжәләр хорыннан тыш. бер мәртәбә кытайчамы, япончамы җырлаганны да ишеттек без. Амур уртасыннан дулкын ярып, ике катлы сары пароход узды. Ниндидер уен коралына кушылып, гаҗәп матур итеп җырладылар. Без аны, пароход күздән югалганчы, тын да алмыйча тыңладык. Ләкин, ни өчендер, кәжәләр хоры хәтергә ныграк сеңеп калган.
Соңгы кич, полк сәфәргә, кайтыр юлга кузгалган кич, аеруча тәэсирле булды. Без җыенганны сизепме, утраудагы бөтен кәжәләр берьюлы хәрәкәткә килде. Башта алар, гадәттәгечә, яр буена чыгып бастылар. Аннары төрле тавышка, үзәк өзгеч, жан тетрәткеч авазлар чыгарып, бердәм кычкырырга тотындылар;
— Мэ-э-э-э...
— Мэ-э-э-э-э...
—• Ма-а-а-а-а...
Кәжәләр «жыры», полк инде берничә чакрымнар узгач та, һаман ишетелеп торды. Барысыннан да бигрәк Миңнулла дулкынланды. Артына борыла да карый, борыла да карый.
Белмим, ул кәжәләр кайсы илнеке булгандыр, ләкин барыбер кызганыч. Кап уртада калып, бер якныкы да булмыйча, шулай тилмерергә язмасын.
Безнең беренче батальонны гарнизонга кайтарып тормадылар. Тимер юл станциясенә килеп җитүгә:
— Вагоннарга! — дигән команда яңгырады.
Кызыл вагоннарга төялеп, мең чакрымнар узгач, киң, иркен һәм ике як яры да үзебезнеке булган гүзәл Амур бу юлы безне колач җәеп каршы алды. Хабаровскида елга пароходына утырып, аннан Николаевск портында диңгез корабына күчеп, күз күрмәгән билгесез якларга юл тоттык без.
111
Билгесез күк астындо
Ерак Көнчыгышның чиксез күп елгаларын иярткән чал Амур диңгезгә якынайган саен киңәя, бик күп утраулар хасил итеп, тармаклана бара. Аның ярлары ахырдан бер-берсенә күренмәс булды.
Татар бугазына килеп кушылгач, Амур елгасы, көзгедәге шикелле, үзенең чын йөзен күрә: солдат шинеле сыман соры төстә икән ләбаса ул! Зәңгәр кинлек соры агымны акрынлап йота, үз төсенә буйсындыра башлый.
Диңгез корабына утыруга, хәрби формаларга да үзгәреш керде. Язның беренче яфрагын хәтерләткән ямь-яшел фуражкалар тараттылар. Шинель һәм гимнастерка петлицаларын да яшелгә алмаштырдык. Мин сабый чактан хыялланып йөргән пограничниклар формасы бит бу! Хезмәт итү срогы тагын бер елга артыр инде. .Артса артыр...
Благовещенскины кинәт ташлап китүебезгә сөендем генә мин. Озын, ялыктыргыч походлар, ул төнге тревогалар тәмам туйдырган иде инде. Амур аръягындагы Хәйхә этләренең шомлы итеп, җан биздергеч тавыш белән улаулары әле дә колак төбендә. Ләкин пограничник хезмәте тынычрак булыр дисеңмени?
Үз тынычлыгың турында гына борчылсаң — син әле чын солдат түгел. Күрәселәр алда әле...
Яна урынга барып төшкәч, Батраковтан котылып булмасмы, дигән яшерен өметләрем дә юк түгел иде. Дөрес, отделение командиры белән аралар соңгы вакытта шактый җайлана төште. Аның кешелекле якларын торган саен күбрәк ача бардым мин.
Без кораб палубасында кызынабыз. Июль кояшы кайнар, палуба тимеренә кул тидерерлек тә түгел. Баш очында акчарлаклар чыр-чуы. Сабан артыннан калмаган сыерчыклар шикелле, алар да пароход сөреп барган диңгез буразнасын тикшерәләр. Онытканда бер дымлы җил исеп куя, иренгә су тузаны чәчри, тоз тәме килеп кала.
Биек ярлар ара ерагайган саен күмелә бара, болытларга ашкан Сихотэ-Алин таулары күксел офыкка сыена, эреп күздән җуела тора. Билгесез күк астында чайкалабыз.
Ранец, фляга, котелоклар үзебезгә иярде. Ә винтовкалар белән Хаба-ровскида саубуллаштык. «Хуш, мылтыгым»,— диде Батраков шул чагында, мина күз кысып. Билгесезлек каршында без барыбыз да бер чинда идек.
Язмыш дулкыннары кайсы якларга илтеп кагар? Бил каешларын ялгап, очына котелок тагып, диңгездән су алабыз. Тозлы су кулдан кулга күчә. Аңардан күкерт, йод тәмнәре килә. «Бозаулар ялый торган тозны. мөгаен, диңгез суыннан ясыйлардыр», — ди Миңнулла.
Иксез-чиксез зәнгәр кинлек. Очы да. кырые дә күренми. Нәкъ әкияттәге, хыялдагы сыман. Туган яклардан ераграк киткән саен, күкел- гә ямансу була бара, йөрәкнең әллә кай жире сызлап, сулкылдап куя.
Төнгә каршы кораб палубасында калырга берәүгә дә рөхсәт ителмәде. Гарасат булачак, имеш, дулкыннар кораб аша сикереп уйнаячак * Барыбызны да түбәнгә озаттылар. Шомлы хәбәрләр безне трюмга ка- s дәр куып төшерде. 3
Корабның ай шикелле түгәрәк, калын пыялалы тәрәзәләре гел су ? астында кала, аларга берөзлексез дулкын бәрә. >
Диңгез, төне буена үкереп, дулап чыкты, әллә ничә йөз пассажирны - сыйдырган, танклар, туплар, армия атларын төягән ике мачталы корыч “ судноны йомычка урынына яктан-якка чайкады. Иртәнгә таба ул g үзенең ярсуын тыеп, «үле калтырануга» күчкәч, эчәкләрне айкый ай- « кый күңел болганырга тотынды. Күбебез тамактан калды.
Без палубага күтәрелгәндә, диңгез тынган, юашланган, кояш, алтын бишектәге бала сыман, офык читендә сәер генә тирбәлеп тора иде. Ак-чарлаклар тагы да күбәя, ишәя төште. Алар, базар ясап, безне озата баралар.
Кораб Сахалин ярларына якынлаша дигән хәбәр таралды Шул дөрес булып чыкты.
Ят җиргә аяк басу белән күңел ниндидер аермалык, экзотика эзли башлый. Элек мин мәктәптә укып йөргәндә Сахалинны житез боланнары. эт жигелгән нарталары, ерткыч аюлары белән күз алдына китерә идем. Менә хәзер дә озын каекка тезелеп утырган гиләкләр ярга килеп туктарлар да учак ягып җибәрерләр төсле. Кулына шөлдерле барабан тоткан, аю тиресе бөркәнгән кәкре аяклы шаман, ят авазлар чыгарып, биергә тотыныр... Күзгә төтен сибәр, төтен җибәрер .
Сахалин туфрагына аяк баскач, кешеләрнең гореф гадәтләрендә, кием-салымнарында әллә ни аерма күрмәдем мин Кая бзрсаң да бер кояш икән. Пограничниклар шул ук без Амур буенда күтәреп алган җырны яңгыратып узалар:
V высоких берегов Амура Часовые ролнны стоят!
Яшел фуражкадан йөрсәк тә. безне пограничник итмәделәр. Хезмәт срогы дй элеккечә кала, диделәр. Урман арасындагы яшел палаткаларга урнашып алу белән, материктан килгән команданы взводларга, -роталарга тараттылар. Безне полк разведкасына китереп куштылар, г Громовны каядыр рота старшинасы итеп җибәрделәр, ә Батраков безнең белән калды...
Сахалинда хезмәт итә башлауның беренче көненнән үк ничектер жан тынычлыгы, күңел иркенлеге тоя башладык Диңгез җәйге лагерьдан күренеп тора. ЗаняГисдән сон яр буена китеп йөрсәң дә командирлар сүз әйтми Тайга шулай ук янәшә генә. Палатка тирәләрендә гөл җимеш куаклары кызарып утыра. Алар гадәттәгедән биекләр, әрекмән яфраклары да өстәл җәймәсе кадәр, күләгәләрендә рәхәтләнеп ял итәргә. яңгырдан ышыкланып торырга була.
Гарнизон ашханәсе урман эчендә, кечкенә инеш буена урнашкан. Биек нарат агачына озын чылбыр белән бәйләнгән аю баласы безне ят күреп, күзләрен акайтып каршы алды: мин тайга хуҗасының б.зласы булам, ә сезне кем дип белик, янәсе. Нәни ерткыч, аннары без барын »онытып, агач башына үрмәли башлады Пограничниклар аны тайгадан ' алып кайтканнар, кулга ияләштергәннәр. Аю баласының табынында
әдип МАЛИКОВ
әллә никадәр савыт-саба, төрле ашамлыклар тулып ята, шикәр, конфетлар...
Икмәкнең агы, карасы өстәлдә өелеп тора. Туралган итне, кыздырган дингез балыгын табак белән генә китерәләр Биредә хезмәт итүчеләр төскә-биткә бездән таза күренәләр. Аларны, Амур буендагы шикелле, көн саен иртән унар чакрым физзарядкага кумый торганнардыр, зур походлар да, мөгаен, сирәк буладыр. Монда җәе дә ашаудан калдыра торган эссе түгел, диңгездән талгын, дымлы жил исеп тора.
Безнекеләр:
— Лафа икән биредә, болай булгач, бүреләребез улый инде, — дип сөенеп бетә алмыйлар.
Башта, Такташ әйтмешли, ике кулны артка куеп, утрау белән танышып йөрдек. Җыйнаулашып тайгага бардык, чишмәләр күзенә карадык. Чишмәләрдән күп нәрсә юк икән монда. Алар, чулпы таккан сыман, чылтырап, тау битләреннән түбәнгә йөгерәләр: «Яна хәбәр сөйлим — куып җит. Чылтыр-чылтыр...»
Чишмәләр, инешләргә берләшеп, зәңгәр киңлеккә, билгесезлеккә ашыгалар Дингез... Без утырып килгән ике мачталы корабтан җилләр искән. Рейдта, Александровск порты каршындагы «Өч туганнар»I янында хәзер бүтән пароходлар гудок бирә. Алар тирәсендә тыз-быз килеп «йомышчы» катерлар бөтерелә.
Аяз кичләрдә, кояш ал пәрдәсен бөркәнеп, офык читенә кунаклаган минутларда Татар бугазы аша Зур җирне шәйләргә мөмкин. Ул, кызлар кашы шикелле, кыйгач һәм нәзек кенә булып күренә. Без андый чакта, Амурдагы теге «серле» утрау» кәҗәләре сыман, моңаеп калабыз.
Тайга сукмагы. Аяк астына табигать келәме — яшел мүк түшәлгән. Ул баскан саен батып тора. Сахалин табигате үзенә башка. Бездәге бөдрә каеннар, биек наратлар монда да бар. Ләкин шулар арасында күз күрмәгән ят агачлар үсеп утыра.
— Менә болары тубылгы куаклары,— ди Любимов, Сахалин егете,— исеннән исерергә мөмкин. Тубылгы кар астында чәчәк ата.
Любимов армиягә кадәр урман технигы булган, тайганын бөтен нечкәлекләрен белә. Без аны экскурсовод урынына йөртәбез.
Эрбет чикләвеге җиргә җәелеп үскән. Энәләре бармак озынлыгы. Соры күркәләрдә вак чикләвекләр өлгереп килә. Тиеннәрнең иң яраткан азыгы. Табигатьтә дә бик гыйбрәтле, кешеләр сабак алырдай хәлләр бар.
Менә лиана, көньяк үсемлеге, зифа наратларга үрмәләгән. Аңа, кем җилкәсенә тотынып булса да, биеккә омтылырга кирәк. Максатына ирешү белән, лиана үзе үрмәләп менгән тере «баскыч»иы буып үтерә, тамырларын корыта. Ят агачка ул хуҗа булып кала, аны үз яфраклары белән бизи.
Без Сахалин виноградыннан авыз иттек. Аны биредә «кишмиш» дип йөртәләр икән. Ул кыргый хәлдә тайгада үсә. Монда көньяк белән төньяк янәшә яши. Кәрзин үрергә яраклы сыгылмалы нечкә камышларны күргәч, Миңнулланың шатлыгы йөзенә бәреп чыкты.
— Бу утрауда бөтенләйгә калсаң да ярый, оҗмах утравы икән ич!— ди.
Без бер көнне көне буе, күз дә алмыйча, Камышлы сырт тауларына карап бардык. Хәлдән тайганчы бардык, тәки барып җитә алмадык. Ә горнизоннан карасаң, алар борын төбендә генә шикелле.
I «Ө ч т у г а н н а р» — дингез этендәге кыяларны Сахалин халкы шулай дип йөртә.
— Камышлы сыртка кадәр тагын бер көнлек юл,—дип шаккаттар- лы безне Любимов.
Таулар, күңелләрне ымсындыручан сихри таулар, сез алдаучан икән бит! .
Август яңгырлары башланды. Күкнен төбе тишелде. Иртән уянуга ♦ жир өстен ак томан томалап алган була. Ике-өч метрдан кешене бага- s надан аеруы кыен. Без яши торган палаткалар диңгездәге җилкәннәр- з не хәтерләтәләр. Баш очында гына күзгә күренмәс акчарлакларны" 2 черкелдәшкәннәре ишетелеп куя. Алар, мөгаен, диңгезне югалтканнар р
Иртәнге сигнал янгырау белән өстән одеаллар оча, палаткалар * кабарып куя. Взвод командиры ярдәмчесе Батраков (ул беренче отде- § ление командиры да) безнең ыгы-зыгыга кызулык өстәп тора:
— Пуля кебек атылыгыз, едрит-кудрит!
Бик атылып булмый әле. Итекләр урынына обмоткалы ботинкалар к кия башлагач, дөньяның рәте китте. Обмотканы күз иярмәс тизлектә ф урау өчен кимендә манипулятор булырга кирәк. Әгәр ул кулдан ычкынып, әкияттәге йомгак шикелле, сүтелә-сүтелә тәгәри башласа — бетте “ аннары... х
Шундый иртәләрмен берсендә, күз ертып стройга тезелгән арада, ® палатка кырыенда торган ят лейтенантны күреп алдык. Хәрби форма- < сы үзенә коеп куйган шикелле. Коңгырт чәче дулкынланып, маңгаена s төшкән. Күп дисән, бездән өч-дүрт яшькә өлкән булыр. Яна взводный . с
Батраков бар осталыгын жигеп, үтә турылыклы, бирелгән кыяфәт = белән взводный каршысына килде, рапорт бирде. Лейтенант безнең белән исәнләште. Аннары:
— Обмоткаларны кесәдән алырга!—дип боерды
Без, йомырка урлап тотылган малайлар шикелле, кесәләргә тыгылдык. Взводный обмотка урау өчен тагын утыз секунд өстәмә вакыт бирде. Чиксез мәңгелектән әҗәткә алган кадерле секундлар... Ә хәрби устав законнары «әҗәткә алуны» яратмый. Син ничек тә үз вакытыңа сыярга тиеш.
— Бегом марш!
Менә хәзер шул ярты минутны кайтарып бирергә бурычлыбыз. Батраков куян кебек алдап чаба. Любимов, без яратырга өлгергән Сахалин егете, сулышы кабынып, койрыкта калды. Болай булса, яңа взводный анардан сабын күбеге чыгара инде...
Чулпылы чишмәләрдән җыелган йөгерек инеш буена килеп җитүгә, лейтенант һәммәбезне сары ком өстенә тезеп утыртты. Ботинкаларны салырга, чолгауларны сүтәргә кушты Үзән буйлап әчкелтем-төчкелтем ис таралды. Берничә сугышчының аяк бармаклары арасында юеш гөмбәчекләр барлыкка килгән.
— Бу инде дезертирлыкка керә,— диде лейтенант, Батраков ягына кисәтүле караш ташлап,— моңа кадәр ничек игътибар итмәдегез?!
Яна взводный һәркайсыбызны. инә күзеннән үткәргән шикелле, тикшереп, карап чыкты Анохнн яшереп кенә чәч җиткерә башлаган. Әйтәм лә ул пилоткасын бер дә салмый. Нәкъ пилотка астында гына кара бөдрә чәч.
һәммәбезне шаккатырганы — Белодедов булды. Кай арада диген, эчке күлмәк астыннан түшенә тәре тагып куярга өлгергән. Христианнар чукына торган чын тәре.
— Едрит-кудрит!—диде Батраков, кызылармеец муенындагы тәре бавын тартып өзәргә җыенып. Әмма лейтенант аны шунда ук шып туктатты:
— Кагылмагыз. Теләсә, үзе салыр.
Ябык базга пәрәвез үрә. пәри ияләшә, диләр Безнең фикеребезчә. Белодедов шуның бер .мисалы инде. Күңеленә йогынты ясаучы булмаган. Бөтен полкка «ЧП» бу.
Әйе, тәрене ул шаярып кына такмаган. Әмма ләкин без уйлаганчг да булып чыкмады. Соңыннан беленүенчә, борынгы бабасыннан күчег килгән «бүләк» икән бу. Аның шул ничәнчедер бабасы полководе! Суроров армиясендә хезмәт иткән. Альп тауларын кичкән, ят җирләрд; сугышып йөргән, кыскасы, кырык үлемнән исән калган. Без утыргаг диңгез корабы билгесез якка юл тоткач, күңеле иләс-миләс килгән Бело дедов шушы тарихи тәрене яшергән җиреннән алып, муенына тагаргг ният иткән. Бер селтәүдә генә өзеп ташла син аны, рәнҗетмәм дип уйла кешене...
Взвод командиры политинформация сәгатендә безне маршал Тимо- шенконын яна приказлары белән таныштырды. Хәрби дисциплинаны тагы да ныграк боргычлау турында сүз бара иде. Командир күзеннән берничә сәгатькә югалып торсаң — туп-туры дисциплинар батальонга барып эләгәсең. Анысы хезмәт итү срогына исәпләнми. Рөхсәтсез гарнизоннан чыгып китү дезертирлыкка санала.
1940 елда барлыкка килгән бу кырыс тәртипләрнең шаукымы, беренче чиратта, сроклы хезмәттәге старшиналарга килеп кагылды. Чөнки алар занятиеләрдән сон үз белдекләре белән йөрергәрәк гадәтләнгәннәр. Кайберләренең шәһәрдә хәтта гыйшык тотып йөргән кызлары да бар иде.
Озак та үтмәде, старшина Громовны, билендәге каешын салдырып, дисциплинар батальонга озатканнар, дигән хәбәр таралды. Патрульләр шәһәр урамында эләктереп алганнар үзен. Барыбыз да «аһ!» иттек. Аллабыз кебек күргән старшина шундый хәлгә төшсен әле.
«Лафа» бетте, аңа нокта куелды. Взвод командиры (фамилиясе Орлов) иртәнге подъем вакытына үзе килеп җитә. Юкка-барга тавышын күтәрми, җикеренми, иллә-мәгәр әйткәне җилгә очмый, һәр сүзе— ташка уйган кебек.
Физзарядка вакытында үзе дә йөгерә, билгә кадәр чишенеп, безнең белән бергә салкын инеш суында юына. Өйләнмәгән, диләр. Беркөнне ул минем сөлгемне алып сөртенде, киенеп беткәч, болай диде:
— Иптәш Мәүлитов, иртәгә взводта политинформация үткәрәсез. Инструктаж алырга бүген гарнизон клубына килерсез.
— Була ул!—дидем мин, аны-моны уйламастан. Әмма соңыннан, бераз аңыма килгәч, үзем дә аптырап калдым. Унбиш минут буена взводны авызыма каратып тотарга тиеш булам. Отделение командирлары да шунда утырачак. Ә Батраков нәрсә әйтер?
Гарнизон клубында без лейтенант белән икәүдән-икәү генә очраштык.
— Шахмат уйныйсызмы?— дип сорады ул миннән.
Студент чакларым искә төште, күңелем җилкенеп куйды. Әле «шахмат» дигән нәрсә дә бар икән бит дөньяда.
Благовещенскида хезмәт иткәндә андый уеннарга һич вакыт калмый иде. Взвод командиры рядовой солдат белән көч сынашырга тели. Бу игътибарга мин ничек җавап бирергә тиеш? Җиңәргәме, җиңелергәме? Анысын, әлбәттә, уен күрсәтер...
Фигураларын тезгән арада лейтенант Орлов минем өйдәге хәлләрем турында сорашты, нинди китаплар укуым белән кызыксынды. Уен башлануга, ул кулларын уып:
— Кузгалдык!— диде.
Бер сәгать буена без тын да алмыйча утырдык. Лейтенант миңа караганда сабыррак уйнады. Ул һәр йөрешен ахыргача уйлап, бик саклык белән генә эш итте. Мин аның саен түземсезләнә бардым, ферзам белән «дошман»ның тылына һөҗүм иттем, офицерымны ходка җибәрдем.
Взвод командирының маңгаена борчак-борчак тир бәреп чыкты, Ул ладьяны кире башы белән каплап;
— Биреләм!—диде. Җиңү белән тәбрикләп, кулымны кысты:— Җиңелеп карамыйча, жинәргә өйрәнеп булмый.
Аннары без халыкара хәл турында сөйләшеп алдык.
— Сез дипломлы укытучы,—диде Орлов ахырдан, дусларча күземә
карап,— политинформация вакытында үзегезне класстагы шикелле кыю тотыгыз. *
Гарнизон клубыннан кайтканда минем аякларым җиргә тимәде s Иңемә гүя пар канат үсеп чыкты. Бер үк сүз белән кешене кимсетергә - дә, үстерергә дә мөмкин. Батраков телендә «укытучы» сүзе бөтенләй £ башкача, ирония булып яңгырый. £
Иртәнге политинформациягә лейтенант үзе дә килде. Анын катна- а шуы мине өркетмәде, киресенчә, күңелемә кыюлык өстәде шикелле. “ Сүземне, сәхнәдән шигырь сөйләгән шикелле, пафос белән башладым: =
— Европа күгендә кургаш болытлар куера. Фашизм ирекле дәүләт- к ләрне аяк астына салып таптый. Ерткычлык ягыннан Япония милита- ф ристлары да
алардан ким түгел...
Ахырга таба шундыйрак «мораль» кыстырганым да хәтердә:
— Безгә, иптәшләр, билне кысыбрак буарга, бил каешында запас тишекләр ясарга кирәк булыр...
Саша Анохин мыек астыннан гына елмаеп куйды. Мин бер минутка сөйләүдән тукталып калдым. Амур буендагы авыр походлар, үзем санитар бричкасына тотынып, ә чаңгыларымны Миңнулладан күтәртеп кайткан чаклар искә төште. Әйтмәсәләр дә уйларлар төсле: «Нишләп хәзер генә шәбәеп киттең әле?»
Кыскасы, сүземнең очын югалттым Шул чак мин ин арткы рәттә утырган взвод командирына күз төшереп алдым. Ул көлемсерәгәндәй итте, сүзләремне хуплап баш какты. Миңа әүвәлге көч кайтты. Унбиш минутның узганын сизми дә калганмын.
Шушы политинформациядән соң «запас тишек» термины көндәлек телебезгә күчте. Чөнки бил каешындагы тишекләр айлар, еллар узган саен гел арта, өстәлә барды. Юанаюга түгел, нечкәрүгә таба..
Шушы беренче җитди поручение мине ныклы рельскә куйды, солдат тормышында кискен борылыш этабы башланды Үземә ышаныч артты.
Иң кыены — солдат тормышының рухына төшенү, шуны каныңа сеңдерә алу. Хәрби дисциплина хакына син анлы рәвештә үзеңне төрле иркенлекләрдән, хәтта иректән мәхрүм итәсең. Бу җиңелү билгесе түгел. Киресенчә, зур ихтыяр көченә ия булганда гына шуңа ирешергә мөмкин. Мондый фәлсәфә минем башыма соңыннанрак кына килде. Беренче адымнарымда мин әле нидер аңламый, яки аңларга теләми идем. Командирның таләпчәнлеге өчен күңелемнән ана рәнжеп йөрдем, хисләрем баш күтәреп маташты. Мин иң мөһим бер нәрсәне истән чыгарганмын; командир устав кушканны таләп итә. Ә хәрби устав — халык әмере.
Сентябрь ахырына Камышлы тау түбәләрендә энҗедәй ак карлар ялтырап күренә, һавада ак «күбәләкләр» талпына башлады Диңгездән салкын җил өрә. Татар бугазы чал төскә керде Ул бертуктаусыз айкалуын, чайкалуын белә. Хушыгыз, палаткалар! Саумы, землянка!
Саша Анохин әмәлләгән тимер мичне гөжләтергә дә чират җитте. Коридорның бер башына турник астык Лейтенант Орлов «өй котлап» өч партия шахмат алып килде. Менә монысы шәп' Ленин портреты куелган бүлмәдә, кичләрен миңа взвод командиры белән шахматта көч сынашырга туры килгәндә, башкалар өелешеп, безнең уйнаганны күзәтә. Лейтенант рядовой солдаттан «мат» алудан курыкмый. Оттыра калса, аз гына кызарынып, елмаеп, болай ди:
— Кыйналмыйча, җиңәргә өйрәнеп булмый, иптәшләр..
Взвод командиры башкалар белән дә бик гиз уртак тел табып ел-
әдип МАЛИКОВ
герде. Чапаев әйтмешли, хезмәтендә ул сугышчан командир, ә ял сәгатендә якын иптәш, дус. Үземчә, мин шундый нәтиҗәгә килдем: азмы- күпме дөнья күргән, нигезле белеме, культурасы булган кадровой командирлар гадәттә буйсынучылары белән иптәшләрчә мөгамәләгә керүдән, гадилектән тарсынмыйлар. Чөнки алар, устав биргән хокуклардан тыш. үзләрендә укытучы, киңәшче һәм тәрбияче ата хөкукын сизәләр. Әтиләр бит һәр вакыт гади һәм кин күңелле була.
Ә менә аң дәрәҗәсе чамалы булган кайбер кече командирлар, киресенчә, үзләрен «важный» итеп тотарга яраталар, урынлы-урынсызга нәкъ күркә сыман кабаралар, кукраеп йөриләр. Монсы нидән икән тагын? Башка өстенлекләре булмагач, әллә рядовойлар белән тигезләнеп калудан куркалармы?
Уйлап карасаң, кече командир бит солдат күтәргән бер үк йөкне күтәрә, анын белән бергә ашый, бергә йоклый. Ату кырында да, походларда да гел бергә. Ул синең иң якын начальнигың. Җиңел йомыш белән җилгә чыгасың булса да, аның рөхсәте кирәк. Шулай булгач, нигә гел киңәшеп яшәмәскә, кайгы-шатлыкларны бергә уртаклашмаска?! Бу сүзләрне әйткәндә, мин Батраков турында уйланам. Ни дисәң дә, аның телендә устав терминнары хөкем сөрә.
Взводта күңел бердәмлеге җитми әле. Ягъни безне берләштерүче звено җитми. Взвод — комсомол яшендә. Ә комсомол оешмасының соңгы вакытта бары-югы да сизелми. Урыннан-урынга кубып, климат алмаштырып йөрүләр дә бәлки шуңа сәбәпче булгандыр.
Полк комсоргы Симонов дигән яшь кенә лейтенант килеп хәлебезне белмәсә, шулай күпме дәвам иткән булыр иде икән. Ул безнең күңел сандыкларыбызны кузгатып китте. Туган якларыбыз, сөйгән кызларыбыз турында, уен-көлке арасында, ничектер җаен табып кына сорашып чыкты. Кулына гитара алып, моң һәм талгын гына чирттерә башлагач, аңа бөтен взвод җыр белән кушылды. Ахырдан, полк комсоргының соравы буенча, лейтенант Орлов взводны тезеп, команда бирде:
— Комсомол, бер адым алга!
Взвод гөрс итеп алга атлады. Белодедов кына үз урынында торып калды. Без аңа йөз белән борылдык, иллеләп күз аңа текәлде. Үзен һичкайчан ялгыз итеп сизмәгән Белодедовның пошынмас йөзе кинәт моңсуланып калды, егет башын аска иде.
Белодедовның комсомол сафында түгел икәнлеге шунда гына беленде. ВЛКСМ члены исемен күтәреп тә, берничә ай взнос түләми йөрүчеләр дә шактый табылды. Мине шул ук кичне разведка взводының комсомол оештыручысы итеп сайладылар. Башыма тагын бер уй өстәлде: взнос җыйнау белән генә эш бетми, приказлар көченә таянмыйча, һәр солдатның йөрәгенә юл табу әмәлен уйларга кирәк. Педучилищеда укыганда без бик кызыклы тематик кичәләр уздыра идек. Шуларнын берсен үзебез яшәгән Пермь шәһәре тарихына багышладык. Завод ветераннарын, галимнәрне чакырдык. Кичә тәмамлануга шахмат буенча Пермь чемпионы берьюлы әллә ничә тактада сеанс үткәрде. Берәүгә дә оттырмады. Ул икенче тапкыр килүгә, студентлар теш-тырнакларын кайрап, һөҗүмгә хәзерләнеп тордылар. Чемпионны өч тактада отуга ирешкәч, шатлыгыбыз аудиториягә сыймаган иде...
Сахалин, без сине яман күзләрдән саклыйбыз, ә үзеңне әле ныклап белмибез дә. Без синең эчке дөньяга кереп карамаган. Гүя серле утрауда яшибез. «Сахалин — серле утрау»... Шундый темага комсомол кичәсе үткәрәсе иде.
Бу фикерне взводный хуплап каршы алды. Ул аны Александровск шәһәрендәге дәүләт музее бинасында уздырырга киңәш итте.
Лейтенант полк штабыннан миңа увольнительный кәгазь алып кайтты. Батраков старшина Громов истәлеге итеп саклаган запас хром
итеген бирде. Өч размерга зур, ләкин иптәшләрнен чолгауларын жыеп урагач, ул таман булды.
Мин үз гомеремдә беренче тапкыр кырынып (мона кадәр эскәк белән йолка идем), бала йоннарыннан арынып, дәүләт музеена юнәлдем. Рыжиков белән беренче мәртәбә шунда очраштым. Әйе. исеме жисеменә бик туры килгән иде Чәчләре жирән, бите жирән кешеләрдә ф очрый торган вак сипкелләр белән тулган. Эшләпәсе, зур кабак өстенә _ менеп утырган песи баласы шикелле, баш очында гына тора
— Я, я, — диде ул, мин эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатып бир- е гәч,— эшлибез аны. Ил сакчылары өчен дигәндә ..
Рыжиков кип итеп, күзләрендә нур беркетеп бер елмайды, мина * папирос тәкъдим итте. Шунда ук көнен, сәгатен дә билгеләде. х
Көне житү белән без, кунакка барырга хәзерләнгән шикелле, му- г зейга җыена башладык. Ботинкаларны гадәттә кулланыла торган = балык мае урынына кара крем белән ялтыраттык. Гимнастерка төймә- к ләрен, алтын төсенә кергәнче, теш порошогы һәм сукно кисәге белән ышкып утырдык. Көязләнеп йөрергә яраткан Саша Анохин кырынганнан соң битләребезгә одеколонын сибеп чыкты, хәтта ул үзенең кашла- ® рын да бераз нечкәртеп алган. х
Музей шәһәр үзәгендә, калку урында, яшеллек арасына урнашкан. = Диңгез порты ягына сузылган барлык урамнар уч төбендәге шикелле < күренеп тора Машиналар хәрәкәте аз, аның урынына атлы арбалар g шактый еш очрый. с
Рыжиков разведчикларны музей заллары буйлап йөртте. Башта ул - тарихка экскурсия ясады: £
— Гомерен, сәләтен яна жирләр ачуга багышлаган каһарманнар ' Россиядә аз булмаган,—диде Рыжиков, безнең белән очрашуга куанган сыман дәртләнеп,— алар, үзләрен корбан итә-итә, хыяллары артыннан барганнар. Себер киплекләрен арбаларда, чаналарда узганнар. Атлардан боланнарга, этләр жигелгән нарталарга күчеп утырганнар. 1643—45 елларда Василий Поярков җитәкчелегендәге казаклар отряды Амур буйлап йөзә торгач, диңгезгә чыга, билгесез атау ярларына тап була...
Рыжиков безне Сахалин картасы янына алып килде, лекциясен дәвам итте:
— Утрауның төп хуҗалары булып гиләкләр. эвенклар саналган. Эвенкларның күбесе чит кабиләләргә каршы яуда кырылып бетә. Алар бик сугышчан халык була. Әгәр дошманы калмаса, звенк. тауга менеп, болытлар белән сугыша, диелә бер язмада. Ә гиләкләр, ягъни хәзерге нивхлар, исә гомер-гомергә тыныч халык Алар кан коюны гөнаһка саныйлар. Нивх үзе атып үтергән ерткыч каршында тезләнеп гафу үтенә...
Экскурсовод матур итеп сөйли белә. Политинформация үткәрергә менә кемнән өйрәнәсе бар. Без авызларыбызны ачып тыңлыйбыз
— Мәнсез патша хөкүмәте Сахалинны файдасыз утрау, фәкать сөрген өчен генә яраклы урын дип исәпләгән. Бирегә эләккән каторжаннарның бик азы гына туган илләренә кире әйләнеп кайта алган. Алар, ачлыкка, зәңгелә авыруына, кыйналуларга чыдый алмыйча, палачлар йодрыгы астында жан биргәннәр. Дәһшәтле Александровск төрмәсе меңәрләгән тере кешеләрне черетеп, кыялар астына яшергән, диңгезгә ыргыткан...
Октябрь революциясенә кадәр бу утрауның кайгы-хәсрәт символы булып яшәгәнлеген тарихтан укып белә идем мин Аның турында халык мондый мәкаль чыгарган «Кругом море, в середине — горе »
Антон Павлович Чехов, 1890 елда Сахалиннан сәяхәт итеп кайтканнан соң, коточкыч төшләр күреп, айлар буена йоклый алмыйча газаплануы турыңда яза...
Беренче зал Сахалин тарихына багышланган. Каторжаннарның эш кораллары, төрмә тапчаннары... Игътибарыбыз почмакта сөялеп торган чылбырлы, йозаклы тачкага—кул арбасына юнәлде. Ул сөяк шикелле шома, кара-кучкыл төстә. Патша заманында политика өчен сөрелгән каторжаннарның кулларын гомерлеккә шул арбага йозаклап куя тор. ган булганнар. Адәм баласы богаулы килеш кулына көрәк тотып, җир казыган, биргәнен ашаган, шул хәлендә, тачкадан аерылмыйча, йокларга яткан. Нинди коточкыч кыргыйлык! Бөтен Россия буенча, язгы ерганаклар шикелле, тоташ агымга әйләнә барган революция ташкынын залим патша шулай тоткарлап калмакчы. йозакка бикләп куймакчы булган.
Бер як стенада — Антон Павлович Чехов портреты. Сахалинга ул ярты гасыр элек, хокуксызларны яклау өчен дип килә. Бөек язучы авыру хәлендә аттан атка күчеп, айлар буена куна-төиә бара. Җәйне дә, көзне дә юлда каршылый. Иксез-чиксез Себер киңлекләрен тәгәрмәчләр өстендә уза. Сахалин утравын җәяүләп диярлек урап чыга, өйдән өйгә кереп, авыруларны дәвалый. Язучының тормыштагы урынын, халык улы булуның чын мәгънәсен менә шулай аңлый Чехов.
1905 елгы рус-япон сугышында, Порт-Артурда рус флагы хурлыклы төстә җиңелгәннән соң, Сахалинның көньяк өлеше Япония кулына күчә. Илбасарлар диңгез уртасындагы бу майлы калҗаны бөтенләе белән йотып җибәрү турында хыялланалар. 1920 елда алар моңа ирешәләр. Төньяк Сахалинда яшь совет власте канга батырыла. Талауга, җәзалауга корылган оккупация чоры биш ел буена дәвам итә. Японнар төньяк Сахалиннан үкчә күтәргәндә, тайгага ут төртеп, большевикларны, партизаннарны һәм аларның гаилә членнарын юл буендагы наратларга аякларыннан асып китәләр. Яшел утрау кара көеп, кара кыялар төсенә кереп кала.
Рыжиков безгә Сахалинның коры җир һәм диңгез байлыклары, тайга җәнлекләре, ерткычлары турында сөйләде. Бүре карачкысына күрсәтеп, ул болай диде:
— Татар бугазы аша боз өстеннән утрауга күчеп килгән беренче һәм соңгы бүре. Озак яши алмаган ерткыч, музейга килеп эләккән. Ә аюлар күп очрый биредә...
Александровск дәүләт музеенда башланган бу кызыклы кичә икенче көнне землянкада дәвам итте. Лейтенант Орлов та килгән иде. Ул безгә японнарның чик буе ныгытмалары турында сөйләде. Аннары сораулар китте. Миңнулла шунда әле моңарчы беребезнең дә башына килмәгән четерекле ике сорау бирде:
— Иптәш лейтенант.— диде ул, дулкынлануыннан каушап,— ни өчен «Татар бугазы» диләр? Аннары килеп, «Сахалин» нинди сүздән алынган?
Взвод тынып калды. Лейтенант ике кулын артка куеп йөренергә то-тынды. Батраков түзмәде, өлкән командирны авыр хәлдән коткару нияте белән, кисәтү ясап өлгерде:
— Музейда йоклап йөрмәсләр, әнә, музей директорыннан барып сора!
Взводный, фикерен туплап, куелган сорауларга ашыкмыйча гына җавап бирде:
— Бөек Кытай стенасыннан төньяк-көнчыгышта яткан җирләрне элек Татария дип йөрткәннәр,—диде ул.—1211 елда татар-монгол гаскәрләре шул җирләрдән Кытайга һөҗүм ясаганнар. 1787 елда Лаперуз командалыгындагы француз фрегатлары Япон диңгезенә, хәзерге Приморье ярларына килеп чыга. «Бу нинди җирләр?»—дигән сорауга, Маньчжур миссионерлары: «Татария ярлары»,—дип җавап бирәләр’. Менә шуннан, башта Татар култыгы, ә йөз ел үткәч, рус адмиралы Невельский Сахалинның утрам икәнен исбатлаганнан соң, «Татар бугазы» дигән исем картага төшерелә.
Икенче сорауның жавабы кыска булды*
— Сахалин — Сагалиян сүзеннән алынган Ягъни маньчжурча «кара кыялар» дигән сүз.
Безнен бу утрауга килүебез тикмәгә генә түгел икән бит. Сахалинның ярты гәүдәсе самурайлар итеге астында ыңгыраша. Илбасарлар Карафутоны елмайган өчен генә кире бирергә җыенмыйлар. Хәзер ан ♦ да, взводныйнын әйтүенә караганда, ин сугышчан, теше-тырнагы белән _ коралланган император дивизиясе урнашкан. Чик сызыгы буенда япон з нар Харамитогэ ныгытмалары дип аталган куәтле оборона линиясе тор- < гызалар... s
— Харамитогэ ныгытмаларын «тапка-бента» мәктәбен үткән баш- * кисәрләр саклый,— диде взвод командиры. Ул «тапка-бента»нын нәрсә g икәнен дә сөйләп бирде. 5
...Менә йөздән бер эпизод: яшь солдатларны тантаналы төстә гарни- з зон мәйданына тезәләр. Япон офицеры строй алдында ораторлык итә х башлый. Унтер-офицерлар бу минутта, шыпырт кына арттан килеп, сол- * датларга резин таяк белән тондыралар Әгәр кыйналучы кычкырса яки егылса, «без синнән чын самурай ясыйбыз, кыюлыкка, сизгерлеккә ® өйрәтәбез, эттән туган!» дип, аны канга батырганчы тилкәлиләр Алар- х га инде үлем дә. берни дә куркыныч булмый башлый. Бу газаплардан - тизрәк котылу көнен генә көтәргә кала... Сугыш чукмарлары шулай < тәрбияләнә, зәһәрлек шуннан башлана. з
Шул кичәдән сон лейтенант Орловка карата ихтирамым тагы да в арта төште. Тарихны, политиканы яхшы белә Армиягә кадәр юкка = гына укытучы булып эшләмәгән икән. Солдат шинеле астында педагог J йөрәге тибеп тора
Күпмедер вакыт узуга, взвод командиры каршына тагын бер үтенеч белән килдем. Сахалин дәүләт драмтеатрына культпоход оештырып булмасмы? Лейтенант бу теләгебезне дә кире какмады
..Тамаша залына кереп утыру белән, сәхнә пәрдәсендәге акчарлак рәсеменә күзебез төште Канатларын ул зәңгәр пәрдәнең нңеннәи-ине- нә кадәр жәеп җибәргән Электр яктысында вак кына дулкыннар йөгерешкәне күренә сыман. Театр безгә Антон Павлович Че.ховнын «Акчарлак» дигән пьесасын күрсәтергә җыена икән Бөек язучының ирекле ко ты менә кайларда дөнья гизеп йөри. Спектакльне бүген Александровскн- дагы япон консулы белән анын хатыны да караячак, дип, безне кисәтеп куйдылар. Ун яктагы түгәрәк ложядан без аларны бик тиз эзләп таптык.
Консул чем-кара костюмнан, күзлектән. Ачык мангай, чәчләре кыска итеп алынган. Ә хатынының күлмәге козгын канаты шикелле елкылдап тора. Яшь, чибәр күренә хатыны. Кулына бизәкле җилпәзә тоткан. Шул япон хатыныннан күзебезне алмыйбыз.
— Икесе дә шпанадыр әле,— дн Миңнулла, минем колагыма пышылдап Мин төзәтмә кертәм:
— Шпион диген
Пәрдә ачылганын абайламый да калганбы< Күз алдыбызда яшел парк пәйда булды Ерактагы күл читенә киң аллея барып тоташа Сәхнәдә дә акчарлак рәсеме Томырылып максатка омтылу символы Хәте рем ялгышмаса, Чехов бу әсәрне Сахалингә сәяхәг итеп кайтканнан соң язган. Сәхнәдә Нина Заречная белән яшь язучы Треплев күренүгә, тамашачы кул чабарга тотынды. Консул да, анын хатыны да кул чаба.
...Треплев — хыял кешесе. Ләкин җирдән аерылган уйлар томанга әйләнә. Хыяллары аның төссез нәрсәгә әверелә баралар.
Нина сәнгатькә гашыйк. Тормыш ана башта авыр җ > i кебек булып тоелса да, унышсызлыклар булачак артистканы юлыннан алып ташлый алмыйлар. Чөнки Нина Заречнаянын язмышы халык язмышына тоташз Ул барысына да түзә. Нина ап-ак киемнән, йөрешләре акчарлак очышы сыман, талгын да, омтылышлы да. Треплев, алга куйган зур макса-
3. «К. У». 12.
17
ты булмау аркасында, үзенен талантын харап итә. Анын өлгермәгән хисләре һавада эленеп кала Ә Нина исә кайгысын да җиңүгә әйләндерә: акчарлак һаман ерагая, биеккә омтыла.
«Акчарлак» спектаклен мин дулкынланып карадым Ыбыр-чыбыр вакыйгалар колына әверелмәскә, юк-барны уйлап, күккә дә ашмаска, ә тормышка текәлебрәк, аеграк карарга кирәк икән. Нинди молодец, нинди түзем Нина Заречная! Олы максатына ирешү өчен, ул үзен корбан итәргә әзер. Юл барганда еракта-еракта якты маягын булсын икән. Ул солдат хезмәтендә дә шулай. Маягыңны югалттыңмы, син өч-дүрт нарат арасында адашып, бутала башлыйсың.
Батраковка бик ачуым килде ул чагында. Юк, киресенчә, кызгандым мин аны. Спектакльнең башыннан азагына кадәр диярлек йоклап утырды. Ахырдан, Треплев үз-үзен атып үтергәндә, мылтык тавышына гына уянып китте...
Ала кәҗә вакыйгасы
Утрау җиренә без аяк терәп бастык. Взвод яна пистолет-пулеметлар, билгә тагып йөри торган кынылы хәнҗәрләр белән коралланды. Солдат өчен бу да зур вакыйга Штык сугышлары белән бергә, кул һәм хәнжәр сугышы, самбо көрәше алымнарын өйрәнәбез. Полк штабыннан взвод командирына кул куйдырып, яна коралның белешмәсен бирделәр.
Полк Татар бугазы ярлары буйлап, уннарча километрларга траншея юллары һәм ут нокталары төзергә приказ алды. Безнең взвод участогында. дүрт кеше дүрт почмагыннан күтәреп китәрлек кечкенә йортны исәпләмәгәндә, авыл-мазар күренми. Ул йортта кытайга да, кореялегә дә тартым бер карт япа-ялгыз яши икән. Ишегалдында улак башына бәйләнгән ала кәҗәсе һәм берәм-сәрәм тавыклары күренә. Сирәк сакаллы. какча йөзле бу карт тиз аралашучан. сөйләшергә бик әвәс кеше булып чыкты. Ул барыбызга да «капитан» ди. Килгән саен безне үзе үстергән хуш исле манжур тәмәкесе белән сыйлый. Кипкән сары яфракларын төреп бер суырсан, кодрәте бавырга төшә, күңелне иләс-миләс китерә башлый, хәтта ач карынга исертә дә.
Ялгызакның исеме Син-Дян. Кәҗәсенә ул дулкыннар ярга чыгарып ташлаган диңгез кәбестәсен җыеп ашата. Шуны үзе дә пешереп ашый икән. Хуҗа ала кәҗәсен сава башласа, без җир казу эшеннән туктап, карашларыбызны шул якка юнәлтәбез. Чөнки Син-Дяннын үз-үзен тотышы кызык. Ул ике аягын кәҗәнең корсак асты турысыннан сузып җибәрә дә, җиргә утырган килеш, хайванның имчәкләренә озаклап массаж ясый. Аннары чиләк төбен дынлатып, үзенчә нидер көйли-көйли, саварга тотына.
Ала кәҗә бәйдән ычкынган арада безнен янда тамак уздыра башлады. траншея стеналарын ныгытырга дип тайгадан алып кайткан яшь агач кайрыларын кимереп йөри. Әрсез хайван яна казыган пулемет, миномет ояларына да сикереп төшә. Әйдә, йөрсен, диләр солдатлар, койрык астында фотоаппараты юктыр әле...
Фотоаппараты булмаган булуын, ләкин кәҗә бар җирдә каза бар, диләр. Бу вакыйганы кай җиреннән тотып сөйләве дә кыен...
Көннәр салкынга авышкан иде инде. Җир өсте тоташ бозлавыкка әйләнде. Биек сопкаларга сарыла-сарыла, һавада кар болытлары агыла. Без, көндәлек занятиеләрдән, оборона эшләреннән бушанып, атнага бер тапкыр каравылга, хәрби складларны сакларга йөри башладык. Тайга чиксез, тайга барысын да яшерә ала... Әйләнәдәге һәр куак күзгә шайтан оясы булып күренә. Без саклый торган полк складлары бигрәк тә шомлы җиргә урнашканнар. Бер якта — тоташ урман, икенче
якта — коры елга яры. Яр башында жиргә канатларын жәйгән эрбет чикләвеге агачлары үсеп утыра.
Каравыл начальнигы булып Батраков үзе йөри. Бу юлы мине разводящий итеп алды. Батраков, гадәттәгечә, төгәллекне ярата. Постка озатыр алдыннан пистолет-пулеметынны һәр күзәнәгенә кадәр тикшереп чыга. Кесәләрне әйләндереп селкергә куша. Постка тәмәке, шырпы ♦ алырга ярамый. Часовой үзенең бурычларын, шигырь сөйләгәндәге ши- s келле, күңелдән белергә тиеш. з
Анохин белән Миңнулла ул танда өсләренә жылы тун, аякларына ® киез итекләр киеп, «секретжа постылар. Ә Белодедов коры елга яры £ каршындагы тимер ишекле озын склад янына каравылга басты. Без бу * складларга элегрәк пистолет-пуле.метлар алырга килгән идек. Сәнде- § рәләре тулы патрон әржәләре. йокымсырап, төш күреп яткан миналар, 3 кеше буе снарядлар.. Нинди дәһшәтле шартлау көче яшеренгән бу тау- 3 лар арасында. Ул яман көчкә ирек куйсан, бөтен гарнизонның, хәтта х Александровск шәһәренең көле күккә очар иде. Уйлап карасаң, үз сол ♦ датына нинди зур ышаныч баглый туган ил.
Постлар алмашынганчы, мина ике сәгать черем итеп алырга мөмкин. Ләкин уйлар йокы бирми. Отделение командиры ярдәмчесе вазифасын үти башлаганнан бирле, борчуларым бермә-бер артты. Батраков взвод командиры ярдәмчесе булгач, отделениесен ул еш кына мина тапшыра. Үзе көннәр буена хужалык эшләре белән шөгыльләнә, каптеркасында казына, складтан патроннар ала, атылган гильзаларын илтеп тапшыра.
Мине отделение командиры ярдәмчесе итүләренә Миннулла сөенде генә:
— Шәп булды, якташ,— диде ул, ял көнне мине урман арасына барырга әйдәп,— әйдә, команда бирергә өйрәнерсең...
Минлекәевне, отделение урынына, берүзен «сафка» тезеп, төрлечә бор-галыйм. йөгертәм. Миңнулла шунда үзенчә киңәш-табыш итеп тә ала:
— «Смирно» дисәң, тавыш нечкә чыга, кәжә бәтиенеке кебек кенә,— диде ул, шаяру катыш,— син, Громов шикелле, «һир-ра!» дип кычкырырга өйрән.
Миңнулланың снайпер буласы килә икән. Шул теләген дә белдерде миңа, хәтта агитацияли дә башлады.
— Синең дәрәҗәң зур хәзер, Әхнәф,—дигән булды,—взводның комиссары урынына да син, үзең комсомол җитәкчесе дә. Батраков сине тыңламый калмас...
Солдатның кыршауга сыймаган якларына бармак аша караулар бетте хәзер. Батраковның хаклы икәнлегенә мин торган саен инана барам. Башыңа төшсә, башмакчы гына түгел, командир ярдәмчесе дә буласың икән...
Любимовның турникта үз гәүдәсен күтәрә алмавына элек көлеп кенә карый идем. Көчәнә, тыпырчына, мескен, кызарына, бүртенә. Аягы белән турник баганасына тибеп тә карый. Юк. бердән ары күтәрелә алмый. Мускуллары сыек. Инспекторлык тикшерүе вакытында Зур Җирдән килгән майор үзен мәсхәрә итеп тә китте; «Арыш кесәле белән бер»,— диде. «Ярдәмче* вазифасын җилкәмә алгач, Любимовның бу кыланышларын тыныч кына кичерә алмый башладым. Ул бит үзен генә түгел, бөтен отделениене түбәнгә сөйри...
Автоматны җилкәгә асып, ишегалдына чыгып утырдым. Тан атып килә. Тау итәкләренә кадәр төшкән болытлар яңадан югарыга таба үрмәлиләр. Иртәнге тынлыкта Белодедовның аяк тавышлары, борынын тартканы ишетелеп куя. Үзе күренми, аны куаклар ышыклый. Кинәт: «Тукта, кем килә?—дигән кисәтү авазы ишетелде. Шул арада пистолет- пулемет тырылдарга тотынды. Днскадагы патроннар чытып беткән, күрәсең. бер заман үлем тынлыгы урнашты. Тик кайтавазлар гына Камышлы тау буйларыннан өзек-өзек җавап бирделәр Каравыл аякка
әдип МАЛИКОВ
басты һәркем үзенең тревога очрагына билгеләнгән урынын алды. Мин часовой янына киттем.
Белодедов, инде эш бетте дигән сыман, ашыкмыйча гына патрон лискаларын алыштырып тсрз. Шулай да йөзе агарынган, борын очына тир бәреп чыккан.
— Нәрсә булды? — дип сорауга, ул бераз тотлыгып, хәвефле тон белән җавап бирде:
— Куаклар арасында фонарь уты елтырап күренде, ике мәртәбә тиз генә кабынып сүнде.
Курыкканга куш күренә, диләр. Бәлки шулай тоелган гынадыр, be* лодедовны бу хәлендә постта калдырырга ярамый иде.
Озак та үтмәде, бер төркем солдатлар ияртеп, гарнизон дежурные, үзебезнен взвод командиры лейтенант Орлов килеп җитте. Вакыйга булган урынны ул тикшереп, «тарап» чыгарга кушты. Белодедовны кар- шысына бастырып, ирен чите белән генә елмаеп әйтте:
— Атып кинәндем дисен инде, алайса?! Әйдә, трофейларыңны күрсәт.
Без ботаклары өзгәләнгән, кәүсәсе чәрдәкләнгән эрбет чикләвеге агачы янында тукталып, тынып торган арада, яр астыннан кемдер хәбәр итте:
— Әрекмән сабагында кан табы, иптәш лейтенант!
Әйе, Белодедов бушка гына атмаган. Биредә нидер булган. Җир тун. аяк эзе калмаган. Тирә-юньне тарап чыгарга киткән группа бер нәтиҗәсез кайтты. Бәлки тайга җәнлеге йөргәндер. Постта торган часовой янына хәтта кыргый боланнар, ерткыч аюлар да килеп чыккалый.
Взводный монын белән генә канәгатьләнмәде, оператив группаны янадан җибәрде.
— Нәтиҗәсез кайтмагыз! — диде.
Гарнизон складыннан өч йөз метр чамасы ераклыкта кәҗә үләксәсе табылды. Ала кәҗә, шул Снн-Дян кәҗәсе инде ул.
Өч көннән соң анын хуҗасы, хайван хакын сорап, полк командиры янына килде. Берни эшләмәк юк, түләтте. Ләкин аның белән генә эш бетмәде. Бу вакыйганың шаукымы зур, сүзләре күп булды.
Бәйдәге кәҗә төнлә, таң алдыннан анда ничек барып чыга алыр? Моның нигезендә берәр этлек ятмый микән?
— Ала кәжә сииа гашыйк булган, сине постыңа эзләп килгән,— диде Белодедовка анардан көләргә ярата торган Анохин,— ике мәртәбә күз кыскан. Ә син, аңгыра, «дама»на ут ачасың.
Көлкесен дә көлке иде, әмма Белодедовка моның өчен взвод коман-дирыннан каты эләкте. Разведчиклар Снн-Дян кәҗәсен атып үтергәннәр, дигән даныбыз таралды бит.
Белодедовны башка бер уй борчый иде. Шул уйлары белән ул минем яныма килде:
— Бабаларым белән ант итәм, иптәш комсорг,— диде,— куак арасында ялтыраган утлар кәжә күзләре түгел иде. Фотоаппарат вспышка- сы булмады микән?
— Ә кәҗәнең, синеңчә, ник кирәге булган монда?
Белодедов минем сорауга бер дә икеләнмичә җавап бирде.
— Часовой сизенә калса, эзне югалту өчен, иптәш комсорг, кәҗәгә сылтап калдыру өчен Монда Син-Дяннын катнашы булмыйча булмас. Бик хәйләкәр, астыртын картка охшый ул.
Тотылмаган — карак түгел, ди рус мәкале. Шулай да бу вакыйгадан сон полк гарнизоны сагаеп калды. Безнең разведка взводына корал складлары әйләнәсендә «секрет»лар булдырырга. Син-Дянны күзәтү астына алырга боерык бирелде. Анын маршруты — балык заводы, диңгез буе, тайга сукмаклары. Бер көнне ул япон концессиясе карамагындагы күмер шахтасы тирәсендә дә күзгә чалынган.
Вакыт катеры алга бара
Атау жирләре кышкы тирән йокыга талды Акчарлаклар да юкка чыкты, пароход гудоклары да ишетелми. Аяктан егардай хәтәр жилләр искәндә Татар бугазы карлы бозлардан әрчелеп тора Ак фонда зәнгәр ♦ дингез көзгесе пәйда була. Күп тә үтми, сөңге сыман боз кыялары, ка я быргалары яньчелүдән ыңгыраша-ынгыраша, гагын берсе өстенә берсе з килеп өелешәләр. <
Кар тирән булып ятты Сукмактан, юлдан читкә тайпылсаң, билгә Ь кадәр көрткә чумасын Ату кырына барсак та, тактик өйрәнүләргә чык сак та, чаңгыдан төшмибез. Ярты гомеребез чангылар өстендә уза. 5
Без яшәгән землянканы төнлә берничә тапкыр кар күмеп китте. Бер- л сендә бөтен гарнизон алдында хурлыкка калдык. Тан алдыннан сугыш- g чан тревога уйнаганнар. Ә полк разведкасы юк та юк. Безнен взводны күрше рота солдатлары казып чыгарды. ♦
Армиядә яна званиеләр барлыкка килде. Батраков хәзер өлкән сер- « ж ант. Мина ефрейтор исеме тактылар. Анекдот героена әйләндем За- нятисдән сон. землянка уртасындагы тимер мич әйләнәсендә юкны буш- = ка аударып, тел кашып утырган арада Сашка Анохин борынгы анек- лотны хәтергә төшерде. Патша солдаты, имеш, бер карчыктан кунарга кертүне үтенгән.
— Сез ничәү сон. касатик? — дип сораган әби. х
— Без икәү,—дип жавап биргән солдат,—ефрейтор тышта калды J
— Ярар, керерсең,—дигән карчык, ризалыгын белдереп,—ефрейторыңны абзар артына бәйләп куй,— дигән.
Шаркылдашып көлештеләр. Пөзләре тимер мич эссесендә кызарынган төркем янына Батраков килеп житте. Ни турында сүз барганын ишеткән икән.
— Сез, нәрсә, нәсел айгырлары кебек кешнисез?!—дип бер жнке- ренеп алды да, хәрби чинга тел тидергәне өчен, Анохннны үрә бастырып, апа мораль укырга тотынды.
Командир ярдәмчесенең авторитетын алай гына күтәреп булса икән. Солдатлар мине тынламыйлар түгел. Гадәткә кергән инерция буенча гел буйсынып торалар. Әмма кискен бер моментта, устав киртәләренә сыймый торган хәлләр килеп чыкканда, фәкать йөрәк кушуы белән эш итәргә туры килгәндә, минем приказым Сашка Анохин өчен закон булырмы? Ул аны Ил приказы итеп кабул итәрме? Бу сорау мине бнк борчый.
«Ефрейтор» башта ирония тудырса да, соңыннан күнектеләр. Инде үземә дә сәер булып ишетелми Взводта мин бердәнбер ефрейтор булгач, фамилиямне әйтеп тә тормыйлар, Миңнулласына кадәр «иптәш ефрейтор» гына ди.
Солдат тормышындагы сөзәк дулкыннарны кистереп, вакыт катеры алга баруын белә. Без дүрт күз белән жәй килгәнен, яшел июнь аен. зәнгәр дингез киплеген, беренче пароходлар гудогын көтәбез. Юл уңаендагы калын кар стеналарын сулышыбыз белән эретеп бетерердәй бу« лабыз. Хезмәт срогын тәмамлап, туган якларына кайтасы солдатларның адресларын инде июнь аенда анкетага яза башлаячаклар Кем кая те ли, үз эше Мин Казан турында гына хыялланам Матбугат йорты бинасының баскычлары бормалы-бормалы, имеш. Шуннан бер менеп, бер төшен йөрүчеләр нинди бәхетледер Мин ул бинаны календарь битендәге рәсем буенча гына беләм Себер егегләре Себерләре белән хыяллана Аларныи күбесе трактор йөрткән. Кырда МТСта булган хәлләрне хәтерләренә төшереп, яшьлек юләрлекләреннән көләләр, сиз
мәстән генә сөйгән ярларын искә алып куялар Белодедов сер тотмас үрдәк шикелле, берсен дә яшерми.
— Мәхәббәт кызык икән ул, малай,— дип сөйләде бер көнне.— мин башта тракторга гашыйк булдым. Чын менә. Их, дим, «ЧТЗ» дигәннең утлы фараларын яндырып, төнге басуларны айкап үтәргә бер. Хыялымда гел шул гына Тиздән прицепщик булды абзаң. Ә рульдә карлыгачтай кара кашлы Анюта исемле кыз утыра. Сабаннарым белән бергә, илаһи уптым ияртте дә алып китте шул нечкә бил...
Миңнулланың теленә дә Мәйсәрә исеме ешрак куна башлады. Хатларын бергә укыйбыз. «Авылны онытма, уз фермабызга кайт»,—дип, гел чакырып яза. Ә мине туган авылыма чакыручы юк. Әти дә, әни дә авылда кал.масымны беләләр. Сине сагынып, үрсәләнеп көткән яшьлек мәхәббәтең булу нинди зур бәхеттер ул. Мәйсәрә белән шаярма, хәзер ул Җиремазда ферма мөдире. Миңнулланы күңеле төшкән кызлардай ектырып. битен тешләтергә бик ирек куймас инде Якташым Сахалинда берәр елга эшкә калу турында хыялланып йөри. Утраудагы күмер шахталары, балык комбинатлары гражданкага чыккан солдатларны ике куллап каршы алырга әзер торалар Җитмәсә, Александровск шәһәрендә мебель фабрикасы да бар икән. Сыгылмалы нечкә тал чыбыкларыннан, тайга, тау камышларыннан шыгырдавыклы урындыклар, җинелчә бала коляскалары \рергә Миңнулланың осталыгы җитмәс дисенмени? Утрау балалары ул үргән коляскаларда да тирбәлеп карасын.
Яр өсләре кардан әрчелгәч, без ял көннәрен, взвод командиры рөхсәте белән, диңгез буенда үткәрә башладык Хәл җыярга чыккай тюленьнәр шикелле, беренче кояш нурларында кабыргаларны җылытабыз Таш кыялардан аякларны салындырып, уйга чумабыз, тәмәке көйрәтәбез Офык читендә, зәнгәр күз өстендәге кара каш шикелле булып. Зур Җир ярлары күренә. Алар нинди моңсу, нинди ерак.
Сагынып көткән беренче пароход май урталарында килде. Биек тау башларында, үзәннәрдә әле калын кар ята иде. Ике мачталы, ак буяу- лы «Россия» теплоходын без ерактан ук күреп, пилоткаларны болгый- болгый каршы алдык. Атауның хәлен белергә гүя бөек Россия үзе килгән. Диңгез эчендәге «Өч туган» янында йомышчы катерлар тыз-быз килә. Чемоданнар күтәреп, ярга төшкән Зур Җир пассажирларын бинокльдән күзәтәбез
— Кызлар да бар,— ди кулыннан биноклен ычкындырмаска тырышкан Анохин,—әнә, Миңнулланың Мәйсәрәсе траптан төшеп бара. Ул, мөгаен, сина яна костюм алып киләдер...
Сашканын лыгырдавын елмаеп кына тыңлаган якташым соң чиктә ышанып куя язды, бинокльгә ябышты .
Көннәр санын, каптагы шырпы бөртекләре шикелле, киметә торгач. 1941 елнын җәенә дә аяк бастык. Июнь ае безгә шатлык китермәде.
Чыклы нртәләрнең берсендә гарнизонны тревога белән күтәрделәр. Әйе, шундый иртә иде. Яфракларда күз яшедәй чыклар җемелдәшә. Алар, кыйммәтле ахак ташлары шикелле, кояш нурында кабынып-ка- бынып куялар.
Әле йокыдан айнып җитмәгән батальоннарны шоссе юлы чатында балта, пычкы, көрәкләр төялгән озын бричкалар көтеп тора иде. Штаб начальнигы капитан Баталов:
— Утраунын көньягында. Александровскидан житмеш-сиксән чакрым чамасы ераклыкта тайга яна,— дип белдерде
Бөтен шәһәр халкы купкан Балыкчылар, урман кисүчеләр кузгалды. Зәңгәр күк йөзен әкренләп соры төтен болытлары каплый, һапада көек исе анкый башлады. Без турыдан. Камышлы тау сыртлары аша. «каторжаннар сукмагы» дип йөртелгән сукмактан янгынга каршы юлга чыктык Күптән кеше аягы басмаган борынгы сукмак, елан шикелле бормалана-бормалана, текә кыяларны әйләнеп уза. Пехота, бзр көчен
жыеп, тауга үрмәли Каршыга шыбырдаша-шыбырдаша вак ташлар тәгәри. Аягын таеп, нәрсәгәдер тотына алмыйча калсаң, үзеннен дә кыялар астына очуын бик ихтимал. Запаска алган палатка баулары бик ярап куйды Без шулар ярдәмендә отделен иел әр не «бер җепкә» тездек.
Кичкә табан офыкта янгын шәүләсе күренә башлады. Ул күз күреме житкән бөтен тирә-юньне чолгап алган Кып-кызыл булып офык яна, ♦ утлы өермә безгә каршы килә. s
Янгын котырынган урынга берничә чакрым кала, менләгән солдат з мәш килеп, кызу эшкә тотынды. Гасырлар буе шаулаган тайга нарат- < ларын, яна гына яфрак ярган бөдрә каеннарны берәм-берәм ега башла- & дылар. Ут өермәсен уздырмау өчен кин коридор, бушлык киртәсе ясар- * га кирәк иде. Иңбашларга менеп яткан чи агачлар авырлыгыннан аяк- g лар сыгылып-сыгылып китә, күз аллары караңгылана. Янгын синен 5 хәлеңне сорап тормый, бөтен утрауны иңләп утлы теле белән тайганы 3 ялмап килә.
Кинәт жил көчәеп китте. Утлы давыл өермәсе, агач башларыннан ♦ сикерә-сикерә. безгә якынайды, тайга коридорына, полк ясаган киртәгә а килеп терәлде. Җәһәннәм эссесенә чыдый алмыйча, батальоннар о чигенергә мәжбүр булды «
Кошлар ояларын ташлап оча, агач башларыннан сикереп төшкән = тиеннәр көтелмәгән афәттән котылу чарасын җирдән эзлиләр. Яныбыз < дан гына, выжт итеп, куркуларыннан кая барып бәрелергә белмәс s хәлгә житкән кыргый боланнар көтүе чабып узды. п
Янгын белән көрәш ике көн дәвам итте. Күзләрдән йокы качты, я ашау онытылды. Солдатлар су белән генә яшәделәр, йотлыга-йотлыга ® эчкән чишмә сулары тир белән чыга барды. Бер сезон киясе гимнастеркалар. чалбарлар теткәләнеп бетте. Мунча ташы артыннан чыккан сыман, корымга буялган, төтеннән ысланган, тәмам хәлдән тайган солдатлар, һавада кызыл йолдызлы самолетлар күренүгә, иркен сулыш алып җибәрделәр. Янгын котырган урынга койрыклы бомбалар ява, көчле шартлау авазлары ишетелә башлады...
Илленче параллель сызыгында совет пограничниклары японнар ягына качып баручы диверсантны тотканнар, дигән хәбәр алынды, шул үзе артыннан тайганы яндыра-яндыра барган.
— Диверсант, беләсезме, кем булып чыккан?— диде взводный, хәвефле тавыш белән.—Ала кәҗәнең хужасы — Син-Дян. Анардан Александровск корал складлары схемасы, хәрби объектлар төшерелгән фотопленкалар табылган.
«Ала кәжә вакыйгасыэның серләренә без шунда гына ныклап төшендек. Ул кәҗә, димәк, алдан, оста итеп уйланылган инсценировканың бер корбаны гына. Дөрес сизенгән Белодедов. Куак арасында ялтырап киткән утлар, кайберәүләр уйлаганча, кәжә күзләре түгел, ә чыннан да фотоаппарат «яшене» булган.
Икенче көнне тагын да коточкычрак хәбәр мәрхәмәтсез күсәге белән башка китереп тондырды: фашистлар Германиясе Советлар Союзына каршы сугыш башлаган..,
IV
Тайга белә,
тайга барысын да ишетә
Ач көн буе утырып яуган яңгырдан соң. төтен исе җиргә сеңеп бетте. Без тагын юлда Кара кайгыга төренгән, кулсыз, аяксыз кешеләрне хәтерләткән агач төпләре тын гына озатып калалар. Күктә дә, җирдә
дә тереклек әсәре сизелми. Хәтта чишмәләр дә корыган. Чишмәнең күз урыннары бар, аккан эзе дә күренә, ә мөлдерәп торган суы юк.
Бер атнага чамалап алган сохари, галет һәм консервалар запасы ашалып бетте. Алар инде тамак төбеннән үтми дә башлаган иде.
Анохинның хаки төсендәге чалбары, күмер елтыравыгы йогып, «хромлга әйләнгән. Чалбар төбе умырылып чыккан. Ул аны булавка белән генә эләктереп куйган.
Без гүя сугыш эзләре буйлап атлыйбыз. Иксез-чиксез танганы көлгә әйләндерү өчен бер бөртек шырпы җитә. Европада сугыш утын кабызып җибәрү өчен дә хыянәтчел шырпының явыз Гитлер кулына эләгүе генә кирәк булгандыр...
Привалга туктаган чагында радистлар янына якынрак булырга, рациянең «пи-би-би...» дигән сигналларыннан нидер аңларга тырышабыз. Йокысызлыктан күзләре кызарган элемтәче егет солдатлар ягына күтәрелеп тә карамый. Ул янгын сүндерергә җибәрелгән группаның комиссары — сары мыеклы майорга кәгазь кисәге генә суза. Майорның мыегы сары икәнен без элеккесе буенча гына күз алдына китерәбез, хәзер көеп, каралып беткән. Сугышның ничәнче көнендәдер, комиссар ярылган иреннәрен кыймылдатырга курыккан шикелле, теләр-теләмәс кенә әйтте:
— Безнең гаскәрләр Минскины калдырганнар...
Минскины. Белоруссиянең башкаласын. Бер дә акылга сыймый бу төшенчә. Безнекеләр болай гына, ниндидер бер максат белән генә чи-генәләрдер. Хасан күле буендагы, Халхнн-Голдагы шикелле, дошманны шып туктатырлар да шунда ук кырып салырлар. Аннары Гитлер, тезләнеп, Советлар Союзы каршында мәрхәмәт сорар. Без гарнизонга кайтып җиткәнче, бәлки сугыш беткән дә булыр...
Әмма лейтенант Орлов та, сары мыеклы майор да безне алай дип юатмадылар. Сугыш яңа башлана гына, диделәр. Совет хөкүмәтенең белдерүен өзек-өзек кенә ишеттек. Сталин нәрсә әйтер? Әле ул бар дөньяда...
Без юлыбызны көньякка, дәүләт чиге буена таба дәвам иттерәбез. Бу ничек соң әле, әгәр япон ил чигеннән бәреп керсә, без маршта, юлда торып калабызмыни? Бәлки шуңа исәп тотылгандыр да. Теге Син-Дян дигән мәкерле зат күпме ыгы-зыгы тудырды, ничаклы байлыкны харап иттерде. Янгынга каршы бөтен Сахалин күтәрелде бит. Халык — эшеннән. солдат — постыннан аерылды. Юк. Син-Дян дигәнең, без уйлаганча. тәмәке сатып йөрүче «йолкыш» кына булмаган. Взвод командиры бик дөрес әйтте: «Гитлер һәм Микадо шырпысы белән кабызылган янгын бу».
Походка чыкканда, гадәттә, нинди юллар кая илтәсен бер командир гына белә. Син исә. алдагы иптәшеңнең фәкать җилкәсен күреп, сукыр килеш атлыйсың. Лейтенант Орлов бу юлы безгә картаны тулысынча ачып салды. Берничә чакрымнарга сузылган «янгынчыжлар группасы, бер җепкә тезелеп бара торгач, дәүләт чигеннән ерак түгел урында, шоссе юлына чыгарга тиеш. Атау уртасыннан сузылган бердәнбер юл. Ул илленче параллельгә барып тоташа. Шосседа безне полк кухнясы көтәчәк. Башына ак калфак, өстенә ак халатын кигән, кулына бер котелок керешле озын саплы чүмеч тоткан полк пешекчесен күз алдына китергәч, күңелгә рәхәт булып китте, һәркем үзенең кашыгын капшап карый. Тагын алтмыш чакрым атлыйсы...
Янгында кызарган тән, урыны-урыны белән кабарып, сулана башлады. Аны бинт белән бәйләп торырга вакыт тими. Миңнулла үз әмәлен тапты. Пешкән урынга агач көле килешә, ди. Абага яфрагын ябып та кунсаң, ялап кына алачак. Тик аны каян табарга? Үләннең заты да калмаган Пичә еллар буена шулай торыр икән? Тайга янып, кара күмергә әйләнгән урыннарны безгә моңа кадәр дә күрергә туры килде.
Японнар 1925 елда. Төньяк Сахалиннан үкчәләрен күтәргәндә, янгын иркенә бирел киткән җирләр һаман да кара көеп утыра.
Мен аяк таптаган сукмактан атларлык кына түгел. Сукмак сазлыкка әйләнгән. Агач тамырлары арасына ботинка башы эләгеп, кемдер ластырдап барып төшә, егылган урынына төкереп, сүгенә-сүгенә тагын ♦ алга атлый. s
Дымсу, зәңгәрсу тайга, тизрәк куенына яшер безне. Солдат язмы- з шы— синен язмыш. Дошман ут ачып керсә, без бергә яначак. Еракта < гы зәнгәрсу тайга акрын гына башын чайкап куйды. Ул барысын да белә, барысын да ишетеп тора.
и
Яңа урында I
Без хәзер яна урында. Бирегә янгын теле сузылмаган Күккә менәр ♦ ләгән сөңгеләрен кадаган чиксез тайганың, бу яктагы күгелҗем таулар я нын матурлыгын күрергә әле вакыт тигәне юк. Землянкалар казу белән о баш-күз әйләнгән. Агач егабыз. Кендеккә житкән тубылгы куакларын “ ера-ера, беренче сукмаклар салынды Баскан жир мамыктай батып, Е; тирбәлеп тора. Калын мүк келәмен көрәк белән уеп алсан, су чыгэ < Монда тубылгы-богульник оясы булганга күрә, үзебез яшәячәк гарнн- 2 зон поселогының исемен «Богульград» дип атадык
Атлар да. тягачлар да тайгага керә алмый Яшел келәмнәргә басып “ өч-дүрт чакрым жнрдән урман чыгарабыз. Аяк асты йомшак, әмм э кулбаш сөягенә йомшак гүгел. Чи бүрәнә бөтен авырлыгын салып баса. Җиргә тартылу көче зур анын. Ә без. жиргә аякны терәп, ул көчкә каршы торырга тиеш. Сигез сәгать буена рәттән Иңбаштагы бүрәнә бәлки бик авыр да булмас иде. аңа бит кара йөз — сугыш менеп атлан ган. Аралар ерак дип тормады ул. безгә дә беренче көннән үк утлы чукмары белән китереп тондырды. Өнгә кайту юлларын кырт кисте, диңгез яры буендагы хыялларны чәлпәрәмә кигерде. Гимнастеркаларга солдат кулы белән беренче ямаулар салынды, паек кысылды. Любимов, Анохин кебек таза ирләргә ашау житми башлады Ипи валчыгы жиргә төшми, полк казанында аш калмый хәзер «Авызлары ачылган» ботинкалар— старшиналарның беренче кайгылары. Гел юештә, гел саз эчендә йөргәч, тимер башмаклар да чыдамас. Итекчеләр кагын га. тегеп тә өлгерә алмыйлар. Саша Анохнннын кырык бншенче размерлы ботинкасы саз суыннан табаны череп, таралып ук төште Ул аны бау белән бэйл-'штереп йөри Янасын алырга әле срогы чыкмаган Кием- салым складлары да килеп житмәгән. Батраков аптырагач, взводны сафка тезеп. Анохнннэн сорады:
— Безнең размерлар сиңа ярамый, кайда үстерден бу жүләр аякларны?
— Себердә.— дип жавап бирә Анохин, башын читкә борып.— Минем өчен борчылмагыз, иптәш өлкән сержант Миңнулла чабата үреп бирергә вәгъдә итте.
Өлкән сержантның күзләре Миңнуллага текәлде
— Үрә беләсенме. иптәш Минлекәев? Үреп бир шуңа ялгаш эүрлы- гысын. Шайтан үзе кисә дә тузмаслык булсын!
Миңнулла чабаталарның ялгашын да. ялгаш түгелен дә үреп карады Анын үзенә дә бер нар кирәк иде Ләкин аларны взвод командиры кияргә рөхсәт итмәде.
— Чабаталы разведчиклар?!—дип хәйран калды лейтенант Орлов.— Совет солдаты дигән изге исемне хурлыкка төшерергә кем рөхсәт итте сезгә?
Ботинкасызларны бүрәнә юнарга, дранка ярырга куйдылар Тайга уртасындагы Богульград, солдат жил кәсенә басып, үсүендә дәвам итә.
Челтерәп аккан тау елгасы буенда зур ашханә, биш йөз кеше сыйдырышлы клуб, полк штабы биналары калкып чыкты. Сукмаклар юлга әйләнде, аларга сары ком түшәлде, һәр рота үзенә землянка җиткерә, мылтык пирамидалары, өстәлләр, урындыклар ясый. Офицер семьялары өчен аерым бүлмәләр дә кирәк булачак. Юктан бар итә солдат.
Кичләрен учак янында әкият сатып аласың да. шалаш авызына таба карый башлыйсың. «Юрган-мендәр» үзебез белән: баш астында пилотка, нарат сагызы сеңгән куллар, соры шинельнең чабуыннан гына тартасы. Солдатның ятар ястыгы бөтен җирдә түшәүле.
Әле йокыга талганчы, ылыс шалашның ябылмый торган ишегеннән снна йолдызлар күз кысып маташа. Алар безне җылытмыйлар. Салкыннан үзләре дер-дер калтыраналар. Урал күгендә дә, бүген фашистлар хуҗа булып йөргән Донбасс күгендә дә шул ук йолдызлар яна. Совинформбюро хәбәрләрендәге зуррак шәһәрләр исемен мин хәтеремә язып барам. Алар Ватан йөрәгенә кан белән языла. Комсомол секретарьларын, взвод агитаторларын һәр иртә саен полк штабы янына җыеп, фронт хәлләре белән таныштыралар. Барганда йөгерәсең, күңелгә ятышлы сүз ишетергә теләп чабасың. Ә взвод янына, сине түземсезлек белән көткән дусларын каршысына өметсез күзләр белән кире әйләнеп кайтуы бик авыр. Сашка Анохин бер көнне иртәнге политин-формация вакытында сүгенергә үк тотынды:
— Себереп килә, мать якасын... Мәскәүгә дә күп калмады.
Бер ягымда Анохин, икенче ягымда Миңнулла ята. Алар да тиз генә йокыга китә алмыйлар. Сашка авызын зур ачып иснәгәннән соң, пышылдап кына миннән сорый:
— Ефрейтор, монда сазда череп ятканчы, әгәр отделениебез белән фронтка сорасак, ә?
Шинель астыннан мыгырдап кына аңа Миңнулла җавап кайтара:
— Киттең ди пычагым. Мин дә әтәйдән калышмас идем...
Миңнулланың әтисен сугышка алганнар, «авылда ирләр гел калмады»,— дип язган Мәйсәрә хатында.
Мин нәрсә әйтим?
— Сугышырга өлгерербез,— дим,— илбасарларга капканы ачып китәргә ярамас...
Монда сугыш була калса, безгә чигенер урын юк. Ә самурайның нияте башта диңгез уртасындагы шушы крепостьны алу, аннан Зур Ж.нргә, Себер киңлекләренә ыргылу. Фронттан ун мең чакрым ераклыкта яшәсәк тә, сугыш безнең борын төбендә генә. Японнар чик буенда көн саен провокация ясап торалар. Төннәрен ракеталар җибәреп, күк йөзен, полк урнашкан позицияләрне капшыйлар. Кайдадыр «банзай» кычкыралар, пулеметлардан аталар. Без автоматларны кочаклап йокыга китәбез, автоматлар белән бергә сикереп урыннан торабыз.
Күк кабыгын сызып йолдыз атыла... Кемнеңдер бәхете кабына, кемнеңдер бәхете сүнә. Канлы сугыш кырында миллионнарның гомере яна... Иртән торуга, бәйрәм сонындагы шикелле, баш түнгән була. Богульник исеннән исереп, махмырга әйләнәсең. Әле ярый «баш төзәтергә» шоссе юлы бар. Шосседа үткәрелгән иртәнге физзарядкадан соң хәл аруланып китә.
Тигез шосседа биеп алырга да, җырлап әйләнергә дә була. Тик кызлар гына юк. Гражданский кешеләр күренми дә. Юлда ялгыш кына бер хатын-кыз заты пәйда булса, фәрештә күргән шикелле, һәммәсе тынып, гаҗәпләнеп кала. Дәшмиләр, чөнки фәрештәнең кинәт күккә ашуы мөмкин.
Юл, хыял кебек, озын. Бер башы аның диңгез ярына барып чыга. Аннары аны пароходлар, поездлар дәвам иттерә. Кыскасы, бу юл бөтен дөнья белән тоташа. Шул юл безне җиңүгә яки үлемгә илтәчәк. Тайга барысына да шаһит, тайга барысын да ишетә.
Нерпа:
Без илленче параллель сызыгында, дәүләт чиге буенда ныклап ф торып тамырландык. Кыш җитүгә землянка тормышы башланды, чик буенда нарядка йэрүләр, чаңгы чабышлары.. Пулеметчылар җылы 5 дотларга, дзотларга «оя» корды Полк уннарча чакрымга оборона м тота. Бүген-иртәгә самурай һөҗүм башлар дип көтәбез. Дошман оят- S сыз рәвештә шашына. 5
«Брусничная» сопкасына менеп, бинокльдән теге якны күзәткәндә, - безгә барысы да аермачык күренә. Ха рам итога ныгытмалары белән - полиция постлары арасында япон гаскәрләре берөзлексез маневр ясап » юралар. Танклар, туплар күченә. Кинәт көчле шау-шу, атыш кузгала, к моторлар үкергәне, сиреналар чинап улаганы ишетелә. Безнең як, сабырлык күрсәтеп, бу маневрларны сак кына күзәтеп тора. Бик сикереп китә алмыйбыз, чөнки көнбатышта хәлләр авыр...
Икмәккә бай Украина җирләре, уңдырышлы Кубань далалары немецлар кулында. Ерткыч фашист ордалары бөек Идел капкасы төбенә килеп туктаган «Бөтен нәрсә фронтка, бөтенесе җиңү өчен!»— шушы чакыру баш лозунг булып калды, совет дәүләтенең яшәү законына әйләнде Без, илебезнең Ерак Көнчыгыш чикләрендә сменасыз сакта торган солдатлар, шул табигый законга, мәрхәмәтсез сугыш таләбенә буйсынып яшәдек. Солдат өлешен.» тигән карабодай, манный ярмаларын, киптерелгән сөт консервларын тамагыбыздан өзеп, Ленинград блокадасында калган ач балаларга, хәлсез аналарга җибәрә идек.
Ленинградлылар, балаларым минем!—
Казакъ даласында мәшһүр акын яңгыраткан саф йөрәк җырларын Бөек Тын океан ярлары да ишетеп торды.
Ашау ягы һаман кысыла барды, билләр нечкәрә, бил каешында яна тишекләр өстәлә. Сахалинның үз икмәге үзенә җитми. Шулай ук Зур Җирдән яшелчә, бәрәнге, яна суйган ит көтеп ятып та булмый. Алар төшкә генә керә. Витаминнар өчен көрәш проблемасы алга килеп басты. Ял көннәрендә, чаңгыларга басып, каршыдагы сопкаларга юнәлә юрган булдык. Тау башында кар аз, бияләй белән сыпырүга, кып-кызыл нарат җиләкләре килеп чыга. Котелоклап жыябыз. Бер өлешен полк кухнясына тапшырабыз. Анардан әчкелтем кесәл ясыйлар. Зәңгелә авыруыннан, теш уртлары канаудан яхшы дәва. Ылыс төнәтмәсе күптән модага керде. Ашханә ишек төбендә басып торган санинструктор кулыннан бер кружка ылыс суы эчмәсән, өстәл янына узармын дип уйлама да.
Бер көнне комсомол эше белән штабка барган җиремнән яна хәбәр алып кайттым. Полк комсоргы Симонов: «Сезнең взводны болан атарга җибәрәләр»,— диде. Комсомол взносларын алданрак җыеп тапшырырга кушты.
Поронай үзәнендә көтүләре белән кыргый боланнар яшәве турында ишеткәнебез бар иде инде. Алар моңа кадәр дәүләт чиге аша теге якка да, бу якка да иркенләп чыгып йөргәннәр. Соңгы вакытта японнар үзләре ягына чыккан боланнарны бүлеп ала башлаганнар. Хәтта Сахалиндагы вак елгаларга уылдык чәчәргә үрли юрган кызыл балыкларның да юлларын бикләп куйганнар Ул комсызларга ирек бирсәң, океандагы бөтен балыкларны сөзеп алырга әзер торалар.
Шулай игеп, болан атарга, кышкы лагерьга җыена башладык. Полк казанына свежий ит булмасмы!.. Ятлар авызына барыл керми торсын әле Төньяк Сахалин боланнары.
аояпгмп опҮо
Бөтен кирәк-яракны җилкәбезгә төяп, карлы-буранлы ерак юлга чыктык. Безгә штаб начальнигының Нерпа исемле эте дә иярде. Күзләре аның шар кебек зур, карашы ниндидер мәгънәле, акыллы. Елкылдап торган чем-кара эт. Ул безнең күптәнге дустыбыз.
Нерпа бигрәк тә Миңнулланы ярата. Алар, сабан туйдагы шикелле, әүмәкләшеп көрәшәләр, тайга наратлары арасында куыша-куыша уйныйлар. Сахалин кояшының юлы кыска биредә. Ул Охот диңгезе ягыннан, Набил таулары артыннан күтәрелә дә, Поронай үзәнен кичеп, тизрәк Камышлы тау артына тәгәри. Кояш югалу белән караңгы төшәргә ашыкмый. Тайга өстендә шактый озак вакыт алсу нурлар юрганы тирбәлеп тора. Ул юрганны аннары түбәләрендә мәңгелек карлар яткан биек сопкалар үзләренә шудыралар.
Дуамал елгасы кар астында калган. Ни өчен Дуамал? Чөнки көчле яңгырлар артыннан ул хәтәр дулап, шашынып, үзенең характерын күрсәтеп ала. Яз көннәрендә, ташуы гомергә басылмас төсле, аеруча нык котырына. Аннары, бераз айныгач, мыштым гына ике яр буена төшеп сыена. Шушы елга безне Поронайга алып чыгарга тиеш.
Мин чаңгыларым белән бергә кинәт кар куышына төшеп киттем. Кар астында үзенә башка бер дөнья. Кышкы зәһәр салкыннарга карамастан, тубылгылар ямь-яшел яфракта. Алар ак чәчәк атып утыралар. Кешкә охшаган ниндидер бер җәнлек башын калкытып карады да кечкенә тәпиләре белән битен юарга тотынды. Күз ачкысыз каты бураннарда Сахалин аучылары кар астындагы куышларга кереп яталар.
Нерпа биек наратка карап, күңелле генә өреп куйды. Агач башында койрыгы үзеннән зур тиен утыра. Ботакларда ниндидер кабырчыклар.
— Тиеннәр кышка гөмбә җыеп киптергәннәр,— ди Любимов.
Тайга эченә ераграк кергән саен мондый запаслар күбрәк очрый башлады. Тиеннәр, күрәсең, «күмәк тормышка» өйрәнгәннәр.
— Алда—дошман, ятарга!—Шундый сигнал булу белән ак халатлы колонна кар өстендә хәрәкәтсез калды. Лейтенант Орлов һәм Батраков кече калибрлы мылтык белән алга шуыштылар. Бездән ерак түгел урында, тармакларын киң итеп җәйгән нарат башында, берничә боҗыр кунаклаган. Любимов, нәкъ боҗырлар сыман, нечкә генә итеп сызгыра башлауга, көтүләре белән каяндыр башка боҗырлар да очып җыелды. Взводный берсен әйләндереп тә төшерде. Күгәрченнән аз гына зуррак чуар канатлы кош көрт эченә чумды. И . гамьсез дә икән Сахалин боҗырлары. Иптәшләре егылып төшкәч, җиргә муеннарын сузып карыйлар да Любимовка җавап итеп тагын сызгырышырга тотыналар. Кешедән ятсынуны, куркуны һич белмиләр бу гөнаһсыз кошлар.
Көтелмәгән хәл аларны бөтенләй кырылып бетүдән коткарып калды. Бездән күрмәкче кар өстендә тын гына сузылып яткан Нерпа кинәт шыңшырга, аннары чинап өрергә тотынды. Любимов взвод командирын кисәтеп өлгерде:
— Шатун, иптәш лейтенант!
Үз вакытында өненә ята алмыйча яки өненнән өркетеп чыгарылган аюны «шатун» диләр. Ул бик ачулы, мәрхәмәтсез, усал була. Ләкин үзе башлап һөҗүм итми. Шатун кыш буена ары сугылып, бире сугылып, үзенә урын таба алмыйча, каңгырып йөри. Урмандагы аучы өйләренә, авылларга да килеп чыга.
Нерпа, күз ачып йомганчы, елга буендагы куаклыкка ыргылды. Шул арада ырылдаган, чинаган куркыныч авазлар ишетелә башлады. Батраков:
— Нерпаны күрәләтә харап итәбез,—дип кыбырсып караса да, тиз генә чарасын күрергә җае юк иде. Нерпа бит бездән сорап та тормады. беренче булып үзе һөҗүмгә ташланды. Куак артында ызгыш гел көчәя генә бара. Аюның ямьсез итеп үкергән тавышы күңелгә шом сала.
Ә Нерпаның әледән-әле кызганыч тавыш белән чинап куюы бәгырьне телгәли. Гауга озак дәвам итмәде, канга баткан эт, ерткыч тырнагыннан ычкынып, кинәт безнен якка ташланды. Лейтенант Орлов Нерпаны эзәрлекләп килгән тайга патшасына пистолет-пулеметган тырылдатып атып жибәрде. Аю, артында кызыл кан эзләре калдырып, тайга эченә кереп югалды. ♦
— Әле симез чагы каһәрнең,— диде лейтенант, эшнең уңышбыз ки- _ леп чыгуын сизенеп,—йөрәгенә тимәсә, ыжлап та бирми ул.
Любимов та аның сүзен куәтләде: <
— Артыбыздан эзәрлекләп килмәгәе. £
Нинди кызганыч хәлгә төшкән Нерпабыз! Аның койрыгы юкка чык- * кан, яхшатланып, сөенеченнән болгый торган йөнтәс койрыгы төбеннән § өзелеп калган. Авыз тирәләре, муены гел кан гына. Ике колак арасында ч баш тиресе ачылган. 3
Аю күз карашын яратмый, имеш. Әгәр кеше очраса, >л кешенең баш к тиресен салдырып, йөзенә каплый икән. Күрәсең, Нерпа белән дә шун- * дый ук хәл була язган.
Белодедов: “
— Нерпаның койрыгын эзләп алыйкмы, иптәш өлкән сержант? — х дип киңәшкә кермәкчс- булган иде дә, Батраков: ®
— Кирәксә, үзенә алып так!— дип җикереп кенә куйды. <
Арада ин борчылганы Миңнулла иде Мөмкин булса, күзгә-күз ка- а рашып. бер ялгызы көрәшкә чыгар иде ул тайга патшасы белән. Бик сак- с лык белән юлыбызны дәвам иттердек. Караңгы төшүгә, елга буенда х ял итәргә булдык. Утын ташып, учаклар тергездек. Бернңчә урынга J каравыл куйдык. Божыр сые искиткеч үтемле, табыныбыз мул булса да, күңелләр басынкы иде. йокының да рәте китте. Аз гына кыштырдаган тавышка да сикерешеп торабыз. Чөнки аюларның гадәтен беләбез: ана башлап һөҗүм итсәң, ул үчен кайтармыйча калмый. Нерпаның күзләре сүрелде. Ул, мескен, борыла да койрык төбен ялый, лужама ничек кайтып күренермен инде, дигән сыман, күзләрен мөлдерәтеп, безгә карый. Зәңгәр күк катында атау йолдызлары балкый Поронай үзәнендә беренче тапкыр мылтыклы хәрбиләрне күреп, ахры ай да уйга калган. «Бик сагынсаң, айга кара>, дип жырлый идек без. Урал ягында да бит шул ук ай, шул ук йолдызлар... Очраштыр син безне, ай. сөйгәннәрнең якты күз карашлары белән. Хыялларыбыз синең аша аларга күчсен.
...Лейтенантның сүзе дөрескә чыкты Кышкы лагерьда яши башлауның өченче көнендә шатун белән яңадан очраштык. Без төрле группаларга бүленеп, чаңгыларга басып, тайга киңлекләренә таралышкан идек. Миңнулланы үз группама алдым Нерпа да безгә иярде. Жәрәхәт- ләре төзәлеп килә, ул аларны теле белән ялап, үзе дәвалый
Якташым. Нерпаны ияртеп, алданрак бара. Боланнар монда көтүләре белән йөргәннәр. Исәпсез күп эзләр Ул эзләрне, китаптагы язулар шикелле, укый белергә кирәк
Миннулла каршысындагы ак чүмәлә сымзн куак кинәт селкенеп кунды, анардан күпләп кар коелды. Башыма яшен тизлеге белән «шатун» дигән уй килде Шул үзе! Якташым иңенә аскан мылтыгын кулына алып өлгерүгә, ерткыч ажгырып ана ташланды. Мылтык читкә чәчрәп китте, кар эченә чумды
Тайга патшасы Миңнулланың ннбашынз алгы аякларын салды, тегесе шул арада аюның корсак астына иелде Миңнулла кулында разведчик хәнжәре ялтырап китте. Мин, дустыма тидерүдән куркып, һавага аттым. Нерпа елый-елый аюнын аркасына ыргылды, аның колагын нан каптырып алды Буталыш китте Бу хәл ерткычның бик нык ачуын китерде, ахры, этне ул буа, төрлечә йолыккалый башлады. Чинаган, үкергән авазлар колакларны яра. Бу ызгыш күп булса егерме-утыз се
кунд баргандыр. Күзләрен кан баскан ерткыч бер заман галәмәт ямьсез тавыш белән үкереп җибәрде. Аннары ыңгырашырга тотынды. Якташым шул арада тиз генә читкә тайпылды. Исән! Аюның корсагыннан эчәкләре бүлтәеп чыккан, ерткыч аларны кире тыгып куярга маташа иде. Мин шул мизгелдә автоматымнан чират бирдем. Шатун, хәлсезләнеп, акрын гына җиргә ауды, зур башын кар өстенә салды.
Нерпа җанын саклап кала алды. Без аның үзенә атап махсус шалаш кордык. Ә Миңнуллага берни дә булмаган, анын бил каешы өзелгән һәм аркасыннан туны гына умырылган. Якташым күбрәк вакытын Нерпа янында үткәрде. Алдына болан, боҗыр итләре пешереп куя, үлемнән коткаручы дустын төрлечә иркәләгән була. Бер атна узуга, капитан эте шалашыннан кузгалып, көн яктысына чыкты, ак кар өстенә җәеп салынган ерткыч тиресенә карата үзенең битараф түгеллеген белдереп, өрергә тотынды. «Кеше була бу»,— диде Миңнулла, сөенеченнән нишләргә белмичә. Разведчиклар көлешеп алдылар:
— Койрык өчен сиңа эләгә инде капитаннан...
Кышкы лагерьда без бер ай чамасы яшәдек. Төтен белән ысланып, каралып, кыргыйланып беттек. Арада иң шат күнеллесе Белодедов иде. Урын-җир җыештырасы, гимнастеркаларга ак яка тегәсе юк. Ул соңгы вакытта кырынмый да, юынмый да башлады. Взводныйны да сакал баскан. партизанга охшап калган. Лейтенант салкын дип тормый, көн саен биленә кадәр кар белән юына, аннары тәнен, ут кебек булганчы, сөлге белән ышкый. Без дә аның үрнәген кабатларга тырышабыз.
Полк казанына без бер аю һәм байтак кына болан түшкәләре озаттык. Тыныч кына, үз көйләренә тамак туйдырып йөргән табигать гүзәлләренә мылтыктан, пистолет-пулеметтан аттык. Алар бик күп иде, төр- кем-төркем. Бәлки берәр болан совхозының көтүләредер? Алай дисәң, бу тирәдә авыллар юк. Кеше аяк баскан эзләр дә күренми.
Боланнар, гадәттә, бер түгәрәккә тупланып, тояклары белән карны актаралар, агач ботакларына үреләләр. Араларыннан берсе вакыт-вакыт башын күтәреп, хәрәкәтсез кала, тирә-юньне күзәтә. Башлыклары. Кал-ганнары аңа ышанып, гамьсезлеккә биреләләр. «Башлык» дигәнебез биеп торган йөгерек адымнар белән, үз дәрәҗәсен белеп кенә, көтү тирәли бер әйләнеп чыга. Аның йөрешләре балериналар биюенә охшап куя. Нинди сылу җан ияләре! Ә мөгезләре ничек бизәп тора үзләрен. Боланнар, куак сыман мөгезләрен чайкалдырып, биек тауларга, болытларга карыйлар. Илаһи тынлык хөкем сөрә бу вакытта. Шул тынлыкка, табигатьнең ышанычына ничек хыянәт итәсе? йөрәкне нидер чәнчеп-кысып ала. Үз көннәрен үзләре күреп йөргән боланнарны пистолет-пулеметтан кырырга кем мәжбүр итә безне?! Аның җавабы бер генә: сугыш...
Совинформбюро хәбәрләре безгә минуты-сәгате белән килеп ирешә. Без аны элемтәче егет аша белеп торабыз 1943 елның февраль башы иде. Сталинград янында совет гаскәрләре тарафыңнан Паулюс армиясенең тар-мар ителүен ишеткәч, радистны болан тиресенә салып, һавага чөйдек. Көчле «ура!» тавышларын таулар күгәреп алды. Утрау күге әйтерсең яктырып, биегәеп киткәндәй булды.
Нерпаның гомере күп калмаган икән Кышкы лагерьдан кайтып, бер ай чамасы узуга, ул юкка чыкты. Кемнәрдер аның башына җитте. Капитанның этен суеп ашаганнар, дигән хәбәр таралды. Тайгада учак якканнар, таган асканнар...
Полкта ашау җитмәүдән йөдәшкән солдатлар күренә башлады. Алар кичке аштан сон кухня тәрәзәсенә капланалар, өстәлләр буйлап тозлы селедка калдыкларын җыеп йөриләр. Селедка башларын суыралар да күп китеп су эчәләр. Шуның белән ашказаннарын алдыйлар. Бәлки Нерпаны «барып чыкканнар» суеп ашагандыр?!
Юк шул, башка төрлерәк хәбәр ишеттек Нивх егетләреннән шикләнәләр. Нивхларда эт ите иң затлы милли ашлардан санала, имеш. Безнең полкта алар унлап. Үзләренә бер автономия корып йөриләр. Барысы да бик оста снайперлар.
Любимов, Нерпаны нивхлар суеп ашаган, дигән хәбәргә бик нык каршы чыкты: *
— Менә башымны кисәргә бирәм, андый түгел алар, бик намуслы g
халык, кеше әйберенә кагылмыйлар,— диде. Нивх үзе алданса алданыр, g әмма башкаларны алдамас. <
Миннулла да Любимовка кушылды.
— Үт-> дә беркатлы, бала сыман саф күңелле алар,— диде.
Якташым, нивх снайперлары белән бергә, атна-ун көн чамасы стажи- 3 ровкага йөрде. Шунда ул алар белән дуслашып калган. Шунда ату кы- J рына, бәхетсезлеккә каршы диикме, Нерпа да ияреп баргалаган бул- g ган...
Ничек кенә сөйләмәсеннәр, Сахалин нивхлары турында яман сүз ишеткәнебез юк әле безнең. Бер эпизод хәтердә калган. Кышкы салкын кич иде. Поход барабыз. Нартасына жиде-сигез эт жигелгән нивх карты куып житте безне, авызыннан трубкасын алып, сәлам бирде:
— Здрасте!
Безнен привалга тукталганыбызны күргәч, ул кыяр-кыймас кына яныбызга килде, озын янчыгын чыгарып, тәмәке өләшеп чыкты. Үз труб касына да тутырды.
Без анардан:
— Ныш совхозына әле еракмы? — дип сорагач, нивх карты хәйләкәр генә
елмаеп, болай диде
— Этләр өлгер булса, бер трубка, этләр мөшкел булса — ике трубка.
Без трубка көйрәтеп карамагач, ул араның ераклыгын үз аякларыбыз белән чамаладык Шул мөлаем картны бер күрүдә, ничектер, яратып, үз итеп өлгердек. Ана солдатларча рәхмәт әйттек.
— Та-та-та ’,— дигән авазлар һавада эреп беткәнче, артыннан карап калдык.
Юк, нивх егетләре капитан этенә кул салмаслар. Аю белән ызгышын, Миңнулланы үлемнән коткарышкан шундый кыю, акыллы, зур күзле Нерпага бигрәк тә куллары бармас.
Бер таралган сүзне кире җыеп булмый. Ләкин шунысы да бар. ялганның бит аяклары кыска,
«Коръән»
Сандугачны тотсак иде Талга тезелгән чакта Җанкаеңны курсән иде Җанын өзелгән чакта-
Миннулла хат яза. Бу юлларны ул мина укып күрсәтә:
— Мәйсәрә борынын бик чөймәс микән, иптәш ефрейтор? — дип сорап та ала.
/Кан өзелерлек тә бардыр. Илдән аерылып киткәнгә инде ничә ел.
Көнбатышта, Бөек Ватан сугышы кырларында борылыш чоры инде күптән башланды Анда хәзер безнен стратегия дирижерлык итә /Кен ле Гнтлернын маңгае күбеп чыккан, күз төпләре күгәргән, янагы чүпрәк белән бәйләнгән карикатурасы газет битләрендә еш күренә. Совет тас»
1 Та-та-та — нивхлар »тльрно шулай куалар.
один ЫАЛИКОВ
кәрләре, туган җирнең һәр колачын солдат каны белән сугара-сугара, җиңеп алга баралар. Без дә монда тик ятмадык...
..Лзебезнең кораллардан атарга өйрәнүнең «аръягына чыккач», япон «гочкес»ын үзләштерә башладык. Йөздән артык япон сүзен дә беләбез. Ипилек-тозлык, ягъни самурайның ипи шүрлегенә менеп төшәрлек. Башкалар японча «авыз чайкаганда», без Миңнулла белән татарча гәпләшеп алабыз. Саша Анохин безгә карап шаклар ката: японча теттерәләр генә, ничек барысын отып калалар, онытмыйлар, янәсе. ■
Туган тел ана сөте белән кергән, аның омтыласы юк. Мин ялгыз кал< ганда еш кына үзалдыма татарча сөйләнеп йөрим. «Саташмыйм микән», дигән уй килә кайвакыт.
Әтидән Тукай шигырьләрен сорал язган идем. Китап посылка эчен дә килде. Әле посылканы ачканчы ук, Белодедов озын.борынын сузып, киндер тышлы төргәкне кат-кат иснәп карады. Ялгышмады:
— Бакча тәмәкесе бу, коллега. Бер суырсаң, бөергә төшә торганы,— диде. Үзенеке сыман иттереп, посылканың бәясен гел арттыра барды ул.
— Сал-лы-ы. тыгызлап тутырылган!
Тәмәке кытлыгы инде күптән башланган иде. Тайгадагы нинди яф-ракларны гына сынап, көйрәтеп карамадык без. Берсе дә үзен акламады. Аптырагач, занятие вакытында отделениедән бер кешене шоссе юлына төпчек җыярга җибәрәбез. Ул әйләнеп кайтуга, төрле тарафтан заявкалар ишетелә;
— Кырык!
— Егерме!
— Ун!
— Биш!
«Кырык» санын әйтеп өлгергәне төпчекләрдән җыелган «кәжә сый-рагын». хуҗасыннан кала, икенче булып тарга. «Биш» дигәненә ирен читен көйдерерлек сары кәгазь генә кала. Анысы да янып бетә. Без янганчы, тәмәке янсын, диләр солдатлар. Сугыш төтенне дә үлчәүгә салырга өйрәтте. Төтенгә коргаксыган шундый чакларда берәрсенә тәмәке посылкасы килсә, солдат семьясы өчен ул зур бәйрәмгә әйләнә. Бәхетле хуҗаның дуслары күбәя, кадере арта.
Әти җибәргән посылканы бөтен взвод күзәтүе астында бергәләп ачтык. Иптәшләр төчкерә-төчкерә кәгазь ерта башладылар. Кыштырдавыклы. хуш исле яшел яфраклар арасыннан калын гына китап килеп чыккач, күпләрнең сөмсере коелды. Ничаклы урын алган, янәсе.
— Менәтерә, безнеңчә түгел бит!—дип гаҗәпкә калды Миңнулла, китапны кулына алуга,— коръәнчә язганнар.
Әтинең политикасын аңладым мин. Тукайның яңалифчә басмасын ул өйдәге энекәшләргә дип саклап калдырган. Ә олы малае, солдатта гы улы. янәсе, гарәп хәрефләреннән дә авыз итә белә. Укый торсын, анысын да онытмасын, дигәндер әти.
Разведчиклар, тончыга-тончыга, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, тәмәке көйрәтәләр. Землянка эче зәңгәр төтен белән тулды. Кем әйтмешли, балта эләрлек. Батраков бу хәлгә ачуланмый тагын. Суырган саен:
— Едрнт-курит, ә?!— дип куя. Үзе посылкага ябырылган яуны куып җибәрергә тырыша:
— Хет берәмләп тыгылыгыз!
Ә миндә тәмәке кайгысы түгел әле. Габдулла Тукайның түбәтәйле рәсемен күрүгә, күңелем әллә нишләде. Кинәт әти күз алдыма килде. Без бала чакта ул түр тәрәзә янындагы сәкегә сузылып ятар иде дә. мандолинасын түшенә куеп, моң гына чиерттерер иде. Шуңа кушылып, үзе дә җырлый:
И мокатдәс. МОҢЛЫ сазым. Уйнадык си-ин tiu-u-к бик аз?»
ta
Әтинен күзләре йомылган, анын беркемдә гаме юк Әни бу минутта аяк очына гына басып, өй җыештырып йөри. Без уен арасында сизмичә, ялгыш тавыш күтәрсәк, ул тамагын кырып, аркабызга канат белән төртә:
— Әтиегез?!
Җыр өзелмичә кала. *
2 Син сынасын, мин сүиәме-е-в, 3
Аерылабыз, ахрысы... ®
«Әтиегез» дигән сүзнен асылында ниндимәгънә ятканлыгын мин ь
үсә төшкәч кенә анладым. «Әтиегез Габдулла Тукай шигырен көйли. л бүлдермәгез»,— диюе булган икән әнинен.
Урал таулары, Себер киңлекләре, зәңгәр диңгезләр аша ерак Саха- 2 линга, солдат землянкасына килеп җиткән Тукай китабы әллә күпме 3 истәлекләрне кузгатып җибәрде...
Тугыз бала атасы, ике кулы гомер буена эштән бушамаган күршебез ♦ Габдулла абзый бәйрәм арасында кечтек кенә «төшереп» алса, кеше кү- я зенә күренер өчен урамга чыга һәм әйтә торган иде;
— Эш беткәч, уйнарга ярый. Минем адаш сүзләре бу, онытмагыз. * Белмим, әллә артык беркатлы булдым микән, табигатьтәге бөтен гүзәллек, яшел хәтфәдәй болыннар, чәчкәдән чәчкәгә кунып йөргән күбә- < ләкләр, елның дүрт фасылы: кыш, яз, җәй һәм көз айлары — һәммәсе я шагыйрь Габдулла Тукай кодрәте белән тудырылган булып күз алдына с килә иде минем. Йолдыз һәм анын иптәш кызының парлашып, авыл ® сәхнәсендә «Бала белән күбәләк»не башкарганнары хәтердә, йолдыз—а ак канатлы күбәләк, шундый матур итеп оча-куна биеде. Без ана карап, сокланып туя алмадык. Ә шигырь юлларын бөтен зал күңелдән кабатлап утырды.
Әйт әле. күбәләк, Сөйләшик бергәләп...
Кайгыга юлыксаң да, шатлыкка тарысаң да, күңелгә Тукай шигырьләре килә. Аның китабын кулыма алу минем өчен бәйрәм булды. Землянка өстәлендә — бакча сые. Урал тәмәкесе. Сыйланыгыз гына, солдат дусларым.
Тукай мина туган телем, авылым, тәпи баскан туфрагым, әти-әнием, бөтен таныш-белешләрем, үткәнем-киләчәгем сыйфатында кунакка килде. Землянка стеналары тора-бара юкка чыктылар. Гаҗәеп киң дөнья...
Миңнулла миннән Тукай шигырьләрен кычкырып укуымны сорый. Землянкада башка иптәшләрем алдында уңайсызланам. Занятиеләр бетүгә без конюшняга китәбез. Атлы разведчиклар арасында татар егетләре дә бар. Алар безне ике куллап каршы алалар Өйдән килгән хатларны укышабыз, авыл көенә җырлап та җибәрәбез. Хәрби атлар, колакларын торгызып, татарча җыр тыңлыйлар, солы ашаган җирләреннән тукталып калалар.
Миннән Тукай шигырьләрен укыталар. Казакъ егетләре дә җыела
Алар, «Тукай — казакъ шагыйре», дип бәхәс кузгаталар. Бигрәк тә Сөембай дигәне бәйләнә. Габдулла Тукай Җанкъта шагыйрь булган, имеш. Булсын да ,ди ..
Сөембай хөр күңелле, шаян егет үзе. Җитезлеккә дә җитез. Яшен угы сыман ялт та йолт. Арыганда да, карыны ач чагында да гел җырлап йөри Мине күрүгә, кылычын ул думбра сыман итеп тота да теленә нәрсә килсә, шуны сузарга тотына:
Ак кагаз, кара сыя кулгаламын
Күкелде күтәрүгә вай вай Сәүлвм-ай ам саламын ай
■. в. «ж. V» IX 33
Арада мондыйрак жырлары да була:
Кара таудың басыннан күч киләде. Күч артыннан бер тайлак буш киләде; Иленнән аерылган жаман икән.
Мөлдерәп эке күздән жас киләде
Юлдашлары арасында Сөембайны яратмаган кеше юктыр. Атлы разведка командиры, мәһабәт гәүдәле, кин кара кашлы лейтенант Сафин ана гел елмаеп карый. Алар икесе дә шигырь тыңларга яраталар.
Утрау күге астында, җылы конюшняда, хәрби атлар арасында әле- дән-әле бөек Тукай белән серләшеп алабыз.
«Туган җиремә» дигән шигырь Миңнуллага аеруча ошый.
.„һәм көтүчен, этләрен, үгез, сыер, сарыкларын: Барчасы яхшы: бүре. жен. шүрәле-сарнкъларын!—
дигән юлларын укыгач, ул озак кына авызын җыя алмыйча торз.
Конюшняга йөрүләр әллә ешаеп киттеме, беркөнне таныш булмаган озын гәүдәле, сары чәчле сержант яныбызга килеп, кызыксына башлады.
— Бу китапны тотып карарга мөмкинме?
Кемдер арадан әйтеп салды:
— Кулыңны сабынлап юдыңмы соң, агай-эне?
Икенчесе шаяртып өстәде:
— Таһәрәт алмыйча, коръәнгә тотынырга ярамый.
Сержант берни аңламаган кыяфәт белән, тамак кырып, китеп барды.
Коммунистлар партиясе сафына керергә җыенган чагым иде. Бер рекомендацияне полк комсоргы лейтенант Симонов бирергә вәгъдә итте. Икенчесен — үзебезнең взвод командиры. Шулай эчке дулкынлану белән канатланып йөргәндә, мине штабка, полк комсоргына чакырып алдылар. Мөгаен, рекомендациясе әзердер дип, сөенеп бардым. Лейте- тант, гадәттәгечә, бик ачык, мөлаем йөз белән каршы алды. Комсомол эшләре турында сорашты. Тик ахырдан, бик җайлап кына, сүзне бөтенләй башка темага күчерде.
— Ефрейтор Мәүлитов, мин сезне башка мәсьәлә уңае белән чакырт-тым бит, шуны беләсезме?—диде, күзләремә туры карап,—конюшняда җыйнаулашып коръән укуыгыз хакмы?
Тыела алмыйча көлеп җибәрдем мин. Полк комсоргының йөзе, кире-сенчә. җитдиләнә төште.
— Көлмәгез, бер дә кызык түгел,— диде лейтенант, иңбашыма кулын салып.— Бу мәсьәлә белән дивизиядән кызыксыналар. Шул китабыгызны хәзер үк бирегә алып килегез әле?!
Мин:
— Була ул!—дип, приказны кабатладым да конюшняга йөгердем. Чөнки Тукай шигырьләре, кавалеристларның хәрби устав китаплары белән бергә, конюшня шүрлегендә саклана иде. Землянкада бит әле аның рәтле шүрлеге дә юк.
Әйләнеп килеп җитүгә иненә противогаз аскан штаб дежурные мина полк командиры кабинетына таба ымлап күрсәтте. Коелдым да төштем.
Мин кергәндә дүрт урындыкта, әйтергә кирәк, Миңнулла нечкә тал-лардан үреп биргән артлы утыргычларда дүрт кеше утыра иде. Өчесе таныш: полк командиры подполковник Жумаев, штаб начальнигы капитан Баталов һәм комсорг. Ә тегесенең званиесе күренми. Өстенә юка гына яшькелт плащ киеп куйган.
Мин полк командирыннан рөхсәт сорап, лейтенант Симоновка мөрә-җәгать иттем, алып килгән китапны ана суздым. Китапның тышлыгы яна, әти аны апара белән ябыштырып, үзе төпләгән. Китап тышында язу-мазар юк. Кайда басылган булуы билгеле түгел. Чөнки җыентыкның
титул бите юкка чыккан. Полк комсоргы Симонов кулына төшкән «коръәнне» кат-кат әйләндереп карады да аннары подполковникка сузды Жу- маев китапны ашыкмыйча гына алды, берничә урыннан ачып, нидер укыгандай итте. Бер сүз дәшмәде. Кабинетта авыр тынлык урнашты. Таныш булмаган хәрби подполковникка папирос тәкъдим иткәч, тегесе аны көлемсерәп кенә кире какты. <
— Шәригать законы тәмәке тартуны бозыклыкка саный. Рәхмәт, тумыштан бирле авызыма алганым булмады,—диде. Жумаевнын кысыла | төшкән күз кырыйларында мутлык билгесе булып, нечкә җыерчыклар а барлыкка килде
Штаб начальнигы «коръәнне» хәтта ачып та карамады. Ул авыр > сулап: «Да-а-а...» — гына диде. Ялгышканбыз, янәсе. Менә кемне ком- х сомол җитәкчесе итеп тотканбыз. “
Плашлы хәрби мин китергән китапны инде сумкасына салам дигән- ~ дә. житди йөзле полк командиры кинәт үзгәреп, елмаюлы якты караш к белән ана болай дип мөрәҗәгать итте. Ф
— Ефрейтор Мәүлитов коръәннен берәр сүрәсен укып бирсен әле.
Бу вакыйганың ахыры минем файдага чишеләсен күңелемнән инде я сизеп тора идем Шулай да каушый төштем, дулкынлана башладым * Китапка карамыйча диярлек, сабый чактан каныма сеңгән шигъри х юлларны чатнатып укырга тотындым <
Җиктереп пар ат. Казанга туп-туры киттем иарап.
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. с
Гаҗәпләнүемә каршы, подполковник Жумаев миңа кушылып, авыз £ эченнән нидер көйли һәм ахырга таба һәр сүземне җөпләп тора башлады. Мин пауза ясаган арада, ул казакъча акцент белән «көйләп» җибәрде.
Сау бул инде, хуш бәхил бул. и минем торган жнрем. Мин болай. шулай нтәм дип. төрле уй корган жирем. Хуш. гомер иткән шәһәр...
Жумаев шул урында тукталып, аңлатма бирде:
— Шагыйрь Уральск белән саубуллаша, ягъни казакъ каласы белән... Беләсезме, дусларым, кем турында сүз барганын?
Подполковник хәйләкәр елмаеп. Баталов ягына күз төшерде
— Габдулла Тукай,—диде тегесе, кинәт ачылып китеп. Лейтенант Симонов та, яхшы кеше турында сүз барганын аңлап, ахры, көлеп җибәрде. Тик теге плащлы кеше генә бераз аптырауда калды Ахырдан подполковник Жумаев:
— Бөек Токай бу! Абай. Жамбул. Шевченколар шикелле, бөек зат! — дигәч, ул да җиңелде, ахырдан аның йөзендә дә иман нуры чагыла башлады.
Бәхетле минутлар иде бу. Казагыстан. Оренбург далалары күз алдыма килде. Жнгүле пар атта мәшһүр Тукай бара. Менә ул Казанга якынлаша. Шагыйрьнең күңелендә дәрт ташый.
И Казан! Дәртле Казан! Монлы Казан! Нурлы Казан?
Тукай шигырьләре, шулай нтеп, үземә кире кайтты. Китаптан бакча тәмәкесе исе аңкып тора. Битләрен ертып, тәмәкегә генә төрә күрмәсеннәр... Подполковник Жумаевнын гражданнар сугышыннан сон. Куйбы- шевмы. Ульяновскимы өлкәсендә, татар районнарының берсендә комсомол инструкторы булып эшләгәнлеген, клубларда татарча үзешчән концертлар куйдырып йөргәнлеген мин соңыннан гына белдем
Атлы разведчиклар янына йөрүне сирәгәйттем Чөнки эш муеннан. Мине полк штабы идарәсенең комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куйдылар. Оешмага д\рт взвод комсомоллары керә Шул исәптән.
дисциплинаны бар дип тә белмәгән музыкантлар, ездовойлар. Берсе— кызлар взводы. Яна гына килгән, зифа камыштай санитарка кызлар. Кая инде кавалеристлар янына еш йөрү!
Ә .Миңнулланың конюшнядан сукмагы өзелмәде. Кавалеристлар белән бөтенләй якынаеп, дуслашып китте ул. Алар ял көннәрендә шоссе юлы янына күнегүләр ясарга чыкканда, Миңнекәев тә шунда юнәлә. Атлы разведчиклар, үткен кылычлары белән ялт-йолт селтәнә- селтәнә манеж буйлап чапканда, ул бер читтә күзәтеп тора. Ара саклап, ике якка махсус тезеп утыртылган бармак юанлыгы тал чыбыклары кылыч очы тиюгә кыелып кына төшәләр. Бигрәк тә лейтенант Сафин бер «промах» та бирми. Чаж да чож, чаж да чож...
Беркөнне Миңнуллага да ияр өстенә утырырга рөхсәт иткәннәр, кулына кылыч тоттырганнар.
— Кылычы — балта-колун авырлыгы бар,— дип, бер атна кулын күтәрә алмыйча йөрде якташым. Читтән карап торуы гына рәхәт икән ул. Миңнуллага конюшня юлын такырайту' өчен тагын бер сәбәп табылды. Ул хәзер иртәнге физзарядка урынына, көн саен анда сыер саварга йөри. Капитан Баталовка врачлар күп итеп сөт эчәргә кушканнар. Кирәк булгач, комендант взводы старшинасы каяндыр сыер җитәкләп алып кайткан. Чем-кара сыер. Баталовның Нерпа исемле эте юкка чыкканнан соң, якташыма икенче дус табылды. Ул аны да Нерпа дип йөртә башлады. Штаб начальнигында үпкә чире бар, имеш. Миңнулла, үзе әйтмешли, аңа «җилен төбен, самый куесын гына» савып илтә.
Ялгызлык
Дөньяның астын-өскә әйләндерде, җирне кызыл кан һәм күз яше белән сугарды сугыш. Әмма кара көчләргә җиңү китермәде ул. Бермен дә дүрт йөз көн... Уйласаң, һәр көне — бер гомергә тин булырлык.
Без, илленче параллельдә торган солдатлар, совет гаскәрләре азат иткән шәһәр, авыл исемнәрен стеналарга яза бардык. Землянка стеналары Сталин приказлары белән тулды. «Курск дугасында җиңү»... «Днепрны кичү»... «Киев алынды»... «Варшава азат ителде»... Авыр кайгы гына түгел, шатлык та тетрәтә кешене. Тетрәндергеч көннәр кичердек без.
Бу тарихи җиңүләрне әти үзенчә билгеләп барган. Авылда бала туса, исем сорап, ана килгәннәр. Совинформбюро хәбәрләрен почтальон каршысына барып, көтеп алган әти исемсезләргә исем өләшкән. «Гомель-Гамил», «Дунай», «Вильнүс».. 1944 елда, җиденче энем дөньяга килгәч, әти аңа, совет гаскәрләренең Одер елгасын кичеп чыгулары хөрмәтенә. Одер дип исем кушкан.
1945 елның язын мин хәрби кыр госпиталендә каршыладым, Амур буенда үпкәгә салкын тидереп, бер авырып алганнан соң, шуның нәтиҗәсе еллар буе үзен сиздерә килде. Палатада егермеләп авыру, һәркемнең үз чире, үз хәсрәте. Алар инде күңелләреннән Сахалин белән күптән саубуллашканнар, беренче пароход килгәнен генә көтәләр. Хабаровск госпиталенә озаталар, имеш. Үпкә чире булган кешеләргә утрау һавасы килешми. Әйтәсе дә юк. юеш, авыр һава тын юлларына барып кадала. Монда диагнозлары бик ачык булмаган авырулар да бар. Шулар рәтенә мин дә керәм
Палатада пеләш башлылар байтак. Үзләренә, күп булса, егерме өч-егерме дүрт яшь. Минем дә чәчләр коела бара, чигәмдә чал бөртекләре күренә. Нидән бу? Ашау байдан, үлем ходайдан, дигәндәй, күтәрә алмаслык әллә нинди михнәтләр дә кичергән юк шикелле. Билне кысып буып, солдатча яшәдек, жирәбәгә төшкәненә түздек. Берәүләр чәч коелуның сәбәбен юеш җилдән — тозлы диңгез җиленнән күрә. Кызлар
турында күп уйласак да шулай була диләр. Икенчеләре: солдатяын чәчен ил кайгысы агарта, дип куя. Сөйгән ярларыбыз йөз чөермәс әле, асыл сөякләребез илгә кайтсын...
Янагы яиакка ябешкән. күз төпләре тирәнәеп, эчкә баткан пеләш башлы күршем кулыннан түгәрәк көзгесен төшерми, сәгате-минуты саен көзгегә карый. Беркөнне ул сестрадан парикмахер чакыруын үтенде. Барлы-юклы чәчләрен пәке белән кырдырып алдырды. Бәлки куе- 2 рып үсәр дигәндер инде. Ләкин авыру озак та тормады, кан косарга g тотынды, йөзе көл төсенә керде. £
— Болай булгач, мина «капут»,—диде, гәүдәсе бөрешеп, бәләкәйлә- £ неп калган егет,— җиңү бәйрәменә барып җигә алмам. х
Исеме аның Анатолий иде, ахры. Безнен полктан.
Ул: 2
— Курыкма, ефрейтор, барыбызда да бер чир,— дип, мине үз кой- g касына чакырып утыртты — Хәзер бер сер сөйлим
Анатолий мендәрен рәтләп, авыз читендәге канын кулъяулыгы белән ♦ сөрткәннән соң, акрын гына болай диде: ш
— Күптәнге тарих. Эчемдә төер булып китмәсен. Миндә эт каны ° бар, иптәш. Төшемдә капитан Баталовның теге койрыксыз эте булып = улыйм.... «
Ул шулай диде дә кинәт ютәленә буылды, аның тыны җитми башла- * ды. Егет аннары бүленеп-бүленеп кенә сүзен дәвам итте
— Үпкә чиренә бурсык, эт мае килешә диделәр Ләкин Сахалинда ® бурсыклар юк бит... Без генә ул... бурсыклар шикелле, дүрт ел буена 5 җир астында, землянкаларда, дотларда яшәдек... °
Авыруның зураеп калган кара күзләрендә кемгәдер шелтә сизелә иде.
— Фронтка җибәрүләрен сорап, ничә тапкыр рапорт яздым, җибәрмәделәр,— диде ул, баш астына ябык кулларын куеп, уйга бирелеп...
— Ә коллектив рапортка кул куйган өчен, «мондагы авырлыктан котылырга, дошманга дәүләт чиген ачып китәргә җыенасызмыни?!» дип, ун тәүлек «строгач» II чәпәделәр
Анатолий Смоленск ягыннан булып чыкты Фашистлар анын туган сенелесен һәм сөйгән кызын, муеннарына бирка тагып, Германиягә озатканнар Менә шуларны коткарышырга теләгән егет.
Көнбагышка — ил язмышы хәл ителгән якка омтылучылар бер Анатолий гына түгел иде. Алар күп булды безнен полкта Берәүләр фронтка китеп, сугышта үлгән әтиләре, туганнары үчен кайтарырга теләде. Икенчеләре просто ил язмышы хәл ителгәндә «тыл» да ятуны хурлыкка санады. Тайга төбендә мүкләнеп, фашистка атасы пуляны фанер мишеньга тондырып яту егетлекмени?!
Самурайларның бугазларын тотып чәйнәр хәлгә җиткән, ачулары тулышып, тәмам усалланган стажлы солдатларга, көн саен, сәгать саен Ил әмерен көткән Сахалин сугышчыларына бер генә сүз кирәк иде:
— Алга!
Ләкин Ватан безгә унай җавап бирмәде. Рапортларыбыз өчен шелтә белдерде. Сез биредә кирәк, үз постыгызда, диңгез уртасындагы кыя лар шикелле, нык торыгыз, диде.
...Анатолий таң алдыннан җан бирде. Күгәреп кысылган иреннәрендә ачу катыш үпкә бар иде аның. Яшь бер солдат, кан дошманыннан үч ала алмыйча, сугыш күрмичә, дөньядан китте. Койкасы бушап калды. Азмыни үкенечле үлемнәр.
Ул бушлыкны кем дә булса тутырырга тиеш Ләкин госпиталь койкасында түгел. Тегендә, окопта, нке дөнья, ике система сызыгында...
II Строгач — каты режимлы гауптвахта.
Ялгызлык моңайта, башны уйга сала. Күршем дөнья куйганнан сон, төннәрен күземә рәтләп йокы кермәде. Кайдадыр пароход гудогы ишетелгән сыман. Әллә безне алырга килде микән? Юк, Сахалиннан болай гына китәсе килми әле. «Монардан әле рәт чыгар», дип калдыра гына күрсеннәр. Мин яшәргә, ничә ел буе бер янчыктан тәмәке төреп, авыр походларда бер йотым суны бүлешкән солдат дусларым белән ахыргача бергә булырга телим.
Без Совинформбюро хәбәрләре белән юанып һәм көенеп яшәдек. Без бу утрауда җиңү хәбәреннән-җиңү хәбәренә һәм хаттан-хатка гына яшәдек. Гел бер төрлегә әйләнгән солдат тормышын шулар тутырып торды. Ә хатларның төрлесе була иде. Аларның кайберләрең мин иртәнге политинформация минутларында файдаландым. Старшина Громов хатын кычкырып укыдым. Бөтенләй көтелмәгән хәбәр булды ул. Дисциплинар батальонга барып капкан старшинабыз фронтта ике аягын бергә югалтырга өлгергән. «Сугыш мине ярты метрга кыскартты», дип язган хатында. Самурайлардан үзе өчен дә үч алырга чакырган. Громов Казан госпиталендә дәваланып чыккан, шул шәһәрдә яшәргә калган. Исән-сау урап кайтсам, мин әле аның белән очраша алам, димәк, Миңнуллага атап сәлам әйткән старшина. Шуны белгәч, якташым сөенеченнән түшәмгә сикерердәй булган иде.
Ил кайгысыннан тыш, әле һәркемнең йөрәк түрендә йөрткән шәхси кайгысы бар. Миңнуллага бик тә үкенечле хат килде. Әнисен күрә алмыйча калды ул. «Үлде» дигән хәбәрен өч айдан соң гына ишетте. Кадерле әнисе әле өч ай буена, ягъни Мәйсәрәнең хаты килеп җиткәнче, Миңнулла күңелендә тере булып яшәгән. Сахалинга кышларын хатлар шулай озак йөри...
Хатлар аша ил сулышын, аның әрнүләрен, сөенечләрен без ныграк тоеп тордык. Мин әтидән килгән хатлартгы җыеп, саклап бардым, һәрбер сүзе үзе бер тарих. Соңгы хатында ул: «Төннәрен колхоз амбарларын каравылларга чыгам», дип язган. Ә көндез мәктәптә балалар укыта. Утыз ел буена дәвам итә шул яраткан эшен. «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, ул казакъ, кыргыз далаларында хәлфәлек итеп йөргән. Аннары Кытайдагы Чүгәчәк шәһәренә барып чыккан, уйгурлар арасында яшәгән. 1917 елда аны «кызыл агитатор» дип Кытайдан сөреп чыгарганнар.
Әти яшьлегендә бик күп илләр гизгән. Ә мин белә-белгәннән бирле ул туган җир кешесе. Авылда төпләнеп калган. Аның турында уйласам, сабый чакларым искә төшә.
Башка малайлар шикелле, авылда шар сугып, елгада балык сөзеп үстем мин. Әти авылдашларын күмәк хуҗалыкка өндәп йөргән елларда, ул миннән колхоз кәнсәсенә, каравыл өенә, клубка эләр өчен көн саен диярлек лозунглар яздыра иде. Алар гел «Яшәсен...» белән башлана. Яна кампания кузгалган саен яна лозунглар барлыкка килә- Аларның кайберсен «контр»лар алып ташлый. Ә мин, бер гадәт буенча, язам да язам...
Күңелдә ин якты булып калган истәлек — Уфа каласына бару. 1933 елнын җәендә булса кирәк, без әти белән җәяүләп юлга чыктык. Аның кулында фанер чемодан, минем кулларым буш, хәтәр селтәнеп барам. Чокыр эчендә утырган Кушимән авылын узуга безгә бер атлы юлчы очрады. Әти анардан «чемаданымны гына салыйм әле» дип сорады. Хуҗа бик авырсынып кына моңа риза булды. Ул, арбасыннан төшеп, безнең белән җәяү атлый башлады. И сөйләшеп киттеләр әти белән, сүзләре килеште. Сүз арасында әти Мәҗит Гафурины якыннан белүе турында да әйтеп салды. Мин, берни ишетмәгәнгә салышып, сәхнәдән сөйли торган «Кызыл байрак» шигырен сөйли башладым;
Кара син алга, Күрәмсең анда
Кызыл баfiракны. Буялган канга!
Ат хуҗасы, башымнан сөеп, мине арбага менгереп утыртты. Ул аннары әтигә дә утырырга кушты. Үзе бик озак җәяүләп барды. Кояш баюга Дүртөйле пристаненә килеп җиттек. Бер катлы ак пароход, зур тәгәрмәчләре белән суны лачтыр-лочтыр яра-яра, безне Уфа каласына ♦ алып менеп китте. s
Уфада чакта биек ярдан Агыйдел өстендәге баржаларга, вак кына 3 көймәләргә карап торуым хәтердә калган. Квартирага төшкәч, әти ® чемодан эчендәге пыяла банкалардан табакка атланмай бушатты, май н өстенә салкын су салды. Әле дә күз алдымнан китми, минем яшьләр чамасындагы хуҗа кызы гаҗәпләнеп, хәтта ачуланып такылдарга то- 5 тынды:
— Вот дурак, менә дурак, майга су салалармыни?!
Әти. суны алыштыра-алыштыра. майны дүрт кисәккә йомарлады. Шуларнын икесен фатир хатынына күчтәнәч итеп бирде, ә калган ике- ♦ сен сулы бидон эченә төшерде. Без урамга чыктык. Әтинең кулында Q ак бидон. Мин чия ашап барам. Гомеремдә беренче тапкыр авыз нтәм. о Үзе әчкелтем, үзе татлы, һич тә тыелып булмый ашаудан. Төшләрен « кесәгә сала барам. Өйгә кайткач, янәсе, шул орлыклардан чия үстерәм. Борылма саен чия сатып утыралар. Әти кулымдагы кәгазь төргәккә < шул тыелгысыз җимешләрне гел өстәп бара... Кала капкалы' агач а йорт янына килеп җиткәч, без туктап калдык. Әти кулын күкрәгенә п китерде, аннары кулъяулыгын алып, маңгаен сөртте. Көн бик кызу III булды микән, әллә әти каушавыннан гына тирләде микән? Каушаса. а аныи маңгае тирли торган иде. «Керергәме, юкмы», дип икеләнә, ахры. Капканы саклык белән генә ачты ул. Ишек алдына таба узуга, әти бик ягымлы, ачык йөзле бер апа белән күреште. «Сау.мысыэ, Зөһрә ханым?!»— дигәне хәтердә калган.
Зөһрә ханым исемле апа миңа билле прянник сузды.
— Мәҗит абыегыз күләгәдә ял итеп утыра, рәхим итегез. Габдел- мәүлит,— диде. Мин күләгәдәге кешенең кем икәнен абайлап та бетермәгәнмен. Иөзе ябык, яңак сөякләре беленеп тора. Мыеклары юаш, үзе дә юаш күренә. Ул абый, мөгаен, өч көн кырынмаган. Чөнки өч көн кырынмаса. әтинең дә битен, ияк тирәләрен шундый ук чал төкләре басын ала. Алар күптәнге танышлар булып чыктылар. Шунда ук бер- берсеннән хәл-әхвәл сораша башладылар. Кырынмаган абыйның игътибар җылысы мина да килеп җитте. Исемемне сорады, аз гына аксаклап, минем якка таба атлады, аркамнан сөйде. Алар дөньяви сүзләр белән мавыкканда, мин бер читтә чияләремә алданып утырганмын Бигрәк татлы, кара янып пешкәннәр. Андый сусыл, итләч чияләрне соңыннан ашаганым да булмады, ахры.
— Мәҗит Гафури шул була инде,— диде әти, урамга чыккач.
Мин аңардан:
— Ә ни өчен ул кулъяулыгын авызына куеп сөйләшә?—дип сорадым.
— Мәҗит абыең авырый,— дип җавап бирде әти.
Сабын чакларымда әтигә ияреп күп йөрдем мин Уфада тагын әллә кемнәрне күргәнбездер әле. Ә менә Мәҗит абый Гафури кебек, берсе дә шулай хәтер түрендә уелып калмаган...
Без монда, ил чигендә дозор торган сыман, син, әти. анда колхоз амбарларын каравыллап йөрисең. Яз житсә, сыйфат комиссиясенә сайлап куялар үэенне: һәр орлык җиргә төшсен, шытым бирсен. Алар- да — халыкның киләчәге, өмете, бодай капчыгына башын салып үлгән аналарның нәзерләре... Уйларым ерак-ераклардан урап, тайга эчендәге землянкаларга кайта. Санвзводта Л.оба исемле бер сары кыз бар.
III «Урыс капка» дигәнне Урал ягында шулай йөртәләр.
Күзләре зәңгәр, керфекләре озын. Мин аны кай ягы беләндер йолдызга охшатам. Комсомол взносын түләргә килсә, ведомостька озаклап кул куйган була, аннары көзгегә караган шикелле, аерылмыйча, билетына карап тора. Гүя мин анда сихерле язу калдырган. Санвзводтан комсомол взносларын җыярга Любага тапшырып киткән идем. Үтәде микән поручениемне? Ә Йолдыз бик еракта, анда .хыял гына барып җитә ала...
Әти бер хатында йолдыз турында да сүз каткан. Унынчыны тәмамлап, авыл мәктәбендә укыта башлады, дигән Җиткән кыз булгандыр инде. Кош теледәй хат язасы иде үзенә. Язасы нәрсәләр күп, барысы берьюлы башта кайный.
Госпитальгә Хабаровскида рус, татар, казакъ телләрендә чыга торган Ерак Көнчыгыш фронты газеталары килә. Мина еш кына казакъчасын китереп бирәләр. Палаталар буйлап, татарча «Тревога»ны эзләргә чыгам Сестра күреп калса, шелтәли, безнең ишектәге табличкага ишарә ясый. «Изолятор». Ягъни башка авырулар белән аралашырга ярамый. Татарча «Тревога»ны сестраның үзеннән таптыра башладым, редактор урынбасары Б. Корбанов диелгән булыр, дидем. Сестра: «Вот. твой Курбанов» дип, тумбочка өстенә газета китереп сала йөзләрем яктыра, йөрәк ешрак тибә башлый, хәтта авыру икәнем дә онытылып тора. Мин «Тревога» битләрендә өч Кәрим: Фатих Кәрим. Хәниф Кәрим һәм Мостам Кәрим, аннары Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗи шигырьләрен еш очратам, шуларны укыган саен үзләрен күргән сыман куана идем. Ут эченнән килгән солдат шигырьләре...
Анатолий арабыздан китеп, өч көн дә узмады, җинү көнен игълан иттеләр. Инде шулай буласы билгеле иде. Әмма күңел ышанмыйча тора. Җиңү! Нинди тирән мәгънә сыя ала бер сүзгә. Сугыш бетте, дөньяда иминлек урнаша, өйгә кайтаралар дигән сүзме бу?!
Җинү салютларының тавышы, кайтаваз булып, ничәмә гасырларга яңгырар! Шул салютларның яктысы күпме туар таңнарга яңа бизәк, яна нур өстәр!
Җиңү... Хәлсез авырулар, башларын калкытып, мендәрләренә сөялеп утырырга җай эзлиләр. Хәллерәкләре репродуктор янына жыелды. Дәүләт тавышы белән Левитан сөйләде. Ул Сталин приказын укыды... Пыяла уймакларын подноска тезеп, сестра кереп җитте. Уймак савытка унар грамм чамасы спирт салынган иде. Госпитальнең баш врачы, полковник чинындагы юан апа, кызлар тавышы белән «Урра!» кычкырып җибәрде. Ана без дә кушылдык. Бу «Урра!»ны безгә монда түгел, Берлин урамында кычкырасы иде дә..
Анатолийның койкасы буш. Одеалында бер җыерчык та юк. Көзгесен тумбочка өстендә калдырып киткән... Дөнья үзе дә зур көзге шикелле. Ярый ла шул зур көзгедә чагылып кала алсаң...
Татар бугазы боздан әрчелү белән, каты авыруларны пароходка төяп. Зур Җиргә озаттылар. Калганнарын бер-бер артлы медсанбатларга, санроталарга тарата тордылар. Июнь ахырына госпиталь корпуслары бушап калды. Мина да ак җәймәләр астыннан чыгарга насыйп булды.
— Үпкәгезне саклагыз, бүтән салкын тидермәгез,— диде мина палата врачы, кулыма туклану аттестаты тоттырып,— күбрәк һавада, кояшта булыгыз, Сахалин җәеннән максималь файдаланып калыгыз
Сахалин җәенен нинди икәнен беләбез инде. «Июнь әле җәй түгел, июль инде җәй түгел», диләр монда. Туган як табигатенең һавасына ни җитә.
Туклану аттестаты бирүләренә сөендем әле. Димәк, яшибез. Нәрсә белән авыруым турында ялынып-ялварып сорагач, яшь кенә, чибәр
генә сестра: «Үпкәндә кара таплар бар», дип әйтте әйтүен. Алай дисән, кояшта да кара таплар бар ич. Ул әнә миллиард еллар буена сүнмичә, галәмне яктырта. Мина бит миллиард ел кирәкми, тагын шуның кадәр яшәсәм дә житә. Аннары күз күрер...
Агачлар шау яфракта. Яшеллекнең дулап, котырып буйга үскән чагы. Бөдрә наратлар шундый төз, спай булып утыралар, гүя парадка ♦ җыенганнар. Боларны ничек ташлап китәсең Мин, тайга кошларының - чыр-чуларын, үзләренчә сайрауларын тынлый-тынлый, бер ялгызым 3 шоссе юлыннан атлыйм. Ил чигенә кадәр йөз егерме чакрым барасы. < Үзем дә күләгәм. Сызгыра-сызгыра барам. Миңа шулай рәхәт. Тукта- н лам да якты дөньяга бер күз салам. Ерактагы күксел таулар чайкала- * лар сыман. Сахалин бу. Якорь ташлаган кораб шикелле, океан урта- « сында яши бирә. Яртысы японнар кулында. Хаклык безнең якта: япон- 2 нар яшәгән Көньяк Сахалин туфрагында бөек Чехов эзләре әле дә 3 суынмаган...
Авыр йөк төягән машиналар узып китә. Җилбер-жилбер килгән ♦ ишел чыбылдык астыннан снаряд, бомба әржәләре күренеп кала. а Кул күтәрәм, «тавыш бирәм» — туктамыйлар. Кабинада урын юк, о бомбалар өстенә утырырга үзең үк теләмәссең. Хәтәр йөкләр ил чигенә * таба агыла... £
Госпитальдә ятканда төрле аппетит даруларыннан бер дә өзмәде- < ләр, шулай да тамактан ашау үтмәде. Ә хәзер үлә язып ашыйсы килә, 3 эчне борып-борып ала. Юл капчыгымдагы ит консервасының берсен с ачтым да түземсезлек белән ялтыратып та куйдым, госпитальгә озат- - канда Миңнулла әйткән сүзләр искә төште: «Ашасаң, мал булырсың», га Якташым белми сөйләми ул.
Взводымны, хезмәттәш дусларымны сагындым, тайга эченә чакырып торган озын сукмакларны. Сәндерәләргә түшәлгән ылыс исен тансыкладым.
Икенче отделениенен командиры Валерий Адмакин, гөнаһсыз зәңгәр күзләрен балкытып, менә хәзер алдыма чыгып басар төсле. Кулында бер төрерлек кәгазъ. Тәмәкең бармы, юкмы — ул анысын сорап тормый,— сал бер төрерлек! Үзе паекка тигән махоркасын әллә кайчан, бер көн эчендә уңга-сулга өләшеп бетергән була \йның калган егерме тугыз көнен безнең «жилкәдә яши». Моңа барыбыз да күнеккәнбез. Адмакин армиягә китәр алдыннан Одесса портындагы балыкчылар катерында матрос булып хезмәт иткән. Ял көне хөрмәтенә ул Одесса истәлеге — буйлы тельпяшкасын киеп ала да, мич янында балалайка чиртергә тотына, башын кыек салып, безгә таныш көйне жырлый башлый:
Шаланды полные кефали В Одессу Костя прнаознл И все бендюжннкн вставали. Когда в пивную он входил Я не расскажу про всю Одессу, Вся Одесса очень велика...
Без барыбыз да ана кушылабыз. Бөтенләй жыр белми торган, көй чыгара алмаган кече сержант Петров та авызын ача, иреннәрен кыймылдата. Ул кешегә ачулана белми, кайгысын сиздерми, шатлыктан да сикереп китми. Уятмасан, бер тәүлек йоклый ала
Петров кече яшьтән буразнада, кырда эшләп үскән Җир хужэсы. Менә жырлый белмәве гажәп. Сахрада яшәгән, югыйсә. «Мин күбрәк тыңларга яратам,— дип аклана үзе.— Башкорт далалары жырга бай. аны тыңлый белүче дә кирәк бит...» Туган якларын сагынганда, ул Миңнулла белән безнең уртабызга кереп утыра да, кайчандыр отып калган татарча сүзләрне исенә төшерә башлый: «Мина кияүгә чыгасын? Мин сине узмлнп-узилип яратам .»
Петров сөйгән кызынын рәсемен адресы язылган медальон эчендә генә йөртә...
Хәрби аэродромга җитәрәк миннән пароль сорадылар. «Йолдыз»,— дидем мин, тел очына килгән беренче сүзне кабатлап. — «Звезда». Куе куак төбендә яшеренеп торган яшел фуражкалы сержант: «Син үзең «фәлән», — дип, рифмалап, миңа бармак янады, һәм уңга борылырга, урман авызындагы агач казарма ягына таба атларга боерды.
Парольсезләр бер мин генә түгел икән. Шундыйлардан җыелма рота төзегәннәр дә авыр машиналарда килгән бомбаларны бушатырга кушканнар. Койрыгы дүрт чатлы шома бомбаны кочакка алып, көчебез житмәстәйләрен носилкаларга салып, складка илтәбез. Алардан мәет салкыны бәрелә. Самолетлар башларын күтәреп, сагаеп калганнар...
Полкыма кайтып кергәндә, разведка взводы урынында юк иде. Зем-лянкада Любимов бер ялгызы торып калган. Мине күрүгә, ул шатлыгыннан каршыма йөгереп, бөтен көченә команда бирде:
— Землянка, смирно!
Аннары противогазын рәтләп, өч адым кала алдыма килеп басты.
— Иптәш кече сержант, разведка взводы чик буенда махсус задание үти. Монда барысы да тәртиптә. Дневальный ефрейтор Любимов.
Эһе, ефрейтор. Миңа «кече сержант» диде бит әле. Бәлки бутагандыр...
Взводның өйдә булмавы, миннән башка анда махсус задание үтәп йөрүе күңелне тырнап куйды. Миңа ямансу булып китте. Үземне беркемгә кирәкмәгән мескен бәндә итеп сизә башладым.
— Рөхсәт итегез, сезне яңа дәрәҗә белән тәбрикләргә!—диде Любимов, кулын сузып. Без бер-беребезне котлап, кул кысыштык. Любимов миңа ай ярым эчендә нинди яңалыклар булганын сөйләде. Безнен полк артында Зур Җирдән килгән Колыма бригадасы килеп урнашкан икән. Төнлә бер офицерларын, һавага чыккан җиреннән, башына капчык кидереп, урлап алып киткәннәр. «Адашкан» япон лазутчиклары тайгада мыжгып тора, ди Любимов. Алар дивизиянең корал складларын шартлатырга маташып та караганнар.
Кече сержант Аркадий Петровны отделение командиры итеп куйганнар. Лейтенант Орловның сержант Люба белән «роман»ы башланган...
— Корпус штабы Амурдагы Николаевскидан бирегә күчеп килде,— диде Любимов, миңа сер итеп кенә.—Советлар Союзы Герое генерал- лейтенант Дьяконов командалык итә.
Любимов монда землянка саклап кына калмаган. Взвод командиры аңа штабтан Карафуто картасын күчереп алырга кушып киткән, һәр отделение саен бер карта булырга тиеш
Әле күптән түгел Сахалинга Ерак Көнчыгыш фронты командующие армия генералы Пуркаев килеп киткән. Эш юклыктан гына кузгалып чыкмагандыр...
— Пуркаев безнең полкның да тузанын какты,— диде Любимов,— бер тамаша булды шул чагында...
Сугышчан тревога уйнауга, атлы разведчиклар белән бергә, Миңнулла сава торган теге кара сыер да конюшнядан чыгып чапкан. Хайван дисәң дә хайван. Күзләре аларган Нерпа командующий алдыннан койрык чәнчеп, дулап узмасынмы!
— Бу нинди кәмит? —дип сораган шунда Пуркаев, гомергә сыер күрмәгәндәй, шаккатып,— нинди максат белән асрыйсыз аны?
Полк командиры — хәйләкәр казакъ —югалып калмаган.
— Кунак килсә, казан ас, дигән мәкаль бар, олы кунаклар хөрмәтенә— дип жавап биргән. Подполковник Җумаев. әлбәттә, Нерпаны тапкыр сүз корбаны итәргә, командующий килде дип, аны казанга салырга уйламаган да. Чөнки Баталовның сәламәтлеге хәрби атлар арасында
сыену урыны тапкан шушы кара сыерга бәйле иде. Ул көнне Пуркаевны болан ите белән сыйлаганнар.
«Болан ите шикелле»... дип, мактый-мактый ашаган командующий.
Кечкенә нәрсәләрдән, юктан да сөенеч таба белгән, күңелендә яшәү дәрте бөркелеп торган Любимов миңа үзенең яна һөнәрләрен күрсәтү өчен турник янына килде. Турник тимеренә җәһәт кенә килеп асылынды ♦ да алты мәртәбә иягенә кадәр күтәрелде. Нормага берәү генә тулмыйча калды. Кызарынды, бүртенде Любимов, аяклары белән һавага тибеп, з тыпырчынып та карады — җиденчесенә көче җитмәде.
— Беренче категория паегына күчтек бит, күбрәк ашалган,— дигән р булды ул, акланып.—Хәзер каешның очына таба «запас тишек»ләр * ходка китәчәк. »
Чыннан да, ашау яхшырган, ипигә норма беткән, махорканы да =- күпләп бирә башлаганнар икән.
Любимов киләчәк турында хыялланырга ярата иде. Менә теләгән s хезмәтләребезгә, сөйгәннәребез янына кайтырбыз, боерса, дип куя. Ул ф политика белән тирәннән кызыксына. Аны илләр, халыклар язмышы борчый. «Сугыштан соң Америка нишләр инде?—ди Любимов.—Кем ® утарына ут ыргытыр? Капиталның үз законнары бар. алтын түргә узар. х ачлык кулын сузар...» “
Төннәрен шыбыр тиргә батып уянам. Әле савыгып җитмәгәнмен < икән. Нерпаны саварга Любимовка кушканнар, куе сөттән миңа да я өлеш чыгара. Ул, врач биргән микстуралар көченә генә ышанмыйча, с тайгадан ниндидер дару үләннәре җыеп алып кайта, шуларны мина = кайнатып эчерә. Ф
Взвод Брусничная сопкасыннан торып, чик буе полосасына рекогносцировка ясаган, самурайларның холкын өйрәнеп яткан арада, мин языласы поэмам белән саташып яшәдем. Газет читләренә, конверт эчләренә яздым. Төнлә дә сикереп тора торган булдым.
Коралдашларым гарнизонга кайтып кергәндә, поэмам төгәлләнгән, аны инде Казанга җибәрергә дә өлгергән идем...
Элекке полк командирым белән очрашу
Пилоткалы яшьлегемә сәяхәтем өзелеп тора... Ишек артында ботинка шыгырдаган, көлешкән, сөйләшкән авазлар ишетелде. Әллә минем элекке полк командирым килеп җитте микән?
Каршыларына чыгарга уңайсызландым. Алар бик күпләр, ахры «Иярченнәре» миннән башка да җитәрлектер, дип уйладым Өстәлемдә Алексей Рыжиков алып килгән «За Советскую Родину» газетасының подшивкасы ята. Миңнулла рәсеме... Ул еракта калган утлы-давыллы еллар аркылы, чирек гасыр аша, туп-туры минем күзләремә карап тора. «Сез ниндиләр хәзер?» дигән сыман сынап карый. Ефрейтор Миңнулла Миңлекәев Җирем аз егете, һаман яшь, һаман егет чагы
Тәрәзә төбендә солдат флягасы. Корсагы яньчелеп эчкә баткан, шадраланган Каян казып чыгарган аны Алексей?
Мин элекке полк командирым белән булачак очрашу турында уйлап, дулкынлана башладым, коридорга чыктым.
Сабит Жумакаевнчнын ишеклс-түрле йөренгән чагына туры килдек
без. Мине анын белән Алексей Рыжиков күрештерде. Без керүгә, Жумаев шып туктады, янбашын киереп, тураебрак басты.
Хәрби киемнән булмасак та, элекке гадәт буенча, хәрбиләрчә исән-ләштек. Жумаев башын кыек салып, үткен күз карашын миңа төбәде. Кысыграк күзле, чыгынкы яңаклы. Коеп куйган казакъ. Чәчләре сирәгәйгән, киң маңгае ялтырап калган.
Командирлар гадәттә тәртипсезрәк солдатларны ныграк хәтердә то- тучан булалар. Шөкер, мин андыйлар рәтенә кермәдем. Онытуы да их- тимал. Юк, онытмаган, исенә төшерде:
— Беләм, беләм, разведка взводыннан,— диде ул, безгә урындык тәкъдим итеп.— Хәтерлим. Дивизия газетасын күзәтеп бара идем. Сабит Жумакаевич, көлә-көлә, аркамнан сөеп куйды.— Конюшняда мөселман егетләре белән «коръән» укыганыгыз да истә.
Миңа шундук жан керде. Коръән вакыйгасын да онытмаган. Жумаез казакъ, татар сүзләрен аралаштырып, сораша башлады:
— Исән-аман килеп җиттегезме? Өфе каласы кайнаймы?
— Өфе дә кайный, Казан да кайный,—дидем мин, үземне кинәт иркен тоеп. Рыжиков безнең тиз генә уртак тел таба алуыбызга шатланды булса кирәк, елмаеп куйды:
— йә, йә...
Түгәрәк өстәл өстендә ниндидер сызымнар, схемалар таралып ята. Хәрби журналлар да күренә. Килеп җитү белән эшкә дә тотынган, тынгысыз жан...
— Их, штаб начальнигым янымда булса хәзер,— дип офтанып куйды отставкадагы полковник,— барлы-юклы зиһенем белән бу сызымнар өстендә бөкрәеп утырмас та идем. Ут уйнатыр идек без. Алтын кеше иде ул майор Баталов...
Мин шунда ук кояш чырае күрмәгән сыман ап-ак йөзле, кара бөдрә чәчле штаб начальнигын күз алдыма китердем. Колга шикелле озын, ябык иде. Көчле җил чыкса, яктан-якка чайкала башлар төсле.
Сабит ага йомшак кына елмаеп сорады:
— Баталов буасын хәтерлисезме?
— Хәтерләмәскә! Бөтен дивизиягә дан тота иде бит...
— Менә-менә...—■ Жумаевның битендәге җыерчыклары нур белән тулды.— Бер тарих сөйлим хәзер. Төн уртасында шулай ике часовойчы ияртеп һава суларга чыгам. Баталов землянкасында ут яна. Ни шайтаныма дип йокламый бу? Кереп әрлим тегене: «Көн яктысы да җиткән,— мин әйтәм.— кәрәчинне кызганыр идең». Штаб күселәренә әйләндек, дип тә ычкындырдым бугай әле. Күңелемнән аның үзен жәллим. Йөзе болай да су суырган кебек. Өстәлендә буяу карандашлары, ватман кәгазь. Штаб начальнигы дулкынлана дулкынлана яныма килә, ниндидер проектлар, рәсемнәр суза миңа. Карыйм җентекләбрәк. Тайга уртасында гомергә булмаган түгәрәк зәңгәр күл. Дуамал елгасын урталай бүлеп, плотина уза. Землянкаларга электр чыбыклары сузылган. Ездо- войлар күлдән ат эчерә. Яр буендагы ак калфаклы поварлар елмаешып, бөерләренә таянганнар. Текә яр астыннан чиләкләп су ташыйсы юк, янәсе. Ә берәү агач күләгәсендә кырын төшеп кенә балык каптыра. Күзләре минеке шикелле, кысыграк. «Бу» курортнигы «кем була инде»,—мин әйтәм. Көлә штаб начальнигым «Полк командирының ял вакыты»,— ди. «Проектың шәп, фантазер,— дидем.— Ләкин миннән бер строевикны да сорама. Көн саен, сәгать саен самурайларның һөҗүм башлавын көтәбез. Дәүләт чиген ныгытырга кирәк безгә». Уйлап-уйлап торды да Баталов: «Эчке резервлардан файдаланабыз»,—диде. Тәки сүзен сүз итте. Санчастьта ятып терелә башлаган авыруларга, полк писарьләренә тынгылык булмады. Музыкантларны, поварларны буа төзергә өйрәтте...
Полковник көрсенеп куйды, хискә бирелеп, сүзен дәвам иттерде:
— Коеп яуган яңгырлардан сон. буабыз берничә мәртәбә агып китте Без аны яңадан будык. Ил язмышы хәл ителгән көннәр иде. Чик буендагы караягы землянкаларда электр уты кабынды бит. аны ничек кабат сүндерәсең. Шуның яктысы менә бүген дә күңелдән китми.
Алексей Рыжиков күп әйбер сыйдырышлы сары портфеленнән типография буявы исе анкып торган Сахалин картасын тартып чыгарды, ♦ аны өстәлгә жәйде: я
— Игътибар, иптәшләр,— диде ул, юан бармагы белән төртеп күр- 3
сәтеп,—менә Дуамал елгасы, каршында—Брусничная тавы. Хәзер < анда бетон заводы гөрли. &
Сабит Жумакаевич, шатлыгыннан ни дияргә белмичә, сервант бүле- * меннән куш йодрык зурлыгы сап-сары алма алып Рыжи ковка сузды, 3 икенчесен миңа тоттырды. ' 2
— Үзем үстергән Алма-Ата алмалары,— диде ул, картага якынрак 3
иелә төшеп,— майор Баталов белән бергә уйлап тапкан исемнәр картага в төшкән бит, әй! Менә теге чакта булсын иде цемент заводы. ♦
Сахалин картасын Рыжиков үзе редакцияләгән икән. Моны белгән- в нән соң, Сабит ага Алексейны үгетли башлады:
— Әйдә, бер-ике генә көнгә штаб начальнигым булып кал әле, х
полкташ. ’
Жумаев безне сызымнар, схемалар таралып яткан түгәрәк өстәл •< янына чакырды, уйларыбызны шундук үзенә магнитлап өлгерде.
— Мин командалык иткән полкның сугыш вакытындагы оператив = планнарын югалтканнар,—диде ул. кинәт ачынулы кыяфәт белән,—бер = атна Мәскәүдә, Оборона министрлыгы архивында казынып яттым. © Чуртым да юк. Андый документлар алар кулына килеп тә кермәгән. Менә хәзер һәммәсен хәтердә тергезергә кирәк.
Сабит Жумакаевич, рәнжетелгән бала сыман, иреннәрен турсайтып, ачык тәрәзә янына барып басты һәм әйтте
— Әнә, таулар шаһит, алар безнең ничек сугышканны күреп тордылар...
Илленче параллель буенда, самурайлар белән ничә ел буе маңгайга маюгай торган.. Н нче укчы полк беренче сигнал булуга дәүләт чиген кисеп чыкты һәм ахыргача, японнарны берсүзсез капитуляция ясарга мәҗбүр иткәнче, ут өермәсе эчендә булды. Монда нинди шик яки бәхәс туарга мөмкин?
Мин бераз аптырауда калдым Көньяк Сахалин күптән азат ителгән. Полк байрагына сугышчан орден беркетелде. Верховный Совет Президиумы Указында бик күп офицерларның, сержантларның һәм рядовойларның, шул исәптән полк командирының да исем-фа мили ял әре ялтырап үтте. Хөкүмәтебез батырларга бүләкне кызганмады. Отставкадагы карт полковникның күңеле ник өзгәләнә икән? Татлы җимеш урынына гүя кемдер, алдап, аңа кызыл борыч каптырган...
— Менә укыгыз!
Ул безгә үзәк хәрби журналда басылган бер мәкаләне сузды Рыжиков. күрәсең, бу хәлләр белән инде күптән таныш. Мин мәкаләне кулы ма алып, күз йөртеп чыктым. Автор Сахалин һәм Куриль атауларында гы сугыш операцияләре турында яза. Аерым подразделениелар, эскадроннар. десант отрядлары мисалында ул кайнар сугыш көннәрен күз алдына китереп бастыра. Советлар Союзы Геройларының исемнәре саналган Мәкаләне мин баштан ахыргача тагын бер мәртәбә карап чыктым. Икенче эшелондагылар, ягъни безнең тылдагы күршеләребез, турында да сүз бар, ә Жумаев полкы телгә дә алынмаган. Г\я ул сугышта бөтенләй катнашмаган Хет берәр героебызның фамилиясе әйтел- сәче.
— Гаҗәп, бик гаҗәп...
— Гаҗәпләнергә түгел, нәфрәтләнергә кирәк, иптәш сержант!—
диде Жумаев. кинәт усаллана төшеп.— Үткәннәргә төкергән киләчәккә дә кизәнә. Бүгенге көн кичәгедән башлана!
Рыжиков минем хәрби чиныма карата төзәтмә кертте:
— Мәүлитов — запастагы капитан. Сабит Жумакаевич.
Отставкадагы полковникның йөзе кинәт яктырып куйды:
— Гафу үтенәм. Я, әйтегез әле, иптәш капитан, сез моңа ничек карыйсыз?
— Авторның зур ялгышы бу,— дидем мин.
Жумаев минем белән килешмәде.
— Явызлыктан башка берни түгел! Авторның нинди тип икәнен әле сез белмисез. Заманында полк штабында, минем кул астымда эшләгән кеше ул...
Сабит Жумакаевич өстәлдәге калын папкадан озын-озын исемлекләр тартып чыгарды:
— Менә алар, Харамитогэ оопкасын һәм Катон стансасын алганда башларын салган каһарманнар! Өч мең солдат һәм офицерның сиксәне әле һаман билгесез. Каберләрен дә таба алганым юк. Алар минем төн йокыларымны алалар, төшләремә керәләр.
Сабит Жумакаевич, күрәсең. Алма-Атадаң Сахалинга кунак булу өчен генә очып килмәгән. Безнең уртак Шатлыкларыбыз артында аның үзе генә белгән, үз томеренә җитәрлек кайгылары, борчулары бар.
Мәкаләнең авторы турында ишетәсем килде минем. Ни өчен шундый намуссызлык юлына басты икән ул? Соравыма каршы, полковник болай дип җавап бирде;
— Ул тип заманында штаб начальнигы ярдәмчесе иде. Начальство күзенә керергә тырышып йөрүче, үз-үзен генә яратучы бер бәндә. Гаиләсе бар өстенә, санвзводтагы унсигез яшьлек кызның башын әйләндерде. Тегесе авырга калды. Моның өчен гафу итмәдек без капитанны. Ярый. Зур Җиргә китеп котылды.-.
Сабит Жумакаевич, авыр көрсенеп, сүзен дәвам иттерде: — Була шундый түбән җанлы затлар, берәр этлеген фаш итеп, аның карьерасына аз гына зыян китерсәң, гомер буена үч алырга тырыша.
Сабит Жумакаевич. йодрыгын төйнәп, кемгәдер кизәнгәндәй итте:
— Ярый. без. исән калганнар, гаделсезлеккә каршы көрәшербез дә. Ә үлгәннәр, сугыш кырында башларын салганнар?! Үлгәннәр өстеннән көләргә ирек бирмәбез!
Полковник бер мәлгә тынып калды. Ул, Сахалин картасы янына иелеп. Алексей Рыжиковка үзенең планнарын сөйли башлады. Аларның икесен эш өстәле янында калдырып, бүлмәмә чыктым. Минем үз уйларым Үткәннәрем һаман җибәрми, чабудан тарта. Мәкаләдәге мондый оятсызлыкка каршы миндә дә протест тойгысы уянды.
Менә ничек булды, менә ничек башланды бит ул!
Илленче параллельгә табан
— Иптәш кече сержант, торырга!
Иңенә противогаз аскан, бил каешыма кынылы хәнҗәрен тагып куйган Миңнулла минем одеялымны акрйһй гына тартып, шудырып узды. Землянка эче ярым караңгы иде. Тумбочка өстендә янып торган «тычкан утының» яктысы үзеннән ары китми. Сәгатемә күз төшердем: вакыт төнге унике.
— Иптәш өлкән сержант, торырга!
Борчулы карашыбызны дневальныйга төбәдек.
— Кая барырга?!
— Взводный чакыра!— диде Миңнулла, дәрәҗәсен белеп кенә. Дневальный да үз урынында начальник, тыңламый кара син аның командасын.
Лейтенант Орлов кече командирларны землянканың тышкы ягында, куаклар төбендә көтеп тора иде. Әгәр үзе тавыш бирмәсә, аны караңгы ♦ төн эченнән, куе томан арасыннан аерып алырлык та түгел. Ул безнең „ белән исәнләшкәннән сон, дулкынлануын тыярга тырышып, салмак 3 кына әйтте: , я
— Разведка взводына, тулы сугышчан хәзерлек хәлендә, ярты сә- р
гатьтән юлга чыгарга приказ бирелгән. Боеприпасларны өләшергә. Бер- и тавышсыз, кабаланмыйча гына җыенырга. «
Орлов кинәт миннән сорап куйды: 5
— Кече сержант Мәүлитов, хәлегез ничек?
— Әйбәт, иптәш лейтенант,— дип җавап бирдем мин.
Взвод командиры «әйбәт» дигән белән генә канәгатьләнеп җитмәде, ♦ ахры, кабатлап сорады:
— Сугышчан заданиене үтәргә әзерсезме?
Мин икеләнүгә урын калмаслык итеп:
— Бүгеннән сугышка керергә әзер, иптәш лейтенант!— дидем
...Землянка эчендә гөлт итеп электр утлары кабынды Штаб начальнигы Баталов инициативасы белән, Дуамал елгасын буып ясалган «электр станциясе»—иске движок эшли башлады. Аның яктысы күзләрне чагылдыра. Яртылаш җир астында калган кечкенә тәрәзәләргә камыш «штор»лар эленгән ...
Солдатлар әле төш күреп, мышнап, гырылдап, бөтен гәүдәләре белән таралып, йоклый бирәләр. Саша Анохин гына электр яктысына ризасызлык белдереп, одеалын баш аркылы тартып җибәрде. Ялангач зур аяклары килеп чыкты. Сазлыклар, бозлы сулар кичкән, биек сопкаларга — болытлар янына менеп йөргән арымас, арыса да туктауны белмәс тынгысыз аяклар. Союзнигыбыз Америка җибәргән эрзац ботинкаларның калын табаннары урталай сынып чыккан саен, Миңнулла үргән чабаталарны кияргә мәҗбүр булган талымсыз аяклар... Взвод командиры, «аз гына йокласыннар инде», дигән сыман, ншекле-түрле бер йөренеп килде дә дневальныйга «тревога» командасы бирергә кушты. Миңнулла моны горурлык тойгысы белән, бик теләп үтәде:
— В ружье!
Шушы команда безне ил чигенә таба кузгатып чыгарды. Ерак башкаладан, Верховный Башкомандуюшийдан килгән бу приказ роталарга, батальоннарга таралып өлгерер
Көтелгән сәгатьнең сугуы шул микәнни?!
Башта мин моңа ышанмынчарак тордым. Ышанмаска урын да бар иде шикелле. Чөнки полк командиры Жумаев шушы көннәрдә генә Зур Җиргә, озак сроклы командировкага китеп барган, дигән сүз таралды. Кайбер штаб офицерларына, имеш, отпуска биргәннәр. Ә без, теңкәгә тигән, җилеккә үткән оборона эшләре урынына, шоссе юлында марш атлап, яна җыр өйрәнеп йөрибез... Гүя парадка әзерләнәбез Әллә болар һәммәсе дошманның уяулыгын йоклату өчен бер маскировка гына булды микән?
Төн карасын ертып, взвод ил чигенә якынайган саен, уйлар бизмәненең икенче ягы баса барды: башлануы шулдыр... Сонгы көннәрдә безнең тылда тагын яңа подразделениелар барлыкка килде. Тундрадагы. Колыма ярыматавындагы укчы бригаданы да бирегә юкка гына китермәгәннәр, димәк. Хәрби госпитальләрнең бушатылуы да тикмәгә .генә түгелдер. Яралыларны көтәләр.
...Шоссе юлы бетүгә, түшәмә юл башланды. Саз җиргә күп итеп
әдип N А Л 11 к о в
ылыс, агач ботаклары жәелгән. Өстенә ком да, балчык та салынмаган. Баскан саен тирбәлеп кала. Пехота узар, ә туплар, танклар үтә алырмы?
Күп ашарга ярата торган Белодедов борчулы тон белән әйтеп куйды:
— Ходаем, полк кухнясы уза аламыни моннан!?
Взвод кинәт уңга борылды. Хәзер дәүләт чиге белән янәшә атлыйбыз. Ботинкалар өстеннән Миңнулла үргән чаңгыдай чабаталарны киеп куйдык. Сазда батмас өчен бик әйбәт җайланма. Каяндыр, томан арасыннан чыгып, аучы киемендәге бер кеше килеп кушылды безгә Йөзе японга охшаган. Бәлки Сахалин нивхыдыр. Шунда ук озын буйлы, ябык кына йөзле майор пәйда булды. Монысы дивизия штабыннан, разведка начальнигы иде. Ул бер сәгать ял бирде, хәтта кечкенә учак тергезергә дә рөхсәт итте. Куе томанда ялкын шәүләсе ике метрдан да ары күренерлек түгел иде.
— Партия, комсомол билетларын җыеп тапшырырга. Калган язулы кәгазьләрне юкка чыгарырга.
Взводта без алты коммунист идек. Парторг Любимов су үткәрми торган кәгазьгә катлы-катлы итеп төргән билетын майор кулына иң беренче булып тапшырды.
— Август ае өчен взнос түләнмәгән,— дип куйды ул, ни өчендер.
Кемдер аңа җавап бирде:
— Самурайның сыртын сындыргач...
— Мин взносны Тойохарэда түлим,— диде Белодедов, билетын теләр-теләмәс кенә разведка начальнигы кулына сузып,— япон губернаторының өендә.
Майор елмаеп аның җилкәсеннән какты:
— Рөхсәт!
Учакка без коры-сары ташламадык. Ранецта, солдат биштәрендә сакланып йөргән, туган яклардан килгән хатлар янды анда. Мин әти язган хатларны, бигрәк тә Йолдыз исеме телгә алынганнарын җыеп, бер конвертка салып барган идем, Миңнулла миңа Мәйсәрәнең соңгы хатын сузды. Ул җыр белән тәмамлана:
Аклы ситсы күлмәгемнең
Җиңе тар. кисәге бар Сагынганда барыр идем, Диңгезләр кичәсе бар...
Хатлар янып көлгә әйләнде. Ә ялкыны йөрәктә калды. Мин ул хатларның эчтәлеген күңелдән белә идем һәм аларны күңелдән укып йөрдем.
Патрон, гранатларны барлап, үзебезне яңадан бер мәртәбә тикшереп чыкканнан соң. разведка начальнигы обстановканы аңлатып бирде:
— Безнең Союзниклар — Англия һәм Америка Япония белән сугыш хәлендә. Алар Тын океандагы уртак дошманны баштанаяк тар-мар итү, коралсызландыру өчен булышлык сорап, Совет хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттеләр. СССР Верховный Башкомандующие моңа уңай җавап бирде...
Майор учак тирәли тезелеп утырган разведчикларга сынаулы караш ташлады. Бераз паузадан сон ул конкрет бурычларыбызны аңлатты:
— Чик буеннан алты чакрым, шоссе юлы өстендә японнарның терәк пункты урнашкан. Аны полиция һәм разведка частьлары саклый Гарнизон ике йөз кешедән тора дип исәпләнә. Разведка взводының бурычы,— дип дәвам итте майор,— сазлык аша үтеп, дошман көтмәгән яктан терәк пунктына һөҗүм ясау, Сахалин гаскәрләренә юлны чистарту. Сораулар бармы?
Сорау бирүче булмады. Разведка начальнигы куак төбендә рациясен корып, аңа «проба» ясап маташкан баягы «аучы» белән таныштырды безне:
— «Болан». Ул сезне чяк аша озата барачак. Рацияне чиратлап йөртергә туры килер...
Майорның тавышы кырыс, тыенкы, шул ук вакытта йөрәккә ятышлы, ягымлы иде.
— Көньяк Сахалинны япон илбасарларыннан азат итү көне килеп * житте, иптәшләр.— диде ул сәгатенә карап.— хәерле юл сезгә! s
Бу—Ватан приказы иде. Без аны күптән көттек. Тик кайчан була- i сын гына белми тордык Разведка начальнигының тавышы, ничектер. 5 әтиемнекенә охшагандай тоелды. Колхоз атларына төялеп. Тәтешле £ военкоматы яныннан кузгалып киткәндә әти дә:
— Хәерле юл. улым.— дип калган иде Без басу капкасын чыгып, “ бер-беребезне күздән югалтканчы, ул бик озак бер урында, тау башында басып торды. Әни башындагы ак шәлен салып болгады: «Хәерле юл, | улым!»
Японнар тылында °
X
Миннән алда гына Батраков шуыша Анын үкчәсенә жулым тиеп ч киткән саен, күңел тынычланып куя. Гүя ул минем дөньяда иң кадерле. * бердәнбер кешем Каты чәй төсендәге саз суы. гнус тешләгән шикелле. ” тәнне чеметтерә, өттереп ала Маңгайдан чишмә сыман булып тир ага. = Без кыркылган агач төпләре, тубылгы куаклары арасыннан, бөтен көч- 5 не, игътибарны җигеп, тавыш тынсыз гына алга үрмәләдек Менә-менә » кыңгырау шалтырап куяр шикелле. Японнар чик сызыгы буйлап кың- гыраулы чыбыклар сузып куйганнар дип сөйләгән иде штаб начальнигы Баталов. Хәзер шулар телгә килер дә бөтен эшне бозар Алты ел буена тырышканың, тир түккәнен секунд эчендә юкка чыгар Разведчик та. сапер шикелле, үз гомерендә бер генә ялгыша
Дүрт йөз метр киңлектәге ачык коридор — нейтраль зона аша күпме шуытканбыздыр, әйтүе кыеп Андый чакта минутын сәгатькә тнн була, яки киресенчә... Менә шушы урыннан күзгә күренмәс илленче параллель сызыгы үтә. Благовещенск. Караганда. Харьков. Киев һәм Прага шәһәрләре шул сызык өстендә яталар. Без ул шәһәрләрнең барлыгын беләбез Политинформация үткәргән чакта картадан да күрсәткәнем бар. Ә алар, Совинформбюро хәбәр итми торып, безнең хакта берни ишетмәсләр...
Куе томан, тап атуын белдереп, сыегая, сөт төсенә керә бара. Шылт иткән аваз да ишетелми. Тирә-юньдә үлем тынлыгы..
Кинәт саескан шыкырдап куйды Взвод хәрәкәтсез катып калды, йөрәк тибеше, ток булып, җиргә күчә сыман. Сатлык саескан башка шыкырдамады.
Без хәзер «теге» якта. Күңелдә шомлы уй япон разведкасы — иң хәйләкәр, мәкерле разведка — планнарыбызны белеп, теге Колыма бригадасы офицерын эләктергән кебек, безне лә «капчыкжа тутырмагае.
Тагын шактый жир шуышканнан сон аякка бастык, төркемгә җыелдык, баш исәбен алып чыктык. Барыбызда исән сау
Белодедов калтыранган куллары белән тәмәке төрергә азаплана. Бик зур эш башкарган, янәсе, дәүләт чиген кичеп чыккай Лейтенант Орловның шелтәле күз карашын тоюга, тәмәке салган калай савытын ул тиз генә противогаз сумкасына яшерде.
Мин көчкә-көчкә аягымда басып торам. Баш әйләнә, күкрәк тирәсе чәнчә. Ничек тә чыдарга, сыгылмаска, иптәшләрем каршында сынатмаска иде.
Батраковның күз карашы тайга тагы болан башлыгыныкы шикелле, сак та. уяу да Ялт та йолт Орловнын йөзе кырыс, уйчан Сахалин корпусы командованиссе йөкләгән җаваплылык аның көчен, энергиясен
I. «к. у». ia.
чикли, тоткарлыйдыр төсле. Ә син, взводный, киресенчә, монда үзенне командующийдан да өстен итеп куй. Ул хәзер безгә таяна, тиешле мәгъ-лүматларны бездән көтеп ята.
«Болан» янында, кинәт жир астыннан калыккан сыман, япон солдаты пәйда булды. Без автоматларга тотынуга, ул елмаеп кулын күтәрде, исемен әйтте:
— Саескан.
Обмоткасын тезенә кадәр урап куйган. Яшел формадан, күзлектән. Күкрәгендә бинокль. Гәүдәгә бик җиңел, җитез күренә. Ул взвод ко-мандирына бер кәгазь кисәге сузды. Пароль булырга тиеш. Без шунда гына автомат чакмаларыннан бармакларыбызны алдык. Димәк, шушы «саескан» шыкырдап, котыбызны алган безнең.
Лейтенант Орлов, ым белән генә диярлек, һәр отделениенен бурычын ачыклады. Көтелмәгән һөҗүм була калса, безнең отделение ун яктан оборона тотарга тиеш. Миңнулланы, арада иң яхшы снайперны, күзәтүче итеп билгеләдек. Без монда барыбыз да күзәтчеләр.
Тайга биредә әллә ни куе түгел. Корыган, саргайган наратлар кыйшаешып, ава алмыйча утыралар. Янган агач төпләре ерактан кеше сыман булып күренә. Ничә мәртәбә алдандык инде. Тубылгы куакларыннан. гадәттәгечә, авырсы хушбуй исе бәрелә. Агач башларында, Төньяк Сахалин тайгаларындагы сыман, җитез тиеннәр сикерешә. Жир- гә ауган агачлар буйлап сыртларына сары сызыклар төшкән борындыклар чабыша.
Разведка начальнигы безгә:
— Үз өегездәге кебек булыгыз анда,— дигән иде. Чыннан да, нәрсәсе ят бу җирләрнең? Томан таралуга күк йөзендә кояш балкып күренде. Ул да ят итмәс, чит күрмәс...
«Болан» белән «Саескан» юл сабып алдан атлыйлар. Аяк асты, асылма күпер шикелле, тирбәлеп тора. Урыны-урыны белән баткаклыклар очрый. Миңнуллага рәхмәт, хәзергә ул үргән чабаталар коткарды. Якташым, башын аска иеп, барлыгын-юклыгын да сиздермичә, атлый бирә. Ул, зирәк ил карты шикелле, җае туры килгәндә генә файдалы сүз әйтеп, бик кирәкле эш майтарып куя белә.
Адымнар торган саен авырая, бот төбеннән сазга батып, чыга алмыйча азапланулар ешая башлады. Чабаталарны ташларга вакыт җитте. Ауган агач очраса, зур сөенеч. Табигать салган басмадан узганда, бераз җиңеләеп, ял итәсең. «Бум»да йөрергә өйрәнгән чаклар искә төшә. Белодедов белән Миңнулла мондый төр спортның осталары иде. Әнә. хәзер дә алар сузылып яткан коры нарат агачы буйлап йөгереп кенә уздылар. Любимов кап урталыкка җиткәч, бер урында чайкала, тыпырчына башлады. Колгасын да әллә ничек кенә тоткан бит әле. Кинәт анын аяклары буталып китте. Ул гәүдә тигезлеген җуеп, саз эченә чумды. Белодедов тиз генә артына әйләнеп, иптәшенә ярдәмгә ташланды. Ләкин шундук үзе бата башлады. Мин Любимовка шинелемне сүтеп ыргыттым. Әмма ул аны күрер хәлдә түгел, суга бөтенләй йөзе белән капланган иде.
Белодедов взводный сузган озын колганың очыннан эләктереп алды. Анын ялварулы күзләрендә кинәт өмет чаткылары кабынды. Ул колга буйлап, ауган агачка таба үрмәли башлады, турникка асылынган сыман, башта иягенә, аннан күкрәгенә кадәр күтәрелеп, саздан чыкты.
Любимовны коткара алмадык Без пилоткаларыбызны йомарлап, ул төшеп югалган урынга карап, берничә минутка сүзсез катып калдык. Әле генә арабызда иде.
Саз суы кинәт быгырдап куйды. Сонгы куык сүнде, дустыбызның соңгы сулышы киселде. Любимовның үлеме барыбызны да тетрәндереп җибәрде Беренче югалту. Очраклы, шундый да ахмак үлем. Без, исән калганнар, һәммәбез аның каршында үзебезне гаепле итеп сиздек. Лей-
тенант Орлов та. мин дэ, Батраков та гаепле, чөнки шундый бәхетсезлек буласын алдан кисәтеп өлгерә алмаганбыз. Командир күрәзәче түгел. Әмма бу очракта беребезне дә аклап булмый Мин үземне жиьа- ятьче итеп сизә башладым. «Бум» өстендә күнегү үткәргән чаклар күз алдыма килеп басты. Любимов бүрәнәнен яртысына, кап урталыгына житүгә, кемдер кытыгына кагылган сыман, кетердәп көләргә тотыныр, ♦ аннары жиртә сикереп төшәр иде. Шулай чиратын уздырып жибәрә - Ә мин ана карата «мәрхәмәтле» булырга тырышканмын, күнегүне я> а 3 баштан, кабат-кабат үтәтмәгәнмен Буйсынучыңа карата таләпчәнлек— < анык турында кайгыртучанлык күрсәтү ул. диелә армия уставында £ Терсәкне тешләп булмый, хәзер сон инде. Киләчәккә сабак булсын... *
ы
«Болан» белән «Саескан», башларын түбән иеп. кире борылып кил- 5 деләр. Алга барырга юл юк. Тирә-якта кеше үтә алмаслык сазлык. Төбенә колга да житми. Бердәнбер юл — артка чигенеп, сазлыкны урап ♦ үтү — «Саескан» шундый фикер белдерде Биредә ул ла беренче тапкыр икән. Шунысы ачыкланды «Болан» да. «Саескан» да үзебезнең разведчиклар, Сахалин дивизиясе солдатлары булып чыктылар Әмма алар махсус уку йортын тәмамлаганнар, японча сөйләшергә өйрәнгәннәр. Нивх егетләре...
Лейтенант уйга калды, борчуга төште. «Кире борылырга».. Әйтүе генә ансат. Ике арада буталып йөри торгач, командование приказын үти алмый калуың да ихтимал Взводный привал ясарга боерды, картасын чыгарып, отделение командирларын үз янына дәшеп алды:
— Кемдә нинди тәкъдим бар?
Миңнуллага күз төшереп алдым мин. Ул нәрсә дияр иде икән? Әки-ятләрдә гади солдатлар көтелмәгән хәл алдында аптырап, югалып калмыйлар, дошманны алдау яки куркыту хәйләсен табалар. Алар еш кына шул әкияттәге генераллардан да зирәгрәк булып чыгалар. Зур белем һәм акыл белән дә түгел, тормыш тәжрнбәсе, табигать биргән булдыклылык белән эшлиләр алар моны.
Якташым безгә арты белән баскан, каядыр еракка бинокльдән карый. Ул да чигенү турында уйлый микәнни? Любимовны йоткан төпсез сазлык аша, дустыбызның кабере аша чигенергәме?..
Миннән күрмәкче, башкалар да Миңнулла ягына борылды Шул вакыт якташым кызу-кызу гына безгә таба атлый башлады
— Рөхсәт итегез, иптәш лейтенант, бер тәкъдим кертергә,—диде ул, устав кагыйдәләрен бозмыйча, бөтен төгәллеге белән честь биреп.
— Рөхсәт!
— Әнә тегендә, моннан өч йөз метрлар чамасы ераклыкта, куе камышлар күренә. Привалим шунда ясарга мөмкин булмасмы5
Батып баручы саламга тотынырга да әзер. Лейтенант берсүзсез взводны аякка бастырды. Без, шинельләрне сазга жәя-жәя, шулар а баса-баса, камышлы утрауга таба юл тоттык.
— У-у, мондагы камышлар!
Миннулла шундук эшкә тотынды: кынысыннан хәнжәрен суырып алды да сыгылмалы нечкә камышларны төптән үк кыра башлады
— Нишләмәкче буласын?
— Нәмә эшләмәкчеме, намазлык үрәбез.—диде якташым, минем соравыма каршы,— у-у, мондагы байлык!
— Сазлык безгә нипочем!—диде Миңнулла, әле һаман үзалдына сөйләнә-сөйләнә,—борын башына икешәр «намазлык», шуларны күче- рә-күчерә генә барасы...
Лейтенант исә:
- Шәп фикер, Мннлекәев, молодец!—дип, аның тәкъдимен куәтләде.
ӘДИП МАЛИКОВ
Миңнулланың куллары-кулга йокмый. Унбиш минут эчендә намазлык зурлыгы бер палас әзер булды. Шуның өлгесендә башкалар^ да эшкә тотынды. Якташым өйрәтеп, инструкторлык хезмәтен үтәп йөри. Күзәнәкле коры камышлар, каз каурыйлары сыман, җиңел камышлар...
Ләмле массага әверелгән шинельләрне, чүмәлә сыман итеп, бер урынга өеп куйдык. Алар артык йөк кенә хәзер. Батраков шинель өемнәренә карап, кинәт уйга калды: «едрит-кудрит». Кызгана иде ул алар- ны ташлап китәргә. Походта юрганың да, мендәрең дә шул. Солдатның шинеле ызба, бүреге морҗа, дип юкка гына әйтмиләр.
Киез кисәге, теш порошогы белән өч көн саен диярлек ышкып елты-ратып торган җиз төймәләреңә кадәр кызганыч. Төймә саен бер йолдыз кала...
«Намазлык»ларны алмаш-тилмәш күчерә-күчерә, алга таба кузгалдык. Кем шуыша, кем мүкәләп бара. Ничек кенә булмасын, алга бару. Үтелгән һәр метр безнеке.
Күл сыман җәелгән, өсте тутык төсендәге лайла белән капланган саз елгасы аша чыгу иң кыены булды. Аның төбенә колга җитми иде. Киплеге илле-алтмыш метрлар булыр. Монда да паласлар коткарды. Без аларны бер-берсенә тоташтырып җыйдык. Саз салкынында инде чирканчык алырга өлгергән Белодедов, трусигына кадәр чишенеп, үрмәкүч шикелле, артыннан «пәрәвез»-шнур суза-суза, теге ярга йөзеп чыкты. Бу минутта ул Тукай әкиятендәге шүрәлегә охшап калган идс. Тәне гүя саз пычрагы белән түгел, ә көрән йон төкләре белән капланган Борыны — мөгез сыман. Тик маңгаенда гына түгел.
Шул күпер безне киләчәгебез — күрәчәгебезгә таба алып чыгарга тиеш иде.
Саз елгасын кичү шактый вакытны алды. Шул арада лейтенант Орлов Любимов сызган картага иелеп, компасына һәм кояшка карап, торган урыныбызны ачыклады. Бер дә ерак китә алмаганбыз икән әле. Ярты тәүлек буена нибары биш чакрым ара узганбыз. Сулда, бездән ике чакрым чамасы ераклыкта, шоссе юлы булырга тиеш.
Японнарның терәк пунктын Харамнтогэ ныгытмалары белән бәйләп торган бердәнбер юл. Аның ике ягы тоташ тайга һәм сазлык. Төпсез сазлыклар, черек күлләр аша танклар да, «вездеход»лар да, хәтта тегенди-мондый гына солдатлар да үтә алмаячагына инде үзебез дә ышандык.
Бу барыш белән барганда әле без кояш баеганчы шоссе юлына чыгып җитәргә тиеш идек. Ләкин юлда тагын бер тоткарлык килеп чыкты. Монысы иң җитдие, иң куркынычы иде.
Батраков бинокльдән карап, ерактагы биек нарат очында куелык барлыгын белде. Шул аны шиккә калдырды. Взвод агачлар артына посты Күзәтү ярты сәгать буе дәвам итте. Кинәт анда нидер ялтырап куйды. «Күзәтче!»
Взвод командиры «күке»ле агачны урап узарга приказ бирде. Ул бер мизгел эчендә бөтен группабызга күз сирпеп алды. Аның карашы «Саескан»га тукталды. Тегесе тиз генә башын күтәрде. Егетнең хәнҗәр йөзе сыман булып кысылган күзләреннән очкын чәчрәп куйды;— Хы!
«Тыңлыйм» дигән мәгънәне белдерүе иде.
— Сезгә турыдан барырга рөхсәт,— диде аңа лейтенант, приказ тоны белән,— шоссе юлы янында безне көтеп алырсыз.
Бераз паузадан сон, взводный сорап куйды:
— Японча яхшы беләсезме?
«Саескан» моны раслап баш какты. Взвод командирының планың ул шундук аңлады булса кирәк, кайтарып бер сүз дә сорамады. Эшнең нидә икәнен без дә төшендек. Япон солдаты формасын кигән разведчик алдавыч хезмәтен үтәргә тиеш иде. Кирәк чагына ул «күке»нең игътибарын үзенә тарта алачак.
...Карангы төшүгә разведка взводы шоссе юлына килеп терәлде. Кинәт салкынайтып җибәрде. Тайга ачыклыгында юл буенда һаванын алмашынып торганлыгы, үтәли җил йөргәне сизелә иде. Юеш гимнастерка аша кичке салкын күкрәккә бәрә.
Отделение саен берәр фляга спирт барлыгы исемә төште. Моны инде башкалар алданрак хәтерләп өлгергәннәр нкән Мнннулланын ♦ биленә тагылган фляга авызыннан бер йотым спирт кабып җибәрдем. я Утлы сыекча, елан шикелле кыймылдап, эчне яндыра-яндыра, ашказа- 3 иына төшеп китте. Тәнемә кайнар кан йөгерде.
Чылбырларын шыңгырдатып, полиция постына таба уртача зурлык- н тагы танк узып китте. Агач һәм ком, таш түшәп ясалган шоссс юлы * сыгылып, тирбәлеп калды. Гаҗәп, күңелдә бернинди курку хисе юк. ы Киресенчә, танк артыннан граната тондырып каласы килде Шомлы з тынлыкның уянуы безнең файдага гына...
Юлны патрульләр саклый иде Күләгә сыман булып, ике арада япон солдатлары йөренә. Үзара нидер сөйләшә-сөйләшә атлыйлар. Ха- ♦ рамитогэ сопкалары ягыннан тояк тавышлары, тәгәрмәч келтерәгәне о ишетелде. Әнә, килеп тә җиттеләр. Җиңел экипажларга хатын-кызлар о төялгән. Көлешеп, ихахайлап баралар. Аларны төнгелеккә полиция * постына илтәләр, мөгаен Японнар Катон стансасында хәрбиләр өчен “ махсус фахишәләр йорты тоталар, дип ишеткәнебез дә бар иде. <
Патрульләр күздән югалып торган арада, взвод сулы канау аша 3 шоссега үрмәләде, юлның икенче ягына чыкты «Саескан»ны көтеп алу е өчен кемнедер калдырырга кирәк иде. Егет үзе күренде. Иңендә «ара- 3 саки» тибындагы япон мылтыгы, кулында ят сары сумка Димәк, эшләр а булган анда...
Полиция посты ягына ике разведгруппа җибәрелде. Бер сәгатьтән группа җитәкчеләре — кече сержантлар Петров һәм Анохин күзәтү нәтиҗәләре турында взвод командирына тулы мәгълүмат бирделәр:
— Полиция посты түгәрәк крепостьтан гыйбарәт Ул биек балчык койма һәм сулы канау белән уратып алынган. Канау аша сикереп чыгарлык түгел. Вал сыртында ун метр саен диярлек ут оялары, амбразуралар. Крепость шоссе юлы ягыннан күренми Аны тайга үсемлекләре, куаклар каплап тора.
Взвод командиры <Болан»га рацияне корырга, эфирга чыгарга приказ бирде. Илленче параллель аша, туган илгә беренче позывнойлар очты...
Плащ-палаткаларны икегә бөкләп, шнур белән тетеп, эченә тайга печәне, коры-сары тутыра башладык Моны шылт иткән тавыш та чыгармыйча, бик саклык белән эшләргә кирәк иде.
Ашамагач та, йокламагач та солдатта нинди дәрт, илһам калсын. Җитмәсә, тәндәге елыны саз юеше суырып тора. Ботинкалар эче лайла гына, һәркем үз хыялында учак яга. чолгау киптерә, чишмә суына манып, кара ипи ашый, кырын ятып тәмәке көйрәтә. Солдат өчен күп кирәкмени?!
Сохари, шикәр кисәкләре, чик буенда алган шоколад плиткалары җебеп, боламыкка әйләнгән. Әле ярый, «Саескан» алып кайткан трофей- күчтәнәч бар икән. Сары сумканың авызын ачып җибәрүгә, борынга балык исе —җир тәме сеңдереп, бераз ысландырып. кояшта киптергән юкала исе килеп бәрелде. Нивхларның, шулай ук японнарның да иң яраткан азыгы. Тозсыз, төче галетлар да җыйнаулашып «авыз ачар» өчен бер сылтау булды
Дошманның борын төбендә һөҗүмгә әзерләнү — һәр отделение һәм солдатның бурычларын билгеләү, коралларны барлау, «матрацлар» тутыру белән төн үтте дә китте Тан алдыннан дөнья тынып, сагаеп калды. Томан җиргә елышты. Без «түшәкләрэне сөйрәп, полиция постына таба, соңгы чиккә күчендек.
Полиция постына һөжүм башланганчы, иртәнге якта, тынлыкны сискәндереп, экипажларга төялгән баягы «төнге чибәр»ләр чабышып узды. Ә ярты сәгатьтән ил чигенә кадәр барып тоташкан шоссе юлында безнең атлы разведчиклар күренде. Томан пәрдәсе жирдән күтәрелгән, ул инде нарат чылгыйларына эленгән иде.
Акбүз атка атланган взвод командирын, мәһабәт гәүдәле лейтенант Сафиниы барйбыз да ерактан ук танып алдык. Аның белән янәшә Сөембай. Кавалеристлар алга барыргамы, юкмы дигән сыман, икеләнеп, бер урында таптанып тордылар, бинокльдән тирә-юньне күзәттеләр. Алар полиция посты ныгытмаларын күрмәгәннәр, әлбәттә. Аны узып киткәннәр.
Тайга дәшми, юри дәшми. Мәкерле тынлык хөкем сөрә. Кошлар да сагаеп калганнар, алар да сайрамый.
Атлылар безнең турыга житүгә, агач башларыннан аларга таба котырынып ут ачтылар. Атлар кешнәгән тавышлар һаваны ярып узды. Кавалеристлар тиз генә жәяүләнеп, атларын җитәкләп, куаклар арасына сибелделәр.
— К бою!— дигән команда яңгырады.
Безнең баш аркылы, аз гына арырак, «гочкес» пулеметы тыкылдый: та .. та... та... Ул биектән, нарат кәүсәсенә беркетелгән оядан ата. Әнә, түбәтәй зурлыгы ут бөркелеп тора. Тирәбездә, кигәвеннәр сыман, пулялар безелди. Крепость әле дәшми, күрәсең, фаш итәсе килми үзен.
Дошман исәбендә ялгышты, ахры. Беренче залпларны ишетүгә, кава-леристлар килгән юлларыннан кире чабарлар, мишеньгә әйләнерләр дип уйлагандыр. Разведчиклар югалып калмадылар, тайга үсемлекләре арасына яшеренеп өлгерделәр.
Кайдадыр тайга киңлегендә, атлы взвод тылында, «мяу-мяу» дигән кыргый авазлар, аннары «банзай!» кычкырган тавышлар ишетелде. Ләкин дошман, һич көтмәгәндә, атлыларга каршы крепость капкасы ягыннан ташланды. Бер взвод чамасы кораллы солдатлар шоссе юлы аша урман авызына сибелде.
Автоматлар тырылдавына, пулеметлар такылдавына атлар кешнәве кушылды. Анда-санда гранаталар шартлый, ут чүмәләләре күренеп кала.
Лейтенант Орлов беренче булып торып басты:
— Туган ил өчен, алга!
«Түшәкэләр хәрәкәткә килде. Җәяүле разведка һөҗүмгә күтәрелде. Тирән канау аша тиз арада сыгылмалы, йомшак «дамба» үсеп чыкты. Түшәкләрнең бер өлеше крепость стенасы буена өелде. Безгә каршы ярсып ут ачкан амбразуралар авызына бер-бер артлы гранаталар- очты.
Вал сыртына күтәрелүгә бер катлы озын казарма һәм көнчыгыш стилендә сары флигель күземә чалынды. Түбәләре яфрак сыман яшел. Крепость капкасы алдында орудие расчеты, ике җиңел танк...
Взвод биек вал аша чыгуга, «урра!» кычкырып, казарма ягына ташланды. Казарма ишекләре шунда ук. безнең күз алдында шыгырдап ябылдылар, тәрәзәләргә эчке яктан «тимер чаршау»лар эленде.
Лейтенант беренче отделениегә крепость стенасына оя корган пулемет, миномет расчетларын юкка чыгарырга приказ бирде. Без, ут «нокталары ягына ата-ата, стеналар буеннан йөгердек. Миннән аз гына алгарак чыккан Миңнулла вал куышыннан башын күрсәткән япон офицерының кылычы астына килеп керә язды. Якташым, сабан туй көрәшендәге шикелле, самурайның биленнән каптырып алды.
Мин дустыма ярдәмгә ашыктым. Кечкенә буйлы япон солдаты юлыма аркылы төште, кизәнеп, мина хәнҗәрен ыргытты. Башымны уңга алып өлгердем. Хәнҗәр колак яныннан выжылдап узган арада, мин автоматтан чират бирдем. Офицер, күкрәген тотып, җиргә иелде, ә
солдат аумады. Ул әче итеп чинап, күзләрендә зәһәр ут елтыратып, өстемә ыргылды, тимердәй бармаклары белән бугазыма ябышты. Ләкин анын куллары тиз арада хәлсезләнеп, салынып төштеләр. Самурайның авызыннан кара кан ургылып чыкты, балавыз сыман сары йөзе ямьсез булып кыйшайды...
Күңелемнән: «Мин яшәргә тиеш», дигән уй йөгереп узды *
Казарманы штурмлау уңай нәтиҗә бирмәде. Ишекләре калын тимер- s дән, аларны каерып керерлек түгел иде. Бөтен игътибарыбыз капка 3 ягына юнәлде. Анда атлы разведчиклар белән япон взводы арасыьда < штык-кылыч сугышлары бара. Япон танклары безнекеләр өстенә килә, н Сафиннын кылычы юк. сынган, күрәсең. Анын кулында хәнҗәр штык- * лы япон мылтыгы. Шуның белән ул уңга-сулга кизәнеп, чолганышкан S чыкты. ’ 3
Молодец Белодедов! Арттагы танкка бер-бер артлы ике граната Э тондырды Машина, кара төтен чыгарып, яна да башлады. Анын үрнәген Сашка Анохин кабатлады. Аның гранатасы алдагы танкның ачык люгы ♦ өстендә шартлады. Самурайлар бермәлгә каушап калдылар. а
Петров һәм Адмакин отделениеләре кавалеристларга ярдәмгә тгш- о лануга. казарма стеналарында кинәт кирпеч зурлыгы тишекләр — бой- з ницалар хасил булды. Мылтык, пулемет көпшәләре күренде. Дош\ ан £ төрле яктан ут ачты. <
— Бойницаларга — ут! =
Взводның бер өлеше кайнар кургаш яңгырына каршы, автоматлар- = дан ата-ата, стена буендагы канауга чигенде. Безнең өскә, усал сызгы- = рып. куш йодрык чаклы миналар оча башлады. Берсе минем алда гына а төшеп ярылды. Битемне тимер көрәк белән каплап өлгердем Каскалар юлда чакта ташлап калдырылган иде. аларның кирәклеге менә хәзер сизелде.
Выжлап очкан металл ярчыклары, тирә-якка сибелгән таш китекләре көрәк калагын берөзлексез чукып тора.
Взводный Миңнулла белән «Саескан»га миномет расчетларын дөмектерергә приказ бирде. Алар снайпер винтовкасыннан флигель түбәсендә калкынган башларны «чүпләгән» арала, взвод яткан килеш окоп- ячейкалар казырга тотынды. Коткарса — җир куены гына коткара ала иде.
Дошман уты бер сәгать буена баш калкытырга ирек бирмәде. К. п- ка яны бушап калган. Җәяүле кавалеристлар, бер группа япон солдатларын үзләре белән ияртеп, тайга эченә чигенгәннәр, күрәсең.
Яралылар күренә башлады, ыңгырашкан тавышлар ишетелә. Неровный маңгаеннан кан агып төшкән, башы җиргә иелгән, йөзендә тереклек билгесе күренми Анохин күлмәген ертып, Белодедовнын сул кулын бәйләп маташа.
Алдыма тагын бер мина төшеп ярылды. Бу юлы башыма к\ әк белән тондыргандай булды. Күктәге кояшның йөзе сүрелде. Дөньячы караңгылык басты
Мин кинәт башка бер дөньяга килеп чыктым. Гаҗәеп матур тау икән. Итәгендә ал. .зәңгәр чәчәкләр дулкынлана, чалмабашлар йөгерешә. Чүлмәк авызы сыман гына булып тау тишеге күренә Шунда озын койрыклы кызыл төлке кереп бара. Ул артына борылып мине дә шул урынга чакыра, нәкъ кеше сыман итеп елмая
Биек үкчәле туфли кигән, яшел чуклы пөхтә яулыгын иңенә салган йолдыз килеп чыкты. Кызның бер кулында — класс журналы, икенчесендә — каз канатлары Канатлар күзгә күренеп үсә. зурая барал «р. Без шул пар канатларга утырып, кояшлы урманнар артына очарга җыенабыз...
Катлы-кзтлы булып ишетелгән гөрселдәү, күкрәү авазларына һ»м крепость капкасы артындагы көчле «урра!» тавышына кинәт күзләрем-
не ачтым. Кулларым, аякларым исән, баш үз урынында шикелле. Көчле һава дулкыны аңгырайткан мине
«Урра!» тавышы, капкага сыеша алмыйча, вал сыртларында яңгырый башлады. Казарма стенасындагы бойницалар тынып калган. Ә флигель түбәсе бөтенләй йолкып ташланган иде. Безнен артиллерия эше бу. Унлап сугышчы, озын тимер багананы кочаклап, аны казарма ишегенә бәрдерә:— Ухнем, братцы!
Безнең разведчиклар ич. Анохинның тавышы барысывыкыннан да көррәк. Батраков аңардан уздырырга тырышып, кемгәдер җан ачуы белән җикеренә:
— Ят, едрит-кудрит! w
Чайкала-чайкала аларга таба атлавымны күреп алган да. йодрык күрсәтә-күрсәтә, ул мине сүгә икән.
Мин командага буйсынып, җиргә егылуга, баш очымнан бер көтү пуля сызгырып узды. Каяндыр агач башыннан, пулеметтан аталар иде.
Тимер ишек ярсулы бәрдерүгә чыдый алмыйча, сыкранып жиргә ауды. «Урра!» тавышы казарма эченә атылды. Ләкин гавыш озакка бармады. Өч-дүрт минут үтүгә солдатлар, киемнәренә ут капкандай, кире йөгереп чыктылар.
— Саперлар, эшкә!— дигән команда ишетелде. Казармадагы һәр әйбергә мина-«сюрприз» механизмнары тоташтырылган булуы беленде. Ә <хужа»лар, тишекләргә кереп качкан күселәр сыман, юкка чыкканнар. Хәтта мәетләр дә калмаган.
Шулай итеп, берничә сәгать буе дәвам иткән киеренке канлы сугыштан соң, японнарның беренче терәк пункты безнен кулга күчте. Аның язмышын разведчикларга ярдәмгә килеп җиткән укчы батальон хәл итте.
Казарма түбәсенә кызыл байрак мендереп кададылар. Гүя аны яңа гына түгелгән солдатлар канына манчып алганнар. Ул янып, ялкынланып җилферди, үч алырга чакыра.
Санитар кызлар күренде. Яралыларны карый, аларның җәрәхәтләрен бәйли башладылар. Арадан Любаны танып алдым. Мин «Люба!»— диюгә, ул аз гына көлемсерәгәндәй итте, маңгаена төшкән сары бөдрәсен бер якка сыпырып, каскасын төзәтте. Безнең күз алдында гына әллә нәрсә булды: лейтенант Орловның кулбашы чи иткә әйләнеп, чокырланып калды. Шул чокырдан кан фонтаны атылып чыкты- Взвод- ныйныч йөзе агарынды, маңгае бөрчек-бөрчек эре тир бөртекләре белән капланды. Ул акрын гына жиргә иелде...
Янәшәсендә торган Люба. лейтенантның күкрәгенә ятып, аның җәрә- кәтен ике кулы белән кысып алды. Кызның битенә, гимнастеркасына кан чәчрәде. Ул бернигә игътибар итмичә, яралының маңгаеннан үпте, санитар кызларны ярдәмгә чакырды.
Каян атканнарын да белерлек түгел иде.
Авыр яралыларны, шул исәптән лейтенант Орлов белән «Болан»ны, аңнарын җуйган хәлдә, казарма эченә кертеп салдык.
Крепость стенасы буенда өр-яңа каберләр калкып чыкты. Шуларның берсе безнең кул белән казылган иде. Ул исән калганнарның йөрәген айкап, күңелләрне җәрәхәтләп тора. Анда җиде разведчик күмелде. Батраков, флигель стенасыннан снаряд куптарып ыргыткан плита сыман зур ташка, хәнҗәр очы белән чокый-чокый. фамилияләрне язды:
Петров А. М. — кече сержант,
Любимов П. А.
10 август. 1945 ел.
Бу исемлеккә Любимов фамилиясен кертүгә берәү дә ризасызлык белдермәде. Аның кайда да булса кабере булырга тиеш иде...
Алда—Харамитогэ
Полиция посты безнекеләр кулына күчкәннән сон, капитан Светличный батальоны һөҗүмне дәвам итәргә, алга узарга омтылып карады. Ләкин барып чыкмады. Дошман шоссе юлынын һәр квадрат метрын ♦ прицель астында тота, артиллерия, миномет утлары анда аяк басарга, s баш тыгарга да ирек бирми иде. 3
Тайга шулай ук үзенә якын җибәрми: һәр куак—ут оясы. Адым < саен засада. Сазлык. Сазлык булмаган җирдә сукмакларга миналар ь куелган. Агач башларыннан «дум-дум» пулялары белән аталар.
Кечкенә отрядларга бүленгән самурайлар, бик җитез маневр ясап, и әле уннан, әле сулдан һөҗүм ясап торалар Дошман полиция постын өч тапкыр кире кайтарып алырга маташты. Ләкин өчесендә дә, зур | югалтуларга дучар булып, тайга эченә чигенде.
Төп көчләр килеп җиткәнче, бу унайлы плацдармны ничек тә кулдан * ычкындырмаска кирәк иде. Батальонга оборонага күчәргә приказ бирелде. Разведка взводы түбәсе җимерек флигельгә кереп урнашты.
Бинанын стеналары бетоннан коелган. Тәрәзә аллары пулеметтан, минометтан ату өчен җайланган, уентыклап эшләнгән Идәндә, дөге саламыннан бик нечкәләп үрелгән циновкалар өстендә — атылган гильзалар өеме, кан таплары... Мәетләр дә, яралылар да күренми Әллә аларны берәр яшерен бүлмәгә тутырдылар микән5
— Төнгә каршы безгә «тел» эзләп чыгарга туры киләчәк,—диде взвод командиры урынына калган Батраков, талчыккан күзләрен аргы почмактагы
ялтыравыклы әйберләргә, бизәкле келәмгә юнәлтеп — Ә хәзер чиратлап ял итәргә!
Кая инде ял. Әле нервларнын киеренкелеге бетмәгән. Күнелдә иптәшләрне юксыну зары. Кече сержант Петров Бирск районындагы МТС та эшләүче бер кыз белән хат алышып торды, хезмәт срогын төгәлләгәч, шунда кайтырга җыена иде. Көтеп ала алмады очрашу көнен. Сөйгән кызының фотосын яндырмаган мәрхүм, су үткәрми торган кәгазьгә төреп, противогаз кесәсенә салган булган...
Ашказанында «әптериләр утын кисә». Ат башын тотып кимерер хәлгә житкән Анохин бөтен кладовкаларны актарып чыкты, ләкин сары кунычлы иске итекләрдән, офицер погоннарыннан башка берни дә тапмады. Флигельдә япон офицерлары яшәгән. Ә ашамлык, эчемлек затын калдырмаганнар, саранланганнар. Миңнулланың подвал шүрлегеннән табып алып менгән сургучлы матур шешәсе дә гамәлгә ярамады. Аның эчендә кызыл лак булып чыкты
Җыйнаулашып аргы почмакка, ялтыравыклы «тәтиләр» ягына таба юнәлдек.
Стенадагы шүрлектә япон фарфоры әйберләре. Бик пөхтә итеп ясалганнар. Шәрә кызлар уртасында зур корсаклы, башы җилкәсенә кереп утырган килбәтсез савам басып тора. Инендэ алтын бизәкле халат. Санамның күзләре майланган, йөзендә канәгатьләнү билгесе. Өстәл тулы ризык...
«Иркенлек, рәхәтлек алласы»,— дип тәрҗемә итте безгә «Саескан», шүрлек читендәге иероглифларны укып
«Алла»ның баш очына бизәкле матур келәм эленгән Ныклабрак карый торгач, анын Азия картасы икәнлеге беленде. Советлар Союзының көнчыгышыннан, Себер киңлекләреннән алып Уралга. Каспий диңгезе буйларына кадәр булган территориясе Япон империясе флаглары белән бизәлгән. Ә Урал тавынын башына император Микадо һәйкәлен бастырып куйганнар.
— Менә монсы, ичмасам, аппети-и-ит! — дип сызгырып куйды яралы
әдип МАЛИКОВ
кугын күкрәгенә аскан Белодедов. Идолга охшаган озын күсәк белән мавыгып торган Анохин да сүзсез калмады.
— Тотсыннар менә!
Өлкән сержант Батраков, кинәт аңына килгәндәй, башын артка таплап көлеп жибәрде:
— Ну. комедия, едрит-кудрит!
Корея. Кытай җирләре. Филиппин атаулары. Монголия Халык Рес-публикасы.. Алар уенча, һәммәсе Микадо «кояшы» астында булырга тиеш. Шул чагында инде «рәхәтлек, иркенлек алласы» иркенләп тантана итә алачак. Самурай сугыш чукмарлары, күрәсең, үзләрен хаклы итеп сизгәннәр. Планнарын төзегәндә бер дә оялып, тартынып тормаганнар. акыллы кешеләрнең башларына сыймастай дуамал хыяллар бе.гән кызынып яшәгәннәр.
Сашка Анохин кулындагы чукмарлы күсәкне хикмәтле почмакка сөяп куйды. Без шунда гына аңлап алдык: «идол» түгел икән ләбаса, ул кызыл лакка буяп, бөтен төсмерләрен китереп, китапка язылмый торган нәрсәгә охшатып ясалган.
— Менә сезгә Себер,— диде Сашка, иронияле елмаеп,— авыз итегез! Ал а сикереп шуны да әйтик, мондый зур калибрлы «идол»ларны без соныннан да очраттык...
Разведкага барырга туры килмәде. Ләкин барыбер тынычлык булмады. Төн йокысыз үтте.
Төнге берләр тирәсендә крепость стеналарындагы куышлардан нинди! ер соры шәүләләр атылып чыга башлады. Ракета белән яктыртуга алгр җиргә сыландылар.
— Үзебезнекеләр!—дип кычкырды берсе, рус сүзен сакаурак әйтеп...
Чыннан да. ракета нурлары астында кызыл йолдызлы каскалар чагылып калды. «Ут ачаргамы, юкмы» дип, безнекеләр икеләнеп торган арада, соры шәүләләр тавышсыз-тынсыз гына казарма буйларында урнашкан беренче батальон сугышчылары өстенә һөҗүмгә ташландылар. Караңгылык эчендә буталыш китте, кычкырган, ыңгырашкан авазлар ишетелде.
Кул сугышы озакка бармады, самурайларның мәкерле провокацияләре тиз фаш ителде. Әмма ул безгә бик кыйммәткә төште. Светличный батальоныннан иллеләп сугышчы үтерелгән, суелган иде. Җирдә нибары өч япон солдаты аунап калган. Алар, корсакларын ярып, үзләренә харакири ясаганнар.
Тан атып. Утрау кояшының беренче нурлары кабынуга, полиция посты янында Сахалин дивизиясенең яңа подразделениеләре — автоматчылар, пулеметчылар, минометчылар күренде.
Крепостьны бушатырга приказ булды. Анда корпус штабы элемтәчеләре кереп утырды. Разведчиклар тайга куелыгына таба юнәлделәр.
Кемдер, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, безнең артыбыздан куып җитте;
— Ялгышмасам, разведчиклар?! Ашыккан ашка пешкән, ди. бик алга узмагыз әле, дуслар...
Каскасын ул күзләренә кадәр төшереп кигән. Өс-башы манма су, пычрак. Погоннары юк.
— Алексей Николаевич!—Мин аңа, якын итеп кенә, хәрби исеме белән әйтмичә, үз исеме белән дәшеп йөри идем...
— Алексей!
— Нәкъ үзе,—диде Рыжиков, киң итеп елмаеп,—Әйе! Көньяк Са- ха.ин туфрагында күрешәбез. Дивизия командиры погоннарымны салырга рөхсәт итте. Анда «күке»ләр активлашты. Офицерларны, пулеметчыларны чүплиләр... Күп сөйләшү гадәтен белгәнгә күрә, аны берсе дә бүлдермәде. Тик «гочкес»тан такылдата башлагач, «ятарга!» дигән команда ишетелгәч кенә сүз өзелде.
Кайдан ут яудырганнарын иң беренче Миңнулла күреп алды һәм ул. агач артына посып, снайпер винтовкасыннан атып та жибәрде. Ерактагы биек агачның ябалгылары сирәгәеп калды. Аңардан төенчек сыман нәрсә аерылып, жиргә мәтәлде.
Газета хәбәрчесе ләмгә каткан күн планшетыннан блокнотын казып чыгарды, ана нидер төрткәләп, бездән сораштырырга тотынды- ♦
— Кәефләр ничек? Я, сөйләгез, дуслар, илленче параллельне берен ~
че булып сез атлап чыктыгыз?! 2
Ләкин сораулар аның үзенә ява башлады: <
— Шырпыбыз чыланган, иптәш лейтенант, тәмәкегез юкмы?
— Ни өчен авиация йоклый? Танклар күренми?
— Тимергалин танкистлары батып ята,—диде Рыжиков, башындагы S каска астыннан бер пачка сигарет һәм трофей зажигалка (кай арада 2 эләктереп алган!) чыгарып,— авиация томан күтәрелгәнен көтә. Тень- = як Сахалинда койма яңгырлар башланды. Монда да килеп житәр
Папиросның исерткеч, рухландыргыч хуш исе һавага таралды. Ерак- ♦ тан катлы-катлы булып, гөрселдәгән, ухылдаган туп авазлары ишетелде и Кайдадыр «урра!» кычкыралар, пулеметлардан, минометлардан аталар о
— Алайса, мин сөйлим,—диде Алексей Николаевич, төтен ләззәте- *
нә чумган разведчикларның тиз гепә селкенмәячәкләрен күреп.— Саха- с- лин дивизиясенә кичә төнлә дәүләт чиген кичеп чыгарга. Харамитогэ < ныгытмалары юнәлешендә һөжүм башларга приказ булды. Шоссе юлы 2 дошман тарафыннан яраксыз хәлгә китерелгән, күперләр шартлатылган, Е Сезнең полк тайга эченнән юл ярып, бирегә таба килә. Солдатлар, әй- - тергә кирәк, жиңел тупларны җилкәләрендә күтәреп баралар л>
Крепостька һөжүм ясар алдыннан дусты яшереп калдырган урыннан рацияне алып, «Саескан» килеп житте. Безгә үзен «Болан» дип таныткан якташыннан аерылганнан сон, егетнен йөзе боегып, күзләре моңсуланып калган иде. Ә хәзер бөтенләй төсе киткән аның.
— Әллә авырыйсынмы?—дигән сорауга:
— Юк, авырмыйм, сугышта авырмыйлар,—дип жавап кайтарды. Анын башы түбән иелде, озын кара керфекләре арасыннан яшь бөртеге тәгәрәп төште. Ул бик күңелсез хәбәр алып кайткан лабаса: подвал туннельләрендә яшеренеп калган «үлемдар»лар полиция посты казармасына урнаштырылган яралы совет солдатларын һәм офицерларын барысын да диярлек суеп чыкканнар. Бу хәл соңыннан, без киткәч кабатланган. Шунда яралы «Болан» да һәлак булган. Взвод командирының язмышы турында «Саескан» берни дә белә алмаган.
Батраков, ачылган авызын яба алмыйча, тораташ сыман катып калды. Берничә минутка авыр тынлык урнашты. Самурай пычагыннан лейтенант Орлов та котыла алмагандыр, дигән уй йөрәкне телеп үтте.
Взводный безнең шикелле өйләнмәгән егет иде. Яшь булуына карамастан, без аны атабыз кебек күрдек, гаделлеге, галәпчәнлеге өчен хөрмәт итә идек. Анын сержант Любага карата мөнәсәбәтен, кызга күңел салуын барыбыз да сизеп йөрдек Әмма белмәмешкә, күрмәмешкә салыштык. Себердә туып үскән егерме жиде яшьлек коммунист, һөнәре буенча укытучы... Арабыздан китүе шул микәнни? Соңгы сүзен дә әйтмичә.
Безне бигрәк тә канечкеч өрәкләрнең вәхши алымнары нәфрәтләндерде һәм хурландырды Ә Люба ни хәлдә икән? Анын сонгы елмаюы гомергә күз алдыннан китәсе түгел
— Ну, едрит-кудрит, арт сабакларын укытырбыз үзләренең дә,— диде Батраков, нәфрәтен ничек тыярга белмичә. Ул үзе белән ике связ- нойны ияртеп крепость ягына китеп барды
«Саескан» рацияне көйләп, наушнигын колагына элде. Дивизия белән элемтәгә керергә күпме генә тырышса да, булдыра алмады
— Совинформбюро, Мәскәүдән,—диде ул, кысылган күзләреннән
очкын чәчрәтеп,— тугызынчы августта Байкал арты фронты гаскәрләре... Кыю рәвештә һөҗүмгә күчеп... ком сахралары аша... Зур Хинган тауларына таба...
Шоссе юлында миналар ярыла башлады. Күккә ком, балчык өермәсе күтәрелде. Бер мина чиелдап безнен яныбызга ук килеп төште. Бәхетебез бар икән, шартламады. Тиз генә башка урынга күчеп яттык.
Пулялар сызгыруы, миналар шартлавы, туплар канонадасы астында Совинформбюро хәбәрләрен без өзекләп-өзекләп кенә тыңладык.
— Икенче Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре (командующие Армия генералы Пуркаев),— диде берсендә Мәсәкү дикторы, тантаналы тавыш белән,— Амур елгасын кичеп, Хәйхэ-Сахалин плацдармында дошманның куәтле оборонасын өзделәр...
Амур телгә алынуга, үзәккә үткән кышкы салкыннар, итекләрдән май саркытып чыгарырлык челлә эсселәре, тревогалы төннәр, Хәйхэ этләренең теге як ярда шомлы итеп улаган тавышлары күңелгә килде.
— Мәскәү дикторы Сахалинны телгә дә алмый...
— Ил теленә менәрлек кылган эшебез юктыр. Миңнулланың Нерпасы турында әйтсенме?! Кара сыер, дүрт аягына дүрт чабата киеп, батальон кухнясы артыннан илленче параллель аша кичеп чыкты, дисенме?
Бу соңгы речьне Саша Анохин тотты. Ул, җилкәсенә ат ияре салып, әле хәзер генә безнең янга килеп җиткән иде. Маңгаеннан юл-юл тир ага.
Сашка:
— Махан җитәрлек анда, шашлык ясарга да була,— дип сөйләнә- сөйләнә, ияр төенчеген чишеп җибәрде һәм һәркемнең алдына солы салып чыкты:
— Сыйланыгыз, азат итүчеләр!
Өлкән сержант Батраков кайтып, каяндыр теләнеп алган ит кон- серваларын, патроннарын бушатты Аның белән киткән егетләр ике әрҗә граната күтәреп килгәннәр.
— Яшибез болай булгач, уго-го-го!
— Бик кешнәмәгез, мине тыңлагыз,— диде Батраков, ниндидер яңалык сөйләргә җыенып,— штаб начальнигы Баталов үз вакытында тапшырылган мәгълүматларыбыз һәм унышлы операциябез өчен разведка взводына, ягъни безгә рәхмәт белдерде. Бу — бер. Икенчедән...
Ул Белодедов ягына карап алды:
— Нәрсә авызыңны ерасың? Икенчедән, иптәшләр, ял итәргә! Ягъни, разведкага барыр алдыннан йокыларны туйдырып, хәзергә шушы участокта оборона тотып ятачакбыз. Аңлашылдымы?
— Аңлашылмады,— диде кинәт елмаюдан туктаган, йөзе җитдиләнеп киткән Белодедов, үзсүзләнеп — Ничек инде оборона тотып ятарга? Анда Пуркаев гаскәрләре Харбинны алганнар Ә монда һаман — «тотып»... Калырсың тотып.
Батраков аптыравыннан җикеренеп куйды:
— Ж.итте, телеңә тилчә чыккыры! Бик кыбырсысаң, әнә, чулак кулын белән «күке» тотарга җибәрермен. Эффект кирәкмени сиңа?
«Саескан» шушы форсаттан файдаланырга уйлап, ахры, шунда ук Батраковка мөрәҗәгать итте:
— Анда капкынга эләктергән әзер «тел» бар, иптәш взводный. Көтә- көтә зарыгып беткәндер. Рөхсәтме алып килергә?!
Үзенә карата әйтелгән «взводный» сүзен әллә беренче ишетүе бул-гангамы. Батраков бераз йомшарып куйды.
— Нигә мона кадәр дәшми йөрдең соң әле?—диде ул.— Әнә, ип- юшкә Миңнулланы алыгыз. Белодедов сабыр итәр, кулы төзәлсен.
Теге вакытта юлда очраган беренче «күке» белән ничек Очрашуы ту-рында «Саескан» безгә бик саран гына, берничә сүз белән генә әйткән
иде. Ул аны, кояш баер алдыннан жиргә төшеп, гыйбадәт кылып утырган жиреннән эләктергән булган Үтерергә кызганган «изге» самурайны, аяк-кулларын бәйләгән дә нарат төбендәге запас складка — яшерен базга ябып куйган...
Әле әйтәсен әйтеп бетермәгән, иң мөһимен юри ахырга калдырган икән Батраков. Ул бераз тын алгач, казармада «үлемдар»лар белән ♦ булган бәрелеш турында сөйләп бирде. s
— Безнең лейтенант исән, иптәшләр, аны носилкага салып, тылга з
озаттык,— диде ул, һәммәбезне шатландырып. <
Разведчиклар тайганы шаулатып, «урра!» кычкырырга тотындылар... н
«Саескан» белән Миңнулла китүгә, вак яңгыр сибәләргә тотынды. * күк йөзе томаланып, тәбәшәкләнеп калды Безнен авиациянең әле ы һаман үзен сиздергәне юк. Японнарныкы да күтәрелми. Тоташ яңгырга 2 китсә, күктән ярдәм көтмә дә. Э
Анохин үрнәгендә бүтәннәр дә ияр күтәреп килә башлады Иярне таганга элсәң, баш өстендә түбә була. Сумкаларыннан плащ-палатка- ♦ лар да килеп чыккалый. Атлы разведка взводыннан менә шулар гына торып калган...
Белодедов сынар кулы белән ияр сумкасыннан кәгазь төргәк тартып чыгарды, аны ипләп кенә сүтә башлады
— Теге изге китап ич,— диде ул, минем якка карап. Китапны борынына китереп иснәгәч, егет төчкереп үк җибәрде:
— Точно, младшой, шул!
Дулкынлануымның чиге булмады. Аты үлгән, ияре калган. Атнын хуҗасы кабердә. Арабызда шагыйрь үзе дә юк. Ә утлы җырлары, безнең белән бергә, яна һөҗүмгә җыеналар.
«Коръән вакыйгасы»н разведчиклар гына түгел, бөтен полк диярлек белә иде. Шуның аркасында, ахры, солдатлар арасында Тукай шигырьләре белән кызыксынучылар шактый артты.
Разведчиклар «Таз», «Су анасы», «Шүрәле» кебек әкиятләрнең китаптагы иллюстрацияләрен кат-кат карадылар, алариы миннән тәрҗемә итеп укуымны сорадылар
Любимов әле гарнизонда' чагында шагыйрьнең әнисенә атап әйтелгән.
Бар күнелләрдән жылы. йомшак синец каберен ташы.
Шунда тамсын күз яшемнен нн ачы һәм татлысы! —
дигән юлларын ишеткәч, бик озак уйланып утырган иде.
— Әле болай дип беркем дә әйтмәгән,— диде ул. Тукай шигыренең көченә гаҗәпләнеп. Мин аңа «Китмибез!» исемле шигырьне тәрҗемә итеп укыдым Любимов:
— Моны язганда шайгырьгә ничә яшь булган?—дип сорады
«Китмибез!» шигыре 1906 елда, авыр реакция елларында иҗат ителгән икәнлеген һәм бу вакытта шагыйрьгә егерме генә яшь булганлыгын белгәч, мәрхүм:
— Гениально!—дип бот чапкан иде.
Габдулла Тукай җыентыгы, әти куллары белән яна тышлык кидерел- гәп кадерле китап, тагын үземә кайтты.
Аргы баштагы часовойның: «Пароль?»—дигән тавышы ишетелде.
— «Саескан!»
Алар өчәү иде. Миңнулла иңенә патрон, граната сумкалары, әллә Нинди күн әйберләр асып бетергән. Бил каешына альбом сыман нәрсә дә кыстырган. «Саескан» да буш кайтмаган.
Урталарында—куллары артка каерып бәйләнгән, авызына кләп тыгылган япон солдаты атлый иде. Аның бите-башы пычракка буялган, җирдән һич аерып алырлык түгел. Ул бик еш сулыш ала. аягында көчкә басып тора.
— Карышып маташмакчы иде иманын укыткач, тынычланды,—диде
ӘДИП МАЛИКОВ
Миңнулла, иңендәге әйберләрне жиргә ташлап,— анда әле тагын әллә күпме патрон запаслары калды.
Авызыннан кләпне алуга, әсир «Саескан» ягына нәфрәт белән карап, нидер мыгырданды, дөя сыман лачкылдатып төкереп куйды. Аннары ул жиргә тезләнеп башын түбән иде. «Саескан» бернигә дә исе китмәгән сыман, «күке»нең янына ук килеп утырды һәм аңа флягасыннан су тәкъдим итте. Тегесе башын селкеп, суны кире какты.
— Горур!
— Сорау алыйк!—диде Батраков, кырыс кына.— Нәрсәгә аның белән конфетланып торырга.
Беренче булып Белодедов сүз кушты:
— Конничива?!1
Әсир кинәт сискәнеп куйды.
— Россияго га вакару ка?2
— Вакаранай...3
«Тел» бөтен сорауларга да бертөрле жавап бирә барды: «Вакаранай». Арабызда японча иң яхшы белгәне «Саескан» иде. Ул куркытып та юмалап та карады, барыбер нәтижәсе булмады.
Анохин сөялләнгән зур йодрыгын япон солдатының борын төбенә үк китереп терәде:
— Нәрсә исе килә, фахиш?!
— Вакаранай...
һәммәсе көлеп җибәрде. Әсир ахыр чиктә бөтенләй дәшмәс булды. Миңнулла, Сашканын фахиш дигән сүзен расларга теләгәндәй, бил каешына кыстырган күн тышлы әйберне тартып алды, битләрен актара башлады:
— Оборона схемасыдыр дип уйлаган идем,— дигән булды якташым, бераз кызарынып,— ә ул анда менә нәрсәләр белән мавыгып яткан икән. Альбом эче шәрә японкалар, ялангач ир һәм ялангач кызларның төрле позада төшкән фоторәсемнәре белән тулган иде. Батраков альбом белән озак мавыгырга ирек бирмәде, аны планшетына яшереп кунды.
— Әйтегез аңа,— диде өлкән сержант, үзен командующий сыман хис итеп,— берничә көннән Хара.митогэ ныгытмаларының көле күккә очачак.
«Саескан» тәрҗемә итеп бирде. Самурайның кинәт теле ачылды. Ул, ярсып диярлек, кызу-кызу сөйләргә тотынды. Бу сүзләрдән без шуны аңладык: Совет дәүләте бармак белән төртсәң җимерелергә тора. Аның японнарга каршы сугышырлык танклары да, хәтта солдатлары да кал- ма-ан. Хара.митогэ ныгытмалары — Карафуто капкасына эленгән мәңге ачылмас йозак. Ул немецларның мәшһүр Зигфрид линиясеннән дә өстен. Чөнки аны Аматерасу алласының рухы саклый.
— Штабка!—диде Батраков, җен ачуы чыгып,— анда нишләтергә белерләр.
Куллары чишелгән әсирнең уч төбендә металл кисәге ялтырап китте. Ул аны жиң эченнән шудырып чыгарды, ахры. Ләкин харакири ясарга өлгерә алмады. Миңнулла күз иярмәс тизлек белән самурайның терсәгенә типте, пычак куак арасына чәчрәп барып төште.
...Япон солдатына көн саен, сәгать саен бер нәрсәне тукып торалар: ул артына борылмый, фәкать алга баруны гына белә. Дошманына тере килеш бирелмәскә тиеш. Микадо өчен үлү — бөек бәхет. Сугыш кырында башыңны салу — вакытлы тормыш ыгы-зыгысыннан мәңгелек дөньяга кайту дигән сүз. Үлемнең «изге» булуы турында самурайлар жыр жь рлыйлар, шигырь укыйлар. Намаз-догалары да шул хакта.
1 Конничнва — исәнмесез.
8Россияго га вакару ка
3 Вакаранай — белмим.
русча беләсезме.
Без боларны моңарчы ишетеп кенә белә идек. Ә хәзер самурай характеры белән күзгә-күз карап очрашырга туры килә...
— Бер заман исән калуын өчен безгә рәхмәт әйтерсең,— диде Миңнулла.— Сугыш беткәч, кунакка йөрешербез. Саенара! IV
Тан атуга туплар дуэле көчәя төште. Биек наратлар, тамырлары белән бергә, күккә чөелә, һавада йомычкалар оча. Ул йомычкалар тыныч ♦ вакыттагы күгәрченнәрне хәтерләтеп, баш очында бөтереләләр Ике s яктан да аталар. Ә без дәһшәтле ут уртасында ятабыз. Миналар шарт- з лавына, пулялар безелдәвенә колаклар инде күнегеп бетте. Сугыш без- < нен өчен табигый күренешкә әйләнде. н
Укчы дивизия менә дүртенче көн инде тылларын тарттыра Хәрби * обозлар, авыр туплар юлда батып ята. Танклар күренми.
Тыл белән алгы сызык арасында шактый зур өзек урын барлыкка 2 килгән. Японнар хәзер шуна «чөй» кагып маташалар икән, безне камап. 3 уратып алмакчылар. ®
Гарнизоннан кузгалып чыкканнан бирле авызга кайнар аш тигәне ♦ юк. Гомергә зарлануны белмәгән Миңнулла да:
— Тавык төшенә тары керә, ди, минекенә итле шулпа керде,—дип ©
куйды. х
Төшендә ул «ходай» белән сөйләшкән, күрәсең.
Ике солдат, аркаларына яшел термосларын асып, иртәнге якта безгә < кайнар аш китерделәр. Термос капкачын ачып жибәрүгә, борынга тәмле 5 шулпа, свежий ит исе килеп бәрелде. Аппетитны котырткан шул ис = бөтен тайга эченә таралды. =
— Нерпаны суйдылар.— диде комендант взводыннан килгән тазз гәүдәле мари егете,— капитан Баталов үзе рөхсәт бирде.
Миңнулланың кулыннан кашыгы төшеп китә язды Ул термоска арты белән борылды... Штаб начальнигы савым сыерны гына түгел, үзен дә корбан итәргә жыена түгелме? Җиңү сәгатенең сугарына инде күп калмады, дип уйлый, күрәсең. Шул көтелгән сәгатьне ничек тә якынайтырга теләгәндер..
Ничек кенә булмасын, шулпадан баш тартырга көче жнтмәде Миңнулланың. Нерпаны кызгану кайгысымыни. Монда әле дошманны ж.и- ңәргә кирәк. Ач карынга сугышып кара син!
Снаряд, миналардан шадраланган, чокыр-чакырга әйләнеп беткән шосседа гайрәтле «Т-34» танклары күренде. Без сөенергә өлгергәнче, дошман нәкъ шул квадратларны көчле артиллерия уты астына алды. Снарядлар бик төгәл гөшеп ярылалар. Ин алдан барган машина канау аркылы чыгып, тайга эченә таба борылды. Ләкин ул шунда ук бата башлады. Тирә-як зәңгәр төтен, сөрем исе белән тулды Танкистлар ачык люктан көчкә-көчкә чыгып калдылар. Пехотага ярдәмгә килгән танкларның юлы, шулай итеп, кырт киселде.
Нәкъ шул минутта һавада кызыл йолдызлы самолетлар күренде. «Күчтәнәчләрен» ыргытып, алар кире борылуга, тагын егермеләп бом-бардировщик пәйда булды... Тузан өермәсе уйнатып, күккә ут баганалары күтәрелә. Әйтерсең дистәләрчә янар таулар вулкан ата башлады. Ерактан артиллерия — «сугыш алласы» аваз салды. Аларга эреле ваклы йөзәрләгән минометлар кушылды
Тайга өстеннән кайнар жил сызгырып уза. Аның көчле дулкыннарыннан агачлар чайкала Бу минутта биек таулары, таш кыялары белән бергә, бөтен Сахалин утравы селкенәдер сыман иде.
Бер сәгатькә якын дәвам иткән күкрәү авазлары бераз сүрелеп. Ха- рамитогэ артына күчүгә, безнең танклар колоннасы алга ыргылды. Еракта, әллә кайда. Камышлы тау итәкләрендә көчле «ура!» тавышлары ишетелде.
IV Саанара— японча «сау бул!»
Батраков взводны аякка бастырды. Ул калтыранган тавыш белән барлык көченә кычкырып, ип береиче үзе алдан йөгерде.
— Туган ил өчен, Сахалин өчен, урра-а-а!
Баш уйдан арынган, гәүдә жиңеләйгән, гүя җирнең тарту көченнән ычкынып киткәнсең. Күзенә фәкать үзең сайлаган ориентир гына күренә. Шул ориентир чакыра, өметләндерә, «тизрәк, тизрәк!» дип, сиңа кул болгый.
Күктәге самолетларның күләгәләре җирдән йөгерә...
Әрәмәлекләр бетеп, ачыклыкка — Харамитогэ таулары итәгенә килеп чыгуга, күзгә беренче ташланган нәрсә — чакрымнарга сузылган текә ярлар һәм яр естендэ.'е чәнечкеле корылмалар булды Безнең танклар, кинәт туктап калган чабыш атлары сыман, унга-сулга каерылалар, башняларын төрле якка борып, япон дотларына таба аталар.«Т-34»ләр- гә дошман тупларының «теше» үтми. Снарядлар броня маңгайларны тишә алмыйча, үз-үзләрен шартлаталар. *
Аркаларына тимер тартма аскан бер төркем самурай акырына-ба- кырына юлыбызга аркылы төште. Арадан берсе яшен тизлеге белән кы-рыйдагы танкның астына чумды. Җир тетрәнеп куйды, машинаны ялкын чолгап алды...
Хәйхэ этләреннән яманрак болар. Болар инде гомерләрен сатып, ак-чаларын туганнары исеменә күчерергә күптән өлгергәннәр...
— Минем арттан, атакага!
Туктап тын алырга да өлгермичә, Батраков артыннан һөҗүмгә таш-ландык. Адмакин, моряк тельняшкасы күренеп торсын өчен, гимнастерка изүен чишеп җибәргән, хәтта ертып төшёргән. Ул взводныйнын командасын куәтләп, «полундра!» кычкырды.
Мин бераз йөгерүгә, тимер чыбыкка абындым, каршыма килгән самурай минем аша барып төште. Ахры, шул хәл үлемнән коткарды үземне. Миңнулла мина аскан үлемдарга штыгы белән кадап узды.-
Кул сугышы озак бармады Юлымда күпме самурай очрагандыр, хәтерләмим. Әмма автомат дискасы бушап калган, билдәге гранаталарым да юкка чыккан иде. Ун кулымны күтәрә алмыйм, гимнастеркам погоным белән бергә умырылып төшкән.
Бу һөжүмдә ин зур батырлык күрсәткәне сержант Батраков булды, диделәр. Ул самурайларның урталарына эләгеп тә исән калган, аларны автомат уты белән кырып бетергән.
Бермәлгә аңгыраеп өнсез калган Харамитогэ яңадан телгә килде. Ул. Поронай үзәненә сузылып яткан усал ерткыч сыман, бөтен көченә ырылдарга тотынды Тау башындагы амбразуралардан безнең өскә үлем уты ява Минометлар улавына, пулеметлар такылдавына туплар залпы кушыла. Кайдадыр, тау артында, ахры, бик каты итеп барабан каккан тавышлар ишетелә.
Харамитогэ утлы инәләрен тырпайткан. Аңа пехота орынырлык кына түгел. Ә танкларның юлы текә казылмалар, тирән ярлар белән чикләнгән. Безнең авиация һәм артиллерия һөҗүме, күрәсең, куәтле корылмаларга әллә ни зыян китерә алмаган Дошман тау эчендә, таш калфак астында утыра. Теге «күке» хаклы булган: дистә еллар буена ныгытылган. әллә күпме тимер-бетонны үзенә йоткан, туплар, бомбалар көче җитмәслек туннельләр челтәреннән торган Харамитогэ крепостен маңгайдан бәреп кенә җимерерлек түгел иде. Аны Катон станциясе ягынган, кеше аяк басмаган сазлыклар аша, тылдан әйләнеп узарга кирәк. Бу операция Кудрявый полкына тапшырылган. Соңгы хәлиткеч штурмны башлау өчен безгә Кудрявый полкының һөҗүм сигналын көтәргә кала «Каты чикләвек»не кләшчәгә каптырырга. «Аматерасу алласының рухын» фәкать шундый юл белән генә бәреп чыгарырга мөмкин иде.
Кичә, бүген
Рыжиков бүлмә ишеген бу юлы шакып-нитеп тормады
— Кай арада чыгып тайдык әле?—диде ул, килеп керү белән Ан- ♦
нары сәгатенә карап, гаҗәпләнүеннән сызгырып җибәрде: s
— Өч сәгать утырганбыз, кара син аны! Тон җиткәнен дә сизмәгән- 3 без. Сабит Жумакаевич бер чишелеп китсә...
— Ә сез сызымнар белән мавыккан арада, мин Харамитогэ буйла- ft рыннан урап кайттым,— дидем Алексейга, сер бирмәскә тырышып *
Рыжиков ишек ягына таба ымлап, кул болгады:
— Әйдә, кузгал, киттек, киттек! Сабит Жумакаевич көтә анда. Алма- S Ата коньягы белән сыйларга тели Флягаңны да ала кер.
...Полковникның күңеле бераз бушанып калган, ахры, кәефе әйбәт күренә. Өстәлгә юл күчтәнәчләрен китереп утыртты, рюмкаларга коньяк ♦ салып чыкты:
— Иртәгә төньякка кузгаласы,— диде Жумаев, безнең белән чәкә- шеп,— полк сугышып үткән юллар буйлап...
— Уңышлы сәфәр өчен. Сабит Жумакаевич'
Алексей коньяк артыннан рәхәтләнеп бер ухылдап алды да сүзен дәвам итте:
— Кызганыч, компаниягездә була алмыйм. Иртәгә институтта деканат утырышы, доклад сөйлисем бар.
Жумаев минем якка ишарә ясады:
— Ә капитан Мәүлитов?
— Әгәр мөмкин дисәгез, бик теләп.
— Ул нинди сүз тагын,—диде Сабит Жумакаевич аталарча кип күңеллелек белән,— димәк, иртәгә сәфәр чыгабыз Обком белән үзем сөйләшәм. Көндезге икеләргә әзер булып торыгы <
— Була ул, иптәш полковник!
Алексей сигаретын кабызды, төтенен читки куа-куа. тумбочка өстендә яткан төргәккә үрелде Ул аны сүтеп, Жумаевка минем фляганы күрсәтте. Тегесе солдат флягасын кулына тотып, язуларын укыды, сораулы караш белән бер минем якма, бер Рыжиковка күз снрпеп алды. Алексей Николаевич, шуны гына көткән сыман, бер дә ашыкмыйча, иркенләп сөйләргә тотынды
— Харамитогэ сопкасы буенда күлме иптәшләр ятып калганын беләбез...
Жумаев:
— Безнең полктан гына мең ике йөз солдат һәм офицер, ә барлыгы өч мең...—дип, төгәл саннарын әйтеп бирде.
— Әйе, нәкъ шулай,—диде Рыжиков һәм сүзен дәвам иттерде.— Тайга арасына сибелгән билгесез каберләрне бер урынга күчерү башланды. Комиссия составына мине дә керттеләр. Әле үземне чак кына председателе итеп куймадылар Кандидатлык диссертациясе, янәсе. Көньяк Сахалинны японнардан азат итү темасына багышланган, теге- бу. Яшермим, андый гөнаһым бар Тарихчыга, мин әйтәм. секретарь булу да җиткән. Менә шулай. Каберләрне ача башладык. Черегән шинель, погон калдыклары, «американка» үкчәләре, комсомол значоклары килеп чыга. Берсендә ике солдат скелеты. Гафу итегез, алар кочаклашкан сыман, башка баш куеп яталар. Күңелемнән елыйм, нигә, дим, шу- ларны аерырга...
Рыжиков сүнгән сигаретын кабызды, тирән итеп бер суырды да буш рюмкасын читкәрәк этеп куйды:
— . .Шулай. . Ике солдат яткан кабердән балчыкка каткан менә шушы фляга килеп чыкты. Бил каешына тагылган булган, каешның ж «к. и». 18.
VI
ВДИП МАЛИКОВ
эзе генә калган... Флягадагы язуларны укыгач, билгесез солдатның берсе Мәүлитов дип баралар. Сине үлгәннәр семьясына терки башладылар. Мин — каршы. Сугыштан исән калган иде ул, дим. Ә исбатларга дәлилләрем юк. Узган җәй булды бу хәл.
Рыжиков жанланып китте:
— Ә быел Мәскәү газетасын кулыма алсам, ба-а-а, синен очеркың басылган Фоторәсемең, сүз башы, теге-бу. Шатлыгымнан түшәмгә си-кердем. Бу гәүдә белән әллә ни сикереп булмый булуын, шулай да бик сөендем. Монда пыр тузып, юбилейга әзерләнәбез. Обком безгә киләсе кунакларның исемлеген төзегән: Советлар Союзы Геройлары, элекке полк командирлары... Дивизия командиры генерал Батуров авыру, паралич белән ята икән. Минем фикеремне дә сорадылар. Берьюлы җавап бирмәдем. Өйгә кайткач, гүшәмгә карап, бик озак уйланып яттым, аннары иртәнгә кадәр утырып, үземдә сакланган газета подшивкасыи күздән кичердем, һәм обкомга йөгердем. Менә шулай, дуслар...
— Димәк, мине бирегә...
— Нәрсә, димәк? Әйдә, рюмкаларны кара,— диде бераз кызып алган Рыжиков,— син монда яшьрәк кеше.
— Ә фляга турында сүз булдымы соң анда?
— Ничек булмасын, булды. Обкомда әйттеләр, флягасын алырга үзе килсен, диделәр.
Ул кичне сүзләр шуның белән чикләнде. Иртәгә төрле яклардан, илебезнең төрле почмакларыннан тагын бер төркем кунаклар килеп төшәсе икән.
Алексей белән Сабит Жумакаевич элекке корпус командиры, Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Дьяконовны һәм вице-адмирал Андреевны каршы алырга барачаклар. Андреев Сахалин һәм Куриль операцияләре вакытында Тын океан флоты составына кергән десант гаскәрләре белән командалык иткән иде.
Тантаналы юбилей кичәсенә кадәр әле өч көн вакыт бар. Аңа кадәр Харамитогэ сопкалары буеннан үз аякларыбыз белән урап, канлы сугыш үткән юлларны күздән, күңелдән кичереп, бер җилләнеп кайта алабыз.
Хәерле төн!
« *
Тутыкмый торган җиңел металлдан коелган солдат флягасы. Авыр' истәлек. Җир кысып шулай яньчеде микәнни? Хәнҗәр очы белән ясалган төрткеләр җуелмаган. Бу фляганы мин Амур буенда хезмәт иткәндә старшина Громов кулыннан алган идем. Алты ел буена бил каешыннан төшмәде, эче буш тормады. Походка чыкканда мин аңа татлы чәй сала идем. Хезмәт урыным алмашынып, Төньяк Сахалинга килгәч, зәңгелә авыруыннан уртлар каный, тешләр селкенә, чәчләр коела башлагач, ылыс төнәтмәсе тутырган чаклар да булды. Безгә спирт бирмәделәр. спирт фронтка кирәк, диделәр.
Полкташларым белән саубуллашканда, кожухын «дум-дум» пулясы китеп ялган автоматымны яшь бер солдатка тапшырганым хәтердә. Тантаналы минут булды ул. Мин шуның белән газаплы походларга, солдат һөнәренә нокта куйдым. Ә бу фляга белән кайда, ничек аерылыштык соң? Анысын һич исемә төшерә алмыйм.
Истәлек дип, үз башыма кайгы алдым бугай. Ул миңа гомер буена тынгылык бирмәс. Уйларымны берөзлексез теге дөньяга бәйләп, күңелемне җәрәхәтләп торачак.
Бу фляга инде минеке түгел. Егерме биш ел буена ул кемнеңдер башка берәүнең каберендә яткан. Әллә соң?..
Ачык тәрәзәдән саф һава, кояш нуры бөркелеп керә. Бакча янында кошлар сайрашканы ишетелә. Тайга чыпчыклары чөке-чөке киләләр,
үзара нигәдер сөенешәләр. Кунак өендә бер ялгызым. Бүген безгә төньякка кузгаласы. Поезд китәргә әле ике сәгать вакыт бар.
Әллә сон бу әманәтне, тарих тапшырган изге әманәтне музейга гына илтеп куяргамы? Александровскидагы Сахалин дәүләт музее бирегә күченеп килде, дигән иде бит Рыжиков. Фляганы үзем белән алып, шәһәр урамына чыктым, каршыдагы биек сопкаларга барып терәлгән ♦ яшел проспект буйлап киттем. Урамда халык күп түгел. Кешеләргә s караганда агачлар күбрәк. Әлмәттәге шикелле, иркен, рәхәт. Бер төр- □ кем балалар чабышып узды. Алар минем ни өчен бирегә килүемне бел- < миләр, каян килден, дип тә сорамыйлар. Аларга уйнарга гына булсын, н
Йөри торгач, колхоз базарына килеп юлыктым. Яшелчә, жимештән * күп нәрсә юк. Сары кавыннар, куш йодрык зурлыгы кызыл помидорлар, й авыз суын китерердәй эре-эре җиләкләр, тайга җимешләре дисенме, 2 дингез үсемлекләре.. Алмасаң да игътибарсыз калма!
Кавын сатучы хатыннан сорарга булдым:
— Сахалинда да кавын өлгерәмени?
Ул мина башланган кавыннан бер кыйпылчык кыеп бирде дә әйтте:
— Монда бөтен нәрсә өлгерә, кадерлем. Кояш нурларын җыя торган үтә күренмәле кәгазь ябып үстерәбез.
Үзем дә бакчачы булгач, сорамыйча тагын түзмәдем:
— Ул хикмәтле кәгазьне каян аласыз сон?
— И, аннык кына. Бездәге кәгазь комбинатлары бөтен илгә атаклы ич,—диде апа, горурлана төшеп,— яңгырда җебеми, җилдә ертылмый ул кәгазьләр. Лоторей баса торганнарын да эшлиләр.
Татлы кавын, баллы кавын. Июнь аенда инде Сахалин үстергән яшелчәләрне Төньяк Курильгә. Магаданга озата башлыйлар икән. Мине дә горурлык хисе биләп алды. Җиңүле юл юкка гына үтелмәгән. Мондагы уңдырышлы җирләрнең һәр колачы солдат каны, солдат тире белән сугарылган. Әйе, диңгез уртасындагы кыялар иле «алма пеш, авызыма төш», дип. Зур Җирдән яшелчә, җимеш, ит, май көтеп ятмый хәзер. Үз нигъмәте үзенә җитәрлек аның. Әле алай гынамы? Сахалин өлкәсе Ерак Көнчыгыштагы промышленность үзәкләрен нефть һәм күмер белән туендырып тора, дөнья базарына кыйммәтле мехлар, иң яхшы сыйфатлы диңгез продукцияләре чыгара.
Бер кулыма кавын кыстырып, икенчесенә флягамны тотып, урамга чыктым, күз күргән якка юнәлдем. Урамнар чиста, дөнья яшеллеккә күмелгән. Күп тә үтмәдем, көнчыгыш стилендәге ике катлы бинага тап булдым. Сырлап, сихерләп эшләнгән. Бик таныш йорт. Тойохарэ гарнизоны корал ташлаганнан соң, бирегә Сахалин берләшмәсе штабы килеп урнашты. Аны разведчикларга сакларга туры килгән иде Шушы бина бүлмәсендә штаб радисты безгә шатлыклы, тантаналы хәбәр әйтте:
— 1945 елның икенче сентябрендә,—диде ул,—Токио култыгында Американын «Миссури» исемле линейный кораблендә Япониянең берсүзсез капитуляция ясавы турындагы актка кул куелды...
Советлар Союзы ана беренче булып кул куйган иде.
Бина алдында бик күп кешеләр кайнаша Япон туристлары, ахры. Күбесе күзлектән. Иңнәрендә кечкенә фотоаппаратлар. Бик пөхтә киенгәннәр. Таш постаментка утыртылган зур туп янында фотога төшеп тә алдылар. Чит кунакларның исләрен китәрердәй нинди экспонат икән бу? Көпшәсе Мәскәү Кремлендәге «Царь-пушка»ныкыннан озынракта, юанрак та. Якынрак килеп мемориаль язуны укыйм: «18/5 елда Петербургтагы Обухов заводында коелган осадный туп», диелгән Порт-Артур оборонасында торган икән. Порт-Артур крепосте алынып, патша флоты тар-мар ителгәч, бу туп японнар тарафыннан хәрби дан символы итеп, Тойохарэга китерелә. Туристларның тарихи экспонат белән мавыгып кызыксынулары аңлашыла хәзер...
ЙОИИЦҮК пиVo
Гади туристлар гына булып чыкмады болар. Күршедәге Хоккайдо утравыннан дуслык визиты белән килгән профсоюз делегациясе икән.
Күңел дәфтәрен актарып, армиядә чакта өйрәнгән япон сүзләрен хәтергә төшерергә тырышам. «Хуш килдегез», «Рәхим итегез» кебек төшенчәләр булды микән анда? Юк, булмас. «Рәхим итегез», дип, Ил чиген, дәүләт капкасын ачарга җыенмый идек без. «Буки о сүтә!» ягъни коралыңны ташла! Менә монысы хәтердә калган.
Якташым Миңнулланың моннан егерме биш ел элек теге япон әсиренә, үзенә харакири ясарга җыенган «күке»гә карата әйткән сүзләре искә төште: «Исән калуын өчен бер заман безгә рәхмәт әйтерсең. Сугыш беткәч, кунакка йөрешербез. Саенара!» Ягъни, сау бул!
Сахалинда япон спортчылары да бик еш була икән хәзер. Кышларын «Тау һавасы» дип йөртелгән спорт базасында, Азиядәге иң биек трамплиннарның берсендә күнегүләр үткәрәләр, чаңгы ярышларында катнашалар.
— Әйбәт күршеләр белән яшәве дә рәхәт,— диде кунакларны читтәи күзәтеп торган бер атай. Икенчесе елмаеп кына өстәде:
— Әйбәтен әйбәт, шулай да читәнеңне еш тот...
Сахалин дәүләт музее шушы бинада урнашкан икән. Әбәт вакытына туры килгәнмен. Ачылганын көтсәң, сәяхәттән колак кагуың бар. Мине алда мылтыклы, пилоткалы яшьлек эзләре, Харамитогэ соп- калары көтә. Бу фляганы музейга алмаслар да әле. Кабердән табылган булса да, анда минем фамилия язылган. Ә мин тере, исән кеше. Бернинди герой да түгел. Сораша, төпченә башласалар, нәрсә дип җавап бирермен?
Фляганы үзем белән юлга алып чыгарга булдым...
Шәһәрне икегә бүлеп, тимер юл уза. Иске вокзал бинасы әле исән икән. Аның түбәсе, салам эскертенә охшап, стеналарны җиргә кысып тора. Вокзал алды элек кыргый үлән баскан бушлык иде. Хәзер биредә ; яшел парк шаулый. Моннан чирек гасыр элек, менә шушы урында без вагоннардан сикереп төштек. Сахалин дивизиясенең авангарды Тойоха- рэга поезд белән килеп керер дип, японнар һич уйламаганнар да. Шәһәрне төньяктан Тын океан флоты моряклары чолгап алган. Бер үк сәгатьтә диярлек зәңгәр күк йөзендә безнең парашютчылар десанты пәйда булды...
Поезд кузгалырга әле тагын егерме минут вакыт бар. Сабит Жума- каевич һәм безне озатып барачак яшь кенә майор вагонга кереп киттеләр. Мин буй-буй тезелгән тимер складларга карап торам. Болары 1 да электән калган Янгын куркынычыннан саклану өчен дисәң, аларны таштан да, бетоннан да төзергә мөмкин ич. Японнар ни өчендер бу складларны тоташ тимердән салганнар. Алар яшел төстә иде, хәзер буяулары уңа төшкән...
Кинәт тыйнакланып калган самурайлар хәнҗәр штыклы «ара-саки» мылтыкларын, кул пулеметларын шушы складларга йөгертә-йөгертә ташыдылар. Безнең маңгайларга дип адресланган әрҗә-әрҗә патроннар өелде...
Ачык вагон тәрәзәсеннән юеш, тозлы диңгез җиле өреп куя, томан арасыннан берни күренми. Поезд OXOJ диңгезе ярлары буйлап чаба да чаба. Төне буе тәгәрмәчләр өстендә тирбәлдек. Иртән Победино станциясендә вагоннан төштек. Южно-Сахалинск поезды, юлын дәвам итеп.
төньякка таба китеп барды. Утраунын төньягына моннан чирек гасыр элек бел шуышып үткән эзләрдән .
Тимер юл магистрале элек биредә, дәүләт чигенә унслгез-егерме чакрым кала, кырт өзелә иде. Аның бу өлешен японнар төзеткәннәр. Кытай әсирләре, коллар хәленә төшерелгән кореялеләр эшләгән. Шу- ларның сөякләре өстендә салынган ул. Самурайлар тимер юлны сугыш ♦ максатлары өчен файдаланганнар: Харамитогэ ныгытмалары ягына а эшелон-эшелон металл, цемент, хәрби техника агылтан.
Ин аяусыз каты сугышлар бердәнбер үзәк магистраль тирәсендә. < шушы элекке Катон станциясе өчен барды бит инде
Булып үткән вакыйгаларга мин хәзер гади сержант күзе белән генә ** түгел, тарих күзе белән дә карый алам. S
Сүз дә юк, японнарның оборона системасы безнекенә караганда ‘j күп өлеш куәтлерәк тә, катлаулырак та иде Аны Токиодан чакыртыл- 3 ган югары чиндагы хәрби бепгечләр һәм император якыннары күзәт- " челегендә төзеткәннәр. Филиппинда, Пнрл-Харборда әсир төшкән А.ме- ♦ рика хәрби инженерлары да ярдәмгә килгән.
«Мәңгелек крепость!»
Ул Төньяк Сахалинга һәм Татар бугазы аша Совет Приморьесына сикерү өчен уңайлы трамплин булып саналган Ә Портсмут 1 договоры буенча Япония хөкүмәте илленче параллель буенда бернинди хәрби ныгытмалар төземәскә сүз куйган булган
Безне каршы алган яшел «вездеход». Харамитогэ таулары итәге буйлап, сугыш узган юллардан бара. Ярым ялангач, шәрә сопкалар таш маңгайларын җыерып, уйга калганнар. Поронан үзәне киңлегендә тайга урманнары зәңгәрләнеп күренә. Көн аяз. күк йөзендә бер болыт заты да юк. Август яңгырлары узганнан соң, сентябрь башларында мондый көннәр еш булгалын.
Тантаналы кырыс тынлык. Кайдадыр еракта поезд кычкырганы ишетелеп куйды: «Ху-шы-гы-ы-з!» Әйе, шинельләрне, плащ-палаткалар- ны, камыштан үргән <намазлык»ларны жәя-жәя, совет солдатлары мен газап белән узган сазлыклар аша бүген поездлар үкереп чаба!
Без солдат чакта үзебез яшәгән утрауны диңгез уртасындагы зур шхунага охшата идек. Аның бер ягына дүрт йөз илле мен халкы белән Сахалин өлкәсе төялгән, икенче ягына — миллионлы Карафуто губернасы...
Баш әйләндергеч маневрлар ясарга да, сугыш була калса, чигенергә дә урын юк. Фәкать алга барырга!
Япон командованиесе моны да истән чыгармаган Совет гаскәрләре Көньяк Сахалинны азат итү өчен һөҗүмгә күчә калса — «ындыр табагы* әзер: Поронан үзәне алдавыч тозак ролен үтәргә тиеш. Ут боҗрасына эләккән «кызыл полклар»ны җир белән тигезләгәнче дөмбәсләп, ахыр чиктә сазга батырырга мөмкин. Планнары шәп булган Әмма Төньяк Сахалин берләшмәсе штабларында да. күрәсен, ачык авызлар утырмаган. Бөек Ватан сугышының әче сабаклары сак. уяу булырга куша. Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Дьяконов һәм солдатлар яратып кына «бабай» дип йөрткән генерал-майор Бзтуров кул ас-тындагы командирлар һәр ике якның да планнарын дәүләт масштабындагы хәрби бизмәнгә салып үлчәгәннәр
Унынчы августта подполковник Жумаев частена, танк бригадасы һәм артиллерия дивизионнары ярдәмендә. Хандаса-Катон шоссесы буйлап һөҗүмгә күчәргә приказ бирелә. Төп максат — дошманның игътибарын тарту.
** 1906 елда Рус-япон сугышында Россия Анкедгәннан сон тезелгән солых договоры Портсмут — AKUI шәһоре
ӘДИП МАЛИКОВ
Бу минутта подполковник Кудрявый полкы, Харамитогэ ныгытмада- рын тылдан урап узу нияте белән, тайга тирәнлегенә кереп югала.
Харамитогэ сопкалары, шөпшә оясы сыман, куышланып беткән булган. Сабит Жумакаевичта ныгытмалар системасының сызымнары һәм төгәл саннары да бар икән. Менә алар: ике йөз дзот һәм сиксән жиде тимер-бетон дот. Алар барысы да туннельләр белән тоташтырылган. Тимердән, бетоннан төзелгән жир асты складларында алты мең самурайга өч елга җитәрлек азык-төлек һәм корал запаслары табылган...
Японнар Тын океанда сугышны яңадан өч елга сузарга, союзниклар гаскәренә өч ел буе каршылык күрсәтергә җыенганнар.
Сабит ага үз хыялларына чумган. Юл буенча ул бер сүз дә дәшмәде. Аның болай да кысык күзләре кайвакытта бөтенләй кысылып бетә. Маңгаендагы вак җыерчыклары да арта төшә сыман.
«Вездеход» тау итәге буйлап аккан саз елгасы янында тукталды. Сабит ага солдатларга хас җитезлек белән кабина ишегеннән җиргә сикерде. Елганың суы каты чәй төсендә, кара-кучкылланып тора. Ул тирәннән айкалып, бөтерелеп ага. Күп истәлекләрне саклый бу агым су— Синай-гава
Авыр сугыш көннәрендә солдатлар аңа башка исем тактылар: «Проклятая» — «Йөзе кара». Каргарлык та бар иде. Шушы елга һәм текә яр өстендәге ике яруслы дот Жумаев полкының һөҗүм юлына киртә булдылар.
Каршыбызда шартлатылган япон доты калдыклары. Икешәр, өчәр метр калынлыгындагы бетон стеналар зур кисәкләргә аерылганнар. Аралыкларында беләк юанлыгы тутыккан тимерләр тырпаеп тора. Шунда ук кыргый үләннәр, зәңгәр чәчәкләр үсеп чыккан.
— Советлар Союзы Герое Антон Буюклы батырлык кылган урын,— диде Жумаев, мүкләнгән ташлар өстенә утырып. Ул шомарып беткән иске планшетыннан картага охшаган схемалар тартып чыгарды, йәгазь читенә нидер сызгалап куйды, уйга бирелде.
Авангардта барган Светличный батальоны менә шушы крепость каршында тукталып кала. Дошман уты баш күтәрергә дә ирек бирми.
— Кем дотны сафтан чыгара ала?—дигән сорауга, иң беренче:
— Мин! — дип, коммунист Буюклы җавап бирә. Ул «Максимка» щи-тына ышыкланып, кайнар кургаш яңгыры астында, сулы траншеяләр, чәнечкеле тимер чыбык линияләре аша, ике йөз метр араны шуышып уза, амбразура авызына турылап, пулеметтан атып җибәрә. Дошман доты берничә секундка тынып кала. Ләкин шунда ук икенче ярустан ут ачалар. Буюклының күкрәген кайнар пуля тишеп чыга. Артында — сугышчан иптәшләре, ана өмет баглаган батальон.. Алда — гомер юлының соңгы метрлары... Ничек сикереп узарга ул араны?
Күз аллары караңгыланган, акын җуеп барган Буюклы, актык көчен җыйнап, пулемет щиты белән бергә, япон доты амбразурасына каплана һәм укчы роталарның алга барышына юл ача...
Сержант Антон Буюклының исеме ул чагында барлык частьларда, роталарда телдән телгә күчеп йөрде, орудие залпларында яңгырады, Левитан авызыннан Совинформбюро хәбәрләрендә дә ишетелде. Александр Матросов күрсәткән үлемсез батырлык үрнәген ул Тын океан киңлекләрендә иң соңгы тапкыр кабатлаучы. Соңыннан башка берәүгә дә андый мөмкинлекләр тимәде...
Буюклының дуслары арасында:
— Сугышның соңгы ноктасында ауды бит, бик кызганыч,—диючеләр дә булды. Ни дип җавап бирәсең моңа?
Сержант Буюклы кояшлы тугызынчы май иртәсен күреп, данлы җиңү салютларын ишетеп үлде. Бәлки ул шуның белән бәхетледер дә.
* С и н а й-r а в а — елганын японча исеме.
Әле каберләре табылмаган билгесез, исемсез геройлар да аз түгел. Якташым Миңнулла һәм Белодедов искә төшкән саен, йөрәгем сулкылдап, айкалып куя минем...
— Ни өчен шартлаттылар бу дотны?—дип сорады Сабит Жума- каевич, безне озатып килгән яшь майордан, ризасызлык тоны белдереп.— Тарихи истәлек итеп калдырырга кирәк иде! ♦
— Саперлар эше, иптәш полковник,— дип җавап бирде майор. s
уңайсызланып кына. Аннары елмаеп өстәде.— Победино пионерлары з шушы дотларда куна төнә ята башладылар, иптәш полковник. Хәтта < берсен трофей тупка чылбыр белән бәйләп киткәннәр... н
Жумаев сулышына буыла-буыла, рәхәтләнеп бер көлеп куйды: л
— Камикадзе ’лар булып уйнаганнар... Шайтаннар... Тапканнар 5
романтика... з
Портфелемдәге табылдык фляга мина тынгылык бирми. Ул гомергә Э төзәлмәс яра сыман, күңелемне гел сызлатып тора. Соңгы тапкыр канда аерылыштым соң мин аның белән?.. ♦
Штаб начальнигы Баталов, Харамитогэ ныгытмаларына хәлиткеч а һөҗүм башланыр алдыннан, дошман тылына разведка группасы жибә- © рергә приказ бирде. Группаның төп максаты — карангы төннән файда- » ланып, япон гарнизоны штабы урнашкан районга чыгу һәм гранаталар ® ыргытып, анда шау-шу куптару, паника тудыру иде <
Өлкән сержант Батраков, үз теләкләре белән, өч кешене — нивх s егете «Саесканжы, ефрейтор Минлекәевне һәм рядовой Белодедовны с сайлап алды... *
Шуннан алда гына Миңнулланың флягасына «дум-дум»пулясы эләк- © кән иде Егетнең үзен зарарламады, флягасын гына өзгәләп ташлады.
Хәтерем ачыклана, вакыйгалар йомгагы сүтелә бара шикелле... Әйе. разведкага китәр алдыннан якташыма мин үз флягамны тәкъдим иттем. Миңнулла аңа су урынына бензин тутырды. Зажигалкасы да бар иде. Дошман тылында пожар ясарга, корал складларын шартлатырга җыенгандыр бәлки.
Харамитогэ сопкаларынын иң биек төшенә кызыл байрак мендереп кадаганнан соң да әле дошман дотлары ут яудырудан туктамадылар. Гайрәтле «Т-34» танклары, оэын«борын»нарып крепость авызына терәп диярлек, туптан атып йөрделәр. Мәгънәсез каршылык күрсәтүнең серенә без соңыннан гына төшендек: һәр дот саен пулеметка, тупка чылбыр белән бәйләнгән камикадзе утыртылган булган икән
Өч иптәшебезнең язмышы турында Катон станциясе алынып. Поро- най үзәнендә инде атышлар тынгач, сугыш сөреме җиргә сырышкач кына ишеттек без. Ул җан тетрәткеч күңелсез хәбәрләр безне поездда. Тойохарэ юлында куып җитте. Харамитогэ сопкасы артында самурайлар өч совет солдатын җәзалаганнар. Танырлык җирләре калмаган, диделәр. Берсен аякларыннан агачка асып куйганнар, күзләре агып чыккан. Маңгаена пычак белән биш почмаклы йолдыз уелган Икенче сенен борынын, колакларын һәм ят җирләрен кисеп, авызына тутырганнар. Ә өченчесен учак утына ташлаганнар.
Интектереп, җәфалап үтерелгән разведчиклар Миңлекәев, Белодедов һәм «Саескан» булырга тиеш, дип уйладык без. Чөнки алар теге вакытта төнге разведкага киткән җирләреннән кире әйләнеп кайтмадылар. Шулар икәнлеге соңыннан расланды да.
Разведчиклар башта Харамитогэ полкы штабы урнашкан туннельгә берничә граната ыргыткан булганнар, паника эчендә чабышып йөргән штаб офицерларын автоматтан кырып салганнар .
Самурайларның вәхшиләргә хас ерткычлык сыйфатлары торган саен ныграк ачыла барды. Куаклар арасыннан канга баткан сержант
1 Камикадзе — японча үлемдар.
Любанын гәүдәсе табыла .Мәлгунь «күке»ләр анын гимнастеркасын ертып, күкрәкләрен төбеннән кисеп алганнар. Комсомол билетын тутыккан тимер кисәге белән учына кадаклаганнар.
Кырмыска сыман, үзеннән зур йөкне күтәреп, ничәмә сугышчыны үлем ть:рнагыннан алып чыккан комсомолка Антошина мәсхәрә ителгән. Сары чәчле, зур зәңгәр күзле Люба... Санвзводта иң сөйкемле кыз шул иде.
Сабит Җумакаевич, даладагы мәшһүр акын сыман, дәрәҗәсен белеп, аякларын бөкләп утырган да. бик саклык белән генә калын дәфтәр битләрен актара. Дәфтәр түгел, җанлы тарих битләре...
Анда полкташларымның исемлеге теркәлгән. Ул һәр фамилиягә тукталып, ниндидер билгеләр куя, нәрсәнедер исенә төшерергә тырышып. кашларын, мангаен җыера.
Бу минутта миндә дә солдат каны кайный иде. Полкташлар исемлегендә таныш фамилияләр чагылып киткәч, тагын да ныграк дулкынлана башладым. Түзмәдем, элекке полк командирыма хәрбиләрчә мөрәҗәгать итәргә булдым:
— Иптәш полковник, рөхсәтме бер яңалык әйтергә?!—дидем мин, аның каршысына басып.
Жумаев кинәт урыныннан сикереп торды, гәүдәсен турайтты.
— Рөхсәт,— диде ул, бераз сагая, җитдиләнә төшеп,— әйтегез!
— Иптәш полковник!—
Мин портфелемдәге истәлекле фляганы аңа суздым:
— Кабере билгесез бер солдатның кабере табылды!
Аннары ничек булганын, һәммәсен сөйләп бирдем.
Жумаев. озын исемлекне актара-актара, мин әйткән фамилияне эзләп тапты, балаларча куанып, сөенеп куйды:
— Уй-бай, бар ич, бар! Миңлекәев Миңнулла Минлекәевич! Әйе. ка-бере билгесез. Үлгәннән сон Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән...
Ә икенчесен ачыкларга кирәк иде әле. Башны башка куеп, егерме биш ел буена бер кабердә янәшә, күрше булып яткан иптәше кем булыр? Белодедовмы, әллә «Саескан»мы?
Сабит Жумакаевич исемлектән аларны да тикшереп карады.
— Белодедов Иннокентий Христофорович,— диде ул, тагы да ныграк җанлана төшеп,— кабере билгесез. Шулай ук Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән!
Аның җитмеш яшькә җитеп тә күзлек күрмәгән үткен күзләре тагын исемлек буйлап йөгерде.
— Саескан .. Саескан... Ул дивизия разведкасыннан булмадымы икән?!—диде Жумаев, мина сынаулы караш ташлап.
Мин белгәнемне әйттем:
— Нәкъ шулай, иптәш полковник. Аның чын фамилиясе Пойтан иде булса кирәк. Пойтан — нивхча «балык» дигән сүз. Исеме — Володя...
Володя икәнлегенә шигем юк иде. Чөнки нивх егетләре арасында ул ин таралган исем, безнең полктагы ун нивхның сигезе Володя иде.
Жумаев кинәт кенә борылып, сүзсез бер читтә торган яшь майорга приказ тоны белән мөрәҗәгать итте:
— Иптәш майор, хәзер үк обком белән элемтәгә керегез! Вертолетка утыртып, доцент Рыжиковны һәм бер художникны җибәрсеннәр бирегә.
— Тыңлыйм!—диде майор, честь биреп.
«Вездеход», артында сары тузан өермәсе калдырып, Победино станциясе ягына элдерде.
Без Сабит Жумакаевич белән икәү генә калдык. Каршыбызда бормаланып. бөтерелеп, Синай-гава елгасы ага. Аңарда кан төсе бар. Ә кояш нурлары төшкән урында ул саф гәрәбә төсенә керә.
Кайдадыр. Харамитогэ сопкалары артында, сузып-сузып, моңлы ител пионерлар быргысы уйнады Шул күзгә күренмәс аваз, тургай сыман, һавага бөтерелеп-бөтерелеп менәдер шикелле. Без дә быргы ♦ сигналы белән таңны каршы ала, озын походларга кузгалып чыга тор- я ган идек. Пилоткалы, тынгы белмәс яшьлегебезне килер көннәргә озата з барды ул. Безне сискәндереп, кинәт аякка бастырган жиз быргы аваз- < лары зәңгәр тайга өстендә, биек нарат чылгыйларында эленеп калды, р
Сабит Жумакаевич утыра торгач, җырлап куйды:
Галиябану, сылуым-иркәм...
— Камышлы районында «Галиябану» пьесасын куеп йөргән чаклар | искә төште,— диде ул, үзалдына көлемсерәп.
Жумаев әллә ничә кесәле күн портфеленнән кечкенә термос һәм ♦ башланган коньяк шешәсен тартып чыгарды, эре-эре алмалар алып куйды.
— Вертолет килгәнче чәй эчеп алабыз,— диде.
Бизәкле термостан эмальле ак кружкаларга ул каты итеп пешерелгән хуш исле чәй агызды, берәр бал кашыгы коньяк өстәде.
— Монысы майор Баталов истәлеге,—диде отставкадагы полковник, үзе алдындагы кружкага ишарә ясап,— әйбәт тә кеше иде. Сугыш беткәч, озак тормады, Хабаровск госпиталендә үлде. Авыр туфрагы жиңел булсын...
Ул ике кулы белән чигәсен кысып куйды, аннары кружкасын чынла- та-чынлата, чәен болгатырга тотынды.
— Бер кызык истәлек сөйлим әле,—диде Жумаев, бераз елмайгандай итеп.
— Харамитогэ ныгытмаларын японнарның 125 нче император полкы саклады бит. Полк командиры Кобоясины пленга алган чак. Аны жәяү йөртмәгез, корпус штабына атка атландырып илтегез дип. приказ бирде миңа генерал Батуров. Ни әйтсәң дә. император «номенклатурໆ†, ында- гы дәрәжәле зат. Без Баталов белән уйга калдык Ниндирәк атны сайларга? Яхшысын иярләп бирсәң, япон полковнигының качып китүе ихтимал. Ул бик яхшы кавалерист, диделәр. «Без аны кухняга су ташый торган кылын күзле үшән биягә атландырыйк»,— ди штаб начальнигы Шулай иттек тә...
Жумаев маңгаендагы тирен сөртеп, кулъяулыгын җилфердәтеп алды.
— Шуннан, Сабит Жумакаевич?
— Шуннан ни, нәрсә булыр дип. без КП’дан күзәтеп торабыз Үшәнлеге белән дан тоткан теге кылый биябез, үрә сикереп. Кобоясины һа вага чөймәсенме! Әй, эчләр катты көлеп! Император полковнигы күккә аша дип торабыз Күп тә үтми, генерал шалтырата мина «Бу нинди фокус тагын?» ди. Трубкадан көлешкән авазлар ишетелә «Хайваннар да яхшыдан яманны аера, хурлана белә, иптәш генерал»,—дим Дәш мәде генерал...
— Шул көннән сок характерын үзгәртте биябез,—диде Жумаев, күзләрен каядыр еракка төбәп.—Тагын берәр Кобоясины атландырмагайлары дип, шикләнгән, күрәсен Тойохарэга юртаклап барып керде, диделәр.
Сабит Жумакаевич. сүз уңаеннан, японнарның ата разведчигы полковник К... исемен дә телгә алды.
†† К П — команда пункты.
ӘДИП МАЛИКОВ
— Ул «кош»ны Токиога очып китәр алдыннан «•аягыннан эләктер-дек»,— диде.— Хәтерлисезме, анын Александровск шәһәрендә консул булып торган чагын?
— Үзен дә. хәтта хатынын да күргәнебез бар. бергә театрда булдык,—дидем мин, инде әллә кайчан каралган «Акчарлак» спектаклен искә төшереп,— шуннан. Сабит Жумакаевич?
— Шул. Төньяк Сахалинда нефть, күмер концессияләрендә эшләгән барлык японнар 1 консул K-..нын солдатлары булып исәпләнгәннәр. Са-насаң. берничә батальонга тулгандыр.
Әйе. ул чагында, ил язмышы кыл өстендә торганда, алар җилкәбез- тә хәнжәр кадарга җыенганнар. Совет гражданины исемен йөрткән Син-Дян ише этләр шпионнар оясына кирәкле мәгълүматларны ташып торганнар. Ифрат та куркыныч заманнар булган.
Без көткән вертолет, зур кош сыман, салмак кына талпынып. Ха- рамитогэ сопкасы итәгенә кунды. Озын пропеллерләре әйләнүдән туктауга. вертолеттан, ин беренче булып. Алексей Рыжиков күренде. Кулында һаман шул бозау зурлыгы сары портфель. Ул елмая-елмая каршыбызга килде.'икебез белән дә кочаклашып күреште. Янәшәсендә тагын берничә кеше.
Сабит Жумакаевич:
— Фляга" табылган кабердәге ике солдатның сөякләрен кая күчер-дегез?—дип сорауга. Рыжиков ниндидер яңалык буласын сизенгәндәй, шунда ук әйтеп тә бирде:
— Сикука... Гафу итегез. Смирных шәһәренә, Сабит Жумакаевич!
Нишлим, хәтерем тагын үткәнгә кайта. Сикука... Йортлары янып, кара күмергә әйләнгән иде ул шәһәрнең. Бердәнбер исән калган тимер юл вокзалы янында кечкенә паровоз пошкыра. Артында биш-алты вагон. Поезд менә-менә кузгалып китәргә тора. Безне, кинәт пәйда булган разведчикларны күргәч, каушавы йөзенә чыккан станция начальнигы куен кесәсеннән ак чүпрәк тартып алды, йөзен читкә борып, теләр-теләмәс кенә кулларын күтәрде. Самурай рухының инде шиңә, сүрелә башлаган чагы иде. Капитуляция көннәре.
Беренче вагонда яшь кенә япон кызлары. Аңлавыбызча, алар фахи- шәләр йортыннан яде. Качаклар урынын без алдык. Удар группа дип аталган укчы батальон һәм автоматчылар ротасы исәбенә тулыландырылган полк разведкасы тар гына коридорлы, уенчык сыман вагоннарга менеп төялде. Авызына ак марля бәйләгән, кулына чиста перчатка кигән япон машинистының күзлеген елтыратып, сәер генә елмаюы әле дә хәтердә. Шушы кечкенә составны Тойохарэга исән-имин алып керәчәге турында ул. кулын күкрәгенә куеп, башын җиргә иеп ант итте. «Җиде балам бар. зинһар, атмагыз!» дип үтенде.
Әйе. корал сәлам бирдерә. Дошман аркасыннан сөйгәнне танымый, артына типкәнне таныр...
Полк командиры Жумаев поезд составы алдыннан мотовозга охшагач дүрт тәгәрмәчле «таратайка»ны җибәрергә приказ бирде. Ана. кулына ак флаг тоткан япон полковнигы һәм безнең ике разведчик — Саша Анохин белән Адмакнн менеп утырдылар. Шулай итеп, без, Батраков һәм исән калган башка разведчиклар, барыбыз бер купеда кысылышып, Тойохарэга таба юл тоттык...
...Сабит Жумакаевич һаман сораштыруын белде:
— Ә икенчесенең берәр аермалы билгеср юк идеме?
— Киемнәре череп беткән шул,—диде Рыжиков, уйга калып.
Ул кинәт, черки тешләгәндәге сыман, ялангач как маңгаена сугып алды:
• Бвек Ратан сугышы ахырында Совет хөкүмәте Оха. Александровск һәм Дуэдә урнашкан ул концессияләрне ябу турьнгда карар чыгарды.
— Бар иде, бар, Сабит Жумакаевич. Икенчесенең муены турысында көмеш чылбырлы тәре табылды!
— Тәре?!
— Әйе, нәкъ шулай!
Тәре сүзен ишетүгә мин дә сискәнеп киттем Шундук Белодедов ф күз алдыма килеп басты. Бераз кәкре аяклы, озын борынлы, күп сөй- ләшүчән Белодедов Сугышка кергәндә, борынгы солдат бабаларын- ® нан калган шул тарихи тәресен муенына тәки тагып куйган булган » икән. Ул аны, мөгаен, илленче параллель буенда, разведка начальнигы- * на комсомол билетын тапшырганнан сон эшләгәндер. >
— Белодедов!—дидем мин, икеләнүгә һич урын калдырмаслык х
итеп,— димәк, Миңлекәев белән Белодедов... Шулар үзләре... Аерыл- ч гысыз дуслар... g
Отставкадагы полковник, исемлек дәфтәрен актарып, «кабере бил- к гесез» дигән сүзләрне сызып ташлады, йөзе анын бераз агарынган, кул- ♦ лары жинелчә генә калтырана иде:
— Әлс тагын сиксән биш солдатның кабере... билгесез..; “
Вертолет һавага күтәрелде. Биткә салкын жил бәрә. Мотор тавы- < шына колак тона. Без түбәннән генә очабыз. Бөтен нәрсә, уч төбендәге я шикелле, аермачык күренә. Аста Харамнтогэ сопкалары, уентык-уен- = тык чокырлар. Бер кырыйдан шоссе юлы уза. Аңа асфальт та, бетон да ® түшәлмәгән Чөнки машиналар узганда ул хәзер дә, мөгаен, селкенеп, о басма сыман, тирбәлеп торадыр
Вертолет төньякка таба курс алды. Менә элекке полиция посты... Анда леспромхоз урнашкан, ахры. Бик күп агач өемнәре. Машиналар, краннар күренә. Якыннан гына тимер юл уза. Поездлар хәзер Сахалинның көньяк ноктасыннан алып төньякка —Оха нефть промыселларына кадәр өзлексез йөреп торалар икән. Алар Татар бугазы аша, гигант паром ярдәмендә, Зур Җиргә дә чыга алалар. Сахалин тимер юллары Казан, Мәскәүләр белән тоташа
Утрауның тимер юл челтәре безнең өчен бик кадерле исемнәрне йөрткән шәһәрләр — Чехов, Смирных, Буюклы... станцияләрен бергә бәйли. Менә шушы илленче параллель тирәсендә, камыштан үргән «намазлыкларжны күчерә-күчерә, без саз кичкән урында, «Миңнулла станциясе» дә булсын иде. Якташымны мин һаман тере итеп күз алдыма китерәм. Ул кайдадыр ерактагы Җиремаз авылында яши, Мәйсәрәсе белән гөрләтеп тормыш көтеп ятадыр шикелле Аның үлеме турында моңа кадәр берәүгә дә сөйләмәдем, телем бармады. Кайчан да булса язып чыгарыма ышанганмындыр бәлки... «Миңнулла разъезды» булса да ярар иде.. Бу турыда Сахалин обкомында сүз кузгатып карарга кирәк булыр..
Пассажирларның күз карашлары түбәнгә юнәлгән. Без белгән дәүләт чиге полосасына килеп кердек. Агачлары төбеннән кыркылган элекке нейтраль зонада хәзер буеннан буена ямь-яшел чыршылар, яшь наратлар калкып чыккан. Аларга әле егерме бишәр яшь кенә Шундый да зифа, шундый да тигез, матур булып үскәннәр.
Вертолет сугыш узган юллар өстеннән, почетлы әйләнеш ясап. Смирных шәһәренә таба юнәлеш алды. Минем янда чемоданлы иптәш утыра. Художник диделәр аны. Ул туганнар кабере өстендәге мемориальгә, мәңге жуелмаслык итеп, алтын хәрефләр беләи тагын ике фамилияне өстәр Исемнәрен тулысынча яздырырга кнрәк... Миңнулла Мнңле- кәепн1- Иннокентий Христофорович... Озынлыкка шактый озын исем ләр. Алар өчен генә мәрмәр табылыр .
Вертолет Смирных шәһәре өстеннән ике мәртәбә әйләнеш ясады. Өр-яңа йортлар үсеп чыккан. Кик. иркен урамнар яшеллеккә төренгән.
Леонид Смирных... Кудрявый полкы составында, дошман тылыннан урап, Катон станциясенә беренче булып бәреп кергән укчы батальонның легендар командиры...
Шәһәр .мәйданы уртасына тере чәчәкләрдән биш чатлы зур йолдыз ясап куйганнар. Клумбасы шинель төймәсен хәтерләтә. Кайчандыр без сазлык өстенә өеп киткән шинельләрдәге йолдызлы төймәләрнең берсен зурайтып, <гүя бирегә күчереп куйганнар. Пионерлар эше булырга тиеш.
Йолды? дигәннән, Сахалинга аяк баскач, Сәгыйдәгә телеграмма бирергә дә башыма килмәгән. Ул Кара диңгез буенда ял итә инде. Европа һәм Азия киңлекләренә җәелгән Бөек Ватанның икебез ике ягында.
Хәзер, егерме елдан артык бергә гомер кичергәннән соң, үткәндәге серне ачсан да ярыйдыр: яшьлек утравы буйлап юл барганда хыялымда һәрчак янәшә атлаган биюче кыз Йолдыз — Сәгыйдә булыр.
Станция буендарак, тигез ачыклыктагы түгәрәк мәйданда туганнар каберлеге калкып күренә. Сахалин турындагы белешмә китапта аның фотокопиясе дә бар. Югарыга таба очлаеп килгән биек мемориаль корылма. Башында кызыл йолдыз балкый. Әйләнәсендә — чәчәк түтәлләре. Алар, әлбәттә, табигатьнең бөтен төсләрен үзләренә җыйганнар...
Шунда ук. янәшәдә генә, өстенә соры шинель кигән, күкрәгенә бинокль аскан хәрби кеше басып тора. Ул хәрәкәтсез. Мәңгелекнең бер мизгелендә тукталып, катып калган. Ялан баш. Советлар Союзы Герое капитан Смирных һәйкәле. 1945 елның 16 августында Катон станциясенә соңгы штурм башланган көнне, батыр комбатның күкрәген, күкрәк кесәсендәге партбилетын «күке» пулясы тишеп чыга. Леонид Смирных, солдатлар кулында яткан килеш, ахыргы сулышына кадәр, күзләре йомылып беткәнче, батальон белән командалык итүдән, һөҗүмгә барудан туктамый.
Шәһәргә кергәндә, паровозлар аңа, гадәт буенча, гудок биреп узалар. Илебезнең беренче кояшы күтәрелгән Атауда, бөек Тын океан уртасында, сменасыз постка баскан полкташым кунакка килгән замандашларын. бүгенге буын кешеләрен часовойга хас сабырлык белән каршы ала һәм аларны ерак юлларга, киләчәккә озатып тора.
Сау бул, яшьлек утравым!
1970-1972.
Сахалин — Әлыәт.