XX ЙӨЗ БАШЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА ПСЕВДОНИМНАР
■UZ жл йөз башы татар әдәбиятында моңарчы махсус өйрәнелмәгән ^өлкәләрнең берсе — псевдонимнар мәсьәләсе. Мәгьлүм булганча. Бишенче ел революциясе тәэсирендә төрле төбәкләрдә бик куп санда гаэета-журналлар ачылган. Берьюлы куллап дөньяга килгән матбугат органнарына татар укымышлыла- рыиың, бигрәк тө мәдрәсә хәлфәләренең, шәкертләренең меңләгән армиясеннән әдәби әсәрләр яуган. Әдәбият теориясенең эшләнмәгән, журналистикада мәгьлүм бер кануннарның урнашмаган булуы аркасында әдәбият-матбугат битләрендә бүгенге көндә ачыклавы читен булган кайбер мәсьәләләр калган Арадан берсе — газета-журналларда Эур-зур гына әдәби тәнкыйть мәкаләләренең еш кына имзасыз басылган булуы. Кайбер матбугат органнарында еллар буе инициалдан (бер-ике хәрефтән) торган псевдоним белән мәкаләләр бастырып килгән I авторлар бар. Казан. Оренбург нәшриятларында бу чорда авторлары күрсәтелмәгән әллә никадәр әдәби әсәрләр аерым китал булып чыккан. Кыскасы, аерым әсәрләрнең авторларын табу, күп кенә псевдонимнарны ачу, ә кайбер «ачылган» псевдонимнарга төзәтмәләр кертү әдәбият галимнәренең алдагы бурычы булып кала.
Псөадономастика-татар филологиясендә ологә тиешенчә өйрәнелмәгән фән. Шулай да, алтмышынчы еллардан башлап псевдонимнарны өйрәнү өлкәсендә бераз җанлану сизелә башлады. Мәсәлән, Ш. Абилов әдәбият тарихында моңарчы Мәүла Колын исеме белән йөргән шагыйрьнең исеме
Меллагол булу ихтималын күрсәтте ' Г Саттаров исә. шагыйрьнең исеме Мәүла, ә «Колый» туган җиренә бәйләнешле исем дигән фикер әйтел, Ш. Абилов белән бәхәскә керде
М. Буриашова татар әдәбиятында псевдо- номастика мәсьәләләрен гыйльми нигезгә куеп өйрәнергә кирәклеген әйтүче кешеләрнең беренчесе булды. «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы 8 санында басылган мәкаләсендә ул аерым язучыларның иҗатын өйрәнгәндә псевдонимнарны ачыклауның әһәмиятенә, псевдонимнарны ачуның кайбер ысулларына туктала. «Псевдонимнарны ачу, — ди автор. — тикшеренүчедән зур түземлелек, күп көч сорый. Фәлән кеше фәлән псевдонимнар куллан-ган дип санап чыгу белән генә котылып булмый монда. Чәнки бу юл белән бик зур буталчыклар, аңлашылмаулар туарга мөмкин». М. Бурняшева шул ук вакытта язучыларның үзләренә псевдоним any тәртибендәге бер әһәмиятле закончалыкны ача. Язучылар, ди ул, псевдонимнарны азган әсәрләренең характерына карага кулланалар. Мәсәлән. Г. Ибраһимов берва-кытта да хикәяләренә «Гәбди» дип имза кунмаган. Ф. Әмирхан исә сатирик әсәрләренә «Ташмехеммед». «Т-д», әдәби-тән- кыйди мәкаләләренә «Дамелла». Октябрь революциясеннән соң язган политик мәка-ләләренә «Марксист» дип имза куйган. Әлбәттә, мәкаләдә әле бәхәсләшерлек урыннар да бар. Автор, мәсәлән, безнең
• «Совет әдәбияты» журналы. 1030 ел 1 сан.
I «Казан утяары» журналы 106Д вл. I сан.
әдәбиятта псевдонимнар куллану 1905 елдан соң башланды, дигән фикер уздыра. Хәлбуки, XVIII—XIX йез әдипләрен һәм галимнәрен алып карасак, барысының да диярлек псевдоним кулланганын күрербез: Утыз Имәни, Курсави, Кандалый, Мәрҗани, Шәмсетдин Зәки, Акмулла, Гафил бине Габдулла... Г. Камал да гасыр башында ук инде псевдоним кулланган: аның беренче пьесалары «Г. Казаный» псевдонимы белән дөньяга чыкканнар.
Псевдонимнарны ачуның әдәбият һәм иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүдә никадәр әһәмиятле урын алып торганлыгын профессор Р. Нәфиков та әйтә. «Тукайның, — ди ул,— ...шушы көнгә кадәр кайбер псевдонимнары бөтенләй ачыкланмаган, ачыкланганнарының да кайберләре бәхәсле» '. Чыннан да, Г. Тукайның дүрт томлык басмасына кертелгән берничә фельетон һәм мәкалә бернинди дәлилсез рәвештә шагыйрь тарафыннан язылган итеп күрсә-
Тарих фәннәре докторы М. Мөхәррәмов һәм филология фәннәре кандидаты А. Әх- мәдуллин «Эш» газетасы битләрендә басылган әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен тикшереп, шулай ук татар әдәбияты публицистикасын өйрәнүдә псевдономастиканың әһәмиятле урын алып торганын әйтәләр. Галимнәр бу газета битләрендә очраган күп кенә псевдонимнарның авторларын ачалар һәм авторлары мәгълүм булмаган псевдонимнарның исемлеген бирәләр - М. Һади «Псевдонимнар хакында берничә сүз» исемле мәкаләсендә XX йез башы һәм совет чоры татар әдәбиятына кагылышлы кайбер әдәби исемнәрне ачыд бирә. Татар әдәбиятындагы псевдонимнарны ачу методикасына карата ул бик әһәмиятле бер фикер әйтә. «Псевдонимнарны ачканда, — ди ул; — кайсы язучының нинди стильдә язуын, уйлау һәм җөмлә төзү алымнарын, үзенең чыгышы ягыннан кайсы төбәкнеке икәнлеген, ул җирлектә нинди суз-тәгьбирләр кулланылуын һәм башка бик күп моментларны» искә алырга кирәк. Аның язуынча, псевдономастикага Г. Ибра- һимов. Г. Камал, Ф. Әмирхан, Ш. Камал зур әһәмият биргәннәр 3.
Татар әдәбиятында псевдонимнарны ачуның никадәр әһәмиятле икәнлеген исбатлау өчен мисаллар куп: әдәби-политик- ' «Казан утлары>• журналы. 1966 ел. 8 car
■ Шунда ук. 1067 ел. 5 сан.
1 «Казан утлары» журналы. 1969 ел. 1 сан фәлсәфи журнал булган «Шурапда әлегә ачылмаган сиксәнгә якын псевдоним бар. Болар аерым сүзләрдән (Гарип, Гасаби, Татар, Тугъры һ. б.), инициаллардан (Г. М; М. М. һ. б.), аерым хәрефләрдән (Б. Н. Ә.), аерым атау җөмләләрдән («Дөньяга килүе өчен мәхзүн бер адәм») һ. б. бик күп төрле шартлы исемнәрдән гыйбарәт. Мондый имзалар белән басылган әсәрләр арасында, әлбәттә, әдәбият тарихы өчен әһәмиятле булмаган чүп-чарлар да, реакцион эчтә- леклеләре дә бар. Әмма гаҗәп матур лирик хикәя, нәсер, үткен телле прогрессив мәкалә авторлары да, кызганычка каршы, ниндидер сәбәпләр аркасында тыйнаклык күрсәткәннәр.
Сонгы елларда псевдонимнар өйрәнүне гыйльми нигезгә салу буенча кайбер конкрет эшләр эшләнде. Казан дәүләт университетында профессор X. Госман җитәкчелегендәге гыйльми лаборатория псевдонимнарның алфавитлы каталогын булдыруда беренче адымын ясады. Университет китапханәсенең кулъязмалар бүлегенә дә татар язучыларының пседонимнарын ачкан кулъязмалар килеп керде. Ләкин болар әле беренче адымнар гына. Шуның остенә бу мәгълүматлар билгеле бер гыйльми нигезгә салынмаганнар. Кайбер псевдонимнар өлкән әдип-журналистларның хәтерләве буенча гына ачылып, фәнни әйләнешкә кереп китәләр. Тукайның Сәгыйт Сөнчә- ләйгә язган хатларын «Сәгыйт» дигән сү-зеннән чыгып кына Сәгыйт Рәмиевкә язылган дип аңлату әдәбият тарихында никадәр буталчыклык керткәне моңа мисал.
Мәгълүм булганча, гарәптән кереп та-тарларда кулланыш тапкан кеше исемнәре сан ягыннан әллә ни күбәя алмаган. Нәтиҗәдә бер үк исемнәр күп кабатланган. XX йөз башы татар әдәбиятында һәм матбугатында әнә шуңа күрә ун-унбиш исем « астында бик күп язучы-журналист язган * (Гафил бине Габдулла, Габдулла Тукай, Габдулла Харис, Габдулла Кариев; Ш. Камал, Г. Камал; Галимҗан Ибраһимов, Фәрит Ибраһимов, Харис Фәйзи. Мирхәйдәр Фәйзи, Фәйзи Вәлиев; Сәгыйт Сөнчәлөй, Сәгыйт Рәмиев һ. б.) Хәтта исем-фв- милияләре белән туры килгән әдипләр, журналистлар бар, Фатих Әмирхан беренче һәм икенче; Фатих-Сәйфи Казанлы һәм Фатих Сәйфи-учитель һ. б. һ. б.
Нәкъ шундый кабатлаулар псевдонимнар арасында да еш очрый. Моны «Габди» дигән псевдоним мисалында тикшереп карыйк. Габди—Галимҗан Ибраһимовның псев
донимы диген караш фенда ныклы урын алган. Ләкин «Габди» имзасы Г. Ибрапи- мов темасына, стиленә бөтенләй туры килми торган вак, әһәмиятсез мәкаләләр астында да очрый. Татар дөньясын тутырган Габдулла, Габдрахманнарның берсе үзенең мәкаләсенә шулай имза куя икән, бу бер дә гаҗәпләнерлек эш түгел. Шуңа күрә псевдонимнарның чын ияләрен ачканда зур саклык таләп ителә. Мәсәлән, «Вакыт» газетасында «Габди» псевдонимы белән берничә мәкалә басылган. Болар Г. Ибраһимовныкымы? Башка кешенекеме? Шул мәкаләләрнең берсендә Габдинең Ишми ишан доносы буенча төрмәгә эләккән кешеләрдән интервью алганлыгы әйтелә'. Г. Ибраһимовның биографиясендә бу хәл булганмы, чагылыш тапканмы? Әгәр бу кеше Г. Ибраһимов түгел икән, «Габди» псевдонимы белән тагын кемнәр язган?
Күрәсең, псевдонимнарны ачканда хәтергә таянып кына эш итеп булмый. Алар- ны ачу — иҗади эш. һәм, әлбәттә, һәрбер псевдонимны ачу тарихи фактларга нигезләнгән булырга тиеш. Бу мәкаләдә XX йөз башы татар әдәбиятында һәм публицистикасында очраган кайбер псевдонимнарны ачу ысуллары турында сүз барачак. Псевдонимнарны ачканда еш кына гарәп алфавитындагы хәреф исемнәре белән очрашырга туры килә. Мәсәлән бер әдәбиятчы үзенең мәкаләләренең ахырына «Гайн- нун» дип имза куя. Нәрсә дигән сүз бу? «Гайнуллинмы?" Алфавитны хәтерлик «Гайн» гарәп алфавитында («гади» дигәндәге) «г» хәрефенең, «нун» исә «н» хәрефенең әйтелеше. Димәк, автор бу очракта үзенең инициалларын гына куйган: «Г. Н » Ә «Г. Н.» үзе кем? Бу кадәресен ачу инде икенче мәсьәлә. «Җим Әлиф» дигән псевдоним белән дә шул ук хәл, Моның нигезендә «Җ. А » дигән инициал алынган. Димәк. болар икеләтә авырлаштырып яше- рөлген фамилияләр булалар.
Ләкин псевдонимнарның бик нык кат-лауландырганнары очрый. «Йолдыз» газе-тасында, мәсәлән, пйыгъбд» яки «Ягъбд» дигән псевдоним еш күренә. Моны ничек укырга? Ихтимал, монда инде кабул ителгән, укучылар массасы өчен ачылган псевдонимны тагы да ныграк яшергәннәрдер? «Габдивнең бор варианты түгелме бу? Әллә «Гыйбдипнең катлаулы бер формасымы? Гарәп шрифты белен язганда Габд-
Гыйбди сүзләрендә бер үк тартыклар кул-ланыла.
Псевдоним шулай шиккә калдырган очракларда стиль һәм тема ятыннан ачу мөмкинлеге кала. Мәсәлән, мәктәп-мәдрә- сә темасына язган кайбер мәкаләләрнең яки бик гади информациянең астына «Габ- ди» дип имза куелган. Сорау туа: Г. Ибраһимов мәктәп-мәдрәеә мәсьәләләрем күтәргәнме? Күтәргән. Бу органда Г. Ибраһн- мов мәкаләләр бастырганмы? Бастырган. Димәк, тема, псевдоним, файдаланган матбугат органы барысы да Г. Ибраһимоека туры киләләр. Ләкин тикшеренүче филолог шикләнә. Чөнки, тема бер булса да, мәкаләнең стиле шикләндерә. Филолог өчен мәгълүм: Г. Ибраһимовның тыныч кан белән, салмак стильдә язган мәкаләсен очратуы кыен. Публицистикасында һәм тәнкыйть мәкаләләрендә ул гаҗәп югары, чакыручан, һөҗүмчән стильдә яза. үзе дөреслегенә инанган фикерно ул логика көче белән, куәтле сүзләр белән укучыга җиткерә, «һәр милләтнең һәр эше — мөхәррире, шагыйре, мөдәррисе, мәдрәсәсе, мәктәбе — бары да әхәаль мәдәнияте илә мәтәнасиб була Без башка һәрнәрсәне инкяр итә алырбыз, «Хесәония»гә башка булган һәрбер мәдрәсәнең берничә фидаи затларның тырышлыгы белән генә барганлыгын инкяр итү — сукырлык булыр.
Кайда дәүләтебез? Кайда хәзинәбез? Кайда вәкыфларымыэ? Кайда мәдрәсәләрнең мадди ягын тәэмин итә торган җәмгыяте- мез? Кайда мөгаллимнәргә чын мөгаллим булып чыгарга хәзерлик бирәчәк җире- меэ?» ' Мено бу —Г. Ибраһимов стиле һәм мәкаләнең ахырына таба эчтәлекнең эмоциональ куете арта бору — Г Ибраһимов мәкаләләрендәге төп сыйфат Псевдонимнарны ачканда мондый үзенчәлек белой исәпләшү, әлбәттә. ярдәм итә. Кайбер оч-ракларда аерым мәкаләләрдә кулланылган чексик фонд та авторның кемлегенә ишарә ясый. «Хәзер шундый заман килде ки, дөньядагы бөтен милләтләр, хәтта бер- берсене дошман булган кавемнәр, бәйле бер-берсен танырга, бор-берсеиә дуслашырга тырышалар. Мисал: немецлар илә инглизләр һәр ел берннчәшор балаласын алмаштырып торалар (укыталар М. М)»’ Бу ф. Кәрими мәкаләсе, салмок, үгот-
иәсихотло, вәгазьле тон. Хәзер шул ук ол-
гарда язылган башка мәкаләләрне алып карыйк: «Европаның мәдәният кадиме мәркәзе булган Юнанда һәм Румда—» Яки: «Ләкин дөньяда иң аз дәвам иткән нәрсә сәгадәт диләр. Шагыйрь алдында ачылган шул киң, якты күкне карап туя да алмады — анда куе кара болыт чыгып, күк күкрәде, яшен яшьнәде, күз ачып йомганчы, шагыйрь үзен арестант киемендә Петербург юлында күрде». Менә болар — образлы, тирән мәгънәле, көчле эмоцияле куәтле сүзләр, шулай ук — Г. Ибраһимов- ныкы.
Аерым бер газета яки журналдагы кайбер псевдонимнарны башка чыганаклардан эзләп ачарга мөмкин. Мәсәлән, «Йолдыз»- да «Хәерби» псевдонимы белән басылган мәкаләләр, фельетоннар бик күп. «Йолдыз» моны үзе ачмый. Бәлки «Хәербинне башка газеталар телгә аладыр? «Кояшпны актарабыз. «Йолдыз» мөхәррире Хәерби әфәндене кем генә белми торгандыр инде» ‡‡‡‡,— дип яза Ф. Әмирхан үзенең бер фельетонында. «Йолдыз»нын мөхәррире— Һади Максуди икәнлеге ул чордагы газета укучыларга мәгълүм. Псевдоним, димәк, бу юлы башка матбугат органы аркылы, башка чыганактан алынды.
Псевдонимнарны башка чыганаклар буенча тикшереп карау кайвакытта бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләр бирә. «Сәгъды Ваккас» — С. Сөнчәләй псевдонимы дигәнгә без инде ияләнеп беткәнбез. Моңа шикләнерлек урын да юк кебек. 1919 елда шагыйрьнең бер җыентыгы Ваккас Сөнчәләй исеме белән чыга. Аннан соң С. Сөнчә- ләйнең Пермь губернасы, Уса өязендә укытучы булып эшләгәне мәгълүм. «Йолдыз»- ның бер санында «Пермь губернасында инородецлар» дигән мәкалә бар ’. Имзасы — Сәгъды Ваккас Шулай итеп, бу псевдоним С. Сөнчәләйнеке булган дип уйларга тулы нигезебез бар. Ләкин «Мусульманская газетамда татар әдәбиятына багышланган бер мәкаләгә күз салыйк. Авторы — Ваккас. Анда татар әдәбиятының шул чорына күзәтү ясала. Автор Тукайдан соң күренекле шагыйрьләр калмавына ачынып яза. Бу кадәресен әле С. Сөнчәләй дә язарга мөмкин. Ләкин алга таба автор С. Сөнчәләй иҗатына туктала һәм шагыйрь буларак аның турында әлегә фикер
• «Мусульманская газета» 1914 ел 89 сан.
• Тукай турында замандашлары. Казан. 1960 ел. 128 бит
■ Г Тукай. Сайланма әсәрләр. 4 том.
217 бит. _
’ Тукай турында замандашлары. 129 бит.
‡‡‡‡ «Кояш» газетасы 1914 ел 380 сан «Йолдыз» газетасы. 1811 ел. 742 сан.
әйтергә иртә, дигән нәтиҗә чыгара’. Үз шәхесең турында чит исем астында язу әдәбият дөньясы өчен сәеррәк хәл бит. Димәк, «Ваккас» башка кешенең псевдонимы. Менә тагын бер мисал. «Йолдыэ»ның 1911 елгы бер санында мондый белдерү укыйбыз: «Ошбуның 4 нче рамазан шә- рифтө. 15 августта әткәмеэ... дарелфәнадан дарелбәкага рихләт әйләде». Имзасы — Сәгъды Ваккас Әүхәди угылы. Чар өязе, Яңа Шашы авылыннан.
Хәлбуки, С. Сөнчәләйнең Чар өязе, Яңа Шашы авылына бернинди мөнәсәбәте юк. Ул анда тумаган, анда яшәмәгән. Тукайның «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле мәкаләсе С. Сөнчөләйгә адресланган дигән фикер дә шикле. Мәгълүм булганча, Г. Тукай белән С. Сөнчәләй арасындагы дуслык 1911 елның көзендә башлана. Бу турыда С. Сөнчәләй үзе әйтә4. Тукай аңа уникеләп хат җибәргән. Арадан берсендә Тукай аңа болай дип яза: «Сине мин һәр тугърыда садәдил кеше таптым»6 (1911 ел, 15 ноябрь). С. Сөнчәләйнең истәлекләренә кайтыйк: «Ул көзне мин (1911 елның көзе. М. М.) Казанда күп тора алмадым. Әмма Тукайның фәкыйрь генә, күңелле генә бүлмәсендә үткәргән күңелле, рәхәт, сабыр сәгатьләрне, кичләрне, төннәрне го-меремә онытмам. Чөнки Тукай белән без әллә ничек килешә идек. Күп кеше белән таныша алмаган Тукай белән без иптәш идек. Күп вакытларны икәү генә үткәрә идек» 6. «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле фельетонында, мәгълүм булганча. Тукай әлеге авторны шактый кыен хәлгә куя, аның «такылдамак белән мәузүн сүз сөй- ләмәкпне аера алмавыннан көлә. «Сәгъды Ваккас әфәндегә» исемле фельетонга исә 1911 ел, 18 ноябрь датасы куелган. Ягъни ике шагыйрь арасындагы дуслыкның — эч сереңне чишеп сөйләшүләр, еамими-җылы хат язышулар, төннәр буе утырып сөйләшүләр белән бер вакытта бу.
Шулай _ итеп, «Сәгъды Ваккас»ның С. Сөнчәләй генә икәнлегенә шик туа. Бу псевдоним белән XX йөз башы татар матбугатында берничә кеше язган булырга тиеш.
Архив материаллары нигезендә дә псев-донимнарны ачарга мөмкин. Яшерен күзәтү
Ьетыида булган язучыларның псевдонимнары, мәсәлән, жандармерия документ ларында чагылыш тапкан. Кайбер язучыларның шәхси архивларында сакланган кулъязмалар (псевдоним белән басылган әсәрнең төп нөсхәсе) да псевдоним ачарга ярдәм итәләр. Мәсәлән, унынчы елларда ■Вакытта, «Шураида куп кенә әдәби парчалар, шигырьләр «Рухи» псевдонимы белән басылганнар. Кем ул «Рухи»? Безгә Ленинградтагы М. Е. Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәдә Г. Сәгъдинең тюр-колог А. Н. Самойловичка җибәргән бер кулъязмасы очрады. Г. Сәгъди анда үзенең «Вакыт» һәм «Шуравдагы лирик әсәрләрен «Рухи» псевдонимы белән бастырганын күрсәтә.
Кайбер очракларда газета-журнал битләрендәге бәхәс, полемика аркылы да псевдонимнар ачыла. Мәсәлән, псевдоним белен басылган бер әсәр турында матбугатта тискәре бәя яки фельетон күренә. Автор исә моңа җавап бирергә мәҗбүр була. Җавабында инде ул псевдоним түгел, ә чын исом-фамилиясен куя. Ченкн автор үзенең абруен сакларга кирәк булганда инде оппонентына чын исем-фамилияссн куеп җавап бирүне отышлы саный.
Ләкин газета-журналлар үз авторларының псевдонимнарын бик сирәк ачкан. Баштарак кайбер «сайсызлыклар» очраса да (мәсәлән, «Йолдыз» газетасы. 1906 елгы 70 санында бер авторны ача, газетаның язышучыларын «Җим-нун»ның Җарулла Насиб икәнлеген әйтә), ахырга таба авторларын сак астына ала. «Йолдыз» үзенең меңенче санын бәйрәм иткәндә әсәрләре, мәкаләлоре, хатлары басылган авторларның исемлеген бирә. Ләкин исемлектә Г. Ибраһимов аерым, Габди аерым, һ. Мак- суди белән Хәерби до оерым биреләләр... Бу—авторларның хокукын саклауга бер мисал «йолдыэпның 1911 ел. 706 санында М. Укмасыйның «Интикад» исемле мә-каләсе басылган. Анда болай диелгән: «..татар доньясында тәнкыйтьчелерө- мез сирәк-мирәк кенә ялтырый башладылар... «Имгәк» имзалы Галиәсгар Камал җәнаплары...». Редакция исә мәкаләнең ахырына болай дип ости: «Имгәк» — Г. Камал имзасы түгел». Ләкин псевдонимның кемнеке булуын ачмый.
«Йолдызпда Тимербай псевдонимы белән «Сәйранга чыгу» исемендә бер фельетон басылган. Анда «Фәтхулла хәзрәт» повесте тәнкыйть ителә һәм Ташмохәммотнаң «Яңа бистәдә, Малый Симбирский урамда»
яшәүче автор икәнлеге әйтелә '. Ташмөхәммәт исә, «Йолдыз» идарәсенә хат язып, псевдонимга расшифровка ясауга протест белдерә: «Псевдонимнарга ияләрен танытырлык тәгърифләр гыйлавә итү матбугат әдәбеннән хариҗ; Тимербай әфәнде булса, Ташмөхәммәтнең адресын да укучыларга гарыз итә» *.
Псевдонимнарны ачуда мемуар әдәбиятыннан файдалы мәгълүмат алып була. М. Гали үзенең бер истәлегендә татар әдәбиятына кагылышлы ике псевдонимны ача. Редакциягә килеп кергәч, аны Г. Камал болай дип каршы алган:
«— Мәшһүр Әүхәди шушымыни инде ул? Кил, алай булса, танышыйк үзең белән, мин үзем дә мәшһүр «Ишан Гали» булам,— дип көлеп кулын бирде —» *.
Язучының псевдоним алуы нәрсәгә ни-гезләнгән? Моның татар әдәбияты һәм публицистикасы эчен характерлы үзенчәлекләре бармы? Хәзер шул сорауга җавап биреп карыйк.
Җитди матбугат органнарында баштарак псевдоним сирәк күренә. Кем нәрсә язса, үз исемен куеп бастыра. Ләкин тора-бара матбугат органнары авторларга карата талымчанлык күрсәтә башлыйлар. Гаэета- журналларның соңгы полосаларында җаваплар бүлеге ачыла. Анда «язган нәрсәгез басылырлык түгел», яки «шигырь язуыгызны ташлагыз» дип тә җавап урнаштыралар. Редакцияләр белен корреспондентлар арасында полемика башлана. Яэучы-хәбәрмеләр челтере киңәйгән саен редакциягә яраксыз материал да күбрәк килә. Конкурентлар арасында югалып кал-мас ечен стабильләшкән газета-журналлар үз тирәләренә әдипләрне тартырга тырышалар. Шулай итеп. Һәр газета-журнал тиресендә ныклап зшли, кендәлех-айлык санны әзерләп бара торган 7—8 язучы туплана. «Вакытта — Ш. Камал, Б. Шәрәф, Җ. Велиди. Ф. Кәрими; «Яолдыз»да — Г. Камал. К Бекер. Г. Ибраһимов. Г. Тукай, Ф. C.-Казанлы, С. Рахманколый, Г. Керем; «Идел»де — С. Ремиев, С. Сенчелөй; «Шурв»да — Р. Фохрегдинов. Ф. Кәрими, Г. Ибраһимов, 3. Бешири; «Кояш»тв — Ф. Әмирхан . Болар бик күп һем бик еш язалар. Кайвакытта атналар буена терле темага һәр кен саен мәкале биреп бара-
лер. Бер ум исем белен укучьтлариы ялык-тырмас ечен, бу сәләтле журналистлар һәм язучылар үзләренең әсәрләренә псевдонимнар тагалар. Ләкин кайвакытта кем саен бер мәкалә биреп бару гына да редакцияне кытлыктан коткара алмый. Язу- чы-журиалист гаэета-журналның бер үк санында икешәр мәкалә бастыра башлый. Нәтиҗәдә автор үзенә берничә псевдоним алырга мәҗбүр була. Кыска гына өдиплеч һәм журналистлык гомерендә гаҗәп күп шигырь, мәкалә, фельетон язган Тукайдә псевдонимнар кул булуның сәбәбе өнә шул; Октябрь революциясеннән сон «Татарстан хәбәрләре» һәм башка матбугат органнарында көненә нкешәр-ечәр мәкалә бастырган язучы-журналист Ф- Бурнашта псевдонимнар куп булуның сәбәбе шуның белән аңлатыла. Г. Ибраһимов. Ф. Әмирхан, Ф. Кәрими һ. б. бик күп әдипләрнең берничә псевдоним кулланулары күп язу. матбугатта көн саен диярлек катнашып баруларыннан туган хәл.
Псевдонимнарның зур күпчелеге юмо- ристик-сатирик әдәбиятка хас. Г. Тукайның җитди әсәрләренә, нигездә, имза ачык куелган. Бу хәл инде жанр үзенчәлегеннән килеп чыге. Ни ечен халыкны Шүрәле булып кытыкламаска, ни өчен берәр кадимчегә «Гөмберт» итеп китереп сукмаска!
Әдәбият дөньясында язылмаган бер закон, ниндидер бер сәер күренеш бар: язучы, тәнкыйтьче, драматургларның күп елеше башта әдәбиятта шигырь белән күренәләр Ш. Камал, Җ. Вәлиди. Г. Сәгъди шигырь язганнар. Озак та утми, болар үзләренең тол юлларын табалар һәм шигырь язудан баш тарталар. Ләкин барысы да түгел. Мәсәлән, Г. Сәгъди әдәбият теориясе буенча гыйльми хезмәтләр яза. Бер яктан, ул башка шагыйрьләрнең әсәрләренә анализ ясаган, тәнкыйтьләгән, икенче яктан, «Шурапда үзе бик еш кына урта кул шигырьләр бастырган. Әдәбият теориясе белән шөгыльләнгән (димәк, башкаларны өйрәткән) галим үзенең урта кул шигырьләренә «Г. Сәгъди» дип имза куярга җөрьәт итмәгән һәм «Рухи». «Зәүкый». «Фикри» кебек псевдонимнар алып галим Габдрахман Сәгъдинең абруен саклаган.
Патша хөкүмәтен тәнкыйть иткән, ачык- тан-ачык социаль мәсьәләләр күтәргән әсәрләрне реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларында либераль матбугатта псевдоним белән бастырганнар. Бу хәл цензураның, администрациянең эзәрлекләвеннән качарга омтылу белән аңлатыла.
XX йөз башы татар әдипләреннән »на ре-волюцион күтәрелеш елларында Г. Ибра- һимов, М. Гафури, Г. Колөхметов, Г. Камал. Г. Газиз, Г. Тукай, Ф. Әмирхан. С. Сөнчә- лөй, Ф- Кәрими һ. 6. жандармерия күзәтүе астында булганнар. Псевдонимнарны актив кулланучылар да шулар. Псевдоним куллану газета-журнал полосасын цензор укыганда цензорны әсөртмөс ечен кирәк булган. Чөнки цензура эчтәлеккә караганчы башта авторның шәхесенә игътибар иткән. Ышанычсызлар исемлегендә түгелме? Ә патша чиновниклары ечен һәр язучының, журналистның матбугат битләрендә күтәрә торган тематикасы якынча мәгълүм. Шуңа күрә авторына карап цензураның игътибар дәрәҗәсе дә төрлечә булган.
Цензурадан узарга тырышу, аның игътибарын автордан читкә юнәлдерергә омтылуның рус публицистикасында бай тарихы бар. Рус телендә чыккан «Современник», «Отечественные записки». «Дело» журналлары һәм Герценнь-ң «Колоколяы псевдонимны матбугатның әһәмиятле элементына әверелдерәләр'. Маркс, Энгельс, Ленинның псевдонимнардан киң файдалануы революцияләр тарихына барыл тоташа. В. И. Ленинның йөздән артык псевдонимы булган. Бары тик Октябрь революциясеннән соң гына ул үзенең чын фамилиясен куя башлаган, ләкин җәяләр эчендә төп псевдонимын саклаган: В. И. Ульянов (Ленин)*.
Псевдонимнар алунын татар әдәбиятында үзенчәлеге дә бар. Мондый үзенчәлек бигрәк тә мөлкәтле катлаудан чыккан авторларда күзгә ташлана. Алариың мохи- те өчен язучылык эше — дәрәҗәле эш түгел. Г. Камалның әтисе, мәсәлән, улының язучы булып китүенә риза булмаган. Ф. Әмирхан болай дип искә ала: «Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе» дигән кыйсса яза башладым. Әти, Йосыф хәзрәтне тәх- кыйрь итәсең дип, башыма кыямәтләр ку-бара»3. Г. Газизнең атасы — Казанның атаклы купецы Салих Гобәйдуллин. Аның белән шәһәр управасы да, губернатор да исәпләшә. Халык арасында да исеме зур. Ләкин аның улы, башка бай балалары кебек, кибет, контора, банк эше белән
‘И. Ф Ms canon Словарь псевдонимов русских писателей. ученых я общест-
түгел, белки дәрәҗәсез булган «язу-еызу» эше белен шөгыльләнә. Казанның зур еэу- дәгоре Мөхәммәтшакир Габдрәхимовның улы да әтисе теләгенә каршы килеп, ки- бет-сәүдә эшенә кул селти һәм язучылык эшенә керешә. Әнә шулай итеп, мөлкәтле катлаудан чыккан каләм әһелләре псевдоним куллануга барганнар.
Татар демократ язучылары, журналистлары арасында дин хезмәтчеләре семьясыннан чыгып ислам динен, шәригатьне тәнкыйть итә башлаучылар бар. Ата-ана- сын рәнҗетмәү, туган-тумача арасында аларны кыен хәлгә калдырмау максаты белән алар, уз исемнәрен яшереп, кадими мәдрәсәләрдән, корсак колы булган муллалардан, халык җилкәсендәге ишаннардан, дини журналлардан ачы рәвештә иелгәннәр. Ф. Әмирханның -Дин вә мәгыйшәт-челәр». ишмиләрдән иелеп язган фельетоннары «Ташмөхәммәт», «Зәмзәмотдинов» псевдонимы белән басылганнар. Ләкин шул ук чорда педагогика, әдәбият мәсьәләләренә багышлап язган мәкаләләренә ул «Ф. Әмирхан» дип имза куеп барган. Моның да традициясе әдәбиятта бик тирәннән: католикларны фаш иткән пам-флетларын Д. Дефо. Вольтер һ б. аноним рәвештә бастырып килгәннәр. Шуннан Г. Газиз, Г. Сәлман (Газиз Гобәйдуплин), Ташмөхәммәт, Зәмзәметдинов. Дамелла (Фатих Әмирхан), Бикчәнтәй угылы (Гали Рәхим) кебек псевдонимнар туган—
Язучы яки публицистның күтәргән темасы белән аның социаль хәле арасында аерма зур булганда да псевдоним кулланыла. Моның мисалы — Дәрдмәнд. Бу исем шагыйрь характерының төп сыйфатын күрсәтә, фарсыча — кайгылы, бичара, гаҗиз дигән сүз. Псевдономастикадл мондый исемне френоним дип атыйлар (русларда Горький. Скорбный һ. б.).
Ни өчен әдәбиятта Закир Рәмиев исеме түгел ә Дәрдмонд исеме йөри? Дәрдмәнд сүзе бит фактта шагыйрьнең үз фамилиясен бөтенләйгә кысрыклаган һәм әдәби фамилиягә өйләнгән. Моңа җавапны шагыйрьнең социаль хәленнән чыгыл эзләргә кирәк. 3. Рәмиев — тагарлар арасында танылган бай Хәзер шушы байның татар матбугатында чыккан беренче шигыренә игьтибар итик:
Кяра туфрак тулы мамгм низагы Алар кемдер?. Алар кемнәр фидасы Ягъни, үзенең файтоннары, конторалары, миллионнары булган бай җир йөзен болей күрә: анда җәберләнгән, кыерсытылганнарның күз яше, җәберләүчеләрнең корбаннары— Бу шигырьгә ничек инде Закир Рәмиев дип кул куясың? Шагыйрь монда хәтта Дәрдмәнд дип тә түгел, ә «Д» хәрефе белән генә имза куйган. Ләкин ■Вакытлта басылган аз сандагы рәсми мәкаләләренә ул «3. Рәмиев» дип кул куйган. (Мәсәлән, 1906. № 24; 1917 № 2286)
Әдәбиятка аяк баскан, сәнгать дөньясына зур дәрт белән омтылган яшь язучыны, шагыйрьне үзенең иң гади исем фамилиясе канәгатьләндерми башлый. Ниндидер күркәм, кешедә булмаган, поэтик яңгырашлы исем аласы килә. Мәсәлән, Тукай »Габ- дулла Мөхәммәтгариф улы» яки, һичь- югыида. «Габд/лла Гарипов» булырга тиеш иде. Ләкин ул үзенең иң беренче публикациясенә үк «Габдулла Тукаев» дип имза куя. Тукайның нәсел-нәсәбеннән д». таманлашларыннан да бу псевдонимның каяи килгәнен әйтеп калдыручы булмаган. Тукайның ерак нәселендә дә андый кешәнен барлыгы иске алынмый. Кави килгән бу’ Габдулла Гарипов аны очраклы рәвештә алмагандыр бит? «Тукай» сүзенең мәгънәсен бәлки гарәп-фарсы сүзләреннән чыгып эзләргә кирәктер’ Гарәп-фарсы телләренең белгечләре моны ачыкларга бәлки ярдам итәрләр?
Кыскасы, көнкүрештә ияләнелгән, таушалган фамилиядән качарга тырышу псевдонимнар тууга шулай ум бер сәбөл бу»
Псевдонимнар алуда берәр закончалык бармы, аларның эчтәлеге язучының шәхесенә мөнәсәбәтлеме? Безнең уебызча, бу— принципиаль мәсьәлә гүгел. Чөнки азучының иҗат манерасы, шәхесеме бернинди мөнәсәбәттә булмаган псевдонимнар шактый гына. Әйтик, тәнкыйтьче Г. Кәрам кайвакытта «Әкмели» дип куя күй-аяагәи икән, авторның иҗат •онопешгнв моның бернинди бәйләнеше юн. Ләкин инде Тукай үзенең сатирик әсәрләренә «Шүреле». «Бичура» дип кул куйган икән, моның, әлбәттә. >чке мәгънәсе бар Уя шегыйр.-е әдәбиятка алып килгән инешләрнең башлангычына ишарә. Ягъни, ул халыкча көле, халыкча чеметә, автор—халыктан. Г. Сәгъди дә яЗәүкый», «Фикри» «Рухи» кебек исемнәр белен үзенең эчке день асын, өдә- бивтка мәнәсәбәтен белдерергә омтылган с. Рәмиев үзенә «Себектегии» псевдонимын алган икән, бу да очраклы бүлмәсе кирәк. Себектәгин — терки ханнарының берсе. Һиндстанда, Әфганстанда яу башлыгы булып дөнья шаулаткан кеше. Татармын тыныч вәзенле, салмак эчтәлекле поэзиясенә шаулап жнл-давыл булып килеп кергән С. Рәмиеа бәлки әдәбиятта узен яу башлыгыдай хис иткәндер? Ф. Кәрими дә гомере буе «Вакытвка баш мәкаләләр яза- яэа талгач. «Карт эшче» яки «Каләм» дигән псевдони» алырга үзен хаклы санагандыр?
•тасы 1006 ел тавыш, фида
Кыскасы. псевдонимнарның мәгънәсе принципиаль әһәмияткә ия булмаса да. кайбер язучының шәхесен, әдәбиятка мөнәсәбәтен азмы-күпме билгели ала.
Югарыда күренгәнчә, псевдонимнар татар әдәбиятында шактый зур кулланыш тапканнар. Октябрь революциясеннән соң псевдоним куллануның практик хаҗәте калмаса да, татар әдипләре арасында псевдоним сәхнәдән төшмәгән. Шуңа күрә псевдонимнарны махсус өйрәнү һәм алар буенча бер белешмәлек тезү киләчәкнең бурычы булып кала. Татар әдәбиятында гына түгел рус газеталарында татар әдәбияты турында язып чыккан авторларның да (мәсәлән, «Камско-Волжская речьмтә «Мусульманка», «День» газетасында Тукай турында «Татарский Пушкин» дигән мәкалә урнаштырган Н. Поволжанин һ. б. һ. б) псевдонимнарын ачарга кирәк. Ә моның өчен укырга, шул чорның гаэета-журналла- рын өйрәнергә, бик күп белешмәләрне актарырга кирәк.
Псевдонимнарны гыйльми дәрәҗәгә куеп өйрәнмәү әдәби мирасны бастырып чыгарганда адашуларга юл куя. Язучыга чама белән псевдоним ябыштыру, имзасыз әсәрне фәлән-фәләи язучыга дәлилсез генә тагып кую әдәбият тарихын бутый. Әйтик, Тукай «Ялт-йолт»та эшләгән икән, бу әле журналдагы барлык имзасыз әсәрләрне Тукай язган дип уйларга хокук бирми. Әдәби мирасны дөньяга чыгаручылар исә күренекле язучылар, журналистлар эшләгән матбугат органнарындагы имзасыз әсәрләрне бернинди дәлилсез бу язучыларның әсәрләре дип укучыга тәкъдим ит- кәлиләр.
Марксизм-ленинизм классикларын басты рыл чыгарганда, мәсәлән, алай итмиләр КПСС ҮК каршындагы марксизм-ленинизм институты В. И. Ленин әсәрләрен чыгарганда киләчәк эзләнүләр һәм тикшеренүләр өчен юл калдырып, Ленин тарафыннан язылу ихтималы булган әсәрләрне аерым күрсәтеп бирә. Шунда ук редакцияләвендә Ленин катнашкан әсәрләрнең исемлеге бирелә. Бу ысулны әдәбият тарихында да куллану файдалы булыр иде. Проф. X. Госман, мәсәлән, Г. Кандалый җыентыгын нәкъ әнә шул принциптан чыгып төзе, гән иде. Кандалый шигырьләренең бик нык халыклашкан һәм шагыйрьнең үзенең дә халыктан бик күп алганлыгын истә тотып, X. Госман бу китапта үзе авторын аныклый алмаган шигырьләрне «Г. Канда- лыйныкы булуы ихтимал әсәрләр» дигән бүлеккә туплап бирде'. Моны бәлки Тукайга, Ф Әмирханга, Ш. Мөхәммәдовка һ. б. әдипләрнең мирасына карата да куллану кирәк булыр?
Әдәбият тарихын тикшергәндә. безгә рус совет галимнәреннән өйрәнү җитеп бетми кебек. Алар әле дә булса Пушкин, Лермонтовларның әсәрләренә, биографияләренә кагылышлы документлар табалар, аларны өйрәнәләр, бәхәсләшәләр. Аерым әдипләрнең мирасын бастырганда җибәрелгән бер хәреф хатасын төзәтү мәсьәләсенә зур гына галимнәрнең катнашып полемика алып барган очраклары бар. С. Есенинның бер поэмасында нибары бер хәрефне ялгыштыру да полемикага сәбәп булды һәм Есенин текстының дөрес укылуына ирешелде’. Безнең әдәби мирасыбызны өйрәнгәндә дә шундый таләпләр куелса әйбәт булыр иде. Чөнки XX йөз башы татар әдәбияты безнең әдәбият тарихыбызның иң катлаулы чоры. Бу чорның демократ карашлы язучылары күп төрле матбугат органнарында авыр шарт-ларда, бер яктан, самодержавиегә, икенче яктан, татар милләтчеләренә, татар буржуаларына каршы көрәш алып барганнар.
Псевдономастиканы әдәбият тарихын өй-рәнүнең әһәмиятле тармагы итеп танырга вакыт җитте.
XX йөз башы татар демократик язучыла- рының барлык әсәрләренә тулы библиография шул чор әдәбияты һәм публицистикасында очраган барлык псевдонимнарның сүзлеген төзү әдәбият тарихын теоретик яктан өйрәнүнең материаль базасын тәшкил итәр иде.