Шелтә
Инде күпме шелтәләде язмыш, Ә күпмесен әле татыйсы!
Җуелмыйча хәтеремдә йөри
Шелтәләрнең иң-иң катысы.
Әйтерсең лә җанга уеп язган һәр хәрефен аның, һәр юлын, Ялгыштыммы — ул сызлый да башлый, Каный башлый кинәт:
— Их, улым!
Үтәлмәслек ярлар пәйда була,
Мин бутасам әгәр уң-сулым,
Сискәндерә ачынулы тавыш, Сыкранулы тавыш:
— И-их, улым!
Хыянәткә барсам, тау ишелер,
Нәкъ урталай ярылыр бу болын, Имәннәрне давыл йолкып ташлар, Барысы бергә дәшәр:
— И-и-х, улым!..
...Мин болай да узар идем сыман Гомер кебек кыска араны, Юкка гына бугай шигърияттәй Ярсу атка җиктем чананы.
Алып чапты...
Эх, өзелмәс микән
Кулымдагы каеш дилбегәм?..
Мин кычкырам, Тавышым артка китә Ат ялыннан купкан җил белән.
Кызган күмер кебек дөрли йөрәк, Күкрәгемә кинәт ут каба. Ярты юлда янып бетәрмен күк... Елгыррак бул, тулпар!.. Туктама! Җилдереп үт әле гомер юлын, Җыр тиң булсын килер таңнарга, Дөрләп янган көе барып керик Минсез генә үтәр заманга!..