Логотип Казан Утлары
Шигърият

БИЗӘК


Бизәк җимшәне
Такталарда, ташта, ефәкләрдә Еллар кичкән сурәт, кул эше Үлгәнче үк бездән тартыл алган Җаныбызның матур өлешен.
Ә гомерләр бәлки кыскаргандыр, Ә җан ләкин һаман баеган...
Бизәктәге гөлләр арасында
Адашканнар безнең кайгылар, Бизәктәге гөлләр арасында Өмет, хыялларның иң шәбе...
һәр кешегә һәрчак җимеш биргән Бизәктәге гөлләр җимшәне.
Еллар, юллар аша килеп җитеп,
Бәхетемә тигән көмешем
Ялтырамый,
Бары тик яктырта
Юлларымның авыр өлешен...
Тәрәзәнең йөзлекләрен дә
Терәзелер—өйнең якты иузлеро. Ш. А н а к
Пешерә кояш, җебетә яңгыр,
Куыра суык, каера давыл
Ә йөзлекләрдә — канат җәйгән кош,
Курыкмый да ул,
Куркытмый да ул1
Сандугач та ул,
Күгәрчен дә ул,
Җир яралгысын тапкан үрдәк тә,
Беркатлы да ул,
Мәгънәле дә ул —
Башы барларга үзе бер мәктәп.
Тәрәзәләргә, безнең йөрәккә Менә шундый кош оясын корды. Хөррият сөйгән күңел символы — Ул — һәр кешегә елмаеп торды.
Ә тәрәзәләр — өйнең күзләре, Күзе яктының өмете якты... Әлегә кадәр безнең тәрәзне Күңеле якты кешеләр какты.
Урыс капка
Татар йортларында урыс капка. Җилне сизә келәсе — Ачылырга гына тора, белә Дуслар гына керәсен.
Капкаларда безнең һич булмаган Тешен ыржайткан җанвар. Имән баганада имән кояш.
Шул кояшта ямь, җан бар.
Капкалардан безнең кергәндә үк Урап ала җылылык...
Шәп капкалар күптер җирдә, ләкин Моңардан да чыны юк.
Татар йортларында урыс капка.
Сынаган аны вакыт.
Йомшак җил дә керә ала хәтта, Ә кереп булмый ватып — Кояшы җимерелә...
Ашны олылавыбыз
Табагы белән татлы аш, Ашны табын аш итә. Матур итеп бизи белсәң, Таш та тамактан үтәр.
Таш бирмибез, аш бирәбез Бизәкле табакларда.
Ашы татлы, табак затлы Дип табынны мактарлар.
Табынны мактаган кеше
Бездә абруйлы, санлы —
Күпне күргән, күпне белгән, Урыны түрдән аның.
Күзнең явын алыр өчен һич бизәп маташмадык. Матур булса да, Авызны
Ерта ич майсыз кашык.
Алданыр сиңа! Алданмас Мең мәҗлес күргән авыз... Ә табакка бизәк салган Ашны олылавыбыз!
Ашны олылаган кеше — Кайда булсаң да күзәт — Эшкиндереп ямь бирүче Җирдәге иң зур бизәк!
Җирне рәнҗетмәсен адымым дип. Үкчәләргә шунда бал сыла — Итек кисәң әгәр барыбер бит Җир өстенә каты басыла.
Итек матур булса, җир рәнҗемәс Дигәннәрдер безнең бабалар — Кунычларга алар төшергәннәр. Тамчы гөлләр, кызыл алмалар.
Сәйраннарда бизәк нурын сипкән. Ачылып киткәч низаг йозагы. Җир рәнҗегән — итек бизәкләрен Каплап алган сугыш тузаны.
Аһ, ул тузан!..
Кайбер капкаларга
Мөһер суккан дегет сыман ла — Сикреп-сикреп биегәндә хәтта Коелып калмый. Ныграк сылана.
Тузанлымы, тузансызмы итек, Бизәклеме, әллә гадиме — Җиргә эзен сала, ә эзләрдә Аяк түгел, Тарих адымы.
Беләзек
Бернинди до бизен булмас Богау белезегендо._
I
Беләкне беләзек буса, Куллар нык була диләр... Авыр эшкә тотынганда Беләзек кигән ирләр.
Ирләрнең беләзекләре — Җитен я киндер тасма.- Аны кулга ураганда Очына гына басма —
Кылычка тотындырырсың
Чалгы тотасы ирне.
Кылыч бизәсә дә кулны, Ул кул бизәмәс Җирне.
II
Биле йөзек. биле нәзек, Белегендә беләзек...
(Татар халык җыры)
Кул бизәге беләзек лә, Алтыннан һәм көмештән .. Кызларның бөтен гомере «Бәлки»дән һәм «имеш»тән.
Көмеш беләзек тә безгә
Әлегә ярап тора,
Безнең беләкне егетнең Алтын куллысы тотар!
Басты заман, басты дошман, Басты тасма очына.
Кыз беләге түгел, кылыч
Ятты егет учына.
Яу кырында бүз егетнең
Алтын куллары талды...
Кыз беләгендә нибары Көмеш беләзек калды.
Бизәнүдән кеше әллә Бераз гына бизгәнме? — Матурлыкка омтылганда Никтер үзен бизәми.
Матурайта урамнарын, Матурайта каласын Матурлыкны иң яраткан Бу табигать баласы
Алачыкта хәтта алтын Ялтырамый лабаса.
Бизәнүдән нинди мәгънә Өен матур булмаса.
Илең, җирең, йөргән юлың һәм күңелең дөньясы?!.
Син бизәкне олылама, Ул сине олыласын!
һәм ул безне олылар да. Күңелем белән сизәм мин... Үзгәрә, ахры, үзгәрә Бизәкләрнең бизмәне...
«**••*•*«*•