Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мәңгелек ут
Сөембикә кебек гүзәл хатын Кыйссаларга кереп калырлык. Авылыңда шундый хатын барда Ир-атларга бирсен сабырлык
Җилләтергә читәннәргә элә Кыз чагыннан калган паласын, Өзелеп сөйде, белеп сөйгән кебек Аерылып ялгыз каласын.
Күпме толлар яңа тормыш корды.
Күпме толлар бетте күзсенеп.
Аның гына һаман шул бер яра, Бәйләгәннәр гүя тоз сибеп.
Өзгәләргә мөмкин түгел икән. Нишләтергә мөмкин бу җанны? Күпләр күмер булды, тик ул гына Мәңгелек ут кебек гел янды.
Белмәгәннәр белми, хисләреңә
Салкын сүзләр белән тыгыла: «Синең ялгызлыкка кем гаепле. Яңа тормыш корсаң ни була?»
Ишекләрне килеп шакыдылар
Сугыштан соң тәүге кышларда — Кайсы килде тән нәфесе белән, Кайсы килде йөрәк кушканга.
«Чикүшкәләр» кыстырганнар килде.
Килде алар икмәк алып та — Бер пот икмәк түгел, бер кабымы Алтыннардан кыйммәт вакытта.
Аларны соң мондый түбәнлеккә.
Бу этлеккә кемнәр өйрәтте...
И хатын-кыз, син соң ул вакытта Очсыз МЙЙҢМӨММ им мтле.
ш
Сугыш дәвам итә, кешеләрне Күпме имгәткән ул, баксана. Бер чикүшкә — кыекны җил ачса, Бер чикүшкә — читән ауса да.
Ишекләрне килеп шакыдылар, Җан өшерлек иде кышлары...
Салкын урын, ялгыз мендәр... сорый, Әмма йөрәк... вөҗдан кушмады.
Үз ирләрен эзләп төннәрендә
Чит хатыннар ишек шакыды: «Ач, ул синдә!.. Төштә сиңа дәшә, Кайда ирем, бир, җен хатыны!»
Әрнеп-әрнеп үксеп елады ул:
«— Кер, күр, кара, тикшер, ходаем!» Үз иренә ышанмаган хатын Бик бәхетсездер ул, мөгаен.
Шул хатыннар синең хисләреңә Чәчен-башын йолкып тыгыла: «Синең ялгызлыкка кем гаепле, Берсен йортка кертсәң ни була?!»
Йортка кертү... Ярага тоз салган Шушы әче сүзләр өченме?
Сөеп яшәмичә, үз иреңне Төнлә чыгып эзләр өченме?
Сугыш дәвам итә,
Алар кебек
Телгәләгәнче бу бәгырьне...
Берне сөеп көтү, бу дөньядан Берне сөеп китү кадерле.
Сугыш дәвам итә, тамгаланып Яңа буын килә дөньяга...
Күпләр күмер булды, тик ул гына Мәңгелек ут кебек, Ул — яна!
Сугыш беткән көнне
Сугыш беткән көнне Сугышлының Еракларга китте гүләве.
Бу көн өчен авыл йөз иллеләп Газинуры белән түләде.
Онытылган йолалары купты, Мәхшәр генә торган туктатып. Сыерлары булмаганнарның да Өстәленә керде сөт-катык,
Юк елларны озак кичергәнгә Мул тоелды авыл өйләре — Кара көнгә дигәннәре беткән, Калган якты көнгә дигәне.
Шундый муллык... яшь сабыйлар ашка, Карт сабыйлар яшькә коена. Шатлыкларга әверелде кайгы. Әверелде сабан туена.
Кысан төрмәләргә әйләндереп Фашист җирне, якты тормышны. Халкыбызны бәйрәм — сабан туйсыз Итәр өчен күпмә тырышты.
«Булмас!» — диде халык. Ничә тапкыр Мондый фикер чыккан капканы Газинурдан ирләр авыр чакта Күкрәкләре белән каплады.
...Менә яши һаман, бәйрәм итә Газинурның туган төбәге.
Гармун кадәр малай гармун тарта. Елый, көлә авыл көйләре.
Мәйдан читләрендә аунап ята Сыерлардан купкан тояклар... Капчык киеп хәтта йөгерделәр, Болай йөгерделәр... тик... атлар...
Офыкларның күзе кызарганчы Шауладылар, ул да түкте яшь. . Дилбегәләр белән тартыштылар Хәтта капчык белән... тик... көрәш.
Ничә елга иң беренче тапкыр Әйләнмичә ындыр артыннан, Урам иңләп елап, җырлап кайтты Суырылган йөзле хатыннар.
Ә шул елны Гафиятулла картка Хәбәр китерделәр Газинур «Булыр, булыр, монда чагында да Герой иде, башсыз иде ул!»
Халык белми, горурланасымы, Кызганасы, әллә жәллисе...
Татар карты әйтә: «Булыр, булыр!» — Шунда сыеп беткән һәммәсе.
Ялгыз калгач ул йөрәген тотар, Кеше барда шулай дияр дә .
...Сабан туйдан хатын-кызлар кайта
Салкын мәйдер «шткән өйләргә.
Миңа язган булсаң
Кошлар оча син яшәгән якка, Җилләр исә син яшәгән якка. Сагынып көтәр булсаң хәбәремне, Алар сөйләр сиңа минем хакта.
Минем күзләр йолдыз булып янар. Алар мөлдерәмә тулып янар.
Миңа язган булсаң, Кайда яшәсәң дә, Мәхәббәтем сине эзләп табар.
Идел ага син яшәгән якка, Болыт ага син яшәгән якка, Сагынып көтәр булсаң хәбәремне, Җиткерерләр сиңа моңсу чакта.
Бар тереклек бара синең якка, Бөтен дөнья ага синең якка... Кушылып китәрмен мин шул агымга, Адашудан гына мине сакла!
Ике күзең йолдыз булып янар, Алар мөлдерәмә тулып янар. Миңа язган булсаң, Кайда яшәсәң дә, Мәхәббәтем сине эзләп табар.
Декабрьның салмак кары
Төтен белән агуланган һаваларны тарый-тарый, Җиргә иңә салмак кына Декабрьның ап-ак кары.
Адашкан кыз кабере кырда. Баралмаган моннан ары...
Күзгә йокы булып иңә Декабрьның ап-ак кары.
Киләчәккә юлын бүлгән Бу дөньяның бураннары... Матәм кебек салмак кына Декабрьның ап-ак кары.
Нинди нәсел дәвамы бу, Монда кемнең газиз яры? Җавап бирми, ява бирә Декабрьның салмак кары.
Китап күчерүчеләр
Безнең ечен алар каурый белән Ак кәгазьгә алтын койганнар. Исемнәрен бары кулъязманың Ахырына язып куйганнар.
Булгандыр шул янып сөйгәннәре, Булгандыр шул бик-бик яшьләре... Кулъязмада иң кызганыч җирдә Тамчы-тамчы тамган яшьләре.
Әбиләрне күпме елаткан ул, Бабайларны күпме елаткан. Ул яшьләрне җыйсаң чишмә булып Агып торыр иде улактан.
Иң ачы күл булыр иде җирдә, Ярый әле, беткән таралып... Китап укып елый алганнарның Күңелендә булмый каралык.
Шушы кыйссаларны укыганда Шәмнәр булып җаннар эрегән Ә мин менә... Апам хатлар көтә, Язып салырга да иренәм.