Логотип Казан Утлары
Публицистика

Халыктан алган— халыкка


Быел ноябрь аенда тугандаш ике республика — Чувашия белән Татарстанлык әдәби җәмәгатьчелеге танылган чуваш язучысы Тихон Петерккигә (Петр Тихонович Петровка) 70 яшь тулу көнен билгеләп үтте.
Берничә жанрда иҗат итүче язучы — шагыйрь, прозаик, драматург, очеркист һәм публицист — Тихон Петеркки әдәбиятта инде кырык елдан артык ашлап кило.
Әдәбиятта ул ин элек шагыйрь буларак күренде. Утызынчы еллар башында чуваш газеталарында аның байтак кына шигырьләре басылды. 1930 елда Мәскәү- дә «Безнең юл» альманахында «Трактор» исемле беренче поэмасы басылып чыкты.
Тихон Петерккииең иң зур һәм ин танылган әсәрләре — «Яңарган тамыр». «Давыл», «Тимерне кызуында сук» повестьлары. «Күшке малае» трилогиясе. «Тенге яшен», «Хыял». «Утлы еллар». «Халыкта коч». «Кузгалыш» драмалары. •Канлы көннәр* трагедиясе һәм «Акча». «Федор Ничава» комедияләре.
Тихон Петеркки барыннан да бигрәк үзенең пьесалары белән дан казанды. Ул малай чагыннан ук сәхнә ярата, драмтүгәрәкләргә катнаша, соңрак үзе драмтүгәрәкнең җитәкчесе булып китә. Утызынчы елларда аның бер-бер артлы «Хыял». «Канлы көннәр» һәм «Утлы еллар» исемле пьесалары басылып чыга. 1938 елда Чувашиядә үткәрелгән зур конкурста «Хыял» пьесасы икенче премия ала.
Тихон Петеркки драматургиясендәге теп сызык — чуваш халкының тарихи юлы. Мәсәлән, «Кузгалыш» драмасында чувашларның Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьян сугышына катнашуы күрсәтелә.
«Канлы көннәр» трагедиясендә автор безне чал тарихка — унөченче йөздә татар-монгол яуларының Идел буендагы Болгар дәүләтен басып алу вакыйгаларына алып китә. Чик буендагы бер кала халкының Көек хан гаскәрләренә каршы батыр көрәшен тасвирлап, язучы Болгар дәүләтенең таркалуына сәбәп булган үзара ызгыш-талаш һәм сыйнфый каршылыкларны ышандыргыч итеп ачып бирә.
«Хыял» пьесасында тамашачы караңгы патша эаманыида чуваш авылымда сыйнфый көрәш тууын күрә.
Тихон Петерккинең дингә каршы, мораль һәм башка темаларга язган пьесалары да бар.
Язучының һәр пьесасы — заманның реаль кешеләре тормышы. Автор бик оста итеп конфликт кора, идея, әхлак, тормыш мәсьәләләрен әсәрендә үткен нтеп куя белә. Шуңа күрә тамашачы аның пьесаларын караганда тыныч һәм битараф кала алмый.
Тихон Петеркки чуваш әдәбиятында фәннн-фантастих жанрны башлап җибәрүчеләрнең дә берсе. Аның «Давыл» һәм «Атлан» дигән повестьлары әнә шундый әсәрләр.
Халык мәгарифе өлкәсендә кырык ике ел эшләгән язучы балалар һәм яшьләр эчен дә байтак әсәр яза. Аның, мәсәлән. «Төш» исемле пьесасы дистәләрчә еллар буена мәктәп сәхнәләреннән төшми. «Давыл» повесте һәм «Урман маймыллары» исемле зур хикәясе балалар яратып укый торган иң яхшы әсәрләрдән санала.
Әдәби әсәрләрдән тыш. Тихон Петеркки мәктәп темасына байтак кына мәкаләләр язды. Ул икенче класс укучылары өчам «Безнең юл» дигән уку китабының.
дүртенче класслар өчен «Татарстан АССР тарихы» дигән китаттнын тап авторы. Соңгы китап татарча һәм русча да басылды.
Тихон Пстерккпнең соңгы еллардагы иҗатында «Күшке малае» исемле тари- хи-биографик трилогиясе аерым бер урын алып тора. Атаклы чуваш мәгърифәтчесе Иван Яковлевич Яковлевның тормышы һәм эшчәнлеге турында югары худо* жестволы зур бер әсәр ул. И. Яковлев 1868 елда беренче тапкыр Сембер шәһәрендә чуваш укытучылары мәктәбе ача, беренче тапкыр чуваш алфавитын, чувашча әлифбалар төзи, беренче чуваш китапларын бастырып чыгара. В. И. Ленинның әтисе Илья Николаевич Ульянов һәм Сембердәге башка алдынгы карашлы кешеләр булышлыгы белән дүрт йөзгә якын чуваш мәктәбе ачтыра. В. И. Ленин аның турында патша заманындагы җәбер-золым һәм изелү шартларында ул илле ел буена үз халкын яктыга таба өстерәгән дип әйтә.
Үз мәктәбеннән чувашның беренче язучыларын, рәссамнарын, композитор һәм артистларын, галимнәрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен укытып чыгарган безнең бу зур кешебез турында моңарчы байтак фәнни хезмәт язылган булса да, зур күләмле әдәби әсәр иҗат ителгәне юк иде әле.
Тихон Петеркки И. Я. Яковлев турында күптән инде зур китап язарга хыялланса да, бу эшкә керешергә кыюлыгы җитми: бик катлаулы һәм җаваплы хезмәт дип карый ул аңа. Ә чынлыкта андый әсәрне чуваш язучыларының барысыннан да бигрәк ул язарга тиеш иде. Нигә икәнен аның үз сүзләре белән әйтик:
— Әйе, Күшке авылы турында, Иван Яковлевич Яковлевның бала чагы турында белгәннәремнең барысын да киләчәк буыннар өчен язып калдырырга тиеш идем,— ди Тихон Петеркки.— Ә мин аның тормышы хакында бик күп беләм, бөтен ваклыкларына хәтле беләм. Мин үзем дә Иван Яковлевич кебек үк Күшкеда туып-үскәнмен. Иван Яковлевичның туганнары, яшьтәшләре һәм дуслары арасында яшәп үстем. Безнең әти-бабайлар — Иванның яшьтәшләре, Иванның сабакташ дусты Игнатий Иванов (соңыннан ул язучы була) безгә җизни тиешле кеше иде, аның ятим калган улы Мефодий безнең семьяда тәрбияләнеп үсте, шуннан соң, үсә төшкәч, И. Я. Яковлев аны үз янына алып, мәктәбенә укырга урнаштырды. Мин Иван Матвеевны да яхшы хәтерлим. Аның оныгы Саша минем кордаш иде, аның белән аларның умарталыгына барганым бар, атаклы әкиятченең әкиятләрен дә тыңлаганым булды...
Халкыбызның атаклы мәгърифәтчесе турында әсәр язуның зур җаваплылы- гын тоеп, берничә ел дәвамында бай архив материалларын өйрәнгәннән соң Тихон Петеркки «авыр йөккә» җигелә. Зур тормыш тәҗрибәсе, әдәби осталык, бай тасвирлы тел, фактик материалны яхшы белүе киң, катлаулы планны уңышлы рәвештә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Әсәрнең инде беренче китабы укучылар кулында, икенчесе озакламый басылып чыга, өченчесе язылып бетеп килә.
Белгәнебезчә, әсәрнең беренче китабы Иванның балалык елларына багышланган. Анда Сембер губернасының Күшке авылында үткән гасырның урталарында булган хәлләр-вакыйгалар тасвирлана. Алпавыт крестьяннарының көндәлек тормышы — аларның фәкыйрьлеге, ярлы хуҗалыгы, хокуксызлыгы, түрәләрнең башбаштаклыгы, кансызлыгы, халыкның наданлыгы, ырым-шырым, хорафатларга ышануы, гореф-гадәтләр, борын-борыннан буыннан-буынга күчеп килгән легенда, риваять, әкиятләр, моңлы озын җырлар һәм, ниһаять, якты киләчәккә булган өмет-хыяллар әсәрнең тарихи фоны итеп бирелгән. Кечкенә Иванның бөтен тормышы әнә шул фонда тасвирлана. Шуңа күрә китапның аерым бүлекләре, сюжет җепләреннән бигрәк, Иванның күңел дөньясы үсеше белән бәйләнгән булуы да очраклы түгел.
Бу кечкенә генә мәкаләдә китап белән тулырак таныштырып та, аңа тиешенчә бәя биреп тә булмый. Озакламый китап рус телендә басылып чыгачак һәм башка милләт укучылары да аның белән таныша алачак.
Тихон Петеркки (Петр Тихонович Петров) 1903 елның 29 ноябрендә Татарстанның Тәтеш районы Күшке-Яңа Тимбай авылында ярлы крестьян семьясында туа. Әйткәнебезчә, алар гаиләсендә ике яшеннән чуваш язучысы Игнатий Иванов-
выЦ улы Мефодий тәрбияләнеп үсә. И. Я. Яковлев мәктәбен тәмамлап укытучы булганнан соң, Мефодий ял вакытларында Күшкегә кайта. Бу елларда инде ул чувашлар арасындагы революцион хәрәкәткә катнаша. Кечкенә Петя әнә шул Мефодий Игнатьев йогынтысында үсә. Укытучыларны үзенә бер төрле зур кешеләргә санап, ул малай чагыннан ук укытучы булырга хыяллана. Үз авылларында башлангыч мәктәпне, аннары ике класслы училище тәмамлаганнан соң, 1919 елда Тәтештәге педагогия техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан сон. Петр Тихонович Ульяновскида чуваш техникумы каршындагы җидееллык тәжри- бә-күргәзмә мәктәбендә эшли. Аннары аны Ульяновск өлкәсе Богдашкино районы Иске Алгаш авылындагы колхоз яшьләре мәктәбенә эшкә күчерәләр. 1930 елда Сенгилейдоге тулы булмаган урта мәктәпкә директор итеп җибәрәләр. Бу мәктәптә ул 1935 елга хәтле эшли. 1935—1942 елларда П. Петров — Секгилей районының халык мәгарифе бүлеге мөдире. Бу елларда ул читтән торып Ульяновскидагы педагогия институтын тәмамлый.
1942 елда фронтка китеп, җиңү көне җиткәнче сугышка катнаша. Рядовой солдаттан рота командиры булып күтәрелә. Сугыштагы батырлыклары өчен хөкүмәтебез аны орден һәм медальләр белән бүләкли.
Сугыштан соң Тихон Петеркки дүрт ел Сенгилей педучилнщесында эшли. 1950 елда Казанга күчеп килә. Биредә алты ел буе Совет районының халык мәгарифе бүлеге мөдире булып, аннары, пенсиягә чыкканчы, шул ук райондагы 12Ө нчы урта мәктәпнең директоры булып эшли.
ВАСИЛИЯ ЮДИН.