Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ. ЗАМАН. ГЕРОЙ


Тәнкыйтьче Мансур Вәлиев белән язучы Аяз Гыйләҗев әңгәмәсе
әнкыйтьче. Сез каршы килмәсә- гез. мин бу әңгәмәне бүгенге герой мәсьәләсенә багышлау ягында.
Язучы. Юк, мин каршы түгел. Кызыклы һәм кирәкле мәсьәлә. Әдәбият мәсьәләләрендә теоретик булмасам да, һәр язучының иҗат практикасында т^ге яки бу әдәби мәсьәләләр, шул исәптән, заман һәм бүгенге герой турында уйланган чаклары еш була. Әнә шул мәсьәләләрне үзенең иҗат практикасында чишә-чишә, язучының ышанычы, иманы, зәвыгы тәрбияләнә. Минем бу сөйләшүдә катнашуым да, барыннан да бигрәк, үз тәҗрибәмне уртаклашу дип каралырга тиеш, әлбәттә. Ә язучы буларак, герой проблемасы мине төрле яктан, төрле аспектта кызыксындыра.
Тәнкыйтьче. Билгеле, бу сөйләшүне дә күп юнәлешләрдә алып барырга мөмкин булыр иде. Чөнки герой проблемасы әдәбиятның иң үткен мәсьәләләренең кисешү ноктасы кебек бит ул, анда әдәбиятның тормышчанлык көче дә, дөньяны танып- белү чарасы буларак әһәмияте дә, идея- эстетик кыйммәте дә чагылыш таба. Ләкин минем үземне барыннан да бигрәк бүгенге геройның тормыш белән бәйләнеше борчый. Чөнки соңгы елларда чыккан күп кенә проза әсәрләрен алсаң, андагы геройларның еш кына тормыштан, бүгенге тормышта чишелә торган иң әһәмиятле конфликтлардан артта икәнлекләрен, еш кына безнең әдәбият геройларының инде тормышта чишелгән яки чишелү юлы табылган мәсьәләләр белән гомер уздыруларын күрәсең. Бу бигрәк тә хәзерге чорда — тормышның һәрбер өлкәсендә ачыш, табыш, яңарыш кайнап торганда үзен нык сиздерә. Нәкъ менә шушы нәрсә безнең әдәбиятны бүгенге укучының гаять югары күтәрелгән рухи дөньясыннан аерырга мөмкин бит.
Язучы. Гомумән алганда, сезнең белән килешми мөмкин түгел. Ләкин, минемчә, мәсьәлә монда тагын да катлаулырак тора. Мәсәлән, мин язучының үзен әсәрнең төп һәм иң мөһим герое дип исәплим. Әгәр автор үз халкының улы икән, үз чорының гражданины икән, үзе яшәгән ва-кытның каршылыкларын, тирәнлеген тулаем аңлап, тормыштагы көрәшләргә җаны- тәне белән катнаша ала икән, бу авторның әсәрләре кызыклы һәм файдалы булып чыга. Дөрес, монда талант дәрәҗәсен дә, ул талантның кемгә, ничек хезмәт итүен дә онытып җибәрергә ярамас. Сүзне талантлы кешеләр турында, чын язучылар турында алып барыйк. Кабатлап әйтәм, әсәрнең бөтен тукымасы, уңышы-уңышсызлы- гы, уты-ялкыны, мәхәббәте-нәфрәте язучының үз шәхесенә бәйләнгән. Язучы кәгазь- каләм тотып тумый, әлбәттә. Ул тормышның төрле юлларын уза, хезмәтнең ачы- сын-төчесен татый. Кемнәрдер аның рухи дөньясын баеталар, кемнәрдер киметәләр. Язучының биографиясе — аның иҗатын билгеләүче төп факторларның берсе. Кеше буларак кайда, нинди шартларда чыныккан ул, тормышта һәм әдәбиятта аның рухи юлдашлары кемнәр, болар барысы да иҗат процессында зур урын тота торган факт
Т
лар. Әгәр до без бүгенге кайбер язучы* лармын > геройлары тормыштагы геройларда < артта калалар* дибез икаи. моның тамырына күз салырга мәҗбүрбез. Димәк, безнең ул яг/чыларыбыз үз юлларыннан узмаганнар, үз темаларын тапмаганнар, үз йөзләрен эзләмәгәннәр. Үз темасын тапкан икән (ә теманы бары тик ниндидер бор мохиттэ яшәп, шунда эшләп, шунда керешеп кенә табып б/ла), бу кешо тормышта һәм әдәбиятта үз сүзен әйтә ала! һәр язучыны тәрбияләгән, аңа язучы һәм гражданин буларак олгерсргә ярдәмләшкән өлкә була. Заводмы бу. колхозмы, фән оешмасымы — барыбер. Әмма билгеле бер урын, өлкә була һәм язучы, кеше буларак, шушы үзе белгән олкә очен җавап бирә. Барлык өлкәләрне, темаларны ко-чарлык, персонажларны иңләрлек язучы булуына шиклэнәм мин. Безнең заман — фән заманы. Безнең заманда фән эшчеләре арасында специальләшү көчойгәннән- квчпя бара. Язучыга шушы катлаулы, күп белем, эрудиция сорый торган заманда үз урынын таба белү бик авыр. Таба калган очракта бу аның бәхете.
Тонкыйтьче. Ләкин фон олкесендеге үз- герошләр һәм специальләшү турында сөй-ләгәндә без бу процессның тискәрә якларын да истән чыгармаска тиешбез. Мәсәлен, специальләшү галимнәрне гаять күп торле тармакларга бүлде һәм анарның аралары торган саен ерагая, бор-берсен аңлау момкинлеклоре торган саен кыенлаша бара. Шуның кебек, әдәбиятта язучының уз темасын, тормышны өйрәнүдә үз юнәлешен булдыру кебек кирекло һем әһәмиятле нәрсә дә язучыларны бер-бәр- сен аңламаслык дороҗогә житкермәсон иде. Ачыграк итеп әйткәндә, сш кына шундый холләр була: теге яки бу язучы (бигрәк тә бу яшьләр белән шулай була бугай) тота да тормышның бер тармагын ала. Бу факт үзе. әлбәттә, без сойли торган специальләшү дигән сүз. Ләкин аннан сш кына нәрсә килеп чыга соң? Авторның әсәрендә әлеге тармакта бара торган вакыйгалар, ботен детальләре белән кертелгән эш процесслары һәм, гомумән, бу тармакның ботен спецификасы була, ә менә шул кешеләрнең башкаларга да бик якын һәм аңлаешлы, аларны да дул-кынландырырлык рухи дөньясы кешенең асыл табигате ачылмаган була. Шуңа күрә алар башкалар эчен кызык та, кирәк та булмыйлар. Моннан шуны әйтәсем килә- язучы тормышның теге яки бу олкэсснә кереп чумганчы, аннан нинди нәтиҗә, безнең әдәбиятыбызны баетырлык һәм кешенең яңа бер асыл сыйфатын ачып бирерлек нинди хакыйкать табып чыгачагын алдан уйларга тиеш. Әдәбиятның төп максаты ахыр чиктә тормыш төрлелеген чагылдыру түгел, ә кеше характерын төрле яктан ачу бит. Минемчә, без әле менә шуны иыклап аңлап бетермибез буга».
Язучы. Әйе. язучы-а тиз генә теләсә нинди темага барыл тотынырга мөмкин дигән караш, кызганычка каршы, әле еш очрый. Безнең тәнкыйтьчеләр еш кына тоталар да Нурихан Фәттах, Әхсән Баян кебек прозаикларга: «Нигә сез сугыш елларын язасыз да нигә сугыштан соңгы елларны тугылыйсыз?* — дип бәйләнәләр. Минем үземә дә бу сүзне еш ишетергә туры килә. Нурихан белән Әхсән нигә шул чорны ижат итмәсеннәр?! Алар шул чор кешеләре! Алар шул чордагы тормышны төзүдә катнаштылар! Шул чор геройларының эчке һем тышкы дөньяларын үзләштерделәр, аларның күңелләрендә шул вакытлардагы уннарча, йөзләрчә вакыйгалар, гыйбрәтләр саклана. Шуның өстенө алар шул чорда яшәгән, көрәшкән совет кешеләре алдында бурычлы- Нуриханнар. Әхсәннәр күрде ич аларның авыр, әмма мек- таулы көрәшләрен! Алар житкермәсе, киләчәк буыннарга ул чорны ком җиткерер?..
Тәнкыйтьче. Ләкин шул ук вакытта мәсь-әләнең икенче ягы да бар бит әле. Заман һем чор белән тыгыз бәйләнештә яшәгән, аның һәрбер үзгәрешен йөрәге белен сизеп, аның өчен шатланып я борчылып яшәгән язучыны, иң беренче чиратта, бүгенгә кон мәсьәләләре борчырга тиеш. Бүген тормышта хәл ителә торган мәсьәләдә ул иң актив катнашырга һәм шуны үзе аңлаганча, гаделлек таләп иткәнчә чишү очен ботен кочен салырга тиеш. Минемчә, әлеге фикер шундыйрак мәгънәдә куелган булгандыр. Минемчо, талантлы язучыларның бүгенге тормышыбызга игътибарлырак булуларын күрергә теләү һәр- беребезнең күңел түрендәге омет.
Язучы. Дорсс. мин Нурихан да, Әхсән до бары тик шул чорны, шул кешеләрне генә язарга тиешләр дип чикләмим, бу язучылар үзләрен башка юнәлештә дә уңышлы эшли алу сәләтләрен күрсәттеләр. Әмма алар кайсы сукмакларга гына кереп китсәләр дә, нинди олы юлларга гына чыксалар да, үз темаларын чишеп. үэ
темаларына турылыклы булып кына мегъ- лум уңышка ирештеләр дияр идем мин.
Без байтак еллар «эшчеләр тормышына багышланган хикәя-романнар аз языла» дип зарланып йердек. Димәк ки, эшчеләр мохитыннан әдәбиятыбызга кадрлар аз килгән дигән сүзне аңлата бу! Язучы- ларыбыз корыч белән, тимер белән бергә чыныкмаганнар дигән тәшвишле хәбәрне сейли! Нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә Язучылар союзының бүлекчәсе төзелүнең бәрәкәтле һәм кирәкле булуы турында берәү дә шикләнмидер хәзер? Әгәр Әл-мәт бүлекчәсе булмаса, Шамил Бикчу- рин романы һәм башка байтак әйбәт китаплар дөнья күрер идеме икән?..
Ә бүгенге әсәрләребездәге геройлардан канәгать түгел икәнбез, бу, барыннан да элек, язучы ларыбызның көндәлек яшәешләренә кагыла. Яшьләр туп-турыдан туп-туры язучы булып китә, бик иртә профессиональләшә. Тапталган булса да, «мәк- тәп-вуз-редакция» схемасын хәтергә төшереп узарга туры килә. Менә мин байтак еллардан бирле Язучылар союзына членлыкка кабул итү комиссиясендә эшлим. Байтак иптәшләр минем күз алдымнан узды. Яшьлек зәңгәрлеген җырлап, давылланып бер-ике китап язып ыргыткан кайбер иптәшләр безнең хәтердә үк сүнеп, тукталып калдылар. Ни өчен? Чөнки ил тормышын алар белмиләр. халкыбызның гореф-гадәтләреннән, иҗатыннан, яшәешеннән аерылганнар, һәр язучының артында үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәгълүм бер халык торырга тиеш. Дөрес, безнең яшьләребез иҗат командировкаларында акча туздыралар. кайлардадыр укыйлар, әмма тормыш баскычларын узмаган, шушы тормышны төзүгә актив катнашмаган, хаклык өчен кан яки яшь түкмәгән кешеләрнең күңелләре пассив була. Әдәбият исә күңел пассивлыгын күтәрми, халык күңеле пассив язучыларны яратмый, чөнки аларның иҗат җимешләре салкын, җансыз һәм төссез була.
Тәнкыйтьче. Бүгенге укучыга салкын һәм җансыз язучы да, аның роботны хәтерләткән герое да юлдаш була алмый. Ләкин, кызганычка каршы, андый роботлар күп кенә әсәрләрдә күренә әле. Еш кына алар заман өчен, ил өчен иң әһәмиятле темаларга да килеп чыгалар һәм чын кеше, сизгер күңелле, тирән тоемлы кеше була алмаулары аркасында бу теманы җиңел генә ерып та чыгыл китәләр. Әдәбиятта ихлас күңел белән ясалмалылыкны аера белмәвебез кайчагында роботларга гашыйк булуга да китерә. Эчләре буш икәнне белмичә, без аларны әдәбиятыбыз ирешкән зур казаныш дип саныйбыз. Ләкин чын кешелеклелек хәзер сәнгатьтә генә түгел, тормышыбызда да кешеләрне роботлардан аера торган төп сыйфатка әверелеп бара.
Безнең әсәрләребездә кешелек көче җиңгән саен, минемчә, геройларыбызның да көче, укучыга һәм тормышка тәэсире арта барачак. Чөнки шундый образлар гына безнең рухи дөньябызны яңа баскычка күтәрәләр, баеталар. Бүгенге укучыга герой белән танышу бер бик мәгънәле һәм зур сабак бирә торган тормыш үтү кебек булса гына ул аның онытылмас һәм аерылмас юлдашына әйләнә.
Язучы. Бүгенге көн героена минем мәгълүм таләбем бар: герой икән, аның киләчәге булсын! Теге яки бу герой язучы күңеле аша тормыштан китапка үтеп керә. Кем ул, нинди ул, чорының кадерле һәм онытылмаслык асыл сыйфатларына ияме ул — аның укучы күңелендә озак яши алуы әнә шуларга бәйләнгән. Безнең китапларда еш кына бер көнлек персонажлар гомер итәләр һәм китап үзе тузганчы ук искерәләр, онытылалар. Ә менә бүгенге көн геройларыннан кайсысы киләчәккә атлар? Сафлык, тугрылык, матурлык темасына сүз башласак, без һаман Хәятләргә, Галиябануларга. Нәфисәләргә баш иябез... Ә бүгенге әсәрләребездән кайсы хатын-кыз. яулыгын җилфердәтеп, безне узып китәр икән?.. Бу турыда уйласам, уңайсызланам..
Тәнкыйтьче. Әйе, бер карасаң уңай-сызланыр урын да бар кебек. Бездә, чыннан да, Галиябанулар, Нәфисәләр кебек, бүгенге көннең якты образлары, уңай геройлары юк. Ләкин «Галиябанулар, Нәфисәләр юк» дигән сүздә, минемчә, соңгы еллар әдәбиятының бер әйбәт тенденциясе дә чагыла сыман. Безнең геройларыбыз хәзер нәрсәнеңдер эталоны булудан битәр, әнә шул дәрәҗәгә күтәрелү юлын ныклап бөтен катлаулылыгында өйрәнәләр шикелле. Ә бу исә әдәбиятка моңарчы күрелмәгән тормышчанлык көче алып килә, геройның тормыш һәм укучы алдына әһәмиятен нык арттыра. Моннан берничә еллар элек матбугатта һәм иҗат практикасында уңай герой турында барган кайнар бәхәсне дә әдәбият үзе шулай хәл итте
оугаи: ягъни әдәби процесс «үрнәк» геройлан «гыйбрәтле» геройга күтәрелде, минемчә.
Язучы. «Үрнәк. герой дип моннан берничә еллар элек «ташка басып, сөткә коенырга яратучы, затсыз, шадрасыз, шоп- шома кешене» пропагандаларга тырышучылар да булды. Хәзер бу мәсьәләдә икеле-микеле сөйләшүләр бетте инде. Бүгенге үрнәк герой шул ук гыйбрәтле герой түгелмени?..
Шәхсән, минем үземне «гыйбрәтле» геройлар ныграк кызыксындыра. Мин шуи- дый кешеләрне яратам, үзләре яшәгән чорга битараф булмаган, мәхәббәтне һәм нәфрәтне сиземли торган кешеләр... Уйлана һәм уйландыра торган кешеләр! Коммунизм идеалларына турылыклы кешеләр... Шул ук вакытта үз турылыкларын лозунг итеп күтәреп йөрми торган тыйнак кешеләр!.. Илгә, халыкка чын күңелдән бирелгән кешеләр... Киң күңелле кешеләр... Бу сыйфатларга ия булган кешеләрне үз гомер юлымда күп очраттым мин. алар минем күңелемне нык баеттылар. Ясалмалыктан, төче буяулардан, ярашудан качарга өйрәттеләр.
Гыйбрәтле герой мәсьәләсе дә катлаулы бит ул! Аның бер генә төсмере булмаганга. барыбыз да төрлечә аңлатабыз . Гыйбрәтле геройлар күп төрле булсыннар, уйлансыннар, уйландырсыннар тик чорыбызга лаек, аның дәрәҗәсендә булсыннар!
Әлбәттә, әзерлекле укучыны җилдә очырган кибәк белән алдый алмассың! Бик күп санлы гади укучыларыбыз турында да уйлыйк, алар бүген гади укучы икән, иртәгә чыныгу үткән, белемле, әзерлекле кеше булып китәчәк бит!
Тәнкыйтьче. Гади укучы дигәннән, хәзер безнең ул укучыбыз да нык үзгәрде бит. Язучы яки шагыйрь иҗатына бәя биргәндә безнең кайбер тәнкыйтьчеләр өчен төп терәк булган сыер савучыларның һәм механизаторларның зәвыклары, рухи ихтыяҗлары ул тәнкыйтьчеләр уйлаганга караганда әллә никадәр алга китте хәзер. Алар татар әдәбиятын гына түгел, рус әдәбиятын да, Көнбатыш Европа әдәбиятын да укыйлар. Шуңа күрә берәр әсәрне «сыер савучы аңламый» диюе белән тәнкыйтьче хәзер үзенең заманнан артта калганлыгын гына күрсәтә. Аннан соң үзебезнең әдәбиятыбызда туган Идрис («Урамнар артында яшел болын»), Рушад (■«Фронтовиклар»), Латнф (■■Каһарманнар юлы») һ®м Гаделхак («Сүзсез җыр») кебек бик үк гади булмаган геройларның бүгенге укучы күңеленә бик якын кабул ителүләре үзе үк күп нәрсә сөйли бит. Бу геройлар укучы зәвыгын үстерү буенча байтак эш башкардылар һәм безнең геройны заман дәрәҗәсенә күтәрделәр. Ләкин шулай да. минемчә, бу геройлар да әле куп чагында укучының үз дәрәҗәсендәрәк кенә кебек. Күңел хәзер әсәрләрдән озынрак гомерле булып туган, синең белен тормыш буйлап күбрәк ара барырлык геройлар көтә.
Язучы. Образның яшәү көчен, тәэсир итү сәләтен вакыт, заман билгели бит аны. Бүгенге көннең иң уңышлы образы дип әйтү, аны анык һәм ялгышусыз билгеләү өчен, алдан күрүчәнлек кирәк. Әлбәттә, бүгенге көннең чагылышын билгеләүче ягымлы кешеләр байтак әсәрләрдә очрый. Тик алар бер генә кеше түгел, әсәрнең үзе белән, әсәрне иҗат итүче автор белән бергә йөриләр. Соңгы елларда уңышлы әсәрләр дип мин Нурихан Фәттахның «Этил суы ака торур»ын һәм Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен, бигрәк тә аның «Фронтовиклар» романын санар идем. Әсәрләрнең беренчесе моннан мең ел элеккеге тарихка багышланган, икенчесе сугыштан соңгы елларны чагылдыра әмма бу ике роман, миңа капса, бүгенге кон югарылыгында язылган иң заманча әсәрләр. Алар бүгенге көн укучысын дулкынландыралар, аны туган илгә бирелгәнлек, патриотизм рухында тәрбиялиләр. Бу ро-маннарның киләчәге бар. «Фронтовиклар» романындагы катлаулы образлар галереясы... Фронтовик егетләр... Ялгыз каз кебек сагышлы кызлар... Сүзсез Галиәхмәт бабайларга кадәр минем күңелгә бик газиз. бик якын кешеләр бар анда!.. Дөрес, «Фронтовиклар» романына карата байтак тәнкыйть сүзләре дә әйтелде, әмма ни генә булмасын, Мөхәммәт Мәһдиев чынлык белән, чын кешеләр зша реаль тормышыбызның тасвирын тапкан. Аның геройлары безнең күңелләргә актив кереп урнашалар, без аларны ияртәбезме, алар безне әйдәп алып китәме — моннан соң без алар белән бер вакытта да аерылачак түгел.
Тәнкыйтьче. Чыннан да. сез әйткән бу мисалда безнең язучылар өчен бик әһәмиятле күренеш ачыла. Күрәсең. язучы тудыргач герой чын мәгънәсендә герой, әдәбиятта бүтәннәрдән бер баш югары торырлык образ булсын өчен, беренче чи
12. «К. У • М !».
177
ратта язучының тормышта үзен герой итеп тоя алуы, үзенә зур җаваплылык һәм бурыч йөкләнгәнен аңлап, шуны тормышта аш арырга ашкынуы кирәктер.
Язучы. Минемчә, барыннан дә бигрәк, Нуэихан Фәттах өчен дэ. Мөхәммәт Мәһдиен өчен дә язу, ижат итү, әдәбият эше— аларның яшәү дөньясы. Алар бу эшкә фанатикларча бирелгән кешеләр. Инде яш«рәкләрдән Азат Ганиев исемен телгә алесым килә. Аның «Сүзсез җыр» исемле кечкенә генә повестен яшь авторның зур уңышы дип саныйм. Бу да юкка түгел! Нурихан да, Мөхәммәт Мәһдиев тә, Азат Ганиев тә тормышка үз биографияләре булып, олы кешеләрчә җитди килеп кергән кешеләр—
Тәнкыйтьче. Азат Ганиеакә җиткәч, безгә, мөгаен, яшь проза турында, аның геройлары турында да сөйләшми булмас. Соңгы елларда әдәбиятка килгән Азат Ганиев белән Диларә Зөбәерова иҗатларында бүгенге яшь буынны аңлау һәм аны күрсәтү буенча кызыклы гына омтылышлар ясалды. Бигрәк тә сез телгә алган «Сузсез җырхда һәм Диләрә Зөбәерова- ның «Дустым авазы» белән «Куш өянке шалитхында. Ул әсәрләрнең геройлары, минемчә, тирән эзләнүләре һәм тормышларында гаделлек, матурлык өчен көрәшләре белән безнең бүгенге геройлар галереясын яңа төсләргә баеталар, анла өр-яңа сыйфат үзгәрешләре тудыралар. Минемчә, бу ике яшь язучы алып ки/ә торган сыйфат шакть.й дәрәҗәдә безне/ киләчәк прозабызның йөзен билгеләр ши телле тоела. Болар, әлбәткә, берникадәр дәрәҗәдә күрәзәлек итү кебек, ләкин шу ай да тормышта тирәнәю, чынбарлыкны эре план белән якыннан өйрәнү тенденциясенең көчәюе әнә шундый нәтиҗәне әдәбият өчен дә дөрес итәр кебек.
Язучы. Азат Ганиев белән Диләрә Зө- бәорова, чыннан да, соңгы еллар прозасында тансыклап көтеп алынган язучылар булды. Прозага яңа көчләр бик акрын килә. Тагын шунысы да бар: әдәбиятыбызга яшьләр бары тик мәктәп стеналарыннан гына һәм туп-туры әдәбиятка гына киләләр! Офык тарлыгы, адымнарның бәләкәйлеге шигырьдә беренче елларда сиздермә- сә дә (монда хисләр кайнарлыгы белән узерга да була!), прозада хис өстенә тагын тормыш материалын конкрет белү зарур нәрсә. Ә тормышны процесс хәлендә бары тик аны тезүдә катнашкан кешеләр генә күрә ала! «Сүзсез җыр» әсәренең авторы Азат Ганиев — художник кеше. Художниклар мәктәбен тәмамлаганчы «тормыш мәктәбенең» байтак классларын узган бу кеше, художник исемен алгач та, кабинетка кереп бикләнми. Ул эшли, укыта, йөри. Хәрәкәтчән кеше Азат Гзниев! Аның язмышы башка язмышлар белән кисешеп уза, аның кичерешләре күп, игелекле. Нәтиҗәдә, чор турында тирәнтен уйланулар— Ниһаять, яхшы әсәр, безне дә уйландыра ала торган әсәр. Укучыны уйландыру көченә ия була алу —язучы өчен иң мөһим сыйфатларның берсе!
Әдәбият эшен нәни-нәни пьесалар, беркадәр төчерәк, пафослырак шигырьләр язудан башлаган талантлы каләмдәшебез Диләрә Зөбәерова да тормышның төрле катлаулы юлларын узды. район газеталарында эшләде. Заманны, аның кешеләрен тирәнтен белә. Азат Ганиевнең әсәрләре чорыбызның фәлсәфи якларына юнәлдерелгән булса, Диләрә әсәрләре укучыга эмоциональ яктан тәэсир көченә ияләр. Мин сезнең белән килешәм: бу ике автор соңгы еллар әдәбиятыбыз өчен ачыш булды. Сүз уңаеннан, мин бу иптәшләргә тагын бер-ике кешене, әйтик, талантлы яшь язучыбыз Миргазиян Юнысны да кушып сөйли алган булыр идем.
Тәнкыйтьче. Әйе, бик өметле яшь про-заикларыбыз бар. Ләкин, гомумән алганда, яшь прозада да әле берникадәр тормышның вак детальләре, сай күренешләре белән мавыгу, тирән һәм аналитик караш җитмәү нык сизелә. Яшьләр әсәрләрендә еш кына геройның характер үсеше әсәрнең тыгыз вакыйгалары эчендә бармый, ул көчсез, йомшак шәхес булып килеп чыга. Кыскзсы, әле авторның тормышка, геройга карата үз концепциясе, үз юлы булмавы ачыклана. Монда, күрәсең, авторның шәхес буларак ныгымаганлыгы, үз-үзен талмаганлыгы да зыян итәдер.
Язучы. Минемчә, бары тик чын тормыш, аның бер-берсенә мәңге охшамас кешеләре, шул кешеләрнең иҗат нәтиҗәләрендә туган катлаулы хәрәкәт кенә язучының фантазиясен туендырып, сугарып тора. Бу уңайдан мин үземнең бик ярат-кан язучыларымнан берсе бөек француз язучысы һәм галиме Антуан де Сөнт Экзюпери иҗатын телгә алып узар идем. Аның барлык әсәрләре диярлек документаль нигездә иҗат ителгәннәр. Сеи> Экзюпери үзе якыннан белгән кешеләргә,
тормыш юлында очраган шәхесләргә якты “ҮНел, саф йөрәк бегән карый белгән. Ул очраткан шәхесләрне башча кешеләр дә очраткан бит, башкалар да күргән. Ләкин алар берсе дә ул шәхесләрдә Экзюпери күрә алганны күрмәгәннәр, ул тоя алганны тоймаганнар. Гади кешеләрдә бөеклек сыйфатлары таба алу, аны күрә, аера белү, үзеңнең күзәтүләреңне укучы белән уртаклашу — язучының иң гүзәл сый-фатларыннан берсе шул түгелмени? Экзюпери иҗатындагы хәрби очучылар, гражданлык авиациясендә хезмәт итүче искиткеч гадел, саф күңелле батырлар, Мермоэлар. Гийомелар безнең хәтерләргә Экзюпери әсәрләре аша сеңеп калмады- лармыни? Әгәр язучы алар янында бул- маса, без алар белән бер чакта да таныша алмас идек. Димск, Экзепюри үз геройларын үз мохитыннан таба алган, гомере буе шуларга турылыклы булып яшәгән, иҗат иткән. Шул ук Мермозлар. Г ийомелар ахыр чиктә Экзюперине Экзюпери иткән бит! Шуларның батырлыгы, кешелеклелеге язучыга якты маяк, мәңге сүнмәс җылылык булган.
Тәнкыйтьче. Максим Горький «тормышта һәр вакыт батырлыкка урын бар» дигән кебек, анда, минемчә, олы геройны да һәр чак табып була. Тик язучы кешенең үзенең генә шул геройны тудырырлык дәрәҗәгә күтәрелә алуы һәм аның пульсларын таба алуы гына кирәк. Мәсәлән, соңгы елларда чыккан әсәрләрдән Атилла Расихның «Каһарманнар юлыпидагы геройлар, бигрәк тә Латиф, тормыш пульсын бирә алуы белән яшь авторларга һәм башкаларга мисал була ала. Бу образ соңгы еллар прозасының алгы сафына чыккан геройларның берсе дияр идем мин. Ул геройлар гәрчә күп булмасалар да. безнең прозага барыр юлны күрсәтеп торалар кебек, һәм шул вакытта алар, алдан баручыга хас булганча, үтеләчәк юлның авырлыкларын, каршыга килеп баскан бөтен каршылыкларны беренче булып үз тормышларында кичерәләр. Ә киңрәк мәгънәдә алганда ул геройлар безнең җәмгыятебезгә «бу юлдан китсәгез, менә шулай буласыз, ә бусыннан китсәгез, менә болай буласыз» дип, үз тормышлары белән гыйбрәт күрсәтәләр кебек. Әнә шундый геройлар арасында без сезнең геройларны да күрәбез. Алар һәр вакыт заманның үткен проблемалары эчендә кайныйлар. Алар — фикер кешеләре. аларны башкалар белән бутап яки алыштырып та булмый. Шушы сөйләшү уңаенда бәлки сез үз геройларыгызиың тормыштагы чыганагы, реаль чынбарлыктагы нигезе турында да әйтел үтәрсез. Бу безнең сөйләшүне тагын да тулырак итәр.
Язучы. Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре белән мине баеткан бик күп кешеләр алдында зур бурычлы әле. Мин унҗиде яшемә хәтле авылга яшәдем. Сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер элешен язарга тырышып та карадым. 1972 елда «Язгы кәраваниар» белән «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем үземнең авылдашларыма, якты шәхесләргә. Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны кайтаруым гына. Әсәрләргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән кермәсәләр дә. географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәрләр минем янәшәмдә яшәгән авылдашларым турында. Яшәгән саен миңа алар хезмәтенең гадилеге һәм бөеклеге, алар яшәешенең матурлыгы һәм авырлыгы ныграк күренә сыман. Моңарчы язылган әсәрләремдә берникадәр тарлык барын үзем дә сизеп йери идем, тәнкыйтьчеләрнең дә сүзе урынлы булды, әмма мин үзем белгән, үзем яраткан кешеләр алдында бурычлы булып калмаска тырышырмын.
Хәзер дә тормыш белән багланышны ычкындырмаска тырышам. Ел саен диярлек үз авылыбызга кайтам, башка төбәкләргә чыгам, йөрим. Тормыш көнләп түгел, сәгатьләп яхшыга үзгәрә. Тормыш агышыннан ычкынып, төшеп калмаска кирәк. Барыбыз да шуңа омтылабыз. Тормыштан артта капмас өчен аның хәрәкәтен генә түгел, үзгәрмәс кыйбласын да яхшы белергә кирәк. Туган илеңә, коммунизм төзүче халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт — менә ул язучының үзгәрмәс кыйблалары! Тормыш шартлары, яшәү күренешләре кенләл-сәгатьләп үзгәреп торса да, бу бөек төшенчәләр мәңгелек һәм шушы мәңгелеккә тугры кешеләр генә үзгәрешләрне халык белән бергә сиземли алалар.
Тәнкыйтьче. Биредә конкретрак әү» өөдына китерү өчен fxnie-aar* рөәоимк
күренеше әйбәт мисал. Монда да заманны тоту, аңлау өчен язучы үзенең йөрәгенең тибү ешлыгын тормыш ешлыгына көйли алырга тиеш. Шулай булганда ул йөрәкнең үзеннән чыккан җыр да заман тормышында көчәю, аның алга баручы көчләрендә яклау таба. Менә шушы фи-кердән чыгып караганда да сезнең кызык-сынуыгыз һәм эзләнүләрегезнең туган ягыгыз белән генә чикләнмәве соңгы елларда язылган әсәрләрегездән дә күренә. Бу бик аңлашыла, чөнки туган як темасы никадәр генә якын булса да, ул бүгенге тормышның бөтен тулылыгын үзенә сыйдырып бетерә алмый. «Урамнар артында яшел болын» романы һәм «Урталыкта» повесте укучыны өнә шуңа ышандыра. Минемчә, сез үз иҗатыгызда тоткан бу сызык — заманның үткен проблемаларына игътибар киләчәктә дә дәвам итәр кебек. Тик менә нинди геройлар, кемнәр аша булыр ул?
Язучы. Берничә еллардан бирле мин илебездәге нефтьчеләрнең тормышы белән кызыксынып яшим. Шул максат белән сл саен ике-өч тапкыр Әлмәткә барам, озак-озак анда торам. Себердә, Оренбургта булып кайттым, һаман «нефть эзлим!» Роман язам. Ул аерым-аерым өч новелладан торачак. Әсәрнең нигезендә өч буын кешеләре: нефтьчеләр династиясе. Якындагы ике елда әсәрне тәмамларга дип торам. Шулай ук пьесалар, повестьлар, хикәяләр язачакмын. 1970 елда «Мең чакрым юл» исемле повесть язган идем, хәзер шуны акка күчереп утырам. Нури ага Арсланов повесть өчен ике шигырь язды. Шуннан аңлашылса кирәк, повесть шагыйрь турында...
Тәнкыйтьче. Әдәби геройларыбызны тикшерә-тикшерә, киләчәккә дә кереп киттек. Ә шулай да кире кайтып яңадан бер күз ташлыйк әле: нәрсә җитми соң безнең әдәбиятыбыздагы бүгенге геройга, ни өчен, аерым әсәрләрне укыгач, геройдан канәгатьсезлек хисе кала әле?
Язучы. Мин, аларга заман катлаулы- лыгы һәм заман ялкыны җитми, дияр идем.
Тәнкыйтьче. Ә мин, күрәсең, болай дияр идем: безнең геройларга бүгенге укучының акыл дәрәҗәсенә күтәрелергә һәм аңа нинди дә булса слбзк бирә алырлык булу өчен, аны узып та китәргә кирәк.