Логотип Казан Утлары
Публицистика

БҮГЕНГЕ АВЫЛ КЕШЕЛӘРЕ


Ике очрашу
олхоэда беренче секретарь килгәнне кетәләр иде Колхоз башлыклары дулкынланалар, моның сәбәбе һәркемгә ачык: секретарь көн саен килеп тормый, килергә булган икән, димәк, нигезе бар; аннары килеп, елның гадәттәгечә килгәне түгел, коры җилләре белән айкалып килгәне, секретарь нинди уй белән йөри бит әле.
Колхоз председателе һәм парторг белән бергә, Сәли- муллинны көтү минем өчен, бу язмаларның авторы эчен дә, кызык иде. Моннан җиде еллар элек минем Нурвахит Исламович белән бер очрашканым бар иде инде. Нәкь менә шулай дулкынланып, аның килүен кәгәләр иде колхозда. Аның әле беренче секретарь булып сайланган гына чагы иде. Председатель кабинетына ул кинэтрәк килеп кергән иде. Бик кызу килеп керде, ничектер бөкрәя тешеп, янтаебрак атлый иде. Мин аны күптәннән белә идем, әмма андый кыяфәтен беренче күрүем иде. Ул миңа әстенә алган җаваплылыктан бекрәебрәк калган кебек тоелып китте. Председатель, урыныннан торып, аны каршыларга чыкты. Солимуллин. юл уңаенда, миңа учын төртеп узды да председательгә шундук сорау яудырырга тотынды: сөт саву ничек, дәүләткә икмәк сату ничек, тезелеш нигә тукталган, ни өчен урылган иген юл өстендә ауный?
Менә хәзер дә Сәлимуллин председатель кабинетына кинэтрәк килеп керде һәм шундук председательгә таба юнәлде. Ләкин бу очрашуда ул үзгәрәк иде. Буйга да озынрак, җилкәгә дә киңрәк, битендә дә җыерчык әсәре күренми, коньяк кояшы аның битен тип-тигез итеп каралткан иде. Тегә чактагы кебек, ул шундук сорау яудыра башлады, ләкин бу юлы председательгә түгел, миңа.
— «Москва» журналыннан «Инженерлар» дигән әсәрне укыдыңмы? — диде ул, гүя без кичә генә аерылышкан төсле. Минем җавапны да кетеп тормастан, үзе үк аңлата да башлады:—Менә, ичмасам, бүгенге кеше бирелгән анда. Белемле кыю, намуслы! Молодец авторы! Характерның чын асылын тотып ала белгән. Юкса ничек килеп чыга? Кайберәүләр, геройны тормышчан итәбез дигән булып, аның әстенә кырыкмаса-кырык кимчелек оялар. Аның кай тешоннән үрнәк аласың соң? Үзе опө, җитмәсә, уңай герой дип исәпләнело.
Солимуллин җитез табигатьле, бер халәттән икенче халәткә ул бик тиз күчә ала:
— «Хмельины укыдыңмы? Укы—киңәш итәм Авторы — Горький мәктәбе кешесе. Укыйсың-укыисың. бор заман курка башлыйсың, сине Себер купецы йонтәс кулы белен эләктереп алып, мәче баласын буган кебек, буыл үтерер тосле тоела башлый. Ә табигать, табигать нинди сурәтләнгән! Минем беркайчан да тайгада булганым юк, укыгач, тайганы аркылыга-буйга йереп чыккан тесле булдым.
Бетон гәүдәсе белен председательгә таба борылды:
— Хәбәрче иптәшкә культура сараен күрсәттегезме әле, больницаны күрсәттегезме? Күрсәтмәдегегмени? Киттек! Вакыт уздырып угырмыйк.
Культура сараена әле яңарак кына утыртылган алма бакчасы аркылы чыктык. Мәһабә: зур бина каршысында Сөлимуллин тукталды:
— Түбәсенә игътибар ит. Күрәсеңме, теге яктан бераз биегрәк. Моны председатель Кадыйроә шулай эшләтте. Ул яктагы түбәне нибарысы ике метрга күгәрделәр, шуның аркасында тагын бер естәмә кат барлыкка килде. Анда аларның уку залы белән парткабинетлары. Өстәвенә, тагын бер бүлмә чыкты әле.
— Анда кемне урнаштырдыгыз? — диде ул, председательгә борылып.
— Комсомол секретареның кабинеты юк иде, шуңа бирдек,— диде Кадыйро» тыныч кына.
Культура сараенын эченә кергәч, Сәлимуллин тагын аңлатма бирә башлады:
— Тамаша залы белән фойе арасында капитальный стена-колонна юк. фанердан ясалган щитлар гына. Фанерларны алдыңмы — тамаша залын алты йөз кешегә хәтле арттырып була. Казанның Академия театрында ничә урын? Җиде йөзме? Күрдең, монда, колхоз культура сараенда да академнан аз гына ким.
Тагын председательгә табан борылды:
— Хәбәрче иптәшкә шулармы сөйләдегезме әле? Аңламыйм, агна буе нәрсә сөйләшеп йөрдегез сон сез? — Сәлимуллин берәр нәрсәдән канәгать булмаса, шундук председатель белән «сез» дип сөйләшә башлый.— Сез культура сараен салу тарихын сөйли торыгыз, ө без Симунов белән парткабинетка кереп чыгабыз.
Культура сараен салу чыннан да кызыклы икән. Беренче булып зур культура сараен «Память Ленина» колхозында салырга уйлаганнар. Социалистик Хезмәт Герое Әһлиуллии җитәкчелек иткән колхозда. Әйбәт итеп, сызымны бозмыйча салганнар. Төзелешкә башка колхозларның да җитәкчеләре килеп йөргән. Председатель Кадый- ров белән парторг Симунов та төзелешкә күз төшергәннәр: аларның да шундый культура йорты саласылары бар бит. Бер авылда булган эш көне-сәгаге белән бөтен районга тарала: күршеләр культура сарае сала, шәһәр театрлары кебек, ә без кемнән ким? Колхозчыны хәзер акча да икмәк белән геиә яшәтә алмыйсың, аның ихтыяҗы бик зурайды, уку залын да, шәһәрчә клубларын да, спорт мәйданнарын да бир син аңа! Шунсыз син аны кызыксындыра да, эшкә дәртләндерә дә алмыйсың...
Клуб ачылу тантанасына күрше колхозлар зур бүләкләр белән килде—авылдагы матур гадәтне бозмадылар: кем пианино, кем баян дигәндәй, хәлле-хәленчә. Үзләре культура сарае салса, шуны ук ала бит бүләккә. Бәйрәм тантанасыннан кайткан чакта проектның сызымнарын сорап алдылар, Әһлиуллинга алар инде кирәкми, ә проект идарәләреннән алдыра башласаң, өстәмә акча түләргә кирәк
Кадыйров рәттән берничә төн утырып, сызымнарны тикшереп-барлап чыкты, тегесен болай итсәк, монысын тегеләй итсәк дип, инженер белән, тезүчеләр бригадиры белән киңәште Киңәшле эш таркалмас, ди. үзләренә кирәкле, файдалы кабинетларны, уңайлы җайланмаларны керттеләр дә тотындылар җиң сызганып авылны клублы итәргә! «Гигантхтан күрмәкче, күрше «Волга» колхозы дәртсенде. Күптән түгел Апае районыннан килгәннәр, алар да «Гигант» тәҗрибәсеннән файдаланмакчы булалар.
Сәлимуллин парткабинеттан безнең янга килде Председатель белән әңгәмә булганны белгәч, иренне кыса төшеп:
— Сиздеңме инде, колхоз бухгалтериясендә миллионнар кайдан, нәрсәдән җыелганны? Теләсә нинди эштән файда табыл була Әйе Акыл белән, уйлап-киңәшеп эшләргә генә кирәк,— диде.
Төзелеп ята торган больница шәһәрчегенә кагылдык. Әгәр бу бина авырулар өчен дип салынмаса, аның коридорында ел саен бик иркенләп җиңеп атлетика ярышлары үткәрергә булыр иде. Коридорның озынлыгы, иркенлеге таң калдырды мине. Бүгенге колхоз авылына культура килү, фәннең соңгы сүзе кушканча итеп, торак-кенкүреш биналары салдыру — болар барысы авылның киләчәге матур буласына, колхоз яшьләренең шәһәр культурасына бик тиз якынлашачагына ышандыра иде. Райком секретаре Сәлимуллин боларның барысын миңа эшләгән эшләре белән мактану өчен түгел, азылның киләчәге өметле икәненә инандыру өчен күрсәтеп йөргәнен аңладым. Вакытын булеп, сөйләп йөри икән, ул, димәк, эшләгән эшләренең мә. ьнәсен мин дә аңлап калсын дип тырыша.

Сәгатен» карап алды, ирен чите белән көлемсерәде:
— Бәлки хәзергә җитеп торыр. Киләсе елны тагын очрашырбыз. Төн бит инде. Ә миңа әле өйгә кайтырга, кырык километр юл узарга кирәк.
Туй килә
Әни кеше бу көние күптән көтә иде. Николайны әле Колька дип йергән заман- н.рда ук ул елкән классларда укучы кыз балаларга озаклап карап тора, ана кешегә хас бер ягымлылык һәм борчылу белән, боларның кайсысы минем киленем булыр икән, дип уйлый иде. Николай армиягә киткән чагында, кем кызы минем улым тирәсендә чуала, дип тә кызыксынды. Ә менә ул көн кетмәгәндә килде. Улы кайтып, туйга әзерләнергә кирәклеген әйткәч, каушады да калды. Төне буе елап чыкты.
Куәс чиләгеннән, камыр баскан җиреннән кулын алып, билен турайтты, сынаулы караш белән улына карап торды. Ул өстәл янында утыра. Сүзен әйтте дә тәрәзәдән күзен алмый. Киң җилкәле аның улы, күлмәгенә сыеша алмастай киң җилкәле. Армиядән кайткач та биш-алты көн генә бәйрәм итеп йөрде дә эшкә чыкты. Фермада мактап туймыйлар үзен. Бригадир ярдәмчесе Михаил әйтеп торды, егет җиллә, эшкә җәптәш, тотынган эшен коеп кына куя. Бүләк бирәселәр, имеш, туй көнен генә көтеп торалар. Җаны җылынып китте әни кешенең, кыз чагындагы кебек, җыр җырлыйсы килде, күзенә яшь бөялде. Улына бик тә ягымлы бер сүз әйтәсе килә иде, әмма теленнән кетелмәгәнрәк сүз ычкынды:
— Әтиеңне чакырасыңмы туйга, чакырмыйсыңмы?
Николай алдында торган сөтле чүлмәкне читкәрәк этеп куйды да әнисенә таба бөтен гәүдәсе белән борылды. Йөзе ак, чиста, кызлар бите кебек алсуланып кабынган, ә күзләре кырыс, кашлары җыерылган. Әтисе Сашканың да кашлары шундый иде, ирене юкарак та, борыны гына кәкрерәк иде.
Әтисенең тавышы белән үк җавап бирде егет:
— Ничә мәртәбә әйтергә була инде сиңа, өни?1 Әйттем бит булмый дип, нигә чит кешене туйга чакырып, бәйрәмнең ямен җибәрергә!
Сүзен әйтеп бетерүгә, урындыгын дөбердәтеп өстәл яныннан торды һәм, бүтән бер сүз дә әйтмичә, өйдән чыгып китте.
Әни кеше авыр гына бер көрсенде, күз яшен тыеп, тагын камырын басарга кереште. Иртәгә туй!
Иртәгесен иртүк аларга ахирәт дусы Наталья Назарова килеп керде. Сугыш башыннан башлап бергә фермада эшләделәр Авыр чакларны да бергә үткәрделәр, хәзер менә бүләген дә алмашлап алалар, берсе — күп итеп сөт сауганга, берсе — бозауларны таза-көр итеп үстергәнгә.
Наталья капкадан килеп керергә дә өлгермәде, шаулый да башлады:
— Бу нәрсә дигән сүз бу?! — Бер кулын югары күтәрде, икенчесе белән чигүла сөлгегә төргән бүләген кысып тотты: — Өйгә килен төшерер вакыт җиткән, ө ишегалдына кул да тимәгән!— Лапас стенасына сөялеп куелган көпчәксез мотоцикл янына I юртып килег; җитте. — Бу тагын ниткән ватык арба?! Киленнең кардәш-ыруы булдыксыз икәнегезне күреп китсен дип куйдыгызмы? Ватарга дисәң—оста, төзәтергә дисәң — җилләр искән! —Йорт баскычына тагын да тавышланыбрак килеп басты: — Хатын-кыз заты бармы бу йортта?—Баскыч төбендә яткан юеш мунчаланы һәм әле генә идән кырып юган чыра пычагын аягы белән читкә селтәп, дөбердәп баскычтан менә башлады. Каршысына чыгып килгән Николайга ябырылды:
— Ә тройка кайда? Шөлдерле-чуклы атлар кайда? Мин бит синең әниеңә әйтел хунтам иде»..
— Кими бит каршыда гына тора, урамны гына аркылы чыгасы бит,—дип акланырга маташып карады Николай, Наталья түти ишетергә дә теләмәде:
— Өйләнү —урам аша чыгумыни? Әгәр бик беләсең килсә, тройканы йөк ташырга алмыйлар, күрше-күләнгә туеңны күрсәтергә алалар. Яңа тормыш башлавыңны матур итеп күрсәтергә кирәк!
Күңелендәген аударып бетерде бугай, шаулаган тавышка баскыч төбенә чыгыЛ| ишек яңагына сеялгөн анага кулындагы төргәнен сузды:
— Мен® сезгә бәләкой ген® күчтәнәч алып килдем. Бибинур пешереп бирде. Аларның бәйрәмендә яшьләргә чәкчәк каптЫрып карыйлар икән. Ике яшьнең тормышы чәкчәк кебек баллы булсын, тату булсын, дидем.
Аннары Егор дәдәй килде. Ул — ферма каравылчысы. Карт инде, бите яргаланып, кояшта каралып, җилде каешланып беткән, күп сөйләшергә яратмый, сеңелесеиә гаепчеген сузып:
— Мен®, Зоя Ивановна, үзең ачып карарсың туй узгач,—диде. Кулына тоткан ботлы-чатлы таягын тукылдатып, читкәрәк китте.
Вера Еруслановна ире белән килде. Николай абзый картон ящиктә нидер алып килде, ул кибетче булып эшли. Соңгы кеше булып Михаил Никитин килде. Аның, кайчан карама, эше тыгыз. Килде дә ашыктыра да башлады;
— Килесе кеше килеп беттеме? Башладык булмаса!
— Ә син, энекәш, команда бирергә ашыкма,— диде Егор дәдәй. аны туктатып.— һәрнәрсәнең җае бар, табаның да мае бар. Башта ипләп кенә туй башы сайлыйк. Ягъни башкода! Аннан ары бәйрәмне башлап җибәрсәк тә ярар. Кемне сайлыйбыз? Минеме?
Вера авызын каплап кәлеп җибәрде:
— Синнон ниткән туй башы чыксын, беренче рюмканы аударуга сине бит әстол астыннан эзлоргә туры киләчәк.
— Ә син, чибәрем, кытакламыйчарак тор, яме Минем дустым Зәйнулла әйтә, сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый, ди. Бозау икәнеңне исеңнән чыгармый тор.
Аның сүзләреннән рәхәтләнеп бер көлделәр дә, туй башы итеп Наталья Назарова- пы — иң җитез, иң үткен телле хатынны — сайлап куйдылар. Наталья түтәй дилбегәне шундук үз кулына алды.
— Син, Михаил, чәчрәп алга чыкмый тор. Фермада син начальникмы? Бик җиткән шунысы, монда син рядовой кардәш — Аннары Егор дәдейгә таба борылды.— Ботак- сатаклы шундый таякны каян эзләп таптың син? Я, ярый, кайда егылганыңны таягыңнан танырбыз! — һәммәсенә күз йөртеп чыкты.— Бүтән көтмибез. Юлдагылар юлда кушылыр безгә.
Наталья, туй җыенын үз йорты янында калдырып, кәләш өенә үзе генә керде. Кире әйләнеп чыкты да, кулларын җәеп:
— Кәләшкәебез әзер түгел әле. Кояш болыт астына кергән. Толымына кояш нурын кушып үрергә дип, кояш чыкканны кетеләр.
Икенче мәртәбә керүләре дә бушка китте. Өченче мәртәбә кергәннән соң гына туй башы кияү ягы кунакларын уз артыннан ияртеп алып кереп китте.
Ачык капка тебенде кунакларны кәләшнең әтисе Александр Алексеевич Данилов каршы алды. Өстендә погонсыз офицер кителе. Кительдә — фронтта алган орден- медальләре.
— Рәхим итегез, кадерле кунаклар Көрегез, кер, товарга күз төшерегез.— Кулларын җәеп, Никитиннарны һәм аларның туган-тумачасын өйгә чакырып, сөйләнүендә булды: — Кызыбыз князьләр нәселеннән түгел, ихтимал, сеякләре ул кадер үк нәфис түгелдер, бите дә бәлки ул кадәрле үк ак түгелдер, халык бит әйтә: биткә салып су эчәсе түгел, ди. Шулай да мактанып әйтүем булмасын, матурлыкны әҗәткә сорал торасы юк.
Кәләш йортыннан алсуланып, салмаклана тешәл чыктылар. Ә Егор дедәй таяксыз атлый иде инде. Әлле оныткан, әллә Вера Еруслановнага таяксыз да йери алганын күрсәтергә теләгән. Тез басыл а>лый, һәрхәлдә, гадәттәгедән теэрөк атлап бара.
Авылдашлары туй җыенын агымлы елмаеп озатып калалар Кайберәүләр алдан юрур гына барган кияү белән иелешне көнләшеп озата.
Туй җыены зур капкалы, тәрәзә йөзлекләре нәкышләп бизәлгән бер йорт яныннан узганда, кал-кара киемле, монашкалар кебек, яулыгын ияк астыннан ук китерел бәйләгән бер карчык, тешсез авызын мүкелдәтел, үзе белен янәшә эскәмиядә утырган күршесеннән:
— Кем бәйрәм итә бүген? — дип сорады
— Даниловлар кызларын кияүгә бирәләр.— дип, карчыкның колагына үрелеп кычкырды тегесе.
— Кемгә бирәләр соң?
РӘМЗИ МАКСУДОВ ф БҮГЕНГЕ АВЫЛ КЕШЕЛӘРЕ ф
— Зойка малаена. Фермада мал караучы егеткә.
— Нишләп мин белмим соң ул Зойканы?
— Сугышта үлгән тимерче Иван кызы бит инде. Инде әнә әйләнерлек улы үсеп җитте. Фермада бик мактыйлар үзен. Булдыклы егет, диләр.
Карчык күршесен колагына кулын куеп тыңлап бетерде дә, авыр гына урыныннан күтәрелеп, ике куллап таяк башына тотына-тотына, киез каталарын кыштырдатып, үз капкаларыннан кереп китте.
Туй җыены Никитиннар йортына килде.
Никитиннарда озак бәйрәм иттеләр. Гитара кагып җырлаган яшьләр җыры да, моңлы солдат җырлары белән тол хатыннар җь.ры да әллә ни гомер ишетелеп торды. Җырлыйлар кунаклар, бииләр, тагын өстәл янына утыралар, әйтелгән тостларның исәбе онытылды инде.
— Ә кияүнең әтисен мактадыкмы әле без, мактамадыкмы әле без? — диде теле бәйләнә башлаган юан бер хатын, озын буйлы ябык иренең пиджак чабуыннан тартып.
Табын тынып калды.
Наталья — туй башы — тынып калган кунакларга күз сирпеп алгач, шундук естәл яныннан күтәрелде. Өстәл кырыенда чүмәшеп кенә торган Зоя Ивановнага — кияүнең әнисенә карап:
— Сал әле миңа, Никитина синең кулдан эчәсем килә, кунакларны да кыстасыннар,— диде.
Бокалын баш естенә үк күтәреп, гадәттәгедән катырак кычкырып әйтте:
— Әйдәгез, бу йортның хуҗасы саулыгына күтәрик. Менә бу йорт та, ихата да, мал-мөлкәт тә аның кулы белән табылган. Хәзер менә улының туе бара.— Урындыгын дөбердәтеп, өстәл яныннан чыкты, өни кеше каршысына килеп чәкеште:
— Әйдәле, Зоя, Иван дәдөй кызы!
Башкалар да селкенешеп алдылар әни кеше белән чәкешергә үрелделәр.
Күңелсезләнә язып калган туй яңадан җанланды, яңадан шаулап, тулып ташый башлады. Өйдә дә, ишегалдында да күңел ачтылар. Егор дәдөй үзенә каяндыр яңа бер таяк табып алган, шуны тоткан көе биергә азаплана. Күрәсең, аның көченә ышанып җитмәгән сеңелесенә сабак укытырга булган.
Әни кеше кунакларга, шау-шулы яшьләргә карал яшь чакларын искә төшерде. Авыр заманга туры килде аның яшьлеге. Җан сөйгәне белән очраша гына башлаганнар иде, сугыш башланды. Башкалар, ичмаса, егетләрен кеше күз алдында озатып калдылар, ә ул озата чыгарга да кыймады. Аннары хат көтте, хат килмәде. Егетнең әтиләре кайгы хаты алдылар.
Сугыштан соң мәхәббәткә сусаган йөрәк тагын бер кабынып алды. Николайның әтисе белән узган бер ел бер көн кебек кенә үтеп китте. Язмыштыр инде. Бактың исе аның читтә хатыны һәм баласы бар икән. Күлмәк-ыштанын юып, чемоданына тутырды да өйдән чыгарып җибәрде. Күңел җылысын бөтенләе белән улына бирде—
Туйдан тан беленер алдыннан, икенче әтәч кычкыргач кына таралаштылар. Наталья, йокларга ятар алдыннан, кияү белән кызны эзләп тапты, алар лапаста ялгыз гына утырып торалар иде. Алар янына утырып, киленне кочаклады да, җебеп киткән борынын тартып:
— Йокы килми әле,—диде, кул аркасы белән күз яшен сөртте һәм шыпырт кына сөйли башлады: — Сезгә күңелдәгене әйтергә телим, ничек әйтергә — белмим. Нигә мин шундый үткен хатын дип беләсез? Тумыштанмы? Юк. Михнәт күргәнгә. Төшеп калмадым, югалмадым, торган саен ныгая бардым. Ә менә синең әниеңә, Коля, сине аякка бастыру җиңел булмады.— Наталья кулын селкеп куйды.— Сүзем ул түгел лә минем. Безнен заманда тол хатын да йорт та салырга, йортын алып та барырга булдыра ала. Аның япа-ялгызына гомер буе аркасын салкын стенага терәл яту кыен булды. Ә бит ул нинди лачын егет үстерде. Кешеләрдән дә хөрмәт зур аңа. Хәзергесе заманда кунакка да белгән-белмәгән кешегә килмиләр.— Аяк өстә басты, китте, кире әйләнеп килде дә әкрен генә әйтте: — Саклагыз, балакайларым, әниегезне, ул сезнең бәхетегезне саклар—
Кияү белән кыз — Анна Александровна һем Николай Александрович, хәзер инде икесе дә Никитина, яшьтәшләрен озата-озата, байтак йөрделәр әле. Алар да, кунаклар ла төн буе тәрәзә артында йөргән бер кешене сизмәделәр
Иртәгесен тәрәзә буена еелген папирос төпчекләрен себереп кенә ташладылар.